РӘМЗИЯНЕҢ «КӨМЕШ ТУН»Ы
Рәмзия Габделхакова белән моннан 4-5 еллар элек Әлмәткә баргач танышкан идем.
Тантаналы кичәнең тәнәфесендә серле, сөйкемле, ипле һәм акыллы татар хатыны
икәнлеге йөзенә чыккан бер ханым яныма килеп күреште. Лениногорск шәһәрендә
яшәгәнлеген әйтте, минем шигырьләрне, поэмаларны бик мактады. Барган җиреңдә үз
укучыңны табу бәхетле мизгел. Тәүфыйклы бәндә бәйләнчек булмый, вакытында килә дә,
вакытында китә дә белә. 1-2 минутка гына сузылган бу әңгәмә күңелдә теләктәшлек,
фикердәшлек, хәтта ниндидер бер җылы туганлык хисе калдырды. Мин аның кем
икәнлеген белми дә калдым. Соңрак, интернет аша сирәк-мирәк аралаша башлагач,
кемлеге бераз ачылды. Татар җанлы, һәр ябылган татар мәктәбе яисә газета-журнал өчен
йөрәге янып йөргән чын язучы-әдибә икән. Түрәләр күбесенчә «ә» дигәнгә «мә» дип
йөргәннәрне генә күрәләр, яраталар бит. Шуңа күрә, михнәтен дә аз күрмәгән. Башка
милләт кешеләре булса бер хәл, күбрәк үз халкыңның аңсыз мокытлары үзәккә үтә бит!
Туры сүзле булуы белән танылу алган журналист Флюра Низамова бер очрашуда
Р.Габделхакованың «Көмеш тун» китабын бүләк итте: «Укы, шәп яза, «безнең кеше»
булырга тиеш...» Рәмзия иҗаты белән моңа кадәр аз таныш идем. Без бит бер-беребезнең
әсәрләрен аз укыйбыз, хәзер инде бигрәк тә. Флюра юк-бар китап күтәреп йөрмәс, рәхмәт
аңа. Очраклы микән бу хәл? Үзем монда закончалыклы эзлеклелек күрәм.
Китап Ф.Низамованың сүзен аклады, укыган саен укыйсы, укылган саен «Көмеш тун»
турында язасы килә башлады. Шунысы рәхәт, әйбәт китап турында язу кыен түгел. Төпле
фикер, сәнгати осталык, нәфис сүз, ихласлык һәм автор күңелендәге илһам, көч үзеңә дә
күчә, булыша, аңлата, өйрәтә... Ике мең тираж белән чыккан бу китап татар әдәбияты өчен
бик тә кирәк. Аның үлчәп тә, бәяләп тә булмый торган әхлакый йөге тираж саннарына
гына сыеп бетми.
Беренче хикәя әфган мәхшәренә эләккән татар малае турында. Бу мәгънәсез сугыш
бөтен СССР буйлап күпме яшь егетнең гомерен алды, җаннарын, тәннәрен имгәтте.
Рәмзия монда вакыйгаларның катлаулылыгыннан качмый, аларны аклы- каралы төсләр
белән генә сурәтләми, сугыш турында түгел, кешелек, Алла, әхлак, үлем турында яза.
Инде онытыла башлаган бик җитди вакыйгалар турындагы хикәянең китапны башлап
җибәрүе дә аклана. Онытырга ярамаган серләр күп бу дөньяда, бик оныттырырга теләгән
бәндәләр булса да. «Сират күпере» аша үтәргә тиеш Рамилнең күз алдында әбисенең
пәйда булуы кеше ышанмаслык уйдырма түгел, андый хәлләрне ишеткәләп торабыз.
