Логотип Казан Утлары
Роман

БЕРДӘНБЕР ҺӘМ КАБАТЛАНМАС


* * *
— Ләис кайтмадымы? — диде Лена ишектән керүгә үк. — Ул теге кыз янында юк. Кызның әйтүенә караганда, күптән аерылышканнар.
— Кайда икән, алайса?
— Белмим. Мин чакырып карадым. Дәшмәде. Аннан соң...
— Ярый, үзем карап килим әле. — Хәмит ишеккә юнәлде. — Әллә кайда түгелдер.
— Тукта әле... Тыңла... — Лена аның каршына ук барып басты. — Мин теге кызларга кергән идем. Ишекне ачып та җибәрдем, катып та калдым... Бүлмәдә теге өрәк тора. Ьәм беләсезме, нәрсә? Өрәк — Ләисне үзенә караткан кыз булып чыкты...
— Нәрсә?!
— Аида дисезме әле... Менә шул кыз өрәк киемендә басып тора иде.
— Айгөл...
— Берни дә аңламадым...
— Әни, син нәрсә сөйлисең?
— Чынында бернинди дә өрәк булмаган да юк та. Бары тик өрәк киеме киенеп, безне кемдер куркыткан гына. Аңладыгызмы инде?!. Безне өрәк түгел, ә кеше куркыткан. Ьәм ул кеше мин кергән бүлмәдә иде. Минем улым белән бергә булырга тиешле кыз иде ул. Аида... Айгөл... Хәзер аңладыгызмы?!
— Ничек? — Ләйсән ишеткәненә ышана алмый иде. — Безне Айгөл куркытканмени?
— Нәкъ шулай!
— Ләкин моның булуы мөмкин түгел, — диде Ләйсән. — Айгөл безне берничек тә куркыта алмас иде. Чөнки ул дер калтыранып безнең янда торды. Өрәкне күреп үзенең коты алынган иде.
— Димәк, юри кыланган...
— Туктале, — Хәмит хатынының беләкләреннән эләктереп үзенә тартты.
— Тынычлан әле, Лена.
— Ә мин тыныч...
— Син өрәкне күргәнсең. Аннан соң нәрсә булды?
Хатын барсын да аңлатып бирде. Бер мәлгә тынлык урнашты.
— Мин аларга ышанам, — диде Ләйсән. — Чынында ул нәкъ шулай булгандыр. Тик безгә Ләисне эзләргә кирәк.
Ахыры. Башы 1нче санда.
— Ярый, кызлар, матур гына торыгыз...
Хәмит коридорга чыгып китте.
— Син Айгөл безне куркытмагандыр дип уйлыйсынмени? — диде Лена бераздан. — Әгәр ул өрәк булмаса, Ләис кайда сон?
— Белмим. — Кыз ишеккә атлады. — Мин хәзер...
Ләкин тоткага үрелгәнче үк ишек үзе ачылып китте һәм хатын-кыз шәүләсе пәйда булды.
— Куркыттыммы әллә?.. — диде Айгөл, үз хисләрен яшерергә тырышып.
— Ләис кайтмадымы, Ләйсән?
— Айгөл!.. Юк, кайтмады. Әле мин синен янына җыенган идем.
— Аны эзләргә кирәк. Берәр бәлагә юлыкмасын.
— Әти чыгып киткән иде дә...
— Бергәләп эзләргә кирәк. Барыбыз да бер булып. Бу йортта ниндидер серле нәрсәләр бар...
— Өрәкме?
Айгөл дәшмәде. Ул коридорга атлады да бөтен тирә-якны янгыратып кычкырып җибәрде:
— Ләис! Син кайда? Без сине югалттык!
Егетнен хәбәре ишетелмәде. Үзе дә күренмәде. Анын каравы, кешеләр бүлмәләреннән чыга башлады. Бераздан торымбашлар кабынды. Өй эче яктырыбрак киткәндәй булды.
— Нәрсә булды? — диде сулышы кабып килеп җиткән Анна. — Улыгызны югалттыгызмени?
— Әйе...
— Әллә нинди газаплы төн булды... — диде Анна авыр сулап, — минем дә Михаил авырып китте. Саташа. Бу утраудан тизрәк китегез, югыйсә, бәлагә юлыгачаксыз, ди. Нәм менә сезнен улыгыз да... Бәлки, ул берәр җирдә йоклап кына киткәндер...
Бераздан торымбаш тотып Радик та килеп җитте.
— Улыгыз табылмадымы? — диде ул борчулы тавыш белән.
— Юк...
— Мин әле американнарнын бүлмәсенә кереп чыктым... — Радик торымбашын җайлабрак тотты. — Хенк үзе генә йоклап ята. Улы юк.
— Нәрсә?! — Ләйсән кинәт кычкырып җибәрде дә үз тавышыннан унайсызланып тынып калды һәм Робертлар бүлмәсенә йөгерде. Бер мизгелгә шомлы тынлык урнашты.
— Нәрсә сон бу?! — диде Анна.
— Хәзер ачыклыйбыз. — Радик Андрей Николаевичлар бүлмәсенә атлады. — Андрей Николаевич! Ольга ханым!
Ана җавап бирүче булмады. Ишек ачык иде. Радик бүлмәгә узды.
— Роберт чынлап та юкка чыккан! — дип кычкырды Ләйсән. — Әтисе йоклап ята, ә ул юк... Айгөл, кил әле монда!
Ләкин ул Айгөлне көтеп тормады, шундук диярлек үзе әйләнеп килде:
— Робертлар бит кичтән бирле күренмәгәннәр иде. Өрәк куркытканда да алар булмады. Нәм менә...
— Андрей Николаевич! — дип кычкырды Радик. — Ольга! Сез кайда!
— Ләис! — икенче каттан Хәмитнен тавышы ишетелде. — Улым! Ләис!
— Ләис! — дип ана кушылды Лена да. — Ләис!
— Роберт! Роберт! Ләис! — Ләйсән дә тын гына кала алмады. — Ләис! Роберт! Робертнын әтисен дә уятырга кирәк...
— Уята алмадым мин, — диде кабат алар янына килеп җиткән Радик.
— Нушсыз булып йоклый.
— Минем дә Михаил... — Анна башлаган сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча бүлмәсенә йөгерде. — Йә, Ходай...
Бераздан анын ачыргаланып кычкырганы ишетелде:
— Сережа! Бәләкәчем минем!..
Барсы да шунда ташландылар.
— Нәрсә булды?
— Бәләкәчем!.. — дип өзгәләнде Анна. — Бәләкәчем минем... Михаил! Уян әле, Михаил! Безнен улыбыз юкка чыккан!..
Михаил уянмады. Ә Анна сантыйланган кеше сыман бүлмәнен бер почмагыннан икенчесенә чәбәләнеп йөрүен белде. Үзе туктаусыз кабатлады:
— Улым минем... Бәләкәчем минем... Михаил... Уян... Улым минем!..
— Тынычлан, Анна... — Лена аны юатырга тырышты, ләкин кирәкле сүзләр таба алмады, анын үзенен дә күнеле тулган иде һәм ахырда хатынны кочаклап еларга тотынды.
Бу хәлне күзәтү авыр иде.
— Елашмагыз әле, — диде Радик. — Эзләп карыйк әле. Бәлки, алар урамга чыгып кына киткәннәрдер...
— Кечкенә баламы? — диде икенче каттан төшеп җиткән Хәмит. — Өлкәннәре бер хәл инде...
— Айгөл, сез Ләис белән ничек аерылыштыгыз? — диде Ләйсән. — Берәр шикле нәрсәгә игътибар итмәдегезме?
Ана җавап бирүче булмады.
— Айгөл, сина әйтәм бит. Ник дәшмисен?
Айгөлнен тавышы ишетелмәде.
— Айгөл! — дип кычкырды кинәт Радик. — Кызым!
Тавыш ишетелмәде.
—Айгөл!!!
Юк.
Кинәт өйнен үзәк ишеге шапылдап ябылды. Барсы да шунда ашыктылар. Ин алдан йөгергән Радик ишеккә шапылдап бәрелде дә авыртудан кычкырып җибәрде. Әмма үзен шундук кулга алып, ишек тоткасын боргаларга кереште. Ләкин моннан бер файда да булмагач, ул бөтен гәүдәсе белән этәргә тотынды. Ишек бикле һәм ныклы иде. Хәмит белән бергәләп тә кузгата алмадылар.
— Тәрәзә! — дип кычкырды Ләйсән һәм барсы да тәрәзәгә капланды. Ләкин тышкы якта бернинди дә күз иярер нәрсә күренмәде. Ул арада ачы шыгырдаган тавыш ишетелде һәм бая ике иргә дә бирешмәгән ишек акрын гына үзе ачылып китте. Бер мизгелгә өчесе дә катып калдылар. Радик ин беренче һушына килеп ишеккә ташланды.
— Айгөл! Кызым!
Ләкин тупса аша узу белән нәрсәгәдер таеп китте дә күтәрмәдән мәтәлеп төште. Нәм тынып калды. Хәмит ана ярдәмгә ашыкты. Ул тупсаны зур саклык белән генә атлап чыкты, баскычтан игътибар белән генә төште. Күтәрмә алдында сүнәргә азапланып маташкан торымбашны күтәреп алды да, бер як читтәрәк яткан Радик янына иелде. Хәрәкәтсез калса да Радик һушын җуймаган иде. Ул торырга тырышып башын күтәрде.
— Аягымны гына авырттырдым... — дип пышылдады ул. — Айгөл күренмиме?
— Хәзер эзләрбез...
Ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Кемнендер кулы кинәт авызын томалады. Тын юлларын тәмсез ис ярып үтте. Хәмит буынсыз булып чирәмгә сузылып төште.
Үз өстенә иелгән иптәше белән нәрсә булганын да аңлап өлгермәгән Радикнын да битен юеш чүпрәк белән капладылар. Күзгә сылашырлык кискен истән котылырга теләп ул башын читкә борды һәм, талгын гына бушлыкка чумып, дөнья белән бәйләнешен өзде.
— Әти! — дип кычкырды ишек төбендә калган Ләйсән. — Әти, сез кайда?
Җавап булмады.
Ләйсәннен арка үзәге буйлап салкын йөгерде.
— Әти!
Ул әтисе янына чыгарга дип бер адым атлауга, шапылдап ишек ябылды. Кыз сискәнеп китте дә бертын хәрәкәтсез басып торды. Аннан соң ишекне этеп карады. Тиз генә бирешерлек түгел иде. Бу эшенең файдасызлыгын уйлап, ул тәрәзәгә капланды. Бертын карап торгач, агачлыкка кереп барган ике шәүләне шәйләде. Берсе торымбаш тоткан иде. Әтисе белән Радик абзый булырга тиеш. Кыз җиңел сулап куйды.
* * *
Акрын гына ишек ачылды. Лена белән Анна икесе дә бер мизгелгә катып калдылар. Тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Керүче үзе дә бер мизгелгә югалып калды шикелле.
— Кызлар, сезме бу? — диде ул бераздан. — Лена? Анна?
— Ольга! Котыбызны алдың бит...
— Курыкмагыз, кызлар...
— Бер хәбәр дә юкмы? — дип хатынга текәлде Лена. — Беркем дә табылмадымы?
— Сабыр итегез әле. — Ольга карават башына килеп сөялде. — Анна, берәр йотым суың юкмы?
— Анна? — дип түземсезләнеп кабатлады Лена да. — Су бир әле...
Болай дип әйтүнең кирәге юк иде инде. Анна тиз генә су алып Ольгага тоттырган иде. Хатын стаканны бушатып куйды. Көрсенеп алды. Аның сүз башларын түземсезлек белән көткән Ленага Ольганың һәрбер хәрәкәте эчпошыргыч әкрен булып тоелды. Ул аны тотып җилтерәтер чиктә иде инде, әмма үзен кулга алырга тырышты.
— Сөйлә инде, Ольга! — Ленаның түземсезлеге тавышына ук чыккан иде. — Нәрсә дип сузасың!..
Ольга хәзер акрын гына барсын да сөйли башлар сыман иде. Әмма ул кинәт торып басты.
— Нәрсәсен сөйлим? — диде ул берни булмагандай. — Балаларыгыз исән-сау.
— Кайда соң алар?
— Белмим... — Ольга бер мизгелгә генә тын калды.
Әмма Лена өчен бу мизгел гасырга тиң иде:
— Ничек белмисең?!. — дип ашыктырды ул. — Син аларны күрдеңме соң?
— Сабыр ит әле, — диде Ольга чебен кугандай хәрәкәт ясап. — Сүз әйтергә ирек бирмисең...
Бер мизгелгә тагын тынлык урнашты.
— Балаларның барсы да яр буенда, — диде Ольга. — Әйдәгез, бергәләп шунда барыйк. Башкалар кайда соң?
— Айгөлне эзләп киткәннәр иде. Бәлки, алар яр буендадыр инде...
— Әйдәгез, — диде Анна. — Вакытны сузып тормыйк...
— Син монда кал, — диде Лена. — Монда гына тор.
— Юк, минем дә яр буена барасым килә. Сезнең дә балаларыгыз исән- сау булуына ышанасым килә.
— Анна, син монда каласын. — Лена тавышын күтәрә төште. — Шулай кирәк.
— Кирәкми! — Анна караваттагы баланы төреп кулына алды. — Без Сережа белән яр буена барабыз.
— Анна... Анда безне нәрсә көткәне билгеле түгел...
— Әйдәгез инде, — дип ашыктырды Ольга. — Барсын Анна да. Анда тамчы да куркыныч түгел.
— Менә күрденме, — дип елмайды Анна. Әлбәттә, карангыда анын елмаюы күренмәде, әмма тавышындагы елмаю яктысы колакны иркәләгәндәй булды.
— Ярый, Анна. Әйдә!
Алар ашыга-ашыга урамга атладылар. Өйдән чыгып күтәрмәдән төшүгә үк урман авызында бер шәүлә шәйләнде. Ул, иненә сыер салган аю сыман, алпан-тилпән атлый иде.
— Әй, — дип кычкырды Лена. — Кем син?!.
Җавап ишетелмәде. Шәүлә шундук диярлек урман эченә кереп югалды.
— Ишетмәде... — диде Анна. — Ныграк кычкырырга иде...
— Ныграк кычкырсан да ишетелми, — диде Ольга, адымын тизләтеп.
— Монда ун-унбиш адымнан бер-беренне ишетеп булмый.
— Без килгәндә алай түгел иде бит...
— Алай түгел иде. Әмма утрау ничектер үзгәргәндәй булды. Сизәсезме, һавасы да ничектер куе, тәнгә сылашып торган сыман?
— Чынлап та... Кичтән алай түгел иде...
— Ә безнен балалар ничек яр буена барып чыккан сон? — Ленанын тавышында курку ишетелде. — Барсы да бер урынга?..
— Белмим.
Алар агачлар арасына керделәр. Тирә-як дөм карангылыкка төренде. Баядан бирле тәнгә җинелчә сылашып килгән һава инде кысып кочаклап алган сыман тоелды.
— Урманда, гадәттә, агачлар шаулый, — диде Анна курку катыш гаҗәпләнү белән. — Ә монда тып-тыныч. Бернәрсә дә ишетелми.
— Чынлап та... — Лена юлына аркылы торган агач ботагын ун кулы белән читкә этәрде, ул тавыш-тынсыз гына чирттереп куйды. — Хәтта яфрак та кыштырдамый. Хәтта аяк астында ботаклар сынганы, үлән өзелгәне ишетелми. Хәйран!
— Утрау үзгәрде, — диде Ольга үзалдына сөйләнгәндәй. — Без килгәндә ул бөтенләй бүтәнчә иде...
— Минем Миша да шулай дигән иде... Утраудан тизрәк китик, юкса, һәлак булачакбыз, дигән иде...
— Миша?! — Ольга кинәт туктап калды. — Михаил шулай дидеме?!
— Әйе.
— Кызлар... — Ольга нидер әйтмәкче булган иде, үзен кулга алды.
— Ярый, кызлар. Юк-бар сүзгә вакыт әрәм итмик. Ашыгырга кирәк.
Нәм ул кызу-кызу атлый башлады. Бүтәннәр дә ана иярде. Агачлыкны чыгуга ук офыккача җәйрәп яткан күл күренде. Яр буенда баягы шәүлә шәйләнеп калды. Ул әүвәлгечә алпан-тилпән атлап тагы да зуррак карангылыкка кереп югалды.
— Без утырып килгән теплоход, ләбаса, бу! — диде Анна бераздан.
— Күргәч котым алынган иде.
— Бәй, ул бит...
— Ашыгырга кирәк!
Ольганын таләпчән тавышы үзенекен итте. Нәрсәгәдер төшенгән сыман булып, әллә нинди сораулар яудырырга җыенган хатыннар, бер мизгелгә дөньяларын онытып, Ольга артыннан йөгерделәр.
Бу чынлап та аларны утрауга алып килгән теплоход иде.
Хатыннар килеп җитүгә, өч ир каршы чыкты. Боларнын берсе Андрей Николаевич, икесе теплоход йөртүчеләр иде.
— Әйбәт кенә килеп җиттегезме? — дип хәл белеште Андрей Николаевич.
— Барсы да унышлымы?
— Яхшы, — дип җавап бирде Анна. — Ә балалар кайда?
Андрей Николаевич ана шелтәле караш ташлады да ирен чите белән генә елмаеп куйды. Бу сорауны ул Ольгага биргән иде.
— Барсы да тәртиптә, — диде Ольга. — Ләкин...
Андрей Николаевич матросларга ым какты. Тегеләр шуны гына көткәндәй, хатыннар килгән сукмак белән йорт ягына атладылар. Ул алар артыннан бертын карап торды да Ольгага борылды.
— Нәрсә «ләкин»?
— Утрау... Ул мине куркыта... Михаил да шулай дигән... Бу утраудан тизрәк китәргә кирәк дигән...
— Шулаймени? — Андрей Николаевич Аннага борылды. — Михаил нәрсә ди?
— Бу утраудан китәргә кирәк, юкса, һәлак булачакбыз, диде. Саташканда да ул шуны кабатлады. Утрау безне яратмый, ул безгә каршы ниндидер мәкер әзерли диде.
— Ха-ха-ха! — Андрей Николаевичнын көлүендә ясалмалылык та юк түгел иде. — Сез кешенен саташканда әйткән сүзләренә ышанып йөрисезме?!
— Җитте! — дип кычкырды кинәт Лена. — Сез нәрсә юк-бар сөйләп торасыз?! Балалар кайда? Балаларымны күрсәтегез мина!
— Балалар дисенме?!. — Андрей Николаевич тыныч иде, әйтерсен, ул Ленанын кычкыруын ишетмәде дә — Балалар исән-сау. Ләис баядан бирле йокы симертә. Ә Ләйсәненне яна гына күтәреп алып килдем. Ул да йокыда.
— Нәрсә?!.
— Балаларнын барсы да теплоходта. Йоклап яталар, — дип сабыр гына кабатлады Андрей Николаевич. — Әйдәгез, кереп карап чыгыйк.
— Ә сез кайдан беләс...
— Мин күп нәрсәне беләм, — диде Андрей Николаевич. — Күп нәрсәне... Әйдәгез.
Ул Ленаны култыклап алып теплоходка күтәрелде. Анна да алар артыннан омтылып куйган иде, Ольга тыйды.
— Ашыкмый торыйк.
Анна карышып нидер әйтмәкче булды да дәшмәде. Урыныннан да кузгалмады.
Алар палубага узу белән ут кабынды. Чынлап та балаларнын барсы да монда иде. Барсы да йоклый. Лена үзенекеләрне күрү белән аларга ташланды. Ләис белән Ләйсәнне янәшә салганнар. Эскәмияләргә тар гына матраслар җәелгән, баш очында мендәр дә бар. Бер мизгелгә Ленага алар йоклап ятмыйдыр сыман тоелды, һәм ул ашыгып балаларынын пульсын капшап карады, күкрәкләренә башын салып сулышын тикшерде. Исәннәр.
— Улым... — дип сак кына эндәште ул, — Ләис!
Җавап бирүче булмады. Балаларнын сулышы тигез, йокысы тирән иде.
Ахырда, аларнын чынлап та йоклап ятуына ышангач, сораулы карашларын Андрей Николаевичка төбәде. Тегесе иннәрен җыерып, елмаеп кына куйды. Әмма бу Ленаны канәгатьләндермәде һәм ул мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып сүз башлады:
— Мин аларнын әнисе. Андрей Николаевич, ни өчен минем балаларым шушы хәлдә? Ни өчен сез аларны монда алып килдегез? Нәм ни өчен алар йоклап ята?
Хатыннын тавышында нәфрәт тә, җилегенне тундырырлык салкынлык та бар иде. Әмма Андрей Николаевич аны игътибарсыз калдырды.
— Ни гаебе бар ул балаларнын?! — дип кайнады хатын. — Минем ни гаебем бар?! Ник шулай интектерәсез безне?
Андрей Николаевич бер мәлгә тын торды.
— Бу дөньяда бер кеше дә үзе өчен генә яшәми. Үзе өчен генә шатланмый, үзе өчен генә газапланмый. Безнен һәр гамәлебез үзебезгә һәм якыннарыбызга әйләнеп кайта. Бумеранг канунын хәтерлисезме?!.
— Ләкин...
— Сабыр итегез, — дип бүлдерде аны Андрей Николаевич. — Сезгә борчылырга бернинди дә сәбәп юк.
— Тик мин белергә телим...
— Вакыты җиткәч...
— Кайчан җитәчәк сон анын вакыты?! — Ленанын кинәт кычкыруыннан Андрей Николаевич сискәнеп китте. — Кайчан? Балаларым уянмыйча, мин тынычланмаячакмын! Нишләттегез сез аларны?!
— Балалар тиздән уяначак, — диде Андрей Николаевич, үзен кулга алып. — Нәм мин сезгә барсын да анлатачакмын. Ә әлегә...
