Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР


КӨНДӘЛЕКЛӘР
1991
12 май. Телефон эшләми һаман. Ай була инде, төзәтмиләр. Бөтен микрорайон
телефонсыз утыра. Төнлә чирләп китсәң, «Скорый» чакыртырга да мөмкинлек юк.
Кайдадыр кабель өзелгән ди. Өзек кабельне без эшләгәндә икенче көнне үк ялгый торган
идек. Әгәр 2-3 көн төзәтелмәсә, ул зур ЧП булып санала иде. Хәзер гомумән җаваплылык
бетте. Узган җәйне җылылык үткәрүче трубаларны ялгар өчен асфальтны 2-3 җирдән
казып атканнар иде, шуларны һаман күммиләр. Машина белән кереп тә булмый өй янына.
Юл булмагач, утырткан агачлар өстеннән йөри машиналар. Гөрләп үсеп килүче агачларны
таптап бетерделәр инде. Бер начарлык икенчесен тудыра.
10 июль. Бу көн безнең өчен зур күңелсезлек алып килде. Бакчадан кайтып килгәндә
машинабызны бер «КамАЗ» машинасы бәрдереп китте. Без кюветка очтык, кызулык белән
каеннар арасына килеп бәрелеп туктадык. Ничектер Ходай саклады: үзебез исән калдык,
машина көлчә булды. Безне бәргән «КамАЗ» туктап тормады, качты. Бу — кичке алтынчы
яртылар иде. «КамАЗ» машинасы прицеплы, кызыл кирпеч төягән иде, номерын карарга
өлгермәдек. Безнең тәгәрәгәнне күреп бер «Жигули» машинасы килеп туктады. Алар
безне каеннар арасыннан этеп чыгарырга маташканнар иде, көчләре җитмәде, чөнки
машинаның алгы подвескалары сынган, тәгәрмәчләре тәгәрәми. Руль борылмый, ишекләр
ачылмый. Алар тагын бер машинаны туктатып, көч-хәл белән безнең машинаны агачлар
арасыннан чыгардылар. Ишекләрне ачтык. Ул машиналар Зеленодолга баралар иде, алар
ГАИга һәм «Ашыгыч ярдәм»гә хәбәр иткәннәр. Берәр сәгать чамасы үткәч, ГАИ һәм
«Скорый» килеп җитте.
«Скорый»дан пеләш башлы бер врач безнең янга килеп карады да: «Сынган, яраланган
җирләрегез юкмы?» — дип сорады. «Юк бугай», — дигәч, китә дә башладылар. Шунда
мин аларга: «Мин йөри алмый торган инвалид, мине өйгә кайтарып куегыз, монда агачлар
арасында ята алмыйм бит инде мин», — дидем. «Безнең машина инвалидлар ташыр өчен
түгел, берәр попутный машина тотыгыз да кайтыгыз», — дип китеп бардылар. Хәтта
пульсны да тотып карамадылар. Ә безнең хәлләр бик шәптән түгел иде анда. Мин ике
тапкыр аңны югалта язып алдым. Йөрәк әллә нишләде. Нурсөянең дә хәле начар иде.
Просто кызулык белән генә йөрде ул да. Ярый ГАИдан килгән сержант ярыйсы кеше
булып чыкты. Юлда бер кранны туктатты, аннары бер грузовой машинаны туктатты.
Безнең машинаның калдыгын йөк машинасына салдылар. Мине йөк машинасының
кабинасына күтәреп керттеләр.
Дәвамы. Башы 2011 елның 1нче санында. Ул машинаның шоферы әйбәт керәшен егете
(Валерий) булып чыкты. Монда кайтаргач, тагын бер кран табып, машинаны төшереп
гаражга кертеп куйдылар. Дүрт сәгатьләп вакыт үтте. Валерага шул мәшәкатьләре өчен
көчләп кенә бер ярты аракы биреп җибәрдек, алмый маташты әле.
ГАИ безне бәргән машинаны эзләргә уйламый. «Аны табудан сезгә ни файда. Ул үзен
аклар өчен әллә нинди дәлилләр һәм шаһитләр табачак, ә сезнең бер шаһитыгыз да юк»,
— ди. Шулай итеп, безне үзебез, үз теләгебез белән тәгәрәгән кебегрәк итеп акт язып
куйган. Без дә аңа әллә нинди таләпләр куймадык. Исән калган сөенеч җиңдеме, шоковый
хәлдә булдыкмы — аптыраш.
Машинаны страховать иткән идек, страховка күпме чыгар. Дүшәмбе, ягъни 15ендә
госстрахка килергә куштылар. Шундый-шундый хәлләр. Язмыш тагын безнең ныклыкны
сынап карыйм дигәндер инде. Машинасы да ул кадәр жәл түгел, җәй көне беркая чыга
алмый өйдә ятуым жәл. Җәй көне әз булса да көч туплап, ял итеп калына иде.
Нурсөя дә бик каты тетрәнү кичерде, ныклап чирләп китмәсә ярар иде дип торам.
Социаль тәэминат министр урынбасары Зөфәр Сәйфетдиновка авария хәлләрен
аңлатып: «Миңа машинаны чиратсыз сатып алырга ярдәм итә алмассызмы?» — дигән
идем: «Юк, мин андый рөхсәт бирә алмыйм», — диде.
Прокатка алып торырга да юк бит бездә машина. Хәерче илнең мескен бәндәләре без.
17 июль. Моннан 33 ел элек, ягъни 1958 елның 17 июлендә мин муенны сындырган
идем. Июль ае миңа бәхетсезлекләр китерә торган ай булып чыкты.
12 июль көнне Татарстан Республикасының президенты Шәймиев исеменә хат язып
җибәрдем. Хатта миңа чиратсыз гына «Жигули» яки «Москвич» сатып алырга
мөмкинчелек бирә алмыйсызмы дип язган идем. Кичә Шәймиевкә шалтыратып караган
идем, ул бүген килмәде диделәр. Ә минем хат аның канцеляриясенә кергән, канцелярия
ул хатны укып хатлар бүлегенә тапшыра икән. Бу хәлләр ничә көннән һәм нинди нәтиҗә
белән урап чыгар. Үз акчаңа машина сатып алу өчен дә шушы кадәр нервы бетерергә
кирәк бит. Шәймиевнең ярдәмчесенә шалтыраткан идем, мөмкинлек юк, диде. Неужели,
мин әйтәм, бөтен Татарстанга бер машина кайтмый инде. Машина бит минем өчен аяк та,
саф һава да, иҗатым өчен яңа тәэсирләр дә бит дип сөйләп маташтым мин моңарга. Бер
сүз эндәшмичә генә тыңлады. Хатың безгә килеп кергәч җавап бирербез, диде.
Машина белән бәрелүләрен Нурсөя бик авыр кичерде. Мин җебегән аркасында
җәйнең кызу көннәрендә син өйдә ятасың, ди. Бәрелүдә Нурсөя гаепле түгел. Бездән алда
бара торган КамАЗ 40-50ләр белән генә бара иде. Без аны узып китәр өчен поворот утын
яндырып обгонга чыктык. Без обгонга чыгуга ул безне уздырмас өчен кинәт безнең якка
чыга башлады, тизлеген дә зурайтты. Аның машинасы прицеплы озын машина. Без обгон
ясап бетерә алмадык, ул безне сул як юлга кысты. Нурсөя хәзер бу машинадан артта калу
өчен тормозга басты. Шулвакыт теге КамАЗ прицепы белән безнең уң якка китереп
чәпәде. Без юлның сул ягындагы кюветка очтык. Анда эре каенлык иде, шулар арасына
барып челпәрәмә килдек. Ярый әле каешларны бәйләп утырган идек, шул коткарды.
Хәзер Госстрах артыннан чаба инде Нурсөя. Анда ГАИдан акт сораганнар. Чәпәлгән
машинабызның фотокарточкасы һәм эксперт заключениесе кирәк икән. «Азат хатын»га
шалтыратып фотограф китерттем. Ул кичтән төшереп, иртәнгә карточкаларны китереп тә
бирде. Кичә Госстрах инспекторы белән автосервис эксперты килеп, машинаны карап
киттеләр. Күпме түләрләр, әлегә билгеле түгел. Хәзергә шундый нервы боза торган эшләр
белән шөгыльләнәбез.
19 июль. Әйберләрнең бәяләре көннән-көн күтәрелә бара, кеше бәясе көнләп-
сәгатьләп төшә. Кичә Шәймиевкә шалтыратып карадым, булмады. Минем хатны кемгә
биргәннәр һәм нинди резолюция салынган икән дип хатлар бүлеге мөдире Ибниева
Венерага шалтыраткан идем. Хатны һаман беркемгә дә бирмәгәннәр. «Шәймиевкә бирә
алмыйбыз без аны, ул бөтен Татарстанга берәү генә», — ди. Мин аптырадым да калдым.
Миңа йөзләрчә хатлар килә, җавап язам. Кайбер
көннәрне утызлап укучы килә — кабул итәм. Мин дә бит бөтен Татарстанга берәү.
Президентны икенчене дә сайлап була, ә шагыйрь Фәнис Яруллинны икенчене сайлап
куеп булмый бит. Аннары Шәймиевкә Татарстанның барлык гражданнары хат та язмый
бит әле.
