Әдәби эстафета
Мамадыш районының
Югары Сөн урта мәктәбендә
Әнием
Беренче «бишле»не алгач та
Мин яшендәй өйгә атылдым.
Моны ишеткәч, әни кулындагы
Чынаягы төшеп ватылды.
Әйе, чыннан да шушы шигырьдәгечә нечкә күңелле, безнең шатлык белән
шатланучы, безнең кайгы белән кайгыручы әнием, мөгаен, иң әйбәт әниләрнең
берседер ул. Ачык йөзле, сабыр холыклы, юмарт минем әнием. Ул пешергән ашлар
телеңне йотарлык, ул үстергән гөлләр нур чәчә, ул ясаган чәй тәп-тәмле. Шундый
әнием булу белән мин бәхетлемен. Әнине бик тә, бик тә яратам! Ләкин үзенә әйтә
алганым юк әле...
Әни күңеле мәңге эчкерсез,
Әни күңеле мәңге бозланмый.
Кирәк икән, әни безнең өчен
Гомерен дә хәтта кызганмый.
Солтан ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ
Могҗиза
Гашыйк булу, минемчә, ул
Үзе бер могҗизадыр.
Сөйгән, яратканың өчен,
Син барсына ризадыр.
Хисләреңне аңлатырга
Җитеп бетми кыюлык.
Бәлки, синең хәлләрең дә
Булмастыр аңа кызык.
Яратып йөргән егетең
Булса башка кыз белән...
Аңа ничек үч итәсен
Мин бик тә яхшы беләм.
Тик кирәкми, болай булмый,
Үч итәргә ярамый.
Табарсың син тиң ярыңны,
Бернигә дә карамый.
Мәхәббәт ул үзе килә,
Чакрып кына килми ул.
Сөймәүчеләр мәхәббәтнең
Ни икәнен белми ул.
Апам
Исеме Гөлназ булганга, Гөлләр
ярата апам. Өйне ямьләп үсә
бездә Кашкарый, хөрмә, яран.
Лимоннар һәм кипарислар
Түшәмгә үк тигәннәр.
Назлап, сөеп үстергәнгә
Алар һаман яңара.
Үрмә гөлләр — серле гөлләр
Өйне сергә төргәннәр.
Шушы гөлләр кебек матур
Гомер телим мин аңа.
Гөлнара ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА
Яңа чана Яңа чана белән шуу —
Бик күптәнге хыялым.
Быел хәтта Кыш бабайга
Чана сорап хат яздым.
Кыш бабай да җибәрмәде,
Әни дә суза килде.
Чаналы булу хыялы
Һаман артка чигенде.
Шулай көтеп йөри торгач,
Бәйрәмнәр узып киткән.
Әллә кайчан көтеп йөргән
Туган көн килеп җиткән.
Бүләкне, исләре китеп,
Карап йөри чебиләр.
Чана булды, Кыш бабакай!
Инде тизрәк кар җибәр!
Илназ ЙОСЫПОВ
СӘЛАМӘТЛЕК САНДЫГЫ
Борын-борын заманда яшәгән ди бик тә зирәк,бик тә акыллы, бик тә зиһенле бер
карт. Аның булган ди өч улы.
Менә картның якты дөнья белән аерылыр вакыты килеп җиткән ди. Ул үзенең өч
улын да үз янына чакырып алган. Карт аларга әйткән: «Минем өч сандыгым бар.
Шуларның берсе байлык белән тулы, икенчесендә сине мәңге яшь тоту сере, ә өченче
сандыкта сәламәтлек», — дигән.
Олы малай ике дә уйламыйча байлык тулы сандыкны алган. Икенче улы гомер буе
яшь тота торган серле сандыкны алган. Ә кече малайга сәламәтлек тулы сандык кала.
Картның уллары һәрберсе үз сандыкларын ача. Олы малай бик тиз баеп китә,
энеләрен оныта, сандыктагы байлыкны теләсә ничек туздыра башлый.
Икенче малай матур кыяфәтле булып йөри башлый. Үзен бик тә матур тойгач,
масаеп китеп, эчке матурлыгы турында оныта.
Картның өченче улы, сәламәтлек тулы сандыгына риза булып, тыныч кына яши
башлый. Үз көченә генә таянып бәхетле яшәп китә.
Еллар үтә... Беренче улның байлыгы бетә һәм ул уртанчы энесе янына бара.
Уртанчы энеләрен исә гел яшь, матур булып йөрү туйдырган, чөнки аның шулай
йөрүенә беркемнең дә исе китми башлаган.
Ә кече энеләре үзе яраткан эш белән шөгыльләнә, матур-матур йортлар сала. Үзе
кебек тырыш,уңган хатыны белән балалар үстерә. Кече энеләренең тормышын күреп,
абыйлары аннан ярдәм сорыйлар.
— Әти сезгә сайлау мөмкинлеген алдан бирде, ә сез аларны тиешенчә куллана
белмәдегез. Халыкта тикмәгә генә «Сәламәтлек — зур байлык!» дигән мәкаль йөрми
бит. Әти сандыгындагы саулык, бәхет-шатлык барыбызга да җитәрлек. Әйдәгез,
бергәләп дус-тату яшик, — шулай дигән аларга мәрхәмәтле энеләре.
Бу өч туган гомерләрен саулык белән яшәп, намуслы көн күреп үткәргәннәр.
Ләйсән Сәйфетдинова