КЕМ БЕЛӘН БЕРЛӘШИК, РӘФИКЪ ЮНЫС?
АЧЫК ХАТ
«Казан утлары» журналында Рәфикъ Юнысның «Берләшик!» исемле язмасы басылып чыгудан соң байтак вакыт узса да (2011 елның июнь саны), аны хуплап та, авторга каршы килеп тә фикер белдерүче күренмәде (Интернетта яшерен исем белән чыккан репликалар исәпкә керми). Хәер, «берләшик!» дигән чакыруга кайсыбыз гына каршы килер икән? Күп бәлаләребезнең бердәмлек җитмәүдән килеп чыгуын беләбез ләбаса. Кемгә кем белән һәм нинди максат өчен берләшергә — мәсьәлә шунда гына. Хокукларыбыз, байлыгыбыз, җәмгыятьтәге урын-дәрәҗәләребез, максатларыбыз һәм карашларыбыз гына дип әйтмим, хәтта татарлыгыбыз да төрле-төрле бит инде, бу каршылыкларны ничекләр генә җиңәргә соң?
Сезнең язмада, Рәфикъ Юныс, моңа җавап бар да кебек: «бер-беребезнең ялгыш фикерен ипләп кенә кире кагарга» да татулашырга чакырасыз. Болай жиңел генә үзе. Ләкин менә Президент атлы баш түрәнең ялгышын күрсәтеп, өстәвенә, кире кагып кара әле син! «Түрәләрнең һәр эш-гамәлен контрольдә тотарга» да өндисез әле. Ялгышын күрсәттерделәр, кире кактырдылар, контрольдә тоттырдылар ди сиңа, бар! Баш түрәне синдәй-миндәйләр белән беркайда күрештермәячәкләр, фикеребезне бер газетада да чыгармаячаклар, хәтта депутатларга һәм хәтта (иң демократияле!) парламент мөнбәреннән дә әйттермәячәкләр бит (үз вакытында хөрмәтле Фәндәс Сафиуллинның ничә йөз тапкыр микрофонын өзделәр?) Тегеләйме-болаймы, әйтә калсак та, безнең сүз Президентны хурлау, аңа басым ясарга маташу, шәхесенә кагылу саналырга мөмкин. Ә болар өчен каты жәза каралган һәм, сабак өчен, кулланылып та тора. Ник сүзне Президенттан башладык әле, дияргә телисезме? Чөнки бездә аннан башка берни дә эшләнми: җил дә исми, яфрак та селкенми, (тарихи «Болгар» кунакханәсе дә җимертелми), ул теләмәсә, бернинди берләшү дә булмаячак, байлар-түрәләр, зыялылар, милләт жанлылар, битарафлар аерым-аерым төркем булып яши бирәчәк, ә бәлки, аралар ерагая гына барачак. Чөнки, берләшә күрмәсеннәр дип, бу төркемнәрнең арасын махсус та ерагайталар—хакимнәргә шулай кирәк. Бөтен халык бер йодрыкка тупланып карасын әле! Туксанынчы еллар бердәмлеге матур үрнәк кенә түгел, гыйбрәтле сабак та бирде аларга.
Менә сез мәкаләгездә бер эпизодны язасыз. Янәсе, Шәймиев бер хәлиткеч мәлдә биек тәрәзәдән Ирек мәйданына бага да, «Халык аз бит!» ди. Алайса, нигә безнең җитәкчеләр халыкны урамнарга чыгудан һәрвакыт тыеп киләләр? Нигә халыкның ул чакта мәйданнарга чыккан кадәре—иреккә, гаделлеккә сусаганнар, милләт җанлылар, каләм ияләре — Татарстанның ирешкән, яуланган кадәр мөстәкыйльлегеннән, кулына алган кадәр байлыгыннан өлешсез калдырылды гына түгел, матди керемнәре тоталитар хакимият чорындагыдан да начарайды? Күптән түгел ТНВның бер тапшыруында мәшһүр балалар язучысы(!) депутат Роберт Миңнуллин сөйли: элек үзе эшләгән, иҗатчыларга гонорарны иң шәп түләгән газетада шигырен чыгарып, каләм хакы алудан ул да мәхрүм икән. Менә сиңа күпләребез көнләшеп караган «гомерлек депутат»! Әле генә «Татарстан яшьләре» газетасында «депутатларны тыңлаучы, алар сүзенә колак салучы юк бу илдә» дип язган Туфан Миңңуллин мең кат хаклы икән, алайса. Сталинчы-Путинчы хакимнәр аларны да үз кирәкләренә файдалану өчен генә тота булып чыга.
