Логотип Казан Утлары
Кыйсса

ГАЛИЯБАНУ ТУЕ*


Туй узачак авыл белән таныштыра башлаганчы, мәгълүм булсын — мин үзем дә Тансыктан.
Авылдашларыма хас җитешсезлекләрдән дә, мактанырдай сыйфатлардан да мәхрүм түгелмендер дип уйлыйм.
Миңа калса, авылыбызның исеме җисеменә бик тә муафыйк. Аны һәркем үзенчә аңлата. Хатыннар, ирләренә күрсәтеп, «тансыкларыбыз әнә шулар»,
— дисәләр, ирләре, бердәм булырга тырышып: «тансык» — димәк, «Юньле!»,
— диләр.
Элек - электән бездә егетләрнең күрше авыл кызларына өйләнүе макталган. Ихтимал, хатыннарының үз ирләрен белеп бетермәүләре шуннан да киләдер...
Тансыклыга гына хас сыйфатларның күбесен үзенә җыйган күренеклесе, хикәябез каһарманнарыннан берсе, 90 яшен тутыручы Миңгали Шәрифҗан улы Сәфәровтыр дисәм, якташлар мине яклар. Очрашып сөйләшкәндә авылдашлар, аның күзенә карап, «Миңгали абзый» дисәләр, артында «Әкән» дигән кушаматы гына озатып кала. «Әкәнчә булды», «әкәннәнмә» дигән кебек сүзләр ишеткәндә, Миңгали абзый гына күздә тотылмый. Бу сүз авылда мөстәкыйль яшәп, кем тарафыннандыр кылынган гайре табигый гамәлне, яисә, тузга язмаган эшне, мәгънәсезлекне дә аңлата.
Миңгали Сәфәров, ягъни Әкән, күндәмлеге өчен макталса, кирелеге өчен сүгелә. Аның янгын каланчасында эшләгән елларын хәтерлик...
Әйтик, ураза вакыты... Каланчага эленгән сабан төрәненә сугып, сәгать ничә икәнен белдертергә кирәк. Ураза тотучылар сәхәр яки авыз ачуны Әкән сәгатенчә башкара.
Шайтан котырта диярсең, сәхәргә уяту чаңы бер сәгатькә соңлап яңгыраса, авыз ачтыру чаңы бер сәгатькә алданрак сугыла.
Журнал варианты.
Әхтәм ЗАРИПОВ (1935) — сценарист, режиссер; күпсанлы телевизион фильмнар, очерклар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши.
Тансык диндарлары сүгенә, ә инде Әкәннен үз мантыйгы: «уразага сон кереп, иртә чыкканнын гөнаһы бар икән — яртысын мина күчерегез, ә минем җавап әзер: «Чиләбе сәгате тәүлеккә ике генә тапкыр дөрес күрсәтә»,
Әхтәм
Зарипов
— ди ул.
...Тансыкта кушаматсыз кеше юк. Әмма ләкин «Әкән» белән чагыштырганда башкаларныкы «маймыч» кына. Кушаматы ана үзеннән олыга да, кечегә дә «әкә» дип дәшүеннән тагылгандыр, диләр.
Аларнын гаиләсе колхозлашу елларында, сатылу афәтеннән качып, Ташкент якларында тегүчелек кәсебе белән көн күреп йөргән. Илгә кайткач та Мингали әкәнен әтисе Шәрифҗан бабай үзбәкләрдән эләктереп кайткан гадәтен — ягъни авызына тәмәке көле тутырып, урман каравылчысы атында төкеренеп утыруын үлгәнче ташлый алмаган. Алай гына да түгел, кәсебен дә, бу чирен дә бердәнбер улына йоктырып калдырган. Әкән әкәнен:
— «Тәмәке тарту — расхутлы, шырпы-кәгазь исраф ителә,» — дип, нәкъ Шәрифҗан бабайча, ат өстендә «черт итеп» төкереп куюларын авылдашлар әле дә хәтерли. «Очсызга төшә», дип тәмәкене авызына гына салса да, «тамчысын да әрәм итми — төтенне үпкәдә тоту» серләренә безне Әкән әкә өйрәтте.
...Авыл белән «Кәҗүннәй» дип йөртелгән урман арасында иген кырлары, ягъни, басу җәйрәп ята. Борчак, киндер, арпадыр — барысы шушында игелә. Без үскән чакта мал кермәсен өчен бу басулар ур белән әйләндереп алына иде. («Ур» — тирән чокыр, канау).
Хәзер, авылда мал асраучы калмагач, урнын да кирәге юк икән, басуында. да кукуруз белән рапс кына игелә, ди. Кукурузы кыш буе аягында калып, киләсе ел унышы өчен дым сакласа, рапсын «майлы культура» дип, каядыр илтеп тапшыралар икән. Нинди май икәнен дә, анын белән нәрсә майлауларын да Әкән әкә белми. Ул да белмәгәч, анын белән кызыксынучы юклыкка гаҗәпләнәсе дә юк. Ә менә урны да, ур эчендәге басуны да сагынучылар бар.
«Ур белән басунын Тансыктагы Галиябану туена ни катнашы бар?» — диярсез... Катнашы бар! Басусыз ур, Галиябанусыз — «Галиябану» спектакле булмаган кебек, урсыз Әкән — Әкән түгел, Әкәнсез Тансык — Тансык түгел!
... Авыл ягы чокыр- канау булса, басу ягына шул чокырдан чыккан балчыгы өелә. Анын аша кәҗәдән башка йорт хайваны сикереп чыга алмый.
Авыл капкасынын басу ягында Әкәннен атасыннан калган куышы. Эчендә ат сыярлык иркен, елнын-елына төрле үлән, печән-салам өстәлеп торгач, түбәсе манара кебек биек.
Әкәнен ярты гомере шунда уза дисәк, киметеп әйтү булыр; «бөтен гомере шунда уза», дияргә ул әле исән-сау. Теге чактагы, без белгән чордагы гомере, ягъни, сугыш чоры турында сүз бара.
...Малай вакытында, ишәк тибеп сынгач, бер аягы икенчесеннән кыскарак калып ялгану сәбәпле, Әкән солдат хезмәтенә яраксыз, әмма крестьян тормышында бөтен эшкә кулы яткан егет булып үсә. Мәктәпкә йөреп укымаса да, кайдандыр, кемнәндер догалар өйрәнгән, шунадыр аны «гыйлем иясе» диләр. Гарәп, латин хәрефләре белән язылган язуларны җинел укый. Кириллицага өйрәнә алмый интегүе дә хәтердә калган.
Без белгәндә Әкән «кәҗүннәй» каравылчысы буларак лесхоздан «Жалуынҗа», басу каравыллаган өчен колхоздан «трутдин» ала иде. Бернәрсә алмаса да, Әкән әкәнен авылдагы ин хәлле һәм ин абруйлы кеше булуын без
— малайлар бик яхшы анлый идек. Чәч алдырырга дисән — машинкасы, тәрәзә ватсак — пыяла кистерергә алмазы, бүредән сакланырга мылтыгы — һәммәсе анда гына. Авылдагы бердәнбер сепарат ватылса «шестырнасын» алыштыра белүче дә, сәгать төзәтүче дә ул. Ә инде ишетмәсә дә «детектор» дигән колак радиосын тынлатып, үзенчә, дөнья хәлләре белән таныштыруын исәпкә алганда, Тансыкнын Әбүгалисинасы да, Кулибины да, Ливитаны да ул.
«Әкән куышы» дигән могҗизалар оясына без, малайлар, атка атланып басу тирәсеннән каз, бозау куарга, аларны ферма утарына бикләргә, яисә кәртле уйнарга килә идек. (Кайчак, үзебезнен бозауларны да шунда япкан чаклар була иде)...
Колхозда өч бригадага унҗиде эш аты калган, персидәтел булып персидәтел янгын каланчасына беркетелгән атны җигеп йөри. Әкән әкәдә исә солы ашаган лесхоз алашасы. Ул үтә дә тыныч холыклы, сабыр. Теләсә кемне, теләсә кайчан атландыра. Малайлардан кемдер беребез бозау куарга, яисә ур җимереклеген тикшерергә китсә, калганнарыбыз куышта, чыбыркы үрергә, («алтыдан», «сигездән») кәрт сугарга, тәмәке төтенен борын аша чыгарырга өйрәнә. Бушлай түгел: өч төрерлек тәмәкегә бер күкәй бирәсен. Стаканлап сатмый Әкән, «аналарыгыз сизәр», ди, «бәладән баш-аяк» ди. Сизәләр иде, тотыла идек. Тәмәке иседер дисәк тә, соныннан беленде: бигүк тәмәке булмаган икән без тарткан үлән. Алдаган безне Әкән.
Хәер, кем генә алдамады икән безне ул чакларда? Кем генә алданмады икән?! Хәтта, Әкән әкәнен үзен дә алдый торганнар иде...
...Язгы чәчүләр бетүгә арыш утау башлана, Әкән куышын сипли. Димәк, кара көзгә кадәр авылнын төп вакыйгалары нәкь менә шушы басу капкасы төбендә, Әкән куышында, кайнаячак. Хатыннарнын күбесе утауга балаларын ияртеп йөри, иярә алмаганнарын бишекле арбада тартып бара. Кайтышлый, бишектәге бала түшәге астында азмы-күпме печән-үлән кайта. «Кешегә ярамаса — мал ашар» дигән язылмаган закон буенча арбасызлар алъяпкычларына, яисә баш яулыкларына төйнәп — кукы, кәҗә сакалы, балтырган, эт эчәгесе күтәреп кайтырга тырыша.
Куыш янында ат торса — хатыннар төенчекләрен кычытканлыкка ташлыйлар — имеш яшерәләр. Ат күренмәсә — куышка, кадәр күтәреп киләләр. Шунда аларны Әкән эләктерә, кычкырыш, елаш, сүгенү башлана. Еламагае ертылсан да, Әкән сүзе сүз — үлән куыш өстенә ташлана, чөнки колхоз рәисе Гофраннын әмере шулай: «Җирдәге сонгы башак амбарга кергәнче басудан бер сабак үлән дә чыгарга тиеш түгел. Барсы да җинү өчен!»
Ә инде урак өстендә без — малайлар өчен ин кызыгы башлана. Хәер, бездән дә бигрәк, Әкәннен үзе өчен кадерле булгандыр ул «урак өсте» дигән вакытлар.
... Куышына алып кереп анадан тума чишендерә иде ул хатыннарны. Чишендермичә ярамаган күрәсен. Чөнки хатыннар башак уып җыйган арыш, бодай яки борчак кузакларын шундый оста итеп яшерәләр иде, хәзерге кинолардагы шпионнарнын яшерү ысуллары пүчтәк кенә... Әйтик, Фәндилнен әнисе Суфия апайны уракка барганда күрсән — арык кына бер апай, күкрәкләре куна тактасы кебек тип-тигез. Сигез яшькә кадәр имеп, син суырып бетерден, дип, Фәндилне сүгә иде, мәрхүмә. Ә урактан кайтканда юанайган, калынайган, хәрәкәтләре салмак, күз карашлары...
... Әнә шул күз карашлары сата иде аны... Әкән түгел, без дә сизә идек: ашап кына юанаймаган бу апаебыз.
— Куышка, керәбез!.. — ди Әкән.
— Ник?
— Тышта чишендерергә закун кушмый. Сал күлмәген! У-хо-ха! Бу нәрсә бу?
— Муенса ич! Төймә!
— Муенса гәрәбәдән ясала, ә монда синен 1000 данә борчак кузагы!
— Хәзинәдә булганыннан ясап тактык.
— Хәзинә дәүләтнеке! Давай, давай ычкындыр! Ә бусы ни?
— Күрмисенмени — ими капчыгы.
— Имиен кая сон синен?
— Күкрәкчәне имие булганнар гына кими — муда ул, матурлык өчен киелә. Иптәш Сталин әйтә... матурлык...
— Давай монда матурлыгын! О-һо-һо: монысы бодай! Ике кило булыр.
...Тагы шундый бер «показательный тентү» оештырганда Әкәнебез үзе кыен хәлдә кала.
«Колхоз милкен саклаучы солдатлар» исемендә атнага бер чыгып килүче «Сугышчан листок»ка каһарман эзләп, район газетасыннан фотоаппаратлы корреспондент килә. Ул, Әкән әкәнен көрәш чаралары турында хәбәрдар булгач,
«персонажны непосредственно, производственный процесста снимать хочу», — дигән.
Билгеле булганча, Әкәнен «производство»сы каравыл куышында. Ана идарәдән тентүне ин камил сыйфатлы уздыру бурычы йөкләнгән. Кич житә. Төркем-төркем булып уракчылар кайта башлый. Беренче төркемнән куышка алып керерлек кандидат табылмый. Икенче төркемдәгеләр, юлдан ук чишенә- чишенә кайтып, куышка житкәндә барысы да шәрә кала. Корреспондент, оятыннан, куыш артында яшеренеп торырга мәжбүр була.
Шунда «амазонкаларнын» берсе Әкәнгә әйтә куя:
— Син безне түгел, әнә Хәдичәне кара.
Хәдичә, яшьли дөм ятим калып, атасынын сенлесе гаиләсендә, аннары приютта эш белән үскән авыл кызы. Булдыклылыгы өчен аны 7 нче классны бетергәнче үк мәктәпкә пионервожатый итеп алалар. Хәзер инде ул, башкалар кебек үк, ялгыз солдатка. Сугышнын беренче аенда ук ирен озатып, өченче аенда тол калган бала-чагасыз яшь хатын. Чибәрлеге аркасында авылдашларынын гына түгел, якын-тирә авыл егетләренен дә тынычлыгын бозган. Чөнки чибәрлеге өстенә танылган жырчы да ул. Бәйрәм кичәләре генә түгел, кунаклы мәжлесләр дә ансыз узмый. Йомшак теле, шаянлыгы, шук холкы өчен анын катнашуы мәжлеснен дәрәжәсен күтәрә. Каз йолку мәжлесенәме, Коръән укыту ашынамы кемнедер бик тә китерәсен килсә, «Хәдичә дә булачак» дип өстәсәләр, бу инде — кунаклар килүгә 100 процентлы гарантия дигән сүз.
Олы бәйрәмнәр хөрмәтенә куелган спектакльләрдә ул гел Галиябану ролен башкара. Әсәр ул туганчы ук язылган булса да, Әкән әйтүенчә, «Галиябану»ны язарга Мирхәйдәр абзыйны Хәдичәбану рухландырган. Тансык егетләре шуна ышана, Сабан туйларында ул биргән бүләк сөлге өчен көрәшә-көрәшә сугышып та китәләр.
«Аны Минзәләгә чакырганнар, Өметбаев үзе алырга килгән, вәгъдәләшкән егетем бар, дип кенә театрга китүдән котылып калган»... Бу сүзләр Хәдичә апайны бер баскычка күтәрсә дә, серлелекне дә арттыра иде:
— «Кем ул анын вәгъдәләшкән егете?»
Гаташ — авылнын гомерлек Хәлиле. Оста гармунчы, жырлавы да — чын жырчыларча. Әмма ләкин ул өйләнгән, агрономлыкка укыган жиреннән ияртеп кайткан Нәфисәсе корсаклы, — диләр.
Аннары, имеш, алар загслы түгел икән, Хәлил — Галиябануны гына ярата, имеш. Ягъни, Гаташ абый Хәдичәне генә сөя, — дигән сүзләр дә йөри... Белмәссен... Инде менә яна хәбәр...
...Фин сугышы белән Олы сугыш арасында, язгы чәчүгә чыгу алдыннан кибеткә ситса кайта һәм анын беренче нәүбәттә заготконторага йон, тире, ит тапшырганлыкка квитанцияләре булганнарга гына сатылачагы билгеле була. Игъланны укыган һәркем, «кәпитәнсә» сорап, Әкәнгә килә. Чөнки авылда штатный тире-яры жыючы булмагач, мал суйган кеше анын тиресен Әкәнгә генә илтеп тапшыра. Әкән исә, кешесенә карап, йә тире хакын шунда ук түләп жибәрә, йә «утын әзерләгәндә исәпләшербез», — дип, клиенка тышлы дәфтәренә теркәп куя. Һәрхәлдә, Әкәндә «кәпитәнсә» барлыкны Тансык халкы тәгаен белә!
...Әмма Әкәннен җавабы өметкә урын калдырмый:
— «Сез бит мина кәпитәнсәсен алып кайтып бирергә» димәдегез.
— Үз исеменә алганын булса да бир. Бик тә кирәк иде, Мингали, мендәр тышларыбыз тузган... чаршауыбыз юк.
— Үз исемемә язылганын мин үз гаиләмә алам.
— Хатынын, балан-чаган юк; сина бизәкле ситса нигә кирәк?
— Мина кирәкмәсә, Хәдичәбануга кирәк булыр. Килен булып килгәч, ситса эзләп йөрисе булмас.
«Тансык басуына метеорит төшкән» дигәннән көчлерәк хәбәр була инде бу.
— Хәдичәбану?
— Әкәнгәме?
— Нәрсәсе гаҗәп?
— Куегыз булмаганны!
— Әкәннәнү генә бу!
— Галиябануыбыз сина чыгамы?
— Минем кай ягым Хәлилдән кайтыш?..
— Җырын юк. Тәрәзәсенә килеп җырлаганын бармы сон? Хәдичәбану җыр ярата бит, җыр!
— Ата сыерчык кына, ана сыерчык утырган оянын авызына карап сайрый. Без хатынга җырлап түгел, аны малга күмеп ярарбыз.
— Туебызга рәхим итегез! Галиябану туена!
...Беренче мәртәбә Тансыкта «Галиябану туе» дигән сүз әнә шулай Әкән авызыннан 1941 елнын 22 апрелендә, ягьни кибеткә ситса кайткан «Лилин көнне» әйтелсә, без бәян итәргә алынган туй — бөтенләе белән башка туй. Ана кадәр әле Тансыкта күп туйлар узасы бар. Ин әүвәл Хәдичә апанын туе.
...Театрга китүдән «вәгъдәләшкән егетем бар» дип котылып калса да, кияүгә чыгудан котыла алмый Хәдичәбану.
1941 елнын 14 нче маенда, ягъни, бөтен авыл бәрәнге утырткан көнне, Тансык урамнарында «Галиябану» көе янгырый. Көпә-көндез. Әллә каян танылып тора — тальянда Хәлил ролен башкаручы Гаташ уйный. Бераздан дугасына сөлгеләр урап җигелгән пар ат күренә. Тарантаста Хәдичә апа, янәшәсендә аны кочагына алган...
— Кем? Әкәнме?
...Мәсәй, ягъни, без белә-белгәннән бирле Исмәгыйльне уйнаган Мәсәбыйх абый! Кузлада кулына тальянын тотып Хәлил — Гаташ утыра.
— Булмастыр ла...
— Нәрсә сон бу?
— Туй дисән... Ни өчен Галиябану... Хәдичәбану Исмәгыйль — Мәсәй кочагында?
— ? ? ?
— ... Бу бит... бу бит хыянәт!
— Хыянәт кенә түгел — җинаять бу!
...Тансык халкы, бәрәнге утыртуын ташлап, тарантасны күзәтә. Ягъни, кем капкасына борылып туктар?!
...Кынгыраулы пар ат Мәсәйләр капкасына борылмый узып киткәч, Тансыкта бәрәнге утырту кабат башлана. Тик... озакка түгел. Түбән очны әйләнгәч, гармун тавышы тагы Мәсәйләр урамына күчә дә, аларнын ачык капкасыннан узгач, тына. Гармун тына, әмма авыл тынмый. Киресенчә, кайда да сүз «хыянәтчеләр» турында бара. Аларга хөкем карары чыгаралар. Хәдичә — Галиябануны мәхәббәткә хыянәттә, Гаташ — Хәлилне авылга хыянәттә гаеплиләр.
— «Без аларны кызганып елаган булабыз, ә алар әнә нинди икән!»
— Гаташ өйләнгән бит, җәмәгать аерсынмыни?
— Мәхәббәтләренә хыянәтсез, эчтән генә сөешеп яшәргә була иде бит аларга. Үрнәк булып...
— Значит, Галиябану алданган! Ягъни, Хәдичәне Мәсәй...
— Мөмкин түгел...
— Галиябануны алдасын да, ди. Әмма Хәлилнен, Исмәгыйльгә ярарга тырышып, гармун уйнавын гафу итеп булмый.
— Нишлибез?
— «Галиябану» алданмаган, ул үзе алдаган. Хәлилне дә, безне дә.
— Җәмәгать: давай театр белән чынбарлыкны бутамыйк. Пәри башка, җен башка.
...Юк, кичермиләр! Туйлардан сон күп тә узмый Мәсәбыйх абзыйларнын мунчасы яна! Әкән эше диләр. Тик тикшерүче бу хәбәрне кире кага. Медальле урманчы андый
эшкә бармас! Янгын чыккан төнне Әкән болында печән чабучылар янында үткәрә, имеш. Шаһитлары бер авыздан шуны раслый.
...Аннары... ил иненә төшкән хәтәр сынаулар Мәсәй мунчасы януга кагылышлы гайбәтләргә урын калдырмый, аны бер шуклык кына итеп искә алалар, ачу тотулар, үч кайтарулар онытыла. Чөнки бөтен Дөньяга ут каба, Европа яна, анын ялкыны төннәрне көн итә, агулы төтене айны— кояшны каплый, сөреме һаваны тутыра, барлык тереклеккә үлем яный, исән калу өчен, яшәү өчен илдә Ватан сугышы башлана.
1941 елнын 22нче июне...
...Кулына корал тотарлык, балигъ булган сәламәт ир-егетләр Ил сагына баса. Башта «армия хезмәтен үтеп кайткан, дары исен иснәгәннәр генә чакырыла» дисәләр дә, чынлыкта 18 яшьтән 45 яшькәчә ир затлары һәммәсе солдатка алына. Хәрәкәттәге армиягә ярамаса — хезмәт армиясенә. Аннары чират хатын-кызларга җитә. Сугыш башланып ике ел узуга Тансыктан 369 солдат озатылып, җинеп кайтучыларнын саны нибары 99га гына кала.
...Галиябану ролен уйнаган Хәдичәнен Исмәгыйль ролен башкарган Мәсәбыйхка кияүгә чыгуына каршы бунт күтәреп, аларга байкот игълан иткән Тансык халкы, 270 санын сүзсез генә күнелендә саклап, әрвахлар рухына Коръән укытып, сабыр итеп яшәргә күнегә. Ватан исеменнән ни сорасалар да, «ник» дип тормый, һаман сораган саен солдатын, икмәген, итен-сөтен бирә, налогын түли. Җирен алганга да түзә, дәшми. Әмма кинәт «Галиябану»ын тартып алсалар? Әлегә эш ана ук килеп җитмәгән җитүен дә...
1944 ел. Урак өсте. Каравылчы куышы янында чишенгән уракчы хатыннар төркеменнән берсе (Хәбирә апа бугай) Әкәнгә әйтә:
— «Син безне түгел, әнә Хәдичәне кара.
— Аны бүлнистә дигәннәр иде. Терелеп чыкканмы?
— Тугыз ай тулмыйча котылып булмый андый чирдән.
— Йогышлы түгелме?
— Йоктырган шул, йоккан!
— Корчангы түгелдер бит?
— Үзеннән сорарсын.
— Син башладын, син үк әйтергә дә тиешсен. Әйтмәсән, солдатка турында гайбәт таратуын өчен силсәүиткә явит итәм...
— Силсәүит белмәс эш юк Тансыкта.
Куыш янына килеп җитә Хәдичә апай.
— «Юлына гөлләр үссен, Хәдичәбану».
— «Рәхмәт!»
— Ашыкмыйк, тукталып алыйк, ял булыр җаннарына.
— «Кеше очраган саен туктый башласан, көне буе йөрерсен» — диме Галиябану?
— «Минем янымда аз гына да торасын килмимени?»— ди ана Исмәгыйле.
— «Ашыгам шул», ди Галиябану.
— «Кая ашыгасын?»
— Ялгыштын, Мингали абый. Галиябану «ашыгам шул» дигәч, Исмәгыйль «биш кенә минутка» дияргә тиеш.
— Мин бит Исмәгыйль түгел.
— Әмма бик тә ул буласын килә. Сүзләрен дә ятлагансын. Ләкин зрә интеккәнсен.
— Алыштыра алмаммы?
— Анын сүзләре белән сөйләшеп кенә, ай-һай, булырмы икән?
— Исмәгыйльне сәхнәдә уйнарга җыенмыйм. Мин тормыш кешесе. Минем үз сүзем бар. Мин — мин!
— Анысын да чамалыйм, Мингали абый. Мунчага юкка гына ут төртмәгәненне
беләбез. Күпләп ситса алуларын сәбәбен дә ишеттерделәр.
— Синен тирәдә козгыннар йөри диләр. Расмы шул сүз?
— Рас иде дә, котылдым инде.
— Кемнән?
— Кеше сүзеннән, гайбәттән.
— Аннан котылу ялгызына җинел булмас, Хәдичә.
— Мин ялгыз түгел.
— Кемен бар тагын?
— Булмаса булыр.
— Кая ашыгасын? Тукта, сүз бетмәгән.
— Көтү каршылар вакыт җитте. Сыер кайтканчы бозауны ябарга кирәк. Кичә дә сөтсез калдым.
— Бозавын ябулы.
— Ничек ябулы? Яланда, бәйле калды ич ул.
— Урны җимереп басуга кергән. Тотып ферма утарына бикләдек.
— Арканын өзгәнмени?
— Нәрсәсен өзгәнен белмим. Белгәнем шул: кәнсәләргә барып штрафынны түлисен дә, шул кәпитәнсәне күрсәтеп, иртәгә иртән бозавынны аласын. Ә хәзер... Әйдә, куышка керәбез.
— Ник?
— Шигем бар.
— Нәрсәдән шикләнәсен?
— Юанлыгыннан. Персидәтел әмере буенча — тентү.
— Шигенне куышка кермичә дә бетереп була. Күрсәтимме?
— Куышта, күрсәтерсен. Әйдә — кер.
— Башкаларны монда чишендерден бит, ни өчен мине генә куышка өстерисен?
— Аларны мин чишендермәдем. Үзләре... чишенде, су керергә төшешләре.
— Мин дә үзем чишенәм. Яшерер нәрсәм юк...
— Тукта, юләр, нишлисен син?
— Мә, кара, күр: биш айлык!
— Көмәнен?!
— Көткәнем!
— Мәсәбыйх китеп үлгәнгә ике ел тула. Кемнән?
— Менә анысы сер.
— Барыбер әйтәчәксең бит.
— Кемгә?
— Таныклык алганда, силсәүиткә.
— Анда син дип әйтермен: «Мингали Сәфәров» диярмен.
— Нужәли әйтерсен?
