ЗЫЯЛЫЛЫК ҖИТМӘСӘ...
Кайсы гына дәверне алма, барлык милләтләрнең, халыкларның да
күпмедер санда үтә дә асыл ул-кызлары, илани дип бәяләрлек затлары
булган. Андыйлар төп массадан, гавамнан үзләренең аңлылык дәрәҗәләре,
киләчәкне кайгыртулары, милләт өчен олы эшләргә әзер булулары, белемнәре
белән генә түгел, ә күбесенчә кылган нәм кылынып торылган батырлыклары,
фидакарь гамәлләре белән аерылып торганнар. Ходай Тәгалә аларны
яратканда ук үз-үзләре өчен дип түгел, милләт өчен, аның исәнлеге, абруе,
биеклеге өчен дип ярата торгандыр, ахрысы. Шигърияте белән чын
канарман — бөек Тукаебыз гына булмаса да без бүген башка халыклар
арасында бер башка түбәнрәк булыр идек. Исхакыйлар, Риза Фәхреддиннәр,
Батыршаларыбыз булмаса — янә бер башка. Әмма сүз үткәндәге түгел,
бүгенге асыл затларыбыз, аларга булган ихтыяҗ, кытлык, шул кытлык
китереп торучы бәлаләр хакында иде...
Милләтнең сарыкмас көче
Милләтнең көче, ныклыгы, иминлеге һәм шулар белән турыдан - туры бәйләнгән
даны, дәрәҗәсе нәрсәдә? Әлбәттә, дәүләтле булуда. Әлбәттә, шанлы казанышларда,
икътисади уңышларда, лаеклы тормыш-яшәешне кора, оештыра белү осталыгында,
милләт вәкилләренең гыйлемлегендә. Ә гомумиләштереп әйткәндә милләтнең көче
шул милләт ул-кызларының элек һәм бүген кылган, кылачак күркәм гамәлләрендә,
ул гамәлләрнең дөньякүләм урынындадыр. Ул халыкның башка халыкларга һәм үз-
үзенә булган ихтирамындадыр.
Ә дәүләтсез милләтнең көче, төп потенциалы нидә? Монысы да сер түгел
— һәрдаим азатлыкка, дәүләтчелеккә омтылуда, ирек турында онытмауда. Шушы
омтылыштагы эзлеклелектә. Үзаң югарылыгында, рух биеклегендә, милләтнең чын,
фидакарь зыялылары булуда.
Чын зыялылар, үзаң дәрәҗәсе, рух биеклеге. Дәүләтлеме син, дәүләтсезме,
милләтне чын милләт иткән иң беренче шартлар һәм сыйфатлар, уңай энергетика
шуларда, миңа калса...
Күпләрне тетрәндергән япон трагедиясе (җир тетрәү тудырган дәһшәтле цунами,
АЭС авариясе, күпсанлы корбаннар) бар дөньяга бу милләтнең чын егәрен,
ныклыгын, тыйнак батырлыкка һәрдаим әзер булуын тагын бер кат ачып салды төсле.
Эш гарасат вакытында бер генә мародерлык очрагы да булмау, бер генә кибет
хуҗасының да бәяләрне күтәрмәве, радиация астында калып та андагы халыкның
паникага бирелмәвендә генә түгел.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң аларың хәле йөз тапкыр катлаулырак иде.
Баш өсләренә ташланган ике атом бомбасы, Америка бомбовозлары җир белән
тигезләгән авыл-шәһәрләр, сәнәгать предприятиеләре. Шулар өстенә репарацияләр
нигезендә тулысынча тартып алынган сәүдә, балык тоту флотлары. Заводлардагы
исән калган җиһазлардан да колак кагу. Утрауларда бернинди дә чимал, ресурслар
булмау. Әле тагын шуларның барысына да өстәп
— җиңелү ачысы. Бер сүз белән әйткәндә, тәгәрә дә үл.
Әмма японнар бар дөньяны шаккатырып егерме-утыз ел эчендә Җир шарының иң
алга киткән илләренең берсенә әйләнделәр дә куйдылар. Ничек итеп? Ни хисабына?
