ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАНЫҢ ШИГЪРИ ДӨНЬЯСЫ
Эшелоннар көтәм... эшелоннар, —
Шигъри йөкләремне төяргә.
Ф.Гыйззәтуллина
Һәр кеше нәрсә дә булса көтеп яши. Кемдер бер тамчы елмаю йә ярату, кемдер
илтифат, кемдер исем-бүләк, кемдер танылу, кемдер илһам килүен көтә... Ә тугызынчы
дистәне ваклаган татар шагыйрәсе нәрсәгә өметләнә?.. Гомумән, шагыйрь күңеле картая
беләме икән? 80 яшьтә мәхәббәт шигырьләре ничек языла? Нинди мәхәббәт? Кемгә?
Нидән Флера Гыйззәтуллина иҗатында Себер, вагон, эшелон, тайга, рельс, тау сүзләре
күп очрый? Хатын-кыз янәшәсендә гаилә, бала, күлмәк, чәчәк булгач җитмимени?..
Шагыйрәнең «Ашыгыч ярдәм көтәм» шигыре әнә шундый уйларга этәрде... Әмма:
Күрәсезме? Мин бүген дә язам!
Телләремне, билләремне язам...
«Күп яздың!» — дип битәрләмә, Казан!.. Язу — минем теләп алган җәзам,
—
дип язуы белән ул сискәндереп тә җибәрә. Шагыйрь язмышы бер халыкта да җиңелләрдән
түгел. Татар шагыйре өлешенә туры килгәне бигрәк тә ачы булса кирәк: Кол Гали,
Акмулла, Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Х.Туфан... Тормышлары фаҗига белән
тулы әдипләр исемлеген тагын дәвам итеп булыр иде. Берьяктан, бу шагыйрьләр бик
бәхетле язмыш ияләре: алар һәрвакыт халык күңелендә, шигырьләре халык телендә; бер
сүз белән әйткәндә — алар халыкның, йөз аклыгы булып кала бирә. Икенче яктан,
аларның кайсын ятимлек ачысы, кайсын сугыш афәте, кайсын сәясәт кайчысы кырган.
Татар шигъриятендә даими күзәтелеп килгән үксезлек, ятимлек мотивы ХХ йөз
башында аеруча көчәеп китә. Ятимлек башта хәерчелеккә барып тоташа, аннан
чарасызлык, җитмәүчәнлек, ялгызлык, гаделсезлек, бәхетсезлек өстәлә. Кулга каләм тота
башлауга, ятимлек кәгазьгә дә күчә башлый. Ф.Гыйззәтуллина сүзләре белән әйткәндә,
«Язмыш безне — тере ятимнәрне / Төпсез чабатага тиңләде», — рәвешен ала. Шагыйрә
язмышыңдагы әлеге ятимлек бүгенгәчә дәвам итә. «Ком бураны» (2005) поэмасында
автор, язмышын узып китеп, җиңүче булырга да омтылыш ясап карый, әмма ятим
баланың өмете акланмый. Шулай да шагыйрә иҗатында өмет мотивы шактый тотрыклы
төсмер ала. Сугыш вакытында ягар өчен кышын кырга чыгып әрем уру, туңгач шул
әремне ягып җылыну, әрем төтене ачысын ятимлек җәзасы итеп кабул итү һәм шул
вакытларда да өмет чаткыларын югалтмау — болар барысы да Ф.Гыйззәтуллина
шигырьләре өчен гадәти күренеш.
Шагыйрәнең берничә поэмасы табигый талант белән иҗтимагый тәрбия арасында
тыгыз бәйләнеш барлыгын күрсәтә. Шундый әсәрләрнең берсе — «Ком бураны». Поэма
тугыз бүлектән гыйбарәт. Казан каласына 1000 ел тулу көннәрендә шагыйрә, кулына
Коръән тотып, уйларга бирелеп утыра. Уйлары татар тарихына барып тоташа. Автор чын
милли тарихны кайтарырга тели, шуңа да бер кулы Коръәндә ятса, икенчесе кәгазьдә
шигырь юллары төшерә. Хезмәте җиңелләрдән түгел, чөнки «җан каурыен чор канына
манып яза». Мәшһүр Кол Гали, Сөембикәләр искә төшә. Автор, вакыйгалар аша узып, һәр
заманга нәтиҗәләр ясап бара:
Әлегә бит татар тарихында Коръән — калын, ирек — кечкенә!
