ҮТКӘНЕМНЕҢ ТАМЫР ҖЕБЕН ЭЗЛИМ
***
Ярсуын тыярга диңгездә буа юк,
Давылны җыярга кабык юк шулай ук.
Алай да ярларга бәрелгәч диңгез дә,
Ярсуы шиңә дә, яңадан чигенә.
Алай да каршында нык торган кыяга
Юлыккач, давыл да дучар бит тынарга. Каршылык каршында тетелә барсы да, Тик ярсу диңгезнең ярлары ашала.
Бәрелгән давылдан ягылган ярадан
Ныклыгы ватылган кыя да таркала.
Илләр дә, үзара каршылык туганда,
Җиңүгә ышанып чамасыз кылана.
Каршылык каршында ватыла барсы да -
Иминлек югала, бөтенлек югала.
***
Дистә еллар буе иңрәп эзлим,
Җеп очларын күрмим беркайда.
Кайда соң ул — минем туган җирем,
Кендек каным тамган җир кайда?
Юлдан табып кая китергәннәр?
Исеме дә шунда кушылган...
Ташландыклар түгел, табылдыклар
Булып үскән күпләр шушыннан.
Табылдыклар илгә кирәк булыр, —
Шул өндәве белән юатып,
Белем биргән, һөнәр биргән оя
Олы юлга калган озатып.
Олы юлда кеше кем булса да,
Нинди язмыш көтә бу көндә?
Үткәннәре илдә билгесезнең
Киләчәген белми беркем дә.
Үткәнемнең тамыр җебен эзлим,
Җеп очларын күрмим беркайда.
Кайда соң ул — минем туган җирем,
Кендек каным тамган җир кайда?
***
М.Ц-га
Диңгез кызы. Җирнең илсез кызы
Бик билгеле һәм бәхетсез кызы.
Шигъриятнең югалтулар үтеп
Күккә күтәрелгән бер йолдызы.
Шигъриятнең тирән төпләрендә
Әле ачылмаган исемнәр күп,
Бу фәкыйрең төпкә төшмәде дә,
Күтәрелмәде дә сезнең кебек.
Ә шулай да шагыйрәләр йөген
Гомер буе иңнәрендә йөртә.
Шагыйрьҗан дип атамый да үзен —
Тик шигырьләр язып гомер итә.
...Хәерчелек сыта аны талап,
Бөтергәләп фәкыйрь дөньяларда.
«Фәрештәләр һаман яланаяк,
Итекләрен шайтан урлаганга».
Син үзеңә-үзең кул салгансың,
Тәңре сине ничек кичергәндер.
Ә мин түзәм әле, бу дөньясын
Сөяр өчен көчем җитүдәндер.
Юк, үземне түгел, Мин үземнән
Артыг
рак сөйдем кешеләрне.Җырларым да, үземнекен түгел,
Күбрәк көйли алар кичергәнне.
Яшим юкса, синдәй юксыллыкта.
Көн туды исә һаман тиен санап.
«Итекләрен шайтан урлаганга,
Фәрештәләр һаман яланаяк».
Син башында егерменче йөзнең,
Ә мин менә егерме берендә.
Ике чор һәм ике халык кызы
Язмышларның уртак элмәгендә.
Ай, авыр, авырта
(шаян җыр)
Һай, авыр, авыр, авырта,
Авырта йөрәккәем,
Нигә соң, әни, син миңа
«Яратма!» дип әйтмәдең?
Дөрес,син мине сакладың,
«Кичләрен йөрмә», — дидең.
Егетләр белән күрешеп
«Алдана күрмә!» — дидең.
Йөремсәк булып үсмәдем,
Йөрмәдем, алданмадым,
Алай да, сәгате суккач,
Яратмый калалмадым.
Ай, авыр, авыр, авырта,
Авырта йөрәккәем,
Нигә соң, әни, син миңа
«Яратма!» — дип әйтмәдең?