— Синен мине яратып йөрүеңне бөтен авыл белә...
— Синен мине яратмаганыңны да беләләр шул, Хәдичә.
— Алайса, син риза түгел?
— Күлмәгеңне киеп сөйләш!
— «Риза» дисән киям.
— Димәсәм?
— Димәсән дә киям.
— Риза!..
— Шуннан? Инде рәхмәт сүзе көтәсенме?
— Синен дә «риза» дигәненне көтәм. Мина чыгарга.
— Мингали абый, ул сүзне әйтер өчен ярату кирәк. Яратунын ни икәнен беләсенме сон син? Яратканын булдымы?
— Шунын газабын кичерәм.
— Ярату газабы мәхәббәт дип атала, Мингали абзый, ә мәхәббәт ике якнын бер-
беренә сүзсез тартылуы ул. Магнит тарткан кебек... Нинди көч аларны бер-берсенә тарта? Күзгә күренми... Кулга тотып булмый. Мәнгелек сер. Үпкәләмә, зинһар..
— Баланын атасы Мингали калырмы?
— Мингали абзый, син мине Галиябануга тинләденме?
— Бөтен авыл сүзе.
— Ярый, шулай да булсын.
— «Булсын» түгел — шулай «булган!»
— Шулай булгач, күз алдына китер: әгәр Галиябану Хәлилгә Исмәгыйльдән авырым бар дисә — Хәлил нишләр иде?
— Галиябану андый түгел.
— Ә мин «андыймы»? Ягъни, бер кәнтәйме?
— Мин, бары тик синен «җилдән туачак» баланнын атасы исемен күтәрергә рөхсәт сорыйм. Яманатын чыкмасынга, мәхәббәтем хакына.
— Үз атасы күтәрер.
— Күтәрер егет булса, син анын кемлеген яшермәс иден. Ул бәндә корсаклы булуынны белми, яисә, беләсе килми...
— Башкача булу ихтималы юкмы?
— Анысы минем тәкъдимгә ризалашу.
— Үз тиненне тап, ялынып түбәнсенмә.
— Табылган: ул син.
— Әкән хатыны булып яшисем килми шул.
— Ялгышасын.
— Ялгышсам — сина үпкәләмәм.
— Мин үз дигәнемә ирешәчәкмен.
— Мин ирештем инде.
— Күрербез.
Әкән әкәнен, үчләшеп, нидер кылуыннан куркыпмы — икенче көнне Хәдичә апа һәм 3-4 хатын урактан... кайтмады.
Кичә күргәннәрне матурлап сөйләгәч, куыш янына бездән олырак малайлар да «спиктәкел» күрергә менгәннәр иде. Уракчыларнын сонгылары капкадан узуга, малайларнын күбесе, нәүмизләнеп, кайтырга кузгалды. Әкән аларга: «театр иртәгә булыр», — диде дә, Фәндил белән мине, үз янында калдырып, «шпиун»лык бурычы йөкләде. Мин «тегенен» өендә уты янамы, юкмы — шуны карап килергә тиеш булсам, Фәндил, үз әнисеннән, кемнәрнен уракта булу-булмавын белергә тиеш иде. «Тегенен» өендә ут булмагач, мин шунда ук Фәндил артыннан чаптым. Күпме көтсәм дә ул чыкмады. Дөресе
— аны әнисе чыгармады, өстеннән бикләп, үзе Әкәнгә китте.
Кача-поса куышка, килеп җиткәндә, Суфия апай Әкәнне кыздыра, иде:
— Адәм хурлыгы... Имеш, анын кеше баласына ата буласы килгән... Ата булыр өчен ин әүвәл аталыгын булырга тиеш. Бармы сон ул синен?
— Күрсәтимме?
— Күренергә яратмый ул, тизрәк качарга тырыша... Җылыга!
— Качырабыз, давай, ят!..
— Менә хәзер хатыннар җыйналып менәчәк, шунда качырганынны карарбыз, син генә безне тентергә димәгән...
— Мин идарә карарын үтим. 1932 елгы «өч башак» законын хәтерлисенме? Идарә шуна таяна.
— Ә без ил карарын үтибез! Әнә, бүген синен хурлавына нәфрәттән 5 хатын уракка чыкмады. Иртәгә беребез дә чыкмаячак. ...«Өч башак» законы, имеш, (т...шак) законы ул.
— Ут белән уйныйсыз...
— Ә син кеше язмышлары белән.
— Сугышны мин башламаган...
— Синдәйләр аркасында сузыла ул.
— Ә сез приказга буйсынмыйсыз.
— Кая куйдын Хәдичәне? Югалтырга куштылармыни? Анын бала табуы кемгә комачаулый? Нурмысын кем ура? Синме? Безгә бүлеп бирәләрме?
Сорауларга җавап булмаса да, алар һаман ява торды. Чөнки төнге Тансыкта янгыраган җан ачулы Суфия апай тавышына башка хатыннар да менде. Алар арасында үз әниемне дә күргәч, мин тизрәк өйгә тайдым. Әкән тарафыннан әйтелгән бер генә сүзне ачык ишетеп калдым: «Самосуд бу», «самосуд»...
Мин кайтып киткәч ниләр булгандыр — әни сөйләмәде, сораштырырга базмадым, куышта, булганнар — куыш сере булып калды. Шулай да, Фаткыр Фәниле күргәннәрдән кайбер нәрсәләр ачыкланды: тан алдыннан капка шакуга уянып, тәрәзәдән караса — атын җитәкләгән Әкән басып тора ди. Яланаяк, штаннан гына. Тәне, корт чаккандай, бүртеп-бүртеп чыккан, күз кабаклары шешенгән. Ул, Фәнилнен әнисе Саимә апай сораганнарга җавап бирмичә — һаман үзенекен сөйли: «воинный время законнарын күрсәтәм әле мин аларга, кычытканда үзләре ятып аунасалар да гафу итү булмаячак... Кая тизрәк балавызлы маенны сөрт!..»
Саимәттәй, белгән догаларын укып, кое суы белән коендырып, балавызлы май урынына каен тузы кайнатып ясаган таза дегет сөртеп, «тизрәк кеше бул» дип озатып калса да, Әкән әкәбез авыруынын икенче көнендә дә кеше була алмый.
Ул көннәрдә безне куыш кызыксындырмый, күпләребезнен мунча мичләрендә (өйдә ярамый) сөтле ботка пешә, ә куырган бодай кесәдә.
...Без күргән тентүдән сон дүрт көн узгач «Сталин байрагы» дигән район газетасында һәм анын кушымтасы «Сугышчан листок»та Әкәнне күккә чөеп мактаган фоторәсемле мәкалә басылып чыга. Анда Мингали Шәрифҗанович Сәфәровнын дошманны җинү өчен фидакарьләрчә хезмәтеннән үрнәк алырга чакырып, «Ил байлыгын саклауда», хәтта булачак кәләшен дә кызганмады»,
— дип язылган була. Мәкаләнен фоторәсемендә Әкән каршысына басканы бер апай. Арты белән торса да малайларга, ягъни безгә таныла ул. Ә менә өлкәннәр танымагач, газетаны кат-кат әйләндереп яктыга карыйлар-карыйлар да, теләкләренә ирешмәгәч, кабат мәкаләдән «кәләш»нен исемен эзлиләр.
— Әкәнне күреп туйган, кәләшенен йөзен күрәсе иде, кем икән, — диләр. Озын толымнарыннан ук кемлеге танылып торса да исемен атамыйлар.
Бездән сорасалар без әйткән булыр идек тә — сорамыйлар. Ә сорамыйча сүзгә катнашучы малай-шалайга кем ышана? Җитмәсә, «Әкән шайкасына»...
Чынында һәр Тансыклы «кәләшнен» кем булуын да, бу шантажнын кем тарафыннан һәм ни өчен оештырылуын да белә. Бер генә нәрсәне белми алар. Исәнме?
Хәдичә, тентүләрдән сон, штраф түләп бозавын алып кайта да, аны сыерына кушып, медпунктка керә. Кан басымын үлчәтә, баш даруы сорап ала.
— Аннары, — ди Мөгаллимә апай, — өй ачкычын кайда калдырганын, сыерны көтүгә бозавы белән бергә чыгару зарурлыгын анлатты, әҗәткә 50 сум акча сорады, 35 сум гына биргәч, үзенә калмый, дип алмады. Тиз генә, өенә кереп, паспортын алып чыкты да «больницага киттем, тикшереләсем бар, кайчан кайтасымны әйтә алмыйм», — диде. Сонгы сүзе шул булды...
— Мәсәбихынын каберен күрергә китмәдеме икән, үз күзләрем белән күрми ышанмыйм, — дип сөйләнә иде.
— Сөйләшү бер, гамәле башка.
— Фронтка китү ихтималы юкмы?
— Больницада юк, воянкомда да булмаган.
— Гарьлегеннән суга ташланмаганмы?
Тансыклылар иртән очрашканда, исәнлек-саулыктан сон, сугышка кагылышлы хәбәр-хәтер белән уртаклашсалар, кичләрен «юк, кайтмаган, табылмаган» җавабы белән өйләренә таралышалар. Сүзнен кем турында баруын, исеме аталмаса да, һәркем
белә, анлый иде.
Әкән әкә яна хәбәр тарата:
— Мондагы врачларга ышаныч юк, акча биреп Ташкент ягындагы туганнарга озаттым, минем белән торырга күнмәсә дә балабыз исән тусын... Бер кайтмаса бер кайтыр.
Кемнәрдер, бу хәбәргә ышанып, Әкәнне кызгана, кемнәрдер көлә генә, юләр, ди. Әкән исә, мескен дә, юләр дә түгел. Терелеп дөньяга чыккан сәгатендә үк участковыйга шалтырата. Самосуд ясаучыларны утыртуны таләп итә ул. Социалистик милекне күмәкләшеп талаучыларны яклауда гаепләнмәс өчен участковый Гомәров Тансыкка килә, тикшерү эшләрен башлый. Тик, кемне генә чакыртса да, хатыннарнын сүзе бер: авылыбыздагы бердәнбер сәламәт иргә нәфсебез төшеп әз-мәз назланганбыз икән — без гаеплемени? Алайса, кайтарыгыз ирләребезне!..
— Сез бит аны чишендереп кычытканда аунаткансыз.
— Бергә аунадык.
— Сез шешенмәгәнсез бит!.. Ә ул...
— Үзе чишенде, нәкъ чын ирләрчә...
—«Чишенү» димим, «шешенү» дим. Кая шешегез?
— Күрсәтикмени?
— Юк, кирәкми — чишенмәгез! Врачка күренеп, белешмә китерерсез дә — вәссәлам.
— Анысы булыр.
— Бүре дә тук, сарык та исән! Шунын белән бетте. Барыгыз, эшегездә булыгыз. Ни көтәсез? Бетте, дим.
— Юк, иптәш, бетмәде... Башлана гына әле.
Хатыннар «самосуд» ясаучыларны «утыртырга» дип килгән участковыйдан Хәдичәне таптыралар.
Ә Хәдичә... бу чакларда Тансыктан 25 чакрымдагы пристаньда пароход көтә.
Аны монда колхозларда уполномоченный буларак җитмәгәнне җиткереп йөрүче райком инструкторы Хәмит Ризванович китереп, Тансыкка илтергә милиция машинасы килмичә беркая чыкмаска кушып, шкипер булып эшләүче авылдашы карамагына калдырып китә.
Урак өсте. Туктаусыз янгыр ява.
...Иртән киләсе милиция машинасы кичкә генә килә. Ләкин ул килгәндә Хәдичә апай пароходка утырып киткән була. Шкипер бабай анын авылдашлары Мөгаллимәгә һәм Суфиягә дип язган конвертсыз хатлары белән күчтәнәч балыгын, шоферга биреп, бүгеннән дә калмый ияләренә тапшыруны үтенә. Хатта дебаркадердагы сөйләшүләр турында берни дә булмый. Бәрәнгеләрен, алгач, күпмесен кайда куярга, мал-туарларын кайсын кемгә икәнен күршеләрендә ике төрле уй тумаслык итеп яза да, Хәдичә апай, бәхилләшеп, шигырьләргә күчә. Аларны укып күршеләре ана «гүр газаплары күрмәсен» дип дога кылалар. Әкән исә, «мәрхүмәнен» авылдан чыгып киткән көненнән санап, «кырыгын» укыта, мул итеп хәер тарата.
Хәдичә юк дип, Тансыкта тормыш, яшәү тукталмый. Алай гына да түгел — почта бүлегенә участковый Гомәров тарафыннан махсус «запрос» ясала. Анда «немедленно сообщите ее адрес в органы милиции» дигән сүз булуы качып йөрмиме дигән шик тудыра.
Әкән әкә «адрес сообщать не можем, потому что не знаем кладбище, где она похоронена» дигән телеграмма суккач, «милиция шутки не любит» дигән җавап килә дә тына.
...Сугыш бетәсе елнын кышы иртәләде. Игеннәрнен күп өлеше, җыелмыйча, кар астында калды. Ятимнәрнен саны һаман арта бара. Икенче ел рәттән октябрь бәйрәменә дә, 31нче декабрьгә дә «Галиябану» спектакле куелмый. Хәдичә юклыктан гына түгел. Калган рольләрне уйнарга да Тансыкта кеше табылмый. Октябрь бәйрәме
жцтәрәк кенә Гаташ абыйнын «батырларча һәлак булуы» турында хәбәр килә. Ә Яна ел алдыннан Фәндилнен әтисе Сафуан абзый да «батырларча һәлак була». Сафуан абый «штатный Бәдри булса, анын хатыны Суфия апа Галимәбану була.
Яучы Бәдига карчыкны уйнаучы фельшер Мөгаллимә апай 8 март бәйрәменә булса да «Галиябану»сыз калырга ярамый дип, мәктәп балаларын яучылый. Тик анын планнары тормышка ашмый кала...
...Ул елны Тансыкта яз да башка елларга караганда иртәрәк килде. Халык мона шатланды гына. Чөнки жцр өсте кардан иртә ачылып, көздән урылмый калган игеннәрнен башакларын җыю мөмкинлеге бар. Аягында басып тора алган һәркем басуга ыргыла, башак җыеп киптерә дә тегермәндә он итәргә әзерли. Ашыкканнары, ярма ташында ярып, ботка пешереп ашый. Шуннан сон китә инде мәхшәр...
...Башлап ишле гаиләләр авырый. Башак җыеп, аннан ризык пешереп ашарга ярамаганны белә торып... «Андреевка» дигән урыс авылындагы участок больницасы авырулар белән тула. Тик әҗәлне больница гына туктата алмый. Тансыкнын һәр өенә диярлек үлем үз тамгасын салып чыга.
...Ин беренчеләрдән булып Суфия апа белән анын терәге булган Фәндилне озаттылар...
...Бер кабергә күмгәннәр, җир туны эреп бетмәгән булган дип сөйләделәр. (Яшьтәшемне җирләргә бара алмадым, үзем дә авырып егылган идем).
Суфия апанын тагы ике сабые калды. Әтисе Сафуан абзый сугышка алынгач туган игезәкләр: Фәһим белән Фәһимә.
Әлеге дә баягы Ленин көннәре алдыннан Хәлил — Гаташ абыйнын әтисе Әхмәдулла бабай белән килене Нәфисәне дә җирлиләр. Ни хикмәттер, каты авырып та Кадриясе исән кала. Көн саен булмаса, атна саен бер җеназа укыла. Район җитәкчеләре бу афәттән котылу максатында төрле чаралар күрәләр: капкаларга кисәтү язулары беркетелә, больницаларга салу ирекледән мәҗбүригә әверелә. Болар өстенә басу капкасы төбендә каравыл тору янартыла. Бу эшкә сугыштан кулын өздереп кайткан коммунист Хәтимъян абзыйны куялар.
...Җыелмый калган иген өчен персидәтел Гофран абзыйны гаепләп төрмәгә утырталар. Анын урынына Әкән әкә персидәтельлеккә сайлана. Шул ук җыелыш ахырында ана авыл Советы рәисе вазыйфаларын да өстиләр, «каты куллы хуҗа кирәк, булдырсан син генә булдырасын», — диләр. Җинү көнен Тансык халкы үлем-төшемсез каршылый. Колхоз рәисе Мингали Сәфәров турында район газетасында «Үлемне җингән җитәкче» дигән тагын бер зур мәкалә басылып чыга. Барысы да унайга таба бара шикелле. Тик менә, көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, Мингали Шәрифҗанович өчен яна мәшәкатьләр өстәлә: авылда ятим калган балалар белән нишләргә? Кая куярга? «Детдом» дигән йортлар ятим балалар белән шып тулы, алмыйлар. Ярый ла, Суфиянен ике баласына фельдшер Мөгаллимә һәркөн кереп күз-колак булып йөри, ә башкалар белән нишләргә? Кая барып, кемнән кинәш сорарга? Әкән өчен шундый мәшәкатьле көннәрнен берсендә анын кабинетына, ягъни мәсәлән, персидәтел Мингали Шәрифҗанович бүлмәсенә конверт тоткан Мөгаллимә чәчрәп килеп керә.
— Ни булды?
— Хәдичәдән хат бар. Суфия исеменә язган.
— Ачып укыдынмы?
— Мина атап язылмаган ич, силсәвит ачсын.
— Дөрес эшләгәнсен. Бир монда...
— Исән икән... Галиябануыбыз...
— Анын исәнлегеннән безгә ни файда? Налуглары түләнмәгән... Ите, сөте, йоны шул килеш...
— Монда яшәмәгәч... нинди налог ана?!
— Өе тора бит! Үзе дә әллә кая китә алмаган. Сверлау өлкәсендә генә качып яткан икән...
— Тагы ниләр дигән?
— Сәламнәрен укып тормыйм... Тәк, тәк... « — Суфия апай, сина дөресен әйтим — барып чыкмады минем тормыш. Уйладым-уйладым да өздем араны. (Ничек өзүне кайткач сөйләрмен). Күрше Нәдершат авылы хатынына хат килде. Имеш, безнен якта кан чире таралган, ди. Каннын нинди чире булсын, җан чиредер ул? Җаным тыныч түгел. Ичмасам, баламны саклап кала алмадым. Хәзер инде кияүгә чыгу турында да, бала табу турында да хыяллану өзелде. Синен, ичмасам, ирен исән, балаларын өчәү».
... Тәк-тәк... Давай син, Мөгаллимә, болай эшлә: тот та бүген үк хат язып сал. Кайт, диген. Үлем-төшемнәр турында дөресен яз. Кайгырма, кайтсан көтеп торучылар бар, диген.
— Сыерын суеп ашаулары турында әйтимме?
— Үзе сорамаганга кермә.
— Синен турыда ни дияргә?
— Минем хакта сорамаган бит.
— Сон син хуҗа!
— Үзен җайлап яз шунда, син бит безнен атаклы яучыбыз Бәдига абыстай... иден...
— Әйе, «идем». Бар иде заманалар. Барысы да үткән заманга калып бетте.
— Заманга берни булмый, замандашлар үзгәрә.
...Председатель хаклы: үзебез үзгәрәбез! Менә ул да әле кайчан гына «Әкән» иде, хәзер «Мингали Шәрифҗанович»! Анын үз алдында «иптәш Сәфәров» дисәләр, артында «Хуҗа, Хуҗа ни әйтер бит», — диләр.
— Хуҗа ни әйтсен? Белгәнен әйтә, — диләр.
— Ә хуҗа кешенен белмәгәне буламы? — ди куштаннар.
— Хуҗа түгел — Түрә дип төзәтә кемдер.
— Түрә — хуҗа дигән сүз бит инде, — ди тегеләре, һаман куштанланып.
«Һәр хуҗа түрә була алмаган кебек, һәр түрә хуҗа да була алмый!», — ди иптәш Сәфәров, бәхәсләргә нокта куеп.
...Үз гомеренә бер китап укымаган Мингали бу сүзләрне каян алып әйткәндер, әмма дөрес әйткән.
...Түрә дә, хуҗа да була алмый ул.
...Тансыклыларны җинү белән тәбрикләргә, шунда ук язгы чәчүдән котылуны да «әтмичәт итәргә» Сабан туе кебегрәк җыен ясап, сугыштан кайтканнарны һәм тылда фидакарьлек күрсәткәннәрне сыйларга идарә карары чыга. Бухгалтер Шәүкәт тәкъдиме белән, табында турарга ит өчен колхознын бердәнбер нәсел үгезен суярга булалар.
— Колхоз фермасында исән калган тугыз сыернын алтысы буаз, өчесе бозаулаган. Ягъни, тиз генә үгез кирәкмәячәк.
Кирәге чыккан очракта «Буденный»га мөрәҗәгать итәргә була, чөнки аларда өч үгезгә дүрт сыер, дип, ниятләрен гамәлгә ашыруда бернинди дә киртә юклыкны ревком персидәтеле Ниязхан үзе раслагач, участковый ветеринар Билаловны махсус китертеп, үгезне «булдыксызлыкта һәм картаюда гаепләп, акт төзиләр. Ана ике кеше өчен бер кешедән кул куйдыртып (берсе ун, икенчесе сул кул белән) персидәтел Сәфәровтан пичәт бастыргач, табында утырачак кунаклар исемлеген төзергә керешәләр.
Фидакарьләр санын барлап бәхәс төн буена диярлек сузыла. Бактын исә, фидакарьлек күрсәтмәгән кеше юк икән авылда. Анын ниндие мөһимрәк? Бизмәнгә салып үлчәп булмый.
Аптырагач, мәсьәләне кире ягы белән куеп карыйлар: кем фидакарьлек күрсәтмәгән?
Һәркем, көченнән килгәнчә, үлмәскә, яшәргә тырышкан. Бары шул гына. Нәтиҗәдә фидакарьләрне түгел, газеталарда исемнәре макталып телгә алынганнарны гына бүләкләргә булалар. Ә андый кеше Тансыкта берәү генә икән: Мингали
Шәрифҗанович Сәфәров! Ул, рәис буларак, болай да табын башында утырырга тиеш. Ахыр килеп, идарә әгъзаларына, сельпо персидәтеленә , участок милиционерына, мәктәп директорына һәм район җитәкчеләренә табында утырмый ярамас дип килешәләр. Үпкәләшү, көнләшү гаугасы күтәрелмәсен өчен табынны урман эчендә яшерен әзерләргә булалар.
Белгән-ишеткән килер, килмәсәләр — гаепле юк. Чама белән 70 кешелек савыт-саба һәм эчемлек юнәтү сельпога йөкләнә, калганын колхоз үз өстенә ала.
— Аракыга, дигән акчаны кайчан һәм кем күчерә, — дип сорый сельпо председателе.
— Минем мондый эшләрдә тәҗрибәм юк, — ди Мингали Шәрифҗанович, — әнә бухгалтер карасын.
— Укытучыларга, дигән эш хакы фондыннан силсәүит түләр, уборкадан сон колхоз ана күчерер, — ди бухгалтер. Монда да тапкырлык күрсәтеп.
Аны мактыйлар, рәхмәт әйтәләр. Ә мәктәп директоры үзенекен бөгә:
— Мондый җаваплы мероприятиедән коммунистлар читләшә алмый, — ди ул бухгалтер тапкырлыгын партия оешмасы адресына күчереп.
Шуннан сон доклад сөйләүне парторгка йөклиләр.
— Мин болай да сүз әйтергә мәҗбүр. Докладны хуҗалык җитәкчесе үзе ясарга тиеш.
— Мин коммунист түгел, сүз сөйли белмим, — ди Сәфәров киреләнеп.
— Язып бирербез, укырсын! Кирәк икән партиенный ясарбыз.
— Гарәп хәрефләре белән язсагыз укыйм.
— Монда диннен катнашы юк, причем гарәпчә?..
— Партиягез дин түгелмени? — ди Мингали Шәрифҗанович бәхәскә кәрәчин сибеп...
Ярый ла дилбегәне бухгалтер Шәүкәт тагы үз кулына ала.
— Иптәш Сәфәров «дин» дигәндә Аллаһы Тәгаләне күздә тотса да, сүз башка турыда бара.
— Нәрсә турында?
— Кемгә, нинди бүләк бирәбез?
— Нәм ни өчен?
— Чәчү тәмамлану унае белән дип язарбыз.
— Тәмамлану түгел, тукталу унае белән, — бусы ревком сүзе.
— Өч тракторчыбыз бар: Тәгъзимә, Шәмсия, Нәсимә. Кайсын бүләклибез?
— Кайсысынын тракторы чәчүдә эшләде?
— Эшләмәсә — үзләре гел шулар янында булдылар.
— Ремонтта! — ди Шәүкәт, — ышандырырлык кызып.
— Әгәр бүләкләмәсәк, тракторлар урак өстенә дә өлгермәячәк, карагыз аны...
Ниһаять, өч хатынны «Ир-егетләрне алыштырган өчен!» дип, ука йөгертеп язылган махсус грамоталар белән бүләкләргә булалар. Бәйрәм көне дип, июньнен беренче шимбәсе билгеләнә, ягъни печәнгә төшкәнче котылу хәерле, дип табыла.
...Әзерлек эше «хутлы» бара. Басу капкасына якын яланда багана утыртыла, мөмбәр сыман нәрсә корыла, ферма абзарынын түшәмен сүткән такталардан эскәмияләр ясала...
«Корт бакчасы» дип йөртелгән урында олы кунаклар өчен озын-озын өч өстәл эшләнә, йөзәр литр су сыешлы ике казан асыла, балалар йорты ашханәсеннән әҗәткә савыт-саба кайтартыла.
...Җомга көнне нәсел үгезе көтүгә чыкмый.
...Эш авылнын атаклы мал чалу остасы Гыйният бабайга килеп төртелә. Ә ул, нинди үгез суелырга тиешлеген белүгә, телсез һәм ушсыз кала.
...Фельдшер Мөгаллимәне чакыртып, укол кадыйлар бабайга. Күзен ачса да, авызын ачып сүз әйтәлми, урынында яткан килеш кала.
...Мингали Шәрифҗановичка өстен алыштырырга һәм үз пычагын алып килергә
туры килә. Аннары, ярдәмгә бухгалтер Шәүкәтне, ревком Ниязханны ияртеп, көндезге сәгать 11 тулганда алар ябулы үгез янына керәләр һәм ...абзардан көтү кайтыр алдыннан гына чыгалар.
Кеше әйтеп, кеше ышанмас: ул көнне, ни хикмәттер, авыл көтүе башка көннәргә караганда күпкә иртә кайтты. Анда да сыерлар көтү булып түгел — аерым-аерым. Кайталар да, капкаларыннан керми — каядыр кырга таба, ферма ягына чабалар. Кигәвеннән качкандагыдай, койрыклары күтәрүле, күзләре тонган. Тансык халкы аптырауга төшә: әллә бүре өркеткәнме үзләрен? Җавапны теле кайткан Гыйният бабай бирә: «Сыер малы кан исен сизеп ярсучан була, авылда кан исе...»
