Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢГЫ КАРЛАР ЯУГАНДА


Ачык тәрәзәдән ялкау гына сибелеп кергән көмеш чәчкәләргә охшаш кар бөртекләре хатынның юка халат изүенә бәрелә, ялангач беләкләренә сарыла. Бөтен урам аклыкка күмелгән. Карлар инде башкача — яз рухын тоеп, яктырак җемелдәшәләр. Язның үзен сиздергән үтә дә рәхәт, аяз бер көнендә Рәфиләнең дә күңеленә бәйрәм рухы иңде. Табигатькә бәйле тоемын югалтмыйча, ул тәрәзә яныннан кузгалып, бүлмә почмагына табан юнәлде һәм якын ук килеп шифоньер ишеген ачып җибәрде. Тонык төймә-күзләрен елтыратып торган иске язгы пәлтә, иркенлек тоеп, урыныннан кымшанып куйды. Рәфилә элгечтән алмый гына аңа шактый озак төбәлеп торды. «Искергән икән шул, — дип уйлады. — Бөтеркәләре дә күбәйгән...» Ничектер ул, бу мәлдә, гүя җансыз, кыршылган пәлтә басымы астында калды.
— Шушы пәлтә дә изә диген, ә... — дип сөйләнде. — Тфү-тфү, әйттем исә кайттым, кием дигән әйбернең ни рәвешле икәнен күрмәгән күзсезләр дә, аяк-кулсызлар да яши бит әле бу җир өстендә. Аллага шөкер бит әле, — диде ул аннан үз-үзенә каршы килеп. Пәлтәне элгечтән алып әйләндерә- әйләндерә карады да кире алган урынына урнаштырды.
— Шулай да театрга мондый иске-москы киеп йөрүчеләр юктыр инде хәзер. Тулай торак тирәсендә күренергә генә ярыйдыр бу пәлтә белән... Хәер, бик исе китеп тормый әле, утыз ел яшәгән оясында аны ни кисә дә таныйлар...
Ә менә театрга баруны нигәдер уена да керткәне юк иде шул быел. Бер атна элек бу хисне дә кузгатырлык сәбәп табылды. Эштән кайтып кына кергән иде, телефон шалтырады.
— Сеңлем, Зәки абыең машина җибәрә. Театрга җыенып ята идек бит әле без. Йортка күз-колак булмассыңмы дигән идек...
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА — язучы; «Толымлы ай», «Догалы корт», «Еллар кәрваны» исемле китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.
Телефонный аргы башындагы тавыш ягымлы ишетелсә дә, катгый һәм таләпчән иде. Апасы белән җизнәсе кай тарафка юл тотсалар да зур коттеджны гадәттә аиа гына ышандырып калдыралар шул... Бу юлы да ризалашты Рәфилә.
...Хан сараедай коттеджный иркен сулышлы бүлмәсендә ул апасыныи киенгәнен
А
Фирүзә
Җамалетдин о ва
күзәтеп торды. Гаҗәеп бер тамаша итеп карап утырды. Менә алсу төскә буялып, өстенә энҗе бөртекләре сибелгән озын тырнаклар затлы шифоньер ишегенә үрелде. Менә аларныи үрелүен үк яратып шифоньерный ишеге ачылып китте. Елык-елык килеп торган әллә ничә чәшке тун кукраешып йоннарын кабартты...
— Кайсын киим икән? — диде апасы назлы елмаеп. — Агы затлырак күренәдер, мөгаен... Син ни диярсеи икән, сеңлем?
Ни дип җавап бирсен инде Рәфилә?
— Урамда туңдырган бүген. Кар да очыштыра... — дип сүзгә кушылды ул.
— Соңгы карлардыр инде, — диде апасы. — Ява дисәң дә дөрес булмас, пыяла кебек коелалар алар хәзер...
«Ай-һай, соңгылары микән?» — дип уйлады хатын эченнән генә, һәм чәшке туннар эленгән шифоньерга озак итеп төбәлеп торды. Ул киемнәрнең һәммәсе дә рухны биектә тотарлык илаһи көч өстәргә сәләтле иде. Кеше алдында үзеңне үзең җәлләмәүдән дә бөегрәк хис була аламы икән бу дөньяда?
Апасы кәч-кәч басып, яхшы киемнәреннән сулап туймаслык хушбуй исләре аңкытып, аяк астына күз дә ташламыйча чыгып китте. Ире янәшәсендә роза гөледәй гүзәл иде ул... Шул мәлдә Рәфиләнең күңелендә дә театрга барасы килү теләге баш калкытты. Янә иске пәлтәсе күз алдына килде. «Берәр җае чыкмый калмас әле, — диде ул, ышанычлы итеп.
