СИКӘЛТӘЛЕ ЮЛЛАРДА
РӘФКАТЬ КӘРАМИГӘ 70 ЯШЬ
Юбилейларның, шөкер дип әйтик, булып торган көннәре. Берәүләр илле яше тулганын көтеп кенә торгандай, зур тамаша залларына укучысын жыеп, шаулатып, гөрләтеп бәйрәм ясый. Икенче берәүләр, бик зурдан купмыйча, ашыкмый- кабаланмый гына житмеше-сиксәне житкәнче бу турыда сүз катмый йөри. Андыйлар бәйрәм-тамашалардан бигрәк, матбугат битләрендә яисә башка чаралар аша үзенең ижаты турында укучыларыннан, каләмдәшләреннән сүз-бәя ишетүне мөһимрәк саный. Хәер, ясарлыгың бар икән — ник ясамаска бәйрәмеңне, китапларың күп икән, әлеге форсаттан файдаланып, ник алар турында рәхәтләнеп сөйләшмәскә, күңелле гәп кормаска?!
Мәкаләдә сүзнең аерым әдип һәм әдәбият тирәсендә баруын аңлап, зирәк укучыларыбызның: «Әй, тагын гел мактаудан гына торган юбилей нотыгыдыр инде, тик андый төче мактаулардан гарык мин», — диюе дә мөмкин. Тик мөхтәрәм укучыбызга артык борчылмаска да була: беренчедән, әлеге мәкалә жңтди журнал битләрендә басыла, икенчедән, авторы да артык мактап, һуштан яздыручы тәнкыйтьчеләр исемлегенә керми бугай... Татар прозасы турындагы уйларыбыз да ярыйсы ук каршылыклы. Тәжрибәле язучыларыбыз олыгаеп, гомер баскычларын атлап чыкканда күңелләрдә үзеннән-үзе шомлы уйлар да айкала башлый: әлеге әдипләргә алмашка кемнәр килә? Алар да шундый ук өметлеләрме? Эстафета таягын кулларыннан төшереп жибәрмәсләрме? Әле бит шунысы да бар: алмашчыларга гел кеше таягына карап кына йөрергәме?!
Әгәр дә укучы рөхсәт итсә, юбилярның ижатына таянып, гомумән, әдәби барышыбыз турындагы фикерләр белән уртаклашу да мәслихәт булыр. Әлеге форсатны танылган прозачыбыз Рәфкать Кәрами бирә. Әлбәттә, юбилей уңае белән аның ижатын «үтереп» мактарга кирәктер, бәлки. Истәлекле көн алдыннан андый мактауларга ул тулысынча лаек. Әмма бүгенге исәбем-бурычым бераз гына башкачарак: бу ижатның төп хасиятләрен, үзенчәлекләрен, яңалыкларын эзләү һәм шуларның гомуми әдәби процесстагы роле, тоткан урыны, гомумән, прозабызның бүгенге хәле, кайбер проблемалары турында уйлану, фикер алышу.
Әйе, Р. Кәрами ижаты мактауга да, объектив анализга да лаек. Ялгышмасам, тәнкыйть өлкәсендә бу ижатны уртага куеп тикшергән хезмәтләрнең күптәннән күренгәне юк бугай. Бүгенге татар прозасында читкә сибелмичә, таралмыйча, аңлаешлырак итеп әйткәндә, тиз үзгәрүчән һәм безгә хәерсезрәк булып тоелган, әмма модадагы модернизм артыннан кумыйча, гел үз сукмагыннан барып, үзенә хас стильдә ижат итүчеләр, сирәк булса да, бар әле. Р. Кәрами — әнә шундыйларның берсе. Каләме реаль тормышта була торган хәлләрне прозаның роман һәм повесть жанрлары аша чагылдыруны кулай күрә. Язганнары ышандыра, чөнки алар шул тормыш дип аталучы дәрьяның үзеннән, уртасыннан чумырып алынган.
Р.Кәрами күп яза, әмма әдәби тәнкыйть ул ижат иткәннәрне тиз генә күреп алырга да, күтәреп куярга да ашыкмый. Моның сәбәпләре нидә икән соң? Әллә инде «традицион, реаль жирлектәге язмалар искерде, безне яңа әдәби чараларың белән шаккатыр син», дип, тузга язмаганча кыланып, әдәби хәзинәдән йөз чөерүме яисә милләт әдәбияты тарафдарлары саналып йөрүчеләрнең соң чиккә җиткән үшәнлек- ялкаулыгыннан килгән
битарафлыкмы? Боларның берсе дә, беркемне дә бизәми, әмма әлеге күренеш бар, күбебезгә таныш, шуңа да күңелне борчый алар.
