Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР


КӨНДӘЛЕКЛӘР
1989
18 август. Көз быел коры һәм җылы килде. Көннәр 20-25ләр тора. Бакчага баргалап
йөрибез. Машинаны күп вакыт гаражга илтеп тә маташмыйбыз. Шушында өй каршында
куна. Берәр нәрсәсен урлап ике кулсыз итмәсәләр ярый инде. Гаражга илтеп йөрсәң бер
сәгать илтергә, бер сәгать алып кайтырга кирәк. Нурсөя болай да арып кайта. Бакчада
быел алмалар юк диярлек. Хәзер анда көзге казу эшләре генә калды. Бәрәңге 1-2 чиләк
булыр инде. Хәзер бакчалар да туйдырды. Картайтты да, ахры. Йөрисе килми.
Телефон мәсьәләсен дә хәл итеп булмый. Нурсөя приемга керә алмый кайткан. Бакча
эшләре беткәч ныклап тотынып карарга булыр инде.
Лифт эшли башлады. Бер атна-ун көн булгандыр инде. Шәп нәрсә! Нурсөя ничә еллар
буе икенче этажга күтәреп этләнгән иде. Монда коляскага утырып аска хәтле төшәм,
коляскага утырып менәм. Озак куанычка булсын.
21 август. Дачада коймалар череп беткән, аларны рәтлисе бар. Беркөн Әхтәм бераз
араны кадаклаштырган иде. Тагын ике көнлек эш калды. Төрле яктан җимерелә, ава, чери,
искерә. Үзем сикереп торып эшләрдәй булып ятам. Кулыңда акчаң булып та йә кешесен,
йә материалын таба алмыйсың. Хәзер менә кышка кергәч ныклап язу эшенә тотынырга
кирәк. Күңелдә йөргән сюжетлар да бар. Бу хуҗалык эшләре бөтен фикерне биләп ала.
Башка нәрсә уйларга вакыт та калмый. Квартирны җылытып, бөтенләй бер ремонтлап
чыгасы бар. Ямьсез җиргә, коелып утырган түшәмнәргә карап яту эчне пошыра.
Квартирың уңай, матур булса гына тыныч күңел белән эшкә утырып була.
Иртәгә тагын Нурсөяне ГТСка җибәреп карыйм әле. Нишләп берсеннән-бер җавап
юк? Нурсөя дә кыю түгел шул. Алар белән ныклап сөйләшә алмый. Андагы тупаслыкка
күңеле төшеп кенә кайта.
4 сентябрь. Өйләр суык, югыйсә көзне быел начар килде дип булмый. Игенчеләр өчен
ничектер, шагыйрьләр өчен матур: коры, артык яңгыры белән үзәккә үтми. Җылылык та
20ләргә җитеп куйгалый. Мәхәббәт турында гына язып ятарлык.
Кичә һәм өченче көн бакчага барып көн уздырып кайттык. Урамда ятарлык җылы иде.
Кояшта, әлбәттә. Нәм калын киенеп. Ләкин өйләр кар базыдай суык. Икешәр кат күлмәк-
ыштан киеп, калын юрганнар ябынып ятам. Ахры, үземнең дә җылым бетеп бара бугай.
Мондый гына суыкларда мондый ук калын киенми идем. Калын киенеп яту бик арыта.
Тәннәр сулый алмый, һава, яктылык җитмәүдән пролежньнар ачыла башлый. Җәй миңа
ачылган яраларны ямар өчен һәм эчке дөньямны чиксез күкләргә карап ятып бераз
киңәйтер өчен.
Дәвамы. Башы 2011 елның 1нче санында.
Г.Ахуновның «Идел кызы» романы буенча 6 серияле итеп эшләнгән «Габбас
хәзрәт»ен карадым да башка шундый уйлар килде: безнең әдәбиятыбызда шушыннан
җүнле әйбер юк микәнни? Йә Алла, бигрәк йөз дә бер кеше язган, йөз дә бер кеше чәйнәгән
чүбек бит. Моның китабын укып бер гаҗәпләнгән идем, нигә язарга утырды икән моны
дип, спектаклен карагач тагын гаҗәпләндем. Бер китаптан 6 серия эшләгәннәр,
трилогиясеннән 18 серия ясасалар? Күпме кешенең вакытын алачаклар. Бездә кино юк
дип зарланабыз. Бездә телевидение бар бит. Союз күләменә чыгарырлык әйберләр төшерә
белүче юк. Әсәрләрне сайлап алырга зәвык юк. Бу әсәр шушындый әйберләр булмаска
тиеш дип күрсәтелсә генә инде.
11 сентябрь. Ниһаять, бүген телефон керде. Дөрес, блокиратор аша. Ну алай да ярый
инде. Монда күчкәнгә ярты ел дигәндә куйдылар. Бүгенге көнне төрле кешеләргә
шалтыратуга багышладым. Ф.Бәйрәмованың «Казан утлары»нда басылган «Кыңгырау»
повестен укып чыктым. Әйбәт язган. Ләкин бу әсәрне укыгач үземнең әле кичә генә
тәмамлаган поэмамда кайбер охшашлыклар күрдем дә шуңа пошынып куйдым. Минем бу
әсәр әле беркая бирелмәгән, беркем укымаган. Ф.Бәйрәмовадан файдаланган булып чыгам
бит инде. Кайбер җирләрен үзгәртергә кирәктер.
29 сентябрь. Өйләргә җылы бирмиләр. Суык.
Поэманы 18ендә «Казан утлары»на илттердем. Нәрсә диярләр. Хәзер анда яңа
редактор. Р.Фәйзуллин минем иҗатка ничек карыйдыр. Гомумән алганда, нишләптер эчтә
яну бетте. Күңелдә әллә нинди бетмәс шом. Ниндидер фаҗигагә барам сыман. Иҗатыма
да битараф карыйм. Йоклап булмый. Ике атнадан артып китте инде шундый хәлгә.
