Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОҢНАРДАЙ ТАШЫЙ КҮҢЕЛЕМ


Мин бу җирдә калам
Мин бу жирдә мәңгелеккә калам,
Аерылса да тәнем:
Чөнки монда җаным чәчәк атты,

Тойды тормыш ямен!..
Ташларында эзем, юлларында.
Суларында агам.
Җилләрендә чәчем җилфердәтәм,

Утларында янам.
Мин бу җирдә мәңгелеккә калам, —
Әбәт яшәр өчен.
Килер буыннарга үз телемдә
Сөеп дәшәр өчен!
Мин бу җиргә бакый чит-ят түгел,
Аерылса да тәнем:
Мин тулаем эчтем җаным белән
Бөек Урал ямен!..


Кояш тотылганда
2009 елның 22 июлендә кояш тулаем тотылды.

Аны Ай каплады.
Искәртүме, әллә кисәтүме? —
Ай каплады Кояш табагын.
Шомлану һәм курку тоеп, кинәт
Кысылды да калды тамагым.
Тынды Дөнья. Караңгылык төште.

Исеп куйды җилнең кискене.

Кеше кебек, курку-шомланудан

Сискәнгәндер Җирем-мескенем.
Алты минут алты сәгать кебек

Бик озын һәм шомлы тоелды,

Кояш йөзен кап-карага манып.

Каралып, Ай аңа сыенды!
Тәңгәл килде ике алтын табак:

Йөзгә-йөз һәм күзгә-күз алар!

Галәмнәрдә, Җирне тетрәндереп.

Кара-каршы сыенып торалар...
Борынгыдан Кояш, Ай тотылу

Җир галәмен сала куркуга:

Галәмдәге Бөек бердәнбер Көч

Җиргә карап торган күк була!
Нәрсә юрый? Ниләр вәгъдә итә?

Соңгысымы әллә гасырның?!
Хыял, өмет, дәртләр-теләкләрнең

Ашкынуын тыеп, басылдым.
Ике мең ел үткәч, бәлки,

Кояш Ае белән кабат тотылыр?
Барып җитәрбезме? Җир-Анабыз

Афәтләрдән ничек котылыр?!


Яңгыр яуганда
Тансык була яңгыр корылыктан

Ярылганда туфрак, көйгәндә.

(Бу кадәр дә сөенечле булмас

Сөйгән белән кавышу сөйгәнгә!)
Агачларым талгын рәхәтлектә,

Зифа буен гөлләр игәннәр:
Гүя алар тансык тамчыларга,

Оялышып, «рәхмәт» дигәннәр!
Тамчыларны җыям учларыма, —

Бармак арасыннан су ага...

Гомеребез дә Галәм өчен — тамчы,

Охшап тора аккан суларга.
Бие, яңгыр!
Ян, ялтыра, яшен!
Шигърият — Тарихтан нәгьрә,

Язмышлар чагылышы.

Ул — акылсыз сәясәтнең

Ватанга кагылышы...
Ул — сугыш, талау, ярлылык,

Түрәләрнең ялганы.
Бу юлы да — элеккечә:

Ничә кабат алдады!..
Шигърият — Табигать өне,

Тансык ел фасыллары;

Ул — йөрәктә урын алган

Бердәнбер сөйгән ярым.
Ул — мәчет манарасында

Балкыган алтын урак!
Ул — Ватан! Мин Илгә кайтам,

Ерак юлларны урап!..
Җил уйнаткан пәрдәләр ул,

Китаплар — киштәдәге;
Бүген дә...Галәмнән иңгән

Моңнарны ишетәм әле!..
Ул — баламның елмаюы,

Халкымның нурлы йөзе!

Шигърият — Илаһи сер ул,

Моңнар чишмәсе — үзем!..
Күк күкрәсен, болыт үтәли.
Җылы яңгыр, тансык җәйге яңгыр

Күңелләрне ача, иркәли.
Яшен уза болыт үтәли!


Камыш
Кара башлы яшел камыш,

Кыяк чыжлаган тавыш.
Камышлар пышылдый кебек: —

Исмә, Җил! Очма, Сагыш!..

Камыш чыжлаган тавыш...
Кыяклар яшел иде дә,

Тирбәлеп яшим, диде.

Камышлар бирде тавышын: —

Дулкынга дәшим! — диде.

Кыяклар яшел иде...
Болгана су, кага дулкын.
Ява яңгыр. Су салкын.
Җилдә чайкалган камышның

Сагышы җанга якын

Яңгыр ява, су салкын!..
Кара башлы яшел камыш.

Үрдәк кычкырган тавыш,

Моңнардан ташый күңелем, —

Кагыла күрмә ялгыш!
...Исмә, Җил! Очма, Сагыш!..

Үрдәк кычкырган тавыш...


Ислам дуслыкка илтә
Явызлык, коллык дөньясы

Ислам динен сытмакчы.

Әһле исламны чүктереп,

Аның йөзен ертмакчы.
Комсызлык, масаю, канга

Сусаулар йөртә аны.

Ә Ислам дине дуслыкка

Илтә бөтен дөньяны!
Без — гаделлек мөритләре,

Эчебез-тышыбыз пакь.
...Кем белән син?
Кыйблаларны
Турылап, җилкенер чак!..


Җәй сүрелә...
Җәй сүрелә.
Бушап калды ярлар.
Комнар кеше эзен сагына.
Торкылдашып,
Торна төркемнәре
Күл өстеннән читкә агыла...
Шиңә үлән.
Гөлләр орлык коя.
Авырая дулкын күлләрдә.
Безгә кала
Дулкын белән бергә
Җиргә имин көзләр теләргә.
Алда көзләр,
Язлар чират тора
Фасыллар һәм илләр алдында.
Киләчәгем —
Томан артларында,
Үткәннәрем истә, аңымда.
Көз сарыга мана үләнне,
Без көтәбез язлар килгәнне...


Дәртем утлы
Ак канатлы
Илһам фәрештәсе
Иңде минем өйгә:
Ят аһәңнәр иңде аның белән,

Аңлашылмас көйләр!...
Борчып җанны, сүзләр кайнадылар,
Юл эзләде фикер!
Йөрәк әйтте:
—Парнас түбәсенә

Мен, Пегаска сикер!..
Дәртем утлы.
Шул тау түбәләрен,
Ах, бер күрсәм иде!
Гади, тыйнак татар сүзләренә

Тылсым үрсәм иде!..