Миңа калса, бу могҗиза барыннан да бигрәк һәр япон кешесендә булган шул эчке
энергия, традицияләр китергән рух ныклыгы, япон мәдәниятенә хас бердәмлек,
хезмәт сөю, тырышлык, ил, милләт бәласен үзеңнеке итеп кабул итә белүдәндер...
Дәүләтле япон белән биш гасырга якын башкалар кулында булган илсез татарны
чагыштыру, бәлки, урынлы да түгелдер. Тик шулай да искәртәсе килә: безнең халыкта
алда санап киткәннәрдән, ни кызганыч, бары хезмәт сөю, тырышлык кына бар. Алары
да — бераз тартып-сузып әйткәндә генә. Әгәр дә шуларга өстәп тагын бер генә
сыйфат—милләт фаҗигасен һәрчак үзеңнеке итә белү дә булса, без бүген дәүләтсез
көе дә мондый ук мөшкел халәттә булмас идек. Бәлки әле, Ходай кушып, дәүләтле дә
булып куяр идек.
Алда язганнарны истә тотып, мин биредә китереп чыгарырга теләгән төп нәтиҗә
шундыйрак: японның күпчелек халкын, ул ил гражданнарын, артык икеләнмичә, чын
зыялылар дип атау да зур хата булмас кебек. Бер-береңне, милләтеңне, мәдәниятеңне
ярату, үз традицияләреңә тугрылыклык — менә кайда ул халыкның сарыкмас көче.
Тулышып торган милли үзаң теләсә кемне, хәтта гыйлеменә, башкасына да
карамыйча, чын зыялы итә ала, миңа калса. Һәм киресенчә, коры укымышлылык кына
кешене зыялы ясый алмый. Дмитрий Быков дигән рус язучысы интеллигентлык ул
читләргә килгән кыенлыкларны күреп ярдәм итә белү, ди. Минемчә, бу — таррак
мәгънәдә, ил-көн өчен, иртәгәң өчен кайгың булмаганда дөрес. Яңадан үзебезнең
милләткә кайтып фикер йөрткәндә, бүгенге шәлпек хәл-әхвәлебезне истә тотып,
шикләнми шунысын ассызыкларга була—японнардагы затлылык, андагы тоташ
зыялылык хыялыбызда да булмау өстенә, зыялы дип атарлык затларыбыз да ифрат та
аз шул безнең. Үзаң сыеклыгы тудырган милли наданлык, нигилизм, зыялылык
кытлыгы — безнең көчсезлекнең беренче сәбәбе, бүгенге бәлаләрнең башы, төп
фаҗигабез, миңа калса...
Сандамы икән хикмәт?
Кайберәүләр, без — җиде миллион, дип мактанырга яратсалар да, бу арттыру,
әлбәттә. Без хәтсезгә азрак. Татарлыктан җәяү качканнар, бер авыз сүз татарча
белмәгәннәр, татар моңнарын тыңлаганда күз яшьләрен сөртмәгәннәр безнекеләр
түгел шул инде. Азмы-күпме татар җанлылыкны, телне, гореф-гадәтләрне
саклаганнарны санасаң, ике-өч миллион чыгар идеме икән? Тик ахыр чиктә санда да
түгел хикмәт, сыйфатта. Сыйфат булмау санга суга, санны билгели бит. Сыйфатлы
милләт булсак, без санлы да, данлы да булыр идек, шәт.
Тик күләмне, санны да гел кирәксез әйбер дип булмый торгандыр. Инглизләр,
алманнар, французлар, испаннар кебек һәрчак үзләре булып калучы, бар дөньяга
йогынтылы олы милләтләргә яшәү күпкә җиңелрәк. Милләтләргә генә дә түгел.
