Укучыларыбыз иҗаты
Аллам
Юк янымда якын дустым,
Юк хатыным, юк балам.
Алар миннән читләштеләр -
Әрни йөрәктә ярам.
Тик Аллама ышанам мин,
Тик Аллама ялварам,
Сакла мине афәтләрдән,
Ярдәм бир миңа, Аллам.
Сөю
Күзләремә карадың да телсез калдым
Әйтерсең лә яшен сугып, һуштан яздым.
Йөрәгемне көчле ялкын биләп
алды, - Татлы газап-сагышларга мине салдың.
Нинди хәлдә калуымны күрмәдең син,
Уйларымны-хисләремне белмәдең син,
Яннарымда син юк мине иркәләргә,
Гомер уза чумып моңга-хәсрәтләргә.
Ни сөенеч! Бу дөньяга син килгәнсең,
Читтән торып миңа дәрт һәм көч бирәсең.
Каләмем
И каләмем, ярый, син бар,
Синсез мин нишләр идем.
Башларыма кайгы килсә,
Суларга төшәр идем.
Күңелемә тулган зарны
Сиңа сөйлим, каләмем.
Яшәргә хәлем беткәндә
Синнән көч, дәрт алам мин.
Авыр хәлләргә юлыксам
Киңәшчем син, иптәшем.
Хаклык өчен көрәшкәндә
Син минем көрәштәшем.
И каләмем, ярый, син бар,
Синсез мин бетәр идем.
Якты дөньяны мәңгегә
Калдырып китәр идем.
Яңа Чишмә