Безнең өстәгеләр бик тынычсыз кешеләр булып чыкты. Төнге 11дән соң 1ләргә кадәр
нәрсәдер эшлиләр. Тук та тук. Йоклап кына киттем дисәң, сискәнеп уянасың. Нурсөя
беркөнне менеп әйтеп тә карады. Тотып ашардай булып Нурсөягә ябышкан ире. «На вашу
беду мы не виноваты», — дип әйтә ди. Ну бит инде кичке 10нан, 11ләрдән соң вообще
өйдә тыныч булырга тиеш. Причем монда безнең «беда». Берни эшләмәгән көнне дә ул
«гөмберт» итеп йә кулыннан берәр нәрсә төшереп җибәрә, йә төне буе «дөпе-дөпе» йөри.
Идәннәр барабан кебек. Йокыга китә башлыйсың — этләре өрергә тотына. Үзебезнең дә
нервылар тузган инде. Башкаларга да ишетеләдер югыйсә аларның шакулары, башкалар
зарланмыйлар.
Беркөн «Сөембикә егет сайлый»ны Дамир Сираҗиевка илттердем. Укып чыкмыймы,
килми әле. Әлбәттә, мин аны куярлар дип өметләнмим. Күчмә театрның аны куярга көче
дә җитмәс. Ул бит язылган чакта опера һәм балет театрын күздә тотып язылган иде. Анда
егермеләп ария, биюләр, сабантуй күренешләре, халыктагы җорлык-шаянлык белән бергә
серле, эчкерсез мәхәббәт күренешләре.
7 октябрь. Рәдиф Гатауллинга шалтыраткан идем. Поэманың хәлен сораштым.
Укыган, ошатмаган. М.Әгъләмов та укып чыккан. Аның да фикере уңай түгел. Ике кеше
начар дигәч, димәк, чынлап та начардыр. Нишлисең бит. Иҗатта күтәреләсең дә, төшәсең
дә. Үземнең уйлавымча алай журналда басмаслык түгел иде, күрәсең, үз иҗатыңа бәя бирү
кыендыр. Хәзер язарга да көч юк инде. Әллә ниләр майтарып булмас. Түбән төшүгә күнегә
башларга кирәктер, бәлки.
Өйләр бик суык. Ьаман җылы бирә алмыйлар. ЖЭУга шалтыратып торам, җылыны
күптән бирдек инде диләр. Ләкин безгә җылы килмәүнең сәбәбен белмиләр. Берничә көн
инде кайнар су да юк. Ныклап салкын тидереп бетермәсәк ярый инде.
Күңелдә ниндидер апатия. Берни эшлисе килми. Болай тиз картаермын димәгән идем.
Тизрәк үлеп китәсе килгән көннәр күп. Бу суык, ямьсез, шатлыксыз тормышта яшәүдә ни
мәгънә!
22 октябрь. Поэманы Р.Әхмәтҗанов та укыды. Аның замечаниеләреннән соң нык
кына эшләгәч, И.Юзеев белән М.Әгъләмовларны чакырдым. Мөдәррис килмәде, И.Юзеев
укып чыкты. Поэма буларак әсәр әйбәт, ләкин композицион яктан төзекләндерәсе бар,
диде. Әлбәттә, бу килеш бастырсаң да әйбәт диярләр, мактап чыгарлар, ди. Бу килеш
басарга ашкынып торучы күренми. Басылып чыкса да минем әйберләрне мактаучы
булмас булуын. Мине күрмиләр бит. Гаҗәп, ләкин факт. Өемә килеп табында утырганда
күрәләр. Ярый әле укучы күрә. Турысын әйтүемне яратмыйлардыр. Илдарны да
үпкәләттем бугай. Пьесаларың начар дигән идем. Менә мин үзем пьеса яза алмагач
туктадым, үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнеңне дә белү кирәктер. Пьесаларың көчле түгел
дигәч, Илдар әйтә: «Беркемнең дә болай дип әйткәне юк иде әле. Синнән беренче
ишетәм», — ди. Әйтмибез шул. Бер-беребезгә әйткәләсәк, үзебезне генийга санап йөрмәс
идек! Бәлки, дөресен әйтү кирәкмидер дә. Үзләрен гений санап йөрүләре белән алар
бәхетледер. Ә мин әйтеп аларның шул бәхетләрен киметәм түгелме соң?! Кызык кына бу
кеше дигәнең: барысы да мактау гына көтә. Бәлки, мин кешеләргә карата үзем ялгыш
фикердәдер. Үпкәләсәләр дә, әйтәсемне әйтми кала алмыйм. Беренчедән, мин аларның
күзенә бәреп әйтәм, артларыннан сөйләп йөрмим. Икенчедән, матбугатка язып чыкмыйм,
күзгә-күз генә әйтәм.
31 октябрь. Октябрьнең соңгы көне, өйләргә җылы бирә алмыйлар әле. Давление юк
диләр. Һәркөн диярлек ЖЭУларына шалтыратып торам. Миннән туеп беткәннәрдер инде.
Бу давление үзеннән-үзе булыр дип көтеп утыралармы. Аларның «давление»ләре
юклыктан үзебезнеке күтәрелә башлады инде. Ике рефлектор янып чыкты. Камин гына
калды. Монда әгәр электрың да сүнсә, катып үлүеңне көт тә тор. Ашарыңа да пешерә
алмыйсың, өйне дә җылыта алмыйсың. Батарейлардагы сулар шартлап бетеп су басмаса
ярар иде дип куркып утырабыз.