Ул чалбарынын арткы кесәсеннән кулъяулык алды да аны яшен тизлегендә Ленанын борынына китерде. Хатын сизми дә калды, ә азак карышырга маташып карады, тик сон иде инде, ул буынсыз булып, тыны чыгып беткән җилем курчак сыман идәнгә сыгылып төште. Ләкин Андрей Николаевич ана егылырга ирек бирмәде, бала күтәргән җинеллек белән эләктереп алды да эскәмияләрнен берсенә илтеп салды.
— ...сезгә бераз ял итеп алырга кирәк.
Бераздан Лена да башкалар кебек тыныч сулыш алып йокыга чумды. Андрей Николаевич кулъяулыгын кабат урынына тыкты да түш кесәсеннән кәгазь салфетка алып кулларын сөртте. Яу яланын барлаган полководец сыман бүлмәгә күз йөртте. Кечкенә матрас җәелгән эскәмияләрнен икесе буш иде әле.
* * *
Бераздан теплоходтан төшеп килүче Андрей Николаевич күренде.
— Анна, — диде ул ягымлы тавыш белән. — Яр буенда балагызга салкын булыр. Эчкә узыгыз.
— Чынлап та, — дип эләктереп алды Ольга. — Әйдәгез, теплоходка керик.
— Тукта әле...
— Кызлар, бик иркенләмәгез! — Андрей Николаевичнын таләпчән тавышы Ольга өчен иде. — Әнә, егетләр дә күренде.
— Нинди егетләр? — Анна артына борылды. — Ә-ә-ә... Теплоход йөртүчеләрмени?!. Нәрсәләр күтәргәннәр сон алар?
— Анна... Әйдә...
— Юк! — Хатын алга омтылды да кинәт туктап калды. — Михаилдан башка беркая да бармыйм. Сез утраудан китәргә җыенасыз, шулай бит?!
— Әйе, — диде Андрей Николаевич анын каршысына ук килеп басып.
— Без утраудан китәргә тиешбез. Нәм сез дә...
— Мин китмим. Михаилдан башка беркая да китмим. Ул авырый.
— Сез китәчәксез, — дип елмайды Андрей Николаевич. — Ә Михаил да, башка ирләр дә утрауда калачак. Аңлашылдымы?
— Ни өчен?! Юк, Михаил барыбызга да китәргә кушты. Алар утрауда калса, һәлак булачаклар. Михаил шулай диде. Әйдәгез, аларны да алыйк. Барыбыз да китик.
Андрей Николаевич чалбарының арткы кесәсенә тыгылды.
— Безгә ирләр кирәкми, — диде Андрей Николаевич, җан өшеткеч елмаеп. — Безгә балалар һәм хатын-кызлар гына кирәк.
— Ләкин... — Кинәт Анна катып калды, артка чигенде. — Аңлашыла... Димәк... Димәк, Кали алиһә турында сөйләвегез очраклы хәл булмаган...
— Юк, — Андрей Николаевич Аннаның күзләренә карарга тырышты.
— Мин бер нәрсәне дә очраклы эшләмим.
— Димәк... Сез балаларны корбанга китерергә телисез... — Аннаның тавышы калтыранды. — Сез — ерткыч! Сез!..
— Җитте! — дип кычкырды Ольга. — Туктагыз!
Нәм Аннаның авызын кулъяулык белән томалады.
— Тынычлан, кадерлем, — диде Андрей Николаевич, Аннаның гәүдәсен күтәреп. — Утрауда барсы да тәртиптә. Бары тик нервларың какшаганга гына шулай тоела.
— Белмим инде...
— Мин беләм.
Андрей Николаевичның үз-үзенә нык ышанган тавышы хатынны беркадәр тынычландыргандай булса да күңелендә шик тә юк түгел иде.
— Ләкин тынлык... Хәтта яфраклар да шыбырдамый бит...
— Ул сиңа гына шулай тоела.
Эшне тәмамлауга, сумкалар күтәреп, матрослар килеп җитте.
— Булдымы? — диде Андрей Николаевич. — Барсы да тәртиптәме?
— Әйе... — диде берсе. — Менә Павканың гына коты алынды?
— Нәрсәдән?
— Бүлмәләрнең берсендә ул әби күргән.
— Нәрсә?
— Әби кешене күргән, шулай бит, Павка?
Павка дәшмәде.
— Нинди әби? — диде Ольга коты алынып. — Нинди әби?!
— Юк... — диде ниһаять Павка, үзенең көлкегә калуыннан кыенсынып.
— Бернәрсә дә күрмәдем. Бары тик Юраны куркытырга гына теләгән идем.
— Куркыттың кәҗәне кәбестә белән! — дип көлде Юра. — Ха-ха-ха! Карчык белән куркытырга теләгән мине! Сантый син, Павка! Сант...
Кинәт ул күзләрен утрау ягына төбәп катып калды. Йөзе чиксез курку белән җыерылды. Күзләре акаеп чыкты. Авызлары зур ачылды. Әмма бер аваз да чыгармады, тавышсыз-нисез катып калды. Барсы да ул караган якка борылдылар. Тик беркем дә бернәрсә дә күрмәде.
— Нәрсә булды сиңа?! — дип аны җилтерәтергә тотынды Ольга.
— Юра!
— Юра, анаңны сатыйм! — дип кычкырды Павел. — Син нәрсә күрдең?!
— Сез баскан эздә пычрак кала, — диде кинәт Юра, җир астыннан чыккан тавыш белән. — Китегез һәм башкача килмәгез. Пычракларыгызны да калдырып китмәгез. Китегез. Барыгыз да!
— Юра!
— Син нәрсә сөйлисең?!
— Юра, ананны!
Юра аларны ишетмәде.
— Китегез! Барыгыз да! Һәм башкача килмәгез! — дип кабатлады ул.
— Китегез. Килмәгез.
— Кем син? — Андрей Николаевич, тынычлыгын җуймаска тырышып сорау бирде. — Кем син?
Барсы да тын калдылар. Андрей Николаевичнын фикер сөрешен анларга була иде. Юранын анына ниндидер көч үтеп кергән дә, хәзер ул Юранын теле белән аларга, кешеләргә, эндәшә. Әлеге көчнен кем икәнен һәм нәрсә теләгәнен белгән очракта...
— Сантый син, Павка! Ха-ха-ха! — дип көлә башлады кинәт Юра.
— Мине карчык белән куркытырга теләгән!
Кинәт барсынын да көчергәнешле кыяфәттә басып торуын күреп катып калды.
— Нәрсә булды сезгә?
— Юра... — Андрей Николаевич, сүзне ничек башларга белмәгәндәй төртелебрәк торды. — Син әле генә нәрсә булганын хәтерлисенме?
— Ә нәрсә булды?
— Син кинәт нәрсәдәндер куркып катып калдын... — Андрей Николаевич ана барсын да җентекләп сөйләп бирде. — Син шуларны хәтерлисенме?
— Ха-ха-ха! — дип көлде янә Юра. — Хәтерлим, әлбәттә! Павка мине карчык белән куркытырга теләгән, ә мин карчыксыз да куркыттым. Сезне! Барыгызны да! Ха-ха-ха!
Юранын тавышында ясалмалылык бар иде, әлбәттә. Әмма анын чынлап сөйлиме, әллә юри кыланамы икәнен төгәл ачыкларлык дәрәҗәдә түгел.
— Син барыбызнын да котын алдын, — диде Андрей Николаевич.
— Әгәр шаярткан булсан, максатына ирештен. Ләкин, Юра, шаяртмаган булсан, әле генә ниләр булганлыгын хәтерләмәсән, дөресен әйт. Чөнки бу уен түгел...
— Шаярттым гына, Андрей Николаевич!.. — диде Юра, мөмкин кадәр җитди булырга тырышып. — Шаярттым гына.
— Ярый, әзерләнегез.
Егетләр эшкә тотынды.
— Шулай да мин ышанып җитмим, — диде Ольга, икәүдән-икәү генә калгач. — Юра дөресен әйтмәде. Ул көлкегә калудан куркып кына...
— Белмим... — Андрей Николаевич бер тын уйланып торды. — Без әлеге утрау турында төрле куркыныч хәбәрләр таратып, пассажирлар арасында паранойя
тудырырга тиеш идек. Алар һәрбер билгесезлектән куркырга, һәр эштә мистика күрергә тиешләр иде. Балаларнын кинәт юкка чыгуына әтиләре берсүзсез ышансын һәм мистик затлар, гайре табигый төшенчәләр турында уйлансыннар, бездән шикләнмәсеннәр өчен шулай кирәк иде. Без бу бурычны җиренә җиткереп үтәдек кенә түгел, хәтта чамадан аштырып җибәрдек һәм үзебез тараткан ялганга үзебез үк ышана башладык. Без үзебез үк параноикларга әйләндек. Мина шулай тоела.
— Шулай гына булса ярый да бит... 5. Бер көнлек билгесезлек
* * *
Ул күзләрен ачты. Бер тын үзенен кайда икәнлеген анлый алмый торды. Тирә-якка күз салды. Утрау... Бүлмә... Айгөл кайда икән?.. Бәлки, уянып, яшьтәшләре янына чыгып киткәндер. Тукта, ә ул монда йокладымы сон?
Кичә нәрсәләр булды сон әле?
Ул берни дә хәтерләми иде...
Кинәт Радикнын күңелен чиксез зур әрнү, үкенү телеп үтте. Сүзендә тора алмаган ул... Кызына һәм үзенә биргән вәгъдәсен үти алмаган. Тагын мал булганчы эчкән. Әнә ич, кичә кичтән ниләр булганын да хәтерләрлек хәлдә түгел. Ниләр сөйләп, ниләр кыланып адәм көлдерде икән инде тагын? Айгөл... Ул әтисенең шундый алкаш булуы өчен җир ярыгына кереп китәрдәй булып гарьләнгәндер. Мөнәсәбәтләр көйләнеп кенә килә дигәндә... Хәзер Айгөл эндәшмәс тә инде...
Боларны уйлауга җаны тәнен ертып чыгардай булып чәбәләнде, яшәвенең бер мәгънәсе дә юк шикелле тоелды. Балаң белән бергә булганда да, бер генә көн дә эчмичә тора алмагач, аның чынлап та мәгънәсе юк иде инде. Бәлки, шушы утрауның берәр агачына барып асылынырга гынадыр. Яки, суга ташланырга?
Үкенү әрнүләре ничек кенә көчле булмасын, үз-үзеңә кул салу турында уйларга ярамый иде. Тормышыңны шул тиклем түбәнлеккә төшереп, гомереңне ботарлап ташлагач, дөньядан китү гадел түгел. Бу гөнаһ кылып, аның җәзасыннан качып киткән шикелле була. Ничек кенә авырга төшмәсен, үзең бозган буразналарны төзәтергә, һич югы моңа омтылыш ясарга кирәк. Бүген ул сүзендә тора алмады. Булсын... Тагын ташлап карарга кирәк. Тырышкан ташка кадак каккан диләр, ләбаса. Башлаган ниятеңне ярты юлда калдырырга ярамый. Ирләрчә түгел.
Урыныннан торып утыргач ишеккә карады. Аны ачып чыгу куркыныч иде. Оят иде. Кичә нәрсәләр кыланды икән инде. Айгөл дә кайтмый, ичмасам. Кичәге кыланышларын берәр ничек сиздерми калмас иде. Ул үткән кич нәрсәләр булганын хәтерләргә тырышты. Утрауга килделәр... Урнаштылар, тамак ялгап алдылар. Радик шунда шешәсен ыргытты. Тукта! Кабат авызына да алмаска карар итеп, аракысын форточкадан ыргытты, ләбаса, ул. Аннан соң... Аннан соң йокларга яттылар. Нәм ул беренче тапкыр... (Юк, монысын гомергә дә онытачагы юк!) Нәм ул беренче тапкыр айнык килеш йокларга ятуына сөенеп, татлы йокыга талды. Татлы йокыга талды һәм... Нәм әллә нинди яман төшләр күреп саташып чыкты.
Радикның йөрәк тибеше ешаеп китте. Ул калтыранган куллары белән өстәлдәге графиннан су алып эчте. Нәм беренче тапкыр... (Монысын да онытмаска кирәк). Беренче тапкыр стаканнан перегар исе килмәде. Нәм су да әллә нинди җиңеллек белән үтте. Нәм кулының калтырануы да юкка чыкты. Стаканны кабат өстәлгә утырткач, ул бармакларын язып карап торды. Алар калтыранмый иде. Мускулларында да тиреңне ертып чыгарлык басым тоелмады. Башы да әйләнмәгән кебек. Нәрсә соң бу? Шайтан алгыры!.. Әллә бу утрауда махмыр шулай җиңел үтә микән? Ә бәлки, ул?!. Бәлки, ул кичә эчмәгәндер?!. Эчмәсә, ниләр булганын хәтерләр иде...
Радик тагын бар акылын җикте. Ул үзенең беренче тапкыр айнык килеш төнгә
керүенә сокланып йокларга ятты. Нәм... Нәм төн уртасында ниндидер тавыш ишетеп... Әйе, шайтан алгыры!.. Өрәк!.. Радик атылып барып кичә почмакка ыргыткан капчыкны карамакчы иде, бер адым атлау белән аягы авыртуга чыдый алмыйча чайкалып китте. Ләкин моңа артык әһәмият бирмәскә тырышты. Аксаклап барып почмакка текәлде. Капчык юк иде. Ул шкафны актарды, чүгәләп карават асларына күз салды. Капчык юкка чыккан иде. Бәлки, өрәкне дә төшендә генә күргәндер ул? Бәлки, күп эчүдән күзенә шундый зәхмәтле нәрсәләр күренгәндер? Ләкин ул кичә айнык килеш йокларга яткан иде. Монысын онытып булмый. Бу — вакыйга.
Ярый, шуннан нәрсә? Ә аяк? Шайтан алгыры, аякны нәрсә эшләткәнмен икән?
Кинәт ул барсын да хәтерләде. Ирексездән, Айгөлнен караватына күз атып алды. Һәм бар булмышын курку ялмады.
* * *
Хәлил йокысы туеп уянды. Яктырган иде инде. Робертнын караватына күз салды да сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Үсә малай. Кичә үк теге кыз белән күз-каш сикертешеп торалар иде, бүген кунарга да кайтмаган. Эшләре җитдигә киткән, ахрысы. Ярый, үзләре беләләрдер. Шул ук вакытта күнелен аз гына монсулык та телеп үтте. Күз терәп торган бердәнбер улы да читкә китсә, бөтенләй япа-ялгыз кала инде ул. Ләкин бу тойгыга ирек бирмәскә тырышты. Нишлисен, табигатьнен кануны шундый. Баланны гомер буе канат астында тотып булмый, ул кайчан да булса үз тормышы белән яши башларга тиеш.
Кичә бик иртә йокларга яткан иде. Роберт кайда икәнлеген әйтеп берәр язу калдырмаганмы дип, өстәлгә күз йөгертте дә, сумкасыннан юыну әсбапларын алып коридорга чыкты. Душ-фәлән юк иде монда. Һәрхәлдә, кичә ул аны тапмаган иде. Бүген дә бүлмәләрнен ишегенә күз йөгертеп кенә алды да эзләнеп тормаска булды. Туалет бүлмәсендәге унайлыклар белән генә файдаланырга туры килер. Кранда җылы су юк иде. Хәлил тагын елмайгандай итте. Адәм аягы басмаган бу утрауда кайдан су җылытып куйсыннар инде сина. Әле монсы өчен дә бик рәхмәт. Ул тешләрен генә тазартты да, кырыныргамы, юкмы дигәндәй, бер мәлгә икеләнеп торды. Аннан сон, юыну кирәк-яракларын җыя башлады. Ярый, тегендә барып урнашкач кына яхшылап тазарыныр. Кырыныр да, душ та керер. Ә әлегә... Озакламый теплоход та килеп җитәр инде. Әйберләрне әзерләп, барлап куярга кирәк. Робертны да табып кисәтергә. Дөньясын онытып йөрмәсен.
Бүлмәгә кергәч, урынын җыеп, артык-портык әйберләрен сумкасына тутырып куйды. Тәрәзәгә күз салды. Кояш күтәрелеп килә инде. Тышта кеше заты күренми. Роберт кайда йөри икән? Тышта түгелдер инде. Иртәнге якта салкын була, озак түзә алмаслар иде. Бүлмәләрнен берәрсенә кереп утырганнардыр. Хәлил ишектән башын тыгып, бертын колак салып торды. Роберт белән теге кыз пышылдашып кына серләшеп утыралардыр сыман тоелган иде ана. Әмма бер тавыш та ишетелмәде. Болай дип әйтү генә дөрес түгел. Тирә-якта бернинди тавыш та ишетелмәде. Бөтенләй дә. Бөтен нәрсә туктап, катып калгандагыдай идеаль тынлык иде. Бу Хәлилгә сәер булып тоелды. Кешеләр әле уянмаган булса да, аларнын сулыш алуы, әйләнеп ятуы, гомумән, монда тормыш дәвам итүен анлаткан нинди дә булса берәр аваз ишетелергә тиеш иде.
Ул әлеге тынлыкны бозмаска тырышып, сак кына ишекне япты. Аннан сон, үзе дә сизмәстән, аяк очларына гына басып, тәрәзә янына килде. Монда тирә-як бик ачык күренми иде. Бары тик болдыр алдындагы буш мәйданчык кына. Бер генә мизгелгә ул мәйданчык үләннәр үскән болынны хәтерләтеп эшләнгән келәмгә охшап китте. Тирә-юньдәге агачлар да чын түгелдер, ниндидер декорациянен бер өлеше генәдер шикелле тоелды.
Хәлил форточканы ачты. Аны ачу белән бүлмә эче җанланып китәр, кошлар сайравы, яфраклар шавы, бөҗәкләр безелдәве, үләннәр чайкалуы булып табигатьнен
тынгысыз авазлары кереп тулыр сыман иде. Ләкин форточканы ачкач та берни үзгәрмәде. Юк, үзгәрде. Тынлык монарчы бары тик бүлмәдә, йорт эчендә генә иде. Ә хәзер тышта да бер аваз юклыгы ачыкланды һәм моны тоюдан Хәлилнен арка үзәкләре буйлап салкын йөгерде. Тормыш агышы, вакыт туктап калгандыр, шушы үле дөнья арасында ул бердәнбер тере җан ияседер сыман тоелды.
Ул хәлсезләнеп караватка утырды. Һәм үзенен әле булса бернинди дә тавыш чыгармаска тырышуын тойды, әйтерсен, ул кемнедер уятудан курка иде. Ул чынлап та нәрсәдәндер курка иде. Бер мәлгә караватта утырган килеш үзе дә тып-тын булып калды. Бер генә хәрәкәт тә ясамады. Анын сулышы тукталгандыр, алай гына да түгел, уй-фикерләре дә, хис-тойгылары да бер мизгелгә катып калгандыр шикелле тоелды. Чынында да шулай иде бугай.
Көтмәгәндә килгән уйдан ул дертләп китте. Әйтерсен, күпмедер вакытка буылып торган уйлары, вулкан атылгандай көчле басым белән бәреп чыкты да, тирә-як селкенеп куйды. Әлеге көтелмәгәнлектән ул тагы беразга югалып калды. Бая гына тетрәнергә мәҗбүр иткән нәрсәнен нинди уй, нинди фикер икәнлеген исенә төшерә алмыйча торды, ә хәтерләгәч, ана ышанырга курыкты. Монын булуы мөмкин түгел иде. Дөресрәге, булуы мөмкин... ул инде дөньяны җитәрлек күргән кеше һәм булуы мөмкин булмаган нәрсәләрнен юклыгын яхшы белә иде... Ләкин, мондый хәл булырга тиеш түгел, булса да анын белән булырга тиеш түгел иде. Һәм әлеге уе чынга чыкса, тормышнын гаделсезлегенә бик тә рәнҗиячәк иде. Бәлки, барсы да элеккечәдер, бары тик мин генә үзгәргәнмендер? Бәлки, мин сангырауланганмындыр? Хәлил каударланып телефон трубкасына үрелде. Урыныннан торганда, карават пружиналары чыжылдап калды. Моны ишеткәч, ул бәхетле елмаеп җибәрде. Телефон төймәләренә баскалаганда да ихлас елмаюга җәелгән авызын җыя алмады. Төймәләргә баскан саен чыккан җинелчә бипелдәү авазлары да ана якты мон булып ишетелде. Нью- Йорк урамында танышып кунакка чакырган татарны бик нык тиргәргә иде исәбе. Ләкин үзенен сау-сәламәт икәненә ышангач, бу уе шундук юкка чыкты. Әгәр бәйләнеш булып, Кара куртка белән сөйләшү мөмкинлеге чыкса, ул аны кунакка чакырып, шундый бәхетле мизгелләр бүләк иткәне өчен рәхмәт белдерүдән тыела алмас иде. Ләкин телефон тотмады. Тиздән анын зарядкасы да бетте. Һәм Хәлил аны өстәлгә куйды. Ул шат иде.
Өстәлгә үрелгәндә, ниндидер кәгазь кисәгенә игътибар итте. Мона кадәр ничек күрмәде икән, Роберт берәр язу калдырмаганмы дип, күз салган иде бит инде. Кәгазь дә өстәлнен нәкъ уртасында ята. Хәер, күнел күзен күрмәсә...
Кәгазьгә үрелгәндә Хәлилнен күнелен сәер бер шик телеп үтте. Бәлки, ул монда булмагандыр? Әгәр электән шушылай ятса, күрми калмас идем ич? Күзгә бәрелеп ята, ләбаса. Ләкин ул мона бирелмәскә тырышты, ә кәгазьне кулына алгач, бөтенләй тынычланып калды. Роберт турында бер-бер яман хәбәр булмагае дип тә курыккан иде. Ә язу бөтенләй Роберт турында булып чыкмады. Ул ниндидер таныш түгел кеше кулы белән язылган иде. Һәм бу кәгазь бөтенләй дә Хәлилгә аталмаган. Хәлил әлеге фикерен тагы бер дәлилләргә теләгәндәй, аны кычкырып укып чыкты.
Дөньяга туар алдыннан бала Ходайдан сораган:
— Ник мин ул дөньяга барам инде. Анда нәрсә эшләргә тиеш булам?
Ходай әйткән:
— Мин сина фәрештә бүләк итәм. Ул һәрчак синен белән булыр һәм барсын да төшендереп бирер.