Көннән-көн үзеңнең кадерсез икәнеңне ныграк аңлый барасың. Ә эшләгән кешенең
кадерен белмәгән ил нишләп алга китә алсын ди ул?
Әгәр мин үз-үзем белән бер-бер хәл кылсам, кеше моны дөрес аңламаячак.
Машинасын жәлләп шулай эшләгән диячәкләр. Ә бит мин андый эшкә барам икән,
кешенең кадерсезлегенә протест йөзеннән эшләячәкмен моны. Мин урамга чыгып ачлык
игълан итә алмыйм. Протестымны бары тик үлеп кенә белдерә алам. Ул очракта да әле
минем протестым гаепле кешеләргә ишетелмәячәк. Чөнки зур начальствоны тигәнәктәй
сарып алган вак чиновниклар үз хуҗаларының тынычлыгын бик каты саклыйлар.
Армияне сугышып җиңәргә мөмкин, ә боларны җиңеп булмый. Боларның иреннәрендә
елмаю, телләрендә агу. Югыйсә әнә шул хатлар бүлеге мөдире Венера мине яхшы беләм
дигән була. Сезнең әсәрләрне укып елаганым бар, ди. Ай-Һай, мондый кешеләр елый белә
микән?
27 июль. Шәймиевкә язган хатка җавап юк әле. Венера Харисовна миңа шалтыратып:
«Хатыңны Верховный Совет председателе Фәрит Мөхәммәтшинга бирдем, ул резолюция
салды», — диде. «Нәрсә дип язган резолюциясендә?» — дигән идем: «Изыскать
возможности», — дигән, диде. Җавап хатында: «Машиналар бик әз кайту сәбәпле
чиратсыз сата алмыйбыз», — дигәннәр. Үз акчаңа ике ел йөрүгә туктап кала торган
«Жигули» яки «Москвич» ала алма инде. Ә миңа килгән кешеләр: «Сезне хөкүмәт бөтен
нәрсә белән тәэмин итеп торадыр инде», — диләр.
Машина эштән чыкканнан бирле Нурсөя бакчага электричка белән йөри. Бөтен
нәрсәне күтәреп ташырга калды. Икешәр сумка белән кайтып керә мескен. Минем бакчага
бара алмавыма да үзен гаепле санап, газапланып йөри...
Мин ашау-эчүдә дә, эштә дә бернинди режим сакламыйм диярлек. Режим бит ул үз
теләгең белән үз иркеңне кысу. Болай да кеше гомере буе төрле калыпларга кысылып яши.
Зуррак әсәргә тотынсам гына Һәркөн утырырга тырышам. Андый чакта шунсыз булмый.
Алай да әле: «Их, бүген берәр кеше килсен иде дә, эшне ташлап торырга сәбәп чыксын
иде», — дип куйгалаган көннәр була. Язу да туйдыра. Ләкин күңелеңә Алла тарафыннан
салынган сәләт бар икән, аны үз эчеңдә үтерү зур гөнаҺ.
Менә әле үземнең «Шүрәленең авылда күргәннәре» дигән әкият нигезендә бер пьеса
язарга дип күңелгә беркетеп куйдым. Гомуми планы да бар инде. Башлыйсы килми тора.
Язган әсәрләрне басарга бер дә ашыкмыйлар, басылмагач, акча да юк. Нурсөягә мине
караган өчен түләмиләр. Минем пенсия 51 сум иде, хәзер инфляция башлангач пенсия
арта башлады. Ләкин әйберләрнең кыйммәтләнүе арткан акчаны гына түгел, тулаем
керемеңне «ашый» бара.
18 сентябрь. Беркөн радиодан Әхмәт Рәшитов шалтыраткан иде. Монда, студиягә
артист Шәүкәт Биктимеров килгән иде, ди, синең яңа шигырьләреңне укырга тели, давай,
шигырьләр җибәр, ди. Озакка сузмый гына әзерләп җибәрдек. Шәүкәт Биктимеров элек
тә минем шигырьләрдән бер ярты сәгатьлек тапшыру эшләгән иде инде. Әхмәткә, нишләп
ул минем шигырьләрне укырга булган әле, дигән идем, синең шигырьләрең әйбәт бит,
диде. Чын күңелдән әйтүе булгандырмы. Ну Биктимеровның минем шигырьләрне ошатуы
хак.
Бу айда Резидә Әхтәмованың кулъязма китабын укып чыктым. Булачак китабын
нәшриятка тәкъдим итеп, сүз башы яздым. Аннары ул баланы телевидениегә, яшьләр
тапшыруына тәкъдим иттем. Кайчанрак бирерләр. Анда редактор булып Хәйдәр эшли
икән. Ул бер дә авырсынмыйча гына тапшыру эшләргә булды.
Бу айның 25ендә телевидениедән минем «Нәсел агачы» поэмасы буенча эшләнгән
әдәби театр була, 25 минутлык, программада бар.
«Казан утлары»ның 9нчы санында «Коткарыгыз» дигән поэмам Һәм Гөлзадә
Сафиуллина турында очерк чыгып килә. Корректурасы килгән инде. Журналлар хәзер
соңарып чыга. Әле август саны да килеп җитмәде. Эшләгән эшем кеше күзенә күренгәч,
бәла-казалар онытылып тора.
30 октябрь. Поэма һәм очеркны укыгач та Ф.Гыйззәтулина һәм Г.Бәширов
шалтыраттылар. Бик ошатканлыкларын әйттеләр.
Телевидение минем барлык әкиятләрне дә диярлек «Әлли-бәлли-бәү»дә биреп бара.
Кайберләрендә авторын әйтми укыйлар, ә берсендә «бу әкиятне сезгә, балалар, Фәрит
абыегыз Яруллин язган» дип укыдылар. Күп кеше мине шул Фәрит Яруллинның туганы
дип уйлый.
Бу арада Резидә белән бик якынайдык әле. Берничә тапкыр бездә кунып та китте.
Үзенең мәхәббәт тарихын сөйләде. Шул вакыйгаларга нигезләп, бәлки, берәр хикәя язып
булыр дип торам. Резидәнең шигырьләрен «Соц.Татарстан»га тәкъдим иттем, кайчанрак
бирерләр.
23 декабрь. Кичә Илгиз (бакча күршесе) шалтыратты. Бакча өйләренә кергәннәр.
Сезнең ишекне каерып кергәннәр, диде. Шунда кадаклап кайткан булса да ярый иде бит
инде. Мин барып кадаклый алмаганны белә ләбаса.
Тормышлар кыйммәтләнә бара. Базарда итнең килосы 50 сум. Өрекләр 40-45. Хәзер
бер куртка алыр өчен бер китап чыгарырга кирәк...
1992
15 апрель. Бу ай минем өчен рәхимле булмакчы. 22сендә, Алла бирса, К.Тинчурин
театрында «Сөембикә егет сайлый» дигән пьесамның премьерасы булырга тиеш.
Музыкаль комедия инде бу. Музыкасын Фуат Әбүбәкеров язды. Режиссеры Илдар
Хәйруллин. Болай, әйтүләренә караганда, әйбәт спектакль булырга тиеш. Үзем дә
барырмын дип торам. Ләкин сырттагы яралар ачыла башлады. Перевязка ясарга рәтле май
юк. Даруларның да бәясе коточкыч хәзер. Элекке 3 сум 50 тиенлек гөлҗимеш мае 156 сум
булган.
Бу айда икенче шатлыгым — «Шүрәлене күр әле» дигән пьесам Культура
министрлыгы уздырган конкурста 2нче урын алган. Әкият-пьесаларга узган ел конкурс
игълан иткәннәр иде.
25 апрель. Менә, ниһаять, премьералар да булды. 22сендә үзебез дә бардык. Ниндирәк
хисләр кичергәнне дә әйтә алмыйм. Тамашачы бик әйбәт каршылады. Бик каты кул чабып
утырдылар. Соңыннан артистларга да, миңа да бик күп чәчәкләр бирделәр. Халык
шыгрым иде. «Күптән безнең театрда мондый аншлаг булганы юк иде», — диделәр.
Премьерага бер көн кала бер курьез булып алды. Телефоннан Сөембикә Вәлиева
шалтырата. Менә, ди, «Ватаным Татарстан» газетасында сезнең «Сөембикә егет сайлый»
дигән пьесагыз куелачагын хәбәр иткәннәр. Сез беләсезме, Сөембикә бит ул тарихи шәхес.
Ни өчен ул егет сайларга тиеш. Бүгеннән спектаклегезнең исемен алыштырыгыз, юкса
мин сезнең белән «с позиции силы буду говорить», ди. Мин моның тарихи әсәр түгеллеген
аңлатып карыйм. Юк, тыңларга да теләми. Мин әле, ди, концертлар куеп әллә каян яңа
гына кайтып төштем, ди. Менә шунда бер Сөембикә дигән хатынны очраттым. Ул ике
тапкыр иргә чыккан, өч баласы бар, ди. Менә аны да судка бирдем, ди. Ни өчен ул шундый
исем йөртеп ике тапкыр кияүгә чыгарга җөрьәт иткән, ди!
12 июль. Быел июньнең 7сеннән июльнең 9ына кадәр авылда булдым. Баулыдагы
«Алтынчәч» балалар бакчасына очрашырга алып бардылар. Анда «Сандугач» дип аталган
татар балалары группасы бар. Менә шул балалар минем шигырьләрне сөйләделәр.
