Логотип Казан Утлары
Роман

МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ


РОМАН-ЭССЕ
Озак еллар дәвамында мәктәптә укытучы, Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты булып эшләгән, тәнкыйть мәкаләләре, гыйльми китаплар авторы Мөхәммәт Мәндиевне киң җәмәгатьчелек берәүне дә кабатламаган фикерләү рәвеше, халыкчан өслүбе белән күңелләрне әсир иткән язучы-прозаик буларак белә. Туган халкының язмышы турында борчылып, татарны мөстәкыйль милләт итеп таныткан, саклаган үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, сагыш- шатлыкларын психологик тирәнлек, гаҗәеп бер моңсу сөйкемлелек белән тасвирлаган роман-бәяннары, хикәяләре, публицистикасы тормышка мәхәббәт тәрбиялиләр, яшәргә өйрәтәләр. Әлеге язмалар акыл нәм хис гармониясенә ирешкән олпат сүз остасының тормыш юлы, иҗаты турында. «Йолдызлык»ның бер генә йолдыздан тормавын исәпкә алып, М.Мәндиевнең дуслары, каләмдәшләре турындагы бүлекләрне дә өстәү ихтыяҗы сизелде.
Алдыма куелган максатым — бу олы затны дәреслек битләрендә урын алган «портрет» итеп сурәтләүдән китеп, аны гадәти кешеләр кебек ярата, көнләшә, курка, кирәк чакта «күзгә төтен җибәрә» белә торган, тулы тормыш белән яшәгән, гаилә, дуслык, иҗат бәхетен татыган кеше буларак сурәтләү.
Мөрәүвәтле шәхес
Тормыш бит бик кадерле.
М.Мәндиев
Язучы Мөхәммәт Мәһдиевне исән-имин чакта, бигрәк тә Казан дәүләт дәрелфөнүненең талип-талибәләрен дәресләре белән таң калдырып яшәгән- яшьнәгән вакытта күреп калу бәхетенә ирешкәннәр, «Ходай Тәгаләбез яраткан колларына бигрәк мәрхәмәтле инде», дип уйламый калмагандыр.
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН (1938) — язучы, тәнкыйтьче; филология фәннәре докторы, Татарстанның нәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, ТФАның әгъза-мөхбире. Казанда яши.
Кайсыдыр ерак бабасынын яисә әбисенең Кырым, Хәзәр, хәтта мәгърур Эллада якларыннан ук икәнлегенә тышкы кыяфәте ишарә ясап тора кебек. Уртачадан
Тәлгат
Г алиулли н
озынрак төз гәүдә, уртасы чыгынтылы, һавалы кылыч борын, Сократны көнләштерерлек, ярты битне алып торган киң маңгай, аска таба очланыбрак төшкән мәрмәр ияк, карчыганыкы шикелле үткен күз дисенме, һәммәсе шул хыялый фаразга дәлил була алалар.
«Арча кавемнәре арасында сирәк табыла торган «типаж», ди торган иде аның турында каләмдәше Аяз Гыйләҗев. Тышкы кыяфәтенә бәрабәр акылы, хәтеренең үзенә эләккәнне ычкындырмый торган капкындай булуы, гаҗәеп бай, сыгылмалы теле Мөхәммәт Мәһдиевне татар милләтен бизәүче иң затлы, зыялы, мөрәүвәтле сүз осталары белән бер рәткә куя. Тышкы мәһабәтлелек эчке мәгънә, илаһи матурлык, иҗади ялкын белән бизәлә.
Язмыш берәүләргә фани дөньяда озын гомер бирсә дә, үзләреннән соң калдырган рухи мираслары бик тыйнак, халык әйтмешли, чыпчык томшыгы хәтле генә була. Икенчеләр, табигать биргән кыска гына гомер эчендә дә таулар хәтле эшләр эшләп, «бөтен бер халәт» тудырып, буыннар хәтеренә мәңгегә олы шәхес булып кереп калалар. Утыз биш ел дәвамында иң затлы уку йорты укытучысы, галим, дистәгә якын романнар, повестьлар, күпсанлы хикәяләр, фәнни хезмәтләр авторы, Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев Чеховның «кеше һәр тарафтан да матур булырга тиеш», дигән таләбенә җавап биргән олы затларыбыздан иде.
«Кеше кайчан матур була?» шигыренә үрнәк-модель эзләгәндә Р.Харис Мөхәммәт Мәһдиев кебек мөрәүвәтле кешеләрне күздә тоткандыр дип уйлыйм.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шулвакыт -
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;
Замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә, кече булып калганда.
Төрле буын татар язучылары, башка һөнәр ияләре М.Мәһдиев шәхесенә, мирасына мөнәсәбәтләрен матбугат битләрендә яңгыратып торалар. Менә бу иҗатка галәм киңлекләре ноктасыннан килеп бирелгән бәя. Достоевский әйткән бит: «Әгәр чит планетадан бер зат килсә, Кешелек китабы итеп аңа бары бер әсәрне — Сервантесның «Дон Кихот»ын гына биреп булыр иде», — дигән. Шуның кебек, әгәр чит планетадан килгән берәү безнең халык белән кызыксынса, аңа Мөхәммәт Мәһдиев китабын (сүз «Бәхилләшү» турында бара. — Т.Г.) биреп булыр иде». Бу — язучы М.Галиев фикере. («Шәһри Казан», 11 октябрь, 1991).
Әдәбият галиме, профессор Ф.Галимуллин Мәһдиевнең киң колачлы фикер иясе булуына, күп өлкәләрдә үзен күрсәтә алуына басым ясый. «Нәрсә генә эшләсә дә, кулына ни генә тотса да, үзенең осталыгын, тирән белемлелеген раслый торган шәхесләр була. Мин Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевне шундый зат итеп беләм» («Соңгы лекция»).
Мәһдиевнең иҗатын, шәхесен академик Д.Заһидуллина болайрак күз алдына бастыра. «Аяклы энциклопедия» — күп белүче, тормышның төрле өлкәләреннән хәбәрдар, рус һәм Ауропа әдәбиятын күп укыган, гомумән, кеше психологиясен яхшы тоемлаучы Мөхәммәт абый мәгълүматны тыңлаучыга кызык булырлык, күз алдына килерлек итеп сөйләү куәсенә ирешкән Мөгаллим һәм Остаз, татар укучысын гаҗәеп иҗаты каршында баш идергән, әсәрләрендә үкенечле — монсу бер мон белән кеше җанындагы дулкынга, кагыла алырлык көй тудырган Оста һәм Рәссам, рухи дөньясы бай, башкаларны үз янына тарта, җәлеп итә белүче Шәхес иде». («Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев», 2003).
Менә «гади» укучы, атказанган төзүче, озак еллар Татарстаннын Министрлар кабинетында капиталь төзелеш идарәсе хуҗасы булып эшләгән Рим Халитов фикере:
«Мин Мәһдиевнен биш томлыгын сатып алып, бик күп әсәрен укып чыктым. Сез аны Казан арты, Арча ягы җырчысы дип күтәрәсез. Мин үзем Оренбург өлкәсеннән. Ул бит безнен авыл хәлләре, минем тормыш, минем яшьлек турында язган. Авырлыклары, сөенечләре белән Мәһдиев безнен якныкы булырга тиеш, шулай булмаса, ул, бу хәтле нечкәлекләре белән безнен яшәешне каян белсен! Әллә ул чыннан да 20 гасыр пәйгамбәре — Мөхәммәтме?» (Казанда Мәскәү көннәре вакытында сөйләшүләрдән, 26 август, 2011).
Физика-математика фәннәре кандидаты, якташы, язучы Т.Мөбарәков «М.Мәһдиев турында истәлекләрем» исемле мәкаләсендә мондый нәтиҗәгә килә. «Аны яратып укучыларнын берсе буларак әйтә алам: М.Мәһдиев сонгы ике дистә ел дәвамында татарнын яратылган язучысы иде. Алла биргән таланты өстенә ул кеше буларак та матур шәхес иде: буе-сыны күркәм, акылы, фигыле-холкы күркәм».
М.Мәһдиев талантынын тирәнлеге, фикерләү кинлеге, теленен байлыгы һәркемгә күнеленә, рухына якын сыйфатын сайлап алырга мөмкинлек бирә. «Ни өчен мин белә-белгәннән бирле Мөхәммәт абый Мәһдиевкә мөкиббән?
— дигән соравын калкытып куя да, шагыйрь Зөлфәт үзе үк җавабын бирә.
— Тора-бара анладым: мин ул язган һәр кешене нәни бала чагыннан ук беләм, таныйм, шуларны сагынам икән...».
М.Мәһдиевнен шәхесе, иҗаты белән ихласи сокланып, мөкиббән китеп язылган мәкаләләр, чыгышлар күп булса да, һәммәсенә таянып, гомумиләштереп язылган китап әлегә язылмаган. Ул — ана лаек.
Табигать белән ата-анасы авызына көмеш кашык каптырып тудырсалар да, ана да ин гадәти адәми затлар шикелле, тормыш баскычларын, язмыш сынауларын тулысы белән үтәргә туры килә. 1930 елнын 1 декабрендә Арча вилаятенен Гөберчәк исемле матур табигатьле, нибары бер-ике дистә йортлы татар авылында кендек каны тамган Сөнгатулла мулла улы Мөхәммәткә тормыш тулпары җинел генә сыртына ияр салдыртмый, авызлык кидертми. Җиһанда үзенә тәгаенләнгән урын өчен көрәшергә туры килә ана.
Кем кияве икән Мөхәммәт Мәһдиев?
1960 елнын көзендә Казан дәүләт университетынын татар әдәбияты кафедрасында туры гәүдәле, кулларын як-якка җәеберәк йөрүче, чем-кара чәчле, үткен күзле бер егет пәйда була. Ул елларда татар теле һәм әдәбияты бүлегенә һәр курска 25 кеше генә алыну сәбәпле, студентлар, укытучылар бер гаилә кебек яшиләр иде. Ягъни бер-беребез белән таныш идек. Химия факультеты бинасынын дүртенче катында (бүлек шунда урнашкан иде) күренгән һәр кеше ир-ат заты тарафыннан бер төрле, кызлар ягыннан икенче төрлерәк өйрәнелә, инә күзеннән үткәрелә. Ул чорда кесә телефоны, интернет булмаса да, сарафан радиосы яна кеше турында мәгълүматны тиз китереп җиткерә: «анын кем булуы турында сина гына әйтәм, берәүгә дә ычкындырма» уены, Тукай әйтмешли, «мискиннен» үзенә килеп ирешкәнче дәвам итә. Шул рәвешле, чибәр егетнен Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев икәне , профессор Хатип Госманга аспирантурага кергәнлеге, 30 яшен тутырганлыгы мәгълүм булды.
Ошбу биографик белешмә янына яналары да өстәлә торды: аспирант Арча педагогия көллиятен тәмамлаганнан сон, берничә ел мәктәптә укыткач, дүрт ел флотта хезмәт иткән, Казан педагогия институтынын тарих бүлегендә (үзе «мин Болак буенда гына белем алдым» дип җибәрә иде) читтән торып укыганда, янәдән мәктәптә эшләп, завуч дәрәҗәсенә күтәрелгән икән. Сонрак анын моряклыгына аерым статус бирүе, әллә сез кем дә, абзагыз кем диебрәк ассызыклавы булдымы, ул күлмәк якаларын пиджәк өстеннән чыгарып, муенын яртылаш каплаган телняшкасын күрсәтеп тә йөреп алды. Мәһдиев шаянлыгы, тиз аралашучан холкы һәм беренче ел тулай торакта берүзе яшәве белән бишенче курс кызларынын күнелендә өмет чаткылары уятып, йөрәк шәрифләрен иләсләндерде. Мәгәр яна килеп җиткән хәбәр аларнын киләчәккә юраган фаразларын чәлпәрәмә китерде: булачак галим өйләнгән,
баласы да бар, хатыны күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов кызы Лилия ханым икән.
Дөнья бизәкләренен хыяллары салкын суга эләккән утлы күмер кебек сүнсә дә, Сталин премиясе лауреаты, татар әдәбияты классигы, «Сиваш», «Намус» кебек әсәрләр авторы Бәшировнын бердәнбер кызын «кулга төшергән» дигән хәбәр егетләр каршында Мәһдиевнен абруен тагын да күтәреп җибәрде. «Вәт маладис» дип, телләрне шартлата-шартлата хуплап, астыртын гына көнләшеп тә куйдык.
Гомәр абыйны без — студентлар һәрдаим түрдә, президиумда, олы түрәләр тирәсендә генә күрергә, ягъни буй җитмәслек биеклектә тотарга өйрәнгәнбез. Тәнәфес вакытында сәхнәдән язучылар арасына төшкәндә «җанлы һәйкәл» тирәсендә әйләнеп, якын килергә куркып, битендәге кызарыбрак торган чокырларны, пләш башны, туры арканы, як-якка карамыйча, каударланмыйча, һәр адымынын кадерен белеп атлауны, сүзен иреннәрен бер-берсеннән аз гына аерып чыгаруны бөекләргә тумыштан бирелгән чалымнар дип табынып яшәгән шәхесебез иде. Яшьлегендә анын да безнен шикелле үк көлтә чәчле «Г.Разин» булып йөрүен күз алдына да китермәдек. Мәһдиевкә ихтирамыбызны арттырган сәбәпләрнен берсе — анын татар халкынын йоласына тугрылыклы калып, бабасынын өч бүлмәле фатирына күчмәве иде. Элек-электән ир-атнын йортка керүе яисә хатын өенә күчүе ин хурлыклы гамәлләрнен берсе саналган. Әле үткән гасырнын 60-70 елларында да хатын өендә яшәгән ирләргә, ул ир-егет түгел, диебрәк төртеп күрсәтәләр иде. Бу йоланын нигезендә кемнен өйдә хуҗа булуы, тамак төбен кырып сөйләшә алуы (хәзер исә телевизор пультынын кем кулында булуы) күздә тотыла торгандыр.
Сонрак озын колаклар шул хәтлесен дә ачыклады: Гомәр абый университетнын биология факультетын тәмамлаган кызын елата-елата, Казан артына авылга укытучы итеп җибәрә. Ата кеше үзе дә ахыргача анлап җиткермичә, ике көймәнен койрыгын тота: фирка һәм хөкүмәт каршындагы бурычын да үти (авылны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү) һәм кияүле дә була. Яшь, чибәр хатыны белән Казанда пәйда булган Мөхәммәт өчен ин отышлы юл аспирантура булып чыга.
Мәһдиевнен тарихны яхшы белүен дә исәпкә алып булса кирәк, ана 20-30 еллар тәнкыйте һәм әдәбият белеме үсешен өйрәнүне кандидатлык диссертациясе темасы буларак билгелиләр. Фәнни җитәкчесе итеп татар әдәбияты тарихы кафедрасы мөдире профессор Хатип Госман раслана.
Татар шигыренен олы белгече, ихласи Хатип абый марксизм-ленинизм тәгълиматына табынган, хакимияткә турылыклы шәхесләрнен берсе булып, шәкертләреннән дә шуны таләп итте.
Егерменче еллар тәнкыйте эзләнүләр төрлелеге белән аерылып торса, 30-нчы елларда социалистик реализм догмасы аны тар култыкка куып кертә.
Мәһдиев тиз арада бүлектә, факультетта үз кеше булып китте. Исеме пәйгамбәребезнеке, шунын өстенә Бәширов кияве булса да, үзен бик гади тотты, студентлар белән чәй, мәй эчеп алудан да баш тартмады. Ул
чорда Мәһдиев фамилиясе берни дә сөйләми, аның безне көнләштергән «казанышы» Бәширов кызына өйләнүе һәм аспирантурада укуы гына иде. Араларында саф мәхәббәт уты кабынып, бер-берсенә гашыйк булып өйләнешүләре турында соңрак ишетеп, матур, ипле, бер-берсен рәнҗетмичә, үрнәк гаилә итеп яшәүләрен үз күзебез белән күргәч, янә бер сөендек. Коңгырт куе чәчле, төз гәүдәле, тулган ай кебек түгәрәк битле, зур кара күзле Лилияне Мөхәммәт эшләгән мәктәпкә Ходай Тәгалә үзе җибәргәндер. Кем белә бит тылы нык, үзен аңлап, кадерләп тотучы якыны булмаса, Мөхәммәтне язмыш нинди сукмакка алып кергән булыр иде. Лилия мәктәп бусагасын атлап керүгә, авылда буйдак егетләрнең шактый булуын исәпкә алып, кичен әллә кайда «буталып» йөрмәсен дип, завуч биология дәресләрен дәҗҗалга иң соңгылары итеп куя һәм көзге караңгы, яңгырлы кичләрдә җаваплы кеше — завуч кызны фатир төшкән әби өенә үзе озатып куярга «мәҗбүр» була. Егеткә телен чарларга, тарихтан белемен күрсәтергә чикләнмәгән мөмкинлекләр туа. Бу очрашу- озатышулар яңа гаилә кору, шул ук авылда язылышу белән тәмамлана. Лилия ханым белән якыннанрак аралашу мөмкинлеге тугач, Мөхәммәтнең зәвыгын, ул моңа мохтаҗ булмаса да, хупладык. Дустыбызның хәләле артисткалар шикелле чибәр булуы өстенә, үзен бик итагатьле, хәтта гади тота белгән киң күңелле, ачык йөзле, бай рухлы ханым булып чыкты. Беркайчан да кем кызы булуы белән масаймады.
Мөстәкыйль фикерле, җиңел аралашучан, төрле һөнәр, белем кешеләре белән дусларча мөгамәлә урнаштыра алган Мөхәммәт турында күбрәк беләсебез килү дә табигый иде.
Югары белемне тарих белгечлеге буенча алса да, аның татар әдәбиятына килүе, аспирантурага керүе очраклы хәл булмаган икән. Табигать матурлыгына мөкиббән китеп үсүе аны яшьтән серле сәнгать дөньясына якынайта. Аның алга киткән Көнбатыш әдәбияты үрнәкләре белән яхшы таныш булуы, Көнчыгышның шигъриятен яратуы, укыган әсәренең яңачалыгын сиземләү сәләте күпләр өчен үрнәк булырлык иде. Мәһдиевнең мөмкинлеге булган саен әдәби әсәрләрне, агымдагы казанышларны укып барырга тырышуы үзен «син тарихчы гына бит», дип битәрләүләрдән саклану чарасы да иде бугай. «Тел - әдәбият белгечлегендә укыган кайберәүләр «минем белемем югары, дөнья әдәбиятыннан имтиханнар тапшырдым», дип масаеп йөреп, укымыйлар, артта калалар», дип әйтергә ярата иде Мәһдиев. Үзенең «Ачы тәҗрибә»сендә, башка язмаларында, әдәби әсәрләрендә йотлыгып укыган язучыларын атый-саный китсәң, искитмәле... И.Бунин, А. Чехов, М.Горький, төрки нәселле А.Куприн белән М.Булгаков, А.Толстойлар янәшәсенә Т.Манн, А.Грин, Э.Хемингуэй, Д.Стейнбек, Т.Драйзер, У. Фолкнер исемнәре өстәлә. Аңа «авыл прозасын» күтәреп чыккан Ф. Абрамов, В. Астафьев, В. Распутин, Г.Владимов, В. Белов, В.Солоухин иҗатлары рухлары, сүнә барган әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклап язган әсәрләре белән якын. Рус телле шагыйрьләрдән С.Есенин, А.Ахматова, А.Твардовский иҗатларын югары бәяли. Татар әдәбиятыннан Ш.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, М.Галәү әсәрләрен бирелеп укуы, өлкәнрәк буын әдипләре, чордашлары белән киңәшә-киңәшә, ярыша- ярыша язулары турында да әдип фикерләрен әйтеп калдыра. Татар тарихчыларының хезмәтләренә уңай бәя бирсә дә, аның кумиры булып татар-төрки халкының тарихына, пассионарлык көченә гадел һәм югары бәя биргән Л. Гумилев торуы гаҗәп түгел. Публицистикасында һәр укыган әсәренә, исемгә төгәл бәя бирүе аның фикерләрен алтын бәясенә күтәрә, хатирәләре мөһер сугуны укучыга калдырган очракларда да, уйланулар юлына алып чыга.
Алма алмагачтан ерак төшми...
Нәсел-нәсәбе, килеп чыгышы турында кешенең тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы, хәтта күз карашы буенча ук гөман корып була, диләр. Озын, килешле муенга утыртылган зур башлы, ялгыз үскән нарат агачы кебек төз гәүдәле, кыйммәтле булмаса да, зәвык белән сайланган киеме, як-якка каранып баруны әдәпсезлек дип санап, коридорның нәкъ уртасыннан җиңел атлап яныңнан үтеп киткән Мәһдиевнең ерактан килгән затлы нәсел «алмасы» булуына шигең калмый. Аны ошатырга, көнчелегеңне йөгәнли алмыйча, тешеңне шыгырдатырга мөмкин, мәгәр аңа нисбәтән битараф кала, аны күрмәмешкә салышып яныннан узып китә алмыйсың.
«Мәшәкатьле һөнәр» мәкаләсендә Мәһдиев, педагогика фәненең өйрәтүләренә таянып, шәхесне формалаштыруда мөһим өч факторны аерып куя.
«Болар — нәселдән килгән сыйфатлар, тирәлек һәм тәрбия. Зур ачыш бу!» Кешенең холкын-фигылен, психологик халәтен калыплаштыруда беренче урын нәселгә, килеп чыгуга бирелә. Чынлыкта бу өч компонентны бер-берсеннән аерып карау бөтенләй үк дөрес түгелдер. Адәм баласы тәүге тәрбияне гаиләдә ала, тирәлекне дә беренче мәлдә ата-анасы, туганнары даирәсе тәшкил итә. Шуңа күрә «Мәһдиев феномены»ның асылын аңлау өчен аның шәҗәрәсенә мөрәҗәгать итү кирәктер.
Мәһдиевләрнең ерактан килгән, укымышлы, хәлле нәсел булуы хакында күршеләре, туганнары, аерым алганда, туган авыллары — Гөберчәк кешесе, филология фәннәре кандидаты, КФУның журналистика бүлеге доценты, нигездә Мөхәммәт иҗатын үзәккә алган диссертация авторы Илһам Фәттахов бик тәфсилле һәм ышандырырлык итеп яза. «Минем фикеремчә, — ди ул «М.Мәһдиев дөньясына бер караш» исемле язмасында, — биш гасыр буе якты киләчәккә яңа өметләр баглап яшәүче халкымның пассионарлык көче М.Мәһдиевтә ургылып торды, чөнки ул чыгышы белән XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башы ак муллалар нәселеннән иде. Шуңа күрә иҗатыннан затлы нәселләргә генә хас затлылык, татарча фәлсәфи фикерләү, милли моң бөркелә».
Башка чыганакларда Мәһдиевләр нәселенең элек-электән мөхтәрәм, укымышлы, хезмәт сөючән булуларына ишарә ясыйлар. Ерак бабалары заманыннан ук килгән бу нәселлелек, Мөхәммәтнең үз истәлекләре буенча да, Сөнгатулла агай, әтисе, булачак язучының бабасы — Бәдретдин үз чорлары өчен шактый белемле, зыялы шәхесләр булуына дәлилләр җитәрлек. Мәһдиевләр XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында, хәләл җегәрләрен түгеп, матди хәлләрен шактый ныгытуга ирешәләр. Тирә-якның танылган, указлы мулласы Сөнгатулла хәзрәт октябрь инкыйлабыннан соң, яңа сәясәтнең акыллы, зыялы затларга каршы юнәлтелгән асылын вакытында аңлап, укытучылык эшенә күчә, иген игә, балалар үстерә. Әмма алдан күрүчән зирәклеге дә аны фаҗигадән коткара алмый.
Табигый агышлы тормыш тәртипләрен пыран-заран китергән, зилзиләле 1917 ел инкыйлабы Мәһдиевләр шикелле таза тормышлы, укымышлы гаиләләргә китереп суга.
Бала атадан яшь кала...
Сөнгат абыйнын белемле булуы, өенен затлырак бүрәнәдән салынуы, гомумән хәллерәк яшәве эш сөймәгән хөрәсәннәрнен саруын кайната, көнчелек имзаны куярга «оныткан» кәгазьгә төшә, сизгерләрнен ымын көтеп кенә торган җәзалау оешмасына шул гына кирәк тә була. Калганы, кем әйтмешли, «техник» гамәл.
Хакимиятне кулларына төшергән коммунистларга М.Булгаковнын «Собачье сердце» әсәрендә сурәтләнгән кешелексез Швондер, эттән кешегә әверелдергән, эчкече, бозык Шариков кебекләр, ил белән идарә итәргә чакырылган «кухаркалар» зыялы, анлы затлардан кирәгрәк булалар. Яна идеологиянен «безнен илдә бар кеше дә бертигез булырга, ярлыга-байга бүленергә тиеш түгел», дигән демагогик сафсатасы ялкауларнын көнчелек, хөсетлек, булган кешеләрне күралмау кебек ан
төпкелендә пыскып яткан ин түбән инстинктларын уята.
Җиде-сигез яшьлек хисчән Мөхәммәт карангы төндә сөекле әтисен алып киткәнне авыр кичерә. Бу гаделсезлек анын хәтеренә, рәнҗүчән зиһененә сенеп кала һәм бу шаһитлык һәрнәрсәгә сизгер бала күнелендә тетрәндергеч, мәнге сүнмәс утлы яра, каны саркып яткан җәрәхәт булып яши. Гайбәтнен явыз теле анын газиз әтисен «халык дошманы», «сатлык җан», дип мәсхәрәли. Табигате белән шук, шаян малай берни анламый, әтисенен намуслы, иленә, халкына, милләтенә тугрылыклы шәхес булуында шикләнми ул. Анын җанына хакимияттән, тирәлектән курку хисе кереп кала. Бу шом озак саклана. Сонрак та ул үзен, иҗади шәхес буларак, тулы көчкә ачып, актарып сала алмыйча интегә, күзгә эленми торган кара көч мәктәптә укыганда да, флотта хезмәт иткәндә дә, комсомолга, фиркага әгъза булып кергәндә дә, чабуыннан тартып, «малай, әтиеннен кем икәнен онытма», дип исенә-хисенә төшереп тора. Шәхес культын фашлау, анын йогынтысыннан арына бару кебек шифалы, савыктыргыч гамәлләрне сөенә- сөенә кабул итүе, дәртләнеп язарга керешүе анлашыла булыр.
Әтисе «эзсез» югалгач, булачак язучынын төп терәге булып әнисе
— Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы кала. Шулай ук затлы нәсел баласы
— әнисе Мөхәммәтнен балачактан әдәбиятны, матурлыкны яратып, анлап үсүенә, гомумән, рухи дөньясы бай булып формалашуына хәлиткеч тәэсир ясый. «Торналар төшкән җирдә» лирик-документаль бәянында ул әнисенен кышкы озын кичләрдә күрше карчыкларын җыеп, «Кыйссаи Йосыф» китабын көйләп укуын искә ала. Мондый «утырышлар» баланын, үсмернен кичерешләр дөньясы баюга, тормышны тирәнрәк анлавына ярдәм итәләр.
Мәһдиев иҗатын өйрәнүгә шактый өлеш керткән И.Фәттахов Рабига апа турында авылдашларыннан, өлкән буыннан ишетеп калганнарына таянып, болай дип яза: «Язучынын әнисе Рабига 1928 елга кадәр Гөберчәктә — абыстай. Ә анын ире Сөнгатулла — мулла булып торган, шуна күрә Рабига әбине безнен авылда хөрмәт йөзеннән «абыстай» дип йөрткәннәр, әлбәттә, ул күпне белгән, укымышлы булган».
Анлашылса кирәк, «халык дошманы» гаиләсенә тормыш алып баруы, дөресен белмәгән авылдашларынын кырын карашын тоеп яшәве икеләтә-өчләтә кыен булгандыр. Ир-атка тиешле йөкне үз өстенә алырга мәҗбүр Рабига апа зарланмыйча, балаларына сиздермичә, тешен кысып булса да чыдаган. Мәһдиев әдәби әсәрләрендә, көндәлек язмаларында тормышларында ин хәтәр авыр чор булып калган матавыклар турында эчке серләрен яшермичә кәгазьгә төшереп калдыра. Истәлекләрдән, фәлсәфи уйланулардан торган «Бәхилләшү» лирик бәянында сурәтләнгән (бу төр әсәрләрне әдәбият белемендә «исповедальная повесть» дип атыйлар), керсезлеге, тетрәндергеч дөреслеге белән сугыш алды чоры авырлыкларын күз алдына бастырган бу тетрәндергеч юлларны дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. «Ач вакытта, гадәт буенча, озын тәнәфестә өйгә йөгереп кайттым. 2 класста укыйм. Әти төрмәдә, әни 4-5 баланы туйдырырга тиеш. Беркем эшләми. Фашистик алым белән безне изәләр. Әни әҗәткә он эзләп чыгып киткән икән дә кайтып керде. Мин ишек янында сөялеп торам. Шунда әни мине кочаклап елады, и бала, сина нәрсә ашатыйм инде мин, дип. Мин дә еладым да мәктәпкә кереп киттем. Башка көнне озын тәнәфестә өйгә кайтмадым. Проклятие Сталину! Кабахәт, иблис».
Гаиләләрен әтисез калдыру өстенә, өстәмә авырлыклары белән ике тиран башлаган сугыш килеп өстәлә. Шул чорда күргән авырлыклары турында Мәһдиев истәлекләрендә язмыйча кала алмый, әлбәттә. «1943 елгы Арча- Күпербаш юлын язарга. Телефон баганалары ничек сызгыралар. Без әни белән печән сатарга килдек. Кайтышлый, чана тартып, Зәйнәп апаларда ничек кундык, базарда күмәч ала яздык. Кайтышлый Күпербашка кереп чәй эчтек. Юл буе телефон чыбыклары сызгырды, андый җил әле дә бармы? Шуны ишеткәнем юк...»
Сугыш чоры михнәтләре яшүсмерне чынбарлыкны төрле яктан бәяләргә өйрәтә, холкын ныгыта, горурлык хисе тәрбияли. «1944 ел җәйнен чирәмле Чөмә елгасы
ындыр арты. Мин әтинен башына җиткән председательнен өенә кермим, яшьтәш кереп катык ашап чыга. Мине кыстап карый — мин ач көе шул чирәмдә ятып торам. Керсәм, мине дә ашатырлар иде. Әмма мин ач, горур калдым. Шул вакытта минем ачлыкны теге явыз күрмәде, мин аны җиндем».
Әлбәттә, бүгенге ан үсеше күзлегеннән караганда бик вак күренгән вакыйгада (катык ашау-ашамау) һәм ана мөнәсәбәттә үсмер егетнен әлеге хәлгә аек карашы, горурлыгын саклый алуы, шәхес буларак җитлегеп килүе сизелә. Шикаять хат белән Сөнгат абыйнын — әтисенен башына кем җиткәнне белсә дә, ул чорда бу хакта ачыктан-ачык әйтү, сөйләшү мөмкин түгел иде. Яла мәктүпнен авторы кем икәнне, әтисенен һәм башка авылдашларынын кайчан атылуы турында ул, Сталин үлеп, шәхес культы фаш ителгәннән сон гына беләчәк.
