КАЗАН КҮРКӘСЕ
КПСС Үзәк Комитетының генеральный секретаре Брежнев белән КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Табеев Мәскәүдә Кызыл мәйданда йөриләр икән. Очраган һәр кеше: «Исәнмесез, Фикрәт Әхмәтҗ.анович», — дип, Табеевка сәлам бирә.
— Как так, — ди Брежнев, йөзенә ризасызлык билгеләре чыгарып, — совет халкы синең белән исәнләшә, ә минем белән исәнләшми-и-и.
— Болар бит — минем якташлар. Казаннан болар, дорогой и многоуважаемый Леонид Ильич! Мәскәүгә ит алырга килгәннәр, — ди Табеев.
Брежневның йөзе яктырып китә:
— Ит алырга! Мәскәүгә! — Кадерлебез авызларын чапылдатып пауза ясый. — Дөрес эшлиләр! Совет кешесенең өстәлендә барысы да булырга тиеш!
(Халык арасында йөргән мәзәк.)
Мисбахның Мәскәүгә юл алуы һәм...
Казан вокзалы. Үзе озын, үзе яшел, үзеннән колбаса исе килеп торган «Татарстан» поезды. Хәзер ул Мәскәүгә китәчәк. Мисбах та китә. СССР кадәр СССРнын башкаласына «дифицит» күркә ите алырга бара. Хатыны озата. «Мәскәүдә тегене ал, моны ал», — дип иренен колак итен ашый. Сүз арасында: «И яратам да инде шушы шпал исен», — дип вагон астына карап куя. «Алай бик яраткач, бер шпалны өйгә алып кайт та, кочаклап йокла», — ди ире.
Чү! Поезд кузгала түгелме?! Состав ит урлаган һәм шушы караклыгын яшерергә маташкан мәче кебек акрын гына шуа башлады. Мисбах ошбу сәфәренә зур өметләр баглаган хатынына тамбордан кул болгады.
Пай ул Мәскәүгә китүләр. Пай ул Мәскәүгә озатулар!.. Ире хатынын озатса, әле бер хәл. Хатын-кызнын ирен озатуы... Кырыкмаса кырык тапкыр әйтелгән сүзләр перронда кабат янгырады: «Кара аны, балакларынны җыеп йөр, авыл гыйбады булма. Күркәсе кечкенә булса, икене ал. Мина сапожки кара. Очраса, икене ал. Берсен сатарбыз. Кызга колготкиларны бер-ике размерга зурракны ал. Капчунный колбаса очраса, күбрәк ал. Рәсәйский сыр ал. Чәй эчәргә Мәскәүский карамель ал. Акчанны югалтма! Трусиктан алганыңны кеше күрмәсен. Сосиски кирәген онытма!»
Горур поезд белән янәшә чабып барган күп сүзле хатын тагын нидер әйтмәкче
Сатирик әсәрләр конкурсы
иде, перрондагы эскәмиягә килеп бәрелде. Ул арада әле Казаннын, әле Мәскәүнен ыгы-зыгысыннан туйган «Татарстан» хут алып өлгерде. Поезд китте. «Күркә», «колбаса», «сосиски» дигән җан авазлары гамьсез Маркиз утраулары, тәкәббер Ослан таулары ягына очты. Казансу күперенә кереп барган озын поезд ерактан караганда үзе дә сосискига охшаган иде.
Күркә итендә күптән нәфесе бар иде Мисбахның. Үзенен дә авылдагы кушаматы — «Күркә». Үзе — Күркә, үзенен күркә ите ашаганы юк. Ул кушамат, белмим, каян чыккандыр? Анын башы гәүдәгә дөрес куелмаган. Онытылган, күрәсен. Эскертбаш. Андый озын баш булса да, шул күркә, тавык, казда гына инде. Баш өстәлдәге күркә йомыркасы кебек яткан килеш калса да, Ходай Тәгалә, компенсация диптер инде, чибәрлекне биргән тагын үзенә. Күз, авыз, борын өчен мәйдан да бик кечкенә калган югыйсә. Шул кечкенә кишәрлекне дә тип-тигез итеп ике өлешкә бүлгән. Бер өлешен кызганмый-нитми мангайга бирергә җөрьәт иткән. Күз, борын, авызга материал бик аз калды инде дип куркып тормаган. Тегеләре дә матур гына кереп урнашкан. Дөрес, күзләре Чынгызханныкы кебек кысык инде кысыгын, анын каравы борын шәп. Төз, туры. Барысы да үзенә килешеп тора.
Поезд чаба. Хуш, Казан! Хуш, Бишбалта! Мисбах тәрәзәгә карап әйтеп куйды:
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, «Заначка»ны хатын тапса дип, борчылып йөргән җирем.
Купега керде.
— Сәлам, юлдашлар! Мисбах булам. Кушаматым — «Томшык».
Күр әле син аны ә, «Күркә» дими, «Томшык», ди. Хәер, алар авылында кош-корт кушаматы белән йөрүче бихисап: тавык, әтәч, ата каз, чеби бар. Бар тагын карга, чыпчык, күке, козгын, торна. Хәзер аларнын барысын да «Томшык» дип кенә йөртәләр. Киләчәктә бу галәмәтне колакка ятышсыз «глобализация», «оптимизация» дигән төшенчәләр белән атарлар. Тагын әллә ниләр уйлап чыгарырлар.
