Логотип Казан Утлары
Роман

МӨҺӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ

«Өч баһадир» һәм бер тәнкыйтьче турында риваять
Кешенең үз гомере буена тапкан иң зур табышы — Тугрылыклы дуслары.
К.Насыйри.
ле дә яхшы хәтерлим, 1994 елда татар матбугатында танылган фото остасы Мидхәт Шакирҗановның ифрат кызыклы бер рәсеме пәйда булды. Рус былина каһарманнарына ошатыпмы, әллә бездә дә хөрмәткә лаеклы олы шәхесләр бихисап, дип, бәхәсләшепме төшерелгән рәсем берничә ел дәвамында Татарстан Язучылар берлегенең болын чаклы кабул итү бүлмәсенең диварында эленеп торды. Астына «Өч баһадир» дип язылган сурәттә ХХ гасырның икенче яртысы татар прозасының, бу сүзне авыз тутырып әйтәм, бөекләре төшерелгән иде: Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев һәм Мөхәммәт Мәһдиев. Бу истәлекле рәсем язучыларның альбомнарында, аерым алганда М.Мәһдиевнең «Кеше китә — җыры кала» (1996) җыентыгында да урын ала. Буйга дусларыннан калкурак, гәүдәгә тулырак М.Мәһдиев, нәкъ рус халык иҗаты узаманы Илья Муромец кебек, уң кулын маңгаена куеп , әдәби офыкны күзәтә. Язучылар берлегендә булганда шул фотога карап, сокланып, булган бит сүз сәнгатебезнең илаһи затлары дип уйланып кайтучы бер мин генә булмаганмындыр . Баһадирларыбыз үз вакыты белән берәм-берәм мәңгелеккә күчкәч, бу рәсемне кемдер ошатмыйча, дивардан алдыртты. Аның хәзер кая икәнлеге дә билгесез. Ник туганыңа үкенәсең килмәсә, керән кебек ачы, яхшы пычак кебек үткен телле Аяз әкә исән чакта кагылып кара идең бу рәсемгә. Үзе юкның — күзе юк, дигән шул халкыбыз.
Ни өчен нәкъ шул каләм ияләре сынга алынып , «өч баһадир» дип аталганнар соң дигән сөальнең тууы да табигый. «Талантлы язучылар» дип кенә котылыр идең, татар прозасы бер чорда да талантларга кытлык кичермәде, җитмәсә әле татар хатыннары башка милләтләргә Чыңгыз Айтматов кебек даһиларны бүләк итте. Үткән гасырның икенче яртысында гына да Г.Бәширов, Ф.Хөсни, М.Әмир, Ә.Еники, И.Гази, А.Расих, И.Салахов кебек өлкәннәр ышыгында Н.Фәттах, Х.Камалов, Р.Төхфәтуллин, Х.Сарьян, М.Хәбибуллин, Ә.Баянов
Дәвамы. Башы 3нче санда кебек теләсә кайсы алга киткән әдәбиятның йөзенә кызыллык китермәслек сүз осталары күтәрелә. Соңгылар белән бер чорда яисә үкчәләренә басып килгән М.Әмирханов, З.Зәйнуллин, А.Хәлим, Ф.Бәйрамова, Ф.Садриев, М.Маликова, Р.Мөхәммәдиев, Ә.Гадел, М.Галиев, Ә.Гаффар, К.Кәримов, Ф.Яруллин, Р.Низами, Н.Әхмәдиев, З.Хөснияр, Р.Зәйдулла, Г.Гыйльманов, Р.Галиуллин һ.б. төрле буын сүз осталары хәзерге прозабызның горурлыгын тәшкил итәләр. Әдәбиятыбызны төптән тартып баручыларын гына саный китсәң дә, кул-аяк бармаклары җитми, энҗе-мәрҗәннәрдәй җемелдәп үзләренә чакырып торган әсәрләрен уку рухыңны баета, татар халкының киләчәгенә өмет уята. Әле бит сүз сәнгатенең шигърият дигән илаһи төре, театр тоткан драматургиясе, вакыт-вакыт түрәләрне сискәндереп алган публицистикасы бар. Аларны да рәнҗетәсе килми.
Шулай да рәсемгә өч язучыбыз дөрес сайлап алынган дип саныйм.
Әдәби очрашуларда, кичәләрдә аларны — өч дусны — Г.Ахунов, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев — бергә еш күрергә мөмкин иде. Бу — табигый. Талант һәрвакыт үз ишенә тартыла. Алтмышынчы еллардан алып бу өч сүз остасы татар прозасының өлешчә драматургиясенең дә әйдәп баручы, йөзен билгеләүче язучылар буларак танылдылар. Ә инде И.Гази, М.Әмир, Г.Әпсәләмов, А.Расих, Ф.Хөсни кебек олы затларыбыз дөньяны ташлап киткәч, әдәбият дилбегәсе алар кулына күчә. Иҗатлары да, үзләре дә бер- берсенә охшамаган, әмма уртак максат, рухи бөеклеккә омтылыш, милләт киләчәге өчен җан атып яшәү каләм ияләрен якынлаштыра.
Ә
Үткән гасырның икенче яртысында татар әдәбиятында барган үзгәреш- яңарышлар, рухи дөньябызның яңа кыйтгаларына үтеп керүләр, татар милләтен үзаңлы, кабатланмас үзенчәлекле, ямьле һәм мәгърур сыгылмалы телле, шуңарда мәңге яшәргә лаеклы халык буларак миллилекнең фәлсәфи расланышы нәкъ менә алар иҗатында тулы гәүдәләнешен тапты. Социалистик реализм методы тантана иткән чорда тәнкыйди реализмны яңа югарылыкта «терелтүчеләр», җан өрүчеләр нәкъ менә шул каләмдәшләребез, бигрәк тә Аяз Гыйләҗев белән Мөхәммәт Мәһдиев булды. Алар кальбеннән өзелеп төшкән роман-хикәяләр, бәян-драмалар, публицистик, тәнкыйди әсәрләр, истәлекләр вакыт узган саен яңа сыйфатлары, беренче танышуда күзгә бәрелеп тормаган гүзәллекләре, икенче, өченче мәгънәви тирәнлекләре белән ачыла баралар. Бу өч затны бер рәсемгә туплаган икенче сәбәп — аларның ихласи дуслыклары, дидек. Халкыбызның йөзек кашларыдай йөртелергә лаеклы ошбу шәхесләребез бер-берсенә таләпчән, иҗатларына нисбәтән кырыс та була белгән аркадашлар иде. Ягъни әлеге якынлыкның нигезендә әдәбият үсеше өчен җаваплылык, рухи теләктәшлек ятса да, алар буш ләббәйкә яудыру дәрәҗәсенә төшмичә, һәр яңа әсәргә (шул исәптән үз иҗат җимешләренә нисбәтән дә) сыйфатына карап, бәя бирергә тырыштылар.
Миңа алар өчесе бергә туры килгән очракларда юлдаш булгаларга туры килде. Бу хакта язып чыкканым да булды. Гадәти, шул ук вакытта мәгънәле, дустанә һәм кинаяле сөйләшүләр, башкалар өчен сәеррәк тоелырга мөмкин төрттерүләр. Аларны якыннан белмәгән кеше берни аңламый. Менә алар, җилкәләрен «чәкештереп», мәҗлестә утыралар.
— Гарифҗан, бер пирог кисәген алып бирче, сиңа тарелка якын.
— Шаяртма, парин, анысы минем өчен артык зур. Хәзрәт малаена, Мәһдигә калдыр.
Мөхәммәт ишетеп ала.
— Егетләр, мин язучылар арасында иң аз ашаучы. Халык белә. Гариф, мине кочкан булып, пиджакка кулларыңны сылама әле, зинһар.
Аларны районга чакыралар. Дирижер Ахунов. Дусларына телефон аша ым сала.
— Сабага дәшәләр. Әллә чыгып, укучылар белән аралашып алабызмы?
— Шаһидә сине җибәрәме сон, Гарифҗан?
— Син, абзый, Нәкыян белән сөйләш, Шаһидә апагызны көйләүне - җайлауны үз өстемә алам. Бер-ике көн салпы ягына салам кыстырсан, юлга бер коньяк та төреп тыгар әле. Минем Шаһидә алай кысмырлардан түгел.
— Анысы ук булмас, парин, шыттырма!
— Аяз, «Яра» повестенны сөреп чыктым. Мавыгып китеп, сәгать икедә генә ятылган. Яхшы әсәр язгансын, рәхмәт. Мина «Өч аршын җир»ен күбрәк ошый. Монысына психологик эчтәлек җитеп бетмиме шунда, әллә мифологик фикерләүгә өстенлек бирәсенме, өздереп әйтә алмыйм.
— Парин, син дә хаклысын, һәр елны бер үк дәрәҗәдәге әсәр биреп булмый икән. Мәһди каядыр ашыга. Язып бетерәсе әйбере бардыр әле. Пәр елны бер повесть, йә роман биреп бара. Берсеннән-берсе затлы әсәрләр.
— Син, Аяз, Мәһдине тоташ мәдхиягә чумдырып аздырма. Ана да әйтәсе теләкләрем бар.
Үзара очрашканда төрттерү, үртәшү-көлешү, сүз белән чеметеп алу җитәрлек була иде. Ике яклы пычак кебек үткен телле А.Гыйләҗев:
— Мөхәммәт, дөресен әйт әле, синен әтиен, урыны оҗмах түрендә булсын, чыннан да мулла идеме?
Тегесе мәкерне анламыйча:
— Ни өчен сорыйсын? Шикләнергә нигез бармы әллә?
— Бар шул, парин. Характерын йомшаграк. Мөәзин малаена охшабрак торасын.
— Мин сезнен белән генә шулай, кырыс таләпчәнлегем турында студентларымнан сора, — дигән җавап белән генә дусты Аяздан котылып булмасын чамалаган Мөхәммәт «ва банк» бара.
— Мин бит явызлыкка Караганда шахтасында өйрәнеп кайтмадым. Мин куркытылган нәсел баласы.
Шуннан сон инде икәүләшеп Ахуновка «күчәләр».
— Гариф, син ар телен беләсенме? — ди Аяз әкә.
— Белмим. Мина удмурт теле ни пычагыма кирәк.
— Әдәбиятларынын классигы булып түрдә генә утырыр иден, — дип өсти Мөхәммәт.
— Килеш-килбәтен, йөреш-гадәтен белән син койган да куйган удмурт инде, — ди «Өч аршын җир» авторы.
— Ярый, күпсенмәгез. Бөек татар әдәбияты классигы булып йөрим әле, — ди Ахунов, сүзгә кесәгә кереп тормыйча.
Таныш-белешләре, якыннары күп булса да, ахыргача ачылып китә, серләрен уртаклаша торган дуслары күп түгел иде «өч баһадир»нын, талант талантка тартылу өстенә, әхлакый якынлык аларны берләштерә. Ә инде әдәби мәйданда алар рухына туры килмәгән, тәртәгә тибә торган берәр зат килеп чыкса (мәсәлән, Ф.Мусин А.Гыйләҗев әсәрләренә берьяклырак бәя бирде), «тегене» урынына утыртуда бердәмлек үрнәге күрсәтә белделәр. М.Мәһдиевнен иҗат юнәлешен ин тирән анлап, татар сүз сәнгатенә алып килгән яначалыгын ачкан мәкаләләр А.Гыйләҗев («Сайланып чыккан сүзләр») һәм Г.Ахунов («Авыл пәйгамбәре») каләмнәреннән төште.
Прозабыз баһадирларын якынлаштырган, анысы инде үзләреннән тормаган, тагын бер тарихи сәбәп бар иде. Өчесе дә тоталитар режим камчысын, изүен татыган шәхесләр. Ачлыктан үлем хәленә җиткән гаиләсен саклап калу өчен бер күтәрәм бәрәнге урлап Гариф Ахунов төрмәдә утырып чыга. Үз башыннан узган хәлләрне тасвирлаган «Йәгез, бер дога» авторы кызлар култыклап йөрисе биш елын Караганда якларында уздыруга мәҗбүр ителә. Мөхәммәтне «сатлык җан» баласы исеме гомер буена диярлек эзәрлекли.
Мина алар белән 1994 елнын көзендә Питрәч районынын Күн авылында еллык урып-җыюны тәмамлау бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Көннен бик янгырлы, салкынча булуына карамастан, олуг затларыбыз белән аралашу үзе бер бәхет иде. Бу сәфәр турында «Өлкәннәр» исемле язмамны да бастырган идем. Шуннан сон унбиш елга якын вакыт узган булса да, кире кайтарып булмаслык ул көннәр һаман күз алдында. Ник дип әле шул очрашу-аралашу вакытында игътибарлырак булынмаган, яшәешебез кыйбласы, татар милләтенен кабатланмас үзенчәлекләре, әдәби барышыбызга, анын аерым шәхесләренә бәяләре турында сораштырмадым икән дип, үкенеп утырган чакларым аз булмады. Инде өчесе дә оҗмах кошлары. Мөхәммәт 1995 елда кинәт китеп барды. Кешенен гомере, халык җырындагыча әйтсәк, һай, бик кыска шул. Әнә, кара каргаларнын 250 ел яшәгәннәре дә бар, диләр. Әле шул кыска гына тормыш аралыгында Ходай Тәгалә адәм баласына бихисап сынаулар җибәрә.
Мин бу шәхесләрнен өчесе белән дә, булсын «Казан утлары»нын редколлегия утырышында, булсын кабул итү коллегиясендә, гел аралашып, фикерләшеп яшәдем. Рәсми сөйләшүләр беткәч тә, гадәттә өч дус өйләренә ашыкмыйлар. Гариф абый кемгәдер телефоннан чылтырата, А.Гыйләҗев бүлмәдәге китапларнын тышлыгын өйрәнә, Мөхәммәт бүреген угалап, кара кыска мутон тунынын кесәсенә кулын тыгып, тәрәзәдән карап торган булып, баш мөхәррир Равил Фәйзуллиннан тәкъдим көтә.
— Абзыйлар, ашыкмагыз әле! Берәр чынаяк чәй эчеп алырбыз. Сөйләшеп тә бетермәдек кебек әле.
Бүлмә хуҗасынын ымын көткән «абзыйлар» шул мизгелдә үк туарылып китеп, портфельләренә үреләләр. Тиз арада өстәл шоколад, чикләвек, су, коньяк ише тәгамнәр белән бизәлә.
Бүлмә хуҗасын кара ялтыравык өстәленен чиста калуы борчый, ана тап төшеп, матурлыгы бозылмасын! Ник дисән, редколлегия әгъзалары ана газиз терсәкләрен терәп куеп, татар әдәбиятынын сыйфатын, киләчәген билгелиләр. Нәркайсыбызнын алдына чиста кәгазь, плакат, үткән елгы календарь ише әйберләр җәелә. Аз-маз
капкалап, тамак кытыгын бастырып алганнан сон, китә протоколсыз аралашу, сөйләшү; фикер алышунын кинлеге галәм чикләренә дә сыймас дәрәҗәгә җитә.
Шул чорда вак-төяк күренгән сөйләшүләр, бер-берсенә теләкләр теләүләрдән алган тәэсирләр озак саклана, истәлек булып күнелдә яши. Шул мизгелдә әйтелгән фикерләр мәнгегә күнелдә калыр дип инансан да, кеше хәтере бар нәрсәне саклый алмый шул. Язын мәнге яшелләнеп торырдай яфраклар көзен шыбырдап коелган шикелле, бик мәгънәле сүзләр, фикерләр төшеп кала икән.
Сүзне, гадәттә әүвәл рәсми кеше буларак, сонрак «йогып» калган гадәт буенча, «мин болайрак уйлыйм», дип Гариф абый башлап җибәрә, Мөхәммәт белән мин дәвам иттерәбез, аннан инде дилбегәне кулына алып, авызыннан саесканны Аяз абый очыра, сүзне «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән», «Яра», «Әтәч менгән читәнгә» кебек укыла торган әсәрләренен туу, язылу, басылу, бәя алу тарихыннан башлап, яшь чактагы егетлекләренә чаклы барып җитә. Сөйләүченен берәр чәркә капкач, арттырып, камырга чүпрәне өсти торып, күпертеп сөйләргә яратканын барыбыз да яхшы беләбез, шуна күрә анын берише бәяннарын халык иҗаты үрнәге кебек, елмаеп-көлеп, «алай ук булмагандыр», «бераз арттырасындыр» кебек шик белдергәндәй башларны селкеп, нотыкчыны кыздырып, канына тоз сибеп утырабыз.
Арабызда барыбыздан да, миннән дә яшь, Иделне аркылыга йөзеп чыккан, шигыренә дә, яшәешенә дә узышчы холкы салынган Равилнен утырганын онытабыз. «Әйдәгез, теләгәнчә шыттырыгыз, абзыйлар, бу өстәл янында демократия», ди иде кебек анын күз уйнатуы. Күпертүләр гиперболага юл бирә башлагач, анын да тәкате корый.
— Аяз абый, бер үк вакытта өч гүзәл кыз артымнан бәйләнеп йөрде, дип, арттырасындыр инде.
Сөйләүче бүлмә хуҗасынын сүзен бүлдерүенә исе китмичә, борын очына якынлашып килгән күзлеген күтәребрәк куя да:
— Сон, парин, без монда ни өчен җыелдык сон? Бераз өстәп күнелне күтәрмәгәч тә. Бу хәл минем белән булмаса, берәр каһарманым шундый бәхеткә тарган булырга мөмкин.
Шул рәвешле, елына бер яки ике була торган мондый очрашуларнын «гаепле» кешесе талантларны таный, өлкәннәрне олылый белгән, күренекле шагыйрь, «Казан утлары»нын баш мөхәррире Равил Фәйзуллин дигән идек. Аяз әкәнен сөйләшүләргә юнәлеш бирүчән теле, Мәһдиевнен йомшакка утырткан булып катыга төшерүе, Ахуновнын урыныннан сикереп торып, як-якка сибелгән чәчләрен тәртипкә чакырып чәчрәп чыгуы, бүгенгедәй күз алдында. Шул очрашулар барышында бер-беребезне анлап, күктән эзләгәнне җирдән таптык. Тыштан караганда, безнен арада уртак нокталар да юк кебек. Равилнен бөтен барлыгын «шигырь җене» биләгән, мин шагыйрьләр иҗаты белән мәш киләм, публицистика белән шөгыльләнәм, алар исә татар прозасынын умыртка баганасын тәшкил итәләр. Мәгәр тиздән барыбызны якынлаштырган уртак мәүзугъларнын шактый булуы ачыклана.
Рус зыялыларынын «литературные посиделки», «телешевские пятницы», ХХ йөз башында шәрык клубындагы очрашуларны (Тукай халык әдәбияты турындагы нәзари-гамәли чыгышын шунда ясаган) хәтерләтеп тора иде безнен күрешүләр рәсми статуска дәгъва итмәсә дә. Көнлектә, редколлегия утырышында алынган киеренкелектән котылгач, хәмер һәм ашау турында онытып, дивар буена тезелгән урындыкларга ук күчеп утырып, иҗади бәхәсләргә кереп китә торганыек.
Иҗат кешесенен кәеф сихәтләре каләм җимеше матбугатта басылып чыгып, җәмәгатьчелекнен бәясенә, ничек кабул ителүенә, дөрес анлауларына бәйле. Мин аларнын әсәрләрен тәнкыйть күтәреп алган чорда, күтәренке күнелле чакларында күрдем. Сирәк булса да, шатлыклары кителгән чаклары да булгалады. Үзләре арабызда яшәгән чорда прозабызнын горурлыгы саналган язучыларыбызнын әсәрләре дә гел «ура» га кабул ителмәде. Һәр чорда үзгәрә торган, татарча тәгаен тәрҗемәсе табылмаган «конъюнктура» аларны да читләтеп үтмәде.
Демократия җилләре исеп, фикер иреге чоры килгәч, Г.Ахунов иҗаты тирәсендә
бәхәсләр дә булып алды. Әдәбият дөньясында бу табигый хәл. Сүз сәнгате фикер төрлелегеннән башка яши дә, үсә дә алмый. Язучылар оешмасы коридорында, төрле редакцияләрдә, үзара аралашуларда мондыйрак сораулар ишетелгәләде. «Кара алтын табучылар турында, аларнын хезмәтен романтик бөеклеккә күтәреп, болай ук илһамланып «Хәзинә», «Хуҗалар» кебек романнарны язу кирәк булдымы икән? «Идел кызы» романы исемен аклыймы? Анын каһарманы мондый янгыравык атамага лаекмы?»
Төрле суларны айкаган, көфер фикерләрне чайкаган дулкыннар ярларына кайтып, аек акыл өстенлек ала башлагач, мондый сорауларны бирүчеләр азайды. Гариф Ахуновнын тирән уйлар, җитлеккән тойгы-кичерешләр белән иҗат ителгән әсәрләренен алга карап, замана сулышын тоеп язылган икәнлеге вакыт чигенгән саен тулырак ачыла бара. Һәр әдәби әсәрнен үз вакыты, үз сәгате була. Әйтик, бүген Мирсәет Ардуанов турында да, нефть чыгаручылар хакында да Ахунов әсәрләрендәгечә язып булмый. Хәзергәчә яшәсә әлеге хәлләр, вакыйгалар, батырлыклар турында Гариф абый да башкачарак бәян итәр иде. Ләкин сәнгатьчә югарылыкта иҗат ителгән әсәр, үзәккә алынган
вакыйгаларга караш, мөнәсәбәт, кыйбла үзгәрү белән үзенең кыйммәтен югалтмый. Нәр чор әдәби әсәрне үз сәнгатьчә әзерлегеннән, иҗтимагый ихтыяҗыннан, сәяси тоемыннан чыгып бәяләргә тиеш. Әдәбиятның үзенчәлеге дә шуннан гыйбарәт. Татарстан нефте гөрләп аккан чорда олы каһарманнар, фидакарь шәхесләр туа; тетрәнүләр, шатлыклар, фаҗигалар, бәхетләр — һәммәсе аяк астында. Күпмедер вакыт узганнан соң, ул чорда яшәгән кешеләрнең батырлыгы урынсыз, үзләрен аямыйча эшкә бирелүләре елмаю уятыр, булсын дип үрсәләнүләре көлке тудырыр. Ләкин укучы үзен шул чорга куя белергә тиеш. Әйтик, Г.Ибраһимов белән Г.Исхакыйның гасыр башында язылган әсәрләрендә хәзерге яшәешебез белән чагыштырганда сәерлекләр азмыни? Зыя хәзрәтнең мунчада скрипка уйнаулары, ирнең өч хатын берлә интегүләре сәер, гаҗәеп түгелмени? Мәсьәләгә икенче яктан килик. Бер заман кара алтын катламнары суырылып бетәр, табигатьнең кояш җылысы, ай нуры, битум кебек байлыкларын эшкә җиккән адәм балалары Татарстан нефте, шул чорда яшәгән ихласлы һәм дуамал кешеләр турында мәгълүматны шул китаплардан гына алыр. Татарстан нефте, башка мөстәкыйль илләрдәге кебек, төп халыкка әллә ни бәхет алып килмәде, тирә-юньне пычратты, табигатьне начар якка үзгәртте дип әйтүчеләр табылыр. Бу сүзләрдә хаклык барын таныган хәлдә, шуны искәртәсе килә: юллар төзелде, яңа калалар күтәрелде һәм кемнәрдер (шул эш белән шөгыльләнүчеләр) нефть акчаларының рәхәтен бик яхшы татыды, нишлисең, Ходай Тәгалә адәм балаларын тигез яратмаган шул. Ә «Хәзинә», «Хуҗалар» һәм «Идел кызы» романнары әдәбият тарихында калачак әсәрләр. Соңгы романның төп каһарманнарыннан берсе шактый үзенчәлекле, кабатланмас шәхес булып чыкты. Сүз Габбас мулла хакында бара.
Ясалма күннән эшләнгән кара кепкасын бастырып кигән Гариф абыйның җыйнак гәүдәсе офыкта күренүгә, Язучылар йорты тирәсендәге берсе, сүзне башкалар авызыннан тартып алып, хәбәр бирә:
— Җәмәгать, шауламагыз, Габбас мулла килә.
Шул кушамат Ахуновка чәер кебек ябышты. Чөнки Габбас мулла «Идел кызы»ның бер герое гына булмыйча, Гариф Ахунов прозасының ачышларыннан берсе иде. Язучы еш кына әдәбият тарихына бер әсәре, бер образы белән кереп кала. Гариф абый каләменнән төшкән башка характерларны да кимсетмәстән, Габбас мулла образының үзенчәлекле, кабатланмас кеше булуын искәртәсе килә. Ул үз сыйныфы кысаларына, кабул ителгән, күнегелгән күзаллауларга, кагыйдәләргә сыешып бетмәгән хәзрәт булып чыкты. Татар әдәбиятында бигрәк тә динсез совет чорында руханиларны артта калган, томана, үз мәнфәгатьләреннән башканы белмәгән, еш кына җенси азгын комик затлар, шымчылар итеп сурәтләү модага кергән иде. Без шул гадәткә, дөресрәге гадәтсезлеккә, күнеккән идек инде. Дин әһеле милләтне артка сөйрәүче, мәдәниятне санга сукмаучы, ач күзле булырга тиеш. Аның бар кайгысы корсак тутыру. Гариф абый каләме тудырган Габбас мулла бөтенләй башка калыпта сугылган. Ул дин хезмәтчеләренә мөнәсәбәтне үзгәртеп, офыгыбызны киңәйтеп җибәрде. Габбас хәзрәт дөньяга карашы, үзен тотуы, хакимият даирәләренә мөнәсәбәте белән әзер кысаларга сыймый, еш кына үз сыйныфында кабул ителгән кагыйдә-тәртипләрне боза, чыгымчы ат кебек, тәртәне ватып- җимереп чыга. Ана җәмгыятьнең катгый кануннары тар: яна хакимият шартларына җайлаша алмыйча бәргәләнә, өзгәләнә. Ул баш иеп, мескен кеше булып, һәрнәрсә белән килешеп яшәргә
Г.Ахунов, Т. Галиуллин. 1990.
