Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘРГӘ ДИП ҖИРГӘ ЯРАЛГАНБЫЗ...

Туган якка мәдхия
Сөт калыр, Ватан китәр.
Дәрдемәнд.

Җилләренә хәтле танысын дип,

Туган якта йөрим яланбаш.
Теләчемнең урманнарын гизәм,

ЯШЕЛ байрак — һәрбер ябалдаш.
Чакрым саен АК каеннар булып,

Ап-ак дулкын мине каршылый.
Кемдер дәшә: изүләрең ачып,

Таңнар каршысына бар шулай!
Пар-пар тургай КЫЗЫЛ киңлекләрдә

Әй, очына таңны макташып.
Кендек каным тамган бу җирләрдә
Һәрбер үлән — минем якташым.
Татарстан! Синең байрагыңа
Яшел,
Кызыл,
Ак төс береккән.
Шушы төсләр туган якларымда
Яшәп килә элек-электән.
Туган якка кайтып баш иямен,

Яд итәмен анам, атамны.
Туфрагыңа ятып бер еласам,

Мин мәңгегә — сөтле, Ватанлы!
 

Без һәммәбез — Ходай баласы
Заманалар иске, бик борынгы...

Кояш кына күктә — өр-яңа!

Әниләрнең елмаюын төяп,

Без килгәнбез фани дөньяга.
«Сөбханалла!» — диеп, кендек әби

Ак мендәргә безне салгандыр.

Игелекләр әби-бабайлардан

Шул чакта ук йогып калгандыр.
Чәчәк булып шытасымы безгә,

Яңгыр булып әллә явасы?

Без яшәүгә дучар ителгәнбез,

Без һәммәбез — Ходай баласы.
Халкым бүген дәүләтчелек сорый!

Бу — минем дә йөрәк ярасы.

Без көрәшкә дучар ителгәнбез,

Һәммәбез дә — Ходай баласы.
Мин кояшка, күккә ашкынамын,

Шаһит моңа күзем карасы.

Хаталарым булса, кичерегез,

Мин — Ходайның газиз баласы.
Еллар күкрәгендә чыңлар өчен

Барасы да безгә, барасы!
Яшәргә дип Җиргә яралганбыз,

Без һәммәбез — Ходай баласы...


Сиңа барам...
Өмет һәрчак алга әйдәп тора —

Юлыгырсың, диеп, бәхеткә.
Әй, мәхәббәт! Тик син генә мине

Илтерсең күк алтын тәхеткә.
Офыкларга кереп баттым менә,

Очты миннән дөнья кайгысы!
Тәнем — җирдә, җаным күктә яши,

Мин бер исәр кеше, ахрысы.
Үз кояшым көтә мине алда,

Анда — киңлек, зәңгәр офыклар.

Икар сыман йөзәм, күккә ашам —

Галәм миңа гүя тубыктан.
Күкнең тәрәзәсен шакып-шакып

Йолдыз күзләренә багамын.
Ишетәмен хәтта тулган

Айның Ничек итеп... кыштырдаганы.
Сиңа атап, синең өчен диеп

Йолдызлардан үрәм такыя.

Хыялымда, татлы хыялымда

Иңнәреңә мең кат баш куям.
Ничек итеп синең күңелеңә

Йолдыз яңгырларын ялгарга?

Тик син генә булышырсың кебек

Яшәүләрнең серен аңларга..
Йолдызлар бит берни сөйләшмиләр,

Җемелдәшүләре — ни икән?

Юк дисәң дә ерак йолдызларның

Гашыйкларда эше бар икән.
Сиңа барам: галиҗәнап сөю

Күк капусын ачар безгә дә.

Күрче әнә — оялгандай итеп,

Керфекләрем сиңа... тезләнә.
Өмет белән яшәү, һәй күңелле!

Мин моңдашы талгын кичләрнең.

Син — табышмак, Җавабыңны эзлим...
Җавабыңны тапсам, нишләрмен?
Канатларын җуйган Икар сыман

Упкыннарга төшеп китсәмме, —

Мин шунда да, соңгы көчне җыеп,

Эндәшермен: «Сөю, исәнме!»
 

Күктә — татар галәме
Төннәрен нигә күңелләр

Бик еш күккә тартыла?

Минем төрки бабаларым,

Затлы исем куша-куша,

Һәйкәл салган халкыма.
ҖИДЕГӘН ЙОЛДЫЗ көлемсери

Җиде чатка нур чәчеп.

Миллион яшьлек бу йолдызлык

Үз телендә әйтеп бирсен

Татар кауменең яшен!
КАЗЫК ЙОЛДЫЗ тотып тора

Күкнең җиденче катын.

Һун бабамнар шул «казык»ка

Арканлап куя белгәндер

Сугышчан, гаярь атын.
Сирпелеп КИЕК КАЗ ЮЛЫ

Кайларга безне дәшә?..

Киек казлар кебек һаман

Зур юлларны, кыйтгаларны

Кичкәндер нәсел-нәсәп.
Айның аргы якларына,

Уйларым, еш йөгрәсез...

Юкка түгел: күк катында, Чиләк-көянтәсен асып, Көтә безне ЗӨҺРӘ-КЫЗ.
Җирләребез читкә киткән,

Кулда калган бик азы.

Очсыз-кырыйсыз күкләрдә дә,

Уйлап куям: бардыр әле

Хәтта Татар бугазы!


Югалту
Әнкәйнең вафатына...
Кара кояш... Иңә күктән кай өннәр?

Янбакчада тып-тын елый каеннар.
Дөнья камил, түм-түгәрәк, бай иде,

Тапкан Анам! Кояшың бит баеды.
Вафатыңны җилләр йолкып алды да
Күпме сорау тезеп куйды алдыма, —
Синнән башка ничек яшәр дөньялык,

Бетмәбезме кер-тузанга буялып?
Кендек бавым икенче кат өзелде,

Чыда, тәнем, сызлауларга түз инде.
Кат-кат урап кайткан чагым су юлын,

Пакъ сурәтең калды җанда уелып.
Тәндә кинәт меңләгән кыл өзелде,

Ходай рәхмәтләре белән түзелде.
Газиз анамны югалткан көн иде,

Баттым... Гүя тирә-юнем төн иде.
Кай юләрләр кычкырышып көләрләр:

«Кара кояш буламени?» — диярләр...
Кара кояш, салып ташла пәрәнҗәң!
Туар таңны каршы алсын тәрәзәм...


Сыерчык җыры
Яз кунагы СЫЕРЧЫКка

Кирәк түгел тәрҗемә.
Барсын да җәһәт аңларсың —

Башыңны күтәр генә.
Җиргә, күккә, агачларга

Бер генә аның җыры!..

Елгаларда җил кузгала,

Сына бозлар зынҗыры.
Агачлар агач телендә, А

ңлый аның сайравын.

Җавап итеп ябалдашлар

Сузар яшел яфрагын.
Егылып китәрдәй булып

Очына да очына!
Нинди шатлыгы бар икән

Телләренең очында?
Җыр суза. Кайда, нәрсәләр —

Һәммәсен белеп тора.
Кара мәрҗәндәй күзләре

Елмаеп-көлеп тора.
Баскан да ул аягүрә
Әй, сайрый чүгеп-чүгеп...
Җырлап туймас шушы кошчык

Нәкъ туган телем кебек!