Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖӘҺӘННӘМДӘ ДӘҖҖАЛ

ШОМЛЫ ХИКӘЯТ
16нчы тәмуг башлыгы Ата Шайтаннын кабинетына тыны беткән, төсе киткән, өстендәге күлмәк дигән бердәнбер чүпрәге дә кендегеннән югарырак күтәрелгән секретарьша Җенбикә атылып керде.
— Сезгә Генеральный Иблис Үзе чылтырата, Шайтан Чортович! Тавышы бик кырыс тоела!..
— Тоелса-тоела инде, барыбер сөйләшми калып булмый. Безнен тәмуг та анын субъекты бит, — ди-ди трубканы күтәрде Ата Шайтан. Аннары, җәһәт кенә урыныннан кубып, үрә катты:
— Тынлыйм Сезне, Иблис Сатанович!
—Йа, хәлләр ничек анда? — диде өстән күкрәгән таләпчән юан тавыш, анын сәламен дә алып тормыйча.
— Булдырабыз, Иблис Сатанович!
— Сезнен булдырганны, нәрсә кырганны беләм инде мин...— диде тегесе канәгатьсезлек белән. — Анлатыбрак сөйлә.
— Стабильно, Ибли...
— Әллә нинди тузга язмаган сүзләргә өйрәнеп беттен әле син!— диде, сүзен ярты юлда бүлдергән хуҗасы, кырт кисеп. — Үзенне шул тәмуг башлыгы итеп куйган чагымда ничәмә-ничә тапкыр әйттем бит инде мин сина, җир өстенә менмә, менмә, бозарлар дип! Андагылар кебек үк алдарга, баш бутарга өйрәнден әле син! Җиде кат җир астында тыныч кына ятуынны, эшләвенне бел син! «Стабильно» имеш-ш-ш... Мин бит синнән конкрет хәл турында сорыйм.
— Авыр инде... Бик авыр...
— Хәзер мине тынла! Минем карамактагы 80 тәмугнын барысыннан да Бөтендөнья тәмуглары башлыгы Маршальский Иблискә жалулар бара башлаган. Имеш, Җир шарынын алтыдан бер өлешен биләп торган тәмугларыбызда әрвахларнын хокуклары сакланмый икән... Андый шикаятьләр синен тәмугтан аеруча күп килгән. Шуны бел: синен тәмугка меннәрчә кешеләрдән торган тикшерү делегацияләре, төрле комиссияләр җибәрергә ниятлиләр!
— Нишләргә тиеш сон инде мин?..
— Трубкаңны куюга ук модернизация гамәлен кыла башла! Тәмугыңның яртысын ожмах кебегрәк хәлгә китерергә тиешсең. Бездәге халыкның фани дөньяда чакта
Сатирик әсәрләр конкурсы
«Совет кешеләренең бүгенге бунтны коммунизмда яшәр!» «Алга— коммунизмга!» «Россия, алга!» кебегрәк өндәмәләргә алданып тереклек итүен дә истән чыгарма. Иң әүвәл «Алга — оҗмахка!», «Бүген тәмугта янучылар җәннәт түрендә яшәр!», «Җәһәннәм, алга!» шикеллерәк өндәмәләр яздыр. Анда урыслар барлыгын да онытма. «Преисподняя, вперед!» дигән лозунг та элдер!
— Төзелеш материалларын кайдан ташырбыз икән сон, Иблис Сатанович?
— Надан сорауларын белән рисвай булма! Син бит гөнаһка батканнарны
— тәмуг кисәүләрен күкертле сумалада кайнатасын. Әле анда гәрәбә дигән сумала да күп. Әнә, кеше сурәтенә кер дә, Пушкин шәһәрендәге гәрәбә бүлмәсен карап кайт...
— Җир өстенә менмә, дип әле яна гына кисәттегез бит...
— Монысы анын махсус командировка! Бу очракта ярый. Рөхсәт.