Татар фаҗигасенең башы Казан ханлыгы җимерелү вакыйгасына барып тоташуы
мәгълүм. Сөембикәнең Мәскәүгә озатылуына үз бәясе бар авторның: «Каш ясыйм дип күз
чыгарган дәвер — ханбикәсен тотып ашаган!». Аннан уйлар өч ятимен үги ана кулына
калдырып сугышка киткән үз атасына барып тоташа. Сынау һаман дәвам итә. Җиңү
килгәч, әти-әнилеләр вузга китә, ә ятимнәр — тайгага урман кисәргә.
Ф.Гыйззәтуллина шигърияте детальләр муллыгы белән аерылып тора. Мондый алым-
сурәтләрдә аның үзенә хас осталыгы чагыла. Бер караганда шагыйрәнең поэмаларында
бөтенләй сюжет юк кебек тоела. Вакыйгалар агышын аңлату да, эчтәлеген сөйләп бирү дә
җиңел түгел. Әмма Ф.Гыйззәтуллина поэмаларында автор хисләренең үсеш-үзгәрешенә
нигезләнгән эчке сюжет өстенлек итә. Бер караганда, аның поэмалары лирик
башлангычлы поэма булырга тиеш кебек («Йөрәк тавышы»), шагыйрә исә, лиризм
чикләреннән чыгып китеп, эпиклыкка омтыла, хәтта публицистиканы да кушып җибәрә.
Шул сәбәпле, күпчелек поэмаларын «лирик-публицистик» дип исемләү дөрес булыр.
«Ком бураны» поэмасы белән шул исемдәге татар халык җыры арасында уртаклык
булуы табигый. Поэмада бер эпизод күңелдә аеруча уелып кала. Шагыйрә авыр язмышны
«җиз иләктән үз комыңны иләү»гә тиңли. Нәкъ менә «үз комы», ди, үз иләге булса,
кешечә дә килеп чыгар иде. Дөрес, халыкта «язмыш җиз иләктән или» дип әйтү яшәп килә.
Поэмада автор, пенсиягә чыккач, үзе илисе комны «саклап утыра», ә менә «иләге юк». Бу
ком Казан урамнарына кышын сибәсе ком булып чыга. Ком күп кирәк, иләүчесе юк, иләге
дә күренми. Ком образы шул рәвешле шигырьгә кереп китә һәм тора-бара «комсыз»га ук
әйләнә дә куя. Әлеге «комлы комсыз» янына «комлы эшсезне» китереп куйгач, заманча
базар сурәте барлыкка килә. Поэмада Р.Харисның «Чехов базары» поэмасы белән охшаш
сурәтләр дә чагылып ала. Фән докторлары да үз комын или, шагыйрьләр дә. Күңелгә
тигәне шул: комны иелеп илиләр. Ә башы иелгәнгә тимиләр. Бу «башны» тәвә кошы кебек
комга тыгып куйсаң, бөтенләй бернәрсә күрмисең! Менә кая барып чыга Ф.
Гыйззәтуллина!
«Аһ»ын җаным белән түләсәм дә, Коллык комын, юк, юк, иләмәм!
— ди ул катгый итеп.
Тора-бара әсәргә «гасыр комы» метафорасы килеп керә: «Ә Ватаным, оятын җуймас
өчен, / Башын тыккан гасыр комына». Шагыйрәнең уй-фикерләре әсәрдәге «күзлек
мәсьәләсе»нә барып тоташа. Ком иләгән докторның калын күзлеге белән «ком иләми
торган шарлатан»ның кара күзлеге кисешә. Шулар аша автор «кара битлек»кә килеп чыга.
Шагыйрә соңгы ике бүлектә заман күренешләрен сурәтли. Менә 1990 елларда барган ирек
өчен көрәш нәтиҗәсе:
Байлары яңа — үз байлары!..
Майлары да чиста — сары май!
Шәһри Казан тоткан меңъеллыкның
Маңгаенда балкый ярым ай...