Бу бернәрсә дә анлатмый торган, бер әһәмиятсез кәгазь кисәге, күрәсен, мона кадәр утрауда булып киткән кешеләрдән калган. Нәрсәдер язылган йомшак катыргыны ниндидер хаҗәткә ертып алганнар да, бу өлеше чүп булып өстәл уртасында торып калган. Хәлил аны учына йомарлады да чүп савытын эзләп тирә-ягына каранып алды. Тапмады. Ә туалет бүлмәсенә шунын өчен генә барып йөрергә иренде. Һәм кесәсенә салып куйды. Бер чыкканда ташлап китәрмен әле.
Кәгазь һәм телефон матавыклары белән бик сизелмәгән иде, шөгыльдән туктагач,
тагын игътибар итте — бүлмә дә, йорт та һәм утрау үзе дә һаман тып-тыныч икән бит. Үле тынлык.
Тан атты бит инде. Бу кешеләр ник уянмый икән сон һаман? Озакламый теплоход та килеп җитәргә мөмкин ич. Россия. Мәнге шулай төгәллекне яратмый торган кешеләр иле булып калыр, ахры. Әнә бит, әбиләренә кунакка килгән кебек итеп, дөньяларын онытып йоклап яталар. Һәм ярлы яшибез, тормыш шартлары начар дип зарланалардыр әле үзләре. Ике рәхәт бергә килми шул ул. Яки тыныч йокы, яки мул тормыш. Теләгәненне сайлап ал да зарланмый гына яшә.
Россияннарнын уянуына чәй булса да кайнатып кую нияте белән ул ишеккә юнәлде. Һәм кинәт туктап катып калды. Исенә төште! Һәм ул кесәсенә тыгылды. Баягы кәгазьне алып тагы бер кат укып чыкты. Татарча язылган иде. Татарча!
Әлеге хәлдә бернинди хилафлык булмаса да, кәгазьнен татарча язылуы ана сәердән дә сәеррәк булып тоелды. Ләкин бу хакта уйларга бирелеп озак тора алмады, бүлмәләрнен берсеннән ир-ат тавышы ишетелде. Һәм Хәлил үз колакларына үзе ышанмыйча торды. Ир татарча кычкыра иде.
* * *
Бүлмәдәге караватында төш күреп яткан Михаил бу хәлләрнен бары тик төш кенә икәнлеген белә иде. Әмма ул уяна алмады. Һәм барсын да өндәгечә кичерде. Төш анын өчен чынбарлык иде.
Михаилны Ново-Михайловка чиркәвеннән Мәскәүгә, ин зур хөкемдар бүлмәсенә китерделәр. Төрмә камерасын хәтерләткән бүлмәдә алар икесе генә иде. Хөкемдар түрдәге өстәл башында ниндидер борынгы китапны актарып утыра. Михаил ишек төбендә бертын басып торды да тамак кырып алды. Ул үзенен гөнаһсызлыгын белә иде. Һәм бар кыяфәте белән Хөкемдарга шуны күрсәтергә тырышты. Куркып кыенсынып тора, гөнаһы бардыр, дип уйламасын. Әмма Хөкемдар ана игътибар итмәде дә бугай.
— Сине монда ни өчен китерделәр? — дип сорады ул бераздан, китабыннан күзен алмыйча гына. — Нинди гаебен бар?
Михаил сөенеп куйды. Димәк, анын гаепсезлеген сизенгән Хөкемдар.
— Белмим, — диде Михаил, елмайгандай итеп. — Мин сездән сорарга теләгән идем...
Хөкемдар бермәл тын торды. Аннан сон өстәл артыннан чыгып Михаилнын каршына килеп басты да күзләренә текәлде.
— Сезне еретиклыкта гаеплиләр... — диде ул, мона үзе дә ышанырга теләмәгәндәй, — изге чиркәү кушканча яшәмәүдә.
— Сез минем гаепсез икәнемне яхшы беләсез, — диде Михаил тыныч булырга тырышып. — Үз динебезгә, чын христиан диненә, минем беркайчан да хыянәт иткәнем булмады.
— Син татар?
— Юк, мин татар түгел! Түгел!
— Ул татар, — дип кабатлады каяндыр килеп чыккан әләкче. — Казан янындагы бер авылда туып-үскән татар малае. Ышанмасагыз, әнә, әнисеннән сорагыз.
Хөкемдар кинәт каяндыр пәйда булган карчыкка карады. Бу карчык Михаилга таныш иде. Утрау уртасында томаннан яралып алдына баскан теге карчык иде бу. Михаил югалып калды.
— Син кем? — диде ул бераздан. — Син кем...
Ләкин әләкченен сүзләре колагына кереп калган иде инде. Һәм ул ана ышанмый булдыра алмый иде. Әлеге карчык анын әнисе булып чыга. Анын әнисе...
— Ә син үзен хәтерләп кара, — дип елмайды карчык, тешсез авызын кулы белән каплап. — Хәтерләп кара әле. Мин онытмадым. Ә син? Син дә онытырга тиеш түгел иден...
— Мин сине белмим, — дип кычкырды Михаил курку катыш нәфрәт белән. — Син минем әни түгел. Мин синен улын түгел. Мин татар түгел.
— Мин сине анладым, — диде Хөкемдар тыныч кына. — Ләкин аерма нәрсәдә?
Михаил анламады.
— Ничек инде?
— Син әле генә үзеннен ананны танымадын, — диде Хөкемдар, астыртын елмаеп. — Син үзенне дөньяга яралткан заттан ваз кичтен. Шулай бит?!
Михаил дәшмәде.
— Шулай булгач, татар булдын ни дә урыс булдын ни... Ул Михаилга мәгънәле караш ташлады. — Ананнан ваз кичкәнсен икән, нинди илдән, нинди диннән, нинди милләттән булуыннын аермасы юк. — Һәм ул үзенен кул астындагыларга кычкырды. — Тәмугка!
Шул арада кайдандыр пәйда булган бер әзмәвер Михаилны җилтерәтергә тотынды. Ул карышмакчы булган иде, әзмәвер кире каккысыз көч белән якасыннан тотып сөйрәп алды.
— Тор, ананны! — дип кычкырды ул, колакны ярырлык итеп. — Күпме саташырга була! Тор, диләр, сина! Уян! Христиан, ананны себерим...
Михаил куркып кына күзләрен ачты. Һәм гаҗәпләнүдән артка чигенде. Анын алдында Роман тора иде.
— Роман? — дип пышылдады ул. — Нәрсә булды?
— Булмады, — диде Радик коры гына. — Син саташканда гына татарча сөйләшәсенме?
— Ничек?!.
* * *
Михаил торып утыргач, су эчәргә теләп өстәлдәге стаканга үрелде дә бер мизгелгә катып калды. Стаканны күрүгә, төнлә ниләр булганы исенә төште һәм кибегүе шундук юкка чыкты.
— Нәрсә, кире уйладынмы, христиан? — дип елмайды моны күзәтеп торган Радик. — Хәзер сөйлә инде, син ни өчен Михаил һәм ни өчен татар түгел?
Михаил бер мәлгә тотлыгып калды. Үз үткәннәрен сөйләргә җыенмый иде ул. Шулай да бу кешегә тупас кагылырга теләмәде.
— Ярый, ансына да вакыт җитәр. — Михаил сүзне икенчегә юнәлтер җай эзләде. Һәм өстәлдә яткан кечкенә кәгазьне кулына алды. — Монсы нәрсә тагын?..
Анна бәләкәч белән урамда йөреп керергә чыгып киткәндер инде, уянса югалтып тормасын дип, язу калдыргандыр. Ләкин иске открытканы хәтерләткән катыргыдагы язу Анна кулы белән язылмаган иде. Михаил, Романнын соравыннан качу ниятендә, аны кычкырып укыды.
— Фәрештә сине үз теленә өйрәтер. Ул сине барлык газаплардан, бәла- казалардан саклап яшәр.
— Ә мин синен янына кайчан кайтырмын?
— Фәрештән сина барсын да анлатыр, — дигән Алла.
— Ә ул фәрештәнен исеме ничек?
Ләкин Радик анын бу гамәлен игътибарсыз калдырды.
— Син татар егете, шулай бит? — диде ул һәр сүзенә басым ясап.
— Шулаймы?
— Шулай. — Михаил кәгазьне кире өстәлгә ташлады. — Ә монын нәрсәсе бар?
— Болай гына... Ә үзен Михаил исемле... Сина сәер тоелмыймы?
— Юк. Ә сина?
Радик дәшмәде. Чынлап та хәзер балаларга нинди генә исемнәр кушмыйлар. Аннан сон, керәшен егете булуы да бар бит әле бу Михаилнын. Хәзер ул сүзне ни өчен бу рәвешле башлавы өчен кыенсынып куйды.
— Ә сина сәер тоелмыймы? — дип кабатлады Михаил. — Үзен саф татар егете, ә үзен — Роман.
— Радик исемле мин, — дип елмайды ул. — Роман кушамат кына...
— Радик?! — Михаил кинәт дертләп китте. Радикка игътибарлабрак текәлде.
— Әйе. Ә нәрсә булды?
— Юк... Болай гына...
Радик әлеге хәлнен болай гына түгеллеген сизгән иде инде, әмма сүз куертмаска булды.
— Беләсенме, нәрсә... — диде ул җитди кыяфәт белән. — Без монда
— биш гаилә. Һәм өчебез — татар. Син, мин һәм Хәмит...
— Кем?!
Михаил тагын баягыдай дертләп китте.
— Хәмит, дисенме?!
— Әйе. Ә нәрсә булган?
— Болай гына... Ә ул... кайсы яктан?
— Башкортстаннан.
— Ә син?
— Казаннан. Ә син?
— Михайловскийдан.
— Менә таныштык та, — диде Радик. — Ә хәзер колагынны ачып тынла. Минем кызым кичә кич юкка чыккан иде. Хәтерлисенме, өрәк белән булган маҗараны? Айгөлне эзләп чыкканда, мин күтәрмәдә таеп егылдым. Хәмит ярдәмгә килде. Һәм безнен белән нәрсәдер булды. Мин һушымны җуйдым. Ә бүген иртән үз караватымда уянып киттем. Кичә ниләр булганын искә төшергәч, Хәмиткә кердем. Ул да үз караватында йоклап ята иде. Уянгач, ул да үзе белән ниләр булганын исенә төшерә алмый этләнде. Димәк, безне кемдер эшкәрткән...
— Мин кичә... — Михаил кичә авырып ятканлыгын әйтергә теләгән иде, ләкин саташуын хәтерләп, тынып калды. — Кичә...
— Кичә ни булды?
— Булмады. Мин кичә яман төшләр күреп саташтым. Мин томан күрдем. Томан эченнән бер карчык пәйда булды. Һәм ул карчык... Ул карчык минем әни булырга тиеш...
Радик ана сәер караш ташлады да сүзен дәвам итте.
— Карчыклар мәсьәләсен сонрак хәл итәрбез, — диде ул җитди итеп.
— Хәмитнен дә гаиләсе бүлмәсендә түгел иде. Ул берүзе генә йоклап ята иде. Анлыйсынмы?
Михаил баш какты.
— Ә синекеләр кайда?
— Белмим... — Михаил кинәт агарынып киткәндәй булды. — Утрау! Утрау безне яратмый. Мин моны килү белән сиздем. Бу гади утрау түгел. Ул безгә һәлакәт әзерли. Без моннан китәргә тиеш идек. Китәргә. Тик... Без китә алмадык...
Радик аны бүлдермичә генә тыңлады.
— Ә хәзер... Соң инде...
— Тукта! — диде Радик, кискен генә. — Мин мистикага ышанмыйм.
— Бу мистика түгел... — Михаил кинәт үзенең чәүчәләкләнүен аңлап туктап калды. Чынлап та болай паникага бирелергә ярамый иде. Башта утрауны карап чыгарга кирәк. Бәлки, гаиләләре якында гына йөриләрдер.
— Тыңлап бетер, — диде Радик ачусыз-нисез генә. — Без аларны эзләргә чыгабыз. Син киен, әзерлән. Ә мин Хәмит белән Хенк янына...
— Бәлки, алар якында гынадыр?
— Юк, — диде Радик, ишек тоткасына үрелеп. — Мин мондагы бөтен бүлмәләрне дә карап чыктым... Һәм тирә-юньне дә карадым. Хәзер безгә бөтен утрауны бер итеп эзләргә кирәк. Андрей Николаевич белән Ольга да юк.
— Һмм...
— Ярый. Яхшылап әзерлән.
— Радик!
Радик инде коридорга чыгып өлгергән иде. Ул канәгатьсезлек белдереп, ишектән башын тыкты.
— Нәрсә тагын?
— Ә син... Казанның үзеннәнме?
— Һы... Нинди аерма?!.
Радик ишекне шапылдатып япты да китеп барды.
Нинди аерма?! дип күңеленнән кабатлады Михаил. Нинди аерма?! Башкортстан... Казан... Михайловка... Син кайсы яктан? Михайловкадан! Җиңел, җайлы... Син кайсы яктан? Казаннан... Яки Башкортстаннан... Нинди аерма...
Һәм ул баягы язу кисәгенә үрелде. Аны кабат-кабат әйләндереп карады. Открытка түгел иде бу. Открытка түгел... Бу фотография кисәге иде. Моннан бик күп еллар элек төшерелгән... Михаил кабат язуга текәлде.
— Фәрештә сине үз теленә өйрәтер. Ул сине барлык газаплардан, бәла- казалардан саклап яшәр.
— Ә мин синең яныңа кайчан кайтырмын?..
Михаил янә фотога карады. Берни дә аерырлык түгел иде. Ләкин ул үзенең ниндидер зур ачыш алдында торганын яхшы төшенде.
* * *
Кемнеңдер кычкырганын ишетеп коридорга чыккан Хәлил, тавыш ишетелгән бүлмәгә кермәкче иде. Кинәт кенә якында ишек ачылды да анда Роман пәйда булды.
— Син әзерләнә тор, — диде Роман бүлмәдәге кешегә. — Мин тегене уятам да...
Һәм Хәлил белән баш кагып кына исәнләште дә ары китте.
— Монда кер, буржуй, — дип дәште ишектән башын тыккан Николай.
— Татарчага өйрәтермен...
Хәлил аның бүлмәсенә атлады.
— Ә мине өйрәтәсе юк, — диде ул тегене чиксез гаҗәпкә калдырып.
— Мин үзем татар.
— Менә сиңа кирәк булса! — Хәмит аны кочаклап алды. — Американ түгелмени син?
— Булса соң?!. — дип елмайды Хәлил. — Син дә рус бит...
— Мин Хәмит булам... — дип елмайды Хәмит тә. — Башкортстаннан.
— Хәмит?! — Хәлил аңа сынап карап торды. — Башкортстаннанмы?!
— Әйе. Ә үзен сон, буржуй?
— Мин Хәлил. Казаннан.
— Нәрсә?! — Хәзер Хәмит ана сәерсенеп карады. — Казаннын үзеннән мени?
— Юк... Мин ярты гомеремне Америкада үткәрдем... Казанда туганмын гына...
Хәмит аннан күз алалмый торды.
— Нәрсә?
— Юк, болай гына... — диде Хәмит үзенен әрсез карашыннан унайсызланып. — Монда ялгадыр инде?
— Әйе... — Хәзер Хәлил күзләрен алалмады. — Ә сез?
— Без дә ялга...
— Ә гаиләгез... — Хәлил сүзсез торудан унайсызланып кына сорашты.
— Алар яр буена киткәндер инде?
— Белмим... — диде Хәмит. — Шулайдыр... Сез утырыгыз әле...
Хәмит өстәл артындагы урындыкны шудырыбрак куйды.
— Юк, — диде Хәлил унайсызланып, — мин сезне борчып тормам... Очрашырбыз әле...
— Утырыгыз... — Хәмитнын тавышы катгый иде. — Сүз бар.
— Ләкин сез... Мин сезне... Бәлки, сонрак?..
— Юк, — диде Хәмит, ягымлы үҗәтлек белән. — Хәзер үк сөйләшергә кирәк. Җитди мәсьәлә.
Хәлил шундук Роберт турында уйлады. Кичә бу адәмнен кызы белән бик күз-баш уйнатышалар иде. Өстәвенә бүген кунарга да кайтмады. Уеннан уймак чыгарып куймасалар ярый да...
— Радик чәй куйган... — диде Хәмит, ишеккә атлап. — Мин хәзер алып керәм дә... Чәйләп сөйләшербез...
— Радик?! — дип сорады кинәт Хәлил. — Радик дисезме?
— Әйе. Роман. Ул да татар егете булып чыкты. — Нәм кинәт үзе дә сискәнеп китте. — Радик!..
Нәм Хәмит, унайсыз хәлдән котылырга теләгәндәй, бүлмәдән чыгып китәргә ашыкты.
Хәлил үзенә тәкъдим ителгән урындыкка барып утырды. Нәм кинәт өстәл читендәге кәгазь кисәгенә карап катып калды. Бу нәкъ анын үз бүлмәсендәге кәгазьгә охшаш иде. Бер мизгелгә ул ни уйларга белмичәрәк торды да кәгазьгә үрелде. Ләкин нәкъ шул мизгелдә ишек ачылып китте. Хәлил унайсызланып, кулын тартып алды.
— Әнә теге гәзитне шудырып кына куй әле, — диде Хәмит. — Чәйнеге белән генә алып кердем инде.
Ул өйрәнелгән җитез хәрәкәтләр белән чәй әзерләде. Өстәл артына утыргач, сүз башлады.
— Роберт та өйдә кунмагандыр инде?
— Юк бугай... Ә нәрсә булган?
— Нәрсә булганын белмим... — диде Хәмит һәм бертын дәшми торды.
— Безнен дә балалар кичә юкка чыкты...
— Үзләре килешсә инде...
Хәмит ана сәер караш ташлады да елмаеп куйды
— Ә-ә-ә... Сез бит кичә күренмәдегез... Белмисездер әле...
— Ә нәрсә булды?
Хәмит кичәге хәлләрне кыскача сөйләп бирде.
— Бәлки, алар берәр аулак урын гына тапкандыр? — диде Хәлил, үз сүзләренә үзе дә ышанып җитмичә. — Бәлки...
— Белмим. Радик бөтен тирә-якны тикшереп чыккан. Беркемне дә тапмаган. Хәтерегездәме, кичә без килгәндә, утрау табигатьнең күңелле бер почмагы кебек иде. Ә бүген ниндидер сәер тынлык. Игътибар иттегезме?
— Ләкин моның...
— Бу сәер хәл, шулай бит. Балаларның һәм хатыннарның югалуы да сәер. Мин, әлбәттә, барсы да яхшы бетәр дип өметләнәм. Ләкин көтелмәгән хәл дә булырга мөмкин... Шуңа күрә, без, җентекләп әзерләнеп, аларны эзләргә чыгарга тиешбез.
— Бәлки, ашыгырга кирәктер...
— Ашыгырга кирәкми. Беренчедән, без җитди әзерләнеп чыгарга тиеш. Һәрбер көтелмәгән хәлгә әзер булып. Икенчедән, моның ниндидер шаяру гына булуы да ихтимал. Кичә өрәк белән булган хәл шикелле. Кичә бит барыбызның да коты алынды. Ә ул кемнеңдер костюм киеп, шаяртып йөрүе генә булган. Без инде моны Ольга белән Андрей Николаевичның эшедер дип уйлыйбыз. Шулай ук Андрей Николаевич аларны ниндидер кызыклы сәяхәткә алып китәргә дә мөмкин...
— Әгәр алар чынлап та юкка чыкса...
— Юктыр. Һәрхәлдә, моңа ышанасы килми. Әлеге сәяхәткә чакыру кәгазендә: «Онытылмас маҗараларга тулы сәяхәт көтә. Мондый маҗаралардан соң сез тормышның һәм бер-берегезнең кадерен белеп яшәячәксез!» — дигәнрәк сүзләр бар иде. Һәм мин әлеге билгесезлекне сәяхәт программасына кергән бер маҗара дип карау ягындамын.
— Әмма мин андый путевка белән килмәдем. Минеке бөтенләй бүтән...
— Беләм. Радикка да йөз мең сум отышын алырга чакыру килгән... Ләкин...
— Радикка?..
— Әйе. Хәзер бит турист фирмалары күп. Шуңа күрә, ял итүчеләрнең игътибарын тарту өчен алар һәртөрле оригиналь идеяләр уйлап табарга тырышалар...
Хәлил дәшмәде. Ул аны тыңламады да бугай.
— Димәк, без өй эчендә дүртебез генә калганбыз... — диде Хәлил бераздан, бик зур уйларга йомгак ясагандай. — Дүртебез генә...
Хәмит нәрсәдер сөйли иде. Ул аның бөтенләй башка темага сүз ачуына сәерсенебрәк калды да дәшмәде. Хәлилнең әлеге сүзләреннән нәрсәдер аңларга теләп үзе дә уйга чумды булса кирәк. Әмма Хәлил аңа ирек бирмәде.
— Дүртебез генә, — дип кабатлады ул тагын һәм бая өстәлдә күргән кәгазьгә үрелде. — Мөмкинме?.. Мин бая ук карарга иткән идем...
— Мөмкин... — диде Хәмит, битараф кына. Ул уйлары белән бөтенләй әллә кайда иде бугай. — Дүрт кеше... Дүрт ир... Хәлил, Хәмит, Михаил, Радик...
Ләкин Хәлил аны ишетмәде. Ул теге кәгазьгә текәлгән иде. Кәгазьдәге язулар аңа нәрсәдер сөйләр сыман иде.
— Мин сиңа фәрештә бүләк итәм. Ул һәрчак синең белән булыр һәм барсын да төшендереп бирер.
— Ләкин мин бит фәрештәләр телен белмим. Аны ничек аңлармын соң? — дип борчылган бала.
Хәлил кинәт сикереп торды да үз бүлмәсенә йөгерде. Хәмит аның бу кыланышына сәерсенеп калгандыр инде, әмма Хәлилнең башына килгән нәрсә алдында барсы да вак мәсьәлә иде.