Уйлап карасаң, депутатлар йөзенә дә шактый аяк сөрттеләр иңде. Бик авыр көрәш аша, сабыйларча куана-куана кабул иткән Конституцияне, һич аңлашылмаган сәбәп белән, депутатларның үзләреннән үк кире сүттерделәр. Гарьлеге ни тора моның! Кабул иткән чакта берләшеп тавыш биргән йөзләрчә депутат түгел, тавыш бирмәгән бердәнбер «кире депутат» Васильев хак җиңүче булып калды түгелме? Аерым бер шәхес мәнфәгате өчен Төп Канунны кат-кат үзгәрттерү дә уйлы депутатлар күңелеңдә мәңге җуелмас төер булып калмагандыр дисезме? Шундый очракларның соңгысында
хөрмәтле Туфан Миңнуллин парламент утырышыңда «Конституцияне үзгәртми калып булмыймы соң?» дип ничек ачынып сөйләде. Хакимнәр чакырса, шуңдый эшләргә кабат күнәрләрме алар? Икенең берсен сайлау алдында калсалар, властька, контрольсез хакимлеккә хирыс түрәләр белән берләшерләрме, әллә, ниһаять, вазифалары кушкан урында — җәберләнгән халык ягыңда булырлармы? Сез бу хакта ни уйлыйсыз, Рәфикъ Юныс?
Мәкаләгездән «түрәләрнең һәр эш-гамәлен контрольдә тотарга» өңдәвегезне укыгач, мин «бу Рәфикъ Юныс үзен Штатларда яшим дип белә, ахры» дип уйлап куйдым. Шунда Һелсинки хәрәкәте эшлеклесе, 16 ел мөһажирлектә яшәгән мәгълүм Людмила Алексеева сүзләре искә төште. «Америка халкы үз түрәләренә контрольлек итми башласа, ярты елдан ул илдә яшәрлек тә булмас иде» дип язды ул бер газетада. Түрә - кайда да түрә, кайда да азгын, Штатларда халыкның матбугат, электрон мәгълүмат чаралары аша контрольлек итүе генә аларны «кеше кыяфәтендә» тота, күрәсең. Бездә, киресенчә, матбугат чаралары үзләре каты контроль астында, «симереп хуҗасына ябышмаслык» ач паекта утыра, аны шулай утырта алучылар хөрмәттә йөри.
1901 елда Ленин бабай партияне төзү эшен нәрсәдән башларга дигән сорауга «бөтен Русия күләмеңдә газета чыгарудан» дип җавап биргән иде. Шул вакытта илнең җитәкчесенә булачак фиркане төзешкән, акча табышып яшәткән, аннары миллионлы-миллионлы тиражы белән миллиардлар эшләп биргән, соңрак үзгәртеп кору дигән нәрсәне дә кайнатып чыгарган матбугатка яңа заман «зирәкләре» тиңе булмаган гаделсезлек күрсәттеләр: партиянең этен- бетен диярлек дәүләт хезмәткәре дигән өстен сыйныфка күтәрделәр, ә каләм ияләрен, дәүләттән читкә тибәреп, ярык тагарак янына чылбырлап куйдылар. Язсагыз — түләүсез языгыз, язмасагыз — тагын да әйбәт, диюләредер. Ә сез «Казан утлары»нда Тукай елъязмасы биреп, гонорар түләмәүнең әнә шул фәкыйрь заманнарда да, сирәк булганын һәм гадәттән тыш хәл саналганын искә төшерәсез. Әйтегез менә, Мәскәүләрне дә көнләштерерлек йөз меңле тираж белән, ил түрәләренә хәйран акча эшләгән журналда хәзер авторларыгызга күпмерәк түлисез яки түли аласыз? Нигә мин, пенсиядәге журналист, 1969 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Матбугат отличнигы, җәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны кыйнала-кыйнала хуплап язган кеше, үзем тоташ 34 ел эшләп чыккан газетага язмалар биреп (әйе, кулдан килгәнчә эшләп тә!), матбугатка язылырлык булса да өстәмә акча эшләүдән мәхрүм? Хезмәтебез чорында бик күп акча эшләп зур мая тупладык мәллә? Тагын кайсы тармак пенсионеры бар мондый хәлдә? Теге елларда «чукындыгыз шул сувереныгыз белән» дип йөргәннәр бүген әнә икешәр пенсия ала. Бер милләттәш