— Базарда пәлтә бетмәгәндер...»
Икенче көнне Рәфилә апасын «Вьетнам базары»на чакырды.
— Берәр пәлтә карар идек, апа, — диде. Телефон кинәт тынып калды. Бераздан авыр сулады. Аннан соң гына телгә килде.
— Җизнәңнең җәмгыятьтәге урыны бик зур бит, сеңлем... Хәерчеләр базарында мине берәрсе күрсә, аны уңайсыз хәлгә куярмын күк... Түбән төшерергә ярамастыр җизнәңнең дәрәҗәсен...
Әллә нинди аңлаешсыз сүзләр сөйләде ул. Рәфилә байлар өчен шәһәрдә махсус кибетләр барлыгын белсә дә, апасы Вьетнам базарына барудан баш тартыр дип һич тә уйламаган иде. Менә кемнәр өчен тоталар икән ул базарларны! Җәмгыятькә кирәк икән лә алар. Әйтәм аны, диде ул үз-үзенә ачыш ясагандай, анда гел безнең ишеләр йөри. Күпчелеге хатын-кызлар — кимендә сигез сәгать эшләп, тәмам изелгән адәми затлар. Ә өйдәгесен дә кушсаң?! Анысын инде кем чутлаган? Арыганлыклары йөрешләреннән, салынып төшкән иңнәреннән үк күренеп тора. Алар өчен базарда үлчәве теләсә кемгә ярашлы кофталар сатыла. Оеклары да үлчәмсез. Башкасы да. Оек димәктән, тәмам затсыз инде алары, алып кайткан көнне үк тишелә дә чыга. Аннан ел әйләнә шул оекны ямыйсың. Череп беткәнче ямыйсың. Чөнки кул шуңа ияләшкән, күз шуңа күнгән була... Кеше изүдән тәм табалар диген, ә? Базар мөнәсәбәтләре имеш... Бәлки сәясәт мөнәсәбәтләредер?.. Тфү, тфү, әллә нәрсәләргә кереп киттем, кеше ишетмәсен тагын, — диде ул як-ягына каранып. Баядан бирле пип-пип кычкырып торган телефонын куйды да, Рәфилә кухня ягына атлады.
— Пәрәмәч пешереп алыйм, булмаса, өйгә бераз бәйрәм рухы таралсын, — диде ул базарга һәм дә театрга бару уеннан кире кайтып.
— Берәр җае чыкмый калмас. Әлегәчә ялангач йөргән булмады ласа...
***
— Әни! — дип эндәште улы, компьютерыннан күзен алмыйча гына.
— Тагын нәрсә инде, — дип канәгатьсезлеген сиздереп елмайды ана, майда чыжлаган алсу йөзле пәрәмәчләрен әйләндерә-әйләндерә.
— Кил әле минем янга, әни!
— Башымны катырмасана!
Шул арада улы җил-җил атлап, сикереп дигәндәй якынайды да, кыскычтай куллары белән әнисен ике җилкә башыннан эләктереп, бүлмә түренә табан этеп китте.
— Күрсәтим әле, әни, менә бит нинди машина сайладым мин!
Раиф елт итеп кенә компьютеры каршына утырды, аннан төймәләргә җәһәт-җәһәт
баскалады. Экранга кып-кызыл машина чәчрәп чыкты. Ул тыр-пыр килеп, әллә нинди биек йортлар арасыннан, тизлеген арттыра- арттыра алга очты.
— Шәпме, әни! Киттем мин... Пока...
— Каешьщны эләктердеңме? Карап йөр, улым, — диде ана һәм елмая- елмая кысан бүлмәнең үзен һәрчак көтеп торган газ плитәсе куелган ягына юнәлде.
— Әни!
— Тагын нәрсә инде? Машина да машина имеш, — дип сөйләнде ана үзалдына. — Җәяү йөрмичә рәхәтләнеп.
— Әни дим! Кил әле минем янга!
— Әү, улым, аптыратма инде, зинһар, — дия-дия ана янә улы янына килеп басты.
Улы экранга төбәлгән карашларын мизгелгә дә аермыйча сөйләнде:
— Әни, күрәсеңме, монысы бик бай шәһәр була моның. Күрәсеңме мондагы байлыкны! Алтыннарны, долларларны... Капиталистларның да черегән байлары яши бу йортларда.