Җырладылар, биеделәр. Үзебезнең Мәдәният йортында да кечкенә генә бер очрашу
булды. Үзешчәннәр минем «Автомобиль»дән өзек куйдылар. Концерт күрсәттеләр. Быел
безнең авылның фольклор ансамбле Россия беренчелегендәге ярышларда катнашып
дипломнар алган. Шуларга дипломнар һәм значоклар тапшыру булды.
18 июль. Кичә бакчага барган идек. Бик каты чирләп кайттым. Температура 39,9 иде.
17 июль — ул минем егылган көн. Менә быел шул егылуга 34 ел булды. Бу елларның
берсен икегә генә чутласаң да, 68 ел һәм шуңарга егылганчы яшәп калган 20 елны кушсаң,
минем организм иң кимендә 88 яшьлек була.
Базар экономикасына күчү үзен күрсәтә. Бөтен нәрсә кыйммәтләнә. Элек 16 тиен
торган ипиләр — 4 сум. Элек 15 мең торган «Волга» машиналары — 1 миллион 300 мең.
Суыткычлар элек (иң шәбе) — 400-500, хәзер 18 мең. Ә эш хакы алай йөз тапкыр артмый
бит. Мисал өчен, Культура министрлыгы элек бер пьесага 2200 дән 4 меңгә кадәр түли
иде, хәзер 10 мең сум түли. Елына бер пьеса да куйдыра алмавың мөмкин бит. Китап
нәшриятында да шундый ук хәл: бер китап акчаң эшче халыкның бер айлык хезмәт хакына
әйләнеп калды.
1 сентябрь. Бу ел безнең өчен бәхетле ел микән әллә дип уйлаган идем, тагын бер зур
күңелсезлек килеп чыкты. 30 август көнне бакчадан кайтканда (Әхәт Гаффарны да
утырткан идек) бер «Беларусь» тракторын узып киткәндә, без аның белән тигезләшкәч, бу
кинәт кенә сул якка борыла башлады да, сул ягының алгы тәгәрмәче белән безнең уң якны
изеп китте. Бер ун-унбиш метрлап баргач, без туктадык. Әхәт Гаффар төшеп трактор
артыннан йөгерде. Трактор ат юлына төшеп сыпырды. Бернинди номеры юк. Борылганда
борылыш утын да яндырмады, әз генә булса да әкренәймәде дә. Ә.Гаффар, әлбәттә, аны
тота алмады. «Ул анда бер сазлыкка кереп китте», — дип килде. Шулай дигәч, без дә аны
куа китмәдек. Икенче көнне Зеленодол ГАИсына бардык. Анда гариза яздырдылар, бер
хезмәткәрләренә, Фәргать Галиуллин, кече сержант, бу «дело»ны тикшерергә куштылар.
Аның белән трактор кереп киткән юлдан бардык. Анда бернинди сазлык юк икән. Бу юл
«Әйшә» совхозына илтә икән. Тракторларын карап йөрдек. Ләкин безне бәргәне юк иде.
Ул тракторларны каядыр яшерделәрме, әллә чынлап кая киткәнен белмәделәрме,
һәрхәлдә, кая икәнен әйтмәделәр. Аннан «Васильево» тракторларын да тикшереп йөрдек.
Анда бер шик тудырырдай тракторны әйттеләр. Как раз сабан сөреп йөргән. Безне бәргән
трактор да артына өч төрәнле сабан таккан иде. Төсе дә яшел. Аннары шунсы бик шикле:
ул тракторчы үзенең тракторы белән ашыгыч рәвештә (бер көндә) отпуск алып авылга
кайтып киткән.
Көне буе бу тракторлар артыннан йөреп шул хәтле арыдым, үләм дип торам. ГАИның
үз машинасы юк. Безнең машина белән йөрдек. Бер дә очы чыгарлык булмаса, ташларга
кирәк булыр моны. 100 чакрым йөрдек, бензин өчен генә күпме кирәк. Ә машина күпме
иләнә. Ә үзем җәфалану күпме?
Әлбәттә, без үзебез гаепле булдык. Әхәт «сазлыкка кереп китте» дигән сүзгә ышанып
тракторның артыннан куа бармадык. Һич югы аның кереп киткән, яисә барып туктаган
җирен күрер идек. Тракторын да ныклабрак караган булыр идек. Күрәчәк булгандыр дип
тынычланырга кала инде. Нурсөя: «Нигә соң бу бәлаләр гел безгә генә килә?» — дип
өзгәләнә. Башкаларга да киләдер инде, башкалар безгә килеп әйтмиләр. 18 ел ЧПсыз
йөргән идек бит әле. Менә бу ике елда бәхетсезлек ныграк сагалый башлады шул. Хәзер
бит төзәттерүләр дә коточкыч кыйбат.
2 сентябрь. Фәргать Галиуллин шалтыратты. Безне бәргән тракторны тапкан.
«Әйшә» совхозыннан Харис Сәлахов дигән адәм икән. ГАИ кешесе белән совхозга киттек.
Теге тракторчы юлга чыгып безне көтеп тора иде. «Гафу итегез инде», — дип, гаепле төстә
каршы алды. ГАИ хезмәткәре: «Үзегез килешәсезме, әллә судлашасызмы?» — дигәч, мин:
«Давай, 3 мең сумыңны бир дә, шуның белән расчет», — дидем. Теге бераз башын кашып
торды да, каядыр китеп барды. Ярты сәгатьләп торгач, акчасын алып килеп бирде. Анда
кешеләр: «Әз сорадың, күбрәк сорарга иде», — диделәр. Мин инде, машинаны күпмегә
төзәтеп буласын да белмәгәч, тоттым да өч мең сорадым. Күп сорасаң, бирмәячәк иде ул
аны. Эшне судка җибәрсәң, мәшәкате күп дип уйладым. Ә болай без аның белән дусларча
аерылыштык. «Көз көне кишер алганда килегез, кишер биреп җибәрермен», — дип калды.
Без дә ниндидер бер мораль канәгатьләнү кичердек. Машинаны ничек кенә ясасаң да
элеккеге хәленә китереп булмый инде аны.
1993
8 февраль. 1993 елның җәе минем өчен вакыйгаларга бай булды. Июнь уртасында
авылга кайткан идем, «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры Ринат Галиевләр
килде. Миңа коляска, язу машинкасы, магнитофон бүләк иттеләр. Ә көз көне, дөресрәге,
октябрьдә, шалтыраталар: сиңа «Жигули» бирәбез, килеп ал, диләр. Гомер буе Язучылар
Союзында чиратта торып, Сабировларга, Шәймиевләргә язып үз хәләл акчама да ала
алмаган машинаны болар почти бушлай бирделәр. Хәерле булсын. Үз гомеремдә
беркемнән дә бүләк алганым юк иде әле. Дөрес, ул миңа страховкалары, ГАИда
теркәүләре, символически булса да түләп алулары белән 500 меңнәргә төште. Хәзерге бәя
белән бусы хәер генә инде аның.
1994
1 гыйнвар. Яңа елга да чыктык. Бәйрәмне Нурсөя белән икәү генә каршыладык. Ул
кич белән коймак пешерде. Мин бер рюмка салып, коймак белән чәй эчтек. Ашарга
апельсиннар, алмалар бар иде. Узган ел кыйбатчылык булса да, кибетләрдә бөтен нәрсә
булып торды. Әле бездә (Татарстанда) халыкның ачыкканы юк, минемчә. Хәер, ач
кешеләр «мин ач» дип миңа килеп әйтми бит инде. Һәркем үзенә килгән бәлане үзе
җиңәргә тырыша.
Кичә Гомәр абый Бәшировтан (без аның белән телефоннан еш кына сөйләшеп
торабыз) көндәлек режимыгыз ничек сезнең дип сораган идем. Иртән 6да торам да чәйләр
куеп эчәм. Һәм 8ләрдә яки 9нчы яртыларда язарга утырам, ди. 8дән 12гә хәтле яза икән.
12дән 1гә хәтле йоклап ала, аннары төшке аш. Төшке аштан соң кибетләргә чыгып сөт,
ипи алулар. Өйгә кайтып бераз ял иткәннән соң 5нче яртылардан 6га хәтле тагын язу
өстәленә кадаклану. Кичке 10да йокларга яту. 93 яшен тутырган кеше һәркөнне алты
сәгать буе яза! Моның өчен рухи көч тә, физик көч тә кирәк бит. Быел ул роман төгәлләп
ята. Зур күләмле роман. Роман язу өчен хәтернең бик яхшы булуы да кирәк бит. Кайсы
бүлектә геройларың нинди гамәл кылган. Нинди диалоглар әйтелгән. Барсын истә тотарга
кирәк. Мин андый режим белән эшли алмас идем. Беренчедән, шигырьне режим белән
язып булмый, икенчедән, моңа тазалык рөхсәт итми, өченчедән, үзем дә таркаурак кеше.
3 март. ...Бүген тагын бер яңалык әйттеләр: Марий Эл республикасы Бәрәңге районы
Портанур авылы халык театры минем «Мәхәббәт яңгыры» дигән пьесаны
сәхнәләштергән. «Татарстан хәбәрләре»ндә эшләүче Мөнирә исемле кыз шул якларга
барган булган, шул ишетеп кайткан. Моңа кадәр «Койрыксыз сандугач»ны Красноуфимск
һәм Норлат халык театрлары куйган иде. Халык театрлары да минем әсәрләргә игътибар
итә башлады.