Табигатьтә дә әнә зурларга яшәү күпкә уңай. Аларга тимиләр, аларны
кыерсытмыйлар. Киресенчә, зурлар үзләре кечеләрне тотып ашый. Бүгенге дөньяви
милли сәясәт тә шуннан бик азга гына кайтыш. Кече милләтләрне шушы XXI гасырда
да «ашый» торалар. Бигрәк тә үз яшәү пространстволары булмаганнарны. Хөрлек,
ирекне алга сөрмәгән дәүләтләрдә җан асраганнарны. Күбрәк элеккеге дәверләргә
караган ачыктан-ачык юк итү, төрле геноцидлар булмаганда да ассимиляция дигән
нәрсә кала килә. Глобальләшү дигән шаукым, авторитаризм басымы, шовинизм аны
тизләтә торалар.
Дәүләтлеләрнең, хәтта аларның бик зур булмаганнарының да бар булган борчу-
мәшәкатьләре, проблемалары ким дигәндә бергә аз — үзләрен ничек саклап калырга
дип зурдан кубып баш ватасылары юк. Зыялылары да андый кайгыдан азат. Шул
исәптән безнең «өлкән туганыбыз», аның бар булган аңлы шәхесләре дә.
«Өлкән туган». Безне буйсындырган рус милләтенең бар булган көче, потенциалы
аның бик күп гасырлар буе үз дәүләтчелеге, үз территориясе булуда,
күпсанлылыгында. Чималга бай территориясендә. Һәм шуның белән шул, бетте дә.
Аларның унтугызынчы гасырдагы бөек әдәбиятларын исәпләмәгәндә, биредә
ниндидер аерым рух егәре, бердәмлек, милләткә, мәдәнияткә олы мәхәббәт, бөеклек
турында сүзне бик алып бармаска да була, миңа калса. Русның чын зыялылары, затлы
шәхесләре бүгенгесе көнне дә бик аз яки бөтенләй юк хисабында. Юрий Шевчук
кебек курыкмыйча, турыдан ярып, Путинның үзенә «Кайчан ирек булачак?» дип
сорау бирүчеләр, Угаров кебек «Театр. doc« куючылар, башка шундый азмы-күпме
фидакарьлеккә, батырлыкка тартымнар 100-120 миллионнан артып киткән милләт
өчен бик аз алар. Ә инде безнең, милли азчылыкларның хәленә кереп, аларны яклап
чыккан рус зыялыларын мин бөтенләй диярлек белмим. Бер Юрий Афанасьев бар
иде, хәзер ул да күренми. Безгә андый хәерхаһка бик исәп тотарга да кирәкмидер.
Чөнки алар өчен «спасение утопающих — дело рук самих утопающих» кына
булмады, «батарга» да һәрвакыт ярдәм итеп килделәр. Эне-сеңелләрен батыручы
«абый» кем була соң инде ул, дип сорыйсы килә һәрчак. Һәм ничек аны ихтирам
итмәк кирәк?
Русиядәге чын зыялыларга булган бүгенге кытлыкны илдәге сәяси тыюлар, сүз
ирексезлеге, авторитарлылык белән күпмедер аңлатырга буладыр, әлбәттә. Ләкин
чын зыялы, кем әйтмешли, ул инде Африкада да зыялы. Олы эшләргә сәләтлеләрен,
диссидент дәрәҗәсендәгеләрне әйтүем. Шулай дисәк тә, аларның якын үткәндә генә
яшәп алган, тоталитар системаны җимерүгә ифрат та зур өлеш керткән Солженицын
кебек кыя-затлары булды. Таланты белән дә, ныклыгы, үҗәтлеге ягыннан да руска
гына түгел, татар зыялыларына да үрнәк булырлык Солженицынның бурычлары,
максаты башкарак иде
— сталинизмның явызлыкларын бөтен дөньяга фаш итү. Аңа милләт исәнлеге,
башкалардан бәйсезлеге өчен зурдан кубып көрәшәсе булмады. Гәрчә Русиягә кире
әйләнеп кайткач «Сбережение русского народа» дигән милли идея тәкъдим итеп
маташса да. Илдәге башка милләтләр язмышына бармак ашарак каравы аның
бөеклеген безнең алда шактый түбәнәйтте, әлбәттә. Ләкин Солженицын, барыбер,
егерменче гасырдагы ирек, хөрлек буылган караңгы, авыр елларда урыс халкы
тудырган бердәнбер дип әйтерлек чын зыялы, биек кыяташ булып калды.
