Күзләрең ачык, колакларың тырпайган булса
Казансуның исемсез кушылдыгы буйлап елга ярына таба атлыйм. Инешнең бераз гына тирәнрәк, агымы бик сизелми торган тыныч урынында су өстендәге көчле чупылдау дикъкатемне җәлеп иткәч, тукталып, куаклар арасыннан шыпырт кына күзәтеп торырга булдым. Казансудан сай, шарлавыклы инешкә нинди «крокодил» килеп кергән икән дим. Озак көтәргә туры килмәде. Койрык белән бәргәндәге кебек дулкын кузгалды, су өслегенә якында гына йөзеп йөргән ниндидер зур балык, кинәт борылып, агымга каршы менеп китте. Кояшның су өслегеннән кайтарылып уйнап торган нурлары күзне чагылдыра иде, шуңа күрә балыкны бүтән күзәтә алмадым.
Кайтканда әлеге балык чупылдаган урында янә тукталдым. Шактый вакыт узган, кояш нурлары күзәтү өчен уңайлы юнәлештә төшә иде. Ни хикмәт, баксам, суда зур балык түгел, ә бихисап маймычлар дисәң, маймыч «яше»ннән өлкәнрәк булсалар да олыгаеп җитмәгән үсмер балыклар төркеме йөзеп уйный имеш. Балыкларның барысының да ничектер бер, бөтен организм шикелле үзара багланышта, көйләнеп хәрәкәт итүләре шаккатырган иде. Спортчы гүзәл затларның «синхронлы йөзү» дигән чыгышларын телевидение аша гына булса да күргәнегез бардыр, мөгаен. Андый «шоу»да спортчы кызларның барысы да бер үк хәрәкәтләрне башкара. Ә биредә төркемнең судагы хәрәкәтләре бер зур балыкның хәрәкәтләренә охшаган, вак балыкларның төрле төркемчекләре аның аерым органнары вазифаларын башкарган шикелле иде. «Зур балык»ның «башы» һәм «койрыгы» урыннарындагы төркемнәр бер ук мизгелдә тиешле хәрәкәтләрен кирәкле юнәлештә башлап җибәрәләр: төркемгә хәрәкәт юнәлешен үзгәртергә, мәсәлән, сулга борылырга кирәк булганда, «зур балык гәүдәсе» сул якка «кәкрәя» иде, ягъни балыкларның «койрыктагылары» да, «баш»та йөргәннәре дә сул якка каерылып борылалар иде. Кыскасы, бихисап вак балыклар ниндидер серле дирижерның миңа ишетелми һәм күренми торган командалары буенча бөтен төркем өчен кирәкле хәрәкәтләрен тиешле мизгелләрдә башкарып та, үзгәртеп тә торалар. Бу балык затларын нинди «дирижер» идарәли икән? Ул «оркестрант» балыкларына тиешле сигналларын ничегрәк җиткерә икән?
Менә шундый «сәер» сораулар баш миемне шактый күп еллар буена бораулап аптыраткан иде. Аннан да элегрәк булган сәер вакыйгалар да исемә төште. Ниһаять, дүрт ел чамасы элек мин фәкыйрегез Альберт Эйнштейнның атом энергиясен файдалану идеясен тудырган масса белән энергия багланышын тасвирлаучы тигезләмәсенә информация дигән зурлыкны да «кыстыру» кирәклеген аңлый алдым.
Бу язма кысаларында барысын да тасвирллау мөмкин дә түгел, кирәкмәс тә. Бер генә җөмлә белән әйткәндә, фән даирәләрендә информация дип атала торган мәгълүматны масса һәм энергия белән тыгыз багланышта торучы реаль зурлык дип күзаллаган очракта безгә әлегә аңлашылмый торган шактый күп вакыйгалар һәм күренешләрнең серенә төшенү мөмкин булачак. Мәсәлән, кайбер очракларда юш килә торган төш күрүләр, ниндидер мөһим вакыйга булачагын алдан сиземләү кичерешләре, якын туганың белән булган хәвефле вакыйга турында белмәгән очракта да борчылулар...
Шундый фикерләремне галим халкы тарафларына рәсми форумда җиткерү форсаты да чыкты. 2011 елның август аенда, Халыкара астрономия һәм космонавтика конференциясендә, докладым эчтәлеге буенча конференциянең, көн тәртибе темаларыннан шактый ерак булса да, чыгышымны делегатлар уңай кабул иттеләр. Хәер, моны аңлатырлык сәбәбе дә бар иде: астрономнар кызыксынып өйрәнә торган «караңгы энергия» һәм «караңгы материя» проблемаларын хәл итүгә дә докладымның эчтәлеге этәргеч дип кабул иттеләр делегат коллегаларым.