Дөнья серләренең без әле бер процентын да белмибездер, коточкыч курку белән килгән
үлем киеренкелегендә күз алдына ниләр генә килмәс, мин моны һич тә әкият итеп кабул
итә алмыйм. Язучының осталыгы да шунда — барысы да эзлекле, мантыйк, табигый,
ышандыра. Ул бу мизгелләрдә дә җиңелрәк, әкияти юлдан бармый, безне җиргә төшерә,
шуның белән ышандыра да. Сүз монда аерым хәл, әдәби әсәр турында, әфган сугышында
андый «могҗиза» булу-булмау мөмкинлеге турында түгел. Киресенчә, бу дөньяда барысы
да мөмкин. Денсез, имансыз булырга гына ярамый. Мин үзем күпне күргән, чыныккан,
каешланган кеше, ләкин әлеге хикәянең соңгы юлларына җиткәч, күзләрем дымланды.
Армиягә озату күренешен дә автор тормышчан ачы хакыйкать белән сурәтли,
нәрсәнедер оялып, читенсенеп яшерми яисә ясалма бизәкләр белән чуарламый. Әдәбият
нәфис сүз өлкәсе булса да, чынбарлыкның аяусыз кырыслыгы әсәргә тормышчанлык
бирә, ышандыра. Кемнәрнеңдер тешенә тиярлек хакыйкать ачылыгы күңелләргә иңеп,
битараф җаннарны сискәндереп үтә. СССРда атеистик тәрбия алган Рамил әбисе биреп
җибәргән дога кәгазе белән аң җитмәслек кабахәтлек кыла. Адәмнең холкы шундый инде,
әҗәл каршына килеп баскач кына Аллаһы Тәгаләне исенә төшерә. Тормышы да шундый
бит, көтелмәгән кискен борылышлар ясап, уеңа да килмәгән аяусыз сынаулар каршына
куя.
Рәмзия Габделхакова әдәбиятка авырлык белән юл ярып килә, сайлаган юлында
гайрәте чигеп, кыен ашап, язмышын-тормышын чатнатып-ватып йөрүдән башка әле
бернинди файда күргәне юк, булса шул иҗат ләззәте генә инде. Монысының нинди бәхет
икәнен язучы халкы гына, иҗатчылар гына беләдер. Соңгы бер-ике дистә елда гомумән
язучыларның дәрәҗәсен-абруен, китап укуның тәмен, ямен, мөһимлеген, кирәклеген
санга сукмый башладылар. Мондый мөнәсәбәтне акча, исәп-хисап, беркатлы прагматизм,
ялган идеаллар заманы алып килде. Яңа заман элеккегеләре белән якын куеп та,
чагыштырып та булмый торган яңа җитәкчеләр алып килде. Кулына китап тотмаган буын
үсеп җитте. Бу әле беренче буын, аларны әле китап тоткан ата-аналар үстерде дип әйтергә
була. Алга таба шундый китапсыз буыннар чылбыры җәмгыятьтән үз үчен алачак әле,
бүгенге көннең күзгә бәрелеп торган кимчелекләре чүп кенә тоелыр. Иң мокыт
җитәкчеләр генә үз язучыларын шулай кимсетә. Тарих каләм ияләре буенча өйрәнелә.
Ахмак, денсез, «туган-тумача» түрәләрнең тилелекләрен алар гына сөйли бөтен дөньяга.
Моны аңларлык акылы булмаган түрә, күпме генә көчәнсә дә, талантлы җитәкче, ОЛЫ
ШӘХЕС була алмый, моны безгә Тарих адым саен исбатлап килә. Түрәләр тиз китә,
язучылар кала, аларның каләмнәре сызган тарих эзләре кала. Тәхеттән тәгәрәү белән
кодрәтен югалткан әлеге түрәләрнең балалары, оныклары, дус-туганнары кала. Аларга
ияреп, шул ук түрәләрнең әдипләр тасвирлаган акылсыз гамәлләре кала. Ул гамәлләрнең
кайберләрен, төзәтеп булырлыгын, бәлки яңадан тормышның мантыйк агышына кертеп
булыр. Ләкин төзәтеп булмаганы һәм кәгазьдә калганы мәңгелек. Шул турыда «каләм
язганны балта белән чабып булмый» дигән урыс мәкале дә бар.