сеңлебез җырлаган сүзләр белән әйтсәк, «без әллә ямьсез кызлармы, ямьсез малайлар мәллә»? Нигә безнең Журналистлар берлеге матбугатның отыры хөртиләнә барган хәленә карата мөнәсәбәтен белдереп чыгыш ясамый (каләмдәшләрне туплап урамга чыгу турыңда әйтмим дә), пенсиядәгеләр тормышы белән кызыксынмый? Берлек җитәкчесенең рәсми хакимият белән артыграк берләшеп ташлавыннан түгелме бу? Ә бит хөрмәтле Римма ханым Ратникова бу вазифадагы эшен аңа кадәр күрелмәгән күркәм гамәлдән — үзсүзлелеге өчен хакимият һәм каләмдәшләре тарафыннан кыерсытылучы гап-гади журналистны ачыктан-ачык, матбугатка язып яклаудан башлап җибәргән иде. Ул чакта, газетадан мәкаләсен укуга, яңа рәисебезгә чылтыратып, аңың кыюлыгына һәм Арча журналистын гадел яклавына соклануымны белдердем. Шунда Римма ханым ачылып китеп: «куркак кеше түгел лә мин үзе, шулай да моңдый язмалардан соң куркып та калам» — дип әйтеп салды. Иңде куркыныч түгелдер, шәт.
Торалар да бер сүзне кабатлыйлар: имеш, чит илләрнең берсендә дә хакимият газета-журнал чыгаруга, китап басуга, язучыларга акча бирми. Гаҗәп, нигә иң башлап каләм ияләре чит илдәгечә яшәргә тиеш икән? Нигә үрчепме-үрчегән дәүләт түрәләре, рәтле илләрнең берсендә дә юк дип, үзләренең галәмәт зур өстенлекләреннән баш тартмыйлар? Байлар белән ярлыларның (яки эшләүче гади халыкның) матди кереме арасында бездәгедәй зур аерма беркайда да юк дип нигә берсе дә байлыгын бүлешми, әле кайберсе каләм иясенең бик хәләл хезмәтеннән дә үзенә табыш көрәмәк була? Менө сез, Рәфикъ Юныс, «Казанькомпрессормаш»ның элекке җитәкчесе Әхмәт Галиевнең (тарихында иң мәшһүр җитәкчесе, Татарстан байлыгын республика халкы файдасына эшләтү өчен янып-көеп көрәшкән, милексез, әдәбият-сәнгать әһелләрен дә жанына якын күреп аңлаган зур шәхес дип әйтү дөресрәк булыр иде) айга директор
чакта 330 сум алып эшләвен язасыз һәм «Хәзерге директорларныкы күпме икән?» дигән сорау куясыз. Ә хәзерге газеталарның баш мөхәррире күпме ала да, эшләүче журналистына ничегрәк түлиләр? Аерма никадәр? Коллегаларны язасыгыз килмиме? Белмәсәгез, укырга йә тыңларга киңәш итәм: боларны яңа романында Камил Кәримов та язды, телетапшыруда Роберт Миңнуллин да әйтеп узды. Шулай итеп, газеталарның баш мөхәррирләре белән «баш булмаганнар» арасына да ихлас берләшә, якынлаша алмаслык киртә корылган, тигезсезлек упкыны уелган инде. Менә нилектән хәзер газеталарда бар да әйбәт. Хактырмы- юктырмы, «одна бабушка сказала» радиосыннан шундый хәбәр дә ишеткәнем бар: янәсе, җаны әрнүле («Болгар» кунакханәсе жимерттерелгәч «Әрнү» исемле шигырь язуын истә тотам) Равил Фәйзуллин милли әдәбиятның һәм матбугатның аяныч хәле турында сөйләшү өчен бергәләп Президентка керергә тәкъдим иткәләгән, әмма бер мөхәррир дә күнмәгән, аның Президентка күмәк хат язу тәкъдименә дә кушылучы булмаган диләр. Кушылалармы соң... Вәзгыятьтән бик канәгатъ, авторларга гонорар түләү, ягъни, редакция акчасын читләр берлә бүлешү «бәласеннән» коткарган өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтле кебек бит алар. Әйбәт хәтерлим: илдә Горбачев хакимияте чорында Балтачның район газетасы мөхәррире «үзгәртеп кору» дигән нәрсәне үз-үзенә фәрман язып хезмәт хакын бүтәннәрнекеннән күпкә арттырудан башлаган иде.
