Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИН СЕЗНЕ ЯРАТАМ!

«Камил Сәлимович! Мин сине яратам!» — кара тактага шулай дип язылган иде! Яшь укытучы кулына акбур алды.
— Йә, кайсыгыз бу җөмләгә тулы синтаксик анализ ясый? Әйдәгез, әйдәгез, кыюрак булыгыз!
Бу җөмләне кат-кат эченнән укыган Алсу Камил абыйларына назлы гына карап куйды. Аның куе чәче, кара күзе, киң җилкәсе.... әсир итте аны. Үзен укытучы егет кочагында хис итте кыз... Татлы хыялларга бирелеп, Алсу тәмам онытылган икән, берәүнең төрткәненә сискәнеп китте. Артына борылып караса, Ләйсәнне күрде. Ул шыпырт кына аңа:
— Алсу, әйдә, син. Синең татар теленнән болай да «бишле» чыга, аннары... үзең беләсең. Син миннән моны бүтән яшерә алмыйсың, беләм мин. Әйе, Камил абый әйбәт, яхшы, җитмәсә, матур да.
— Ләйсән, юк, чыкмыйм. Мин аның күзенә ничек туры карыйм ди? Оялам да аннары...
Бу пышылдашуларны Камил Сәлимович та ишетте.
— Арттагы ике парта, нәрсә, «базар оештырабызмы»?
— Юк, Камил абый, без түгел ул, — диде тегеләр.
— Ярар, кызлар. Әйдә әле, Алсу, син чык әле. Беләм, булдырасың син. Әйдә, әйдә.
— Мин... Мин, — дип, урыныннан торды, тик юньләп бер сүз дә әйтә алмады кыз.
Тактага чыгуга ук, башта каушап калды, ничегрәк тотыныйм дип уйланды. Бу арада класс гөжли башлады. Арттан берсе:
— Алсу, булдырасың син, без сиңа ышанабыз, — диде. Икенчесе исә:
— Әй, Алсу, уку алдынгысы булып, шуны да эшли алмыйсыңмы, — дип оялтырга кереште. Укытучы да үз сүзен әйтте:
— Ярар, ярар, тавышланмагыз, ул бераз каушады гына, хәзер эшләр. Әле сез аңа рәхмәт әйтергә тиешсез. Ул үзе чыкты бит, әнә, башкалар чыксын дип әйтмәде. Алсу, әйт әле, матурым, нигә эшләмисең, аңлата алмыйсыңмы?
Ә Алсуның башына әллә нинди уйлар килде. Ул бераз кызарды, тагын агарынды. Җитмәсә, бу уйларга «матурым» да килеп кушылды бит. Кич көтмәгәндә Алсу укытучы егетнең күзенә туры карады, Камил абыйсы да аңа карап тора иде. Ике күз бергә очрашты, алар арасында нур сызылды. Кыз, фикерен дәлилли-дәлилли, җөмләгә анализ бирде.
— Бик дөрес, Алсу. Синең булдырачагыңа ышанган идем. Утыр, «бишле!»
Тик нигәдер Алсуның аяклары атламас булды.
— Алсу, утыр, «бишле». Берәр нәрсә әйтәсең киләме әллә?
Алсуның тизрәк чыгып йөгерәсе килде. Ләкин ярамый шул. Әкрен генә урынына барып утырды. Бераздан дәрес тә тәмамланды. Укучылар тәнәфескә таралышты. Алсу гына урынында утырып калды. Камил абыйлары да, чыгарга җыенып йөргәндә, Алсуның моңсуланып утырганын күрде, чыгып киткәнче, нәрсә булганын сорарга дип, аның янына килде. Кыз аның якынлашуын күрмәде, үз уйларына чумган иде.
— Алсу, ни булды сиңа? — дип сорады укытучы.
Күтәрелеп караса, Камил Сәлимович аның янында тора.
— Бернәрсә дә булмады, Камил абый. Нигә сорыйсыз?
— Алдалама, Алсу, мин нидер сизәм. Сине үпкәләттемме?
— Юк, абый, үпкәләтмәдегез. Бераз моңсу гына миңа.
— Ярый, минем дәресләрем бар. Берәр ярдәмем кирәк булса, яныма килерсеңме?
— Ярар, керермен...
Укытучы ишеккә юнәлде. Алсу, кеше сизмәсен дип, әкрен генә еларга тотынды.
Аның күзеннән шатлык яшьләре тама иде...
«Яраттыручы»