Купедагы юлдашларнын икесе — өлкән яшьтәге бер агай белән анын кияве, егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге бер озын, ябык егет — шулай ук ит алырга баручылар булып чыкты. Елтырап торган күзләрен әле унга әле сулга тәгәрәтеп утырган юка иренле, юка чәчле, анын каравы калын тавышлы кыз гына тамак кайгыртып йөрүчегә охшамаган. Иткә дипломат тотып бармыйлар бит инде.
Мисбах кылын тартып карарга булды:
— Башкалада ни йомыш?
— Мин укыйм анда.
— Кайда?
— КПСС Үзәк Комитеты каршындагы академиянен аспирантурасында- а-а.
Мисбах өнсез калды. Ләкин үзен бик тиз кулга алды.
— Укып буламы сон?
— Экзамен бирергә барам. Биреп булырмы, юкмы?
— Бирә алмасан, Якуб абыйга әйтербез. Шалтыратыр.
— Кем сон ул — Якуб абый?
— Полководец, генерал. 90 яшьтә. Мәскәүнец үзәгендә Цекә йортында яши. Дер калтырап торалар аныц алдында. Андропов мәрхүм генеральный булгач иц әүвәл үзе янына кицәшкә аны чакыртты.
— Син ул бабайны каян беләсец соц?
— Дуслар без аныц белән.
Ах бу Мисбахны, «дуслар» дигән була. Берничә ел элек Мәскәүгә барганда Казаннан Якуб Чанышевка дип бер китап биреп җибәргәннәр иде, шуны кертеп чыкканда күрдем, дими. Чанышевныц күптән түгел генә мәрхүм булганын да белми. Хәер, берәрсе укырга керергә җыенса — университетта Мисбахныц таныш доценты
бар. Берәрсе армиягә китә башласа — Татвоенкоматта таныш прапорщигы бар. Берәрсенец (җәйнец эссе көнендә) тамагы кипсә — Казандагы сыра заводында таныш «завсклад»ы бар. Әнә шулай сайрый-сайрый авылдашларыныц кесәсеннән байтак сыйланды инде ул. Ярдәме генә тимәде. Авыл халкы ышана. Ышанмый да булмый, егетнец башы эшли. Әдәбиятны үлеп ярата. Тукайга мөкиббән. Мәктәпне тәмамлагач, университетка татар теле бүлегенә укырга керде бит ул. Беркем ярдәм итмәде. Тик укымады гына. Беренче курста ук ташлады. Армиягә китте. Кайтты. Эшкә урнашты. Балалар бакчасына. Шунда завхоз да, электрик та, столяр да, ишегалдын себерүче дә. Купедаш аспирант кыз исә Казандагы автохуҗалыкларныц берсендә партоешма секретаре урынбасары икән. «Компарттуташ» дип уйлап куйды Мисбах эчтән генә.
Мисбахның купедагы туташның котын алуы һәм...
«Ярый хуш, батты кояш, йокларга яттык кич белән,
Купе эче тулган туташныц хушбуй исе белән.»
Өске шүрлеккә менеп яткан Мисбах бу шигырьне Компарттуташ юынырга чыгып киткәч укыды. Билетка язылган урынына караганда ул аста ятарга тиеш иде. Ятагын кызга бирде. Аспирант кереп яткач, ул барысына да тыныч йокы теләде. Теләвен теләде, тик йокы тыныч булмады.
Мисбахныц төн уртасында торып пес итеп керә торган гадәте бар. Бүген дә торды. Чыкты. Керде. Ул кергәндә поезд туктап тора иде. Кинәт кузгалып китте. Өске шүрлеккә менәргә дип кулларын сузган Мисбах, состав кузгалган шәпкә, тигезлекне югалтып, суга корсагы белән чумган кеше кебек, Компарттуташ өстенә килеп капланды. Тегесе йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Кычкырмассыц, йоклап ятканда сица шулай ташлансыннар әле. Бөтен вагон уянды. Проводница йөгереп килеп җитте. Мисбах күмәче көлгә төшкән хәлдә калды.
Иртән исә һәркем үз эше белән мәшгуль иде. Мисбахныц купедашлары гына төнге маҗараларны искә төшереп бер көлешеп алдылар. Компарттуташ та эчен тотып көлде. Иртәнге чәйне эчкәндә ул «амбразура»сын каплаган Мисбахка якынрак килде, отыры терәлеп үк диярлек утырды.
Поезд СССРныц башкаласына килеп җитте. Саумы, Мәскәү! Купедан чыкканда Мисбах, Тукайга ияреп, юлдашларына тагын бер-ике шигъри юл әйтеп алды:
«Тор, шәкерт! Җиттек Мәскәүгә, алдымызда бит Мәскәү.
Мондадыр безнец влачныц тузлары, Горбачлары;
Әйдәгез, рәхим итегез, и сез Казан ачлары.»
«Сез мине академгородокка кадәр озатып куясыздыр ич инде», — диде Компарттуташ вагоннан чыкканда һәм Мисбахка шактый калын күренгән күн сумкасын тоттырды, дипломатын үзе алды. Күндәм Томшык теләр- теләмәс кенә аспиранткага иярде. Ник ияргәненә соцыннан үкенде үкенүен. Метрода, бу кыздан аерылып калмыйм тагын дип, халык диңгезендә этешеп - төртешеп шабыр тиргә батуы бер хәл. Компарт туташ парикмахерскийга кереп чәчен күпертеп чыгарга булды. Анда чират. Сәгать ярым көттеләр. Туташка нәрсә, ул сайравын белә. Академ-шәһәрчекне мактый. «Җанын ни тели, буфетларында шул бар», — ди. — Сыр, колбаса, балык, икра, кофе... Ит тә бар, күркә дә бар. Теләсән, күгәрчен сөтен дә табып була. Коммунизм утравы, короче говоря. Шулай булырга тиеш. Партия җитәкчеләре әйбәт яшәргә тиеш. Бүген нинди генә проблема туса да, аны хәл итү юлын Коммунистлар партиясе күрсәтә бит!»