Р.Кәраминең үз укучылары барлыгына һәм аларның күп икәнлегенә шигебез юк. Ник дигәндә, классик традицияләр җирлегендә тәрбияләнеп үскән һәм балаларын да ата-бабадан килгән әхлакый җирлек рухында тәрбияләп үстергән укучылар катламы бүген яши әле. Һәм тагын да әһәмиятлесе, әнә шул әдәп-әхлак кагыйдәләрен күңелләрендә саклап, эш-гамәлләре белән раслап яшәячәк яшьләребез дә байтак әле тирәбездә.
Р.Кәрами (Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы) — матур табигате белән җырларга кереп калган, сәнгать-әдәбият эшлеклеләре белән аты-даны таралган гүзәл Сарман ягыннан. Ул Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туып-үсә. Авылда җидееллык мәктәпне, аннары Алабуга мәдәният-агарту техникумын тәмамлагач, үз районында клуб мөдире, баянчы булып эшли. Алтмышынчы елларда Рәфкать Әлмәт якларына китеп, Чупай таш карьерында рәссам, аннары гади эшче, электрик һәм машинист ярдәмчесе булып эшли. Армия сафларына алынып, өч ел Хәрби диңгез флотының яр буе частьләрендә хезмәт итә.
1964-1977 елларда Р.Кәрами Казан органик синтез заводын коруда катнаша: башта электрик, соңыннан «Казаньхимстрой» трестының бишенче төзү идарәсендә профком рәисе була. 1970 елда ул, хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый. 1977-1979 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1979-1993 елларда әдип Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли. Татар халкы яшәгән күпсанлы төбәкләрдә булып, милли әдәбиятыбызны таратуга үзеннән зур өлеш кертә. 1993-2002 елларда Р.Кәрами Татар интеллектуаль милек агентлыгын җитәкли — республикабызда әдәбият-сәнгать әһелләренең авторлык хокукларын яклауны җайга сала.
Әлеге биография белән танышучы Р.Кәраминең әдәби иҗат казанышларының бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгәнлеген бик тиз күрә һәм бәяли ала. Ә ул әдәбиятыбызга менә инде 45 ел дәвамында хезмәт итә. Беренче әсәре («Дүрт кешелек каюта») 1967 елда укучысына барып ирешә. Ул арада башка повестьлары да («Кичке уйлар», «Капитан Хәкимов» һ.б.) укучының мәхәббәтен, киң әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын казанырга өлгерә. 1972 елда Р.Кәрами СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.
Автор тормышның тирәнрәк катлауларына үтеп кергән саен, үзенең караш- фикерләрен ачык һәм кискен итеп әйтеп бирергә өйрәнә бара. Ул аңа чын бәхетнең акчага, байлыкка гына кайтып калмавын, моның өчен гаиләң, сине аңлаучы якын дусларың, яраткан эшең, үз мохитең булу зарур дип әйтергә тели. Әлеге фикерләр аеруча ачык булып әдипнең повестьларында чагылыш таба. Аларның иң уңышлыларын Р.Кәрами бер җыентыкка туплап, 1992 елда «Ындыр тулы кибән», ә 2004 елны «Мәхәббәт бураннары» исемнәре белән матбугатта бастырып чыгара. Минемчә, җыентык башына куелган икенче исем уңышлырак, чөнки ул бу повестьлардагы төп теманы тулырак иңләп ала һәм аларның җисеменә бик тә туры килеп тора. Әмма беренче исеме белән дә китап үз вакытында популярлык казанып өлгерә — бер дәвер ул китапханәләрдән иң еш алып укыла торган китапларның берсе булып таныла. «Дүрт кешелек каюта», «Кичке уйлар», «Сагышлы кояш», «Мәхәббәт бураннары», «Ындыр тулы кибән», «Капитан Хәкимов», «Йөрәгемне ут алган» повестьларында заман яшьләренең тормышы, хис-омтылышлары, мәхәббәт мөнәсәбәтләре, шатлык-сөенечләре, ялгыш-үкенечләре укучыларның күңелен җәлеп итә.
