ШИГЪРИ ҖАНЛЫ ГАЛИМ
Әдәбият галиме, шагыйрь һәм публицист Нурмөхәммәт Хисамов, гомерен татар
әдәбиятының тирән катламнарын өйрәнүгә багышлаган шигъри җанлы талантлы шәхес
буларак, киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Аның күпсанлы монографияләре, әдәби
әсәрләре, тәнкыйть һәм публицистик хезмәтләре фактик дәлиллеге, объективлыгы,
заманчалыгы белән аерылып тора һәм алар, казаныш буларак кабул ителеп, үз вакытында
ук җитди бәхәсләргә, яңа эзләнүләргә юнәлеш биреп килә.
Филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән
эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге
премиясе лауреаты Н. Хисамовның тормыш һәм иҗат юлы үз
эшенә бирелгәнлек, намуслы хезмәт, халык язмышы өчен
борчылып, җан атып яшәүнең үрнәге булып тора.
Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24
мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында
туып-үсә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач,
Яшел Үзәндәге 5 нче һәм Чүпрәле мәктәпләрендә укып урта
белем ала. Казан дәүләт университетының татар теле һәм
әдәбияты бүлегендә югары белем алганнан соң (1955-1960
еллар), хезмәт юлын Чүпрәле районында чыгып килгән
«Коммунар» газетасында бүлек мөдире буларак башлап җибәрә.
Хезмәт тәҗрибәсе туплаган егетнең күңеле фәнгә тартыла һәм ул 19621965 елларда
аспирантурада укый. Бераз вакыт Казан оптика-механика заводының «Җиңү байрагы»
газетасының мөхәррире булып эшләгәннән соң, Н.Хисамов 1969 елда Г.Ибраһимов
исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә күчә һәм шуннан соңгы хезмәт юлы
әлеге фәнни оешма белән бәйле: ул анда кече фәнни хезмәткәрдән институт директорына
кадәр юл үтә. Хәзерге вакытта әлеге институтның директор урынбасары вазифаларын
башкара.
Н.Хисамовның фәнни кызыксынулары киң һәм төрле булса да, ул урта гасырлар татар
әдәбияты ядкарьләрен өйрәнүне, аларның әдәби-эстетик кыйммәтен, халыкның рухи
тормышына йогынтысын ачуны үзенең төп тикшеренү өлкәсе итеп ала. Урта гасырлар
татар әдәбиятының гүзәл үрнәге булган «Кыйссаи Йосыф» һәм аның авторы Кол Гали
сигез гасырдан артык халкыбызның рухи таянычы булып тора, шуңа да
тикшеренүчеләрнең игътибарын даими җәлеп итә. Н.Хисамов әлеге әсәрне озак еллар
дәвамында системалы өйрәнеп, әдәбият фәнен җитди казанышлар белән баета. Каләмдәше
Т.Галиуллин язганча, «икенче мәхәббәтенә, юлдашына, күңел юанычына, шатлыгы-
кайгысына әверелгән Кол Гали әсәренең әхлакый-фәлсәфи тирәнлегенә, рухи дөньясына
үтеп керү юлларын эзли, ишарә- кинаяләрдә татар халкына хас милли сыйфатларны күреп,
шигъри энҗеләрне күтәреп ала». Н.Хисамовның 1970-1980 еллардагы эзләнүләре
нәтиҗәсе буларак Мәскәүдә рус телендә «Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул Али» (1979) һәм
Казанда татар телендә «Бөек язмышлы әсәр» (1984) исемле монографияләре дөнья күрә.
Автор моңа кадәр гомуми планда гына күрсәтелеп килгән мәсьәләне — поэманың сюжет
чыганакларын җентекләп барлый, шуларга нисбәтле Кол Галинең иҗади яңалыгын,
табыш-үзенчәлекләрен ача.
Алдагы еллардагы эзләнүләре нәтиҗәсе буларак галимнең «Сюжет Йусуфа и Зулейхи
в тюрко-татарской поэзии XIII-XV вв. (Проблема версий)» (2001) хезмәте басылып чыга.
«Кыйссаи Йосыф»ның төрки әдәбияттагы төрдәшләре белән чагыштырылуы, поэма
авторының сәнгати фикерләвен, мәңгелек кыйммәтләргә караш-мөнәсәбәтен тагы да
тирәнрәк аңлауга җирлек тудыра.