Хәмит аның чыгып киткәнен сизмәде дә бугай. Ул билгесезлеккә төбәлеп озак кына утырды да кинәт башын күтәрде.
— Сез Казаннын үзеннән түгел, — диде аннан сон. — Сез...
Һәм катып калды. Бүлмәдә ул үзе генә иде.
* * *
Сабый бала сыман атылып чыккан Хәлил үзләренен ишек төбенә җитәрәк Радикка бәрелә язып туктап калды. Ул тиз генә гафу үтенеп, юлын дәвам итәргә уйлаган иде, кинәт борылды да Радикнын якасыннан эләктерде. Модый көтелмәгән хәлдән тегесе нишләргә белми аптырады, ә Хәлил кулындагы кәгазь кисәген анын борынына ук терәп бер сүзне кабатлады:
— Радик! Радик!... — һәм үзенен сәер гамәленнән кыенсынып кысымын бушата төште. — Әйт әле... Яшерми генә әйт әле...
Ярсудан анын тамагы кипте, теле көрмәлде.
— Радик, әйт әле... — диде ул җавапны Радикнын авызыннан суырып алырдай булып. — Әйт әле, синен... Синен Хәлил исемле абыен бар идеме?
Ниһаять, ул ин мөһим сүзне әйтте дә җинел сулап куйды. Радикнын якасына ябышкан куллары салынып төште. Тамагына тыгылган төер дә язылгандай булды.
Көтелмәгән хәлдән югалыбрак калган Радик ана бермәл сәерсенеп карап торды. Сораунын мәгънәсе анына барып җиткәч, йотардай булып Хәлилгә текәлде. Авызын ачты. Нәрсәнедер йотып җибәрергә теләгәндәй хәрәкәтләр ясап алды. Аннан сон, карлыккан тавыш белән сыгып чыгарды.
— Бар... Хәлил бар...
Һәм ул үз сүзләренен мәгънәсен яна гына анлап алгандай дәвам итте.
— Хәлил... бар... Хәлил бар... Хәмит... Хәмит бар... Абый бар...
Хәлил анын авызыннан чыккан һәрбер сүзне йотып алгандай булып күзәтте. Һәр иҗек саен башын кагып торды. Һәр сүз саен иреннәре елмаюга җәелде.
— Хәлил... — диде ул, авызындагы аркылы сүзләрне тәртипкә китергәндәй итеп. — Хә-лил... Ул... Мин... Мин Хәлил... Син... Радик...
Алар бер-берсен беренче кат күргәндәй катып калдылар. Зур акайган күзләренен читендә кечкенә тамчы пәйда булды. Иреннәре калтыранды, битләре тартышты. Алар үзләренен шушы халәтенә, ничә еллардан сон кабат очраша алуларына шатланалар да, ышанып та җитмиләр иде бугай. Шул кыяфәттә бертын басып тордылар да, бер-берсенен кочагына ташландылар.
Хәлил артыннан чыккан Хәмит аларны кочаклашып сулкылдаган кыяфәттә күреп, чайкалып китте. Буыннары тотмас булды. Ул үз уйларынын дөреслегенә ышанырга да, ышанмаска да белми иде әле. Ләкин боларны күрү белән, бөтен шикләре юкка чыкты. Бөтен булмышын рәхәт тә, газаплы да бер дулкын яулап алды. Әлеге дулкын анын башын әйләндерде, буыннарын буйсынмас итте. Һәм Хәмит чайкала-чайкала алар янына барып җитте дә, хәле бетеп ауган дулкын сыман, кочаклашкан ике ир өстенә капланды.
— Туганнарым минем!
Ләкин анын сүзләре беркемгә дә анлашылмады. Ул сүзләр яралы ерткычнын гырылдавы сыман ямьсез дә, газаплы да иде. Берсен-берсе кочаклаган өч туган озак кына шул халәттә калды. Бераздан алар кабат һушларына килеп, кара-каршы басып катып калдылар.
— Әти-әни ни хәлдә? Исәннәрме? — дип пышылдады Хәлил, чиксез гаепле кыяфәт белән. — Исәннәрме?! Әти-әни ничек?..
Радик нәрсәдер әйтмәкче булган иде, тавышы чыкмады.
— Белмим... — диде Хәмит. — Белмим...
Һәм бераздан күз яшьләре белән өстәп куйды:
— Сез дә кайтмадыгызмени?!.
Авыр тынлык урнашты.
— Әни исән... — дип пышылдады Радик, үз тавышыннан үзе куркып.
— Әни исән...
— Әти?
— Ул...
— Күптәнме?
Радик дәшмәде. Ул хәтерләми иде.
* * *
Очрашунын беренче дулкыны узгач, алар Хәмитнен бүлмәсенә җыелдылар. Барсы да шат иде. Әлегә авыр хәлләр турында сөйләшмәскә тырыштылар, әмма кайда үрелсән дә авырткан бармак бәрелә, дигәндәй, ансын да бөтенләй читләтеп булмады.
— Мин синен Америкадан икәненне белү белән Хәлил турында сорашмакчы булган идем, — диде Хәмит. — Тик форсат кына тимәде...
— Чын исемнәрегезне белү белән минем дә күнелгә шик төште... — диде Хәлил. — Бер дә юктан гына шулай тап килү булыр микән, мәйтәм...
— Бу — тап килү түгел инде, — дип елмайды Малик. — Безне махсус рәвештә җыйганнар бу утрауга. Кемдер махсус эшләгән моны.
— Әйе. Очрашу, табышу шатлыгын аулакта үткәрсеннәр дип, гаиләләребезне дә читкә алып киткәннәр. Барсы да махсус эшләнгән монын. Менә күр дә тор, кичкырын балалар кайтып төшәр әле.
— Әлбәттә, шулай булыр. Тик кем оештырды икән боларнын барсын да?
— Һәрберебезгә аерым хат язып, мотлак рәвештә барырлык итеп...
— Кем булса да башлы адәм инде.
— Һәм изге кеше.
— Мине Нью-Йорк урамында эзләп тапты. Нью-Йорк урамында саф татарча җырлап килә! «Нәрсә, буржуй, куркасынмы безнен җырдан?» — ди. Ха-ха-ха...
— Кем?
— Нәрсә, «кем»?
— Кем шулай ди?
— Белмим. Исем-атын әйтмәде. Кара куртка, джинсы чалбар кигән ир иде...
— Кара куртка... — диде Малик, үзе белән булган вакыйганы хәтерләп.
— Мин дә күрдем аны...
— Сине ничек каптырды?
— Башта чиркәүдән чыкканда күрдем...
— Кайдан?
— Чирк... — Кинәт ул туктап калды. Барсы да шик белән ана төбәлделәр. Тынлык урнашты. — Мин барсы турында да соныннан сөйләрмен. Тормышны көйләп җибәрү өчен беркадәр чиркәүдә эшләп алырга туры килде мина...
— Ничек «эшләп алырга»? — диде Радик, Маликнын саташуын хәтерләп.
— Син чынлап та христианмыни?!
— Ну-у... Ничек әйтергә...
— Ә син дөресен әйт.
— Әйе. Төрмәдә безгә поплар килеп йөри иде. Азат ителгәч, беркая да урнаша алмадым... Һәм... Һәм чиркәүгә барырга туры килде...
— Сатлык! — диде Радик тыелгысыз нәфрәт белән. — Христиан!
— Юк, син ашыкма әле...
— Иван Грозный чукындырган татарлар да бераздан үз диненә кайткан... — диде Хәлил, балаларга дәрес аңлаткандай. — Динен сатмас өчен үз- үзенә кул салучылар булган. Ә син үз теләген белән... Аңламыйм. Аңлый алмыйм!
— Юк, бу бөтенләй башка нәрсә...
— Аерма юк. Динен саткан кеше ул кеше түгел инде.
— Ярый, юкны чокымагыз әле, — диде Хәмит, эшнең җайсызлана баруын күреп. — Менә син, Радик, үзең дин тотасыңмы?
— Тотаммы-юкмы, әмма мин чукынмадым.
— Алай түгел. Бездә инде дин күптән үз асылын җуйган. Мөселманлык күптән юкка чыккан бездә. Алласызлар булып беткәнбез. Ә Малик... Аның һич югы табыныр Алласы бар... Ул Алласыз түгел...
Бәлки, әлеге бәхәс шуның белән бетәр иде, Малик үзе кыздырып җибәрде:
— Ярый, мин динне сатканмын, ди... — ул Хәлилгә текәлде. — Ә бит син дә илеңне саттың.
— Мин илне сатмадым.
— Син үз ватаныңны башкага алыштырдың. Нәрсә хакына? Бай, мул тормышта яшәү хакына. Нәм аның кемгә файдасы тиде? Синең читкә китүеңнән кемгә рәхәтлек килде? Илеңәме? Туганнарыңамы? Әнкәңәме? Бары тик үзеңә генә.
— Бер абыем илен саткан, — дип күңелсез такмаклады Радик. — Бер абыем динен саткан... Берсе марҗа сихереннән куркып, читкә чыгып качкан... Бездә икән җыен имгәк...
— Ә үзең соң?..
— Мин нәрсә?.. Әни белән бергәләшеп, очын-очка ялгап яшибез шунда...
Радик үзенең тел озайтуына үкенә башлаган иде инде. Нинди хәлдә яшәүләре турында төпченә башласалар, барсын да сөйләп бирергә туры килмәгәе. Әле ул мондый сөйләшүгә әзер түгел иде. Шуңа да сүзне икенчегә борырга ашыкты.
— Ярый. Бераз бәрелешеп алдык. Тик теге Кара курткага әйләнеп кайтыйк әле. Аның кем икәнен ачыкласак, бу сәяхәтне ник оештырганын да чамалый алырбыз.
— Мин аның кем икәнен әйтә алмыйм, — диде Малик. — Йөзгә таныйм. Ләкин...
— Минем бөтенләй күргәнем юк. — Хәмит Хәлилгә борылды. — Кайда эшләгәнен дә әйтмәдеме?
— Юк.
— Мин дә белмим, — диде Радик. — Кара куртканың кем икәнен, димәк, беребез дә белмибез. Аның шәхесе билгесез килеш кала.
— Тагын бер нәрсә бар, — диде Хәлил, баядан бирле кулында әйләндергән кәгазьне күрсәтеп. — Менә бу — фоторәсемнең бер өлеше. Артында сүзләр язылган. Ул һәрберебездә дә бар. Бармы?
— Бар. — Малик кесәсеннән кәгазь алды. — Менә.
— Синдә, Радик?
— Белмим. Хәзер бүлмәдән урап киләм...
Ул әйләнеп кергәч, Хәлил кәгазьләрне бергә җыйды да килеп чыккан язуны барсына да күрсәтеп чыкты һәм кычкырып укырга тотынды.
Дөньяга туар алдыннан бала Ходайдан сораган:
— Ник мин ул дөньяга барам инде. Анда нәрсә эшләргә тиеш булам? Ходай әйткән:
— Мин сина фәрештә бүләк итәм. Ул һәрчак синен белән булыр һәм барсын да төшендереп бирер.
— Ләкин мин бит фәрештәләр телен белмим. Аны ничек анлармын сон? — дип борчылган бала.
— Фәрештә сине үз теленә өйрәтер. Ул сине барлык газаплардан, бәла- казалардан саклап яшәр.
— Ә мин синен янына кайчан кайтырмын?
— Фәрештән сина барсын да анлатыр, — дигән Алла.
— Ә ул фәрештәнен исеме ничек?
— Ансы мөһим түгел. Анын исемнәре бик күп төрле. Тик син аны «Әни» дип йөртәчәксен.
Барсы да тынып калды.
Тынлык озакка сузылды.
Бераздан Малик кәгазьнен артына күз салды. Һәм дертләп китте. Фоторәсемнән ана төшенә кергән карчык карап тора иде. Томаннан яралган карчык. Анын үзгәреп китүен барсы да тойды һәм сораулы караш ташладылар. Ләкин Малик дәшмәде. Ахырда, Радик та әлеге рәсемгә карады. Елмаеп куйды. Һәм барсына да күрсәтеп чыкты.
— Таныш булыгыз һәм хәтерегездә калдырыгыз. Бу — безнен әни!
Әниләре турында искә төшерү барсына да кыен иде. Тагы тын калдылар. Бераздан Малик телгә килде.
— Безгә гаиләләребезне табарга кирәк, — диде ул кире каккысыз катгыйлык белән. — Һичкичекмәстән!
— Бераздан алар үзләре кайтып җитәчәк, — дип елмайды Хәлил. — Бу махсус оештырылган нәрсә. Утраунын берәр урынында сәяхәттә йөриләрдер әле.
— Алар кайтмаячак, — диде Малик. — Без эзләп тапмасак, алар кайтмаячак.
— Сәер кеше син, — дип көлде Радик, һәм төпчек абыйсын рәнҗетмәскә була, өстәп куйды. — Ярый, эзләргә икән, эзләргә. 6. Хатын-кыз сурәтендә
* * *
Дынк-дынк-дынк-дон!.. Дынк-дынк-дынк-дон!.. Кайдандыр килгән ниндидер тавышлар билгесезлеккә китеп югалды. Бөтен тирә-як тынып калды. Хәтта бөтен дөньяны ниндидер соры билгесезлек чорнап алгандай булды. Тик бу күренеш бары бер мизгел генә дәвам итте дә барсы да кабат үз төсенә кайтты. Зәнгәрсу күк йөзе. Гамьсез шаян дулкыннар. Серле утрау. Юк, киресенчә... Серле утрау. Гамьсез шаян
дулкыннар. Зәнгәрсу офыкта югала барган теплоход шәүләсе...
Утрау тып-тын иде. Теплоход күздән югалгач та, инде тавышы ишетелми башлагач та, ул тынлыгын җуймады. Утрау, дошман һөҗүмен кире кагарга әзерләнгән оста сугышчы сыман, читтән килгән һәр хәрәкәтне тоярлык булып катып калган иде. Бары тик бераздан гына күл ягыннан җил исеп куйды. Әлеге назлы җил чамасыз көчергәнешлелекне юкка чыгарды — шундук диярлек яфраклар шыбырдавы, үлән араларындагы бөҗәкләрнен тынгысыз тавышы ишетелде. Әлеге тереклек яр буйларында башланды да акрын гына утраунын үзәгенә табан шуышты. Яфраклар шавы, кошлар сайравы, үләннәр тибрәнүе, бөҗәкләр мыжлавы — барсы берьюлы ниндидер гайрәтле ташкын булып, җирдән дә, күктән дә һөҗүм иткән чамасыз көчле гаскәр шикелле, утрау уртасына юнәлде дә, адәм кулы белән салынган йортны әйләндереп туктап калды.
Утрау яши иде. Утрауда тормыш кайный иде. Фатыйма карчык анын сулыш алышын да ишеткән шикелле булды. Бу утрау тере кеше сыман тоелды. Бары тик адәм кулы белән салынган йорт кына чамасыз тынлыкка чумган. Тирә-юньдәге гомум хәрәкәт янында ул берьялгызы үле тынлыкка чорналып, үги булып тора. Хәтта күкрәген киерә биребрәк утыруы да кызгану тойгысыннан башка бер хис тә уятмый. Ул аягурә басып үлгәндер, тик үлгәнлеген әле үзе дә төшенеп җитмидер шикелле тоела һәм ирексездән анын авып төшүен көтәсен...
Әмма ул җимерелеп төшмәде, бераздан тормыш әлеге йорт эченә дә керде. Әлеге йорт та үз тормышы белән яши башлады. Бүлмәләрдән татлы мышнап йоклаган тавышлар ишетелде. Кемдер төшендә кызын чакырды. Кемдер кешеләрне ниндидер афәт якынлашуы турында кисәтергә тырышып кычкырды. Кемдер үзенен әрәмгә үткән гомере өчен үкенеп күз яшьләрен түкте.
Йорт яши иде.
Беркадәр вакыт үтүгә төн карангылыгы сыеклана башлады. Шул рәвешле, бар тирә-юньне җинелчә зәнгәрлек биләде дә, тиздән ул да юкка чыкты. Офыкта кызгылт кояш нурлары күренде. Тагы беркадәр вакыт үтүгә, әлеге нурлар төссезләнә барып, бөтен тир-якны куе томан чолгап алды. Томан утрау өстендә озак кына, асылынып торды. Аннан сон, акрын гына, утраунын уртасына җыелды һәм баягы авазлар шикелле шуышып кына адәм кулы белән салынган йортны каплап алды.
Кешеләр йоклаган йорт томан уртасында калды.
Кинәт томан тарала төште һәм ниндидер кара нурсыман боҗрага әйләнеп, йортны уратып алды, бер үк вакытта, боҗранын нурлары яктыра барып зәнгәрсу төскә керде. Ул кинәйде. Хәзер инде ул бөтен утрауны чолгап алган зур суга әверелде дә, бераздан тагын җыела барып, кара нурга әйләнде һәм баягы йортнын ишек төбенә килеп, каракучкыл багана булып туктап калды. Томан куерганнан куерып кеше сурәтенә керде. Баштарак шәүлә рәвешендә генә булса, бераздан гәүдәсенен төсмерләре ачыклана төште, ә ахырда анын йөзен дә танырга мөмкин булды. Ләкин анын кемлеген белүдән Фатыйма карчыкка җинеллек өстәлмәде. Анын кем икәнен күргәч, карчык башта үз күзләренә үзе ышанмыйча катып калды. Ышангач, бөтен булмышын чиксез гаҗәпләнү ялмап алды. Ахырда ул котын алынып куркуга әйләнде дә Фатыйма карчык үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрде.
Утраудагы йортнын ишек төбендә томаннан яралган зат Фатыйма карчык үзе иде. Ул, кычкырудан туктап, карчыкка тагы бер күз салды һәм үзенен йөзен аермачык күрде.
Кинәт анын колагында ниндидер килбәтсез тавыш янгырады.
...балаларын шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бү түгәрәк эчендә — синен балаларын. Сина аларнын кайда булуыннан бигрәк, исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Ха-ха-ха!..
Әлеге тавышнын котсыз көлүе ярлардан ярларга бәрелеп кабатлангандай булды.
Ха-ха-ха!..
Дынк-дынк- дынк- дон!..
Фатыйма карчык шыбыр тиргә батып уянып китте. Хәер, ул йоклаган да кебек түгел иде. Бу төш тә, саташу да түгел, ә Хәдичә карчыктан калган күрәзәчелек сәләтенен бер дулап алуы гына булды шикелле. Әлбәттә, Хәдичә карчык үзе булса, әлеге вакыйгалардан дөрес нәтиҗә чыгара алыр иде, әмма Фатыйма күргәннәрен нәрсәгә юрарга да белмәде. Анын бу өлкәдә тәҗрибәсе бөтенләй юк иде. Өстәвенә, сонгы вакытларда кичергән анга сыймас күренешләр башын бутап бетерде, ә арыган акыл белән тиешенчә фикер йөртеп булмый иде. Карчык уйларга тырышмады да. Бөтен гәүдәсен йомшарткан хәлдә күзләрен йомып, тәгәрмәчләр тавышын тынлап ятты. Дынк-дынк-дынк-дон!.. Дынк-дынк-дынк-дон!.. Поезд ашыкмый- кабаланмый гына, үз җае белән чакрымнарны кимерә иде.
Ләкин карчыкнын тынычлыгы озакка бармады. Ул күзләрен ачты. Купе эче ярымкарангы иде. Тәрәзәдә дә — зәнгәрсу карангылык. Кинәт дөнья шултиклем шыксыз булып күренде, ул үзен илсез-йортсыз бер мосафир итеп тойды, күнелен билгесез авыр хис биләп алды. Кәм ул юлдашына эндәште.
— Ләйлә...
Кемнендер җавап биреренә ышанычы бик юк иде. Ләйлә дә көнозыны аягөсте булып, бер маҗарадан икенчесенә күчеп килгән кыз, арыгандыр, йоклыйдыр. Әмма кыз җавап бирде.
— Нәрсә булды, Фатыйма апа?..
— Булмады... — Карчыкка Ләйләнен янда икәнен белү дә бик җиткән иде. — Болай гына...
— Йоклап булмыймы?..
— Әйе... — Фатыйма карчык сүзне үз халәте тирәсеннән читкәрәк алырга тырышты. — Үзен сон?.. Сәгать ничә әле?
— Дүртенче ярты.
— Сон бит инде. Нигә йокламыйсын?..
— Китап укып ятам... — дип елмайды Ләйлә.
— Шушы карангыдамы?!. Тапкансын...
— Аерылып булмый. — Ләйлә тагын елмайды. — Бик кызыклы китап.
Бәлки, яшь чагында Фатыйма карчыкнын да төннәр буе йокламыйча китап укып ятканы булгандыр, тик әле ул ничек кенә тырышмасын, андый вакытын хәтерли алмады. Кәм Ләйләнен йокысын калдырып китап укып ятуы сәердән сәер булып тоелды. Көне буе чабып арыган кеше төнлә рәхәтләнеп йокларга тиеш. Алҗыган кеше өчен татлы йокыдан да ләззәтлерәк башка бернәрсә дә юк. Була да алмый. Кәрхәлдә, Фатыйма карчык өчен шулай тоелды. Кәм ул Ләйләнен китапка алданып, шундый рәхәтлектән баш тартуын берничек тә акылына сыйдыра алмады. Аптырагач, әлеге серле китапны күрәсе, кулына тотып карыйсы килде.
— Кая әле, карыйм әле шул китабынны...
— Нәрсәсен карыйсын инде анын... — дип көлде Ләйлә, әмма китапны карчыкка сузды. — Рәсемнәре юк...