«Дүрт кешелек каюта» әсәрендә гади һәм гадәти генә вакыйга барышында (Иделдә туристлар теплоходында сәяхәт итү) автор Җәүдәт, Клара, Рәшит һәм Луиза кебек геройларының индивидуаль характер сыйфатларын ачарга өлгерә. «Сагышлы кояш» исемле повестьта әхлакый планда капма-каршы булган Фирдия белән Сәлим мисалында укучыга гыйбрәт алырлык хәлләр күрсәтелә. Ә «Капитан Хәкимов» исемле күләмле повестьта әдип үз күргәннәренә, армия-флот тәҗрибәсенә таянып, гомерен туган илне саклауга багышлаган күркәм совет офицеры образын хезмәте һәм гаилә тормышы шартларында шактый тулы ачып сала.
Тормыштагы хаклык, мәхәббәттә ихласлык, сафлык, тугрылыкны олылаган шушы әсәрләр аша әдипнең төп идея-фикер юнәлешен, стиль башлангычын күреп була. Әлеге сыйфат-билге — нигездә, үз тормыш тәҗрибәңнән чыгып, фәкать үзең белгәннәр һәм
кичергәннәр, үзеңә кагылышы булган нәрсәләр турында гына язу. Юк, бу һич тә үз башыңнан узганнарны түкми-чәчми кабатлау, шул күренешләрнең күчермәсен булдыру дигән сүз түгел. Бу күргән-кичергәннәр кайчагында фикерне кузгату яисә әсәрнең сюжет җебен сузу өчен генә хезмәт итә торгандыр, әмма бер нәрсә бәхәссез, барысы да тормышның үзеннән килә, сурәтләрдә ясалмалылыкның эзе дә юк. Шуңа күрә алар ышандыра һәм укучы да андый әсәрләрне, анда язылганнарны бик тиз үз итә, шул вакыйгалар, геройлар янәшәсендә яшәп ала. Шулай да бу урында бер искәрмә биреп үтәргә кирәктер: 1995 елда дөнья күргән «Каргышлы этаплар» романы югарыда әйтелгән үзенчәлеккә туры килеп бетми, автор үзенә шәхсән турыдан-туры кагылмаган шәхес культы репрессияләре турында яза. Хаксызга рәнҗетелгән якташларыбыз истәлегенә багышланган роман күпсанлы тарихи чыганаклар һәм документаль фактларга нигезләнеп эшләнгән. Бу юлы да әдип зур уңышка ирешә — 1999 елны әлеге әсәре өчен ТР Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә лаек була.
Р.Кәрами әсәрләрен укып, олылар да, яшьләр дә гыйбрәт, сабак һәм ләззәт ала. Шулай да, исемнәреннән үк күренгәнчә, әдип язганнарның күпчелеге яшүсмерләргә, тормыш юлына кереп баручыларга юнәлтелгән. Үзенең гомер бәйрәменә Р.Кәрами «Олы юл да сикәлтәле» трилогиясенең «Сөеп туймас чакларың» исемле икенче кисәген укучылар хөкеменә тапшыру белән килә. Әсәрнең баш герое Габделнур Гаделҗанов образында бик күп татар ир-егетләре үз башларыннан кичергәннәрне, холык-тотышларына хас кайбер сыйфатларны күреп, танып алырлар әле дияргә ныклы нигез бар. Бу бигрәк тә узган гасырда дөньяга килеп, совет заманының әчесен-төчесен татырга өлгергәннәргә, шулай ук демократия бөркәнчеген өстенә ябып, халыкны төрле юллар белән алдарга керешкәннәрнең шаһите булганнарга кагыла. Алардан яшьрәк укучылар катламы өчен дә роман-трилогия битләрендә бик күп гыйбрәтле хәлләр, фактлар, күренешләр бирелгән. Болар барысы да Габделнурның тормыш юлы, язмышы рәвешендә һәм бай әдәби чаралар ярдәмендә чагылдырыла. Әлеге геройның тормыш юлы үтә гыйбрәтле һәм катлаулы дияргә тел әйләнми, әгәр дә шулай дисәк, бу дөрес булмас иде, мөгаен.