Н.Хисамовның соңгы еллардагы тикшеренүләре «Кол Гали һәм төрки «Йосыфнамә»
(2006) китабында чагылыш таба. Урта гасыр төрки шигърияте тарихчыларда,
фәлсәфәчеләрдә, телчеләрдә зур кызыксыну уята. Шундый шартларда бөтен урта гасыр
шигъриятенең яки аның тарихындагы озын бер дәвернең тулы панорамасын һәм логик
контекстын бирерлек гомумиләштерүче хезмәтләргә ихтыяҗ булу аңлашыла. Йосыф һәм
Зөләйха турындагы сюжет күпсанлы әдипләрне һәрвакыт үзенә җәлеп иткән һәм нәтиҗәдә
төрки телләрдә дә берничә әсәр язылган. Н.Хисамов сюжетны төрләндерүнең бер тибын
гәүдәләндерүче, тулы мәгънәсендә төрдәш, ягъни версия тәшкил итүче әлеге дастаннарны
чагыштырып өйрәнеп, төрки шигърият үсешендәге үзенчәлекләрне ачыклауга килә.
Аерым алганда, урта гасыр төрки әдәбиятларда традицияләр дәвамчанлыгы һәм
яңачалыклар бигрәк тә Йосыф сюжетын эшкәртүдә калку чагыла, дип билгели автор.
Монографиядә төрдәшләр ясалуның өч ысулы аерып чыгарыла: шигъри ысул, шигъри-
структур ысул, шигъри ярыш ысулы. Аларның эчтәлек-асылы ачыклану, әдипләрнең
нинди максатта әлеге ысулларның берсенә мөрәҗәгать итүен билгеләү дә хезмәт
авторының бай фәнни-теоретик чыганаклар белән эш итүен, уңышлы гомумиләштерүләр
ясавын, анализ һәм синтез алымнарына иркен мөрәҗәгать итүен күрсәтә. Ә инде төрки
шигърияттә йосыфнамә үсешенә бәйле төрдәш ясаучы алты компонентның аерып
чыгарылуы җитди яңалык булып кабул ителә. Алар түбәндәгеләр: 1) укмаштыру; 2)
детальләштерү; 3) мотивлаштыру; 4) катлауландыру; 5) психологик баету; 6)
метафоралаштыру. Хезмәтнең аерым бүлекләрендә чыганакларга һәм текст фактурасына,
төп геройларга һәм идея-фәлсәфи проблематикага, шигъри тасвирлауга нисбәтле әлеге
төрдәш ясаучы компонентларның чагылыш үзенчәлеге, функциясе, гомумән, әһәмияте
җентекле һәм күпсанлы мисаллар ярдәмендә ачыклана. Гомумән, Кол Гали, Шәййад
Хәмзә, Сули Фәкыйһ, Әхмәди, Дүрбәк, Хәмдуллаһ Хәмди һ.б. төрки шагыйрьләрнең
әсәрләре җентекле тикшерелеп, төрдәшләрнең өч төре билгеләнә һәм Урта гасыр төрки
шигъриятенең үзәк проблемасын хәл итүдә кулланылган төрдәш ясаучы иң мөһим
элементлар аерып чыгарыла. Әлеге тикшеренүләренә нигезләнеп, Н.Хисамов «Кол
Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының бөтен эзлекле төрки йосыфнамәдә фундаменталь
әһәмияткә ия» булуы турында нәтиҗә ясый. Шулай итеп, Н.Хисамовның әлеге
монографиясе, фәнни нигезенең ныклыгы, чагыштырма анализ алымнарына, дөнья
фәнендә бу өлкәгә караган ачыш-нәтиҗәләргә уңышлы таянуы белән зур кызыксыну уята
һәм җитди казаныш буларак кабул ителә.
Н.Хисамов тикшеренүләре фәнни-теоретик нигезе, бай фактик материалы белән
аерылып тора. Автор, татар әдәбиятының нигез чыганакларын барлау белән бергә, актив
рәвештә Шәрекъ классикасына мөрәҗәгать итә, шулай ук күпсанлы тарихи, мәдәни
ядкарьләрне әйләнешкә кертә. Аларда татар әдәбиятының үсеш-үзгәреше ислам дине
идеологиясе белән тыгыз бәйләнештә карала һәм аңа Шәрекъ мөселман дөньясы, аерым
алганда, гарәп, фарсы һәм төрек телендәге әдәбият йогынтысы ачыклана. Авторның
игътибар үзәгендә халык яшәешенең чагылышы булган сүз сәнгатенең үз җирлегендәге
яшәү шартлары һәм рухи байлыгы, тарихи вакыйгалар йогынтысында эчке
закончалыкларына бәйле әдәби процесс буларак яшәве тора. Шуңа да Н.Хисамовның урта
гасырлар әдәбиятына караган хезмәтләре тугандаш төрки һәм рус галимнәрендә дә зур
кызыксыну тудырып, алар тарафыннан бик югары бәяләнә.
Күпсанлы тикшеренүчеләрнең тырышлыгы белән һәм Н.Хисамов мөхәррирлегендә
дөнья күргән «Средневековая татарская литература (VIII-XVIII вв.)» китабы (1999)
борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының үсеш тенденцияләрен, аерым авторлар
иҗатындагы табыш-яңачалыкларны чагылдырган, төрле чорлар сүз сәнгатен үзара тыгыз
бәйләнештә, традицияләр дәвамчанлыгында бәяләгән җитди фәнни хезмәт булып тора.