«Теге» чорда Мөхәммәт эчке горурлыгын саклап кала алган. Шул хәтлесен дә онытмыйк: үсәр өчен ризыкнын ин кирәк вакыты, ашыйсы килә, ә өйдә тагын әллә ничә бала ач утыра. Мәгәр ул нәфесен авызлыклый алуы белән явыздан рухи өстенлеген раслый. Әлегә ул шуннан зуррак батырлык кыла алмый. Сатлык җаннарны хурлык тактасына кадаклауны Мәһдиев әдәби әсәрләрендә, публицистикасында башкарачак, әмма кабихларнын балаларын, оныкларын рәнҗетү, үч алу юлына басмаячак. Бу мәсьәләдә дә Мөхәммәт үз биеклегендә кала алды.
Зыялы, дини әтисенә, ин кыен шартларда да балаларына тормыш авырлыгын күрсәтмәскә тырышкан әнисенә олы мәхәббәтен, рәхмәт хисен истәлек язмаларында, әдәби әсәрләрендә күнелләрдә уелып калырдай итеп әйтә алды Мөхәммәт хәзрәтләре («Безнен әни бөтен кешенен серен үзенә сендереп дөньядан китте»).
Җыеп кына, әйткәндә, әнисенен нәселдән килгән үҗәтлеге, иренә карата булган гаделсезлеккә эчке нәфрәте балаларын тормыш төбендә югалып калудан коткара. Пәркайсына гаилә тәрбиясе һәм белем бирергә тырышып, ул ике арысландай малай, сандугачтай ягымлы, күркәм кызлар үстереп бирә татар халкына. Авылдашлары хәтерендә акыллы, зиһенле, йомшак җанлы кеше булып саклана Мөхәммәтнен әнисе.
Мәһдиевнен биографлары нәсел агачын өйрәнүне фәнни нигездә, архив чыганакларына таянып язарлар дип ышанам. Минем бурычым: Мәһдиев кебек олы әдипнен, галимнен, укытучының, үз йолдызлыгын кабызган, өслүб мәктәбен тудырган шәхеснең буш урында, бер дә юктан тумаганлыгын искә төшерү. Әтисенең укымышлы, дингә бирелгән нәселе, әнисенең җырга, моңга, ямьле сүзгә хирыс кавеме гасырлар буена җыя, туплый килгән пассионарлык көчләрен Мөхәммәт исемле дәвамчылары йөзендә дөньяга чыгарырга булганнар. Шуның өстенә катлаулы, авыр чор, милләтенең ачы язмышы Мәһдиевнең холкын чыныктырган, үзенең дә бик гади, гадәти булмаган биографиясе аның фикерләү офыгын киңәйткән, сиземләү сәләтен арттырган.
Язучы М.Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗат баганалары «Әдипләребез» (2009) китабында шактый тәфсилле бәян ителгән. Биредә язмышында хәлиткеч борылыш ясаган берничә моментка гына игътибарны юнәлтәсе килә. Ятимлек хәлләре, җитешмәүчәнлек булачак әдипкә, яшьтәшләре шикелле, урта мәктәпне тыныч кына тәмамлап, югары уку йортына юл тоту мөмкинлеген бирми. Таба төбе мисле тигез юлдан гына бара алса, бәлки, ул башка белгечлек сайлар, инженер, геолог, юрист, икътисадчы булыр иде. Мөхәммәт авылларына иң якында, урнашкан Арча педагогия көллиятенә юл тота. Форсаттан файдаланып, бу уку йортының татар мәдәниятен саклауга, үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур булуны ассызыклап үтәсем килә. Татар мәктәпләре өчен меңләгән укытучылар әзерләү белән беррәттән, аның диварларыннан дистәләгән язучылар, галимнәр чыкты. Үзем эшләгән югары уку йортларында Арча көллиятен тәмамлап килгән студентлар булса, аларның татар, рус телләрен, әдәбиятларын яхшы белүләрендә, грамоталылыкларында беркайчан да шигем булмады. Һәм ялгышмадым.
Мөхәммәт бу уку йортында төпле белем алу өстенә, киләчәктә язылачак әсәре — «Без — кырык беренче ел балалары» өчен зәмин-җирлек таба, уку йорты тормышын
күңеленә сеңдерә һәм «Фронтовиклар» романының каһарманнарын «эзләп», мәктәпкә укытучы булып китә. Яше җитеп, лаеклы ялга чыкканчы (дөрес, язучы беркайчан да эшсез кала алмый), язмышын укучы балалар яисә студентларны укыту белән бәйли.
Җелекне суыра, төн йокыларын качыра, төшләргә кереп интектерә торган белгечлек булса да, Мөхәммәт укытучылык эшен яратып, ихластан башкара, зарлану түгел, үзгә язмышны теләми дә иде. Бәлки, минем алдарак әйткән башка белгечлек турында юравым хакыйкатькә туры да килми торгандыр.
Флотта хезмәт итеп кайтып, Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын читтән торып тәмамлаганнан соң да Мөхәммәт гаилә корырга, буйдак тормышы белән хушлашырга ашыкмый. Әнисе «мин исән чакта өйлән, улым, фани дөньядан тынычлап китим», диюенә, апасы Равиянең кыставына да карамыйча, Мөхәммәт ашыкмый, язмыштан ниндидер могҗиза көтә. Ул укыткан биш авылда күз төшәрлек чибәр кызлары да, төз гәүдәле, киң маңгайлы, карчыга күзле, ат ялыдай җилфердәп торган куе кара чәчле егетне ошатып, яшертен-орынтын яратып йөрүчеләре, мәхәббәтен сиздерүчеләре дә аз булмагандыр. Яшь егетнең дә мәхәббәт маҗаралары туып торгандыр. Ул һаман үз ярын, үз парын көткән. Халкыбызның иш ишкә тартыла дигән әйтеме юктан гына тумагандыр. Әйтелгәнчә, Мөхәммәт завуч булып эшләгән авылга яңа, яшь укытучы килеп төшә һәм тиз арада Мөхәммәт башлы-күзле була да куя. Ирен яратып, авызына карап, үзе әйтмешли, гомере буена «кубызына биеп» яшәүдән тәм тапкан Лилия ханым Гәүһәр белән Искәндәрне дөньяга китерә. Исемнәрнең Мөхәммәт тәкъдиме белән кушылуында шигем юк. Белүемчә, Лилия гаиләдә иргә каршы тавыш күтәрү гөнаһ, татар хатынының өе чиста һәм аннан тәмле ризык исе килеп торырга тиеш дигән иманда торды. Әнисе Кәримә ханым шундый яшәешнең (Гомәр Бәширов «мәктәбе») үрнәген күрсәтеп, кызына, да гасырлар дәвамында сыналган әхлак-тәртип кагыйдәләрен сеңдерергә тырышкан.
Мөхәммәт һәр баласының тууына, беренче адымнар ясавына, «әттә- әннә», дип сөйләшә башлауларына, тормыш баскычларына сөенеп, борчылып яши, истәлекләрендә һәммәсен теркәп калдыра. Балаларына язган хатларыннан ата мәхәббәте ургылып тора. Ул Искәндәренең үзе шикелле флотта хезмәт итүен тели һәм бөтен көчен биреп, танышлыкларын файдаланып, шуңа ирешә дә. Балалар әдәбиятына кешелекле юмор алып килгән, әдәбият фәнендә тиешле бәясен алмаган хикәяләрен Мәһдиев үз балаларын үстергәндә иҗат итә, кошларын ояларыннан очырып җибәргәч, бу юнәлештән читләшә.
Гәүһәр белән Искәндәр университетның филология факультетын тәмамлап, үз көннәрен үзләре күрә башлагач та, ул алар турында кайгыртудан туймады. Төрле дәрәҗәдәге ике фактны искә төшерәм.
Миңа язган хатларының берсендә ул, нәкъ Мәһдичә, кызының аяк киеме турында кайгырта: «...ике ел инде университетта яланаяк укып йөри... сапожки таба алмыйбыз. Заграничный ди. Агай-эне шуны белешсен әле...» (13.XI.78).
Гәүһәр кандидатлык диссертациясен яклаганда, ата кешенең борчылып йөрүе әле дә хәтердә.
Улы Искәндәр әтисенең хыялларына бәрабәр эшчәнлек алып бара алдымы, юкмы, аңа бәя бирергә минем хакым чикле. Бер тапкыр бирелә торган, җырда әйтелгәнчә, бер мизгел гомеренә һәркем үзе хуҗа һәм берәү дә Искәндәр Мәһдиевнең Америкадан татар тарихын һәм әдәбиятын өйрәнергә килгән кызга гашыйк булып, яшәргә шунда чыгып китүенә дәгъва белдерә алмый. Русия Федерациясеннән чит илләрдә яшәү өчен һәр елны 100 мең кеше чыгып китә икән (рөхсәт ала алсалар бу сан 200-300 меңгә җитәр иде, диләр), нигә әле шулар арасында үз бәхетен эзләп талпынган Искәндәр булмаска тиеш. Безнең илдә яшәү шартларының бөтен «ләззәтен» татыган Мөхәммәт улының бу карарына каршы килмәс иде кебек. Ә үзенә башка илдә яшәп калырга тәкъдим итсәләр, риза булыр идеме икән? Җавапны ул әсәрләрендә бик ачык биреп калдырган дип саныйм. «Миңа да яшәү һәм иҗат итү
өчен авылым суы, авылым һавасы кирәк. Шул авыл басуларының исе кирәк. Миңа көзен сентябрь кояшы астында моңсу камыл басуында тезелеп утырган салам эскертләре кирәк. Шул эскертләрнең баш әйләндергеч исе кирәк». Моңсулыгы, самими ихласлыгы белән күңелнең иң нечкә кылларын хәрәкәткә китерә алган, табигать тормышын бөтен күркәмлеге белән күз алдына бастырган һәм инде классик мисал булып киткән Масра басуын тасвирлауны искә төшерик. «...Масра басуы тын, бик тын. Шундый тын, дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, дөнья сабырлык, акыл чәчә, кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шул мәһабәт тынлык уртасында, торналар төшкән җирдә берүзем басып торам.
Бу — минем туган җирем».
Кабатлау аша (тын) кечтеки бер басуны олы төшенчә белән (Масра кыры һәм дөнья) янәшә кую аша лирик геройның хисси халәтен ачып салган юлларын югары шигърият димичә кара! Масра басуын Франциянең Елисей кырларына да алыштырмас иде Мөхәммәт! Патриотизм, Ватанга мәхәббәт дигән төшенчәләрнең асыл мәгънәсе Масра басуында түгелме соң?
«Тәкъдирдә шулай язылгандыр...»
Шаян телле, аралашучан кеше булса да, Мөхәммәт еш кына үз эченә бикләнә. Күзләре ниндидер кыйммәтле әйберен югалткан кешенекедәй моңсуланып китә торган иде.
Хакимияттән, тирәлектән, хөсетле күршеләреннән, погонлы, мылтыклы кешеләрдән курку хисе йөрәгенә әрнү булып утыра. Хисчән, төшеп уалырга торган бәллүр савыт кебек шигъри җанга барысы да анын килеп чыгышы, мулла токымы икәнен беләләр, шул хакта гына уйлыйлар, сөйлиләр кебек тоела.
Вакыт адәм баласынын мәнфәгатьләренә битараф, ул гына да түгел рәхимсез, шәфкатьсез. Сөнгат аганын төпчеге озак еллар дәвамында ишеккә арка куеп, онытылып иҗат итә алмый. «Ашыгыч ярдәм» анын артыннан да килеп керергә мөмкин иде. Безнен илдә теләсә нинди башбаштаклык «тәртипнен» бер як тәртәсе икәнне яхшы белә ул. Анын иҗтимагый эштә бик ачылып китмәве дә шунын белән анлатыла дип уйлыйм. Мәсәлән, М.Мәһдиев бик теләсә милли хәрәкәтнен лидеры була алыр иде. Ул азатлыкны яклап сөрән салган җыеннарда катнашты, әмма мөнбәргә менеп нәгърәләр ору, йодрык белән һаваны кисү юлын өнәмәде.
— Мин трибун түгел. Тавышым йомшак. Мөстәкыйльлекне әсәрләрем, публицистикам белән яклыйм. Гасырлар дәвамында буйсынып яшәп, безнен халык сынган, буыны йомшарган. Әмер үтәүгә өйрәнгән. Еш кына анын батырлыгы да шуннан килә. Көнчелек, бер-беренне батыру кебек әшәке гадәтләр бердәмлеккә зарар китерә. Бүгенге татар мәктәпләрендә, гимназияләрендә укучы яна буын күтәрелеп җитмичә, халкым дәүләтчелеген кайтара алмас. Төшенкелеккә бирелергә ярамый, көрәшергә кирәк, — ди торган иде.
— Мин халкым мәнфәгатьләрен иҗатым белән яклыйм. Милләтне уятырга, коллык психологиясен җинәргә өйрәтергә кирәк.
Кыскасы, М.Мәһдиевнен аяк терәп сөйләшәсе килгәндә нечкә дипломатия саклавы, сәяси темаларга сөйләшүдән читләшүе характерынын «сындырылган» булуыннан килгәндер.
Бәгырендә яман төер, кара кайрак булып утырган авыр йөк шәхес культы фаш ителеп, илленче еллар ахырында КГБ архивында әтисенен һәм шул ук көнне кулга алынган сигез кешенен бер-ике атна узуга атылганлыкларын белеп, Сөнгат абый тулысынча аклангач кына, мәнгелек әрнүен калдырып, сулыш юлларын беркадәр җинеләйтеп җибәрә. Әмма ул гаделсезлекне күтәрә алмый, гафу итми, эчке дөньясына сирәк кешене кертә торган нәзберек зат булып кала. Игътибар итик: көр күнел җимешләре — юмористик хикәяләрен, үзен әдәбиятыбыз түренә алып кергән, ярларына сыеша алмыйча ташып чыккан язгы елганы хәтерләткән ярсу яшьлек,
мәхәббәт рухы анкып торган «Без — кырык беренче ел балалары» бәянын әтисеннән «сатлык җан», «халык дошманы» ярлыгы алып ташлангач кына иҗат итә. Күбрәк үз-үзен ышандыру, эчке тынычлык өчен булса кирәк, 1961 елда коммунистлар фиркасенә әгъза булып керә. Шуннан башка диссертациясен яклавы да, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүе дә кыен буласын гаилә башлыгы тәгаен күзаллый.
Нәселләренен ачы язмышы турында җәелеп сөйләргә яратмады Мөхәммәт. Монсу елмаеп, «тәкъдирдә шулай язылгандыр», дип кенә куя да, алда әйтеләчәк сүзеннән күнеле бераз бушанып киткәндәй була: «әти өстеннән шикаять язган кешеләрнен берсе дә бәхеткә тармаган. Балалары да юньсез булып чыкты. Мәчет манарасын кискән адәмнәрнеке шикелле нәселләре корыды. Күз яше төшми калмый ул».
Алтмышынчы еллар башында Мәһдиев белән танышлык кабынып кына килгән чорда биографиясенен бу якларыннан хәбәрдар түгел идем, үзе дә бу хакта ләм-мим сүз әйтмәде. Әлегә ул безнен өчен «Бәширов кияве» иде, сонрак кына «Мәһди», ягъни якын, үз итеп эндәшә торган кеше булып китте. Яшьлектә кабул ителгән, беркадәр фамильяр күренгән аралашуны ул Тукай
бүләген алгач та, халык язучысы булгач та үзгәртмәдек. Татар факультетында ул үзенә күрә бер егетлек, ирлек, бөек гадилек символы кебек кабул ителде.
— Мәһдине күрмәдеңме?
— Мәһди бүген киләме икән?
— Мәһдинең хәзерге татарлар арасында чын зыялылар юк дип раслап чыккан мәкаләсен укыдыңмы? Күп телләр белгән ХХ йөз башы айдыннарын үрнәк итеп алып, үзләрен зыялы санап йөргән түрәләргә, профессорларга шактый эләктергән.
— Мәһдине союздан, радиокомитеттан эзләп килгәннәр иде. Нәрсә әйтергә?
— Мәһди абыйдан
диплом эше яза идем. Киңәшәсе бар. Кая күреп булыр икән үзен?
— Мин күрше факуль-теттан. Лекциясендә уты-расым килгәние. Кертер микән?
Мөхәммәт дөньяны үзенчә күрә, яңача фикерли торган шәхес иде. Теләсә нинди затлы мәҗлестә аңа беренчеләрдән булып сүз бирелә.
— Мәһди фикер! Мәһди, берәр сүз әйтеп җибәрмисеңме? Бу сораулар үзләре генә дә Мәһдиевнең укытучы, иптәш, дус, педагог буларак популярлыгы турында сөйләсә, алдарак аны язучы шөһрәте көтә иде.
Алтмышынчы еллар уртасында язмыш, шарлавыкка тарган йомычка кебек бөтереп алып, мине Алабуга якларына, педагогия институтына илтеп ташлады. Мөхәммәт белән янәдән аралаша башлавыбыз мин эшли торган уку йортында булды. Татар бүлекләре ябыла, аралашу чарасы булып рус теле генә калдырыла килгән җитмешенче елларда (нәкъ XXI гасыр башындагы кебек) әүвәл проректор, аннан соң ректор булып эшли башлагач, яшьләрдә милли рухны саклау, үз мәдәни казанышларыбыз белән таныштыру ихтыяҗын аңлап, бик мәшәкатьле шөгыль булса да (хәзерге юллар, машиналар, күперләр юк), Казаннан язучыларны, композиторларны, артистларны даими чакыра башладым. Ул чордагы язучылар идарәсе рәисләре Зәки Нури, бигрәк тә Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин минем ашкынуны биш куллап хупладылар. Ә бу эшнең мөһимлеген иң әүвәл Сибгат Хәким аңлады һәм бер чакыруымны да аяк астына салмыйча, үзе белән Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Ринат Мөхәммәдиев, Рөстәм Мингалимов кебек язучыларны, композитор Җәүдәт Фәйзи, җырчы Вафирә Гыйззәтуллина һ.б. олы затларыбызны алып килә башлады. Әмирхан Еники белән профессор Ибраһим Нуруллин да Алабуга студентларын очрашуга килеп бәхетле иттеләр. Сибгат абыйның аеруча үзе белән еш юлга алып чыга торган язучылары Мөхәммәт Мәһдиев, Фарваз Миңнуллин һәм Мәскәүгә, әүвәл югары әдәби курсларга китеп, шунда эшкә урнашып калганчы Гәрәй Рәхимнәр булды. Бу урында үткән гасырның 60-80 елларының гаярь тәнкыйтьчесе Фарваз Миңнуллинның мине Мәһдиев белән якынлаштыруда беренче кылны уйнаганын искәртеп үтү кирәктер. Икесе дә Казан артында, табигатебезнең ямьле бер почмагында туып-үскәннәр, төрле елларда булса да, икесе дә Арча педагогия көллиятен тәмамлаганнар, туган телебезгә мәхәббәтне бер үк укытучылардан күңелләренә сеңдергәннәр. Университетта миннән ике елга иртәрәк укыган, фәнни-әдәби түгәрәк старостасы Фарваз иҗатка тартылып торган егет-кызларны барлап, үз
Тәлгат Галиуллин ҺӘМ Мөхәммәт Мәндиев
14 гимназиядә очрашуда. 1989 ел.
тирәсеннән җибәрмәде. Диплом яклаганнан соң шул ук профессор Хатип Госман зәвыклы, әдәби сүзгә сизгер Ф.Миңнуллинны аспирантурада калдыра. Әмма соңгысының холкы катлаулырак булып чыга. Башбирмәс Фарвазга «марксизмны тирәнрәк үзләштерү лазем» кебегрәк дәгъва белдергәч, җитәкчесе белән әчелешкә кермичә генә араларын өзеп, әзер диссертациясен ярты юлда калдырып, гамәли эшкә күчә. Гаиләсе алдында җаваплылык Мәһдиевне андый кискен адымнан саклап калды, ягъни ул түземлерәк булып чыкты, фәннәр кандидаты да булды, доцент таныклыгын да алды.
Алабугада булганда Мөхәммәт үз башыннан үткәннәр белән якыннанрак таныштырды. Ә инде чын-чынлап дуслашып китүебез мин янәдән Казанга әйләнеп кайткач, икебез дә университетта эшләгән чорда булды. Бу хакта «Мөхәммәт Мәһдиев турында истәлекләрем» исемле мәкаләсендә якташы Тәбриз Мөбарәков болай дип искә ала. «Алабуга пединститутының элеккеге ректоры Тәлгат Галиуллин да, аэропортта һава ачылганны көтеп, аны озата килгән Мөхәммәт Мәһдиев белән төн уздыруларын сөйләгән иде... Ә Т.Галиуллин Казанга кайтып эшли башлагач, Мөхәммәтнең соңгы көненәчә алар дус булып калдылар». Чыннан да, без аның белән сер сыярдай, фикердәш кешеләр булып күп ноктада уртак тел табып яшәдек.
Егетлек флотта сынала...
Иҗат кешесе — табигать баласы. Аның эчендәге тирән сере дә йозакка озакка утыртылмый, тышка бүселеп чыга. Үзара аралашканда, егет кешенең армия сынавын узарга тиешлеге турында сүз чыкканда, түрә балаларының аталары ышыгында калырга тырышуларын «фаш» иткәндә, Мәһдиев түзми, үзенең «флотын» таяныч ноктасы итеп кыстырып куя. Шул мәүзугъка кереп киттеме, аны тиз генә туктату турындагы хыялыңны авызлыклаудан башка чараң калмый.
— Флот ул — үзенә бер мөстәкыйль дөнья. Анда физик яктан таза, кеше әйберенә кызыкмый, бер-берсен рәнҗетми торган әхлакый тотнаклы кешеләр генә хезмәт итә ала. Ниндидер җитешсезлеге булса да, аны тирәлек, һич югында матросларның таза йодрыгы иманга китерә. Андый бердәм коллективта үзеңне башкача тотып булмый, хәзергечә әйтсәк, «төзәлми», карашыңны үзгәртми хәлең юк. Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диме әле халкыбыз.
— Чанасына карап җыры да төрле була, — дип сүзгә кысылуга, тырышып карауны да үз файдасына авыштырып куя.
— Нәкъ шулай. Флот чанасында, ягъни тимер әрҗәдә — корабта диңгез киңлекләрен айкаганда үзеңне бәхетнең иң югары таҗына күтәрелгәндәй хис итәсең. Тирә-ягыңда аерым тамчылардан оешкан иксез-чиксез су дәрьясы; шул мизгелдә үзеңне олы дөньяның бер кыйпылчыгы итеп тоясың, күңелеңдә барча тереклекне ярату, бары тик яхшылык, изгелек кылу теләге генә кала. Бер-береңә ярдәм итүдән тәм табу, кем өчендер яшәү хисе бөтен барлыгыңны били. Синең аста җәйрәп яткан дәрья Раббыбыз нурын үзенә җыеп алган да, безне дә шул җылылыкта коендыра.
Бүлдермичә, канәгатьсезлеген сиздермичә тыңлаучы булганда флот тормышы, үзенең андагы хезмәте турында, чын диңгезче романтикасына бирелеп, Мөхәммәт сәгатьләр буена сөйли ала. Бәянын вакытсыз бүлдерсәң, «минуточку» сүзен ишетә аласың. Сюжетка тирәнрәк кереп киткән очракларда янында ак өстенә аркылыга куе зәнгәр сызыклар төшерелгән телняшка, башына койрыклы түгәрәк кәпәч кигән моряк утыргандай тоела башлый. Галлюцинация дигән зәхмәтләре шулдыр инде дип тә уйлап куясын.
Мәһдиевнен язучы халкына мөнәсәбәте еш кына флот «кендегенә» бәйле булып чыга. Язучы Миргазиян Юныс белән дуслыгынын серен анын да дингезче булуы белән анлата, үсеп килүче улы Искәндәрне дә флот хезмәте аша уздыру турындагы хыялы белән уртаклашуны да артык булмас дип саный. Шул сөйләүләр «коткысына» бирелеп булса кирәк, мин дә «Замана балалары» китабымда «Өмет бухтасы» исемле юмореска язган идем. Шуннан бер өзек китерми калалмыйм. «...көннәрнен берсендә
татар прозаиклары «Дәрдемәнд» корабына төялеп, Ибраһимов дингезенә таба сәяхәткә чыгып киттеләр. Офык чиста, еракта, үзенә тартып, Толстой, Достоевский, Чехов һәм тагын әллә нинди олы океаннар күренеп тора. М.Мәһдиев, С.Сабиров, И.Низамовлар шактый унган, искергән, үзләре белән бергә «картайган» булса да, дингезчеләргә мөнәсәбәте әле сизелеп торган майкаларда палуба буйлап, үзләрен башкалардан эрерәк тотып, бик һавалы йөриләр». Мөхәммәт бу шаян язмага бәясен елмаюы эченә генә яшерде. Ә минем һавалы моряк буласым килеп китте.
Мөхәммәт флот чорынын яхшы якларын беркадәр күпертебрәк бәяли, чынлыкта монда да аны «кара сакалы» эзләп таба. Әтисенен язмышы турында белешәсе килеп Ворошиловка хат язгач, аны контрразведка бүлмәсенә чакырталар.
«— Әтиеннен язмышын беләсен киләме?
— Так точно!
— Әтиен 1938 елнын башында атылган.
— Сорау бирергә мөмкинме?
— Әйе, мөмкин.
— Белергә рөхсәт итегез: ни өчен атылган?
— Контрреволюцион эш алып барган өчен...
— Мин кече офицер курсында укыйм. Мина звание биреләчәкме? — дидем.
— Вряд ли сезгә флот офицеры званиесе бирелер.
— Мина берәр кинәш бирсәгез иде. Минем ул званиене аласым килә. Аны алсам, мине запаска чыгарырлар. Кайтасым, институтны тәмамлыйсым килә.
— Сез фамилиягезне алыштыра аласыз.
Мин шатланып киттем: мин иртәгә үк фамилиямне алыштырам».
Мөхәммәт үзенә төрле фамилияләр «үлчәп», киләчәккә хыяллар корып, каштан аллеясеннән атлаганда, кинәт күз алдына әтисе килеп баскандай, анын тавышын ишеткәндәй була.
«— И улым, улым, син дә саттынмыни инде мине?..
Мин айнып киттем. Күнелем җинеләйде. Кычкырасым килде:
— Юк, әти, юк! Синен исеменне-фамилиянне сатсам җирдә яшәү мина харам булсын!»
Сөнгатулла мәхдүм улы Мөхәммәт дөрестән дә чын сынауны флотта узган икән.
Әгәренки, кече лейтенант дәрәҗәсен алып, тормышын җинеләйтәсе килеп, егет шул мизгелдә күнеленнән уздырган Хәйруллин, Галимуллин, Заһидуллин һ.б. фамилияләрне исеменә тагып, олы шәхес, бөек прозаик була алыр идеме икән?
«Кеше китә — җыры кала» бәянынын бер каһарманы әйтмешли: «Едва ли». Һәрхәлдә, хәзер без яраткан Мәһдиев булмас иде ул.
М.Мәһдиевнен флотта хезмәт итүе әдәби язмаларында диңгезгә бәйле риваятьләргә игътибарлы булуына алып килә. «Корбан сораучы балык» (1976), «Сәяхәт итүче шәүлә-кораблар» (1979) кебек ярым популяр, ярым фәнни әсәрләрендә зур сулар белән бәйле кешеләр арасында киң таралган мифларны тәфсилләп өйрәнә. Бу мәкаләләрендә үз шәхси ачышлары булмаса да, һәр шәйгә, һәр истәлеккә, хорафатка игътибарлылык, мәгълүм төшенчәләрне дә шулай матур тел бизәкләре ярдәмендә төрле катлау укучысына җиткерә алу сәләте сокландыра.
«Корбан сораучы балык» мәүзугы белән иртәрәк «очрашырга» туры килгән иде. Тукай энциклопедиясен әзерләү барышында миңа шагыйрьнең бик күп шигырьләрен анализларга насыйп булды. Арада аның атаклы «Милләтчеләр» (1908) әсәре дә бар иде. Тирән мәгънәле, халык язмышы, киләчәге турында сызланып язылган бу фәлсәфи шигырендә Тукай «милләт, милләт» дип чат саен кычкырынып йөрүче бушбугазларга ышанмаска чакыра. Авыру милләтне терелтү өчен мөрәүвәтле, ягъни егетлек, батырлык сыйфатларына ия олы җанлы көрәшчеләр, үзләрен «йота торган балыкка» фида кылырга әзер шәхесләр булуы лазем, милләтне — бата торган көймәне — алар гына коткарып калырга мөмкин ди. «Йота торган балык» метафорасын ачыклау нияте белән төрле китапларны, сүзлекләрне актардым, мәгәр соңрак
юлыккан Мәһдиев язмаларыннан да ачыграк, төгәлрәк аңлатманы тапмадым. «Корбан сораучы балык» мәкаләсен автор Галимҗан Ибраһимовның «Диңгездә» хикәясендә китерелгән, Нурый Фәрраш сөйләгән куркыныч риваятьне искә алудан башлый. Аның кыскача эчтәлеге моннан гыйбарәт. Ватаннарына кайтып баручы хаҗилар утырган корабны корбан сораучы балык туктата, әҗәле җиткән кешене бирмәсәләр барысы да һәлак булачаклар икән. Хаҗилар шобага салалар. Шоба сөйләүченең әтисе Гаптулла хаҗига чыга, һушын югалткан бәхетсезне кәфенлиләр дә, суга ташлыйлар, башкалар исән кала. Халык арасында таралган берничә мифны искә алганнан соң, Мәһдиев мондый сөален калкытып куя: «Диңгез һәм андагы куркыныч балык турындагы мифлар ни өчен татар әдәбиятына, халык иҗатына тирән үтеп кергәннәр? Бу хәл Г. Ибраһимовның хикәясендә генә булса, әллә ни иркенләп сөйләшеп торуның кирәге дә булмас иде. Ләкин шул ук күренеш белән без Г.Тукайда да, Дәрдемәндтә дә очрашабыз», дип, язучы Тукайның «Милләтчеләр», Дәрдемәнднең «Кораб» шигырьләренә анализ ясый, корбан сораучы балык турындагы риваятьнең тууына, нинди максат белән кулланылышына кагыла. Галим явыз балык турындагы имеш-мимешләрнең туу тарихына тукталып, нигез чыганакларын искә алып, теләсә нинди мифның уйдырма гына булмыйча, реаль нигезе яшәвен исбатлый.
1979 елда язылган «Сәяхәт итүче шәүлә — кораблар» мәкаләсе Мәһдиевнең язучы буларак туктаусыз эзләнүчән, кызыксынучан һәм һәр мифта эчке мәгънә, халык тормышында булган хәлләрне тирәнрәк аңларга омтылучан рухын аңларга ярдәм итә.