Р.Кәраминең герое — совет чорында ук туып, җәмгыятьтәге күптөрле үзгәрешләрне үз башыннан кичерүчеләрнең берсе. Габделнур тормышның төрле якларын күргән, аның сикәлтәле юлларын, борылышларын узган, кирәк җирдә аңа көйләнгән, яраклашкан, әмма кыенлыклар алдында югалып калмаган кеше булып ачыла. Мондый образларны иҗат иткәндә татар әдипләре үз биографияләрендә булганнарны һичкайчан читләтеп үтмиләр. Моның шулай икәнлеген Вакыйф Нуруллин, Мәгъсүм Хуҗин, Әхсән Баян, Мөхәммәт Мәһдиев, Тәбриз Мөбарәков, Айдар Хәлим һәм тагын бик күпләрнең әсәрләре раслап тора. Әмма гомерләренең иң зур өлеше егерменче гасырның икенче яртысына туры килгән әдипләрне һәм шул чор кешеләре буларак сурәтләнгән геройларны янәшә куеп карасак, бер үк төрле түгел икәнлекләренә инанырбыз. Алар бер үк замана кешеләре. Ә язмыш сукмакларыннан һәркем үзенчә атлый. Әлеге аерымлык әдипләрнең образларны иҗат итү ысулында да чагыла. Мәсәлән, М.Мәһдиев шул мәгълүм чор хәлләрен үзе күргән, үзе кичергән икәнлеген яшермичә яза. Бәлки андый хәлләргә Р.Кәрами дә юлыккандыр. Әмма хикәяләүне ул автор, ягъни «мин» исеменнән алып бармый, төп вазифа геройга, әлеге трилогиядә Габделнурга йөкләнә.
Билгеле бер дәрәҗәдә Габделнурны гомумиләштерелгән образ дисәң дә ярый. Аның тормыш юлында, характер чалымнарында, үз-үзен тотышында бик күпләргә хас уртаклыклар һәм охшаш сыйфатлар бар. Балачагы, яшьлек еллары авылда узу, аннан уку йортына килеп белем алуга тартылуы, армиягә китеп, флот гаскәрләренә эләгүе (монда да автор биографиясенең М.Мәһдиевнеке белән нык охшашлыгы сизелә), аннан соң яңадан туган ягына кайткач, яшьләргә хас гадәти маҗараларга юлыгу — болар барысы да кызыклы, мавыктыргыч язылган. Сүз уңаенда Р.Кәраминең теле шома, гади һәм халык сөйләменә хас хикмәтле гыйбарәләргә бай икәнлеген әйтмичә булмый.
Герой тормышта әлегә үз урынын тапмаган. Әмма ул аңа омтыла сыман. Габделнурның күңеле начарлыкта түгел — ул кешеләргә яхшылыклар эшләп, ярдәм иткәләп йөри. Бу таза, кыю егет гаделсезлекләр белән килешеп тормый. Башкаларны да, үз-үзен дә яклый белә. Кыскасы, аны заманның уңай герое дип тә санап булыр иде. Әмма төп нәтиҗәне ясарга әлегә ашыкмыйк. Габделнурның гаделсезлек белән килешмәүчәнлеге үзенә турыдан-туры кагылса гына сизелә. Ә болай ул әйләнә-тирәсендәге тормышның
язылган һәм язылмаган тәртипләренә буйсынып, хәтта шулардан канәгать булып яши кебек. Әгәр шулай булмаганда, без аны заманның Дон Кихоты дип атар идек. Юк, ул донкихотлыктан бераз читтәрәк икән. Чөнки башка бик күпләр кебек, Габделнур әйләнә-тирәбезне басып алган башбаштаклык, явызлык, мәрхәмәтсезлек, икейөзлелек күренешләрен бер ялгызың гына бетереп, җиңеп булмаячагын яхшы аңлый һәм битараф калып, «артык нечкә тойгыларга бирелмичә, мәхәббәт учагында дөрләп янмыйча, гамьсез битарафлык белән, салдан аерылган ялгыз бүрәнә кебек, акрын гына тормыш агымында йөзеп бара». Әгәр дә бу метафораны чынбарлыкка күчерсәк, Габделнурның барыр юлы шактый ук сикәлтәле икәнлегенә юлыгабыз. Мәсьәлә бары шунда гына: героебыз бу арбага ябышып озак бара алырмы яисә юлның зуррак һәм көтелмәгәнрәк сикәлтәсе аны арбасыннан чөеп, олы юл читендәге канауга ыргытып калдырырмы? Минемчә, сюжеты озынгарак сузылган әсәрдә укучының дикъкатен нәкъ менә шушы фактор тотып тора кебек.
Романнар гадәттә күптармаклы булучан. Ә «Олы юл да сикәлтәле»дә сюжет бер генә сызык буенча үстерелә. Укучы бөтен роман буена Габделнурга ияреп йөри. Ә әсәр үзе, инде югарыда әйтеп үткәнебезчә, трилогия дип уйланылган. Димәк, герой биографиясендәге сюжет җебенең очы әлегә без укыганнар белән генә чикләнмичә, өченче кисәкнең ахырына ук китәчәк. Бу типтагы әсәрнең татар әдәбияты тарихында инде очраганы бар дип әйтсәк, хилафлык булмас. Заманында әсәренең үзәгендә бер герой торганга микән, Ибраһим Гази «Онытылмас еллар» трилогиясен повесть дип атаган иде. Замандашлары аны эпопея дип тә йөрттеләр.