теләми, анын гыйсъян йөрәге, тынгысыз җаны ирек, мөстәкыйльлек таләп итә. Әлбәттә инде, кешене почмакка куып керткән, тулы буйсынуны таләп иткән совет җәмгыяте, шул исәптән якын кешеләре андый бунтарь, үзсүзле, үзфикерле кешене кабул итмиләр, аны рәнҗетәләр, җәберлиләр. Җәмгыять белән башимәс, гыйсъян шәхес арасындагы конфликтнын кем файдасына хәл ителәчәге мәгълүм иде. Шәхес ватыла, сытыла, имгәтелә, юкка чыгарыла. Башка мөхиттән булса да, совет җәмгыяте өчен җайсыз кешене Б.Пастернак доктор Живаго образында тудырды, шул әсәре өчен, акчасын алып, рәхәтен күрмәсә дә, әдәбият өлкәсендәге Нобель исемендәге халыкара бүләккә лаек булды.
Габбас мулла образына Г.Ахунов җир йөзендәге тәртип, шәхес иреге, уйлы кеше белән өстән көчләп тагылган кануннар, кыскасы, җәмгыять белән анын бер әгъзасы арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турындагы фәлсәфәсен салган дигән тойгы-хис кала. Шигърияткә гашыйк, үзе дә иҗатка хирыс Живаго образында тәнкыйтьчеләр Борис Пастернакнын үзе белән уртак чалымнар тапсалар, ни өчен Габбас мулла образына Гариф абый күнеле тирәнлегендә йөрткән кайбер «көфер» фикерләрен салмаска тиеш әле. Бәлки, Гариф ага үзе дә Габбас мулла кыйбласында торып, анын белән килешеп, хәтта үзенен җәмгыятькә мөнәсәбәтен, сәясәтне бәяләвен каһарманына йөкләгәндер, үз уй-хисләрен анын авызына, язмышына салгандыр. Әдәбият дөньясы андый хәлләрне күпләп белә.
«Ерак сәфәр»ләрдән кайтып, гаилә корып, дөнья барышына үзгәрәк бәяләү сәләте ачылган А. Гыйләҗев социалистик реализм методы кысаларына сыймаган (икенче яктан яна методны «шыпырт» кына таркату эшенә Ә.Еники керешә — «Саз чәчәге», 1955; «Рәшә», 1962), дөресрәге, тәнкыйди реализмны яна эчтәлек, мәгънә, сурәтләү алымнары белән баеткан «Өч аршын җир» (1962) повестен иҗат итә.
А.Гыйләҗевне колхозлашу елларын карангы төсләрдә, димәк ки, совет чынбарлыгын бозып, берьяклы сурәтләүдә, адәм баласы фани дөньяда нинди генә байлыкка, дәрәҗәгә ия булмасын, ана, ахыр чиктә, өч аршын җир җитә дигән фикердә үлем фәлсәфәсен, фатальлекне алга сөрүдә гаеплиләр (К. Фасеев).
Тәнкыйтьнен ачысын-төчесен шактый татып, үзен дөрес анламаулары өчен гарьләнгән А.Гыйләҗев кабихларнын күзенә чалынмау хәерлерәк булыр, дип, арткы рәтнен почмагында посыбрак утыруны мәгъкульрәк күрә, үз сәгате сукканны көтебрәк яши, яна әсәрләр иҗат итә, балалар үстерә.
Борынгылар дөнья куласа, бер әйләнә бер баса, дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Үткән гасырнын сонгы чирегендә демократия җилләре исеп, мәнгелек саналган кыйммәтләр бәяләрен югалтып, дөньяга, шул исәптән әдәбият үсешенә үзгәрәк күзлектән карау вакыты суга. Совет чорын, җитәкчеләрен мактауга багышланган, йөзек кашы кебек кадерләп йөртелгән әсәрләр әйләнеп торган көпчәктән төшеп калган тиен хәлендә калалар. Каһәрләнгән, типкәләп йөртелгән иҗат җимешләре, киресенчә, яна, күп очракта дөресрәк бәяләрен алалар. Аерым алганда, кеше мәнгелеккә кереп ятырга тиешле өч аршын җирне олылаган дип берьяклы бәяләнә килгән «Өч аршын җир» ХХ гасыр татар прозасынын казанышы, әдәбиятнын яна үсеш юлларын барлаган энҗесе дип табылды. Үз хакыйкатенә инанган, дөреслекнен ахыр җинәсенә ышанган А.Гыйләҗев сонарган ләббәйкәләргә, мактауларга исе китмәгәндәй тотса да, алдагы рәткәрәк күчеп утырды, озак еллар дәвамында Язучылар берлегенә кабул итү комиссиясенең рәисе вазифасын башкарды.
«Өч баһадир» минем күңелемдә бер мизгелгә дә онытылмас затлар, иҗат олимпының түренә күтәрелгән каләм осталары, тормыш ияләре булып яшәүләрен дәвам итәләр. Дөнья барышының даими алышынып, үзгәреп торган матавыкларына, сөенечне куа килгән көенечләренә баш бирмичә, үз шәхси тормышларын, иҗатларын татар халкы язмышы белән үреп бирү сәләтенә ия шәхесләр, барына мәэмүн-канәгать булып, ясалма мөнәсәбәтне араларына кертмичә яшәү үрнәге калдырып киттеләр.
Өчесе дә бары бер тәнкыйтьчене генә танып, аны гадел һәм әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләүгә караганда, эчке яңгырашын, теленең матурлыгын бәяли белә, дип санадылар. Ул шул чорның бердәнбер (ул заманда нигездә рус телендә язган
Р.Мостафинны санамаганда) профессиональ тәнкыйтьчесе, югары зәвыклы, мәкаләләрен әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәрә алган Фарваз Миңнуллин иде.
Мактау сүзен азау тешен суырып, авызын кыйшайтып, дегетен тамызып кына чыгарса да, аны хөрмәт итәләр, фикеренә колак салалар, табигать баласы, ихласи җан Фарвазга ни әйтсә дә, ничек бәяләсә дә килешә, «бу әсәрең йомшак, каһарманыңның үзенә хас билгесе табылмаган», дип ычкындырганда. да, аңа үпкә белдереп, табын яныннан торып китүче булмады. Фикерен үзләренә өздереп әйтсә дә, вак-төякне матбугатка чыгармады.
Мәһдиевнең колхоз тормышына багышланган «Мәңгелек яз» романының әле генә машинкадан чыккан вариантын Фарваз үзе дә җентекләп укыды, бәяләмә өчен (Татарстан китап нәшриятында эшли иде) миңа да бирде. Якын дустыбыз булса да, Мөхәммәткә романның буш сурәтләүләр, диалоглар исәбенә озынгарак китүен, колхоз рәисен артык бизәп күрсәтүен, юк конфликтны бар итеп, аны ясалма тизлек белән чишүен искәрттек, башка сюжет чатаклыкларына игътибар иттек. Ният-максатыбыз изге иде: Мәһдиев кыска җөмләдә төгәлләнгән фикер әйтә алган, дөньяны ироник бәяли белгән югары кимәлле сүз остасы итеп таныткан әсәрләре үрендә калырга тиеш. Фарвазның телдән әйткән фикерен тыңлап, минем язмамны (ул чорда нәшрият бәяләмәләр өчен түли иде) карап чыккач, авторыбыз аркасын туры тотып, озынча тар бүлмәнең ишеге белән түре арасында йөреп алгач, горурлыгын җиңеп (без кем дә ул кемсә), тәнкыйтьне өлешчә кабул итеп, чынында әсәрен шактый кыскартып, үзгәртеп бастырды. Колхоз рәисләренә мөкиббән китеп, аларны җирнең кендеге итеп сурәтләгән кайбер прозаикларыбыз әсәрләре белән чагыштырганда «шедевр» булса да, минемчә, «Мәңгелек яз» Мәһдиев мирасының иң йомшак әсәре.
Язучылык шөһрәтенең югары үренә күтәрелә килгән Мәһдиев безнең белән килешкәндәй булса да, матбугатта романын яклап, үзенең дөреслеген исбатлап чыгарга булды. «Актаныш районы, «Чишмә» колхозы рәисе Ясәви агай «сөйләгәннәрнең йөздән берен генә файдаланып» мин «Мәңгелек яз» дигән роман яздым. Нигәдер, әдәбиятчылар (ул Ф.Миңнуллин белән Т.Галиуллинны күздә тота дип уйлыйм. Ул тәрбияле кеше, ачыктан-ачык әйтми. — Т.Г.) минем бу әсәремне кабул итмәделәр. Кайберәүләр, «Мәһдиев колхоз тормышын белми, төп героеның гаилә, шәхси дөньясында гына казына» дип язып та чыктылар. (Г.Ахунов, мәсәлән, мәшһүр колхоз рәисе Фәйзи Галиев фикерен китереп, «Казан утлары»нда шулай язды)».
Язучының иҗат җимеше үзенә баласы кебек якын була. М.Мәһдиев тә әсәрен аклау юлын сайлый. «Болар хаклы, әйе, мин бүгенге агротехниканы, ветеринария, селекцияне, механизацияне белмим, комбайннарның маркасын аермыйм. Ләкин бит врачлар турында роман язучылар да медицинаны белмиләр. Әдәбият бит — кеше турындагы фән» (курсив аныкы, — Т.Г.).
Автор бу очракта аңлы рәвештә укучыны читкә алып китә. Берәү дә анардан югарыда санаган фәннәрне белүне таләп итми. Сүз конфликтның ясалма булуы, социалистик реализм схемасы буенча бик тиз хәл ителүе, колхоз тормышын, бигрәк тә рәисен бизәп сурәтләү һәм акланмаган озынлыклар турында бара. Ниһаять, алдынгы кеше турында заказ белән язылган берәр әсәрнең уңышлы чыкканын хәтерләмим. Гомерләре прототип гомереннән озын булмый. «Мәңгелек яз» әсәре генә гомуми чыгармадан искәрмә була алмый.
Мәһдиевнең «классик сюжет» кора белмәвенә, дөресрәге, кирәк санамавына күпләр игътибар итә. Ф.Яруллин истәлекләренә болай дип теркәп куйган (1984, 7 июль): «Казан утлары»ның 6 санын укып чыктым. М.Мәһдиевнең «Мәңгелек яз» романы ике санда килде. Искитәрлек түгел. Теле шәп. Ләкин әсәрләрен бер сюжетка кора белми. Ахырыннан укысаң да барыбер. Сюжетсыз, конфликтсыз әсәр — әсәр түгел инде ул. Автор, әйтерсең, укучы алдында бер зур агачны тотып юна башлый. Ахырга таба ул агачтан йомычкадан башка берни дә калмый. Әсәр башындагы геройларны онытып, башка персонажларга күчә. Теленең җорлыгы, халыкчанлыгы укучыны тотып тора. Бәлки, сюжетсыз әсәрләр дә кирәктер. Халык укый бит... Бу
жанрны төрләндерүнең бер ысулыдыр, бәлки. («Казан утлары». 2011. № 9. 169 б.) Мәһдиевне «сюжетсызлыкта» гаепләп, тәҗрибәле язучы соңгы җөмләсе белән «Мәңгелек яз» авторын да, гомумән, соңгы елларда вакыйга җебенә ябышып ятудан бигрәк, кешенең психологик халәтен, рухи эзләнүләрен сурәтләүгә, мохит белән катлаулы бәйләнешләренә, аң төпкелендә яткан бәргәләнү-сызлануларга өстенлек биргән прозада барган «төрләндерүгә» омтылышны аклый да куя. Фәнни яктан бәяләгәндә, «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» кебек иҗат җимешләре белән чагыштырганда «Мәңгелек яз» Мәһдиевнең «сюжетлы», үзәк каһарманлы романы. Классик кануннарга җавап биргән әсәрләрне «таркаулыкта» гаепләү очраклары да бар бит әле. Мәктәп дәреслекләренә кергән язучыларны пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәреп йөри, әсәрләренә тел-теш тидерүне, тәнкыйтьне күз алдына да китерә алмый, булса аны изге кое суын пычраткандай кабул итә идек китап сүзенә ышанып яшәгән чорда. «Хождение по мукам», «Пётр I» кебек төгәл эпик вакыйгалы, анык сюжетлы романнар авторы Алексей Толстой бер мәкаләсендә «Анна Каренина» романының төзелешенә каты бәрелә. Янәсе, Л.Толстой әсәренең бүлекчәләрен, карта бутаган шикелле, урыннарын алыштырып укысаң да, берни югалтмыйсың, мәгънәсе дә, яңгырашы да шул ук кала. Әдәби кануннарга тәгаен җавап бирү яссылыгыннан гына килеп бәяләгәндә А.Толстой, әлбәттә, хаклы.
Шул ук вакытта Лев Толстойның бөеклеге әсәренең тормышның үзе шикелле каршылыклы катлаулылыгында, сикәлтәле итеп сурәтли, төп игътибарын җан диалектикасын ачу алымнарын төрләндерүгә юнәлтүендә түгелме соң? Мәһдиевнең, чәчәктән чәчәккә сикергән бал корты кебек, бер вакыйганы бәян итүне төгәлләмичә икенчесенә күчүе, бер каһарманының «эшен бетермичә» икенчесе белән мавыгып китүе аның ачышы, заман таләбе түгелме? Дөньяны бу рәвешле сурәтләүнең дә яшәргә тиешлеген, иҗат иреге дигән төшенчәгә җавап бирүен Мәһдиев иҗатына, өслүбенә мөкиббән китеп яшәгән шактый укымышлы укучылар фикере дә раслый. Байтак кешедән (мәсәлән, «Корстон» ял итү, күңел ачу үзәге генераль директоры Рәис Мөбарәкҗанов, элеккеге мәгариф министры урынбасары Гаднан Садреев һ.б.) мондыйрак сүзне ишеткәнем бар: эч пошканда, үзеңне кая куярга белмичә бәргәләнгәндә, Мәһдиев томын кулыңа алып, теләсә кайсы битен күз йомып ачып, берничә җөмләсен укуга, бик эссе көнне салкын су белән коенгандай, иркенәеп, сихәтләнеп, «яна дөньяда» яшәп алгандай унайланып китәсен.
Димәк, бу мизгелдә адәм баласына сюжетын да, төгәлләнгән вакыйган да кирәк түгел. Аны Мәһдиевнен сүзе, җөмләсе, шулар аша күнелен әсир иткән моны, сагышы, фәлсәфәсе, табигатькә мәҗүсиләрчә табынуы, тормышны бизәмичә, иннек-кершән якмыйча сурәтләве, нечкә күзәтүе — «йомычкасы», милләтнен бәхетле киләчәгенә ышануы әсир итә. Бу инде югары поэзия дигән сүз. Шигырьнен шул чордагы хисси халәтенә туры килгәнен генә табып укыйсын ич. Кайсы вакыт сайлап, эзләнеп тормыйча...
Мәһдиев феноменын ачу, әдәбият һәм кешелек кануннары буенча шәрехләү киләчәк эше дип саныйм. Анын иҗатына ин гадел бәяне вакыт галиҗәнапләре бирер. Кеше — цивилизация тоткыны — табигатьтән, табигый яшәештән ераклашкан саен, күнел тыпырчынуын бастыру «даруын» Мәһдиев һәм башка элгәрләребезнен әсәрләреннән эзләр дип уйлыйм. Мондый фаразга нигез җитәрлек. Читкәрәк китүем өчен укучыдан гафу үтенеп, янәдән Ф.Миннуллинга әйләнеп кайтыйк.
Якташы Ф.Миннуллинны әсәрләренә тәнкыйть сүзе белән кагылса да, ни кыйланса да кыйлансын, тик еламасын гына дигәндәй, Мәһдиев гафу итә. Фарваз үзенә булган җылы мөнәсәбәттән, биләгән урыннарыннан кирәгеннән арттырыбрак та файдалана иде бугай вакыты белән.
Гадәттә тәнкыйтьче төрттереп, җанга тиярлек сүз әйтүгә әзерләнгәнен авыз, бит торышын үзгәртүдән, ягъни, хәрбиләрчә әйтсәк, «арт» әзерлектән башлый. Әүвәл салпы якка салам кыстырган була да, шунда ук ачысын тамызып куя.
— Мәһди, син бөек язучы, хәзерге татар прозасынын мактанычы... Тик син кеше буларак «незрелый».
Мөхәммәт беренче җөмләне ишетүгә «кабынган» елмаюын сүндерә алмыйча, авызын ерып утыра бирә. Шулай да бу гаепләмәне җавапсыз калдырсан, тәнкыйтьче аякларын салындырып муенына менеп атланырга мөмкин. Дус дигәч тә...
— Дәлилләрен кая. Бу бит теләсә кемгә әйтелерлек коры гаепләү.
Фарваз юан бармагын бөкләп, «дәлилен» китерә.
— Мәсәлән, син саранлык чүтеннән Әмирхан Еникидән генә калышасын. Хәтта Туфан Миннуллин да синнән сон килә (әле генә Язучылар берлеге рәисе итеп сайланган драматургка үпкәләп йөргән вакыты иде).
Мөхәммәтнен теле усал, күзәтүчәнлеге хәтәр, бәясе куырып алырлык булса да, Фарвазга нисбәтән мәрхәмәтле, риясыз, гафу итүчән дидек.
Яшьлегендә, бигрәк тә аспирант елларында акчага кытлык кичергән Мәһдиев саранлык, юмартлык турында сөйләшүләрне авыр, үртәлеп кабул итә, ә бу мәүзугъ якташынын яраткан «хоббие», форсат чыккан саен, язучыларны шул яссылыктан төркемнәргә бүлә башлый. Мөхәммәтнен кысмырлыкта гаепләгәнне өнәмәгәнен дә яхшы белә. Авырткан тешне кармалап торган тел кебек, Фарваз гел шул якка каера. Мөхәммәт бу шаяртуны чынга ала. Юморист үзенә кагылмаган көлкене генә анлый шул.
— Фарваз ахири, син хаклы түгел. Янымда акчам булганда, мин дуслар өчен кызганып, саранланып тормыйм.
— Син бу сүзеннен хаклыгын хәзер үк исбат итә аласын, — ди Фарваз, уенны дәвам итеп.
Сез инде Мәһдиев югалып, ыкы-мыкы килеп калгандыр дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Юк шул, сез Мөхәммәтнен холкын «ничурта да» белмисез икән. Аркасын уклау йоткандай туры тотып, мәгърур атлап прозаигыбыз кибеткә чыгып та китте, ун-унбиш минуттан коньяк күтәреп, лимон тотып кайтып та керде. Фарваз шешәне кулына алып, селкетеп, тышындагы язуны укып, азау тешен суырып алды.
— Классик вә доцент башын белән өч йолдызлы коньяк күтәреп кайткансың. Биш, һич югында дүрт йолдызлыны аласы иден. Акчан җитмәгәндер, — дип мырлый-мырлый, мина күз кысып, стаканга үрелде.
Мөхәммәт Мәһдиев прозасының яңачалыгын, илаһи матурлыгын, халкыбызның мон-зарын, хатын-кыз психологиясен ин белеп сурәтләгән, ямьле, тәмле, җиләкле, мамыклы тел иясе булуын ачып биргән тәнкыйтьче- галим нәкъ менә Фарваз Миннуллин булды.
«...Без Мөхәммәт Мәһдиев белән байтак еллар дуслар булып яшәдек. Танышлар уртак иде, серләр уртак иде. Мина анын бөтен тормыш юлы, туганнары, нәсел-нәсәбе таныш», — дигән юллар («Яшьлекне сагыну» мәкаләсеннән) Фарвазнын алдарак китерелгән шаяртуларын аклый да куя. Мөхәммәт тә «бурычны» өстендә калдыра торган шәхес түгел иде.
Саранлык-юмартлык «уеныннан» берничә ай үткәч, Фарваз грипп авыруы белән чирләп, хастаханәгә эләкте. Мөхәммәт белән каста янына киттек, бүлеген дә, бүлмәсен дә белмибез.
Кечкенә тәрәзәгә шакып, аннан ак халатлы, зур кара күзле кыз күренүгә Мөхәммәт телгә килде:
— Карале сенлем, сезнен бульнистә тозлы кәбестә суы кебек аксыл чырайлы, рәсемдә ифрат матур чыга торган бер абзый ятарга тиеш. Палатасын белмибез.
— Фарваз Миннуллин абыйдыр. Ул 18 нче бүлмәдә, өченче катта. Тик анда кертмибез. Карантин.
Мәһдиев теге вакыттагы коньяк алдырып үртәүнен үчен, минем алда гына булса да, чыгарды тәки, дип уйлап куйдым.
Фарваз үзе безнен янга төште. Якташлар аркаларына суккалый-төрткәли күрештеләр, бер-берсенә теләкләрен әйтештеләр. Сүз күбрәк әдәбият, нәшриятта (ул чорда тәнкыйтьчебез анын баш редакторы иде) басыла алмыйча яткан кулъязмалар турында барды. Икесе дә чын дуслыкнын кадерен беләләр дип, мин читтәнрәк күзәтеп утырдым.
Фарвазнын төртмәле теле Г. Ахунов белән А.Гыйләҗев әсәрләрен дә чагып алгалады. Корт тешләгән шикелле, көтмәгәндә, уйламаганда. Беренчесен яшәешнен гел якты, матур якларын гына сурәтләүдә гаепләсә (бигрәк тә документаль нигезле әсәрләрен күздә тотып), А.Гыйләҗевне ин мактаулы әсәрләренен берсе — «Җомга көн кич белән» повестенын каһарманы, яшьлегендә ут уйнаткан Бибинурны, карт көнендә, артык мескен, салынып төшкән, бөтен барлыгын, саулыгын биреп үстергән балалардан күктән ингәндәй мәрхәмәт көтеп ятуы, гафу итүе дөреслеккә туры килми, дип тәнкыйтьләде.
Аяз абый да үз ышанычыннан тиз генә кайта торган зат түгел иде.
— Бибинур образында мин татар хатыннарына хас олы җанлылыкны, динебез өйрәткәнчә, йомшаклыкларны, кичерә белүне, авырлыкларга тешен сындырып булса да түзә алуны, хәтта корбанчылыкны күрсәтергә теләдем. Син, парин, бу язмышка берьяклырак киләсен!
Фарвазында үҗәтлек ун кешегә җитәрлек. Урыныннан сикереп торып үз бәясен якларга керешә.
— Бу образын барыбер ясалма. Кешенен изгелеге җир суалчаны кебек тапталырга, сытылырга тиеш түгел. Үзебез белгән кешеләр арасыннан шундыйрак берәр мисал китерә аласынмы?
— Бибинур җыелма образ. Гадәти бәяләрдән өстен торган, идеаллаштырылган шәхес. Грамоталы тәнкыйтьче буларак син әдәби әсәрнен тормышны нәкъ булганча сурәтләве мәҗбүри түгел, язучынын хыял җимеше турында да хәтерлисендер, дип уйлыйм.
Дөреслек өчен шуны да искәртергә кирәк: хәзерге тәнкыйтьтә әдәби әсәрләр халкыбызны көрәшкә дәртләндереп, үз хокукларын яклый белүгә чакырып торырга тиеш, ә Бибинур язмышка буйсынып яшәүгә, мескенлеккә генә өйрәтә дигән фикерләр дә әйтелә (мәсәлән, Яр Чаллы тәнкыйтьчесе Гомәр Даутов).
Хәзер дә, сирәгрәк булса да, без Равил Фәйзуллин белән очрашып, аралашып, традицияләрне сакларга тырышып яшибез. Баш мөхәррирнен җәелеп аркасын кашырга да вакыты юк шул. Үз иҗатын, журналнын тиражын кайгыртасы, пырдымсыз авторларны тынычландырасы, түрәләр белән мөнәсәбәтне билгеле бер дәрәҗәдә тотасы һәм башка бик күп хәсрәтләре бар. Шул ук реклама кәгазьләре җәелгән ялтыравык өстәл янына утырып, хәл-әхвәлләрне, гаилә тәртипләрен белешкәннән сон, «алтын чорыбызны» — Мәһдиевнен шук телен, урынлы кыстырган төрттерүен, Аяз абыйнын ачы миләш кебек витаминлы сүзен, «паринын», Ахуновнын «мин башкачарак уйлыйм» дип сикереп торуын искә төшерәбез. Күрәсен, үткәннәрне сагыну, элгәрләрне күтәрү — буыннарны бәйләп килүче, кешелекнен асылын билгеләүче җанлы җептер, хәтерне янартып торучы ин камил, ин мөкатдәс хистер. С.Хәким Муса Җәлилләрне юксынып яшәве турында күп язган. Г.Бәширов та үзеннән иртәрәк киткән Х.Туфан, Ф.Хөсни, И.Гази, М.Әмир кебек аркадашларын сагынып картаюы турында истәлекләрендә бик үтемле әйтеп калдырган. Менә без дә, Габдрахман абый улы белән, бик «булдыклы» гына зарланып алабыз.
— Кинәшеп, туарылып, эченне бушатып утырырдай кешеләре дә азая бара. Әхлак нигезләре үзгәргән чорда йөрәк серен белән уртаклашу кебек «сантиментлар» яшәеш тәртәсенә сыймый торгандыр шул.
Ә инде саубуллашканда «сагыну хисен саклый алсак кына кешелек сыйфатларын югалтып бетермәс идек, кичерешләр сафлыгы җаннын үлчәү берәмлеге булуын онытмасак иде», дип тә уфтанып куябыз, болары инде берәүгә дә кирәк булмаса да.
