Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАР КЫЗЛАРЫ


ТАРИХИ ЦИКЛДАН ӨЗЕКЛӘР
Күкрәк кага, гайрәт чәчә көчле затлар,

Бу дөньяның егәре, дип, бездә генә.

Алар батыр, алар галим, алар шагыйрь...
Һәйкәл куя ир-егетләр үзләренә.
Алыпларның тамырына җан тибеше
Хатын-кыздан — әнкәсеннән иңгәндер бит?

Идегәйләр, Искәндәрләр, Чыңгыз ханнар

Яшәү сутын — Ана сөтен имгәндер бит?
Ирләр белән янәшәдә, бер үк тында
Кем яу чапкан, ут тергезгән, иген иккән?!

Керфегенең һәр бөртеге ымсындырып,

Ханнарны да кем үзенә әсир иткән?!
Дөрләтәм дә теләктәшлек ялкыннарын,
Сулыш өреп хәтер-учак кузларына,
Һәйкәл куям шигъри гөлләр бостанымда

Милләтемнең ир йөрәкле кызларына.


Ниятләү
Иярләр иясез калганнар,
Яугирләр яу чапмый күптәннән.
Далалар ягыннан искән Җил
Өн-хәбәр китерде үткәннән:
«Ерак дәвер төпкеленнән
Бага сиңа Хәтер күзе.
Кайтаваздай кабатланып,
Җанга кага әйтер сүзе:
— Синең кылган гамәлләрдән

Оялмасын Күкләр йөзе, Асылыңа кайт, соңлама,

Татар кызы!
Та-тар кы-зы-ыы!
Онытма:
Кем син?
Милләтең кем? —
Хәтерлә!»
Мин кемме?
Хатын-кыз! Мин — Ана!
Саклаучы гаилә учагын.
Кирәксә, бар минем бәйгедә

Җиһангир ирләргә тиң чагым.
Мин Гайшә — Пәйгамбәр янында,

Саф өммәт, мәгърифәт сагында.

Халкыма кирәксә, Ил дәшсә,

Заманның хәвефле ягында...
Мин кемме? —
Хөкемдар — Ханбикә!
Чор гамен күтәрдем иңемә.
Сөрелсәм сөрелдем Ватаннан,
Әмма мин сөрлегеп
хыянәт итмәдем

Милләткә, денемә, динемә.
Бирегез аргамак! Юл чыгам

Хәтерем әйдәгән җирләргә!
Күңелне җилбәгәй җибәрәм

Тумыштан ирекле җилләргә.
Гасырлар тайпылып юл бирә,

Офыкта шам кылыч — шом яшьни... Эһе-һей!
Мин — төрки кавемнән!
Мин — татар!
Ишетәмсез?!
Кайтаваз ник дәшми?
Кыюлык көбәсе — иңемдә,

Садакта — елдырым укларым.
Өн-хәбәр чакырган тарафка

Илт мине, оч әйдә, тулпарым!


ХАННАР КИТӘ — ХАЛЫК КАЛА
Син уйлама, дөньяда мин мәңгегә калырмын дип, —

Күп янар вакытта утлар очырган дөнья бу.
Угылны атадан аерып, кызны да анадан шулай ук,

Елатып, бер-бер ишектә зар иттергән дөнья бу.
Кол Шәриф


Нурсолтан
Хәтернең кылларын зеңләтеп,

Уй аттым айдала2 ягына.
Оч, угым, миңа юл күрсәт син

Нурсолтан ханбикә янына.
Казан — Кырым арасы

Күпне күргән юл булыр.

Казан, Кырым ханлыгына

Ханнар биргән кем булыр?

Ак мангытлар ыруыннан

Тимер бәкнең бүзедер,

Бүз баласы — кызыдыр.

Казан, Кырым ханбикәсе

Нурсолтан сылу үзедер.
Солтанлыгын калдырып,
Утауда3 ут алдырып,
Күз яшьләрен тамдырып,

Ниләр уйлый ханбикә?
Кыйбла якка баш орып,

Ни ялвара ханбикә?
Казан — Мәскәү арасы
Күпне күргән юл булыр,
Кырым — Мәскәү арасы
Сер яшергән юл булыр.
Мәскәү белән языша,
Зур бүләкләр алыша —
Җәяң4 нидә, хаҗия?
Үзең җилгән атыңны,
Мәккә җиткән атыңны
Мәскәүләргә бирергә
Җәрьәт иттең, хаҗия...
(Ни ният бар уенда,
Таш йәртмиме куйнында?)
Хан янында Нурсолтан —

Зирәкләрнең зирәге.
Ханбикәнең күкрәгендә
Тибә Ана йәрәге.
Ханзадәләр хакында
Кан-яшь йота Нурсолтан,

Мәскәү белән, бик уйлап,

Сак эш йәртә Нурсолтан.
2 Айдала — тигез, такыр дала
3 Утау — тирмә
4 Җәя — мантыйк (логика)
Ике углы, күз нуры —

Ибраһим хан дәвамы,

Тибә нәсел тамырында

Олы Мөхәммәд каны.