Парикмахерскийдан чыккач, Компарттуташ Мисбахка «Минем прическа матурмы? Ник мактамыйсын? Макта инде!» — дип кадалды. Аннары маникюр, педикюрга керәсе итте. Анда чират юк дисезме?! Томшыкның сабырлыгы төкәнде. Анын күркә аласы һәм поездга өлгерәсе бар бит әле. «Бу тирәдә телеграф бар микән? Мина срочно эшкә шалтыратып алырга кирәк», — дигән булып, Компарттуташ
яныннан очты.
Мисбахның күркә алуы һәм...
И рәхмәт инде, Мәскәү! Мисбахны бик тиз күркәле иттен бит. Үзе теләгән кошны «Арбат» гастрономыннан «тотты» ул. Дөрес, бер сәгать чамасы чират торырга туры килде килүен. Бер сәгать Мәскәү өчен нәрсә ул?! Кошы шәп. Ул түшләре дисенме, ул ботлары дисенме! Нәфесне ымсындырыпмы ымсындыра. Казан күркәсе булып чыкты бит әле җитмәсә! Кибетчеләр үзләре әйтеп тора, аларга итне Татариядән китерәләр икән. Хәер, Мисбахнын ишеткәне бар, Казан янындагы кайсыдыр бер кошчылык фабрикасында күркәләрне Мәскәү өчен махсус үстерәләр, имеш. Мисбахнын Казаннан икәнен белгәч, әй тотындылар мактарга: «Татарларнын ите бик тәмле була, — диләр. «Мал симертү рәтен, кош-корт үстерү җаен белә татарлар», — диләр. «Әйе, татарда мал салам ашап, кибәк төчкерми, тик ит үзенә генә эләкми, күзгә кырып салырга да калдырмыйлар», — диде Мисбах, кемгәдер үпкәләгән сыман рәвеш чыгарып.
Күркә алу шатлыгыннан күнеле, һөмәй кошы тоткандай, мәтәлчек аткан Томшык Мәскәүнен ин биек йортлары тезелеп киткән Калинин проспектыннан атлады. Кая барганын ул үзе дә белми иде әле...
Мисбахның Рейганны каршы алуы һәм...
Көтмәгәндә-уйламаганда Мисбах Кремльгә килеп чыкты. Анда халык, анда халык... Кремльгә керү юлынын ике ягына кечкенә кетәклеккә шыплап кунаклаган чебеш кебек тулганнар. Рейган килгән икән бит. Хәзер аэропорт юлында. Ул һәм аны озатып баручы картеж менә-менә шушы минутларда монда булырга, Кремльгә шушыннан кереп китәргә тиеш икән. Мисбахмы сон мондый тарихи форсатны кулдан ычкындыручы. «Мин Америка Президенты Рональд Рейганны күрдем!» — дип гомер буена сөйләп йөриячәк. Авылдашлары алдында мактаначак. Әнә, авылда сынар аяклы Даут бабай бар иде. «Ул Ленинны күргән», — диләр иде анын турында. Шунын аркасында гел дәрәҗәле йөрде. Ул Ленинны күргән! Бетте китте... Анын ике сугышта катнашуын, шунда аягын калдыруын телгә алган кеше дә юк.
Майнын сонгы көннәре. Карашын җәйгә төбәгән кояш кыздырыпмы- кыздыра. Чү! Ни булды? Халык ташкыны, җим сипкән хуҗабикә янына чапкан күркә, тавык-чебеш кебек, чаба башлады. Дәррәү булып Кызыл Мәйданга килеп керде һәм ГУМ янындагы урамнын ике ягын камап алды. Рейган менә шушыннан үтеп, Кремльгә Спасс башнясы астыннан керәчәк икән. Хәлбуки, Мисбах халыктан калмады.
Күз алмасын арлы-бирле очыртып, янып-пешеп тагын күпме басып торганнардыр, кызыл йөзле, кызыл борынлы бер мент зур канәгатьләнү хисе белән әйтеп куйды: «Юкка көтәсез. Рейган Кремльдә инде!»
Шуннан халык нишләде дисезме?
Мисбахның Мәскәү Кремлен алуы һәм...
Кемнеңдер: «Алга, Кремльгә!» дип кычкыруы булды, халык армиясе Кызыл Мәйданны тутырып, Спасс башнясына таба чаба башлады. Чебеш эләктерергә йөргән козгынга ташланган кош кебек Кремльгә ябырылдылар. Әгәр шунда солдатлар, хәрбиләр башняның ике якка ачылып торган, калын имән борысларыннан эшләнгән капкасын ябып өлгермәсәләр, белмим, бу һөҗүмнең ахыры ни белән беткән булыр иде икән. Белмим, бу бөек Кремльнең бу биек капкасы кайчан шулай ябылды икән? Мәскәүгә немец- фашист илбасарлары һөҗүм иткәндә дә ябылды микән әле?!