—Анладым, Иблис Сатанович! Димәк, делегирование полномочии турындагы Указыгыз һаман да үз көчендә икән...
— Әйе, анлык кына хокук бирелә сина... Шул гәрәбә бүлмәсендәгечә матур итеп эшләт барысын да. Җирнен алтынчы катындагы ком, известь, таш кебек материаллар өстенә убардай булып тупланган. Су дисән, сигезенче катта — җир асты океаны, тагын да астарак гомер-бакый кеше кулы җитмәячәк ин затлы нефьт дингезе... Катлам-катлам өелгән алтын, көмеш! Синен тәмугта да меннәрчә галимнәр, архитекторлар, прораблар, проектчылар яна — алар анда мыж. Шуларны җыеп кинәшмә үткәрә тор! Зур гөнаһлыларны гына яндыруны дәвам ит сәкарь биләмәсендә. Гөнаһлары чамалы булган бөтен кавемне эшкә җик! Ана кадәр митингка җый, яхшы эшләүчеләргә коммунизм... ә, әйе, җәннәт вәгъдә ит! Барысы да эшләсеннәр. Бөтен ресурслар бар синдә, потенциал һәм резервлар куәтле! Давай, сөйләшкәләп торырбыз, кинәшербез. Хәзергә җитеп торыр!
... Ата Шайтан фани дөньяда Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә ирешкән прораб белән кинәшергә булды ин элек. Сүзнен ни турында барганын анлауга ук, кистереп әйтте прораб:
— Сметасы кайда?
— Анысы нәрсә?
— Шуннан башка салам да селкетергә ярамый төзелештә! Смета ул
— төзелешнен анасы!
Аптырашта калган Тәмугбашы янып ятучылар арасыннан берничә рәссамны таптырды. Өндәмәләр, плакатлар кирәклеген белгәч, берәүсе куанычтан кычкырып ук җибәрде:
— Урра, шабашка, егетләр! Эшлибез! Ләкин расценкасын күрсәт!
— Анысы нәрсә инде тагын?
— Ясалачак һәр плакатнын, өндәмәнен квадрат сантиметрына кадәр исәпләнгән бәясе була ул. Аннары, килешү төзербез, имза куеп пичәт сугарсыз. Шуннан сон гына эшләргә тиеш булабыз.
Шулай да берсе ризалашты — тәмугтагы гөнаһ шомлыкларын митингка чакыру игъланы һәм «Җәһәннәмнән — җәннәткә!» дигән өндәмә язып бирде.
Шул хәбәрләрне күрүгә-ишетүгә үк таудай учакларда, сулы һәм сумалалы дәү казаннарда йә янып, йә кайнап ятучы гөнаһ ияләре аксап-туксап та, атылып-бәрелеп тә, үрмәләп тә Ата Шайтан кантуры каршындагы иге- чиге күренмәгән «Җәһәннәмгә миллиард ел!» мәйданына ташкын булып ыргылдылар. Араларында һәр гасыр вәкилләре булган кебек, әле сонгы елларда гына дөньялыктан киткәннәре һәм туп-туры ошбу җәһәннәмгә эләккәннәре дә бар. Аларнын ничә миллион яки миллиард икәнен белсә дә бер Алла беләдер!..