Яшь ханнарга көч бирә

Нурсолтанның үрнәге —

Үз дәүләтен бәйсез итеп

Саклап калу теләге.

Нык бул, Ана йөрәге!

Ханнар — илнең терәге.

Кыл өстендә тирбәлә

Дәүләтеңнең иреге.

... Сатлыкҗаннар, шымчылар,

Кенәзләргә ялчылар

Итәк аслап ут йөртә.

Шымчының бер шымыннан,

Патшаның бер ымыннан

Ханнар да сөрген китә.

Заман кемнең кулында,

Шулар хакимлек итә...

Дәвер кемнең кулында,

Шулар юкны бар итә,

Шулар барны юк итә.

Заман кала — баш китә...

Габделлатыйф, Мөхәммәдәмин,

Әнкәләрен калдырып,

Якты дөньядан үтә.

Шулай Олы Мөхәммәднең

Нәсел дәвамы бетә. Казан —

Кырым арасы Күпне күргән юл булыр,

Казан, Кырым ханлыгына

Ханнар биргән кем булыр?

Ак мангытлар ыруыннан

Тимер бәкнең бүзедер,

Бүз баласы — кызыдыр.

Казан, Кырым ханбикәсе

Нурсолтан ханча үзедер.

Ханына ханәш4 булып,

Тиңенә тиңдәш булып,

Киңәшкә-киңәш булып

Гомер кичә Нурсолтан.

Кырык еллап гомерен

Фида кыла халкына,

Мәскәү белән килешеп

Тыныч яшәү хакына,

Үз ханлыгын дәүләт итеп

Саклап калу хакына.

Өч мәртәбә тол калып;

Хак намусы кушканча,

Ике тапкыр хаҗ кылып,

Җитмеш ике яшенә

Килеп җитә ханбикә,
4 Ханәш — хан хатыны, ханча
Җитмеш өче тулганда,

Кадер-хөрмәт күркендә,

Иректә һәм иркендә

Күзен йома ханбикә.

Казан, Кырым ханлыгын

Ятим итә ханбикә.
Ханнар китә — дан кала,

Даны барга — сан кала,

Буынга-буын ялганып,

Дәвер кичәр кан кала...
Аңлы хәтерем уятканга,

Мең-мең рәхмәт, уй-дала!
 

Сөембикә
Күкрәүләр белән күкләнгән

Тарихның Һәрбер җеге.

Узып күңел күге аша,

Халкыма барып тоташа

Уй-яшен тегәрҗебе.
Нинди моң бу? Кем сыкрана?

Кемнәр рәнҗеткән аны?

Өзелгән гөслә кылында өзгәләнә кем җаны:
«И күңел, бил баглама, күпне кичүргән дөньядыр,

Бу үлүм ширбәтин халыкга ичүргән дөньядыр...»5
Әй шагыйрь, аңлыйм күңлең: әрнеп сызланган күңел ул,

Үз иле хәсрәтеннән соңгача янган гомер ул!
Бер мөселман шәһәре зур газа6 күргән заман ул,

Халкым дип, ханбикәсе җанын да биргән заман ул.
Елама, Сөембикә, син сөен, — ярый күрмисең:

Җиргә елыша манараң, авышканын белмисең.
Тез чүкми — иңә генә: ханбикәседәй горур ул,

Ватаны өчен шәһит киткәннәр кебек мәгърур ул.
Син — халкым, халкым диеп, моң-зар эчкән ханбикәбез.

Тик, зинһар, булма безләрдән ваз кичкән шанбикәбез.
Кем кая кушса, шундук башны шул таба борабыз,

Җил кайсы якка иссә, шунда аварга торабыз.
Үз теләгебез белән кяфер куйнына әзер без...
Чит кавем үрчетүче «халык кызлары» хәзер без.
Җариядәй, күндәмлек пәрәнҗәсе ябынабыз,

Һуш китеп, телдән язып, «ушкуйник»ка табынабыз.
Юл читләрендә, саф-саф, ирекме даулап торабыз?
Хөррият әллә шулмы? «Без әле кая барабыз?»
Кем идек? Каян килдек? Кайсы туфрактан тамырлар?

