Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАНЫР ВАКЫТ ҖИТТЕ


Хәзерге татар әдәбияты, тәнкыйте турында газета-журналларда берничә мәкаләм
чыкканнан соң, аларга төрле мөнәсәбәт белдерелде. Фәүзия Бәйрәмова үзенә хас
кайнарлык белән язганнарымны кире какса, Рәдиф Гаташ исә бер әңгәмәсендә, башкала
биеклегеннән торып, Чулман артында яшәп ятучы провинциалга үзенең
илтифатсызлыгын күрсәтеп, мин фәкыйрегезне «Алабуга институтыннан бер доцент» дип
кенә атап үтте. Һәрхәлдә, мәкалә астына акка кара белән «Чаллы» дип язылса да, кара
урман артларыннан ишетелгән билгесез тавыш, Казанның мәгърур гөрелтесендә югалып
кала, «зур» эшләр арасында буталып бетә, ахрысы. Ә бит сүз гаять җитди булып, татар
прозасын, шигъриятен, сәхнә эстрадасын каплап киткән мәхәббәт турындагы елак
әсәрләр, шигырьләр, җырлар һәм һәрвакыт татарны мескен итеп күрсәтүләр турында иде.
Аларга укучылар битараф калганга, бу мәсьәләгә башка әйләнеп кайтмам дигән идем,
әмма «Мәдәни җомга» битләрендә басылган бер мәкаләдә китерелгән Р. Фәхретдиннең
«Әхлак белән әдәбият бергә булырлар, бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса,
әхлагы да шул рәвештә булыр» дигән сүзләре сискәндереп җибәрде. Әгәр соңгы елларда
чыккан хикәя, повесть, романнарыбызның темалары буенча фикер йөртсәк, безнең
әдәбият шәхси-интим хисләр аралыгына куып кертелгән икән. Г.Исхакый, Г.Ибраһимов,
Ә.Еники, Г.Бәширов кебек корифейларыбыз бер читтә калып, Зифа Кадыйрованың «ул
моны, бу тегене, теге моны ярата, яратмый, яраткан» турындагы китаплары иң күп укыла
торганга әйләнгән икән, беткәнбез без. Язучы укучы таләбенә яраклаша. З.Кадыйрова
китапларының меңәр сумга сатылганын күргән башка әдипләребез дә егет-кыз, ир-хатын
мөнәсәбәтләре турында күпләп һәм тәмләп яза башлый. Укылуы кирәк бит!
Ләкин ... XIX гасырда Кавказ халыкларының азатлык сугышы җитәкчесе, Россия
империясенә каршы 25 ел көрәшкән имам Шамил үз вакытында җыр сәнгатен тыйган.
Юк, ислам дине кануннары кушканга түгел, ә халыкның фикере шәхси интим хисләр юлы
белән китмәсен өчен. Р. Гамзатовның «Мой Дагестан» китабыннан түбәндәге юлларны
укыйбыз: «В песне ищи что-нибудь одно — или смех, или слезы. Нам, горцам, сейчас ни
то, ни другое не нужно. Мы воюем. Мужество не должно жаловаться и плакать, какие бы
испытания на него не обрушивались. С другой стороны, нам нечему и радоваться. Печаль
и горечь в наших сердцах. Вчера я наказал молодых людей, которые около мечети
танцевали и пели. Глупцы они. Увижу еще раз, накажу снова. Если вам нужны стихи,
читайте Коран. Твердите стихи, написанные пророком. Его стихи высечены и на воротах
Каабы.» Так запрещал имам Шамиль петь в Дагестане. Женщин за песню наказывал
метлой, а мужчин — кнутом. Приказ есть приказ. Немало певцов попало в те годы под
удар кнута».
Әлбәттә, Шамил — Шамил инде. Ул башка чор, башка милләт вәкиле. Ләкин ул сиңа
файдалы икән, теләсә кемнән өйрәнергә ярый. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) «Белем алырга
мөмкин булса, Кытайга барып булса да өйрән» дигән хәдисе бар. Шуңа күрә Шамилдән
үрнәк алып, язучыларыбызга, җырчыларыбызга «Еламаска!» дип боерык бирәсе килә. Сүз
уңаеннан, шул ук китапта мәхәббәт шагыйре Мәхмүт турында да әйтелә. Әлеге сөю колы,
Беренче бөтендөнья сугышында, австрияле солдатны эзәрлекләп, чиркәүгә барып керә.