Фатыйма карчык сәкегә торып утырды. Ләйлә биргән китапны, авырлыгын билгеләргә теләгәндәй, кулында тибрәтеп алды. Аннан сон, битләрен актарып карады. Куш китәрлек берәрсәсе дә юк иде. «Тапкансын кызыгыр нәрсә?!» — дигәндәй, иреннәрен бөрештереп куйды да, китапны ябып, тышлыктагы сурәтенә текәлде. Кызнын ахмаклыгына аптырап, башын селкеп алды. Валлаһи, менә бер генә дә искитәрлек әйберсе юк. Китапны кызга кире сузарга омтылган иде, үз уйларынын дөреслегенә тагы бер кат ышанырга теләгәндәй, анын беренче битен ачып карады. Кәм аны чак кулыннан төшереп җибәрмәде. Бөтен күзәнәкләре тетрәнеп куйды. Әллә күземә генә күренәме сон, дигәндәй, китапны япты да тагын ачып, беренче битенә текәлде. Берничә кат шулай эшләде. Ахырда, күзләренен ялгышмавына тәмам ышангач, китапнын беренче битендәге сурәткә бармаклары белән кагылды. Рәсем дә, бармаклары да юкка чыкмады.
Ләйлә, өстәге сәкедән башын сузып, аны тынсыз булып күзәтә иде. Кинәт ул кычкырып көлеп җибәрде. Читтән караганда, карчыкнын кыланышы көлмәслек тә түгел иде шул.
— Нәрсә, Фатыйма апа, гашыйк булдынмы әллә?
Фатыйма дәшмәде. Ул язучынын рәсеме буйлап бармакларын йөртүен белде. Ахырда, китаптагы рәсемгә төртеп Ләйләгә эндәште:
— Ә бу кешене мин беләм.
— Искәндәр безнен ин танылган язучы, — дип канәгать елмайды Ләйлә.
— Аны барсы да диярлек яратып укый...
— Юк... — Фатыйма карчык бер мизгелгә төртелеп торды. — Мин аны... Минем аны күргәнем бар... Ул мина акча биргәне бар... Мин сина сөйләгән идем микән?.. Кара курткалы кеше турында... Бу әнә шул кеше... Бу — Кара Куртка.
Ләйлә тагын көлеп җибәрде.
— Син, әлбәттә, бутыйсын, Фатыйма апа... — диде ул, карчыкнын беркатлылыгына күнеле булып. — Бу язучы белән әнгәмә үткәрер өчен хәтта тележурналистлар да елга якын ут йотып йөри, диләр...
— Бутамыйм, — дип бүлдерде аны Фатыйма карчык. — Минем бу егетне күргәнем бар.
Ләйлә, әлбәттә, карчыкка ышанмады. Әмма бәхәсләшеп тә тормады.
— Ярый, синенчә булсын... — диде ул, кулын сузып. — Тик китапны бир инде, Фатыйма апа. Аз гына калды. Укып бетерим.
— Нәрсә турында яза инде ул?
— Төрле куркыныч вакыйгалар, гадәттән тыш хәлләр турында, — диде Ләйлә һәм авторнын һәр китабында диярлек булган тәгъбирне кабатлады.
— «Сез үз тормышыгыздан канәгать түгелме? Сез тәмугта яшим дип уйлыйсызмы? Искәндәрне укыгыз — һәм сезгә үз тормышыгыз оҗмах булып тоелачак!»
— Мин андый язучыларны яратмыйм, — диде Фатыйма карчык.
— Андыйлар арасында маньяклар да була, диләр... Үзләре кеше үтерәләр һәм үзләре үк шул хакта китап язалар...
— Пүчтәк сүз! — дип көлде Ләйлә. — Мин коточкыч әдәбиятны күп укыйм. Нәм беләсенме, андый нәрсә иҗат итүчеләрнын барсы да диярлек сабый баланы хәтерләтә. Бредбэрины ал син, Кингны, Баркерны — рәсемнәрен генә кара — һәркайсынын күзләрендә малайлык шуклыгы, эчкерсезлек, яктылык. Андыйлар беркайчан да явызлыкка бара алмыйлар.
Карчык дәшмәде. Әлеге язучыларнын рәсемен күрү генә түгел, исемнәрен дә ишеткәне юк иде анын. Ә менә чибәр кызларны үтереп, матур киемнәр киендереп су астына җыйган бер язучы турында кино караганы бар иде. Нык тетрәнгән иде ул чагында. Чөнки ул кечкенәдән үк язучыларнын пәйгамбәр затыннан булуына ышанып үскән кыз иде. Нәм хәбәрдарлык чоры җитеп, бик күп әдипләрнен «чын йөзен ачу» модага кереп киткәч, кайсынын азгын, кайсынын алкаш, кайсынын намуссыз бәндә икәнлеген дәлилләгән хәбәрләр фонында, әлеге кинофильм ( исеме хәтердә калмаган инде) анын язучы халкына, булган ышанычын тамырыннан йолкып ташлаган иде. Нәм анын карашын Ләйләнен сүзләре генә үзгәртә алырлык түгел иде. Кара Куртканын язучы булуы, өстәвенә куркыныч темаларга язучы булуы, Фатыйма карчыкнын фикеренә куәт кенә өстәде. Тыныч бертөрлелек белән аккан тормышнын бозылуына фәкать шушы язучы гына сәбәпче һәм бөтен җепләр дә шул Кара Курткага барып тоташа иде. Карчык мона тамчы да шикләнмәде.
— Мин укып бетерим инде... — дип кабатлады Ләйлә. — Соныннан карарсын...
2. «К. У.» № 3
— Ярый... Хәзер...
Фатыйма карчык һәрбер нечкәлеген күнеленә бикләргә теләгәндәй, рәсемгә текәлде. Аннан сон күзләрен йомып торды да кабат сурәткә ябышты. Беркадәр шулай эшләгәч, китапны Ләйләгә сузды.
33
— Тизрәк укып бетер, кызым...
— Нәрсә, әллә син дә кызыктынмы?!. — дип елмайды Ләйлә. — Бирермен. Күп калмады.
Алар башкача сөйләшмәделәр. Кыз китапка чумды. Фатыйма карчык урынына ятты да әлеге рәсемне хәтерендә янартып, Кара Куртканы анында тергезергә тырышты...
* * *
Санкт-Петербург. Россия.
Бу коточкыч ләззәт иде... Искәндәр, әлбәттә, хатын-кыз күрмәгән ир-ат түгел, кәефе килгәндә, ул аларны рәхәтлектән тилерер дәрәҗәгә җиткерә, беренче карашка салкын һәм хиссез булып тоелган гүзәлләрне дә дөньяларын онытып, яратышунын тылсымлы дулкыннарында, биергә, хайвани авазлар чыгарып, үз-үзен белештермичә чәбәләнергә мәҗбүр итә ала. Нәм аларнын газаплы да, татлы да авазлар белән шыншый-шыншый, рәхәтлек капкынына эләккән ерткычтай бәргәләнүен, ләззәттән тартышкан йөзләрен, атылып чыгардай булып зур ачылган күзләрен күрү ирнен үзенә дә чиксез куаныч өсти иде. Мәхәббәт түшәгендә, гадәттә, ул хаким иде. Тик бу юлы бөтенләй башкача килеп чыкты... Кай арада үзенен хакимнән колга әверелүен ул сизми дә калды... Нәм ялкынланып янган учакка ялан тәпи баскан кешедәй, илереп бәргәләнде... Ул чынлап та учакта иде... Ләззәт учагында... Ул бер генә нәрсә теләде... Әлеге тилерткеч татлы газапнын тәмамлануын һәм, шул ук вакытта, мәнге дәвам итүен... Нәм анынын җуелмыйча калган бер өлеше белән, дөньяда шундый ләззәт тә була алуына гаҗәпләнде...
Бераздан барсы да тынып калды... Ул вулкан булып атылды да күккә ашты... Нәм беркадәр вакыттан үз караватында уянып китте. Тәненен бөтен күзәнәкләре дә чиксез ләззәттән хәлсез тибрәнә иде әле... Нәм колагында ягымлы да назлы бер җыр янгырый... Искәндәр анын сүзләрен дә анлый кебек... Анламый да...
Көтмәгәндә телефон шалтырады. Күпме вакыт үткәндер, әйтүе кыен. Бәлки, алар йокыга киткән булганнардыр, бәлки татлы изрәү белән онытылып кына торганнардыр, әмма телефон тавышы икесен дә кабат бу дөньяга алып кайтты. Лолита да, Искәндәр дә бер үк вакытта торып утырдылар. Нәм эшнен нидәлеген анлап алгач, Лолита елмаеп куйды да, назлы очаларын биетеп, ваннага атлады, ә Искәндәр трубканы алды.
— Әйе, — диде ул, канәгатьсезлеген яшерергә дә җыенмыйча. — Тынлыйм.
— Барсы да тәртиптә, — диде Андрей Николаевич. — Утрауда дүртесе генә калды. Гаиләләре безнен белән. Әлегә барсы да йоклыйлар. Тиздән уянырга тиешләр. Хәлне анлатып бирәбез дә, ял базасында калдырып китәбез. Үзгәрешләр юктыр бит?
— Юк. Димәк, барсы да тәртиптә? — дип сорады Искәндәр, Андрей Николаевичнын җавабына ышанып җитмәгәндәй. — Бернинди көтелмәгән хәл дә килеп чыкмадымы?
— Юк, — Андрей Николаевичнын тынычлыгы Искәндәргә һәрвакыт ошый иде. — Без гаиләләрен ял базасында калдырганнан сон, утрауга кабат барырга мөмкинбез. Ул-бу була калса, ирләр күзәтү астында булыр. Тик мин куркыныч хәл килеп чыгар дип уйламыйм.
— Яхшы.
Бәйләнеш өзелгәч, Искәндәр җинел сулап куйды.
— Ничек? — диде Лолита. — Яхшымы?
— Әйе. — Нәм ул Андрей Николаевичнын сүзләрен Лолитага җиткерде.
— Мин бик шат. — Лолита елмайды. — Мин хәзер барсы да унышлы тәмамланырына тулысынча ышанам инде. Рәхмәт сина!
Искәндәр аптырабрак калды.
— Ни өчен?
— Барсы өчен дә, — диде Лолита серле елмаеп. — Барсы өчен дә!
Искәндәр аны үзенчә анлады һәм әле генә ләззәт дингезендә йөргән чакларын уйлап, татлы елмаеп куйды.
— Үзенә рәхмәт!
Лолита аны ирен очыннан гына үбеп алды.
— Сәер кеше син, Искәндәр. Аптырыйм мин сина, билләһи...
— Нәрсә?!.
— Син җитеш тормыш белән яшәүче кеше. Танылган язучы, — дип тезеп китте Лолита. — Бөтен халык күз төбәп торган талант иясе...
— Бөтен халык?!. — Искәндәр көлеп җибәрде. — Син бөтен халык китап укый дип беләсенме әллә?!.
— Барыбер. — Лолитанын үз сүзе сүз иде. — Китапны халыкнын ин каймагы укый. Нәрхәлдә, милләтнен асыл затлары үз язучыларын, зур язучыларын, белеп-танып тора.
— Шулай булсын иде дә ул... — Искәндәр монсу елмайды. — Тик мине беркем дә танымады...
Лолита анын тел төбен анламады.
— Нәрсә, син үзенне белмиләр дип уйлыйсынмы әллә?! — дип кызып китте ул. — Алайса, китапларын нигә шундый зур тираж белән тарала? Нәр әсәренне көтеп алалар. Нәм, ниһаять, котырган гонорарларны сина ни өчен түлиләр?! Бәлки, син бөтен язучы да үзен кебек мул тормышта, кайгы- хәсрәтсез яши дип уйлыйсындыр?!. Хәер, алай уйлавын да мөмкин... Синен шикеллеләр, гади адәм балаларынын хәле белән артык кызыксынып тормый. Хәтта рәсми сөйләшүләрне дә башкалар аша алып баралар. Ә монда... Гап- гади бер карчык... теләнче карчык сине нәрсәсе белән җәлеп итә алды?
— Белмим... — Аны елмая биребрәк күзәткән Искәндәр уйга калды. — Чынлап та белмим.
— Кызык... — дип үзенекен тукыды Лолита. — Олы бер китап гонорарын туздырып, анын балаларын эзләп табу. Фатир чыгымнарын күтәрү. Нәм шушы адәм ышанмаслык нәрсәне оештыру...
Язучы гаепле елмаеп куйды. Әйе... Искәндәрнен мондый сәер эше һәркемгә дә гаҗәп булып тоелыр иде...
— Мин бу хакта яна китап язам, — диде ниһаять, Искәндәр, үзенен шулкадәр акча туздыруы өчен акланырга теләгәндәй. — Нәшрият белән килешү дә төзелгән инде. Тема эзләп баш ватасы түгел, нәрсәләрдер уйлап чыгарасы да юк. Барсын да, ничек булган, шул килеш язып кына барасы. Язучы өчен ин җинел эш.
Боларнын барсы да дөрес кебек иде. Ләкин Лолита монын белән генә тынычланмады.
— Юк, мин бөтенләй ул хакта түгел. Әлеге карчык сине ничек җәлеп итте икән, дим... Ләкин хәтта китап язсан да... Бу бит бөтенләй синен жанр түгел. Син куркыныч вакыйгалар остасы. «Сез үз тормышыгыздан канәгать түгелме? Сез тәмугта яшим дип уйлыйсызмы? Искәндәрнен әсәрләрен укыгыз — һәм сезгә үз тормышыгыз оҗмах булып тоелачак!» Синен һәрбер китабында диярлек шундый тәгъбир тора. Нәм китабынны кулына алган һәрбер кеше аны укыганда үзен сират күпере аша чыккандай тоячагын белә. Ләкин кинәт... Ниндидер бер карчык...
Дөресен генә әйткәндә, Искәндәр үзе дә мона Лолитадан ким гаҗәпләнми иде.
— Белмим, — диде ул, әлеге уйнын нәрсәдән кабынып киткәнен хәтерләп. — Казанга мин гонорар алырга гына килгән идем. Бер повестем буенча кино төшерергә җыенган «Оскар рекорде» студиясенә дә кереп чыгарга булдым. Анда бик талантлы бер язучы эшли. Бәлки, ишеткәнен дә бардыр әле. Шул көтмәгәндә әйтеп салмасынмы: «Әнә фәлән урамда, бер апа хәер сорашып йөри. Бер көнне сөйләшеп тордык. Дүрт малай карап үстергән. Янындагысы — ачыган алкаш, ә калган өчесенен яшь чакта чыгып киткәннән бирле кайтып күренгәннәре юк икән». Шушы хәбәрне ишеткәч, мин салкын су белән коендырган сыман булдым. Күз алдымнан хәер сорашып йөргән теге апа китмәде. Төштән сон ук эшләрем бетсә дә, Казанда калырга булдым. Аны эзләп табып, кичкә кадәр читтән генә күзәтеп йөрдем. Бу эшнен мәгънәсезлеген анласам да туктый алмадым. Икенче көнне дә күзәттем... Өченче көнне дә... Исем-атын белгәч, үз каналларым буенча балаларынын кай төбәктә икәнен ачыкларга тырыштым. Танылган кеше булунын рәхәт яклары күп ул, һәркем сина ярдәм итәргә әзер тора. Ачыклау кыен булмады. Нәм... Малайларынын кай якларда икәнен белүгә, әллә нинди тетрәнү кичердем. Берсе — Америкада, берсе — Башкортстанда яшәп ята, имеш. Ә берсе, христиан динен кабул итеп, чиркәү әһеленә әйләнгән. Белмим... Бәлки, болай чагыштыру урынсыздыр, әмма ул апа мина Казаннын, Татарстаннын, татар халкынын үзе шикелле тоелды...
Тын калдылар. Бераздан Лолита тагын телгә килде.
— Мин синен әсәрләрне дә, журналистлар белән әнгәмәләренне дә укып, күзәтеп барам, — диде ул, елмая биребрәк. — Ләкин сине милләт өчен бик исе китә торган кеше дип белми идем...
Искәндәр чынаягын ирененә тидергән генә иде. Кинәт ул аны кире өстәлгә утыртты.
— Нәрсә?!. — Ул үз колакларына ышанырга теләмәгәндәй, Лолитага текәлде. — Нәрсә дисен?..
— Син бит һәр әнгәмәндә диярлек: «Мин сәясәт белән шөгыльләнмим!», «Милләтне саклау минем эш түгел!» — дип кабатларга яратасын... — дип гаепле елмайды Лолита. — Шулай түгелмени?!
Искәндәр дә елмайды.
— Шулайдыр... Ләкин эш бөтенләй дә анда түгел. Мин сәясәт белән шөгыльләнмим, сәясәт минем белән шөгыльләнә. Менә нәрсәдә мәсьәлә! Нәм милләт белән дә шулай. Минем эш урам буена чыгып: «Яшәсен татар!» — дип кычкырып йөрү түгел. Мин юньле әсәр язам икән, аны татар укыячак. Татар укый икән, теле сакланачак. Әсәрләремне үз иткән башка милләт кешеләре дә татарга хөрмәт белән караячак. Шулаймы?
— Шулай да...
— Шуна күрә, мин сәясәт белән дә, милли мәсьәләләр белән дә шөгыльләнмим. Алар белән минем әсәрләрем шөгыльләнә.
Лолита пырхылдап көлеп җибәрде.
— Вампирлар турындагы әсәрләр... Зомбилар хакындагы...
— Кинаянне анлыйм... Ләкин тоташ авыллары белән үз телен югалтып барган халык вампирга әйләнгән кешедән нәрсәсе белән артык? Руснын уртакул җырчылары куйган концертларга икешәр менгә кереп, үз Салаватын: «Билет хакын бишйөз иткән, бирән!» — дип сүккән халык кайсы ягы белән зомби түгел?
Лолита җитдиләнде.
— Ә син халык турында артык югары фикердә түгел...
— Үзе хакында халык үзе югары фикердә булырга тиеш. Ә безнекеләр үзенен мескенлегенә җуелмас ышаныч белән рәхәтләнеп яши бирә. Үз Илһамын урыснын ин беткән җырчысыннан да түбән бәяли ул... Һәм үзе шуны тынлап юана...
— Бу нәфрәтме?
— Юк. Әрнү.
Тын калдылар. Бераздан Искәндәр дәвам итте:
— Фатыйма карчык турында белгәч, шушы әрнү кабат кузгалды. Татарнын да бит бер өлеше чит илләрдә, бер өлеше Башкортстанда, бер өлеше чит диннәрдә. Ә ата йортын сакларга тиешлесе — исерек. Юк, хәмердән генә түгел... Белмим нәрсәдән икәнен дә. Тик ул — исерек. Ул айнык кеше кебек, алдын-артын карап, иртәгәсен уйлап гамәл йөртми...
Искәндәр бер мәлгә тынып калды да тагын дәвам итте.
— Татар өчен шуннан да куркынычрак нәрсә булырга мөмкин?! Ә син моны минем жанр түгел дисен... Коточкыч вакыйгалар өчен мистика гына кирәкми.
Һәм елмаеп куйды. Күзләрендәге мон гына таралмады.
— Беләсенме, Фатыйма карчык минем өчен ин кадерле бер шәхескә әйләнде. Мин бит детдом малае... Бәлки, үз әти-әниемә насыйп булырга тиешле хисләр дә шушы корткага юнәлгәндер. Һәм мин ана ярдәм итәргә тырыштым. Тулай торак өчен түләп куйдым. Балаларын табып бирәсем килде. Дөресен генә әйткәндә, мин аларны бик мескен сурәттә яшиләрдер дип уйлаган идем. Мин аларны тормыш сазлыгыннан тартып алырга әзер идем. Ләкин һәркайсынын җитеш тормышта нормаль кеше кебек гомер сөрүен күреп, ачуым килде. Балда-майда йөзеп яшә дә, әти-әниеннен хәле турында уйлап та бирмә, имеш. Мин әти-әни дигән сүзгә Аллага табынгандай табынып үстем. Тик Алланы да, әти-әнине дә күргәнем булмады. Минем гомер эченә бер генә тапкыр да «әти» дип әйткәнем юк. Анлыйсынмы?!. Син аны анламыйсын. Ә болар... Һәм Фатыйма карчыкнын балалары мина дошман шикелле тоелды. Мин аларны җәзага тарттырырга теләдем. Үз баланны югалтунын нәрсә икәнен татытып карыйсым килде. Һәм мин аларны төрле сәбәпләр белән шушы утрауга җыйдым. Калганын син беләсен инде...
— Ә син чынлап та ул утрауда яшәденме?
— Әйе. Бер атна буе.
— Мин анда сине күрдем... — дип елмайды Лолита.
Тик Искәндәр анын шаяруына игътибар итмәде:
— Мин башта көн саен бер баланын югалуы турында уйлаган идем. Бүген — Хәлилнеке, әйтик, иртәгә — Радикныкы... Ләкин утрауда яшәгәндә бу уйдан кире кайттым. Ул чиксез авыр җәза булып тоелды. Аннан сон, гөнаһсыз балаларны да, аларнын әниләрен дә кызгандым. Һәм аны менә шушы рәвешле символик җәза белән алыштырдым. Монда бернинди курку да, коточкыч хәлләр дә түгел. Бары тик билгесезлек кенә. Үз әниләре турында оныткан ирләр балаларынын кайда икәнлеген белмичә этләнә. Исәнме алар, түгелме? Кайда киткәннәр, нигә кайтмыйлар? Бер көнлек билгесезлек.
— Ләкин утраунын даны... Димәк, син утраудагы гадәттән тыш хәлләргә ышанмыйсын?
— Юк, әлбәттә... — Искәндәр бераз икеләнеп торды. — Башта аз гына шикләнү бар иде... Һәм... шикләнүнен ин зурысы, гадәттән тыш хәлләрдән бигрәк, кешеләрнен үз-үзен тотышына кагыла иде бугай. Җиткән кызлар, сөлектәй егетләр... Бер-берсенә гашыйк булып, җенси мөнәсәбәткә кереп куйсалар, дип тә курыктым. Хәзерге яшьләр ансын да бик озакка сузып тормый бит... Әти-әниләренә дә бик ышанасы түгел... Талаш-сугыш чыгуы да мөмкин иде... Дөресен әйткәндә, мин әле дә бераз шикләнәм. Бер утрауда дүрт ир. Дүртесенең дә гаиләсе юкка чыккан. Бер-берсен гаепләп, юләрлек эшләп ташлаулары да бар. Әлбәттә, алар иртә белән үк үзләренең бертуганнар икәнен аңлаячак. Ләкин... Һәм мин түземсезлек белән, таң атканын һәм кич җиткәнен көтәм. Кичкә без аларны барып алачакбыз. Һәм бары тик шунда гына мин тынычланып калачакмын. Тулысынча.
