Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шигырь
Уйларымны нидер сихерләгән,

бөтенләем белән сихерле.
Үземне үзем сихерләдем мәллә

сихерсез дип йөреп шигырьне?
Һәр тарафтан җырлар, моңнар килә.

Барысы да якын, илһамлы.
Әллә дөнья, әллә үзем сәер,

аңлап бетерә алмыйм бу хәлне.
Гадиерәк берәр нәрсә бармы?
Барысы да миңа илаһи.
Дөньяның бар ишекләрен ачып

алып керә шигырь, и, даһи!
Уйларымны нидер сихерләгән,

үләмени кеше сихердән?
Авырырга да мөмкин, терелергә дә,

үләргә дә мөмкин... шигырьдән!


Кама ярларыннан эзлим сине
Кама буйларыннан эзлим сине,

дулкыннарга карап юксынам.

Шушы ярда сине тапкан идем,

озатып калдым сине шушыннан.
...Итәгенә басып таш ыргыттык,

ачуланып түгел, шаярып.
Йолдызларны санап, айга карап,

уйга талдык ярга таянып.
Яр буена ялгыз килеп бассам,

телгә килеп әйтер шикелле:

«Син берүзең йөрмә монда, егет,

мин күнеккән күреп икене».
Ташында да, соры комында да

юылмаган безнең эзләр бар.

...Кама ярларыннан эзлим сине,

мин дә китсәм, безне эзләр яр.
Кама ярларыннан эзлим сине,

дулкын өсләрендә күләгәң.

Мәхәббәтне юк диюче булса,

андый кеше сине күрмәгән!


* * *
Кешеләрнең барын танып йөрим,

таянганым бары - ышаныч.
Вакытым белән мин алар күк горур,

вакытым белән мин дә кызганыч.
Бер эшкә дә кайчак кулым җитми,

бар эштә дә ләкин хакым бар.

Башкалар күк мин дә йә гаепле,

башкалар күк мин дә хөкемдар.
Күрми диеп кайчак уйлыйлардыр,

кызганычка каршы күрәм мин.
Һәрбер туган белән туа торам,

һәрбер үлгән белән үләм мин.
Шуңа күрә мин бер бәхетледер,

үтмәгәнгә гомер әрнелеп.
Шуңа күрә, бөтен кеше кебек,

бу тормышта мин дә мәңгелек.