«Сары май» белән «ярым ай»ны рифмалаштырганны очраткан юк иде. Әлеге
янәшәлек яңгырашы буенча гына «Камаз-намаз» (С.Хәким) рифмасын хәтерләтә.
Татарның «сары мае» белән исламның «ярым ае» янәшәсендә тирән эчке мәгънә ята. Юкка
гына шагыйрә тарихи борылышлар, сәясәт китереп чыгарган катаклизмнарны Коръән
эчтәлегенә бәйләп сурәтләми торгандыр.
Поэмада тагын күзгә бәрелеп торган үзенчәлек бар, хәер, бу очракта иҗатны тулаем
алып карау да дөрес булыр, бу — өр-яңа метафора табу мәсьәләсе. Шигырьләрдә яңа
метафора күп вакыт «кычкырып тора», хәтта текстның калган эчтәлеген басып китә.
Аерым авторларда мондый сәнгати детальләр иҗат үзенчәлеген билгели башлый. Беренче
карашка Ф.Гыйззәтуллинада искитәрлек яңа троплар очрамый да. Гадәти сүзләр белән
гади итеп язган кебек тоела. Әмма «Ком бураны»ндагы «коллык комы» һәм «комлы
комсыз» метафора-оксюмороннарын танымыйча булмый. Поэмада киңәйтелгән сәяси
метафоралар тагын да бар: «парламент шобагасы», «татар ирегенең дәверләрдән күчкән
макеты», «Россия табасын ялау», «комбасарлар», «ком тулган төпсез чабата», «ил иләгән
иләк җиле» һ.б.
Шагыйрәнең шигырьләрендә шәхес, чор, язмыш төшенчәләре һәрвакыт бергә атлый.
Шәхес, билгеле, — көрәшче кеше, чор-заманына карап, ә язмышны кем ничек кабул итә
инде!
Еланга хас кара язмыш, әйе,
Михнәт арбасына безне җикте. Язмышларга киләчәктән карап,
Карурманнар кичәр вакыт җитте.
Тугызынчы дистәне ваклаганда «карурманга керергә» ачы язмыш арбасына утырып
караган кеше генә җөрьәт итә алыр. Татар шигьриятендә арба символы авыр тормышны
гәүдәләндерүче деталь буларак күптән билгеле. Бу «арба» XIX гасырда шагыйрь
Акмулланың яшәү урыны булса, М.Әгьләмдә шул исемдәге поэмага әверелде;
З.Мансуровта арбаның статусы үзгәреп, милли-сәяси эчтәлекле «Екатерина II каретасы»
шигыре пәйда булды; Р.Низамида әлеге арба, «Тормыш трамвае»на әверелеп, «дөнья
буйлап үземне дә тартып барам, гап-гади бер татар бурлагы» рәвешен алды; Р.Хариста
«арбага йөк тә төялгәч», ул «әкәм-төкәм кебек шуышып барган олау»га әверелеп, сәяси-
символик киная обьектын гәүдәләндерүгә кадәр барып җитте; Р.Шәриповта әлеге ватык
«арба»га тешсез авызлы, «әткә-әнкә тулы сүзле», шешеп күгәргән йөзле юлчылар
утырды...
Шагыйрь, ничек кенә атамасын, барыбер Арба үзе генә бармый, тартырга Ат кирәк
була. Ф.Гыйззәтуллинаның «Ил агасы Илдә ат чаптыра», «Җирән Кашка исән булсын!»,
«Тимеркүк» әсәрләрендә нәкъ менә шул авыр вазифаны үз өстенә алган олы җитәкче
образы килеп керә. Шагыйрә үзе дә атлар яратуын, ат ялын сыйпап, язар өчен шигъри
илһам алуын яшерми. Шул рәвешле шигырьләрдә Ат-Җитәкче образы, аңа салынган
халык ышанычын сурәтләү рәвеше мотив төсен ала. Шагыйрә Ат образы аша сәясәткә
барып чыга: «Аяклары тышауланган килеш / Җиңү яулый Татарстан аты!». Тагын да
эчкәрәк кергәндә, әлеге тышаулы Ат образының «шигъри сүздә тояк тупырдаткан»
шагыйрьгә барып тоташуы күренә. «Чаптарыңның ялын чал сыйпагач, / ил агасы, син дә
нечкәрерсең!» юлларын ил башлыкларының да шигырьгә битараф булмавы дип кабул
итик.