Каләм ияләре дигәч тә, сүз монда, билгеле, шигърияткә, әдәбиятка, мәдәнияткә,
сәнгатькә катнашы булмаган такмаклар язып, нинди юллар беләндер ел аралаш китап
чыгарып килүче, сәхнәләрне шар кебек бер генә тапкыр шартлый торган җырлар белән
тутырган заман кәсепчеләре турында түгел, ә Р. Габделхакова кебек инсафлы, әхлаклы,
иң мөһиме, талантлы чын иҗат кешеләре турында. Андый язучыларыбыз күп түгел, ләкин
бар. Алар күпкә тыйнаграк, «ярдәм» теләнеп кабинет бусагаларын таптамый. Гомумән,
түрәләр белән дус була белмиләр, моның өчен ялагай да, сукыр да, чукрак та булырга
кирәк.
Түрәлеккә эләккән адәм тиз үзгәрә, анда гамь, ден-иман югала. Җылы тәхет шәхесне
(хәтта кайчандыр акыллы, денле булганны) танымаслык итеп үзгәртә. Туган-тумачалык,
әшнәлек буенча күтәрелгәннәрен әйтеп тә торасы юк, андыйлар күп очракта алынган
эшенә яраксыз, халыкны елатучы карак, адәм имгәге була. Кечкенә генә булса да шул
җылы урынын югалту шомлыгы аларны ихтыярсыз итә, Мәскәүнең куркак бер колына
әйләндерә. «Азатлык көне»н инде оялып кына, куркып кына «Шәһәр көне» дигән
булабыз. Оят! Нык, таза, икешәр катлы бинадагы татар мәктәпләрен ябабыз, вагракларын
әйткән дә юк инде. Бу бит ИЛне җимерү, халыкны бетерү! Моңа каршы чыгучыларны
эреле-ваклы түрәләр «дәүләткә каршы эш» алып баруда гаеплиләр, яныйлар. Миндә
шундый хатлар бар...
Өстәрәк телгә алынган такмакчыларның затлы заллардагы «презентация» ләренә олы
түрәләр йөри, ди. Җәнҗаллар белән дан казанган Мәскәү «йолдызлары»ның, минемчә,
мәдәнияткә әллә ни катнашы юк, тулы заллар моңа дәлил түгел. Чын мәдәният ул бераз
күләгәдәрәк, тыйнаграк. Гомумән, чын зәвык, чын мәдәни тәрбия җәнҗалларга урын
калдырмый. Аларның тамашачылары да югары зәвыклы була, көндәлек чүпне мәңгелек
сәнгатьтән яхшы аера. Иманым камил, кәсепче такмакчыларны да, аларны тыңлап, «су
сибеп» үстерүче түрәләрне дә таркалган мәктәпләр һәм авыллар борчымый.
Сүзем Р. Габделхакованың китабы турында иде бит. Бу тайпылыш та эзлекледер,
чөнки чын сәнгать тирән, гомуми кичерешләрне уята, гамь иңдерә, күңел төбеңдә
чарасызлыктан йоклап яткан уйларны кузгата, өметсезлектән дәртен җуя башлаган
каләмгә җан өрә.
«Киттеләр...» хикәясендә Рәмзия безнең көндәлек, кайвакыт ямьсез, акылсыз
гамәлләребезнең, кичерешләребезнең аянычлы, зур фаҗигаләр каршында вак-төяк, чүп-
чар икәнлеген күрсәтә. Полякларда шундый мәкаль бар, якынча тәрҗемәсе мондый:
«Кичәге көннең фаҗигасе бүгенге көннең фаҗигасе каршында югалып кала...» Ә хикәядә
сурәтләнгән Дәһшәтле каланың нинди кала икәнен аңлатып торасы юктыр. Күреп
торасыз, автор көнкүрешне, чүп кенә җәнҗалны тасвирлап, шуннан күтәрелеп, нинди
аянычлы, зур фаҗигаләргә килеп бәрелә, нотык сөйләми, акылга өйрәтми, онытылмаслык
итеп күрсәтә генә...