29 март. Быел кыш салкын килде. Март ахырында да салкыннар ун градустан арта.
Апрель җылы булыр төсле. Кинәт эретсә бөтен дөньяны су басачак инде. Март ахырында
котырган бураннар аркасында Чаллы-Казан юлында автобуслар батып, берничәшәр
тәүлек кар астында ятты, халыкны вертолет белән ташыдылар. Машиналарны тартып
чыгарырга танклар җибәрелде. Россия радиосы бездәге бу афәттә 12 кеше үлде, 62 кеше
яраланды дип хәбәр итте. Безнең газеталар бу хәбәрне кире кагып чыктылар. Үлү булды,
ләкин карга батып түгел, ә юл транспорты һәлакате нәтиҗәсендә, диделәр. Мин
үзебезнекеләргә ныграк ышанам.
10 май. Соңгы вакытта Нурсөянең хәле дә бик шәптән түгел. Умыртка сөяге авырта
дип зарлана. Мине көчкә күтәрә. Алай мине күтәрүдән зарланганы юк иде әле. Аңа эш тә
күп инде. Бакча, машина, мин һәм шулар өстенә барлык өй эшләре. Плюс һәр язган
нәрсәне машинкада басу. Редакцияләргә, нәшриятларга илтү. Һәм, шулар да өстенә, һәр
әсәрнең язмышы өчен миннән дә ныграк кайгыру. Инде хәзер картаябыз да. Аңа да быел
55 яшь тула. Пенсияләре ничек булыр тагын. Ул хакта да борчыла. Эш акчада гына түгел,
ул бит гомерлек постта. Аңа көн дә, төн дә юк. Бәйрәмнәрне әйтмим дә инде. Бәйрәмнәрдә
аңа берәм-сәрән килгән кунакларны сыйлау, кешеләр киткәч өй җыештырулар. Мондый
режимда беркем эшли алмас иде. Нурсөя генә түзә, ул дөньяда бердәнбер.
26 май. Бу арада Саба районы укучылары ияләшеп китте әле. Менә быел Тимершык
урта мәктәбеннән 16 укучы һәм ике укытучы килде. Минем берничә шигырьне
сөйләделәр. «Иң гүзәл кеше икәнсез»не җырладылар. Бер-ике кызлары миңа багышлап
шигырь дә язган. Аларны укыдылар. Кайчан яза башлавым, әти- әни, туганнарым турында
сораштылар. Авыл күчтәнәчләре белән чәй эчәрсез дип үзләре салган ипи, сөт өсте һәм
бер-ике чиләк бәрәңге алып килгәннәр. Алар киткәч, самавыр куеп күчтәнәчләре белән
чәй эчтек. Бик тәмле булды. Каймак, бал һәм авыл ипие белән чәй эчкәч, Нурсөя: «Авылга
кайткан кебек булды бу», — дип куйды. Безнең үзебезнең авылда да күчтәнәчкә кабарып
пешкән авыл ипие алып килү гадәте бар. Аның чүпрәсен үзебезнең әрәмәдә үскән
колмактан ясыйлар. Исләре үк икенче инде. Бәрәңге дә бетеп килә иде, ярап куйды.
Базарга чыгып йөрисе булмады. Шунсы кызык әле аның, Нурсөя базарга барырга дип тора
иде, Гөлзадә Сафиуллина килү аркасында гына тоткарланып калган иде. Насыйп ризык
теш сындырып керер диләр бит.
2 июнь. Иртәгә язучылар съезды. Миңа чакыру кәгазе җибәргәннәр. Тукай клубында
була съезд дип. Баксаң-күрсәң, ул Актерлар йортында була икән...
Бу язманы кичә яза башлаган идем, кулның язмый торган көне булды. Кайбер көнне
куллар әле болай, әле тегеләй сикерә.
Менә бүген 3 июнь. Съездга барасыңмы дип ник бер язучы шалтыратсын!
13 июнь. Рәшит Әхмәтҗанов шалтыратты. Китабыңны («Җан авазы»н) укып чыктым,
элекке китапларыңнан бер баш өстен, ди. Ну күп эшлисең инде, ди...
Бу китап минем үземә дә хәзергә ошый. Ләкин вакыт нәрсә күрсәтер бит әле. Монда
көрәш, халык, милләт, ирек һ.б.лар турында шигырьләр күп. Шуңа Рәшиткә ошагандыр,
бәлки. Ул бит үзе дә көрәш, азатлык, туган тел темаларына яза...
Шигърияттә, минемчә, чын яшәү мәгънәсе, тормышның ачылмаган катламнарына
үтеп кереп, аны үз йөрәгең аша ачу, милләтнең бөеклеген күрсәтү кирәк.
Мине, мәсәлән, хәзер шундый бер уй туктаусыз тинтерәтә: Ходай кешене ни өчен
яратты икән? Ашап-эчеп, кәеф-сафа корыр өчен генә түгелдер бит. Эшләр өчен генә дә
түгел. Бәлки, гомер буе Аллаһы Тәгаләне зурлап, аңа дога кылып яшәргәдер? Алай дисәң,
шундый бөек затка безнең догалар ни бирә? Башка әллә нинди гөнаһлы уйлар килә. Бәлки,
төрле милләтләргә аеруы да кайсыгыз акыллырак, күрсәтегез диюедер?!
Гүзәл шалтыратты. Иртәгә Әлфия килә ди. Туймазы театрыннан. Безгә өстәл алган.
Шуны Туймазыдан бирле өстерәп йөри бит әле. Бар әйбәт кешеләр. Үз машинасы булса
тагын бер хәл: поезд белән килә бит. Иртәгә өстәлен күрербез инде.
16 июнь. Өченче көн Әлфия белән Гүзәл килде. Әлфия Туймазыдан бирле
сервировочный өстәл алып килгән. Акча да алмады, бүләк итеп алып килдем ди.
17 июнь. Минем «Мәхәббәт яңгыры»н Әгерҗе районы Акхуҗа Мәдәният йорты
үзешчәннәре куйган. Премьерасы февральдә булган. Режиссеры Мөршидә Шабаева, шул
Мәдәният йортының директоры. Баш рольне — Тәнзиләне үзе уйнаган. Бу хакта
мәгълүматны «Шәһри Казан» газетасының 16 июнь санында «Хыял канатларында» дигән
исем белән язып чыктылар. Менә бит! Үзешчәннәр куя. Ә ул бит водевиль. Аңа музыка
кирәк, җырлаучы, биюче артистлар кирәк. Димәк, музыка язучысын да тапканнар.
5 август. Төптәнрәк уйлап карасаң, Рәсәйдә, Татарстанда авыр промышленностьтамы,
башка тармактамы — нинди генә уңышларга ирешмик, ул урысныкы була, төп уйлап
табучылары татар булган хәлдә дә. Без бары тик әдәбиятыбызны, сәнгатебезне дөнья
югарылыгына күтәрсәк кенә чикләрне үтеп чыгып, татарлыгыбызны күрсәтә алабыз.
Монда инде авторлыкны танымый булдыра алмыйлар. Татар хәтта космик корабльнең иң
яңа моделен уйлап тапса да, әгәр ул корабльдә урыс утырып оча икән, бу Россиянең
дөньяга танылуы була. Татар исемен анда ялгыш та атамаячаклар. Безнең республика
җитәкчеләре моны аңламыйдыр дип уйламыйм. Ләкин Мәскәү йодрыгыннан куркып
мәдәнияткә, сәнгатькә акчаның йодрыктан сытылып чыкканын гына бирәләр.
1995
3 декабрь. Ниһаять, иҗат кичәм дә әйбәт кенә узып китте. Опера театры шыгрым
тулы иде. Хәтта балконнар да. «Опера театрының күптән мондый тамашачы күргәне юк
иде», — диделәр...
1996
5 февраль. Көндәлеккә кул тимәгәнгә дә айдан артык вакыт үткән. Ә вакыйгалар
шактый булып тора. Беренчедән, үзем һәрвакыт тәнкыйтьләгән экстрасенслардан,
дөресрәге, бер экстрасенстан, үземне дәвалап каравын сорадым. Алсу Мансуровна.
Белемле врач. Кардиология үзәгендә эшли. Сәүиягә операция ясаган хирург Якуб
Хәмзиевичның хатыны. Икенчедән, ул кайбер экстрасенслар кебек кул болгап зур
клубларда кешеләрне интектереп йөрми. Точечный массаж, догалар һәм үзе генә белгән,
хәзергә миңа әйтеп бетермәгән методлар кулланып дәвалый. Мин инде аңа эчәкләрне
әйбәтрәк эшләтә алмассызмы дип кенә әйткән идем, ул исә бармакларны да йөртеп
булырга тиеш ди. Хәзер 9 сеанс алдым инде. 40 сеанс кирәк булачак ди. Биш дога ятладым
инде. Картайган көндә анысы да бик кирәк.
16 февраль. Кичә СәүиягәI икенче операциясен ясадылар. Янында торырга апасы
Дания килде. Хәле әлегә бик авыр.
22 март. Сәүиянең аягына яңадан операция ясатырга туры килде. Сөяге ялганып
өлгергән. Ялганган аягын яңадан сындырдылар, 20 мартта.