Шунда Мәрьям анакайның сурәтен күреп, аны сөйгәне Муига охшата һәм рәсем алдына
тезләнеп, чукына башлый: «Неизвестно, что потом рассказывал об этой истории австриец,
но только свирепый горец тоже упал рядом с ним на колени и стал молиться по
христиански, неумело ударяя себе пальцами в лоб, в плечи и в грудь». Йә, укучым,
мәхәббәт дигән булып иманын саткан Мәхмүт турында ни әйтерсең? Күңелгә шик керә:
безнең дә мәхәббәт шагыйрьләре, язучылары, интим-шәхси хисләргә дан җырлау аша,
Сусанин кебек, безне ялгыш юлдан алып китеп, адаштырырга уйламыйлармы?
Билгеле, дөнья булгач, сөю дә, сөюдә кире кагылу да була. Ләкин аннан башка да
тормыш бар бит — эш һәм карьерага омтылу, гаилә һәм балалар шатлыгы, милләт
язмышы һ.б., һ.б. Тормышта кызыксыныр нәрсәләр чиксез — спорт, фән, фәлсәфә... Ләкин
безнең әдәби геройлар тормышында болар барысы да үзеннән- үзе бара, ә инде мәхәббәт
мәсьәләсендә һәрвакыт проблема. Укып карагыз әле, чын әдәбият шундый буламы инде
(редактор киссә кисәр бу өлешен, ләкин халык очын-очка ялгый алмый интеккәндә шул
рәвешле язучыларга җенем чыга): «Ярты сәгатьләп вакыт үткәч, машина ямь-яшел
агачларга төренеп, чәчәкләр эчендә утырган өч катлы өйнең челтәрле капкасы янына
килеп туктады. Дәүфит пультка басып капканы ачты, Гөлгенәне кулыннан тотып
машинадан төшерде дә, кулларына күтәреп, биек баскычлардан өйгә алып керде. Гөлгенә
өйнең эчтән дә матур итеп эшләнүенә сокланды. Әйтерсең лә әкияти дөньяга килеп
керделәр!!! Бу мизгелдә сүзләргә урын юк иде. Моңлы музыка тәэсирендә табын
әзерләделәр. Дәүфит тыела алмыйча, Гөлгенәнең әле кулларыннан, әле беләкләреннән,
әле чәчләреннән үбеп- үбеп алды. Бу үбүләр тора-бара иреннәрдән шашып үбүгә күчте».
(Ф.Тарханова. Бәгырь // Идел. 2011. №3)
Тукай ни өчен бөек? Дәрдемәнд фәлсәфи җәһәттән, бәлки, Тукайдан да
әзерлеклерәктер, ләкин Тукай — халык күңелендә. Чөнки ул халык мәнфәгатьләре белән
яшәгән, аның сулышын, йөрәк тибешен тойган. Ә бүгенге ир-атларның төп теләге чит
хатыннар «аулап» яшәүдәме? Х.Туфан әйтмешли, «бөркеттән туган чыпчык»ка әйләнгән
халык бүген милләт буларак яшәүдән туктау алдында калганга аһылдый, эчтән, бик тирән
катламнардан ыңгырашу пары бәреп чыга. Ләкин шәһәргә килеп, азмы-күпме тормышын
җайлауга ирешкән каләм әһелләренең моны ишетергә теләкләре юк, алар үзләре кебек
«җайлашканнарның» ихтыяҗларын үтиләр.