Кремльгә иң беренче килеп типкән кешеләрнең берсе ярсулы Мисбах өчен исә СССР капкасы ябылуның ахыры болай булды. Затлы кәчтүм кигән, кара галстук таккан ике шәп-зәһәр егет кызыл кенәгәләрен вәкарь белән чыгарып күрсәттеләр дә,
аны үзләре белән алып киттеләр. Кояш төшми торган тар гына урамдагы бернинди язуы-ние булмаган бер соры йортка алып керделәр. Шыр ялангач салкынча бүлмәдә — сыңар өстәл дә берничә урындык. Мисбахка утырырга ымладылар. Үзләре әүвәл Томшыкның паспортын карадылар. Татар икәнен белгәч, «Менә тагын бер Чыңгызхан!», — дип көлеп куйды берсе. Аннары Мәскәүгә килүенең максатын сорадылар. Мисбах: «Күркә итенә килдем», — дигәч, күзләренә гаҗәпләнү билгеләре чыгарып, карашып куйдылар.
— Рейганны күрәсем килгән иде, — диде Мисбах, тегеләрнең чираттагы соравын көтеп тормыйча. — Аннан сорыйсы нәрсә бар иде.
— Ни сорамакчы идең?
— Америкада күркә ите ашыйлар микән?
— Ашыйлар. Сез җаваптан канәгатьме?
— Рейган үзе күркә итен ярата микән?
— Күркә итен кем яратмый?! Тик менә күркә алырга килгән кешенең Кремльне алырга йөрүе гаҗәп.
— Күркәне алдым инде мин. «Арбат»тан алдым. Менә, чегы да бар. Тукта, күркә кайда соң әле минем? Ах, шайтан алгыры, онытылып калган бит. Бая аяк астына куеп торган идем. Күркәм калган! Кәчтүм дә калган. Ах, бетте баш!
— Ярый, бар тап тизрәк күркәңне! — диделәр тегеләр, чекны бик җентекләп караганнан соң.
Мисбах паспортын алды да чыгып очты.
Бая басып торган җиргә дә очып килде.
Тик күркәдән җилләр искән иде...
Мисбахның авыртмас башка тимер таяк алуы һәм...
Мәскәү дигәч тә, сез Мәскәүдә, Москвада, Маскальдә күркә ите тулып ята дип уйлыйсызмы? Ята пычагым... Мисбах әлеге дә баягы «Арбат»ка килеп карады — күркә юк. «Елисеевский»га кереп карады — күркә юк. Кая кереп, кайдан чыкмады — күркә юк. Юк күркә. Юк инде, юк...
Мисбах уйга батты: «Их, Рейган, Рейган! Кызык иттең син мине, иптәш Рейган. Хәер, нинди иптәш инде син. Син — капиталист. Мин — бер коробка, ягъни бер «кап ит ал ич». Иптәш булмаган Рейган. Мин күркә алырга килгән көнне генә килми торсан ни була иде сон?! Син бит «любой» вакытта килә ала иден. Үзен СССРны «явызлык империясе» дип сүккән буласын, үзен кунакка килгәнсен. Хәер килгәнсен икән, йөр инде Кремльдә. Шул Кремльдән чыга алмассын инде син. Мисбах ялгыша. Ул күркә таба алмыйча тәмам интегеп, гаҗиз булып Мәскәүдәге Казан вокзалына кайтып ауганда, Рейган Кызыл Мәйданга чыгып халык белән сөйләшеп йөрде.
«Кайтып ауганда» дигән булам. Кая ауды сон ул? Вокзал тулы халык. Утырырга урын юк. Мисбах подвалга, саклау камераларына төшә торган баскычка чүмәште. Кәеф юк. Күнелне бушатырга кеше юк. Хет ичмасам җанны җылытып торырга башы чабылган, йоны йолкынган шул күркә булсын иде. Юк шул...
«Ичмасам, күркә дә юк ич, тик икәү без: уй да мин»
Күпме утырырга була шулай мәэюс булып. Тукта әле, Мисбах, син — Мәскәү кадәр Мәскәүгә килгән кеше. Урамга чыгып, бераз йөреп кер. Мәскәүне кара.
Мисбах чыкканда карангы иде инде. Көн сүрелә төшкән. Җылы, җилсез кич. Хәер, монда көн ни, төн ни. Кеше йөреп тора, вокзал яны кайнап тора. Әнә, сукбайлар. Тимер-бетон багана төбендәге тимер-бетон плитәгә утырганнар да, кичке ашны ашыйлар. Табыннары куе күренә. Хәтта кара икра да бар бугай. Чү! Аяк астында яшел төстәге капрон сумка аунап ята. Анын янында кәчтүм. Мисбах кәчтүменә охшаган. Сумкадан күркә боты чыгып тора түгелме?! Бәй, Мисбах сумкасы ич бу! Казан күркәсе ич бу!
Мисбах йөгереп килде дә, сумкага ташланды.
— Болар минеке! — диде ул кистереп. — Көндез Рейганны каршы алганда Кызыл Мәйданда онытып калдырганмын. Табуыгыз өчен рәхмәт!
Мисбах күркәне алды да китте. Бомжлар ягыннан каршы дәшүче дә, каршы чыгучы да булмады.
Менә бит, Ходайнын рәхмәте, табылды бит күркә, табылды! Кешегә сөйләсән — кеше ышанмас. Дистә миллион халык яшәгән шәһәрдә югалткан әйберенне табу — печән кибәненнән энә табу белән бер. Мисбах сөенеченнән рәхмәт укыды: «Рәхмәт сина, күркә. Табылуын өчен рәхмәт. Мина иптәш булганын өчен рәхмәт, якташ!»
Күркәдән күте кибән булган Томшык татлы сөенеченнән нишләргә белмәде.