«Өч баһадир» һәм бер тәнкыйтьченен инде берсе дә арабызда юк. Бу олы шәхесләрнен гомер йомгакларында шунысы сөенечле: алар үзләреннән сон үлмәс, тутыкмас мирас калдырып, әдәбият күгебездә һәркайсы үз йолдызлыгын кабызып, сәламәт акыл, аек психологик халәт белән исәннәргә хәер-фатиха биреп, озын гомер теләп мәнгелек хозурына күчтеләр. Алдагы бүлекчәләрдә сүз ошбу шәхесләрнен минем күнелдә калган холык- фигыльләре, менәзләре, кешелек сыйфатлары турында барачак.
Гариф абый
Яшәсен!
егетләрнең бик түбәннән күтәрелеп дан алганы.
Р.Фәйзуллин.
Өч «баһадир»ыбызнын берсе — Гариф Ахунов үткән гасырнын икенче яртысында олимп тавынын югары үренә күтәрелә, татар язучысы ирешә алган барлык регалийларны, депутатлыкнын төрле дәрәҗәләрен ала, китаплары Казанда, Мәскәүдә, Уфада, башка телләрдә дә чыгып, унай бәя ала торалар. Әлмәт Язучылар оешмасын дөрләтеп эшләтеп җибәргәннән сон, Татарстан Язучылар берлегенен җаваплы сәркатибы (1968—1972), 1972 —1974 елларда «Казан утлары»нын баш мөхәррире, ун елдан артык (1974-1984) Язучылар идарәсенен рәисе вазифаларын башкару дисенме, саный-атый китсән, искитмәле... Ул обком, кабмин ишекләренен кайсы якка ачылганын тәгаен белеп яшәде, ин мәртәбәле мәҗлесләрнен тамадасы булды, Сергей Михалков, Юрий Бондарев, Федор Абрамов, Юрий Проскурин, Егор Исаев кебек «замана пәйгамбәрләре» белән аралашып, кинәшеп яшәде, кыскасы, ХХ гасыр ахыры, яна йөз башы иркәсе Туфан Миннуллин кебек өф-өф итеп, уч төбендә генә йөртелде. Җинел аралашучан холкы, сүзгә җорлыгы, һәр очракка әзер мәзәге, җыры табылуы, нәкъ кирәк җирендә «мин сезнеке», дип елмая белүе, анын гомерен озайтты, яшәвен җинеләйтте, дисәк тә зур хата булмастыр. Күренекле драматург Т.Миннуллин «Татарстан яшьләре»ндә (2001, 29 март) басылган мәкаләсенә «Ансыз күнелсез», дип ифрат төгәл исем биргән.
Олы шәхес дип һәр тарафтан җитлеккән, мәгънәле, милләтенә, нәселенә, гаиләсенә бирелгән, камил кешегә әйтәләр. Гариф Ахунов турында сүз чыкканда, аны искә алганда нәкъ менә шул билгеләмә телгә килә. Мәсәлән, мин анын кебек төрле буын, язмыш, холык кешеләре белән тиз мөгамәлә урнаштыра, уртак тел таба алган, тиз арада «үз кеше» булып китә белгән, башка язучыны хәтерләмим. Беренче шигырен, хикәясен күтәреп килгән каләм тибрәтүче, әле генә лаеклы ялга чыккан полковник, хәйләкәр авыл игенчесе, шахтадан туган ягына кайтып килүче күмер чабучы, ялганына үзе ышанган балыкчы дисенме, Гариф абый һәммәсенен күнеленә ачкыч табар, хәлен сорашыр, шаяртып алыр, кирәк чакта юату җөмләсен кыстырып кую әмәлен табар. Җинел адымлы, терекөмеш кебек хәрәкәтчән, янгыравык тавышлы Ахуновнын төрле очрак белән оешкан мәҗлесләрнен җаны булуы, сүзгә осталыгы, холкынын комплекссызлыгы белән анлатыла булса кирәк. Гариф абыйнын һәр мәҗлестә кабатлый торган «көмеш билбауларын», «клише» җөмләләрен анын белән аралашып калу бәхетенә ирешкән кешеләр әле дә булса хәтерлиләр .
Мин белгән идарә рәисләре арасында ин гадие (примитив мәгънәсендә түгел), ачыклыгы, сафлыгы белән аерылып торды Гариф абый. Ин югары оешмаларда әгъза, депутат булып торганда да, кәпрәеп, һаваланып йөрмәде, «сез кем дә мин кем», дип, төрттерүне белмәде. Шул сыйфаты белән үзен хөрмәт иттерә алды.
Милли автоном республикалар арасында ин саллы, абруйлы язучылар оешмасынын җитәкчесе булуы Г.Ахуновка башка төбәкләрнен күренекле сүз осталары белән якыннан аралашу мөмкинлеген бирде.
«СССР һәм РСФСР язучыларынын пленумнарында, күчмә утырышларында, әдәбият көннәрендә, конференцияләрендә һәм симпозиумнарда ул үзбәк һәм якут, башкорт һәм Дагстан, Төньяк Кавказ һәм Урта Азия әдәбиятлары турында чыгышлар ясады. Монда бер нәрсәне онытырга ярамый: боларнын барысы да Татарстан Язучылар союзы аппаратында зур эшләр алып барган (Г.Ахунов, — Т.Г.) кеше тарафыннан эшләнде бит», — дип яза Р.Фәйзуллин «Егет әдип» мәкаләсендә.
Җае чыккан саен, ә ул аны таба белде, Г.Ахунов үзенен Чынгыз Айтматов, Кайсын Кулиев, Давыд Көгельтинов, Мостай Кәрим кебек СССР сәясәте тудырган бөекләр белән дуслыклары турында сөйләргә яратты. Өлкәннәрнен Мәскәү залларында берсен-берсе күкләргә чөеп, мактап, күтәреп яши белүләре турындагы бәяннары
яшьләр өчен «белем күтәрү», сабак алу мәктәбе дә иде. Рәсүл Гамзатовка җылы мөнәсәбәте турында сөйләкне шул чорда ишетми калган язучы, әдип булмагандыр.
— Мин бер күрешүдә Гамзатовка «Рәсүл агай, сез ифрат халыкчан талантка ия шагыйрь, үзегезнен «Мой Дагестан» китабыгыз белән халкыгызны дөньяга таныттыгыз, сез бөек гуманист шәхес», дип, дәртләнеп мактарга керешкән идем, ул мине бүлдереп, «Гариф, дорогой, я и так знаю, что я великий, зачем ты это мне говоришь, ты об этом с трибуны скажи», дип әйтеп салмасынмы. Шып туктап калдым, малай. Бөекләр бездәй гидайларны шулай утырта беләләр.
Үзебезнен язучылар белән аралашканда килеп чыккан көлкеле, мәзәк хәлләр турында сөйләү мөмкинлеген дә ычкындырмый иде Гариф абый.
— Бер мәҗлестә өстәлгә урман чикләвеге куйдылар. Урыныбыз шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән янәшә туры килде. Мин торып басып, сүземне әйткән арада теге, шайтан таягы, үзенен чикләвек кабыкларын минекеләр янына кушуы гына җитмәгән, шунда ук авызын ерып, «җәмәгать, игътибар итегез, өстәлдәге чикләвекнен яртысын Гариф ашап бетергән», дип, мине хур итмәсенме? Үзе көлә-көлә чүп өеменә төртеп күрсәтә.
Бу яланы җавапсыз калдырырга ярамаганны сиземләп, башны эшләтергә керештем. Җавап белән сузарга да ярамый.
— Җәмәгать, Мәхмүт Хөсәен чикләвекне кабыгы белән йота икән. Чирләп китеп, бәласе безгә булмасын, чикләвекне алдыннан алып куегыз!
Яшьрәк буынны шаккатырырга исәп тоткан бер «табышы» бар иде Гариф абыйнын.
— Егетләр, абзагызны яшь кызлар бик ярата. Артымнан калмыйча, эзәрлекләп аптыраталар.
Сүзен чынга алыргамы, юкмы дип шикләнеп торучыларнын берсе:
— Сон, алар төшемле рәислегенне, «Волга» машинанны хөрмәт итәләрдер.
Гариф абый бәйләнмәгән салам көлтәсе кебек як-якка асылынып төшкән чәчләрен «тәртипкә чакыра» да, башын арткарак чөеп, эре ак тешләрен ялтыратып көлеп туйганнан сон:
— Миннән ком коелып бара, кызлар бозда таеп егылмас өчен, мина якынаебрак барырга тырышалар.
Күнелдә калган вакыйгаларнын төрлесе була: бер ишесе авырткан теш кебек, туктаусыз борчып, бимазалап торса, кайберсе күнелне күтәреп, тыныч җәйге кичтәге ай нурыдай балкып бөтен барлыгына сөенеч индереп торалар. Гариф абыйга нисбәтән сөйләкләрнен күбесе көнчеләр, үзләре ярата белмәгән мескеннәр тарафыннан, анын Көнчыгыш романтик шигърияте дәрәҗәсендә хатынына, шулай ук язучы Шаһидә апага мәхәббәте, җылы мөнәсәбәте турында чыгарылганнары иде.
«Өч баһадир» да яратып өйләнгән хатыннары илә бәхетле тормыш кичерделәр. Кайгыны яшереп, «эчкә куып» булса да, бәхет күзгә, йөзгә, гәүдәгә чыга, диләр. Гомәр абый кызы Лилия мөстәкыйль холыклы булса да, Мөхәммәтенен һәр теләген алдан сизеп, үтәп яшәде, Нәкыя ханым Аяз абыйны өрмәгән җиргә дә утыртмады. Гариф абый белән Шаһидә апаларнын яратышуы бөтенләй башка дәрәҗәдә, гаиләдә мин хуҗа дип борын күтәреп йөргән агай-эне башына сыймас кимәлдә иде. Гариф Ахуновнын хатынына булган кешелекле, кечелекле, җырларда гына җырлана торган мәхәббәте турында легендалар йөрде, Фәрхад белән Ширин, Ләйлә белән Мәҗнүн, Джульетта белән Ромео кушыла алып, бергә картайсалар, барыбер Гариф белән Шаһидә кебек тату итеп яши алмаслар иде, дип җибәрүчеләре дә булды. Ярату хисе генә җинә алмаганда, акылны ярдәмгә чакырып, бер- берсен шәхес буларак хөрмәт итеп, юл куеша белгәннәрдер, дип уйлыйм, студент елларында ук табышкан, сөешкән, анлашкан ике яшь йөрәк.
Гомерләре буена бер түбә астында яшәсәләр дә, язучы Г.Ахунов басылып чыккан һәр китабынын беренче нөсхәсен, багышлама белән хатынына бүләк итә торган булган. Матбугатта дөнья күргән китабын, гадәттә, үзенә кадерле була. Аны күтәреп кайтып, гаилә әгъзаларына күрсәтеп, бер-ике көн мендәр астына салып йоклаганнан
сон, китап киштәсенә куясын. Кем тели, шуннан алып, мишәрен әйтмешли, теләгәнчә бага, укый ала. Китабынны хатынына язып бирүне, әсәренне үзенә бүләк итү кебегрәк бер фал, дип саный идек. Төптәнрәк уйлап карасан, Гариф абыйнын бу адымында, ул үзе дә эчтәлегенә бәя биреп җиткермәгән, җете әхлакый мәгънә ята. Ул — гади ялагайлану гына түгел, якын кешенә мөнәсәбәтенне «рәсми» белдерү, язма сүз аша аны кеше итеп тану. Уйлабрак карасан, мондый юлламаларнын тирәндәрәк яткан икенче символик эчтәлеге дә шәйләнә. Бу очракта Гариф абый фани дөньяны иртәрәк ташлап киткәч, Шаһидә ханым (хәзер ул да вафат) кышкы озын кичләрдә, җил сызгыруын, бураннар улавын тыңлап, өстәл лампасы яктысында юлламаларны кат-кат укып, кадерле кешесе белән уздырган тормышларын, ләззәтле мизгелләрен яңартып, рухи таяныч, күңел тынычлыгы тапкандыр, итагатьле игътибарлы иренең сулышын тоеп, ялгызлык хисләрен җиңүгә өстәмә көч алгандыр. Күпне күргән, күпне татыган Гариф абый автографларга мәгънә сала белә иде.
Бездә шулай бит: гаиләңдә тәртип булмаса да телгә керәсең, артык дус, тату яшәсәң, «хатын табаны астында көн күрә», дигән бәягә лаек буласың. Көнчеләр, бигрәк тә үзләре матур гаилә кора алмаганнары, Ахуновлар яшәешендә урнашкан мөнәсәбәтне ироник яссылыкка күчереп, тел чарладылар.
Язу өстәле артында аркасын катырып утырудан арып, «иреккә чыккан» каләм әһелләренең булмаган җирдә кызык табып, үзләрен юатып, тормышларын бизәп яшәргә тырышулары дәүләт сере түгел. Әлбәттә, күбесенең күңелендә усал ният, явызлык юк. Яратып шаярту... Ә шулай да... Юл бирешеп, күңел көрлегенә ирешеп яшәү начармы? Язучылар берлегенең коридорында туган мәзәкләр арасында кызыклары, ышандырырлыклары булган шикелле, чүптән чүмәлә ясаганнары да җитәрлек иде. Соңгыларының нигезендә Гариф-Шаһидә мөнәсәбәтенең югары эчтәлеген күрмичә, аңларга көч куймыйча, олы мәхәббәтне көнитеш яссылыгына күчереп калдырырга тырышу ятты. Материал эзләп, ерак кыйтгаларга сәфәр чыгасы юк, төгәлләнгән сюжет кул астында, Г. Ахунов идарә рәисе, Шаһидә апа берлекнең китапханәсе мөдире, ягъни гашыйклар өйдә дә бергә, эштә дә янәшә. Көннәрдән бер көнне Гариф абый гадилеге белән, уйлабрак җиткермичә, «бу мәсьәлә турында китапханәгә кереп, Шаһидә апагыз белән киңәшеп алыгыз әле», дип, ычкындырганын сизми дә кала. Ошбу җөмләсен ул кайчан, ни өчен әйткән, анысы беркемне борчымый. Юмористларның хыял дәрьясына төшкән орлык шытып чыгып, мул «уңыш» бирә.
Язучылар берлегенең коридорын «җылытып» торган төркемнән берсе зарланып ала:
— Егетләр, фатир ягым бик хөрти әле. Түбәсеннән су саркып торган почмак өчен 50 сум түләп торам. Гариф Ахуновка ярдәм сорап керергә җыенам.
Икенче акыллысы киңәше белән ашыга:
— Ә син, кортлы баш, әүвәл китапханәгә кереп, Шаһидә апа белән киңәш. Төкерегеңне сөртеп булса да, күзләреңнән яшь чыгар, яшәр хутыбыз калмады, балабыз чирдән чыкмый, дип тә өстә.
— Нишләп әле мин китапханәгә Шаһидә ханым янына керим, ди. Миңа китап түгел, ә квартира кирәк, — дигән була тегесе берни аңламыйча.
Тәмәке төпчеген сүндереп өлгергән өченчесе сүзгә кушыла.
— Юкка син мишәр дустыңны тыңламыйсың. Ахун (үзе юкта аны шулай гына «зурладылар») сине барыбер аның янына кертеп җибәрәчәк. «Акыллым, Шаһидә апаң янына кереп, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бир. Ул нәрсә әйтер! Соңыннан, өйдә, минем искә төшерер», диячәге ике икең дүрт, Төркиядә төрекләр яши дигән кебек ачык.
— Минем дә Ахунга керәсе бар әле. Икенче малай туды. Ярдәм сорарга исәп. Күптәннән гонорар алган юк.
Иншалла, татар сүз сәнгате бер чорда да талантларга да, шаяннарга да кытлык кичермәде. Гариф-Шаһидә мәсьәләсе ачыкланып, нокталы өтер куелгач, арадан берсе яңа тәкъдим белән чыга. Бер үз күчәренә утырса, хыял дәрьясын туктатам димә...
Арадан икенчесе рәсми сүз алмыйча гына, фикерен бушабрак калган башларга «төшерә».
— Җәмәгать, бездә «халык язучысы», «халык шагыйре» дигән исемнәр бар. Арада лаеклысы янында, титулны тәк кенә эләктергән әрсезләре дә җитәрлек. Барыбыз да яхшы белгән, йомышыбыз төшкәләп торган, берәүгә дә отказ бирмәгән рәисебезнең йөртүчесе Тәлгатне яхшы беләсез. Буе-сыны гренадерский, хатыны — шагыйрә, муенны катырып тота белә. Әгәренки, «татар халык шоферы» дигән югары исем кертелсә, ул ана, һичшиксез, лаек булыр иде. Андый бүләк юк шул.
Тәлгатнен машинаны яхшы йөртүен, тәртиптә тотуын белгән шаяннарга бу фикер ошады. Совет чоры колхозы җыелышларындагы шикелле шаулаша ук башладылар.
— Андый исем булмаса ни? Нигә аны үзебезгә кертмәскә? Кем безне тыя ала?
Мәсьәләне чишүне озакка сузмыйча, Тәлгаткә «татар халык шоферы» дигән исем бирү турында бертавыштан карар чыгаралар һәм «әдәби кинәшчегә» бу хакта Тәлгаткә җиткерүне йөклиләр. Теге бу уенны җитди кабул итә, «язучылар фикере минем өчен закун, рәхмәт сезгә», дип икенче көнне эшкә яна статуста чыга. Дөрес, кайберәүләргә бу ашыгыч «юмартлыклары» өчен үкенергә туры килә. Шул көннән башлап, Язучылар берлеге рәисенен йөртүчесен алмаштырып куйдылар, диярсен. Ул җитдиләнә, «тегендә барып кайтыйк, моннан әйләнеп килик», кебек үтенечләрне кабул итми, йә «ишетми», йә борылып ук китә.
«Татар халык шофёры» дигән «бөек» исемне Тәлгаткә кушуда Мәһдиевнен катнашы булганмы, юкмы, гөнаһысын өстемә ала алмыйм. Мәгәр бу уеннын бер «нәтиҗәсе» турында «Без — кырык беренче ел балалары» авторынын үз авызыннан ишеткәнне кәгазьгә төшерәм.
Язучылар берлегенен китапханәсендә Шаһидә апанын туган көнен билгеләп үтәләр. Хатынын ихластан яраткан, хөрмәт иткән Гарифҗан өстәлне әгъләдән әзерләтә. Мәскәү өстәлләрен күп күргән Гариф абый ризыкларнын рәтен нәзберек М.Галиевтән ким белми. Ф.Миннуллин бәясендә «ин юмарт язучы» исемен алган Г.Ахунов затлы ризыкларга, эчемлекләргә акчаны кызганмый. Мәҗлестә кеше аз була, өстәлдә нигъмәтләр өелеп кала. Барчасын җыештырып, алып килгән чанталарына тутырып, таралышырга җыеналар, йортта «Волга» машинасынын газ биреп, «татар халык шоферы»нын эчке утны кабызып, җыр тынлап утырганын белгән Мәһдиев тә өйләренә бергә, машинада кайтырга хыяллана. Ни күрсен: идарә хуҗасы ике кулына авыр сумкаларын тотып, машинасы ягына бармый, ә чыгу капкасына таба юнәлә.
— Гариф, кая китүен, машинан теге якта, сине көтеп тора, — ди хыялый Мәһдиев.
— Ул бүген «машинаны карыйсы бар» дип ял алды. Шуна ялынып йөрисем генә җитмәгән. Горький урамына чыгып, троллейбуска утырам да, рәхәтләнеп кайтам. Безнен йорт янында диярлек туктый. Җаным тыныч. Шаһидә сонрак кайтам, бүлмәне җыештырам, дип калды әле.
Аптыраган Мәһдиев машина ягына монлы карашын ташлый да, «демократ» рәиснен сумкаларын күтәреп кайтасы килмәүдән дип уйлыйм, «онытып җибәрә язганмын, бүген университетта «Әллүки» берләшмәсе утырышы буласы, мин шунда йөгердем», дип башка якка юл ала.
Әлбәттә, Мәһдиев, кызык эзләп, сызгырттырмаган булса, Г.Ахунов шәхси шоферын гына тәртипкә чакыра алыр иде. Идарә хезмәткәрләреннән дә, тиешле сәгатьтә утыруларын таләп итеп интектерми. Иҗат кешесе андый ваклыклардан өстен торырга, һәркем үз вазифасын әйтмичә дә, җиренә җиткереп үтәргә тиеш, дип санады бугай совет чоры әхлагы баласы.
Гариф Ахуновнын хәтере мәче тырнагы кебек үткен, кечкенә, әһәмиятсез күренгән вакыйгаларны да күңелендә калдыра, теленә күчерә белә дигән идек. Миңа мөнәсәбәтле бер хәлне ул еллар буена искә төшереп, көлдереп сөйләп йөрде. Тормышымда башка әһәмиятле вакыйгалар күп булу сәбәпле, шәхсән үзем анысын хәтер казаныннан күптәннән сызып ташлаган идем. Үткән гасырның җитмешенче еллары азагында,үзебездә докторлык диссертациясен яклау советы булмау сәбәпле,
татар теле, әдәбияты галимнәре әзер эшләрен, күчтәнәчләр арасына кыстырып, әле кайчан гына Акмуллаларыбыз уку-язуга, әлпи-тисигә өйрәтеп йөргән Урта Азия, Кавказ халыкларына баш иеп, тез чүгеп барырга мәҗбүр идек. Шул шөгыль белән миңа да кат-кат Алматыга очарга туры килде. Казакъ, үзбәк, әзербайҗан кардәшләр татар фәненең күп алга китүен сүздә таныган тәкъдирдә дә, хезмәтне яклауга чыгару вакыты якынлашкач, астыртын гына аяк чалу, сузу әмәлен таба белделәр. Шуңа күрә миңа Алматыга җәмгысе алты тапкыр сәфәр кылырга насыйп булды. Үз исәбемә дә, төрле оешмалардан (аерым алганда, үзем эшләгән Алабуга педагогия институтыннан) командировка алгалап та бардым. Шул чорда идарә әгъзасы булуымны да истә тотып, Язучылар берлеге рәисе Г.Ахуновка юлны түләүне сорап мөрәҗәгать иттем. Алга таба вакыйганың ни рәвешле үсүен ул үзе бәян итеп бирде.
— Язгы ямьле көннәрнең берсендә син Алматыга командировкага җибәрүне сорап кердең. Сәбәбен аңлатып бирдең. Бераз уйлап торгач, мин болай дидем: «Без иҗтимагый оешма, юл ерак, шактый акча кирәк, мәсьәләне үзем генә хәл итә алмыйм, берсекөнгә идарә утырышы була, шунда карарбыз, иптәшләр каршы килмәсәләр, ышанам, синең үтенеч кире кагылмас, дидем». Син капылт кына урыныңнан күтәрелеп, бүлмәдән чыга- чыгышлый: «Гариф абый, борчуым өчен гафу ит, идарәгә чыгарырлык булгач, командировкагыз кирәкмәс», дип кырт кистең. Мин дә ялгыш җибәргәнемне аңлап, корт чаккандай сикереп торып, «шулай тынычрак булыр, дип кенә әйтүем иде, хәзер үк бухгалтериягә шалтыратам, командировочныеңны кереп ал, син дә Фарваздан күреп, усаллана башладың, дип өстәмәкче идем дә, тыелып калдым». Гариф абый очрашкан саен шул вакыйганы искә алып, үзенең кайтып төшә алуына сөенеп, детальләрне арттыра, тулыландыра барудан тәм, эчке ләззәт табып сөйләвен белде.
1999 елның сентябрь урталарында мине көтмәгәндә авыр чир аяктан екты. Сәламәтлекнең артык кадерен белмичә, көне-төне эшләп, дөнья куып йөрүнең очы күренде, бер елга якын әдәби хәрәкәттән, яраткан укыту эшемнән, дусларымнан аерылып тордым.
Инде аякка басып, язучылар йортында күптән күрешмәгән каләмдәшләрем белән беррәттән Гариф абыйны да очраттым.
— Тәлгат, нихәлләр, — дип кочаклап алды, авызын киң итеп җәеп.
— Чирләп алдыңмы? Борчылма, чират җиткәндер, берәүне дә калдырмый, барыбызны да вакыт-вакыт тикшереп тора, Ходай Тәгаләбез.
— Булды шул, Гариф абый, — дим гаепле кеше сыман.
— Үз төсеңә кайтып барасың. Элеккеге бюрократ Галиуллинны хәтерләтәсең инде. Тик аякта калган бугай. Бетәр анысы.
— Анысын үзем сорап алдым. Алтмышны узгач, безнең нәсел кешесенә бераз аксамыйча килешми. Галиулла бабам беренче герман сугышыннан аягына төзәлмәс яра алып кайткан. Әтием Нәбиулла карт икенче герман сугышыннан чатанлап хатыны янына иңгән, берничә елдан соң аягын алдырган. Миңа да артык төз булып, арка катырып йөрү килешмәс, дип, герман ботинкасы
— саламандер алып кидем дә, ул аякны кырды, — дип шомартам. Минем шаяртуның бәясен аңлаган Гариф абый, коридорны тутырып шаркылдап көлде дә, аркадан сөеп, «молодец, терел, син әле безгә кирәк», — дип, үзеннән бигрәк акча янчыгын зарыгып көтеп торган яшь шагыйрьләр янына титаклады.
Иҗат мәсьәләләренә, яшьләр белән эшләүгә Г.Ахунов вакытын кызганмады, һәр яна әсәргә игътибарлы булырга тырышты. Шул чордан истә калган бер мисалны гына китерәм. Шагыйрь Г.Латыйпнын илдәшләр сугышы чорына багышланган, шактый бәхәсле «Кызыл яр» исемле поэмасы басылып чыккач, ул мине Алабугадан махсус чакыртып, идарәдә (дөресрәге, ул секциянен кинәйтелгән утырышы булгандыр) әсәргә анализ ясатты. Автор үзе дә катнашкан бу сөйләшү бер әсәрне тикшерүгә генә кайтып калмыйча, поэманын барыр юллары турында җитди фикер алышуга әверелде.