2 апрель. Мин бүгенгесе көнгә 26 сеанс лечение алдым. Бавырны чистартырга су
эчүләрнең чуты югалды. Кич белән һәркөн аякларга ипликатор бәйлибез, корсакны кысып
буабыз — эч мускуллары ныгысын өчен. Тагын әллә ниләр эшлибез. Мине аякка
бастырмакчы булып тотынган врач бик тырышса да, эшләр алга бармый.
13 апрель. Камал театрында үз спектаклемне карыйсым килә иде. Кичә, ниһаять, шул
бәхетле мизгелләрне кичердем. «Әнә килә автомобиль» шаулап-гөрләп 3 ел рәттән
барганнан соң Камал театрына минем пьесаларны кертмәскә тырышучылар табылды. Зур
I Сәүия — Нурсөянең сеңлесенең кызы, шагыйрьне бик нык тәрбияләшкән кеше. Ред.
уңыш та кайчак үргә әйбәт кенә менгәндә аяк астына таш булып ята ала икән.
Минзәлә театрына быел 60 ел. Шул уңайдан 10 көнгә Г. Камал театрына гастрольгә
килгәннәр. Минем «Мәхәббәт яңгыры»н да алып килгәннәр. Кичә шуны карап кайттык.
Зал туп-тулы иде. Рәт араларына урындыклар куелган, алай да басып торучылар бар иде.
Артистлар бик тә илһамланып уйнадылар. Тамашачы һәр уңышлы детальне хуплап кул
чабып утырды. Соңыннан бөтен тамашачы басып 10 минутлап кул чабып торды.
Бу спектакль белән Төмән якларында бер ай гастрольдә йөреп кайтканнар. «Анда да
шулай һәр спектакль аншлаг белән үтте», — диләр.
Камаллылар спектакльләргә тамашачы йөрми башлады дип зарланалар иде. Йөриләр
икән бит. Гел бер автордан туйганга гына йөрмиләр. Никадәр әйбәт язмасын, әгәр театр
гел бер-ике авторга гына юнәлеш тота икән, ул аның сүнә башлавына китерә. Режиссерлар
нишләптер шуны аңламыйлар.
Соңгы вакытта төрле мәктәпләрдән һәм ВУЗлардан килүчеләр ешайды. Бер кыз минем
иҗатны тикшереп диплом язган. Дипломын миңа укып күрсәтәсе килгән. Нурсөя безгә
чәй эчерде дә базарга китте. Теге кыз укый-укый кызды: кофтасының төймәләрен
ычкындырып җибәрде. Мин дә бер як белән озак ятып арыган идем. «Гафу итегез, сез бер-
ике минутка теге якка чыгып торсагыз, мин борылып ятар идем», — дидем. Ул: «Рөхсәт
итсәгез, үзем борып яткырам», — диде һәм минем өсне ачып ташлады. «Ята-ята
тәннәрегез оеп беткәндер, бераз массаж ясыйммы?» — дип, минем рөхсәтне дә көтмичә
миңа массаж ясый башлады. Комачаулап торучы киемнәрне салдырды. Куллары йомшак
һәм йөгерек иде. Ул кайбер нокталарга озаграк туктап, тәнем кызарганчы массажлады. Бу
эштә тәҗрибәсе бар иде, күрәсең, кызның кулыннан тәнгә рәхәтлек йөгерде.
16 май. Кичә үзебезнең колхоз председателе Айдар Гафуров килде. Хатыны белән.
Китапка спонсорлык итәргә уйлый. Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, поэмаларны
туплап 12 табаклык кулъязма әзерләп куйган идем. Айдар 20 миллионлык «Ак барс» чегы
алып килгән. Нәшриятта Харрас Әюпов белән сөйләшкән идем. Бер табак шигырь 5
миллионга төшә дигән иде. Хәзер, договор төзи башлагач, мин ялгыш әйткәнмен икән, бу
узган ел бәяләре шулай булган, хәзер 12 табаклык китап чыгару өчен 80 миллион кирәк,
ди.
Туймазы театры былтыр куйган «Язмышларны кабат язып булмый» әсәрен
видеотасмага төшереп җибәргән иде, шуны карадык. Әйбәт куйганнар, бик фантазияле
режиссер икән. Күздән яшьләр килде. Үзең язган әйберне үзең елап кара инде. Картайган
саен күңел нечкәрә бара, ахры. Туймазы театры бу спектакль белән Бөтенроссия
театрлары конкурсында катнашып икенче урынны алды.
26 май. Бу атна-ун көндә һава салкын тора. Төннәрен — 4ләр.
Алсу Мансуровнаның 18 апрельдән бирле килгәне юк. 27 сеанс үткәргән идек, ләкин
файдасы булмады. Ә ул да, мин дә күпме интектек.
23е көнне аларга кунакка бардык. Кызлары бик сөйкемле. Догалар беләләр, намаз
укыйлар. Миләүшәсе быел университетны бетерә. Лилиясе мединститутның икенче
курсын, Ләйсән гимназиянең 7 классын тәмамлый.
29 май. Бөгелмәдән Зөфәр шалтыратты. Бу төндә Һәнүзә сеңлем үлгән. Безнең — алты
баланың төпчеге. 1942 елгы. Әткәй фронтка киткәч туган бала. Әҗәл безнекеләрне
түбәннән чүпли башлады. Йөрәгенә, үпкәсенә операция ясатып интеккән иде бичара.
Балаларының да рәте булмады. Рушанияләре урыска чыгып, аерылып, тагын кушылып
йөрде. Маратлары марҗага өйләнде. Төпчекләре Сиринә нинди булыр инде. Хәзергә
медицина училищесында укып йөри. Аның да йөрәге таза түгел бугай.
4 июнь. Тышкы баскычлардан төшәр өчен пандус ясадылар. Безнең Яңа Савин
районы администрациясе башлыгы Виктор Бударин бик шәп кеше. Былтыр бер
сөйләшкәндә: «Яз көне монда пандус ясатырсыз әле», — дигән идем, шуны онытмаган.
Кешеләрен җибәргән. Башта тәп-ләп кенә эшләп киткәннәр иде. Бударинга шалтыратып,
начар эшләүләрен әйткәч, трест начальнигы Новицкийны җибәргән. Материал юк дип
йөриләр иде, материалын да таптылар, эшләделәр дә. Төшәргә бик җайлы. Юкса төшкәндә
бер, менгәндә икенче тапкыр кем ярдәм итешер икән дип көтеп тора идек. Хәзер Нурсөя
выжлатып кына алып менеп китә. Ләкин кешеләр моңа каршылык күрсәтеп маташтылар,
ясатмаска теләделәр. Хәзер үзләренә үк җайлы: балалар коляскасы белән менсәң дә әйбәт,
арба тартып дачадан кайтучы да, аягын көчкә өстерәп йөрүче карт-коры да шуннан йөри.
Тик аскы этаждагы хатын гына: «Барыбер сүттереп ыргытам мин аны, балкон төбенә үк
китереп куйдыгыз», — дип шаулап йөри. Ә үзләре балкон төпләренә баз казып куйдылар,
без берни дә әйтмәдек. Һәркем өйнең нигезенә баз казый башласа, өең аварга да күп
сорамас. Болай да саз өстендә утырабыз.
10 июнь. Башкортстанның Илеш районыннан бер автобус укучы-шәкертләр килде.
Мәчеткә йөрүче балалар. Имам хатиплары Рәшит мулла. Мәктәп балалары укулардан тыш
мәчеткә йөреп догалар өйрәнә, гарәп язуын үзләштерәләр икән. Монда Казан мәчетләре
һәм мәдрәсәләре белән танышырга килгәннәр. Муллалары минем әсәрләрне яратып укый
икән. Минем ике томны алган булган. Өченче томны биреп җибәрдем.
13 июнь. Бүген төнлә әни вафат булган. Күңелем сизгәндәй, кичә авылга да, Чаллыга
да, Бөгелмәгә дә шалтыратып, әнинең хәлен сорашкан идем. Бик авыр, менә-менә өзелер
дип торабыз дигәннәр иде. Кайтырга үзебез генә юлга чыга алмыйбыз. Килеп алучы таба
алмадым. Өчесен, җидесен уздырырга кайтып, хәерләр биреп, кабере өстенә чардуган
кордырып килеп булса иде дип торам. Үземнең дә хәл мөшкел. Анда кайткач кем карар?
Нурсөя белән дә кайтып булмый. Сәүияне шушы көннәрдә больницадан чыгарырга
тиешләр. Сәүия дә үзе генә киенә дә алмый. Һәнүзә үлгәнгә ике атна дигәндә әни китеп
барды. Урыннары оҗмахта булсын. Әни мескен безне, алты баланы, нинди авыр елларда
ач-ялангач итмичә тырышып-тырмашып дөнья көтте. 89 яшендә китеп барды. Соңгы ике
елы бик авыр булды. Сукырайды, хәтере бетте. Бер ападан икенчесенә йөрде. Бер ай берсе,
икенче ай икенчесе карады. Кулдан кулга йөрү таза кеше өчен дә бик авыр хәл. Һәркемгә
яраклашырга кирәк.
Заманында безнең әни Димтамак авылының иң бай кешесе Галимнең яраткан төпчеге
булган. Галим бабайның таш кибете, түбәсе яшел калай белән ябылган ике катлы ике
йорты, ат көтүе, хезмәтчеләре булган. Егерменче елларда аның өен һәм барлык байлыгын
алып өеннән куып чыгарганнар. Галим бабай кеше мунчасында үлгән. Әни безгә бу
турыда сөйләргә яратмый иде.