Әле тагын Лихачев, Сахаровлар, алда искә алынган Афанасьевлар, башкалар
булды. Соңгыларын (Сахаровтан кала), әлбәттә, хәбәрдарлык шаукымы, иреккә юл
ачу, авызлык салдыру тудырды. Авызлар яңадан томаланып, хөрлек тагын кысылгач,
андыйлар яралмый башлады. Бүген Русия милли-сәяси офыгында милләт намусы,
хөрлек байрагы булырдай кешеләр, чын демократия, рух өчен корсакларын,
тиреләрен аямыйча көрәшүчеләр күренми дисәк, хакыйкатькә хилафлык булмас
төсле...
Асылларыбыз
Ярый, болары алар, безнең белән көчләп «туганлашкан», аннары даими
башыбызны төеп торган «өлкән туган»да. Тагын үзебезгә әйләнеп кайтып һәм шушы
юнәлештә кабат фикерләп-уйлап, мин татарның бүгенге көнге чын зыялыларын
санаштыргалыйм. Санаган саен тагын кемнедер искә төшерәсем, бөекләребезне
арттырасым килә. Әмма арттыра алмый аптырыйм. Аз, бик аз шул алар, санарга бер
кулның бармаклары җитә.
Бүген безнең Солженицын югарылыгына омтылган асыл затыбыз
— диссидент рангындагы Фәүзия Бәйрәмовабыз бар. Империянең татарга каршы
эшләгән явызлыкларын даими фаш итеп килүдә бүген аңа тиңнәр, миңа калса, юк та.
Шәхси фидакарьлек, батырлык җәһәтеннән алганда да, ул хатын-кызларыбызга гына
түгел, ирләргә дә үрнәк. Баштагы чордагы кайбер хаталары, әле дә сакланган
кискенлекләре белән дә. Кискенлекләр дигәнен дә аңлап була. Безнең белән бит дүрт
гасыр ярым буе беркем дә кәнфитләнмәде. Астылар да, кистеләр дә, чукындырып та
тордылар. Без мокытлар исә һаман юашлана бардык һәм кыска хәтерлерәк булдык.
Фәүзия Бәйрәмова безгә
элекке дәверләрне һәм бүгенге якын тарихыбызны кире кайтаруда ифрат та олы
эшләр башкарып килә. Шул кайткан тарих белән, көрәшкә багышланган гомер белән
батыр ханым үзенә һәйкәл дә куйды. Аның алдында барыбызга да башны иясе генә
кала. Ләкин фаш итүләрдә, тарихны кайтаруда, шәхси батырлыкта бер Фәүзия генә
бик тә аз шул безгә.
Мин Разил Вәлиевнең ипле уңган-булганлыгына сокланам. Казанлылар артык
сокланмаска кушып торсалар да. Интернет форумнарда кайберәүләр язганча аның
өрми генә тешләвенә мөкиббән китәм. Чын зыялы нәкъ шулай булырга тиештер дә.
Акырып-бакырып йөреп бүгенге вәзгыятьтә беркемгә дә бернәрсә исбатлый
алмыйсың. Эзлекле, өзлексез, перманент рәвештә эшли алу сәләте кирәк. Вакыйгалар
уртасында булу, нидер эшләр алдыннан Мәскәү ягына карап алучы хакимият
тирәсендә дә кайнау кирәк. Разил абый нәкъ менә шундый урында. Бу кешегә алдарак
японнарга карата әйтелгән, без татарда сирәк күзәтелгән тыйнак батырлык хас. Исән-
сау гына була күрсен берүк.
Өлкәнәйсә дә, безнең чын көрәшчебез, легендар Фәндәс ага Сафиуллиныбыз бар.
Тик соңгы араларда ул «урамга» бик сирәк чыга. Интеллигентлык белән ипле
агрессивлыкны үзенә сыйдырган, әйткән һәр сүзен язып барырлык милләттәшебезне
бүген махсус рәвештә күләгәдә тоталармы әллә, белмим. Минем аны мөмкин кадәр
активрак булырга чакырасым килә. Исраф ителмәгән милли зыялылык потенциалы
ул кешедә, миңа калса, бик күп әле.