Мәйданда халык аз димәктән... ГКЧП вакыйгасыннан соң Татарстан башлыгына хәвеф янагач, язучы (шул риясыз җаннар инде, тагын кем булсын. Яраннары посып яткандыр, хәзер генә шәбәйделәр) Фәүзия Бәйрәмова халыкны әйдәп урамга чыкты һәм аның имин калуына ярдәм итте. Мондый чыгышларны хуп күргәч, Фәүзия ханымның үзенә куркыныч янаган, аның өстеннән хөкем барган көннәрдә ник Президентыбыз халыкны җитәкләп урамга да чыкмады, аны яклап матбугатта да берниңди белдерү ясамады? Болар аңа берни тормый иде ләбаса. Әҗәт — түләнүе белән мәгънәле бит. Югары хакимияттәгеләрнең берсе дә эшләмәде моны. Димәк, алар һәммәсе Фәүзия ханымның Президентны бәла-казадан саклап калуын өнәмәгәннәр, шулай булмаса, Илбашының милләт җанлы язучы, гади татар хатыны алдында әҗәтле калуына юл куймаслар иде. Чөнки әжәт бирүче белән аны түләми йөрүче арасында дуслык-татулык була алуы икеле. Әнә, зур түрәләребезнең өңдәвенә ияреп (кредит алыгыз, бөтен дөнья кредитка яши, янәсе. Алар шулай үз карамакларындагы банкларга олы капитал тупладылар) банклардан әҗәт алган һәм түләр хәле булмаганнар белән ниләр кыланалар!
Берләшеп урамнарга, мәйданнарга чыккан халыкның искиткеч көч булуы, аның белән хәтта Мәскәүдә дә исәпләшүләре безнең түрәләрне сокландырмады, киресенчә, шиккә төшерде бугай. Чөнки, «революцияне гамәлгә ашырып» (бер акыллы немецның «Революцияне даһилар уйлап чыгара, массалар гамәлгә ашыра, ә җимешен әшәке җаннар җыя» дигән сүзләре хәтергә килде), аларны властька күтәрешкән, хәтәр чакта урыннарында саклап калышкан гайрәтле көч бервакыт аларга каршы да эшләргә мөмкин иде. Җиңүдән соң злекке көрәштәшләрен төрле яклап көчсезләндерү, юкка чыгару тираннарның тарих буена килә торган чире. Якын тарихыбыздагы ике зур явызның — Гитлер белән Сталинның - аермасы да шунда: беренчесе, яман кансызлык белән, үзенә каршыларны гына юк итсә, икенчесе — үзенең иң көчле, халык белгән, яраткан көрәштәшләрен дә кырган. Җиңү казанышларын уртаклашмас өчен эшләнә бу. Яннарында көчле, йогынтылы шәхес тотасылары да килми. Әле шуларны уйлагач, матбугатыбыз өчен сөенеп тә куйдым: «революцион» җиңүдән соң таркату-җимерү, халык каршында дәрәҗәсен төшерү (әле сез бер газета-журналга йөзәр меңләп языласызмы? Ә без менә берсен дә укымыйча бөек булдык!), «богау кидерү» эшен матбугаттан башлаганнар икән, димәк, чыннан да көчле көрәштәш булган бит ул. Аннары аның белән ни генә эшләмәделәр: министрлыктан-министрлыкка, бер җитәкчелек формасыннан икенчесенә куалап йөртүләр, татар газета-журналының ни икәнен дә белмәгән төрле түрәләрдән талатулар — берсе дә калмады. Әле дә ничек җан саклый, кемнәргәдер акча һәм дан эшләп бирә. Соңгы ике дистә елда бүтән бер генә тармакның да болай талкынганы юк әле. Хәзер исә бөтен Россия күләмеңдә милли мәгарифкә тотындылар.
