Логотип Казан Утлары
Публицистика

Индус Фатих улы Сирматов

Язучы Индус Фатих улы Сирматов 1937 елның 11 мартында
Татарстанның Актаныш районы Чиялек авылында укытучы
гаиләсендә туа. Әүвәл туган авылында, аннары берникадәр вакыт күрше
Чуракай авылы мәктәбендә укып, 1954 елда Байсар урта
мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институтының тел-
әдәбият факультетына укырга керә. Институттан соң Апас
районында чыга торган «Бригадир» газетасы редакциясендә
бүлек мөдире, соңрак комсомолның Апас райкомы беренче
секретаре булып эшли. 1963 елда Казан телевидениесенә эшкә
килә һәм шуннан соң аның бөтен хезмәт юлы телевидение
студиясе белән тыгыз бәйле. Биредә ул озак еллар әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли,
соңга таба аңа телестудиянең нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифасын
йөклиләр.
Индус Сирматов урта мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый — шигырь язу
белән мавыга. Институт елларында алар — бер төркем иҗат яшьләре — бергәләшеп
«Әдәби Алабуга» дигән җыентык та бастырып чыгаралар. Шулай да аның киләчәктәге
әдәби иҗат йөзен шигърият түгел, ә проза жанры һәм телевизион драматургия билгели.
Язучылар берлегенә дә ул шушы жанрларда эшләүче автор буларак кабул ителә.
И.Сирматов — дистәләгән хикәя һәм берничә повесть («Офыкның аръягында», «Керәшен
кызы», «Ак бишек», «Муллагали ни күргән?») авторы. «Муллагали ни күргән?»
повестенда, «Шанхай бүреге», «Соңгы куян», «Мичче Гата», «Хәзинә эзләүчеләр» кебек
хикәяләрендә язучы тормыш күренешләрен һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне
жиңелчә көлү-юмор аша гәүдәләндерә. «Ләйсәннең бер көне» повесте, «Иван Шишкин
картинасы», «Сукмакларда үсә колмаклар», «Тимер иләк, төпсез чиләк» кебек
хикәяләрендә исә вакыйгалар балаларның уй-хисләре һәм күңел кичерешләре аша
тасвирлана.
Индус Сирматов татар әдәбиятында телевизион драматургия жанрын башлап
җибәрүчеләрнең берсе. Аның пьесалары, сценарийлары буенча куелган «Ялгыз учак»
(1994), «Сугышның ике көне» (1995), «Яңа фатир» (1996) телевизион спектакльләре,
«Солдатка китте егет» (1968), «Йөрәкләрдә эз калдырып» (1995), «Тормышым минем —
театр» (1997), «Тарих башы ерак гасырларда» (1997) кебек документаль телефильмнар,
Нәкый Исәнбәтнең фольклор әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән унике серияле «Мырау
батыр», Мәхмүт Хәсәнов романына нигезләнеп куелган җиде серияле «Язгы ажаган»,
Ибраһим Гази трилогиясе буенча төшерелгән «Онытылмас еллар» телевизион
спектакльләре ижат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр.
Индус Сирматов — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,
Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе. Ул 1993 елда Татарстан
Язучылар берлегенә кабул ителә.