Әйтергә кирәк, бүгенге көн әсәрләрен укып, үзебезне Г.Ибраһимовның «Яшь
йөрәкләр» романындагы Мәрьямгә охшата башладым. Өйгә бикләп куелганга
эшсезлектән интеккән морза кызын әдип менә ничек тасвирлый: «...бик баллап язылган
төрек романнарының исәбе-хисабы юк иде. Мәрьям, килүе белән, шуларның эченә чумды
да китте... Ьәм вакыйган, бунда килеп бер мәртәбә тәмнәрен татыганнан соң, шул баллап
язылган төрек романнарын уку төзәлмәс бер чир хәленә яки рухының бертуктаусыз теләп
тора торган бер ризыгы (азыгы) рәвешенә әйләнеп китте.
Менә булар аның йөрәгендә уянган теге кызлык тойгысын куәтләттеләр генә түгел,
Мәрьямне шул барлык гомерләрен гыйшык белән уздыра торган кыз-каһарманнарның
берсе, беренчесе кебек хис иттерә башладылар... Ул кайсы романны укыса, шуның кыз-
каһарманын үзенә охшата вә үзе дә шуның кебек булырга уйлый...
Аның каршысында исә теге романнардагы Наилләр, Исмәгыйль Тайфурлар-фәләннәр
урынына Зыя тора. Ләкин ул теге каһарманнардан башка. Анлар кебек бераз сөйгәннең
соңында моны ташлап, күңелен икенчеләргә багламый; анлар кебек ялындырып яисә
үпкәләп тә йөрми... Ул бертуктаусыз үзенең матур күзләре белән Мәрьямгә карый да, бик
аз гына елмая төшеп, йөрәгенең әллә кай җиреннән кайнап килгән бер тойгысын сөйли —
матур тавышы белән, Мәрьямне дөньядагы һәмма кешеләрдән артык сөйгәнен, аның
эчендәге гыйшык диңгезе тик Мәрьямгә генә гаид, аңа гына махсус икәнен сайрый: «Аһ,
Мәрьям, белсәң, мин сине ничек сөям!» — ди».
Хөрмәтле Галимҗан ага! Сезнең әсәрләрне укыган саен, хөрмәтем арта. Сез узган
гасырның иҗтимагый тормышы турында үлемсез әсәрләр генә түгел, бүгенге язучыларга
әзер схема да калдыргансыз. Сезнең героегыз Мәрьям иҗтимагый тормышка яраксызлык
үрнәге буларак чыгыш ясаса, хәзерге әдәбиятта аңа охшаганнар — эталон. Бүген
әдипләребез Мәрьям кебекләрне тәрбияләүне генә күздә тота.
Такташ әйтмешли, «Мәхәббәт ул үзе, иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта».
Ләкин гомер буе мәхәббәт яңартып кына яшәп булмый бит инде, җәмәгать. Әлеге
мәкаләне язарга утырыр алдыннан телевизорда бара торган «Хәерле иртә» тапшыруын
карадым. Анда татар балалар бакчасы турында сүз бара. Экранда алып баручыларны бер
тәрбияче алыштырды — саф татар фамилияле, татар исемле ханым русча сөйләп китте.
Йә, Хода, татар тапшыруында үз телебездә сөйләрдәй тәрбиячеләр калмадымыни инде?!
Ул бит тәрбияче, димәк, киләчәкне төзүче! Менә нәрсә турында ачыргаланырга — юк,
ачыргалану көчсезләр гамәле — менә нәрсә өчен көрәшергә тиеш язучылар, шагыйрьләр,
җырчылар. Әдәбият-сәнгатьтә дә, тормышта да...