Г.Ахунов кулына йомшак, зәгыйфь әсәр килеп керсә дә, каләм иясенен түшәмен, сәләт дәрәҗәсен чамалап, күтәрелеп бәрелмәс, авторнын күнелен җәрәхәтләмәс.
Җайлап, ипләп кенә дөньяда башка һөнәрләр барлыгын, кызыклыгын искә төшерер. Әдәби эзләнүдә киләчәкле фикри борылыш, гомумән үсеп китәрдәй оеткы тапса, ул кинәшләрен бирер, ярдәм кулын сузар. Әдәбият бусагасын атлаган сәләтлерәк кеше әйберен ашык-пошык әвәләп китерсә, ул Гариф абый кулына килеп керсә, яхшы сүз көтмә дә, үпкәләмә дә.
— Карале, дускаем, әсәрен әйбәт кенә буласы икән, ашыккансын! Вакыйгаларыннын очы-очка ятмый. Сүзләрне — карлыгачларны уйлап бетермичә очыргансын, — дип тезеп китә. — Ат дагалаганда бака ботын кыстыра димәсән, менә мин «Тын Дон»ны тәрҗемә иткәндә Шолоховнын бер җөмләсе белән ике көн утырдым. Мәгънәсен биреп кенә булмый бит. Эчтәлеге килеп чыкса, сәнгатьчә матурлыгы югала. Ә син кабалангансын, алай килешми. Салкында тунны төймәләгәндә генә ашыгу килешә.
Гариф абыйнын тәнкыйте ничек кенә җайсыз, усал булып күренеп, автор эчтән генә сыкранса да, риза була, аек дәлилләре белән килешә. Чөнки ихластан, изге ният, булсын, татар әдәбиятынын олы абруен төшермәслек әсәр өстәлсен, дип әйтелгән тәнкыйть ул, май чүлмәге кебек, тышыннан күренеп тора. Иҗат әһеле тәнкыйтьнен йөрәктән, әсәрне яхшырту өчен әйтелгәнен, кешенен рухын сындыру өчен, ачу белән чыгарылганыннан тиз аера.
Гариф абый, анлавымча, гомере буенча табигатьнен ин югары казанышы — кеше дигән затны анларга тырышып яшәде. Анын каләме тудырган әсәрләрне, аларнын каһарманнарын гына күз алдына китерик. Күбесе үз көнен үз хәләл көче белән күрә торган хезмәт кешесе.
Гариф Ахунов тел бизәкләренә ифрат сизгер шәхес иде. Берәр матур сүз, янарак чагыштыру ишетсә, шуны көннәр буенча кабатлап йөрер. Иҗатында ул купшы, нәфис сүзләр эзләми. Халык телендәге ин гадәти сүзләрдән яна гыйбарә-сынландырулар үреп, аларны тәсбих төймәләрен тезгәндәй, матур, пөхтә җөмләләргә үстерер. Аларнын нәфис бизәкләренә сокланып, читкәрәк китеп озын-озак итеп карап, тәэсирләнеп торыр. Шундый олы зат булып ул күнелдә мәнгегә урнашып калган.
Гариф абый урамнарга ташып чыгып, шигарьләр күтәреп кычкырып йөрмәсә дә, милләте өчен кайгыра, анын унай якларын күреп шатлана, үзен тиешле югарылыкка куя белмәве өчен борчыла, гарьләнә иде. Анын күнеле, сизгер сейсмограф кебек, тормыш җилләрен, замана кыйбласын сизеп, шатлану, тетрәнүләрен тоеп, үзе аша уздыра белде.
Гариф абыйны тормышында, иҗатында башка берәү белән бутау мөмкин түгел, ул күнелләрдә кабатланмас шәхес булып кала алды.
Күренекле шагыйрь Р.Фәйзуллин Г.Ахуновка багышланган бер уйлануын «Егет әдип» (1985) дип атаса, вафаты унае белән язылганына «Зураеп калу» (2000) дигән символик мәгънәле исем бирә. «Ни нәрсәдән мәхрүм калганынны югалткач кына анлыйсын. Исән чакта, теге дә, ул да, мин дә дигәндәй, кайчандыр бер-беребездән мәнгегә аерылачакны белсәк тә, ул вакытта хис-тойгы әле шактый томанлы, абстракт, югалтунын ачы хәсрәте
сәгате суккач кына йөрәккә төшә икән. Гариф абый Ахунов үлемен ишеткәч тә шулай булды... Һәм әйтергә кирәк, Бөек Күчештән сон анын исеме, рухы фани дөньялыкта зураеп, үсеп калды» («Зураеп калу»).
Аяз ага!
Кемгә ничектер, мина «Аяз Мирсәет улы» дигән рәсми мөрәҗәгатькә караганда, «Аяз ага» дип эндәшү, күренекле сүз остасын олылау белән беррәттән, ниндидер рухи якынлыкны, хөрмәтне тулырак чагылдыра, җылырак янгырый кебек. Холкынын кырыслыгын бер мизгелгә дә онытмыйча, кәефе яхшы вакытта, үзенә дә шулай мөрәҗәгать итә, ә инде хатыны Нәкыя янында булганда, «җизни» дип тә ычкындыргалый идем. Сонгысына кечтеки генә хакым да бар иде шикелле. Чөнки мин анын гомерлек тугрылыклы юлдашы, шулай ук туган халкынын язмышы, теле
өчен җан атып яшәгән Нәкыя ханым белән Казан дәрелфөнүненен татар теле һәм әдәбияты бүлегендә биш ел бергә сабак алдым. Аяз ага, нахак яла аркасында, яшьлегенен ин матур чорын урлаган сөргендә булып кайтканнан сон, безнен төркемнен чибәр, акыллы, сабыр кызларыннан берсен — Нәкыяне оста мәргән кебек «чиертеп» алды. Группабызда аны ин матуры иде дип расларга алынмыйм, бердән, һәркемнен үз зәвыгы булса, икенчедән, бу «урынга», әтисе ишек төбен саклаучы гына булса да, «мин военком кызы», дип, төтен җибәрүдән ләззәт тапкан Галия белән чем-кара йөзле, кара күзле, «кыргый» матурлыкка ия Римма да дәгъва итеп йөрделәр. Чебешләрне көзен саныйлар дигәндәй, төркем кызларынын берсе дә хатын-кыз вазифасын Нәкыя кебек, шундый күркәмлек белән үти алмады дисәм, зур ялгыш булмастыр.
Нәкыя белән дуслашып, безнен төркемгә кергәләп йөргәндә Аяз ага күнелгә җитез хәрәкәтле, фикерен берәүдән дә курыкмыйча өздереп әйтә белүче, тәҗрибәле вә хакыйкатькә турылыклы зат булып кереп калган. Ул чорда әле анын тормыш юлын, дөньянын ачысын-төчесен һәрьяклап татыган кеше икәнен бөтен тулылыгында белми идек.
Шәхес культы фаш ителгән булса да, анын коточкыч начар яклары турында тулы тавышка, ачыктан-ачык сөйләшү сәгате сукмаган иде әле.
Төркемебезнен тулы ай кебек түгәрәк битле, чем-кара озын чәчле, сабыр холыклы, укуга һәвәс кызы Нәкыя белән Аяз абый электән таныш булып, хат алышып торганнар икән. «Тегеннән» кайткач, группабызнын булачак кияве, күпмедер вакыт көндезге бүлектә «бала-чага» белән буталып йөрде дә, читтән торып уку бүлегенә күчеп, «Чаян» журналында эшли башлады. Анын инде гаилә корып, балалар үстереп яшәү вакыты җиткән иде. Социологлар фикеренчә, утызнын өске ягына чыккан ир-ат, буйдак тормышнын «тәмен» татыгач, үзенә тин ярын табу, гаилә мәшәкатьләрен җилкәсенә салу мәсьәләләрендә шикләнә, икеләнә, аны җаваплылык, шәхси иреген югалту куркыта башлый. Аяз абый тимерне кызуында суга торган егет булып чыкты. Нәкыя дә өлешемә тигән көмешем дип, артык кыстатып тормыйча, кыз-кыркын тормышы белән хушлашырга булды. Көндезге бүлектә укуын ташламыйча, дипломын безнен белән бергә алып, Аяз абыйнын текә холкына җайлашып, кирәк чакта салпы ягына салам кыстырып, шул ук вакытта тормыш-көнитеш дилбегәсен кулыннан ычкындырмыйча, минем белүемчә, үрнәк гаилә корып, төп көчен улларын тәрбияләүгә бирде.
Килен кешенен тәкъдиме беләндер дип уйлыйм, безнен төркемнән Аяз абый туйларына өч егетне чакырды: соныннан радио дикторы, шунда ук әдәби-музыкаль тапшыруларнын баш мөхәррире, Оренбург егете Рим Кәримов, группанын комсоргы, «Татарстан» журналынын редактор урынбасары Шәүкәт Сәйфетдинов һәм ошбу юлларны язучы шундый бәхеткә тарган затлар булдык. Мәҗлес Островский урамында, «Татарстан» кунакханәсе янында диярлек урнашкан йортта, кайсыныңдыр ерак туганнарының фатирында узды (ул йортларны инде күптәннән «җир йотты»). Ике якның да туганнары, Аяз абыйның үзе көндез укып алган төркем егетләре, кызлары чакырулы иде. Шул чор өчен өстәл шактый әгъләдән әзерләнгән булып чыкты, графиналарга, шешәләргә салып куелган «шайтан суы», җемелдәп «күз кысып», әллә нинди сөенечле вәгъдәләр биреп, ялт-йолт итеп үзенә чакырып тора. Без — томшыклары ныгып кына килә башлаган чебешләр — беренче курс талиблары мондый кичәләрдә үзеңне ничек тотарга икәнен белмибез, шуңа күрә, салганны эчеп, алда торганны ашап, кушканны үтәп, тәмам сәлперәеп төшкәнебезне сизми дә калганбыз. «Җемелдәп» утырган савытлардагы эчемлек, тәмле булып, җиңел эчелсә дә, аякларны, билләрне мамык белән тутырылган хәлгә китерүгә «сәләтле» булып чыкты. Аяз җизнинең сыйныфташлары, күбесе соңыннан күренекле язучылар, журналистлар, фирка хезмәткәрләре — Хәмзә Зарипов, Мөкатдәс Юсупов, Минвәгыйз Зәйнетдинов, Фаяз Хисмәтуллин (Дунай), Мидхәт Миншин, Фарваз Миңнуллин, Кояш Тимбикова кебек, шул чорда ук үзләре турында югары фикердә торган гаярь егетләр-кызлар иде. Теге серле эчемлек аларның кулларын, телләрен
«чишеп» җибәрде. Беришесе ата-анасының дәрәҗәсенә сылтама ясаса, икенчесе шагыйрьлеге, вакытлы матбугатта басылуы белән мактана, төрлечә туарыла, шаулаша башладылар, сөйләүчене бүлдерү ешайды. Туйның фәлән еллардагы, барысы бергә сөйләгән, колхоз җыелышына әверелү куркынычы туды. Мәҗлеснең ямен җибәрүчеләр күбәюгә, кияү дилбегәне кулына алып, үзенең холкын күрсәтә, тәртип бозучыларны, мактанчыкларны чоланга алып чыгып, әрдәнә итеп өеп куя, беришесенең «ипи шүрлегенә» дә менеп төшә башлады. Аның җитез гәүдәсе, елгыр йодрыгы әле бер почмактагы кабыргада, әле икенче яктагы арт санда ялтырап-ялтырап күренеп ала башлады. Берничә дәкыйка эчендә ул өйдә дә, чоланда да тәртип урнаштырды. Ярдәмчеләре дә бар иде бугай.
Үзе туктаусыз бер үк җөмләне кабатлый.
— Фукалар (соңыннан без аның «с» хәрефен безгә фарсыдан кергән «ф» белән алыштыруына төшендек), мин сезне якын итеп, җан дуслар күреп, шатлыгымны уртаклашырга чакырдым. Ә сез җәнҗал, тавыш чыгарып ятасыз. Бөек буласыгыз килсә, төрмә тоткасын имеп кайтыгыз, фукалар!
Баш хәрефе алышынган сүзне кат-кат әйтсә дә, Аяз җизнинең йөзендә җиңүче кыяфәте юк. Чырай чытыклыгына караганда, аның бу «эшне» мәҗбүри башкаруы сизелә иде. Ул бары тик туйның тыныч, тәртипле узуын теләде кебек. Ә беренче сыйныф балаларының, ягъни безнең, тавыш чыгарырлык түгел, сөйләшерлек тә дәрманыбыз юк, почмактан тамаша шаһитлары булып утыру өчен генә ярарлык идек.
Аяз белән Нәкыянең туйларында булган хәлләр турында матбугатта да беркадәр фикер әйтелде, бигрәк тә мәҗлестә катнашучыларның үзара очрашуларында сүзләр, бәяләр шактый булды. Үзләренә җилдәй җитез йодрык эләккәннәре бу хакта сүз куертуны бер дә өнәмәделәр.
Аяз абыйның чүкеч йодрыгы эләкмәгәннәре, чүпрәне өсти торып, вакыйгалар агышын елдан-ел арттыра, куерта, детальләрне өсти тордылар. Күренекле публицист, шагыйрь Мидхәт Миншин А.Гыйләҗевнең үзен «дөмбәсләвен» искә төшерүне аеруча авыр кабул итә иде.
— Ничек инде без, шундый таза егетләр, кеп-кечкенә Аяздан кыйнатып торыйк, ди. Тузга язмаганны сөйләп йөрмәсәгез, — ди торган иде ул, ачулы күзләрен уйнатып.
Инде янәдән мәҗлескә әйләнеп кайтсак, без «чебешләр»нең үз хәле хәл. Аяклар зиһен шәрифләренә буйсынмый, буыннар боламык кебек изелеп төшкән. Ярый әле, шул тирәдә генә, Киров урамының (хәзерге Московская) башында гына, ике катлы агач йортта фатирда тора идек. Шәүкәтнең дә Гадел Кутуй урамына, тулай торакка кайтырлык хуты калмаган иде, безгә иярде. Икенче көнне иң таләпчән укытучыбыз профессор Диләрә Тумашеванын лекциясенә дә бара алмадык. Ә туйда алган истәлекләр һаман да күңелдә, хәтердә. Мәҗлестә катнашкан, дәрт чүлмәкләре ташып торган егетләр һәркайсы кабатланмас чалымнары, сөйләшү манералары белән һаман күз алдында торалар. Күбесе инде гүр ияләре. Туйда катнашкан ике сабакташым, дусларым Шәүкәт белән Рим да җир астында. Татар мәдәнияте үсешендә һәркайсы үз үрен калдырган бу егетләрне тезеп бастырасы, янә бер кат Аяз абыйдан «тәртипкә» чакыртасы иде дә , үткәннәргә хәтер канатында гына кайтып була шул. Кичә булган хәлләр онытыла барса да, яшьлек хатирәләре күңелдән китми икән.
Шактый вакыт узгач, истәлекләргә бирелеп утырганда, мин тәнкыйтьче, туйның түрендә кияү егетенең дусты булып утырган Фарваз Миңнуллиннан «ни өчен Аяз абый шулай чыгырдан чыкты, сабакташларын тукмап ташлады икән», дип сорагач, уйланып торгандай булды да:
— Мин Аязны аңладым һәм гафу иттем. Мидхәт Миншиннан башкалары аны-моны әйтмәде, үпкәләмәделәр кебек. «Каядыр бәрелгәнмен бугай. Кабыргалар кара янып чыккан», дип, зарланучылары булды анысы. Күбесе хәтерләми дә. Мин шешәләрдәге самогонның, чуаш кардәшләрнең аңкаласының көчен бәяләп, су гына эчеп утырдым.
— Аяз абыйның болай кыйланышын ничек аңларга инде?
Һәрнәрсәдә тәртип, тимер мантыйк тарафдары Фарваз, уң кулының бармакларын
берәм-берәм учына яткыра-яткыра, иренмичә санап китте.
— Беренчедән, Нәкыянең мәртәбәле туганнары алдында сабакташларының исерешеп тәртип бозуларын күрсәтәсе килмәде Аязның. Исеңә төшер (шуны аңларлык хәлдә булуына шикләнәм, дигән мәгънәдәрәк күзен уйнатып алды): табында утыручылар сизми калсын дип, ул әүвәл, чоланга чыгу ишеген ябып куйды. Икенчедән, үзе дә бераз салмыш иде. Аяз күңелен тырнаган хисләренә ирек бирде. Өченчедән, һәм иң мөһиме, димәк, сөргендә утырганда надзирательләр үзен дә шул ук сүзне әйтә-әйтә кыйнаганнар. Тирәндә, аң төпкелендә утырган ачу, үпкә хисе кайнаган май шикелле өскә чәчрәп чыккан. Билгесез көчләрдән үч алып, йөрәген тынычландырды. Гарьләнүе, рәнҗүе белән бүлеште.
— Соң бит алар аның дуслары, сабакташлары, — дип, үҗәтләнүемә дә Фарвазның исе китмәде. Чыраен сытып алды да:
— Ул мизгелдә Аяз өчен барыбер иде. Кызып киткән вакытта кеше үзен төрлечә тотарга мөмкин; тик кул астына гына эләкмә. Кыйнаганда надзиратель дә берсенең дә фамилиясен сорап тормагандыр дип уйлыйм. Сүгенү сүзләре дә шул чорныкы.
Соңгы җөмләнең мәгънәсен аңлап җиткермәсәм дә, ачыклап торуга җөрьәт итмәдем. Адәм баласының психологик халәтендә ни ятканын, вулканның кайчан тышка бәреп чыгасын фаразлап булмый күрәсең, дип кенә нәтиҗә ясадым.
Соңыннан Аяз абыйның кемгәдер кул күтәргәнен (шул исәптән хатынына), якасыннан алганын күрмәдем, ишетмәдем, гөнаһысына керә алмыйм. Туры сүзнең тәэсире йодрыктан көчлерәк икәнлекне кем генә белми икән. Сәләте чикле, дәгъвасы хәттин ашкан каләм тибрәтүчеләр арасында Аяз Гыйләҗевнең ачы, нигездә гадел теленә эләккәнче, берне тондырсын гына иде дип уйлаучылары да аз булмагандыр. Ул абруйлы, мәртәбәле, исемле язучыларның әсәрләренә бәясендә дә дөресен, уйлаганын әйтүдән куркып тормый иде.
«Йәгез, бер дога» романын язганчы, А.Гыйләҗев лагерь тормышы турында сөйләргә, җанын җәрәхәтләп искә алырга яратмады.
Ибраһим Салахов, Гурий Тавлин, ин соңыннан Аяз Гыйләҗевнын Сталин лагерьлары турындагы югары кимәлле әсәрләре белән танышканнан соң да, ул чор турында тагын ишетәсе, шул җәфа-михнәтләрне кичергән кешеләрнең башларыннан үткәннәр турында күбрәк беләсе килә иде. Аяз абый, бик теләмәсә дә, тоткынлык чоры турында бер тапкыр үз фикерләре белән бүлеште.
— Ни өчен Сталин һәм аның сатраплары күбрәк зыялыларны, аеруча язучыларны юкка чыгарырга омтылганнар? — дигән примитив соравыма, иренмичә аңлатмасын бирде.
— Нәр милләтнең рухын саклаучы, уйландыручы, яшәү мәгънәсен билгеләүче, күңелләрдә өмет рухы кабызучы алдынгы, изге затлары була. Шуларның алгы рәтендә язучылар, кеше аңына сүз аша тәэсир итүчеләр тора. Өстә утыручылар каләм осталары юкка чыгарыла барган саен халык милли йөзен, телен югалта, зәгыйфьләнә, каршы тору рухы (оппозиция) сүнә, сүрелә килүне аңлыйлар. Татарның билгесез мәнфәгатьләрне яклап «батырлык» үрнәкләре күрсәтүе буйсынучанлыктан, хәтта куркаклыктан килә. (Искә төшерегез: безнең хәзерге милли халәтебезне Мәһдиев тә шулайрак бәяләгән иде).
Буйсынган милләтләрнең 1941-1945 еллар сугышына мөнәсәбәтен чагылдырган мәзәк тә бик урынлы китерелде.
— Командир окопта яткан солдатларына атакага күтәрелергә әмер биреп, «орлы, вперёд», дип кычкыра. Урыс, татар, чуаш, башка милләт вәкилләре алга ыргыла. Күбесе сугыш кырында ятып кала. Яһүдләр траншеяда качып калалар, «сез ник атакага бармадыгыз?» дип сорагач, «Мы ведь не орлы, а львы, а львам команды не было», дип аңлаталар.
Фикерен «нәзари» яктан раслаганнан соң, ул беркадәр тегендә күргәннәренә тукталып китте. Ниләр генә кичермәгән, нинди генә түбәнлекләргә дучар ителмәгән икән татар язучысы. Аяз ага ачылып китә дә, ашыгыч эше исенә төшкәндәй, туктап кала, «чыдадык, түздек, барысын җиңеп чыгарга мәҗбүр булдык», дип, сүзне
җиңелрәк мәүзугъка күчерә. Гәпләшүебез барыбер күбрәк милләт, әдәбият, сәнгать елгасына килеп чыга.
— Башка милләткә буйсынып яшәгәндә, халыкның рухы зәгыйфьләнә, әдәбиятның биле сына, — диде ул минем «безнең әдәбиятка нинди тышкы сәбәпләр үсәргә ирек бирми?» дигән соравыма.
— Ни өчен шундый көчле, дөньяны дер селкетеп торган коммунистлар фиркасы юкка чыкты? Бу сөалемә ул шаяртып җавап бирде.
— Партияне мактауда яңа җөмләләр, чагыштырулар табуы кыенлашкан иде. Шуңар да ул мәтәлде.
— Нәрсә ул патриотизм?
— Ул үзеңне, рухыңны, аннан соң якыннарыңны ярату дигән сүз. Ләкин аның мәгънәсен, эчтәлеген боздылар.
— Туган илне ярату түгелме соң инде ул?
— Аны яратмаска өйрәттеләр. Ә туып-үскән, тәпи-тәпи йөргән җирне яратмый мөмкин түгел.
Туксанынчы еллар ахырында, яңа гасыр башында үзәктән иңгән сәясәтнең мәгънәсен, асылын ул тәгаен ачып бирде.
— Иманыбызга, динебезгә, телебезгә каршы бик астыртын, мәкерле, әйтергә кирәк, акыллы сәясәт алып барыла. Аны әүвәл тиле-миле булып кыланган, чынлыкта хәйләкәр Жириновский кебек рупорлар авызыннан әйттерәләр, аннан соң тормышка ашыра башлыйлар.
Аяз абыйның иҗади дуслары белән беррәттән, бакчачы, балыкчы, бергә ял иткән аркадашлары да җитәрлек иде. Җитмешенче еллар башында Идел буена гына урнашкан, Займище дип аталган төбәктән зыялыларга бакча урыннары бүлеп бирделәр. Шундый бәхеткә тарган кешеләр арасында драматург Т.Миннуллин, Татарстан китап нәшрияты директоры Г.Шәрәфетдинов, «Чаян» журналынын баш мөхәррире А.Яхин һәм А.Гыйләҗевлар да була. Бу шәхесләрне уртак кайгылар, уртак шатлыклар һәм үзенен балыклары белән «Идел» елгасы якынлаштыра. Балык тотуларынын мәзәкләре турында А.Гыйләҗев та, Т.Миннуллин да язып чыктылар. Идел буенда йөргәндә, көймәдә йөзгәндә генә түгел, башка җәһәтләрдән дә Аяз абыйнын «мин берәүдән дә ким түгел, була да алмыйм», дигән үҗәт, көнче холкыннан юмористлар бик оста кызык хәлләр китереп чыгаргаладылар. Шуларнын берсен А.Яхин уйлап таба. Әле бакчаларда кыяр өлгереп җитәргә иртәрәк бер вакытта, базардан сатып алып кайта да, иренмичә, һәр кыярын сабакларга бик нечкә җеп белән бәйләп куя һәм күршесенен, Аязнын «хәлен белергә» юнәлә.
— Хәлләрен ничек, Аяз.
— Аллага шөкер, парин, озак еллар шулай булып торсын!
— Кичке ашынны ашадынмы әле? Өлгермәгән булсан, мина сугылыйк. Күрсәтәсе әйберем дә бар, — ди юморист, борынын ике тапкыр тартып, кул янтаулары белән чалбарын күтәреп алганнан сон. Сөйләшә-сөйләшә А.Яхиннын бакчасына керәләр. Хуҗа кеше җәһәт кенә бөгелеп, «күршене яна өлгергән кыяр белән кунак итик» әле, дип, сөйләнә-сөйләнә, күрсәтә-күрсәтә бакча нигъмәтләрен «өзеп-өзеп» ала. Шуны карап торган кунак бер кызара, бер карала, Альберт кулыннан кыярларнын берсен тартып алып, йөгерә- атлый үз дачасына таба китә. Бакчасына керә-керешкә Аяз ага күтәрелеп бәрелеп, дулаган, хатыны белән әнисен «сез, әрәмтамаклар, икәүләп җәй буе бакчада ятасыз, кешенен әнә кыяры өлгергән, сезнен бер нәрсәгез дә үсми», дип кич буе, тамаша авторы кереп тынычландырганчы, ярсыган, ди.