Искәндәр кофесын уртлап куйды. Әлеге сүзләрне тирән ышаныч белән әйтсә дә, күңелендә ниндидер корт кыбырдый иде. Ул, әлбәттә, игътибар итмәскә тырышты. Ләкин корт туктамады.
— Тиле син... — Лолита Искәндәрнең чәчләреннән сыйпады. — Тиле...
— Ник? — Язучы моңсу елмайды. — Хәер, шулайдыр шул...
— Анага тәкъдим иткән гамәл — Аллага тәкъдим иткән гамәл, — диде Лолита үзалдына сөйләнгәндәй. — Бу дөньяда бөтен нәрсә дә — хатын-кыз сурәтендә. Хәтта Алла да.
Бу аның Искәндәрнең эшен акларга тырышуы иде бугай. Һәрхәлдә, иргә шулай тоелды.
— Искәндәр... — Лолита сүз башлады да, әйтергәме-юкмы дигәндәй туктап калды. — Син...
Ир аңа төбәлде. Ул көтә иде.
— Беләсеңме... Мин әле башланган эшеңнең уңышлы бетүен телим. Бар күңелем белән. Бөтен булмышым белән. Мин бу дөньяда кемгәдер табынам икән, ул кеше — син. Мин сиңа бернинди дә газап теләмим. Син чынлап та бәхетле тормышка лаек шәхес. Ләкин...
Искәндәр аның бармакларын учына алып, күкрәгенә кысты. Бу мизгелдә аңа иң кирәге шушы сүзләр иде. Бу аның аңлауга, җылы сүзгә иң мохтаҗ чагы иде.
— Әйе... — дип пышылдады ул, Лолитаның күзләренә чиксез наз белән төбәлеп. — Барсы да уңышлы тәмамланыр. Изге эш начар бетми ул.
Лолитаның күзләрендә, кайгыртучанлык һәм наз артыннан, газап та карап тора сыман тоелды. Бу, бәлки, Искәндәрнең хәлен җиңеләйтә алмавы өчен әрнү тойгысы булгандыр.
— Ләкин... — дип сүзен дәвам итте Лолита. — Ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта да син гаепле булмаячаксың. Беркайчан да үзеңне гаепләмә, ярыймы?!.
Искәндәр баш какты.
— Беркайчан да үзеңне гаепләмә! — диде Лолита, сабый балага сабак биргән сыман кабатлап. — Беркайчан да!
— Ярый...
Лолита өстәл артыннан чыгып Искәндәрнең каршысына килеп басты. Ир дә күтәрелде. Хатын аның муеныннан кочып алды да назлы иреннәре белән язучының иреннәренә сарылды. Озак үбештеләр. Сулышлар сулышка, җаннар җаннарга үрелде. Бераздан Лолита бармагын Искәндәрнең иреннәренә аркылы куйды.
— Сабыр бул! — диде ул елмая биребрәк. Һәм җитдиләнеп өстәде.
— Миңа вакыт җитте.
— Нәрсә?!
— Мин китәргә тиеш, Искәндәр...
— Шушы вакыттамы?! — Мондый көтелмәгән хәлдән Искәндәр ни әйтергә дә белмәде.
— Әйе, — диде хатын. — Шушы вакытта. Нәкъ шушы вакытта. Тик син борчылма.
Искәндәр дәшмәде. Ул үзләренең беренче кат очрашкан чагын хәтерләде. Елга вокзалында аптырабрак тора иде Искәндәр, Лолита анын соңгы китабын тотып килеп җитте:
— Гафу итегез... — дип кыяр-кыймас кына елмайды ул. — Ә сездән автограф алырга мөмкинме?
— Әйдәгез сон... — Искәндәр ручкасын эзләп кесәсенә тыгылды. — Кем дип языйм?
— Лолита.
— Матур исем, — дип елмайды Искәндәр. — Кайсы якка кайтасыз сон?
— Монда эшлим мин... — диде Лолита, үзенен монда эшләвенә гаепле сыман. — Ял итүчеләрне каршы алып, кирәкле маршрутка озатып торам. Сез дә ялгамы?
Искәндәр ана карап алды да тынып калды. Ханымнын турагентство формасында булуына бөтенләй дә игътибар итмәгән икән. Чибәрлегенә дә. Мондый гүзәл ханым белән танышып каласы иде дә, вакыты ул түгел. Ә бәлки... Кинәт анын башында бер фикер туды.
— Ә сез мина ярдәм итмәссезме? — диде ул, анын күзләренә төбәлеп. — Бик зур бер йомыш бар иде...
— Әлбәттә! — Лолита балкып китте. — Рәхәтләнеп ярдәм итәчәкмен!
— Сез нинди эш икәнен дә сорамадыгыз... — дип елмайды Искәндәр.
— Әгәр минем кулымнан килердәй булмаса, сез сүз башлап та тормас идегез бит, — диде Лолита һәм күзләрен кыса биребрәк ана төбәлде. — Ә кулымнан килердәй нәрсәне мин сезнен өчен бик теләп башкарачакмын.
— Сез хаклы, — дип елмайды язучы. — Вакытыгыз бармы?
Лолита баш какты һәм алар якындагы кафега кереп утырдылар...
Танышуларына күпме генә вакыт узган... Шул кыска гына вакыт эчендә гомер буе бергә яшәгән кешеләрдәй якынайдылар. Күнелләрендә мәхәббәт яралды. Һәм кинәт... Монын сәбәбен Искәндәр берничек тә анлый да, анлата да алмады. Бәлки...
— Лолита, син мина үпкәләмәденме?..
— Юк, Искәндәр, мин сина үпкәләмәдем, — диде Лолита сагыш тулы карашларын ана төбәп. — Синнән аерылу минем өчен олы газап. Әгәр мөмкин булса, гомеремне синен белән яшәп бетерер идем. Беркая да җибәрмәс идем сине. Яныннан беркая да китмәс идем. Ләкин бу мөмкин түгел. Һәм мина китәргә кирәк.
— Ни өчен? — Искәндәрнен җаны өзелгәндәй булды. — Ни өчен мөмкин түгел?
Лолита яшьле күзләрен читкә алды.
— Искәндәр!.. — дип сулкылдады ул. — Газапланырга мәҗбүр итмә мине... Сорашма берни дә!.. Бар... Бар, син залга чыгып тор. Ә мин... Мин аз гына тынычланыйм... Бар, Искәндәр... Үтенәмен...
Ана башка чара калмады. Лолитага якты бер тылсым булып сарылган карашларын көч-хәл белән кубарып алды да хәлсез сөйрәлеп залга чыкты. Ана авыр иде. Ул үз гомерендә күп кешеләр белән хушлашты, ин-ин якыннарын югалтты, чамасыз әрнүләр кичерде. Бер карасан, алар алдында әлеге күренеш вак кына бер аерылышу сыман иде. Бүгенгә хушлашалар. Лолита каядыр китә. Бәлки, кабат беркайчан да очрашмабыз, дигән була ул. Ләкин Искәндәр аны эзләп таба ала ич. Ул Лолитаны эзләп табачак һәм кабат очрашачаклар. Бәлки, иртәгә үк бергә булырлар. Лолитанын китүе югалту түгел. Бу тик вакытлыча аерылышу гына. Ләкин шушы вакытлыча гына аерылышу ни өчен зур югалтулардан да газаплырак булып тоела сон? Лолитанын китүе ник аны газапларга сала? Ник?
Искәндәр мона берничек тә җавап бирә алмый иде. Үзен төрлечә юатырга тырышса да Лолита белән бүтән беркайчан да очраша алмаячакларын да ул күнеле белән сизә иде.
— Хуш, Искәндәр!..
Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан ул дертләп китте. Ул да булмый ишек ябылганы ишетелде. Искәндәр шунда ташланды. Лолитага һич югы бер сүз әйтергә, һичюгы сонгы кабат карап калырга теләде ул. Һәм анын артыннан ук атылып коридорга чыкты. Хатын монда гына булырга тиеш иде. Баскычка тиклем коридор буйлап хәтсез генә атларга кирәк әле. Искәндәр аны баскычка тиклем озатып куячак. Һәм... һәм сонгы кабат үбеп алачак. Мәнгегә дә онытылмаслык итеп.
Шул уйлар белән коридорга атылып чыкты да көтелмәгән хәлдән катып калды . Лолита юк иде. Монда яшеренер, ышыкланыр урын да юк — барсы да уч төбендәге кебек. Кайда булган сон? Бәлки, ялгышканмындыр, Лолита бүлмәдән беркая да китмәгәндер дип ул кабат керде. Бүлмәләрне, шкафны тикшереп чыкты, хәтта карават астын да калдырмады. Тик Лолита гына табылмады.
— Лолита! — дип әрнеде анын җаны. — Лолита...
Һәм колагына назлы тавыш ишетелде:
— Ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта да син гаепле булмаячаксын. Беркайчан да үзенне гаепләмә, ярыймы?!.
Искәндәр, тавышнын үз анында гына янгыраганын белгән хәлдә, баш какты.
— Беркайчан да үзенне гаепләмә! Беркайчан да!
* * *
Дынк- дынк-дынк- дон!..
Поезд ашыкмый-кабаланмый гына, үз җае белән чакрымнарны кимерә иде...
Фатыйма карчык Искәндәрне анында тергезергә теләп озак этләнде. Үзенен бөтен рухын, бөтен көчен шуна җикте ул. Ләкин язучынын дөньясына үтеп кергәч, үзен бик кечкенә, бик әһәмиятсез бер җан иясе итеп тойды. Бу чынлап та олы бер дөнья, бүтән бернәрсәгә дә охшамаган, берни белән дә чагыштыргысыз катлаулы мөхит иде. Һәм язучы шушы дөньянын Алласы иде. Аны үзе тудырган тормыш, үзе яралткан кешеләр уратып алган һәм ул кешеләрнен һәркайсы үз язмышы белән яши, үзенчә сулыш ала. Безнен дөньяда Алланын ни уйлап, ни кыларын белеп булмаган шикелле үк, Искәндәрнен анына үтеп керү дә мөмкин түгел иде. Фатыйма карчык үзен бик катлаулы лабиринтка эләккәндәй тойды. Әлеге дөньяга бер адым гына атласа да, ул кабат чыгу юлын тиз генә табачак түгел иде. Әлбәттә, Хәдичә карчык үзе булса, бәлки, нәрсәдер майтара алыр иде дә, тик Фатыйма, тәҗрибәсе булмау сәбәпле, үз көченә ышанып җитмәде һәм кабат чынбарлыкка кайтуны хушрак күрде.
— Хуш, Искәндәр!..
Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан ул дертләп китте. Бу Фатыйма карчыкнын тавышы түгел иде, ул язучы белән саубуллашырга уйлап та карамады. Шундук диярлек ишек ябылган тавыш ишетелде. Фатыйма карчык янә куркуга калды. Ул бернинди ишек аша да кермәгән иде бу дөньяга. Һәрхәлдә, ул шапылдап ябыла ала торган матди ишек түгел иде. Ишек. Шапылдап ябыла торган. Шунда анын анында әлеге ишекнен сурәте пәйда булды, идәненә затлы келәмнәр җәелгән якты коридор... Коридорга атылып чыгып, кемнедер эзләгән Искәндәрне дә күреп калды ул. Анын йөзендә — чиксез гаҗәпләнү иде. Бер мизгелгә генә күреп калды. Аннан сон ниндидер көч урыныннан кубарып алды да, ачык тәрәзә аша чыктылармы, әллә башка җирдәнме — Фатыйма карчык монсын абайламый калды, алар урам өстендә пәйда булдылар. Һәм ул әле генә үзләре чыккан йортны күрде. Бу кунакханә иде. Искәндәр шушы кунакханәдә урнашкан булырга тиеш, дигән уй ялтлап китте һәм шундук аны шом алыштырды, Мине кемдер алып бара. Кемдер эләктереп алды һәм очыртып алып бара. Ул карышырга, үзе белән үзе идарә итәргә тырышып карады. Әмма берни дә килеп чыкмады. Чынлап та аны кемдер алып бара иде.
Күз иярмәс тизлек белән очып, алар ниндидер зур су өстенә килеп чыктылар, ә бераздан аста кечкенә кара нокта күренде һәм якынайганнан якыная барып, кечкенә бер утрауга әйләнде.
Алар утраунын уртасына узып, ике катлы йорт өстенә килеп туктадылар. Һәм Фатыйма карчык үзенен чит-ятлар тәэсиреннән азат ителүен тоеп, өскә күз салды. Һәм мизгел эчендә генә, бары тик бер мизгелгә генә, үзен тартып китерүче көчнен кем икәнен дә чамалап-күреп калгандай булды. Бу озын кара чәчле хатын-кыз иде. Анын кыяфәтен күреп, Фатыйма һушын җуя язды — кешенен баш сөякләреннән ясалган таҗ кигән, ажгырып торган еланнарны муенса итеп таккан. Фатыйма күргәненен чынбарлык икәненә ышанырга теләмәде. Бу бары тик коты алынган аннын уйнап алуы гына булгандыр. Чөнки аны күтәреп килүче затнын куллары да санап бетергесез шикелле иде. Ун кулларында ул ялтырап торган зур хәнҗәр, һәм кеше башы тоткан. Фатыйма карчык аны бары тик мизгел эчендә генә күреп калды. Ә бәлки, бөтенләй дә күрмәгәндер. Чиксез куркудан әлеге гыйфрит анын күзенә генә күренгәндер.
Әмма монын чынлап та шулаймы-юкмы икәнен ачыклау чарасы булмады, икенче мизгелгә үк, аны монда сөйрәп китергән көчнен эзе дә калмады, ә тагы бераздан ул үзенен улларын күрде. Әлеге йортнын бүлмәләрендәге караватларда йоклап яткан ирләр Фатыйма карчык күз алдына китергән, анын төшләренә кергән балалар түгел иде инде. Болар олы ирләр иде. Әмма Фатыйма карчык аларнын үз балалары икәнен шундук анлады. Барсы да тирән сулыш алып, татлы мышнап йоклыйлар иде. Фатыйма карчыкнын күнеле рәхәтлеккә тулды. Ләкин шундук игътибары
тынгысызланып боргаланган Маликка төште дә, Фатыйма карчык сак кына анын янына килде.
Малик ниндидер куркыныч төшләр күреп саташа иде бугай. Ул боргаланып, тартышып алды. Һәм ниндидер анлаешсыз сүзләр сыгып чыгарды. Фатыйма карчык аны уята да, тынычландыра да алмый иде. Гомумән, әлеге хәлендә ул күзгә күренмәс күзәтүче генә була ала, беркемгә дә ярдәм итә алмый, бернәрсә дә үзгәртә алмый иде. Мона бераз күнеле кителгәндәй тоелса да, улларынын исән-сау икәнен күрүдән ул бәхетле иде.
— Син кем? — диде Малик бераздан. — Син кем...
Фатыйма карчык дертләп китте. Улы аны күргәндер сыман тоелды. Әмма ул Маликнын бу сүзләре саташып кына әйтелгәнен дә белә иде. Шулай да дәшми кала алмады. Улы белән сөйләшү, аралашу теләге тыелгысыз көчле иде. Әлбәттә, бу әлеге хәлдә мөмкин түгел, ни генә әйтсә дә Малик аны ишетмәячәк. Әмма карчык өчен, Маликнын ишетүеннән бигрәк, улына үзенен энләшә алуы мөһимрәк иде.
— Ә син үзен хәтерләп кара, — диде ул, чынбарлыктагы тормышта булса, Фатыйма карчык бу сүзләрне шелтәле елмаю белән әйтер иде. — Хәтерләп кара әле. Мин онытмадым. Ә син? Син дә онытырга тиеш түгел иден...
Ләкин Маликнын җавабы Фатыйма карчыкнын котын алды.
— Мин сине белмим, — дип кычкырды Малик курку катыш нәфрәт белән. — Син минем әни түгел. Мин синен улын түгел. Мин татар түгел.
Кинәт аны ниндидер көч йорт алдына сөйрәп чыгарды. Андагы томан баганасы куерды да кеше кыяфәтенә керде. Һәм ул мона кадәрге күрәзәләрендәге карчыкны күрде. Бу — Фатыйма карчыкка ике тамчы судай охшаш иде...
Кинәт ниндидер кул аны кабат күккә күтәреп алды. Бу юлы ул үзен күккә күтәрүчене аермачык күрде. Бу бернинди дә гыйфрит түгел иде. Башында коточкыч таҗы да, еланнардан торган муенсасы да юк. Бу бары тик озын кара чәчле, утыз яшьләр тирәсендәге гүзәл ханым иде.
— Сәяхәт тәмам, — диде ул, монын өчен үзе гаепле сыман елмаеп. — Сез мине гафу итегез инде...
— Ни өчен?
Карчык ана рәхмәтле иде.
— Барсы өчен дә, — дип гаепле елмайды ханым. — Гафу итегез...
Кинәт барсы да юкка чыкты.
Дынк- дынк-дынк- дон!..
Поезд ашыкмый-кабаланмый гына, үз җае белән чакрымнарны кимерә иде. Фатыйма карчык бертын тәгәрмәчләр тавышын тынлап ятты да дөньяда үзенен ялгыз түгеллегенә ышанырга теләгәндәй, аваз салды:
— Ләйлә...
— Әү, Фатыйма апа, — диде Ләйлә шуны гына көткәндәй. — Син дә йокламыйсынмени?
Фатыйма карчык торып утырды.
— Мин Искәндәрнен кайсы кунакханәдә тукталганын беләм бугай.
— Искәндәрнен?!. — Ләйлә дә торды. — Син берни дә бутамыйсынмы?
— Бутамыйм, кызым... — Фатыйма карчык үз сүзенә үзе дә ышанган кебек түгел иде. — Бутамыйм.
— Ярый. — Ләйлә күнеленнән анын белән килешмәсә дә сүз озайтып тормады. — Кайсы кунакханәдә икәнен белгәч, такси гына яллыйсы кала инде.
* * *
— Беркайчан да үзенне гаепләмә! Беркайчан да! — дип кабатлады Искәндәр һушына килгәч. Ул чишенмәгән дә килеш караватта ята иде. Лолитанын чыгып китүенә бер генә мизгел үткәндер сыман тоелды. Ул аны эзләргә чыкмакчы булып сикереп торды да тәрәзәдәге яктылыкны күреп, сәгатькә карады. Унике тулып килә
иде инде. Шултиклем озак йоклады микәнни?!
Ваннага кергәч, озаклап юынырга иде исәбе. Әмма бу насыйп булмады, тешләрен чистартып, битен чайкау белән ишектә кынгырау шалтырады. Кәм ул чыгып ачарга мәҗбүр булды. Кәм үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Ишек төбендә Ольга басып тора иде.
— Ольга?! — Искәндәрнен күнелен шик алды. — Нәрсә булды?
— Мондый хәл... — диде Ольга бүлмәгә узып, һәм Искәндәрнен кыяфәтен күреп, елмайгандай итте. — Син борчылма. Борчылырлык бернәрсә дә юк. Бары тик үсмерләрнен генә кәефе бераз кырылды бугай. Алар, бик беләсен килсә, бер-берсенә гашыйк булырга да өлгергәннәр. Ләкин зарар юк. Барсы да әйбәт. — Ольга елмаеп куйды. — Аларны калдыру белән утрауга кабат барырбыз дигән идек. Ул мина ничектер сәер тоелды. Утрауны әйтәм... Андрей Николаевич сөйләгәндер инде... Утраудагыларны күзәтүсез калдырмаска дип килешкән идек. Әмма Юра белән Павка бу хакта ишетергә дә теләмәде. Икесенен дә сүзе бер генә. «Бармыйбыз — и все!» Сәбәбен берничек тә анлатып тормадылар. Кыскасы, аларны ипкә китерү мөмкин түгел. «Теплоходны бирәбез — үзегез теләсә нишләгез», — дип тик торалар. Андрей Николаевич алар урынына кеше эзләп калды, ә мин сезнен янга килдем... Мин машина белән... Хәзер үк китсәк... Сез әзерме?
— Хәзер... — диде Искәндәр, җыена башлап. — Бер минуттан...
— Ярый, мин аста гына көтәм... — Ольга ишек тоткасына үрелде. Чыгып китәргә дип ишек тоткасына үрелүгә кынгырау чылтырады. Искәндәр ишекне ачып җибәрде дә, үз күзләренә үзе ышанмыйча катып калды. Мондый хәлнен булуы мөмкин түгел иде. Һәрхәлдә, ул моны башына да китермәгән иде.
— Саумысыз... — диде Ләйлә, бераз каушабрак. — Без сезнен янга...
Искәндәр Фатыйма карчыкны күрү белән барсын да анлап алган иде инде. Әлбәттә, анын янына.
— Сез... Ничек таптыгыз? — диде ул, сүзсез тормас өчен. — Һәм ни өчен...
Карчык кинәт ягымлы елмайгандай итте.
— Ярый, вакыт әрәм итмик... — диде ул, Искәндәрнен беләгеннән алып. — Калганын юлда анлашырбыз, балам... Хәзер безгә ашыгырга кирәк...
— Кайда ашыгырга?
— Утрауга. — Карчыкнын бөтен кыяфәте «Шуны да белмисенме әллә?» дигәнне анлата иде. — Утрауга ашыгырга кирәк...
— Тик сез...
— Каян беләмме?! — Фатыйма карчык елмайгандай итте. — Ансын да юлда анлатырмын... Минем улларыма куркыныч яный... Һәм без һичкичекмәстән аларны утраудан алып китәргә тиешбез. Юкса...
— Юкса, нәрсә?
— Коточкыч хәл булачак, — диде карчык, Искәндәрне бүлмәдән сөйрәп дигәндәй чыгарып. — Бикләргә онытма...
Искәндәр тиз генә ишекне бикләде дә лифтка табан атладылар. Карчык коридорга күз йөгертеп алды. Бу урын ана шултиклем таныш иде.
— Белмим, — диде карчык, лифтка кергәч. — Мин сина рәхмәт әйтергә тиешмендерме, әллә ләгънәт укыргамы... Әлегә бернәрсә дә әйтә алмыйм... Ләкин без ашыгырга тиешбез...
