Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӘРИМИЗМНАР


• Безнең капитализм — ул СССРдан калган розеткага Евроштепсель төртеп маташу кебегрәк...
• Дәшми калу — үч алуның бер төре.
• Этләр өрә торыр — барс йөри торыр.
• Урысмы син — докажи, татармы син — покажи ...паспортыңны.
• Мин-минле автор язудан туктаса донос жанрына күчә.
• Ир кеше тәрәзә уя, хатын-кыз пәрдә кора.
• Хатын-кыз тудыручы, ир-ат күмүче...
• Яратмаган кеше белән яшәү — ялгызлыкның бер төре.
• Рәхәт булган җирдә хәтәр бар.
• Диагноз: хроник шымчы.
• Бүгенге дантесларга пушкин җиткерер хәл юк.
• Алманың хакын ашагач сорама.
• Ялкау байдан ярлы туар.
• «Туксан тугызлы» килеш тә йөзгә җитте.
• Иманын укыттылар, укыттылар да имтихан алдылар.
• Кәрлә патшага бил бөгүе кыен.
• Яшь җитәкче үзе китә, олайганы — сугыш игълан итә.
• Ак йортта таң атканда — Кремльдә караңгы төшә.
• Көч беткәч уйнарга ярый.
• Саулык артыннан куып бик күп авырулар «бахилла»шты.
• Ауган агачка тукран да кунмый.
• Хатыны әйтә: кунып кит, ди.
• Нихәл, дип сорасаң — йөткерә башлый.
• Күп белсәң — тиз картайтырсың.
• Татар үлгәннән соң да өч көн яши ала.
• Чиратың якынайган саен дус-ишләр күбәя.
• Ришвәт акчалары озынайгач конвертлар да зурайды.
• Син гафу ит, мин икейөзле кешеләргә генә «Сез» дип дәшәм...
• Залга тамашачы җыюлары авырлашты: ярлының акчасы юк, байлар өйдә мөлкәт саклап ята.
• Йолдызлар фаразы кушканча кавышу: алтмыш яшьлек Сарык утыз биш яшьлек Бозауны йортка керткән.
• Реклама: Батулланың егерме томлыгын укып чыккан кешегә Әмир Мәхмүдовның дүрт томлыгын бүләк итәбез!
• Дөньяның фанилыгы — киткән кеше урынына яхшырагы килгәне юк әле...
• Зур Хуҗа килгәч, кечкенә хуҗалар Хуҗа Насретдинга әверелә.