Кичә Әлмәт театрының баш режиссеры Г.Хөсәеновтан хат килде. Абдуллаев барында
ук аларда «Мәхәббәт яңгыры» дигән бер пьеса ята иде. Абдуллаев быелгы репертуарга
кертәм, киләсе елныкына кертәм дип йөрде-йөрде дә, үзен очырып куйганнар. Ул киткәч,
пьесага кул селтәгән идем инде, Гали абый Хөсәенов анда яткан әйберләрне табып укыган
да минем пьесаны ошаткан. Репертуарга кертербез дип торабыз, сез каршы түгелме,
дигән. Кая инде каршы булу. Күпме көч түккән бит аңа. Күпме вакыт сарыф ителгән.
8 ноябрь. Кичә генә җылы бирә башладылар дип сөенгән идем, бүген иртән торуга
торбалар суынган. Нурсөя поэманы машинкада басарга утырды. Безгә пар бирмәгәч,
Ходай, катып үлмәсен болар дип, мәрхәмәтле кылана: көннәр җылы тора. Укыйсы да
килми. Ялкау бугай мин.
25 ноябрь. Кичә Биектау районы Ямаширмә авылыннан бер көтү укучы килде. Ике
укытучы белән. 30дан артык кеше булгандыр. Әллә кыюсызлар, әллә белүләре шуның
кадәр генә. Бик кызыклы сораулар бирмәделәр. Минем «Җилкәннәр»не укыганнар,
шуның геройлары, прототиплары турында әз-мәз сорау. Бер малай: «Менә безнең кебек
чакта сез нәрсә турында хыяллана идегез?» — дип сорады. Калганнары вак-төяк сораулар.
Шуның өчен генә автобус яллап Казан тикле Казанга килеп йөрү кирәк булды микән?
Аларга сораулар бирсәм, әсәрләрне укымаган балаларны кыен хәлгә куярмын кебек. Миңа
калса, соңгы елларда әдәби әсәрләрне укучылар кимүгә бара бугай. Мин җиденче классны
бетереп чыкканда иң кимендә җиде йөз китап укыганмындыр. Бик тиз укый идем. Кайбер
китапны икенче көндә үк китапханәгә илтәм. Китапханәче, мине укымагандыр дип уйлап,
миннән әсәрнең эчтәлеген сораша. Мин дәртләнеп сөйләп җибәрәм, китапханәченең йөзе
яктырып китә.
30 ноябрь. Берничә көн элек поэманы яңадан эшләргә дип кайтардылар. Рәдиф
шалтыратты: Равил дә укыган, мин дә укыдым, ошады, ләкин кыскартасы җирләре бар,
диде. Равилгә үзем дә шалтыратып, фикерен сорадым. Бик әйбәт, ачылып сөйләште.
— Кичә мин синең үзеңә шалтыраткан идем, поэмаң белән котларга, ләкин телефоның
үзгәргән икән, шалтырата алмадым. Котлыйм, әйбәт поэма язгансың, — диде. —
Кыскарту мәсьәләсендә эш болай: поэмаң начар булудан түгел, журналның һәр санына
күбрәк авторны кертү өчен эшләнә бу эш, — диде Равил һәм болай дип өстәп куйды: хәзер
журналга меңәр юллык поэмалар кертмәячәкбез.
— Зуррак йодрыклы агайлар килеп якаңнан алсалар, бастырмый хәлең булмас.
Бирешерсең.
— Ничего, йодрык бездә дә бар. Әгәр аларныкын бастырсам, әйтеп йөземне
кызартырсың...
6 декабрь. Узган якшәмбедә Мәдинә Маликова һәм Әхмәт Рәшитовлар килеп утырды.
Япониягә туристик путевка белән барып 18 көн йөреп кайтканнар. Анда күргәннәрен
сөйләп утырдылар. Андагы тәртип, аларның культуралылыгы, кибетләрдәге муллык,
техникалар, машиналарның камиллегенә сокланып кайтканнар. Әхмәт алты илдә булган
инде, Мәдинәсе дә шул чама йөргәндер. Кубага, Франциягә, Австриягә барган иде, менә
хәзер Япониягә. Кайбер язучылар кебек акчаларын учмарлап өйдә генә утырмыйлар,
дөнья күрәләр.
Мәдинә күп яза инде. Әле менә быел гына ике пьесасын куйганнар. Берсен Минзәлә
театры, берсен Әлмәт театры. Әлмәт театры өчен тагын бер пьеса язып йөри. Бер җаена
төшенсә, язачак әле ул. Һәрхәлдә, пьеса романга караганда җиңелрәк тә, акчалырак та.
17 декабрь. Бүген радиодан минем балалар өчен язылган дүрт шигырьне укыдылар.
Луара Шакирҗанова һәм Юныс Сафиуллин укыды. «Тылсымлы таяк» дигән тапшыру бу.
Шигырьләрне укый башлаганчы Галимҗан Гыйльманов (минем редактор) минем хакта
кереш сүз белән чыгыш ясады. Бер биш минут сөйләде минем иҗат турында. Шактый
кызыклы (дөрес) күзәтүләре бар икән. Минем иҗатның башкалар күрмәгән ягын күрә
белгән. Мине мактаганы өчен генә түгел, әйбәтне начардан аера белгәне өчен күңел
булды. Юкса кайчагында мактаганда кызарып утырасың. Шул ук тапшыруда Илгизәр
Гыйбадуллин дигән яшь шагыйрьнең шигырьләрен дә укыдылар. Һәм үзеннән дә сүз
әйттерделәр. Остазларым дип Зиннур Насыйбуллин һәм Фәнис Яруллинны саныйм, диде.
Аңа кайчандыр минем «Аерылмас дустым» китабы эләккән булган. Шуны уку бик
дәртләндерде, ди. Менә бит дөнья — без дә кемнәргәдер остазлар була башлаганбыз.