Бердәм күтәрелгән халык кына түгел, богауларын өзеп рухи иркенлеккә чыккан матбугат һәм бер сүздә булган каләм ияләре дә үзенең нинди көч икәнен күрсәтте шул аларга. Халык алдында кемнәр барды? Татарстанның, татар халкы язмышының иң хәтәр, хәлиткеч көннәреңдә ачлык мәйданнарына кемнәр чыкты? Республиканың
мөстәкыйлълегеннөн файдаланып, тиздән исәпсез- сансыз мал эләктерәчәк дәүләт байлары да, чиксез хокуклар белән халык башына утырачак хакимнәр дә, матбугат муенына таш булып асылачак эшем ияләре дә түгел, әлеге дә баягы нечкә күңелле, рухи хөр, риясыз шагыйрьләр, фидакарь язучылар бит. «Суверенлыкны йота алган кадәр алыгыз!» дигән тарихи, инде бүтән беркайчан кабатланмаячак сүзләрнең дә, һәммәсен «булдыра» торган түрәләр мәҗлесендә түгел, нәкъ менә Язучылар йортында, каләм ияләре каршында әйтелүен истән чыгармыйк. Ләкин, максатларына ирешкәч, фидакарь җаннар кирәксезгә, хәтта куркынычка әйләңде. Нәкъ шуңа күрә матбугатның, каләмлеләрнең башына тимер кыскыч кидереп куйдылар. Татарстанда «сүндерелгән» «Азатлык» радиосы быел әллә ничек кенә Фәндәс Сафиуллинның: «Татарстандагы кебек каты цензура бүтән беркайда юк» дигән сүзләрен ишеттерде. Бәлки, ул, «гадәтенчә», арттырып җибәргәндер? Бәлки, сез дә «кыскычын кыскыч, шулай да бик кысмый ул, күнегәбез иңде» дияргә телисездер? Сәерләр бит без: үзебезне каты кыскан өчен «хуҗабызның» Мәскәүдән бүләк алуына да сөенә беләбез, газеталар аны тәбрикләп туя алмый. Тик Мәскәүнең татар милли матбугатын, мәгърифәтен, урысларныкыннан йөзләрчә елга борынгырак булган әдәбиятыбызны һәм матди, һәм рухи изгән, буйсындырган, киләчәк Ельциннары каршына үз таләбе белән бүтән беркайчан чыга алмаслык мескенләңдергән теләсә кемгә бүләк бирергә әзер икәнен, монда горурланырлык берни дә юклыгын истән чыгарабыз. Рефереңдумда яуланган мөстәкыйльлекне, милли-азатлык хәрәкәтен Татарстаннан торып буучылар әҗерсез калгандыр дисезме? Алар өчен дә шатланыйкмы?
Ә «кыскыч» тиздән нык сиздереп кысар - сайлау гына килеп җитсен. Узган сайлау вакытларын онытмагыз. Рус булмаган халыкларның теленә, милли мәгарифенә, тарихына балта чаба торган, дустыгыз, Тукай бүләгенә лаек чын көрәшче шагыйрь Илдус Гыйлаҗев шәп бәяләгәнчә, «өчле-тугызлы» (309нчы) закон ашык-пошык әзерләнеп һәм кабул ителеп ятканда, матбугатыбыз тынны да чыгара алмаслык итеп кысылган иде түгелме? Мәскәүләр түгел, сез язганча, эш башына татар булган өчен куелган «үзебезнекеләр» булдырды моны.