Күпме генә булмасыннар, араларында элек НКВД, КГБ, МВД кебек оешмаларда зур дәрәҗәләргә ирешкән, подвалларда меңнәрчә гаепсез бәндәләрне җәзалап-газаплап яшәгән бәндәләр дә, шундый гамәлләреннән сон шинельләрен, погоннарын яшереп куеп, чалма-чапанлы булып киткән муллалар да, КПССтан сон да дүрт-биш партиягә яраклашкан, шуларнын һәркайсына тиз- тиз генә үзләшә барган зур
җитәкчеләрнең дә, төрле баскычтагы думаларда әвәрә килгән, һәр чорда сайлаучылар акчасын үзләштергән депутатлар да, гомерләре буе хакимиятләр тирәсендә койрык болгый-болгый, төрле премияләр алган, тузга да язмаслык чүп-чар әсәрләрен җыештыргалап, күптомлы китаплар чыгарган профан каләмчеләрнең дә йөзләре шәйләнә... Андый әтрәк-әләмнәр монда да Ата Шайтан нотык тотачак трибунага һәм шул трибуна куелган президиум калкулыгы тирәсенә елышканнар... Кыскасы, Җир шарында нинди һөнәр яки гамәл булса, шуларны башкаруда биниһая гөнаһ җыйган адәм актыкларының тәннәрен җуймаган әрвахлар чирүе тупланган бу мәйданга...
Ата Шайтанны, барабаннар кагып, быргылар уйнатып, үзенен полкы һәм тән сакчылары озатып китерде ике башлы аждаһа рәсеме саф алтыннан коелган зур герблы трибунасы янына. Марш уйналып бетүгә, сүз башлады Тәмугбаш:
— Үзгәртеп кору һәм стабилизм заманнарында зур җиңүләр үткәч, модернизация чорын башлап җибәрәбез. Максатыбыз изге: сөекле Ватаныбызга әверелгән Бөек Тәмугыбызны оҗмахка әверелдерү планнарын тормышка ашыру...
Аннары, киң итеп сулыш алгач, күкрәген киерә төшеп, борын тишекләре белән дә тәмуг түшәмен күрергә теләгәндәй, башын тантаналы кимәлдә өскә күтәрде. Сүземне дәвам итәм, дигәндә генә күзенә мәйдандагы чирү арасында «Долой, оҗмах! Яшәсен тәмуг!» дигән плакат күтәргән адәми зат чалынды. Аны озата чыккан тәмуг әфисәрләре Ата Шайтан карашы текәлгән якка ташландылар, плакатлы тәмуг кисәвенең якасыннан элеп алдылар. Нишләтмәкче булганнардыр — белгән юк, ләкин Тәмугбашның катгый боерыгын ишетүгә үк хәрәкәтсез калдылар.
— Тимәгез! Демократияне бозмагыз!
Аннары, шайтан чыраен фәрештәнекедәй йөзгә алыштыргач, йомшак тавыш белән өстәп куйды:
— Бирегә, трибуна янына китерегез. Сәер гамәленең хикмәтен үз авызы белән аңлатсын.
Ә теге шомлык, чакыруны да көтмәстән, плакатын тагын да югарырак күтәреп, өерне яра-ера үзе ыргылды трибунага табан. Шулчак бөтен мәйданда бер генә тавыш ишетелеп алды.
— Нинди дәҗҗал бу?!
Анысы президиумда утыручы чалмалы чекистныкы иде. Аның сүзен аңламый калган Ата Шайтан пышын-пышын гына сорап куйды:
— Нәрсә ул «дәҗҗал»?
— Дөнья бутаучыларны, котыртучыларны шулай атыйлар дөньялыкта...
