АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Акъегет
Акъегет авылы Зеленодол районында, район үзәге Зеленодол шәһәреннән 48
чакрымда, Урмар тимер юл станциясеннән — 10, Козловка пристаненнән 31 чакрым
ераклыкта урнашкан. Акъегет — җирле үзидарә Советы үзәге. Аңа Бакырчы һәм Юынчы
авыллары карый.
Акъегет авылы янында археологлар борынгы Болгар чорына нисбәтле табылдык
әйберләр билгеләгән.
Д.А.Корсаков (XVIII гасыр) тарафыннан чыгарылган тарихи җыентыкта авыл
Ишмәмәт (Эшметово), шулай ук Акъегет — «деревня Эшметова, Акзегитово тожь, при
речке Мусерма» дип искә алына. Анда 157 йомышлы һәм 66 керәшен татары яшәгәнлеге
күрсәтелә. 1859 елда авыл Акъегет (Ишмәт) дип йөртелгән һәм андагы 224 хуҗалыкта 647
ир-ат һәм 674 хатын-кыз көн иткән, мәчет булган.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, Акъегет, Юынчы, Эрә Бакырчысы
авыллары халкы июнь ае башында Симек-чимек җыены бәйрәм иткән.
Аксакаллар сөйләвенә караганда, авылны Казан артындагы Мәңгәр якларыннан
килгән Акъегет һәм Ишмәмәт дигән ике кеше нигезләгән дип әйтәләр. Икенче берәүләр
исә Акъегет монда, ягъни авылда беренче туган бала дип тә сөйли.
Бакырчы белән Акъегет арасында иске зират булган. Элек җиде авыл халкы мәетләрен
шунда китереп җирләгән. Ул зират хәзер сукаланган инде. Иске зиратка элек Акъегет,
Бакырчы һәм Өрәңгәр авылы кешеләре барып йөргән. Элек алар чуашлар кебек симек-
чимек үткәрергә, ягъни туганнарының каберләренә, ашагыз- эчегез дип, пешкән әйберләр
салырга, сыра түгәргә барганнар. Башта авылда мәчет булмаган. Халык мәчеткә Эрә
авылына йөргән.
Авыл, сөйләүләргә караганда, 7 нәселдән торган, һәр нәселнең үз тамгасы булган.
Тамгаларның түбәндәге төрләрен искә алалар: чүкеч, казаяк, дүрт сука, бәти, өчборма,
чана, муен, тустаган.
Акъегет авылында Заһидулла Шәфигуллинның кызлары өчен салдырган ике катлы
агач йорты бар. Акъегет авылында 1840 елның декабрендә туган, Иркутск шәһәренең
икенче гильдия сәүдәгәре З.Ш.Шәфигуллин үзенең туганы Шәйхулла белән Россия
империясенең Красноярск, Иркутск, Чита кебек зур шәһәрләрендә мех, әзер күлмәкләр
белән сату иткән. 1889 елның октябрендә ул Казанның икенче гильдия сәүдәгәре
Мөхәммәтсадыйк Борнаев белән «Борнаев һәм Шәфигуллинның сату йорты» дип
йөртелгән уртак оешма төзи.
Заһидулла Шәфигуллин сату-алудан тапкан шактый зур капиталын яңа, алдынгы
ысуллар белән укыта торган татар мәктәпләре челтәре төзүгә тота. Ул үз исәбеннән Зөя,
Чуел (Цивиль), Тәтеш өязләрендә унлаган мәчет һәм мәдрәсәләр төзетә. 1891 елда агалы-
энеле Шәфигуллиннар Иркутск шәһәренең мөселман җәмгыятенә йорт янындагы җире
белән мәчет төзү өчен бер йорт бүләк итәләр.
Элек Акъегет авылында барлыгы 3 мәхәллә булган дип сөйлиләр. Мәдрәсәдә исә
300ләп ир бала укый. Алар арасында тирә-юнь авыллары балалары гына түгел, бәлки Зөя,
Тәтеш, Чистай өязләреннән килүчеләр дә була. 1898 елдан 3.Шәфигуллин мәдрәсәдә
укытуга алдынгы яңа ысуллар кертә. Анда арифметика,
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
география, Көнчыгыш тарихы, ә 1909 елдан рус теле укытыла башлый. Яңа ысулны
популярлаштыру өчен мәдрәсәдә һәр елны ачык имтиханнар үткәрелә һәм аларга күрше
өязләрдән дин әһелләре һ.б. кешеләр чакырыла. З.Шәфигуллинның бу өлкәдәге эше бик
уңышлы бара. 1911 елда Чуел өязендә яңача укытыла торган 12 мәктәп, шул исәптән
Акъегет авылында кызлар мәктәбе дә була.
