Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Акъяр
Акъяр авылы Яңа Чишмә районында, район үзәге Яңа Чишмә авылыннан 20
чакрымда, Шонталы тимер юл станциясеннән — 90, Чистайдан 48 чакрымда урнашкан.
Тарихи белешмәләрдә авыл Азеево (Белая Гора) дип телгә алына. 1898 елны басылып
чыккан тарихи белешмәдә күрсәтелгәнчә, Азеево (Белая Гора) авылында татарлар яшәгән,
К.П.Берстель бастырып чыгарган белешмәдән күренгәнчә, биредә 1682 татар кешесе көн
иткән.
Олылар сөйләвенчә, авыл болай оешкан. Бу урынга иң беренче булып үзенең
туганнары белән Азин дигән кенәз килеп утыра. Аның аюлары булган дип сөйлиләр. Бу
кенәз якындагы Исәнбирде дигән зур гына татар авылыннан кыз ярәшә, ә ул кызның егете
була. Кызны алырга дип баргач, кыз белән егет сүз куешып, бу кенәзне үтерәләр дә, идән
астына күмеп куялар. Үлекне кенәзнең аюлары килеп таба. Шуннан соң әлеге авыл
халкын Себергә сөрәләр һәм бу авыл шулай юкка чыга. Авылга шул кенәз исеме белән
Азеево (Ази бабай) исеме бирелеп кала.
Авылының тирә-ягы агачлы, янәшәдә агучы Чаллы суының ярлары биек һәм ак төстә
була. Шуннан чыгып, авылга Акъяр дигән яңа исем бирелә. Тора-бара, чәчүлек җирләр
кирәк булу сәбәпле, Акъярның тирә-юнендәге агачларны кисеп басу ясыйлар.
1920 елда авылда чама белән 340 хуҗалык исәпләнә, ул Каргалы өязе карамагында
була. 1921 елгы ачлык чорында күп халык читкә китә, ә 1922 елда яңадан кайта башлый.
1929 елда биредә комбинат төзелгән. 1930 елда ул таркатылып, 11 хуҗалык белән
әртил уставы кабул ителә. 1935 елда авылда МТС төзелә. Колхоз техника көченнән
файдалана башлый.
Алабирде
Алабирде авылы Тәтеш районында, район үзәге Тәтеш шәһәреннән 24 чакрымда,
җирле үзидарә Советы үзәге Бәйрәш авылыннан — 1, Каратун станциясеннән — 29, Тәтеш
пристаненнән 25 чакрым ераклыкта урнашкан.
Алабирде авылы элек Колабирде исемендә дә йөргән. Казан ханлыгы чоры авыл
исемнәре җыелмасында теркәлгән Колабирде атамасы 1563-67 еллардагы
мәгълүматларны эченә алган Зөя өязе теркәү кенәгәсендә дә очрый.
Д.А.Корсаков (XVIII гасыр) белешмәсендә күрсәтелгән Алабирде авылында 36 ясак
түли торган, шулай ук 36 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә.
1859 елда авыл Алабирде (Колабирде) дип йөртелгән һәм андагы 87 хуҗалыкта 322
ир-ат һәм 328 хатын-кыз көн күргән, бер мәчет булган.
Элек Алабирде авылы халкы шул тирәдәге утызлап авыл белән бергә, данлыклы
Чабыр исемле җыен бәйрәмендә катнашкан.
Авыл бормаланып аккан Үләмә суы янына утырган. Елга буйларында — яшел
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында. таллар. Төньякка таба сузылып киткән мәһабәт
таулар, әйтерсең лә, авылны төрле хәвеф-хәтәрдән саклый.
Авылдан бер чакрымда Карамал урманы башлана. Кызганыч, хәзер агачлар
сирәгәйгән, аны урман дип аташлы да түгел, ә кайчандыр ул бик зур, калын, ерып чыга
алмаслык булган дип сөйлиләр. Урманның бер башында һәм таудан түбәнрәк урыннарда
сазлык җәелеп яткан. Үләмә суы да хәзерге кебек сай түгел, тирән булган.