Шимбә.
Бәйрәм буласы көнне авылда капкалар ачык, мал-туар үз иркендә. Тик... Сабан туе булачак мәйданда өч-дүрт малайдан башка кеше юк.
Каланчада унны сугалар. Унберне...
...Шунда гына лесхоз атын җиккән тарантаста Мингали Шәрифҗанович, Шәүкәт һәм Ниязхан абыйлар күренә... Алар мөмбәр янында сөйләшеп торалар-торалар да «Дан-сугыш һәм хезмәт батырларына» дигән лозунгны куптарып төргәч, кабат арбаларына утыралар. Шулчак кинәт басу ягыннан дулаган ике сыер чыгып, ат каршына килеп туктый.
... Пич арттырып әйтү түгел — алар атнын күзләренә карап нидер мөгрәнәләр, үзләре телендә аттан нидер сорыйлар.
Ә үгез... үгезнен бер өлеше корт бакчасындагы ике казанда кайнаса, калган өлешләренен кая китүен белүче юк.
... Ат белә. Барысын күреп, ишетеп торды. Теле булмагач, нишләсен, барсын, җыеп, йота да — оныта.
... Тарантас урманга таба элдертүгә, без өч малай, өйгә карый чаптык.
... Кайтып керсәм — каян белгән, кемнән ишеткән — Хәдичә апа! Бездә!
...Сүзгә катышырга оялып, тынлап кына торам. Анын, Тансыктан чыгып киткәч, пристаньда үткәргән көннәре турында инде беләбез. Ә менә пароходка утыргач ниләр булуын сөйләгәндә ул бер-ике җөмлә сүз әйтә дә — елый, елап туктагач — күз яшьләрен сөртә башлый. Анлаганым шул: ул пароходта Молотов дигән шәһәргә кадәр бара. Үзе кебек эш эзләүчеләргә ияреп вакытлыча эшкә яллана. Урман кисәргә җибәрәләр. Шунда, агач басып, җитлекмәгән ир бала таба.
...Үлемнән чак калып, егерме өч көн больницада ята... Аннары, җинелрәк эш эзләп, торф чыгару предприятиесенә килеп урнаша.
...Мөгаллимә апа язган хат килгән көндә үк расчет алып, юлга чыккан. Өч тәүлек дигәндә Тансыкта.
— Бәхетем бар икән, станцадан МТСкача кәрәчин машинасы утыртты, аннары «тәпи-тәпи»...
— Өен ничек торган?
— Ачкычымны таба алмадым, Мөгаллимә апа урынын алыштырганмы, югалтканмы — үзе өендә дә, медпунктта да юк.
— Алар Сабан туендадыр.
— Сабан туе гөрлиме?
— Гөрләргә кешесе юк бит. Ялан тулы көтүгә чыкмаган мал йөри. Котырган сыерлар бер-беренә атланыша... Ни булгандыр... — дим мин сүзгә катнашып.
— Юкны күргәнче, барны карарга иде. Ник ашамый кайттын?
— Анда ашатучы юк.
— Корт бакчасына менәрләр. Үгез ашы шунда әзерләнә, ди.
— Нинди үгез ашы ул?
— Нәсел үгезен суйганнар. Җинүчеләр хөрмәтенә.
— Юктыр ла...
— Мин дә ышанмадым. Олы бөтен Тансыкка бер калган үгезне суярга кайсы җөрьәт итәр икән?
— Сыерлар да тол калган алайса...
— Бәлки юк сүздер? Ите эләкмәсә, шулпасы калгандыр. Бар улым, күр, ишет.
— Калган аш сораргамы? Булмый миннән...
— Бәйрәм ашын сорап алу да гаеп түгел. Мөгаллимәгә әйт: Хәдичә апай кайтты, ачкычын сорый, диген. Тиз йөре.
...Корт бакчасына менсәк, анда бернинди бәйрәм юк.
Берничә малай, кортлары үлгәч, бушап калган умарталарга ышыкланып, кузгалак ашыйлар. Өлкәннәр ышкыланмаган такталардан ясалган өстәлләр тирәли, ни тапсалар шуна, утырганнар да, бухгалтер Шәүкәтне кысалар:
— Дөресен әйт: кем пычагы белән, кем чалды үгезне?
...Райкомнан җибәрелгән тикшерүчеләр ахмак түгел. Хәмит Ризванович үтенече буенча эшне зурга җибәрмиләр. Мәктәп коридорына урындыклар тезеп, кинәйтелгән идарә утырышы җыялар да, Сәфәров Мингали абзыйны үз теләге белән эштән азат итәләр. Анын өчен гаризаны Шәүкәт язып, кулны парторг куя. Шул көннән башлап Мингали Шәрифҗанович Сәфәров кабат Әкәнгә әверелә.
Авыл Советы рәисе вазыйфасын Хәдичә апайга әйтеп карасалар да, «балаларымны ташлый алмыйм» дип тәкъдимнәрен кире кага. Шуннан сон колхоз рәисен дә, авыл Советыныкын да читтән китереп куялар. Бу традиция Тансыкта бүгенгә кадәр саклана.
***
...Хәдичә апай өч ятимне үз тәрбиясенә алуны рәсмиләштерергә берничә тапкыр район үзәгенә бара.
Аннан фактны раслаган белешмәләр сорыйлар. Шул белешмәләргә таянып, ниһаять, ана «балалар үсеп балигъ булганчы алар мәнфәгатен яклап эш йөртәчәк кеше» дигән белешмә бирәләр. «Теләсә ничек дип атасыннар, тик балаларга гына әйбәт булсын», — ди ул. Гаташ белән Нәфисәнен сабые Кадрия аны «әннә» дисә, Суфияныкылар «әнкәй» диләр. Яшәүләре Суфия өендә. Суга йөрергә чишмәсе дә якын, абзар-куралар да, мунчасы да төзегрәк. Миче дә утынны аз ашый...
...Мәрхүмә Суфия, гадел кеше буларак, чыгымнарын-керемнәрен язып барган. «Сыерын суеп ашады» дигән сүз йөрсә дә, ул дөрес хәбәр булмый.
...«25 кило итне үземә алдым, калган 179 килосын сельпога тапшырдым, квитанциясе заем облигацияләре арасында. Мал азыгы булмады. Акчасы һаман алынмаган...
...Кем укырын белмим. Һич үләсем килмәсә дә, бу язуны язарга булдым. Фәндилем ачулана, кеше авырмый тормый, тереләбез, ди. Ә терелмәсәк? Уф... Эшнен күплеге... Бурычларымнын быелгылары гына түләнмәгән. Яна бәрәнге өлгергәч күз күрер».
...Бу язулар мәрхүмәнен кайчандыр Галимәбану ролен күчергән дәфтәрендә табыла.
Акрынлап булса да, балалар Хәдичәгә, Хәдичә балаларга ияләшә. Тормыш үз ярларында ага башлый. Кәҗә мамыгыннан шәл бәйләп сату һөнәрен үзләштерәләр. Бу кәсеп аларны ач итми, кием-салым алырга да мөмкинлек бирә.
Андреевка авылы урысыннан Кадриягә әтисенен талъянын төзәттереп алалар, ул инде анда «нәкь әтисенчә», уйнарга өйрәнеп килә. Фәһимәсе патефон алдыра, Фәһимгә исә, тотылган булса да, велосипед бүләк итәләр.
Шулай бер көнне патефон уйнатып, өчпочмаклы солдат хатларын инде ничәнче кат укып, аларга җавап рәвешендә балалар әти-әниләренен рәсемнәрен ясап утырганда, ишек шакымый-нитми генә өйгә Әкән килеп керә.
— Ни булды, Мингали абзый?
— Ни булырга тиеш булса — шул.
— Ни булырга тиеш иде?
— Үлем.
— Әйтмәсәнә шул сүзне.
— Аны мин әйтмим — язмыш әйтә.
— Кайчан күреп сөйләштен язмыш белән?
— Ар авылына күрәзәчегә барган идем. Гомерен авылыгызнын ин чибәр хатыны кулында, ди. Ин чибәр авыл хатыны син.
— Мин авыл хатыны түгел.
— Кеме?
— Шушы балаларнын анасы.
— Ә минем шул балаларга ата буласым килә. Юк икән — үлем.
— Әллә берәр акыллы тәкъдим белән йөриме дисәм, һаман шул «әкәннәнүен»:
— Нинди тәкъдим көтәсең, әйт!
— Утыным бетте, берәр йөк утын китерер идең. Акчам бар.
— Атымны алдылар, ни белән китерим?
— Ирме соң син?
— Сынап карыйк.
— Әгәр шундый тәкъдимнәр белән йөри торган булсаң участковыйга әйтеп яптырам.
— Мин болай да ябулы.
— Үз язмышың — үзеңә.
— Барыбер минеке булырга тиеш син. Хакынны гына арттырасың.
— Кем соң син? ... Әкәләсез имән.
— Әкәләсез, имеш... Син аны каян беләсең? Әйе, мин сабыр, түзәрмен. Әмма бел: син дә бер кәнтәй бит. Мин ишеттем, белдем, түздем...
— Ә менә мин түзә алмыйм: бар, ычкын, эзең булмасын бу йортта!
...Бу сөйләшүдән соң күпме вакыт узгандыр, Хәдичә апайны авыл Советының яңа председателе чакыра, дип килеп әйтәләр. Анда яхшы хәбәр белән чакыртмауларын Хәдичә апай белә. Узган ел, өч бакча бәрәңге утыртасың, дип өч хуҗалык налогы түләтсәләр, быел ике бакчасы буш, тагы ни булыр? Ник буш калдырдың дип салым салырлармы? Әллә өстәмә заем килгәнме?
Ит, сөт, йон, күкәй нормаларын үтәгәнлеккә, налоглар, самооблажение, страхованиеләрне түләгәнлеккә квитанцияләрне һәм булган барлык заим облигацияләрен үзе белән ала да китә ул.
Авыл Советы урнашкан йортның аскы катында почта белән медпункт, өске катның яртысын «председатель ягы» дип йөртәләр, алгы бүлмәсендә секретарь белән салым җыючы агентлар өчен өстәлләр куелган. Эчтән тавышлар ишетелә, бәхәсләшәләр. Хәдичә апай, тыңлап утыра дип уйламасыннар өчен, урындыгын бинага керү-чыгу ишеге төбенәрәк куеп көтә.
Кычкырыш озакка сузылырга охшый...
— Нишләргә?
Сыер саугач килермен дигән уй белән урыныннан торса, ишек ачылып, бәхәсләшүчеләр күренә. Мәктәп директоры Солтанов, чыгуга, телефонга ташлана. «Әллү-әлү» дип күпме кычкырса, да, җавап булмагач, председатель янына кабат кермәкче була. Тик ишек янында утырган Хәдичә апайны күргәч, «аңлашылды» дип, ялт кына чыгып та китә. Аннары председатель бүлмәсеннән фельдшер Мөгаллимә апа белән почта бүлеге мөдире Хөллия Хаҗиевна чыга.
Мөгаллимә апа туп-туры Хәдичә апайга килә:
— Ишек сакларга дип чакырдылармыни сине? Ник, килүгә кермәдең?
— Әйтүче булмады.
— Күренергә иде!
— Кемгә?
— Яңа председательгә!
— Тагы алыштырдылармыни председателебезне?
— Синеке дә ул. Тик... Монысы да озак тормас ахры, нәрсәгә кагылса — шул җимерек.
— Мине җимерек төзәтергә дип чакырдылармыни?
— Утынга язу кайткан. Укытучылар исемлегенә сине дә кертергә тиешләр дип тәкъдим ясадым, чигенмә, каты тор.
— Мин укытучы түгел бит.
— Ятимнәр карыйсың.
— Ятим караучылар бер мин генәме?
— Синекеләр өчесе дә чит кеше балалары.
— Чит түгел алар мина!
— Чит булмагач, гариза яз, бирсеннәр! Тиешләр! Фронтовик балалары алар.
Шунда почта мөдире сүз кыстыра:
— Мөгаллимә Кәшфиевна, нигә кыстыйсыз, гариза язмаган — значит, мохтаҗ түгел. Ул бит пособие ала, өчесенә дә!
— Ә син мохтаҗмы? Ирен мәктәп директоры — өч норма булмаса, ике нурмы утын ала. Шунын өстенә әле син дә сорыйсын. Нишләтмәкче буласыздыр ул кадәр утынны, валлаһи..
— Положено по положению!
Шулай ди дә, почта мөдире, ишекне каты бәреп, чыгып та китә. Шакылдаган тавышка секретарь Гәүһәр Камаевна атылып чыга.
— Ни булды? Нәрсә ватылды?
— Менә, Хәдичә килгән, ватылып...
— Утырыш беткәчме?
— Утырырга анын вакыты юк. Гаризасын язып бирә дә — балалары янына.
— Тотасыз да шул балалар белән козырәйт итәсез. Әйтерсен лә бала — орден... Беребезгә дә җинел түгел. Однако без... түзәбез...
Күкрәгенә «Почет билгесе» ордены таккан Гәүһәрнен бу сүзе Мөгаллимәне тәмам чыгырыннан чыгара.
— Орденны күп балалы аналарга бирәләр иде, балан юк, ирен юк, сугышта да булмагансын... Нигә тактылар икән моны сина?
— Калинин бабайдан сорагыз!
— Ул ерак шул, белми мондагы бардакны...
— Кирәк җирдә беләләр.
— Алар белер, белергә тиеш... Бар, Хәдичә, кер, нәтиҗәсен мина әйтерсен.
Ишекне ачып, үзен председатель бүлмәсенә керткәч, Мөгаллимә апанын Гәүһәргә: «Безнен авыл хатыннары орденнарын тагып йөрмиләр, кеше көлдермә!» — дигәнен ишетеп кала Хәдичә апа, ә менә председательнен үзенә әйткән сүзен ишетми. Анын калай белән тышланган мич каршына чүгәләп, тәмәке тарткан чагы икән.
— Нигә дәшмисез, Хәдичәбану? Үпкә асрыйсызмыни?
— Хәмит абый, җаныем-бәгърем, синме бу? Кеше үзгәрсә дә үзгәрер икән... Кулын да төзәлгән дисәм... Председатель дигәннәре синме әллә?
— Ишетмәгән иденмени? Бүген егерме беренче көнем монда.
— Атна саен алыштырып торгач, игътибарга алынмаган, күрәсен... И-и-и, чәчен агарган, мыегын килешми.
— Мине китертүне сорап язган гаризада синен дә фамилиян булгач, мин тагы... әллә нинди хыялларга бирелгән идем.
— Хыял белән генә яшибез, барыбызда да шул хәл. Ни кирәк дисән — шул юк. Гариза? Әмма ул гаризага мин кул куймадым.
— Хәлләренне беләм, сөйләделәр. Ә менә кул куймавыннын сәбәбен белмим. Ачуланасынмы?
— Әйтүче булмады. Кеше белән аралашып, чыгып йөрү гадәтем юк.
— Әйткән булсалар, куяр иденме?
— Авыл халкы синнән зыян күрмәде бугай, куяр идем.
— Син күрден зыянны.
— Үзе егылган — еламас, — диләр, искә төшермик. Хәзер инде барысы да тәртиптә. Синен дә шулайдыр, шәт?
— Кайда өзек — шуны ялгарга җибәрәләр. Ялганып бетми— тагы кайдадыр өзелә... Тагы күчерәләр. Тагы ертыла... шулай уза гомер. Бөке булып.
— Гаилән белән ничек? Өзмәгәнсендер бит? Тәүбә-тәүбә...
— Өзәр-өзмәс. Ул килми, мин чакырмыйм. Кайта-китә йөрим.
— Ник алып килмисен?
— Буш йортында яшәп торырга рөхсәт итәрсенме сон?
— Буш түгел ул йорт. Анда минем мәрхүм иремнен рухы яши.
— Теге чакта анын рухы чыгып торган идеме?
— Ул чакта сынган күнелне ялгаучы мәхәббәт булган, күрәсен.
— Хәзер юкмы?
— Хәзер ана балалар хуҗа. Әгәр кабат бу турыда сүз кузгатсан, яна гариза язылачак. Анда инде, әлбәттә, үз кулым куелган булыр, фамилиян дә аталыр.
— Нинди гариза?
— Утын сорап түгел, билгеле.
— Кирәкмимени утын?
— Аны сорап тормыйлар.
— Син һаман шундый: «Тырт-мырт».
— Минем хәзер максатым, ниятләрем бар. Элек булмаган.
— Димәк мина тагы моннан күчү ягына каерырга?
— Син бит үзенне өзек ялгаучы, ертык ямаучы, диден. Ягъни, бөке. Хәбәр көт.
— Көткәндә, ярдәм итәрсенме? Әллә дошманыма әверелерсенме?
— Хәмит абый! Син мина дус та, дошман да түгел. Өзек ялгарга дип җибәргәннәр икән — ялга. Без — шушы авыл кешеләре, ярдәмчеләрен булырбыз. Әмма түләүле ярдәмчеләреннән сак бул!
Шулай ди дә, Хәдичә апа, ишекне ача. Ә анда Гәүһәр Камаевна басып торган икән. Көтмәгәндә, ишек ачылудан ул председатель бүлмәсенә ава, кулындагы карандашы идәнгә тәгәри.
— Бу ни эшен, Гәүһәр ханым? Шымчылык итәсен түгелме?
— Приемга бывший председательләрдән медальле лесник Мингали Шәрифҗанович килгән иде. Почтага төшеп китте. Хәзер менә.
— Ник кертмәден?
— Интимный сүзләрегез бетүен көттем.
— Чакыр, керсен!
— Мин китим, Хәмит абый, балалар көтеп зарыккандыр.
— «Ярдәм» дигәннән, Хәдичәбану, халыкны уятып җибәрәсе иде бит. Октябрь бәйрәменә өлгермәсә, 21 декабрьгә берәр пьеса куймассызмы? Иптәш Сталиннын 70 еллыгына Тансыктан бүләк булыр иде. Бөтен ил, халык бу олы бәйрәмгә өлеш кертү теләге белән яши. Без дә изге эштән читтә калмабыздыр. Спектакль булмаса — концерт. Всетаки «Сталин» колхозы.
— Кем белән?
— Укытучыларга мөрәҗәгать итәрбез, укучылар катнашыр. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде инде. Сугыш беткәнгә дүрт ел.
— Колхознын үгезен суеп сатыгыз да... Нәйкәл эшләтегез! Андый тәҗрибәләр бар монда.
— Нәрсәдән һәйкәл коярга җитәр дисен бер үгез акчасы?
— Балчыктан да, агачтан да ярый... Анын әмере белән корбан булганнар исеменнән уклар атар өчен, сөнге кадар өчен...
— Шаяртасынмы, әллә тилерденме? Кайда икәненне онытма! Совет власте йорты бу...
— ...Ин беренче үзем кадар идем. Мәрхүм әткәй белән әнкәй исеменнән.
— Син бу сүзләрне әйтмәден, мин ишетмәдем.
— Ә мин «спектакль» дигән тәкъдименне ишетмәдем.
— Спектакльсез калсак, безне дөрес аңламаслар, Хәдичә, киреләнмә.
— Алайса, шул ук «Галиябану»га тукталабыз. Анда яхшылык белән явызлык көрәше нәкъ әнә шул 21 декабрьгә атап язгандай.
— Онытылма, Хәдичә, минем сине яклап калырлык абруем юк бүген. Дошманнарыма азык бирмә. Андый бәйрәм кичәләре чакырылган кунакларсыз узмый, беләсең, килерләр, күрерләр...
— Синең дошманың — үзең, Хәмит абый. Иң элек үзеңне җиң син. Килештекме?
— Алайса, куегыз үзегез теләгәнне! Ләкин минем исемне катнаштырмагыз. Инициатива сездән.
— Ирләр ролен кем башкарыр икән? Авылда ирләр юк.
Шушы сүзне генә көтеп торган диярсең — ишектә Әкән күренә.
— Ничек инде олы бер авылда ирләр булмасын? Әнә берсе! Кемнән ким? Сәфәров. Әйдә, уз!
— Рәхмәт, иптәш Хәмит Ризванович... Шуны гына әйтер өчен чакырдыгызмы?
— Мин сезне чакырмадым.
— Почтальон кереп әйтте, хәзер үк яңа персидәтел көтә, диде. Чакырмасаң да киләсем бар иде барын.
— Хәмит абый, мин китим.
— Китмә, Хәдичә. Үз алдыңда әйтәм. Әгәр сүзегез теге чактагы сурәтле гәзит турында барса, анда минем гаебем юк. Куштылар — тентедек. Гофран кушты. «Өч башак» законы... Заманы шул иде. Ләкин анда язганнар барысы да хак. Минем яратуым да...
— Карале, кем — Миңгали Шәрифҗанович, мин синең ни турында сөйләвеңне аңламыйм. Бернинди гәзит турында ишеткәнем юк. Ихтимал, мине башка районга күчергәч булгандыр. Әгәр мөмкин булса, синнән бүген бер генә нәрсә сорала: ирләр кирәккәндә ярдәм итсәң иде, клубка..
— Ул бит мине «әкәләсез имән» ди?
— Ә кем соң син?
— Сиңа ярдәм итәргә теләүче гашыйк ир!
— Әнә спектакль куячаклар. Ирлегеңне шунда күрсәтерсең.
— «Галиябану»ны куйсалар, болай да минсез куя алмыйлар. Чөнки авылда мылтык миндә генә.
— Килештек: мылтык ату синең өстә.
— «Служу СССР!»
— Эт син!
— Менә шушы сүздән соң минем мылтык атарга тиеш.
— Тик зинһар өчен, талаш-ызгышсыз гына.
...Яңа председатель шулай дисә дә, талашсыз гына булмый. Боларына үзем шаһит. Бигрәк тә Хәлил белән Исмәгыйль рольләренә артист билгеләгәндә температура «критическая»ны уза. Ниһаять, ике рольне дә хатыннар — Мөнәвәрә апа белән Сөембикә апа уйнарга ризалашкач кына тынычландылар. Бу юлы мин дә зуррак роль сорап алдым. Без инде «Садри»лыктан чыккан, күптән «Хәмзә»леккә күчәрлек, — дигәч, ризалаштылар. Шуңа өстәп миңа мылтык шартлату бурычы өстәлде. Аңлавымча, Әкән әкәдән бәйсез булу өчен. Моңа кадәрле куелган спектакльләрдә бу вазифаны Әкән әкә башкарса, монысына аны катыштырмауны Хәдичә апа шарт итеп куйды.
Пьесаның эчтәлеген авылда һәркем яттан диярлек белә. Хатын-кызларның күбесе Хәлил белән Галиябану җырлаганда, кайсы куплетны кайда күчереп, ничә куплетны төшереп калдырырлар икән дип, сынап-санап утырса, малай- шалайлар исә шул мылтык ату «могҗизасын» гына көтә, дөресрәге, гел шуны күрергә генә дип киләләр.
***
...20 декабрь. Иртәгә бәйрәм. Спектакль әзер. Районнан килгән «пулнамучилар» кереп утырган. Теге фотограф — гәзитче дә килгән. Председательнең «башлагыз» дигән сигналы гына кирәк.
Кемдер: «Утларны балкытыгыз», — дип акыра. Кемдер сәхнәгә менеп, кешеләрдән алып торган лампаларны боргалап маташа, шунда берсенең куыгы шартлый; кемдер «харап иттеләр бердәнбер куыгымны дип сүгенә, шулчак «башлагыз» дигән тылсымлы сүз яңгырый.
Райком вәкиле, сәхнә алдына басып, Иосиф Виссарионовичның биографиясен сөйли, аның җитәкчелегендә ирешкән уңышларны «саный».
Кемдер: «кәрәчин бетә», сузмагыз дип кычкыра.
Вәкил: «Иптәш Сталин яшәгәндә бернәрсә дә бетмәячәк!» — ди.
Кемдер: «Ачлык тамы?», — ди, халык көлә, вәкил ишетми, «Яшәсен Сталин!» — дип сәхнәдән төшә. Халык кул чаба һәм башлана!.. Яңалык шунда: бу юлы «Галиябану» көен ике тальянда, парлап, сукыр Наил белән Гаташ кызы сигез яшьлек Кадрия уйныйлар. Элек Гаташ абый үзе генә уйный иде.
...Спектакль шома гына барган кебек. Сүзне онытсалар — залдан әйтеп җибәрәләр. Кайбер урыннарында кемдер: бар сүзен дә сөйләп тормагыз, ахырын гына әйтегез, дип кычкыра. Сәхнәдәгеләр, әллә каушап, әллә юри бер сөйләгәннәрен кабат сөйлиләр. Буталыш булып ала. Шулай да «спиктәкел» алга бара. Ниһаять, соңгы пәрдә, соңгы күренешләр. Лампалар шуны сизгән күрәсең — икесе «лып» сүнә. Бер генә лампа кала, сәхнә караңгылана. Соңгысының гына кәрәчине бетмәсә ярый... Юкса дөм караңгыда уйнарга туры киләчәк. Тансык театрында андый очраклар булгаласа да, бу спиктәкел үтә дә җаваплы, «ЧП» ларга урын юк. Әмма «ЧП» шуңа күрә дә «ЧП» — ул гел көтмәгәндә килә. Кинәт өченче лампа да куыгы ватылып, сукырая. Караңгыга күз ияләшкәнче «артистлар» тукталып кала. Сөнгатьне уйнаучы малай молодец — әтәч булып кычкыра, әпә Рәшит эт булып өрә. Сәхнәне чын ай яктысы яктырта башлый. Нәкъ кирәгенчә!
Сугышка кадәр куелган «Галиябану»ларда тәрәзәдән сикерүче Хәдичә апайны Гаташ абый тотып ала иде дә сәхнәнең каршы ягындагы агач сурәте төшерелгән пәрдә артына качалар иде.
Шул рәвешчә, Хәдичә апайны колачына алмакчы булып, Мөнәвәрә апай да (Хәлил) «өй артына» килеп баса, авызына ике бармагын каба. Килешү буенча бу урында Әпә Рәшит сызгырырга тиеш: ә сызгыру юк! Рәшитне эзлиләр. Залда өч-дүрт урыннан сызгыру ишетелә, кемдер эт булып өрә. Ниһаять, Хәдичә апа чаршау артындагы өстәлгә куелган урындыктан сәхнәгә сикерә... Тик Мөнәвәрә апа аны тотып кала алмый, икесе дә егылалар. Уйнап түгел, чынлап егылалар. «Бирнә» төенчеге чишелә, муен төймәсе өзелеп, гәрәбәләре идәнгә тарала... Хәдичә апайның чәкән сеңере тартыла. Сәхнә артында качып торган Исмәгыйль (ягьни, Сөембикә апай) ярдәмгә ташлана, Хәдичә апайны аягына бастырмакчы була, Мөнәвәрә апай (Хәлил) аны этеп җибәрә, эткәләшә-төрткәләшә башлыйлар, шунда Исмәгыйльнең (Сөембикә апайның) тиредән кисеп ябыштырылган мыегы куба, халык шуны гына көткәндәй, көлә.