Кайчандыр әле үзебез Ш.Галиев, И.Юзеев, М.Шабаевларны укып, аларның иҗатларын
күңелгә сеңдерә, алардан өлге ала идек.
Узган атнада (18ендә) Зөфәр килде. Күп кенә киштәләр куйды. Кухняга Нурсөя белән
клеенка ябыштырдылар. Идәнгә линолиум җәйде. Бер атна буе баш та калкытмый эшләде
бичара. Ә бездә тагын өч атна эшләсәң дә эш бетә торган түгел. Эшләгән саен эш арта
гына бара сыман. Һәр эш кемнеңдер килгәнен көтеп торгандыр инде. Кадак кына кагарга
булса да кеше кирәк. Шундый чакларда Нурсөя берәр бала табасы калган икән дип әйтә
иде.
25 декабрь. Узган чәршәмбедә университет студентлары килде. «Әллүки» әдәби
түгәрәге членнары. Ун кеше иде бугай. Минем «Җилкәннәр» дән башка әсәрне
укыганнары юк, ахры. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Бәлки, берничә шигырьне укып
онытканнардыр. Күп кенә сораулар бирделәр. Иҗат турында, шәхси планда. Ләкин
иҗатка караганда шәхси тормыш күбрәк кызыксындырды бугай. Гарык бу
кызыксынучылардан... Һәр килгән кеше, бигрәк тә укытучылар, Нурсөяне кухняга алып
чыгып сорау алалар: «Фәниснеке фәләнме-төгәнме? Акчасына кызыгып чыктыңмы?»
Тагын әллә нинди интим тормышка кагылган сораулар. Алар киткәч, Нурсөя үкереп елый:
«Нигә алар мине мыскыл итәләр? Мин алардан иреңнеке нинди дип сорамыйм бит», —
ди. Нишлисең инде, бездә гади кешеләрнең генә түгел, укытучыларның да эчке
культурасы түбән дәрәҗәдә. Тагын бер мәсьәлә: күп кешеләр авторның «мин»ен
язучының үзе дип кабул итә. Әсәрдәге персонажлар турында: «Теге сине ташлап киткән
кыз исәнме?» Һ.б.лар. Әдәби әсәрдәге вакыйгаларны тормышта да нәкъ шулай булган дип
аңлыйлар.
1990
11 гыйнвар. Байтактан көндәлеккә берни язган юк икән. Узган елның ахырында бер
поэма («Ак үлем») яза башлаган идем, бу елның беренче атнасында шуны тәмамлап
куйдым. Зур түгел. 376 юл. Болай әлегә үземә ошый. Кешеләргә укыткан юк.
20 гыйнвар. «Ак үлем»не «Соц.Татарстан»га илттергән идем. М.Харисов укыган.
Ошаткан. Ләкин газета басармы-юкмы. Чөнки редакторлары шигъри әсәрләргә кырын
карый. Гонорарны күп ашый дип әйтә ди. Мин әйтәм, гонорарын әзрәк түләрсез, дим.
Нишләрләр.
Беркөн Гөлзадә Сафиуллина белән Риф Гатауллин килгәннәр иде. Алар белән төнге
бергә кадәр утырдык. Бу поэманы аларга укыдым. Бик ошаткан төсле булдылар. Рифнең
күзләреннән яшьләр чыкты.
Быел басыласы әкиятләр китабының хәбәре ишетелми әле. Бу әкиятләр китабын
аеруча сабырсызланып көтәм. Хәер, башкалары да шулай булгандыр инде. Китапларның
чыкканын көтеп алыр өчен бик күп сабырлыклар кирәк язучы халкына. Ничә еллар көтү.
Әсәрне бастыру, бигрәк тә китап итеп чыгару өчен ул әсәрне язуга караганда күбрәк көч
китә.
17 февраль. 4 февральдә «Соц.Татарстан»да «Ак үлем» поэмасы басылды.
Кыскармаган, өзелмәгән килеш. Редакциядәге егетләр ошаттылар. Язучыларның да
берничәсе шалтыратты. Флера Гыйззәтуллина, Рәшит Әхмәтҗанов, Илдар Юзеев, Рәдиф
Гатауллиннар ошатканнар. Бу синең уңышың дигән булдылар...
10 февраль көнне Пермь өлкәсеннән укучылар минем белән очрашуга килгәннәр.
Каникул түгел, ни түгел, директор белән сөйләшкәннәр дә чыкканнар да киткәннәр. Сезне
көчкә таптык дип арып-талып килеп керделәр. Алар белән озак кына сөйләшеп утырдык.
Ун бала, бер укытучы, бер студент. Нурсөя чәй эчерде аларга. Күңелләре булып китте. Бер
китабымны язып бүләк иттем. Аларның мәктәпләрен татар мәктәбе иткәннәр, китаплар
юк, диләр. Китапханәдә өч татар китабы бар, диләр.
Беркөнне Әлмәт театрының баш режиссеры Гали абый Хөсәенов килде. Аның белән
озак кына сөйләшеп утырдык. «Мәхәббәт яңгыры»н куймакчылар. Тора- бара нәрсә булыр
тагын. Абдуллаев та аны куям дип йөреп юкка чыкты. Хәзер ул Оренбургта татар театры
оештырып ята икән.
15 апрель. Күптән көндәлеккә тотынган юк икән. Бу вакыт эчендә ниләр эшләнде
соң? «Коткарыгыз» дигән поэманы язып «Яшь ленинчы»га җибәрдем. Укыдылар,
ошаттык диделәр. Ләкин басарлармы, артык кыю әйтелгән урыннары бар.
Март аен күбрәк чирләп үткәрдем дисәң дә ярый. Ай буе уколлар алдым. Йөрәк
авыртты. Күбрәк эшләп ташладым, ахры. Хәзер шушы поэмадан соң бер юл да язган юк...
