Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә ХАКЫЙКАТЬ ҺӘРЧАК КИРӘК БИТ УЛ


Шагыйрь үлеменә
Бүген кояш чыкмаска бит тиеш иде...
Ә ул чыкты.
Чыкты да безне күргәч,

Йөзен чытты.
«Нинди милләт соң сез,
Нинди халык?
Болай булса, тарих чоңгылында
Бетәсез бит тәмам югалып...»
Ни үкенеч, милләтемнең

Шагыйрьләрен саклый алмавы,
Гаҗәп түгел тагын берәр елдан

Хакыйкатьне күзгә бәреп әйтер

Кешеңнең дә инде калмавы...
Ә хакыйкать һәрчак кирәк бит ул

Уятырга гамьсез җаннарны.
Кирәк милләтемнең моны хәзер,

Соңга калмый бүген аңлавы.


Җан һәм Тән
Әллә чын, әллә уйнап,

Баш әйтте: «Туйдым уйлап».
Күзем: «Туйдым елап», — ди.

Йөрәк: «Булмый чыдап», — ди.

Тел әйтә: «Туйдым, билләһи

Буш, ялган сүзләр сөйләп».
Колак әйтә: «Туйдым, чынлап

Ишетеп нахак, гайбәт».
Аяк әйтте: «Юк артыннан

Һай, туйдым йөреп, чабып».
Беркөн гәүдәм баш күтәрде:

«Бу дөньядан туйдым, гарык
Рәхәтләнеп ял итәсем килә».

...Күңелнең иң төпкелендә

Бер аваз ишетелә.
Әллә елый, әллә көлә.
Җан икән, иңри мескенкәй: —

Минем яшисем килә!

Көз — илһамчы
Җылы якка китүләре -
Кыр казлары тезелгән.
Җәй үзе дә юлга чыккан
Шушы казлар эзеннән.
Иярергәме исәбе -

Сары яфрак өзелгән.

Каен- әни башын игән
Аерылуны сизенгән.


Елгалар һәм диңгезләр
— Агалар да агалар,

Кая бара елгалар?
— Дулкыннарын кага-кага,
Вакыт кебек ага-ага,
Диңгезгә бара алар.
— Ә диңгезләр ник акмый?
Шуңа һич җавап тапмыйм.
— Диңгезләрме? Алармы?
Әниләрдәй сабыр гына
Көтәләр елгаларны.


***
Казан. Кремль.
Яшерен гашыйк төсле
Кол Шәрифкә
Сөембикә тора карап.
Усал ата кебек зәңгәр чиркәү
Тәреләре белән
Тора бармак янап.