Мисбахның тагын бер туташның котын алуы һәм...
Күркә табылуын табылды. Тик менә Казанга кайтып булмый бит әле. Билет юк. Бүген юк та юк инде. Иртәгә, берсекөнгә китәсе поездларга да юк бит әле. Күркәсен саклык камерасына куйсын да кибетләргә йөрсен, хатыны алырга кушкан әйберләрне алсын, диярсез. Кибеткә йөрүчеме сон инде ул — Мисбах. Ана күркәдән башка берни кирәкми. Болай кайта алмый ятса, күркәсе дә исләнәчәк бит әле. Вокзалнын эчпошыргыч, сару кайнаткыч ыгы-зыгысыннан тәмам туйган Мисбах кадерле күркәсен саклык камерасына япты. «Күркәм сабырлык бирсен сина, күркәм!» — диде ул һәм... кунакханә эзләп китте.
Кунакханәне ул иртәгесен кичен генә тапты. Анысы да паспортының эченә кызыл акча салып биргәч кенә насыйп булды. Кунакханә димәсән хәтере калыр, Мәскәүнен үзәгендә булса да ни суыткычы (күркәне кая куярга?), ни телевизоры юк. Ишегенә дә берни язылмаган. Башкасы булмаса да, телефоны бар, душы бар. Тагын, беләсезме, нәрсә бар? Бай табын. Коньяк, виски, ул шәрабнын ниндиләре генә юк. Икраны кашыклап аша. Ачылганы да, ачылмаганы да бар. Тагын әллә нинди нәмәстәкәйләр. Берәү булса, боларга күрмәгәндәй ташланыр иде. Мисбах берсенә дә кагылмады. Габдулла Тукайнын «Су анасы»н исенә төшерде:
«Йә иясе юк! — дип, вискиларга тими башладым.»
Йокларга ятар алдыннан Мисбах кичке Мәскәүне карап, бер йөреп керәсе итте. Күркә исләнер дип борчылды борчылуын, анын каравы бүген кунар урын бар. Күпме йөрергә була су аударган түнтәктәй, җил аударган колмактай. Читтән килгән кеше Мәскәүдә кая барсын — Кызыл Мәйданга бара инде. Мисбах та шунда юл тотты. Килеп җитүе булды, ГУМнын яктылык төшмәгән почмагында көтмәгәндә-уйламаганда бер кыз пәйда булды.
— Ай, куркыттыгыз, котны алдыгыз, — диде ул Мисбахка көр тавыш белән.
Кыз шәп. Мангаен каплаган, җилкәләренә агып төшкән туры, сары чәч, борыны — Кремль очында, иреннәре — мавзолей. Турыпочмаклы. Ботлары озын. Нәкъ Спасс манарасы кебек басып тора. Исеме — Наташа. Мисбах үзен «Бах» дип кенә таныштырды. Бу сары баш сүзгә юмарт булып чыкты. Тормышнын кыйммәт булуыннан, акча җиткерә алмавыннан зарланды. «Әллә панельгә чыгып ятасы инде», — дип тә ычкындырды. Мисбах аны кызганды. Ресторанга алып кереп сыйламакчы иде, тик үзсүзле хатыны эшне харап итеп куйган булып чыкты. Иртәгә Мәскәүгә китәсе дигән көнне төн утырып ире киясе чәчәкле трусикнын эчке ягына кесә текте ул. Акчаны да шунда тегеп куйды. Югалмасын, урлатмасын, имеш. Акыллы диген инде син ул хатынны. Акча дип Мәскәү чибәре алдында трусик актарып торып булмый бит инде. Кәшилүктә бераз акча бар барын. Җитмәсә, нишләрсен? Бу иркә кошнын ресторанда ниләргә заказ бирдертәсен кем белә?
Мисбахнын аяклары үзеннән-үзе кунакханәгә таба атлады. Чибәркәй дә күндәм булып чыкты, һич карусыз ана иярде.
Кайттылар. Төнге кунак кайтуга өстендәге хөлләләрен салып ташлады. Шорты белән майкадан гына калды. Сары чәчкә сары майка бигрәк килешеп тора. Майка
нәрсә ул? Кошы шәп! Ул түшләре, ул ботлары... Вәйт күркә бу! Рәхмәт инде Мәскәүгә! Күз кыздырырлык күркәләрне биреп кенә тора Мисбахка.
Кызыкай кайту белән табынга ташланды. Авызына икра тутырды, тавыкны сүтеп бетерде, өстәлдәге бөтен ризыкны козгын кебек чукып чыкты. Әледән-әле шампан, шәраб уртлап куйгалады. Мисбах әле һаман ризыкка тимәде, берни дә ашамады. Ашау кайгысымыни?! Мәскәүнен бер дигән чибәре куенына кереп бара. Әнә ул кулларын суза, муеннарга урала, эскертбашны сыпыра. Мисбах күзен йомып рәхәт чигә. Кемгә эләккән әле мондый бәхет?! Мисбахнын Казаннан икәнен белгәч, кунак кыз гозерен дә ирештерде:
— Сездә сәүдә институты, йә булмаса сәүдә техникумы юкмы?
— Нишләп булмасын. Бар!
— Мине шунда заочно укырга кертә алмыйсынмы? Мәскәүдә кереп булмый.
— Нет проблем! Минем анда дус профессорым бар.
— Мин килгәндә мина торырга урын да табасынмы?
— Нон проблем! Ярты Казан — минем кулда.