Ул арада плакатлы зат трибунага якынлашканда ук ярпач тавышы белән ярсулы аваз салды:
— Кирәкми безгә оҗмах! Кир-ррәк-ми!!! Безне, Кояш астындагы гомеребезне дә тәмугтай шартларда яшәгән җан ияләрен, тәмуг куркытмый. Оҗмахның ни икәнен укып та беләбез. Анда тәртип бар, анда итагатьлек саклау кысаларында иркәләнеп, назланып, битараф булып яшәргә туры киләчәк. Без, Россияннар, алай битараф булып яши алмыйбыз. Чөнки без үчле халык. Гасырлар буе күп сугышлар башлап, «Канга — кан, үлемгә — үлем!» дип яшәргә күнеккән халык без! Менә монда Сталин да яна. Без ул ысбулычны бөек юлбашчы дип атадык. Ә ул күп нәселләрне бетерде, миллионлап кырды, үз илләреннән куды! Ә хәзер ул безнең кебек үк шытырдап яна, безнең тирәдән кача алмый, бәдбәхет! Тәмуг сакчылары күрмәгәндә, почмакка сеңдереп ярабыз, дөмбәслибез үзен. Рәхәт! Аның белән дус булып яшәгән, соңыннан икәүләп сугыш чыгарган Гитлер да монда! Җай чыккан саен аны да үрле-кырлы сикертеп акыртабыз, бармак башы хәтле мыек астына кәҗә тоягы терәп, тешләрен сындырабыз. Берия дә безнең нәфрәттән качардай ярык таба алмый өтәләнә.. Әйләндерә-әйләндерә типкәлибез кабахәтне! Үзе бер җан рәхәте аннан үч алу! Менә әле генә Ельцин дигән алкашны да китерделәр бирегә. Ул бит икешәр-өчәр ел хезмәт хакы бирмичә иза чиктерде дә безне, аннары, дефолт ясап, алачак акчаларыбызны нульгә калдырды. Ким-хурлыктан кырылды халык, балалар ачтан үлде. Кәрәче
говоря, никто не забыт, ничто не забыто! Әнә, аның да ут эчендә өтәләнеп бакырганы, ярпач тавышы белән үкергәне монда ук ишетелеп тора... Ну, погоди, Ельцин! То ли ещё будет! Ишмәңне ишәчәкбез! Үзләре дә халыкка үчле булган меңнәрчә сатраплардан, диктаторлардан, тираннардан үч алырга кыҗрап торган безләргә оҗмах нипачум хәзергә. Шушы митинг узуга ук, җиңнәрне сызганып, акырып яткан ул сәрхушне тәүбә иткәнче типкәләргә барабыз.
Шул арада, аны хуплап, мәйданнан тавышлар яңгырады:
—Браво! Ул эчеп яткан җирдән әлегә исән булган жуликларны һәм каракларны да көтәбез... Аларының да иманнарын киячәкбез!
— Кузькину мать покажем!
— Мочить будем!...
Хәйләкәр булып чыкты бу оратор! Иван Грозныйларны, төрле Петрларны, Николайларны һәм башка бик күпләрне дә сүгә-сүгә телгә алгач, йомшак кына тавыш белән сүзен болай түгәрәкләде:
— Сиңа утка төшкән миллионнарча жаннардан зур рәхмәт, хөрмәтле галиҗәнап Шайтан Чортович! Синең рәхимлегең аркасында, син биргән ирек шартларында, без рәхәтләнеп үч алабыз. Ләкин син безне оҗмахка куарга ашыкма, яме! Әгәр дә син әйткән ясалма җәннәт сезләргә кирәк икән, пажалыста, социалистик ярыш оештырып төзибез аны! Баш өсте! Гөнаһларыбыз тәмам янып беткәч, күңелләребез дә пакълангач, оҗмахны безгә Аллаһы Тәгалә үзе бирер, — диде дә, кабат мәйданга мөрәҗәгать итте:
— Шулай бит, иптәшләр! Дөр-рес әйтәмме?
Шуны гына көткән кебек, мәйдан Брежнев заманындагы съездлар сараенда алкышлаган депутатлардан да мең мәртәбә көчлерәк кул чабарга кереште.
—Шул-лай! Шул-лай!
— Дөр-рессс! Дөр-рессс!
Мәйдандагы «дөррессс»ләрнең гөрселдәп торуын бик озак тыңлап торгач, Ата Шайтан уң кулын өскә күтәреп алды. Тәмам тынлык урнашкач:
— Җәһәннәм, алга! Яшәсен тәмуг! — дип, ике генә сүз белән шигарь салды.
— Ура-ра! Урра-а-а-а!