* * *
Ашыгырга кирәк... Машинага кереп утырганнан бирле Фатыйма карчыкнын авызыннан шул сүз төшмәде.
— Мин сине гаепләмим, — диде карчык кырыс кына итеп. — Мин синен нәрсә уйлаганынны үтәдән-үтә күреп торам.
Искәндәр көлеп җибәрде.
— Нәрсә көләсен?! — Карчык үтә җитди иде. — Әле син минем ашыктыруыма чыдаша алмыйча барасын...
Искәндәр көлүеннән кисәк туктады.
— Һәм бер дә юктан шулай борчылуымны картлык галәмәте дип уйлыйсын. Янәсе, мин балаларнын утрауда икәнен каяндыр белгәнмен дә әбиләрчә сукыр куркуга төшкәнмен. Әмма син ялгышасын. Минем улларыма чынлап та куркыныч яный. Мин нинди куркыныч икәнен дә, ничек ярдәм итәргә мөмкинлегемне дә белмим. Әмма аларга бары тик мин генә ярдәм итә алам. Бары тик мин генә.
— Сезнен яшьтәге кешегә балалары үзләре ярдәм итәргә тиеш, — диде Ольга, газга ныграк басып. — Ә сез бала, имеш... Чуртым да булмый аларга...
Ул үзен яхшы хис итми иде. Әлеге сүзе дә урынсыз ишетелде. Хатын моны үзе дә сизде. Әлдә Искәндәр анын хәлен анлап эләктереп алды:
— Әйе, берни дә булмый аларга. Без юкка гына хәсрәтләнәбез. Ул утрауда мин бер атна буе яшәдем. Бернинди дә гадәттән тыш хәлгә юлыкмадым.
Бер мәл тын бардылар.
— Син башка мәсьәлә, — дип куйды карчык. — Син бөтенләй бүтән... Искәндәр елмайды.
— Кызым, бик иркенләмә, — дип тагын үзенекенә тотынды Фатыйма карчык. — Туйга бармыйбыз...
Машина тагын светофорга килеп туктады. Фатыйма карчык көзгегә карап алды. Анын карашын күргән Ольга көрсенеп куйды.
— Светофорларны күп куйганнар сездә, — дип сөйләнде карчык. — Ун адым саен берәү.
Ольга радиоалгычны кабызды. Һәм үзалдына гына елмаеп куйды. Ник башта ук башына килмәгән?! Карчыкнын мыжгуын тынлап барганчы, мен тапкыр яхшырак.
— Акыртма әле шул урысны, — дип музыканы күмәргә тырышып кычкырды Фатыйма карчык. — Кемгә тансык ул...
— Урыс түгел бит бу... — диде Ләйлә, кыенсынып кына. — Майкл Джексон бит...
— Яп әле, яп... Үз урысын булса да бер хәл иде... Сүзен дә анламаган нәрсәне ни дип тынлаган була торганнардыр... Яп әле, уйларга комачаулый. Башка каба.
Музыканы сүндерергә мәҗбүр булдылар.
— Теплоход йөртүчеләрегез кабат утрауга барудан ник баш тартты? — диде Фатыйма карчык. — Алар нәрсәдәндер курыкканнар. Син дә, Ольга кызым, нәрсәдәндер куркасын, шулай бит. Утрауда ниндидер яман көч бар.
Ольга үз колакларына ышанырга теләмәгәндәй елт итеп карчыкка борылып карады. Карчык анын уйларын үтәдән-үтә күрә сыман тоелды.
— Әйе, — диде Ольга көтелмәгән ягымлылык белән. — Утрауда сәерлек бар.
— Әйе! — дип кабынды Ольга. — Без яр буенда чакта Юра нәрсәдер күрде. Күзләрен бер ноктага төбәп коты алынып катып калды да бер сүзне кабатлады: «Сез баскан эздә пычрак кала, — диде ул, җир астыннан чыккан тавыш белән. — Китегез һәм башкача килмәгез. Китегез. Барыгыз да!»
— Ләкин куып-куып та куып җибәрә алмаса... — Ләйлә кинәт кыенсынып туктап калды, әмма, бер авызын ачкач, тәмамламыйча кала алмады. — Ул әлеге кешеләргә каршы юнәлтелгән тискәре энергияне, рәнҗешләрне, каргышларны үзенә туплый һәм кире каккысыз коралга әйләндерә...
Бер мизгелгә тынлык урнашты. Үле тынлык. Кешеләрнен уйлары да, хисләре дә катып калгандыр төсле тоелды. Кинәт Фатыйма карчык барсын да анлагандай булды. Ул бит гомере буе балаларын көтте. Алар кайтмый калган саен әрнеде. Кайсы вакытларда өзгәләп ташлардай булып нәфрәтләнде. Әгәр шул рәнҗешләрне бергә җыярдай көч булса... Ул әрнүләрнен чирек өлешен генә бергә тупласан да, әллә кемнәрне һәлак итәргә җитәрлек иде. Коточкыч!.. Бераздан Фатыйма карчык акрын
гына калкына биреп, алда утырган Искәндәргә ябышты. Ун кулы белән түбә чәчләрен йолкып, сулы белән авыз тирәсеннән эләктереп җилтерәтергә кереште:
— Син... Нигә болай кыландын син?!. — анын сүзләре еландай ысылдап, сыгылып кына чыкты. — Ни хакын бар иде?!. Кем син?!.
Чәчләренә ябышкан кулнын гайрәтеннән бигрәк, авыр тойгылар изүеннән югалып калган Искәндәр берни дә әйтә алмады, беничек тә карышмады.
— Тынычланыгыз, Фатыйма апа, — диде Ольга. — Сез машина йөртергә комачаулыйсыз...
Әмма карчык кызган иде, ул тукталырга уйлап та карамады.
— Фатыйма апа... — дип арттан кочаклап алды Ләйлә. — Тынычланыгыз, барсы да әйбәт булачак...
— Ә син!.. — Фатыйма карчык Искәндәрне ычкындырды да кинәт Ольгага ябышты. — Син... Нигә утрауда калдырдың аларны?!. Нигә алып китмәдең?!.
Нәм ул җан ярсуы белән хатынны җилтерәтергә тотынды.
— Искәндәр! — дип кычкырды Ольга. — Ал аны миннән!.. Бетәбез...
Машина котылгысыз рәвештә юл читендәге баганага бара иде. Искәндәр моны күреп торды. Әмма ул өлгерәлми калды. Карчыкка үрелү белән тормозлар сызгыруы ишетелде һәм шул мизгелдә үк диярлек машина баганага килеп бәрелде... Ольга машинаны начар йөртми иде. Иң соңгы мәлдә ул рульне борып өлгерде һәм автомобиль турыдан-туры орылмыйча, сул ягы белән баганага ышкылып кына. үтте. Бөтен дөнья дер селкенеп алды, коточкыч тавыш ишетелде. Нәм бераздан барсы да тынып калды.
Искәндәр һушына килү белән башының алгы өлешендә әрнеп торган ярага үрелде, куллары акрын гына яңаклары буйлап шуып төште, гәүдәсен, аякларын капшап карады. Бераздан ул үзенең тере икәненә ышанып җитмәгәндәй сак кына башын күтәрде. Ольга рульгә башын салып тынып калган иде. Искәндәр аның чәчләрен аралап, уң кулы белән муенын капшады. Хатын исән иде. Ул ыңгырашып куйды, акрын гына гәүдәсен турайтты, креслога аркасын терәп утырды да күзләрен билгесезлеккә төбәп тынып калды. Маңгаеның сул өлешендәге алсу дүңгәләкне исәпкә алмаганда, йөзендә яра-фәлән юк иде.
Искәндәр сулкылдау тавышы ишетеп артына борылды. Алдына аркылы сузылып төшкән Фатыйма карчыкның канга баткан чәчләрен сыйпап Ләйлә елый иде.
— Син ничек? — дип сорады Искәндәр.
— Әйбәт... — Ләйлә канлы кулы белән күзләрен сөртеп куйды. — Фатыйма апа... Ул тын алмый...
Искәндәр карчыкның беләген капшады.
— Ул исән...
— Мин исән! — дип пышылдады Ольга. — Мин исән!
Аның күзләренә нур өрелде. Агарган битләренә алсулык йөгергәндәй булды. Кешене үзенең исәнлеген белү генә дә яшәтәдер сыман иде.
— Мин исән! — дип шатланып кычкырды Ольга, тик шундук тавышы өзелеп калды да ул елауга күчте. — Мин исән... Сез ничек? Сез исәнме?..
Искәндәр үзен ярсып кочаклап алган Ольганы башыннан сыйпап тынычландырырга тырышты. Бераздан ишек тоткасына үрелде.
— Фатыйма апа авыр хәлдә...
— Врач чакырырга кирәк... — Ольга кинәт айнып киткәндәй булды. — Ашыгыч ярдәм..
* * *
Фатыйма карчык караңгы упкынга очты. Монда бары тик бушлык кына иде. Бүтән берни дә юк. Шул рәвешле тоташ мәңгелек үтте. Бәлки, бер мизгелдер. Караңгы бушлыкта вакыт исәбе дә юк иде. Тыныч иде монда. Рәхәт иде. Ләкин караңгылык акрын гына тарала барды. Аны соры яктылык алыштырды. Яктылык белән бергә
ниндидер тавышлар да кайтты. Ул тавышлар таныш та шикелле тоелды. Бераздан күз алдында кешегә охшаш шәүләләр пәйда булды...
Калган барсын да Фатыйма карчык югарыдан күрде.
Хастаханә бүлмәсенә тартым нәрсә иде. Тәгәрмәчле носилкада ниндидер котсыз карчык чалкан ята. Кайчандыр ак булган чәчләре куе кызылга әйләнгән. Кан аның битләренә дә буялып беткән. Киемнәренә... Шунда Фатыйма бу карчыкның үзе икәнлеген аңлады. Шул тиклем ямьсез булды микәнни ул?!. Мондый котсыз кеше янына балаларының кайтмавы да гаҗәп түгел инде, бер карасан. Шунда ул барсын да хәтерләде. Үзенен нинди юләрлек эшләгәнен дә. Болай кыланырга тиеш түгел иде. Кем әле бу балалар анын өчен?!. Ни хакы бар анын кеше баласына кул күтәрергә?!. Югыйсә, барсы да ана ярдәм итәргә тырышып йөргән кешеләр бит. Ләйләсен әйт... Гомерендә беренче тапкыр күргән кортканын сүзен сүз итеп, эт олаккан җиргә кадәр ияреп китте. Әле дә кулына мамык тотып, Фатыйманын йөзендәге канны сөртергә маташа. Әй, балакай... Монсы руль артындагы марҗа. Ольга. Аркасын как стенага терәп, көч-хәл белән сулыш алып утыра... Күкрәген дә имгәткән, күрәсен... Бичаракаем... Ә монсы... Кара курткасын берәр вакыт сала микән бу?.. Карале, ничек гайрәтләнеп маташа... Кулларын болгап, төкерекләрен чәчеп докторга нәрсәдер анлаткан була. Ә тегесе якын да килми, кайдадыр төртеп күрсәтә... Фатыйма карчык аларнын сөйләшүен ишетергә тырышып бөтен игътибарын туплады. Нәм бераздан сүзләр ачыклана төшкәндәй булды. Болар талашалар иде.
— Син минем кем икәнне беләсен... — дип ярсый Искәндәр. — Әгәр шушы карчык үлә икән, бүтән беркайчан да... бер җирдә дә врач була алмаячаксын! Ул яшәргә тиеш. Нәм мин ашыгыч рәвештә аны кабул итүенне үтенәм...
— Мин барсын да анлыйм, — дип каршы төшә доктор. — Әмма больницада бүтән белгечләр юк. Нәм сезгә бер операция ясап чыкканчы сабыр итәргә туры киләчәк.
— Ул операцияне соныннан ясарсын, — дип үзенекен сөйли Искәндәр. — Карчык үлем хәлендә, анлыйсынмы?!.
— Операция өстәлендәге ир дә үлем хәлендә. Нәм анын гаиләсе, балалары бар.
— Монын да балалары бар...
— Кем? Синмени?!. — дип мәсхәрәли доктор. — Өстәлдәге ир дә нәкъ синен яшьтә. Нәм ул үлсә, ике улы кала. Ә бу карчык яшисен яшәгән инде...
— Син, кабахәт! — дип якасына ябыша Искәндәр. — Син...
— Җитте! — дип чыгырыннан чыга доктор. — Син минем вакытымны аласын.
— Мин синен вакытынны түгел, ә җанынны алачакмын!.. Шунда Ләйлә анын йодрыкланган кулына килеп асылына.
— Искәндәр!..
Искәндәр аны җинелчә генә селтәп җибәрә. Докторны ычкындыра. Үзенен тупаслыгыннан кыенсынып кала:
— Гафу ит, туган... — ди ул докторга. — Гафу ит...
Ишектә яшь кенә ханым пәйда була:
— Доктор... Зинһар өчен...
— Хәзер... — дип үзен тәртипкә китерергә ашыга доктор. — Хәзер... Бер минут...
Искәндәр анын иненә кагыла. Доктор ишеккә ымлый:
— Анын хатыны... — ди ул китәргә кузгалып. — Мин ашыгам. Көтегез.
Искәндәр күнелсез генә атлап бүлмәдән чыга. Туктап кала. Дүрт-биш яшьләр тирәсендәге ике баласын ияртеп доктор артыннан атлаган хатынга төбәлә.
— Әни... — ди малайларнын берсе. — Әтине янадан ясыйлармени?.. Әниләре бер мизгелгә генә туктап анын башыннан сыйпый...
Боларны күзәтү Фатыйма карчык өчен олы газап иде. Анын гомере өчен шулай тарткалашкан кешенен үз улы түгеллегенә үкенү әрнетте карчыкын күнелен. Гомер буе аны чит кешенен балалары яклап килде. Үзенекеләр сәлам дә бирмәделәр. Әллә исән, әллә юк булдылар. Хатмулла да карчыгына сиздермәскә тырышып, күңеленнән
генә моңаеп йөрде дә — китеп барды. Бер алманы бишкә бүләек, беребез өчен беребез үләек, дип җырлый торган иде ул, малайлары үскән чагында. Алар читкә китеп гаип булгач, бу җырын да җырламас булды...
Болай булырга тиеш түгел иде бит... Шундый искиткеч, соклангыч балалар иде бит алар... Кечкенә йомшак юрганга төренеп, нәни генә булып яталар иде... Ә Фатыйма, карават читенә утырып, талгын гына бәвелтә иде... Һәм гел бер хикәят сөйли иде:
— Дөньяга туар алдыннан бала Ходайдан сораган...
Яхшы хикәят иде ул... Тик балалар гына аңламады...
Ул гомере буе ятим фәрештә булып яшәде...
Гомере буе балаларын көтте. Бер күрергә генә өмет итеп. Кояш аңа таңнар өчен түгел, балаларын күрү өчен иде. Көннәр аңа яшәр өчен түгел, балаларын күрер өчен иде. Көн артыннан көннәр узып торды. Тик уллары гына кайтмадылар. Менә гомер ахыры да җитте...
Аның җаны тоташ яра иде... Яралары әрнеп яна иде...
Фатыйма карчыкның бугазына төер тыгылды. Күзләре яшькә тулды. Ул белә иде... Ул гафу итәргә кирәген белә иде. Ул гафу итәргә тиеш иде. Ул гафу итәргә тели иде. Ләкин... Беркемгә сиздермичә, беркайда чәчмичә, гомер буе күңелендә җыелган рәнҗешләре чиксез иде. Алар алдында ул көчсез иде. Шушы рәнҗешләрне җиңәр өчен улларының һич югы бер җылы сүзе кирәк иде.
— Юк... — дип ыңгырашты Фатыйма карчык, үзенең нинди зур ялгышлык эшләвен дә белгән килеш. — Юк... Мин кичерә алмыйм... Мин булдыра алмыйм...
Шушы сүзләр белән ул күзгә күренмәс бер сызыкны атлап чыкты.
Бу сызык — үлем белән яшәү арасындагы чик иде.
— Син улларыңны коткара ала идең, — дип каршылады аны Хәдичә карчык. — Моның өчен тик гафу итүең генә кирәк иде.
— Аңлыйм... — дип ыңгырашты Фатыйма. — Хәзер нәрсә инде?..
— Бар да Алла кулында.
Кинәт Фатыйма карчыкның күңеле тынычланып калды, бөтен газаплары, рәнҗешләре юкка чыкты. Әйтерсең аларны җыеп-себереп кайдадыр алып киттеләр. Рәнҗешләрнең кайда һәм ни өчен юлланганын карчык белә иде. Тик ул бернәрсә дә эшли алмый иде. Ул фәрештә түгел иде инде.
— Рәхимеңнән ташлама, Ходаем! — дип пышылдады ул. — Рәхимеңнән ташлый күрмә, берүк...
Һәм үз теләкләренең инде мәгънәсезлеген аңлап, өстәп куйды:
— Сайлау мөмкинлеге бир аларга... Ике юл бир, Аллам... Ике юл бир...
* * *
— Без башка больницага китәбез, хәзер машина килә... — диде Искәндәр бүлмәгә килеп керү белән һәм идәндә яткан Ләйләне күреп катып калды. — Нәрсә булды?
Ләйлә һушына килгән иде инде. Ул акрын гына торып басты.
— Белмим, — диде ул күңелсез тавыш белән. — Фатыйма апаның битен сөртә идем... Кинәт ул беләгемне эләктереп алды да... Мин очып барып төштем... Күздән ут кына күренде, башкасын хәтерләмим...
Ольга Фатыйма карчык янында катып басып тора иде.
— Син ничек? — дип аңа борылды Искәндәр. — Түзә аласыңмы?
Ольганың күкрәге бик нык бәрелгән һәм хәле начарайганнан-начарая иде.
— Ул үлде... — дип пышылдады Ольга. — Үлде...
Барсы да тын калдылар. 7. Сине кешеләр ашаячак
* * *
Искәндәр кайдадыр бара идеме, кайта идеме, үзе дә сизмәстән, ниндидер төркем уртасында торып калды. Үзен уратып алган бу кешеләрнен кем икәнен тәгаен генә әйтә алмаса да болар бөтенләй үк чит-ят затлар түгел, Искәндәрнен аларны кайдадыр күргәне, кайберләре белән хәтта кул биреп күрешкәне дә бар шикелле иде. Гадәттә, яна китабы чыгу унаеннан уздырылган очрашулардан сон аны шулай төреп алалар, автографлар сорыйлар иде. Ләкин бу юлы аны ураткан кешеләр башка камырдан иде, боларнын кулларында китаплар да, йөзләрендә ягымлы нур да юк. Бу адәмнәрнен йөзендәге салкын битарафлык бөтен дөньянны тундырырлык, күзләрендәге кыргый ачлык исә үзенне кеше итеп түгел, ә бүре тырнагына эләккән сарык итеп тоярга мәжбүр итәрлек иде. Искәндәр анлады, бу кешеләр өчен ул бернинди дә танылган язучы, зур шәхес түгел, бу кешеләр өчен ул, гомумән, кеше түгел. Заманча роботлар шикелле салкын төгәллек белән хәрәкәт итүче бу бәндәләр өчен ул нибары ризыкнын бер төре иде. Моны анлаудан бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Әмма сон иде инде, ул калын стена булып үзен кысып алган төркемнән берничек тә чыгып ычкыначак түгел иде. Кинәт кемдер, ниндидер ир, анын аягына иелде һәм шул мизгелдә үк Искәндәр чиксез авырту тоеп кычкырып җибәрде. Ир аны балтырыннан тешләп алды һәм бернәрсәгә дә исе китмичә, тешләре белән Искәндәрнен балтырын тарткалавын белде. Ул арада башкалар да килеп җитте. Кемдер кулыннан, кемдер аягыннан умырып каптылар, кемдер кабыргасына, кемдер күкрәгенә килеп ябышты. Искәндәр инде кычкырмады. Анын карышырлык та, кычкырырлык та чамасы юк иде. Миен бары тик бер уй, коточкыч бер уй гына телде: «Мине ашыйлар... Мине тереләй ашыйлар...» Бөтен тәнен чиксез авырту алса да, кешеләрнен канлы авызларында үз итен күреп торса да, Искәндәр әлеге хәлнен чынлык икәненә ышанырга курыкты. Мондый хәл тормышта була алмыйдыр сыман тоелды. Ләкин ул барсын да ачык күрде... Каршысында гына комсызланып сөяк кимергән яшь ханымнын кулында Искәндәрнен беләге иде. Ә арырак бер ир анын аягын тоткан. Хәтта туфлиен да салдырып тормаган, чалбар балагын гына аяк йөзенә шудырып төшергән дә рәхәтләнеп кимерүен белә... Ләкин кинәт адәм ашаучыларнын барсы да туктап калды. Битлеккә охшаш йөзләрендә бернинди хис тә чагылмады, әмма Искәндәр аларнын нәрсәдәндер чамасыз куркуын анлады. Кешеләр бер мизгелгә катып тордылар да, авызына капкан итләрен чәйнәргә дә онытып, артларына борылдылар. Кайсыларынын кулыннан сөякләре төшеп китте. Искәндәр дә шул якка карады. Ниндидер галәмәт зур затнын аякларын гына күрде һәм карашларын югарырак күтәрде. Адәм ашаучыларнын котын алучы зат чамасыз зур карчык иде. Кинәт ул иелде дә зур учлары белән берьюлы ун-унбиш кешене күтәреп алды. Искәндәр әлеге хәлдән югалып калды. Бары тик бераздан гына кемнендер боты шапылдап җиргә төште дә, Искәндәр башын күтәреп карады. Карчык авызын тутырып нидер чәйни иде...
Искәндәр тиргә батып уянды да әлеге хәлнен чынлап та төш кенә икәненә ышана алмыйча озак ятты. Бары тик үз караватында, үз бүлмәсендә икәненә тулысынча төшенгәч кенә җинел сулап куйды. Нәм колагында Ләйләнен сүзе янгырап киткәндәй булды: «Сине кешеләр ашаячак. Ә кешеләрне карчык ашаячак. Барсын да. Зур карчык.» Моннан ике ел элек, теге утраудан киткәндә, Ләйлә ана шулай дигән иде. Әлеге саташуларына да шушы сүз сәбәпче булгандыр, ахры.