— Череп бетсеннәр лә, — диде ана тирән уфтанып. — Иртән илле тәңкә биргән идем юлыңа, шуның белән капиталистлар арасына барып кердеңме инде син, бәбекәем? Җәяү элдертә торган шәһәрләрне карарга иде, бәлки... Яки велосипедта йөри торганны... Яхшы илләрнең шундыйлары да бар диләр бит...
— Юк, юк, капитализмга җәяү бармыйлар инде әни. Велосипед белән дә барып җитеп булмый анда.
Экранга бәйле шушы газиз затның җавабыннан канәгатьлек тоеп, ана янә ихластан елмаеп куйды. «Башы эшли малайның, — дип уйлады ул. — Димәк тарихтан имтиханын биргән. Шулайга охшап тора. Югыйсә «койрык» белән кайтып тәмам котны алды бит, чукынчык...»
— Җә, әни, ничек, шәп күренәме минем машинам? Ошыймы сиңа, ә?
Раифның авызы колак артына җиткән, күзләре байгыш күзләредәй эреләнеп елтырый иде.
— Ошый, улым, ошый, — диде ана эчке рәхәтлек кичереп.
— Беләсеңме, әни, Илдарга туган көненә нәкъ менә шушындый машина алганнар, әтисе үзенә сайларга кушкан. Ә ул сайлаган. Менә шундыйны. Бүген институтка яңа машинасында килде... Тегесен туганнарына саткан... Мерседесын...
— Әйбәт булган, — диде ана исе китмичә генә. — Аның әтисе безнең оешманың директоры шул. Директор кешенең акчасы күп була аның. Әтиең белән минем кебек гади эшче түгел лә ул... Бик әйбәт булган...
— Нәрсәсе әйбәт? Аның машинасымы, минекеме?
— Синеке, әлбәттә.
«Синеке хәләл, улым, — диде ана эченнән генә. — Безгә хәрәм килешми дә аннары. Килешкән кешеләр бар да сон! Аларга ул янгыр кебек сенә генә бара...»
Ана белән ул кинәт икесе берьюлы көлеп җибәрделәр. Аннан улы өстәде:
— Шулай диген. Беләсенме, әни, ана машинаны салонда эшләүче консультантлар үзләре сайлашкан. Йолдызлык буенча. Илдар Үгезбозау йолдызлыгында туган бит ул...
— Йолдызларнын да тимергә катнашы бар микәнни, улым? — диде ана гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.
— Бар, әни, бар! Үгезбозауларга «Volvo» машинасы алырга тәкъдим иткәннәр. Шушы машинада гына хәвеф-хәтәрсез йөри алачаксын, дигәннәр. Теге саткан Мерседесы белән шуна төнлә күпердән очкан булган да инде ул. Больницада ятты күпме... Әни, минем дә туган көн җитә бит, ә?
Ана компьютер дигән афәт эчендә тормыш итеп яткан улын кызганып тәрәзәгә төбәлде. Урамда ап-ак кар ява. «Сонгы карлар микән бу? Җылы карлар микән?» — дип үз-үзенә сорау бирде Рәфилә. Әллә нинди матур өметләр вәгъдә итеп килгән көн тагын узып киткән, язгы пыялада шәфәкъ алсуы уйнаклый иде.
— Бүген дә хезмәт хакын бирмәделәр, — дип сөйләнде ул үз-үзенә. Сүзләре уйларга ялганды: — Кризис та кризис дип тәмам җелеккә төштеләр ләбаса. Көч түгеп
тапкан хәләл ипиеннән мәхрүм итәләр. Бу хакта ул курка- курка булса да, җитәкчесенә дә әйтеп карады югыйсә:
— Иписез ничек көн итмәк кирәк? — диде.
— Эшлисегез килмәсә, сезне беркем дә тотмый, дүрт ягыгыз кыйбла, иптәш Газизова, — дип теләр-теләмәс, иренеп кенә җавап бирде җитәкче. Аннан алар бригадалары белән җыелышып суд органнарына мөрәҗәгать итеп, гаделлек эзләп карамакчы булдылар.
— Дөреслек фәкыйрьлеккә иш була алмый. Гаделлек тә бик еракта яши, анда барып җитәр өчен юллар шактый урау хәзер, — дип теш арасыннан сүзләр сөзде директорга якынрак бер зат. Кыскасы, көндәлек мәгънәсез бер сөйләшү инде... Анын каравы, җитәкчеләре үзе дә бу атнада өр-яна машинада килде. Фаралары да шук мәче күзләредәй ялтырап тора... Бер төркем машина йөртүчеләр көне буена әллә нинди сиптергечләрдән сиптерә-сиптерә машина юдылар. Тәмам күзләр чагылырлык иттеләр...