Сөембикә (Исмәгыйль): «Нишлисең син, дивана, мин бит... Хәдичәне...
Мөнәвәрә (Хәлил): «Хәдичә түгел — Галиябану!», — ди.
Залдан: «Бутамагыз!» — дип кычкыралар.
Мөнәвәрә апа югалып кала торганнардан түгел — залга карап бер адым ясый да: Без — үзебезчә! (Аннары ачу белән Сөембикәгә таба борыла) «Ни кирәк сиңа?» — ди.
Исмәгыйль (Сөембикә): «Җибәр Галиябануны!» — ди.
Залдагылар: «Төшереп калдырмагыз!» дип кычкырса, да, сәхнә елгасы үз ярларында ага. Шул арада Сөембикә апа, мыегын табып, ирененә беркетеп өлгерә
(пешек сагызы кипми). Бу юлы мыек очлары өскә таба тырпаеп калса да, залдагылар сызгырмый, «үзләренчә» булгач, шулай кирәктер дип, револьвер өчен көрәш һәм атышу күренешен көтә. Тансык тамашачысы өчен спектакльнең нәкъ шушы төше — ин кискен сынаулар урыны, ягьни үзенә бер төрле «вермут» өчпочмагы. Шушында җиткәндә рольләрне башкаручылар да, тамашачы булып утыручылар да уенны чынга, чынны уенга саный башлаган була. Ягъни, сәхнә белән чынбарлык чикләре югалып, тамашачы сәхнәдәге «эшкә» турыдан-туры «тыкшына» башлый.
...Минем өчен тарихи бу тамашада Әкән мылтыгы түгел, ә бакыр көпшәдән кисеп, үзем ясаган күкерт «наганы» шартларга тиеш иде. Анын өчен мин әнинен яшереп куйган алты кап шырпысыннан тыш, малайлардан да унар- унар шырпы җыеп, күкертләрен кырдым. Бар да әзер. Хәлил, ягъни Мөнәвәрә апа Сөембикә апага, ягъни Исмәгыйльгә: «Эт син!», — дигәч, мин корылган пугачнын нечкә тишегенә ут төртергә тиешмен.
Ә «наган», чыра утын тидерүгә, «чаж-чож» итеп күкерт тишегеннән очкыннар чәчә дә... тына. Шартлау юк. Төтене генә күп.
Залдагы халык һаман колагын тотып, башын иеп шартлау көтә. Сәхнәдәгеләрнен сүзләрен ишетмиләр, йөзләрен күрмиләр. Алар өчен хәзерге моментның ин мөһиме — шартлау. Ул юк. Сәхнәдә Мөнәвәрә апа Сөембикә апаны куып йөри. Хәдичә апай бер агарып, бер кызарып мина карап тора, ә мин Рәшиткә күрсәтәм. Янәсе, ул бит шырпы сызмады.
Шул арада залдагы халык башын күтәреп сәхнәгә карый, анда һаман куышып йөриләр.
— Әкән кая сон? Нигә атмый һаман?
— Бүген килмәгән ул.
— Как килмәсен? Әнә тора ич, мич артында көтә.
Залда утырган һәркем Әкәнгә таба борылып:
— «Эт син!» — дип кычкыра.
Мич артында ут көпшәсе күренә: көчле шартлау янгырый; ун як диварга эленгән рамлы портрет, кадагыннан ычкынып, идәнгә төшә, пыяласы челпәрәмә килә...
... Халык спектакльдән бик тә дулкынланып, бәхәсләшә-бәхәсләшә, кемдер Хәлилне, кемдер Галиябануны гаепләп, акрын гына өйләренә тарала:
«Мондый спиттәкел күргән юк иде әле»...
«Барсы да уйлап эшләнгән».
«Эшләнмәгән».
«Хәлил тагын ялгышты, вәт дурак»...
«Лампаларына кадәр төгәл сүнеп, мылтыгы да кирәгенчә көттереп шартлады.
«Сталиннын нәкъ вакытында, егылып төшүен күр син. Чын театрдагыча булды!»
«Егылып түгел, атып төшерделәр».
«Кычкырма, тиле, күрмисенмени тынлап ята. Ватылса да ишетеп ята ул!»
Залда калганнар, дәшмәсәләр дә, барысын да ишетәләр. Тәрәзәләрдән төшкән ай яктысы белән генә яктыртылганлыктан, алар әкияттәге албастылар кебек күренәләр. Шомлы тынлыкны Хәмит Ризванович тавышы ярып уза:
— Авыл Советы депутатлары белән идарә әгъзалары бирегәрәк күчеп утырыгыз. Гәүһәр Камаевна, протокол язып барырга туры килер, избачтан лампа алып керсеннәр.
— Избач лампасы грим бүлмәсендә, идарә әгъзаларыннан берәү дә юк, депутатлардан мин генә.
— Ничек инде син генә? Мине санга санамыйсынмыни?
— Син үзен безне санга санамыйсын, Мингали Шәрифҗанович. Безне генә түгел, хәтта юлбашчыбызны...
— «Тсс! Ти-хо!»
— Нәрсә «хәтта»? Әйтеп бетер! Нәрсәсе « тсс»?
— Әйтелер. Утыр.
— Утырмасам?
— Утыртырлар!
... Бераз вакытка тынлык урнаша. Райком вәкиле янына гәзитче фотограф белән ана ияреп йөрүче корреспондент күчеп утыра. Гәүһәр Камаевна сәхнә артындагы почмактан сукыр лампа алып чыгып, аны эскәмиягә куя.
Бу инде утырыш башлануга әзер дигән сүз.
Кышкы тынлыкны ара-тирә йөткергән тавышлар гына боза. Ниһаять, медальләр колодкасы беркеткән погонсыз кителен каптыра-каптыра, райком вәкиле торып баса.
— Шушы булдымыни «Сталин» колхозынын иптәш Сталинга бүләге?
— Хәзинәдә булганы шушы инде...
— Юк, Хәмит Ризванович, сез әле хәзинәгездә булганнын барын да күрсәтмәдегез. Бүген сез юлбашчыбызнын портретына аттыгыз, иртәгә Совет властенә каршы атмассыз дип кем гарантия бирә? Партоешма секретаре кая? Ну-ка его сюда...
— Корымнарын сөртә, ул староста булып уйнады.
— Партоешмага сөртелгән корымны алай гына җуя алмас! Чыксын!
— Мин пәрдә артында гына, ишетеп торам барысын да.
— Кем кушты сезгә антипартийный пьеса куярга? Җитмәсә, ирләр урынында гел хатыннар? Бу нәрсәгә киная?
— Бәйрәм саен шуны уйныйбыз ич...
— Яна буын ирләр өлгермәгәч, нишлик?
— Юлбашчыбызга монын ни катнашы бар, ягъни анын 70 еллыгына?
Пәрдәне ачып, залга Хәдичә апа чыга.
— Бер катнашы да юк! Пьесада сүз намус, вөҗдан, кешелеклелек турында бара. Юлбашчыга бер катнашы булмаган төшенчәләр алар.
— Кайда язылган бу сүзләр?
— Әле генә үзегез әйттегез: «Юлбашчыбызга ни катнашы бар монын?»— дидегез.
— Демагогия бу! Сталин безгә җинү тәэмин итте, хәзер кызу темплар белән илне торгыза. Ә сез публично ана экзекуция — казнь оештырасыз...
— Мин партоешма җитәкчесе буларак шуны белдерүне кирәк саныйм: иптәш Сталин портретына атуда артистларнын бер катнашы да юк, иптәш вәкил... без сәхнә артында идек.
— Күкерт мылтыгыбыз шартламагач залдан аттылар аны. Мингали Сәфәров, ягъни.
— Ә мина бөтен тамаша залы «эт син» дип кычкырды! Бу — сигнал.
— «Эт син» — «ат син» дигән сүзмени? Бу сезнен парольме?
— Шуннан сон мин атарга тиеш сүз ул. Кая, китабыгызны чыгарыгыз, карагыз. Гомер-гомергә, элек-электән шулай килешенгән: «Эт син»нән сон ату!
— Ах, заговор? Фетнә? Алдан килешү буенча? Сөйләшеп?
— Килешү буенча! Мин гомер-гомергә түшәмгә аттым. Ә Сталин... бер башымны ашаган иде, каһәрен, әйтерсен шуны гына көтеп торган, тагын мине эләктерде, ләгънәт төшкере — «гөрест». Кадагы штукатуркага аз кергән анын. Җитмәсә рамынын ике ягына авыр саплы ике флаг кадаклаганнар. Карагыз, шушы кадәр йөкне кадак кына, тотамы? Ике пот булыр, валлаһи.
— Мингали Шәрифҗанович, давай акланмыйк, теге чакта да, ягъни сугыш беткән елны да юлбашчыбызның портреты белән яндын син, лутчы, дөресен әйт: ялгыштым, диген, гафу үтен...
— Ялгышмадым! Мина әйттеләр. Бөтен зал: «Эт син» диде.
— Ә кем сина мылтык алып килергә кушты?
— Анысын Хәмит Ризванович кушты, кәнсәләргә чакыртып әйтте.
— Мин сине чакыртмадым, үзен килден...
— Килдем шул! Шунда син әйттен: «Ир бул, ярдәм ит!— диден. Ярдәм йөзеннән
аттым. Миннән булсын яхшылык, дип. Харап булган икән. — Егылып төшкән! Эленеп торуы шулай гына булган. Бүген төшмәсә иртәгә төшәр иде... Шкатуры шкатур булса икән, әрмәннәр алдап киткән ак балчык бит, карагыз.
— Иптәшләр! Монда күләгәне мина бору омтылышы сизелә. Мәсьәлә бик җитди. Бу эш алдан уйланып, берничә кешенен катнашында башкарылган. Дөресен әйтергә кирәк, бу эшләрнен башында Хәдичә торуында минем бүген шигем юк. Әйе, совет властенә үпкәсе бар, ачуы да бар. Ул гына да түгел, юлдашчыбыз Сталинга шәхси үче барлыгын ул мина үзе әйтте. Әлбәттә, мин ана ул чак ышанмадым, шаяртадыр дидем. Бусы минем сәяси сукырлыгым. Мәсьәлә үтә дә җитди. Шуна күрә бу эшне, детально язып, органнарга тапшыруны мин үземнен коммунист бурычым дип карыйм. Бүген үк. Хәзер үк.
— Менә хәзер әйтәм инде алайса, иптәш Хәмит Ризванович, әйтәм... Әйтми калу ярамый.
— Әйт, Мингали Шәрифҗанович, партия ишетә дә, хәлгә дә керә белә. Яз, кем Гәүһәр Камаевна, бер сүзен дә төшереп калдырма.
— Мылтыгымда патроным берәү генә иде, анысы да ядрәсез, дары белән генә корылган. Әгәр берсе ядрәле булса — анысын сина гөрселдәткән булыр идем. Эт икәнсен, ә юк, эт үз баласын тешләми. Син тешләү түгел, ашарга әзерсен — тфу! Хәсис.
— Сез минем балаларым түгел.
— Шунысына Аллага шөкер. Сина «әткәй» дияр кеше юк.
... 1949 нчы елнын 20нче декабрендәге тамаша «Галиябану»нын Тансык сәхнәсендә сонгы куелышы булса, Хәдичә апайнын да сәхнәдәге сонгы чыгышы була.
***
... Елнын ин кыска көне, ин озын төне...
... Бу көн, бу төн минем өчен дә истәлекле. Шушы төндә мин балалыктан яшүсмерлеккә күчүемне җаным-тәнем белән тойдым. Юктан да кызык табып, тормыштан гел рәхәтлек кенә, мәзәк кенә эзләп йөргән өмет белән тулы хыялый чордан көтелмәгән сынаулар белән тулы кырыс чынбарлык чорына күчү көне иде ул.
21нче декабрь иртәсендә әткәй белән мине мәктәп директоры Солтанов абый бүлмәсенә чакырталар. Анда участковый милиционер Гомәров утыра. Шырпы мылтыгы ясарга бакыр көпшәне каян алганы турында сорыйлар. Аны, каян алуны, авылнын кайсы малаеннан сорасан да әйтерләр иде, ни өчендер миннән генә әйттерәләр.
— Ташландык алма бакчасы чокырында күптән батып калган трактор радиаторыннан, — дим мона, ихластан.
— Анын радиаторы юк.
— Мин алганда бар иде.
— Ничек алдын?
— Игәү белән кисеп.
— Калган өлешен кайда ташладын?
— Калганы калды.
...Гомәровның хөкеме каты: ничә еллар буена сазлыкта тутыгып яткан тракторны ремонтлап аякка бастырырга, яисә мәҗбүри эш эшләп трактор хакын түләргә дигән акт төзеп, әткәйнен шуңа ризалык имзасын куйдыралар. Әткәй-мәрхүм, үлгәнче шуны түләде.
22нче декабрь... кичендә СССР халыклары «Иң кадерле кешеләреннән иң сөеклесенә» 70 яшь тулуны бәйрәм итәргә әзерләнгән «бәхетле» сәгатьләрдә Тансыкка ике ябык машина килеп, берсенә Хәдичә апайны, икенчесенә Әкән әкәне утырталар да, район үзәгенә таба юнәләләр. Шул китүдән 1954 елның җәенә кадәр аларны күрүче дә, ишетүче дә булмый. Хәдичә апа тәрбиясендәге өч ятим сабый
балалар йортына озатыла, өйләре авыл Советы карамагына күчә. Аларның язмышы белән кызыксынучыга авыл Советы рәисе булып Хәмит Ризванович урынына менгән Гәүһәр Камаевнаның җавабы әзер: «НКВДдан сорагыз»
Бу хәлләрдән соң ярты гасырдан артык вакыт узгач, йөзен үзгәрткән НКВДдан түгел, ә вакыйга шаһитларыннан сорыйсы килә: шундый хәлләр кабат булмасынга саклану чаралары күреләме? Әллә инде, ул вакыттагы кебек гаделлек, игелек, шәфкать, ихласлык, татулык, тугърылык, бердәмлек дигән төшенчәләр һаман тоткынлыктамы? Инде бу төшенчәләргә амнистия игълан ителеп, күңелдәгене киная белән булса да әйтү мөмкинлегенә ирешкәч, күргән җәбер-золымнар өчен һаман шул бер манъякны гына гаеплибезме?
Көз җиткәч җылы якларга очып китеп баручы кыр казлары тавышын ишеткән йорт казлары, аларга иярмәкче булып, талпыналар, ләкин җирдән аерыла алмыйлар. Канат каурыйлары да җитлеккән. Нигә соң күтәрелеп китә алмыйлар? Чөнки очу сәләтен югалтканнар алар.
Тансыклылар нәселдән-нәселгә, атадан-балага күчеп килгән игелек, шәфкать, гаделлек сыйфатларының үзләрендә барлыгын белсәләр дә, инде менә ничә еллар буе аларны тормышта тулысынча куллану мөмкинлеген тапмыйлар. Кеше, кайчандыр, койрыклы булган. Кулланылмагач, ул беткән. Шул хәлнең кабатлануы түгелме бу?
Спектакль барышында Хәлил белән Галиябануга төрле киңәшләр биреп утырулары, алардагы гаделлек тә, шәфкатьлелек, игелек тә оча алмаган йорт казлары талпынуын хәтерләтә. Моның шулай икәне Хәдичә апайның төрмәдән кайткач күргәннәрендә дә чагыла.
Бер гөнаһсызга биш ел төрмәдә утырып кайтуына аның йорты, авыл Советы карары белән Гәүһәр Камаевнага бирелгән булып чыга. Бик табигый рәвештә Хәдичә апа үз йортына үзе хуҗа булыр өчен авыл Советына гариза язып бирә. Мәсәбих абый белән Хәдичә апай, яратышып өйләнешсәләр дә язылышу кәгазен алырга өлгермиләр. Шуны сәбәп итеп, ул үз йортында яшәүдән мәхрүм ителә. Нишләргә? Кемгә барырга? Хәмит Ризвановичны, Хәдичә белән Миңгалига ябык «суд» булганчы ук, партиядән чыгарып, эштән куалар. Хәзер аның кайдалыгын да белүче юк. Бердәнбер чара — авылдашлары исеменнән республика газеталарына хат язып, имза җыеп, ярдәм сорау. Шул максат белән ул иң авыр чакларында да ташламаган Мөгаллимә апасына бара. Медпунктта кеше юк чакны туры китереп керсә, — Мөгаллимәне алыштырып куйганнар диярсең. — Хәдичәне танымый ул.
— Ни булды, Мөгаллимә апа?
— Анысын син үзең белергә тиеш: ни булды соң?
— Менә кайттым.
— Каян?
— Мин бит сиңа яздым: зинданнан! Җавабың булмаса да, хатларымны алганыңны беләм.
— Синнән хат килгәч, мине кайларга чакыртуларын беләсеңме?
— Ана мин гаеплеме?
— Җилсез яфрак селкенми.
— Мина нишләргә хәзер?
— Нишләсән дә эшлә, тик бүтән монда кереп йөрмә. Дару кирәксә, башка кеше аша сорат. Булса — бирермен.
— Өенә килсәм?
— Харап итәсен. Монда кергәненне дә Гәүһәр Камаевна белмәскә тиеш.
Мөгаллимәдән чыккач, Хәдичә апа Мөнәвәрә апага бара. «Хәлил»гә. Өйдә икәнен белеп, мал-туарлар абзарга ябылып, эшләр беткәч бара, капканы ачмыйлар.
Сөембикә апага туктала. Ул хәзер мәктәп директоры булган, төпле кинәшен бирер, ярдәм итәр дип өметләнә.
Без инде ятарга җыенабыз, гафу итегез, дип ишеген ачмый.
Беткән баш беткән дип, теге елларда тентелү турында мәкалә язган фотограф-
корреспондентны эзләп, район үзәгенә китә Хәдичә апа. Һәм... уйламаганда-көтмәгәндә үзенә теләктәш-ярдәмче таба. Ана аһ-зарын, ниятләрен, балалар йортыннан нарасыйларын алырга теләвен барсын-барсын сөйли. Нәтиҗәдә, республиканын ин абруйлы газетында «Галиябануны кем күпсенә» дигән мәкалә басылып чыга һәм, шунын белән бер үк вакытта диярлек, Тансыкка авыл Советы һәм анын карамагындагы учреждениеләрнен эшчәнлеген тикшерергә өч кешедән торган комиссия килеп төшә. Бу чакта, әткәй үлеп, без әнкәй белән икәү генә яши идек, өйләре иркен дип комиссия әгъзаларын безгә фатир керттеләр.
Ун класс бетереп аттестат көтеп йөргән чагым. Көн дә диярлек избач тирәсендә чуалам. Комиссия, күбрәк шунда утыра, почтанын, медпунктнын, мәктәпнен кочак-кочак кәгазьләре избачка күчеп, шунда тикшерү уза.
Минем бөтен курыкканым — әткәй үлгәч тукталган трактор өчен түләүнен янару ихтималы. Ничектер, җай чыгарып, Нәүфәл исемле комиссия әгъзасыннан: «Колхоз кәгазьләрен тикшермисезмени, дип сорарга җөрьәт иттем. Минем соравыма сорау белән генә җавап бирде ул:
— Берәр шигегез бармы?
— Бер генә түгел.
— Документларны соратып алсак, ярдәмчебез булырга ризамы?
Курыксам да ризалаштым.
Әллә кая сикермичә, бик тирәнгә чуммыйча минем дә ярдәмем тиеп, тикшерү комиссиясе ачкан ачышларнын бәян ителүче вакыйгаларга бәйлеләрен генә атаганда, алар өчәү:
1) Хәдичә апайны кулга алып, балаларын детдомга озаткач, тиешле пособие акчасы, Тансыкта юк кеше исеменнән үзләштерелеп яткан.
2) Кан чиреннән үлгән ике әбигә шушы көнгәчә пособие түләнгән.
3) «ЧТЗ» дип йөрткән списанный тракторны, күз көеге булып ятмасын дип, детдом 1939 елда ук колхозга биргән. Документсыз тракторны, кабызып карасалар да, эшләтә алмаганнар. Сугыш башланган язда утыртылган алма бакчасы да, ана беркетелгән тимер ат та онытылган. Спектакльгә мылтык шартлау тавышы кирәк булмаса, аны мин дә хәтерләмәс идем.
Күрәчәк — күмер ашатыр, ди. Әткәй мәрхүм шул списанный трактор өчен күпме сүз ишеткән, күпме штраф түләгән!
Штрафнын хезмәт көне исәбенә тотылуын документлардан белсәм дә, әткәйнен сигез ел буе сазлыкта тутыгып яткан тимер өеме өчен мәҗбүри эш эшләүдән кичергән рухи газапларын күз алдына китергәндә, өшеп-тунып киткәндәй булам.
Ә колхознын утта янмас, суда батмас баш бухгалтеры Шәүкәт ага Фазылыч көлә: «Хезмәт көне исәбенә котылып калуына, сөенергә кирәк. Хезмәт көне нәрсә ул? Фикция! Ноль! Юлбашчыбызга рәхмәт укый-укый һәммәбез дә бушка эшләдек».
...Нәммәбез дә булмаган икән шул. Эшләү бушка булса да, корсак бушлыкны яратмый. Ирексездән, кеше үзенекен үзе урларга мәҗбүр ителә. Шулай, ниятләр гамәлдән аерыла, үз ялганына үзен ышану — яшәү нормасына әверелә. Бу авырунын вируслары, иктисадый-сәяси мохиткә яраклаша-яраклаша, безнен хәзерге көннәргә кадәр килеп җитә. Статуслары законлаштырылып, үрчер өчен шартлар тудырыла, кылган гамәлләре мактала. Эш шуна килеп җитә, талау, урлау, алдау — «бизнес, коммерция» дип; ә буш сүз, ялган вәгъдәләр — мәгълүмат дип атала.
Акны — кара, яманны — яхшы, юкны — бар дип сөйләү бүген беркемне дә гаҗәпләндерми.
Ә элек? Элек шулай булмаганмы? 20нче гасыр тулысынча бер төрле уйлап, икенче төрле эшләп, өченче төрле сөйләү заманы. Ә 21нче гасыр исә, 19нчы гасырнын янача кабатланырга омтылуы кебек. Сәясәттә, икътисадта, җәмгыять үсешендә. Яшерен-батырын түгел, илдәге үрчетелгән Гапончылык замана «декабристларын» ана карынында чакта ук үтерүгә ирешә. Ихтимал, шул сәбәптән — яна идеал, яна иман юк.
Ишкәксез һәм җилкәнсез тишек корабльдә каюталар корырга маташу кебек чор.
Гаҗәеп кызганыч та, кызыклы да заманабыз турында, бер гаепсезгә төрмәгә утыртылган әдипләребез дә, әлегә утырмаганнары да, күргән, булганны язмауда гаепләрен танып яздылар, язалардыр һәм язырлар да. Ә безнен үзебезгә килгәндә, башлаганыбызны төгәлләргә кирәк. Башлаганнарны ахырына җиткерә алмауда гаепләп, оныклар көлмәсенгә.
Район һәм республика газетасында басылып чыккан мәкаләләр дә, авыл Советына караган учреждениеләр эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре дә Хәдичә апайга үз йортын кайтарып алырга документ була алмый.
Нишләргә? Ул, кулга алынгач, бернинди тикшеренүләрсез, судсыз 58-7, 58-11нче мәгълүм статьялар буенча 20 елга ирегеннән мәхрүм ителүенен хаксызга булуын таныган белешмәләр артыннан органнардан органнарга йөреп, өлешчә теләгенә ирешкәч, балаларын күрергә дип, детдомга килә.
Детдом Тансыктан сигез чакрымнар чамасы ераклыкта, патша генералы Селезняков утарыннан калган биналарда урнашкан. Революциядән сон бу имениедә «Комминтерн» дигән җиләк-җимеш үстерү артеле оештырып карасалар да, ныгып китә алмый. Байдан калган «Фудзон» тракторларын, ашлык сугу, генератор һәм тегермән ташларын әйләндерүче двигательләрне эшләтер белгечләр булмый. Ахырда хуҗалык тулысынча ятим балалар тәрбияләү учреждениесенә бирелә.
Тирә-як халкы үзен-үзе туйдырырлык мал асраган, иген иккән, тулы булмаган урта белем биргән бу учреждениене «Детдом» дип кенә йөртә. Детдомнын күпчелек хезмәткәрләре дә якын-тирә авыллардан килеп эшләүчеләр. Без бәләкәй чакларда әрәмәгә шомырт, карлыганга барганда әнкәйләр: «ак-ком чокырында җыймагыз, анда детдом балалары йөри— таларлар, Кандыз күленнән ерак йөрегез — анда детдомнар су керә — батырырлар», дип кисәтерләр иде. Сугыш вакытында һәм сугыштан сонгы елларда Тансыкта хәер сорашып йөрүче сәләмә киемле балаларны әбиләр-әниләр: «Кием алыштырып хәер эстәп йөрүегезне Капагызга әйтәбез» — дип куркыталар иде. «Капа» дигәннәре Капиталина Семеновна — детдомнын директоры, усаллыгы белән районда мәшһүр шәхес. Детдом балаларына мондый кисәтү тәэсир иткәндерме-юкмы, әмма безнен авыл халкы өчен «Капа» дигәне дә, «детдом баласы» дигәне дә очратырга-очрашырга ярамаган куркыныч символлары иде.
Детдом территориясенә керү өчен капка баганасына терәтеп диярлек салынган «вахтерка» аша узарга кирәк. Вахтердан тыш анда төрле группалардан кизүләр төркеме, күчтәнәч бәрабәренә күрешергә килүчеләрне озатырга көтеп утыра.
Хәдичә апайны да шул кизүләр өере чорнап ала:
— Кого пригласить?
— Татарча белмисезмени?
— Нам нельзя... татарча.
— Фәһим белән Фәһимәне беләсезме?
— У нас таких нет. Есть Федя, есть Фая.
— Ә Кадрия?
— Сколько ей лет?
— Унөч.
— Айдате, мы вам сперва покажем Федю, потом и Фаю. Они у нас в разных отрядах. Тетя Соня, пропустите пожалуйста нас.
— Туктагыз. Сез, сеңлем, кемгә килдегез? Нигә дип килдегез? Хәл белергәме, күчтәнәч китердегезме?
— Мин Хәдичә Мансурова булам. Менә минем документларым. Килүем турында телефон аша әйткән идем. Монда минем өч балам тәрбияләнергә тиеш. Тансык авылыннан, ике кыз, бер малай.