Ләкин З.Шәфигуллинның бу өлкәдәге эшчәнлеге губерна хакимияте тарафыннан
яклау тапмый. Хәтта аның белән бергәләшеп, кулга-кул тотынышып эшләүчеләр дә
губерна идарәсендә утыручылар тарафыннан эзәрлекләнә. 1911 елның октябрендә
Акъегет мулласы Әхмәтша Мөхәммәтфатыйхов, Бакырчыныкы Әхмәтша
Мөхәммәтҗанов, Чугенеке Шәрәфетдин һәм Габдрахман Бәшировлар эшләреннән алына.
Авыл зиратында авыл һәм тирә-юнь авыллар халкы өчен күп игелек эшләгән икенче
гильдия сәүдәгәре Заһидулла Шәфигуллинның (1840—1919) кабере бар.
Алгай
Алгай авылы Мамадыш районында, район үзәге Мамадыш шәһәреннән 42 чакрым
ераклыкта, җирле үзидарә Советы үзәге Көмеш Күл авылыннан — 2, тимер юл станциясе
Кукмарадан — 46, Гурьевка пристаненнән 20 чакрым ераклыкта урнашкан.
Алгай авылын И.А.Износков искә ала. Өскебаш суы ярына утырган авылда 169 ир-ат
һәм 195 хатын-кыз көн иткән.
Өлкәннәр сөйләвенә караганда, элек бу урыннар калын кара урман белән капланып
алынган булган. Борынгы чорларда (кайчан икәне бик билгеле түгел, кайбер кешеләр 880
ел элек дип тә әйтә) монда килеп урнашкан кешеләр агачларны кисәләр һәм шушында
өйләр салып яшәп калалар. Авылга Алгай дип исем кушалар. Ләкин зур корылык булган
елны авыл халкы хәзерге Оренбург якларына китеп урнаша. Анда барып төшкәч тә бер
болынлыкта күк тәкә суялар һәм шуның хөрмәтенә үзләре урнашкан авылны Күк Тәкә дип
атыйлар. Шунда нигез корып яшәп тә калалар. Болар хәзерге Алгай авылы халкының
бабалары була.
Шулай итеп, 1110 еллардан соң Алгайда яшәүче калмый. 1115 елларда авыл урынына
чирмешләр килеп утыра. Алар йортлар салып, җирне эшкәртеп авыл корып яши
башлыйлар. 1415 елларда татарлар бирегә яңадан килеп урнаша һәм чирмешләрне урман
эче буйлап куалар. Авылда «Чирмешләр качкан сукмак» дип йөртелә торган сукмак та
бар. Килгән татарлар монда игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Авылны бу вакытта
халык Урта Өске дип йөртә.
XV гасырлар тирәсендә Урта Өске авылыннан ике кеше ат белән хәзерге Оренбург
шәһәре тирәләренә бара. Шунда алар Күк Тәкә исемле теге авылга кереп куналар. Алар
кунган йортның хуҗасы ап-ак сакаллы бер карт була. Бу ачык йөзле матур карт алар белән
бик яхшы итеп сөйләшә, кайсы яклардан килүләрен сораштыра. Юлчылар үзләренең
Казан губернасы, Мамадыш өязе, Урта Өске авылыннан булуларын әйтәләр. Бу сүзләрне
ишеткән йорт хуҗасы түбәндәгеләрне сөйли: «Сез әйткән авыл миңа бабай сөйләвеннән
таныш. Минем бабалар хәзер сез яши торган Урта Өске авылында гомер иткәннәр. Ул
авыл янында Өске елгасы ага торган булган. Ләкин алар бу авылда озак яши алмаганнар.
Бик нык корылык булу сәбәпле, ачлыктан котылу өчен шушында күчеп китәргә мәҗбүр
булганнар. Алар күчеп киткән авыл Алгай исемендә булган...»
Урта Өске кешеләре кире әйләнеп кайткач, халык белән киңәшәләр дә авыл исемен
Алгай дип үзгәртәләр. Шул вакыттан бирле авыл Алгай исемен йөртә.
Авыл матур җирдә, ямьле тау итәгенә утырган. Тирә-ягында нарат, каен урманнары,
кырлар, болыннар. Якында гына Караңгы Тау дип аталган урман бар. Авыл янәшәсеннән
Өске суы ага. Өске суы Түбәнбай үзәнендәге чишмәдән башлана. Түбәнбай үзәне
күршедәге Югары Өскебаш урманы уртасында.
Дәвамы киләсе саннарда.