Тимер гаражга урын бирделәр. Аны кайтарту, урнаштыру мәшәкатьләре булды.
Җитмәсә, гаражны куйдыртмас өчен әллә кемнәр тавыш кубардылар. Исполкомга,
домуправлениегә бардылар. Куйсагыз яндырабыз дип янадылар. Менә сиңа мәрхәмәт,
шәфкать! Әле гаражның да эше бетмәгән килеш тукталды. Берәр машина бетон- измә
кирәк. Асларын ипләргә, ныклап утыртырга. Гараж үзе 817 сум. Китертүләре, нигезенә
ком ташытулары, җыеп куюлары белән хәзер меңгә җитте. Тагын күпмегә төшәр.
Акчасыннан бигрәк кешесе һәм материалы юк...
16 апрель. Кичә машинаны кабызып гаражга куйдык. Бакчага барып кайттык кич
кенә. Ләкин юллар бик начар, кереп булмады. Күпергә кадәр килеп җиттек тә, Нурсөя
белән Әхтәм өйгә йөгереп кенә барып килделәр. Өйләргә әлегә кермәгәннәр. Тәрәзәләр
исән-сау. Бу юллар тагын бер-ике атнасыз кипшермәс әле. Көздән бик каты яргалап,
буразналар ясап бетереп калдырганнар. Гомумән, безнең илнең иң зур чире — юлсызлык.
Беркөнне «Иностранная литература» дан бер повесть укыган идем. Без дуракка санаган
Гитлер властька утыру белән бөтен җиргә асфальт юллар салдыра башлаган. Шуның
белән эшсезләрне эшле иткән, машиналарның гомерен ике тапкырга озынайткан. Юл
завод-фабрикаларның араларын якынайткан. Кыскасы, дурак Гитлер юллар — илнең кан
тамыры икәнен аңлаган.
27 апрель. Кичәге газеталарда быелгы Тукай премияләре лауреатларын язганнар иде.
М.Мәһдиев, С.Садыйкова, И.Сәлахов. Өчесе дә бик лаеклы кешеләр. Ниһаять, бик гадел
килгәннәр бу мәсьәләгә. Югыйсә иҗатлары белән укучыда мәхәббәт казана алмаган
бәндәләр дә алып бетерде бит инде ул премияне.
22 май. Нишләптер кәеф юк. Әллә көннәр начар булганга. Көннәр салкын. Бүген 8
градус. Бераз гына яңгыр сибәләп китте, тузанны басарлык кына. Майда бераз кар да явып
алды инде быел. Күлмәкчән йөрерлек көн юк әле.
Язган юк. Сирәк-мирәк бакчага барып кайткалыйбыз. Помидор, кыярлар утыртырга
салкын әле. Төннәрен кыраулар булып тора. Көннәр салкын булса да алмагачлар шау
чәчәктә. Чияләрнең чәчәге күп түгел. Ләкин бакча да нигәдер сокландырмый, күрәсең,
соклану башта күңелдә туадыр. Ә күңел әле кышкы салкыннардан бөрешеп калган. Күңел
турында башыма кайбер фикерләр килде әле. Күңел — ул бер савыт сыман нәрсә икән
бит: тулып тора, бушап тора. Һәр яңа көннең яктылыгы, байлыгы, гомумән, без белмәгән,
бары тик күпмедер вакыт үткәч кенә үзен сиздерә башлаган нигъмәтләре бик күп. Һәр яңа
көн безнең күңелләребезгә үз байлыгын сала бара. Бу байлык безнең күзләребезне
нурландыра, йөзләребезне яктырта, төшенкелеккә бирелгән чакта дәртләндереп җибәрә.
24 май. 23 майдан җылы су бетте. Ничә айга барыр. Хәзер менә су җылытып
юындырырга кала инде мине. Күпме мәшәкать, күпме вакыт. Миңа бит кимендә атнасына
ике тапкыр юынып торырга кирәк. Һәм бик шәпләп. Юкса бөтен пролеженьнар ачыла
башлый. Мине бары тик су гына тотып тора дисәң дә арттыру түгел. Больницаларда
юынырга мөмкинлек булмау аркасында ул урыннар бер ай эчендә чери башлый.
Больницадан алып чыккан яраларны җәй буе ямарга туры килә. Бакча да безгә күбрәк
шуның өчен.
22 июнь. «Коткарыгыз!» дигән поэманы «Яшь ленинчы» басмады, артыгын зурлар
өчен диделәр. Мин бит аларга биргән вакытта ук әйтеп бирдем: бу инде зурлар өчен,
басмаслык булсагыз, озак яткырмагыз, үземә кайтарыгыз, дидем. Ә алар, поэмаң безгә
ошады, басабыз обязательно, дип ышандырып яткырдылар. Дүрт ай тотасы юк иде бит
аны. Әле үзем шалтыратмаган булсам һаман әйтми яткыралар иде. Ни Госманы, ни
Хәйдәре дәшми бит...
5 октябрь. Быел җәй 4500 км юл йөрелде. Бензинга кытлык булды җәй буена. Иң күп
нефть чыгарган Совет илендә кытлык дәвам итә. 20 литр бирәләр бер заправит иткәндә...
Йокы начар. Атнага бер йокы даруы эчәм. Соңгы вакытларда эч тә гел авырта. Аяклар
сикереп, тартышып бик борчыйлар. Русча аны спастика диләр. Көз галәмәте генә микән.
Шушы килеш бу гомер яшәрмен дип уйламаган идем. Нурсөянең кайгыртуы гына тотып
торадыр инде.
8 октябрь. Аракы талонга булганнан бирле һәр айны 4 ярты акны, 2 шешә кызылны
алып барабыз. Талонга булмаса кем аның кадәр аракы алыр иде инде...