Бәй, бөтенләе белән Мисбахныкы икән бит бу кыз. Мәскәү кошы гына түгел, Казан кошы да булачак бу.
Казан күркәсе!
Утны сүндереп ятаргадыр инде.
«Душка кереп чыгыйк, — диде кыз. — Бар, башта син кер. Сабынын бармы? Булса, жәлләмә, әйбәтләп юын».
Сабын да бар, шампунь да бар. Томшык ак күбеккә батып юынды. Фырт кына чыкты.
Чыкса...
Бүлмәнен өсте аска килгән. Идәндә Мисбахнын буш кәшилүге аунап ята.
Төнге кош чыгып очкан. Бар, йөгер, тот!.. Тотарсын тазнын толымыннан.
Рәхмәт инде хатынына, акчасын трусигына тегеп куймаган булса... Мисбах бер тиенсез калачак иде. Хәзергә ул акчасыз калмады — өнсез калды.
Мисбахның хәтәр әмер алуы һәм...
Номерда телефон шалтырады. Мисбах трубканы алырга белмәде, алмаска белмәде. Ана шалтыратмыйлар ич. Томшыкнын монда яшәп ятуын эт тә белми. Шулай да тынлап карарга булды.
— Бахмы?
— Әйе, Бах. Тоист Мисбах.
— Бах, без синдә күпме акча барын беләбез. Башын ике булмаса, син аны безгә бирергә тиеш. Монын өчен аны каядыр китереп куярга тиеш. Кая куясын? Уйла! Биш минуттан шалтыратабыз.
Мисбахнын хәле китте. Баш миен куркыныч уйлар телгәләде. «Кем бу? Миндә акча барын каян белә? Бүлмәсендәге телефоннын номерын Мисбах үзе дә белми. Теге белә. Кичәге төн кошы — Сары чәч эше түгел микән? Тәгаен, шул визитнын нәтиҗәсе бу. Шул Наташа маташа. Алай дисән, ул төнге күбәләк: «Кызык иттем бу Донжуанны, сукыр тиенсез калдырып киттем», — дип уйларга тиеш бит. Мул табынны күреп: «Акчасы күптер. Яшергәндер», — дип уйлады микән? Теге сукбай-бомжлар эше түгел микән бу? Күркәнен хуҗасы табылу ошамаган боларга, күрәсен. Күзәтеп йөргәннәр. Исемне каян белделәр икән? Әллә инде Казанда ук артыннан бастырып чыктылармы? Их, Мисбах, Мисбах. Бах! Ба-бах. Каптын бит. Хәзер инде хатынын белән икегез тырмашып-черәшеп җыйган акчаны кая илтеп куясынны уйла. Башын жәлме, малын жәлме?!
Телефон.
— Алло!
— Ә-ә-ә-әлү. Казан вокзалында, Саклык камерасында булыр акча. Камеранын
номерын һәм кодны кайткач ә-ә-әйтермен, — диде Мисбах тавышынын калтыранганын сиздермәскә тырышып.
— Ике сәгать вакыт сина. Шалтыратырбыз. Акчаны куеп кайткан бул! Кара әле, ишетсен колагын, фокус күрсәтергә җыенма тагын. Башынны сакла!
Фокус дигәннән, Томшык бармагын өзеп, колагын сикертеп, чәчләрен үрә торгызып күрсәтә ала. Бу бандитлар шуны да беләләр хәтта.
Трусик кесәсе сүтелде. Мисбах вокзалга килде. Акчаны тизрәк куярга да кайтып әйтергә. Тизрәк котылырга бу җүнсез, хәерсез бәндә-бәдбәхетләрдән. Тик менә буш урын юк, ә вакыт бара. Мисбах нишләсен — күркәсе яткан таныш камераны ачарга булды. Берочтан «якташынын» хәлен дә беләчәк. Ачты. Шунда ук ифрат сизгер борынына тынчыган ис килеп бәрелде. Хәле шәптән түгел күркәнен. Болай булса, исләнергә-бозылырга мөмкин. Ярый, хәзергә әле анын кайгысы юк. Ул кайтырга билет алырлык һәм аз- маз тамагына капкалап йөрерлек кенә акча калдырды... Кәгазьгә төрелгән шәмәхә егермебишлек, яшькелт иллелекләр күркә астына кереп ятты. Төп- төгәл ике сәгатьтән сон шалтыраган телефоннын чәнечкеле трубкасына әмернен үтәлүен әйтте.
Кичкә таба шомлы телефон янә шалтырады. «Уф! Котылдым бу бәладән!» — дип үз-үзен тынычландырып утырган Мисбах бу юлы трубканы чиркангыч бандитлардан җылы сүз өмет итеп күтәрде.
— Әлү!
— Син, Бах, скрипач! Без сина әйттек бит, «без фокуса», дидек. Ә син... Тагын безне кәкре каенга терәмәкче булдынмы? Бу юлы кемнен муенын сыздын? Кемнен башын тыгып куйдын анда? Шунын исенә ментлар килер дә безне эләктерерләр дип уйладынмы? Белеп тор, ул адәм башын камерадан үзенә чыгарырга туры килмәгәе. Хәзергә син җинден: бер — ноль белән. Ну бу исәп бик тиз үзгәрергә мөмкин. Онытма! Онытма җирдә без барын!
«Капрон сумкада яткан симез күркә куркыткан бит боларны. Исе үк котларын алган. Вәйт әкәмәт!» — Томшык тирләгән кулындагы шомлы, кайнар трубканы куярга да онытып ни көләргә, ни еларга белмичә катып калды.