Шаулы туксанынчы елларда Мәскәү алдында суверенитет принципларын яклап,
исбатлап йөргән затлы галимебез Индүс абый Таһировтан да өйрәнәселәр бик күптер
безнең. Ул да татарның асыл улы.
Милли яңарыш елларында шул ук когортада булган Рафаэль Хәкимне дә
тыңларга, укырга бик ярата идем мин. Ул да бүген кайдадыр күләгәдә. Ипле, акыллы
аналитик, татар суверенитеты тәгълиматы авторларының берсе, бу татардан барыбер
булмый дип кул селтәде инде әллә. Яки хакимият коридорлары үзгәрттеме аны. Бу
сорауларга җавап бардыр инде ул. Тик абсолют күпчелек һәм без — провинциаллар
гына белмибез, белә дә алмыйбыз.
Бүгенге татарның әле тагын, саный китсәң, үтә дә милли җанлы, әмма ләкин аз
санлы язучылары, журналистлары, миллилекне, аңны күз уңында тоткан галимнәре,
сәнгать әһелләре бар.
Хыяллану да зыянлы түгел
Әйтәсем килгәне, хыялланганым шул: минем шушы алда санап кителгән һәм
саналмаган, исемнәре әйтелмәгәннәрне дә кушып, җәмгысе алтымы- җидеме, тугыз-
унмы, күбрәкме кешене бер өстәл артына утыртып озын-озак итеп атналар буе
сөйләштерәсем, киңәш-табыш иттерәсем һәм ахыр чиктә алардан берәр төрле
Милләтне коткару комитеты дипме, башкачамы аталачак, кәгазьдә рәсми, ә чынында
азмы-күпме яшерен дә булган оешмага нигез салдырасым килә. Ленин бер гасыр элек
әйткән сүзләр искә төшә: «Дайте мне организацию революционеров, и я переверну
Россию!» Безгә нәрсәнедер әйләндереп каплыйсы юк анысы. Революция дә кирәкми.
Татарга яңа милли яңарыш, яңа, кире кайтмый торган позицияләр яулау, киләчәккә
өмет белән карау мөмкинлеге, исәнлек гарантиясе кирәк. Сулар һавадай кирәк. Шуңа
күрә, соңгарак калып булса да, татарның чын ул-кызларына да бер йодрыкка
тупланырга, чын-чынлап оешырга, нәтиҗәле эзлекле эшләр эшләргә тотынырга
кирәктер бит инде.
Ачыктан-ачык рәвештә милли партия оештырырга, әлбәттә, беркем дә ирек
бирмәячәк. Империядә милли партия түгел, милләтне кайгырту, милләтче булу да
гадәттән тыш хәл санала. Шуңа күрә иҗтимагый оешма булып теркәлеп тә, бик
теләгәндә олы эшләр майтарып була торгандыр ул диясе килә. Аны яртылаш «идән
астына» кертү шуннан — оешманың бар дөньяга чыгарып селкемәгән, киң
җәмәгатьчелек вакыты җитмичә белмәгән серләре, эш алымнары, гамәлләре дә
булырга тиештер. Ахыр нәтиҗәләр саллы, күркәм булсынга. Һәм инде, ул оешма
нинди форматта, статуста булуга карамастан, иң беренче эш итеп бар яктан да
уйланылган, җентекле программа-план төзергә алынсыннар иде дип хыялларымны
дәвам итәм мин. Якын арадагы һәм киләчәктә эшләнергә тиешле эшләр планы.
Яһүдләр әнә үзләренең 1897 елгы яшерен «Сион акыл ияләре беркетмәләрен»
(«Протоколы Сионских мудрецов») — стратегиясе белән тактикасы бәйнә-бәйнә,
энәсеннән җебенә кадәр эшләнгән көрәш программаларын тулы бер гасыр алга төбәп
төзегәннәр бит. Татарга дөньякүләм хакимият тә, йогынты да кирәкми. Безнең бар
гамебез
— исән-сау булу. Әмма ки японнарга сокланган кебек бу халыктан да үрнәк
алмаслык, өйрәнмәслек түгел.