Әлбәттә, мондый күләмле әсәрләрне иҗат итү әдипләрдән аерым бер төрле осталык, сәләт сорый. Р.Кәрами, моны яхшы аңлап, укучыны җәлеп итүнең үтемле чараларын эшкә җигә: вакыйгалар агышы күп төрле мәгълүматлар, истәлекләр, кызыклы хәлләр, хәтта мәзәкләр белән баетылып үстерелә. Әмма монда безнең соңгы еллар прозабызда бик нык тамыр җәеп килүче күренеш турында да әйтмичә үтеп китеп булмый — бу хәл бигрәк тә роман жанрына кагыла. Әдипләр берсеннән икенчесе уздырып, калын-калын әсәрләр язарга тырыша. Аларча, роман булгач, аның күләме, калынлыгы Коръән китабына якынлашсын. Кайберәүләр гомерләрен икешәр, өчәр, хәтта дүртәр томнан торган зур күләмле әсәрләр язуга багышлый. Багышлауларына каршы бер кәлимә сүз дә әйтә алмыйбыз. Тик мәсьәләне күләм белән генә хәл итеп булсачы?! Бу әсәрләрдә күләменә лаек яисә тәңгәлләшерлек тирән фикер, еллар, гасырлар агышын милләтебез язмышы, өмете, тәҗрибәсе, киләчәге белән бәйләү һәм боларны тарих көзгесенә куеп аңлату, фәлсәфи планда анализлау да булырга тиешлеге үзеннән-үзе сорала. Иншалла, бәлки андый әсәрләрне күрергә дә насыйп булыр. Әмма, кызганыч ки, мондый «кирпеч»ләрнең күбесендә әлеге фактор искә алып җиткерелми.
Әле бит жанр таләпләре дигән әйбер дә бар. Кайчандыр «яры-чите булмаган реализм» («реализм без берегов») дип башыбызны катырдылар. Хәзер инде бу шикле һәм мәгънәсез гыйбарәне романнарга да күчерәбезме?! Дөрес, бүген әдипләрнең байтагы әлеге терминнан гомумән читләшергә уйлый, ахрысы. Халкыбыз колагына ятышлы, борынгыдан ук килүче кайбер атамалар яңартыла: мәсәлән, кыйсса, бәян һ.б.лар — болар отышлы һәм бик матур атамалар. Әдәбият галимнәре бу терминнарның асылына тулысынча төшенеп, катгый жанр таләпләрен нигезләп әдипләр колагына җиткергәнче, аерым язучылар, шул атамаларның җиләс күләгәсендә хозурланып, әле күп «шедеврлар» тудыра ала.
Аңлашыла булса кирәк, сүзебез әдәбиятта таралып килүче чир турында бара. Тормышта әдип үзе ни күргән, шуларның барысын да рәттән яисә вакыйга барган вакытларны аралаштырып теркәү — бу әле камил әдәби әсәр иҗат итү дигән сүз түгел. Моңа омтылу әсәрнең сюжетына, композицион бөтенлегенә зыян салырга мөмкин. Кызганыч ки, моның мисалларын бүгенге татар прозасында бик еш очратып була.
Р.Кәрами иҗатыннан бөтенләй читкә китте бит бу, дип шелтәләүчеләр дә табылыр. Юк, бигүк читкә китмәдек. Биредә хөрмәтле юбилярыбыз колагына ишеттерерлек сүзләр дә яңгырады. Без Р.Кәраминең үз табышларын эзлибез — алар табылса, куанабыз. Әдәби бурычларны ул күңеленә якын герое аша чишәргә, башкарырга тырыша. Мондый геройны алданрак язылган «Очар кошлар белән янәшә» (1978-1985) романында да күргән идек. Анда да Гөлүс исемле татар егете тормыш казанының нәкъ уртасында кайный. Ул йөргән
юлларда йөреп, аның маҗараларын, хәлләрен бергә кичереп, укучы да байтак мәгълүмат ала. Бүген күп әдипләребез эшчеләр тормышы, хезмәт, производство мәсьәләләренә якын да килми, андый темалар укучыга нигә кирәк ул? дигән булып, аларны әйләнеп үтә. Р.Кәрами бу мәсьәләгә башкачарак карый һәм, минемчә, ялгышмый, чөнки бераз читкә тибәрелгән һәм кадерсезләнгән теманы яңарта, кешелек өчен материаль байлыкның бары тик хезмәт белән тудырылуын яхшы белә, моны аңлаучыларга үзенең җылы карашын белдерә.