Н.Хисамовның әдәбият тарихының төрле чорларына,
ШИГЪРИ ҖАНЛЫ ГАЛИМ
аерым шәхесләренә, шулай ук үз дәвере татар шигъриятенә бәйле күпсанлы фәнни һәм
тәнкыйди мәкаләләре, публицистик язмалары «Бәрәкәтле чишмәләр» (1987) һәм «Хәтер
сагында» (2004) җыентыкларында урын ала. ХХ йөз башы татар шигърияте — галимнең
даими игътибар үзәгендә торган мәсьәләләрнең берсе. Күпсанлы хезмәтләрендә ул әлеге
дәвернең күренекле классиклары Г.Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев һ.б. иҗатының идея-
эстетик һәм фәлсәфи-этик катламнарын ача, заман биеклегеннән торып бәяли, шәрехли,
башка халыклар әдәбияты белән чагыштыра, традицияләр дәвамчанлыгы һәм
яңачалыкларга мөнәсәбәтле тикшерә һәм шуның белән әдәбият тарихын яңача өйрәнүнең
теоретик һәм методологик мәсьәләләренә ачыклык кертә, аларны баета, үстерә.
ХХ гасыр ахырында, җәмгыятьнең төрле өлкәләрендәге җитди үзгәрешләр
йогынтысында, татар әдәбият белеме сүз сәнгате тарихын яңача өйрәнүнең фәнни-
теоретик нигезләрен эзләү юлына чыга. Әлеге гаять җитди мәсьәләләргә беренчеләрдән
булып мөрәҗәгать иткән галимнәр арасында Н.Хисамов та бар. Татар әдәбият фәне
традицияләренә, тупланып килгән казанышларына таянган хәлдә, дөньякүләм әдәбият
белемендәге яңалыкларга йөз белән борылу кирәклеген тирән аңлап, Н.Хисамов «Яңача
фикерләү һәм татар әдәбияты тарихы концепциясе» дигән мәкалә белән чыгыш ясый.
Әдәби мирасны яңартып өйрәнүнең магистраль юлын галим түбәндәгеләрдә күрә:
беренчедән, «әдәби дәверләр күпкырлы идея- эстетик эзләнүләрдән торган, эзлекле,
кануниятле һәм бердәм процесс рәвешендә яктыртылырга тиеш. Ул аерым күренеш һәм
ядкарьләрнең бер-бер артлы тезелгән эзлекле гади хронологик чылбыры гына булмаска
тиеш»; икенчедән, «әдәбият үсешен дөньяви һәм дини-рухани эчтәлекнең бердәмлеге
рәвешендә тикшерергә кирәк»; өченчедән, әдәби күренешләрне объектив-тарихи бәяләү,
ягъни «әдәбият тарихының борынгы катламнарын тикшергәндә аларны безнең заманга
хас сыйфатлар тагудан, ә яңа чор әдәбиятын анализлаганда субъективлыктан һәм дәшми
узудан качарга» тиешбез.
Күпгасырлык татар сүз сәнгатен эзлекле, бердәм күренеш буларак өйрәнеп, галим ХХ
гасыр ахыры — XXI гасыр башы татар шигърияте белән дә тирәнтен кызыксына. Аның
Х.Туфан, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Миңнуллин, З.Мансуров һ.б. турындагы
мәкаләләре тәнкыйтьтә яңа сүз буларак кабул ителә һәм әдәби барышка уңай йогынты
ясый.
Әдәби җәмәгатьчелек Н.Хисамовны шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та яхшы белә.
Аның интим хисләрне чагылдырган яисә милләт гаме урын алган лирик һәм иҗтимагый
яңгырашлы шигырьләре даими рәвештә вакытлы матбугатта чыгып килә. Ә инде Кол
Гали поэмасының хәзерге татар теленә тәрҗемә-күчермәсе һәм үзе иҗат иткән «Йосыф-
Зөләйха» драмасы Н.Хисамовның талантлы шәхес булуын тагын бер кат раслый.
Н.Хисамов бүген дә актив иҗатта. Татар әдәбиятының төрле дәверләренә хас әдәби-
эстетик, әхлакый-фәлсәфи үзенчәлекләрен ачкан хезмәтләре, халык язмышы өчен
тирәнтен борчылу белән сугарылган әдәби-тәнкыйди, публицистик язмалары киң катлау
укучыларда гуманистик карашлар формалаштыруга һәм милләт гамен кайтыртып яшәүгә
хезмәт итә. Замандашыбызның хезмәт нәтиҗәләре, иҗат уңышлары чын мәгънәсендә
тирән хөрмәт һәм горурлык хисе уята.