Диңгездә очраган могҗизалы хәлләрне сурәтләгән мифларның нигез сәбәпләрен татар халкының ерак тарихыннан эзләргә, Кубрат хан торгызган иң борынгы дәүләтебезнең яшәеше, сәүдә юлларыбыз белән аңлатырга кирәктер ди, әдип.
Халык иҗатының иң борынгы, анимистик чорда ук туган ышанулары, им-том белән бәйле коллектив аң калдыкларын заманча шәрехләргә тырышуы ошбу язмаларында ачык күренә. Мәһдиевнең диңгез могҗизалары, саннарның шундый ук сихри көчкә ия булуы турындагы фикерләре, бер яктан, мантыйки кырлары белән җәлеп итсәләр, икенче тарафтан, аның төрле өлкә гыйлемнәре белән кызыксынучан шәхес булуына, таланты «магик реализмга» тартылып торуына да ишарә ясыйлар.
«Бабай»ны язмышың сайлый...
Язмыш безне сайламыйча, үзебез ана хуҗа була алсак, Мәһдиев хатынынын атасы — бабай итеп, бәлки, үзе кебек үткен, йөгерек телле, очрашуларны, мәҗлесләрне мәгъкуль күргән алдынгырак, яшьләрчә әйтсәк, «продвинутый» кешене сайлап алыр иде. Ә анын көмешенә тәртәгә типми, алны-артны уйлап яши торган, «президиум кешесе» — Г.Бәширов насыйп булды. Ике язучы — бабай белән кияү арасындагы мөнәсәбәт турында берни белми идек, анын хаҗәте дә юк иде кебек. Көтелмәгәндә килеп чыккан вакыйга күп нәрсәне ачыклады да куйды.
Җәйнен ямьле көннәренен берсендә бер иптәшебезнен (кем икәне хәтердә калмаган) туган көнен табигать кочагында, Аккош күле буенда билгеләп үттек. Шактый гына кызып алганнан сон, Мөхәммәт кыюланып китеп, безне бабасынын дачасына кереп, чәйләп алырга чакырды.
«Әйдәгез әле, егетләр, иптәш Бәшировнын хәлен белеп чыгыйк, шунда булса», — дигән шигарь-чакыру ташлаган игелек теләүченен кәеф- сихәтләрен бозарга җөрьәт итмичә, ризалаштык. Барыбызга да шактый «кыю рух» кергән иде. Ә ни өчен әле тере классигыбызнын урмандагы өен, үзен күреп чыкмаска? Мондый бәхет тагын кайчан тәтер әле.
«Бәширов дачасы» дигәнебез язучылар ял йортынын урта бер җирендә урнашкан, тигез бүрәнәләрдән өелгән сөйкемле генә йорт булып чыкты. Хәзерге байларнын, түрәләрнен купшы йортлары белән чагыштырганда тыйнак кына булса да, ике бүлмәдән торган өй безгә яшәү, иҗат итү өчен бик унайлы тоелды. Бакчада ин кирәкле җиләк-җимешләр, чәчәкләр үсеп утыра. Гомәр абый шунда иде. Ишектән
керүгә сул якка, диварга терәтеп куелган биек өстәлдә әдәбиятыбызнын җанлы бүгенгесе аягүрә чираттагы әсәрен иҗат итеп тора имди. Мәһабәт залларда һәркайчан галстуктан, түрдә сын булып утырган, аралашканда да һавалы сөйләшү үрнәкләрен биргән бөегебезнен затлы булса да, җинелчә киемнәрдән күрү безне «шокка» салды.
Гомәр абыйнын шактый кызмача ир-егетләрне, көтеп алгандай, җылы каршылавы — безнен өчен янә бер ачыш булды. Тормышнын төрле «кыяфәтләрен» күргән хуҗа башын иеп исәнләште дә, янында көя кебек тавышсыз очып йөргән хатынына мөрәҗәгать итеп:
— Кәримә, егетләрнен чәй эчәсе килгән булырга охшый. Тиз генә самоварны дөрләтеп җибәрик әле.
Сүзләрен иреннәрен ачар-ачмас кына, тавышын да күтәрмичә генә чыгарды. Йөзендәге, гәүдәсендәге бер мускулы хәрәкәтләнмәде. Без — яшьрәк буын, йомшак урындыкта озак утырудан кан тамырларынын, нерв үзәкләренен кысылып арка, бил, муен авыртуын татымаган, гомумән исәнлекнен ин зур байлык икәнен анлау дәрәҗәсенә күтәрелмәгән идек әле. Шунар да, нишләп мөхтәрәм әдип үлемсез әсәрләрен рәхәтләнеп, затлы кәнәфигә җәелеп утырып язмый икән, дип уйлап куйдык. Аллаһ Тәгалә Г.Бәширов, И.Сәләхов, Н.Арслан, Х.Туфан, Ә.Еники кебек исәнлекләрен халык байлыгы дип саклап тота белгән затларга гына озын гомер бирә икән шул. Ашыгып дөнья көткән, юк-бардан олы фаҗига ясаганнарны, каударланып, эч пошырып йөрмәсеннәр дип, үз янына тизрәк ала, күрәсен.
Аккош күле буендагы өйдә без мәхлукларны икенче ачыш та «сагалап» торган булып чыкты. Болында утырганда беребезгә дә авыз ачарга ирек бирмичә, «минуточку» дип, сөйгәнен очрашуга чакырган саескан кебек сайраган, йомры җөмләләрне унга-сулга бушлайга сибеп, мәзәк сөйләп, үртәшеп утырган Мөхәммәт авызына су капкан, хәтта дәресен әзерләмичә килгән пишкадәм малай кебек читкәрәк китеп утыргандай тоелды.
Бераздан пәйгамбәр исемен йөртүчебез, исенә-ятенә килеп, «дәү әти» (минем хәтердә «әти», «әткәй» дип эндәшкәндәй калган, бусы — Мөхәммәтнең кызы Гәүһәр ханым төзәтмәсе), егетләр белән бу тирәгә килеп чыккач (арада баянчы Курамшин, Фарваз, минем энекәш Әфхәт һ.б. булуы истә), Гомәр абый белән исәнләшеп чыгыйк дигән уртак фикергә килдек. Мөхәммәтнең бабасына «дәү әти», «әткәй» дип эндәшүен бер яктан тирән хөрмәт билгесе дип бәяләсәк, икенчедән, үз атасы белән туйганчы аралаша алмау нәтиҗәсе — ятимлек кәсафәте дип тә фаразладык. Гомәр ага, күрәсең, Мөхәммәт өчен абруй гына түгел, хис-тойгыларын сафландыра, чистарта, аек акыл иңдерә торган бер заттадыр кебек уй узды башыбыздан. Бала атаны, яшьләр өлкәннәрне санга сугу сирәгәйгән, һәркем үз мәшәкатьләре белән чиләнгән чорда кияү белән бабай арасындагы җылы мөнәсәбәт, ахыр безне таң калдырды. Чөнки тиздән Гомәр абыйның Мөхәммәткә уңай, туганнарча мөнәсәбәтен сиздек. Дустыбызны остаз янындагы шәкерт дип кенә күрәсе килмичә, кызганыбрак куюыбыз беръяклы булуына инандык. «Мөхәммәт, син минем янгарак утыр», «Тәлгатнең чәшкәсен алып бир әле», дип ифрат якын күреп эндәшүендә, киявенең исемен әйткәндә иркәләүгә тартым үз итү төсмерен сизеп, тирләп-пешеп сөтле чәй эчәргә керештек.
Гомәр абыйның мондый мөнәсәбәте кызын тиңе күреп, яратып яшәгән өчен генә түгел, ә Мөхәммәтне шәхес, сүз остасы буларак хөрмәт итүе тавыш интонациясеннән сизелеп торды. Чәй яныннан күтәрелеп, бакчага чыккач, әдәби процесс, яшь көчләр турында бик озаклап сөйләшеп утырдык. Керүебез үзенә күрә әхлак дәресләре алу да иде.
Мәһдиев бабасыннан иртәрәк вафат булды. Кияве җир куенына кереп ятуга, берничә ай узгач, Г.Бәширов «Аны бик сагынабыз» исемле мәкалә белән чыкты. «Якын кешең хакында ни дә булса язу шактый ук кыен шөгыль дияр идем. Чөнки андый очракта үзең дә сизмичә хискә бирелеп хакыйкатьтән читкә тайпылуың да бик ихтимал. Әмма Мөхәммәт Мәһдиев хакында фикер йөрткәндә, минемчә, андый хәл
янамый. Ни сәбәпле дигәндә, аның турында язганда «арттырып җибәрү» мөмкин түгел кебек. Ул бик тә үзенчәлекле шәхес иде. Фәнни хезмәтләрен яки әдәби әсәрләрен иҗат иткәндә ул нәкъ үзенә генә хас стильдә, фәкать үзенчә генә язды».
Укытучы Мәһдиевнең затлы Бәшировлар нәселе белән якынлашуы, туганлашуы очраклы булмаган, язмышта язылган тәкъдирдер, дип уйлыйм. Гомәр ага белән Мөхәммәт Мәһдиев арасындагы сүзнең яхшы мәгънәсендәге иҗади ярыш, бәхәс икесенә дә уңай тәэсир ясый, эзләнүләренә этәргеч бирә. Бу киеренке бердәмлектән татар сүз сәнгате ота гына.
Мәһдиев тормышында, язмышында җитди урын тоткан Г.Бәширов иҗаты белән якыннанрак танышып үтү дә кирәктер дип саныйм.
Кабаланып яшәмәде, ашыгып эшләмәде
Гомәр абыйны сәхнә өстәле янында, ягъни президиумда, мәрмәрдән ясалган сын кебек, селкенмичә, мөнбәрдән сөйләүченең фикеренә мөнәсәбәтен тыштан берничек тә сиздермичә утыруын, терекөмеш кебек хәрәкәтчән, тырма телле Фатих Хөснинең, бәйләнмәгән көлтә кебек як-якка сибелгән чәчләрен урыннарына утыртуны да кирәк тапмыйча, трибуна тактасына кага-кага, «безгә олы язмышлы кешеләрне сурәтләргә кирәк, вагаеп барабыз», диюенә Әмирхан Еникинең «Син кем, Фатих, кызма әле, Ходай Тәгалә яшәргә тиеш дип тапкан кешеләрнең һәммәсенә без игътибарлы булырга тиешбез», дип, чыгыш ясауларын ишетеп, күреп калуым белән үземне бәхетле саныйм. Алтмышынчы-җитмешенче елларда абруе дәррәү үсеп китеп, шигърият түренә күтәрелгән Сибгат Хәким, сүзне соңрак, пар чыгып беткәч алып, пиджак иңнәреннән булмаган чүпләрне җыйганнан сон, энҗе сүзен күңеленнән эзләп шактый көттереп, «без, җәмәгать, кемне, ничек сурәтләүдә кыенлык туганда, Тукай белән киңәшик, аны күңел биреп укыйк, шул чакта иң дөрес юлны табарбыз», диюе, тавышы колакта, күңелдә. Әлбәттә инде, Сталин премиясе лауреаты «бала-чага» бәхәсенә кысылмый, сирәк кенә сүз алса да, әдәбиятның халык әхлагын сакларга тиешлеге турында искә төшерә, яшьләргә игътибарлырак булырга чакыра. Өлкәннәр исән-имин чорда язучы халкын изгеләштерү, зурлау, күңелләрдә пайтәхетләргә күтәреп кую рухы яши иде. Каләм осталары белән очрашуларга яшьләр, студентлар өерелеп йөри, аларның һәр сүзен, анасыннан ризык көтеп алган кош баласы кебек, авызны ачып тыңлый торган идек. Дәрелфөнүндә укып йөргәндә дә, укыту белән шөгыльләнгәндә дә фирка өлкә комитетының сәркатипларын, министрлар кабинеты кешеләрен белми, аларга ихтыяҗ да юк иде кебек, ә Гомәр Бәшировның «Сиваш», «Намус», «Туган ягым — яшел бишек» кебек әсәрләрен йотлыгып укый, киңәшә, бәхәсләшә торганыек. Әле ул чорда Г.Разин булып йөргән язучының илдәшләр арасындагы дәһшәтле сугышны бөтен киеренкелеге, фаҗигасе белән билдән су ерып, бар михнәтләрне күреп, җиңеп чыккан кызылларны сурәтләгән «Сиваш»ны йотлыгып укымый мөмкин түгел иде. Соңрак без бәянның каһарманы Шәмси образына нигез-әсас итеп язучының үзен алганлыгын белдек. Өч инкыйлаб шаһиты Г.Бәширов ХХ гасырның шатлыклы һәм тетрәнүле вакыйгаларының күбесен үз башыннан кичергән икән.
Казан артында туып-үскән авыл егетен, мөгаллимлек итеп, балалар укытып йөргән Гомәрне 1920 елда армиягә алалар. Кулына мылтык тотып, ул әүвәл Көнбатыш, аннары Көньяк фронтының хәрби хәрәкәтләрендә, атаклы Сиваш-Перекоп операциясендә катнаша. Шул чор вакыйга-хәлләрне сурәтләү әсәрнең сюжет канвасын тәшкил иткән.
«Сиваш» кебек әдәби яктан җитлеккән әсәр тиктомалдан, буш урында гына тумый, әлбәттә. Бу әсәренә алынганчы ул төрле әзерлек курсларында белемен күтәрә, милиционер, судья вазифаларын башкара, «Канлы бармаклар», «Сөлек», «Әни», «Соңгы сугышу» кебек хикәяләрен язып, каләм көчен сынаганнан соң, 30-нчы еллар ахыры татар прозасының гүзәл әсәрләренең берсен иҗат итә. «Сиваш» бәяны белән Г.Бәширов үзен шәхси өслүбе, бай, назик теле булган, халык язмышын хәл иткән олы
иҗтимагый темаларга алынырга сәләтле сүз остасы итеп танытты. Бу әсәрендә бөтен иҗатына ышандыру көче, җылылык, ихласи самимилек биреп торган төп бер үзенчәлеге ачыла. Ул — автор образының үзәктә торуы, вакыйга-хәлләрнең аның — табигать баласының — кабул итүендә, бәясендә бирелүе. «Туган ягым — яшел бишек» (1967), «Җидегән чишмә»(1976), хәтта тәмамланмыйча калган «Гыйбрәт» (1999) романнарын искә төшерик. Аларның мәгънәви эчтәлеген, яңгырашын, структурасын автордан килгән яктылык нурыннан башка кабул итүе дә, аңлавы да кыен. Хәтта Шәмси, Гомәр образлары кебек үз шәхесен үзәккә алмаган, «объективлашкан» каһарманнарны сурәтләгәндә дә, талгын, салмак, тәфсилле, тормыш-көнитеш ваклыкларына, детальләргә игътибарлы, Толстойныкы шикелле, саллы кушма җөмләсе артында, пеләш башын елтыратып, көлемсерәп, җылылык сирпеп торган автор образын сиземләве кыен түгел.
Асылын аңлап та җитмәгән, үз теләгеннән башка сугышта катнашырга мәҗбүр булган Шәмси туган ягын, туып-үскән авылын, аның кешеләрен сагына, шулардан рухи таяныч алып яши. Туган җир рухы, көнкүрешне күзгә бәрелеп тормаган, тарихыбызга барып тоташкан нечкәлекләре белән сурәтләү — Г.Бәширов иҗатының икенче олы сыйфаты — өслүбенә бетмәс- төкәнмәс оптимизм һәм миллилек рухы бөркеп торучы чыганак. Нәкъ менә шуңа күрә, «Сиваш», «Намус» әсәрләре, социалистик реализм таләпләрен сакласалар да, гуманистик, кешелек кыйммәтләрен раслаулары, туган җирне олылаулары белән хөрмәт уяталар һәм заманча яңгырыйлар. Халык теләсә нинди авыр шартларда да яши, түзә, гореф-гадәтләрен, телен, шәҗәрәсен җанында йөртә.
Сугыш елларында языла башлап, 1947 елда тәмамланган «Нәфисә» романында Г.Бәшировнын бер-берсен тулыландырып килгән образлар галереясен тудыру осталыгы күренә. Картайса да, өлгерлеген югалтмаган, саран, мәгәр саллы сүзле Айтуган, ярсуын көчкә тыеп яшәүче Тимери, күп сүзле, бераз катып калган, әмма ихласи күнелле парторг Айсылу, эшлеклелеге өстенә аек акыллы Мәүлиха, мул мәхәббәт иясе, дуамал Әпипә, җитез ихтыярлы Зәйнәпбану, үзен бөтереп алган хисләрен шигырьгә күчерергә хыялланган Карлыгач, төзәлмәс романтик Хәйдәрләр һәммәсе төп каһарман Нәфисә образынын эчке бөеклеген, тышкы матурлыгын, хезмәттәге батырлыгын ачуга буйсыналар. Әлбәттә, автор бөтен җегәрен Нәфисә образын олы җанлы, тере, шул ук вакытта сугыш чорына хас кырыслыкны да җыеп алган шәхес итеп сурәтләүгә бирә. Алман теленә тәрҗемә иткәндә романның «Нәфисә» дип аталуы да аңлашыла. Хәзерге укучыга «Намус» шактый төче, сузынкы, үгет-нәсихәтле, ә кайбер персонажлары ап-ачык хакыйкатьләр рупоры, социалистик идеал җимешләре (әйтик, колхоз системасын идеаллаштыру, Нәфисәнең яралы Зиннәткә кинәш биргән хаты, Айсылу белән Мансуровнын пропагандистик чыгышлары) булып кабул ителәләр. Заманында мин үзем дә Г.Бәшировны социалистик реализм кануннарын артык төгәл үтәргә тырышуда гаепләгән идем. Әмма без шуны онытабыз икән: романда сурәтләнгән буын шулай тәрбияләнгән, язучының да шул чордагы кеше һәм бәхет турындагы карашларына туры килә.
«Намус»та, автобиографик характердагы «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендәге шикелле, автор үз шәхесен алга чыгармый, ул күзәтүче, юнәлеш биреп торучы гына кебек. Әмма бу әсәрендә дә табигать күренешләрен яратып, белеп сурәтләүдә, матурлыкка соклануда, вакыйгаларга бәя биргән эчке сөйләмнәрдә автор «тавышын» сиземләве кыен түгел. «Тормыш арбасында ваемсыз бер пассажир булып утырырга ул ничек риза булсын? Бөтен дөньяда сугыш, шәһәрләр җимерелә, кешеләр кырыла. Ә ул! Юк, булмый, болай ярамый», — мисле Нәфисәнең уйлануларында автор позициясен сиземләве кыен түгел.
Башка телләргә тәрҗемә ителүе ягыннан «Намус»тан гына калышкан «Туган ягым — яшел бишек» бәянының төрле буын укучылары арасындагы югары абруе булачак язучының эчке дөньясын, табигатьне, кешеләр арасындагы тигезсезлекне, хокуксызлыкны аңлавын типик хәлләр аша сурәтләп, Гомәрне үз милләтенең баласы
итеп сурәтләү осталыгында дип уйлыйм.
«Җидегән чишмә» романы татар әдәбиятында табигатьне, мохитны саклауның, кешеләр турында кайгырту кебек үк, әһәмиятле икәнлекне калкытып куюы белән үзенчәлекле булды. Яшь егет Гайнан, язучы Камил Дусай, умартачы карт Минһаҗ, журналист Дәрҗия, нефтьче Харис кебек шәхесләрнең һәркайсы роман үзәгендә яткан проблеманы үзенчә аңлый, аң үсеше дәрәҗәсенә бәйле рәвештә хәл итә, мөнәсәбәтен белдерә. Реалистик әсәрне ифрат җылы итеп, яратып сурәтләгән Гайнан белән Шәүрә арасындагы романтик мәхәббәт бизи.
Соңрак чорда язылган, аерым кеше язмышын милләтнең киләчәгенә бәйләп сурәтләгән «И язмыш, язмыш», «Сарут» әсәрләре өчен 1993 елда Г.Исхакый исемендәге әдәби, 1996 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, «Татарстанның халык язучысы» дигән югары исемгә (1986 елда ук) лаек була.
Г.Бәширов иҗаты тәнкыйтьнең, әдәбият белеменең игътибарыннан читтә калды дип булмый. М.Әмир, Ф.Хөсни, Г.Ахунов, С.Баруздин кебек күренекле язучылар, галимнәрдән М.Гайнуллин, М.Җәләлиева, Ф.Хатипов, М.Әхмәтҗанов, С.Поварисов, И.Бәширова һ.б. прозабыз аксакалы, үз мәктәбен тудырган сүз остасы турында үзе исән-имин чакта ук фикерләрен иңдерә тордылар.
Гомәр абыйга җылы мөнәсәбәтемне, рухын рәнҗетмәскә тырышып, җиңелчә юмор белән кияве Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган мәкаләләремдә сиздергән идем. Гомере буена халык мәзәкләрен өйрәнеп, матбугатта бастырып яшәгән Бәширов үз әсәрләренә юмор кертмәде диярлек. Ә иҗатын өйрәнүгә катнашып китүем уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыкты.
Татар әдәбияты дәреслекләре программасы авторы, күренекле галим А.Әхмәдуллин (рәхмәт төшкере) бу эшкә мине бик хәйләкәр алып керде. «Мәһдиевкә багышланган бүлекне син язганны белгәч, бабасы үпкәләр, анысы да үзебезнең кеше бит, рәнҗетмик инде үзен, әйдә алын», дип бик матур итеп кодалады.
Әлегәчә матбугатта Г.Бәширов иҗаты турында ләм-мим сүз әйткәнем юк иде. Шул чорда «мин шигърият тәнкыйтьчесе», дип, баш тарткан булсам, хәзер бу мәкаләмне яза алмас, аңа хакым да булмас иде. Үзем дә проза әсәрләре язу белән мавыга башлаган идем, файдасы ул яктан да тими калмас дип, тәвәкәлләдем, дәреслек исә, камилләштерелә, «Намус»ка да бәяләр үзгәрә барып, кат-кат басылып чыкты. Димәк, минем бүлекне укучы да, укытучы да кабул иткән булып чыга.
Язучының тууына 100 ел тулу (98 яшендә вафат булды) уңаеннан уздырылган фәнни җыелышта «Гомәр Бәшир иҗатында чор проблемаларының чагылышы» дигән мәүзугъка нотык тоттым. Ул фәнни җыентыкта да, «Шәхесне гасырлар тудыра» (2003) исемле китабымда да урын алды.
Алдагы елларда да язмыш мине Гомәр абыйның әдәби мохитеннән аерырга теләмәде. Хикмәт шунда, әдип 30-нчы еллардан алып гомеренең соңгы көннәренә чаклы көндәлекләр алып барган. Һәр көнне диярлек күргәнен, ишеткәнен аңлатмалары, шәхси бәясе, кичерешләре белән шул язмаларында теркәгән. «Теркәп бару» гыйбарәсе бу очракта туры да килмидер. Ул — регистратор, хәтта документалист кына да түгел, үз бәясен, фикерен кистереп әйтмәсә дә, олы әдип каләме сизелеп торган, матур телле «сәяхәтнамәче». Гомәр абыйның улы, күренекле фотограф Зөфәр бу язмаларны «Казан утлары»на тапшырган, ә аларны укып, журналга тәкъдим итүне баш мөхәррир Р.Фәйзуллин редколлегия әгъзасы буларак миңа йөкләде. Көндәлекләр илебез үткән сәяси фазаларны гаять төгәл чагылдыралар. Сталинизм чоры — язмалар «ябык» — бардым, күрдем, сайладык, кайттым, «җепшеклек» чоры — форточка яртылаш ачык, фикер алыштык, әйттем, милли мәсьәләдә ленинизм принциплары бозыла. Милли күтәрелеш чоры — ишекләрдән бик алынган, мәгәр гомер узып бара, аралашу даирәләре кысыла, яңа хәбәрләр азая бара. Әлбәттә, һәр әдәби язмадан күбрәкне, сенсация үк булмаса да, йөрәген, зиһен капкачын ачуны көтәсең, шуларны тапмагач, көрсенеп куясың. Ошбу язмаларда татар әдәби мохите, Гомәр абыйның холкы-фигыле, дөньяга карашы тулы чагылыш таба.
Үз фикерен, бәясен көчләп такмас, сүзен катгый фигыль шәкелендә әйтмәс! Сталин репрессияләре чорында яшәгәннәрдән без һәрвакыт ниндидер көтелмәгән яңалык, шымчы-әләкчеләрне фаш итүне көтәбез. Ә алар, шул исәптән Гомәр абый да, «ачышлары» белән шаккатырырга ашыкмыйлар, чөнки бөтен җәмгыять дегеткә буялган чорда чиста калып булмый, күрәсең.
Анын көндәлекләрендә без теләгән дөреслек ачылып бетмәсә дә, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, РСФСРныкында сәркатип, СССРныкында идарә әгъзасы вазифаларын башкаруы, ике мәртәбә илнен Югары Советына депутат булып сайлануы, ягъни актив җәмәгать эшлеклесе булуы фикерләү киңлегендә сизелеп тора.
Бу язмаларында чорыбыз, яшәешебез турында әйтеп бетерә алмаган фикерләрен, ин соңгы, тәмамланмыйча калган «Гыйбрәт» романында чагылдырып калырга омтылу рухы, дөнья барышына, тарих сабакларына яңачарак караш сизелә. Бу юнәлеш романның төп каһарманы, яшь мөгаллим Фәһим белән интернационализмны яклап, милли мәнфәгатьләр турында кайгыртуны тарлык санаган, карт большевик Ибраһим Волков арасындагы бәхәстә күренә. Автор шул ике образ аша эчендә кайнаган кайгы-хәсрәтен дә, ХХ гасырның каршылыкларын да, киләчәккә хыялларын да әйтеп калдырырга ашыга. Бу — Герценның «Былое и думы», Гётеның «Фауст»ы кебек публицистик фәлсәфи роман, аксакалның гомер сөземтәсе, васыятнамәсе. Г.Бәшировның мирасын янәдән күздән кичергәндә, аның берәү белән дә алыштырып, бутап булмаслык, дәвамлыклы иҗат юлында туктаусыз эзләнүен, үсүен, халкына бирелгән кальбенә тугрылыклы калуын күрәсең. Ул — фани дөньяны иртә ташлап киткән беришебез кебек кабаланып яшәмәгән, ашыгып язмаган. Шул сыйфатлары аны үстергән, күтәргән.
Гомәр Бәширов чынбарлыкны кабул итү, сурәтләү үзенчәлекләре, халкының авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен, холкын, психологиясен тирәнтен аңлавы һәм шуларны нәзакәтле, мул сулы елга талгынлыгы белән сокландыргыч матур тел ярдәмендә әсәрләрендә чагылдыра алуы җәһәтеннән иң милли язучыларыбызның берсе иде.
«Дөньяны мин ничек күрдем?»
Бу китап туган илне сагыну, аны ярату турында.
ММәһдиев.
Филология фәннәре кандидаты дигән дәрәҗә алып, әдәби җыентыкларына матбугатта юл ачылып, матди якны бераз ныгыткач, тынгысыз Мәһдиев олы дөнья белән таныша башларга вакыт дигән карарын күңеленә беркетеп куя. Шәхес культы фаш ителеп, коммунистлар корган тимер койманың бер кырые кителә башлагач, бик нык тикшерүләр, мыскыл итүләр, тентүләр белән булса да, туристларны чит илләргә чыгара башлыйлар. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырамы соң Мәһдиев? Әлбәттә, юк. Үткән гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында ул шактый илләрне күреп кайту бәхетенә ирешә. 1968 елда өч атна Аурупа һәм Африка тарафларына сәфәр кыла. 1973 елда исә бер төркем Мәскәү һәм Себер язучыларыннан торган делегация составында Цейлон утравында урнашкан Шри-Ланкада һәм Һиндстанда. була. Теге яки бу илгә сәяхәткә чыкканчы ул һәр төбәкнең тарихын, мәдәниятен өйрәнә һәм тәфсилле көндәлекләр алып бара. Юл тәэсирләре язучының «Җир йөзендә алты кыйтга...» исемле эчтәлеге, жанр үзенчәлеге ягыннан өр-яңа китабының нигезенә ята. Гаҗәеп төгәл күзәтүләргә, чагыштыру-нәтиҗәләргә, тарихи экскурсларга бай бу әсәр, күрелгәннәр, ишеткәннәр һәммәсе хәтердә яңа чакта ук язылса да, ни сәбәптәндер шактый вакыт узганнан соң, Татарстан китап нәшриятында 1992 елда гына басылып чыга. Язучы ил, җәмгыять үсешендә туачак үзгәрешләрне алдан сизенеп, җылы җилләр исүне көткәнме, әллә шул ук «бәйләнчек цензор» аяк чалганмы, хәзер җаваплылыкны өстеңә алып, кистереп әйтүе кыен.
Чит илләрдән алган тәэссоратлар яна жанр төре — сәяхәтнамә нигезенә яталар. Дөрес, татар әдәбияты тарихында сәяхәтнамә «сакаллы» жанр. Анын асылын юл йөрүләр, төрле мәмләкәтләр белән аралашулар вакытында күргән чит яшәешләр, гыйбрәтле хәлләр тудырган күзаллаулар, шәхси бәяләр тәшкил итә. Кызыксынучан, тынгысыз табигатьле, бигрәк тә язу- сызуга һәвәс кешеләр юл матавыкларын, ишеткән-белгәннәрен теркәп, һич югында сөйләп калдырырга тырышканнар. Татар кавеме элек-электән күчмә тормышка тартылган, ана сәүдә шөгыле белән йөрү, белемен арттырырга чыгып китү, яшәү урынын алыштыру бер тиенгә дә тормаган. Юл башы XVIII гасырга ук тоташкан беренче сәяхәтнамәләрнен сюжет сызыгын хаҗга бару авырлыкларын, юл газапларын сурәтләү тәшкил итә. Мәдинә, Мәккә шәһәрләренә килеп егылганчы, бик күп илләрне үтәргә, төрле юл чараларында интегергә туры килә мосафирларга.