Эш узгач, тыпырчынып карадык каравын... Башта үзегез хупладыгыз бит, диделәр безгә. Дәшмәвебезне ризалык билгесе дип кабул иттеләрме, әллә житәкчеләребезнең хуплавы хак идеме — аңламадык та. Шуңа тавыш биргән Дума депутатларының берсен дә кире чакырып алмау төрле уйларга этәрә. Анысы татар теле түрәләребезгә баш авырту гына инде, һәммәсен бүген кисеп атарлар иде. Милли әдәбияттагы яшь өметебез Рүзәл Мөхәммәтшин («Моңлана белгән балаларыбыздан гайрәт көтеп юанабыз» — ди Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасындагы Хөсәй карт) «Идел» журналында юкка гына бер «баш»ның татарча белмәвенә ачына, чынлыкта «баш» өстендәге «баш»лар да белми һәм кирәксенми аны. Инде күпчелек татар шуларга иярде, түрәгә охшарга һәм ошарга тырышу дигәндә бердәм без, өндәп торасы да юк. Олыбыз-кечебез, баебыз-фәкыйребез, акыллыбыз-тилебез берзаман «Булдырабыз!» дип ничек бердәм кычкыра башлаган идек! Күп еллар элек андый сүзне Мирхәйдәр Фәйзи дә язып караган, әмма беркем күтәреп алмаган. Түрәләр татар газета-журналын, татар китабын укымый дип бөтенебез укудан биздек, янәсе, кайберәүләр кебек, «әдәбият укымыйча гына бөек» булмакчыбыз. Менә «Идел»нең тиражы 1805кә калды. Яшь каләм ияләренең һәм язу-сызулы ижатка тартылучыларның бөтен саны аннан күпкә зуррактыр, димәк, аларның да байтагы «Идел»гә язылмый. Заманында татарча яшьләр журналы чыгарырга рөхсәт алу өчен, ирекләрен куркыныч астына куеп, Мәскәү һәм Татарстан түрәлөре белән җан талашкан фидакарьләр каршында оят! Түрәләрдән күрмәкче, инде әдәби журналларыбызга татар әдәбияты укытучылары да язылмый, татар мәктәпләре дә алдырмый. Татарныкы кебек бөек әдәбиятта гына була алган, журналның меңенче саны чыгу уңаеннан нәшер ителгән «Сүнмәс утлар балкышы» исемле рухи хәзинәне дә әле һаман сатып бетерә алмадыгыз шикелле.
Алны-артны уйлап җиткермичә (әллә бик уйлап микән?) Мәскәүләрнең һәр эшен хуплау гадәтебез бар инде үзе. Конституцияләрне бозып, республикалар халкын үзенә җитәкче сайлаудан мәхрүм иткәч, Путинның шул гамәлен ничек сикереп төшеп якладык. Россия Президенты урынында без дә шулай эшләр идек, аңа үрнәкне Татарстан бирде, янәсе...
Ельцинның «Суверенлыкны «йота» алган кадәр алыгыз!» дип Кремльдә түгел, «ниндидер писакалар» каршында әйтүе, ягъни, үзләре мәңге әйттерә алмаячак сүзне
каләм ияләренең, милләт җанлыларның әйттерүе и көнләштергән, и женләндергән, тәмам хәтерләрен калдырган икән «тегеләр»нең. Ельцин әйтә дә китә ул, без, моңда калучылар, күрсәтәбез әле сезгә мөстәкыйльлекне һәм сүз иреген, үчен кайтармый калмабыз бу җиңүегезнең, бик иртә куанасыз, диешеп утырганнар икән. Менә алалар үчләрен, чыда гына. Шулай да, беләсе иде: Равил Фәйзуллин кебек, заманыбызның зур шагыйрен, Туфан Миннуллин кебек, мәшһүр Гаяз Исхакыйларга тиң бөек әдипне мәңгелек әрнүләргә салырлык һәм шундый йөзләгән гамәлләре өчен аз гына да үкенү белдермәслек кем булган әле алар? Үзләрен кем дип уйлыйлар? Ни хаклары бар? Сез, хыялыгыздагы милли берләшү хакына һәммәсен кичерергә әзер Рәфикъ Юныс, боларга бербер аңлатма бирә аласызмы? Тәкәбберлекнең дә бер чиге булырга тиештер, ләбаса. Кайсы бәхетсез милләт үстереп кеше иткән аларны?..