Китапка исем биргән «Көмеш тун» әсәрен бары тик хатын-кыз гына язып, аның
эчтәлеген, аянычын бары тик хатын-кыз гына аңлар иде кебек беренче тәэсир. Тирән уйга
батырырлык «тун». Автор максатына ирешкән. Уйлаган саен, тукта әле, дим, нигә хатын-
кызлар гына? Андагы кырыс, ачы хакыйкатьнең җенси бүленеше юк. Көмеш тунны башка
әйбергә алыштырып, урынын һәм шәхесен үзгәртсәң дә, әсәрнең тирән мәгънәсе кимеми.
Ләкин бу инде бүтән, башка хикәя булыр иде. Катламнарга бүленгән җәмгыятьтәге
кыргый гаделсезлек күз алдында ята. Ил байлыгы кем өчендер яңгыр булып коя, ә
кемгәдер тамчылап кына эләгә. Бу бүленешнең чикләре ачык билгеләнгән. Әлеге чикне
узарга теләгең, хыялың булса, йә үлгәнче яисә эштән чыкканчы тир түк, йә булмаса...
Менә шул «йә булмаса...»ның фаҗигасен Рәмзия сурәтләп күрсәткән дә инде. Һәр
күренешнең, һәр вакыйганың, ахыр чиктә, һәр бүленешнең үз законнары, үз хакыйкате
бар. Көмеш тун киеп, исерек, шикле бәндәләр йөри торган караңгы, буш урамнарда ялгыз
гына йөрмиләр. Затлы әйбернең бүтән, үз атрибутлары — машинасы, ышанычлы
юлдашлары, матур йортлары, үз урамнары, кайвакыт тән сакчылары була... Ә боларын
инде «җае чыккан уңайдан» чәлдереп булмый, мул тормышның аерым кисәкләрен ваклап
үзләштерергә маташу — котылгысыз фаҗига белән тәмамлана. Ә хыял... Ә хыял ул
кешелекнең мәңгелек юлдашы. Һәркем үз хыялын көн артыннан көн сыйпап-сыйпап
карый, шуннан да ләззәт таба. Кайвакыт, бу хыял бәйләнчек идеягә әйләнеп, үз вакытын,
үз җаен көтеп тора. Шундый җай көтмәгәндә килеп чыга да, тормышыңны икегә бүлә. Ике
ягында да койма, бер койма артында зират, икенче койма артында тоткыннар... Ә уртада
тормыш, ничек кенә авыр булса да, хәтта көмеш тунсыз булса да... Ләкин бу — Тормыш!
Рәмзиянең кырыс прозасына шигърият чалымнары да чит түгел. Хикәяләрен
тәмамлаганда әлеге шигъри авазлар күңелләргә нур, ышаныч өстәп, юатып, күңелләрне
йомшартып кала. Беләм, Рәмзия шигъриятне бик ярата. Чын шагыйребез мәрхүм Нияз
Акмал турында истәлекләрне аннан башка язучы булмады бугай әле. Менә шундый ихлас,
чиста күңелле тынгысыз шәхес ул Рәмзия Габделхакова. 2011 елда аның «Тау артында
кояш бар» дигән яңа китабы дөнья күрде. Белеп торыгыз, татар әдәбиятына талантлы,
гамьле, намуслы, тынгысыз каләм иясе, сокланырлык шәхес килә. Ничек кенә таптасалар
да, кимсетсәләр дә, кәсепчеләр халык зәвыгын җимерсәләр дә, бай, борынгы тарихлы чын
татар әдәбияты яши! Тапталган җирне дә, асфальтны да ярып чыга, тырмашып үсәргә
тырыша! Кызганыч, көчләр тигез түгел...