Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Нурислам
Айбулатов

Комиссия
Чираттагы каралуда

Безнең Гариф —

Ун ел элек кулсыз калды,

Хәзер гарип.
Комиссия әгъзалары —

Биш хатын-кыз.
Чишендереп капшадылар —

Нигә кулсыз!?
Сораштылар: кайда үстең?
Кайда тудың?
Ә хатының кайда эшли?

Ничә улың?
Кызың нинди күлмәк киеп

Йөри эшкә?
Оныгыңның машинасы
Нинди төстә?
Киңәшәләр: ышаныч юк
Гарипләргә...
Йөрсен килеп ел да, диләр

Табибларга.
Биреп торыйк группаның

Өченчесен.
Кулын кисеп берәр җиргә

Яшермәсен.
Берәр елда, бәлки кулы
Үсәр тагын:
Үлчәделәр гарип кулның

Калган ягын.
Комиссия һәр ел шулай
Эш башкара...
Ышанмасаң, әнә, Гариф —

Сорап кара! 

Илдус Диндаров
Кырый урамда

Күзәттем мин җомга көнне

(Татар өчен мунча көне)

Зур авылның бер читен:

Ак мунчалар түбәсендә

Һич күрмәдем бу-төтен.
Тавыклар да кытакламый,

Терлек юк аранында;
Агач та үсми авылның

Бу кырый урамында...
Кырый урам — кыргый урам...

Чарасызлык һәрьякта:

Кемдер буылып ютәлли,

Һәм дә искән җил үтәли

Махра исен тарата.
Сораштым шунда бер карттан, К

емнәр соң тора монда?
Әйтте ул теләр-теләмәс:

«Үлсә дә мәңге өйләнмәс

Буйдаклар урамы ла...»


Солтан Морат
Такмаклар

***
Безгә соң, япуннар кебек,

Туксанга җитү — кайда?!
...Эш тә, фатир да — юк:

Озак
Яшәүләрдән ни файда?!


***
Китап укучы аз булу һич түгел каза...
Каза — Китап укымаучылар үзләре... китап яза!


***
Кибетләргә кереп йөрдем,

Урадым базарлардан:

«Буш ботлары» үзебезнең

Кош ботларыннан арзан.


***
«Русия» диеп язылган

Самолет канатына.
Аек кеше юк сайларга

Дәүләт аппаратына.


***
Мафия «мерседес»ларда

«Эшләре» уңган була.

Милиция «УАЗ»икта

Аларны куган була.


***
Сандугач баласын юа
Гөл тамчылары белән;

Юк иттек совет властен

Юлбашчылары белән.


***
Хакимият бинасында

Җилферди ике әләм.

Халык белән көрәшүче

Демократларга — сәлам!


***
Туган илне сайламыйлар,

Данлыйк туган илләрне.

Таш бәйлик тә — суга салыйк

Такмакчы шагыйрьләрне!


Х ә м и с Гарипов
И Казан...
И Казан, нурлы Казан!..

Яңгырый моңлы азан,

Дипломлы кеше күбәйде,

Никтер күбесе — надан?

Казан эчләрендә Казан,

Йөрсәм адашмам микән?

Мулла нигә русча укый,

Әллә саташкан микән?
Тукай кебек күпләр килә

Өмет баглап Казанга,

Өметләре акланмагач,

Сату итә базарда.