Сабан тургаена җыр юллармын:
Сабанчы дип минем нәсел-затым.
Шигърияттә мәйдан тоткан атым Акламыйча аумас канат хакын, —
дип, шагыйрә үзенең ярсу көчен дә күрсәтеп ала. Ф.Гыйззәтуллинаның «Язмыш сынавы»
поэмасына да милли-сәяси эчтәлек салынган. Шагыйрә биредә Ирек яулап көрәшкән
елларга әйләнеп кайта, ул шаулы еллар вакыйгаларын бүгенге вәзгыять белән бәйли:
«Җиде башлы елан гына түгел, / Ыслый хәтта куян, керпеләр дә...»
Шагыйрә иҗатында тагын бер мөһим мотив Тау образы белән бәйле булып, шагыйрә
үзе үк «таулардан көч алам» дип белдерә. Шуңадыр, Ф.Гыйззәтуллина
ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАНЫҢ ШИГЪРИ ДӨНЬЯСЫ
шигырьләрендә Таулар хәтта «җырлый да». Ул «Тәңрем мине ташламасын» шигырендә
«тау кадәр хисләр йөртәм» дип белдерсә, икенчесендә «кыя буласы» килүен яшерми,
өченчесендә «Тауга карап, айлар, еллар санап, / Тау булмады илдә беркем дә», дип
төшенкелеккә бирелә. Әлеге мотивларның барысы да ятимлек төшенчәсенә барып
тоташканлыктан, алар Ф.Гыйззәтуллина шигырьләрендәге бер юнәлешнең тармаклары
булып күзаллана. «Тау рухы» (1995) шигыреннән бер мисал китерик:
Җырымда тау да тау!
Җыр белән бизәдем
Тауларның биеген, сөзәген...
Тау рухы — кешедә!
Таулар да күшегә
Җырлатмый өзсәләр үзәген.
Әлеге сигез шигырьдән торган циклга милли эчтәлек салынган. Шагыйрә туган тел
язмышын таулардай зур борчуга тиңли. Шигырь диалог формасына корылган: лирик
геройның Таудаш белән әңгәмәсе формасында бара. Таудаш төшенчәсендә ул өйдәшне,
тиңдәшне, иптәшне, якташны күз алдында тота.
Шагыйрә Азнакай районының Әсәй авылында туган. Шуңа аның иҗатында Азнакай
төбәге белән бәйле шигырьләр булуы гаҗәп түгел.
Кырык кызга туй күлмәге тектем:
Күреп хәйран калды барча җан... — Акчаларын алдым Азнакайдан,
Парчаларын алдым Арчадан, —
дип яза шагыйрә. Шагыйрәне Арча белән дә күп нәрсә бәйли. Беренчедән, Арча — бөек
Тукайны биргән як, икенчедән, Арча — Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Г.Ахунов кебек
кабатланмас әдипләрнең туган төбәге, өченчедән, моңлы Рабигалары, Гөлзадалары белән
кадерле як.
Ф.Гыйззәтуллина хис-кичерешләре, уйланулары Арча төбәге аша Казандагы Себер
тракты буйлап, сөргенлек темасына барып тоташа. Шагыйрә үзен, «Мин болай да сөрген
шагыйре...» дип атап, биографиясендәге Себер чоры истәлекләрен яңартып ала. Шуңа да
шигырендә «Себер сөрәм!» дип куркытуның нигезсез булуын белдерә. Шигырь язганда
Себерләр кичкән шагыйрә бозлы шпалларга рельс сузу яки чуен юллар кочып, тайга гизү
кебек хисләр кичерә.
Әйтергә кирәк, шигырь язуны ни белән генә чагыштырмадылар, әмма соңгы елларда
кәгазьдә «тайгада бозлы шпалга рельс сузган» татар шагыйре булмады. Себернең кырыс
климаты шагыйрәгә илһам гына өсти булса кирәк. Һәр кыш саен Себер салкыннарын искә
төшерүен яшерми, башкача мондый шигырьләренең циклга үк әверелеп китүен ничек
аңлатасың?