Ә әтиләр уртача муллыкта яшәгән. Ярулла бабай бик тырыш. Үзе ташларны
яраткангамы, бөтен нәрсә гомерлек булсын дипме ихаталарын таш койма белән
әйләндереп алган. Йортның да аскы катын таштан, өске катын агачтан салган. Без Ярулла
бабайның шул йортында яшәдек. Кыш көннәрендә аскы, ә җәй көннәрендә өске катка
менеп яши идек. Мин Ярулла бабайны хәтерләмим. Әти 1942 елда сугышта үлгәч, әкрен-
әкрен өебез таркала башлады. Утын юклыктан өйләрнең почмаклары юешләнә иде. Бер
мәлне өске өйнең түшәмнәре чери башлады. Һәм әни өстәге агач өйне сугыш вакытында
сыерын сатып аска төшертте. Биек өйгә утын күп кирәк була дип астагы ниргәләрне
алдырып ташлатты.
3 сентябрь. 1 сентябрьдән Сәүия пединститутка укырга йөри башлады. Әле ул ике
култык таягы белән көчкә-көчкә йөри. Кичә студент билетлары тапшыру булган.
11 сентябрь. Бүген төшемдә гел әни белән саташтым. Болай озак итеп төшкә кергәне
юк иде әле.
Төшләр — серле нәрсә. Төштә безнең кылган һәм кылырга тиешле булып та
кылынмый калган гамәлләр; гомер юлында күрәчәк мәшәкать, шатлык-кайгыларың;
дөньяны яраткан Бөек Затның безне нәрсәләрдәндер тыелырга кушып кисәтүе; безнең аң
төбендә ятып та көндезләрен дөнья мәшәкатьләре астында калып уяна, өскә калка алмаган
фикерләребез... Кыскасы, ничек кенә булмасын, төшләрдә безнең реаль
чынбарлыгыбызның күпмедер чагылышы бар дип уйлыйм. Ләкин төшләр турында бу әле
минем соңгы фикерем түгел.
5 октябрь. Минем бер генә китабым да җиңел генә чыкмый. Хәтта спонсор ярдәме
белән чыкканы да. «Яз гөлләре» дигән балалар өчен әзерләнгән шигырь китабын 14 майда
Татарстан китап нәшриятына тапшырган һәм шул ук көнне 20 миллион акча түләп куйган
идем, әле корректурасы да юк. Өч айда чыгарырга вәгьдә иткәннәр иде. Тоткарлык шунда:
нәшриятның типографиягә 500 миллионнан артык бурычы бар икән. Хәзер типография
нәшрият аша кергән һәр акчаны шул бурыч өчен тотып кала...
1997
2 гыйнвар. Бүген иртүк Әлмәттән Ринат Галиевләр шалтыратты. Яңа ел белән котлап.
Р.Галиев йөрәгенә операция ясатып чыккан булган икән. Бәйрәмнәр үткәч бер килеп
чыгарбыз әле диделәр.
26 февраль. 23ендә Әхмәт Галиевләр мине туган көн белән котларга килделәр. Алар
һәр елны шулай үзләре барлык сыйларын күтәреп 23ендә киләләр. Кайчандыр мин аларга
әнинең язуы буенча туган көн 23е дип әйткән идем.Әхмәт абыйны эшеннән алсалар да, ул
һаман элек якын иткән кешеләрен ташламый. Аны гына элекке «дуслары» ташлады. Элек
һәр язучы, һәр артист үзенең юбилеена беренчеләрдән булып аларны чакыра иде, хәзер
бар да аны онытты. Хәзер алар үзләре билет сатып алып андый юбилей кичәләренә
йөриләр. Элек һәркем аңардан сүз әйттерергә тырыша иде, хәзер сүз әйтергә теләсә дә аңа
«вакыт калмый». Кеше кешене түгел, аның урынын гына ярата шул.
5 март. 81нче мәктәптән укытучылар килде. «Чәчәкләр моңы» повесте буенча ачык
дәрес уздыралар икән. Минем тавышны яздырдылар. Бу әсәрнең язылу тарихын
сораштылар. Гомумән, бу соңгы вакытларда минем иҗат буенча дәресләр уздыру ешаеп
китте.
20 апрель. Тормыш графигым тыгыз төзелгән. Иртән биштә торып бер чынаяк кофе
белән юка гына киселгән бер телем ипигә май ягып 10 минут эчендә капкалап алам да
эшкә тотынам. 1-2 сәгать эшләүгә эт булып арыйм һәм икенче иртәнге ашка тотынам.
Монсында инде ашауны 40-45 минутларга сузам. Шул вакыт эчендә ял ителә. Ә кайвакыт
зур күләмле повестьлар язганда шундый нык арыта. Их, башка кайбер шагыйрьләр кебек
шигырь генә язып ятасы иде дим. Күләмле әсәр язганда чын-чынлап шигырьгә сусау
башлана. Зур әсәреңне бер кат ерып чыккач, суына торсын, андагы геройлар сагындырсын
дип ераккарак куеп торып шигърияткә тотынам. Перевязкалар ясау, үземне тәртиптә-
чисталыкта тоту һәм кешеләр килү генә мине эштән бүлеп тора.
15 май. Балтачның Чапшар авылында яшәүче Вәгыйз белән без башта хат аша
танышкан идек. 1972 елда аларга кунакка бардык. Балтачта халык бик кунакчыл. Һәр кеше
кунакка чакыра. Без барганда Вәгыйзнең җиңгәсе Салисә авырлы иде. Без киткәндә:
«Малай туса — Фәнис, кыз туса Нурсөя кушабыз», — дип калганнар иде. Кыз бала туган.
Нурсөя кушканнар. Балтач Нурсөясе бик зиһенле бала булып чыкты. Мәктәпне алтын
медальгә, институтны кызыл дипломга тәмамлады.
7 октябрь. Бүген ЧП булды бездә. Нурсөя кибеткә чыгып киткән иде. Ипи, каймак,
кефир алырга. Ачкычын югалткан. Ә электр плитәсендә аш калган. Дөрес, бик әкренгә
куелган. Шулай да тора-тора ашның ите яна башлар дип мин милициягә шалтыраттым.
Хәлне аңлатып бирдем. Бәлки, сездә отмычка ише нәрсә бардыр, дидем. «Юк, отмычка
каракларда гына була ул», — диделәр. Алар белән сөйләшә торгач, «Служба спасения»
дигән нәрсә барлыгы беленде. Аларга шалтыраттым. Аннан егерме минут эчендә килеп
җиттеләр. Өстәге күршеләрнең балконыннан бау белән төшеп безнең балкон пыяласын
һәм тәрәзәнең ике кат пыяласын алып эчкә керделәр. Иң беренче итеп ашны сүндерделәр.
Аннары ишекне ачарга киттеләр. Ләкин безнең ишек йозагы ачкыч белән генә ачыла
торган, өйдә ачкыч юк. Нурсөянең ачкычларын сумкасын ярып алганнар. Йозакны алып
ишекне ачарга маташканнар иде, ача алмадылар. «Ишекне бераз ватмыйча булмый инде»,
— диде берсе. Мин ваттырмадым. Нурсөя тышта калды. Болар тәрәзә пыяласын аннан-
моннан кадаклап чыгып киттеләр. Балкон тәрәзәсен дә кадакладылар. Нурсөя керә алмый.
Өстәвенә һаман кылы бирмиләр. Тәрәзәләрнең пыялаларын да алгач, өй бик суынды.
Күрше Әлфия апаларда да ачкыч бар иде барын, ләкин ул да өйдә юк. Хәзер менә ике тула.
Дер-дер калтырап ятам.
Теге коткаручылар плитәдәге ашны сүндереп чыгып киткәч, деканатка шалтыратып
Сәүияне чакырттым. Декан Мансур Зыятдинович аны чакырып бик тиз кайтарып
җибәргән. Башта ук шулай иткән булсам, баш әйләндермичә генә бу хәлдән чыга идем.
Без тормышта еш кына бик гади мәсьәләләрне катлаулы юл белән чишәргә маташабыз.
Соңыннан аның гап-гади чишелеше барлыгын беләсең дә, үзеңнең аңгыралыгыңа аптырап
каласың. Аннары икенче юл: коридордагы электр щитыннан электрны гына сүндерергә дә
мөмкин иде. Соңрак мин моны әйтеп күршегә шалтыраткан идем, ләкин ул вакытта
тәрәзәдән кереп киләләр иде инде. Ярый өйдә телефон бар. Ә телефон югында мин 3-4
тапкыр мондый хәлдә калып, үлә язган идем инде. Берсендә, Волгоград урамында
яшәгәндә газ плитәсе өстендә пешерергә куелган аш калган. Нурсөя кибеткә чыгып киткән
иде. Ә совет чорында һәр нәрсәгә чират. Нурсөя сөткәме, майгамы чират торып, вакыт
үткәнен дә сизмәгән. Ул кайтып кергәндә өйдә төтен, мин идәндә ятам. Бөтен тән
сыдырылып канга баткан. Мин күкрәге белән амбразура каплаган батырдай ятам. Нурсөя
кайтып керүгә мине күтәреп урынга салды да елап җибәрде. Икенчесендә үзем караваттан
тәгәрәп төшеп, кухняга кадәр шуышып бардым. Ул чагында кырыйда озын таяк тора иде
(телевизорның кнопкасын басып кабыза торган) шуның белән плитә өстендәге төтен
чыгарып янучы ашны бәреп төшергән идем. Беркемгә хәбәр итеп булмый, телефон юк.