Документальлек белән шәхси башлангычны бер иткән сәяхәтнамә әдәбиятыбызнын мөстәкыйль төре буларак XIX гасыр ахырында XX йөз башында формалаша. Үткән гасырнын ахырында, танып-белүгә ихтыяждарны канәгатьләндерүгә җавап буларак туган бу әдәби төрнен офыгын, мөмкинлекләрен кинәйтеп җибәргән әсәрләр күпләп языла. Шуларнын берничәсен генә искә төшереп үтик. Мирза Мәхмүтовнын «Һиндстан юлларында» (1963). Равил Фәйзуллиннын «Оҗмах баскычлары» (1981), «Хуш, Италия! Исәнме, Ватан!» (1986), Тәлгат Галиуллиннын «Австрия республикасына сәяхәт» (1976), «Хаҗга зыярәт шәхси эшме?» (1993) һәм башка юлъязмаларда олы дөньяны тирәнрәк анларга омтылыш сизелә. Сәяхәтнамә жанры үсешенә Тәүфикъ Әйди белән Мөхәммәт Мәһдиев яна сулыш өрделәр. Фикерләү кинлеге, һәр шәйне милли янарыш күзлегеннән килеп бәяләү әдәби осталыкны, жанр кысаларын баетуны таләп итте. Беренчесенен «Йөртә безне язмышлар» (1999), «Оҗмах утравы», «Кардәшләр кочагында» (2000) һ.б. күпсанлы юлъязмаларында читтә яшәүче милләттәшләребез язмышын, тормыш-көнкүрешен, яшәү өчен көрәшен сурәтләү татар милләтенен киләчәге турында борчылу, җан ату белән үрелеп бара. Бу әсәрләр Мәһдиев юлъязмаларынын яна шартлардагы дәвамы кебек кабул ителәләр. Ике сәяхәтнамәчене дә чит мәмләкәтләрдә күргәннәрне үз яшәешебез белән чагыштырып, үсешләрендә алгарак киткән халыклардан үрнәк алырга, шул ук вакытта үзебезне кимсетмәскә, милли йөзебезне югалтмаска чакыру ята. Үзенен язмаларында Мәһдиев чит дәүләтләрнен дә үсеш, тормыш дәрәҗәсе төрле булуга игътибар итә. Табигатьнен бай, яшәү өчен унайлы бер кыйтгасында урнашып, демократиягә, үзанлы яшәүгә ирешкән Италия, Испания кебек илләр белән беррәттән артта калган, буйсынган яисә бәйсезлекне күптән түгел генә яулап алган мәмләкәтләр дә күп икән. «Алдынгы илләрнен тарихлары да бай булу өстенә әдәбиятны, сәнгатьне үстерү өчен мөмкинлекләре чиксез», — ди Мәһдиев. — Италия
— «шагыйрь Овидий, галим Өлкән Плиний һәм философ Лукреций Кар иле. Бу — Джузеппе Гарибальди Италиясе... Ә Италияне берләштерү өчен Гарибальди күпме көч куйган». — «Мин анын Неапольдәге һәйкәле алдында дөньямны онытып басып тордым». Мәһдиев гаҗәеп төгәл бәяләр остасы. «Испаннар — матур кешеләр. Гади, пөхтә киенгәннәр... Мальорка утравы
— Испаниянен чит ил туристларына күрсәтерлек бер почмагы. Әгәр син дөньянын кырыс прозасыннан ваз кичеп, үзеннен хисләренне, хыялынны шушы сихри дөньяга кертеп, йөгәннән ычкындыра аласын икән, монда
— беткәнче шигърият».
Хәзер шәхес иреген алгы нәүбәткә чыгарып яши белгән алдынгы, демократик илләрдә сугыш, үзара ызгыш, хакимиятне кулга төшерү өчен көрәш кебек низагларны, фаҗигале хәлләрне башларыннан кичергәннәр. Берәү дә бу халыкларга ирекле тормышны читтән китереп бирмәгән. Бәхетнен нигезендә шул ук хезмәт ята, ди автор. Алга киткән илләр тормышын өйрәнүдән Мәһдиев шундый нәтиҗәгә килә — «башым гыйбрәт алды». Авторны аеруча Сүрия, Мисыр, Алжир, Һиндстан кебек
күптән түгел мөстәкыйльлек алган илләр кызыксындыра. Беренче өчесендә мөселман дине өстенлек итсә, Һиндстанда яшәүчеләр үз диннәрен тоталар. Тарихлары бик борынгы, колонизаторлар басып алганчы, мәдәниятләре бик нык алга киткән илләр булган. Аерым алганда, Мисыр пирамидалары грек, рим корылмалары туганчы ук төзелгәннәр. Хәзер аларнын матди, мәдәни хәлләре аяныч; автор Сүриянен хәзерге яшәеше өчен чын гуманистларча көенеп яза. «Китмән белән басу эшкәртү, хәер сорашу, фәкыйрьлек, пычраклык, авырулар — колонизаторлардан калган мирас шул». Һәр шәйгә игътибарлы, кызыксынучан, мәгълүматлы язучы күргәннәрен, ишеткәннәрен кәгазьгә төшерү юлына гына басмыйча, лирик чигенешләр, тарихи искәрмәләр аша һәр илнен диярлек тарихи үткәненә, этнографик, этник үзенчәлекләренә туктала. Аналитик фикер табигать күренешләрен, үзе булган илдә яшәүчеләрнен төсләрен, холыкларын тасвирлау еш кына хисси бәя белән кушылып китә.
Җиде бүлекнен берсен ул күнелендә ин тирән тәэсирләр калдырган Һиндстанга, анын үзе булган шәһәрләренә багышлый («Һиндстан дәфтәреннән»). Филләр иле хәерчелегеннән, артталыгыннан тиз генә котыла алмаса да, мөстәкыйль тормышнын матди-мәдәни җимешләрен татый башлаган. Ана халыкнын рухи дөньясы аеруча газиз һәм якын. «...риваятьләрдән башка тормыш күнелсез. Риваятьләр кешенен рухи тормышын баеталар, яшәүне кызыклы итәләр», — дип, гаҗәеп бай халык иҗатын, эпос-дастаннарын искә алганнан сон, Мәһдиев һинд халкына гына хас ике үзенчәлеккә — дингә һәм йоглар сәнгатенә туктала.
«Һиндстаннын күптөрле диннәреннән зурысы — джайнитлар... Джайнизм — Һиндстанда безнен эрага кадәр VI гасырда туган дини- фәлсәфи тәгълимат. Нигездә ул шул туган җирендә калган, дөньянын башка өлкәләренә таралмаган. Джайнитларнын төп таләпләре — җир йөзендәге бер генә җан иясенә дә зарар салмау».
Һинд халкынын җиһанны сәламәтләндерү, рухи дөньянын өстенлеген тәэмин итү юлындагы ин зур өлеше — йог дәресләре. «Һиндстан ул беренче чиратта йоглар иле. Адәм баласы бик күп өлкәләрдә мәгълүматлы, әмма ул әле үзен, үзенен эчке мөмкинлекләрен белеп бетерми. Ул үз ресурсларын белми. Йоглар Аллага табынмыйлар. Үз-үзенә хуҗа булу, үз хисләренне акылына буйсындыра белү — йогларнын дине менә шул».
Һиндстан юлларында сәяхәт иткәндә М.Мәһдиев әледән-әле һинд халкынын бөек улы, көрәшче язучы Рабиндранат Тагорны, анын әсәрләрен искә төшерә. Сәяхәтнамә «Һиндстан халкынын горурлыгы, мәһабәт Тагор картнын» гаять мәгънәле, күп илләрнен, халыкларнын яшәешенә кагылышлы сүзләре белән тәмамлана: «Безнен киләчәгебез — җирдә кешенен кешене һәм милләтнен милләтне эксплуатацияләвенә чик куярга ашкынучы көчләр белән үз көчебезне берләштерә алуыбыздан гыйбарәт».
Мәһдиев сәяхәтнамәсенен эчке концепциясе шуна кайтып кала: кайсы гына ямьле, сокландыргыч илдә булмасын, чәчәкләргә күмелеп утырган Кипр утравы, бөек полководец Александр (Искәндәр) Македонский нигез салган Александрия, Рим, грек һәйкәлләре белән хозурланмасын, Ватикан тәртипләренә тиешле бәясен бирмәсен, язучы бер генә мизгелгә дә туган илен, анын сихри матурлыгын исеннән чыгармый, әдәбиятнын тәрбияви вазифасы турында онытмый. Һәр халыкка үз туган иле газиз, матур. Шунар да ул яшь буынга, укучысына мөрәҗәгать итеп, дөньяда яхшы илләр, ямьле җирләр күп, әмма «син туган, син яшәгән җир ин матуры», дип, искә төшереп, кабатлап торудан туймый. Анын ихласлылыгына ышанасын. Мәгърифәти, патриотик фикерләрен ул арзанлы үгет-нәсихәт дәрәҗәсенә төшерми. Монда ана әдәби осталыгы, күргәннәрен кызык итеп һәм күз алдына китерерлек дәрәҗәдә сурәтләү сәләтенә ия булуы ярдәмгә килә. Һәр детальне ул төп максатына буйсындыра белә: «Ни әйтсән дә, теплоход
— газиз Ватаннын кечкенә бер кисәге».
Мәһдиев «Җир йөзендә алты кыйтга...» әсәрендә тарихи, сәяси, мәдәни
анлатмалар таләп иткәнчә, бик күп чит шәһәрләрне, шәхесләрне, галим- язучыларны, вакыйгаларны, ин ерак, экзотик илләр тормышын югары кимәлле, саф татар әдәби телендә бәян итә. Сыгылмалы өслүб, кыска җөмләләр, урынлы чагыштырулар белән язылган әсәр җинел укыла, хәтердә кала. Анын сәяхәтнамәсе татар кешесенен дөньяга карашын кинәйтүгә хезмәт итә торган әдәби-документаль эссе, Мәһдиев талантынын тылсымлы көчен, белеменен тирәнлеген раслап торучы ядкарь. «Җир йөзендә алты кыйтга...» тикшеренүчеләр игътибарыннан да читтә калмады. Галимә Алиева Ә.Х. «Сәяхәтнамәләр жанры үсешендә Мөхәммәт Мәһдиев юлъязмалары һәм аларнын сәнгатьчә эшләнеше» (Әдәби мирас һәм текстология. 2008. 68-81 б.) исемле шактый тәфсилле хезмәтен язып чыкты. Әлбәттә, М.Мәһдиевнен башка әдәби, гыйльми, тәнкыйди, публицистик әсәрләре шикелле, «Җир йөзендә алты кыйтга...» сәяхәтнамәсе киләсе буын фән әһелләренен, тәнкыйтьчеләрнен игътибарыннан да читтә калмас. Ул
— шуна лаек әсәр.
«Иҗат эше — зур бәхет»
Мәһдиев үзенен матур әдәбиятка килүен, кандидатлык диссертациясенен эшен бетергәннән сон (1964), Кырымда ял йортында, «Казан утлары»нын шул чордагы баш мөхәррире Р.Мостафин белән очрашуга бәйләп анлата. Янәсе, ул тәнкыйтьчегә авыл, үзе эшләгән мәктәпләр тормышыннан, таныш-белешләре язмышыннан гыйбрәтле вә кызыклы хәлләрне сөйләгән дә, тегесе ана барчасын хикәя итеп кәгазьгә төшерергә кинәш биргән. Журналга үзем тәкъдим итәрмен, дип тә өстәгән. Әлбәттә, иҗат шикелле нечкә, артык шәхси, башкаларнын «кысылуын» яратмый торган шөгыльдә дә вакыты, урыны белән бирелгән акыллы кинәшнен ярдәме булырга мөмкин. Шул ук вакытта, Мөхәммәт үзенен әдәби әсәрләр яза башлавынын нигез сәбәбен, мишәрен әйтмешли, «берцәк» гадиләштерә, бөек башлангычны гали садәлек белән бизи. Анын Гагра иҗат йортына алдан ук әзер уй-ният илә килүе, каләмен, кәгазен әзерләп, туган халкынын үткәне, бүгенгесе, киләчәк язмышы, башка милләтләр арасындагы тарихи урыны турында киеренке уйланулар белән тулы «Сократ мангаен бушату» теләге белән баруы бәхәссез. Вулкан, язгы ташу кебек тышка бәреп чыгарга әзер көчне ул дөнья мәшәкатьләре белән әлегәчә көчкә тыеп яшәгән. Ошбу ялкын иреккә чыгып, әүвәл хикәяләргә, аннан сон повесть-романнарга яшәү көче биреп, чиксезлеккә күтәрелү мизгелен көткән.
«Галиябану», «Ахири», «Алла бармы?», «Тормыш дулкыннары», «Сонгы теләк», «Берни дә кирәкми» һ.б. хикәяләре 1967 елда ул чорнын бердәнбер журналы «Казан утлары»нда басылып чыгалар. Күбесен тамак төбендә туган касмак тавышы белән автор радиодан үзе укып укучыларга ирештерә.
Ә инде алдагы чорларда язылган әсәрләрен укучыга җиткерүне ул профессионал артистларга, аерым алганда, Ирек Баһмановка ышанып тапшырачак.
1968 елны Мәһдиев ике олы вакыйга белән каршылый. Бердән, Казан дәүләт университетынын доценты дәрәҗәсенә лаек булса, икенчедән, «Без
— кырык беренче ел балалары» повесте белән берәүдән дә рөхсәт-мазар сорап тормыйча, әдәбият «ишеген» үзе ачып, түргә үтә. Әсәр шунда ук кабул ителә. Халык аны дәррәү кубып, яшьлекләре Ватан сугышы чорына килгән буын, вакыйгаларны йөрәктән кичереп, шул афәттән исән-имин калуына сөенә-сөенә укый, фикер туплый; «Казан утлары» нөсхәләре кулдан-кулга күчеп йөри.
Авторнын үзенә исә мондый ук җылы кабул итү «ошап бетми». «Минем проза өлкәсенә керүемә Рафаэльдән (Р.Мостафин, — Т.Г.) башка берәү дә шатланмады. Бигрәк тә өлкәннәр гвардиясе каршы торды». Анысы да анлашыла: автор сугыштан сонгы прозада тамыр җибәргән озынлык, чәйнәп бирү, тасвирчылык кебек йолаларга «хыянәт» итеп, метафора белән су өсте күбекләре кебек чәчрәп торган юморга өстенлек биреп, сәхнәгә җанлы типларны, сугыш шартларында да югалып калмаган
яшьләрне күтәрә.
Бериш татар зыялылары үзара очрашкач сүзне шуннан башлыйлар:
— Мәһдиевнен «Без — кырык беренче ел балалары»н укый алдынмы?
— Арча педучилищесы укучылары турындагы әсәрнеме? Укымыйча, гаҗәеп кызыклы повесть, дөньяны үзенчә күрә, көлдерә дә, елата да.
— Авторы ниндирәк кеше икән? Бер дә күзгә чалынган исем түгел.
Белдеклесе ярып сала:
— Университетта укыта. Гомәр Бәширов кияве.
Йөзенә чыккан көнчелеген баса алмаган, кулыннан рәтле эш килмәгән акыллы башы «нәтиҗәсен» ясарга ашыга:
— Тогда понятно. Юлны бабасы күрсәткән. Язып та бирмәгән булса әле. «Тихий Дон»ны Шолохов үзе язмаган, кулъязмасын урлаганмы, тапканмы, диләр ич.
Безнен мохит өчен табигый имеш-мимеш, шик-шөбһә, астыртын сөйләшүләр, кинаяләр чоры үтеп китте. М.Мәһдиев «Фронтовиклар». «Ут чәчәге», «Кеше китә — җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» кебек җитди иҗтимагый-фәлсәфи, әхлакый мәсьәләләрне калкытып куйган гүзәл әсәрләре белән гайбәтнен бүкәнен бәреп төшерде, «Бәширов теориясен» алга сөрүчеләрне телсез калдырды. Ике язучынын фикерләү рәвеше арасындагы кискен аерманы шәйләү өчен әдәбият белгече булунын кирәге юк иде. Татар әдәбияты аксакалынын талгын, тәфсилле, салмак, тормыш-көнитеш ваклыкларына, әдәп-әхлак мәсьәләләренә игътибарлы, саллы җөмләсе белән Мәһдиевнен йөгерек метафоралы, шаян, шук, җор һәм шул ук вакытта итагатьле өслүбен бутау мөмкин түгел иде.
М.Мәһдиев мәзәк, кызык хәлләр ярата, берсе артыннан икенчесен тәсбих төймәләредәй тезеп бара. Һәр күнелле һәм аянычлы хәлдә эчке мәгънә, сәбәплелек бәйләнеше эзли. Анын бу юнәлештәге кыюлыгын инкарь итеп булмый. Әдәбиятнын көче, яме, киләчәге төрлелектә.
Тарих чалымнарында гына түгел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә, эчке сәбәплелек бәйләнеше, күзгә бәрелеп тормаган очраклылык еш кына адәм язмышын көтелмәгән якка бора да куя.
Өслүбләре бер-берсеннән күзгә күренеп аерылып торса да, ике әдип иҗатын якынлаштырган бер үзәк бар иде. Ул тормышчанлыкны, миллилекне тәэмин иткән, әсәрләренә ышандыру көче биргән шәхси-лирик башлангыч, үз биографияләрен, тормыш юлларын әдәби әсәрләренә нигез-өлге итеп алу.
ХХ гасыр татар прозасынын сөенечле ачышларыннан берсе — «Без
— кырык беренче ел балалары» повесте дөнья күргән 1968 елда авторга инде утыз сигез иде. Тукай, Бабич, Лермонтов, Есениннар турында әйтеп тә торасы юк, Пушкин да иҗат һәм тормыш юлын тәмамлаган инде бу яшьтә. Җегәрен, вакытын әдәбият тарихын, иҗтимагый фикер үсешен, халык җырларын «артык» заманча, фәнни өйрәнеп, кадерле елларын заяга уздырмадымы икән кебегрәк җәмгыяви сорау туарга мөмкин. Мондый шик-шөбһә бусагадан кире кагылырга тиеш дип уйлыйм. Бердән, әдәбият тарихы иҗатка Мәһдиев «яшен» узганнан сон килеп, күренекле язучы булып киткән мисалларны да хәтерли (татар фамилияле С.Аксаков тәүге әсәрен 56 яшендә иҗат итә). Икенчедән, Габделмәннән Рахманколый, Таип Яхин, атаклы уку йортына нигез салган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилардай татар мәгърифәтчеләре, Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти кебек галимнәр, тәнкыйтьчеләр эшчәнлеге турында архив, вакытлы матбугат чыганакларын фәнни әйләнешкә кертеп, катлаулы әдәби-фәлсәфи төшенчәләр турында Мәһдиев мисле, ачык, төгәл тел белән саллы фәнни хезмәтләрне башка берәү дә бәян итә алмас иде шикелле. Дәүләтчелеген югалткан халык өчен мәгърифәтнен өмет уты, милләтне саклау чыганагы икәнлекне анлап эш итә галим. Мәһдиевнен гыйльми тикшеренүләре ак тапларны бетерү, татар зыялыларынын фаҗигасен ачу юлында бәяләп бетергесез терәк була алалар.
Нәзари яктан ифрат әзерлекле, кин эрудицияле булу әдәби әсәрләрендә дә (шул ук
«Без — кырык беренче ел балалары»нда, «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибә» кебек истәлек-кыйссаларында) астан бәреп тора: катлаулы, четерекле мәсьәләләрне иркен, кыю рәвештә калкытып куярга мөмкинлек бирә. Белем мәгарәсе тирән, арка терәге нык иде Мәһдиевнен.
Ватан төшенчәсенен асылын тәшкил иткән туган җир, авыл, табигать М.Мәһдиев прозасынын фәлсәфи, әхлакый асылын тәшкил итә. Ул әдәбиятка туган ягынын чын патриоты, анын кешеләренә, үткәненә, бүгенгесенә гашыйк, киләчәге турында хафаланып яшәүче шәхес буларак килә. Туып-үскән төбәген матурларга, бизәргә килгән буыннын сонгы могиканнарынын берсе иде М.Мәһдиев. Шул рәвешле, олы тарих өчен кыска гына вакыт аралыгында, татар әдәбиятында Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы кабынды.
Туган җирнең мәрхәмәтен тоеп...
М.Мәһдиевнен әдәби әсәрләре ундырышлы туфракка, дымсу җиргә төште. Укучы йөгерек телле, табигый фикерле, үзеннән-үзе агышлы әсәрләргә сусаган иде. Сугыштан сонгы чорда татар прозасы төгәл вакыйгалы, күп геройлы, кара урман төсле чытырманлы эпик әсәрләргә кереп батты. М.Әмир, И.Гази, К.Нәҗми, Г.Бәширов, Ш.Маннур, А.Расих кебек өлкән буын язучылар тарихи-революцион, биографик, истәлек-хатирә романнар язу белән мәшгуль иделәр.
Менә шунда Мәһдиев кебек берәү кара таракан низагларын, томаулы гыйшыкны, борын асты кипмәгән наян малай-шалайны әдәбият сәхнәсенә алып менеп, буыннары «катып барган» татар әдәбиятына җылы агым өстәргә җөрьәт итте. Бу бурычны ул, чордашлары Р.Төхфәтуллин, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, Н. Фәттах, Х. Сарьяннар белән бергә, югары дәрәҗәдә башкарды.
«Без — кырык беренче ел балалары»н журналда укыган бәхетле буын инде гомеренен сонгы өлешенә кереп бара, ә повесть картаймый, анын елмаюлы, көләч кояшлы теле, ачлыкны, фаҗигане яшь үтәли булса да, көлеп, шаярып уздыра белгән Гыйззәтуллин, Зарифуллин, Әркәшкә, Баязитова, Нина, Әлтафиләре һаман унҗиде яшьтә. Чор таләбенә җавап буларак туган, сәнгатьчә нәфис әсәр вакыт басымына бирешми, тарих бизмәнендә үлчәнә торган могҗиза икәнлегенә инандыра бу бәян.
«Без — кырык беренче ел балалары» әсәрендә үк Мәһдиев прозасынын асыл сыйфатлары тулы көчкә ачыла. Әсәрнен унышын сугыш чоры кыенлыкларын, шәхес культынын халыкнын зыялы улларын зәһәр кыруын, татар милләтенен һәрьяктан кысылуын реалистик сурәтләве генә билгеләмәде. Язучы инсаниятне борчыган, чәчләрен агарткан кыен, четерекле төеннәрне табигый һәм бай тел канатында, кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә, тормышны үзе ничек күргән, анлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә, сипләмичә күрсәтә, шул ук вакытта бер нәрсәдән дә төзәтеп булмаслык фаҗига ясамый. Үсмерләрне эзәрлекләгән ачлыкны ул «тәрбияви» чара итеп бәяли, һәркемгә киләчәк үлемне бер төрдән икенче рәвешкә, мәнгелеккә күчү дип кабул итә. Көр күнелле язучы ике явызлыкны кире кага: ятимлек һәм ялгызлык. Бу ике өрәк анын җан дошманнары. Мәһдиев иҗатында үз эчке хәсрәте, чыгымсыз уйлану- сызланулары сазлыгына кереп баткан, ялгызлыктан тәм, ләззәт тапкан каһарманны күрмәссен. Һәрхәлдә, ул андый шәхесләрне идеаллаштырмый, мөнбәргә күтәрми.
Чынбарлыкны, хәтта сугыш кебек гайре табигый хәлне дә вакытлы, узачак газап итеп бәяләвенә анын якты, изге, хакыйки табигый башлангычларнын җинеп чыгуына ышанычы ярдәм итә. Шул иманы әсәрләренен бөтен тукыма-күзәнәкләренә өмет нуры, ышаныч бөрки. Язучынын бөтен иҗаты өстендә бервакытта да офык артына төшеп югалмый торган мәнгелек кояш нуры балкып тора диярсен.
Мәһдиевнен беренче зур әсәренә һәм гомумән иҗатына ин образлы бәяне чордашы, дусты А.Гыйләҗев бирде. «Бу повесть («Без — кырык беренче ел балалары», — Т.Г.) ачылып киткән офыкта ялтыраган яшен булды... Безненчә, анын үзенчәлеге шунда иде ки, әдәбиятыбызга татарча яза алучы, татар халкынын монын
анлаучы татар язучысы килде».
Мәһдиев иҗатынын каләмдәше санап киткән сыйфатлары үзгә әсәрләрендә саклана, үстерелә. Мәктәп дәреслекләренә кертелгән «Кеше китә — җыры кала» повесте шунын бер үрнәге.
Бу әсәрендә бөтен иҗатына, фикерләү рәвешенә хас, дөнья әдәбиятларында чынбарлыкны сурәтләүнен үзенчәлекле юнәлеше буларак урнашкан «новеллизм» ысулы тулы чагылышын таба.
Үзәктә — Кара Чыршы исемле, табигатьнен матур бер җиренә кереп оялаган гадәти татар авылы. Анын тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы һәм кечкенә, шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар чагыла, аерым кеше язмышлары аша уза. М.Мәһдиев «югалган» вакытны эзләми, аны төрле буын кешеләрен якынлаштыручы, бәйләүче ачык һәм төгәл берәмлек дип кабул итә. Каһарманнары табигый җирлектә, гаилә эчендә, күршеләре, авылдашлары, җитәкчеләре белән мөнәсәбәттә һәм хезмәттә ачыла. Язучы тормышнын кырыс реализмы белән романтик күтәренкелекне үреп алып китүгә ирешә.
Колхоз тормышын читләтеп үтә алмый язучы. Сонгы елларда халыкка заманында көчләп тагылган бу хуҗалыкларны хурлау, юкка чыгару модага керде. М.Мәһдиев колхозларнын яхшы якларын да күрә һәм сурәтли алган. Чөнки яхшымы-яманмы, күмәк хуҗалык чорында хәзерге эшсезлек, чарасызлык юк иде. Сугыш алды авылы кешеләре бер-берсенә ярдәм итешеп, барыннан канәгать булып, язмышларын колхоз белән бәйләп, матур итеп тормыш коруга омтылганнар. Идарә итүче режимнын, хакимиятне кулына алып, халыкнын алдынгы өлешен юкка чыгаруында Тимерхан, Шәяхмәт, Васфикамалларнын гаебе юк. Алар иген үстерә, бала тәрбияли, табигатьне, халкын, туган телен яратып яши.
Кыскасы, биредә сүз халыкнын изге гореф-гадәтләре, холкы-фигыле, үз-үзен һәм тирәлекне анлавы, аны мөстәкыйль милләт итеп таныткан төшенчәләр турында бара. Үзәктә тарихны чал сакалыннан тотып барырдай мәшһүр каһарман да, олы язмышлы шәхес тә юк кебек. Әсәрне татар кешесенә генә хас, күзгә, зиһенгә бәрелеп, мөгез төсле алга чыгып тормаган, бөртекләп җыйналган үзенчәлекләрне, гасырлар түрендә бөреләнгән сыйфат — билгеләрне туплап, саклап безгә китереп җиткергән олы җанлы, гадәти кешеләр бизи. Шундый әхлакый, рухи мираска бай халыкнын башка мәмләкәтләр эчендә эреп, чимал булып югалып, телсез, динсез, өнсез билгесезлектә калырга хакы юк, дигән фикер уздыра автор. Повестьнын һәр бүлеге, һәр җөмләсе, күзәнәге, сүзе, тыныш билгесе татар халкына, анын яшәү, фикерләү рәвешенә олуг мәхәббәт белән сугарылган. Милләтенен дөньяга карашына, яшәеш фәлсәфәсенә турылыклы калу, татар авылы тормышын 30-50 нче еллар дәвамында инләргә омтылу, таза, гаярь ирләрне сугышнын аждаһадай суырып алуы, Гитлерны үз оясында тар- мар итеп кайтканнан сон да, ачлык, хәерчелек кебек зәхмәтләрнен татар җилкәсеннән төшмәвен хикәяләү ихтыяҗы аны гомумиләштерү, халык язмышын инләбрәк тасвирлау юлына алып чыга.
Сугыш алды чорына аеруча игътибарлы язучы. Күпчелеге авылда яшәгән татар халкын бетерү, тарату, шахталарга, Урта Азиягә күчеп китәргә мәҗбүр итү җәһәтеннән сугыш алды унъеллыгы безнен милләт өчен ин каһәрле аралык булды. Ул гына да түгел, Мөхәммәтнен шәхси язмышында да дәһшәтле, куркыныч, шомлы 30 нчы еллар тирән эз калдыра.
Үзәгенә үткән, бәгыренә яман төер, кара кайрак булып утырган, ахыр чиктә гомерен кыскарткан 30 нчы елларга Мәһдиев иҗатындагы аерым урын, үзгә мөнәсәбәт анлашылса булыр. Бу имансыз дәвергә хәтер канатында булса да, әйләнеп кайтмаган әсәре юктыр...
Йогышлы чиргә бирешкән малай кин сәкедә аунап ята, тәне — домна миче, өй бүрәнәсенен агачлары бии, күктән төшкән озын баскыч аны өскә, югарыга күтәрелергә димли... Ул ятимә әнисен, үзе төсле үк кызышып, тәгәрәшеп яткан апаларын ташлап китә алмый.
«Бәхилләшү» кыйссасында шундый юлларны укыйбыз. «Истәлек шул: барыбыз да идәндә, сәкедә тәгәрәп ятабыз. Барыбызнын да башы эссе. Берөзлексез чәй эчәсе килә. Самавыр чәе. Ләкин андый мөмкинлек юк. Самавырны кичә генә «алып чыгып киттеләр». Ул елларда шундый сүз бар иде. Ягъни вакытында түләнмәгән налог өчен авыл җитәкчеләре фәлән әйберне алып чыгып китәләр дә, шуны «торги»га куеп саталар һәм синен налогына акча кертәләр. Җыры да бар иде:
Торги була, торги була, Торги була яшьләргә, Торгидан калган яшьләргә - Мәҗбүри эш эшләргә.
«Мәҗбүри эш» шулай ук хәтәр сүз иде. Налогын вакытында түли алмаган кешеләрне әнә шул «мәҗбүри эш» эшләргә ерак җирләргә озаталар иде».
Халык башына төшкән олы фаҗиганы язучы ике күзәтү аша күз алдына бастыра да куя. Режимны әрләп, сүгеп, каһәрләп торунын кирәге юк. Укучы яхшы белә: тиз арада Сталин илдә социализмнын беренче чоры төзелеп бетте дип игълан итәргә һәм үз халкына дөньяда «ин демократик» конституцияне сыларга җыена. Ике фон, ике төс һәммә нәрсәне үз урынына куя.
«Кеше китә — җыры кала» повестенда М.Мәһдиев шау-шулы, ыгы- зыгылы тормышны сурәтләүдә гаҗәеп осталыкка ирешә. Мондый кисәкләрдә күпертү, сүз уйнату, шартлылык өстенлек итә. Ирләрне сугышка, күбесен үлемгә озату вакыйгасын язучы искиткеч маһирлык, мәнгегә күнелдә сакланырлык итеп, фаҗиганен олылыгын искәртеп яза.
«...Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый. Койрыкларын җиргә терәп утыралар да капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күнелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньянын кай төшендәдер гаделсезлек бар... Эт күнеле сизгер, ул зрәгә генә алай шыншымый... Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынды...»
Ил өстенә килгән фаҗига — 1941 — 1945 нче еллар сугышы — кешеләрне кыл икегә бүлә. Берәүләр илбасарларны шәхси дошманнары күреп, фронтка ыргылалар. Шәяхмәт карт кебек өлкән буын, хатын-кыз, бала-чага «җаннарын фида кылып тырышалар», сугышчыларга азык-төлек, җылы киемнәр озаталар. Алары — күпчелек. Нәр кеше үзенә бәяне гамәли эше буенча ала.
Тәне, теше, күзе таза, Казан арты базарын тоткан ат карагы Заһри Хәбирә карчык биргән черек гөмбә суын колагына салып, тәмәке төнәтмәсен эчеп, үз тизәген ашауга барып җитеп, сугыштан кала. Авылдашлары анын ялганын гафу итмиләр, вак-төяктә дә аркылы киләләр, фаш итәләр. «Шул көннән башлап халык белән Заһри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр анын белән очрашмаска, сәламләшмәскә тырышалар».