Үләренә берничә ай калгач, А.Гыйләҗев белән сонгы тапкыр, Татарстаннын Дәүләт советы депутаты, Мәһдиев искә алып узган Фалис Вәлиевнен фатирында, тар мәҗлестә күрешеп калырга насыйп булды. Хәле бик авыр булып, Нәкыя ханымга таянып кына йөри алса да, дустынын чакыруын кабул итеп, үзен җинеп, очрашуга килгән иде. Минем анда булуымнын сәбәбен әйтеп китү дә кирәктер. Без Фалис Әхәт улы белән якташлар, Норлат районынын Кычытканлы дигән сәер исемле авылда
туып-үстек, бергә мәктәптә укыдык, ул комбайнда эшләп, армия сафларын бизәп, университетнын татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергәндә, мин шул ук уку йортында ассистент вазифаларын башкарып йөри идем инде. Югары белем алганнан сон, анын карьера үсеше гаҗәеп тизлек белән барды: әүвәл Зәй районы Югары Пенәче авылында гади укытучы, шул ук мәктәпнен директоры, шунда урнашкан колхоз рәисе, районда партия контроле җитәкчесе, райсполком рәисе, берничә чакырылыш халык депутаты, атаклы «Зәй» совхозы директоры. Һәр эшендә үзеннән сон изге гамәлләр, ике катлы мәктәп бинасы, заманча фермалар, йортлар төзеп калдырды Фалис дус! Сайлаучыларынын теләсә нинди катлаулы сорауларын канәгатьләндергән өчен рәхмәттән башканы таләп итми. «Фатих Әмирхан иреннәре» арасыннан «кешеләргә ярдәм итү депутатнын, җитәкченен бурычы», дип кую һәм зәнгәрсу-соргылт күзләрендә хәйләкәр елмаю биетү белән чикләнә.
Эше һәрдаим муеннан булып, көне-төне кырда чабу, кешеләрнен гозерләрен үтәү белән шөгыльләнү сәбәпле, агымдагы татар әдәбиятын гел укып бара алмаса да, анын әйдәп баручы олы шәхесләренә Фалис һәрдаим игътибарлы булды. Җөмләдән, олуг язучыларыбыз Мөхәммәт Мәһдиев белән Аяз Гыйләҗевка ихтирамын яшермәде. Әлеге затлар Тукай премиясен алгач та, Татарстаннын халык язучысы дигән исемгә лаек булгач та, аларны бүләге һәм тәмле сүзе белән, Зәйдә яшәсә дә, беренчеләрдән булып Ф.Вәлиев котлады.
Аяз аганын элегрәк сөйләгәне, кырмавык кебек, хәтердә ябышып калган.
— Яшәү өчен Зәйгә күченеп килгәч, күнелсез булыр дип уйлаган идем, парин. Фалис Әхәтович, монланып, Казанымны сагынып утырырга бирмәде. Рухи бушлыкны, Туфанны, Мәһдине, Гарифны сагынуларымны игътибары, юморы, көлүе белән берүзе тутырды. Суыткычны буш тотмады. Иртән эшкә барганда, хәлне белеп сугылыр, кичен, шайтан сулы шешәсен кыстырып, иркенләп гәпләшеп утырырга килеп керер.
Аяз ага Казанга әйләнеп кайткач, Фалис та даими депутат эшенә Казанга күчте. Биредә дә, Аяз абыйнын фани дөньядагы сонгы көннәренә чаклы, алар аралашып, дустанә яшәделәр. Сөйләшендә урам сүзләрен, тозлы-борычлы юморны кыстырып сөйләргә яраткан Фалис өлкән дусты янында тәртипле, итагатьле кешегә әйләнә дә куя, КДУнын татар бүлеген «тәмамлаган» пишкадәм диярсен.
Мөхәммәт Мәһдиевкә мөнәсәбәте шулай ук игелекле һәм җылы булды.
Мөгаллиме белән якыннан аралашып яшәүне Фалис үзе өчен мәртәбә санады, ана төрлечә, бигрәк тә матди ярдәм итеп яшәргә тырышты.
Сонгы очрашу вакытында Аяз абый ашамады да, эчмәде дә, тирәнгә баткан монсу күзләре белән карап, без шау-гөр килгәнне тынлап кына утырды. Аяз Мирсәет улы турындагы истәлекләр зиһендә өзек-өзек кенә саклана шул. Анын төрле елларда, төрле дәрәҗәдә очрашуларда әйткән сүзләре, фикерләре заманында кәгазьгә теркәлеп барылмаган, онытылганнары әһәмиятсез, икенче, өченче дәрәҗәдәгеләре булгандыр дип кенә үзенне юатырга кала.
Аяз Гыйләҗев үзеннән сон төрле жанрларга караган гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды. Бу байлык әле чын-чынлап өйрәнелмәгән. Бу очракта анын тормышынын икенче бер күркәм сыйфатына игътибар юнәлтү мөһим. Ул бериш сәнгать әһелләре, шул исәптән язучылар кебек, «гаиләләребез тулы, балаларыбыз күп булса гына милләтне саклап була», дип, акыл сатып кына йөрмәде, шәхси яшәеше белән үрнәк күрсәтеп, милли җанлы, һәркайсы үз өлкәсен сөреп барырлык өч ир-егет, өч бөркет үстереп калдырды. Аларны да рәсемгә төшереп, өч әдибебез үрнәгендә, «өч баһадир», дип атап булыр иде. Нәкыя ханым КДУнын татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем эстәп йөргәндә туган олы улы Искәндәр хәзер тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясенен әгъза-мөхбире, икенче улы Мансур драматург, «Бичура», «Баскетболист», «Казан егетләре» һ.б. заманча фикерләүле, үзенчәлекле әсәрләр авторы. Аны тамашачы да, укучы да үз өслүбен, үз иҗат алымнарын тудырган язучы, дип бәяли. Өченче улы белән танышлыгыма мактана алмасам да, анысын шактый унышлы эшмәкәр дип ишетеп беләм. Шактый гыйбрәтле туйдан башланган
гаилә мул унышы белән дә сөендерде. Балаларына хас талант, дәрт, куәт, иҗади эшкә сәләт Аяз абыйдан килсә, тәрбия, әхлак, халкына мәхәббәт, тормышны алып баруга,татар һәм башка телләргә өйрәтү Нәкыя ханым җилкәсенә төшә. Төп игътибарын балаларына һәм пырдымсыз иренә бирсә дә, бергә укырга кергән көндезге төркемнән аерылмыйча, хәтта «хәерче» студентларга матди ярдәм күрсәтеп, бурычка акча да биреп торып, өлгерештә дә калышмыйча, әйткәнемчә, безнен белән бергә дипломын да алды Нәкыя ханым. Ир белән хатын үзара туган лөгатьләрендә аралашса гына балалары шул ук телдә сөйләшә. Икенен берсе татарчаны ярым-йорты белеп, араларны «ачыкларга» туры килгәндә, русчага күчкән гаиләләрдән татар теленен нечкәлекләрен белгән, халкына турылыклы кеше сирәк чыга, милли әхлак, көнкүреш үзенчәлекләре, өлкәннәргә ихтирам, ата-ана алдындагы бурыч кебек сыйфатлар күнеленә сенми. Аяз ага, карлыкканрак тавышы белән «милләткә өч егет үстереп бирәм», дип, Ахунов, Мәһдиев, Фәйзуллин кебек дуслары янында күкрәккә кагып, мактанып утырганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тыйнак Нәкыя ханым балаларына Тукайнын «Туган тел»ен җырларга. өйрәтеп, «Су анасы» белән «Шүрәле»не укып, аталарынын абруен күтәреп, улларын бакты, өй эшләрен башкарды. Нәкыя ханым теләсә кайсы редакциядә журналист, редактор, тагын әллә кем булып менә дигән итеп эшли алыр иде. Мәгәр ул мәктәпне ташламады, татар телен, әдәбиятын укыту методикасын камилләштерүгә багышланган үткен-үткен мәкаләләр дә бастырды. Монын төп сәбәпләреннән берсе — укытудан алган тәҗрибәсен үз гаиләсе әгъзаларына сендерү, балаларына рухи яктан да якынрак булуга омтылу, дип анлатыр идем.
Татар милләте, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә, сан ягыннан кими, телен югалта барган киеренке чорда үз халкынын язмышы өчен җан атып йөргән өч бала тәрбияләп үстергән өчен генә дә Аяз абый белән Нәкыя ханым мактауга вә соклануга лаеклы олы затлар.
Язучы үзе үлгәннән сон, мирасы турында кайгыртучылары булганда гына анын исеме, даны яши. Язучынын исеме әйләнештән төшеп калмау талантына, варисларынын игътибарына, җәмгыятьнен үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Аяз ага бу яктан да бәхетле булып чыкты. Кадерле ирен югалтканнан сон, Нәкыя ханым чын-чынлап А.Гыйләҗевнын мирасын, бигрәк тә публицистикасын, әдәби тәнкыйтен барлау, өйрәнү, популярлаштыру шөгыленә керешә, туктаусыз мәкаләләрен бастыра, мәктәптә музей ача. Язучы үзе исән чакта басылмаган язмаларын, хатларын җәмәгатьчелеккә ирештерә. Фәнни әдәби анлатмалары чын библиограф, тәнкыйтьче дәрәҗәсендә башкарылган булулары белән сокландыралар. Безгә, укучыларга, Аяз Гыйләҗев язмышыннан яхшы мәгънәсендәге көнләшүдән башка нәрсә калмый.
Онытмадык сине, Фарваз дус!
Үткән гасырнын 60-80 елларында әдәбият мәйданында ут уйнаткан гаярь тәнкыйтьче Фарваз Миннуллинга 2009 елнын 5 августында җитмеш биш яшь тулган булыр иде. Мәнгелек хозурына күчкәненә дә байтак вакыт узса да, анын арабызда юклыгына күнел ышанмый, мондый хаксызлыкны җан кабул итми. Әдәбиятыбыз турында сүз барганда, ак йөзле, конгырт чәчле, соры күзле, килешле гәүдәле Фарваз түзә алмыйча капылт урыныннан сикереп торыр да, учын учка сугып, «җәмәгать, мин сезне анламыйм, ничек инде шундый урта кул әсәрне хәзерге сүз сәнгатебезнен казанышына кертә аласыз», дип ярып салыр, «әдәби тәҗрибәгә бәя биргәндә эчтәлекнен сәнгатьчә бирелешенә игътибар итмисез», кебегрәк фикерен дә өстәп куяр иде. Вакыт галиҗәнапләре ул яшәгән, иҗат иткән елларны ераккарак алып киткән саен анын юклыгы көчлерәк сизелә, юксыну хисе арта бара. Бу — шәхси кыбырсыну гына түгел.
Вакытлы матбугатта анын имзасы куелган җыйнак күләмле, әмма фәһемле эчтәлекле, нечкә зәвыклы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр 60нчы еллар башында күренә башлый. Тиздән анын кыю, тәвәккәл, үзләрен тәнкыйди сүздән өстен санап
йөргән абруйлар иҗатына да янача, вакыты-урыны белән кискен бәясен курыкмыйча, шул ук вакытта шәхесне рәнҗетмичә язылган мәкаләләре, әдәби портретлары, мирасыбызга багышланган чыгышлары даими басыла. Алдагы унъеллыкта Ф.Миннуллин сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен бәяләү сәләтенә ия, ачык, аналитик фикерле, тәэсирле телле профессионал тәнкыйтьче буларак үсеп җитә. Татар тәнкыйтенә Җ.Вәлиди, Г.Галиләр рухы кайткандай тоела.
Ф.Миннуллин феноменын анлау өчен шул чорнын иҗтимагый-әдәби атмосферасына күз салу һәм әдәбиятнын үсеш халәтенә бәйле хасиятен искә төшерү лаземдер. Сүз сәнгате иҗтимагый тормышка бәйле, аның көзгесе булса да, әдәбиятның берәү белән дә «санашмый», баш бирми торган эчке кануннары бар. Үсешенең яңа үренә менгән, сыйфат сикереше ясаган чорларда әдәбиятны аңлатучы, шәрехләүче, бәя бирүче, укучыга аның әхлакый-сәнгати көчен җиткерүче юлдашы — тәнкыйть тә күтәрелә. Мисал эзләп еракка барасы яисә күршегә керәсе түгел. ХХ йөз башы бөекләре Тукай, Исхакый, Ибраһимов һ.б. иҗатының яңачалыгын, татар әдәбияты үсешенең алтын чорына керүен аңлап, аңлатып бирердәй Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, Г. Сәгъди, соңрак Г.Нигъмәти, Г.Галиләргә ихтыяҗ туа.
Үткән гасырның 60-нчы елларында әдәби барышта яңа тенденцияләр хасил була, беренче чиратта, үткәнебезгә һәм хәзерге рухи халәтебезгә бәя бирү омтылышы тудырган тәнкыйди рух көчәя. «Хрущев җепшеклеге» тәэсирендә СССР дип аталган ясалма империя төпкелендә яшәүче халыкларның зыялылары, уңай үзгәрешләрдән файдаланып, милли мәнфәгатьләрне кайгырту, мәдәниятләрен үстерү турында җитди уйлана башлыйлар. Тормышны аек бәяләү рухы, тәнкыйди караш яңа бер дулкын булып Ә.Еники, Р.Төхфәтуллин, Н.Фәттах, Х.Сарьян, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Ф.Шәфигуллин, Ф.Баттал иҗатларына өстәмә көч бирә. Сугыштан соңгы чорда әдәбиятка үтеп кергән ясалма, идеал, хыялый каһарманнар, ялган мохит, барабаннар кагуны хәтерләткән гимннар кире кагылып, халыкта өмет, көрәш дәрте уятырдай әсәрләргә ихтыяҗ туа. Яңартылган тәнкыйди реализмның беренче карлыгачларыннан, совет режимының башбаштаклыкларына бәя бирү яссылыгыннан караганда, һичшиксез, А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» (1962) повесте аталырга лаеклы. Язучы яшәеш вә табигать кануннарын ихтыяр белән генә үзгәртеп булмавын, кеше гомеренең фанилеген, күпме генә сикеренсәң дә, өч аршын җирнең һәммәбезне тигезләвен, бәлки, үзе дә аңлап җитмәстән, бөтен гаҗизлеге белән искә төшерде.
Алтмышынчы елларда барлыкка килгән әдәби «шартлау»ны (М. Кәрим сүзе) бәяләрлек тәнкыйтьчеләр кирәклеге сизелә. Шул ихтыяҗ Казан арты егете, Арча педагогия көллиятен (шул атаклы уку йортында Г.Ахунов, М.Мәһдиевләр белем ала), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган Фарваз Миңнуллинны «эзләп таба». Дөрес, ул чорда татар әдәбияты тәнкыйтьчеләргә бай була. Бер үк чорда диярлек һәркайсы үз урынында Н.Юзиев, З.Мәҗитов, Р.Мостафин, Р.Сверигин, М.Вәлиев, Р.Мөхәммәдиев, бераз соңрак Р.Кукушкин (Рахмани), Мөдәррис Вәлиев, Ә.Мәхмүдов кебек әдәби сүзгә сизгер көчләр килә, «саф» әдәбият галимнәре Н.Хисамов, Ф.Галимуллин, А.Әхмәдуллин, Ш.Садретдинов, Р.Ганеева, Ф.Хатипов, М.Бакиров, Х.Миңнегуловлар да тәнкыйтьнең «кирәкле шәйдер» икәнен танып, агымдагы әдәби барышка катнашып китәргә «мәҗбүр» булалар.
Тәнкыйтьчеләрне үз артыннан ияртеп, әйдәп баручысы, әдәбиятның бу авыр төренә аяк баскан яшьләрне хуплап, хәлдән килгәнчә ярдәм итеп яшәүчесе Ф.Миңнуллин була. Хезмәт урыннары да жанр үсеше өчен җаваплылыкны тудыра кебек. Әүвәл ул «Казан утлары» журналының тәнкыйть бүлеген җитәкли, шактый еллар дәвамында Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, Татарстан китап нәшриятының әдәбият бүлеге мөдире, шул ук оешманың директоры урынбасары (баш мөхәррире)... язучылар, тәнкыйтьчеләр ничек кенә «уфтанмасыннар», аны сикереп үтә алмыйлар, һәммәсе күз уңында... Проза белән шигърият үсешен күзәтеп, җитәкләп барырдай затлар җитәрлек, тәнкыйть үзе дә кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ дип саный гыйззәтле Фарваз әфәнде.
Тәнкыйтьчеләр арасыннан рус һәм татар телләрендә югары дәрәҗәдә язу сәләтенә
ия, бигрәк тә Җәлилне дөньяга танытуга зур өлеш керткән Р.Мостафинны күтәреп куюы Ф.Миннуллиннын акны карадан аера белүе турында сөйли. Әйтерсен лә, Р.Мостафин сонрак түгел, ә Фарваз яшәгән чорда ук Тукай бүләгенә лаек булган («Тәнкыйтьче бәхете»). Үз чорында иҗатка. килгән һәр тәнкыйтьченен Ф.Миннуллин кабатланмас, ана гына хас үзенчәлеген эзли («Әдәби тәнкыйтьнең яна көчләре»). «Р.Кукушкин... мәкаләләрен фәнни, салмак стиль белән яза. Чәчелми, таралмый, бер генә өлкәдә басылып эшләргә ярата». «Мансур Вәлиев — эмоциональ тәнкыйть тарафдары. Дәлилләп бирүдән, анализдан бигрәк, ул еш кына хис белән, кайнарлык белән алдыра» (ул анын сонрак прозаик булып китүен аклаган сыман).
М.Вәлиевне үзе үстергән, тәнкыйть дилбегәсен кулына тапшырырга лаеклы алмаш санап, Фарваз горурланып, тышкы охшашлыкны да исәпкә алып, уенын-чынын бергә ялгап, «татарнын Белинские» дип тә җибәргәли иде (дөрес, сонгы вакытта «пәйгамбәр» шагыйрьләр, «белинскийлар» күбәебрәк китте. Монда да Ф.Миннуллиннын тормадай ачы теле җитмәве сизелә). Шагыйрь, тәнкыйтьче, нәшир Мөд.Вәлиевкә биргән бәясе дә хәзергәчә ин төгәле булып кала. «Мөдәррис Вәлиевнен күпчелек мәкаләләре әдәби әсәр кебек укыла. Ул... чын мәгънәсендә сәнгатьчә тәнкыйть тарафдары».
Агымдагы тәнкыйтькә багышланган мәкаләсенен сонгы юллары хәзергәчә заманча янгырый һәм уйландыра. «Язучы хезмәте — авыр хезмәт. Тәнкыйтьче хезмәте — тагын да авыррак. Әдәбиятны урта кул язучылар һәм урта кул әсәрләр басып китмәсен өчен, кыю һәм принципиаль тәнкыйтьчеләр кирәк». Бу таләп безнен көннәрдә чүп үләннәре кебек үскән үзешчән нәшриятләрдә, үзешчән такмакчылар чыгарган китаплар дөньяны басып киткәндә аеруча актуаль янгырый. Хәзерге тәнкыйтьтә дә әле һаман Ф.Миннуллиннын чордашлары, анын фатихасын алып калган шәхесләр әйдәп баручы көч булып калалар. Дөрес, кайбер яшь әдәбият галимнәре, бигрәк тә хатын-кызлар, ул-бу булмасын дип, оялып, яшеренеп, як-якка каранып кына тәнкыйтькә кереп чыккалыйлар (Й.Нигъмәтуллина, Д.Заһидуллина, Н.Йосыпова, Г.Гайнуллина, һ.б.). Агымдагы тәнкыйтьтә хәзер комплиментарлык, чама белмичә мактау рухы өстенлек итә. Бу бигрәк тә «син мина, мин сина» принцибыннан чыгып язылган, бер-берсен мактауга, тәкъдир итүгә корылган язучылар тәнкыйтендә өстенлек итә. Дөрес, мәрхүм Ф.Бәширов, Х.Бәдигый, Ә.Закирҗанов, И.Вәлиулла кебек Ф.Миннуллин юлын дәвам иттерүчеләр күренгәли. Кызганычка каршы, талантлы, фәлсәфи фикерле И.Вәлиулла иҗатында мажор төсләр, мәдхия өстенлек итә. Ул һәр шагыйрьдән «дәрья» ясап, тынычландырып, сугышчан рухны, эзләнүләр кинлеген тарайтуга гына этәрә. Иманым камил: Фарваз абыйсы ана мондый кинәшен бирер иде: «энем, көмеш талантынны әрәм- шәрәм итмә, мактау бер көнлек, туры сүз — мәнгелек».
Ф.Миннуллинга С.Хәкимнен дә, шигъриятеннән бигрәк, тәнкыйть өлкәсендәге эзләнүләре якын («Чишмәләргә юл ачык...»). Тәнкыйтьче Сибгат аганын Тукай иҗатынын, шәхесенен берәү дә игътибар итмәгән якларын ачуы; өлкән шагыйрьнен өметле яшьләрне вакытында күреп, танып алуы, ярдәм кулын сузуы, көч-куәтен дөрес бәяләп, юнәлеш бирүе, юл күрсәтүе сокландыра.
Моннан әле Ф.Миннуллин тәнкыйть вә проза турында гына язып, шигърияткә битараф булган дигән фикер калырга тиеш түгел. Ул ифрат самими, шигъри җанлы шәхес иде. Матур, ямьле табигате белән без ишетеп, укып белгән, Швейцарияне хәтерләткән Арча районына кергән Ишнарат авылында бары тик шагыйрьләр генә туарга тиеш кебек. Шагыйрьлек матурлыкны, табигыйлекне, ипле яктылыкны, миһербанлылыкны эченә алган төшенчә һәм ул шигырь язудан кинрәк мәгънәгә ия.
Кызы Йолдызның үзенчәлекле шагыйрә булып үсеп килүендә анасының (Асия Минһаҗева) яшьлегендә шигырьләр язуы гына түгел, ә әтисенең сизгер йөрәкле, югары интеллектлы, мәгърифәтле шәхес булуы да тәэсир иткәндер. Тик талантлы кызыбызга М.Цветаеваның артык элитар булып кыйланган шигърияте йогынтысыннан арынып, ясалма юлдаш хәлендә калмас өчен, милли нигезләргә якынлашу турында уйлыйсы бар кебек. Атасы өчен бердәнбер якты маяк та, шатлык
вә кайгы чыганагы да халык язмышы иде бит.
Ф.Миңнуллин сүз сәнгатенең бу төре турында язганда белеп, аңлап, олы шагыйрьләр алдында баш иеп, үрнәк алып фикер йөртте. «Җыр йөрәктә туа...» мәкаләсендә ул Х.Туфанны үзәккә ала һәм игътибарын шагыйрь иҗатының әхлакый сафлыгын, хисси тирәнлеген ачуга юнәлтә. Нәтиҗәсе катгый һәм ачык: «Тукай, Такташлардан соң, Туфан безнең поэзиянең байрагы булып барды. Җир шарын учына тотып сөйләшә алырлык бүтән шагыйрьне безнең поэзия хәзергә белми». Берничә битлек мәкаләнең язылу чоры итеп 1966 — 1983 еллар куелу да Фарвазның фикерен үзгәртмәве, әхлакый пафосыннан читкә чыкмавы турында сөйли.
Ф.Миңнуллин мирасының иң зур өлеше прозага, аның шанлы тарихына һәм хәзерге торышына багышланган. «Якты юллар» исемле ХХ гасыр татар прозасының үсеш чорларын тәфсилләгән күләмле мәкаләсендә әдәбиятыбызның иң күркәм сыйфатлары итеп миллилекне, матурлыкка соклана белүне, миһербанлы, изге күңелле, әкиятләргә ышанучан, һәр вакыйга-хәлгә фәлсәфи бәя бирүгә сәләтле кешене алга чыгаруны, телебезнең матурлыгын, сыгылмалы көчен саклый, үстерә белүне саный. Әдипне татар әдәбиятында хатын-кызларыбызның тыйнаклык, эш сөю, бөтен барлыгын гаиләсенә, балаларын үстерүгә багышлаган образлар тудыра белүе әсир итә. «Безнең әдәбият үтә ягымлы, тулы канлы, һәркемгә үрнәк булырлык хатын- кыз образларына бай. Г.Кутуйның Галиясе, Г.Бәшировның Нәфисәсе, Р.Төхфәтуллинның Гөлзифасы... Күп алар... Минемчә, безнең әдәбиятттагы бу мөлаем, тулы канлы образлар галереясын башлап җибәрүчеләр Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар булды. «Акчарлаклар»дагы Газизәсе, «Матур туганда» романындагы Мәдинәсе белән Ш.Камал булды».
Ул аеруча яратып, белеп, тирәнгә төшеп, И.Гази, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов, К.Нәҗми кебек өлкән буын прозаиклары иҗатын тикшерә. Ә.Еникигә багышлаган мәкаләләренең исемнәре үк тәнкыйтьченең зәвыгы, язучы иҗатының төп үзенчәлекләрен сиземләп алуы турында сөйли: «Намус эше» (1964-1983), «Затлылык» (1989). Татар дәүләт гуманитар педагогия университеты уздырган фәнни-гамәли конференциядә дә, Милли китапханәдә узган искә алу кичәсендә дә (язучының тууына 100 ел тулу уңае белән) бик күп чыгыш ясаучылар Ә.Еники прозасына, публицистикасына хас төп сыйфат итеп «затлылык»ны атадылар.
