Логотип Казан Утлары
Публицистика

Багана кыру һөнәре

Багана кыру һөнәре
Башкаларны язганда исемен телгә алгаладым үзе. «Тол хатыннар, тол кызлар»
драмасы спектакленә хәтта рецензия дә язып бастырдым. Ә болай зурдан кубып сүз
йөртерлек шәхес иде. Артист һәм драматург Сәет (тулы исеме Сәетзадә) Шәкүров
татар мәдәниятенә ярты гасырдан артык намуслы хезмәт итеп китте. Шунысын да
әйтим әле: без, ике агай-эне берара «бәхетсез һөнәр» ияләре булып алдык...
Күптәнге хәлләр инде. 1951 елнын салкын көзе. Чистай авыл хуҗалыгы мәктәбен
тәмамлап, Корноухово дигән районга (соныннан Балык Бистәсе, Лаеш, Теләче
районнарына бүлгәләнде) юллама белән эшкә кайттым. Башкарма комитетнын авыл
хуҗалыгы бүлеге бусагасында Сәет абый белән мангайга-мангай очраштык. Бик нык
тотлыгып сөйләүче, усаллыгы белән (сүзем дога булсын) тирә-якны дер селкетеп
торган Галимҗанов фамилияле бүлек мөдире:
— Ке-ке-ке-регез! — дип әмер бирде. — Сес-сиин, Шә-ә-ә-ке-куров, доо-куу-
мент-лаарынны, вот, яшь бе-елгеч-кәә тап—шыр! Ба-а-рыгыз, зоотехник бүлл-
ммәсенә, ма-арш! (Сөйләмен төгәл бирергә тырыштым.)
Галимҗановны инде күргәләсәм дә, бу юлы чак көлеп җибәрмәдем. Ачулы
вакытында бөтенләй харап икән, берни анларлык түгел.
Көз дидем бит. Сәет абый костюмсыз калган, шыр күлмәкчән, үзе дер- дер килә.
— Энем, мә, тот папканы. Монда колхозлар, җитәкчеләр, ферма мөдирләре,
ветсанитарлар исемлеге. Үзен кара шунда. Миннән нинди ветеринар чыксын ди?!
Сугыш вакытында көчләп Ленинград хәрби училищесында ат дагаларга, яраланган
тоякларына креолин дигән май сөртергә генә өйрәттеләр. Анысын син яхшырак
беләсендер. Монда бит ферма терлекләренә ашату рационын төзергә кушалар.
Минзәләдән кайткач, җәйге айларда йөрдем шунда селкенеп.
С.Шәкүровны артистлыктан теге «ярамаган гадәте» өчен чыгарганнар икән
эштән. Хәер, мин үзем дә ярты ел дигәндә, кул астымдагы сигез колхозны зоотехник-
ветфельдшерсез калдырып сыздым. Ул «бәхетсез һөнәр» безнеке булмаган икән!
Алга китеп әйтим: Сәет абый Казанда теге «чиреннән» тәмам котылды.
— Госман энем, утырмага килгәч, Мәхфүзә апай (минем әни) куенында йоклап
үскән малай бит мин, — дип саубуллашты ул көнне артист абыебыз.
С.Шәкүровнын биографиясе бик тә кызыклы. Калын гына китап язарлык. Бәлки,
берәрсе алыныр бу эшкә? Сәетзадә Балык Бистәсе районынын Балыклы Чүкәй
авылында яшь мулла Габделхәй гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе Гайшә җингәбез
язучы Фатыйх Хөснинен бертуган апасы иде. Үктәбер түнтәрелешеннән сон
Габделхәй абзыебыз Совет укытучысы булып китә. Улы Сәетзадәне Казандагы
Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укыта. Сәнгатькә гашыйк егет
1934-1938 елларда театр техникумын тәмамлап, Татар дәүләт академия театрынын
колхоз-совхоз филиалында, аннары Минзәлә колхоз-совхоз театрында артист булып
эшли. 1942 елда Ватан сугышына алына. Орышнын гел алгы сызыгында була,
Германия җинелгәч, Япон самурайларына каршы бәрелешләрдә катнаша. Каты
яралана. Гомере буе аксап, кәшәкә таягына «атланып» йөрде. Сугыштан сонгы иҗат
юлын ул (1946 елдан) шул ук Минзәлә, Мамадыш, Әлмәт колхоз-совхоз
театрларында дәвам итте.
Аннары... Сүз озыная, җәмәгать! Искәртми дә булмый. Фатирсыз буш Казанга
әйләнеп кайткач, хатыны, шулай ук сугышнын алгы сызыгында йөргән артистка Бикә
Шакирова белән, Киров урамынын унынчы капкасында яшәгән авылдашы Сәрби
җинги (бусы әбием энесенен хатыны) хозурына сыенды. Шул көннән башлап икесе
тин Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уйнадылар. Ун ел
дәвамында шушы театрнын баш администратор вазифасын башкарды. Менә җае
чыкты, әйтеп калыйм: спектакль, концертларда билет сатылмый торган җиденче
рәтнен җиденче- сигезенче урыннары минеке булды. Әгәр алданрак берәр обком
түрәсе килеп кунакласа, безгә өстәмә урындык куелды.
Ярар, шәхеснен үзен онытып җибәрдек бугай. Ул әле республика күчмә театры
директоры булып та озак еллар эшләде. Кыскасы, талантлы артист, оста
администратор һәм драматург. Беренче пьесасын театр училищесында укыганда яза.