— Әни, минем дә туган көн җитә бит, — дип эндәште улы экрандагы дөньядан чыгып тормыйча гына.
— Җитә дә узып та китә инде ул, улым. Былтыр туган көненә компьютер алдык бит менә. Әле кредиты да түләнеп бетмәгән. Әтиеннен ярты ел җүнләп акча алганы юк.
Ана улы алдында зарланудан тыелып торырга уйлады. Сүзне башка юнәлешкә борды.
— Ә сина дигән машина компьютер эчендә үк булып чыкты бит әле, улым. Әнә ич, ничек шәп җилдерәсен! Рәхмәт яугыры!
Әйткән сүзләреннән Рәфилә үзе үк куркып, куырылып куйды. «Йа Ходаем! Быел институт бетерә бит инде бу бала. Кая барыр ул? Эше табылырмы? Үз көченә ышанган баланы кем көтә бүген? Укуы компьютердагы машина сыман бер мәгънәсез булса, нишләрсен? Чын машинаны әтисе кебек гомердә дә күрмәсә, ни хәл итәрсен... Тфү, тфү... Әйттем исә, кайттым... Берәр җүнен бирер әле Ходай...»
Җәмгыятьнен өзелгән җепләрен ялгамакчы булып хатын төрле-төрле уйларга батты.
— Шәп дисен инде, әни...
Улы компьютерына карашларын кадап янә сорау бирде:
— Ә бу шәһәр ошыймы сон сина, әни?
Ана ят калага төбәлде, кызыгып, гүя ул ана фәрештәдәй өстән карап торды. Их, кереп кенә качып булсын иде дә сон шушы компьютер эченә! Әллә нинди тар урамнар, чуен күперләр, биек-биек җансыз йортларны юлнын аргы очы суырып ала барды. Рестораннар, кафелар, Алып чабатасын каккан ком таулары, тагын әллә ниләр күзгә чалынды. Улы кискен борылышларга кереп-кереп китте... һәм таш диварларга барып чәпәлде. Күз күрмәгән ят урамнар буйлап яшьлек ашкына иде...
Ни хикмәт, урамда бер җан иясе дә күренми, улынын мондый ялгызлыгы ана өчен бик куркыныч тоелды. Ул арада машина үз юлына төште дә янә алга ыргылды. Баганасы да чыдам булып чыкты. Раиф әнисенен үз янында басып торуын да онытты. Анын дөньясы бары тик машина тәрәзәләре һәм юллардан гына гыйбарәт иде...
— Әллә ничек хәзерге яшьләр, — дип уйлады ана кухня ягына атлый- атлый. — Ниндидер үзгә бер тормыш белән яшиләр. Күз күрмәгән чит- ят илләр турында хыялланалар. Без яшь чакта туган ил берәү генә иде. Нәм ул бар иде. Бик тә кадерле иде. Хәер, әле дә шулай түгелме?.. Бу хакта китапларда язалар, сугыштан чулак булып кайткан бабасы да өзми- куймый сөйли торган иде, мәрхүм. Бала-чагасы да тынлый белгән инде. Хәзергеләрнен тынлау сәләте дә юкка чыкканмыдыр... Менә улы белән дә еш кына бөтен сөйләшкәннәре ике-өч җөмләдән гыйбарәт.
— Кайттынмы?
— Кайттым.
— Ашадынмы?
— Ашадым.
— Институтта нинди яналыклар бар? — дип сорый ана.
— Юк, — ди улы һәм курткасын да ычкындырып тормыйча компьютеры янына уза. Кабыза. Экранда яктылык күренгәч кенә киемен салып компьютеры каршысындагы урындык артына элә... һәм машина шәүләсенә ияреп, тып-тыныч күнел белән чит илләргә табан юл ала...
— Ничекләр тәртипкә өйрәтәсе икән сон бу баланы? — дип уйлый Рәфилә кайчакта. Апасы да:
— Тәмам итәк астыннан чыгармадын инде улынны, төн ул яшьләрнеке, беләсен килсә. Төнге клублар синен белән минем өчен түгел алар, — дип канына тоз сала.
— Ул клублары байлар өчен анын, — ди Рәфилә. Чөнки гомере буе да акчасыз яшәргә риза ул, тик газиз улкаен гына карангы, билгесез төннәр тартып алмасын...