«Урра!»ларның бик күп сәгатьләр яңгыраячагына шиге калмаган һәм дә рухланган хәлдә, Ата Шайтан, йонлы койрыгына кулларын сөртә-сөртә үз кантурына теркелдәде һәм шәп-шәрә килеш көтеп торган гүзәл Җенбикәне дә күрмәгәндәй, кабинетына ашыкты. Ләкин Җенбикәсе назлы куллары белән муенына сарылгач, түзмәде, кире борылды һәм бөтен шартын китереп назлый башлады... Назлап туйгач, торып утыруга ук телгә килде:
— Кстати, искә төште... Генеральный Иблиснең яңа килгән, үз кулы белән падписайт иткән Указын табып күтәр әле... Анда назлауларга кагылышлы пунктлар да булырга тиеш. Укыйк, танышыйк...
Назлы Җенбикә кирәкле папканы тиз тапты, Указны да җәлт кенә тартып чыгарды һәм аңа күз салып алуга ук астына ут капкандай черелдәп җибәрде:
— Ужас! Кошмар!...
— Котны алдын, нәрсәгә өтәләнәсең, яптырмалахай? Укы!.
— Беренче пункт: «Уйнашчы хатыннарны янача жәзалау ысулы: аларны. уттай кызган торбаларга шәп-шәрә килеш атландырып, шул торбалар буйлап әрле-бирле шудырып жәфаларга!...» ди-ел-гән... Коточкыч бит бу, Шайтан Чортович!
— Нишлисен бит, чибәрем, — дип авыр сулап куйды ачуы басылган Тәмугбаш. — Бик кирәкле Указ бу! Чөнки кешелек шулкадәр шашты, азгынлыкның, зиначылыкның чиген атлап чыкты. Күп аталар үз балаларының кайсы ир катнашы аркасында туганын да белмиләр. Хәтта, ата — кызын, ана улын белми торган очраклар да геометрик прогрессия белән арта бара! Үзен дә беләсең, без дә, ягъни шайтаннар да кешелекне вак-төяк азгынлыкларга, яман гадәтләргә өйрәттек. Ләкин кешелек бездән дә уздырды!... Инде аларның хәттин ашкан бозыклыклары безнең
балаларга да күчә башламагае дип көенер вакыт житте... Мәсәлән, синең белән мин дә гөнаһлы... Аларда, зиначылык аркасында, төрле милләтләр буталышып бетте, ни Аллага, ни бәндәгә, хәтта ни җенгә, ни шайтанга диярлек мутантлар үрчеде. Менә синең белән минем арадагы зиначылык та кешелектән кергән гадәтнең башлануы була инде! Элек, кавемнәрендә берәр яман гадәт күрсәләр, «шайтан котыртуы бу» диләр иде кешеләр. Хәзер инде үзләре безне котырта башладылар.
— Ә азгын ирләргә нинди җәза каралган соң?
— Алай бик беләсең килсә, алып барып та күрсәтермен... Хәзергә шуны бел: алар өчен тәмугның иң аскы подвалында махсус бункер бар. Азгын ирләр тәнендәге азгынлык сәбәпчесе дип саналган урыннарны миллионнарча ач күселәр умырып-умырып тарта.
Коты очкан Җенбикә тагын бер мәртәбә чырыйлап җибәрмәкче иде, әмма авызын каплап өлгерергә мәҗбүр булды. Ник дисәң, нәкъ шул мизгелдә Җәза штабының Феликс Дзержинскига охшаган башкомандующие килеп керде дә, итекләрен бер-берсенә чарт-чорт бәргәләп, уң кулын чигәсенә куюга ук үрә катты.
— Рөхсәт итегез, Ата Шайтан Чортович, рапорт бирергә! Дөньялыкта Каддафи, Милошевич дип йөртелгән ике бәндәне китерделәр! Аларга нинди җәза бирергә?
— Алар үз халыкларын меңләп, дистә меңләп канга батырган, үтергән хәшәрәтләр. Ягъни, диктаторлар. Хәзергә Уставыгыз кушканча җәза бирә торыгыз. Жәлләмәгез! Соңыннан киңәшербез!