— Аларны башка детдомга күчерделәр түгелме соң?
— Кайда күчерделәр икән?
— Кайда урын булса — шунда инде.
— Балаларымның кайда булуын мин кемнән белә алам?
— Капиталина Семеновнадан! Әйтсә, ул гына әйтә.
— Барыгыз, озатып куегыз.
Хәдичә апайны ташлы юлдан алып китәләр. Башта алар янгын сүндерү насослары, буш мичкәле арбалар яныннан узып, колынлы бияләр ябылган утарга килеп чыгалар. Бер колын башкаларыннан аерылып, киртәгә таба чабып килә дә, Хәдичә апайга карап, туктап кала.
— Сахар просит.
— Шикәрем юк шул. Карамель ашыймы?
— А кто им даст?
— Кая, сумканы бирегез әле...
— А если им нельзя?
— Әнә бит күзгә карап көтә.
— Мальчики им соль дают.
Атлар абзары янындагы арбада китап укып утырган абзый юлчыга таба карап:
— Котыртмагыз хайванны, — дип кычкыра. Хәдичә апайга бу тавыш таныш тоелса да тизрәк китү ягына каера.
— Кем исемле әнә ул, китап тоткан кеше?
— Он у нас недавно... Всегда угощает конфетами. Поэтому... «Дядя конфет» зовем.
— Привет, дядя конфет!
... Кайдадыр этләр өрә, көлгән тавышлар ишетелгән кебек була.
— Сез мине адаштырыр өчен шулай уратып йөретмисезме?
— По той дороге злые собаки... У них свадьба.
— Кайдадыр, нидер яна түгелме?
Әче итеп сызгыру урман һавасын ярып уза. Озатучылар, бердәм борылып, өскә караса, агач ботагы такта кисәкләре салып эшләнгән корылмада бер малай утыра, кулында рогатка.
— Филя, не стреляй, это мы...
— Тогда держитесь правее!
Сулга карасалар — анда учак яна. Ә учак тирәли утырган малайларның кулларында озын таяк, таяк очында... нидер көйри...
— Нишлиләр ул малайлар?
— Голубей жарят.
— Ник?
— Толин день рождения отмечают.
— Кыргыйларчамы?
— Я пробовала, вкусно.
— Күмерме?
— Их же глиной мажут...
Озата баручыларның берсе — сумка тотканы — башлаган сүзен әйтеп тә бетерми, эт өргән тавышка таба агачлар арасына кереп китә.
Хәдичә апайлар да шул якка юнәлә. Йөз метрлар чамасы ара узуга, юан нарат ботагында утырган юлбарыска карап өрүче этне күргәч, тукталалар.
— Чынлап та юлбарыс көчегеме ул?
— Белого кота покрасили.
— Коточкыч.
— А вот это и есть наша контора.
Балан кагы төсендәге күлмәк, кара алъяпкыч һәм чәчсез башларына беретка кигән ике бала Хәдичә апайны контора урнашкан алпавыт йортындагы директор бүлмәсенә кертеп куялар да, күз ачып йомган арада юкка да чыгалар. Соңгы сүзләре «Джульбарс» була. Хәдичә апа тәрәзәгә килә. Урамнар буш. Ниндидер шомлы тынлык.
— Зайти можно?
— Вы уже зашли. Говорите!
— Я не говорить пришла.
— Татарча гына сөйләгез. Капа апагыз булабыз.
— Исәнмесез... Тансык авылыннан Хәдичә Мансурова мин. Кичә секретарегызга телефон аша әйткән идем. 1949 елның 21 декабрендә кулга алынып, егерме елга хөкем ителгәч, өч баламны шушы детдомга биргәннәр...
— «Биргәннәр» түгел, «урнаштырганнар».
— Нәжметдинов Фәһим, Нәжметдинова Фәһимә, Әкрәмова Кадрия, өчесе дә 41 елгы.
— Сезне нинди статья белән утырттылар?
— «Кешесе булса, статьясы әзер», — дигәнне ишеткәнегез бардыр? 58.
— Нәрсә өчен?
— Юк өчен.
— Юк өчен 10 ел гына бирәләр. 20 ел өчен нидер кирәк.
— Сталинны артык яратуны сылтау иттеләр.
— Аны барыбыз да яратабыз.
— Хәзер миңа балаларым белән кушылырга кирәк.
— Балаларың сезнеке булуын раслаган документларыгыз бармы?
— Аларга тиешле пособие акчасын алу өчен бирелгән шушы белешмәдән башка бер документым да юк. Ул чакта документ артыннан йөрү уе башка да килмәгән, ятим калган балаларны бер канат астына жыю теләге барсын да «жиңгән»...
— Мин сезне аңлыйм. Бу хәлегездә сезгә ул балаларны бирмәячәкләр. Хәтта очраштырмаячаклар да. Чөнки сез рәсми яктан аларга чит кеше.
— Мине алардан законсыз аердылар. Кушылырга дигәндә закон кирәкмени?
— Законнарга кадәр сезнең аларны тәрбия итә алуыгызга ышандырырлык белешмәләр кирәк. Йортыгыз, яшәр урыныгыз бармы? Кайда да булса эшлисезме?
— Әлегә юк.
— Алайса, ин элек районга барып, опекунлык яки усыновление дәгъвалаган документлар юнәтегез. Шулар булган очракта гына мин сезгә ул балаларнын хәзер кайда тәрбияләнүләре турында рәсми белешмә бирә алам. Юк икән юк.
— Биш елга сузылган тоткынлыкта, мина 10 хат язып шуларга 10 җавап алу мөмкинлеге бирелде. 10 хатымны да балаларыма юлладым. Берсенә дә җавап ала алмадым. Сезнен администрациянен бу эшкә катнашы бармы?
— Хат язу, хат алу һәркемнен шәхси эше. Администрациянен бу эшләргә катнашы юк, була да алмый. Дөресен әйткәндә, кирәге дә юк.
— Ә акча яисә посылка салган очракта ничек? Кем ала?
— Тәрбиячеләр аша эшләнә. Алар аны аерым журналга теркәп баралар. Ул журнал дирекциядә саклана. Менә ул. Алабыз, ачабыз, Назмиев Фагим, Назмиева Фагима, Икрамова Кадрия...
51 елда 29 декабрь — посылка на троих, без объявленной ценности; 52 елда — 6 ноябрь, посылка без объявленной ценности, на троих, сургучсыз ябык коробкада; 53 ел, 25 декабрь, посылка на троих, ценность не указано. Дальше теркәлмәгән. Барысы да Тансыктан, Г.Камаевадан, дигән. Китерүчесе Мөгаллимә Мусина — медсестра.
— Мин салганнары юк...
— Эзләтегез, почта белергә тиеш.
— Бүген мин балаларымнын кайда булуын белүдән дә мәхрүм.
— Барысы да балаларны рухи җәрәхәттән саклау максатында. Инструкцияне боза алмыйбыз.
— Анлашылмый.
— Макаренко кушканча.
— Сез мине Гусманова Ләйлә, Максудова Нәзиләләр белән очраштыра алмассызмы?
— Кемнәр алар?
— Тәрбиячеләр. Һәр посылкадан сон, рәхмәт әйтеп, телеграмма сугып баручылар.
— Кемгә?
— Посылка салучыга, Гәүһәр Камаевнага, Мөгаллимә Мусинага.
— Кызганычка каршы бездә сез атаган ул кешеләр тәрбияче булып эшләмәде.
— Кем булып эшләделәр?
— Андыйлар бездә, гомумән, юк.
— Кызганыч.
— Нәрсәсе кызганыч?
— Бу килүемдә мин балаларга «борын» кычытканлык кына, күчтәнәч алып килгән идем. Аны кире алып китү... Матур фал түгел. Әгәр рөхсәт ителсә...
— Калдырыгыз!
— Кемгә?
— Кече яшьтәгеләр группасына.
— Рәхим итеп алыгыз... (сумкасыннан әйберен тапмый)
... Гафу итегез, шушы сумкада иде... (бераз вакыт тынлык)
— ... Сумкагызны кулыгыздан ычкындырмадыгызмы?
— Вахтадан бирегә ике бала озатты... Алар тотып килде...
— Малайлармы, кызлармы?
— ??
— Хәзер үк монда чакыртып, күз алдыгызда җәза бирикме?
— Җәза?!. Аллам сакласын!
— Күңелләрдә шик калмасын өчен без моны эшләргә тиеш.
Ул өстәлендәге кнопкага баса, кайдадыр звонок тавышлары яңгырый, ашыгып, кабаланып бер хатын-кыз белән бер ир кеше керә.
— Хәмит Ризванович!
Бик аз гына вакытка, тынлык урнаша.
— Менә нәрсә, Хәмит Ризванович, Светлана Максимовна, бу гражданканың сумкасыннан ун кило конфетын, ун кило печеньесын урлаганнар...
— Ун кило түгел — бер кило!.. Бер!
— Эш кәнфит авырлыгында түгел — хурлыгында. Хәзер үк вахтадан белегез — кемнәр озатып куйган. И... бөтен коллектив алдында...
— Нишләтмәкче буласыз? Бер кило кәнфит өчен?..
— Бер кило кәнфит өчен детдом балалары карак дигән хурлыкны күтәрсеннәрме?! Юк инде, күп күтәрдек. Эшегездә булыгыз!
— Бәлки мин кибеттә онытып калдырганмындыр?
— Бәлки, бәлки. Бәлки сезнең посылкаларыгыз да, язган хатларыгыз да лагерьдан китмәгән, шунда ук юкка чыккандыр? Ә күләгәсе детдомга төшә, тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр өстенә.
— Яктыны капламыйча күләгә төшми. Димәк, каплаучыны табарга кирәк. Кайда ул? Кем ул?
— Без монда ятимнәр ачтан үлмәсенгә көрәк белән казып, кәбестә, бәрәңге үстергән чакларда басуларда кунып ятсак, сез анда тел чарларга өйрәнеп яткансыз күренә. Детдом сүз көрәштерү урыны түгел, гражданка. Монда эмоцияләргә урын юк.
Ул тагын кнопкага баса. Хәмит Ризванович белән Светлана Максимовна, Хәдичәне озаткан ике баланы алып керәләр.
— Йә — кайсыгыз карак? Светлана Максимовна, аңлатыгыз?
— Обычно, свиданиега килүче посетитель дежур торучыларга күчтәнәч бирә. Гражданка бу обычайны онытканмы, башка сәбәбе булганмы — күчтәнәче сумкасында кала...
— Миңа әйтүче булмады.
— Гражданка, мондый эш әйтеп эшләнми. Ул ихластан эшләгәндә генә изге эш
санала. Короче, конфетларын бетергәннәрме?
— Ике штугы расходланган. Фантиклары исән, менә алыгыз.
— Хуҗасына тапшырыгыз. Ике штугы өчен акча бирегез.
— Сез нишлисез, гражданнар?! Минем нинди гаебем бар?
— Алайса, ятим балалар гаепле?!
Балалар икәүләшеп елый башлый.
— Аларга тимәгез! Мине гаепләгез! Мине!
— Бездә гаепленең, үз гаебен танып, публично гафу үтенүе генә мактала.
— Гафу итегез, балалар, күчтәнәчләрне үзегезгә алыгыз! Зинһар!
— Юк инде, алмый торсыннар! Хәмит Ризванович, үлчәп, опреходовать итегез дә, лабораториягә анализга бирегез... Нормально булса, вожатыйлары кул куеп алыр. Хәзер боларны карантинный блокка ябыгыз. Тикшерсеннәр. Авыру йоктырмаганнармы. Марш. Шулай, иптәш гражданка, һәр монастырьның үз уставы, үз настоятеле.
— Монастырь, имеш... Төрмә бит бу, зиндан! Ә сез... сез надзирательләр!
— Күрәм, күрәм, әйе, биш елыгыз бушка узмаган. Настоятель сүзе түгел, надзиратель боерыгы гына аңлаешлы сезгә. Кешене күнеккән җиреннән тиз генә аерырга ярамый шул, ашыкканнар...
Шуннан соң ниләр булуын Хәдичә апай анык хәтерләми.
...Капиталина Семеновна, кинәт, Сталин портретына әверелгәндәй була, кайдадыр мылтык аткан тавыш янгырый, ана пыяла ватылу тавышы кушыла. Тансыкта алар яшәгән йортнын капка төбендә ябык машина туктый, йоклап яткан балаларнын өсләренә юрган ябучы Хәдичәне НКВД хезмәткәре өстерәп алып чыга. Тәрәзәдә бала Фәһим күренә, аны кар каплый. Төрмә күренешләре. Вышка-каланчада сакчылар. Урман кисү, оекбаш бәйләү... Хат язу... Кара кайма белән камалган Сталин фотосы; Поезд чаба; Җәй. Хәдичә ат арбасында ята. Дилбегә Әкән Мингали кулында. Ат акрын гына бара.
— Мингали абзый, атынны туктатсанчы. Сүз бар иде.
— Аткамы сүзен, минамы? — ди Әкән.
— Кайсыгыз хәлемә керсә — шуна.
— Кеше хәлен кеше белмәс, ат кына, анламаса... Сөйләп кара, тынлап багыйк.
— Мин инде сөйләрлеген сөйләдем... Хәзер син сөйлә: өнме бу, төшме? Син кем? Мин кем? Кай җир бу? Сөйлә!
— Сөйләмим. Күргәннәрем, белгәннәрем кеше ышанырлык түгел.
— Әйт: күптәнме син бу детдомда?
— Кайтуга! Колхоз мина эш тапмады, авылдашлар күрешергә дә курыктылар. Шунда Хәмит очрады, чакырды.
— Минем балаларны күреп сөйләшкәнен булдымы?
— Аларны озату алдыннан медсестра Мөгаллимә белән Гәүһәр Камаевна берничә тапкыр килде. Сельсовет аты белән. Шунда балаларны да күреп калдым. Соныннан, дәшеп карасам да, миннән качтылар. Каникулларында очратырмын дисәм, укулары бетүгә югалдылар. Гәүһәр Камаевна белән Мөгаллимә, балаларны җыеп, менә шушы арбага утырып сөйләште. Сонгы килүендә хәтсез генә прәннек алып килгән иде. Фәһим аны сарык йоныннан бәйләнгән түбәтәенә тутырып, миндә калдырып торды. Кирәк саен килеп алырмын дисә дә, башкача күрешмәдек. Кеше аркылы эзләтеп тә карадым, тапмадылар. Каникулда ат белән авылга алып кайтырмын, йорт-җирләрен, әниләренен каберен күрсәтермен дигән ниятем үтәлмәде, укулары бетүгә ашык-пошык каядыр озатканнар үзләрен. Фәһимнен түбәтәен гел кесәмдә йөртәм. Үзебезнен малай бит, менә ул ... түбәтәй.
— Мин бәйләгән башлык!.. Димәк, алар посылкаларымны алганнар!
— Прәннеген дә бик озак сакладым.
— Кая җибәрделәр икән?
— Фәһимен поезд белән Хәмит Ризванович илтте, кызларны Светлана озаткан.
Пароход пристаненә йөк машинасында Шәмсетдин илткән. Төнлә. Еламадылар, ди.
— Ни өчен башкалардан аерым, ашыгып озату кирәк булгандыр дисен?
— Өйләрен сатуга бәйле түгелме, дигән шигем бар. Берчак шулай Хәмит Ризванович әйтә: «Ник йортынны сатмыйсын, алпавыт управляющие яшәгән таш йортнын яртысы җитмимени сина? — ди. Хәзер яшәгән бүлмәне күздә тотып. «Сатам», — дидем. «Күпмегә», — ди бу. Шунын шикелле үк йорт салырлык, ат алырлык хак бирүче булса — йорт аныкы дидем. Шуннан тыш сөйләшү булмады. Шиге калды.
— Язган хатларына җавап ала алдынмы?
— Язмадым да, көтмәдем дә.
— Мин көттем, яздым. Бирмәгәннәр. Посылкаларым да югалган. Ә менә башлыгы... башлыгы исән...
— Ничек тә Фәһимнен үзен күреп ачыкларга кирәк сина.
— Шуна кайттым.
— Ал минем запас ачкычны, яшә шунда, йөрмә судлашып Гәүһәр белән.
— Син мондый түгел иден, абзый. Бөтенләй үзгә син, үзгә...
— Бәлки теге чактагысы мин булмагандыр? Хәзерге мин — миндер?
— Урман кисүчеләр бригадасында эшләгән чак. Балта-пычкы кулда. Азыкны үзебезгә-үзебез юнәтәбез. Бер көн шулай, печән чапканда чалгым урман тавыгынын канатын кискән... Ит тәмен оныткан авыз тавык шулпасына кинәнде ул көн. Минем бригадада Ленинградтан пианистка бар иде. Шул... көртлек сөякләрен чәенә салып эчәр өчен озак саклап йөртте.
— Җәйге челләдә көртлек-суерлар каурыен алыштыра, оча да алмыйлар, ишетмиләр дә.
— Шундыйга туры килгәнсен.
— Мин шул суер хәлендә түгелме хәзер?
— Икебез дә шул хәлдә.
— Сунарчы булуынны оныттырганнар ахры?
— Мин киекнен очып барганда атып төшергәнен генә трофейга саныйм.
— Шулай дисен дә, Капиталинагыз кабинетында хуштан язып егылгач, мине медсанчастькә илтмичә, үзеннен бүлмәнә алып кайткансын: ник?
— Укол кадагач, нигә сине анда — медсанчастькә илтергә? Җитмәсә, Хәмит Ризванович бөтен кеше алдында «Конюхнын хатыны» дип сөйләнеп йөргәнен ишетеп торганда.
— Хурландынмы шуна?
— Сине кызгандым.
— Инде шуна үкенәсенме?
— Үкенмим — үтенәм.
— Нәрсә үтенәсен?
— Гафу үтенәм. Ике көн бикләп асравым өчен.
— Бөтенләй башкага әверелгәнсен син. Үзебезнен Әкән димәссен... Чынлап та: кайсысы синен чыны?
— Икесе дә чын. Әкән ике була алмый.
— Сөйләшүен, телен бөтенләй үзгә.
— Гаҗәп түгел. Тегендә мине язмыш бик тә укымышлы, галим кешеләр белән дуслаштырды. Алар миндә китапка... ихтыяҗ уяттылар.
— Әйтәм аны гел икенче телдә сөйләшәсен, Тансык телен оныткансын.
— Тел онытылмый, тел үзгәрә, шомара гына.
— Фраер, не трехай зря, лучше падай на юрцы, разин шнифты! Шулаймы?
— Төрмә уголовниклардан гына тормаганны үзен дә күргәнсендер...
— Кайткач күргәннәр белән чагыштырганда, анда ничек итсән ни буласын... алдан чамалап була иде. Ә монда сүз гамәлдән аерыла.
Шулчак алар каршына, көтмәгәндә-уйламаганда, мотоциклга атланган Хәмит
Ризванович килеп туктый.
— Мингали Шәрифҗанович, бу ни эшен, нигә тукталдын?
— Менә — син дә тукталдын бит! Тәкъдир! Язмыш! Күрәчәк!
— Мин бит сине төш җиткәнче әйләнеп кайт дип җибәрдем. Пычаксыз суясын бит...
— Әкәнен гаебе юк! Атынны атлатып кына, бар дип мин сорадым. Чөнки хәлем юк.
— Сезнен сүз директор каршында акланырлык аргумент була алмый, ханым.
— Ни булды, Хәмит Ризванович, ни бар?
— Телефонограмма алдык. Чистай приютыннан биш бала китерергә тиешләр. Шуларны пристаньнан каршы алырга кирәк. Пароход кич тугызынчы яртыда буласы, ди.
— Өлгерәм ич.
— Өлгермисен. Мин сине кордоннан утын алып кайтырга җибәрдем, дидем. Әгәр утын төяп кайтмасан, холкын беләсен.
— Хәдичәне ярты юлда ялгызын калдырып китә алмыйм бит инде мин.
— Аны үзем озатам. Мина барыбер авыл Советына төшәсе. Һаман шул тикшерүчеләр тынгы бирми. Хәдичә, утыр бишеккә, үзем озатам...
— Кайда минем балалар? Адресларын кем бирә?
— Мин бирәм!
— Ышанма, Хәдичә, башта ул адреслар буенча телеграмма сугып, тикшерт!
— Вакыт әрәм итмәгез! Тансык почтасынын ишекләре сургучлап бикләнгән, Хөллиясе сак астында.
— Районга барыр.
— Районга барып, телефон аша сөйләшүгә заказ көтеп вакыт сузганчы, юлга чыгуы отышлырак. Әйдә, утыр!
— Әгәр утырмасам?
— Башка чаран бармы?
— Көн әйбәт, аякларым атлый. Мин... җәяү генә китәм!
Хәмит Ризванович та, Мингали Шәрифҗанович та мондый җавап көтмиләр, әлбәттә. Шунадыр Хәдичә апай күздән югалганчы, борылып килер дә кем арбасына булса да утырыр, дип көтәләр. Әмма ләкин кулында балаларынын адресы булган ананы арба белән кызыктырып буламы?!
Ул, очып диярлек, Гәүһәр Камаевнага килә.
— Рәхим ит, үз өендәге кебек бул, уз утыр, — дип каршы алды ул Хәдичәне.
— Нигә кебек? Мин үз өемдә түгелмени?
— Әгәр тагын шул турыда сөйләшергә килгән булсан — минем позициям үзгәрмәде, үзгәрмәс тә.
— Безнен паласлар, юрган-мендәрләр кая?
— Көя кисеп бетермәгән булса, барысы да чормада, төйнәп куйган.
— Табак-савытны көя кисми. Алары да чормадамы?
— Монда бернәрсәне дә опись белән кул куеп кабул итмәдем мин. Син мина: алтын табак белән көмеш самоварым кая, дисән дә иркендә. Мин дә знать-незнаю дияргә ирекле. Пластинканны алыштыр.
— Ярый, әлегә алтын-көмешне калдырып торыйк. Мин балаларымны эзлим.
— Аларны закон саклый.
— Анасыннанмы?
— Уголовниклардан...
— Ярый әле үзеннен балан юк, әйтер идем... Шул хатлар, ялган телеграммалар коткарыр дисенме?
— Мине хөкем куркытмый. Синнән ничек котылырга?
— Мин әйттем: белешмә кирәк. Дөресе язылган. Имзалы, мөһерле.
— Яхшы. Белешмә бирәм. Тик ике шартым бар. Беренчесе: өч кеше кул куйган акт кирәк. Ул өч кеше сигез ел буе ятим балаларны каравынны расларга тиешләр. Икенче шартым: бу йортка дәгъва итеп йөрүенне туктатасын. Мин анын түбәсен толь белән яптырып, мичен дә янарттым... Мәсьәлә чыгымнарда түгел. Документта йорт минем исемдә.
Өч көн дигәндә ул, Фәһимне эзләп, Чаршады «детдом»ына барып җитте. Тимер юлдан да, су юлыннан да кырык чакрымнар ераклыктагы бу учреждение дә патша генералыннан калган утарга урнашкан икән. Утарны Кырмас дигән елга урап ага. Ат дагасы белән чагыштырганда, утарнын тимер койма-капкалары дагадан боҗра ясап, ябык утрау хасил итә. Өстәвенә елга яры буйлап чәнечкеле тимерчыбык сузылган. Кереп-чыгып йөрү ирекле
4. «К. У.» № 4 түгел, сак аша. Лагерьдардан лагерьга күчеп, кансыз төрмә сакчыларының күңелләренә ачкыч таба алган Хәдичәгә детдомның төнге каравылчысын үз кеше итү читен булмый. Ун минут дигәндә директорның бүген өйдә
97
юклыгын, кайткач кай яклап якынаерга мөмкинлекне белгәч, төп соравын бирә:
— Фәһимне беләсезме? Тансыктан.
— Карантинда яткан малайдыр ул.
— Авырыпмы?
— Яңа килгәннәрне башта шунда җәфалыйлар.
— Аннары?
— Аннары алар үзләренә үзләре «кум».
— Шуннан.
— «Ошмонят малолетних, ищут под своей шконкой коца».
— Җитәкчеләр күрмиме?
— Аларга нәрсә? Үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын.
— Шулай дип утырып булмый ич. ...Хәрәкәтләнергә, чара табарга кирәк!
— Алар яшендә без тырмага чыккан, сабанга тотынган идек. Ә болар? Җәй күбәләк куалар, кыш кандала симертәләр.
— Үз күзләрем белән күрмичә ышанмыйм.
— Бу бит режимлы учреждение. Иртәгә кадәр селкенә дә алмыйсыз...
— Мин ерак юлдан килгән кеше, арыдым...
— Җәйге төн озын түгел, сүз белән сизелмәс.
— Сизелә башласа, кыскарта торган даруым бар, телисезме?
— Чыгарма даруыңны! Язва. Икенчедән, әгәр мин бер яртыга сатыла торган булсам...
— Бөтен итәрбез. Миндә җитәрлек алар.
— Сатыла торган булсам, монда утырмас идем.
— Тәкъдим итәр башка нәрсәм юк бит.
— Узган сменада, шулай ук төнлә, атка атланып бер егет килгән. Кызы монда икән...
— Егетләр белән йөрерлек кызлар да бармыни монда?
— Йөрмәгәннәре буламы аларның? Бала табалар, бала!
— Үзләре бала ич әле алар.
— ... Килгән бу. Шул баланы чакырып чыгаруны сорый. «Әгәр ризалашсаң берне үзең өчен ияртеп чыгам», — ди. «Риза» дидем дә, тәвәккәлләп, кертеп җибәрдем моны. Алып чыккан! Миңа дигәне иң тыйнак, иң әдәпле дип йөргән кызыбыз булып чыкты!
— Исеме?
— Әйтмим! Икесен дә директорга тапшырдым. Хәзер ул шуларны кая барса да үзеннән калдырмый, ияртеп йөри.
— Ник?
— Тагын бер хәлне сөйлим...
Хәдичә апайның уенда ныклы фикер өлгерә: ничек булса да баланы моннан алып китәргә!
***
...Агач йортның аскы каттагы бүлмәсендә алты караватның берсе буш, бишесендә биш малай йоклап ята. Кулына сөлге белән теш щеткасы тоткан малай кереп, ишеккә якын караватта ятканын уята.
— «Шестерка» безне алдаган.
— Ничек?
— Аның анасы бар икән бит!
— Анасыз кеше булмый. Ул бит «үлде» дигән иде.
— Шырпы! Газет! «Велосипед» ясыйбыз.
«Первач» кушаматлы 14-15 яшьләрдәге малай йоклап яткан Фәһимнең аяк бармаклары арасына газета кисәге кыстырып, аңа ут төртә. Бармаклары пешүне сизүгә, Фәһим аякларын, велосипед педален әйләндергәндәй селки башлый.