Ф.Миңнуллин Х.Камалов, Р.Төхфәтуллин, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, Ә.Баянов кебек шул чор татар прозасын җигелеп тартучы чордашларының әдәби портретларын тудыра, яшьләргә дә төпле киңәшләрен биреп бара. Тәнкыйтьче бер мәкаләсендә дә тоташ мактау, мәдхия яудыру юлына басмый, уңышлы якларны күрү белән беррәттән, җитешсез, килешеп бетмәгән тарафларга игътибар иткәндә, автор киләчәктә тагын да камилрәк әсәрләр тудыра алсын дигән ният белән яза. Җөмләдән, Ә.Баяновның «Яшьлегемне эзлим», «Аязучан болытлы һава», «Дүрт монолог», «Тавыш — табигать бүләге» кебек повестьларына тулаем уңай бәя биреп, «Әхсән Баянов — тормыштагы, әдәбияттагы яңалыкларга аеруча сизгер язучыларның берсе... ул заманча уйларга, алай гына да түгел, заманча яшәргә... ярата» дип яза да, «Ә.Баянов әсәрләренең ышандыру көче йомшаграк булуын да әйтеп узарга кирәк. Ул үз геройларының эш-хәрәкәтләрен, бер халәттән икенче халәткә күчүләрен мотивлаштыруга тиешле игътибар биреп җиткерми», дип өсти дә, «Яшьлегемне эзлим» повестеның төп герое Әнис Бәдигинны кабул итмәгән каләмдәшләре белән бәхәскә керә, «повестьның төп герое, М.Маликова һәм А.Гыйләҗевлар уйлаганча ук, беткән кеше түгел. Аның күңелгә ятышлы эшләре, уңай сыйфатлары байтак».
Мәкалә 1983 елда язылган. Үткен пәкедәй кистереп ала торган теле һәм язучылык абруе белән шөһрәтенең үренә күтәрелә килгән чорында Аяз абыйга каршы сүз әйтергә җөрьәт иткән, аның белән килешмәгән башка затны хәтерләмим. Ә Фарваз өчен төп үлчәү берәмлеге үзенең сиземләве, үз аршины иде. Икенчедән, ул берәүгә дә ярарга тырышмады, лакей түбәнлегенә төшмәде. Икенче мисал да гыйбрәтле.
Х.Камаловның 1941-1945 еллар сугышын тасвирлауга багышланган әсәрләре шул чорда «ура»га кабул ителмәде, «бытовизм һәм натурализм» артык урын алган дип
чыгучылары да табылды. Ф.Миңнуллин ике зур дәүләт арасында барган тартышу героикадан һәм романтик батырлыклардан гына тормады, бу сугышны белорус язучысы В.Быков, В.Некрасов, В.Гроссман кебек бөтен фаҗигале дөреслеге белән сурәтләү вакыты җитте дип авторны полемик дәрт белән яклап, мактап чыкты. Кыскасы, тәнкыйтьче замана таләпләренә җавап биргән, үзенә ошаган әсәрләрне рәнҗетүгә юл куймады. Күренекле тел галиме, әдәби процесста актив катнашкан профессор Латыйф Җәләй А.Расихның «Ике буйдак», Н.Фәттахның «Бала күңеле далада», Э.Касыймовның «Гомер ике килми» (1964 елда дөнья күргән) әсәрләрен «романның киртәсенә керү түгел, хәтта ул киртәнең янына да килмәслек» чәчмәләр дип бәяли («К.У.» 1969. № 11. 183 б.). Ф.Миңнуллин исә өчесен дә «прозабыз үсешендә күпмедер эз калдырган әсәрләр «Ике буйдак»ны әле хәзер дә әдәбиятыбызның бер казанышы дип йөртәбез», дип үз сүзен әйтеп, тәнкыйтьче «фикерләрен иплерәк итеп» тә яза ала иде дигән теләк белдерә.
Ә инде роман жанрының гомуми үсеш дәрәҗәсе аны тәшвишкә сала. «60нчы елларда егерме бишләп роман язылган булса, 70-нче елларда чыккан романнарның саны да шул чаклы ук. Иң нык борчыган мәсьәлә — аларның сыйфаты... Татар романы акрын гына, сиздерми генә тарая, сыегая, ваклана бара», дип яза һәм сокланырлык әсәр итеп Н.Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романын «халык әкиятләре кебек мавыгып укыла торган шәп роман булып чыккан. Калганнары турында җылы сүз әйтүе кыен», ди. Ә бит сүз А.Расихның «Ямашев» (1982), М.Хәсәновның «Шөгеревлар» (1980), Ш.Бикчуринның «Тирән катлам» (1981), М.Хәбибуллинның «Сулар үргә акса да» (1982), М.Маликованың «Ак давылда тал бөресе» (1983), Ә.Баяновның «Таш китап» (1983) кебек XXI гасыр башында да укыла, беришесе әдәбият дәреслекләрендә урын алган әсәрләр турында бара. Ф.Миңнуллин сыйфат бизмәнен бик югары күтәреп куя, татар әдәбиятының бөтен төрки, Идел-Урал буе халыклары өчен кайчандыр үрнәк-өлге булып торган чорыннан кайтышрак үсмәвен тели, шуны таләп итә. Ул әдәби әсәрләргә бәя биргәндә әшнәлек, мәҗлестәшлек, мәсләктәшлек кебек хисләрне рухына үткәрми, ягъни аны «сатып алып» булмый иде. Гел бергә аралашып, дуслашып, соңгы тиеннәренә чаклы бүлешеп яшәгән Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиевләрнең яңа әсәрләренә дөрес бәяне, матбугатка чыгармаган очракта да, күзләренә карап әйтүдән тартынып тормады. Иреннәрен бераз кыйшайтып, азау тешен суырдымы, «күк күкрәвен» көт тә тор. Шул ук вакытта Фарваз чын дуслыкның кадерен белә торган, таяныч, терәк булырдай шәхес иде.
Тәнкыйтьченең мирасы күләмле була алмый. Үзе исән чакта нибары дүрт җыентыгын чыгарып кала алды. «Балта явызлар кулында» исемле сонгы китабына (исемне А.Гыйләҗевнен «Балта кем кулында?» исемле романына җавап рәвешендәрәк алган) миннән кереш сүз язуны сорады. Мин, әлбәттә, мондый тәкъдимне үземә мәртәбә, ышаныч санап, ризалаштым. «Озын итеп, артык фәнниләштереп язма, яме, мәҗлестә тост әйткән шикелле генә булсын» дисә дә, анын иҗатын берничә җөмләгә сыйдырып булмавы көн кебек ачык иде (мәҗлес яратучылар тостны да сәгатькә сузарга мөмкин). Мәкалә озынрак чыкса да, күнеленә хуш килде кебек. Китабын үзе күреп калды, әмма имзасын куеп бирә алмады. Башка җыентыкларын дустанә сүзләр белән бүләк итә килде.
1984 елда басылган «Талантлар юлы» китабын түбәндәге юллама белән тапшырган иде. «Тәлгат! Без начар яшәмәдек. Гомернен калган өлешен дә шулай яши алсак иде, дигән өмет һәм теләк белән Фарваз. 7.02.85».
Бу шәхси язмадан да тәнкыйтьченен тормышыннан канәгать булуын, байлыкка, сарайларга дәгъва итмәвен, рухи торгынлык кичермәвен сиземләп була. Фарваз матди кыенлыкларны аз күрмәде. Икенче гаилә коргач (үзәктәге фатирын, тыйнак кына бакчасын, булган җиһазларын беренче хатынына бәхәссез, дәгъвасыз калдырып чыкты. Чын егетлек үрнәге!), кеше өендә дә түләп яшәде, әмма беркайчан зарланмады, сорамады, ялынмады. Немецлар Фарвазны «характер нордический», дип бәяләрләр иде. Кырыс булырга тырышып караса да, эчке дөньясы, җаны анын гаять
ихласи вә кешелекле иде. Туганнарына, энесе Маликка, балаларына җылы, кайгыртучан мөнәсәбәте күбебезгә үрнәк булырлык. Бу яктан ул чын татар баласы иде.
Шул ук вакытта ул курыкмыйча, түрәләр алдында тез чүкмичә, ышанычыннан чигенмичә яши белә торган үҗәт вә күпмедер дәрәҗәдә «бесшабашный» гайрәтле шәхес булып күнелдә калды. Ин кыен хәлләрдә, обкомга «келәмгә» чакырылганда. (Язучылар берлеге рәисе Г.Ахунов обкомнын бүлек мөдире яисә секретарь ми «юарга» дәшкәндә, юмалап Фарвазны җибәрә торган иде), хәтәр сөйләшүләр вакытында да минлеген югалтмыйча, мөстәкыйльлеген сатмыйча, үзе булып кала алды. Чөнки ул халкынын, бигрәк тә язучыларнын мәнфәгате, ихтыяҗы белән яшәде, ин югары мөнбәрләрдә дә үз сүзен бирмәде. Шул чорда мәдәният җитәкчеләренен котын алып торган, ин хәтәр цензор, обкомнын культура бүлеге мөдире Мусинга «Мөдәррис Мусинович, сез бу әсәрнен юнәлешен, автор фикеренен тирәнлеген дөрес анламагансыз», дип бары тик куш йөрәкле Фарваз гына әйтә ала иде. Анын өчен ин мөһиме милләт гаме, аерым кеше, каләм иясе кадере иде. Шул иманы ана көч, куәт, дәрт биреп торды.
Тәнкыйтьченен нигездә социалистик реализм кануннары өстенлек иткән чорда язылган мәкаләләре, бәяләре, фәлсәфи-эстетик карашлары искермәдеме, шул чор истәлеге булып калмадымы дигәнрәк сораунын тууы да ихтимал. Үзе дә «тәнкыйть — тиз искерүчән жанр» дип ычкындырды. Шуны онытмыйк: вакыт сынавын үткән талантлы хезмәт үз чорынын догмаларыннан өстен тора, вакыт сынавына бирешми, карашлар үзгәрүгә карап искерми. Аристотельнен «Поэтика»сын, Буало, Геһелләрнен әдәби төрләр һәм жанрлар турындагы өйрәтмәләрен искә алып тормас- тан, В.Белинскийнын, Җ.Вәлидинен, Х.Госманнын, И.Нуруллиннын, Н.Юзиевләрнен әдәби барышка, мирасыбыз тарихына ясаган сәяхәтләре, шигырь төзелешенә багышланган хезмәтләре искерде дип расларга кемнен теле әйләнер. Дөрес, Ф.Миннуллин мәкаләләрендә бинар оппозиция, экзистенциализм, интертекстуальлек, мегатекстуальлек, дискурс, нарратив, хәтта герменевтика кебек Көнбатыштан инеп, рус әдәбият белеме аша безгә кергән атамаларны тапмассын. Мәгәр игътибар белән укысан, әлеге
терминнарның эчтәлеген, мәгънәсен кешечә, саф татар телендә аңлатып бирүен чамалау кыен түгел.
Аның реализм, романтизм, натурализм кебек төшенчәләргә, өслүбләр төрлелегенә, эчтәлек белән сәнгатьчә фикерләү алымнарының ярашуына биргән бәяләре XXI гасыр башында да заманча яңгырый. Купшы җөмләләрне, буш сүзләрне, томан җибәрүне яратмады Фарваз. Ул ачык фикер, төгәл сүз тарафдары иде.
Ф.Миңнуллин безнең көннәргәчә яшәсә, хәзерге прозага ниндирәк бәя бирер иде икән дип озак уйланып утырдым. Әлбәттә, ул М.Галәү, Н.Фәттахлар сызган ызанны дәвам итеп, халкыбызның фаҗигале тарихын дөрес яктыртуга алынган М.Хәбибуллин, Р.Батулла, Ф.Латыйфи, В.Имамов эзләнүләрен хуплар, өлкән буын прозаикларыннан М. Әмирханов, З. Зәй - нуллиннарның кыюлыкларын бәяләр, урта һәм яшьрәк буыннан А.Хәлим, Г.Гыйльманов, М.Галиев, К.Кәримов, Ә.Гадел, З.Хөснияр, Р.Зәй- дуллаларны аерып куяр, хатын-кызларыбызның ирләр кызыгырлык кыю эзләнүләрен хуплар иде кебек. Ә инде ике аяклы, җанлы, мөлаем кешеләребезне әдәби сәхнәдән кысып чыгара барган албастылар, убырлы карчыклар, канатсыз акчарлаклар, оча торган кешеләр, бичуралар, сары йортлар даирәсе азау тешне суыртмый калдырмас, «егетләр, безнең арабызда тере кешеләр калмадымы, дөньябызны хәшәрәтләр бастымы», дип өстәп куюдан да тартынып тормас иде. Чөнки ул иҗади гомере буенча татар прозасыннан халкыбызның гасырлар буена чарлана килгән милли үзенчәлекләрне, кояш нурларын үзенә сеңдергән чәчәкләр кебек җыеп алган, үрнәк-өлге булырдай тулы канлы геройлар эзләде, үз чорында ук уй-өметләре көнкүреш ыгы-зыгысын, гаилә низагларын сурәтләүдән өскә күтәрелә алмаган, зәвыксыз укучының кытыгында уйнаган әсәрләрне кабул итмәде, куркак, ялагай, басынкы, буйсынучан, кол халәтенә риза булып яшәгән язучыны да, әдәби персонажны да бусагадан кире какты.
Фарваз табигать биргән сәләтен иҗтимагый тирә-җирлектән таптатмыйча, үз позициясен бирмәгән хәлдә дә (марксизм теориясенә артык мөкиббән китмәүдә гаепләгән профессор Х.Госман белән бәхәскә керүе, шуның аркасында ярым әзер диссертациясен тәмамламыйча аспирантурадан китүе дә мәгълүм. Үз иманында, сайлаган юлында камил шәхес булып кала алды.
Тукай «Мөхәрриргә» (1913) шигырендә Г.Исхакыйга мөрәҗәгать итеп, татар җәмгыяте «Алты ел торды чупансыз (җитәкчесез, көтүчесез), аерылышты яшь көтү, Карт бүре күк, бары корган аерым-аерым бер оя», дип яза. Татар тәнкыйте инде 15 елдан артык «чупансыз», җитәкчесез яши. Берәү дә бу авыр йөкне иңенә салырга җыенмый.
Фарваз тормышының соңгы елларында аеруча бер үҗәтлек белән эшләде. Үзе дә күп язды, татар теленә берничә роман да тәрҗемә итте, нәшриятта эчтәлеге буенча унай бәя алмыйча тоткарланган бик күп әсәрләрне (Х.Сарьян, Н.Фәттах, С.Баттал, Ф.Шәфигуллин һ.б.) халыкка ирештерде. Ник шулай ашыгасын дигәч, «безнен нәселдә алтмыштан узып яшәгән ир- ат булмаган, эшләп калырга кирәк», кебек сүзләре шомлы кисәтү булып һаман колакта тора. Җаннын ин тирән катламыннан сыгылып чыккан юксыну хисе якты монга уралып әйләнеп кайтып йөрәкне яралый. Без сине онытмадык, онытмабыз, Фарваз дус! Эшләгән эшләрен, изге гамәлләрен дога
Уңнан сулга: Ә.Еники, И.Нуруллин, Т.Галиуллин. Алабуга, 1983.
булып барсын!
Татарда зыялылар бармы?
Туган халкынын мәгърифәте, әдәбияты, үзаны башка милләтләр дәрәҗәсеннән калышмаска тиеш дип янып-көеп яшәгән Мәһдиев кимчелекләребезне дә яшермичә, рухи халәтебезгә анык бәя бирергә омтылды; иҗтимагый фикерне уятып, болгатып, бер-беребезне «селкетеп» алу ихтыяҗын сизеп яшәде. Бу җәһәттән анын шул чорда күп чыш-пышлар уяткан, кемнендер авырткан сөяленә баскан, авторны берьяклылыкта, дөреслекне бозып күрсәтүдә, унай үзгәрешләрне күрмәмешкә салышуда гаепләүләргә хәтле җиткергән «Татар зыялысы... Ул — кем?» мәкаләсе булды. (Казан утлары. 1993. № 10. 142-146 б.). Автор үзенә таяныч ноктасы итеп Тукайнын «Бәгъзе зыялыларыбыз» исемле шигырен ала. «Татар халкы арасында» зыялыларыбыз «хисапсыз күп» булса да, вөҗданлы, кешелекле, намуслы затлар бик аз дигән фикер уздыра бөек шагыйребез.
Мәһдиев остазы белән тулысынча килешеп кенә калмый, хәвефле соравына җавап эзләп, арттырып та җибәрә: «бүген татар зыялысы юк». Үзләрен айдынга санап йөргән кемсәләрнедер рәнҗетүдән, җайсыз хәлгә куюдан курыкмыйча, кыю һәм кискен итеп ясаган нәтиҗәсенен эчтәлеген Мәһдиев үзе үк ачып бирә. Юк, сүз аерым шәхесләрне тырышмауда, ялкаулыкта, булганы белән канәгатьләнеп яшәүдә гаепләү турында бармый. Җавапны ул фаҗигале, алдынгы затларыбызны, морзаларыбызны юкка чыгаруга корылган тарихи үткәнебездән эзли. Русиягә көчләп кушылган милләтләрнен алдынгы, белемле, нәселле катламы системалы рәвештә юкка чыгарыла барган. Чөнки алар империянен яшәешенә зарарлы саналганнар. Бары тик ХХ гасыр башында, беренче рус революциясе нәтиҗәсендә генә, татар җәмгыятендә яна зыялылар катламы күтәрелә. Күренекле дин әһелләре, аларнын балалары, укымышлырак кешеләр яна туган мөмкинлектән файдаланып калырга ашыкканнар.
Сәүдәчелекнен, эшмәкәрлекнен кин колач алуы мәгърифәтнен көчен, кадерен белүче байлар катламын күтәргән. Әмма 1917 ел октябрь инкыйлабы хакимияткә китергән коммунистлар патша самодержавиясеннән дә уздырып, хәлле, анлы, зыялы кешеләрне, дин әһелләрен физик юк итү, рухи имгәтү шөгыленә керешәләр. Татарнын шактый югарылыкка ирешкән, камил мәгърифәт системасы тар-мар ителә, сытыла, җимерелә. Мөмкинлекләре булган укымышлылар чит илләргә чыгып китү ягын караганнар. Мөһаҗирлек язмышын сайлаган Г.Исхакый, Й.Акчура, С.Максуди, Г.Баттал Таймаслар рус, төрек, француз, алман, инглиз, гарәп, фарсы телләрен белгәннәр. Аларны М.Мәһдиев чын зыялылар дип атый. Туган илләрендә калган Г.Гобәйдуллин, Г. Сәгъди, тарихи романнарын үзе тәрҗемә итеп, Мәскәүдә генә бастырып чыгара алган М.Галәү шикелле зыялыларыбызны совет хөкүмәте физик юк итә яисә кимсетә, изә, кешечә яшәргә бирми.
Мәһдиевнен кырыс җиз иләге аша күренекле татар прозаигы Г.Ибраһимов та үтми, ягъни зыялылыкка куелган таләпләргә җавап бирә алмый. Үзе табынган коммунистлар режимы тарафыннан юкка чыгарылган әдип татар халкынын үзаны уяна, үсә килгән чорда, милли янарыш байрагы Г.Тукайга аяк чала, шигъриятенең әһәмиятен кимсетеп күрсәтә, Г.Гобәйдуллинга, бигрәк тә Г.Исхакыйга каршы ямьсез мәкаләләре белән чыга. Туган халкының алдынгы шәхесләренә күсәк күтәргән адәм интеллигент дигән югары исемгә лаек була алмый. Бу сынауны «үтү» хәтта Тукайга да җиңел булмый. Яшьлегендә сатирик журналларда Фатих Кәрими, Габдрәшит Ибраһимов, Исмәгыйль Гаспринский кебек мәгърифәт йолдызларын, халкыбызның бөек улларын чеметкәләп алгалаган өчен ул Тукайны да тәнкыйтьли.
Дөрес, тормышны, җәмгыяви мөнәсәбәтләрне тирәнрәк аңлый барган саен Тукайга «прозрение» (күз ачылу) килә. Иҗатларын таныган тәкъдирдә дә, җибәргән хаталары өчен, К.Тинчурин, Г.Камалларга да зыялылар киштәсендә урын табылмый.
Интеллигентлыкны рус кешесе төшенчәсе белән тәңгәлләштерүне дә автор кабул итми һәм бу фикерен раслаучы дәлилләрен китерә. «Татарны канга батырып,
чукындырып йөргән православие миссионерлары интеллигент булганмы? Юк, интеллигент ул — кешене, аның динен, телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итүче кеше... интеллигент татарда гына түгел, русның үзендә дә юк», дигән катгый карарга килә әдип. Хәзергесе көндә зыялылыкка тулы җавап биргән затны эзли башлагач, аңа ифрат югары таләпләр куйган авторның бөтенләй кәефе кырыла. Үз чорыбыздан ул айдын дип атарлык шәхесне тапмый. «Безнең буында, булмады инде ул зыялылар». Кискен, кыю, утны үз өстенә алуга исәп тоткан бәянең күпләргә ошамасын, дошманнарын арттырасын белеп, үҗәтләнеп яза Мәһдиев. Үзләрен татарның алдынгы затлары дип санап йөргән бериш профессорлар, язучылар, журналистлар «яла ягучыга» фикерләрен җиткерүгә ышанып, «Мухаммат глубоко не прав», «булганны күрә белми, уңышларны күрергә теләми», дип, канәгатьсезлекләрен белдерергә ашыктылар. Мәкаләсен хуплау белән беррәттән, төрлечәрәк бәяләрнең булуын ишеткәч, Мәһдиевнең сөенеченнән кулларын чәбәкләп, авызын җыя алмыйча, шатланганын күрсәгез иде! Искәндәре флот хезмәтеннән исән-имин кайткач кына шулай түбәсе күккә тигәндер.
— Димәк, мәкалә вакытлы язылган, тәнкыйть урынлы. Һаваланып, борын чөереп, «мин кем» дип йөреп кенә интеллигент булып булмый. Черчилльнең бер сүзен онытмасыннар иде иптәш-әфәнделәр: зыялы дип аталыр өчен синең бабаң, атаң һәм үзең Сорбонна йә Кембридж университетын тәмамлаган булырга тиеш.
— Англиянең бөек шәхесе, бөтенләй үзгә мохиттә яшәгән, аның күзаллавы, таләпләре безгә килеп бетми торгандыр? Ә чит телләрне, дөнья мәдәнияте казанышларын үзләштерә алмаган, мөмкинлеге булмаган татар кешесенә ничек зыялы буласы? — дигән соравыма ул тиз генә җавап бирмәде. Моңсуланып калган күзләрен зәңгәр офыкның бер читенә төбәгән Мөхәммәт минем «янда» түгел иде. «Әллә инде күкләр белән киңәшә», дип, уйлау гөнаһысына керә яздым.
— Язмышыннан канәгать булып яши белгән, үз өстендә туктаусыз эшләгән кеше зыялы санала ала.
Бу сөалемнең артыклыгын аңлаган хәлемдә дә тыела алмадым.
— Син үзеңне зыялы кеше саныйсыңмы?
— Мин киттем. Ярты сәгатьтән дәресем башлана.
Соравыма вакыт тулы җавап бирде дип саныйм.
Мәкаләсенең ахырында интеллигентлык төшенчәсен Мәһдиев олы сәясәт, милләтнең язмышы белән бәйли. «...милләтебез киләчәктә бу катлауны эшләп чыгарырга тиеш. Зыялылары булмаган көе Татарстан дәүләте яши алмаячак».
Мәһдиев татар халкынын киләчәгенә, дәүләтчелеген өлешчә булса да кайтара алуына ышанычын югалтмыйча арабыздан китте. Вакыт анын зыялылар катламын булдыру өчен чан кагуынын урынлы һәм кирәкле булуын раслады. Акыллы, белемле көрәшчеләр, зыялы җитәкчеләр җитешмәү нәтиҗәсендә (әлбәттә, сәбәпләре күп) без 90 нчы еллар башында ирешкән милли казанышларыбызны югалттык, мөстәкыйльлек учакларыбызны сүндердек.
«Татар зыялысы... Ул — кем?» мәкаләсе янә бер тапкыр Мәһдиевнен «коеп куйган прозаик» кына булмыйча, гражданин, ватандар, сәясәтче икәнлеген раслады.
Үләренә берничә ай калгач, ул күп кырлы иҗатына мәгълүм бер йомгак ясагандай, болай дип язган иде:
«Өендә гел язып кына утырган язучы минем хәтле язмый. Минем бигрәк тә сонгы елларда газета-журналларда 80-88-90 мәкаләм чыга барган. Ул кадәр күләмдә сирәк журналист яза. Шулай итеп, 65 елда бер журналист гомерен кичергәнмен. Без белгән күп кенә кешеләр бернинди фәнне эшләмичә, бернинди әсәр язмыйча бер доцент гомерен кичерделәр. Өчесен бергә кушсан, 195 ел килеп чыга... Шулардан тора минем гомерем» («Мина 195 яшь (М.Мәһдиев үзе турында»).
М .Мәһдиевнен ирониясенә, бериш коллегаларына нечкә итеп төрттерүенә «скидка» ясаган хәлдә дә, анын публицистик һәм фәнни эшчәнлегенен гаять тирән һәм күпкырлы булуына сокланмыйча калу мөмкин түгел. Аны М.Горькийнын татар әдәбиятын бәяләве, йогынтысы борчый («Давыл хәбәрчесе — Иделдә»
(М.Горькийнын тууына 120 ел), чит илләрдә татар халкына, фольклорына мөнәсәбәт кызыксындыра («Европа — безнен хакта»).
Кем нәрсә турында гына язмасын, М.Мәһдиев кыйбласына тугрылыклы, халкыбызда ирекле яшәү рухын тергезү, коллык психологиясеннән арындыру, телен саклау өчен мәгърифәтле, олы җанлы зыялылар кирәклекне үзәктә тота. Анын «Ачы тәҗрибә» истәлекләр китабында, хатларында, әдәби әсәрләрендәге чигенешләрендә әледән-әле З.Камали, Һ.Атласи, Ш.Мәрҗани, Җ.Вәлиди, Г.Гобәйдуллин кебек бөекләребезне сагынып, юксынып язуыннан хәзерге галимнәребез, язучыларыбыз арасыннан милләтне үз артыннан ияртеп барырлык зыялылар катламын күтәрү турындагы хыялы калкып чыга.
«Синнән башка хат язар кешем юк икән»
Кадерең барда — кадерлән.
Кадерең беткәч, кабереңә әзерлән.
М.Мәһдиев.