Ләйлә һәм утрау турында уйлауга, Искәндәрнен йөрәген әрнү телеп үтте.
Теге вакытта беркемне дә таба алмадылар алар. Фатыйма карчыкнын үлеменнән сон ярты сәгать үтүгә үк үзендә сәер үзгәрешләр тоя башлаган Ләйлә ашыктырды. «Фатыйма апанын күрәзәчелек сәләте мина күчте бугай... — диде ул. — Мин анын балаларын күрәм. Алар исән әле. Аларны коткарырга була. Әгәр утраудан читкә алып китәбез икән, исән калачаклар.» Искәндәр анын сүзләренә ышанды, бөтен бәйләнешләрен җигеп, вертолет та тапты һәм алар артык озакламадылар... Әмма Ләйлә генә күңелсез иде. Ул бернәрсә дә дәшмәде. Бары тик беркадәр өнсез баргач кына: »Хәлил...»
— дип куйды. «Нәрсә Хәлил? Аның белән нәрсә булды?» Ләйлә дәшмәде, иңнәрен генә җыерды. Бераздан ул тагын телгә килде: «Хәмит...» Нәм үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй сорап куйды: «Хәмит?!» Башкача Ләйлә бер сүз дә әйтмәде. Тирән уйга чумып тынып калды. «Утрауга җиттек»
— диде пилот. Искәндәр иллюминаторга үрелде. Ләкин артында Ләйләнең сулкылдавын ишетеп кире борылды.
— Без соңладык... — дип аның күкрәгенә капланды Ләйлә. — Соңладык. Без инде аларга берничек тә ярдәм итә алмыйбыз.
Утрау чынлап та үзгәргән иде. Искәндәр бер атна торып киткәндәге кебек түгел иде ул. Монда бернинди тереклек заты да калмаган шикелле иде. Хәтта агачлар да тере түгелләрдер, алар үсмиләрдер, тамырлары белән туфрактан дым тартмыйлардыр, җилләргә селкенмиләрдер, алар хәтта агач та түгел, ә кемдер тарафыннан эшләнгән бер декорация гынадыр сыман тоелды. Ләкин болар турында уйлап торырга мөмкинлек булмады. Ләйлә ашыктырды. «Безгә моннан тизрәк китәргә кирәк, — диде ул. — Юкса, үзебез дә һәлак булачакбыз. Утрауда Фатыйма карчыкның караңгы ягы йөри.» Нәрсә турында сүз барганын чамаласа да Искәндәр кабатлап сорамый булдыра алмады. Ләйләнең сүзләре аңа адәм ышанмаслык булып тоелды. «Фатыйма апаның рәнҗешләре, нәфрәтләре йөри бу утрауда, — дип аңлатты Ләйлә. — Мин аны кара томан рәвешендә күрәм. Кара томаннан яралган карчык сынында... Ул безне дә юк итәргә мөмкин...»
Ләкин Ләйлә әйтә дип кенә утраудан качып китеп булмый, Фатыйма карчыкның балаларын эзләргә кирәк иде. Нәм алар эзләделәр. Нәм бернәрсә дә тапмадылар. Йорт эчендә дә, башка урыннарда да монда кичәле-бүгенле генә кешеләр булганлыгын дәлилләрлек бер генә нәрсә дә юк иде.
Ләйлә берничә кабат ашыктырды да тынычланып калды. Ул беркемне дә эзләми, монда берәүне дә таба алмаячакларын белә иде бугай. Ахыр чиктә, Искәндәр дә моңа ышанды.
— Безне карчык һәлак итмәде, — дип елмайды ул, вертолет кунаклаган мәйданчыкка борылгач. — Ә син курыккан идең...
Ләйлә елмаймады.
— Ул безгә якынайган иде. Ул безне йотарга җыенган иде. Аны Кыз туктатты.
— Безне йотарга?!.
— Әйе... — диде Ләйлә үтә дә җитди итеп. — Карчык бу утрауны да йотачак. Барыбызны да карчык йотачак...
— Мине карчык йотмаячак... — дип елмайды Искәндәр.
Авария мәшәкатьләре белән йөреп соңга калдылар... Андрей Николаевич белән бәйләнешкә керә алмадылар... Нәм Искәндәрнең «Бәлки, утраудагыларны Андрей Николаевич алып киткәндер» — дигән өмете юк түгел иде. Мондагы хәлләр сәердән сәер булса да, ул күңелен төшермәскә тырышты. Ләйләне ирештерергә азаплануы да шуннан иде. Ләкин Ләйлә аның шаяруын бар дип тә белмәде.
— Сине кешеләр ашаячак, — диде ул аяусыз җитдилек белән. — Кешеләрне карчык йотачак. Барсын да. Зур карчык.
— Ны-һы... — Искәндәр көлмичә түзә алмады. Ләйләнең сүзләре әбиләр әкиятенә тартым иде. — Ә ул карчык ник безне әле йотмый соң?
— Аны Кыз тыеп тора.
— Нинди кыз? — дип елмайды Искәндәр. — Синме әллә?
— Юк, — Ләйлә башын селкеде. — Кәгазь белән каләмен бармы?
— Монда юк шул... Ә нигә?
— Мин анын сурәтен ясар идем.
— Кайткач ясасан гына инде...
— Ярый... Ә Кыз сине белә. Кыз барыбызны да белә. Әмма ул сине ныграк белә... — Ләйлә кинәт елмайгандай итте. — Ул сине ярата. Ләкин сине Кыз да саклый алмаячак...
Ул вакытта да, соныннан да Искәндәр Ләйләнен бу сүзләренә игътибар бирмәгән иде. Хәтта кайткач, Ләйлә эшләп биргән сурәтнен, утраудагы Кыз сурәтенен, ул белгән һәм ул яраткан Лолитага ике тамчы судай охшаш булуын күргәч тә, моны ниндидер очраклылык кына дип кабул иткән иде. Хәер, ул чорда монын ише уйларга бик вакыты да булмады бугай. Суд юлында да хәтсез генә йөрергә туры килде. Ахыр чиктә, туганнарнын югалуында анын гаебен исбатларлык дәлилләрнен җитмәве сәбәпле, Искәндәрне иреккә чыгардылар. Әмма эш хөкем органнарынын нинди карарга килүендә генә түгел. Анын дәрәҗәсендәге танылган кеше өчен суд эскәмиясенә эләгү үзе үк җәзага тин иде. Бу нәшриятләр белән дә, укучылар белән дә ярыйсы гына четереклелекләр китереп чыгарды.
Ләкин эш анда да түгел иде. Искәндәр үзен гафу итә алмады. Әлеге нәрсәне оештыручы кеше ул иде һәм гаебен исбатлый алалармы-юкмы, дүрт ирнен юкка чыгып, гаиләләренен ятим калуында бары тик Искәндәр генә гаепле иде. Әлбәттә, аны төрлечә юатырга тырышучылар да, монда анын бөтенләй дә гаепсезлеген исбатлап бирүчеләр дә күп булды. Тик берсе дә Искәндәрне ышандыра алмады. Ул үзен гаепләде. Ятим калган дөньяга бераз ярдәм булыр дип, булган мөлкәтенен барсын да диярлек төп- төгәл дүрт өлешкә бүлеп, дүрт гаиләгә бирде. Ана, әлбәттә, рәхмәт әйтүче булмады, элеккечә ин гаепле кеше булып калды. Әмма ана рәхмәт тә, аклау да кирәкми иде. Якын кешенне бернинди миллионнар да алыштыра алмавын ул яхшы анлый. Баш тартмаулары өчен ул үзе аларга рәхмәтле иде. Кешеләрнен кырын карашын да тоеп торды ул, гаепләү сүзләрен дә, янауларны да гел ишетеп торды. Тик ул өнсез генә түзде, тормышынын һәр газабын хәләл җәза сыман кабул итте.
Әлбәттә, җинел түгел иде бу. Ул язучы, кешеләрнен һәр сулышын үз җанында тоя ала торган сизгер күнелле шәхес иде. Үзен беркемгә дә кирәкмәгән артык җан, үз халкынын үги баласы итеп сизгән мәлләре дә аз булмады. Мондый чакларда ул гел Лолитаны уйлады. Анын хушлашыр алдыннан әйткән сүзләре колагында янгырап киткәндәй булды. « Беркайчан да үзенне гаепләмә. Беркайчан да...» Ул үзен гаепләмичә булдыра алмый иде. Ләкин янында Лолита булса, анын ягымлы карашын, якты хисләрен тойса, яшәү җинеләеп калыр сыман булды. Ул аны эзләп тә карады. Ул аны эзләде. Бөтен бәйләнешләрен эшкә җигеп эзләде. Тик бер җирдән дә таба алмады. Турагентствода ул эшләми һәм беркайчан да эшләмәгән булып чыкты. Нәм шунын белән җеп өзелде дә. Лолитаны хәтерләткән ханым беркайда да пәйда булмады. Нәм Искәндәр өчен бердәнбер юаныч — Ләйлә ясаган рәсем калды. Ул әле дә анын өстәлендә тора. Ул Искәндәр белән яши. Анын бердәнбер сердәше, юанычы, таянычы булып. Танышлары, дуслары, иҗатын яратучылары һаман күп булса да, йөрәген ачып салырдай кешесе ул гына. Лолита. Бердәнбер һәм кабатланмас.
Лолита турында уйлауга Искәндәрнен күнелен яктылык били барды. Нәм ул, төшендәге коточкыч күренешләрдән, өнендәге аяусыз әрнүләрдән арынып калгандай булды.
— Лолита... — дип пышылдады ул һәм иреннәре елмаюга җәелде. — Лолита...
Һәм үзенен бу исемне ничәнче тапкыр кабатлавы турында уйлап куйды. Һәркөн иртән уянганда. Авыр чакларда. Рәхәт чакларда. Исәбе-саны да юктыр...
Урыныннан торып, юыну бүлмәсенә атлаганда, фатирга керә торган ишеккә күз салды. Монсу елмаеп куйды. Ишекне барып ачты. Шундук идәнгә карады. Һәм аяк астында яткан кара конвертны алып, эш бүлмәсенә атлады. Искәндәр монда кара конверт ятарга тиешлеген дә, анын эчендә нәрсә язылганын да, хәтта монын кемнән икәнен дә чамалый иде. Шулай да ул конвертны ачып күз йөгертеп чыкты. Барсы да гадәттәгечә, бернинди дә үзгәреш юк.
— Үтерүчегә — үлем! — дип кабатлады ир, монсу елмаеп. — Гомерне сатып алып булмый...
Ул өстәл тартмасынын өстәгесен ачып конвертны шунда куйды. Бу тартма кара төстәге конвертлар белән шыгрым тулы иде. Һәм тагын баягы төшен хәтерләде. Теге
коточкыч кешеләр шушы конвертлар эченнән чыкканнардыр сыман тоелды...
* * *
Сәгать беренче ярты булып килә иде инде.
Аны беркайчан да сонга калып йөрми, диләр...
Балалар йорты директоры тынычсызлана башлады. Уникедә үк килергә тиеш иде. Әллә кире уйлады микән?.. Бәлки, нәрсәдәндер кәефе кырылып... Юк, алай булуы мөмкин түгел, хезмәткәрләрнен барсы да нык итеп кисәтеп куелган ич. Тиешенчә матур итеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп каршыларга кирәклеген яхшы беләләр. Монда миллионерлар көн дә килеп тормый, килсәләр дә ярдәм итәргә атлыкмыйлар. Ә бу кеше... Монсы бөтенләй бүтән... Һәм ул килергә тиеш... Ул алдый торган түгел...
Көтмәгәндә ишек ачылды. Директор дертләп китте. Урынбасар икән. Тәнзилә ханым. Ул да борчыладыр.
— Һаман юк... — диде ул керә-керешкә үк. — Бәлки...
Директор анын нәрсә әйтергә теләгәнен белеп шундук каршы төште. Мондый уйдан ул курка иде. Бер миллион бит! Күпме нәрсәләр эшләргә була бу акчага! Директор инде тиенен тиенгә исәпләп, барсын да чутлап куйган. Кулга акча гына эләксен, иртәгәдән эш башланачак. Һәм шундый якты хыяллар белән яшәп ятканда, бернинди дә «бәлки...» кирәкми иде.
— Юк, Тәнзилә... — диде директор елмаерга маташып. — Урамнарда пробкалар бит хәзер. Машинадан күп нәрсә юк. Шунда эләккәндер. Ә болай... Ул сүзендә тора торган кеше. Узган ел, әнә, картлар йортына берсүзсез бер миллион тоттырып киткән.
— Картлар йортына бит ул... — Тәнзилә һаман шик эчендә иде.
— Утрауда югалган ирләрнен гаиләләренә дә... — директор бер мәлгә тынып торды. Бүген анын бу хакта искә төшерәсе килми иде. Ирләрнен утрауда юкка чыгып, гаиләләрнен ятим калуында язучынын гаепле икәнен ул белә иде. Тик бер башлагач, сүзен бетермичә кала алмады. — Аларнын һәр баласын миллионер ясаган кеше бит ул. Әтиләре исән булса, мондый байлыкны гомерләрендә дә күрәсе түгелләр иде ич инде.
— Ансы шулай... — дип сузды Тәнзилә. — Тик күренми бит...
— Әйтәм бит, юлда тоткарланып кына торадыр...
Күнелендә шик тынмаса да, директор Искәндәрнен бер дә юктан гына килми калырына ышанмый иде. Бу язучыны ул әсәрләре аша да, кешедән ишетеп тә белә һәм бик хөрмәт итә иде. Искәндәр үзен-үзе кеше иткән шәхес. Мондый шәхесләрне ул аңлый, алар бер дә юктан гына сүз әйтмиләр, ә әйткәннәр икән, эшлиләр. Бәлки, тормышның төбеннән югарыга күтәрелә алуларына шул холыклары да сәбәпчедер әле. Һәм директор Искәндәрнең мотлак килеренә, вәгъдә ителгән ярдәмне күрсәтеренә нык ышана иде. Беркем дә аңа соранып бармады бит. Язучы үзе тәкъдим итте. Шалтыратты да әйтте: «Фәлән көнне фәлән сәгатькә сезгә киләм. Шундый-шундый нәрсә турында сөйләшәчәкбез. Үзегездә булыгыз», — диде. Һәм ул мотлак киләчәк. Ә күңелендәге шикләре директорның моңа кадәр авызы күп пешеп, вәгъдә ителгән нәрсәне кулына алмыйча тынычланмаска күнеккәнлегеннән генә.
— Киләчәк ул, — директор сүзен көррәк чыгарырга тырышты. — Мин ышанам.
— Мин дә ышанам, — диде Тәнзилә моңсу гына. — Тик юлда бер-бер хәл булмагае, дим...
— Булмас.
* * *
Сәгать унбер җитүгә, ул, компьютерын сүндереп, язу өстәленнән кузгалды. Кухняга чыгып, һәрвакыт диярлек кайнап торган чәйнектән кофе ясап куйды. Аны бер-ике уртлады да янә эш бүлмәсенә кереп, кирәкле документларын папкага салды. Кәгазьләрнең барсы да әзер иде инде. Бары тик директорның кулына тоттырырга гына кирәк. Култамгасын куйсын да банкка йөгерсен. Искәндәр барсын да алдан
әзерләп, җайлап куйган иде. Әлбәттә, ул директорны үзенә чакырып та кәгазьләрне биреп җибәрә алыр иде. Ни өчендер балалар йортын тагын бер тапкыр күрәсе килде. Дөресен әйткәндә, детдом аның үзәгенә үткән иде. Үзаллы тормышка аяк басканнан алып, ул бер генә тапкыр да бернинди балалар йортының да бусагасын атлап кермәде. Кайда гына булмасын, балалар йорты булган җирне урап үтәргә тырышты. Һәм моның сәбәбен ул аңлый да, аңлата да алмый иде. Ә бу юлы... Бу юлы үзенең барып күрәсе, шундагы балалар белән аралашасы, аларның хәлен белешәсе килде. Бәлки, кемнәрдер аның ярдәменә, бер җылы сүзенә мохтаҗдыр. Бала чакта әти-әни кебек кешеләрнең аркаңнан сөеп, башыңнан сыйпап китүе дә чиксез бәхеткә тиң була бит ул. Һәрхәлдә, Искәндәр өчен шулай иде. Ниндидер бер абзыйның алдына утыртып, «улым» дип сөюен ул әле дә хәтерли. «Әтием булса, гел шулай итәр иде дә» — дип уйлаган иде ул вакытта. Тик аның әнисе дә, әтисе дә юк иде. Аны талчыбыктан үрелгән кәрзингә салып, детдом алдына ташлап киткәннәр. Шулай диләр. Моңа ул беркайчан да ышанмады. Әле дә ышана алмый. Ничек инде нәни генә тере кешене тере кешеләр шулай ташлап китә алсын ди. Юк, әлбәттә. Аны беркем дә ташлап китмәгән. Әти-әнисе аны бары тик югалткан гына. Югалтканнар да таба алмаганнар. Ул гомер буена үзен әти- әнисенең эзләвенә һәм көннәрнең берендә табачакларына ышанып яшәде. Әле дә ышана. Аны әле дә эзлиләрдер. Танымыйлардыр гына...
Папкасын әзерләп куйгач, кухняга чыгып тагын бер ике йотым кофе уртлады да стенадагы Лолита янына килеп басты. Бармак очлары белән аның битләреннән иркәләде. Һәм моңсу елмаеп куйды. Елмаерлык сәбәп юк иде. Елмаюы бары тик елап җибәрмәс өчен генә булды бугай.
Лолита янында тагын бераз басып торды да, акрын гына чигенеп ишек төбенә килде, аннан соң, кара курткасын элеп, өйдән чыгып китте. Лифт кайдадыр еракта иде бугай. Искәндәр тәмәке кабызды да баскыч буйлап җәяү генә төшәргә булды. Аста кемнәрнеңдер шаулашканы ишетелде. Яшьләрдер инде. Өченче катның баскыч мәйданчыгына җиткәч, бер төркем яшьләрнең шау-гөр килеп торганын күрде. Аның белән исәнләштеләр. Искәндәр баш какты. Ул боларны бик танып бетерми иде.
— Сез чынлап та Искәндәр буласызмы? — дип сорады арадан берсе саф татарча итеп. — Сез язучымы?
— Чынлап та Искәндәр булам... — дип елмайды ул. — Ә сез?..
— Автограф алырга мөмкинме... — Бер кыз Искәндәрнең яна китабын сузды. — Зинһар өчен...
Язучы китәргә кузгалган җиреннән кире борылды... Язып бирде... Башкаларның да китабы бар иде...
Урамга чыкканда анын кәефе күтәренке иде. Китабын алып, ишек төбендә көтеп торган шушы яшьләр язучы күңелендә ниндидер яктылыкка өмет уятты.
Подъезд алдында торган машинасына карады. Кәм башында бер уй ялтлап китте. Ә нигә җәяү генә бармаска әле! Балалар йорты ерак түгел иде. Ашыкмый гына атласа да Искәндәр төп-төгәл сәгать уникегә барып керәчәк. Ул елмаеп куйды. Кәм җәяүләп китте.
Машинада утырып йөргәндә кешеләр башкачарак булып күренә. Алар ничектер бүтән, үзеннеке түгел шикеллеләр. Ә җәяүләп барганда, менә, бөтенләй икенче төрле. Алар да синен кебек, син дә алар кебек. Барын да бер, барын да туган шикелле. Ничектер рәхәт... Бер агым булып, ингә-ин терәшеп атлыйсын...
Җир асты чыгышына борылуга, колак төбендә генә кемнендер пышылдаганы ишетелде.
— Искәндәр...
Искәндәр артына борылып карады. Кәм унайсызланып куйды. Кешеләр күп иде. Борыннарын синен арт чүмеченә терәп диярлек баралар. Кемнен кем икәнен дә чамаларлык түгел. Мондый халәттә артына борылу үбешергә үрелү сыман икән... Кинәт сул як калак сөяген нидер көйдереп үтте.
Башта ул ничектер җинелчә чеметү шикелле генә тоелды. Ә бераздан утлы әрнүгә әйләнде. Утлы әрнүгә әйләнеп акрын гына бөтен тәнгә тарала барды.
— Үтерүчегә — үлем! — дип пышылдады кемдер.
Искәндәр бер сүз әйтерлек тә хәлдә түгел иде. Ул борыла да, унга-сулга үрелеп карый да алмады. Кәм аркасына пычак кадаучынын кем икәнен дә белмәде. Хәлсезләнгәннән хәлсезләнә барган адымнар белән, үзеннән беркая да җибәрми торган кысага әйләнгән агымга ияреп, атлады да атлады. Бераздан үзе унаена атлый алмаган кешене агым читкә төртеп чыгарды. Искәндәр аркасы белән стенага елышып, акрын гына идәнгә чүгәләде. Кулындагы папкасы төшеп китте. Искәндәр бик теләсә дә аны үрелеп алалмады һәм папка, аяктан аякка ияреп, күздән югалды. Ул берничек тә ярдәм сорый алмады. Ярдәм сорау түгел, сулыш алу да авыр иде. Бары тик күкрәк төбеннән канлы ынгырашу гына саркылып чыкты. Анын дөньяга әйтер сүзе дә, Ходайга кылыр догасы да шушы ынгырашу иде сыман.
— Ә-ни-и... — дип ынгырашты Искәндәр. — Ә-ни-и...
Бу анын беренче һәм сонгы тапкыр «әни» дип әйтүе иде...
Бераздан бәндәләр агымы кайдадыр китеп югалды да ниндидер якты нур пәйда булды. Әлеге нур якынайганнан-якыная барып, кеше сурәтенә керде. Кәм Искәндәр күнеленә тулган яктылыктан балкып елмайды:
— Лолита!..
— Кайттынмы?!. — дип пышылдады Лолита, аны кайнар кочагына алып. — Мин сине башкача беркая да җибәрмим. Беркайчан да...