Үлем атлы ачы галәмәт адәм балаларын тигезли. Заһри күпме генә тырышса да, башкалардан озаграк яши алмый.
Унсигезенче елда авыл халкы тарафыннан комбед (ярлылар комитеты) рәисе итеп сайланган, совет эшенә ихлас бирелгән, изге җан Шәяхмәт икенче улын артык иркә үстерә. Нургали кулына яшьли акча керә, авызына затлы папирос, конфет менә, зоотехник курсларын ошатмый һәм ахыр чиктә ФЗОдан качып, үзе әйтмешли, ерткыч җәнлек хәлендә урманда яши.
Язучы беренче рәткә Шәяхмәтнен эчке кичерешләрен чыгара, куе буяуларга мөрәҗәгать итә, «Шул төн эчендә Шәяхмәт ун еллыгын картайды. Йөзенә сары коелды. Янак сөякләре очлаеп калды».
Ата өчен ин яман нәрсә — баланын гайре табигый тәртибе, кешеләр, авылдашлар каршында хурлану, гарьләнү. Бу — мен еллар дәвамында сынала, чарлана килгән халык әхлагынын чагылышы.
Нургали Рәмзия исемле читтән килгән кызны әрәм итеп, тегесе туачак баласы белән бергә үлә, ата-ана башына кайгы-хәсрәтне болай да аз китермәгән була егет. Инде бу хәтлесе генә җитмәгән.
«...Табигать ул көнне көне буе дулады. Ул нәрсәгәдер риза түгел. Кешеләрдән нәрсәдер сорый кебек».
Язмыш Нургалины гафу итми. Ул сугышка китеп, батырлыклар күрсәтсә дә, күрше Атҗабар станциясендә поезд астына эләгеп һәлак була. Атасы күз алдында сонгы сулышын ала. Бу олы фаҗиганен тирәнлеген янәдән табигать сурәте ачып сала. «Кинәт... күк йөзендәге кояш дерелдәп китте. Менә ул икегә бүленде, аннан ул кисәкләр тагын балаладылар. Күк йөзе вак кояш белән тулды».
М.Мәһдиев күп төрле яшәү ысулларын үзәккә ала. Кызып, кабынып китүчән, усал телле кешеләрне «яратып» тасвирлый. Андыйларнын ул тышкы кыяфәтенә бик игътибарлы: «икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата», «кызыл битле», «йөзләре чөгендердәй кып- кызыл» кебек бизәкләрдә шәхси мөнәсәбәт ачык сизелә. Болары авторнын яратмаган, яшәеш рәвешләрен кабул итмәгән кешеләре булыр.
Алдарак искәртелгәнчә, ул татар прозасын вакыйга агышына имчәк баласы мисле тагылып йөргән геройлы, эзмә-эз эчтәлекле традицион канвадан «коткару, азат итү» юлына алып чыкты. Башын укыганда ахыры күренеп, катнашучылары унай һәм тискәрегә шакмаклы шикәр төсле бүленеп куелган әсәрләрдә тәрбияләнгән укучы өчен мондый юнәлеш яналык иде.
Ул һәр вакыйганы, язмышны аерым бүлекчәгә чыгара, ана, эчтәлектән чыгып, исем бирә. Беренче мәлне анын киштәле, новеллистик прозасын кабул итмәүчеләр дә булгандыр. Классик филологик белем алган, фәннәр кандидаты кызы Гәүһәрдән сүз остасынын иркәләнеп зарланганы хәтердә: «Кыз үтерә, малай, тәнкыйтьләп. «Әти, син сюжет төзи алмыйсын. Әсәрләреннен ни башы, ни ахыры юк. Син тарихчы шул, әдәбият кануннарын белмисен. Әдәбият белеменә багышланган китаплар укыштыр», — дип тенкәгә тия. Кызы, әлбәттә, Мәһдиев әсәрләренен көче, куәсе, милли үзенчәлеге нәкъ менә эчке һәм тышкы иреклектә, көчәнешсез агылышта икәнне анлап яшәгән. Мәһдиев кызы бит. Артык тәкәбберләнеп, «бозылып» китмәсен дип, әтисен юри ирештерүе дә булгандыр.
Мәһдиев әсәрләренен үзәгендә рухи-хисси дөнья, һәр аерым кешенен олы яшәеш һәм табигать белән бердәмлеген тәкърарлау ята. Шәхеснен уй-кичерешләрен ул иҗтимагый тормышка, сыйнфый көрәшкә бәйләп карамый, гадәти яшәешне алгы рәткә чыгара.
Шул исәптән, каһарманнарынын мәхәббәт маҗараларын сурәтләүгә Мәһдиев зур урын бирә. Бу «четерекле» мәсьәләгә анын үз дөньяви-фәлсәфи карашы бар. Ярату, женси тартылу барлык адәми затлар башыннан үтә торган татлы-сагышлы кичереш. Бу хис бай белән ярлыны, коммунист белән ат карагын тигезли. Сөенеч-көенеч, ачы нәфрәт белән яна, шашып сөя, сөелә белгән шәхесне язучы олылап, сокланып данлый.
Чал тарихлы татар әдәбиятында хатын-кыз образы, дөнья сүз сәнгатендәге шикелле үк, гаять мөһим урын били. Халык җырларынын гүзәл үрнәкләреннән, Кол Гали, Сәйф Сараи, Кандалыйлардан алып, хатын-кыз илаһи зат, матурлык, гүзәллек күрке, яшәеш чыганагы буларак сурәтләнә.
Татар халкы үз дәүләтчелеген югалткач, бигрәк тә сыйнфый жәмгыять шартларында, табигать, дөнья бизәкләренә мөнәсәбәт кискен үзгәрә. Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, М.Гафури, М.Фәйзиләр иҗатында хатын-кыз буйсынган, кимсетелгән, кыерсытылган, матурлыгы тиешле бәясен алмаган шәхес буларак тасвирлана, бик сирәк очракларда үз бәхете, азатлыгы өчен көрәшүче дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул чор татар әдәбиятынын вакыт сынавын үткән үрнәкләрендә карангылык артында тан элпесе күзгә чалына, энгер-менгерне шәмдәлләрдән төшкән нур балкыта.
Социалистик реализм әдәбиятында хатын-кызны ирләр белән һәр җәһәттән тигез хокуклы, алдынгы эшче, оештыручы, механизатор рәвешендә сурәтләү матурлык кануннарын кысрыклап чыгарды. Андый образлардан тимер салкынлыгы бәреп тора.
Мәһдиев хатын-кызнын рухи дөньясын, тышкы матурлыгын, табигый гүзәллеген,
сынын, рәвешен, холкын яратып, дәртләнеп тасвирлый. Ул инсаниятнен икенче яртысында яшәеш чыганагы, серлелек тантанасы, алиһәлек, мәнгелек чишмәсенен юлбашын күреп, тоеп иҗат итә. Анын каләменнән төшкән хатын-кыз заты балавыз сыгып, алманын авызына төшкәнен көтеп утыра торган, җебеп калган шәхес түгел. Ул — җанлы, канлы, үз бәясен, дәрәҗәсен белеп яши торган зат.
«Кеше китә — җыры кала» повестенын үзәгендә урын алган образлар хатын-кызга карашны янартып, тулыландырып җибәрәләр. Ике явызнын берсе, теленә шайтан төкергән, әмма унган, чибәр, тормышчан Васфикамал, кешеләргә җылы мөнәсәбәтен тышкы тупаслык, дорфалык, рәсми маддә битлеге астына яшергән Улибаева, «бозау» ирләрен ташлап китүдән фаҗига ясамаган, усал, үзхолыклы, шул ук вакытта йомшак күнелле, шәфкатьле була белгән хатын-кызны автор тәмләп, сокланып сурәтли.
Дөрес, хикәяләрендә, «Без — кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар» әсәрләрендә гыйшык утында янып, көлгә әйләнеп, төн йокламыйча, тамактан калып интегүчеләре, ярдәм өстәп, айга, йолдызларга, аккан суга, сандугачка мөрәҗәгать итүчеләре дә бар. Бер әсәреннән икенчесенә күчә-күчә килгән хатын-кыз образлары иркә, тал бөресе кебек назлы, йомшак, серле тарту көченә ия булу белән беррәттән, хәятнен авыр йөген тартып баручы, ыруны саклаудагы олуг бурычларын үтәүчеләр буларак сурәтләнәләр
Унышсыз мәхәббәттән фаҗига ясауны мәгъкуль күрми Мәһдиев. «Кеше китә — җыры кала»нын беренче җөмләләре үк Шәяхмәт һәм анын улы Хәкимулланын өйләнү, хатынлы булу юлындагы әкәмәт һәм сәер хәлләрен искә алудан башланып китә. Өйләнүнен бәла-казасы «Шәяхмәт агайнын нигезеннән килә». Нәсел хуҗасы үзе дә, улы Хәкимулла, оныгы Нәриман да гаилә корып җибәргәнче, шактый мәшәкатьләр күрәләр, күрше-күлән алдында көлкегә калып бетәләр, әмма үз бәхетләрен табалар.
Тәүге хатыны ташлап киткәннән сон, Шәяхмәтнен өлгергән хөрмә кебек күзле, мул күкрәкле, тыгыз тәнле, мөлаем-сөйкемле солдаткага күнеле төшә. Нияте — өйләнү. Мәгәр замана «бюрократы» — хәзрәт сәдакалы урыннан колак кагудан шөлләп, иренен үлгәнлегенә кәгазь юк дип, никах укудан баш тарта.
Улы Хәкимулла да әтисеннән әлләни ерак китә алмый. Аны да тавышлы җиз кынгырау, төн пәрие төсле, сагалап торган икән. Минлебикәгә өйләнү турында хыялланган Хәкимулла икенче бер чибәрне — Васфикамалны урлап кайта, бу хәлдән фаҗига ясап, мөгез чыгарып тормый, алдакчы кызны куып чыгармый. Кулы-аягы исән, күзләре чая ялкын, эшкә унган хатын белән рәхәтләнеп яшәп китә. Хатыннын усал, шырпы теленә дә «дару» табыла.
Шул ук вакытта язучы бу изге тойгыны гадиләштерми, аны көнкүреш вакыйгалары белән чикләми. Милиционер Нәбиуллин Васфикамалнын саф мәхәббәтеннән ат карагы Заһри кызы булганы өчен баш тарткан икән. Кыз, яраткан кешесенен, шәһәрдән хатын алып кайтканын белгәч, бик гарьләнә, әрни. Анын тирән кичереше турында сөйләми автор. Психологик күзәтү алымына мөрәҗәгать итә: «Васфикамал сыек май кыздырган табасын ялгыш әйләндереп, чуен плитә өстенә аударды. Кухняны зәнгәр май исе басты... Васфикамалнын кайнар мәхәббәте, башка беркемгә карата да, беркайчан да уянмаячак кайнар хисләре плитә өстендәге сыек май кебек бергә чыжлап яндылар».
Сон, безнен сүз остабыз «егетләр, кызлар, мәхәббәт дигән нәрсә кырык беренче ел балалары уйлап тапкан бер уйдырма, аяк чылангач, борынга күчеп, бик тиз уза торган томау ул, юк белән башыгызны катырмагыз, сөюегез җавап хисләре уятмаса, фаҗига ясамагыз, тормышыгызны башка хатын-кыз белән корып җибәрегез», дип әйтергә теләмиме? Мәһдиевне алдан «санап чыгарып» булмый, ул теләсә ни әйтер, дип гоман корабызмы?
Юк шул! Бер карашка гайре табигый күренгән, чынында тормышчан вакыйга-хәлләрнен асылында тирән фәлсәфә ята. Әйе, мәхәббәт олы илаһи кичереш, ул кешенен яшәешенә нур сирпи, мәгънә бөрки. Ләкин чынбарлыкта үзгә төшенчәләр,
йөгенешләр дә бар икән. Ул — җирдә нәсел-нәсәбенне, бала-чаганны, канынны, әхлагынны, теленне, диненне яна буынга тапшырып калдыру. Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, Ромео- Джульетталарнын олуг мәхәббәтләреннән нәрсә калган? Зәнгәр томанга төрелгән риваять, миф, фаҗигаләренен аянычы гына безгә килеп җиткән. Кәммә кеше бөек хисләр дулкынында чайкалып, үз мәнфәгатьләре, тойгы- кичерешләре колы булып кына калса, ул үзенен изге максатын — нәсел, ыру тәрбияләп калдыру бурычын үти алмас, җир халкы Атлантида утравыдай юкка чыгар иде.
Шунар да М. Мәһдиев мәхәббәт шаукымын, романтик-хыялый шагыйрьләрдән аермалы буларак, күпертеп, томанлы күкләргә чөеп сурәтләми, олы тойгыны тормышнын табигый дәвамы, кеше яшәешенен бер чагылышы, сөземтәсе, җанлы боҗрасы буларак анларга тырыша. Мәхәббәт бар. Әмма авыл кешесенә хатын-кыз, беренче чиратта, исемен дәвам иттерү, нәсел калдыру, йортны алып бару өчен кирәк.
Балалары-сөенечләре үзләре турында хәбәр салып, агач идәнгә тупылдап баскач, Шәяхмәт тә, Хәкимулла да хыялый каһарманнардан кайтыш яратмыйлар икенче яртыларын. Хәкимулла белән Васфикамалнын үзләренә йорт өлгертеп, ирнен сугышка китү алдыннан сонгы төннәрен ничек уздыруларын укып карагыз! Анда ялангач оятсызлык, порнография, җенси азгынлык галәмәтенен эзе дә юк. Ә никадәр кайнар дәрт, олы мәхәббәт хисе генә тудыра алган, ясалмалыктан ерак җылылык, серле анлашу, төнге хыялый әнгәмә...
Язучы милләтне, халыкны гаилә саклый, дигән иманда, ышанычта яши. Һәр гаилә — мөстәкыйль бакча түтәле. Кишер, чөгендер, шалкан, сарымсак, суган, бөтнек түтәлләре һәркайсы үзенчә үсә, үз тормышы белән яши. Язмышлары, холыклары төрле-төрле. Әмма барысы да берүк кояш җылысы астында үсә, уртак туфрак — җирдә, шул ук янгырдан шифа алып шыта, югарыга тартыла, Якынлык һич кенә дә үзгәлекне, аерманы, кабатланмасны инкяр итми, юкка чыгармый.
Осталык нигезләре
Мәһдиев «язарына азыкны» таныш-белешләре арасыннан, туып-үскән ягыннан «чокып» ала, хыял уены белән баета, тулыландыра. Тәнкыйтьче Фарваз Миннуллин аны яшьлеген сагынып яшәүче, туган ягынын үткәненә, табигатенә гашыйк язучы дип атаган иде. Чыннан да Мәһдиев иҗатында Арча ягы сагыш-мон, шатлык-бәхет белән тулы шигъри төбәк дәрәҗәсенә күтәрелә. Туган авылы Гөберчәкне, яшьлеге узган Казанбашны ул Париж, Берлин, Мәскәү, Кырлай кебек әдәби образлар дәрәҗәсенә күтәрә. Бу — табигый. Мөхәммәт шул төбәктән чыгып, туып-үскән туфрагына садә ихтирамын гел сиздереп яши, шул як язучыларыннан аермалы буларак, туган вилаятеннән яшьли чыгып китми. Казанга күчеп килгәнче, Арча ипиен ашавын, һавасын сулавын, якташларынын күнел энҗеләрен, әхлакый мәгънәләрен күнеленә сендерүен дәвам итә. Бу байлык бөтен иҗат гомеренә җитеп, аны тукландырып, нур бөркеп, эчке ышаныч биреп тора. Язучынын ачышларын анлау, фәлсәфәсенә төшенү өчен туып-үскән туфрагына аяк басу, туып-үскән йортын күрү кирәк, диләр. Мөхәммәт Мәһдиев мисалы шуны тулысы белән раслый.
Җитлеккән әдәби әсәр чорны, анын мен тармаклы тормышын хикәяләү белән генә чикләнми, язучынын рухи дөньясын, холкын, уй-кичерешләрен, фәлсәфәсен эченә ала. М.Мәһдиев әсәрләре иҗатчы белән анын каләменнән төшкән каһарманнар арасындагы якынлыкнын бер үрнәге. Язучы үз геройларына нисбәтән беркайчан да битараф була алмады, ул аларнын унышларына сөенә, хаталарына көенә. Тормыш буйлап, кулга-кул тотынып, җилкәгә-җилкә терәп, янәшә атлый.
Ат кешнәве, эт елавы, арышнын серкәгә утыруы, яфрак лепердәве, сабан бәйрәме турында язсынмы, кешенен олы дөньядагы урыны турында уйлансынмы, һәммәсе артында язучынын үзен, шәхси кабул итүен күрәсен, нечкә күнелен сизәсен. Үзәктә — кеше җаны. Ул анын һәр борылышына игътибарлы. Мен еллык, тирән тамырлы имән агачы кебек, бу иҗат халыкнын бәгыренә, күнеленә барып тоташкан, ул аннан
көч, дәрт, дәрман алып, һәр яна буынга бәллүр савыт төсле, төрледән төрле нурлар балкышын уйнатып, үзгәдән-үзгә яклары белән ачыла бара!
Миллилекнең һәм әдәби осталыкның төп күрсәткече тел икәнлекне тирәнтен аңлап иҗат итә язучы. «Мөхәммәт Мәһдиевнең теле, — дип яза А.Гыйләҗев «Сайланып чыккан сүзләр» мәкаләсендә, — Илһам Шакировның мәгърур тавышы, Рөстәм Яхинның музыкаль фантазиясе кебек сирәк очрый торган милли байлыгыбыз». Ул туган телнең төрле катламнарын, көч-куәсен, сыгылмалы байлыгын сиземләве, аһәңен, моңын тоюы белән горурланып яшәде, шул байлыкка сокланып иҗат итте. Әйтерсең лә, ул кыска-кыска җөмләләрне янәшә тезә дә, читкәрәк китеп карый. Каһарманнары да җөмләсенә охшаган: офыкта көтмәгәндә пәйда булалар, үзләрен күрсәтәләр, олы дөнья белән бәйләнешкә керәләр, ачылалар, фикерләрен әйткәч, комсызлык күрсәтмичә, урынны башкаларга бирәләр. Бер кешене икенчесе, өченчесе алыштыра, сүзгә дүртенчесе кушылып китә, бишенчесе ата сүзе — мәкаль кыстыра... Яр буендагы чуерташлар төсле гаҗәеп бай һәм төрле аның кешеләр токымы. Язучының бай һәм тырнаклы хәтере үзен бушатырга, күргән-белгәнен кәгазьдә ныгытып калдырырга ашыга. Берүк кешене тууыннан алып, үлеменә чаклы, һәръяклап сурәтләп торуга вакыты юк. Биограф дәрәҗәсе аны канәгатьләндерми. Кешенең күңел түрен бушатып, эш-хәрәкәтен, кылану-уйлану рәвешен ачып, гаиләсе, балалары белән котласа, аңа артыгы кирәкми. Адәм баласы җирдә эз калдырды, дигән сүз.
Иҗат юлы — таба асты мисле шома, тигез була алмый. Язучыга зиһен хәзинәсен тирәнрәк ачу, әсәрләрен бастырып чыгару, үзен раслау өчен берөзлексез көрәшергә туры килә. Ә гомер исә, шаһрен каешыдай һәр көнне кими, кыскара бара. Халык Мәһдиевне рухына, җанына үткәреп, яраткан язучысы итеп кабул кылганнан соң да, байтак вакыт узгач кына аңа рәсми танылу килде. Сәбәпләре төрле. Холкы-фигыле дә, тегермән канаты төсле, җил искән якка кыйбласын үзгәртеп торуны өнәми. Үзен тәкәбберлек дәрәҗәсендә горур тотуы, кемгәдер ялагайлану, мәдхия яудыру юлына төшмәве, дөресе, булдыра алмавы, Мәһдиевнең тормышын кыенлаштыра. Мәгәр үзе булып калырга мөмкинлек бирә. Бу — язучы өчен иң олы казаныш.
Мәһдиев әсәрләренең исемнәре тирән мәгънәле, күбесе көйле яңгырашлы. Ул еш кына әсәрнең эчтәлегенә, каһарманнарның язмышына («Кеше китә — җыры кала»), ахыр чиктә, авторның биографиясенә барып тоташа («Торналар төшкән җирдә»), рухи дөньясын, шатлыгын-кайгысын, милләтенең киләчәге өчен җан атып йөрүен аңларга булыша («Бәхилләшү»). Лирик-романтик чигенешләргә маһир булса да, Мәһдиев чынбарлыкны үзе күргәнчә, аңлаганча, реалистик алымнар белән сурәтләде, кечкенә генә күренеш-вакыйга детальдә олы мәгънә сизеп, гомумиләштерә белде. Әйтик, авыл һәм шәһәр хатыннарын чагыштырып сурәтләвендә дөреслек тә, арттыру да, берсен якын итү дә, икенчесен артык хупламау да бар. «Авыл хатыннары белән сөйләшеп утырырга яратам мин. Алар тәкәллефсез була. Аларның күрешкән вакытта күлмәкләрен дә, чәчләрен дә, кыяфәтләрен дә мактау мәҗбүри түгел. Ә шәһәр хатынына шул мактау сүзләрен әйтмичә кара. Бигрәк тә авылдан килеп шәһәрләшкәненә, һәр адымында дама-ханым булу сыйфатына берәр зыян килмәсен тагы дип һәр сулышын контроль астында тотып газапланып яшәүчегә. Авыл хатынының җилдә, кояшта янган беләк-муеннары да «загар»га керми, шуңа күрә аны телгә аласы түгел. Шәһәр «ханымы»ның «загар»ын әйтмичә кара! Мәңгегә дошман итәчәк».
Авыл халкының ерактан килгән гореф-гадәтләрен оныта барып, Көнбатыштан иңгән мәдәният йогынтысына бирелеп, үзенә генә хас үзенчәлекләрен югалта баруы өчен аның күңеле әрни. «Бәхилләшү» әсәрендә шәһәргә күчеп киткән кешеләрнең авылча (димәк, татарча) яшәвен, киенүен, уйлавын искелек санап, исемнәренә хәтле үзгәртүен сурәтли. Ана телендәге матур яңгырашлы исемнәрне заманча, милли рухыбызга ят атамалар алдылар, руслаштылар. Шул рәвешле, диненнән, теленнән, халкыннан аерылган маңкортлар буыны күтәрелде. Балаларга милли тәрбия бирү,
ата-баба һөнәренә, йола кагыйдәләренә, халыкның рухи бөеклегенә өйрәтү сүнеп бара, татар милләте дигән «сөт»нең майлылыгы кими.
Югарыда телгә алынган үзенчәлекләр янына иҗатының нигезенә, бөтен әсәрләренә якты нур сирпеп, күпчелек метафораларының, сынландыруларының үзәгендә торган табигать күренешләре белән бәйле ягына гына дикъкатьне юнәлтәсе килә. Аның өчен дөнья сурәте — табигать сурәте. Дөнья бөтенлеге — табигать бөтенлеге. М.Мәһдиев әйләнә-тирәнең матурлыгын, табигатьнең эчке сулышын җаны белән тоеп, кадерен белеп яшәүче шәхес иде. «Кистем каен, кистем каен» язмасында ул болай ди: «Агачлар кешеләр кебек җанлы. Алар безне таныйлар, күрәләр, аңлыйлар. Тик табигать аларга тел генә бирмәгән, Хәер, үзара аңлашалар, сөйләшәләр алар, әмма безнең телне белмиләр. Алар елыйлар, көләләр, рәнҗиләр, үч алалар. Алар авырыйлар, балаларын башка чыгаралар, картаялар, үләләр. Аларга күз дә тия. Алар...
Без бала вакытта картлар әйтә иде:
— Агачны рәнҗетмәгез, аңа яра ясамагыз, аның тәне авырта».
Биредә табигатькә табынуның анимистик чорыннан килгән ышану да, агачларны әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрү дә, яшьрәк буынга әдәп-әхлак дәресе бирү дә бар.
«Җир йөзендә алты кыйтга...» сәяхәтнамәсендә ул Афинада стоик фәлсәфи мәктәбенә нигез салган Зенонга таянып болай дип яза: «кеше никадәр табигатькә якынрак булса, аның серләрен никадәр нечкәләбрәк өйрәнсә, шул кадәр әхлаклы була». Мәһдиевнең язучылык кодрәтен «ачуда» туган як табигате иң төп кылны уйнаганлыгы бәхәссез.
М.Мәһдиев иҗатының сурәтле фикерләү чаралары бай һәм төрле булуына карамастан, аларның күпчелеге, язучының рухи дөньясын, кешенең психологиясен ачу юлында иң еш кулланылганнары табигать дөньясын сынландыруга нигезләнгәннәр. Аларны системалы рәвештә өйрәнү махсус фәнни хезмәт бурычы. Табигать күренешләре белән бәйле образлар системасын таркатып караганда, күбесенең халык иҗатына, татар сүз сәнгатенең иң гүзәл кыйммәтләренә барып тоташкан традицион сурәтләр икәнлегенә инанасың. Ул аларны вакыйга агышына, рухани халәткә бәйле рәвештә үзгәртә, яңарта, үстерә. Җөмләдән, Мәһдиевнең булсын прозасында, булсын публицистикасында аеруча еш һәм төрле мәгънәви, хисси контекстларда кулланылган традицион образларның берсе — җил. Бу сурәт иҗатының буеннан-буена сузылып, гаҗәеп төрле вазифалар үти. Дөрес, җил символы татар әдәбиятында, аеруча шигърияттә күптәннән яши. Ул халык җырларына, иң борынгы шагыйребез Кол Гали әсәренә эчке яктылык, нур сирпеп торучы образ. «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә ул риторик эндәш, җавапсыз серләрне җиткерү чарасы.
Акрын искел, сабых йиле, нә үтәрсәм, Сән исәли бән мөфәррәх улдым имди.
XIX гасыр ахырының бөек шагыйре Г.Кандалый иҗатында «саба җиле» лирик каһарманның сердәше дә, аның иң татлы хисләрен Сәхипҗамал абыстайга җиткерүче дә. Җил мәгълүм күләмдә кешегә хас (арадашчы) сыйфатларны да үзенә ала.
Саба йиле, исәр булсаң,
Парау атлыйк нәфис җайга, Сәламемне тииргәй сән Сәхипҗамал абыстайга!
Мәһдиевнен мөкиббән китеп яраткан шагыйрьләре Тукай белән Дәрдемәнд иҗатларында җилнен мәгънәви офыгы кинәя, иҗтимагый-сәяси тормыш борылышларын чагылдыру чарасы булып китә.
Исте җилләр ил эченнән, Иртә-кич салдым колак, Җил-җиләсләрнең моңыннан Зәүкы әлхан алмадым.
(«Бүзләрем маналмадым». Дәрдемәнд).
Нечкә зәвыклы шагыйрьнен ил язмышын, киләчәген берничә юлга сыйдырган «Кораб» шигыренен «Дингез шаулый, Җил өрәдер», «Чыкты җилләр, Купты дулкын, Ил корабын җил сөрә» кебек тәшвишле, шомлы юлларын белмәүче татар сирәктер. Тукайнын «Көзге җилләр»ендә образнын иҗтимагый мәгънәсе тагын да тирәнәя, киләчәк афәт куркынычына ишарә итүче, кисәтүче символ дәрәҗәсенә күтәрелә.
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм,
Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.
(«Көзге җилләр». Г.Тукай).
Югарыда аталган әсәрләрне Мәһдиев җае чыккан саен кабатлый, үзе дә табигатьнен бу серле күренешен анларга омтыла, җилгә мәҗүсиләрчә табынуын яшерми. Совет чоры шагыйрьләреннән ул Такташ иҗатына, бигрәк тә анын җил образын көчле хисси экспрессия аша сурәтләвенә мөкиббән китеп, «Ә җил, морҗа сандугачы», «җил — дус кеше», «Ә җир инде — безнен анабыз» («Бүгенге матурлык») кебек чагыштыруларына соклануын тәкърарлаудан туймады. Үз иҗатында да Мәһдиев җил сурәтен яратып, төрле мәгънәви вә стилистик максатларда кулланды. Анын әсәрләренә җил көтмәгәндә, уйламаганда, нәкъ Такташ әсәрләрендәге шикелле, кинәт килеп кереп, фикер сөрешенә, хис агымына юнәлеш бирүче ачкыч — сүз булып китә. Ике пьесасынын берсен ул «Әгәр җил очырса...»(1983) дип атый һәм вакыйга «серен» ачу юлында шул атаманын метафорик мәгънәсе турында бер мизгелгә дә онытмый. «Без — кырык беренче ел балалары» әсәрен гомумирәк рух белән тәмамлауга да җил образы мөмкинлек бирә. Ул — бүгенге белән үтеп киткән яшьлек арасында арадашчы.
«Ах син җил!
Син һич агачларны селкетмисен.
Син бары тик телеграф чыбыкларына гына кагыласын да шомлы итеп сызгырасын. Аязга булса да, янгырга булса да сызгырасын, Син мина яшьлегемне сөйлисен...»
Ин сонгы юлларына килеп кергән җил образы «Ут чәчәге» әсәренен янгыраш офыгын кинәйтеп җибәрә. Салмак кына исә башлаган җил акрынлап табигать тормышына яна бер агым булып килеп кереп, лирик затнын зиһен күзәнәкләрен уятып җибәрә. «Кинәт дымлы җил исеп китте, күк йөзенен урман белән тоташкан ягыннан шомлы гөрелдәү ишетелде, янгыр җиле уйнаклап күл кырыендагы сары инкүлекне бетерә башлады... Тукта, исмә, җил, болын исе алып киләсең дә тын юлларын кытыклыйсын, хәтерне тирәнәйтәсең...
Чү! Тукта җил...»
Бер әсәрендә җил авторның вакыйга-хәлләргә шәхси мөнәсәбәтен, бәясен шәрехләү, үз эчке дөньясын ачу алымы булса, икенчесендә ул каһарманның рухи халәтенә үтеп керү максатына буйсына. Такташның нечкә билле март җиле «Мәңгелек яз» романының үзәк герое Ахиярга да «тынгы бирми». «Март җиле председатель Ахиярны тәмам исәрләткән иде».
Кыскасы, бөтен иҗаты буйлап энҗе бөртекләредәй сибелгән җил образы махсус фәнни хезмәтнең нигезен тәшкил итә алыр, традицион образның яңа тормыш белән яшәвен күрсәтү дә булыр иде.
Иң тирән рухи тамырлары белән җиргә якын авыл кешесе булса да, Мәһдиев фикерләү рәвеше белән «көнбатышлашкан», сурәтләү чаралары, композиция (тартмалы) төзү алымнары буенча модернистик, экспрессионистик, төртмәле телле кабатланмас шәхес иде. Белем тәҗрибәсе, татар, рус әдәбиятларын яхшы белүе, дөнья сүз сәнгатеннән хәбәрдарлыгы аңа бал корты кебек, бер чәчәктән икенчесенә җиңел күчеп йөрергә мөмкинлек бирә. «Язучының иҗат лабораториясеннән» язмасын ул «В.