— Әйдә, уйный бирсеннәр компьютерларында, хыялларын үз күзләре белән күреп яши бирсеннәр, тик башларына гына зыян-зәхмәт кагылмасын... Кешеләр нишли икән сон мондый чакта? — дип уйлый ана. Эштә башкаларнын да шул ук хәлләрне кабатлап сөйләүләрен ишеткәч, борчулардан янган йөрәге сүрелә төшә кебек...
***
Ә улы анын шул минутта тулай торакнын кысан, тынчу бүлмәсеннән галәмнен алтынга күмелгән бер иленә барып җитә дә дөнья баена әверелә. Юк, юк, патшасына! Менә монда катлы-катлы йортлар барысы да аныкы. Кин урамнар да аныкы гына. Машинасы да затлы. Рестораннары да. Акчасы да капчыклап. Мондый бәхетле һәм дә мондый рәхәт тормыш тагын кайда бар? Тик әнисе менә... Ачуны китерә шул әнисе. Көзгедәй юллардан җилдереп барган шәпкә тота да:
— Җитте сина, малай! Дәресләренне кара, — ди. Шул сүзләрдән көннен бөтен кызыгы бетә, рәхәте китә. Илдар исенә төшә. Ана машинанын чып-чынын да алганнар бит әле. Ул өенә дә кайтмаган, институтка төнге клубтан гына да килгән бит әле... Ресторанга да үз машинасында йөри. Ресторан уйга килгәч, Раиф туктап калды. Ашказаны сулкылдап куйды. Бик нык тамагы ачкан икән ләбаса. Бүген институтта ашханәгә керергә өлгермәделәр шул.
— Әни, ашарга нәрсә бар анда? — дип эндәште ул компьютер экраныннан күзен алмыйча гына.
— Син, балакаем, бик зур шәһәрдә, бик затлы рестораннар тирәсендә йөрисен түгелме сон, шунда гына тамак ялгап ал инде бу юлы, — диде ана ихлас күнелдән улы дөньясына күчеп. Раиф айнып китте. Ачлык корты ашказанына ябышкан, ул аны сулкылдатып суыра иде. Егет экраннан аерылып аш өстәленә юнәлде.
— Аша, әнә, пәрәмәч пешердем, — диде ана өстәл өстендәге табакка ымлап. Аннан улы алдына чәй ясап куйды.
— Эч, улым, эч, — дип аркасыннан кагып алды.
— Кит әле, әни, — диде улы канәгатьсез генә борынын җыерып. Үзе капкан ризыгын тиз-тиз йотты. Ул шулай компьютеры янына ашыга иде...
***
Бу шәһәр дигәннәре авыл кешесенә һич килешми бугай, — дип уйлады Рәфилә. — Бер гаиләдә һәркем үз тормышы белән яшәсен әле... Үзе эштә. Ире дә эштә. Ул иртә таннан чыгып китә дә, бөтен тәрәзәләрдә утлар гөлтләп янып торганганда гына кайта. Кризис турында сөйләшергә дә кеше юк хәтта... Анын талчыккан кыяфәтендә һәм хәсрәтле карашында кризис дигән афәт болай да бөтен хасиятләре белән чагыла. Газаплы яшәештән арыган көннәрендә салгалаган чаклары да була. Мона бераз эче поша инде әлбәттә. Әнә күрше хатынынын ире көн дә исерек, тик бер тамчы исе китсә икән! «Эчсеннәр, ирләр эчмәсә, безгә зарплата бирмиләр бит, квартплатаны ничек түләмәкче буласын син? Бюджетны, аракы эчеп, ирләр генә тотып тора да аны», — ди. «Көйли, җайлый хатын-кыз тарта инде бу дөньяны, — дип уйлап куя Рәфилә. — Исерек ирен акларга да җай таба». Тик бер дә улына күрсәтәсе килми шул әтисенен
«төшергән» чагын. Улы инде егет булды менә. Аллага шөкер, агулы суларга тартылмый. Тик ана да эшләп яшисе, шуны анлый микән ул? Иичберкайчан бакчага булышырга алып барып булмый үзен.
— Минем вакытым юк, — дип кенә җибәрә. Хәер, ирексезләп эшләтү нигә инде? Вакыты юктыр, дип килешергә тырыша ана. Кояш йөзе күрмәгән, ак чырайлы улын табигатькә бик бәйлисе килсә дә, анын ябык иннәренә авырлык төшерүдән үзе дә курка кебек...