Казандагы зур химия комбинаты төзелеше күренешләре романда зур осталык белән һәм төгәл сурәтләнә. Укучысын Казан каласында, аның урамнарында, бакчаларында йөрткәндә дә автор реальлеккә, төгәллеккә хилафлык китерми
— ничек бар, шулай яза. Якташлары, замандашлары язылганнарны үз истәлекләре һәм күзәтүләре белән дә янәшә куеп, чагыштыра ала. Алардагы географик һәм тарихи дөреслекне танып алу белән әдип әсәрләренә ихтирам уянуга шикләнмәскә мөмкин. Чыннан да, Р.Кәрами әле дә татар әдәбиятындагы реалистик тармакны дәвам иттерүче прозаикларыбызның берсе булып кала бирә.
Без әдипнең күңеленә якын булган, бик тә яратып һәм иркенләп иҗат итә торган берничә теманы билгели алдык. Аларның берсе, әлбәттә, үзенең яшәү урыны
— туган җиредәй якын күргән Казан шәһәре... Роман герое өчен дә илһам, шатлык һәм яшәү чыганагы булган кала менә ничек сурәтләнә: «И ямьле, нурлы шәһәр! Менә сиңа тагын бер яшь кеше килеп баш ия, үзенә сыеныр урын, әле берни дә эшли белмәгән, шулай да хезмәткә сусаган кулларына эш сорый. Кире какма аның үтенечен, фатихаңны бир... Менә бераздан үсмернең сулышы тукталгандай булды
— каршыда биек стеналы мәшһүр Кремль иде. Әнә кызыл кирпечтән салынган очлы башлы Сөембикә манарасы, ә арырак ап-ак Спасс башнясы. Менә кайчан аңа бу тарихи урыннарны күрергә насыйп булган икән!». Әнә шулай күпләргә таныш манзара романдагы яшь герой Гөлүс уйлары белән кушылып, яңача җанлана, әсәрдәге шат, оптимистик рухны тагын да көчәйтеп җибәрә.
Р.Кәрами әсәрендә илебезнең иң гүзәл шәһәрләреннән тагын берсе турында мондый юллар бар: «Алар Ленинградта. Ул ни җитте генә шәһәр түгел — революция бишеге, үзен мәңгелек данга күмгән «Аврора» крейсеры да шушында, тарихларга кереп калган Нева елгасы да аны аркылыга кисеп ага... Казан белән чагыштырганда аның йортлары да биегрәк, төрледән төрле орнаментлар белән чуарланган, кая карама гүзәл биналар, истәлекле урыннар...». Әлеге юлларны укыганда белгәннәрнең күңелендә истәлекләр яңара, ә белмәгәннәр күңелендә шул матур җирләрне күрәсе килү тойгылары уяна торгандыр, мөгаен.
Аерым урыннарда автор артыграк мавыгып китеп, укучы зиһенен тарихи, географик, этнографик мәгълүматлар белән ялыктыра башлый — үзенең саф әдәбият иҗатчысы булырга тиешлеген онытып җибәрә. Әгәр язучы үзенә таныш булган һәр фактны, мәгълүматны, кызык кебек тоелган һәр күренешне укучыга җиткерү теләгенә бирелсә, әсәренә куелган төп әдәби-эстетик бурычларыннан читкә тайпылганлыгын сизми дә кала. Мәгълүмат никадәр мөһим тоелса да, аны әдипнең кыл иләгеннән иләп кенә төшерү зарурлыгын автор алга таба ешрак искә алыр дигән өметтә калабыз.