Әдәбиятыбызның мондый сазлыкка батуына, беренче чиратта, тәнкыйтьнең булмавы
сәбәпче, ахрысы. Әйе, булмавы, ягъни, юк ул бездә. Чөнки эреле-ваклы тәнкыйтьчеләр
күп булып, әледән-әле тәнкыйть китаплары чыккалап торса да — болар берсе дә тәнкыйть
түгел. Алар кодалыкка, туганлыкка корылган мактаулар гына. Конкрет әдип турында
язалар икән, димәк, мактыйлар. Кимчелекләрне күрсәткән язмалар чыга икән, фамилияләр
юк, аларда гомумиләштерелгән төшенчәләр генә. Аерып алып, аерым язучының
җитешсезлекләрен күрсәткән тәнкыйть таба алмассыз татар әдәбиятында. Чөнки агай-
эненең бер-берсе белән араны бозасы, мөнәсәбәтләрне катлауландырасы килми. Дөрес,
гел ал да гөл яшәмиләр, премияләр турында сүз чыккач, бер-берсен тырмашырга тотына
халык, ләкин үзара, гавәмгә күрсәтми, матбугатка чыгармыйча гына. Каләм әһелләренең,
галим-голәмәнең бер-берсе белән дус яки дус түгеллеген докторлык, кандидатлык
диссертацияләре, хәтта диплом эшен яклаучылар үз җилкәләрендә бик яхшы татый. Әмма
бер-берсенең иҗатында берәр җитешсезлек яисә кимчелек күрсәтеп чыгыш ясау юк. Әгәр
әдәбият фәне закончалыкларына нигезләнеп, аерым авторлар иҗатына объектив бәя
бирелсә, бетәм-бетәм дип яткан, нигездә, хатын-кыз каләменә калып барган әдәбиятыбыз
күпме файда күрер иде!
Ә бит тәнкыйтьнең әдәбият өчен һава кебек кирәк булуына үз вакытында Р.Фәхретдин
дә игътибар итә һәм үзе мөхәррирлек иткән «Шура» журналында махсус «Тәкъриз һәм
интикад» бүлеген ачып җибәрә («тәкъриз» бер кешене теләсә нинди юл белән мактау яки
хурлау, шелтәләү мәгънәсендә кулланыла», «интикад»ның эчтәлеге китап яки журналны
игътибар белән укып чыгып, аңа бәя бирүгә туры килә»). Үз шәүләсеннән үзе куркучы
татар әдипләре, тәнкыйтьчеләре кайчан тәкъриз белән интикадны аера белә башлап,
мәкаләләрендә конкрет исем-фамилияләрне күрсәтеп яза башларлар микән?! Классик
әйтмешли, едва ли...
Тәнкыйть булса, Л.Әбүдәрованың жанрын «интеллектуаль повесть» дип күрсәткән
«Биек үкчә астында» повесте дөнья күрмәс иде, ичмасам. «Интеллектуаль» сүзе хәтәр
яңгырый бит, кызыксындырып җибәрде, Р.Мирхәйдәров романнарына охшаш әсәр
күрергә өметләнеп, укый башладым. Ләкин бөтен «интеллектуальлек» телефон, телевизор
исемнәрен латин хәрефләре белән инглизчә язуга, халыкка ят булган азык исемнәрен
атауга, никахсыз гына теләсә кем белән йоклауга кайтып кала булып чыкты.
Кайчандыр булган ул тәнкыйть. Аның кирәклеген аңлаган дәвердә булган.
Коммунистлар партиясенең бик күп кимчелекләре бар, ләкин ул идеология һәм
пропаганда өлкәсендә зур уңышларга ирешә, моны шәрехләп торасы юктыр. Безгә, милли
үзаңны уятып, миллилекне саклап каласы килсә, бу өлкәдә алардан үрнәк алырга кирәк.
(Әйтергә кирәк, милләтемне яклап калырга мөмкинлек булса, шәхсән үзем Шамилдән дә,
коммунистлардан да, шайтаннан да өйрәнергә әзер.) Менә коммунистларның тәнкыйтькә
мөнәсәбәте: «Партия карарының тәнкыйтькә һәм әдәбият фәненә йогынтысы барыннан да
элек аларның максатын һәм бурычларын заман таләпләре ноктасыннан билгеләүдә иде».
