Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рауль Мир-Хәйдәров

Һәр язучының әдәбиятка килү юлы төрлечә: кемдер мәктәп
яшеннән үк каләм тибрәтеп, кемдер тормыш тәҗрибәсе туплап,
үзендә әдәби сәләт барлыгына инангач килә. Бүгенге көндә
күренекле язучы булып танылган, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Рауль
Мир-Хәйдәров үзенең беренче «Полустанок Самсона» исемле
хикәясен утыз яшендә яза. 1975 елны яшь язучыларның VI
Бөтенсоюз киңәшмәсеннән соң семинар җитәкчеләре һәм Зәки
Нури аңа СССР Язучылар союзына керергә тәкъдимнамә бирәләр.
Шушы елда «Молодая гвардия» нәшриятында аның беренче китабы
дөнья күрә.
Р.Мир-Хәйдәров — һөнәре буенча төзүче-инженер. 1941 елның
17 ноябрендә Казакъстанның Актүбә өлкәсе Актүбә шәһәренең
Мартук бистәсендә туган егет урта мәктәптән соң әлеге шәһәрдәге
тимерьюлчылар техникумында укый, 1968 елда читтән торып Ташкент политехника
институтын тәмамлый, Ташкент шәһәрендә төзелеш оешмаларында эшли. Кырык яшендә
Р.Мир-Хәйдәров төзелештән китеп, үзен тулысынча иҗатка багышлый. Мәскәүнең төрле
нәшриятларында аның утыздан артык китабы дөнья күрә, күп төрле телләргә тәрҗемә
ителә.
Татар укучысына Рауль Мир-Хәйдәров «Игълан аша танышу», «Иртәләгән сагыш»,
«Һәрнәрсәгә — акчалата», «Җәяүле татар» исемле әсәрләре белән «Казан утлары»
журналы аша танылды. Әлеге әсәрләр аерым китап булып «Татарстан китап
нәшрияты»нда да дөнья күрделәр.
«Безнең кебек, Татарстаннан читтә туып-үскән, рус мәктәбендә белем-тәрбия алган
кешеләрдә «татарлыкны» югалтмый торган ике төп нәрсә бар: беренчесе — татар җырын,
татар моңын җаныңда саклау, икенчесе — милли горурлык», — дип яза ул үзенең бер
язмасында. Кайбер романнары белән Р.Мир-Хәйдәров детектив жанры иҗат итүче
буларак күренсә дә, аның әсәрләрендә үткәннәрне сагыну, шактый еллардан соң да
балачакка һәм яшьлеккә эндәшү, үткән тормышын янә бер кат күздән кичерү хисләрен
тоясың. Аларда авторның моң-сагышы, сагыну газапланулары... Р.Мир-Хәйдәровның
роман-бәяннары автобиографик истәлекләргә бай булса да, аларда әдәбилек, матур әсәр
иҗат ителүгә омтылыш, ышаныч бар.
Төрле елларда, төрле нәшриятларда басылган әлеге китапларның тиражлары да
күпләр өчен бүгенге көндә чын мәгънәсендә соклану, кызыгу хисләре уятырлык. Әйтик,
«Путь в три версты» исемле хикәяләр җыентыгы Мәскәүдә «Молодая Гвардия»
нәшриятында 1979 елда, «Судить буду я» романы Ростовта «Ростов» китап нәшриятында
1991 елда, дүрт томлык сайланма әсәрләре Мәскәүдә «Голос» нәшриятында 1993 елда
йөзәр мең тираж белән нәшер ителгәннәр.
Нечкә зәвыклы Р.Мир-Хәйдәров сынлы сәнгать әсәрләрен дә әдәби иҗат зурлыгында
олылый, хөрмәтли белүче зыялы зат. Ул гаҗәеп дәрәҗәдәге коллекционер.
«Хәтер һәм мәхәббәт» исемле эссесында Р.Сибат язучының иҗатын ассызыклап, аны
шәхес буларак бәһаләп: «Соңгы бер-ике елда аның шактый повесть-романнарын укыдым,
сынлы сәнгать буенча гаҗәеп коллекциясе барын, шөгыль-мавыгуларын һәм
биографиясен, бәхетле язмышлы иҗат юлын белдем, өйрәндем дә, исем китеп, вә
үзебезнең мокытлыкка шаккатып утырдым. Мактаныйк әле мондый татар белән!
Сокланыйк — суккаламыйк, бары сокланыйк... «Сөбханалла! — диик. Кирәк икән
талантына, булганлыгына баш иик»... дип яза. («Казан утлары», 2001 ел, 8 сан).
Р.Мир-Хәйдәров — 1989 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премиясе
лауреаты, 1999 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы
исемгә лаек була.