Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рөстәм Зариповка 60 яшь


Шагыйрь һәм публицист Рөстәм Зарипов әдәбиятка язучыларны мул биргән як — Саба районы Түлешкә авылында 1952нче елда дөньяга килә. 1974 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан төзүче инженерлар институтында белем ала, инженер белгечлегенә ия булып төзелештә инженер, юл төзелешендә мастер һәм башка оешмаларда үз белгечлеге буенча хезмәт куя. 1984-1990 елларда исә Мөслим милиция бүлегендә сәяси эшләр буенча башлык урынбасары, аннан соңгы елларда Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр идарәсе башлыгы урынбасары, «Таттрансгаз» җәмгыятендә техник күзәтү инженеры булып эшли.
Мәктәп яшеннән үк матур әдәбиятны яратып, үз итеп үскән Р.Зариповның беренче хикәясе 1976 елда «Идел» альманахында дөнья күрә. Рөстәм Зарипов үз шигырьләренә үзе көйләр дә яза. 80нче елларда аның «Тамчы гөл» җыры яратып җырлана иде. Шулай ук «Мөһаҗир җыры», «Бүре» һ.б. җырлары да сәхнәләрдән еш яңгырый.
Р.Зарипов холык-фигыле белән милләтпәрвәр, халкыбызның киләчәге, мәдәнияте-әдәбияты өчен борчылып яшәүче кыю фикерле, үзенчәлекле шәхес. Татар әдәбияты белән танышып барып, үзен борчыган мәсьәләләрне киң яктыртып, республикабыз матбугатында үткен язмалары белән чыгышлар ясый. Әнә шундый рухтагы язмалары, шигырь-юморескаларын туплаган «Тамчы гөл» исемле беренче китабы 1999 елда Казандагы «Мәктәп» нәшриятында дөнья күрә.
«Тамчы гөл»дән соң Рөстәм самими лирикадан зәһәр сатирага, төртмәле һәм гамьле публицистикага кадәр үсә алды. Алай гына да түгел, язучылыкның шул өлкәләрендә, бүтән һичкемгә охшамаганча, үз почеркын булдырды», — дип яза аның турында каләмдәше З.Кыдашева. («Татарстан яшьләре», 2004 ел, 27 март) Бу җәһәттән публицистик язмаларын туплаган «Чыңгыз хан китергән бәйрәм» 2007 елда «Фән һәм техника» нәшриятында, шигырь һәм хикәяләрен эченә алган «Әфлисун җиле» (2008) китабы «Татарстан китап нәшрияты»нда басылып чыга.
Р.Зарипов — 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.