«Орденлы Касыйм»нан сон егерме ел узгач, «Тормыш бусагасында» драмасын иҗат
итә. Бу әсәр Минзәлә театры сәхнәсендә озак еллар зур уныш белән барды. Мине
гаҗәпләндергәне шул: «Зөһрә йолдыз» трагедиясенен шигырь белән язылуы. Ник
дигәндә, анын поэзия үрнәкләрен гәзит-журнал битләрендә һич очратмадым. Бәлки,
язгандыр да?! Ә менә театрларда уныш белән барган «Уракчы кыз», «Мәхәббәт
газабы», «Соры елан», «Кыз бирү», «Карт гашыйк», «Туган туфрак», бигрәк тә «Тол
хатыннар, тол кызлар» драма, комедияләре хәтергә нык сенеп калган. Сәет Шәкүров
Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре. СССР (Татарстан) Язучылар берлеге
әгъзасы. Ахырдан артист-драматургнын бер гаебе ачыкланды бит, әкәмәт.
«Запорожец» машинасына утыргач, юл чатындагы телеграмм баганаларын «кырып»
йөргән икән! Бу — пенсионер Сәет Шәкүровнын сонгы «һөнәре» иде!..
Колымачы
Нигә дип гел төрмәчеләр белән дуслашканмындыр — үзем дә белмим?! Хәер,
Колымачылар язарыма әнә никадәр азык бирде — китабымны укып карагыз!..
Бусы инде, исемен атап әйтик, ГУЛАГчы язучы Локман Бадыйкшан — Казанда
яшәп киткәннән сон, янадан 1953 елда пәйда булды. Әлбәттә, тәүге тапкыр
язучыларнын Г.Тукай исемендәге тарихи клубына аяк басты. Аннары без икебез дә
Бишбалта бистәсендә тордык. Ул шунда ук, Клара Цеткин урамындагы китап
кибетендә директорлык итте. Башкаларга сөйләргә ярамаган йөрәк серләрен минем
белән уртаклаша иде. Күпне күргән икән шул элеккеге дингезче — солдат — ГУЛАГ
әсире. Локман Бадыйкшан 1919 елда Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) туа.
Унбиш яшендә Нурлат район гәзитендә үзенен «Сөтле комган» дигән беренче
хикәясен бастыра. Әсәрнен исеме үк елмайта торган, укымас җиреннән укырсын.
Авылда тулы булмаган урта мәктәпне (ТБУМ) тәмамлау белән, әлеге «комганын»
күтәреп, Казанга килә. Өлкән абыйлар яхшы хикәя язар өчен укырга кинәш итәләр.
Башта Казан химия-технология институты каршындагы Нәкый Исәнбәт укыткан
эшчеләр факультетында (рабфак)
ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР
белем ала. Аннары Казан педагогия институтын тәмамлап, балалар матбугатында
эшли башлый.
Әмма яраткан шөгылен калдырырга туры килә. Хәрби хезмәткә алынып, ана
«Матрос тельняшкасын» кидертәләр. Бүре баласын бүреккә салып кына котылып
була димени?! Локман бары тик язу темасын гына үзгәртә. Дингез походларында
йөреп язган «Мотрос бирешми» дигән хикәясен «Тревога» гәзитендә бастыра. Шул
ук әсәр 1944 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында да дөнья
күрә. Иҗатына карата мактау сүзләре көтеп яшәгәндә, 1947 елнын мартында,
«Советка каршы гамәлләре өчен» дигән сылтау белән, Л.Бадыйкшанны кулга алалар.
Совет җинаятьләр кодексынын мәгълүм 58нче маддәсен кулланып, ун елга Колыма
лагерена ук озаталар. Алты ел үлем белән тартышып, бүген бетәм, иртәгә җан бирәм
дип торганда, Сталиннын шәхес культы фаш ителеп, гаепсез дип аклангач кына
иреккә чыгарыла. Без анын белән шул куанычлы көннәрендә күрештек. Үзе белән
Колымадан алып кайткан «Атау кызы» дигән әсәре китап нәшриятендә басылып та
чыкты. Калган хикәяләре «Атау егете» китабына туплап бирелде.
— Күргәннәремне, башымнан кичергәннәрне роман итеп яздым, укып
чыгасынмы? Машинкада үзем бастым, — ди бу беркөнне.
— Кая, күрсәт әле? — дим.
Шактый гына саллы күн папкасыннан кулъязмасын тартып чыгарды.
— Уһу, бик калын ич бу!
— Роман дим бит.
Дөресен әйтим, укыйсым килмәде, чөнки әсәрнен исеме күнелгә ятмады. Инде
хәтердә калмаган, дүрт-биш сүздән тора иде ул. Шунда ук, мода өчен тышкы күкрәк
кесәмдә йөрткән өч ручканын берсен алып, бөтенләй мәгънәсез янгырашлы сүзләрне
сызып «Мөртәт» дигәнен генә калдырдым. Каршы килү юк, киресенчә, куанып
кулымны кысты.
— Болай булгач, укып, бераз төзәткәлә инде, — дип, романын култыгыма ук
кыстырды.
Инде үземнен дә танышасым килеп китте. Артык каләм тыгып тормадым.
«Мөртәт» романы «Казан утлары»нда, бер өлеше «Мирас» журналында басылды.
Нәтиҗәдә «Колымадан кайткач» дигән күләмле әсәр барлыкка килде. Әмма
китапларын чыгарырга ашкынып тормадылар. Автор югарыгы оешмаларга
мөрәҗәгать иткәч, аны күрәлмәс булдылар. Кысу башланды. Сез үзегезне анын
урынына куеп карагыз, егетләр! Гаделлекне өскә чыгарасы килә анын. Ә барысы да
әнә ничек борылды?
Шуна да карамастан, яши бит ГУЛАГ әсире. Шөкер, инде 92 яшен тутырды.