Белмим, бу көтелмәгән борчу-хәсрәттән башы тораташ булган Мисбах тагын ниләр уйлап бетергән булыр иде, кичкырын кунакханә бүлмәсенә, артына ут төрткәннәрмени, атылып-бәрелеп бер карачутыр егет килеп керде:
— Мин бу бүлмәдә яшәдем. Хәзер срочно китәргә кирәк. Бик кадерле әйберем калган. Шуны алырга кердем. Аннан башка мин — кулсыз-аяксыз. — Ул җәһәт кенә өстәл тартмасын ачты, аннан җәлт кенә тузган карталар тартып чыгарды, аларны, җәлт кенә, «пыр» иттереп, бер кулыннан икенче кулына очырып алды.
— Син Бах түгелме? — диде Мисбах, таныш кешесен күргәндәй.
— Әйе, Бах. «Скрипач». Мине каян беләсен?
— Телефоннан сорадылар! — дигән булды Томшык берни булмагандай.
— Анлашылды. Мина монда озак тоткарланырга ярамый. Чаптым мин. Син мине күрмәден, яме. Пока!
— Ә шешәләрен, коньякларын, бу икралар...
— Сина калдырам.
Бах-скрипач чыгып киткәч, Томшык үз-үзен сүкте: «Их, Мисбах, Мисбах! Көн буена пүчтәк хәсрәт белән йөргәнсен икән бит. Үзе теләп елан авызына килеп кергән чебен бит син. Менә кемнән акча сораганнар бит ул бандитлар». Мисбах үз-үзен әрләсә дә, яшь әтәч, сырты кабарган күркә кебек өзлексез чукып торган бу вакыйгаларнын мондый борылыш алуына, хәтәр табышмакнын чишелүенә бик шат иде.
Ул арада бүлмәгә, җыештыручымы, идән юучымы, администратормы, чурт белсен, бер хатын килеп керде һәм өстәлдәге шәп шешәләрне, затлы деликатесларны капчыгына тутырып алып чыгып та китте.
Мисбах бер сүз дә әйтә алмый, ашарга-эчәргә сораган күркә чебие кебек, авызын ачып калды.
Мисбахның кайтырга билет алуы һәм...
Йа Хода, Мисбахны мәгънәсез эш-гамәләрдән, монарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән борчу-михнәтләрдән, хәсрәт-газаплардан да азат итәр көнен бар икән. Менә хәзер фырт-кәпери егет үз кадерен үзе белеп вокзалга киләчәк, дәрәҗәле кеше рәвешендә перронга чыгачак, проводникка вәкарь белән билетын сузачак һәм әйтәчәк:
«Әйдә, чап, поезд, Казанга! Менә билетым: мә-мә-мә!»
Аннары йөзенә битарафлык, гамьсезлек билгеләре чыгарып, тыныч кына вагонга узачак. Узарсын, бар. Тыныч кына. Саклык камерасынын ишеген ачуга, «Күркәнен исе бар шул бераз» дигән уй аны борчуга салды. Шулай да, акчаны бандитлардан саклап калган Казан күркәсенә рәхмәте чиксез иде.
Ул Мәскәүнен сару кайнаткыч вакыйгаларыннан, кысыр хәсрәтләреннән арынып, якташ күркәсе салынган капрон сумкасын тотып, йөзенә әлләкем рәвеше керткән булып перронга чыкты.
Чыкса...
— Мисбах!
Кем кычкыра дисән, Компарттуташ икән.
— Ай Мисбах! Най Мисбах! Каян килеп чыктын?! Ходай бардыр ул...
— Үзен — коммунист. Үзен Ходайга ышанасын. Нинди парторг инде син?!
— Минем бу әйберләр белән пром-м-блема!
— «Проблеман»ны коммунистлар партиясе хәл итмимени?
— Ай, Мисбах. Булыш, пажалысты. Әйберләремне вагонга күтәреп бар!
Компарттуташнын «әйберләр» дигәне, әллә ниткән сумка-мумка, сетка- метка, пакет-макетлардан торган чуар тау. Мисбах шуны кузгатырга, вагонга кертеп утыртырга тиеш.
Бу «тау»ны вокзалга Компарттуташнын сабакташ егетләре көтүләре белән алып төшкәннәр. Төшкәннәр дә, Тукай әкиятендәге су эзләп киткән бүреләр кебек, поездга «посадка» игълан ителгәнче кайсы — морожныйга, кайсы сырага дигән булып, берәм-берәм сыпырганнар.
КПСС Үзәк Комитеты каршындагы академия — «коммунизм утравы» буфетларыннан азык-төлекне чумырып, комсызланып алган Компарттуташ кулыннан Мисбах берничек тә ычкына алмаячак иде.
Тауны ташыды.
Ташый-ташый иза чикте.
Сонгы «рейста» Мисбахнын портреты менә болайрак иде: ике кулда — бик күп әйбер, ике җилкәдә — аллы-артлы асылган бик күп әйбер. Барысы да — Компарттуташ малы. Үзенен ялгыз күркә салынган бердәнбер сумкасын Томшык теше белән күтәргән иде. Менә шулай, Мисбах, өйрәтә сине бу дөнья, бу тормыш. Теләсә — күркә, теләсә овчарка итә.
