ҖИЛ ИСӘ, ЕЛЛАР ҮТӘ...
Сөй!
Әй, кардәш, җитте замана, оеш та укмаш.
Туганлык дигән табында Гөрләш, җый, уртлаш.
Йөрмә нәфрәт, ачу җыеп, хурлау кирәкми.
Явызлык, гайбәт, әшәкелек ашый йөрәкне.
Тиң күр үзеңдәй татарны, бертуганың ит.
Елмаеп йөрсә дә сиңа, Читтән килгән - чит!
Күршеңә тел-теш тидермә, сүз әйтмә хурлап.
Оныт үпкә, рәнҗешеңне, исәнләш зурлап.
Әй, татар, сөй бер-береңне, Йортың, халкың сөй.
Мәхәббәттән генә туа йөрәкләрдә көй.
Сиңа иң җитмәгән нәрсә, юк, акча түгел!
Бел, кардәш, сиңа кирәге бүген — киң күңел.
Күңелдәге кояш кына җылыта җанны.
Сөй, татар, санла тиңеңне - җылыт җиһанны!
Мин синнән ваз кичмәмен!
Көннәрен һәм төннәрен без бергә идек, җаным,
Язгы былбыллар кебек канатында таңнарның.
Һичкем аера алмас төсле бер-беребездән,
Кояшлы иде безнең татлы шат төнебез дә.
Мондый хәл булыр диеп һич уйламадым, җаным,
Төнем төн түгел минем, караңгыланды таңым.
Мәхәббәткә чик булмас, сөюем сине эзләр,
Биек күкләргә менеп, дөньяга бага күзләр.
Мин синнән ваз кичмәмен, син - күземнең нурысың,
Тормышымның иң матур һәм иң олы җыры син!
Син мине яшәтәсең, бирәсең көчле канат,
Гүя миңа дәшәсең: эзлә, тап, ярат, ярат!
Еракта син, яр, хәзер, йолдызлар сыман ерак,
Еракта син, яр, хәзер, аерды явыз фирак.
Әмма сине табармын, һич сүрелми өметем,
Без бергә булсак кына бу дөнья булыр бөтен!
Көз. Урман. Уйлар.
Көз алтын яфрак яудыра,
Җир — сары, күкләр зәңгәр...
Йөрәк яна да яндыра...
Көз килә безгә мәгәр...
Кемгә көз, ә кемгә әле
Көз җилендә яз уйный:
Тормышның рәхәт бер мәле:
Назлана, күңел туймый.
Чәчәкләрнең сагышын да
Күрми яшьлекнең күзе.
Тормышның шат агышында
Алтын балыктай үзе.
Ә яфраклар җилдә оча,
Коена яңгырларда.
Алтын көз дөньяны коча,
Иртәнге кырауларда!
Көзнең моңлы бәйрәмендә
Күрдем тормыш балкышын:
Биек күктә торналарның
Канатлары алкышын.
Яшьлектә сөйгән яр
Тау башыннан кул изәмәс,
Җилфердәтмәс яулыгын.
Хатлар да язып белешмәс,
Ничек, диеп, саулыгың.
Ул калган илләр бик ерак,
Кул түгел, караш җитмәс.
Тик күңелдә сыны тора,
Хәтеремнән һич китмәс.
Йә, булмаса болыт булып
Очамы ул күкләрдә?!
Кайлардан канат табарга,
Ничек кайтыйм үткәнгә?!
***
Сөюдән зур бер Аллаһ.
Раббене сөю - олуг,
Машаллаһ йә машаллаһ!
Янма мин ярың өчен,
Калдыр аһ-зарың көчен.
Үз-үзеңне талама
Йә бер Раббем, йә, Алла!
Дөньяның матурлыгы,
Хәләлнең татлылыгы,
Ярыңның батырлыгы
Аллаһтан! Йә, бер Аллаһ!
Дөрес, мәхәббәт - көмеш,
Алтыннан кыйммәт, имеш,
Төн үбеш, таңда күреш,
Шул була сөю, имеш!...
Әмма кулымны тот та,
Раббене син онытма.
Габитлектә - коллыкта
Зикер ит Бер Олугны.
Сөям сүзен исеңә
Төшерсәң, килсен Аллаһ.
Ул халәттә кимсенмә,
Зарланма, итмә аң-ваһ.
Икәү дисәң, без өчәү:
Уяу караш гел бага.
Сөю дигән сүздән соң,
Урын калсын догага!
Чөнки олуг мәхәббәт
Бүләк ерак гарештән.
Безнең гашыйк булулар
Аллаһ тәкъдире эштер!