17 октябрь. Өйгә җылыны бер бирәләр, бер алалар. Кичә кичтән ятканда җылы гына
иде, төнлә туңып уяндым. Жылы беткән икән. Дөнья безне төрлечә сыный, чыныктыра.
Кирәкле, теләгән ашамлыкны ашатмый чыныктыра, уттан алып суга ташлап чыныктыра.
Саный китсәң, күп инде чыныгу өчен сәбәпләр.
Бәләкәй чакта черек бәрәңге, алабута күмәче, балтырган ашап үскәнгәдер, ачлыкка да,
ялангачлыкка да бирешмибез. Балкон тулы аракы.
Кичә «Идел» журналының 7нче саны килде. Минем шигырьләрне чыгарганнар. Ике
җирдә тупас хата ясаганнар. Ә болай матур гына шигырьләр биргән булганмын икән.
Гел иҗат турында гына да уйлап ятып булмый. Дөнья мәшәкате миңа да бәреп керә.
14 октябрь көнне бакчага барып кайттык. Просто гына. Заправкаларда бензин юк.
Һәркайда халык гасабилана. Дөньяның рәте китте. Торгынлык елларын сагынырсың,
валлаһи. Хәзер бер диван гына да таба алмыйсың. Продукцияләрне кибеттән халык
кырып-себереп алып бетереп бара. «Базар экономика»сына тизрәк күчелсен иде инде,
бәлки, кыйммәт булса да, әйберләр чыга башлар иде. Хәер, бездәге караклык, бездәге
алдашу белән әллә нинди мөнәсәбәтләргә күчсәң дә юньле булмас бу тормыш.
1991
23 гыйнвар. Бүген президент указы чыкты: 50 һәм 100 сумлык акчаларны йөрүдән
туктату турында. Кулда булган акчаларны бер зарплата яки бер пенсия күләмендә
алыштырырга. Безнең 450 сум акча бар икән. Хәзер шуны кайда ничек алыштыру турында
кайгырабыз. Банкларга шалтыраткан идем, әле безгә бернинди күрсәтмә бирелмәде дип
утыралар. Нәшрият бухгалтериясе дә соңрак шалтыратырсыз ди. Бу указ мафиозниклар
кулындагы акчаларга төбәп чыгарылган булса да, төп удар гади халыкка төшәр әле. Чөнки
һәркемнең үлем-китемгә дип әзерләгән акчасы бар. Нәрсә дә булса саткан чагың булуы
мөмкин. Әйбер сатканда гадәттә эре акча белән түлиләр. Берәрсе 10 меңгә дачасын яки
машинасын сатып, акчасын банкка күчерергә өлгермәгән булса, ул нишләргә тиеш?
Мафиозниклар алар банкирларны сатып алып та акчасын алыштырачак. Илдә көнләп
түгел, сәгатьләп әйберләрнең бәяләре күтәрелә. Өстәвенә халыкны таларга тагын бер указ.
Пожалуй, безнең җитәкчеләр үз башына котырадыр. Бер яктан Ельцин болгата, икенче
яктан Горбачев. Иртәгә нәрсә буласын беркем белми. Анархия.
27 гыйнвар. 7сендә «Балакайларым» дигән повестьны башлап куйдым. Өч табак
чамасы язылды инде. Күпмегә барыр. Яза-яза исеме үзгәрүе дә мөмкин. «Балакайларым»
дигән исем үземә дә ошамый. Анда ниндидер төчелек бар. Ә безнең әни бервакытта да
«балакайларым» дип баштан сыйпап утырмады. Өйдә безнең алты балага да эш бүлеп
бирелә, әгәр шуны үтәмәсәң, үзеңә тиешле бәрәңгенең яртысы эләкмәскә мөмкин.
Ишегалды себерү, абзар чистарту, бозауны эзләп алып кайту минем өстә. Миннән яшь
ярымга өлкән Әнисә идән юа, ашарга пешерә. Ә инде бәрәңге утау вакыты җитсә, 25
сутыйлы бакча урталай тигез итеп бүленә: яртысын — мин, яртысын Әнисә утарга тиеш.
Әни һәм бездән өлкән абый, апалар колхоз эшендә. Әни кушкан эш җиренә җиткереп
үтәлә. Ул эштән кайткач безнең эшләребезгә күз төшереп ала да: «Булдыргансыз!» — ди
иде. Бу сүз безнең өчен хәзерге дәүләт бүләкләреннән зуррак иде. Хәер, без дәүләт
бүләгенең ни икәнен белми идек тә. Ансы аның шагыйрь булгач кына кирәк булды.
Кичә Резидә белән Чулпан килде. Шампанский алып килгәннәр. Күңелле утырдык.
Резидә Әхтәмованың «Татарстан яшьләре»ндә шигырьләре чыккан. Әйбәт шигырьләр.
Икесенең дә шигырьләре «Идел»нең икенче санында чыгарга тиеш икән. Чулпанныкы
«Казан утлары»ның 3нче санына да кергән.
Минем берничә шигырь «Вакыт» газетасында басылган. Чулпан шул газетада эшли.
Резидә 3нче гимназия укытучысы. Минем «любовь». Кайчандыр «Резидә» дигән шигырь
язган идем. Ул студент чакта. Миңа 48 яшь тулган көнне Актерлар йортында иҗат кичәсен
үткәргәннәр иде. Шунда ул минем шигырьләрне укыды.
23 февраль. 20 февральдә музыка училищесыннан Гөлнара исемле бер кыз килде.