Уй-хыялларымда әле тагын, нәтиҗәсе нинди булуга да карамастан, шушы ук
мөхтәрәм затларыбызны республиканың беренче кешесенә кертәсем, яхшылап
аңлашырга тырышып каратасым да бик килә. Президент та шушы милләт кешесе,
бетү юлына чыкканыбызны, кичектермичә нидер эшләргә, майтарырга кирәклекне
бөтенләй аңламаслык түгел. Мин ул кочак җәеп каршы алыр, килешер, бар эшен
ташлап ярдәм итә башлар димим. Болай уйлау беркатлылык булыр иде. Әмма уртак
таяну нокталары табарга мөмкиндер. Хакимият белән килешеп эшләнгән эшләр
нәтиҗәне дә тизрәк бирер иде. Моның сәбәбе дә бик гади: инертлык, булдыксызлык
шундый ки
— өстән әйтмичә торып бездә беркем дә кымшанмый, инициатива күрсәтми.
Чиновникларны инде әйткән дә юк. Зыялыларда да бар андый чир. Халыкның
күпчелегендә иң әүвәл бүксә кайгысы, милли мәсьәләләрдә ул бөтенләй диярлек
надан.
Хыялларны тәмамлап, тагын шуны гына әйтәсе килә: туксанынчы еллардагы
кебек кискен, революцион милли яңарышка бүген өмет тотып булмый. Ул вакыттагы
шартлар, мөмкинлекләр юк. Ләкин Мәскәү соңгы араларда авызлыкны бушайтырга
кирәклеген аңлады. Бигрәк тә сайлаудан соң килеп чыккан «кечкенә
революцияләр»тәэсирендә. Алда күпмедер «җепшеклек» көтелә. Шунлыктан
халкыбызның милли аң дәрәҗәсен елның елына баскычлап, акрынлык белән булса
да, күтәрәсе, милләтне наданлыктан аралауның нәтиҗәле, өзлексез эшләүче юлларын
табасы, шул механизмны хутка җибәрәсе иде. Безгә ипле үсеш, яңарыш китерәчәк,
милли хәвефсезлек тәэмин итәчәк ул даими «комитет»ның максатын һәм бурычларын
шунда күрәм мин. Бу эштә барыннан да көчлерәк, үтемлерәк корал — телевидение.
ТНВ каналын милләт исәнлеге сагына куя алсак, бу беренче олы җиңүебез булыр иде.
Милли мәгърифәт өчен көрәштә дә без отарга тиеш. Оттырсак, бетү юлында тагын
бер олы адым атлаган булабыз.
Хыяллар димәктән, алар бөтенләй буш фантазия, мәңге эшкә ашмаслык түгел
икәнен чамалагансыздыр. Хыяллар планга, планнар гамәлләргә әйләнсен иде.
Эшкә ашмаслык түгел дисәм дә, шикләнмичә дә булдыра алмыйм. Ул алда
саналган асыл зат-зыялыларыбыз бер фикергә килә, бер якка карый алырлармы дип
хыялда да хафаланам. Татарлыкның иң начар чире тагын рецидив бирмәсә
— «мең җирдә мең учак пыскымаса» иде дим...
Зыялылар һәм хакимият
Чын, башбирмәс зыялылар белән хакимиятләр, үзсүзле хакимнәр арасындагы
гомер-гомергә килгән мөнәсәбәтләр катлаулылыгы да бар бит әле. Туксанынчы
елларда хакимнәр белән зыялылар бер яккарак караганда нинди матур нәтиҗәләргә
ирешә башлаган идек югыйсә. Шул искә төшсә, шагыйрь сүзе белән: «Их, булса иде
ирек» дип уйлап куясың.