(Татар әдәбияты тарихы, 6 томда, т.5. К., 1989. 482 б.). Сүз үткән гасырның утызынчы
еллар әдәбияты турында бара. Тәнкыйтьнең билгеле бер бурычлары булып, аларны заман
куя. Ә безнең бүген максат-бурычлар нинди? Милләт булып яшәү, телне саклап калу. Бәс,
тәнкыйть тә тешсез әби булып утырмаска, әдәбиятка юнәлеш бирергә тиештер, дип
саныйм. Алты томлык кебек дәрәҗәле хезмәткә мөрәҗәгать иткәнбез икән, шул еллардагы
тагын бер күренекле шәхес язмаларын ачып карыйк: «...Моңарчы яшеренеп яткан
потенциаль көчләрне ачу, безнең көчле иҗат омтылышына дөрес юнәлеш биреп җибәрү
кебек мактаулы бурычның зур өлеше, һичшиксез, тәнкыйть өстенә төшә». Бу өзек
Ә.Фәйзинең 1933 елда язылган мәкаләсеннән алынды. Күрәсез, һәм партия, һәм язучылар
тарафыннан тәнкыйтькә зур игътибар бирелгән. Таныйк, шул чорда әдәби тормыш гөрләп
бара, әдәбият мәйданына Х.Туфан, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Ш.Усманов, К.Нәҗми,
Ш.Маннур кебек якты талантлар килә һәм ул чәчәк ата. Әле мин монда Октябрь
революциясеннән соң борынлаган һәм канат ныгытканнарны гына санадым. Әмма болар
һич кенә дә социалистик революция аркасында түгел, ә сәламәт тәнкыйть көчле булганга
революциянең канлы зилзиләсен җиңеп, олы юлга чыккан сәләтлеләр.
1920-30 еллар әдәбиятын бүген, берьяклырак күреп, «кызыл» дип атап, идеологиягә
хезмәт итүдә гаепләүләр очрый. Бәхәсләшмим, бар андый тенденция. Ләкин кешенең
язмыш белән бергә-бер калып, аны җиңүе турындагы «Тапшырылмаган хатлар»
(Г.Кутуй), каты цензура шартларында да совет властеның гаделсезлеген күрсәтә алган
«Тирән тамырлар» (Г.Ибраһимов), кеше сүзенең зур фаҗигагә китерүен күрсәткән «Кара
йөзләр» (М.Гафури) кебек искиткеч гүзәл әсәрләр шул елларда дөнья күрәләр. Ул әсәрләр
бүген дә укыла һәм, мин уйлыйм, аларның тууында тәнкыйтьнең дә өлеше зур.
Шул чор тәнкыйтьчеләренең бүгенге көн әдәбияты турындагы сүзләре дә хакыйкатькә
иң тугрылыклы сүзләр булып кала. Әйтик, Р.Батулла 1930-50 елларда эшләгән Фатих
Мөсәгыйть турында «Карчыга» дигән мәкалә яза («Идел», 2001, №1). Монда ул
Мөсәгыйтьне пыран-заран китерә, аны идеология күсәге итеп күрсәтә, ләкин үзе
тәнкыйтьченең мәкаләләрен укымавын әйтә. Бу миңа, әлбәттә, сәер тоелды: укымагач, ул
кешенең эшчәнлеге, иҗаты турында ничек язасың инде? Йә, ярый, монысы ул хәтле
мөһим түгел. Р.Батулла Фатих Мөсәгыйтьнең менә мондый сүзләрен китерә — монысы
мөһим: «Бүгенге тәнкыйтьне мин аңламыйм. Чирен яшергән үлгән! Әдәбият чирле безнең.
Шул чирне яшерәләр. Байлык бар анысы, дөрес. Ал да гөл генә түгел бит әдәбиятның,
театрның хәлләре. Тәнкыйть куркак. Ара бозарга теләми. Бу шомалык иҗат кешесенә
ярдәм итә алмый». Яисә менә тагын «Җомга көн, кич белән» әсәренә карата фикере:
«Бөкшәеп беткән мич башы карчыгының яшь иргә гашыйк булуы, Батулла иптәш, гайре
табигый хәл. Ышандырмый, ышандырмаячак та». Әлеге әсәр турында язган
тәнкыйтьчеләрнең берсе дә шушы элементар физиологик тайпылышка игътибар итмәде.