Солоухинның «Капля росы» дигән романын укыйм» дип башлап җибәрә. Рус авылының тирән серләрен яхшы белгән, халкының сулышын тоеп, шуларга бәрабәр өслүб таба алган В.Солоухин аңа рухы белән иң якын язучыларның берсе. Бу әсәр белән танышу барышында М.Мәһдиев үз авылын искә төшерә, аналогия, чагыштыру эзли, роман турында бөтенләй «онытып», читкә калдырып, күңеленә сеңеп калган авылдашларының үзенчәлекле, кабатланмас сыйфатларын барлый башлый. Берничә сызык аша һәркайсының килеш-килбәтен, холкын, рәсемгә төшергәндәй, шактый кешене, авыл өчен мөһим үзгәрешләрне сурәтләп бирә. «2. Гатият абзый, затлы рәвеш, Уральск тормышын сөйли, суыкта эскерт салганда үрдәк кыздырып ашау турында тәмләп сөйли, авызга егып салалар, ди.
Тәкә сөзгәнне тәмләп сөйли... 5. Хадичәтти. Артистка, Мәгъсумне мәче алырга чыгара... Мансур белән без көнбагыш башын урлагач, әни янына кереп... Ике малайсыз калды...»
Берничә җөмлә, штрих белән кешенең матурлыгын да, фаҗигасен дә искә төшерә. Нәркайсында хикәялек оеткысы җәйрәп ята.
Табигый хасияте белән философ, тарихчы, көрәшче, лирик-моңсу җанлы шәхес буларак, Мәһдиев татар әдәбиятында барган эзләнүләр рухын алдан сиземләп, кешенең аң төпкелендә яткан катламнарга үтеп, яшәешнең гомумсимволик мәгънәләрен ачу юлларын күрсәтеп, сызымлап калдырган икән, ләбаса.
Татар әдәбиятының гүзәл казанышларына таянып, ул прозабызны гаҗәеп матур образлар, камил сурәтләр белән баетты. Чал тарихлы татар сүз сәнгатенә үз биеклеген тудырган олы сүз остасы булып кереп калды.
Юмор — табигать бүләге
Бу дөньядан кемнәр китәр, кемнәр килер, Көлә-көлә юмор яшәр гомер-гомер.
Гамил Афзал.
Юмор хисе — тумыштан бирелә торган табигать, ата-ана, Аллаһ бүләге. Ул, акча кебек, йә бар, йә юк. Сәләтле язучы үзен көчләп яисә кемнәндер үрнәк-өлге алып булса да, көлкеле сюжетлы әсәр тудырырга мөмкин, ләкин «агач көрәк белән карандаш очлап булмаган» (М.Мәһдиев) шикелле аңардан юморист чыкмаячак. Көлү хисе белән туган кешеләрдән, гадәти аралашкан
вакытта да, шаянлык, ироник караш белән чынбарлыкны бизәбрәк яшәргә омтылыш бөркелеп тора. Әйтик, арабызда яшәп иҗат итүче Марсель Галиев, Камил Кәримов, Алмаз Хәмзин, Ләбиб Лероннар белән күрешкәндә үк, алар әле сина берни әйтмәсә дә, автоматка көйләнгән җиһаздай, авыз синен әмерне көтеп тормыйча, як-якка җәелә башлый.
Батулла елмаюын, җылы сүзен, очрашкан кешесенә мөнәсәбәте ачыклангач кына чыгарса, Фәнзаман исә ироник карашын, бәясен кара эшләпәсе сытылганрак чыраена төшергән шәүлә астына яшерә дә, «теге» тынычлангач, көтмәгәндә чагып ала. Ә инде юмор, сатира төренә караган әсәрләрендә көлү осталарыбыз яшәешебезне, кеше холкын, сөйләшү- аралашу алымнарын үзләренчә янгыратып, көлдерәләр, уйландыралар, башкачарак яшәүгә рухландыралар. Алда әйтелгәнчә, җитди язучылар «ширкәтендә» дә кинәт юмор капусы ачылып, әдәби хәзинәбез тутыкмас әсәрләргә баеп куйган очраклар да була. Мисал эзләп күршегә керәсе түгел. Коммунистлар хакимиятен, ул чор тәртипләрен сагынуын яшермәгән, тышкы кыяфәте белән җитдилекнен аргы ягына чыккан, кыскасы, җиз һәйкәл урынына гына бастырып куярлык Фоат Садриев каләменнән чәчрәп торган сатирик, гротесклы «Адәм әүлиясе» повесте төште дисән, хәтта Мәһдиев тә, «едва ли», дип, әйтмәсә дә, кем уйлаган мәгънәсендә озак итеп башын селкеп торыр иде кебек.
Юморист саналуга дәгъва итеп тә әсәрләренә көлдерү рухы җитешеп бетмәгән мисаллар да бар. Шагыйрь Зәки Нури, урыны җәннәттә булсын, гадәти аралашканда
җор телле, һәр күренеш-вакыйгадан, сүздән кызык табып, кәмит ясап яши белүче шәхес иде. Ә чәнечкеле, төртмәле, көлкеле дип тәкъдим ителгән шигырьләре иреннәргә елмаю күбәләген сирәк кундыралар. Зәки абыйнын тапкырлыгы, чичәнлеге, үткен сүзе ник шигырьләренә кунакка булса да керми икән, дип, кемдер эпиграмма да язган иде.
Ошбу шәхес турында сүз чыккач, шуны искәртәсе килә: Зәки Нури — Татарстан Югары Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе вазифаларын башкарган түрәләр арасында (тәнкыйтьче, галим Ф.Галимуллинны санамаганда) Тукай бүләген алмый калган бердәнбер язучы. Бу анын шәхесенә хөрмәт уятмый кала алмый. Ялагайлар сүзенә ышанмыйча, үз иҗатына объектив бәя бирә белү — юмор хисен булу-булмауга да бәйле дип уйлыйм. Ул — әхлак шикелле үк, нәселдән килә торган хасият.
Халыкнын тормыш тәҗрибәсен, тапкырлыгын «тәненә» сендергән мәкаль-әйтемнәрдә, мәзәкләрдә, чәнечкеле җырларда күптәннән яшәсә дә, язма әдәбиятка юмор, сатира сонрак үтеп керә, ә инде XIX гасыр ахырында, бигрәк тә ХХ йөз башында поэзиябез алдынгы дөнья әдәбиятлары дәрәҗәсендә торган көлү үрнәкләрен бирә. Акмулла, Тукай, Бабич, драматургиядә Г.Камал кебек олы шәхесләребез юмористик, сатирик әсәрләрендә шул чор татар җәмгыятенен үсешенә аяк чалып торган тискәре күренешләрне, искелек калдыкларын, печән базары мөртәтләрен, надан руханиларны кояш яктысына тартып чыгаралар. Үткән белән көлә-көлә саубуллашып кына киләчәккә барып була, дигән фикерне уздыралар «Чикерткә», «Ялт-йолт», «Яшен» кебек сатирик журналларыбыз.
Юмор белән сатира дулкыны прозага сонрак һәм авыррак үтеп керә. Сатира өслүбенен җитди казанышы, беренче карлыгачы булып саналырга лаеклы әсәре — Шакир Мөхәммәдовнын 1905 елда иҗат ителгән «Япун сугышы, яхут доброволец Батыргалы агай» повесте. Юмористик юнәлеш, үзе турында «кычкырып» хәбәр бирмичә, нечкә һәм кычыткан кебек, көтмәгәндә чагып алып, Ф.Әмирхан, Г.Гобәйдуллин, Ш.Камал (анын «Депутат»ы әлегәчә заманча янгырый) әсәрләрендә реалистик төпке бөтен иҗатларын тулыландырып, баетып тора.
ХХ йөз башында иҗат ителгән хикәяләрендә Ф. Әмирханның көлүе, яна гаиләгә әле генә төшкән оялчан килен кебек, «холкын», киләчәктә өйдә кем хуҗа буласын сиздермичә «яши». Язучынын интеллект көче, сурәтләгән кешеләренә ахыр җылы карашы (Салихҗан кари, Сәмигулла абзый һ.б.) сатира угын чыгарудан тыебрак тора.
1924 елда ук язылып та, бары тик 1991 елда гына укучыга барып ирешкән «Шәфигулла агай» да язучы ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрдән, милли йолалардан баш тартып, яна хакимият штампларын, шигарьләрен уйламыйча, мәгънәсенә төшенмичә кабатлап, тере мәеткә әйләнгән типтан каһкаһә белән, сатира чараларынын чикләнмәгән мөмкинлекләреннән файдаланып көлә.
Шул ук егерменче елларда иҗат ителгән «Собачье сердце» әсәрендә М. Булгаков, эттән кеше ясап, гротеск — чиктән тыш күпертү алымы белән, замана галәмәтләрен икенче яктан фаш итә.
Сталинизм чорында, әдәбиятнын сакалыннан социалистик реализмнын корыч кулы тотып торган елларда, сатира белән юморнын әллә ни мантый алмавы анлашыла булыр. Борынгылыктан, комсыз хәзрәтләрдән, унмаган колхозчылардан көлеп кенә бу төрнен зур унышларга ирешә алмавы көн кебек ачык иде. Шәхес культы фаш ителеп, Хрущев җепшеклеге безләргә дә килеп җиткән алтмышынчы елларда гына юмор белән сатира иркенрәк сулап куйдылар. Көлү капкаларын каерып ачып, олы юлга чыгу мөмкинлекләренең чиксезлеген күрсәтеп, ике талант күтәрелә: шигърияттә Гамил Афзал (анын «Өф-ф итеп» шигырьләр җыентыгы 1968 елда нәшер ителә), прозада юмористик хикәяләре һәм «Без — кырык беренче ел балалары» (1968) белән Мөхәммәт Мәһдиев. Әйтерсен лә, җир катламы күмеп торган чишмәне кемсәдер тазартып куя да, аннан тынчу һаваны таратып, тирә-якны сихәтләндереп җибәргән саф, салкын, вакыты белән кайнар су бәреп чыга. Шул чорда М.Әмирнен «Балыкчы ялганнары», «Мыжык карт», Батулланын юмористик хикәяләре, чак кына башына
җитмәгән сатирик әкиятләре, Ф.Батталнын шул юнәлештәге тәҗрибәләре күренә. Бу әсәрләр яхшылыкка юлдаш, тупаслыкка, түбәнлеккә, артталыкка, наданлыкка дошман булып, татар дөньясын уяту максаты белән юлга чыгалар. Г.Афзал иҗатында куырып, көйдереп алырдай сатира алга чыкса, М.Мәһдиевтә юмор, җитешсезлекләрдән җылы һәм яратып көлү өстенлек итә. Сатирага ул сонрак язылачак әсәрләрендә, бигрәк тә «Ачы тәҗрибә» истәлекләр китабында, публицистикасында мөрәҗәгать итәчәк. М.Мәһдиев фикеренчә, юмор икейөзлелекне, ялагайлануны кабул итми. Бер олы түрәнен дә бу жанрны үзенә хезмәт иттерә алганы юк кебек. Законнан өстен көлү күнеле кин, рухы бай кешеләр өчен яши. Дөнья әдәбиятын Сервантеснын «Дон Кихот», Лопе де Вега комедияләреннән, совет чорын «Двенадцать стульев», «Золотой теленок», татар көлү сәнгатен Тукайнын «Кисекбаш...»ыннан, «Без — кырык беренче ел балалары» кебек әсәрләреннән мәхрүм итсән, ул таланган өй, басылган бакча кебек шыксызланып калыр иде.
Газиз Мөхәммәтшин, Фаил Шәфигуллин һәм югарыда аталган башка юмористларнын унышларын-ачышларын инкяр итмәстән, янача фикерләү, тормыш низагларын шаярту, сүз уйнату аша уздырып җибәрә белү Мәһдиев исеме белән бәйле булуы бәхәс уятмый кебек. Ул халык иҗатынын, классик әдәбиятнын бай йолаларына таянып, көлү боҗрасына алынган типларнын үз-үзләрен фаш итүен (эчке, яшертен), иҗатчынын үз бәясе, шәхси мөнәсәбәте, карашы (тышкы, ачыктан-ачык) белән кушып алып баруга, диалогларнын әһәмиятен арттыруга ирешә.
Бу әсәренен үзенчәлекләре, мәгънәсе, янгырашы турында фикерләр алдагы бүлекләрдә әйтелгәләгән иде. И.Фәттаховнын «Көлә белеп көлә иде» («М.Мәһдиев әсәрләрендә юмор». Мәгариф. 1999. № 4. 22-23) мәкаләсенең күпчелек мисаллары «Без — кырык беренче ел балалары» белән «Ачы тәҗрибә» китабыннан алынганнар. Ил тарихындагы фаҗигале елларны тасвирлаган, укучы яшүсмерләрнең тормышын бизәмичә, көлкеле ситуацияләр, кызыклы алымнар белән сурәтләгән бу әсәр композицион җыйнаклыгы, бәяләренең төгәллеге белән укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан үз чорында ук уңай бәяләнде. Әлбәттә, аның төп ачышы бай һәм жор теле, сыгылмалы өслүбе, үзеннән җибәрми торган чәчрәп торган юморы.
«Без — кырык беренче ел балалары»ның беренче юллары ук сине иң җитди вакыйгаларны да җиңел итеп, җылы юмор белән кабул итүгә әзерли кебек. «Коридорга чабата тузаны аркылы («чабата» тәрәзә урынына куелган диярсең. — Т.Г.) көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән. Әле кичә генә без колхоз басуында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган... Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай».
Мәһдиев каләме кагылган укучы яшьләрнең, укытучыларның, шул төбәктә гомер итүчеләрнең күбесе сөйләшү, уйлану, үз-үзләрен тоту рәвешләре, көлкеле вә сөйкемле сыйфатлары белән һәркайсы кабатланмас шәхес буларак күңелдә калалар. Шуларның берсен — «сәхнәдә» аеруча еш күренгән, мыскыллап көлеп, ахыр чиктә ихласи яратып сурәтләнгән Гыйззәтуллинны искә төшерик. «Гыйззәтуллин питон авызына үз ихтыяры белән кереп барган гипнозланган куян шикелле аның артыннан кабатлый» чагыштыруы егетнең югалып калуын күрсәтә, алдагы өзек аңардан көлүне тагын да югарырак «дәрәҗәгә» күтәрә. «Гыйззәтуллин теге коры яшен чатнаган вакытта авызын ачып калган иде, берничә секунд буенча шуны яба алмыйча катып торды. Бите ап-ак булды (автор егетнең шул халәтен үзе күреп торган диярсең. Бу алым әдәбиятның ышандыру көченең бер чыганагы. — Т.Г.). Ләкин сары күлмәкле — нигездә мәрхәмәтле кеше (исеме әйтелмичә, тышкы күренеше, бу очракта киеменең төсе белән генә тамгаланган кеше өлешчә генә яхшы була ала).
Ул, Гыйззәтуллинның битенә кызыл таплар чыккач кына, яңадан дәште.
— Кабатла минем арттан, — диде. Аның тавышы, һәр сүзе чырт-чырт итеп чыга иде».
Сугыш чоры яшәешенә җайлаша алмаган, укуы да авырлык белән бирелгән
каһарманыннан көлүне автор күп төрле алымнар кулланып дәвам итә. Аны искә-телгә алганда да фамильярлык өстенлек итә: Гыйззәтуллин һәм бетте-китте. Үзен яратмаган, аңларга теләмәгән укытучылар белән тарткалашып, егет тәмам бетерешә. «Гыйззәтуллин биреште. Тавышы теткәләнде, вак-вак кисәкләргә таркалды, берөзлексез борыныннан акты. «Якынаячакмын» сүзен әйтеп бетерә алмыйча, кинәт урталай сынып, партага ауды». Теләсә нинди тискәре, аумакай кешедә, бигрәк тә яңа гына тормыш юлына атлаган үсмердә хәтердә калырдай яхшы сыйфатлар да булмыйча калмый ди кебек автор алдарак.
Сирәк эләгә торган мунчада юынган укучы ямьсез малай түгел икән.
« — Апа, Гыйззәтуллинга яңа колак куйганнар!» — дип кычкыра берсе. Ул «алсу яңаклы, матур кызгылт колаклы чип-чиста бер мөлаем малай булып класска килеп керә». Шаян арттырулы бәяләрендә кырысрак булганы өчен автор каһарманын инде бизәп сурәтли. «Мунчада юыну» кешенең матур киләчәгенә киная — символ, чистарыну — катарсис дәрәҗәсенә күтәрелә.
Уналты-унҗиде яшьлек үсмерләрнең һәр шәйгә үз бәяләре, ачык ярылып яткан мөнәсәбәтләре булуны ассызыкларга онытмый Мәһдиев. «Без тынып калдык. Мөрәле малае Әлтафи мина борылып пышылдап кына болай диде: « — Чукынды, малай, монда ат печүчеләр әзерлиләр икән, укытучылар түгел».
Әлтафи үз сүзен өздереп әйтә белә, бәягә кесәгә керми торган, колоритлы укучыларнын берсе. Менә яшьләргә рәсем укытучысынын килеп чыгышы турында хәбәр килә. «Әтисе потомственный дворянин булган икән. Моны ишетүгә безнен колаклар торды. Әлтафи һич тә риза булмыйча, бөтен класска ишетелерлек итеп татарча: — Череп таркалган сыйныф, — диде. Әркәшә дә мона кушылып:
— Алайса, безне алпавыт калдыгы укыта икәд, — дип куйды.
Әркәшәнен һәрвакыт борыны тыгылган була, һәм ул бервакытта да борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнми иде».
Бу юллар көлкеле эффект тудыру белән беррәттән, сугыш алды балаларынын аны шул чор сәясәте — сыйнфыйлык белән агуланган булуны да искә төшерә. Яшь каһарманнарының белем, төрле фәннәрне үзләштерү дәрәҗәләрен ачканда, авторның төп таянычы — юмор. Шул ук Әлтафи икенче бер очракта бөтенләй башка яктан «ачылып» куя. «Әлтафи дык-дык басып (ул зур-зур эш ботинкалары киеп йөри иде), кыю рәвештә карта янына барып басты, күрсәткеч таягын алып аны Канадага төртте дә сөйли үк башлады.
— Гренландия бик зур җир кисәге, — дип алып китте ул, — андый зур җир кисәге бик сирәк очрый. Анда бик суык, анда аюлар, жирафлар, кыр кәҗәләре һәм моржлар яши...». Укытучы, әлбәттә, дөньясын онытып, үз уйдырмасына үзе ышанып сөйләгән Әлтафине «— Гренландияме ул», — дип, бүлдереп, ачуланып ташлый.
Мәһдиевнен Әлтафи, Әркәшә, Зарифуллин, Гыйззәтуллин кебек яшьләрдән башка үзе ифрат яхшы белгән, дөньясын онытып көлгән кавем — укытучылар. Инде классик мисал булып киткән, укытучылардан көлгән кисәкләрне искә төшерик. Сүз әүвәл автор исеменнән бара. «Зоология укытучысы, куенына кереп, озак кына актарынды да чынаяк зурлыгындагы сәгатен тартып чыгарган булды». Чынаяк зурлыгындагы сәгатьнең эчке кесәгә сыймаганын белсәк тә, бәянчыга ышангандай булабыз. Колакны икенче күзәтү торгыза. Мөгаллим сәгатьне кулына алмый, ә «тартып чыгарган»дай була. Ин гадәти мантыйк буенча да, шик белән әйтелгән фикернең анлатмасы булырга тиеш. Бәяне укытучысының эш-хәрәкәтен инә күзеннән уздырып утырган укучы гына бирә ала. «Узган төн генә йокы алдыннан Әлтафи сөйләнеп яткан иде: «зоология укытучысына корчаңгы йоккан имеш, шуңа күрә дәрес вакытында сәгать караган булып кашынып ала икән».
Рус теле укытучысын карикатура — маска дәрәҗәсенә күтәреп көлүдә иҗатчының авыл тормышын нечкәлекләре белән белүе ярдәмгә килә. «Күзлеген салгач бу кеше бөтенләй хәтәр булып тоелды. Гел йөгән белән күреп ияләнгән ат янына йөгәнен салгач барырга куркасың. Ул әллә нинди талый торган ат күк тоела». Күзлексез
мөгаллим янына йөгәнен салган, «талый торган» атны бары тик Мәһдиев кенә бастырып куя ала. Монда инде, көләргә дә, еларга да белмисең!
Укытучыларга шаян, төртмәле бәясендә иҗатчы һәркайчан яшьләр ягында, аң-белем бирүчеләргә алар «күзлеген киеп», аң төпкелләренә төшеп бәяли. Укучылар берсенең тышкы кыяфәтен хупламасалар, икенчесенең тел чатаклыкларын көлү үзәгенә алалар. Биредә автор олуг галим М.Бахтин Ф.Рабле иҗатында ачкан «мәйдан көлүен» — арттыруны соң чиккәчә җиткерү алымын куллана. Башка җитешсезлекләре өстенә укытучы — нечкә аяклы, чандыр яңаклы (биредә эчке рифма — аяклы — яңаклы эффектны көчәйтә), шүрәле бармагыдай озын нәзек бармаклы ир уртасы бер кеше». Берсе икенчесеннән ямьсез эпитетлар (нечкә, чандыр, нәзек) укучыларның аны сөйкемсез, шыксыз бер адәм итеп күз алдына китерүләрен хуплау бурычын үтәп, табигать шул чаклы рәнҗеткән кешене кызгандырып та куйдыралар.
География укытучысының сакаулыгыннан көлү авторга да, укучыларга да чын ләззәт бирә.
— Уҗган дәречтә беҗ Гренландия турында укыдык, — дип сүз башлады ул, янчыклы кесәсенә кулын тыккан килеш. — Кем җавап бирергә тели».
Гренландия белән Канаданы бутаган Әлтафигә аның җен ачулары чыга.
«— Чин нәрчә, — дип бүлдерде аны укытучы, — әллә күҗен чыкканмы?»
Өлкәнрәк буын вәкилләре дә, яшүсмерләр кебек үк, ярата, сөя, борчыла белә икән. Концертлар оештырып йөрүче Галиев Гадиләне ошатып йөри һәм, мәхәббәттә аңлашу нияте белән үзенә чакыртып ала. Менә ул «Күзләрен йомып кашларын җыерды һәм башын артка ташлады.
— Хәсбиева! — диде ул, театраль тавыш белән. Мин сезне сөям.
Гадилә, әлбәттә, берни дә аңламады.
— Нәрсә дисез, Галиев абый?
— Мин сезне сөям, — диде артка ташланган баш. Әйе, мин сезне... — Бу хәлгә шатланасымы, кайгырасымы икәнен Гадилә, әлбәттә, белмәде. Иң беренче эш итеп ул елап җибәрде...
Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары» әсәрендә укучы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтне, мәгарифкә бәйле мәсьәләләрне яктырту белән беррәттән, концертлар оештыру, әдәбият белән сәнгатьнең кеше тормышындагы урыны турында да үз фикерләрен, теләкләрен әйтеп калдыра. Катлаулы, гомуми фәлсәфи мәүзугъларны аңлаешлы, хәтергә сеңеп калырлык итеп аңлатуда аңа шул ук — Троян аты — юмор ярдәмгә килә. Әйтик, сәнгатьнең асылын ачарга омтылган дистәләгән тәкъдимнәр, нәзари уйланулар яши. Мәһдиев берәүне дә кабатламыйча, сәнгатьне, җиңел генә, матди дөньядан өскәрәк күтәрә дә куя. «Сәнгатьнең тамак туклыгы яки ачлыгы белән бернинди уртаклыгы юк. Сәнгать — мөстәкыйль, ул ашказаны, корсак фәлсәфәсеннән югары. Сәнгать ягылмаган бүлмәләрне, чишенмичә йоклауларны исәпкә алып вакланмый... Аның законнары мөстәкыйль, ул, теләсә, суыкны да, ачлыкны да буйсындыра. Чөнки ул — йөрәк эше».
«Без — кырык беренче ел балалары»ның юмор бәпчекләре сурәткә ялтырап килеп кермәгән битен табуы кыен.
Гомумән аның әсәрләренең яратып укылуының сере фикерләү табигыйлегендә, теленең халыкчанлыгында, яшәешебезнең иң караңгы күренгән почмакларында да яктылык таба белүдә һәм кешелекле юмор хисендә дип уйлыйм. Бөтен иҗатына хас шул үзенчәлекләре каһарманнарын тере, җанлы, үтә күренмәле һәм бер күрешүдә үк онытылмаслык итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә. Әйтик, педучилище тормышына багышланган әсәрнең Әркәшә, Гыйззәтуллин, Әлтафи, Зарифуллин, Баязитова, Нина кебек укучыларын, аларга сабак бирүчеләрне, мәхәббәт маҗараларын, су коенгандагы «ачышларын», концерт куюларын, ата кара тараканның кан әйләнеше турындагы, Мәһдиевтән башка берәүнең дә башына килә алмаган, тузга язылмаган сөйләкләрне бик теләсәң дә, онытып булмый. Иҗатына иң төгәл бәяне Аяз Гыйләҗев биреп калдырган иде. «Мәһдиев ни хакында, кем хакында, гына, язмасын, ул
дөньяның иң каршылыклы вакыйгаларына, да моңсу, йомшак юмор, якты күз белән карады. Мәһдиевтәге моңсу, җиңел юмор сирәк очрый торган табигать бүләге ул» («Сайланып чыккан сүзләр»).
Кырыс чынбарлык
Роман, хикәя, бәян кебек проза жанрынын серләренә төшенеп, тәнкыйть мәкаләсе, иҗади портрет, сәяхәтнамә, брошюра, монография кебек төрләрне иярләгәч, һәркайсынын үсешендә үз чалымнарын калдыргач, Мәһдиев драматургия дип аталган өлкәдә көчен сынап карарга була. Русларнын «не боги горшки обжигают», дигән мәкаленә таянгандай, тиз арада «Хәсрәтле өч көн. Борчу катыш комедия» (1982), «Әгәр җилләр очырса. Драматик повесть» (1983) исемле ике пьеса язып ташлый.
Тәүге хикәяләрен, «Без — кырык беренче ел балалары»н, «Фронтовиклар»ын «Казан утлары»нын баш мөхәррирләре (Р.Мостафин, Г.Ахунов) күтәреп алып, тиз генә бастырып чыгарудан, укучынын, тәнкыйтьнен «урага» кабул итүеннән «башы әйләнгән» Мәһдиев пьесалары да шундый ук унышка ирешер дип хыялланып, хәтта шулай булуына шикләнмичә, режиссерларнын, театр әһелләренен күнел ишекләренә «шакый» башлый. Әсәрләрне укыйлар, ара- тирә мактаган булалар, әмма берсе дә сәхнәләштерергә алынмый. Аеруча татар күчмә театрынын режиссеры Р.Тумашев теше-тырнагы белән каршы төшә, Мәһдиев пьесаларына унай бәя биргән артистларны наданлыкта гаепли. Үзе мөкиббән китеп, изгеләштереп йөргән, Уфада эшләүче күренекле режиссер Р.Исрафилов та әүвәл фикерен, бәясен әйтмичә интектерә, кат-кат хат язгач кына, тискәре мөнәсәбәтен җиткерә. Әсәрен сәхнәдә кую артыннан йөреп, автор күп вакытын югалта, нервыларын бетерә, ә шул чорнын күренекле режиссерлары «Мәһдиев — драматург» турында ишетергә дә теләмиләр. Обкомда да теләктәшлек таба алмый. Мәдәният бүлеге мөдире М.Мусин «Все это не ново, понимаешь, в чем суть» — дип кенә җибәрә. Тәнкыйтьтә дә яклау сизелми, киресенчә, якын дусты, рухи кардәше Ф.Миннуллин «Бу инде пустяк әйбер, моны тәнкыйть иткәнгә әйбер әйтмә», — ди һәм драматург, шагыйрь Р.Мингалимовнын шундый ук фикердә торуына басым ясый. Г. Камал исемен йөртүче академия театры җитәкчеләре Мәһдиев пьесаларын бусагадан кире кагалар. Бу «чабулары», үзен анларга теләмәүләре турында Мәһдиев «Мин драматург булам» мәкаләсендә тәфсилле һәм үтемле итеп язса, сонрак, «Сәлимҗанов-Миннуллин мафиясе» араларына кертмәде, мине танымау шуннан башланды, алар белән бәйләнүе дә куркыныч иде, берсе — юрист, икенчесе — бухгалтер, дип, җирдәге тормышынын сонгы көннәренәчә шаяртуын-чынын бергә кушып үпкәләп йөрде (шәхсән, Туфан Миннуллин 80 еллыгына багышланган кичәдә Мәһдиев иҗатына, анын халыкчанлыгына, сыгылмалы теленә ифрат югары бәя бирде. Аны Ә.Еники белән янәшә куйды).
Тырышкан табар, ташка кадак кагар дигәндәй, Мәһдиев, күчмә театрнын шул чордагы директоры Мансур Шиһапов ярдәмендә, бер пьесасын сәхнәдә куйдыруга ирешә. «Хәсрәтле өч көн» комедиясе, — дип яза автор югарыда аталган мәкаләсендә, — КамАЗда, Түбән Камада сигезәр йөз урынлы залларда шаулап узды. Дус-ишне мин үзебез яши торган микрорайонга — Төзүчеләр сараена чакырдым. Зал монда да тулы иде. Ахырдан, бер-ике көннән бу турыда сүз булды. Халык бик карый. Бик ярата дип сөйләделәр». Татарстаннын халык артисты, пантомима остасы Нуретдин Нәҗмиев тә «Хәсрәтле өч көн» комедиясенә унай бәя бирде: «Пьеса Мөхәммәт абыйнын прозасы дәрәҗәсендә тормаса да, халык аны яхшы кабул итте, без заманында ул пьесаны Мәскәүгә дә, Петербургка да алып бардык», диде. (30 август, 2011 ел).
Тамашачы карый, кабул итә, матбугат авызына су капкандай дәшми, башка театрлар Мәһдиев пьесалары турында ишетергә дә теләмиләр, үз хәсрәтләре үзләренә җиткән. Театр сәнгатендә яна исемне кабул итмәүдә күпмедер дәрәҗәдә субъектив момент та булгандыр, бәлки, ана Аяз Гыйләҗев усаллыгы, үҗәтлеге җитмәгәндер. Театр дөньясына артык якын 102
кеше булмагач, өздереп раслый яисә киресен исбатлый алмыйм. Мәгәр сәхнә тирәсендә конкуренция белән коррупциянең ифрат көчле булуы турында төрле кешеләрдән ишеткәнем бар.
Белүемчә, Мәһдиев пьесалары драматургия белгечләре, тәнкыйтьчеләр игътибарыннан да читтәрәк калдылар. Мактамадылар да, күтәрелеп- бәрелеп сүкмәделәр дә. Күрәсең, Мәһдиев — прозаик, Мәһдиев — галим абруе чабуларыннан тартып торгандыр. Драма жанры белгече, Мөхәммәтнең якын иткән кешесе, дусты, профессор А.Әхмәдуллиннан «Мәһдиев пьесаларын ничегерәк бәялисең?», дип сорагач, туры җавап бирмичә, «мин аның прозасын бик яратам, публицистикасын югары бәялим, шәп укытучы иде», дип котылды, судан юешләнмичә генә чыкты (июль, 2011).