Ул чыгып китүгә үк, Җенбикә әйтеп куйды:
— Абау! Кешеләр үз ыругларын меңләп кыралар диген, ә?!
— Аптырама, әле алардан йөз мәртәбә күбрәк кырганнарын, төрле дин, төрле милләт кешеләрен үзара сугыштырып, үлемгә дучар иткәннәрен дә тиздән китерерләр. Син бит әле яңа кабул ителгән секретарьшам. Яшьлегең белән күп нәрсәне аңламыйсың, белмисең хәзергә.
— Әле ярый, җеннәр, шайтаннар арасында андый кабахәтлек, үзара дошманлык сизелми, — дип сөенде гүзәл Җенбикә. — Әле минем җен — җенне, шайтан шайтанны үтергәнен ишеткәнем дә, күргәнем дә юк.
— Әйттем бит инде мин сиңа... Әгәр дә Кояш астында яшәүче ике аяклы ерткычлар гадәте керә башласа, безнең арада да башланырга мөмкин андый хурлыклы хәлләр.
Сүзен әйтүгә үк җәт кенә урыныннан торды да:
— Синең белән мавыгып, төп эшемне оныттым, каһәр! — ди-ди кабинетына ашыкты Ата Шайтан һәм керү белән үк телефон төрепкәсен күтәрде:
— Кадерле Иблис Сатанович! Мондагы халык бик бердәм тотынды төзелешкә! Сез әйткән планнарны икеләтә кыска срокта үтәргә әзербез.
Оҗмахны төзү өчен проект җибәрегез.
— Яхшы, маладис! — диде дә Генеральный Иблис, тагын бер яна боерык өстәде:
— Әйтергә онытканмын: илле чакрымлык метро төзелешендә дә катнашырга кирәк булыр. Килер кунаклар урамнардагы пробкаларда иза чикмәсен инде!
— Төзибез, яхшылап төзибез, Иблис Сатанович! Ләкин әйтегез, җир астынын җиденче катындагы тәмугыбыз астыннан үтәргә тиешме ул метро, әллә өстеннәнме?
— Кайдан да ярый! Үзен сайла! Кирәк тапсан, метроны аска да, өскә дә сал!
Шул мизгелдән сон Шайтан Чортовичнын ярты гомере төзелешләрдә үтә башлады. Әнә, меннәрчә бригадалар, һәр һөнәр буенча идарәләр оеша, тәмуг гражданнары зур дәрт белән ком, сумала, алтын, цемент ташый... Хәтта Гитлер белән Сталинга да эш тапканнар прораблар — икесе бер носилканын ике башыннан тотып, йөгерә-йөгерә кирпеч илтәләр. Хрущев совковый көрәк белән киерелеп-каерылып измә изә, Император Николай анын кисмәгенә көянтәләп су ташый, Наполеон бәдрәф өчен җир казый, Брежнев метро өчен шпаллар әзерли торган махсус калыпларга бетон тутыра... Кай тарафка карасан да эш кайный. Арырак күз салсан да кызык: берәүләр Берия аркасындагы докерларныкыдай йөк ташу подушкасына:
— Бери больше, Берия! — ди-ди таш төйиләр. Тегесе исә, сүз тынлаучан малай шикелле, «беру я, беру я», дигән сүзләрен кабатлап тора. Чөнки, карыша калса, тәмуг гражданнарынын аяклары астында тапталачагын яхшы белә.
Вакыт бара, ага тора... Әнә инде төрле төстәге гәрәбәләр белән чәчәкләп- нәкышләп тышланган биналар да бер-бер артлы тезелә бара. Кунакханәләр, вокзаллар, уен йортлары, спорт сарайлары, рестораннар, тагын әллә ниләр... Санап чыкмалы түгел. Юлларнын өслекләре дә күкертләнгән гәрәбәләр белән ябылган. Борчак кына түгел, хет тары бөртекләре тәгәрәтеп уйна! Пыяладан да тигезрәк бу юллар. Хәер, миллионнарча һөнәрчеләргә нинди эш чыдасын!