— Нишлисез сез?
— Арабызда ялганчы булганда безнең күзгә йокы кермәс.
— Кем ялганчы?
— Безнең арага кергәндә әткәм-әнкәм мәрхүмнәр дип ант иттеңме?
— Шулай кирәк дидегез.
— Анаң исән!
— Мин аның каберен күрдем.
— Безне алдап сиңа нәрсә бар?
— Әгәр ул исән булып, аны күрү мөмкин икән — мин үләргә дә риза.
— Үлемгә кадәр сынаулар узасыңны онытма. Әйт: безне алдау сиңа ник кирәкте?
Шулчак бүлмәгә тәрбияче керә. Авыз-борыны канаган, куллары артка каерып бәйләнгән Фәһимне күреп, бернинди гаҗәпләнү, аптырау күрсәтмичә, аңа торып басарга ярдәм итә дә, алып кергән алмаш күлмәк белән чалбар бирә.
— Мә, тиз генә юынып, сөртен, алыштыр бу киемнәреңне.
— Ә ни өчен аңа гына яңа киемнәр?
— Шулай кирәк булганга.
— За предательство?
— За терпение, за ожидание!
— Без көтмибезме? Без түзмибезме?
— Сезнең дә әти-әниләрегез табылырга язсын!
— «Шестерка»ның әти-әнисе исәнме?
— Әнисе исән! Ул биредә. Көтә!
— Юк! Ул үлде. Нигә ялганлыйсыз? Мәгез, кирәкми миңа башкалардан аерым өлеш, алыгыз бу киемнәрегезне!
... Кинәт ишек ачыла, Хәдичә апай күренә. Тәрбияче белән тәрбияләнүчеләр сөйләшүен ул ишетеп торган, күрәсең:
— Улым, Фәһим. Бу киемнәрне сиңа мин алып килдем бит. Ошатмадыңмыни?
— Син кем соң?
— Мин синең әниең — Хәдичә. Менә килдем, кайттым.
— Минем әнием үлде. Ул Саймә атлы иде.
— Ә мин ул үлгәч, өчегезне тәрбиягә алып, сигез ел буе караган.
— Сигез ел буе безнең пособиене алып яшәдең дә... инде монда килеп, сүз итәсеңме?
— Бергә яшәдек, матур яшәдек!
— ... Аннары ташлап киттең дә, оныттың.
— Оныттырырга тырышсалар күңелемдә гел сез булдыгыз. Хатлар яздым. Җавап алмадым. Посылкалар җибәрдем — башкалар алган.
— Безгә Мөгаллимә апа гына посылка китерде... Биш елга өч тапкыр, кыш бабайдан, дип.
— Менә бу башлыкны таныйсыңмы?
— Әкән абыйда онытып калдырганмын... Минеке ул.
— Мин аны сиңа кофтамны сүткән җептән бәйләгән идем. Оекбашларыгызны да, перчаткаларыгызны да шул җептән.
— Хәзер шуларга хак сорап килдеңмени?
— Ничек шулай әйтергә телең әйләнә, улым?
— Искедән бәйләгән бияләйләрне сүз итәргә синеке ничек әйләнә икән?
— Сафуанов, җитте сина! Без сезне олылар белән шулай тупас сөйләшергә өйрәтәбезмени? Шулай кырыс булырга өйрәтәбезме?
— Тупаслыкка да, кырыслыкка да өйрәтәсе юк.
— Сүз көрәштермә, улым, әйдә җыен, кайтабыз.
— Минем өем монда. Мин беркая да китмим.
— Ник?
— Тюремщица балалары дип мыскылламасыннар өчен!
— «Шестерка!» Дурак булма! Син безне алдамагансын. Без сине анламаганбыз. Әгәр безне шундый әниләр алырга килсәме? Кайт авылына. Син барлык сынауларны да үттен. Сынатмадын. Син безгә үрнәк.
— Мин беркая да китмим.
— Сафуанов, бу синен актык сүзенме? Уйлап әйтәсенме?
— Гражданка... иптәш Мансурова! Сезгә бирелгән вакыт бетте. Күрешү тәмам. Иртәнге автобус килергә күп калмады.
— Автобус кирәк булмастыр, ахры. Фәһим кайтмагач, мина анда ни калган?
Үз уенда нык тора Хәдичә апай. Директорга хәлне анлатып, барысы турында да ачыктан-ачык сөйләгәч, аны тәрбияче ярдәмчесе оклады белән детдом клубына эшкә алалар. Ул, җин сызганып, эшкә тотына. Хор түгәрәге оештырып, төрле милләт җырларыннан тупланган репертуар белән башта якын-тирә авыл клубларында, аннары район, шәһәр сәхнәләрендә концертлар куеп йөри. Аларны яраталар, мактыйлар, чакыралар. Бер ел дигәндә «детдом хоры» мәгариф һәм мәдәният министрлыгынын мактау грамоталарына лаек була. Хәдичә апайны тәрбия эшләре буенча директорнын ярдәмчесе вазифасына күтәрәләр. Детдом мәктәбенә өч музыка укытучысы штаты өстәлә: концертмейстер, вокалист һәм хормейстер. Партиянен ХХнче съездын Хәдичә апайнын үзешчән балалар театры яна спектакль белән каршылый.
Республика конкурсында «лауреат» исеме алуга алар турында республика телевидениесе ярты сәгатьлек фильм күрсәтә. Хәдичә апайга «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Тансыкны да онытмый ул. Дөресрәге — оныттырмыйлар. Гәүһәр — Хөллияләр эше буенча аны шаһит буларак чакырталар. Суд Хәдичә апайнын йорты законсыз үзләштерелгән дип таба, элекке хуҗасына кайтарып бирү турында карар чыгара. Гәүһәр Камаевнаны да, Хөллияне дә ирекләреннән мәхрүм итәләр. Детдомда эшләвенен беренче елында ук өч баласын да үз янына алуга ирешә Хәдичә апай, өч баласы кушылган көнне ул ин бәхетле көне дип хәтерли. Дүртесе бергә тормасалар да һәр көн очрашалар, бер үк уй, бер үк теләкләр белән яшиләр.
... Шулай дип уйлый ул һәм кылган гамәлләрен шушы бөтенлекне, бердәмлекне саклауга багышлый.
Ләкин... ләкиннән беркая да качып котылып булмый. Еллар уза, балалар үсә, эшендә яраталар. Хәдичә апайнын өч баласы да өлгергәнлек аттестатына имтихан тота. Фәһим белән Фәһимәсе көмеш, Кадриясе алтын медаль белән чыга. Бу вакыйга шатлык кына түгел, бәхетле гаиләгә борчулар да алып килә.
Күрше авыллардан детдом мәктәбенә йөреп укучыларнын ата-аналары, медаль алучыларны «хәрәмләшүдә» гаепләп, шикаять язалар. Кабат сынау алу оештырыла.
Район мәктәбенә илтеп аларнын өчесенә дә рус теле язмасыннан һәм математикадан контроль эш эшләтәләр. Эшләрне тикшерүне республика мәгариф министрлыгынын методик кабинеты инспекторларына йөклиләр.
Нинди билге куярлар дип көткән ул көннәрнен озынлыгы...
Детдомда сочинениедән «4»ле алган Фәһимгә монда «5»ле куела, Фәһимәнен дә «4»лесе «5»кә төзәтелә. Ә Кадриянен сочинениесенә «5»ледән сон «Очень оригинальная» дип тә өстәлә. Нәтиҗәдә, өчесенә дә алтын медаль бирергә, дигән карар чыгарыла.
...Тик, ул медальләр сонлап кайту сәбәпле, балалар үзләре теләгән уку йортларына урнаша алмыйлар: Фәһим хәрби училищега; Фәһимә педагогия институтына керергә мәҗбүр була. Ә Кадрияне музыкаль белеме юк дип, консерваториягә алмыйча, башта музыкаль училище тәмамларга күндерәләр.
Хәдичә шат. Кайда гына укысылар да укысыннар гына! Балалары укып бетергәнче, ул аларга ярдәм итәчәк! Ләкин ... Тагын бер «ләкин». Ятим балалар кимү сәбәпле, республикадагы балалар йортларын берләштерү башлана. Шаршада детдомы гарип балаларны дәвалау диспансерына әверелә. Шул сәбәпле, персонал да алышына. Алты ай буена Хәдичә апайнын язмышы кыл өстендә була.
Калдыралармы? Калдырмасалар кая барыр?
Калдыралар! Мәдәни тәрбия бүлеге мөдире вазифасында. Шул эшендә ул пенсиягә чыкканчы эшли. Балалары, баштарак, кайтып йөри. Әниләре мал асрый, каз-үрдәк үрчетә. Барысы да алар өчен, алар кеше булсын өчен. Тик барыбер «ләкинсез» бармый тормыш.
...Фәһиме — диплом алуга, өйләнә дә, кайтып та тормый — «по назначению» җир читенә китә; Фәһимәсе диплом алганчы ук кияүгә чыкмый гына, малай таба. Имүен ташлатырга дип, гарип туган улын Хәдичә апайга кайтарып ташлый да үзе каядыр эш эзләп китә һәм ... югала. Кадриясе, консерваториянен өченче курсына күчкән булса да, укуын ташлап, Израильгә китә. Бөтенләйгәме, кияүгә чыгыпмы, концерт беләнме?
Беркем белми, әллә инде белеп тә әйтмиләр.
Хәдичә апа көтә, чыдый. Фәһимәнен малае Энгельгә өч яшь тулуга аны үзе эшләгән диспансерга урнаштыруга ирешә. Чөнки тәпи йөри алмаган баланы күрше әбигә калдырып эшкә йөрсә, ул бала гомергә терелә алмаячак. Ә диспансерда белгечләр дә, махсус җиһазлар да җитәрлек. Күзәтергә, шөгыльләнергә генә кирәк.
Ниһаять, милициягә гариза язып, эзләтеп табалар: Фәһимә валюта сатуда тотылып, 88 нче статья белән ирегеннән мәхрүм ителгән, тагы дүрт ел утырасы калган икән.
Ә Кадриясенә... Израиль гражданлыгы бирелмәгән, кунакта дип исәпләнә икән; димәк, иртәме-сонмы кайтырга тиеш.
... Хәсрәтләре белән туенып, күз яшьләре белән юынып күпме йөргәндер, малаенын туган көне белән котлап, Фәһимәдән бер мәл хат килеп төшә Хәдичәгә. Сәламнәрдән сон озак дәшмәве өчен гафу үтенә дә, «бик тиз генә Тансыктагы йортны сатып, акчасын салсан досрочно котылу мөмкинлеге бар», — дип куя ул. Нинди йортны? 50 нче елларда ук авыл Советы балансына күчкән йортны бүген кем сатып алыр икән? Шулай да ситуацияне анлатып, Тансык авыл Советы адресына тәфсилләп хат яза Хәдичә, «Ятып калганчы — атып кал», дигәннән чыгып. Әгәр сату ихтималы булмаса, өй хакынын яртысы күләмендә генә булса да, әҗәткә акча салуны үтенә. Инде юктыр, булмагандыр дигәндә, көткән суммада акча килеп төшә. Дөнья матур — дөнья кин! Авыл Советы исеме астындагы кешегә рәхмәтләр укый-укый «Өй акчасын» салып, кызын көтә башлый. Тик кызы «досрочно» түгел, срогы тулып бер ел узгач кына кайтып төшә.
Фәһимәсенен кайту хәбәрен ишеткәндә Хәдичә апайнын оныгы Энгельгә баскычтан менеп-төшү күнегүләре эшләтеп яткан чагы була. Анасынын кайтуы турында балага белдерергәме? Әллә әйтми торыргамы? Мед.няня белән киңәшләшкәч, Хәдичә апай фатирына үзе генә кайтырга була. Кайтса — ишеге шыр ачык өйдә, Фәһимәсе тәмәке тартып утыра.
— Кызым! Ачкычны ничек таптың?
— Что ачкыч! Разве замок шулай була? Вона, валяется...
— Монда ишекне бикләмәсән дә керүче юк. Йөз аклыгы өчен генә эленгән йозак.
— ... Кая минем Энгель?
— Энгельне болай гына йөртеп булмый. Әмма хәзер Аллага шөкер: үз йомышына үзе атлап йөри башлады, укуы әйбәт...
— ... Как тоесть «йөртеп булмый»? Неужели так сильно уродовали баланы?
— Кайтарган чагындагы белән чагыштырганда... чагыштыргысыз.
— Мин сиңа нормаль бала калдырдым. Помнишь: одеялны чишеп карагач, үзең үк: «дүрт саны төгәл, калганы үсә-үсә төзәлер», — дидең. Что- то случилось?
— Соң ул чакта ятып кына торган баланың гариплеген мин каян күрим?
— Не «гарип», а с деффектом! Давай баланы! Миңа бүген китәргә кирәк.
— Китәр өчен нигә сиңа бала?
— Мин аны алып китәм.
— Рөхсәт итәрләр дисеңме?
— Минем балам, куда хочу — туда устрою.
— Юк, кызым... Ул бала хәзер тулысынча хөкүмәт карамагында. Аны сиңа болай
гына бирмәсләр... Аннары ул үзе дә сине... белмәс.
— Син миңа әниме?
— Ана итсәң — әни.
— Бала итәсең килсә — поможешь.
— Ничек?
— Ә ничек башкалар помогают? Машина алып бирәләр, квартира...
— Мин үзем дә «служебный»да гына яшим бит, күрәсең... Каман җитешә алмыйм. Бурычларым да бар.
— Башта миңа ярдәм ит, аннары бергә яшәрбез, бурычыңны да түләрбез.
— Өйрәт?! Ничек итеп?
— Миңа баланы алып китеп, эштә глаз мозолить итү кирәк. И квартирага чиратка басарга. А может удасться внеочередно! Как исключение...
— Син, кызым, безнең баш врач белән сөйләшеп кара, бик акыллы кеше ул, нинди киңәш бирер икән?
— Төкерәм мин врач киңәшенә! Начнут тикшерергә, анализлар... Короче, малайны давай сюда и срочно!
— Бу хәлеңдә мин сиңа бала биреп җибәрү ягында түгел.
— Потому что, я тебе чужая! Поэтому ярдәм итәсең килми. Все ясно. Давай миңа әнидән калган украшениеләрне!
— Миндә аның бернәрсәсе дә юк.
— Ә менә бу сережкалар?
— Боларны миңа бергә эшләгән иптәш кызлар бүләк итте...
— «Бүләк»! Кому син кирәк?
— Мин аны сиңа болай да бирәм, холыксызланма. Әниең үлгәндә мин торфта идем, хәтерлә.
— Не оправдывайся, пожалуйста. Если оправдываешься, значит, виновата.
— Анысын таныйм, виновата.
— Есть шанс и возможность исправить ошибок...
— Синамы?
— Я права во всем! И правда на моей стороне!
— Алайса бар, правдаларын, праволарын белән килгән юлында бул. Мә, алкаларымны, мә — беләзегемне!..
— Юк инде, миннән алай психланып кына котыла алмыйсын.
— Тагы ни кирәк?
— Если Энгельнын үзен бирмәсән, документларын бир.
— Анын нинди документлары бар? Син бит аны мина роддом справкасы белән кайтарып ташладын да оныттын. Туу турында таныклыгын да үзем эшләттем! Өч яше тулганда!
— Ну и вот! Давай мина шул таныклыгын!
— Анын төп нөсхәсе диспансер сейфында, конторда саклана, миндә күчермәсе калган булса гына...
— Давай копиясен!
Хәдичә апай, артык дулкынланганлыктан таныклык күчермәсенен кайда саклануын хәтерли алмый, сүзсез утыра. Аннары, нидер исенә төшеп, чемоданын актара башлый. Шундагы төрле салым квитанцияләре һәм заем облигацияләре арасында түгелме? Ә заем облигацияләре юк. Юк, юк, юк. Бернәрсә дә юк. Фәһимәгә әйтергәме, юкмы?
Сөлгеләргә төргән альбом килеп чыга: фотолар, хатлар. Хәдичә апай тагы «Галиябану»ны исенә төшерә: Хәлил Исмәгыйль кулыннан револьверын бәреп төшергәч килеп туган ситуациягә охшаш очрак түгелме бу мизгелләр? Әгәр таныклык табылып, аны надзирательдәй һәр хәрәкәтен тикшереп карап торган Фәһимәгә бирсә, револьверны Исмәгыйльгә Галиябану үз кулы белән җирдән алып биргән кебек түгелме бу? Әгәр бирмәсә? Шул бер кәгазь кисәге булмаудан кызы гомере буе квартирасыз интексә? Бусы Галиябанунын Хәлилгә шул револьвердан
атуына бәрабәр булмасмы?
— Ну, че? Че задумалась?
— Облигацияләр юк.
— Аларын... мин алдым.
— Ник?
— Потому что, алар безнеке!
— Елларын тикшереп карар иден, юләр, син бит институт бетергән кеше.
— Хватит, нечего баш катырырга! Бар, оригиналын алып кайт. Бер сәгать вакыт сина.
Бер сәгатьтән түгел, бер атнадан да әйләнеп кайта алмый Хәдичә апай. Теге чактагы кебек, йөрәген тотып егыла ул. Әле ярый, бүлмәләрне җыештыручы дежур санитар күреп ала аны.
...Үзләренен амбулаториясендә дәваланып, аягына баскач та өенә кайтырга курка ул. Ана, остения диагнозы куеп, егерме дүрт көнгә санаторийга озаталар... Өенә кайтса, өстәлдә язу ята: «В другой приезд тебе симуляция не поможет. Не ищи, сама найду. Ф...
...Эзләмиме сон инде Хәдичә?! Казлар суйгач, өчесенә атап мендәрләр эшләтә дә, таныш-белешләре аша эзләтергә керешә. Кадриясенен, кайтып, Мәскәү консерваториясендә укуын дәвам итүе турында белә. Ә Фәһимәсе... Фәһимәсен тагын утыртканнар. Өч елга... Шулай үтә көннәре, үтә еллары.
... Энгельне махсус юллама белән Свердловский шәһәрендәге юридик институтка озаталар.
Ул, Свердловск шәһәренә барып, оныгын тулай торакнын беренче катындагы бүлмәгә урнаштыруда булыша. Коляскадан котылып, култык таяклары ярдәмендә йөрергә өйрәнгән егет өчен әбисенен бу миссиясе бик зур ярдәм әлбәттә.
Оныгын урнаштырып кайтышлый, шатлыгы белән уртаклашырга Хәдичә апай Тансыкта тукталырга була.
Автобустан төшеп калгач, җәяүлеләр сукмагыннан урман аша турыга гына чыгып, авылына караса, Хәдичә апай куркып кала: ул белгән Тансык юк. Урамнары шул ук кебек үзе, тик чокылган, тимер-томырлар пәрәвезе чорнаган. Өйләре элеккеге урында кебек, әмма аларда җан юк, тормыш әсәре юк. Җаны булмаса агачны утын, диләр, үләнне — печән, кешене — мәет. Ә менә җансыз авылны ничек атарга? Хәдичә апай җавап таба алмый.
Ул басу юлы буйлап, кайчандыр Әкән куышы торган урынга килә. Андагы ташландык комбайн өстенә менеп үзе килен булып төшкәнче Мәсәбихы салган йортны күрмәкче була — танымый. Урыны-урыны белән түбәсе купкан, тәрәзәләренә аркылы такта сугылган, бәрәнге бакчасында шайтан таягы белән тигәнәк үскән. Ничә яшендә сон әле бу йорт? Ачлыкка кадәр салынып, мин туган елны күчкәннәр, дигән иде Мәсәбихы. Димәк, бу йортка инде 60 яшь тулган. Утырырга тиеш әле ул, мәрхүмнәргә һәйкәл булып утырырга тиеш!
Белешмә алмакчы булып, мәктәпкә керим дисә — ул бикле. Хәдичә апай, авылдашлары белән күрешеп сөйләшергә дип, кибеткә керә, сәламен алучы юк. Нәркем үз эше белән мәшгуль. Кышын да ягылмый торган мич артында өч ир кеше ни турындадыр бәхәсләшә, алларында шәраб шешәсе, шпрот консервасы, стакан. Яшь кенә ике хатын май үлчәтә. Сүз башлар өчен Хәдичә апай май үлчәтүчеләргә эндәшә:
— Үзегез сыер асрамыйсызмыни?
— Анын сөте балаларга да җитми ич. Ә сөт нурмасын май белән түләү рөхсәт ителә. Менә — алабыз да — салабыз. Мәшәкате юк.
— Алай икән... Өй түбәгез калай икән.
— Ә сез, апай, тикшерүчемени? Түбәләргә үк менеп киттегез.
— Шушы авылдан киткән кеше мин. Хәдичә атлы. Ишеткәнегез бармы?
— Инде бөтенләйгә кайттыгызмы?
— Килдем... Күрергә... Карарга...
— Тапкансын карар нәрсә... Бер минут та тормыйча чыгып качардай авыл бит ул Тансык.
Хәдичә апайнын йөрәген яралаганы — үзен яшьләрнен танымаулары түгел, ә бәлки, аларнын туган авылларына шулай гамьсез, битараф мөгамәләсе булгандыр, мөгаен.
Кемгә дә булса кереп чәй эчү ниятеннән, күчтәнәчләр ала да, урамнын югары очына таба юнәлә. Тик беркемне дә очратмый. Кирегә китә. Бераз баргач, кемнендер артыннан чабуын сизенеп караса — бер карт ана таба килә-килә нидер ымлый. Әпә Рәшит бит! Исән икән, җаный!
— Ы... ы... ы...
...Килеп җитә дә кул биреп күрешә ул. Аннары төтен чыккан бер морҗага төртеп күрсәтә. Әкән Әкәнен өенә күрсәтә икән.
— Өйдәмени? Исәнмени?
— Ыыы...
— Озатып куй мине шунда!
— Ыыы...
— Мә, шунын өчен күчтәнәч алырга ун сум акча үзенә.
— Ыыы...
Әкән әкәнен өе турына җитүгә ишек алдында парлап ике эт өрә башлый. Әпә Рәшиткә нәрсә — ул ишетми, ишетмәгәч эт өрүе бармы — юкмы ана, дөнья бетереп капка кага.
Бераз көттереп, йорт хуҗасынын тавышы ишетелә.
— Пожармы әллә?
— Ыыы...
— Фу! Җитте, өрмәгез! Фу!
— Ыыы...
— Син йөрисен икән... Коры жирнен көймәсе... Миндә әндри казнасы юк... Ни кирәк тагы? Кичә бирдем ич...
— Ыыы...
— Ялынма! Синен кебек пенсия акчасына гына яшим мин дә...
— Ыыы...
— Газ кертүчеләргә түлисем бар, йөрмә!
— Ыыы...
— Мингали абзый, бу — мин идем — Хәдичә. Рәшит озатып китергән иде. Ач капканны, күрешик. Озак тотмам.
— Рәшит китермәгән сине, Аллаһы Тәгалә үзе китергән, Хәдичә бану! Исән икәнсен! Кер! Менә сина, Рәшит, сөенчесенә бер сум үзенә, ә юк — ике сум булсын. Бар — ычкын. Шатландыр авылдашларны!
— Ыыы... ы...
— Әйдә кер. Бу арада гел ун күз кабагым тартты, гел кемдер килер төсле, сөендерер төсле иде. Син икән.
— Сөенерсенме, көенерсенме — күрешеп китим, дидем.
— Шул гомер көттереп кайт та, «китим» имеш. Эшләмисендер бит, пенсиядәдерсен?
— Документлар жыеп йөрим. Пионер вожатые булып эшләгән еллар өчен мәктәптән белешмә кирәк. Ишегендә йозак.
— Мәктәп күчте. Ике авылныкын бер иттеләр. Бала-чага аз бит хәзер... Авыл Советы да шунда, почта да.
— РОНОга барырга туры килә инде, алайса.
— Үзем барырмын. Бер эшем дә юк. Алгач, хат итеп салырмын.
— Андый белешмәне чит кешегә бирмәсләр шул.
— Мин сина чит кешемени, Хәдичә бану?!!
— Син мина авылдаш, Мингали абзый. Дус булмасак та, дошман да түгел. Рәхмәт сина, исән-сау икәнсен: кабат очрашулар насыйп итсен Ходай! Сау бул, яме,
хуш!
— Чәй-фәлән эчәргә дә кермисенмени?
— Көн яктысында атлый торыйм, бәлки автобуска да өлгерермен.
— Чәй эчмәсән — яна балдан авыз итәрсен. Матаем бар, аннары кая кирәксә — шунда озатып куярмын.
— Шулай дисән генә инде... Бисмилла...
Кече капкадан кереп, келәсен салуга урамнан машина кычкырткан тавыш ишетелә. Әкән әкә капкасын кабат ачса, ишегенә «Райгаз» дип язылган «УАЗ» машинасы килеп туктый.
— Кичә көн буе көттем, килмәдегез, кунак бар чакта бимазалап йөрисез...
— Шул кунак барлыкны Рәшиттән белеп килдек. Сәлам һәм хөрмәт.
— Кирәк бит!? Заказ белән оештырылган очрашу диярсен. Сезме сон бу, әллә күземә генә күренәсезме?
— Хәзер инде үзем дә буталам: минме сон бу? Ә син үзгәрмәгәнсен. Ахры михнәт-хәсрәт күрмәгәнсендер.
— Хәсрәт мине күрмәде, хәлемә кермәде — изде генә. Ә син яшәреп киткәнсен, Хәмит абый...
— Кабат партиягә алдылар! Стажым белән! Мин дә репрессия корбаны исәпләнәм хәзер!.. Әйе... Авылларга газ кертү буенча чабабыз. Эш күп, шул яшәртә.
— Сузган торбаларын алыштырыр вакыт җитеп килә, зәнгәр ялкыны һаман юк. Ничә ел буе ялкынсыз яна йөрәк. Акчасын җыялар да — кәнис.
— Хәдичәләр гаепле, Мингали Шәрифҗанович, алар бит кабынган утны сүндереп тә тынычланмыйлар, янасын кабызырга да комачаулыйлар. Пряме, бәла!
— Анлашылмаган киная булды бу: нинди утны?
— Киная түгел — факт. Авылда ташландык йортлар күп. Синекеләрне генә алыйк — өчәү. Формально авыл Советына карасалар да юридически аларнын хуҗалары исән бит. Каяндыр кайталар да, кеше яшәмәгән җимерек йортларына газ кертүне сорыйлар. План үзгәрә, сроклар күчә. Проект эшләтү үзе генә дә ярты ел вакытны ала. Шул сәбәпле «ялкынсыз яна йөрәк».
— Мин сорасам, мина да шулай «ялкынсыз янармы» йөрәк?
— Йөрәккә кадәр күз күрергә тиеш: гариза буенчамы? Чынмы, юриме?