Белгеч булмасам да, юл уңаенда пьесаларга үз карашымны да әйтеп үтим. Укыла торган әсәрләр. Драматургиянең төп кануннары да үтәлгән. Фикерләү рәвеше, тормышның төрле кыйтгаларын ирония белән кабул итә белүе, каһарманнарын сөйләштерә алуы күз алдында. Шулай да, драма жанры аңа баш бирми, биленә ияр салдыртмый. Хикмәт шунда дип уйлыйм: автор динамика, тоташ хәрәкәт турында онытып җибәрә дә әсәр (монологлар) озынга китә, җөмләләр арасында булырга тиешле ачыкламышларны үзара сөйләштерү аша чагылдыру ихтыяҗы турында «онытып», характерларны ачып бетерә алмый, арада «чи җирләр» кала. Язучы үзе аңлаганны тамашачыга җиткерә алмый.
Сискәнү эффекты югала. «Хәсрәтле өч көн» комедиясеннән бер күренешкә генә тукталыйк. Әнисе үлгәч, башка хатынга өйләнгән өчен, әтисенә үпкәләп, шабашкага чыгып киткән Сирин аның секретаре янына, Дина бүлмәсенә килеп керә. Кыз, әлбәттә инде, таныш булмаган, шапшак киемле адәмне хуҗасы — әтисе янына кертми. Егет: «Дөньяны матурлатырга дип туганыгыз өчен», «Сезнең әти-әниегезгә рәхмәт» дип, авызында кош сайратып, кызны мактарга керешә. Дина шунда ук: «Юкка матур сүз сөйлисез. Минем кешем бар инде. Занята!», дип, ярып сала һәм сөяркәсенең кем икәнен, ягъни иң тирән йөрәк серен өч дәкыйка элек кенә танышкан «бульдозерчы» (ул аны шулай бәяли) йолкышка ачып сала: «Улмы? Ул — зур начальник. Персональ машинасы, өч бүлмәле квартирасы. Дачасы... Кызганычка каршы, өйләнгән. Пәм икенче тапкыр». Мондый мөнәсәбәтләрне кабул итмәгән «тунеядец» (кыз бәясе) мещанлыкка, акчага сатылуга каршы монолог тота. «Мин бу дөньядагы бөтен мещанлыкны актарып, бульдозерым белән упкынга төртеп төшерермен. Мин сезне, үземнең бульдозер пычагына утыртып, ул сазлыктан алып чыгармын». Кыскасы, аның пьесалары җиңел укылса да, анда сәер эпизодлар, персонажның эчке мантыйгы белән акланмаган, прозаик «аңлатмаларын» таләп иткән урыннар шактый.
«Без — кырык беренче ел балалары», юмористик хикәяләре биеклегеннән фикер йөрткәндә, Мәһдиев Камалларны, Исәнбәт-Туфаннарны бәйгегә чакырырлык, эчләрне катырып көлдерерлек комедия остасы булып күтәрелергә тиеш иде кебек. Беренче кабул итмәүләрдән үк кулын салындырмыйча, борынын төшермичә драма әсәрләрен язуын дәвам иттерсә, бәлки, шул югарылыкларга күтәрелгән дә булыр иде. Бәлки, акыллы кеше буларак, үзенең потенциаль мөмкинлеген дөрес бәяләп, жанрны артык «борчымаска» булгандыр. Гөнаһысын өстемә алып, ике пьесасының нигезенә салынган сюжетларны повесть-роман кысаларында «җәеп» салса, татар прозасы янә ике «шедеврга» баеган булыр иде дип тә уйлап куйдым. Кем белә... Барысы да Ходай Тәгаләбез кулында... Кырыс чынбарлык шундый...
Замандашлары Мәһдиев хозурында
«Ачы тәҗрибә» китабында, төрле очрак белән язылган мәкаләләрендә, хатларында үзе белән бер чорда, күбесе бер үк мохиттә яшәгән шәхесләргә Мәһдиев гаҗәеп төгәл бәя бирүе белән тан калдыра. Тарих, киләчәк өчен, әдәби нәфис әсәрләре белән беррәттән, анын мемуарлары да кыйммәтле чыганак булачаклары бәхәссез. Әдипнен каләм очына эләккән кешеләр берничә төркем тәшкил итәләр: язучылар,
каләмдәшләре, университет укытучылары, дуслары, туганнары... Безгә таныш яисә бөтенләй белмәгән кешеләрнен холкын, фигылен, сөйләү рәвешен, психологик халәтен ул берничә җөмләгә, сүзгә сыйдыра (рус халык мәкалендәгечә, «не в бровь, а в глаз»). Менә ул бер төркем язучылар белән Актанышта әдәбият-сәнгать көннәрендә катнаша. Яшьрәк язучылар төркемен «шыгырдавык идәнле, монсу, тарихи-иске мәктәп-интернатына урнаштырдылар. Анда — мин, шигъри җанлы Рим Кәримов, кая барса шунда кемгә бәйләним дип, мәнге мәшәкать эчендә газап белән яшәп ятучы Марсель Галиев, исәпле егет Мөсәгыйт Хәбибуллин» («Таныш өянкеләр моны»).
Үзе шикелле үк табигать баласы, ифрат ямьле, бәрхет тавышлы радио дикторы Римнен елына бер булса да, авылына кайтып, яна костюмын пычратудан курыкмыйча, туфракка, чирәмгә ятып аунавын, колхоз атына атланып йөрүен шигъри югарылыкка күтәреп, сокланып сурәтли, шул күзәтүләре аша егетнен романтик холкын ачып бирә.
Авторнын ул чорда яшь язучы М.Галиев шәхесенә битараф түгеллеге алдагы өзектә тагын да ныграк күренә. Каләмдәш дустын ул елмаеп, көлеп, иркәләп, хәтта шул самимилегеннән көнләшеп, арттырып, күпертеп тасвирлый. Мәһдиев укучысын аны яратырга, һич югында анын белән «санлашырга» мәҗбүр итә, башын ике булса, бәйлән М.Галиев белән, ди кебек автор.
«Кайсыдыр чоланнанмы, тәрәзә артыннанмы, зен-зен тавыш янгырый, белеп торабыз инде — Марсель Галиев. Актаныш культура бүлегендә эшләгән бер кечкенә гәүдәле егеткә кичтән кадалган иде. Үрмәкүч белән чебен бәрелешкәндә көрәш ничек тыгыз, киеренке булса, монда да шулайрак иде. Болай гына аерылу юк. Юк, вәссәлам. Шаярма син, М.Галиев булган җирдә андый скандалсыз була алмый...». Мәһдиевкә үпкәләп булмый. Чөнки үзе дә үткен телле юморист М.Галиевне үзенә кызык табып, тормышны бизәп яши белгәне өчен беркадәр көнләшеп сурәтләве сизелеп тора.
Иҗатка үзеннән сонрак килгән буыннын кумиры (мәсәлән, Р. Зәйдулла, Г.Морат, Л.Лерон, З.Хөсниярлар ана, Марсель Баянович, ни боерасыз, нәрсә кабасыз дигән кебегрәк, ихтирам белән күзенә карап торалар) М.Галиев үзе дә теләсә кемгә бәяне, яхшы җилем белән ябыштыргандай, чәпәп куя белә. Эзоп теле, төрттерү, киная белән әйтелгән, язылган җөмләсенен мәгънәсенә төшенү өчен акыл шәрифләрен эшкә җигү кирәк була.
Яраткан язучысы, остазы (аларнын сурәтле фикерләүләре арасында якынлыкны сиземләве кыен түгел) Мәһдиевнен шаяртып «чеметкәләп» алуын гафу итәргәме, юкмы дип озак уйланып йөргәннән сон, Марсель «бурычны» өлешчә кайтарырга була. Юкса, мөридләре аны дөрес анламас. Үзара сөйләшкәндә, М.Галиев төксе тавыш белән, тыныч кына әйтеп куйды.
— Мөхәммәт абыйны лектор буларак мактауларында күпертү юк түгел. Анын тавышы йоклата торган, монотонныйрак иде.
Мәгәр М.Галиев үз дәрәҗәсендә кала алды. М.Мәһдиев безне ташлап киткәч язган «Әя, агач, яшен күпме?» мәкаләсендә «монотонныйрак» тавышнын прозасына югары һәм ин төгәл бәяләрнен берсен бирде.
Дистәгә якын тарихи романнар авторы М.Хәбибуллинга нисбәтән юл унаенда гына әйткән сүзнен («исәпле») даһилыгына үземне «төп башына» утырткач, тулысынча ышандым. Бер әдәби җыелыштамы, юбилей кичәсендәме Мөсәгыйт кулыма «Атилла» романынын русчасы җыелган флешка тоттырды.
— Тәлгат туган, үз вакытын белән, эчен пошканда, романны укып кара әле. Өендә йә эшендә компьютер бардыр бит? Синен тарихи әсәрләр турында язганын да, сөйләгәнен дә бар.
Мин Мөсәгыйт каләмдәшемне татар тарихын яхшы белгәне, һәрвакыт ачык йөзле, пөхтә киемле, җинел хәрәкәтле булуы өчен хөрмәт итә идем һәм «Атилла»сын, берничә кич утырып, кызыксынып, романнын тулаем яхшы тәэсир калдыруын, тик авторнын вакыт-вакыт, онытылып китеп, борынгы әби-бабайларыбызга хәзерге чор кешеләре чалымнарын «сендереп» язуын хупламыйча, кыскасы, унай вә йомшаграк
якларын күнелемә беркетеп укып чыктым.
Бераз вакыт узганнан сон, ул миннән язманы кайтарып бирүне сорады. Гел күрешеп торуы мөмкин булмый дип, мин аны пиджак кесәсендә йөртә башладым. Янәдән очрашкач:
— Ну ничек, укып чыга алдынмы?
— Әлбәттә, күптәннән танышып чыктым.
— Ошадымы сон, укырлыкмы?
— Бу олы тарихи шәхесебезне күтәргән өчен рәхмәт. Атилланын үлемен дә, алман язучы-галимнәрнен үз милләт вәкилләрен күтәргән версиясе шаукымына бирелмичә, үзенчә анлаткансын, — дип романчы яныннан тиз генә китмәкче идем, барып чыкмады. Ипле генә култыктан алып, Мөсәгыйт төп фикерен алга чыгарды.
— Беләсенме, Тәлгат, мина аны бастырып чыгару өчен берәр белгечтән толковый тәкъдим кирәк, диделәр нәшриятта. Синен роман белән танышуын бушка китмәсен, бер-ике биттән генә торган рецензия язып бир инде. Русча.
Да, бу иптәш чыннан да һәр адымын алдан исәпләп яши икән, мәкерле тозагына каптырды бит, әгәр башта ук, «фикеренне язып бирү өчен укып чык әле», дисә, үз фәнни эшләрем күп, Тукайнын 125 еллыгына әллә ничә мәкалә язасы бар, КДУнын татфагын бетерәләр, кәеф тә юк дип, мен дә бер сәбәп табып, баш тартыр идем. Бу очракта мина кәҗәләнеп торырлык хут калдырылмаган иде.
Бәяләмәмне язып өенә шалтыратуга, ак костюмнан, галстуктан ялтырап килеп тә керде татар тарихы белгече. Үзе рульдә. Йә, кайсы оятсызы бу «пижонга» 83 яшь бирер, дип уйлап куйдым. Чынлыкта, татар язучыларына яшәү үрнәге күрсәткән өчен генә дә, бәяләмәмне барыбер сырлап биргән булыр идем Мөсәгыйт дуска.
Гадәттә язучы фикерен гел аралашып, үзе яхшы белгән, мәҗлесләр бүлешкән кешеләр турында әйтеп калдыра. Мәһдиевнен күрешеп, үзе әйтмешли, әвәрә килеп яшәгән каләмдәшләре, якын дуслары Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Фарваз Миннуллиннар икәнлеген язмаларында, әсәрләрендә бу мөхтәрәм шәхесләрнен исемнәрен даими телгә алып торуыннан күренә. Әлеге затлардан аерып карасан, Мәһдиевнен үз портреты да тулы булмас иде шикелле.
Мөхәммәт «Ачы тәҗрибә» китабында Аяз дустынын ялган сәясәт корбаны булуын, фаҗигасен, йөрәк сыкрануын, гаделсезлекне кискен кире кагуында гаярь шәхес, егет булуын ассызыклап, хәтта соклануын яшермичә, без (мин) алай ук булдыра алмыйбыз дигәнрәк аһән белән яза. Сибгат Хәкимнен кеше илә табигатьнен мәнгелек бердәмлеген монга күмеп биргән, гадәти агачларны әдәби образ дәрәҗәсенә күтәргән, соныннан популяр җыр булып киткән «Таныш өянкеләр» әсәрен Рафаэль Сәхабиев башкаруында тыңлаганда, Аяз абый суырылып, куырылып төшә һәм, тыела алмыйча, үкси-үкси елый башлый.
Мәһдиев аның бу мизгелдәге рухи халәтен, өзгәләнүен гаҗәеп садә тирәнлек белән ачып сала. Автор әүвәл АГыйләҗевның нотыгын тәкъдим итә.
— Менә мин елыйм, мин. Күрдегезме? Ник күрмисез? Мин бит бывший «зек»! Минем бит аркамда номер бар иде. Мин бит 1-Г-732ле кеше. Фамилиям юк иде! Күрәсезме, Сибгат Хәкимнең бу җырыннан мин нинди хәлгә киләм?
Елаучының сыкрануына, сорауларына Мәһдиев аңлатма бирә. Әлбәттә, бераз арттырып, шул мизгелдә чистарыну (катарсис) кичергән кешенең эчке хәлен, андый вакытта көчле хисси тәэсир алган заттан төрлесен көтәргә мөмкин булуны да искәртеп яза.
«Күрмәгән кешенең эш хәтәр. Шуңа — күрергә тырышалар. Чөнки әлеге иптәш — Аяз Гыйләҗев. Әйе, нәкъ үзе. Кушылып еламыйча кара — ил-умач итеп шунда ук изеп ташлар. Нәм аңа кушылып елыйбыз».
Мәһдиев фикеренчә, Аяз Мирсәет улы үзен кырыс тотарга, кальбенә балавыз кебек җебеп төшәргә ирек бирмәскә тырыша, эмоциясен ачы теленә чыгарып, үзен «бушата белә».
А.Гыйләҗев белән бергә катнашкан икенче вакыйганы сурәтләгәндә
каләмдәшенең гаделсезлекне, кимсетүне кискен кире кагуы үзәккә алына. Ул — Каракалпакстанда Татарстанның әдәбият-сәнгать көннәре узу белән бәйле. Ифрат купшы, тантаналы төсмердә, күп акчалар түгелеп узган бу тамашаны Мәһдиев «Ачы тәҗрибә» мәҗмугасында, аңа гына хас күзәтүчәнлек, юмор белән бәян итә. Биредә авторның бу вакыйгага, нисбәтән гомуми бәясен һәм Аяз абыйга кагылган өлешен генә китерәм.
«Җитмешенче елларда язучылар арасында, ничектер, бик нык градация уздырылды... Моңа иң зур анализ ясаучы Аяз Гыйләҗев булды. Без
— Рафаэль Мостафин, Равил Фәйзуллин һәм мин зарланмадык, опера, филармония артистлары белән аралашу безгә күңелле иде, аннан соң без гел су коенырга йөрдек, күп кеше белән аралаштык. Аяз — Жан Вальжан
— гел сүгенде.
— Үземнең ноль икәнемне шушында килгәч кенә белдем.
«Әйе, ярар, аңласын. Теге беренче категориялеләр аны еш кына үз максатларында гаубица урынына файдаланалар. Атар өчен ул кирәк, әмма категориягә килгәндә инде — гафу итәсең, Аяз энекәш! Нукус шәһәреннән, бәлки, ул шунысын да аңлап кайткандыр.
Категорияләр бүләк алганда да сизелде. Кемгә чапан-бүрек, кемгә күлмәк-галстук, кемгә тагын нәрсә... Мин «Аяз Гыйләҗев галстугына асылынып үлмәсә ярар иде», дип курыктым. Аның бу сыйфатын белгәннәр бүләк ителгән сары каракуль пальтоларын, чапаннарын киеп безне үртиләр иде. Аяз, бичара, гел сүгенде. Гаделсезлекне яратмый ул».
Бу өзеккә өстәмә аңлатма кирәк түгел дип саныйм. Тыныш билгеләре тиешле урынга куелган.
Якын дуслар, якташлар арасында да мөнәсәбәт гелән ал да гөл булып тора алмый икән шул. Мәһдиев белән Ахунов якташлар, икесе дә Арча төбәгеннән, бер үк көллияттә, бер үк укытучылардан белем, әхлак дәресләре алсалар да, иҗади ярыш вәзгыяте араларына караңгы шәүләсен төшереп, болытны куертып алгалаган икән. Дустының бер яхшылыгын уңай бәяләп, рәхмәтен әйтеп, Мәһдиев икенче очрактагы, көнчелек тудырган «этлеген» башкачарак сурәтли.
«Гариф «Казан утлары»ның редакторы булып эшләгәндә мең авырлыкны җиңеп минем беренче романымны («Фронтовиклар». — Т.Г.) басты. Өлкә комитетында утырган татар милләтенә дошман түрәләр (татар түрәләр) мине сытып ашап бетерергә тешләрен шыгырдатып утырган чор иде — 1972 ел. Гариф шунда егетлек эшләде, тегеләрнен әшәкелеген җинә алды. Мин ана рәхмәтле».
Шул ук «Ачы тәҗрибә» китабында Мәһдиев сүзен дәвам итә. «Гомерләр узды, сиксәненче еллар башында минем бер повестемны ике ел рәттән Тукай премиясенә тәкъдим итеп карадылар — һәр икесендә дә шуны мина бирдертмәс өчен ин нык чабып йөргән кеше Гариф Ахунов булды. Һәм теләгенә иреште дә. Мин инде монын өчен ана кан дошман булырга тиеш идем, ләкин була алмыйм...
Гариф белән без һаман бергә, сөйләшеп, кинәшеп яшибез».
Кешеләрнен күпчелегенә хас бу психологик халәтне үзенен көндәлекләрендә Ф.Яруллин гаять төгәл ачып бирә. «Арадагы мөнәсәбәтләр бозылмасын дип, үз принципларына каршы килеп булса да, аралашып йөргән кешеләрнен чын йөзләрен дөньяга фаш итмисен... Шунсы да бар: сина начарлык эшләгән кешенен башка берәүгә яхшылык кылуы мөмкин» («Казан утлары». 2011. № 1. 114 б.).
Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьлары өчен 1990 елда Татарстан җөмһүриятенен Г.Тукай исемендәге премиясенә лаек була.
Анын Тукай бүләген алу юлында үзен егетләрчә тотуы, эчке горурлыгын, намусын саклый алуы турында легендалар йөрде. 1984 елда үзен премиягә тәкъдим итәргә йөрүләрен ишеткәч, ул, «Әмирхан Еники алмыйча торып, мина аны көчләп бирсәгез дә, баш тартачакмын», дип әйткән имеш. 1990 елда шуна якын хәл
кабатлана. «Мина караганда, бу бүләккә ГУЛАГ тоткыны Ибраһим Сәлахов лаеклырак», дип, аркасын куна такта йоткандай туры тотып, идарә утырышыннан чыгып ук киткән дип сөйлиләр, озын телләр. Шул елны Тукай премиясен икесенә дә — И.Сәлаховка да, М.Мәһдиевкә дә бирәләр.
1990 елнын 8-нче апрелендә Рафаэль Сибатка язган хатында премиягә мөнәсәбәтен Мәһдиев болай шәрехли: «Ишетүемә караганда мина премия (Тукай исемендәге) бирергә җыеналар икән. Ләкин ул хәл — бирү-бирмәү минем тормышымда бернинди роль уйнамый. Мин ана шатланмыйм да, кайгырмыйм да».
Ике тапкыр тәкъдим ителеп тә бүләкне бирмәүләре өчен күнел түрендә үпкәсе ятса да, Мәһдиев яраткан шагыйренен исемен йөрткән премиягә, әлбәттә, сөенгәндер. Чытыкланмыйча, «мине, ниһаять, премиягә лаек, дип табуларына чиксез шатланам», дисә ул Мәһдиев тә булмас иде.
Мөхәммәтнен юкка шикләнүчән, шөбһәләнүчән, үпкәчел холкын белгәнгә, Г.Ахуновнын талантлы якташына премия бирдертмәс өчен «чабып» йөрүенә ышанып ук бетмим. Г.Ахунов бу вакытка бүләкне үзе алган, «җиргә төшәсе дә» ерак калмаган, идарә рәисе, «татар халык шоферы»нын хуҗасы булып сонгы елын эшли, Мәһдиев ана бер тарафтан (идарә рәисе итеп сайламаулары да көн кебек ачык, Т.Миннуллин белән бәйгегә чыкмаячак) да көндәш була алмый, ни өчен реалист Ахунов анын белән булышып йөрсен икән? Хәер, кем белсен, иҗат кешеләренен эчке дөньясы төпсез кое, офыксыз чиксезлек, диләр түгелме сон?
Тукай премиясе тирәсендә бәхәсләр, фикер төрлелеге элек тә туа торган, киләчәктә дә булыр дип уйлыйм. Мәһдиев кебек талант иясенә дә, язучылар берлегендә рәсми урын биләмәгәч, депутат булмагач, бүләкне алуы ансат булмаган икән. Җәмәгатьчелек Тукай премиясенен абруе елдан-ел төшүне күреп, сыкранып торса да, берни кыла алмый. Бигрәк тә М.Шәймиев президентлыгынын сонгы елларында бу бүләк ул үзе яхшы белгән яисә ана мәдхия яудырган, сүзе үтәрдәй кешесе, түбәсе (толкачы) булган дәгъвачыларга бирелде. Татар мәдәниятеннән, аерым алганда әдәбиятыннан хәбәрдар булмаган комиссия өстән күрсәтмә белән хәл иткән премия конъюктур бер чарага әйләнде. Тукай премиясен тәкъдир комиссиясе татар телен, әдәбиятын, сәнгатен яхшы белгән, объектив кешеләрдән торырга тиеш. Бу хакта тагын да җитдирәк дәлилләрем булса да, үзенә премия бирмәгән өчен үпкәсен чыгара, дип уйламасыннар өчен, дәвам итмим. Сүзебез Мәһдиев иҗатында, тормышында замандашлары сурәте турында бара ич.
Үзенен язмаларында каләм очына эләккән бик күп татар язучыларыннан ул янә берсен «аерып» куя. Ул — Роберт Батуллин (Рабит Батулла). «Ачы тәҗрибә»сендә Мөхәммәт сүзне анын үзенә «бирә».
— Без Зәй яклары, гадәти түгел. Без — тормышта гел артист. Без маска киеп яшибез. Без кешеләрне, тормышны өйрәнәбез, кешеләрнен кайвакыт бөек, кайвакыт бик түбән булуларын күзәтәбез. Бөтен хикмәт шунда, кешеләр безнен чын йөзебезне анлап бетермиләр. Зәй яклары без шулай.
Әйтергә кирәк, М. Мәһдиев истәлек язмаларында Батулланын «кыланышларын» юмор, ирония белән тасвирлауга шактый урын бирә. Күп яклы талант ияләренә, тормышны бизәп яши белүчеләргә Мәһдиев кызыгып карады, яратып сурәтләде. Батулла хәзер дә җәйнен ин эссе көннәрендә дә түгәрәк, җылы кышкы чечен бүреген салмыйча, килешле сакалын үзеннән «калдырмыйча», янадан-яна мәзәкләр табып, Мәһдиев тудырган образга турылыклы калып яши бирә.
«Бар шундый бер Батулла...» (1988) исемле мәкаләсендә Р.Фәйзуллин да анын тумыштан килгән артистлыгына басым ясый. «Батуллага мәйдан кирәк, халык кирәк. Бу сыйфат ана эчтә яткан асылы — артистлыгыннан килә булса кирәк».
Язучыларнын иҗат йортларында очраткан башка милләт язучылары, бөекләр янында чәбәләнгән урта кул каләм ияләре дә игътибарга лаек, файдалы Мәһдиев өчен. «Тере көе мин күргән шәхесләрдән берсе — Самуил Маршак. Кызык инде: Ялта, кемнәрне генә очраштырмыйсын? Сугыш вакытында Маршак сатирасын укып, ятлап
фашистларга нәфрәт кайнатып яшәдек без...
Савва Галаванивский — украин халкынын шагыйре, драматургы һәм прозаигы. Үз машинасында — теге, беренче марка, ышанычлы нык тимерле «Волга»да килгән, ишегалдында күләгәдә тора, кешеләр шакката: үз «Волга»сы белән! Тагын берәү — Семен Бабаевский. Такыр, ялтыравыклы баш, ишегалдына ул чыкканда Ялта кояшы ике була! — көт тә тор! Безне, яшьлегебездә, «Кавалер Золотой звезды» дигән әсәре белән алдаган, бөтен бер буынны адаштырган язучы... алдавыч романы өчен Сталин премиясе алган кеше».
Язмаларында артык телгә алмаса да, минем белүемчә, озак еллар дәвамында Мәһдиев күренекле язучы, үткен телле, милли рухлы публицист, дәрьяларны аркылыга-буйга инләгән Миргазиян Юныс белән тыгыз аралашып яшәде. Араларын бәйләп торучы җепнен бер очы икесенен дә талантлы прозаик булуларына барып тоташса, икенче кырые икесенен дә дингезгә мәхәббәтләрендә иде. Торгынлык елларында Мөхәммәтнен Миргазиян җибәргән күчтәнәчләр артыннан Мәскәү-Казан поездын каршыларга төшкәләгәнлеге дә хәтердә. Ул елларда еш сөйләнелә торган мәзәкне ишетмәгән кеше булмагандыр. Чит ил кунагы урамда бер абзыйны туктатып сорый, имеш.
— Сездә азык-төлек белән тәэмин ителү ничек тора?
— Бик ныклап уйланылган. Үзәкләштерелгән. Әүвәл бөтен Союздан ашамлыкларны Мәскәүгә ташыйбыз, тегеләр туйгач, кибетләр аша, кире алып кайтабыз.
Мөхәммәтнең җирдәге тормышының соңгы елларында, үзләрендә гаеп булдымы, читтән «ярдәм» килдеме, ике бөек язучыбызның ашларына «кара таракан» төште. Мәгәр алар үз үрләрендә кала алдылар: бер-берсе хакында матбугатта да, аерым сөйләшүләрдә дә ямьсез сүз әйтешмәделәр, «мәхәббәтләре узса да» кеше булып калдылар.
Әдәби әсәрләрендәге шикелле үк, публицистикасында да Мәһдиев тулы бер төркемнең, бу очракта язучы халкының, психологиясен нечкә тоемлы күзәтү, деталь аша ачып бирү осталыгына ия иде. «Язучының иҗат кичәсе була. Ахырдан банкеты да була. Әнә шунда калучылар хатыннары белән, башкаларга, киенеп, кайтырга җыенучыларга мыскыллы елмаю белән карап басып торалар. Язучы үзе дә кыенсына... Аһ, тегене чакырасы калган икән... Аһ, моны». Юбилей кичәләре уздырган кешеләр башыннан узган халәтне автор берничә юлга сыйдырган. Банкет дип аталган галәмәткә каласы да килми, тамак та тук, яшь вакыттагы кебек эчеп тә булмый. Мәгәр шунда чакырылмасаң, барыбер үпкәлисең. Үзең дә кемгәдер «соңыннан кал», дип ым какмасаң, «дошманнар» сафын арттырасың. Мәҗлесеңдә утырганы «мәрхәмәтеңне» тиз оныта, ә чакырылмаганы үпкәсен, «мине кешегә санамады», дип гомеренә исендә тота. Кеше хәтеренең шул гадәте бар шул. Каләмдәшләре янына еш кына үз образын китереп бастырырга ярата «Ачы тәҗрибә» авторы.
Мәһдиевнең үз шәхесен җиңелчә көлү белән бәяләве, хәтта тәнкыйди мөнәсәбәте турында онытып, аның һәр җөмләсен туры мәгънәсендә кабул итсәң, аптырап, югалып калуың да ихтимал. Мәсәлән, мин аның «Узган гомер — калган хәтер» мәкаләсендә урын алган әлеге җөмләсе турында шактый уйланып утырдым. «Дөньяда исәр кешеләр күп булмый. Сәламәт акыллылар, эшлеклеләр күпчелек. Мин — исәрләрнең иң алдынгы сафында». Моңа хәтле әле бер сәрхушнең дә, эчкеченең дә үзләренә тискәре бәя биргәннәрен хәтерләмим. Ә Мәһдиев үзен «исәрләр»нең әйдәп баручы рәтенә чыгара да куя. Үз ихтыяры белән. Бу аның чытлыклануымы, юри- мырый кыйлануымы, үзен «табышмак» шәхес итеп чыгарып, оригинальлеккә дәгъва итүеме? Бәлки, ошбу алым шикләнүчән, шомланучан холкын «тынычландыру» ысулы гынадыр. Дөресен әйткәндә, вакыйга-хәлләргә, эчке халәтенә артык ихласи бәясе белән ул үзен йомшаклыкта, куркаклыкта гаепләргә дә урын калдыра. Әйдәгез, миннән көлегез, мине рәхәтләнеп үртәгез, сезнең иреннәрдә
елмаю бәпчекләре биюен күрү минем өчен зур бәхет, ди кебек тә, бахыр. Шәһәр фатиры янына утыртылган өрәңге агачы бик тиз үсеп китеп, яшенле-яңгырлы көнне аның балкон тәрәзәсенә үк сыланып, күңеленә шом сала. Кисеп ташлыйсы килсә дә, ахыр «нәтиҗәсе» кулыннан тотып тора. «Мин курка калдым: доцент Фәләнов йорт янындагы агачны кискән өчен штрафка тартылды, дип парткомга кәгазь килсәме? Беттем диген».
Шул ике «тануында» Мәһдиев үзе, аны бик теләсәң дә, башка берәү белән бутап булмый.
Мәһдиевнең фән әһелләренә игътибары — гомере буена диярлек шул катлам кешеләре илә аралашып яшәве белән аңлатыла. Бу даирә белән якыннан таныша башлавы, өйләнеп, авыл мәктәбен калдырып, аспирантурага керү имтиханнарын бирү чорыннан ук килә. «Аспирантурага керер өчен татар әдәбиятын тапшырганда комиссиядә Х.Госман, Я.Агишев, З.Мәҗитов иде. Тегеләрен танысам да, З.Мәҗитовны белми идем: бу нинди малай-шалай миңа сорау биреп утыра соң, дип ачудан тешләремне кысып җавап бирдем». Белгечлеге буенча тарихчы булса да, Арча көллиятендә алган төпле белеме, әдәбиятка мәхәббәте сизелү комиссияне канәгатьләндерә, һәр кешегә хәерхаһлы, ярдәмчел доцент, Тукай иҗатын өйрәнүгә зур көч салган доцент Я.Агишев тәкъдиме белән ана бишле куялар.
