Логотип Казан Утлары
Хикәя

УЛ «АЙГЫР» НӘСЕЛЕННӘН...


Укытучы егет класска килеп керү белән унберенченең., кызлары бердәм хихылдаша башладылар. Ринат Рөстәмович, каушамаска тырышып, тактага күз ташлады. Исәбе такта сөртелмәгәнлекне исләренә төшерү иде. Тик тактадан үзләренең нәселдән нәселгә күчеп килгән кушаматын — зур хәрефләр белән язылган «Айгыр» сүзен укыды. Бу оятсызлыкка яман ачуы чыкты аның. Алай да үз-үзен тиз кулга алды. Класска карап елмайды да, якын дустына сер сөйләргә җыенгандай әкрен тавыш белән:
— Ә беләсезме, кызлар-егетләр, безнең нәсел нигә «айгыр» кушаматын йөртә?
— дип сорап куйды. Кайберәүләр хихылдашып алса да, күпчелек укытучының тыныч реакциясеннән уңайсызланып калды. Алай да, кызыксынулары җиңде. Колакларын торгызып дигәндәй, тыңларга әзерләнделәр.
— Әле сугышка кадәрге чорда ук минем бабамның атасы Салават бик мәһабәт гәүдәле бер таза кеше булган. Үзе бик көчле булса да, Сабан туенда күп тапкырлар батыр калса да, мал-мөлкәте әллә ни булмаган аның. Алай да бер ат һәм бер сыер, сарыклар асрап көн итәргә тырышкан. Шулай бервакыт, җәен печән чапканда, аты сырхаулап китә аның. Иң кирәк вакытта бит! Яңгырга чылатмый гына чапкан печәнне ташып каласы килә бабайның. Уң күршесенә керә ат сорап — күрше авылга китеп барышлары икән, буш кул белән борылып чыга, сул күршесенә керә
— тагын ат үзләреннән бушамый. Шуннан бабай нишләсен, авыл халкы көләр дип уйлап тормый, ат арбасына үзе җигелә дә, китә болынга, карчыгы да янәшәсеннән бара икән сәнәген тотып. Авыл урамын чыкканчы әллә ничә әче телле кеше белән очрашалар алар. Берсе хәтта әбиемә:
— Маһинур, сезнең атыгыз, тай иярткәч, бия дип йөри идем, айгыр икән ләбаса!
— дип бот чабып көлә. Менә шуннан «Айгыр»лар нәселе булып калганбыз инде. Сез көләргә маташсагыз да , мин кушаматымнан оялмыйм, укучылар, минем бабамнар кыенлыклар алдында югалып калмаганнар. Мин әнә шундыйлар нәселеннән, икенче юк белән кайнашмагыз, — шулай дип сөйләп бетерде дә укытучы, тактаны сөртергә кушты. Тик беркем дә сөртергә атлыгып тормады. Әллә хикәя тәэсиреннән чыга алмадылар, әллә кем язган, шул сөртсен диделәр инде — кымшанмыйча утыра бирделәр.
Ринат Рөстәмович тә, укучыларга сынап кына карап, сөртеп алуларын көтә бирде. Башлар аска иелде. Берничә минутка сузылган тынлыкны Язилә бозды. Ул җитез генә чыгып тактаны чистартты. Класс җиңел сулап куйды. Укытучы үткән дәрес материалы буенча тест эшләтеп алды, яңа теманы аңлатты. Яңа темага кагылышлы күнегүләрне берәм-берәм такта алдына чыгып та, дәфтәрдә дә эшләп карадылар. Барысы да үткән дәресләрдәгечә булды. Тик Язилә генә, укытучысының үзенә төбәлгән усал карашын күреп, борчуга төште.
Юкка түгел иде аның борчылуы. Озын тәнәфестә ялгызы гына ашханәдән чыгып килгән кызны Ринат Рөстәмович буш кабинетка чакырып кертте.
— Ник яздың? — диде ул, кызның күзенә карап. Язиләнең керфекләре тибрәнеп китте, алардан, үзе дә сизми калды, яшь бәреп чыкты.
— Мин түгел, мин аны сездән оялып’ кына сөрттем, яла якмагыз! — диде дә, ныгытып елап җибәрде Надия.
— Йә, елама. Син сөрткәч, син дип уйлаган идем, ялгыштым, гафу ит, яме, диде
IV Исемен язарга оныткан авторга шундый исем куштык. Ред.
укытучы, уңайсызланып.
— Юк, сез безне гафу итегез, Ринат Рөстәмович, — кыз, битен куллары белән томалап, йөгереп чыгып китте.
Өч елдан соң, шушы егет белән тормыш корып, үзенең дә «Айгыр» кушаматы аласын белми иде шул әле ул.

Әлфия МӘРДӘНОВА
Апасрайоны, Акхуҗа авылы.