Әлбәттә, Р.Кәраминең укучыга әйтәсе һәм әйтерлек сүзләре бик күп. Алар, нигездә, ике-өч өлкәгә карый, берсе — Россия армиясендәге хәлләр, икенчесе — эшчеләр тормышы. Ьәр икесен ачканда әдип күргән-белгәннәренә таяна, үзе инанганча язарга тырыша. Шәхси тәҗрибәсенә нигезләнгән вакыйгаларны ихластан язу ысулы Р.Кәраминең иҗат үзенчәлеген һәм әдәби караш-юнәлешләрен аңларга да ярдәм итә. Армиянең бүгенге хәлен, уставта язылган һәм язылмаган тәртипләрен автор, реалистик әдәбиятка хас булганча, объектив рәвештә тасвирлый, кимчелекләрне һәм гаделсезлекләрне аяусыз фаш итә. Ул бу хәлләрне белеп, ышандырып яза. Шуның белән бергә, әдипнең сурәт-тасвирларында совет армиясендә, флот гаскәрләрендә үткәргән чорны, бергә солдат ашы, матрос шулпасы эчеп, илгә тугры хезмәт иткән иптәшләрен җылы һәм тирән хөрмәт белән сагынып искә алу романтикасы да сизелеп тора.
Әдипнең аеруча яратып сурәтли торган тагын бер өлкәсе — яшь кешенең мәхәббәт маҗаралары. Үзенең бер китабын «Мәхәббәт бураннары» дип атавын югарыда искәрткән идек. «Олы юл да сикәлтәле», «Сөеп туймас чакларың» романнарының төп герое, әлегә
гаилә кора алмаган Габделнурның мәхәббәт уеннары шактый мавыктыргыч итеп язылса да, ахыр чиктә ялыктыра башлый. Бу урында, миңа каршы төшеп, яшь укучыларның: «Без Р.Кәрами китапларын нәкъ шундый күренешләр күп булганга яратып укыйбыз инде», — диюләре ихтимал. Әлбәттә, алар да үзләренчә хаклы булырлар. Гомумән, мондый күренешләр шыплап тутырылган һәм шуңа ихтыяҗы булган укучыларның күңелен тагын да кытыклау өчен генә язылган әсәрләрнең күпчелеге илдә сексуаль революция башланган чорда — узган гасырның туксанынчы һәм яңа гасыр башында — иҗат ителгәнлеген искә төшерсәк, бу хакыйкать кырыс холыклы тәнкыйтьчеләр һәм аскетик табигатьле әдәбият белгечләренә дә аңлашыла төшәр. Андый күренешләрне Р.Кәраминең дә укучыны җәлеп итү чарасы итеп файдаланганлыгы күренә. Аянычлы ягы шунда: геройның мәхәббәттә «җиңүләрен» чагылдырган, ачыктан-ачык язылган әлеге хәл- вакыйгаларны яңа романнарына күпләп урнаштырып, хөрмәтле авторыбыз ялгыша булса кирәк. Тагын бер нәрсә онытылмасын иде, заманалар үзгәрә тора, бүген эротик эчтәлекле әдәбият һәркайда тулып ята һәм аның белән кабаттан очрашуны укучылар бик әһәмиятле проблема дип санамый бугай инде.
Шактый ук нәзакәтле күренешләрне Р.Кәрами матур итеп, күңелләрне иркәләрдәй сүзләр табып яза белә. Шуларның кайберләре авторның портрет белән эшләвендә дә сизелә. Бу фикерләребезне бер-ике генә мисал белән ныгытыйк: «Берничә адым атлагач, Сәлим, артына борылып, Фирдиянең биек үкчәле кара сапожкие белән шыгыр-шыгыр басып йөгерә-атлый барган җиңел адымнарына, кара тун кисә дә, буеның зифалыгы сизелеп торган ыспай гәүдәсенә сокланып торды. Ә күз алдында аның кара тутлы уйчан йөзе. Башында кәҗә мамыгыннан бәйләгән челтәрле ак яулык булгангамы, болай да кара кыйгач кашлары тагын да ныграк күзгә бәрелеп тора иде. Кечкенә түгәрәк йөзе мөлаем, күпереп торган калынча иреннәре, әйтерсең лә, үбешер өчен генә яралган... Сәлимнең күңел түрендә нидер сыкрап куйгандай булды, иңрәп сызлагандай йөрәге өзгәләнеп алды. Фирдиянең күп сөйләшмәве дә күңеленә хуш килгән иде егетнең. Ә сөйләшкәндә сүзләрен кызу-кызу әйтүе, елмайганда бөтен битенә нур сибелүе, хәтта сирәк кенә каш сирпеп алуларына кадәр егетнең күңеленә сеңеп калды... Их, кайсыдыр бер бәхетлесенә тап булачак бу сылу! Культурный, киенә белә, сүзгә оста. Үзе татар кызы. Авылга алып кайтып, өй ишеген каерып ачып, әнкәй, менә сиңа килен, дип шәрран ярып әйтсәң дә хур булырлык түгел бу...» («Сагышлы кояш»).