М.Мәһдиевнен публицистикасында, прозасында тарихыбызда, иҗтимагый тормышыбызда, әдәби дөньябызда эз калдырган, ялтырап күренеп алган кемнәр генә искә алынмый, үткен каләм очына эләкми? Ирекле агышлы, тар кануннарга буйсынмаган, үз эчке рәвеше белән яшәгән өслүбе авторнын «исенә төшкән», үзәктәге вакыйгага, азмы-күпме мөнәсәбәте булган теләсә кайсы шәхесне сурәт мәйданына алып керергә мөмкинлек бирә. Аерым алганда, Мәһдиевнен фән әһелләрен «урнаштырган» киштәсе ифрат бай һәм чуар.
«Буржуа язучылар», юлдашлар рәтендә типкәләп йөртелгән асыл затларыбызны кайтаруга бик күп көч куйган, үзенә күрә кыюлык, каһарманлык үрнәге күрсәткән, татар әдәбият белеменен беренче профессорларыннан Мөхәммәт Гайнуллиннын фидакарьлеге алдына Мәһдиев баш ия, анын рус сүзләрен, фамилияләрен анламас дәрәҗәдә бозуында (Рәсүл Гамзатовларга килешә ич) «милли колорит» күрә. Анын ярдәмчеллеге, кин күнеллелеге күп татар балаларынын фәннәр кандидаты, докторы булуына юл ачты. Анын урынында тар эчле башка берәү булсамы, хәзергесе көндә татар белеменә хезмәт итүче күпләр тиешле дәрәҗәләрен алмый йөрерләр иде дигән фикерен ассызыклый Мәһдиев.
Татар журналистикасын фәнни нигездә өйрәнә башлаганы һәм, бигрәк тә, якын дусты Муса Җәлил исемен «халык дошманы», «сатлык җан» дип авыз чайкаган заманда да гайбәтләргә ышанмаган, анын акланасына, пакълегенә, намусына, үзенә авырлык китереп булса да, шикләнмәгән, дөреслекнен тантанасына инанган, агач аягын шыгырдата-шыгырдата химкорпуснын өске катына студентлары янына ашыккан Гази Кашшафка соклануын белдерә, рәхмәтен индерә Мәһдиев.
Анын хөрмәт иткән кешеләренен берсе — ХХ гасыр башы әдәбияты белгече, бик күп дәреслекләр авторы, профессор И.Нуруллин. Башы «тәнкыйди реализм» белән чуалган Ибраһим ага бик еш кына «өченче» аягын татар бүлеге урнашкан дүртенче катта онытып калдыра. Җиргә төшеп җитүгә, «ярдәмчесе» искә төшә.
— Ы... е... ы... дип, галим ынгыраша башлауга, «Мөхәммәт таякны алып төш инде», җөмләсе үзенә килеп җиткәнче үк, дәүләт доценты өскә менеп китә. «Таяк ташучынын» иркәләнеп зарланганы һаман колакта тора: «яшь гомерем Ибраһим абыйнын оныткан әйберләре артыннан йөгереп узды». Араларында чын дуслык яшәде.
Күренекле тел галиме, профессор Латыйф Җәләйне Мәһдиев «галимнәрнен галиме», үзенчәлекле шәхес дип атый, анын кешегә зыяны тимәгән сәерлекләрен, авыруы белән бәйле тотышын ифрат яратып сурәтли. Профессор Әнвәр Ахунҗанов «киенү моделе» дип тәкъдим ителә.
Отелло ролен уйнаучы артистларны хәтерләткән, кара йөзле, бөдрә чәчле, тәгәрәп төшәм дип торган зур күзле, мәһабәт гәүдәле шагыйрь, фарсы теле белгече М.Ногман, үзен гел карап, Казан галимнәре арасында ин пөхтә һәм заманча киенеп йөрүче, фольклорчы Хәмит Ярми образлары янәшәсендә, Мәһдиевкә «аяк чалудан» башка бер шөгыльләре булмаган, обком секретаре М.Вәлиев, мәдәният бүлеге мөдире М.Мусин күренеп китәләр, лаеклы бәяләрен алалар.
Алдагы елларда Мәһдиев белән турыдан-туры аралашкан, җилкәгә җилкә терәп эшләгән кешеләрдән аеруча ике зат — татар әдәбияты кафедрасы мөдирләре Хатип Госман һәм аны алыштырган филология фәннәре кандидаты Альберт Яхин еш телгә алыналар. Сикереп төшеп мактау юк: йә зарлану, йә юмор...
Татар шигырь төзелешенең зур белгече, марксизм-ленинизмга ихластан ышанган, укучыларыннан да шуны таләп иткән Х.Госманга Мәһдиевнең мөнәсәбәте ике яклы. Бер тарафтан, таләпчәнлеге, бигрәк тә архив, вакытлы матбугат чыганаклары белән эшләргә өйрәтүе, эстетлыгы (матурлыкка игътибар ягы) өчен ул аңа рәхмәтле булса, икенче яктан, фирка кушканны, марксизмны ортодоксларча татар сүз сәнгатен бәяләүдә төп бизмән берәмлеге итеп алуы һәм бигрәк тә проза әсәрләрен яза башлавын кабул итмәве өчен аңа үпкәсен белдерә, рәнҗүен яшерми.
Марксизм тәгълиматы дигәннән, М.Мәһдиев Маркс китапларын бусагадан кире какмый. «Марксизм» дигән фәндә Маркс юк, аның өйрәтүләрен бозып, сәясәткә буйсындырып, примитивлаштырып бетерделәр», — ди торгание ул. Җае чыкканда шуны да искәртик: «Без — кырык беренче ел балалары» повесте авторы Ленинның кырык биш томнан торган әсәрләрен сатып алып, тулысынча укып чыга. Башка андый татар язучысы бармы икән?
Профессорга дәгъвасы шуңа бәйле. Фәнни җитәкчесе, үзенең шәкерте янәдән доцентлыкка сайланган вакытта, «докторлык диссертациясе язам», дип ял алган Мәһдиевнең роман-повестьлар иҗат итү белән мавыгып, вакытын уздырганда, совет хөкүмәтенә күпме зарар китерүен санап чыгаруы, шуны мөһим мәсьәлә итеп күтәрүе күңеленә тия. Х.Госманның чыгышыннан автор мондый өзекне китерә. «1972 елның 1 январеннан 1974 елның 1 январена кадәр фәнни хезмәткәр. (Сүз Мәһдиев турында. — Т.Г.). Докторлык диссертациясен язу өчен бөтен эшләрдән азат ителгән. Аена 250 сум хезмәт хакы сакланган. Аның нагрузкасы кафедра членнары арасында бүленгән. Диссертация материаллары белән эшләгәндә ул кыенлыклар кичерде, марксизм эстетикасын белүендә кимчелекләр ачылды... Менә шуннан нәтиҗә: ике ел буена Мәһдиев хезмәт хакы фондыннан 6000 мең сум акча алды». Алдарак профессор Мәһдиевнең төп җитешсезлеге итеп әдәбиятны марксистик-ленинчыл эстетикадан аерып өйрәнүдә күрә, бу карашның башкаларга да начар йогынты ясавын искәртә (1989, январь). Гадәтенчә, Мәһдиев нәтиҗәсен гомумиләштереп бирә. «Мин менә шушындый флюгер белән утыз елга якын эшләдем. Без, татарлар, әнә шундый. Әнә шундый булганга күрә утыз җиденче елларда безнең зыялыларның барысы да диярлек берсен-берсе кырып бетергән. Пастернак, Булгаковлар калган. Тихонов, Леоновлар, А.Толстойлар калган».
Дөрес, Мәһдиев үзе дә Х.Госманга «битараф» түгел, җае чыккан саен (үзе табып) аны «чеметеп» кенә тора. Галим 60 еллык юбилеен «Парус» исемле иң нәзакәтле ресторанда уздыра икән: «колактан колакка сөйләделәр: калькуляциясен Әмирхан Еники төзегән», ә ул «череп таркалган дүәрән
— морзалар нәселеннән». Мәһдиевнең тел төбеннән бер нәрсә аңлашыла: чын марксист мондый мещанлык базына тәгәрәмәскә, башкаларга гына түгел, үзеңә нисбәтән дә, кырысрак булырга тиеш икән. Ә монда иң затлы ресторанда калькуляцияне «дүәрән» токымы үзе төзи...
Холкы-фигыле белән үпкәләүчән, рәнҗүчән булып, кечкенә генә бәхәсне дә авыр кичереп, һәркайсы йөрәгендә, бәгырендә тамгасын калдырса да, Мәһдиев тиз кайтып төшүчән, олы шәхесләргә хас булганча, гафу итүчән иде. Ул ике кешене генә кичермәде кебек. Берсе — Сталин, икенчесе
— Х.Госман. Үләренә берничә ай калгач, ул үзен шактый кыерсыткан А.Яхинның өенә чылтыратып аңлашуы турында, сөенеп диярлек, миңа да хәбәр салган иде.
Бәлки, Х.Госманга үпкәләвендә М.Мәһдиев бөтенләй үк хаклы да түгелдер. Мәгәр фәнни җитәкчесенә олы дәгъвасын ул әлеге язмаларында гына түгел, ә шәхси сөйләшүләрдә дә туктаусыз искә төшереп, тәкърарлап торды. Шуна күрә бу мәүзугъ (докторлык мәсьәләсе) алдагы бүлекләрдә дә калкып чыгачак.
Ике татар зыялысы, ике талант (Х.Госман, М.Мәһдиев) арасында чыккан низагнын төбендә, начар мәгънәсендәге «татарлык» — көнчелек, күнел тарлыгы яткандыр, дип уйлыйм. Советларга Мәһдиев китергән матди зарар өчен ихластан борчыламы профессор, әллә анын чын коммунист икәнлеген шымчылар парткомга кереп әйтсен өчен күзгә төтен җибәрәме? Татар әдәбиятынын алтын фондына керәчәк әсәрләргә ин дөрес, хакыйки бәяне бирергә тиешле профессор аларны укымаганмы, әллә күзләрен кызыл каплап анламаганмы? Бу сорауларга хәзер берәү дә җавап бирә алмас инде.
Мәһдиев ингә-ин терәп эшләгән, һәр көнне күрешеп торган кафедра әгъзаларын да анлый, алар белән дустанә яши белде. «Ачы тәҗрибә» китабын күренекле фольклорчы, шигырь белгече Бакировка түбәндәге юллама белән бүләк итә. «Марсель! Син бик чибәр егет, бик тә әзерлекле галим. Минем кебек фән дөньясына очраклы рәвештә килеп кергән «заочник» түгел.
Мин сина карап утыз ел буе «матур көнләшү» хисләре белән яшәдем. Инде бүген мин шат: сина да алтмыш тулган! Әле гел эчем пошып йөри идем: нишләп мина гына тулды бу алтмыш яшь, нишләп Бакировка тулмый ул! — дип... Тәбрик итәм. Сине ихтирам итеп М.М.» 10.12.93.
Бу юллардан Мәһдиевнен үзен юри кимсетеберәк (янәсе, ул «заочно» гына укыган) кую аша чын галимлекне бәяли белүе, юмор, шаярту белән аркадашына җылы мөнәсәбәтен сиздерүе, гали шәхес булуы, башкаларны олыласан, үзен дә зураерсын мантыйгы белән яшәве күренә.
Фән әһелләрен сурәтләгәндә Мәһдиев үрнәк алып яшәргә лаеклы рус галимнәренә дә үз бәясен биреп уза. «Ул елларда университетта үз эшенә фанатикларча бирелгән «иске тип» профессорлар байтак иде. 19661969 елларда университетнын берләштерелгән профкомы председателе булып эшләгәндә, мин болар белән шактый аралашу бәхетенә ирештем. Болар — математиклар — Б.Л.Лаптев, А.П.Норден, биолог В.М.Марков, Н.А.Ливанов, юрист А.Т.Бажанов һ.б.» Шул ук «Ачы тәҗрибә» китабынын башка бүлегендә автор дәвам итә. «Университетнын рус галимнәре исә бик кызыклы, үзенчәлекле шәхесләр иде... Боларны тынлаганда мин бик бәхетле минутлар кичерә идем». Философия кафедрасы мөдире Д.Г.Морозовнын ин бөек материяләр, «субстанцияләр» турындагы лекцияләреннән мөкиббән китүе дә тикмәгә түгел. «Озак еллардан сон боларны искә төшереп уйлап йөрим: их, булсын иде бүген Зыя Камали, Һ.Атласи, Ш.Мәрҗани, Җ.Вәлиди, Г.Гобәйдуллин кебек философларыбыз, тарихчыларыбыз», — дип уфтануы анлашыла.
Сөяксез тел
Яшәсен!
ирләрнең көчле булып та, сабыйлыгын җуймаганы.
Р. Фәйзуллин.
Җан дуслары күп булмаса да, Мәһдиев үз эченә бикләнеп, кешеләр белән аралашмыйча яшәүне күз алдына китерә алмады. Табигате белән ачык йөзле, туры сүзле, рухы камил хөсетсез Мөхәммәтнен очрашып, фикер алышып яшәгән, кин күнелендә урын табылган затлар шактый, тарихчылар арасында да аркадашлары, фикердәшләре күп иде Мәһдиевнен. Аерым алганда, бер үк чорда аспирантурада укып, соныннан даими аралашып, белемнәре өчен хөрмәт итешеп яшәгән кешеләрнен
берсе — академик, язучы Миркасыйм Госманов иде. Аларны татар тарихын, чыганакларны янача өйрәнү, дөрес бәяләү мәсьәләләре якынлаштырды. Гадәти аралашуда Миркасыйм кәперәеп алырга яратучан, четерекле холыклы булса да, Мәһдиев ана да «ачкыч» таба белде. Кечтеки генә күренсә дә, һәркайсынын холкын, психологиясен ачып салган бер вакыйга шаян күзәнәкчекләре белән күз алдында тора. Әлмәт районында булган бер очрашуданмы, конференциядәнме сон, Казанга кайтырга чыктык. Машина колхоз рәисе, милли рухлы шагыйрь, гаҗәп булган егет Илдус Гыйләҗевнеке. Ул Мөхәммәт абыйсынын, укытучысының буш «әрҗәгә» утырып йөрергә яратмаганын яхшы үзләштергән. Берәр сәгать кайткач, тукталып, капкалап, авызны чылатып алырга булдык. Табигать баласы Мәһдиев урман аланын, чишмә янын, елга буен күреп ала да, йөртүчегә туктарга куша. Икенче «привал» вакытында ук Миркасыйм чыраен сытып, иреннәрен бөрештереп, «мине табынга чакырмагыз, артык ашамыйм да, эчмим дә», дип әйтеп салмасынмы. Без дастархан янында утырганда, читкәрәк китеп, янакларын уйнатып тәмәке суырды. Юлдашыбызнын ашау-эчүдән баш тартуы булды, алда утырган Мәһдиев машинаны юри ешрак «ял иттерә» башлады, мина «Миркасыймны утырырга чакырма», дип пышылдады, үзе дә эндәшмәс булды.
Шуннан сон инде төтен эчүчене кытайлар гына уйлап таба алган алым (ул үзе дә шунда туып-үскән) белән «җәзалау» башлана. Сөяксез тел эшкә керешә. Тәмәкече ераккарак киткән саен, «монотонный» тавыш көчлерәк чыга.
— Карале, тавыкны безнен якта башкачарак тутыралар, болай тамакка ятышлырак икән. Кичә, мәҗлестә, ат итенә җитешмәгән идем, авызда эреп тора, малай. Безнен бабайлар, салкында юлга чыкканда, майлы ат калҗасы ашаганнар, кулга да сөрткәннәр, бер дә өшетми, ди. Камыр әйберләре бигрәк тәмле, испан зәйтүн маенда пешкәнлекләре сизелеп тора. Кичә игътибар итмәгән идем, аракысы Мәскәүнен «Кристалл», заводында эшләнгән икән. Шуны күпме эчсән дә, иртән баш авыртмый... Реклама алымы белән ризыкларны мондый мактауларга тәнендә җаны булган адәм баласы түзеп торамы сон?
Өч-дүрт тукталыштан сон, безнен янга утырудан баш тарткан кеше, машина тирәсен әйләнеп чыкты да:
— Җитте сезгә, мине мыскыл итәргә, салыгыз мина да!
Мөхәммәт «күптән шулай кирәк иде, инде бу вакытта өйгә дә кайтып җиткән булыр идек» дип, тулы рюмканы академикнын кулына тоттырды.
Татар әдәбияты тарихын, бигрәк тә ХХ йөз башы феноменын бәяләүдә аларнын фикерләре туры килә иде.
Мәһдиев күнеле, җаны белән яшьләргә тартылып яшәде. Ә.Еники, Ф.Хөсни, Г.Бәширов, С.Хәким, Х.Туфан, И.Сәлахов, М.Әмир, А.Расих кебек үзеннән өлкәнрәкләр белән дустанә яшәсә дә, «кулга су салырга ярый башлаган» малай-шалай янында ул үзен иркенрәк сизә, өстенлеген сиздермичә мәш килә...
Мәһдиевнен һәрвакыт аралашуга ымсынып торган холкына минем энекәшләр — медицина фәннәре докторы, профессор Әфхәт Галиуллин, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ул чорда Түбән Кама авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Әсхәт Галиуллин, минем авылдашлар, олы җанлы, физик яктан да, рухлары белән дә таза егетләр Марат белән Мансур Әхмәтвәлиевләр күнеленә хуш килделәр дип уйлыйм.
Һәркайсы хәлләреннән килгәнчә, Мөхәммәт абыйларынын тормыш- яшәешен җинеләйтергә, мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышып яшәделәр. Мәһдиев белән аралашуны, анын мәзәкләрен, бәяләрен, үртәвен, ирештерүен үзләре өчен мәртәбә санап, елмаеп кабул иттеләр. Ә ана ни әйтсә дә килешә, кешенең горурлыгына, намусына кагылмаган шаяртуга үпкәләп тә, рәнҗеп тә булмый.
Мәһдиевкә якыннарына, дусларына бирелгәнлек, риясызлык хас иде. Теле усал, күзәтүчәнлеге куырып алырлык булса да (иң төгәл кушамат, билгеләмә бирүдә аның белән ярыша алырлык кешене белмим), аңа дәгъва белдереп булмый. Бердән, ул тач, анык, үткен бәя бирә, икенчедән аның төрттерүе, чәнчеп алуы усал, явыз түгел.
Чичәннәр шулай алар, чакмадан ут чыгара да, юлын дәвам иттерә, аның арасы юк, офыкка җитәсе бар. Ә ул, шайтан, гомер кыскарган саен ерагая бара...
Дусларын, танышларын искә алганда, янә бер кешене онытсам, Мөхәммәт мине «гафу итмәс» иде. Ул — ифрат киң күңелле, кунакчыл, Бауман районы (хәзерге Вахитов) администрациясе хезмәткәре, керәшен татары Николай Егорович Мышев. Бу егет Горбачевның коры законы чорында бик күп татар язучыларын, шул исәптән ошбу китапның төп каһарманнарын мәрхәмәтеннән ташламады, кирәк чакта, эшкә урнаштыру мәсьәләсендә дә ярдәмен күрсәтә белде.
Студентлар аудиториясендә лекция уку, нотык тоту капчык ташу кебек авыр хезмәт булмаса да, алҗыта, җелекне суыра, нервларны какшата. Яшь тыңлаучыга бит синең даһи язучы, зур галим, профессор булуың кирәк түгел, сөйләгәннәрең мәгънәле, тыңларлык булсын, фәнне үзләштерергә ярдәм итсен.
Лекциябез тәмамлануга аһ-ваһ килгән булабыз да, Мөхәммәт белән күз карашыбыз белән генә аңлашып, «Югарочның (Егоровичның «татарчасы») хәлен белеп кайтыйк әле», дигән катгый фикергә киләбез. Ниятләр изге: ни өчен әле без якын танышыбызның исәнлеге турында белешмәскә тиешбез. Максатыбызны бер-беребезгә дә танырга тарсынып, Островский урамына төшәбез (барырга якын булуы да безнең файдага). Без юк-бар турында сөйләшеп утырган арада бүлмәгә «билгесез ният» белән Ф.Миңнуллин, М.Вәлиев кебек язучылар, бүлмә хуҗасының күп санлы, университетта, Саратов партия мәктәбендә бергә укыган танышлары килеп керә. Арадан берсе безнең «күңел китабын» укыгандай, хәмергә бирелгән талонга да галәмәт чиратлар аркасында, бернәрсә алып булмау, «эче пошу» турында тәмләп зарланып ала.
Өч диплом иясе (Лаеш авыл хуҗалыгы техникумыннан башлап) «мискин» үлеп күрсәткәнче, ашыгыч чаралар күрә. Әлбәттә, тиз генә бөтен серне ачып салмый. Фирка мәктәбен узган кеше гидай була алмый.
— Энта... энта... Атнаның калдык көнендә (җомга була инде ул) дуслар керми калмас дип берне алып куйган идем, — дип, сөйләнә-сөйләнә, урындыкка басып, шкаф башыннан «бердәнберен» алганда, теге шайтан алгырысы, иптәшләренә үзе турында хәбәр салып — саубуллашырга була. Шешәләрнең «холкы» шундыйрак шул, ник мине алмыйсың, аны сайладың дигәндәй, безнең иреннәрдә бәхет нурлары балкытып, тавыш чыгарып алалар. Килгән кешеләр арасында капкалау әйберләре кыстырып килгәннәре дә була, яшьрәге җәһәт кенә ипигә чыгып керә.
Ни генә әйтсәгез дә ир-ат халкына алдан чакырылып, киенеп-ясанып, күчтәнәчен кыстырып килү мәҗбүри булган, төрле салат, шулпа исләре белән тулган бүлмәдә бер-береңә ясалма мәдхия яудырып утыру мәҗлесләренә караганда, стихиячел оешкан, ирекле очрашулар күбрәк ошый төшә. Соңгысының үзенчәлеге шунда: нәрсә тапсаң, шуны аша, ни салсалар шуны эч, беркем сине «монысын ал, тегесен кап», дип теңкәңә тиеп, кыстап аптыратмый. Сөйләшү ирекле, офыклар киң. Биредә Р.Фәйзуллинның изге бүлмәсендәге шикелле, гел әдәбият турында гына сөйләшү дә мәҗбүри түгел. Эчкә җылы кергәч, Мәһдиев хәйләкәр елмая башладымы, мәҗлесне илһамландырып җибәрердәй яңалык көт тә тор.
— Егетләр, зинһарлап сорыйм, мина бүген күп салмагыз, якын-тирәмнән суганны да алып куегыз... Пауза. Бүген бер матур апагыз белән күрешәсе бар. Үбешергә туры килмәгәе дип куркам... Хатын-кыз суган исен бер дә яратмый.
Ин сонгы кәлимәнен егетлек абруен, бәясен күтәрү өчен әйтелгәнен тавышы басынкырак чыгудан ук сизенсәк тә, ышанган булып утырабыз. Тикшереп булмаган ялганнан барыбызга да рәхәт. Бер-ике дәкыйка узуга, Мәһдиев суганын да уртлый, салучы әйләнеп узмасын дип, буш савытын да суза. Анын өчен ин мөһиме сенсация ясап, шаккатырып, андый мөмкинлеге булмаганнарны көнләштереп алу. Максатка ирешелде, хәзер үзенне «кешечә» тотсан да була.
Әгәр дә сез Мәһдиев өстәл тирәсендә утыручыларга уйланыр, көнләшер өчен бер җим ташлады да, тынычланып калды дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Анын әле тагын
җитдирәк «заготовкасы» барын сиземләп, көтебрәк утырабыз. Янә бер «әхлак» дәресе алабыз. «Югарочнын» шкаф башына чираттагы үрелүен көтеп тора да, яна «үгет-нәсихәтен» кызышкан колакларга сендерә башлый..
— Хатыннан бер нәрсәне дә яшерергә ярамый, егетләр. Гел дөресен сөйләргә кирәк. Ялган барыбер бер килеп чыга ул. Бу хакыйкатькә мине халык депутаты, Тәлгатнен авылдашы, Аязнын җан дусты Фалис Вәлиев ышандырды.
Тынлык. Көтәбез. Ул, Альберт Яхин үрнәгендә, аны ирештергәндәй, кыска, «коерыгы» киселгән җөмләләр белән дәвам итә.
— Фалис сөйли. Өйгә төнге уникеләрдә кайтам. Ишекне ачам. Керәм. Хатын тәрәзә төбендә. Йокламаган. Көткән. Кызыл җиләкләр төшерелгән халаттан, чырае сытык. Күзләре дымлы.
— Кайда йөрисен төн ката? Борчылып утырам.
Мин нәкъ булганча сөйләп бирәм.
— Ак чәчле, зәнгәр күзле, озын сыйраклы марҗа килеп керде кулга. Тиз генә аерылышып булмады, хатын, дим. Хуҗабикәм саплы тимер таба яисә утюг күтәреп өстемә килер дип көткән абзагыз, ни күрә? Хатыннын кабартмадай иреннәре ихтыярларын җуеп, елмаеп, колак янына ук менеп киттеләр.
— Чукынчык, ялганчы. Сина тагын. Карт исерекбаш миннән башка кемгә кирәк булсын. Әйдә, тизрәк чишен дә ят!
Нәкъ булганын түкми-чәчми сөйләгәндә, хатын беркайчан да ышанмады. Ә инде, төлке кебек койрык болгап, Шәймиевнен ярдәмчесе, профсоюз комитетыннан юрист, тикшерүче килгәние дип шомарта башласан, тотылуына 101 процент гарантия. Янына килеп иснәнә башлый. Чит ислемай исе килә, ди. Миннән васыять шул. Хатыныгызнын исәнлеге турында кайгыртсагыз, тотыласыгыз килмәсә, ялан дөресен бәрегез! Бу — халык сайлап куйган ин югары оешма кешесе — депутат фикере, егетләр.
Җир шарынын барча гаиләле ирләре өчен «файдалы» бу кинәшне Мәһдиев Фалистан ишеткәнме, әллә мәҗлестәшләренен бәхетле тормышка өметен уяту нияте белән, үзе уйлап чыгарганмы, хәзер кистереп әйтүе кыен, үзләреннән дә сорап булмый. Мондый әхлакый хикәятне сайлаучыларын алдау өчен үз ялганына үзе ышанган депутаттан да көтеп була, уйлап чыгарырга дигәндә барон Мюнхаузенны да уздыра алган Мәһдиевнен үз иҗат җимешедер дип тә фаразларга мөмкин. Бигайбә.
Мөхәммәт өчен ин мөһиме очкын сүз, көтелмәгән мантыйклы җавап, яна мәгънәви борылыш. Анын төртмәле, шук теле, гадәти әйбердән көлкеле мәгънә табып (юмористик хикәяләренә, «Без — кырык беренче ел балалары»на, башка әсәрләренә җылылык, ышандыру көче индергән ироник караш), һәртөрле сорауга, алда күргәнебезчә, тиз җавап бирүе сокландыра иде. Ул һәр шәйдән кызык, ямь табып, тормышнын авыр мизгелләрен бизәп яши белде. Утыз ел дәвамында студент халкы белән генә аралашып яшәү генә җитмәгән, алда әйтелгәнчә, М.Галиев, Ә.Гаффар, Р.Низами, Р.Зәйдулла, З.Хөснияр, Г.Морат, Л.Лерон кебек ул чорда әле яшь язучылар белән әвәрә килеп, кинәшеп, үртәшеп көн күрде. Ул тыныч, ипле, тук тормыш, комфорт яратса да, беркайчан да Татарстаннын ин ерак почмагына укучылары белән очрашуга барудан баш тартмады. Әлбәттә инде югарырак дәрәҗәле кешеләр җинел машина белән килеп алып, хатыныннан аркасын кашытып озаттырып куеп, очрашудан сон кире өенә китереп куюларын яратты. М.Галиев, К.Кәримов, Г.Морат кебек юмористлар Мәһдиевнен «Волга» машинасынын (ул чорда әле чит ил арбалары ин олы түрәләрдә генә иде) алгы утыргычына җәелеп кунаклап, һава торышына карамыйча, тәрәзәне тутырып ачып, терсәкне чыгарып барырга яратуы турында тел чарладылар. Күрәсен, бөеклек белән сабыйлык, сиам игезәкләре шикелле, һәрдаим бергә йөриләрдер.
Мөхәммәтнен мәзәкләргә мөнәсәбәте үзенчәлекле иде. Ул аларны тынлый белсә дә, билдән түбән тозлы-борычлыларын яратмый, хәтта читкәрәк китеп тора. Үзе сөйләгән мәзәкләре тормышчан, мәгънәле иде. Менә шундыйлары истә калган.
— Халык белән шыгрым тулы трамвай бара. Чыгу ишегенә таба ышкыла- төртелә хәрәкәт иткән абзый алдында торган грнадердай таза адәмнән «сез киләсе тукталышта төшәсезме?» дип сорый. Тегесе «төшәм», ди. Ә сезнен алда торган егет тә чыгамы? «Ул да чыга, әлегә бу хакта үзе генә белми», дигән җавап ала.
Янә берсе.
— Америка резиденты белән очрашуга шпион килеп төшә. Ул, тиешле фатирны табып, ишеккә шалтыратып, «космоска моннан җибәрәләрме?», дигән парольне әйтергә тиеш була. Әмма матур киенгән, ыспай гәүдәле шпион өйнен катын бутап, башка фатирга эләгә. Аннан әзмәвердәй гәүдәле, кара майкалы ир килеп чыга. Тегенен бөгелә-сыгыла, «космоска моннан җибәрәләрме?», дигән соравына, «моннан теге дөньяга олактыралар, ә сезнен шпионыгыз бер этаж астарак яши», ди.
Өченчесе:
— Советлар чорында бер ир Алманиядән «абыегыз чукракланды, берни ишетми, байлыгын сина яздырды, килеп ал», дигән өметле телеграмма ала. Үзегез беләсез, ул заманда чит илгә, бигрәк тә мирас алуга чыгу өчен әллә ничә түрәдә булып, бер кочак кәгазьгә кул тамгасы салдырасы, ин авыры КГБ рөхсәтен алу була. Шунда утыручы җаваплы полковник иргә «акыллы» кинәшен бирә: «Абыеннын байлыгын СССРга күчерүне үтенеп хат яз, бездән генә алырсын, интегеп йөрмә». Безнен илдә фәлән проценттан артыгын алып булмасын яхшы белгән ир: «иптәш полковник телеграмманы дөрес анламагансыз, ул бит ычкынмаган, чукракланган гына», дип җавап бирә.
Аралашучан, теләсә нинди катлау кешеләре белән уртак тел таба белүчән шәхес буларак, Мәһдиевнен аркадашлары, танышлары күп дигән идек. Кешеләр ана сусап, ихтыяҗ күреп яшәде. Мәгәр анын якын дуслары берничә кеше генә иде. «Сүземез» шулар хакында.
Дәвамы киләсе саннарда