Телефон керттерә алмый 15 ел интектек. Әгәр мин шунда төтенгә тончыгып үлсәм,
Нурсөяне гаепләрләр иде. Ярый әле ул чагында читтән торып телевизор кабыза торган
пульт булмаган. Совет «пульты» — озын таяк үлемнән коткарып калды.
Йортларда инвалидлар өчен уңайлыклар булмау әллә нинди «батырлыклар» эшләргә
мәҗбүр итә.
9 ноябрь. Эшнең берсен бетереп өлгермисең, икенчеләре чиратка баса. Әле бит
сызлаган йөрәк, авырткан бөер, гел канап торган яралар да бар. Аларны гел бәйләп, бөтен
тәнне гел чистартып тормасаң эшләп булмый. Башта Нурсөя мине эшләрлек хәлгә
килгәнче дәвалый. Шуннан соң мин тотынам. Йокламаган төннәр дә күп була.
23 ноябрь. Бераз шигырьләрне исәпләмәгәндә, язган нәрсә юк. Бу арада язасы да
килми нигәдер. Кешеләр кебек әллә кайларга барып ял итәсе, тауларга менәсе,
диңгезләрдә дельфиннарга атланып йөзәсе, урманнарның чәчәкле аланнарында
балачактагы кебек чабасы, каләмне ташлап балтага тотынасы килә.
Балта эшен яратам мин. Ләкин корал һәм такталар гына юк иде. Шулай да алтынчы
класста укыганда буровой тирәләрендә аунап яткан такталарны берәм- берәм ташып
тавык кетәге ясап куйдым. Абзарның төз лапасы юк иде. Ыкның аръягында чуерташ
ташучылардан бер бүрәнә сорап алдым. Аның өчен әни аларга үзебезгә дә бик кадерле
булган бер чиләк бәрәңгене пешереп бирде. Ә теге бүрәнәне төз лапасның аркылысына
куйдым. Өстенә әрәмәдән чыбык ташып, сыерлардан калган саламны түшәгәч, төз лапас
булды. Төз лапас өстенә куыш ясап, җәй көннәрендә эштән качып йоклап та алгалый идек.
Тора-бара шуны аңладым: эшләгән саен эш арта икән. Бәрәңге бакчабызның озын ягы
тыкрыкка чыга иде. Ә тыкрыкта көтүдән качкан кәҗәләр, чирәм чүпләүче казлар тулып
ята. Тыкрык ягының читәне тузган. Көн саен Ык елгасын берничә кат йөзеп чыгып,
әрәмәдән таллар кисеп, аны суда йөздереп алып чыгам да тыкрыкка читән үрәм. Бер җәй
дигәндә 25 метрга сузылган бакчаны читәнле иттем. Юкса бердәнбер ризыгыбыз булган
бәрәңгене маллар таптап, казлар йолкып бетерә иде.
30 декабрь. Быел шигырьләр шактый күп язылды. Юбилейга һәрбер журналга яңа
шигырьләрне җибәрдем һәм барсы да: «Шәп шигырьләр җибәргәнсең!» — диделәр. Ә бит
без каләмдәшләребезгә мондый сүзне бик сирәк ычкындырабыз.
1998
27 гыйнвар. Иртәгә 2нче гимназиядә минем хикәяләр буенча ачык дәрес уздыралар.
Барлык районнардан белемнәрен күтәрергә килгән укытучылар да шунда катнаша. Мине
дә шунда алып барырга ниятлиләр. Кыш көне йөрүләре бик авыр, әлбәттә. Калын киенергә
кирәк. Барырга ризалык бирдем инде.
Татарстанның барлык мәктәпләрендә «Иң яхшы хикәя язучы» дигән конкурс
үткәргәннәр. Күпчелек тавышны мин җыйганмын. Шуңа белемнәрен күтәрергә килүче
укытучыларны 2нче татар гимназиясенә җыеп, мине чакырганнар.
10 февраль. Кичә миңа 60 яшь тулды. Гади халык тарафыннан телефоннан
шалтыратып котлаучылар да, килүчеләр дә күп булды. Көне буе телефон тынып тормады.
Иртән радиодан да, телевизордан да котлаганнар. Үзебез ишетмәдек.
9ы көнне, ничек булгандыр, Язучылар союзыннан Ринат Мөхәммәдиев тә
шалтыратты. Өйгә килеп котласам, артыкка китәр моның өчен дигәндер инде. Өйгә Әхмәт
һәм Гөлчәчәк Галиевләр килде. «Татнефть»тән Рәфикъ Кәбирович, 22нче заводтан Өлфәт
Хаҗиев килгән иде. Мәктәпләрдән, гимназияләрдән укытучылар, укучылар күп килде
инде. Ярый әле укучыларым күп, иҗатымны яраталар.
5 март. Шөкер, юбилей әйбәт үтте. Камал театры халык белән шыгрым тулы иде.
Минем иҗат кичәләрендә, юбилейларда буш урыннар булганы юк әле. 50 яшьлек
юбилейны уздырганда Камал театрының иске бинасын халык ике-өч кат уратып алган
иде. Ишек-тәрәзәләрне ватмасыннар өчен милиция дә килгән. Беренче бүлек беткәч,
ишекләрне ачтылар. Түземлеге җитеп сәгать ярым көтеп торучылар залга керә алды.
Ринат Галиев егет икән. Авырып яткан җиреннән килде.
13 апрель. Мәктәпләрдә рус балаларына татарча укытулар күпмегә барыр. Ансын
инде Алла гына белә. Хәер, кайбер детальләрне язып үтсәм, ике теллелекнең нилектән
бетә баруын чамалап булыр. Бу ике теллелек дигән нәрсә халык суверенлык таләп итеп
демонстрацияләргә чыгып, депутатларны Республикага ирек таләп иткән халык коридоры
аша гына үткәреп, аларга шундый таләпләр куеп кертә башлагач кына башланды. Барлык
завод-фабрикаларга татар хәрефләре куелган «Ромашка» дигән язу машинкалары
кайтартылды. Безнең күрше Тамара авиазаводта машинистка булып эшли иде. Нурсөя
янына кереп татарча язарга өйрәнеп йөрде. «Исәнмесез» дип татарча исәнләшеп керә
башлады. Кызлары Наташа өйгә бирелгән эшләрен эшләргә ярдәм сорап миңа керә иде.
Элек ул миңа «дядя Фанис» дисә, хәзер «Фанис абый»га әйләндем. Чибәр Наташа ярыйсы
гына татарча сөйләшә башлаган иде, ләкин Президентның татарчаны ун ел эчендә
өйрәнергә дигән карары чыгу белән Тамара татар хәрефләре куелган язу машинкасын
складка тапшырды, кызы Наташага мин яңадан «дядя Фанис»ка әйләндем.
1999
27 гыйнвар. «Чәчәкләр моңы» повестендагы Миңсылу апаны (чыны Миңлегөл)
Америкага җибәреп кайтардык. 2нче гимназия директоры Кәмария Зиннуровна да бик
тырышты, кулдан килгәнне мин дә эшләдем. Миңлегөл апа ятимнәр йортында эшләгәндә
тәрбияләнгән биш баланы Америкага уллыкка-кызлыкка алганнар иде. Ул шулар чакыруы
буенча барды. Андагы тормышка, балаларга булган мөнәсәбәткә исе китеп кайткан. Ул
сөйләгәннәрне көндәлеккә язып тормыйм. Повестьның икенче кисәге итеп язарга исәп.
Хәзер шуны язарга хәзерлек эшләре алып барам.
Миңлегөл апаның көндәлекләрен укыйм. Кайбер белешмәләр туплыйм.
4 март. 155нче мәктәптән 3нче класс укучылары килде. 26 укучы, 4 укытучы. Кызык,
бик пөхтә балалар. Мәхәббәт турында да сораулар бирәләр. Укытучылары: «Кемнәрнең
яраткан кызлары бар, кулларыгызны күтәрегез әле?» — дигән иде, малайларның шактые
кулын күтәрде. Кызларга да шул ук сорауны бирде, кызлар кимрәк кул күтәрде... Минем
шигырьләрне сөйләделәр. Жырларны җырладылар. Аннары икегә бүленеп чәй эчтеләр.
Чөнки берьюлы аның кадәр кешене кая утыртасың? Пирогларын үзләре алып килгәннәр
иде.
19 июнь. Кичә Кызылъяр мәктәбенең чыгарылыш кичәсенә бардык. Ике сәгатьтән
артык утырып кайттык. Биш бала укып бетерде. Дүртесе егет, берсе кыз. Башта
укытучылары тантаналы кичәне ачып җибәрде, аннары директорлары һәр баланы
мәктәпне тәмамлавы һәм тормыш юлына аяк басуы белән котлап аттестатлар тапшырды.