Бу гаять тирән мәгънәле, яшәеш фаҗигасен чагылдырган гыйбарәне Мәһдиев каядыр ишеткәнме, укыганмы, әллә үз күзәтүләренә нәтиҗә ясаганмы, анысы артык мөһим түгел. Халык мәкальләре фәлсәфәсен эченә алган бу җөмләне аерым бүлекчә итеп язып куюы бу сүзләргә җитди каравы, үз шәхси анлавын салуы турында сөйли. Таркатып җыю (структур) методикасы белән тикшерсән, тормыш тәҗрибәсен, гасырлар гакылын, әхлагын ике юлга сыйдырган ошбу афоризмнан бик күп юнәлешләр аерып чыгарып булыр иде. Гаиләннен, башкарган хезмәтеннен, дуслыкнын кадерен белеп, тормышына шатланып яшәүне, рухи көрлекне дә эченә ала ике халәтне капма-каршы куйган бу җанны тетрәткеч сөземтә. Кешенен фани дөньяда кунак кына булуын истә тотып, Мәһдиев һәр көненә шатланып, язучылык эшенә сөенеп, дуслыкнын кадерен белеп яшәде. Танышлар, мәҗлестәшләр, фикердәшләр табылып торса да, ышанычлы дуслар артык күп булмый, дип яшәде Мөхәммәт. Мин ана якташы, әдәби-нәфис әсәрләренә ин гадел, төпле бәя бирүче Фарваз Миннуллин дәрәҗәсендә үк якын булмасам да, бер-беребезне хөрмәт итеп, дустанә гомер кичердек, дип әйтә алам. Шәхси архивымда кадерләп сакланган, мин Алабугада яшәгәндә (Казанга күчкәч, күбрәк телефон аша аралаштык) язган хатлары, җибәргән китапларындагы юлламалары күп нәрсә турында сөйлиләр. «Тәлгать! Сәламнәр һәм изге теләкләр. Сездән башка яшәү бик авыр... Сина гел мәшәкать тудырабыз, ләкин әлегә оялмыйбыз, чөнки әлегә син безнен өчен бик файдалы, игелекле егетләрнен беренчесе булып киләсен.
Повестем чыкты 11-санда, үземә бик ошады, сезгә дә ошасын иде дигән теләктә калам.
Толстой томнары бөтенләй килеп беткәч уптым гына акча бирермен дип торам.
Сәлам белән. Имза. 13.Х1.78».
Тагын да мәгънәлерәк икенче сакланган хаты 1981 елнын 28 февралендә язылган. «Тәлгать Нәбиевич! Сездән алып кайткан финский кәгазьгә хат язып карыйм әле. Минем синнән башка хат язар кешем юк икән дип уйлап та куйдым әле... Мин 15 февральдән повышениедә, филиалга беркетелдем дә, өч айга алган заданиене бер айда үтәп 18 марттан Дубултыга яки Переделкинога китәргә уйлап торам».
Кайсы килүендә (Сибгат Хәким Алабуга пединституты студентлары белән очрашуларга М.Мәһдиев, Ф.Миннуллин, Г.Рәхимнәр «экипажы» илә килергә ярата дигән идек). Мөхәммәткә Суоми агачыннан ясалган кәгазьне биреп җибәргәнемне хәтерләмим, ә язучы өчен затлы кәгазь белән җайлы каләмнән дә кадерле нәрсәнен булмавын чамалап эш иткәнмен, күрәсен. Күрше Яр Чаллы каласында автогигант төзелә башлагач, институт ихтыяҗларына да файдасы күп тиде, шактый кирәкле, дефицит әйберләргә, шул исәптән фин кәгазьләренә дә мантып калдык.
Әлбәттә, инде хәл-әхвәл сорашу өчен генә хат язып тормыйлар, чикләвекнен төше булган шикелле, «Стамбул мәктүпләре»нен хикмәте, эчке бер мәгънәсе каядыр посып
торырга тиеш. Чит ил һәм үзебездә эшләнгән кирәк-яраклар белән кибет киштәләре бүселеп торган безнен көннәрдә Мәһдиевнен гозерләре көлке булып тоелырга мөмкин. Совет хөкүмәте кешене рәнҗетә, түбәнсетә, сыта белде шул.
«Җингәннен (ягъни хәләл җефете Лилия ханымнын. — Т.Г.) һаман сина үтенече булып тора. Минем непрактичный икәнемне белә инде ул. Безгә шушы айларда ике әйбер кирәк буласы иде. Андагы югары агай-энеләргә шундый список бирә алмассынмы?
1) Китап шкафы — 2 данә
2) Софа (бәясе 250-300)
менә шулар».
Берәр әйбергә ихтыяҗы туса да, Мөхәммәт аны болай гына сорамый, ә анын кирәклеген исбат итә, шунардан башка яшәү мөмкин түгеллеген дәлилли. Ана ни өчен ике китап шкафы кирәк булган икән дип уйлыйсын инде, кадерле укучым. Юк, ул аны һич кенә дә үз шәхси мәнфәгатьләре өчен сорамый икән. «Син мина барлыгы дүрт китабынны бүләк иткәнсен икән, шуларны кадерләп тотарлык шкафыбыз юк...
Перспективаны әйтеп бер чылтыратып алырсын әле, эшен күптер инде защита белән, мин изге теләктә. Сәлам белән. Имза. 28.II.81».
Ул чорда дуслардан, таныш-белешләрдән, туганнардан үтенечләр шактый килеп торса да, ректор кәнәфие биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, мин барысына да ярдәм итәргә тырыштым. Мөхәммәтнең гозерен үтәү белән шөгыльләнгән мәлдә, язгы матур көннәрнең берсендә, ул үзе килеп төшмәсенме! Кабул итүче итәкләрен җыештырып, чәйләрен кайната торсын дип, үзенең юлга чыгуы турында алдан хәбәр җибәреп йөрергә ярата иде Мәһдиев. Әле генә университетның татар әдәбияты кафедрасына мөдир итеп чакырылган, әдәбият галиме, драматургия белгече А.Әхмәдуллин «Волга» машинасы сатып алган икән дә, алар икәүләп кенә Чаллы, Алабуга якларын иңләп кайтырга булганнар. Янында Мәһдиев утырганда йөртүчегә беркайчан да йокыга китү куркынычы янамый. Сөйләр әйбере бетсә (анысы да зур сорау астында), тәрәзә аша табигать күренешләренә бәя бирергә, аны кеше тормышы мизгелләре белән чагыштырырга керешер (барысы да бушлай).
Килешү буенча, Казан кунакларын институтның йортында каршы алдым. Кул бирешеп күрешеп, юл хәлләрен сорашып алганнан соң, алдан әзерләнеп куйгандай, Мәһдиев аралашуны булган хәлне, хәзер тарихи «статус алган» мәзәкне искә төшерүдән башлады.
— Күренекле шагыйрь Мостай Кәримне юбилее белән котларга Уфага Рәсүл Гамзатов килә. Дуслар туйганчы сөйләшеп, кунак булып алганнан соң, хуҗа Гамзатовка кичке Уфаны күрсәтеп кайтырга ниятли.
Теләк изге, кәеф яхшы, машина яңа, ажгырып тора. Мостай Кәримнең туган көненә Башкортстан хөкүмәте «Волга» бүләк иткән була. Ике классик сөйләшә-гәпләшә бара торгач, Мостай ага онытылып китеп, обком каршындагы чәчәк бакчасының уртасына килеп керә. Машина тып итеп сүнә. Сакта торучы сержант йөгереп килеп тә җитә, сыбызгысын ачы итеп сызгырта, сүгенә, документларын таләп итә башлый. Алгы рәттә утырган Гамзатов.
— Слушай, дорогой. Посмотри на грудь моего водителя. Раз у меня водитель депутат Верховного Совета Башкирии, ты должен догадаться, кто может быть его начальником?
Шул арада яннарына килеп бөялгән ГАИ майоры мосафирларны танып алып, үзе рульгә утырып, өйләренә озатып куйган.
Бер мәзәген дә юкка сөйләмәгән Мәһдиев, үзенә файдалы нәтиҗәсен дә ясап куя.
— Йөртүчем император университеты кафедрасы мөдире булгач, мин пүчтәк кеше була аламмы инде, иптәш ректор?
Ашханәдә чәйләп, машина янына чыккач, Мөхәммәт минем култыктан тотып, читкәрәк алып китте.
— Иптәш ректор, синең болонья плащың белән нейлон күлмәгең бармы?
— Юк, минем андый синтетик киемнәргә бик исем китми, — дим.
— Синең фәнни җитәкчең аларны күптәннән кия инде.
— Ул бит Хәмит Ярми, Казанның иң көяз кешеләреннән. Бик каты чирли дип ишеткән идем. Хәлен белеп килергә иде дип йөрим.
— Әйдә, без дә синең белән Әхсән Баяннарның күзен кыздырып, плащы ук булмаса да, ап-ак нейлон күлмәк, кара галстук тагып Бауман урамын бер әйләник әле.
Кунакларны озатканның икенче көнендә, Мөхәммәтнең «заданиесен» үтәү шөгыленә керештем. Тормышны тирәнрәк иңләү өчен файдасы тиде, дип уйлыйм. Сирәк табыла, итәк астыннан гына сатыла торган тауарларны ул елларда гади кеше өчен җиде йозак эленгән райпо (районное потребительское общество) складларында гына табып була иде.
Кәртөрле гозерләрне үтәү, шул исәптән плащ, нейлон күлмәк белән кара галстук эзләү барышында сәүдә хезмәткәрләрен сайлап алу, «тәрбияләү» эшенең гаҗәеп югары кимәлдә куелганлыгына хәзергәчә шакларкатып яшим. Тирә-юнь вилаятьләренен (Алабуга, Менделеевск, Чаллы, Зәй, Мамадыш һ.б.) райпо рәисләренен барысы белән дә таныш идем. Күбесе урта яшьләрдәге татар кешеләре, һәммәсе диярлек гармунда уйный, күпме эчсә дә исерми, гәүдә тулы, чырай кызыл, гел уйнап торган күзләрнен төсен билгеләве кыен. йәркайчан ачык йөз белән каршы алалар, склад мөдирен чакыртып китерәләр, яисә алдында яткан төрле төсле пасталы ручка белән имза куялар. Кызыл булса берни бирмәскә, яшелнен бер өлешен канәгатьләндерергә, карасы — үзен кара, бу эшкә мине бутама, дигәнне анлата. Имза зәнгәр кара белән куелса, син алтын балык тоткандай, бәхетле. Алабуга райпосы рәисе Мирза Нурмөхәммәтовнын улы чит телләр факультетында укыганда, институт кешеләренә зәнгәр кара белән куелган рөхсәтләр шактый эләкте. Баллы-майлы айлар тиз үтеп китә шул.
Әлбәттә, ректорны Мирза абзый һәрвакытта «шатланып» каршы ала, хәл- әхвәлне белешкәннән сон, төче тавыш, пәрәвез мамыгы белән чорнагандай, сине изге ниятенә ышандыра. Бүлмәдә тиз арада склад мөдире пәйда була. Ул инде хуҗанын җиз иләге аша үткәрелгән ышанычлы кешесе. Ирләр күзе төшмәслек булса, нур өстенә нур.
— Фирая, матурым, безнен хөрмәтле ректорыбызга болоний плащ белән нейлон күлмәк кирәк икән. Синдә беткәндер инде алар.
Утызын биш-алты ел элек кенә тутырган, ине-буе бер диярлек, кара халатлы ханым сөйләшүгә өйрәтелгән. Мохтар кебек сүзсез тынлаучан, күзләрен түбәнгә төшереп, кара туфлиенен очлы башы белән идәндә түгәрәк ясый да, гаепле, әмма гөнаһсыз кешедәй:
— Кичә сонгысын биреп җибәрдем шул, Мирза Нурмөхәммәтович!
Тамаша дәвам итә. Рәис урыныннан күтәрелеп, мае эчтән саркып торган бармагын һавада уйнатып, кискен «әмерен» төшерә.
— Менә нәрсә. Иртәгә үк татпотребсоюзга машина җибәрегез. Алып кайтуга ректорга ничә кирәк шул чаклы бирегез.
Минем якка борылып, гафу үтенүләр, вәгъдәләр... Әлбәттә, ул плащ мина эләкмәде. Мәһдиев белән Әхсән Баяннарнын күзләрен кыздырып йөри алмадык тәки. Башка дефицит тауарлар белән дә гадәттә шулай була. Затлы әйберләр, алтын-көмеш кайткан көнне райпо йорты кара «Волга»лар белән тула. Райком секретарьларынын, райсполком рәисенен, хокук саклау оешмалары җитәкчеләренен хатыннары, акчасын сонрак китерү шарты белән, төянеп китәләр. Ә төнлә ул складларда пожар чыга, гаепле табылмый. Мөхәммәтнен олы рухы мине бу фаразым өчен гафу итсен, язучылык, фән кебек төшемсез шөгыльгә кереп китмәгән булса, Мәһдиевтән менә дигән райпо рәисе чыгар, Санияләр, Фираяләр, «Мөхәммәт Сөнгатович, ни боерасыз, чәйләп алмыйсызмы?», дип янында орчыктай бөтерелеп йөрерләр иде. «Без — кырык беренче ел балалары» бәянында алыш-бирешкә, сату- алуга маһир егетләрне яратып сурәтләве шул гоманым тегермәненә су коя түгелме? Гафу, гафу, шаяртып кына әйтәм, ул булса, мина гел тамганы зәнгәр паста белән кул куяр иде, дип хыяллануым нәтиҗәсе генә.
Мин Казанга күчеп килгәнче, гел күрешеп, сөйләшеп яши алмасак та, бер-беребезгә җылы мөнәсәбәтебезне хатлар, телефон, яна басылып чыккан китапларыбыз, шуларга язылган автографлар аша сиздереп яшәдек, Әсәрләребезнен язмышына да битараф була алмадык. «Фронтовиклар» романына Татарстан китап нәшрияты соравы буенча эчке рецензияне мин яздым. Әлбәттә, инде хуплап, соклануымны яшерә алмыйча... Әмма үзенә романнын исемен ошатмавымны, эчтәлеккә туры килмәгәнлеге турында әйттем. Әсәрнен русчага тәрҗемәчесе, атаманын вакыйгалар агышын тулы чагылдырмавын сиземләп, аны Мәскәүдә «Большая земля под крылом» (1974) дигән исем белән бастырып чыгара (дөрес, монысын да колакка ятышлы дип булмый). Романга исем биргәндә, күрәсен, автор сугыш михнәтләрен җилкәләрендә алып чыккан егетләр мәктәп кебек четерекле «фронтта»да сынатмыйлар дигән фикерен ассызыкларга теләгәндер. Үз иҗат җимешен автор теләсә ничек атарга хаклы. Жанрын да үзе билгели. Мәһдиев укытучылар тормышына багышланган романынын исемен үзгәртүне кирәк тапмады. Ана без дә күнектек, хәтта ошый ук башлады. Хәзер «Фронтовиклар» атамасы чор идеологиясе тегермәненә су койган, үзен аклау (защитная реакция) алымы булгандыр, дип уйлыйм.
«Фронтовиклар» романы аерым китап булып басылып чыгуга аны мина мондый юллама белән бүләк итеп җибәрде. «Бу китапнын язмышына ин актив катнашкан мишәр дуска — асубынни зур ихтирам билгесе. Имза. 1.Х1.73».
Табадан төшкән һәр яна китабыбыз элемтәләрне ныгыта барып, Казан— Алабуга маршруты белән «йөреп торды».
1979 елда «Современник» нәшриятендә Юрий Галкин тәрҗемәсендә «Летят гуси» исемле мәҗмугасы басылып чыгуга М.Мәһдиев аны кызыл кара белән язылган, түбәндәге юллама белән җибәрде:
«Молодому цветущему ученому Талгату Галиуллину от старого писателя с чувством благодарности. Имза. (21.Х1.79). Ул чорда әле иллесен дә тутырмаган Мәһдиев иркәләнеп, чытлыкланып, үзен «карт язучы» дип атый. Мөхәммәт гомере буена мөкиббән китеп, табынып яшәгән ХХ йөз башында, күрәсен, Тукайнын яшьли үлемен бизмән итеп алып, М.Гафури, Г.Исхакый, Г.Камал һ.б. үзләрен «карт язучы» (үзенә күрә мактану да булгандыр) дип йөртергә яратканнар. Ә инде илле еллык юбилее унаеннан чыккан «Ут чәчәге» (1980) китабына якланмыйча, ифрат мәгънәле, фәлсәфи рухлы сүзләр язган иде. Мина бик кадерле юллама белән укучыны да таныштырасы килә. «Тәлгат туган! Бер-беребезне сөендереп яшәсәк иде киләчәктә. Киләчәк — бик кызыклы да, гаҗәеп тә була гадәттә. Сине яратып. Исем, фамилия. 30.1.81. Казан».
Мин Казанга кайтып, аякка басканчы, Мәһдиев минем язмышка хәерхаһ булып, киләчәгемне кайгыртып, мине янәдән «ияргә утырту» хыялы белән яшәде. Бу очракта мин инде «Замана балалары» китабымда искә алып узган гыйбрәтле бер вакыйганы янартып үтү Мөхәммәтнен холкын, менәзен тирәнрәк күзаллау өчен дә кыйммәтле дип уйлыйм. Вакыйга агышы анын янарак бер сыйфатын анлауга ачкыч була ала.
1990 елнын ямьле бер язгы иртәсендә өйдә телефон чылтырады. Мөхәммәт Мәһдиев икән. Хатыннар, балалар кайсы эшкә, кайсы укуга таралышкач, телефон аша булса да, сөйләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашып, дәрелфөнүндә кемнен кайчан дәресе барлыгын ачыклап куя торган гадәтебез бар иде. Мәгәр бу юлы мин уйлаганча исәнлекне белешү, консультация сәгатьләрен ачыклау, язучыларнын дивар гәзитендәге сонгы сандагы юмореска турында да сүз куермады. Хәтта Мәскәүдә һәм Казанда утыручы Татарстан депутатларын, шул чаклы унайлыклар, умырып акча алып та, авызларына су капкандай залда тып-тын утырулары өчен «әрләргә» дә өлгерә алмый калдык.
— Тәлгат, сәлам, сәлам. Безгә тиз генә күрешеп алырга кирәк. Кызыклы гына хәбәр бар.
— Ни «хәбәр» тагын, — дидем мин сагаеп. — Туйган инде ул «дуслар» җибәргән сәламнәрдән.
— Сина мөнәсәбәтле.
— Нәрсә булды?
— Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел. Эшкә барышлый мина сугыл әле. Өйдә үзем генә.
Юк кына вакыйгага да зур әһәмият, янгыраш, уйламаган төсмер бирергә, шуның өстенә серлелек томаны җибәрергә яратканын белә идем Мәһдиевнен.
Иҗатында да, яшәешендә дә ул бер үк. Бүген тавышында уен, кылану сизмәдем. Интонациясендә ниндидер эчке борчылумы, дулкынланумы бар иде. Минем үҗәтләнеп:
— Телефоннан гына әйтмәссеңме? — дигән сүземне санга сукмыйча, коры чыбык сындырган шикелле, кырт кисте.
— Ярамый. Минем телефон күптәннән тыңлана. Үзең чамаларга тиеш.
Әдәби персонажлары шикелле үк, табигать баласы Мәһдиев үпкәне дә, ачуны да, иң тирән серне дә эчендә озак саклый алмаганын тәгаен беләм. Яңалыкны вакытында әйтмичә, эчендә озак тотса, мишәрең әйтмешли, микъдары кәми, чирли башлый.
Бу юлы Мәһдиевнен яңалыгы җитди булмаса, тимер чыбык аша ул аның бер очын уйлана торырга миңа тоттырган булыр иде. Димәк, дөньялар тыныч түгел...
Ярты сәгатьтән Мәһдиевнең бер кеше генә сыярлык тар коридорлы, лилипутлар өчен дә кечкенә уенчык кухнялы, тыйнак җиһазлы, мәгәр һәрвакыт пөхтә җыештырылган фатирында идем. Ишек йозакларының биген кат-кат тикшереп, форточкалардан ераккарак утыргач (салкын бәрүдән курку хикмәте түгел, озын колаклар серне белеп алмасын), сүзен куллары белән дәлилли барып, сөйләп китте.
— Миңа бүген сине яхшы белгән, хөрмәт иткән бер районнан звонок булды. Үземдә укыган, хәзер җаваплы урында утыручы егет икән. «Галиуллин дигән кешене яхшы беләсезме? Сез бергә эшлисез бугай», ди. «Менә дигән, ышанычлы мишәр», дип җавапны кыска тоттым. Әле бит эшнең нәрсәдә икәнен белмим.
— Алабугадан Казанга ничегрәк кайтты? — ди теге.
— Минемчә, нормально кайтты. Анда инде озак эшләдең, җитте, башкаларга да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бир, дип, Казанга күчердек. Педта бер ел рус әдәбияты укытты, хәзер университетта яңа факультет, докторлык яклау советы оештырып йөри, дим.
— Аны өстәмә урынга районнан депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Галиуллинны белгән, аңарда укыган кешеләр район мәгарифендә күп икән. Иптәшләр белән тагын бер киңәшкәч, сезгә хәбәр бирермен, — дип бик җылы саубуллашты.
Язлар да узды, көзләр дә җитте, әлеге серле сөйләшүнең эзе комга сеңгән су шикелле югалды. Үз илендә һәркем пәйгамбәр дигән шикелле, нәкъ мин фараз кылганча булды нәтиҗәсе. Буш сүз, юк сүз.
Җиденче тоемым белән Мәһдиевнең мине, үземә караганда да, тырышыбрак депутат ясыйсы килүе, шуның өчен барысын да эшләгәнен сизеп торам. Соңга калып кайткан ир кебек урынында таптанып алды да:
— Күңелеңә авыр алма инде, Тәлгат, теге егет «эшебез барып чыкмады, Казаннан башка кешене тәкъдим иттеләр, аннан соң Алабугадан да Галиуллинны бик мактамаган звонок булды, бигайбә», — дип күптәннән хәбәр салган иде, синең кәефеңне төшермәс өчен, әйтми йөрдем.
— Тынычлан, Мөхәммәт дус. Мин аның шулай буласын сразу сизенгән идем. Борчылып йөрүең өчен рәхмәт, — дип, сүзгә нокта куймакчы идем дә, җаваплы кешенең нәтиҗәсе калган икән.
— Да, малай. Депутат булу повесть язу гына түгел икән шул! Төшемле урын. Теләүчеләре табыла тора.
Мәһдиев белән аралашу турындагы истәлекләрне, иҗатына нисбәтән фикерләргә, нәзари тарафларга кереп китмәсәң дә, бер мәкалә, хәтта бер китапка да сыйдыруы кыен. Хәзер бу язмаларга алынуымның төп сәбәбен ачу вакыты да җитте кебек.
Мөхәммәтнең вафатыннан соң берничә ел үткәч, мин төшемдә аны Горький
урамындагы троллейбус тукталышында күрдем. Ап-ачык. Өстендә яраткан, буйга-аркылыга сызыклар төшерелгән аксыл пиджак, кара чалбар. Без, элеккеге политбюро әгъзалары шикелле, чапы-чопы үбешмәсәк тә кул бирешеп, ирләрчә кочаклашып, аркадан каккалап ала торган гадәтебез бар иде. Бу юлы да шулайрак күрешербез дип уйладым. Мин аның янына йөгереп килә башлауга, ул ике кулын боксерларча аркылы куеп, мине якын китермәде, кулын да бирмәде. Үз янына алмады, яшәргә рөхсәт итте.
Шул «очрашудан» соң минем күңелемдә истәлекләр язу теләге уянды. Аларның бер өлеше «Идел» журналында, «Мәдәни җомга»да басылып чыгып, уңай бәя алгач, шулар нигезендә М.Мәһдиев һәм аның дуслары турында китап язу ихтыяҗы сизелде. Сезгә тәкъдим ителә торган роман- эссе шул төнге «магик күрешү» җимеше.
«Мине яратмаучылар белән көнләшүчеләр дә бар бит әле»
Теләчедәнме, Югары Осланнанмы очрашудан кайтып килгәндә Мәһдиевнең юл уңаенда гына әйткән бу сүзләренә әүвәл артык игътибар итмәдем, чытлыклана, мактау көтә дип кенә уйлап:
— Сине, Мөхәммәт, бу дөньяда яратмаган кеше юктыр. Менә дигән хатының бар, ике балаң аякка басып килә. Булмаган дошманны эзләү сиңа килешми, — дип, мәсьәләне ачылмас борын ябарга тырышкан идем дә, барып чыкмады. Сүзенең дәвамы бар икән.
— Менә син доктор.
— Ә син классик.
— Шаяртма әле, Тәлгат дус, үзеңнең белүеңчә, мин фәнни эзләнүләремә нигез итеп ХХ йөз башы эстетик фикеренең үсешен өйрәнүне алдым. Яңа роман язасы урынга күпме вакытымны архивларда чокчынуга, вакытлы матбугат битләрен актаруга, Дәрдемәнд белән Фатих Кәрими, Риза Фәхретдиннәрнең «Шура» журналын, «Вакыт»ны, Тукай, Ф.Әмирхан, Г. Камаллар язышкан гәҗитләрне өйрәнүгә бирдем; мәгърифәтебез күгендә ялтыраган, онытылган исемнәрне күтәрдем, тәхәллүсләрен ачтым, шуларга таянып, татар, рус телләрендә ике фәнни китап, әллә ничә мәкалә бастырдым.