***
Ана улы йоклаган якнын чаршавын әкрен генә ачып җибәрде. Әнә иртә таннан уянып та килә инде ул.
— Чәй куй, әни, ашыгам, — диде улы яткан көенчә киерелә-киерелә.
Ул тиз-тиз юынып-киенеп өстәл янына килеп утырды. Тиз-тиз кайнар пәрәмәч белән чәй йотты. Аннан, тулы сумкасыннан бушатып, китап- дәфтәрләрен барлый башлады. Карават астындагыларын да тартып чыгарды хәтта. «Уку бик авыр эш инде, дип уйлады ана. — Ә мин анардан тагын әллә ниләр көтмәкче. Замана үзенә ничек кирәк тапса, шулай тәрбияли ич баланы... Мин ышанып тапшырган инде... Йә, тагын нишли алам сон?»
Шул мәлдә кемдер ишек какты. Рәфилә ишекне ачуга, иркен итеп елмаюдан алсу бит алмалары чокырланып торган гүзәл бер кызга тап булды. «Иртә таннан нишләп йөри икән бу бала?» дигәндәй, чибәркәйгә аптыраулы караш ташлады.
— Мин өй эчендәге милекне страховать итәргә килдем, апа, — диде туташ.
— Тулай торактагы милекнеме? — дип көлде Рәфилә. — Иске кухня шкафыннан кала ни булсын биредә, сенлем?
— Нигә, шкафны да страховать итәргә мөмкин. Янып китсә, яки урлап чыксалар, ягъни мәсәлән...
— Ничә тәнкәгә төшәчәк инде ул мина? — дип кызыксынасы итте хатын.
— Сигез йөзгә генә, — диде кыз. Ул бик җитди иде.
Рәфилә анын күзенә төбәлгән көенчә, башын артка ташлап янгыратып көлеп җибәрде.
— Мин аны дүрт сумга гына сатып алган идем шул... Моннан утыз ел элек, — дип куйды. — Урласалар ни, «котылдым» диярсен...
Кыз унайсызланып кашын җыерды.
— Бөтен серегезне түгеп саласыз тагын апа, оялмыйсыз да үзегез... — диде ул тагын да җитдирәк итеп.
— Элек ояла идем мин, сенлем. Хәзер оялмыйм инде. Дәүләт оялсын. Аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым. Гомерем буена эшләдем дә эшләдем... Ат урынына тарттым мин бу дөньяны...
Кыз әйтер сүз тапмады. Кире борылды.
— Сез бай йортлар ягына барыгыз, — диде Рәфилә. — Тулай торакта кирәкле кешене таба алмассыз барыбер... Монда без барыбыз да бертөсле...
— Байларнын иминлек компанияләре аерым шул, апа. Ә безгә план тутырырга кирәк, — диде кыз күнелсезләнеп һәм кисәк борылып, баскычлар янәшәсендәге лифт ягына юнәлде.
Ул арада тулы сумкасын аркасына асып, улы да ишек төбенә килеп басты. Кроссовкиларын кигәндә бер-ике авыз сүз алмашырга өлгерделәр.
— Трамвайга чыгасынмы, улым?
— Автобуска.
— Урамда салкын бүген. Кар да очып тора. Җылырак киенергә иде.
— Сонгы карлар ул, әни... Салкын түгел алар, — диде улы, садәлек аша елмаеп.
— Әйе, сонгы карлардыр... Җылы карлар... Хәерле юл, улым. Хәзер мин дә кибеткә чыгып керим әле. Ипи беткән, сөт кирәк... Сонрак базарны да урап кайтырмын... Язгы пәлтә карыйсы иде...
Ул иске пәлтәсенә үрелгән арада улы күз алдыннан юк та булды. Ана лифт
ишекләренен шалтыр-шолтыр ябылганын ишетте. Иминлек иленнән килгән теге яшь кызнын бәллүр тавышы колагына чалынгандай тоелды. Ничектер, ана кинәт ямансу булып китте. Әйтерсен, бәхеткә илтәсе бер яп-якты көн улын үзенә тартып алган иде. Бәхеткә булмыйча тагын... Киләчәк яшьләрнеке ич!
Рәфилә пәлтәсен кире элде дә, ишекне бикләп улы биләмәсенә үтте. Анын караваты янына килеп урын-җирен сыйпады. Ана кеше генә тоя ала торган бәхеттән тулышып, улынын җәймәләрен тигезләде. Ә ап-ак җәймәләр җып-җылы, ул җылылык ана шулкадәр дә газиз иде...