— Капка төбендә чишелә торган мәсьәлә түгел, кереп сөйләшик.
— Көнләште картлач! Ну, малай, булырсын икән кигәвен...
— Гел көтмәгәндә килеп чыгасын да, бөтен эшне бозасын.
— Чәйгә төшкән шөпшә кебекме? Ха-ха!
— Минем кебек буладыр инде.
— Сине көттек без, Хәдичә, көттек. Күп көттек. Авырганынны ишеткәч бик борчылдык. Ничек сон? Уздымы, кеше булдынмы?
— Кем белгән инде аны... Уздымы, аздымы... әлегә яшибез.
— Томаулап кына яту түгел шул, «астения» диделәр. Өстән түгел — астан изә торган чир.
— Анысына кадәр белгәннәр.. Гаҗәп...
— А как же! Син бит безнен знаменитость! Бөтен Тансык халкы үзен сина бурычлы саный.
— Анын каравы, минем беркемгә дә бурычым юк!
— Ә теге чакта авыл Советыннан алган акча?
— Өйне сату исәбенә алдан түләү дип кабул иттем мин аны.
— Кемгә кирәк ул өй? Кем ала аны?
— Алайса нигә шулай дип җавап язмыйча акча салалар?
— Мина туры килде синен хат, мина! Салдым!
— Белгән булсам, әлбәттә, алмаган булыр идем. Алганда кешенеке, биргәндә үзеннеке шул. Процентлары белән ничә сум тиеш инде мин сина?
— Икебезнен дә бурычларыбыз бетте. Аллаһы әкбәр.
— Безнен арада сүз утыз ел элек киселде.
— Алай димә, Хәдичә. Дөнья — түгәрәк шар кебек. Китәм дисән дә элекке ызанга чыгасын әйләнеп.
— Сумманны әйт! Бу хурлыкны күтәрү мина авыр.
— Ә безнен паспортлар чиста, шәхескә тап төшерерлек штамплар сугылмаган.
— Аларны суктыручы да, сугучы да син үзен бит, Хәмит Ризванович. Мин шаһит... — дип, тавышын тагын да көчәйтте Әкән әкә.
— Син мәсьәләгә теге чактагы каравыл куышыннан карыйсын. Ул заманнар ерак калды, абзый.
— Сине мин әле хәзер генә күреп анладым шикелле, Хәмит Ризванович... Ничә сум бурычлы сина Хәдичә? Бөтен өй хакымы? Ярты өйме?
— Әйттем ич: гөнаһлары кичерелде!
— Гөнаһларны кичерүче бер Алла! Мә сина: бүгенге өй хакы! Машина алырмын дигән идем — матай белән майтарырбыз.
Игътибар Мингалигә юнәлә. Шаяртамы? Максаты ни? Ул, күлмәкләрен салып, ялангач кала. Капрон бау белән муенына аскан янчыктан акча чыгарып саный да, аны УАЗ капотына шапылдатып сала. Җиңүче кыяфәтендә Хәдичәгә карыйм дисә, анысы җирдә ята. Тагы приступмы? Кылануымы? Шуннан соң ни булганын күз алдына китерүе кыен түгел.
Әйе, Хәдичәне машинаның йомшак диванына салып, медпунктка алып китәләр. Алар бәхетенә Мөгаллимә апай әле эш урынында була. Пенсиягә чыккач санитарка штатында гына исәпләнсә дә төп эшләрне һаман ул башкара.
Ул авыруның кан басымын үлчәгәч, Хәмит Ризванович белән Миңгали әкәне, куркытырлык сәбәпләр юклыкка ышандырып, озата да, дарулар барлый башлый, укол кадамакчы.
— Рәхмәт, Мөгаллимә апа, узды инде, эзләмә. Миңа әлегә бернинди дә укол кирәкми. Кирәк булса, даруларны үзем белән сумкамда йөртәм — миндә астения бит.
— Кәй, хәзер инде бу яшьтә һәммәбездә дә астения. Зыян итмәс, мә эчеп куй, тынычланырсың.
— Тынычланулар безгә килер микән, әллә күрми узар микән?
— Аны син әйтәсеңме, минме... Теге чакта, төрмәдән кайткач, кешечә каршы ала алмавым өчен үкенеп борчылуларымны бер Алла гына белә. Син уйлама, гаепне бер Гәүһәр Камаевнага гына аударырга җыенмыйм мин. Кәр кешенең үз башы, үз йөрәге бар. Ә йөрәккә каршы барып кылган гамәлләр өчен һәркем үзе җаваплы. Гаеплемен. Гел исемдә булдың, гел яныңа барып гафу үтенергә җыендым — булмады. Пенсиягә чыккач, эзләп барырмын да тезләнеп гафу үтенермен, әйтәселәремне әйтермен дә, әманәтләремне бирермен, дип планлаштырдым. Юк, чыгып китеп булмый. Эш. Алмашка килгән кызга ышаныч юк. Райздравка дигән булып нефтьчеләр профилакториясенә китә дә атна буе юк. Бүген дә... Райздравтан эзләтәләр. Ни дияргә дә белмим... Сезгә китте, дидем.
— Эзләтүгә калгач, өметле түгелдер шул. Үз башымнан кичте ул эзләтүләр.
— Тәүбә. Синекеләрне медаль алдылар, дип телевизордан да күрсәткәннәр ич. Улым караган, мин эштә калдым. Күптән инде.
— Олы укуга киткәнче, бары да шөкер иде. Аннары күз күрде, кояш алды.
— Фәһимәсен дәме? Үлмәгәндер бит?
— Тере дип тә әйтә алмыйм. Таба алмыйлар. Утыртканнар дип ишеткән идем. Элек утырганын гына әйткәннәр булып чыкты.
— Бала-чага кулына керсә, югалтуы ихтимал, синдә саклансын, үскәч Фәһимәгә бирерсең, дип Саймә апа алкаларын миңа калдырган иде. Хәзер инде андый алкаларның модасы да чыкты, хакы да әллә ни кыйммәттән түгелдер... Шулай да, мин аны иясенә тапшырырга тиешмен, Хәдичә, Фәһимә табылмаса, нишләргә?
— Аның бик акыллы студент улы бар. Юридическийга керде. Шуннан кайтып килешем. Җаның тынычлансын өчен, әбиең истәлеге дип, аңа салырсың. Бу хәлдә бүтән чараң юк. Адресын калдырам.
— Әгәр алкаларны сиңа биреп, син генә тапшырсаң?
— Юк, Мөгаллимә апа, ул бит — истәлек, васыятьле — ядкарь. Варисларына үз кулың белән биргәндә генә кыйммәтле.
— Төрмәдән котылып кайтачагың мәгълүм булгач, Гәүһәр белән яннарына барып, сиңа иярмәскә, күчеп китәргә күндердек сабыйларны. Пособиегез өчен генә асрый ул сезне, дип ышандырдык. Яшермим, ул чакта минем үземне дә шушыңа ышандырдылар. Аңлыйм: син минем шул хыянәтләремне гафу итә алмыйсың. Мин дә кичерә алмас идем. Нишләргә соң миңа? Үземә нинди җәза бирергә? Әйт, гәзиткә язып чыгыйммы?
— Юләрләнмә, исәр! Үзен әйтмәсән, бу эшләрен турында мин әле белми дә үләр идем.
— Әниеннен алкалары Хәдичә апанда, дип тә ычкындырылды. Бер көн килеп аны таптырырлар. Ал, Хәдичә, киреләнмә, коткар мине хыянәт тозагыннан!
— Алар миннән нидер таптырганчы, үзләрен табарга кирәк. Пенсиягә чыккач, Фәһимне юлларга ниятлим. Үлгән булса каберенә... таш куйдырырмын.
— Үлде микәнни? Узган ел 8-март бәйрәме белән котлап открыткалары килгән иде.
— Синамы? Бәбекәемдерлә...
— Каян исенә төшергәндер, сонгы күрешүдән егерме дүрт ел гомер узган!.. Менә ул открытка, пыяла астында саклыйм.
— Ни язган?
— Әфган сугышында гарипләнеп, орден тагып, үлем көтүчеләр йортында подполковник пенсиясенә кеше җәфалап ятам. Хатын ташлады, балалар юк, туганнарны борчыйсы килми; сәламәт чакта аралашмагач, әнигә язарга оят. Безне хәтерләүчеләргә сәлам, мина үпкәләмәсеннәр, шулай килеп чыкты инде, төзәлергә сон, — дигән.
— Адресы?
— Саннар гына. Госпитальдер.
— Кая, бир әле, үз күзләрем белән күрим.
— Язуы бик матур икән.
— Мөгаллимә апа, бу анын кулы түгел... Түгел!
— Берәрсеннән яздырды микәнни?
— Теле дә аныкы түгел. Түгел!
— Кемнекедер дисен?
— Димәк, ул үзе каләм тотып язарлык хәлдә түгел. «Гарип» дигән бит. Бәлки күзләре дә күрмидер. Кемгәдер әйтеп торып яздырган булып чыга.
— Башы эшли. Хәтерли. Борчыла.
— Мина бу частьнен кайда булуын белергә кирәк.
— Исәнлеген, дисәнче. Чөнки минем рәхмәт әйтеп язган хатыма җавабы килмәде... Шуна борчылам.
— Әгәр ана кемдер безненчә хат язарга булышкан икән, димәк, анда татарлардан ул гына түгел. Эзләргә, табарга кирәк.
— Менә бит, ә... открытканы алуга синен белән элемтәгә керәсе калган.
— Араларны өзмәскә кирәк шул...
— Әйе, бәйләнешләрне өзәсе булмаган. Мин гаепле. Белә торып, сизә торып... Белә торып, Гәүһәр оеткысы...
— Ул оеткы Гәүһәрнеке генә түгел. Күрәсен, һәммәбездә дә бер яхшы нияткә каршы бер начарлык яши.
— Әйдә, кайтабыз, ачыккансындыр...
—Өемне барып күргәч.
— Үзен генә барма, әнә Рәшит озатыр...
...Хәдичә апай үзенен килен булып төшкән йортына, белгән догаларын укып, бик сак адымнар белән керде. Үзе генә килгән булса, чынлап та ишек-капкаларны ача алмас иде. Ачтылар, керделәр, күрделәр: Ходаем, ул чак сарай кебек күренгән өй эче кысык кына бер бүлмә икән ләбаса!
...Рәшит йозакларны тиз ача алуына мактау көтеп, түр сәкедә тын гына утыра, Хәдичә апай сакланган әйберләрен барлый.
Гәүһәр Камаевна бөтенләй үк начар кеше булмаган, котылып кайтып күрешү насыйп булса, бәхилләшү кирәктер.
***
...Сүз озайтмый гына, рәхмәтләр әйтешеп саубуллашалар да, «Молоковоз» Хәдичә апайны Тансыктан тагы биш елга аерып, олы юлга таба элдерә.
Әйе, Хәдичә апайның үзен Тансыктан биш елга аерса, вәгъдә ителгән туйны да биш елга кичектерә аның бу сәфәре.
Чаршадага кайтуга улы Фәһимгә һәм адреста күрсәтелгән хәрби часть командирына хат язып сала ул. Хатларына җавап көткән арада пенсиясе өчен кирәкле документларны юллап, тиешле урыннарына тапшыра; Кадриясе белән бәйләнешкә керә; ниһаять, Фәһимәсен дә таба: «... «домработница»лыкка ялланып эшләгәндә тол профессорга гашыйк булып, кияүгә чыккан. Хәзер шуның тәрбиясендә, ягъни шуны тәрбияләп яши икән; бала-чагасы булмаган профессорның үзенең дә хәле шәптән түгел икән — укол белән генә торганлыктан, аны ташлап беркая да чыга алмыйм, Энгельнең адресын салсаң, акча җибәрер идем, дигән. Чынмы? Ялганмы?
Хәдичә апай аптырый, икеләнә: ышаныргамы, ышанмаскамы?
Энгельнең адресын салса ни булыр да, салмаса ни булыр? Салса, нигә адресын күрсәтмәгән? «Довостребование»гә дигән, Димәк, аның даими торыр урыны юк, яисә, хатның башка кеше кулына эләгүеннән курка ул. Нигә курка?
Озак көттермичә Фәһимәдән тагын бер хат килә. Монысы инде бөтенләй башка көйдә: «Әни! Мин Энгельгә чит кешемени? Димәк, син аны миңа чит итеп тәрбияләгәнсең? Хәзер минем бүтән бала табар мөмкинлегем юк. Ильям (профессорым) шешә белән генә йөри. Вакчыл булмаса да көнчел. Мин аңа Энгель турында әйтмәгән идем. Шуңа күрә хатны «довостребование»гә язуыгызны сорадым. Ә болай әйбәт кеше ул. Мин аның белән «Правда» газетасына яклау эзләп баргач таныштым. Ул Адоратскийның кул астында эшләп, ЦКга үрмәләгән кеше. Партия органнарында мәкаләләре күп басылган; зур чиннарга докладлар язган абруйлы белгеч... булган...
«Булган» дигәнем шуңа — авыруы аркасында хәзер ул төп эшеннән китәргә мәҗбүр. Консультант буларак кына эшли. Квартирабыз зур, дүрт бүлмәле. Мине ул язылышканчы ук пропискага кертте. Аннары мин аңа, квартирасына кызыгудан бигрәк, үзен хөрмәт иткәнгә ризалаштым. Хәзер инде (синең хаттан соң) Энгель турында да дөресен әйтәм. Аңлавына һәм шатланачагына шикләнмим.
Кадрия белән Фәһимгә адресымны бирүеңә рәхмәт. Кадриядән хәбәр булса да Фәһим әлегә дәшми.
Сагыну сәламе белән, кызың Фәһимә».
Менә шундый хат килә Хәдичә апайга. Ул тагы аптырап кала: соңгы очрашуында бөтенләй диярлек татарча сөйләшмәгән кеше саф татар телендә хат яза аламы? Ул әнисенең ике хатын да Энгельгә җибәрә. Үзе хәл итсен!
Шул арада Фәһим яткан госпитальдән дә җавап килә: моннан бер ел чамасы элек мәрхүм булган. Бу турыда документлар тол калган хатыны адресына җибәрелгән, каберенә таш куелган.
Шулай яши Хәдичә апай. Аның һәр көне, һәр сәгате тәрбияләнүче балалар белән, шуларга бәйле. Аның тәрбиясеннән чыккан балалар да онытмыйлар. Әледән-әле хат язып, күчтәнәчләр җибәреп торалар.
Иң зур шатлыгы, әлбәттә, Энгеле. Өченче курсны бетергәч, әнисе янына Мәскәүгә күчәргә мөмкинлек чыга аңа. Нәтиҗәдә Фәһимәнең ире — Илья Энгельне Мәскәү халыкара багланышлар институтына күчерүгә ирешә, улы итеп яздыра.
Хәдичә апайга отпуск алып, бу шатлыклы үзгәрешләрне үз күзләре белән күреп кайту чарасы гына кала.
...Мәскәү, Казан вокзалы.
— Әни!
— Әбау! Фәһимә, синме бу? Чәченне ник үзгәрттең?
— Парик ул, әни, парик! Калганы барсы да үземнеке. Син дә нәкъ авыл карчыгы булгансың. Килешеп тора үзенә.
— Шәлемме?
— Әби булу.
— Әби булгач... Энгель кая сон? Хәер, култык таягы белән йөрү.
— Култык таякларын ташлады ул, ипләп кенә үзен-үзе йөртә... Килмәвенең сәбәбе бөтенләй башкада.
— Тагын ни булды, Ходаем?
— Әтисенең хәле авырайды, аны саклап утыра.
— Нинди чир белән авырый сон кияү кеше?
— Анда нефролитизм белән некротический каниллит.
— Безненчәсе ничек була?
— Безненчәсе муенга аскан бутылка, шланг. Ята... и все там же.
— Тәүбә!
— Өйдәге җитмәгән — монда сөйләтәсен. Бик беләсен килсә, кайткач, үзен җентекләп карарсын, бутылкасын түгеп, чиста бутылка асарсын. Чыдамлыгын ничә көнгә җитәр икән?!
— Син нәрсә, кызым, мин гаепле шикелле тузынасын?
— Ә минем гаебем нәрсәдә? Только ленивыен бармак төртеп күрсәтми уза. Имеш, мин анын квартирасы өчен генә килгәнмен, мин аны чирләткәнмен. Дөрес, мин ана чыкканда бутылкалы түгел иде ул. Чирен яшермәде, бөерләргә ремонт кирәк, диде. Үземнен дә бөерләр авырткач, мин анын хәленә кердем, ул — минем хәлемә. Булганы шул.
— Ярар, кеше чирләми тормый, холыксызланма, түз.
— Мин анын каршында уйнарга җыенмыйм. Квартирасы да кирәкми, акчасы да. Туйдым.
— Үзенә дә сиздерденме инде?
— Сине шуна көттем.
— Нәрсәгә «шуна»?
— Аны сина калдырып, ялга китәргә, аннары... Аннары күз күрер...
— Мин эшлим ич әле, кызым, эшләмәгән чагым булса...
— Синен мине чит итүен шуннан да күренә. Әйдә, тормыйк монда менләгән кеше арасында, кайтыйк.
— Юк, мин анда бара алмыйм хәзер.
— Бармый ни чаран бар?
— Билет алам да кире кайтып китәм.
— Сине Энгель көтә ич.
— Әйтерсен — озатырга килер.
— Син аны барып күрергә дә куркасын. Ә мин шунын белән яшәргә тиешме?
— Курыкмыйм. Синен җинаятеннен шаһите буласым килми.
— Белден, димәк, шаһит дигән сүз. Туктат бу эшне, нигә туктатмыйсын? Мораль уку җинел ул.
— Кадрияләр беләме бу хәлләрне?
— Алар Германиягә киткәндә болай ук түгел иде ул.
— Димәк, мин бүген Кадрияләрне күрә алмыйм.
— Бүген генә түгел — бик озак, аларга кино төшерү җене кагылган. Бүлмәләренен ачкычы бездә. Анда куна аласын... Китәм дисән — Энгельгә дөресен әйтәчәкмен.
— Китәм. Әйдә мине кассага илт тә, Энгельне монда җибәр.
— Ул минем күнелдәге давылларны белми, кара аны...
— Миннән белер...
— Шулай инде, син бит гел дөресен сөйләүче «артистка»...
— Кешенен ышанычын аклар, гомерен саклар өчен мин теләсә нинди
корбаннарга да әзер. Булганны — бетерү, җиткәнне — җимерү җинел ул. Бар — Энгель килсен!
...Чаршадага кайткач, Хәдичә апай тормышынын яна этабы башлана.
Балаларынын шундый булуларына, әйдә, ул гаепле булсын. Ә менә авылларнын, Тансыкнын шундый ташландык хәлдә калуына, кем гаепле? Мона да ул үзен гаепле саный. Үзен генә түгел — авылны ташлап киткән һәркемне гаепли ул.
Димәк, авылга кайтырга, шунда яшәргә, өйне янартырга кирәк. Энгеле дә шулай диде. Бу фикерен ул баш врачка да белдерде.
***
Хәдичә апайга 60 яшь тулуны сәбәп итеп, аны хөрмәтләп озату кичәсе оештырыла. Кичәгә Чаршада «детдом»ында тәрбияләнеп, хәзерге көндә дәрәҗәле урыннарда утырган кешеләр дә чакырыла.
Кичә сабан туйлары чорына туры килә. Кунаклар исемлегендә атказанган мәдәният хезмәткәрләре дә, врачлар да, юристлар, финансистлар, трест хезмәткәрләре, министр ярдәмчеләре, төзелеш оешмалары начальниклары да була.
Вакыйганы республика күләмендә яктырту өчен газеталардан, радио- телевидениедән хәбәрчеләр килә.
Кыскасы, кичә көткәннән дә яхшырак узып, гомум бәйрәм төсендә ике көнгә сузылды. Хәдичә апай өчен ин көтелмәгәне шул иде, ике төзелеш начальнигы, берләшеп, Тансыктагы йортын өр-янадан төзергә барлык кунаклар алдында сүз бирделәр. Башкалары да, алардан калышмады — Хәдичә апайны бүләкләр белән күмделәр.
Бәйрәм уза, кунаклар таралыша. Мин — Тансык кешесе буларак та, Хәдичә апай уйнаган сонгы спектакльнен шаһите буларак та, анын турында документаль фильм төшерергә алынган автор-режиссер Шаршадада тагын бер көнгә тоткарлануны кирәк табам.
— Хәдичә апай, без икебез дә Тансыктан бер чордарак чыгып киткән кешеләр. Мине анда бүген җәлеп иткән, чакырып, тартып торган бернәрсә дә юк. Ә синен туган авылын Тансык түгел, әти-әниләрен дә анда җирләнмәгән, биш яшеннән ятим калып башта ерак туганын гаиләсендә, аннары приютта гына тәрбияләнеп, Тансыкка килеп сыенгансын. Мәсхәрәләүләр, газап-михнәтләрдән башка нәрсә бирде сина Тансык? Нигә һаман шунда омтыласын?
— Әгәр без кемне дә булса үлеп яратабыз икән, бу анын безгә күрсәткән яхшылыклары өчен түгел, ә үзебезнен аларга сарыф иткән яхшылыкларыбыз өчен. Әйе, Тансык мина якын һәм тансык. Чөнки мин ана яшьлегемне бирдем, мәхәббәтем шунда бөреләнеп чәчәк атты.
— Шунда ук хыянәтнен дә ни икәнен, хаксызга рәнҗетелүне дә татыдын.
— Мәхәббәт барсыннан да көчлерәк, ул барсын да җинә.
— Хәдичә апай, фильм төшерер өчен синен теге еллардагы, «тегендә»ге кайбер эпизодларны беләсе иде...
— Варлам Шаламовны укы, Солженицынны. Алар гел минем турыда яза. Минем кебекләр турында.
— Мина синен үз сүзләрен кирәк.
— Кеше турында гыйбрәтле кино-фильм төшерер өчен сүзләр түгел, анын язмышы кирәк. Син әле минем турыда кино эшләргә әзер түгел.
— Шуна күрә ярдәм сорыйм.
— Әгәр син әзер түгел икән, мин дә ярдәмгә әзер түгел. Беренчедән, әле минем язмышым түгәрәкләнмәгән. Яна тормыш башланырга тора. Икенчедән, кемгә кирәк ул фильм? Нигә кирәк?
— Киләчәк буыннар өчен.
— Киләчәк буыннарга ни кирәген син каян беләсен?
... Сөйләшүебез шушында өзелде, өйгә хат таратучы кыз килеп керде. Ул бик күп
хатлар һәм рәсемле открыткалар белән бергә ике телеграмма тапшырды.
— Менә, энем Садретдин, шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр... Ә син «фильм» дисен... Тормыш артыннан өлгерә аламы ул? Юк бит.
— Кызганыч, сүзебез бетмәстән өзелә.
— Сүзне дәвам итеп булыр, ә менә гомерләр өзелсә...
...Заманалар үзгәреп китте, биргән вәгъдәмне үти алмадым — Хәдичә апайга багышланган фильм сценарий килеш сүнде, онытылды. Озакламый үземне дә пенсиягә сөрделәр. Тәкъдимнәребез кабул ителми, сүзебез үтми башлады. Шулай, үлмәс өчен көрәшеп, күпме гомер узгандыр, бер көнне киностудиягә чакырдылар. Яна нәфис фильм төшерә башлыйлар икән. Фильмнын директоры Артур чакырта имеш. Бардым, таныштым, сөйләшәбез.
— Нинди фильм төшерү турында сүз бара?
— Сезгә бик яхшы таныш милли классик әсәр буенча.
— Аларнын барысы да яхшы таныш инде.
— Сез шул әсәр буенча куелган спектакльдә уйнагансыз да, телевизион фильм да төшергәнсез, диләр.
— «Галиябану»мы?
— Мотивлары буенча.
— Анда бер генә мотив.
— Ә безнен продюсер-сценаристлар ике фильмлык мотив тапкан.
— Аларнын исемнәре серме?
— Хәзер инде, хөкүмәт карары кабул ителеп, сметалар раслангач, сер түгел: ирле-хатынлы Эмиль һәм Кэдри Клауслар.
— Алманнармыни?
— Сезнен сораулар таможня хезмәткәрләренеке кебек. Алманмы, яһүдиме — какая разница?
— Бик зур аерма.
— Безгә сез тәҗрибәле милли режиссер буларак кирәк.
— Режиссер буларак? Минме?!
— Төп режиссер Эмиль Клаус үзе. Ана тел буенча, киендерү, милли колорит, җирле йолалар, гореф-гадәтләр буенча консультант—режиссер кирәк. Шул эш сезгә тәкъдим ителә.
— Тәкъдимне кабул иткәнче мина сценарий белән танышып чыгу мөмкинлеге бармы?
— Фильмнын күп эпизодлары төшерелеп, республиканын проектка җаваплы җитәкчеләренә күрсәтелде инде. Хәтта, хупланды. Бәлки рецензиясен дә укыгансыздыр...
— Төшереп бетмәгән фильмга рецензия? Укымадым.
— Исмәгыйльгә суд ясап анын Галиябану белән туй уздыру күренешләрен
генә төшерәсе калды. Ну и колоритлы кичке уеннар кирәк ................
— Сез мине котыртасызмы шулай? Нинди туй?
— Тыныч кына уйлагыз да хәл итегез: бу хезмәтегез өчен 350 000 сум гонорар каралган, ашатып-эчертү расходларыннан тыш.
Бу кадәр сумманы гомер буе эшләп тә алганым юк, ризалашырга туры килер. Шулай да, сценарийны уку кирәк булыр. Аннары...
— Кайсы рольне кемнәр уйнаячагын беләсе иде...
— Галиябануны Молдавиядән — Гуцула — сопрана; Хәлилне Баку театрыннан Ага Киши — баритон; Исмәгыйль — Рига театрыннан Липанш Гандис, Бәдри — төрек артисты Шөкрәтле; Галимә — Алма-Атадан — Асылҗан; Бәдига абыстай — Хәмзә театрыннан.
— Юк, сез йә шаяртасыз, йә үртисез. Нинди Рига, нинди Молдаван, кайсы Хәмзә, кем ул Шөкрәтле?
— Мин фильмнын республика җирлегендә төшереләчәк өлешләренең рәсми
директоры. Шаярырга түгел, сөйләшергә дә вакытым чикле. Әле фильмнын монда төшереләчәк эпизодларына декорация төзү эшләре дә бетмәгән. Ә график буенча «атыш та», «туй»да августның егермесенә төгәлләнергә тиеш. Массовкага ничә кеше табасы, атлар, сбруйларны әйткән дә юк. Бер дә юкка гына сезгә 350 000 сум гонорар куелмаган. Бу эшләрнең күбесе сезнең ярдәм белән, сезнен тәҗрибәгә, сезнен абруйга таянып эшләнәчәк. Исегездә тотыгыз: бу халыкара проект.
