Азат Вергазовка 80 яшь
Язучы Азат Вергазов 1932 елның 8 мартында Пенза
өлкәсенең Неверкино районы Карновар авылында укытучылар
гаиләсендә дөньяга килә. 1937 елда алар Татарстанга күченеп
кайтып Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында
төпләнәләр. Әтиләре сугышка алынгач, әниләре укытучы булып
Каратмән авылында эшли башлау сәбәпле, А.Вергазовның
балалык һәм үсмер еллары шул авылда үтә. Урта мәктәпне
тәмамлаганнан соң 1949 елда Казан дәүләт педагогия
институтының тарих факультетына укырга керә, гаскәри
хезмәткә алынганга күрә, укуын 1958 елда читтән торып
тәмамлый.
Азат Вергазов — хезмәт юлын үзе укыган мәктәптә тарих
һәм география укытучысы булып башлый. Олы Җәке сигезьеллык мәктәп директоры
(1958-1964), 1970 елга кадәр янәдән Олы Карауҗа мәктәбендә укыту бүлеге мөдире һәм
укытучылык хезмәтендә була.
1970 елда А.Вергазов гаиләсе белән Яшел Үзәнгә күченә, берничә ел һөнәр
училищесында укыта.
А.Вергазов — матбугатта шигырь-хикәяләре, әдәби парчалары белән илленче -
алтмышынчы елларда күренә башлый. Беренче күләмле әсәрен — «Дулкыннар ни
сөйли?» повестен исә 1978 елда иҗат итә. Әсәрдә һөнәр училищесында укучы кыз балалар
тормышы, аларның эчкерсез мәхәббәте әдәби образлар белән баетылып, матур-йөгерек
тел белән сурәтләнә. Мәктәп тормышын яхшы белү, укытучылык һөнәре аңа үз
әсәрләрендә яшүсмерләрнең күңел дөньясын ачарга, яшь буында туган илгә, хезмәткә
мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш кебек кешелекле сыйфатларны тәрбияләүдә ярдәм
итә. Шулай ук «Уяну» (1984), «Без — сезнең балалар» (1996), «Йөрәк җыр сорый» (1998)
повестьларында да әлеге темалар төп урынны алып тора.
Язучы үзенең күпчелек гомерен авылда яшәгәнгә аңа авыл тормышы, аның яшәеше,
проблемалары да якыннан таныш. «Ташу» (1979), «Кайту» (1992) повестьларында исә
автор әлеге мәсьәләләргә туктала.
А. Вергазов 1974-85 елларда Казан телевидениесендә әдәби-драматик тапшырулар
редакциясендә өлкән редактор булып эшли, 1998 елларда үз нәширлегендә һәм
мөхәррирлегендә «Аҗаган» исемле әдәби-нәфис журнал чыгара.
Азат Вергазов — дистәдән артык китап авторы, иҗатының игътибарга лаек тагы бер
ягы — аның юмор-сатирасы. «Кода, май кап!» (1993), «Язгы сөйләшү» (1993), балалар
өчен «Аюның йокысын кем урлаган?» (2002) җыентыклары укучыларга яхшы таныш. Ул
— 1984 елда СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителә. Татар әдәбиятын
үстерүдәге хезмәтләре өчен 2002 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.