Әйе, хөрлек, ирек булган җәмгыятьләрдә зыялылар сүзе хакимияткә барып
җитмичә калмыйдыр. Ул җәмгыятьләрдә уңай кайтавазга, эшлекле реакциягә дә өмет
тотарга буладыр. Тик без Русия дигән ошбу илдә демократиянең бер читен,
чагылышын гына күреп калдык. Иртәгебезне дә өметле дип әйтү кыен. Ә хөрлек
булмаганда хакимнәрнең һәм хакимиятләрнең ниндилеген, аларның фикерле вә
намуслы, милләтче интеллигентка, алар белән бергә милләткә, халыкка да ничек
каравын, ниләр кылануын бик аңлатып торырга кирәкмидер дә. Тиккә генә: «Власть
всегда зло, абсолютная власть — абсолютное зло» димиләр бит. Русия хакимиятен
явызлык үзәге дип үк атап булмыйдыр да, бәлки. Ә бәлки, буладыр, кирәктер дә.
Чөнки гамәлләренә караганда, алар эчтән генә түгел, тыштан да безгә —
азчылыкларга Крылов Бүресенең Куянга әйткән сүзләрен һәрчак кабатлыйлар бит:
«Ты виноват уж тем, что хочется мне съесть». Ягъни аз санлы булганга, титул милләт
булмаганга гаепле сез. Русия хөкүмәтенең нияте ачык — бер милләт, бер дин, бер
мәдәният, ягъни унитар дәүләт булдыру. Германиядә 30нчы еллар уртасында
расланган Нюренберг раса законнарыннан, «бер халык, бер рейх, бер фюрер»дан аз
гына кайтыш. Моны алар яшермиләр дә. Алар «АиФ» атналыгы аналитигы, зыясыз
«зыялы» В.Костиков сүзләре белән: «Ни өчен татар һаман татарча, бурят бурятча
сөйләшә?» дип гел аптырап торалар. Америкага карап аларның Россия Кушма
Штатлары төзиселәре килә. Аларның үзләре мөкиббән киткән АКШның
килмешәкләр ватаны икәнен дә, ә бездәге милләтләрнең гомер- гомергә үз тарихи
җирләрендә яшәгәннәрен дә аңлыйсылары да, исәпкә аласылары да килми. «Өлкән
туганның» бар булган зыялылары, билгеле кешеләре арасында да, әйткәнемчә,
азчылыкларны яклаучылары күренмәде диярлек. Үзебезнең берничә бөртек
зыялыбызның тавышы анда барып җитә алмый. Җитсә дә, Мәскәүдә мыекларын да
селкетмәячәкләр. Селкетсеннәр дисәк, зурдан алганда, бары ике генә юлны истә
тотарга кирәктер: йә таләпләрне язып, тотып урамнарга чыгып, алар ишетерлек итеп
шаулап алу, йә үз хакимиятебез аша йогынты ясарга тырышу. Тагын шул әлеге дә
баягы хакимият инде.
Урындагы хакимият милли моң-зарларыбызны, сирәк чаң сугуларны ишеткәли,
әлбәттә. Әмма аның да бик ушы китми. Милли зарларыбызга ул гадәттә җитди
карамый. Кайчакларда гел «Эт өрә бирә, бүре йөри бирә» принцибында тора. Болгар
номерларын саклап калып булмый идеме әллә? Ә милли мәгарифне зурдан кубып
яклашмаска хакимияткә кем комачаулый? Юк шул, «тегеләр» билгеләп куйгач,
милләт ягына, аның проблемаларына бер карасалар, Мәскәү ягына биш карап алалар
шул алар. Алар билгеләгән фарватердан чыксам кәнәфисез калырмын дип шыр
җибәрәләр.
Хакимиятнең аның һәрдаим үз мәнфәгатьләре. Аның бездәгесе дә, Мәскәүдәгесе
дә буйсынганны, үзе оештырган тәртипне санлаганны ярата. Буйсындырганда,
мавыгып китеп, кайбер чикләрне узуын да абайламый. Шулай тиеш дип уйлый.
Халыктан бау ишүне, ишә белүне ул егетлеккә саный. Хаталарына төртеп
күрсәттеңме, аның тегеләре өчен дә, болары өчен дә тиз генә «халык дошманы»на
әйләнүең дә бар. Әйе, бер генә режим да зыялыларның актив булуын өнәми. Хәтта
исәпләшкән очракта да. Чөнки актив зыялылар — көч чыганагы. Актив
интеллигенциянең халыкны ияртү ихтималы бик зур. Шуны аңлаган башлыклар
матди хәле әлләни булмаган зыялыны үз ягына авыштырудан да һич тартынмый.