Димәк, без Аяз ага әйтергә теләгәнне аңламаганбыз, язучы ахырда Бибинурны
кыргыйлашкан этләрдән талатып үтертә икән, моңа ниндидер башка мәгънә салынган? Бу
турыда уйланмыйбыз. Әйтергә кирәк, әдипләр үзләре дә тәнкыйть сорый. Менә Мирсәй
Әмирнең «автобиографик повесть» дип атаган «Хатирәләр урманы»ннан: «Заманында
миңа алар турында азмы-күпме мактаулар да, каты-каты гына тәнкыйть сүзләре дә
ишетергә туры килде. Аеруча «Бәхет порошогы» өчен орыштылар. Мактау сүзләре генә
түгел, кимчелекләремне, хаталарымны күрсәтеп язылган тәнкыйть тә куандыра иде мине.
Игътибарсыз калдырсалар гына күңелсез». Яисә, мәсәлән, А.Хәлимнең мондый сүзләре
бар:
Тәнкыйть бар, диләр. Белмимен.
Шунысын яхшы беләм:
Мин үләм. Тәнкыйтьтән түгел Тәнкыйть җитмәүдән үләм.
Шуңа барып җиттек ки, сәламәт тәнкыйть җитмәүдән бездә мутант жанрлар туа
башлады. А.Хәлимнең үз китабы «Биктырыш»ны анализлап язган «Татар балалар
шигърияте һәм «Орчык-малай «Биктырыш» дигән китабын ничек атарга соң?
Белгәнебезчә, әдәбият белеме үзара бәйләнешле төп өч бүлектән тора: әдәби тәнкыйть,
әдәбият тарихы, әдәбият теориясе. Ә менә үзеңә үзең тәнкыйтьне ничек, кайсы бүлеккә
кертеп карарга?
Шушыларны яздым да, аркам чымырдап китте: бетәбезмени инде? Әллә үзем, Зиннур
Мансуров әйтмешли, гел негатив кына күрәмме? Юк, ахрысы. Әдипләребез елак,
сабырлыкка өндәгән, мәхәббәт темасы белән өртелгән әсәрләр язып, тәнкыйтьчеләребез
шуннан «изюминка» табарга тырышып утырсалар да, аерым хезмәтләрдә әдәбиятның
һәлакәт алдында торуына игътибар ителә икән. Тәнкыйтебезнең буа суына охшап тынчый
башлавы турында 1987 елны ук Ф.Миңнуллин язып чыккан, ләбаса: «тәнкыйтьнең
адресаты үтә тар, радиусы бик бәләкәй» булу, ягъни тәнкыйтьнең, нигездә, әдәби
җәмәгатьчелек өчен, еш кына исә иҗаты тикшерелә торган язучының үзе, аның якыннары,
танышлары өчен язылу; «әдәбияттагы кимчелекләрне исемнәре китап сөючеләргә аз
таныш булган, яңарак кына каләм тибрәтүгә алынучыларга кайтарып калдыру»; тәнкыйть
китапларының гомуми күзәтү, обзор характерында булуы, шуңа бәйле «тыныч, салмак
тонлы, төссез-хиссез обзорларның елдан-ел арта, ә үткен телле проблематик
хезмәтләрнең, киресенчә, торган саен кими» баруы. Әйе, тәнкыйть мәкаләсен язганда
конкрет авторның, конкрет әсәрнең кимчелеген күрсәтмәсәң, ул тигез юлдан тигез
җилдергән машина кебек оета башлый. Ә инде исемнәрне атамый гына язарга кирәк
булса, бик тә җайлы, бик тә уңайлы бер гыйбарә бар: «Язмамның тәмен җибәрәсе килми»
(Фәйзуллин Р. Гыйбрәтләр алырлык үткән юл // Казан утлары, 2004. № 9). Бетте-китте.
Син дә судан коры чыктың, әдипләргә дә чиле-пешле нәрсә язарга җай калдырдың...
Уйланырга вакыт җитте, җәмәгать. Барыбыз да күреп тора, җайлы-уңайлы гына
барган түгел, ургылып, ярсып аккан әдәбият кирәк. Дуслык аерым, фәнни һәм тәнкыйди
объектив бәя аерым яшәргә тиеш. Сызланулы-уфтанулы йөрәк хисләрен түгел, батыр һәм
гаярь, акыллы һәм күркәм геройлар аша милләт гамен җиткерү мөһим, шагыйрь
әйтмешли, «Көрәшчеләр кирәк!»