Логотип Казан Утлары
Хикәя

ОЧРАШМЫЙЧА КҮРЕШҮ...


Алар аерылышып, инде елыйсы еланып, бер-берсе турында яманы да, яхшысы да сөйләнеп онытылып бетте дигәндә, ул Аны янәдән очратты.
Очратмады шул, күрде генә... Югыйсә атна буе, юк, кая инде атна гына, илле ел буе ул бу очрашуны көткән иде бит! Күрде, әмма исәнләшә дә, сөйләшә дә, аралаша да алмады. Ник дигәндә, бу очрашу, бу күрешү бер генә яклы булды. Дөресрәге, Хатын Аның белән исәнләште, хәлләрен дә сорашты. Ул гына аны күрмәде, хәтта аңа карамады да...
— «Әтнә районы үзешчәннәре җырлый» дип, атналар буе реклама карагач, аны күрәсенә Даниянең иманы камил иде. Ничек инде атаклы гармунчы, оста баянчы бу тапшыруда катнашмасын ди? Катнашачак, билгеле!
Әнә бит, икенче рәттә ак күлмәктән, кара чалбар, чигүле түбәтәйдән ул утыра. Еракта калган яшьлегенең якын, кадерле танышы. Якын бит Ул аңа, бик якын! Ул — аның якташы гына түгел, ул аның яшьлеге, җырлы-биюле, хыяллы-өметле, кайнар карашлы, дәртле-ашкынулы яшьлеге бит ул аның!
...Кышның әкияти матур, сихри, мамыктай кар бөртекләре ишелеп-ишелеп яуган ап-ак көннәре иде. Алар, биш-алты кыз-бала — мәктәп укучылары — бер ат чанасына төялешеп, күрше авылга концерт куярга баралар.
Гармунчылары — күрше авыл егете, чибәр, каһәр! Сөрмә күзле, ут карашлы, ә исеме нинди матур — Фирдүс! Ундурт-унбиш яшьтә генә булсалар да, кызлар егетләр белән дуслыкның да, мәхәббәтнең дә ни-нәрсә икәнен беләләр иде инде (алар бит бик иртә «өлгерәләр», мәхәббәт турында күп укыйлар, акыл белән түгел, йөрәк белән уйлыйлар һәм яраталар, егетләргә караганда хисчәнрәк тә булалар).
Кышлар үтеп, язлар килде, гөрләвекләр йөгерештеләр. Авылның яшь кызлары үз мәхәббәтләрен сабыр гына көтеп яшәгән ул язларда да, көттереп кенә, шомырт чәчәкләре исеннән башлар әйләнгән, зәңгәр күктә якты йолдызлар күз кысышкан сихри моңлы, назлы һавалы, бака тавышлы ямьле май кичләре килде.
Клуб эче яшьләр белән тулган. Фирдүснең өздереп гармун уйнауларын, егет-кызларның очынып, хисләнеп-дәртләнеп биегәнен-җырлаганнарын, уен уйнаганнарын исәннәр барысы да хәтерлидер әле. Их, бар иде яшь чаклар! Ә кызлар? Аңа гашыйк түгел идек дип кайсыгыз әйтә ала, йә?
Исәнме, дустым! Бәхетлеме син, ерактагы якын кешем? Мин сине онытмадым. Яшьлекне онытырга мөмкинме соң? Бәхетле балачак, дәртле үсмерчак! Күңелләрне ымсындырып, күкләргә күтәреп, хыялланырга, шатланырга, моңланырга, тормышны яратырга, яхшы һәм якты күңелле кеше булырга өйрәткән тальян моңнарың, гармун җырларың, баян көйләрең өчен мең рәхмәт сиңа. Якташым! Синең үзеңне күреп сөйләшү, аралашу, тыңлау бәхетенә ирешкән меңнәр дә бу сүзләргә кушылып, рәхмәт әйтерләр дип уйлыйм мин.
Җыр-моң безгә көч һәм яшәү дәрте, өмет-ышаныч бирә бит ул. Димәк, син, кешеләргә гомерең бүе җыр-моң өләшкән зур талантка ия кеше, — көчле дә, ышанычлы да, бөек тә.
Даниянең атна буе Фирдүсне күрәсенә ихлас ышанып, илле ел буе ышанмыйча көткән, утыз минутка сузылган «Җырлыйк әле» тапшыруындагы бу күрешү-очрашу шулайрак узды. Дания бәхетле иде...
Надия ВӘЛИЕВА,