Сатып алырга, кәнфит-прәннеккә алдарга тырыша. Сарай «зыялылары», партия
әдипләре һәм хакимнәр — кушканны гына «җырлаучылар» бар. Бөтен илләрдә-
җирләрдәге, дәверләрдәге кебек, безнең милләтне дә читләтеп үтмәгән күренеш бу.
Менә шушы урында инде сораулар туа. Хакимият кәнфит сузганда аңа үрелми калу
авырмы? Ул кәнфиткә ымсынган, аны алган кешене зыялы дип атап буламы? Әллә
сатылган зыялы ул инде гомумән дә зыялы түгелме? Мәсәлән, Мәскәү хакимияте
белән күптән кодалашкан, властьтан күптин-күп дивидентлар алып торган
кинорежиссер Никита Михалков кем? Зыялымы, әллә «зыясызмы»? Ә татар
михалковлары? Алар бездә чагыштырмача күбрәк тә төсле әле. Аларның исемнәрен
дә бик атыйсы килә. Атаган чаклар да булгалады. Ләкин редакторлар, тавыш-гаугадан
куркып, үткәрмиләр. Мин мөхәррирләрне дә аңлыйм. Алар да бездә бәйле кешеләр.
Тик кәнфиткә үрелүне, конформизмны, принципсызлыкны аңлый алмыйм.
Мин тагын шуны аермачык аңлыйм: чынлыкка, асыллыкка дәгъвалаган
интеллигент беркайчан да меркантил булырга тиеш түгел. Аның шигаре «дөнья малы
— дуңгыз каны» булганда гына ул чын зыялы. Мал, байлык турында баш ваткан
кешенең уйлары милләт язмышы тирәсендә бөтерелә алмый.
Аңлы эшкуардан әле яхшы меценат чыгарга мөмкин. Тик күрәбез, аңлылык
дәрәҗәсенең түбәнлеге бу очракта да үзен сиздерә. Татарда әлегә кадәр яңа бертуган
Акчуриннар да, бертуган Хөсәеновлар дә күренмиләр.
Аерым кешене күздә тотып әйтмим, кайбер меркантил зыялыларыбызның,
үзләренең прәннеккә алдануларын яшерергә тырышып, мәгълүмат чараларында яки
болай, сүз аралаш: «хакимияткә үтмичә аңа йогынты ясап булмый» дигән кебегрәк
аклануларын ишеткәнем бар. Хакимиятләрдә «бишенче колонна» тоту эчне төртеп
тишмәс иде, әлбәттә. Тик сез анда кәнәфи билисез икән, әнә, Разил Вәлиев кебек эш
күрсәтегез...
Зыя сүзе «яктылык, нур» дигәнне аңлата. Ягъни зыялы — яктылык сибүче зат.
Якты уй-фикерләр, ниятләр, бигрәк тә якты гамәлләр иясе. Безнең шушы ярым
караңгы дөньяны яктыртырга, нурлы итәргә туган кешеләр. Шул сәбәпле гел
зарланып, шыңшып, кайгырып йөреп кенә булмыйдыр ул. Коры иҗат белән генә,
китап язып кына да тормышны үзгәртү икеле. Аның өчен ким дигәндә Солженицын
кебек яза белергә кирәк.
Зыялылыр җәмгыять, милләт алдында җаваплы. Алар дәшмәгәндә, сүлпән
булганда милләтнең киләчәге югала. Татарның киләчәген без яртылаш җуйдык инде.
Юашлык, үшәнлек, телсезлек, хакимнәр кушканны җырлау — интеллигентның
мескенлеге, кирәксезлеге. Дәшә белеп дәшү, оешканлык, проблемаларның чишелеш
юлларын берөзлексез эзли, таба, билгели белү, реаль эшләр эшләү һәм дә көрәшче
булу, көрәштә калу кирәк безгә.