Компарттуташны ташый-ташый эт булган Томшыкнын үз вагонына кереп, үз урынына килеп утыруы булды, поезд кузгалып та китте. Анын «Хуш, Мәскәү», дип әйтерлек тә хәле калмаган иде. Хәл ана Гусь хрустальная станциясенә җиткәч кенә керде. Шунда анын башында бер идея дә туды. Ис керә башлаган күркәне вагонда тоту, гомумән, өйгә алып кайту әйбәт түгел. Атарга кул бармый. Ул аны урамга алып чыгып, вагон астына бәйләп куячак. Кайтсын шунда атына-атына. Хәлбуки, ул Казанга хәтле кайтып җитә алмаячак, сумканын бавы киселеп, юлда төшеп калачак. Калсын! Үзе төшеп кала бит. Ни дисән дә үз кулын белән ташлау түгел. Күркә, газиз туган ягына кайтып җитә алмаса да, рәнҗемәс, шәт.
Поезд туктап торган кечкенә генә бер тонык станциядә бичара күркә салынган
сумка вагон астында асылынып тора иде инде.
Ул Арзамас тирәсендә үк төшеп калды бугай әле. Күн сәкедә йоклап яткан Мисбах поезд бер көйгә генә барганда вагон астында нәрсәнендер шалтор-шолтыр килүенә сискәнеп уянып китте.
— Хуш, күркә! Бәхил бул!
Тик Мисбах иртәрәк бәхилләшкән булып чыкты. Казанга кайтып төшкәч, вагон астына иелеп караса, күндәм күркәсе сабыр гына асылынып тора инде.
Мисбах сөенде.
Их, күркәм, исән-саумыни син?! Мин сине бит...
Томшык сумканы җәт кенә чишеп алды һәм әйтеп куйды:
«И Казан! Сина кайттым ит сәфәреннән туеп тагын да мин.»
Тик Мисбах күркәне барыбер өйгә алып кайтасы итмәде. Тимер юл аша Идел ягына чыккач бер чүплек бар. Күркә белән ул шунда хушлашырга булды. Мисбах тимер юл аша салынган күпер баскычыннан менеп барганда автохуҗалыкнын бер көтү ир-атлары «проблемалы» Компарттуташны вагоннан бушатып калдылар.
Чүплекне Томшык тиз тапты.
— Күркәм, матурым, калдырам мин сине. Ачуланма, өйгә алып керә алмыйм. Хатыннан оят. Шул бер күркәне дә исләндермичә алып кайта алмадынмыни, дияр. Сүз дә юк, шәп күркә син. Син мине Кремль янында килеп бәйләнгән кызыл Кенәгәле Гайрәтле Бәндәләрдән коткарып калдын. Акчамны башкисәр бандитлардан саклап калдын. Күркәмлекнен күрке син, күркәм! Чын татар күркәсе! Яратам мин сине. Башын киселгән булса да яратам. Хәер, кемнен генә башы киселмәгән татар тарихында. Милләтебезне дә, халкыбызны да әнә шул газиз башлары киселгәннәр коткарып-саклап калган. Татарларны далага- җәһәннәмгә олактырырга теләгән Сталин, каһарман Җәлил һәм җәлилчеләрнен батырлыгы турында ишеткәч, уеннан кире кайткан.
Чүплек контейнеры буш булса да, Мисбах кошны анда томырырга җөрьәт итмәде. Ул аны сумкасы-ние белән ипләп кенә бер кырыйга куйды да башын иеп өенә кереп китте.
Мисбахның хатыныннан уклау алуы һәм...
Мәскәү кадәр Мәскәүдән ике кулын селтәп кайткан ирен хатыны ничек каршы алды дисезме? Әлбәттә инде, колач җәеп түгел. Сәфәрдән калган акчаларны санап утырганда Мисбахнын кесәсеннән килеп чыккан «записка»ны күргәч, кулына уклау эләктерде һәм иренен эскертбашына берне кундырып та алды. Мәктүптә болай дип язылган иде: «Мисбах! Булышуын өчен рәхмәт! Мәскәү күчтәнәчләре белән чәй эчәргә кил. Минем язуны берәүгә дә укытма.» Шунда ук телефон номерлары. «Күр әле бу Компарттуташны! — дип уйлады Томшык. — Ни арада язган моны, ни арада кесәгә тыгып куйган. Язуны укытма, имеш. Укытырмын мин сина арт... партсабагынны!»
Өйдә җәнҗал кызганнан-кыза барды.
Чү! Ишек шакыдылар. Ачсалар, чәчләре тузгыган кечкенә бер кыз белән авыз-борыны буялып беткән кечкенә бер малай басып тора. Кулларында — күркә салынган сумка!
— Бу сезнеке бит. Сез аны бая онытып калдырдыгыз.
Әле генә ирен каезлап торган хатын сумканы эләктерде.
— Бәй, күркә бит бу. И-и-и тапмадым дип торган була бит әле. Ялганчы! Менә бит - алып кайткансын!
— Бераз гына исләнә башлаган ул.
— И-и-и картым!.. Мин — ничә еллар ашханәдә эшләүче повар — итнен мондыен гына күрмәгәнме сон?! Моннан мин сина бер дигән деликатес пешереп бирәм.
Хатын аптырап басып торган, гомер буена ризыкка нәзберек булган ирен
кочаклап алды, анын өйдән пыранлаткан вакытта гәүдәсе чыгып та, озын вә аркылы булу аркасында ишеккә кысылып кала торган эскертбашын сыпырып куйды..
Бүлмәгә вагон астында поезд тәгәрмәчләренен өзлексез тыкылдавын тынлап кайткан галиҗәнап күркәдән Мисбахнын хатыны тансыклаган шпал исе таралды.