— Джульетта әйткәндәй: «Не я, моя нужда дает согласие».
— «Болгар» кунакханәсенең 235 бүлмәсендә кич белән аванс алырсыз да, иртәгә сәфәр. Ә хәзер шартнамәгә кулыгызны куярга безнең офиска китәбез. Аннары, баш рәссам, башкаручы архитектор һәм дизайнерлар катнашында төзеләчәк объектларның макетларын кабул итәбез. Анда сезнең кул кую кирәк. Макетларны Хорватиядә эшләттек. Милли колорит сакланганмы, белмим? Сездән башка группада аны әйтер белгеч юк: баш рәссам — поляк, архитектор — Италиядән, ә дизайнерлар Финляндиядән чакыртылды.
— Сез — татар егете — шушы афераның башында торасызмы?
— «Классика — бывшая афера»,— диләр. Ә инде минем татарлыкка килгәндә, вообще-то, мин яһүд.
— Татарча яхшы сөйләшәсез.
— Хәзер бөтендөнья татарчага өйрәнә. Шуңа күрә беренче татар фильмы иң югары сыйфатлы булып чыгарга тиеш. Бөтендөнья игътибарын яуларлык!
— Инде ничәнче фильмыбызның һаман «беренче» икәнен беләсезме?
— Нәр эшне беренчесе һәм соңгысы дип эшләгәндә генә ул оригиналь була.
Шартнамәгә кул куеп, командировочныйлар һәм арендага УАЗ машинасы алып, группадагы кайбер иптәшләр белән икенче көнне бергә юлга чыктык.
Сәеррәк тоелган бу эшкә җиңел ризалашуымның гонорарыннан тыш тагын бер сәбәбе — «съемкалар» үзебезнең Тансык авылында узачак. Бу хәбәр бер яктан шатландырса, икенче яктан уйга да салды: ни өчен Тансык? Чын татар авылының рухын һәм йөзен югалтмаган авыллар республикада күп ич?!
Юлда бара-бара, сөйләшә торгач, бу сорауга да җавап табылды. Продюсерларның һәм авторларның берсе Кэдри Клаус үзебезнең Кадриябез икән ләбаса! Кадрия!
Ике-өч кешелек эпизодлар Кипрда төшерелсә дә, яшьләрнең кичке уеннары, атышу, суд, туй күренешләрен Тансыкта төшерү зарурлыгына Кэдри режиссерны, ягъни ире Клаусны ышандырып, күндергән булып чыга.
Русчаны яхшы гына сукалаган поляк (баш рәссам) Юзеф Браун да, хатыны — (костюмнар буенча рәссам) Магдалина да моңа гаҗәпләнәләр:
— Удивительно, как супруга вмешивается и подчиняет себе режиссера?!
— Она не только супруга, но и автор сценария!
— Не автор, а соавтор! Это разные ценности.
— Ценно, что они друг-друга взаимодополняют. Потому переполнены друг другом. Мы им говорим, что татарские деревни есть и в Польше, и в Литве, и в Белоруссии. Но они не в какую. Мы давно работали бы у другого режиссера...
— А этот... для вас не авторитет?
— Это его первая самостоятельная работа. Он долго работал под руководством Вайды, ну и вот случай...
— А кто их нашел?
— Скорее всего они нашли здесь кого-то...
— Самое главное, чтобы зритель в их фильме нашлел бы то, что потерял. Не так-ли?
— Откуда они знают о потерянном?
— Зато они хорошо знают, что им самим надо.
Шундыйрак сөйләшү белән юлны кыскартып, биш сәгать барабыз дигәндә Тансык күренде. Тик, ни өчендер, авыл исеме калайда «Танцы» дип язылган. Хәер, бәлки бу авылда Тансыктан берни сакланмагандыр?!
Калкулыкта, авылдан читтә чиркәүгә тартым бер корылма күренә. Юзеф аны
мәчет дип аңлатты. Пенопласттан гына төзелгән икән. «Ни өчен элекке урынында түгел?», — дигәч, — «неэффектно», — диде.
Реквизит, бутафория һәм костюмнарны саклар өчен клубны җайлаганнар. Шунда ук парикмахерлар, гримерлар өчен дә урын көйләгәннәр.
Без барып кергәндә «Мосфильм»нан прокатка алып торган белгечләрдән дүрт хатын белән өч ир кеше балык ашап утыра иде. Бераз салмышлар.
Юзеф Браун рәсми тонда, бернинди сорау бирергә урын калдырмыйча, мине аларга, аларны миңа таныштырды.
Төп эпизодларны Тансыкта һәм «детдом»да төшерү планлаштырылган. Күп объектлар әзер булса да, «детдом»дагылар кинога төшерүне тоткарлый, ә төп көчләр Мәскәүдә хәбәр көтеп ята икән инде.
«Детдом»дагы йортлар, патша генералыныкы булса да бер хуҗадан икенчесенә күчә-күчә, ташландык хәлгә калгач, фамилиясе серле инвесторга сатылып, яңа хуҗа аларны (утары белән тулысынча) «Галиябану» фильмын төшерү өчен генә махсус оештырылган «Бәйрәм» студиясенә арендага биргән. Мин шул ярым җимерек йортларның экстерьерларын, ягъни, тышкы якларын такта белән тышлатып, буятып, Исмәгыйль Морза утары кыяфәтенә кертү эшләрен оештырырга, атлар, фоэтоннар кайтартырга, массовкага «артистлар» табарга , аларны киендерү, ашату-эчертү, кундыру мәсьәләләрен чишәргә тиешмен.
Никадәр кызыклы һәм гыйбрәтле булса да мин бу эшләрне тасвирлауга тукталмыйм. Алар эшләнде, мин макталдым, телеграммалар сугылды, режиссерлар да, операторлар да килде, Тансык объектларындагы эпизодлар да, «детдом»дагыларның да күбесе төшерелде. Исмәгыйльнең Галиябануга өйләнү һәм туй күренешләре генә калып бара.
...Бу туй хикәянең исемендә вәгъдә иткән туй түгел әле. Аңа кадәр төшеп калган бер очрашуны бәян итеп узу кирәк.
Тансыкка килеп төшкән төнне макетлар һәм сызымнар белән танышып, исәп-хисап эшләреннән арынгач, йокы алдыннан йөреп керергә дип урамга чыктым.
Үзебезнең өй урынын, яңа хуҗа сала башлаган йортның яртылаш өелгән диварларын карап узгач, күңел тулып, Хәдичә апай йортын эзләп киттем. Карап барам — урамда күбесе яңа йортлар, тимер капкалар.
Ә Хәдичә апайга вәгъдә ителгән сарай кайсы икән?
Сарай юк! Иске йорты үз урынында. Ул гына да түгел — тәрәзәсендә уты бар. Капканы ачып керәм дә ишек шакыйм.
— Ишек бикле түгел... керегез!
— Хәдичә апай, син авылдамыни? Мәскәүдә оныгында тора дип ишеткән идем. Ни хәлләрдә яшисен?
— Кышын анда, җәен монда. Исәнме-саумы үзен, нишләп йөрисен?
— Кино төшерүчеләргә ярдәмгә ялландым.
— Аларга ярдәм иткәнче ярдан этсән мактаган булыр идем, ә болай син минем дошманым булып чыгасын.
— Син нәрсә инде, Хәдичә апай, кызын Кадрия белән киявен эше бит бу.
— Булса ни?! Башыннан ук ялгыштан башладылар алар. Коръәннән хата тапкан мулла кебек, «Галиябану»дан гел хата гына эзлиләр. Өч ел йөргәннәр шул тапкан хаталарын табыш дип исбатлап, кино төшерергә рөхсәт артыннан. Имеш, дөньяны шаккатырырга планнар коралар. Баштарак шалтыраталар иде. Соныннан үзем кистем: әгәр шулай эшләсәгез, сез мина динен алыштырган кяфер, дидем.
— Алай ук кирәкмәс иде, Хәдичә апай, бәлки кызыклы гына кинофильм туып, чынлап та татарлар бөтен дөньяга танылырлар.
— Инде синнән дә шундый сүз ишеткәч, минем таяныр кешем юк дигән сүз. Хуш, ни йомыш?
— Йортын белән ничек сон?
— Ике КамАЗ машинасы ак кирпеч китереп ташлыйлар да... Шунын белән туктала.
— Кая сон ул кирпечләр? Авылдан чыгып качмагандыр бит?
— Ана кем тамга салган? Кайсы гараж булып утырадыр, йә кемнендер мунчасы...
— Урлаганнар?
— Исраф булып ятмасынга, сорамыйча гына алып, файдаланганнар. Үзе юкнын — күзе юк..
— Ярый, Хәдичә апай, съемкалар башлангач, иркенләбрәк керермен дә бу турыда сөйләшербез әле, җайларбыз. Хәзергә иптәшләр янына кайтыйм.
— Клубкамы? Килешмәгәнне... Анда ятма, монда кил. Җенле бит ул клуб.
***
...Съемкалар, график буенча үз вакытында башланып, шома гына барды. Тик, Исмәгыйльгә суд эпизодын төшергәндә, Тансык авылынын вәкаләтле илчесе сыйфатында килгән Әкән — Мингали агай гына көйләнгән эшне боза язды:
— Керәм дип тә керми йөрүеннен сәбәбе менә нәрсәдә икән?..
— Ни булды, Мингали әкә, ни таптын?
— Сон... кеше үтерүчене яклыйсын ич!
— Мин режиссер түгел.
— Үтерүченен аклануын күрәсендер бит?
— Мона кадәр «Галиябану»ны куйган режиссерлар Хәлил кулындагы пәкегә игътибарсыз булганнар. Ә немец режиссеры бөтен игътибарны шуна юнәлтә... Кәм бу бөтен процесска башка юнәлеш бирә, башка төс.
— Үлемнен төсе бер генә.
— Самооборонаны кая куясын? Үлем янаганда кешенен күзе генә түгел, уе да томалануны исәпкә алсак ни килеп чыга? Батырлык!
— Ату! Үтереш!
— Дөрес, Мингали әкә. Ә атудан сон хөкем. Хөкемдә Галиябану Хәлилнен пычак тотып Исмәгыйльгә һөҗүмен таный. Башка шаһитләр мылтыкнын тавышын гына ишеткән. Бетте. Кыскасы, мәсьәләнен бу ягы безнен эш түгел, немец уйламый эшләмәс. Безнен өстә башка бурыч.
— Синен бурыч Галиябануны яклау булырга тиеш. Ул безнен милләтнен йөзек кашы!
— Галиябану сценарийның ахырында башка юл сайлый — Исмәгыйльгә кияүгә чыгып, гаилә кора. Аның моңа хокукы булган кебек, немецның да үзенчә үзгәртергә хокукы бар.
— Син авылның, милләтнең җанына кизәнүчеләрне яклыйсың, егет.
— Мин авылыбызның даны еракларга яңгырасын өчен йөрим, абзый.
— Авыл егетләрне үстерсә, шул егетләр авылның данын үстерә. Син милли хәзинәбезне үтерүчеләр шайкасында. Син безнеке түгел!
***
...«К съемкам» дигән сигнал яңгырый, эш дәвам итә. Шул көнгә билгеләнгән соңгы эпизодны төшерү башлана.
Австриядән кайтартылган фоэтон һәм трантасларга прокатка алган атлар җигелеп, агач күләгәсендә солы ашыйлар; массовкага чакырылган җитмеш кеше, баштан-аяк киендерелеп, инде өченче көн ашханәдә көтеп утыра. Кемнәрнең кайчан, кайда, нәрсә дип кычкырырга тиешлекләре сөйләшенгән, килешенгән. Өр-яңа милли киемнәргә киенгән бала-чагалар кияү белән кәләш килеп туктаячак капканы сакларга бастырылган.
— «Йола буенча кыз капкасы сакланырга тиеш!» — диючеләр булса да, аны немескә тәрҗемә итмиләр. Чөнки яңгырга кадәр эпизодны төшереп, график буенча планны үтәргә кирәк. Күктә яңгыр болытлары оеша башлаган кебек.
Массовкада катнашучыларның уенда бер генә сорау: «чәчелергә тиешле акчалар
чынмы, ялганмы?»
Кемдер: «бер ягы патша, икенче ягы сәмруг башлы чын көмеш акчалар икән», — дисә, икенче берсе бу ялкынны сүндерергә ашыга, «хәзер патша башлы көмеш акчалар сугылмый, сәмруглы алюмин акчалар гына», — ди.
Челлә кояшы кызуында, бөркү һавада, кышкы салкыннарда да туңмаслык киендерелеп, калын-калын парикларга һәм сакал-мыекларга ябыштырылган контингент инде күптән «артистланырга» әзер булса да, Исмәгыйльнең Япониядә яшәүче тол җиңгәсе ролендә уйнарга тиеш мәшһүр француз актрисасы мадам Монпасье килеп җитмәү сәбәпле, «мотор» сүзе һаман яңгырамый. Мәшһүр мадам, хакимият даирәләре тарафыннан кабул ителүдән соң, прессконференция уздыруы сәбәпле тоткарлана, имеш. (Монысын мадам белән янәшә фотога төшеп мәшһүрләнгән җирле абыстай телефоннан шалтыратып үзе әйткән.) Күпмегә тоткарлана? Мадамны алып килергә бирелгән МЧС самолеты, кайдадыр газ торбасы шартлап, көтелмәгән эш килеп чыккач китеп бара. Аны алыштырырга тиешле нефтяниклар вертолеты прессконференция барган бинаның түбәсендә көтеп утыра.
Кино төшерергә һәм кинода төшәргә әзер халык, күләгәле урын табып, черем итеп алу җаен карый.
Кинәт генерал утарындагы иң биек йорт түбәсенә урнаштырылган репродуктордан «Общий обед»ка чакыру ишетелә. Халык, дөньясын онытып, кигән чапан-чикмәннәрен, фәсләрен, чалма-бүрекләрен кая эләксә шунда ташлап, ашханәгә юнәлә. Кирәк бит, нәкъ шул чакны туры китереп, күктә вертолет күренә. Ул, төшәр өчен әзерләнгән урынны таба алмыйча, утар өстендә әйләнгәндә «Отставить, срочно к съемкам!» әмере өч тапкыр әйтелә.
...Вертолет төшеп утыруга, Мадам Монпасьены киендерү бүлмәсенә алып китәләр. Шунда ук, әсбапларын күтәреп, визажистлар да юнәлә. Мадам нидер сөйли, көйсезләнә. Ашавын бүлдереп, ашханәдән тиз генә тәрҗемәчене чакырталар.
— Ни сөйли ул?
— Вертолетта аның шәхси пешекчесе белән, шәхси парикмахеры калган. Аларны алып килмичә киенмәячәкмен, ди.
— Никадәр халык алдында, шулай ялангач утырмас бит инде...
— «Бу минем табигый халәтем», — ди Француз бичәсе.
Монпасье әбинен пешекчесе белән чәчтарашын алырга киләләр. Йомышлысы да, йомышы югы да, сәбәп тапкан булып, киенү бүлмәсенә керә дә, алдануларын анлап, бик тиз генә борылып чыгып та китә. Мадамыбыз бертуктаусыз тәмәкесен тарта, нидер сөйләнә. Тәрҗемәче тәрҗемә итми, «сүгенә» дип кенә куя да, нидер «мыгырдый». Күрәсен, тәрҗемә респондентыннан күнеле кайтып, үзе дә сүгенә.
Мадам Монпасьенын шәхси осталарын күптән алып килсәләр дә, «съемка — «мотор» сүзләре һаман әле ишетелми. Халык борчыла, бимазалана, пешә, сүгенә. Кемнендер сакалы, кемнендер паригы купкан. Тирләгән тәнгә җилем берекми. Җиләс урын табып, җилләнергә, «кибәргә» тырышалар.
Ниһаять, электростанция эшли башлый, кояшны уздырырга теләп прожекторлар кабына.
...Ниһаять «мотор»-«съемка» дигән тылсымлы сүзләр янгырап, мәйдандагы барлык җан иясе хәрәкәткә киләчәк. Тик анын өчен Бохара әмире ролен башкаручы фин артисты янына трантаска мадам Монпасье чыгып утырырга тиеш. Ә ул һаман көттерә. Сәбәбе соныннан гына беленде: Япониядән кайтканлыгын күрсәтү өчен «җингәйне» хезмәтче кыз веер җилпеп— җилләтергә, ә үзе бик озын мөштекле папирос тартып утырырга тиеш икән.
Репродукторда «Мотор!» сүзе янгырый.
Егерме секундлык бу күренешләрне төшергәндә фин артисты Нумманеннен чалмасы сүтелеп, тәгәрмәчкә уралуыннан башка кызыклар юк.
Ә менә килен каршылау эпизодын төшергәндә кызык арты мәзәк хәлләр чыгып кына тора.
Хәер, «тычканга үлем, мәчегә көлке» дигән кебек — кемгә кызык, кемгә
кызганыч.
Шуларнын берсен хәтерләп узмасак, туебыз китек булыр.
...Күз алдыгызга китерегез: Австриядән кайтартылган фоэтонда «Исмәгыйль» белән «Галиябану» утыра. Молдованка берөзлексез мобильнигында сөйләшә, эстон егете шешә арты сыра шешәсе бушата. Күренеп тора — икесе дә талчыкканнар. Алардан да бигрәк атлар арыган. Иртәдән бирле су эчкәннәре булмагач, солыга да игътибарсыз алар. Ике як мичәүгә ике бурлы алаша, төпкә — чем-кара айгыр, алгы постромкага ап- ак төстәге бия җигелгән. Ничә сәгать буе тыны да чыкмый тәртә арасында басып торган «Скромный» кушаматлы айгырны әллә «Мотор» дигән әмер, әллә кучернын дилбегә кагып куюы, әллә инде «Исмәгыйль» ыргыткан сыра шешәсе хисләндерә — ул, кинәт, ниятен бөтен җиһанга хәбәр итеп, үзенен табигый хәҗәтен үтәргә, дөресрәге — гыйшкый халәтен күрсәтергә тотына.
...Ялгышлык белән бу тыйнаксыз тамашага күз салган һәркем, күрмәгәнгә салышып, башын читкә борган була. Ә «Скромный», нескромный эше беткәнче, «на» дигәнне дә, «тыру» дигәнне дә ишетми — үз туен туй итә.
...Көтелмәгән бу фокусны күреп, бөтен массовка җанлана. Режиссер өчен дә табыш була бу: ул өч операторга өч ноктадан торып, шатланган, көләч-шаян йөзләрне төшерергә боера. Бу кадәр дә бәхетле кешеләрне ин зур гонорар бәрабәренә, ин талантлы профессиональ артистлар да уйный алмас иде!..
Шул кызу сүрелгәнче режиссер кәләшне мендәргә бастыру, анын авызына бал-май каптыру эпизодын төшерергә тели. Кияү белән кәләшнен туганнары ролендә уйнаучы артистларны эзли башлыйлар. Шунда гына мадам Монпасьенын юклыгы беленә.
— Кая ул?
— Мәшһүр актрисанын шәхси пешекчесе сүзләренә караганда, мадам «Скромный»нын уенын тулысынча карап бетерә дә, кинәт егыла. Шоковое состояние!
— Мона һич тә гаҗәпләнәсе һәм куркасы юк, чөнки мадамнын мондый хәлдә калуы беренче генә түгел, — ди пешекче.
Врач чакыртырга, дарулар турында сөйләнгәндә пешекче җаваплылыкны үз өстенә ала, үзенен дә профессиональ врач булуын анлата.
Анын сөйләгәннәрен тәрҗемә итеп бетерүгә, режиссер фоэтоннын капкадан кереп, кияү болдырына килүен кабат төшерергә була.
Аллея буйлап халыкны тезәләр, кулларына чәчәк букетлары тоттыралар. Алар чәчәкләрне атлар якынаюга юлга сибәргә тиеш була. Тик режиссернын бу «задумкасы» каршылыкка очрый. Беренче төркем букетны сүтеп тормый, төргән килеш ыргыта. Ак бия өркеп, читкә каера, «Скромный» аны яклапмы, әллә көнләпме — кешнәп җибәрә. Шул тавышка мадам Монпасье кабат һушына килә. Тиз генә анын паригын рәтлиләр, пудра сөртәләр һәм болдырга алып киләләр. Ул, үзенчә, нидер сөйләнә-сөйләнә, папирос кабызуга кинәт... кинәт... юк-юк, гел «Скромный» булмас... кинәт мылтык аткан тавыш бөтен утарны янгырата: «Пух!»
Бөтен кеше ни булганны, кем атканны белергә тырыша, режиссер ярдәмчеләре, монтировщиклар атучыны эзли. Ә мин эзләмим. Чөнки беләм. Бу — Әкән әкә. Әнә ул — кайчандыр үзе эшләгән ат абзарлары янында мотоциклын кабызып маташа.
Сакчыларга әйтергәме, юкмы? Анларлармы аны?
Юк, анламаячаклар. Бәлки тәрәккыят өчен шул анламау кирәктер? Әйтмәдем, дәшмәдем, күрмәдем.
...Әлбәттә, фильм төшерелеп бетә. Зур экраннарга чыкканчы, белгечләргә күрсәтелеп, «әйбәт» дигән бәһа ала, рецензияләрдә «татар милләтен дөньяга танытуда зур адым» дип язалар. Сценарий авторына, режиссерга, операторларга мактаулы исемнәр бирелә. Фильмнын милли традицияләрне саклауга багышлап уздырыла торган фестивальләрдә призлар алачагына ышаныч бар. Ә мин... мин сон шуна ышанаммы? ...Ышанмаслык хәлләргә дә ышанырга кирәк заман килде. Үземне-үзем ышандырырга тырышам.
Фильм безнен авыл җирлегендә төшерелгәч һәм минем дә бу эшкә катнашым булгач, директор Артурны Тансыкка кайтырга күндердем.
Исәп массовкада катнашып һәм бу фильмны төшерүдә ниндидер хезмәт күрсәткән кешеләрне җыеп, чәйләп-мәйләп үзләренә күрсәтү, фикерләрен ишетү иде.
Килделәр, карадылар. Эчтеләр, ашадылар. Ә фикерләре?
— Карагыз әле, абый кеше, мин сезнен фильмгә төшәргә дип, үз машинам белән «детдом»га унсигез тапкыр бардым. Егерме дип кул куйдырып, ике көн өчен генә акча түләдегез. Бензин хакы да юк. Тагы булырмы? Кайчан?
— Ничә тапкыр барган өчен түгел, ничә көн төшкән өчен генә акча түләнә.
— Француз марҗасына ни өчен түләдегез? Егылган өченме?
— Ха-ха-ха!
— Такта коймамны сүттереп, читән үрдердегез дә шул килеш калды, утыра. Кем түли? Кайчан? Күпме?
Шушынын ише сораулар бирелеп, аларга шома гына җаваплар алынгач, кайтырга дип дәррәү кузгалган халыкны Хәдичә апай туктап калырга мәҗбүр итте:
— Ничек оялмыйсыз сез, оланнар! Сезнен өчен мин оялып утырдым. Фильмны төшерүчеләр сездән фильм турында фикер сорыйлар. Ә сез «читән өчен кем түли?» Үзен түлисен! Шундый булганын өчен!
— Нинди булганым өчен?
— Фикерсез! Уйсыз! Гамьсез! Мәнсез! Тансыклар түгел сез — мәнсезләр.
— Нәрсә икән сон ул шундый кыйммәтле... төшенчәләрне үзенә сыйдырган тылсымлы хәзинә?
— Улмы? Ул «Галиябану»!
— Шушымы? Без караганмы? Хи... Пүчтәк!
— Бу — «Галиябану»ны гына түгел, милләтне хурлау, халык табынганны мыскыллап көлү. Белегез. Мин бу фильмны төшерүдә җаваплы кешеләрне судка бирәм: милләттән гафу үтенсеннәр!
— Кызын белән киявенне гаеплә...
— Аларны беренче чиратта.
— Шуннан?
— Кемгә милләтебезнен җәүһәрләре кадерле, кем балаларынын, оныкларынын ата-бабалары телендә сөйләшүен, алардан калган гореф- гадәтләребезнен, йолаларыбызнын саклануын тели, менә шушы гаризага кул куярга тиешләр. Бүген, хәзер...
— Әби, мин синен турыда «утырган» дип ишеткән идем. Тагы утырасын килмидер бит?
— Үз дигәнемә ирешү өчен утырудан да, үтерүдән дә курыкмыйм мин.
— Ха-ха-ха!
— Йә, кем беренче булып кул куя?
— Ха-ха-ха!
— Куркасызмы? Ярый, монысыннан курыктыгыз, ди. Әгәр үзебезнен көч белән үзебезнен клубта, үзебезчә «Галиябану»ны куйсак, катнашырга теләүче табылырмы?
— Югалган кеше генә табыла... Ә без югалмаган, без — бар!
— Мингали абзый, син «бар» диден? Спектакльдә катнашыргамы исәп?
— Гаризага да кул куям!
— Ха-ха-ха!
— Сез көләсез, ә мин чынлап һәм... ышанып. Гомерем буена мин шушы хатынга гашыйк булып, гомерем буена ана тугры калдым, аннан башкага тәкъдим ясамадым. Ул мина ышанмады, көлде, кире какты. Ә мин ана гел ышандым, көттем, һаман көтәм.
— Көтмә, Мингали абзый, бу юлы тәкъдимне мин сина үзем ясыйм: без бергә булырга тиеш! Сина туксан, мина сиксән биш икән — ниһаять, безгә берләшергә вакыттыр.
...Клубка җыелган Тансык халкы бу күренештән сон көләргә дә, еларга да кыймыйча, ышанырга да ышанмаска да базмыйча сүзсез генә таралышты. Мин дә бу
ике оригиналь шәхес каршына килеп, аларнын бу сонгы адымнары турында сүз кузгатуны кирәк тапмадым. Беләм, күнелем белән сизәм: сез дә ышанмыйсыздыр бу феноменга. Финал өчен уйлап чыгарылган эффектлы бер күренеш дип карыйсыздыр. Тик финалга ерак әле. Гашыйкларнын яна тормышы башлана гына бит...
...Кулымда «Хәдичә — Мингали» имзасы куелган туйга чакыру билеты.
...Әгәр Хәдичә апай турында фильм төшергән булсам, шунын бер күчермәсен бүләк итәр идем. Ә болай мина шушы язмаларны гына тапшырырга кала. Көмеш туйларына, бәлки, фильм да төшерелер һәм ул, һичшиксез «Галиябану туе» дип аталыр. Кемдер: «И на старуху бывает проруха», — дияр, ягъни, дүрт аяклы ат та абына. Мина калса, бу абыну түгел, бу — табыну...