Килер буыннар безне кем диеп искә алырлар?
Бил бөгелгән, «тыйнаклык»тан гел иелгән башмы ул,

Илбаш өстенә илбаш, әйткән сүзенә башмы ул?!
Елама да һәм кичермә ... бу аек заман түгел...

Тик бер Раббыма
5 Кол Шәриф газәленнән.
6 Газа — изге яу.
бага манарасы авыш күңел.
Ул авыш, ләкин аумаган һәм аумаска охшаган:

Синең кан гүли җанымда — мин шуңарга ышанам.
Сөембикәле кавем без, синең шанда коенабыз.

Рух чүксә, өмет ауса, сиңа килеп сыенабыз.
Ханбикәбез рухы дәшә кыйбланың һәр ягыннан,

Шәйләнә төз манаралар офыклар аръягыннан.
... Башбирмәс, горур булган! — хак сүзләр синең хакыңда...

Ышанам! Сөембикәләр туачак әле халкымда!
 

Фатыйма шан-солтан
Фатыйма Солтан — Акмөхәммәд Шанкол сәет кызы (? — 1681), Арыслангали ханның хатыны — Касыйм ханлыгының иң соңгы ханбикәсе (1679—1681). Аның да, аңа кадәрге ханнарның да идарә итүдә хокуклары бик чикле була. Фатыйма Солтан улын чукындыруга, рус патшасы нәселеннән килен алуга нәм ханлыкта мөселман динен кысрыклауга ризасызлыгын белдереп яши. Фатыйма Солтанның үлеменнән соң, Петр 1нең «тырышлыгы» нәтиҗәсендә, ханлык таркатыла, руслаштыру хәрәкәте көчәйгәннән-көчәя бара. Мөселманнар нәм үз Аллаларына табынып яшәгән башка җирле халык, көчләп, христиан диненә күчерелә.
Тарихи чыганаклардан

«Лә иләһа иллаллаһ!», — дип әйтеп куям,

Күз салам да болытларның агышына.

Азан моңын басып китә чиркәү чаңы,

Әверелеп чорның йөрәк кагышына.
Тетри җаным! Убыла аң! Җитми һава!

Күз алдымда манаралар сыкрап ава.

Тамырымда ярсып типкән әрнүләрдән

Бәгыремә сулык-сулык кан-яшь сава.
Ул — Касыймның соңгы солтан-ханбикәсе...

Булалганмы үз халкының җанбикәсе?
Ханкирмәнгә, мөлкәтенә читләр хуҗа,

Залиманә бу дөньядан ни көтәсең?
Ясак салып, кол хәлендә калдырылгач,

Тынны буып, хак динеңнән яздырылгач,

Башны ташка орсаң да син, юк һич чара,

Һәр адымың сак астына алдырылгач.
Ул Фатыйма — шәехләрдән, сәет кызы,

Күк шаһыннан ярдәм сорап бага күзе.

Хыянәтнең иң яманы — яраннарның

«Хак диненнән язган», дигән нахак сүзе.
«Мин соңгысы... Күк каршында ни гөнаһым?
Соңгы карар, соңгы сулыш, соңгы аһым...

Ханлык белән ава күңел манарам да,

Үзең кичер, ярлыкагыл, бер Аллаһым?!» —
Шул хактамы ханбикәнең тәүбә сүзе?
Бикләнә дә дога кыла ул берүзе.
Йома күзен. Җан убыла. Ава дөнья...

Хакыйкатьне иелеп ала Күкләр үзе.
Ялгышымы, әллә Ходай каргышымы?
Соңгыларның соңы булу — язмышымы?
... Хәтәр төштән айныгандай, борам юлым

Кол Шәрифтән килгән азан тавышына.
«Соңгы... соңгы... иң соңгы!» — дип тибә йөрәк,

Тукталмыйча, юлым дәвам итү кирәк!
Иң беренче булмасаң да, уй-тулпарым,

Соңгы булма, максатыңа оч син тизрәк!
 

Чордан-чорга
Җилеп узам Хәтер далаларын,

Курганнарны кочып, җил елый.
Тояк эзләрендә җир төшләнә,
Ак бүреләр җанда ник улый?
Якыная уйлар үз чорыма,

Ярылырга җитеп йөрәге.
Юлларыма чыга теш ыржайтып,

Замананың кансыз өрәге.
Минем чорым, минем дәверем бу!
Үзем менә, белмим, кайдагы?
Кая барам?... Дүрт ягым да кыйбла —

Мин — заманның башсыз җайдагы.
Күңел күзем үткенләнә төшә,
Тоеп йолдызларның яктысын.
Алар минем сүнмәс өметемә

Утлы куәт биреп балкысын.