Мин, ди, бер егеткә үлеп гашыйк булдым. Шул егеткә булган мәхәббәтемне җыр белән
белгертәсем килә. Сез миңа шундый берәр шигырь язып бирсәгез, мин аңа берәр
композитордан көй яздырып, егетемә җырлар идем, ди. Шул җырымнан ул минем бик нык
яратканымны аңлар иде, ди. Язарга вәгьдә бирдем инде. Кызы артык матур бит. 16
яшьлекләр чибәр була инде.
5 март. Гөлнарага шигырьне икенче көнне үк язып куйдым. Берәр атнасыз яза алмам
әле, берәр атнадан соң шалтыратырсың дигән идем. Ул китүгә үк язылды. Менә бит матур
кызларның тәэсире. Аннары Гөлнара барында ук, ул шигырьгә көй язып булмасмы дип,
Фасил Әхмәтовка шалтыраттым. Ул вәгъдә итте. Гөлнарага Фасилнең адресын биреп,
аларга җибәрдем. Фасилгә дә кыз бик ошаган. Үзенең яңарак язылган бер җырын биреп
җибәргән. Бәлки, радиога яздыртып булыр, ди. Давай, мин әйтәм, икәүләп тырышып
карыйк, дим. Тик Фасил шушы көннәрдә Иҗат йортына китә, бер айга. Бу җырга тотына
алырмы, белмим. Бик озак эшли торган кеше. Мин Гөлнарага аның шундый икәнен
әйттем. Бу шигырьне, бәлки, тагын берәр композиторга биреп карарсың, дидем. Ләкин
аның әле таныш композиторлары юк. Беренче генә елын укый. Шигырьне алырга килгән
көнне җырлатып караган идем, тавышы бик әлләни тоелмады.
Повестьны кичә тәмамлап куйдым. Үземә бер караганда ошый, икенче караганда
ошамый. Ничектер инде. Төгәл ике ай язылды. Шул ике айның бер атнасын чирләп
уздырдым. Тагын бер кат укып чыгам да, Нурсөягә машинкага бирәм инде.
Резидә белән Чулпан килгәләп йөриләр. Бүген дә килергә тиешләр. Әллә мин яшәрә
башладыммы икән? Гомумән, соңгы вакытларда килүчеләр ешаеп китте әле. Сәбәбе
нәрсәдәдер. Балтач районыннан да киләбез дип шалтыраттылар. Алар да озакламас.
Узган пәнҗешәмбедә радиодан әкиятләр китабына күзәтү бирделәр. Ике әкиятемне
укыдылар. Шактый кеше тыңлаган булып чыкты, шалтыраткаладылар.
9 март. 7 март көнне Зәкия апа килде. 8е көнне Наилләр, хатыны һәм малае белән.
Нурсөя повестьны машинкада баса башлыйм дип тора иде, Зәкия апа китмичә булмый
инде. Яңадан берәр кеше килеп чыкмаса. Бу февраль-март айлары бик кешеле булды.
Ярый әле повестемны бетереп куйган идем.
Хәзер бераз ял бирәм инде үземә. Аннары бер-ике юмористик хикәя сюжеты бар,
бәлки, аларны язып куясы булыр.
15 мартта Язучылар союзының чираттан тыш съезды була. Барып булырмы — белгән
юк. Беренчедән, колясканың рәте китте. Әллә кайчаннан бирле министрлыкка
шалтыратам, юк әле диләр. Икенчедән, суык вакыт. Аннан... Кем чакырган әле сине анда?
Хәзер миһербан дигән нәрсә искелек — капитализм калдыгы булып санала бит...
Соңгы вакытларда Гомәр Бәширов белән шактый еш телефоннан сөйләшә башладык.
Ул шалтырата — мин шалтыратам. Анын да дус-ишләре бетеп киткәндер, күрәсең.
Автографлы китабын да җибәрде, зур гына хаты да бар. Аның миндә хәзер автографлы
ике китабы булды. Беренчесен 1962 елда, мин авылда яткан чакта яныма килгәч биреп
калдырган иде.
17 март. Бу язучылар арасында кешелеклелек дигән нәрсә бөтенләй беткән икән. 15
мартта безнең съезд булды. Бер көн алдан махсус шалтыратып әйттем, мине алып баруны
оештырасыздыр бит, дип. Оргсекретарь Мансур Шиһапов: «Бу турыда сүз дә булырга
мөмкин түгел, обязательно алып барабыз», — дип сүз бирде. Аннан алда Рәшит
Әхмәтҗановка әйтеп куйган идем, син дә аларның исенә төшерерсең әле дип. Ник берсе
юри булса да, син барасыңмы, дип шалтыратсын. Көне дә суык иде, бәлки, мин бара да
алмаган булыр идем, ләкин кешедә күңел дигән нәрсә бар бит. Күңеле булсын дип кенә дә
шалтыратмыйлар. Шалтыратсак, вдруг алып барышасы булыр дип куркалардыр инде.
Югыйсә алардан күтәртеп алып бардыртмыйм бит инде мин.
Бу ике көндә кәеф юк. Җанны туктаусыз рәнҗетеп торалар. Берәр әйбер язсаң, аны
бастыру газап. Нурсөя булмаса, мин өйдә томаланып үләр идем.
26 март. Узган атнада Гөлзадә Сафиуллина турында очерк яздым. Рәшит Әхмәтҗанов
күптән әйтеп йөри иде, аннары ничектер бер омтылышта яздым да ташладым. Дүрт көн
кирәк булды 20 битлек очеркка. Яза башлагач, рухланып кителде.
Бүген Нурсөя белән Мәдинә Маликованы коляска карарга җибәрдем. Базага
Германиядән детский коляскалар кайткан дигән иде зам.министр Сәйфетдинов, бәлки,
алар миңа яраклыдыр. Мин бит инде балалар-үсмерләр авырлыгында гына. Бәлки, әле
балкон ишегенә дә сыяр.
Әлмәттәге пьеса һаман куелмаган килеш ята. Режиссер Гали Хөсәеновны да куганнар.