Тайга гизеп анда урман кистем, Шахтасына төштем күмернең. Билдән су
эченнән вагон этеп, Язмышымнан алда йөгердем.
Әлеге шигырьләрдә лирик герой — Ф.Гыйззәтуллина үзе. Ул шигырьдә рольгә керми,
уйнамый, сүзләрнең күчерелмә мәгънәләрен эзләп азапланмый, эзоп телен кулланмый
гына хакыйкатьне ачып бирергә омтыла. Шагыйрә үз хисләрен генә белдерми, кырыс чор
кешеләренең үзе кебек кичергән хисләрен туплап күрсәтүгә ирешә.
Хәзерге заманда зарлану, өметсезлек, үкенү, ачу, көнләшү, өндәү, өйрәтеп тәрбияләү
кебек хисләр тулы шигырь күбәя. Бигрәк тә хатын-кыз шагыйрьләребез, дингә бирелеп
китеп, яшь буынны шул юнәлештә тәрбияләүгә игътибар итә башладылар. Тәрбиянең
икенче юнәлешен татарның күренекле затлары үрнәген идеал итеп кую хасил итә. Ә менә
Ф.Гыйззәтуллинада боларның берсе дә үсеш алмый. Шулай да без аның «хезмәт шигыре»
язуын танырга тиештер. Шуңа да бу иҗатта тагын бер мотивны тоймый калу мөмкин
түгел: ул да булса — тегүчелек мотивы, икенче төрле әйткәндә, «күлмәкле шигырьләр».
Аларда шагыйрә үзенең күп еллар буе тегүче булып эшләве белән горурланып яши.
...Мин үзем дә кара халыктан ич!..
«Сарык» сүзе шактый эләкте.
Тик мин җиде ятка ялынмадым,
Үзем җөйләп кидем күлмәкне.
Хезмәт аша тәрбияләү татар халык педагогикасына ук барып тоташа. Югыйсә, соңгы
ике дистәдән артык вакыт эчендә яшь кешенең шактый өлеше, вуз дипломына ия булып,
кирәкмәгән, эшсез статуслы армияне тулыландыра бара.
Тагын бер гаҗәп күренеш бар бу шагыйрәдә: иҗатта пейзаж лирикасы сирәк очрый,
нигездә соңгы җыентыгында гына яз фасылы, март кояшы, бөреләр уяну, ал чәчәкләр
килеп керә. Һәр шагыйрь яңа чыккан яшел үләнгә, беренче язгы гөрләвеккә, ал чәчәккә
сокланмый калмый. Ә шигырь йә сокланудан, йә сызланудан, йә үкенүдән, йә ачудан
туарга тиештер. Безнең шагыйрә дә соклана белә, әмма ул кышкы буранга, шартлаган
суыкка, ярсу җилгә, биек тауга соклана. Шуңа аның сагышы да «кышкы сагыш» булып
чыга.
Юлда буран купкан көннән башлап
Туктамыйча дөрләү, янудан,
Мин бит сине кышкы сагыш белән,
Ярсу язмыш белән сагынам, —
дип яза ул «Йөз аклыгы кирәк» шигырендә. «Йөз аклыгы» детале аның күп шигырьләренә
антитеза булып килеп керә. «Төшемдә камыштан бишек үрәм» дип раслаган шагыйрәдә
сентиментальлекнең күп булмавын тану дөрес булыр. Бу шигърият хатын-кыз
шагыйрьләр иҗатыннан шуның белән дә аерыла. Әмма «Башкаемда дөнья исәпләре»
җыентыгындагы «Бөре фалы» шагыйрәнең күңеле нечкәргән мизгелләре дә очравы
турында сөйли:
Мин бит инде Җир кешесе түгел! —
«Яратам!!!» — дип артык өзелмәм.
Еллар узгач, бер багармын язга, Тамчы булып шигырь күзеннән.
Шулай итеп, Ф.Гыйззәтуллина иҗаты чорның иҗтимагый таләпләренә җавап
рәвешендә дөнья күргән, тематик яктан милли-сәяси эчтәлекле, лирик-публицистик
юнәлешле булып, көрәшчел характерларга бай шигърият рәвешендә яши бирә.