Кол Барак исемле кеше менә шундый урынга килеп утырган. Матур, бай җир булганга,
бәлки тыныч булгандыр, ул: «Алла бирде миңа бу җирне», — дигән.
Шуннан башкалар килеп төпләнә, агачларны кисеп басу ясыйлар, җир сөрәләр, чәчү
чәчәләр. Авылны Алабирде дип атый башлыйлар.
Дөрес, Кол Барак улына Аллабирде дигән исем кушкан, авыл исеме шуннан алынган
дип сөйләүчеләр дә бар. Ә кайберәүләр беренче мәртәбә авылны нигезләгән кешенең
исеме Аллабирде булган, дип фараз итә.
Сазлыклар кибә башлагач, халык тау өстеннән түбәнгәрәк, тигез җиргә төшеп утыра,
икмәген, җитенен чәчә, киндерен суга, ә күпчелеге мал-туар асрый, бигрәк тә ат үрчетә.
Авыл янында «Алып бабай чабата каккан» калкулык бар. Гомумән, мондый топоним
авылның борынгы икәнен күрсәтә. Тау чокыр-чакырлы. Басуда Шәмәк чокыры бар. Җир
сөргәндә Шәмәк исемле кеше аты белән чокырга төшеп һәлак була. Шуннан бирле аны
Шәмәк чокыры дип йөртә башлаганнар. Үрәки һәм Аракы чокырларын Үрәки елгасы һәм
Аракы елгасы дип тә әйтәләр. Үрәки чокыры ике тауны бер-берсеннән аерып тора.
Заманасында шул чокырга барып җитә алган кеше бик батыр саналган. Анда бару өчен
куе урманны һәм сазлыкны ерып чыгасы булган. Анда качкыннар да яшеренеп яткан дип
сөйлиләр.
Авылга якын гына Инеш арасы чокыры сузыла. Ул Әтрәч юлына барып тоташа. Бу юл
Алабирдедән биш чакрым ераклыктагы Әтрәч авылына илтә.
Акшар чокырыннан халык акшар алган. Анда басылып калып һәлак булучылар да
шактый икән.
Авыл башында Кыр күле дип йөртелгән күл булган. Язлар җитү белән анда кыр
үрдәкләре бәбкә чыгарганнар, бирегә түгәрәк канатлы матур тәкәрлекләр очып килгән.
Күлнең суы хәзер саеккан инде.
Авылдагы бер тыкрыкта Кәбүч күле булганлыгын сөйлиләр. Элек сабан туена килгән
кешеләр шул күлдә атларын коендырганнар. Ә бүгенге көндә ул күл урынында биек имән
агачлары үсеп утыра.
Кәбүч күле тирәсендә ике михраблы мәчет һәм мәдрәсә булган. Ә икенче мәчет
Шәшәрә урамына менә торган юл кырыенда урнашкан булган. Ул да ике катлы була.
Хәзер ул мәчет урынына яңасы торгызылган.
Үләмә суыннан тыш, таудан Ямбакты белән Шонгаты суы агып төшкән. Аның суы әле
дә бар. Шул су белән барып, элекке алпавыт утарына килеп чыгарга мөмкин.
Авыл күперен чыккач, Күпер башы кыры җәелеп китә. Шушы кырдан ике юл
тармакланып аерыла. Бу юлларның берсе мордва авылы Чолыга, ә икенчесе татар авылы
Сәүтеккә бара.
Ямбакты, Тормы, Чолы авылларының чикләре кисешкән җирдә зират булган дип
фараз кылына. Бу урында силос базы казыганда кеше сөякләре килеп чыга. Авыл халкы
бу урында аяз көнне утлар биешеп торганын да сөйли.
Урыс хакимиятләренең чукындыру сәясәте Алабирде авылы халкын да тузгытып
алган. Халыкнын бер өлеше чукындырылган һәм авылда элек керәшен зираты да булган.
Ләкин хәзер аның зират икәне беленми, таучыкта бары каеннар гына гөрләп үсеп утыра.
Керәшеннәр яңадан исламга кайтканнар.
Дәвамы киләсе саннарда.