Төптәнрәк уйлап караганда, ул хаклы иде. 20-30 еллар тәнкыйтен өйрәнү аша М.Мәһдиев үз күңел тартуы беләнме, кемнеңдер киңәшен тотыпмы, фәнни фикерен татар мәдәнияте үсешенең алтын чорын — ХХ гасыр башын өйрәнүгә юнәлтә. Анда да галим — проза үсеше яисә мәҗүсиләрчә табынган, һәр сүзен, җөмләсен, шигырен дога кебек изгеләштереп кабатлап йөргән Тукай иҗатын тикшерүгә алынмый. Игътибарын чорның әдәби-тәнкыйди мирасын, иҗтимагый-сәяси, педагогик фикер үсешен аерым шәхесләр язмышына бәйләп өйрәнүгә юнәлтә. Хезмәтләрендә ХХ гасыр башы әдәбият галимнәренең, тарихчыларының иҗатын милли гыйлемебез үсешенә керткән яңалыклары ноктасыннан чыгып бәяли. М.Гафури, Ф.Әмирхан иҗатлары белән рус телле укучыларны таныштыра. Гомеренең соңгы көннәренә чаклы әдип бу чорның фикер ияләрен, язучыларын олылап яшәде.
Бу юнәлештәге эшчәнлеген бәяләп җиткермиләр дип күңеле рәнҗүен аңлап, тынычландырырга тырыштым.
— Соң, шул хезмәтләре белән иптәш Мәһдиев татар әдәбият белеме фәненә ныклап кереп калды, ни кирәк тагы? — дим.
— Хатип Госман докторлык диссертациясен тәки яклатмады. «Марксистик методологияң аксый» дип, кат-кат тикшертте, тарихилык принцибы сакланганны бәяләү өчен тарих бүлегеннән дә кешеләр чакырды. Барысы да унай бәя бирделәр, ә яклауга чыгарырга ярый дигән карар чыкмады.
Борчып, агач корты кебек үзен эчтән кимереп торган мәүзугътан читкәрәк алып китеп булмасмы, дип, янәдән шаярткан булам.
— Синен бит илдә чикләнгән булса да демократия урнашуга турыдан- туры
катнашын бар. Оппозициягә үзен дә бәяләп бетермәгән олуг ярдәмен тиде, дустым.
Ул, сагаеп, минем якка борылды.
— Фикерне ачыграк әйтсәк?
— Докторский язам дип әдәби әсәрләр иҗат итеп, зур акчалар алып ятып, син совет хөкүмәтенен икътисадый хәленә ифрат зур зарар китергәнсен. Синен «корткычлык» нәтиҗәсендә СССР дип аталган империянен таркалудан башка чарасы калмады. Үзен язганча, профессор Х.Госман сине шунын өчен «фаш итте».
— Мин сина декан, яклау советы рәисе буларак үземнен мон-зарымны сөйләп барам. Син һаман уен-көлкегә борасын. Киләчәк буын минем күпме тырышып та фәннәр докторы була алмый калуымнын серен, сәбәбен белергә тиештер дип уйлыйм. Х.Госман үрдәк кебек күлгә арты белән керсә керде, әмма хәйлә, мәкер илә эшемне яклауга чыгармады.
Чынлыкта, кафедранын күпчелек әгъзалары (И.Нуруллин, М.Бакиров, Х.Миннегулов һ. б.), тарихчы галимнәр анын хезмәтен докторлык диссертациясе таләпләренә җавап бирә дип тапканнар икән.
Университетнын тарих факультетынын элеккеге деканы, профессор Рәмзи Вәлиев искә ала: «Бервакыт Мөхәммәтнен кафедра мөдире мине, яшь ассистентны үзенә чакырып алды. Ул чорда бер зур факультет идек. Олы абзый мине янына утыртты, эчтәге сулышын кысып чыгарып, борынын чистартып: «Мәһдиевнен менә шул эшен укып, тарихчы буларак, объектив бәя бир әле», — диде. Юнәлешне «күрсәтте»: «Мәһдиев марксистик методология мәсьәләләрендә ике аякка да аксый. Шул якка игътибарлырак булсагыз иде».
Мәһдиев белән якын дуслар булмасак та, аралашып яшәдек. Прозасына гашыйк идем. Фәнни хезмәте дә бик нык ошады, бернинди аксау, туксау, чатанлык галәмәтләре күрмәдем. Тарихны яхшы белүе, әдәби әсәрләргә бәя бирү маһирлыгы сокландырды. Кыскасы, кемгәдер ошарга тырышып, намусыма каршы бара алмадым, унай рецензия язып, әдәбият кафедрасына кертеп бирдем. Мине утырышка чакырмадылар. Кирәкле «бәяләмә» яза алмагач, мина ихтыяҗ бетте» (1910 ел, март).
Докторлык эшен уздырмагач, Мөхәммәт фән өлкәсеннән читләшә һәм ярсый-ярсый «Ут чәчәге» повестен яза башлый.
— Гали Халит «доктор — тик тор» сүзләрен кушып ясалган, ди бит. Доктор булсан, шундый югары кимәлле әдәби әсәрләр яза алмас иден, ялкауланыр, халтура юлына басар иден, — дип карыйм.
Мондый арзанлы шомартуым да кабул ителми.
— Менә шул иҗади эшемнен унышлы чыгуы кайберәүләрнен көнчелек кытыкларын уятты да бугай.
— Хатип абый зур галим, синнән көнләшеп маташмагандыр инде.
— Ул бит үзе генә бушлыкны тутырмый, анын танышлары, белешләре, факультет кешеләре барын онытма. Пәммәсе дә мине ярата дип уйламыйм! Соныннан Хатип абый гомумән эшемне кафедрага чыгармады. Коридорда очратып сорасан, кашларын җыерып, муенга нык утыртылган башын селкеп, үземне үк ачуланып ташлый башлады.
— Иптәш Мәһдиев, сез бит коммунист, Мозамбикта безнең хәлләр мөшкелләнеп бара. Провокацияләр ешая. Шундый вакытта, диссертация белән чиләнеп ятып буламы сон? Шуңа Уганда, Әфганстандагы хәтәр хәлләр килеп өстәлә, Бабрак Кәрмалны, Нәҗибулланы үтерүләрне дә авыр кабул итәбез.
— Аннан соң үземә дә оят булып китә, — дип чыны белән ироник мөнәсәбәтен бергә кушып җибәрә.
Бу очракта дөрес күзаллау тусын өчен шуны искәртәсе килә. Фәнни хезмәтен җиренә җиткерелеп эшләнгән булса, басылган хезмәтләрен эчтәлеген чагылдырса, яклауга берәү дә комачау итә алмый. Казанда диссертация советы булмаганда элеккеге союздаш республикаларның күбесендә андый мөмкинлек бар иде. Алматыда, Ташкентта, Бакуда Казаннан килгән эшләрне теләп кабул иттеләр, авырлык белән булса да, югарыда әйтелгәнчә, яклаттылар. Хәзерге тел, әдәбият
докторларыбызның күбесе, шул исәптән мин үзем дә, Алматыда яклап «кеше» булдылар. 1990 елдан Казан университетында төрки телләр һәм әдәбиятлар буенча докторлык яклау советы гөрләп эшләп килә. Шунда яклаган дистәләгән докторлар, йөзләгән кандидатлар илнең төрле почмакларында, уку йортларында халкыбызга хезмәт итәләр.
Мәһдиев исә фәнни җитәкчесеннән зарланудан тәм, шаяртуына ризык табып, һәркайсы буенча докторлык диссертациясе язарлык әдәби энҗеләрен иҗат итеп калдырды.
Күренекле галим Хатип Госманнан соң капылт кына әдәбият кафедрасы мөдире итеп, Мәһдиевнең үзе шикелле үк филология кандидаты, доцентлык таныклыгы да булмаган Альберт Яхинның билгеләнүе күпләр өчен аяз көнне боз яугандай була. Әмма Мөхәммәтнең А.Яхинга «ул мине беренче көннән үк кысрыклады», дигәнрәк үпкәсен дә мин иркә баланың (укы: танылып килгән язучының) үзен күбрәк яраттыруга дәгъвасы гына дип уйлыйм. Дөрес, яңа мөдир кафедраның бер әгъзасы белән дә уртак тел таба алмады кебек. Күренекле әдәбият галиме, профессор И.Нуруллин башка кафедрага күчәргә мәҗбүр булды. Хикмәт шунда иде: «Чаян» журналының элеккеге мөхәррире университетның демократик яшәешен аңлый, кабул итә алмый, кафедраның барча әгъзалары да, сатирик басмадагы шикелле, хуҗаның авызына карап, аның кубызына гына биергә, барлык укытучы да уртак фәнни юнәлеш белән шөгыльләнергә тиеш дигән карарга килә. Күбесен профессор Йолдыз Нигъмәтуллина алга сөргән юнәлешкә тартып, әсәрләрне өлеш-кисәкләргә таркатып, икенче төрле — структур-системалы анализга өстенлек бирүгә мәҗбүр итә. Беренче мәлне илләм зур ачыш, яңалык булып күренгән, хәзер акрынлап онытыла барган альтернатив дәреслекләренең нигезендә дә шул ысул ята. А.Яхин кафедраның өйрәнү объекты итеп халык иҗатын ала. Бар галимнәр диярлек тиз арада «фольклорчы» булып китә. Мәһдиевкә «яңача алым» белән халык җырларын өйрәнү бурычы йөкләнә. Урыслар әйтмешли, нет худа без добра, шул чорда А.Яхин мәкальләр, әйтемнәр, мәзәкләр, М.Мәһдиев җырлар, М.Бакиров дастаннар, бәетләр турында шактый үзенчәлекле хезмәтләрен язып, бастырып калдырдылар.
Мәһдиевнең фәнни тикшеренүе өчен җыр жанрын сайлавы бик табигый. Галимә Д.Ф.Заһидуллина бик хаклы язганча, «М.Мәһдиевнең әдәби әсәрләрендә халык җырлары аерым бер урын тота... Мәһдиев — язучы — психологизм остасы, җыр ярдәмендә кеше кичерешләрен бик үтемле аңлауга ирешә... җыр ярдәмендә укучыга тәэсир итә, аның җан дулкыннарына кагыла... Кайбер әсәрләрендә, мәсәлән, «Бәхилләшү»ендә язучы җырлар хакында, трактат язгандай, күңел биреп сөйли. Мөхәммәт абыйның җыр жанрына кагылышлы фәнни эзләнүләре дә бар (Яхин А.Г., Мәһдиев М.С., табышмак, жырлар, 1982). Бу хезмәттә бик борынгы заманнарда җырның ничек барлыкка килүе хакында сүз алып барыла, иҗат процессына табигатьнең тәэсире, ихтыяҗ булып туган-үскән йола фольклоры, ритм анын состав өлешләре кебек тәкъдим ителә» (Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев, 2003, 15 б.). Шул ук китапта Мәһдиев «халык җырларын өйрәнүдә К.Насыйри, Г.Тукайлар башлаган эшне дәвам иттерүчеләрнең берсе» буларак бәяләнә.
Нәтиҗәдә, татар фольклористика фәне алга бер җитди ыргылыш ясап алды. Иҗат кешесе Мөхәммәтнең «кара эш» белән шөгыльләнәсе килмәвен дә анлыйм.
— Яхин минем очрашуларга чыгып йөрүемне яратмый. Дәресләрне уздырып, алыштырып бер-ике көнгә районга чыкканда да, гариза яздырып интектерә иде, — дип зарланганы әле дә хәтердә.
«Завкаф»нын Мәһдиевне өнәп бетермәгәнен башка гамәлләре буенча да сиземләп була иде. Җөмләдән, ул үзенен әдәбият буенча мәктәп дәреслекләренә дә, язучыларның тапкыр, хикмәтле сүзләреннән төзегән җыентыкларына да Мәһдиев иҗатын якын китермәде. Университетча фикер йөртү дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган мөдирдән М.Бакиров, Х.Миңнегулов һ.б. галимнәр дә иза чиктеләр, шунар да әдәбият кафедраларын бүлгәндә, А.Яхин заманында үзе җитәкчелек иткән коллективта кала алмады. Кызганычка каршы, кешенең үзенә мөнәсәбәт турыдан-туры (автомат
рәвештә) аның иҗатына да күчерелә шул. (Бу фикерләремне А.Яхин әле исән чакта матбугатта яңгыратып кала алдым).
Ә бит язучы да, укытучы шикелле үк, җылы сүзгә, иң гади, гадәти игътибарга сусап яши. Аның пәрәвез җебедәй нечкә хисләрне, замананың иҗтимагый яшәешен, кешенең татлы хыялларын, өмет-ышанычларын сыйдырган йөрәге аңлауга мохтаҗ. Сүз остасы нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, ул мәхәббәт һәм нәфрәт, ләззәт һәм кайгы кебек мең төрле кичерешләрне, гаилә бәхете, бала хәсрәте мисле бөек һәм гамәли хәлләрне башыннан уздыра.
Шуңа күрә инде танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең «докторлык диссертациямне юри, көнләшеп яклатмадылар», дип үпкәсен түгүен дә аңлап була. Теләсә кайсы талантлы шәхескә ялан аяк вак ташлар өстеннән баргандай, үкчәләрен каната-каната үзен расларга туры килә. Кемгә кирәк инде Мәһдиевнең көтмәгәндә-уйламаганда әдәбият күгендә якты йолдыз булып кабынуы. Көнләшмичә соң!
«Мине яратмыйлар, көнләшәләр, аяк чалалар», дигән фикере сөйләшүләр дәрәҗәсендә генә калмыйча, аның публицистик язмаларына, уйлануларына да үтеп керә. Шигъри җанлы шәхес буларак, Мәһдиев һәр шәйне үтә нечкә итеп, иркәләнебрәк, арттырыбрак кабул итә. Кемгә зарлана соң ул? Остазы Тукай кебек, туган милләтеннән җәлләү, яклау көтә Мәһдиев. «1970 ел башыннан мине бик каты кыйный башладылар. Бер мәкаләм өчен. Шуннан мин неблагонадежный исемлегенә кердем (хәзер ул мәкаләне рәхәтләнеп цитировать итәләр). Шул елны әни бик каты авырый башлады... Саташа башлады... Шул чорда мин «Фронтовиклар» дигән роман яздым. Хәзер шуның икенче изданиесен әзерләп утырам. Шаккатырлык! Ничек яздым икән? Әгәр тормыш мине шулай кыйнамаган булса, мин аны яза алыр идемме икән?... («Язучының иҗат лабораториясеннән)».
Мәһдиев «Фронтовиклар» романының язылу-язылмавына шик белдереп, хәйләли, ыкыш-мыкыш китерә. Җәмгысе «биш авылда укытучы булып» эшләү тәҗрибәсеннән «качып котыла» алмас, яңгыр урынына боз түгел, таш яуса да ул әлеге романын барыбер иҗат итәр иде.
«Фронтовиклар» әсәренең язылу тарихына, мөнәсәбәтен-шиген ул 1979 елның февралендә, аны «кыйный башлауга» шактый вакыт, тугыз ел узганнан соң гына, истәлекләр дәфтәренә язып куя. Игътибар иткәнсездер: Мәһдиев үзе исән чакта матбугатка тәкъдим итү турында уйламаган-хыялланмаган язмасында да үтә сак эш итә, «кыйнаучыларның» кем икәнен, мәкаләсенең исемен дә әйтми. Хыялын мөмкинлек биргән тәкъдирдә үзең чамала! 1967 елда Мәһдиев «Совет мәктәбе» (№3) журналында октябрь инкыйлабына, чаклы Уфада эшләгән, бик күп татар-төрки зыялыларын, күренекле язучыларыбызны тәрбияләп чыгарган атаклы «Галия» мәдрәсәсенә («Галия» мәдрәсәсендә») багышланган мәкаләсен бастырып чыгара. Мәдрәсәләрне динне пропагандалау, халыкның аңын агулау үзәге дип бәяләгән рәсми сәясәт Мәһдиевнең «Галия»не югары белем бирүче уку йорты дип бәяләвен дә хупламаска мөмкин иде, әмма җылы кәнәфиләрен югалтудан курыккан түрәләрне Бубый мәдрәсәсенә багышланган мәкаләсе ярсытты, ярларыннан чыгарды бугай. («Совет әдәбияты», 1969.12 сан). Беренче мәкаләдә сүз күбрәк мәдрәсәдә укыткан яисә шуннан күтәрелгән язучылар турында барса, икенчесендә Бубый уку йорты мисалында, инкыйлабка чаклы дөрләп эшләп килгән мәгърифәт учаклары, татар халкының үзаңын күтәрүгә хезмәт иткән үз укыту системасы булу, аны саклау ихтыяҗы, шул эшкә гомерләрен багышлаган фидаи затлар турында бара.
«Иж-Бубый мәдрәсәсенең тарихын өйрәнүгә мин бик очраклы килеп кердем. Бу минем өлкәм түгел иде. Гыйльми җитәкчем мәрхүм Хатип Госман миннән мондый буталчык тарихны түгел, марксизм-ленинизмның әдәбият- сәнгать теориясен таләп итә иде». Архив материаллары нигезендә язылган, тыелган мәүзугъны фәнни югарылыкта күтәргән «Бубый» мәдрәсәсе» мәкаләсенең басылып чыгуы өчен «Казан утлары»ның «яңалыкны яратучы» баш мөхәррире Р.Мостафин һәм тәнкыйть бүлеге мөдире Фарваз Миңнуллиннар күп көч куялар. Татар зыялылары, язучыларның күпчелеге галимнең бу адымын хупласалар да, рәсми оешмалар мәкаләне уңай
бәяләргә ашыкмыйлар. Бубыйларны күтәрүгә каршы чыккан К.Фассев, Х .Хәсәновләрне автор «карагруһчы»лар, концепциясен аңламаган К.Гыйззәтов, М.Әмирләрне үзенә «суктырып» узучылар дип атый. Шул чорда гадәти хәл булган нәзари семинарларның берсендә иң олы түрәләрнең берсе С.Батыев та мәкаләгә «тибеп» уза. Мәһдиевне, җаваплы кешеләр бәясеннән бигрәк, татар зыялыларының аңламавы, яклап күтәрелмәве рәнҗетә. Менә ул урамда «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналы хезмәткәре Вакыйф Зыятдиновны очрата. Ул «минем белән күрешкәндә бөтен мәһабәт буена, битенә елмаеп, «почти» шатланып болай диде:
— Ну, малай, Батыев кирәгеңне бирде... Ну яндың да инде. — Вакыйф шул кадәр шат, бәхетле иде».
Холкы белән сак, аннан да бигрәк арттырып, күпертеп сөйләргә маһир Мәһдиев шул хәлләрнең уртасында кайнаган, бәхәсләрнең шаһиты, соңрак аралары кискен бозылган, — «Чаян» журналының баш мөхәррире А.Яхинның бәясен болай сурәтли.
— Болай. Значит, болай, Батыев әйтте. Болай диде, Батыев әйтә: Мин ди, «Казан утлары»нда «Бубый мәдрәсәсе» дигән мәкаләне укыдым. Яшь галим язган. Шәп мәкалә. Кызыклы. Авторы да яшь, талантлы. Ләкин бер хата киткән. Мәһдиев анда Бубый мәдрәсәсен тәмамлаучылар арасында Юныс Вәлидов (җир эшләре наркомы. — М.М.) исемен телгә ала. Юныс Вәлидов бит — солтангалиевче.
Альберт шуннан башка берни дә әйтмәде. («Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема»).
Хәттин борчылгандай күренергә тырышып, АЯхинның сүзләрен ифрат җитди кабул иткән рәвешен китерсә дә Мәһдиев-сәясәтчене Мәһдиев-художник җиңә. Бу очракта аның өчен иң мөһиме кыска, өтек җөмләләр белән, кискен итеп сөйләшүче әңгәмәдәше турында күзаллау, аның образын тудыру.
Әлбәттә, Мәһдиев архив материалларына, вакытлы матбугат биргән дәлилләргә таянып, халкыбызның 1917 ел инкыйлабына чаклы үз мәгариф системасы булуны, шул эш өчен җаннарын, малларын кызганмыйча хезмәт итүче мөрәүвәтле фидакарь шәхесләре күтәрелүне ачып салган мәкаләсенең башкачарак кабул ителүен, җитди бәяләнүен көткәндер.
Минем шәхси күзәтүләрем шундый нәтиҗәгә алып киләләр: мәкаләсенең төрлечәрәк фикер уятуы, «кыйналуы» турында үзе үк куертып йөрмәсә, бәлки, татар мәктәп-мәдрәсәләре язмышына игътибар уянып, шул чаклы фәнни (А.Мәхмүтова, И.Таһиров, М.Госманов, Я.Ханбеков һ.б.) тикшеренүләр дә тумас иде. Күпертүгә маһир Мәһдиев, чебеннән фил ясап, үзен эзәрлекләнүче, өркетелгән зат итеп күрсәтергә тырышты, үзен «исәр», «шыксыз үрдәк» дип мыскыллаудан кызык табып яшәде. Бу яктан ул үзе ХХ гасырның икенче яртысы тудырган, төгәлләнгән, кабатланмас (әдәби) образ һәм реаль шәхес иде.
Мәһдиевнең мәдрәсәләр тарихын яңачарак яктыртырга омтылуын хәзерге чор галимәсе Д.Ф.Заһидуллина болай бәяли. «... татарларга революция генә мәгърифәт алып килде дип тукылдаган, иске мәдрәсәләр фәкать тискәре яктан, дини схоластика белән балаларның аңын томалаучы итеп кенә телгә алынган бер заманда яшь галимнең киресен исбатларлык дәлилләрне дөньяга чыгаруы зур батырлык була. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Р. Фәхретдин, З.Камали, Г.Баруди, Ф.Кәрими кебек шәхесләр Мәһдиевне сокландыра, аларның хезмәтләре кызыксыну уята». Тыелган теманы күтәреп чыгуы өчен заманында күңелсезлекләргә юлыкса да, Мәһдиев мәдрәсәләребез тормышына, фидакарь мәгърифәтчеләрнең язмышына суынмый, 1992 елда «Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» исемле җыентык бастырып чыгара.
Табигать яшәешендә, җәмгыять тормышында кабатланулар даими рәвештә булып торган шикелле, Мәһдиевне «рәнҗетүнең»дә соңгысы булмаган икән. Янәдән «Көндәлек битләреннән» язмасына күз салыйк. «1978 ел, 5 май көнне өлкә комитетына чакырып минем монографиягә суд ясадылар, шуның белән аның язмышы хәл ителде. Цензор бөтен галимнәрне сүгеп чыгыш ясады. Судта минем монография эчендә ни барын да белмәгән кешеләр утыра иде. Минем һәм И.Нуруллин (фәнни
редактор) адресына күп гаеп ташладылар...
...Без матбугат көнен әнә шулай билгеләп үттек.
Фәннең, әдәбиятның әлеге цензор кебек наданнар кулына калуы бик кызганыч, әлбәттә» (5 т., 312 б).
Йөрәк әрнүе астан бәреп торган бу язмасында да Мәһдиев ифрат сак, үзен үткен, ике яклы пычак өстеннән баргандай хис итә, мәгәр монографиясенең исемен дә, катнашучыларның, аерым алганда, цензор иптәшнең фамилиясен дә атамый. Библиографик белешмәләрдән күренгәнчә, 1978 елга чаклы фәнни эзләнүләреннән «Татарская советская литературная критика» (19171932) исемле кандидатлык диссертациясенең авторефераты (1964) гына басылып чыга. Лаисов Н.Х., Ганиева Ф.Ә. кебек галимнәр белән бергә язган «Әдәбият теориясе. Сәнгать төре һәм идеология формасы буларак матур әдәбият» кулланмасы 1979 елда дөнья күрә. Бу төр басмаларда «крамола» була алмый. Мәһдиевнең галимлеген раслаган, ХХ йөз башы әдәбиятын, эстетикасын, фәлсәфи фикер үсешен яктырткан «Әдәбият һәм чынбарлык: ХХ йөз башы татар әдәбиятына яңа материаллар» исемле китабы 1987 елда, «Реализмга таба: ХХ йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре» хезмәте, беренчесенең дәвамы буларак, 1989 елда басылып чыга. Татар әдәбиятының алтын чорын вакытлы матбугат, елъязма чыганаклар аша яңача бәяли галим бу хезмәтләрендә. Әдәби әсәрләр язмыйча, әлеге фәнни хезмәтләре белән генә дә Мәһдиев әдәбият тарихында калыр иде.
Тарихчы буларак, Мәһдиев фәнни эзләнүләренә таяныч, нигез өлге итеп документларны ала, расланган фактларга гына таяна. Вакытлы матбугат сәхифәләренә фәнни бәясен бирә. Кин карашлы кеше булуы милли яшәешне белем-мәгълүмат үсеше яссылыгыннан килеп анлавында да ачык күренә.
Мөхәммәт докторлыгынын очына чыга алмаса да, профессор дәрәҗәсендә йөргән әзерлекле доцент иде. Ул ифрат эрудицияле укытучы, чорга бәясендә төгәллеккә омтылучы, әдәби фактларны күнелендә тота һәм кирәк җирендә файдалана белүче галим, студентларнын яраткан лекторы. Кыяфәт рәхим ит, йөрү горур, тавыш көр, төп таяныч — белем.
ХХ гасыр башы татар иҗтимагый фикере, әдәбияты үсешенә багышланган, заманасы өчен ифрат кыю, янача карашлы хезмәтләрен нәшер итәргә, ноктасы куелган докторлык диссертациясен якларга чыгартмаган өчен гарьләнүле нөктәсен яшермәсә дә, кемгәдер (Х.Госманны еш телгә алса да) шәхсән үч тотмады. Кем белә: Мәскәү, Алматы, Ташкент, Баку кебек шәһәрләр юлын таптап, диссертация яклау мәшәкатьләренә кереп батса яисә үз кабырчыгына бикләнеп, эчке көчәнеш-каршылыклары, әхлакый кысалары тәэсирендә калса, хәзер татар кешесенен күнел түрендә урын алган берише әсәрләрен иҗат итүгә җитешә алмаган булыр иде Мәһдиев.
Ахыры киләсе санда