Татар хатын-кызларының мөлаем сурәтләре башка әсәрләрендә дә очрый. Шунысын да әйтик, гадәттә, сюжет барышында әлеге мөлаемлек раслана, ә ияләренең чын матурлыгы эш-гамәлләрендәге, холык-фигыльләрендәге күркәм сыйфатлары белән тагын да ныгытыла. «Капитан Хәкимов» повестенда Гөлсем исемле кызга авторның икенче бер герой Самат карашы аша бирелгән беренче бәясе дә нәкъ шундый булып чыга — алар матур, бәхетле тормыш корып җибәрәчәкләр: «Гөлсем кара итәк һәм зәңгәр джемпер киеп куйган. Ул аның нәзек, ябык гәүдәсен тагын да җыйнаклатып, ыспайлатып тора, коңгырт чәчләрен баш түбәсенә өеп, киңчә йөзенә килешле генә итеп зур прическа ясаган. Бит алмалары кызарып тора. Ләкин барыннан да бигрәк аның зур зәңгәр күзләре җәлеп итә иде. Башка берәүдә булса, ул күзләр ничектер артык зур, килешсез булыр иде сыман, ә менә Гөлсемнең елмаюлы йөзен алар тагын да ачып, яктыртып җибәрәләр. Ул күзләргә карап сокланмау мөмкин түгел иде» («Капитан Хәкимов»)
Р.Кәрами хикәяләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш. Аның чор рухына бәйле рәвештә замандашларыбызның күңел талпынышын тасвирлаган дистәләгән кече күләмле әсәрләре бар. Арада йөгерек, йомшак тел белән балаларга атап язылганнары да очрый. Язучы үзен юмор һәм сатирага корылган хикәяләр остасы итеп тә танытты. Хикәяләренең байтагы рус, әзәрбайҗан, кыргыз, хакас, казакъ, мари, мордва, башкорт, чуваш телләренә тәрҗемә ителде.
Әдипнең проза өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланган бу мәкаләдә сәнгатьнең башка тармакларындагы күпкырлы эшчәнлегенә кагыла алмадык. Ә бит Р.Кәрами музыкага, моңга, театр сәнгатенә җаны-тәне белән бирелгән кеше. Үзе махсус рәвештә халык каршында концертлар куеп йөрмәгәнлектән, күпләр аның яхшы баянчы икәнлеген дә белми торгандыр. Ә игътибарлы укучы әдип прозасында җыр- моңнарның шактый сибелгәнлеген тиз күреп алгандыр. Р.Кәрами шигырьләренә байтак җырлар иҗат ителгән. Мәсәлән, композиторлар Әнвәр Бакиров, Риф Гатауллин көй язган «Авылым таңнары»,
«Синең күзләр», «Яңа Болгар» кебек җырларны гына искә төшерик.
Узган гасырның сиксәненче елларында әдип драматургия белән дә мавыгып ала: бер-бер артлы «Агачыннан ерак төшми», «Яратуын чынмы?», «Кунак кызы», «Гаепле табылыр ул», «Шома егетләр», «Хатларыңны көтәм, улкаем» дигән пьесалары языла. Аларның кайберләре профессиональ театр сәхнәләренә дә менә.
Р.Кәрами үзенең гомер көзен зур уңышлар, үз теленә күчереп әйтсәк, ындыр тулы иҗат кибәннәре белән каршылый. Аның көз дигәнен дә картаю мәгънәсендә түгел, әнә шул кибәннәрне җыештырып йөрү вакыты дип кенә аңларга кирәктер. Очлыйсы кибәннәре байтак булырга тиеш әле. Бүген әдипнең яшьләрчә дәртләнеп, илһамланып иҗат итеп йөргән көннәре...
Үзенең иҗат ындырына барганда Р.Кәрами төрле-төрле сукмаклар сайларга ярата. Аның геройлары да тормышның катлаулы, кыен юлларында сынала. Кайчагында мондый сикәлтәле юллар геройларына һәм әдипнең үзенә бердәй якын һәм уртак булып тоела. Китапларын укучыга бер хакыйкать ачыла: әлеге юллардан адашмыйча барыйм дисәң, тормышның үзендә кайнарга, шунда сыналырга, тик кайда гына булсаң да, Кеше дигән олы исем йөртүеңне онытмыйча, алга карап атларга кирәк. Гомер юлындагыларга без дә хәерле сәфәр теләп калабыз.
Редакциядән:
Бу айда Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Рәфкать Кәрамигә 70 яшь тула. Каләмдәшебезне юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.