Халык шагыйре Равил Фөйзуллинмы, бүтән бер мәшһүребезме мөхәррирләрне туплый алып Президентка күмәк хат юлласа да (хат Р.Фәйзуллин тарафыннан язылып һәм аның имзасы белән М.Шәймиевкә җиткерелде. - Ред.) әлләни уңай нәтижә булмас иде, минемчә. Һаман да шул «аларча булмасын әле, аларга бер тапкыр юл куйсаңмы!» дигән мин-минлекләре җиңәчәк бит. Андый хатларны «киредән уку» тәҗрибәләре дә бар, берсен сез дә әйбәт хәтерлисездер, Рәфикъ Юныс. Ун еллар элек бер төркем каләм ияләре, кулындагы матбугат басмасы аша коллегаларының байтак нервысын ашаган бер галим-мөхәррирне ипкә китерүдә ярдәм сорап, Татарстан Президентына Ачык хат юлладылар. Хатка кул куйган берничә дистә кеше арасында депутатлар, Тукай бүләге ияләре, хөкүмәт әгъзасы, фән эшлеклеләре, күпчелек татар газеталарының баш мөхәррирләре иде. Ә нәтижә нинди булды? Иң элек, иң югары мөнбәрдән, Ачык хатны дөньяга чыгарган газетаны ябып кую белән янадылар, янәсе, ул үзенеке булмаган эш белән шөгыльләнә. Бераздан әлеге галим-мөхәрриргә «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» исеме бирделәр. Ачык хатка кул куючыларны мыскылларга теләгәндәй, мактаулы исем бирү турындагы фәрманда... «матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен» дигән сүзләр бар иде. «Матбугатта нәтиҗәле эшләгән» эшлеклене соңрак Татарстан Язучылар берлеге үз сафыннан чыгарырга мәҗбүр булды, ул җитәкчелек иткән бик кирәкле басма матбугат кырыннан юкка чыкты. Әгәр Ачык хатта ипләп кенә әйтелгән фикерләргә вакытында колак салган булсалар... Бу сәер хәлләрнең дәвамы да кызык: түрәләр даирәсендә эшләп, Президентка Ачык хатны укытмыйча, якын дустына мактаулы исем бирү турындагы фәрман проектын төрткән каләм иясе барлык матбугат басмаларында да хөрмәттә йөри.
Менә сез, Рәфикъ Юныс, мәкаләгездә татар телен саклап калу, татар мәктәпләрен күбәйтү, татар җитәкчеләрен халык белән үз телеңдә сөйләшергә, ана телен санга сугарга өйрәтү юлыңда онытылмаслык эшләр башкарган урыс Семен Игнатьевны хәзергеләргә үрнәк итеп куясыз. Ә бит бу игелекле зат әлеге эшләрне нәкъ менә язучылар белән җыелып сөйләшкәннән соң, аларны тыңлап башлаган. Көенечебезгә күрә, Татарстанның шуннан соңгы житәкчелөре язучыларны ничек шәбрәк тыңлатырга дип кенә баш ваталар, тырышып-тырмашып шуның әмәлләрен эзлиләр. Шуңа күрә милли эшләрдә чигенүдән бүтән хәрәкәт юк.
Берләшик, дисез сез. Кем белән? Путинчы түрәләр ниндидер (кем белән сугышыргадыр?) фронтка берләште инде, тик анда синдәй-миндәйләрнең кирәклеге сизелми. Завод-фабрикалары, җирләре, газета-журналлары, китап нәшриятлары, милли мәктәпләре, мәгарифе, ана телендә белем алу хокукы тартып алынган юксыллар аерым берләшсәк тә хәтәр: Алла сакласын, безгә каршы берләштегез дип, «фронт»тагылар ут ачарга да күп сорамас. Телевизордагы чырайлары әнә нинди ачулы! Ачуланмаска, булдыксызлыгыбыз аркасында, аларга акчаны аз эшләп бирәбез ич. Без пенсиядәгеләр, вакытында үлмичә, алар дәүләтенең җилкәсен кимереп ятабыз.
Беләсезме, берләшик дигән чакыру сезнең кебек укучысыз кала барган бер каләм иясеннән түгел, ниндидер могҗиза булып, өстәгеләрдән килсә дә кушылучы аз булыр иде. Тагын кайсы рәхмәтсезенә власть, өлешчә булса да мөстәкыйлълек алып, дәүләт төзешеп бирергә чакыралар инде, дип уйлаячак туксанынчы елларда каты алданган, беркемгә ышанычы калмаган гаҗиз буын. Димәк, сез теләгәнчә түгел, түрәләр астыртын гына уйлаганча бара дөнья. Бигайбә!