Беренче класска кергәндә болар тугыз бала булган, тора-бара бишкә калган. Алары да яңа
килгән балалар өстәлү исәбенә генә. Берсе бөтенләй диярлек татарча белми. Ничек укып
чыккандыр ул. Хәзер авылда Үзбәкстан, Казакъстан һәм башка яклардан кайткан кешеләр
күп. Аларның балалары рәтләп татарча белми. Элек авыллар татар милләтен саклап
торучы нигез иде, хәзер, киресенчә, телне ярлыландыручы, милләтне таркатучыга
әверелеп бара.
25 июнь. 24ендә Камал театрына бардык. Анда быелгы сезонда «Сөембикә» соңгы кат
уйналды.
Спектакльнең икенче пәрдәсе башлангач, пәрдә яна башлады. Ут лампа кызу
аркасында чыккан. Мин икенче бер бүлмәдә диванда ятып тора идем. Пожарный
машиналар чакырганнар. Ләкин алар килгәнче утны сүндереп өлгергәннәр. Унбиш минут
тоткарланганнан соң, спектакль яңадан башланды. Ә пожарниклар директор ярдәмчесе
Рушаниягә һәм тагын берәүгә (пожарник бугай театрның) 5 әр мең штраф салганнар.
Көне дә бик кызу иде — 32 градус. Пожарниклар нигә халыкны залдан чыгармадыгыз
дип бәйләнгәннәр.
Халык тып-тыныч утырган. Күп кеше бу янгын спектакль буенча шулай булырга тиеш
дип уйлаган. Янгын җайлы гына сүндерелгәч, спектакль әйбәт дәвам итте... Халык
таралмады. Банкет та матур үтте. Банкетта Марсель Сәлимҗанов: «Безнең июньдә
премьера чыгарганыбыз юк иде, чөнки җәй көне халык театрга бик йөрми. Ә безгә җәй
көне дә халык йөри торган спектакль кирәк иде. Һәм без Фәнис Яруллинның шушы
әсәренә тукталдык. Моның белән без ялгышмадык. Һәр спектакльдә халык шыгрым
тулы», — диде. Бер ай эчендә сигез тапкыр уйналып, һәрберсендә тулы зал булуы
артистларның да, театр җитәкчеләренең дә күңелен бик күтәргән. Моннан 25 ел элек,
ягъни 1974 елда шушындый ук эссе июнь аенда «Әнә килә автомобиль»не куйганнар иде.
Анда да халык агылып йөрде. Банкетта артистлар: «Безнең театр хәзер кризис кичерә.Гел
бер автор әсәрләреннән халык туйды. Шуңа күрә театр элек куелган популяр әсәрләргә
ташлана. Менә әле «Әни килде»не әзерлибез», — дип тордылар. «Әни килде»нең авторы
Шәриф Хөсәенов рак белән чирли икән.Операция ясау да файдасыз дигәннәр. Ашказанын,
бөтен эчен рак бизләре баскан ди. «Шушы премьераны күргәнче генә торырмын инде», —
дип әйткән Марсель Сәлимҗановка.
12 июль. 7нче июльдә Шәриф Хөсәенов үлеп киткән. 30 июньдә премьерасы белән
котлап мин аңа шалтыраткан идем. Бик кәефсез сөйләште. «Премьера миңа бернинди
шатлык китермәде. Мин бетеп барам инде, — диде. — Син гомер буе чирләдең, гомер буе
яздың. Ә мин кинәт кенә чирләдем дә, беттем дә», — дип көрсенде. Мин аның авыруын
белмәмешкә салышмадым. Киресенчә: «Мин сезне юатыр өчен түгел, ә премьерагыз белән
котлар өчен шалтыраттым», — дидем. Ә ул: «Юаткан кешегә ачу килә минем, юата
башласалар, сразы трубканы ташлыйм», — диде. Мин: «Барыбыз да финишка бер килеп
җитәбез инде, моннан котылып булмый», — дидем.
Бик күңелсез сөйләшү булды бу. Кайчандыр, без бакча төзеп кергән елны, ягъни 1975-
76 елны, ул безнең бакчада шактый салып, кызып-кызып бәхәсләшкән идек. Мин аны
өйләнмәве белән үртәгән идем. Ул төрле язучыларга язылган пародияләрен яттан сөйләп,
мине шаккатырган иде. Ул пародияләре экспромтом гына уйланылгандырмы, язып
куелгандырмы — әйтә алмыйм. Язып калдырылмаган булса бик кызганыч. Талантлы кеше
иде, ләкин никтер бик әз язды.
2000
20 апрель. Җыелган газета-журналларны укып ятам. Быел 12 исемдәге газета-журнал
алабыз. «Литературная газета», «АиФ», «Вечерняя Казань» һәм татарныкыларның барсын
да диярлек.
12 май. Кичә Сабага бардык. Иртән 8 тулырга 20 минутта өйдән чыгып киткән идек,
кичке 5ләрдә генә әйләнеп кайттык. Яшьләр үзәге дип йөртелгән ике катлы биналары бар
икән, очрашуны шунда уздырдылар. Заллары 250 кеше сыйдырышлы. Тулы иде. Залга
керә торган ишекләр артында да басып торучылар күп иде.
Бик әйбәт әзерләнгәннәр. «Җилкәннәр җилдә сынала»дан бер өзекне — Фәниярның
армиягә китү өлешен сәхнәләштергәннәр. Өлкән класс укучылары гармуннар белән авыл
урап, Фәүриянең Фәниярга кулъяулык бирүләрен уйнаганда яңадан армиягә киткәндәй
булдым. «Ата тавык» дигән юмористик хикәяне бәләкәй балалар сәхнәләштереп күрсәтте.
Халык яратып карады.
Без килгәндә сәхнәдә бер кечкенә генә өстәл тора иде. Мин: «Карале, бу өстәл янында
Нурсөя белән икәү утырып ашарга шәп икән», — дип уйладым. Ул өстәлне чынлап та
безгә бүләк итәр өчен Рөстәм Миңнехановның атасы Нургали Миңнеханов ясаткан икән.
Ул, концертлар беткәч, калтырый-калтырый гына сәхнәгә менде һәм: «Менә бу өстәлне
сиңа дип ясаттым. Элегрәк булса, үзем ясаган булыр идем, алыгыз, рәхәтен күрегез», —
дип сәхнәдән төшеп китте. Халык котырып кул чапты.
9 август. «Сөембикә» журналында «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре ...» дигән
рубрикасына Нурсөя турында язуымны күптән сорыйлар. Һаман шуңа кул җитми. Иң
якын кешеңне гел азакка калдыра киләсең икән ул. Якын кешең турында язу да авыр.
Вакыйгалар күп, һәммәсе тормышта ни беләндер бәйле. Кыска материалга сыйдырып
бетереп булмый.
29 август. Нурсөянең хәле әйбәтләнүгә бармый. Кан басымы бик уйный. Кыяфәте бер
дә шәп түгел дип кайтты Әнисә. Аяклары зәп-зәңгәр ди. Уң кулы күптәннән авырта иде
инде, хәзер әйбер дә тота алмый башлаган. Паралич сукмаса ярый ла. Әнисә дә 31еннән
соң кайтып китәргә булыр дип йөри. Сәүия 1 сентябрьдән укый башлый. Медсестра мине
карарга килергә җыенмый.
«Акчаң булса бөтен нәрсәне хәл итеп була», — диләр кайбер танышлар. Ә туалет
эшләрен, юындыру, перевязка ясауларны әйтә башласаң, акчаң да, үзең дә кирәкми дип
кача башлыйлар. Нурсөянең больницада икәнен белсәләр, телефоннан хәлне дә
сорашмыйлар. Кеше буларак әйбәт кенә бәндәләр дә, авырганыңны белсәләр, кинәт кенә
үзләре авырый башлый. Яки аның тиз арада эшләп бетерәсе эше була...
Язарга уйланган әйберләр дә язылмый. Нурсөянең кырыйда бөтерелеп йөрүе кирәк.
Юкса мин аны язганда үз янымнан икенче якка чыгарып җибәрәм. Аның рухы кирәк икән
барыбер.
25 ноябрь. 21 ноябрьдән «Казан» санаториенда ял итеп, дәваланып ятабыз.
Монда килгәч, Гакыйль Сәгыйревнең «Кабатланмас моң» дигән шигырьләр китабын
укып чыктым һәм шуңа рецензия яздым.
Гакыйль талантлы егет. Минем кебек бөтен нәрсәсе урын өстендә. Бик күп яза алмый.
Шуңа тәки Казаннан фатир бирмәделәр. Союз председательләренең берсенә мин:
«Гакыйльне Казанга китерергә иде бит», — дип мөрәҗәгать иткән идем. Ул: «Язучылар
союзы инвалидлар йорты түгел, үзеңнең монда килүеңә сөен әле», — диде. Бу сүзләре
аның мине кимсетергә теләве булгандыр инде. Мин аңа: «Син минем хәлдә булсаң,
авызыңа бер кашык су да салучы булмас иде», — дидем. Ул шапылдатып трубкасын
куйды. Сәламәт кеше бер дә чирләмәс, җитәкче дә булса — мәңге төшмәс кебек тоеладыр.
Талантлы гына кешеләр дә еракка карый белмиләр. Җитәкчеләр кунаклаган
чыбыкларыннан очып төшәләр, тазаларны — авыру ега. Бер егылгач, талантың булса да
яңадан аякка баса алмыйсың. Бездә система шундый.
Ахыры 6нчы санда