Ә Генеральный Иблис Сатанович өзми - куймый чылтыратып, кызыксынып тора:
— Тәртипме? Карагыз аны, дөньяви ангыралар кебек яна салган асфальт юлларны кабат-кабат җимерә-ерта торбалар, кабельләр салып көлкегә кала күрмәгез! Уйлап эшләгез! Бигрәк тә канализация коеларын, гидрантларны төзегәндә күбрәк җаваплылык тоегыз. Әнә, Җир өстендәге шундый сасы коеларга адәмнәрнен сабыйлары коела башлады. Хурлык.
Яки:
— Йә, Метро төзү ничек бара?
— Өстәгесендә поездлар йөри башлады инде, Иблис Сатанович! Тәгәрмәчләр йөгергәне колакларга да сизелеп тора.
— Астагысы нишли?
— Селкенә.
— Нәрсә селкенә? Җенбикәнә дигәнеме?!
— Халык эшли, барысы да селкенә, хәрәкәт итә дип әйтүем инде...
— Террорчыларга каршы әзерлек ничек?
— Хәзергә андыйлар сизелми бит әле... Ана да әзерлек кирәкмени?
— Ачык авызлы булма. Каф-Тауда сугышлар дәвам иткән саен, андыйлар үрчи тора. Тәмуг патриотларыннан ин батыр, ин кыю шайтаннарны сайлап әтрәтләр оештыр, ыштубыты!
... Ясалма оҗмах тәмам төзелеп беткәч, аллы-гөлле утлар да кабынгач, төзүдә эшләгән кавемне кабат сәкарьгә тутырырга боергач, Ата Шайтан Генеральный Иблискә рапорт бирү нияте белән кабат кантурына керде. Фәрештәнекедәй йөзен югалтып, чын асылына кайтып, мөгезләрен тырпайтты, тешләрен ыржайтты, шаркылдап көлде һәм телефон трубкасына таба кулын сузды. Шулчак жир тишекләреннән дә, ташлар арасыннан да үтеп, көчле, әмма салмак тавыш яңгырады. Ул тавыш, хәтта, Җирнен бөтен катларын да үтеп, күктән үк яңгыраган сыман да тоелды Ата шайтанга. Тышта бихисап салютлар, фейерверклар уйнагандай тоелды да, жир асты дөньясы кып-кызыл кан кебек утка төрелде. Ә теге бөтен галәмгә яңгыраган тавыш берничә сүзле генә булса да, кайтаваздай кабат-кабат кайтып, гөрли башлады:
— Болай да кызганыч гөнаһлы әрвахларны алдамагыз, дөньяны бозмагагыз... бозмагыз... гыз... гыз... Миннән каһәр сезгә!...
Җинелчә генә жир тетрәде. Тирә-як яктырып алган бер мизгелдә һушына килгән Ата Шайтан нибары бер хәл күрде: ялган ожмах тәмам янып, жимерелеп беткән һәм кара күмергә әйләнгән иде...
Шашкан һәм сихерләнгән халәттә, ул Генеральный Иблискә зарланмакчы, анын алдында акланмакчы булып, элемтә аппаратына тотынды һәм үкси- үкси Иблис Сатановичны сорады. Ә аннан пошаманлы хәлсез тавыш өзек- татык жөмләләр житкерде:
— Сон инде... Түнтәреш булды... Иблис Сатанович урынына Иблис Дьяволович утырды... Тәмуг тетрәде, бар да бетте дисенме? Калган 79 тәмугта да шул ук хәл... Тавыш янгырады дисенме?... Бездә дә янгырады... Кем тавышы икәнен анладынмы сон?... Ярый, анларсын әле... анларсын әле... әле... әле...