Бу пьесаның бәхете булмады. Башта Абдуллаев куям дип ике ел яткырды, аны кудылар.
Хәзер Гали Хөсәеновта ике ел ятты — аны да куганнар. Кеше язмышлары әсәр язмышына
әйләнә.
Бүген Нурсөя белән әйткәләшеп алдым. Бөтен җирем авырта, ди, бер путевка да алып
бирмисең, ди. Ул хаклы, әлбәттә. Ләкин мине кем карар соң? Әнигә хәзер 83 яшь. Ул да
килергә бик ашкынып тормый. Туганнарның берсе дә, карыйм үзем, Нурсөя бераз ял итсен
дими.
Йә тереләсе, йә үләсе иде.
28 март. Бу бәяләр артуны халыкка ике атна элек әйтеп кую бик начар эш булды.
Кешеләр аяктан егылганчы кибеттән кибеткә чаба, нәрсә дә булса алып калырга тырыша.
Талоннарга биреләсе продуктларны алыр өчен Нурсөя һәркөн чыга, көне шуның белән
уза...
Кичә китап нәшриятыннан шалтыраттылар. Быелгы планга кергән китабымның
корректурасы килгән, бүген Нурсөя шуны алырга китте.
Кичә композитор Мәсгудә Шәмсетдиновага шалтыраткан идем, озак кына сөйләштек.
Бер-ике җыр яздырасы килә синнән, дигән идем. Композиторлар алар язучылар белән
чагыштырганда ялкаурак халык, бер җырны айлар-еллар язарга мөмкин алар. Мәсгудәне
кунакка чакырдым, шигырьләрне бергәләп сайлап алырбыз, дидем. Хәзер минем Фасил
Әхмәтовта 2 шигырь, Әнвәр Шәрәфиевта 3, Риф Гатауллинда 4 шигырь ята. Моңа да
берничәне бирсәм, дүрт композиторның берсе ничек тә бер-ике елда берәр җыр язар,
бәлки.
Нурсөянең соңгы вакытларда аяклары сызлый. Иртән көчкә тора. Ә чабарга кирәк.
Һәм икебез өчен дә.
Кичә Рәдиф Гатауллинга туган көне белән котлап телеграмма җибәрдем. Татарча.
Суверенитетның бер файдасын күрә башладык. Күпмегә барыр. Демократия дигән
нәрсәнең бугазына басып киләләр инде әкренләп.
3 апрель. Кичә радиодан балалар өчен «Тылсымлы каләм» тапшыруы тулысы белән
минем иҗатка багышланды. 40 минутлык тапшыру булды. Кереш сүз белән Госман Садә
чыгыш ясады. Үзем сорауларга җаваплар бирдем. Аннары ярты сәгатьләп минем
шигырьләрне укыдылар. Кайбер шигырьләр йомшаграк иде, ләкин мин аларны, бәлки,
укымаслар, сайлап алырлык булсын дип биргән идем. Күрәсең, вакытлары күп булган,
бөтенесен укыдылар.
Бүген Балтач районы Субаш авылыннан 30лап укучы килде. 5 укытучы бар иде.
Укучылар минем шигырьләрне ятлап килгәннәр. «Иң гүзәл кеше икәнсез» җырын
өйрәнгәннәр. Җырладылар, башка җырлар да. Шигырьләр сөйләделәр. 2нче класстан
11нчегә кадәр сайлап алып килдек диләр. Магнитофонга яңа шигырьләремне
яздырып алдылар. Фоторәсемгә төштек. Озак утырдылар. Өч сәгатькә якын. Чәй
әзерләдек. Өстәлгә чиратлашып утырып чәй эчтеләр. Үзләре күчтәнәчләр алып килгәннәр.
Бәрәңге, ипи, балан бәлешләре.
Укытучылары Валерия, Радик, Фирдәүсә, Әлфия, Тәнзилә исемлеләр. Баяннар белән
килгәннәр. Хезмәт дәресләрендә шахмат өстәле һәм ике урындык ясап алып килгәннәр.
Күңелле булды, алар да канәгать булып китте шикелле. Минем барлык әсәрләрне диярлек
укыганнар. Берсе китапханәче иде. Әкият китабы яңа гына килгән иде әле, ди, укып
таушалдырып бетергәннәр инде. Кайбер мәктәпләрдән бик әзерлексез киләләр. Монда
ничектер язучыны олылау сизелә. Балтач яклары, гомумән, ул яктан булдыра алар. Бик
каты кунакка чакырып киттеләр.
9 апрель. 2 апрельдән бәяләр күтәрелә дигәч, бәяләр югары булгач әйберләр күбрәк
чыгар дип уйладык. Юк, аңа карап әйбер артмады. Каян артсын инде ул: күп кенә
җирләрдә айлар буена дәвам иткән забастовкалар. Шахтерлар бик котыра. Ельцин да бик
әшәке кеше булып чыкты. Безнең суверенитетның бугазына басарга маташа. Ул гомумән
политик түгел инде. Бер җирдә бер төсле сөйли, икенче җирдә шуның киресен. Үзенең
төп позициясе юк. Ә Горбачев властьны кулдан ычкындырды. Инде теләсә дә кире кулга
ала алмый.
Хәзер китапларны чыгарып булырмы дип калтырап утырабыз. Кәгазь юк, булганы да
кыйммәт. Нәшриятка хөкүмәт дотация бирми.
4 май. Бу арада Нурсөя сберкассада баш әйләндереп йөрде. Нәшрияттан миңа
җибәрәсе акчаны ялгыш счетка җибәргәннәр. Шул сәбәпле менә бу инфляция аркасында
артачак 40 процентны югалттык. Ул бит күп — 4000 сум югалту.
Дәвамы киләсе санда