Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ ӘҮВӘЛ ИКӘҮ БЕРЛӘШИК, АДАШЕТДИН!


Юк, синнән мондый хат килер дип көтмәгән идем, Рәфыйк. Моңарчы хуплау сүзләре генә ишетә идем бит үзеңнән. Һәрхәлдә, төп, принципиаль мәсьәләләрдә.
Гел аралашмасак та, журналистлар буларак танышлыгыбызга егерме еллап бардыр инде. Шуңа күрә синең күк «сез» ләп тормыйм, «син» дип кенә «дәшәм» менә. Җитмәсә, адашлар да. Синең белән исәнләшүем дә гел «Нихәл, Адашетдин!» була бит.
Хәер, безнең юллар күп элегрәк кисешкән инде. Мин эшләгән «Идел» журналы редакциясендә беренче кат бер-беребезне күреп, сөйләшеп утырганда белдем: сине заманында «Татарстан яшьләре»нә эшкә алырга вәгъдә итеп тә алмый калганнар икән бит. Шуны ишеткәч, уңайсыз, хәтта авыр булып китте. Мине, журналистика бүлеге студентын, үзем практика үткән «Социалистик Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Шәех Зәбиров тәкъдиме белән, нәкъ шул урынга алганнар икән! Сиңа исә нәүмизләнеп кире Балтачка кайтып китәргә туры килгән. Кызганыч. Район газетасында да (ни икәнен беләм!) шулай хөр фикерле, көчле милләтпәрвәр журналист булып үсә алганны «минем» урында нишләмәс идең икән син?
Кереш сүзе озын булды моның, боргаланып-сыргаланып үткен мәсьәләләрдән качмакчы бит бу дип уйлый күрмә тагын. Халкыбызның һаман берләшә алмавы күпләр уйлаганча олы мәсьәлә генә түгел, күп-күп ваклыклардан торган үтә нечкә мәсьәлә дә ул. Һәм төп фикеремә нәкъ менә шулар аша килеп ятуым бу.
Теге сөйләшүдән соң, каршыңда кем утырганын белгәчтен дә, сөбханалла, миңа карата шул ук Шәрәфиев булып кала алдың син. Минем ирешкән азмы-күпме уңышларымны күрә белдең, аларның кайберләрен хәтта республика матбугатында да күрсәттең, ягъни син, милләт җанлы кеше буларак, аларга уртак сөенеч дип карый белдең. Ләкин син һәм синең кебекләр «татар холкы» дигән уртак кагыйдәдән матур чыгармалар гына бугай шул.
Эреләрне, асылларны үткәреп (теге дөньяга яисә төрмә-каторгага), ваграклар, мескенрәкләрне калдыра торган «кире иләк»тән гасырлар буена иләнә килгән халкыбызның шулай ваклана-затсызлана, мескенләнә баруы гаҗәп түгел. Киресенчә, 80нче еллар азагында Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин, Рафаэль Хәким, Зәки Зәйнуллин, Индүс Таһиров кебек затларның көтмәгәндә «каяндыр» килеп чыгуы гаҗәп булды. «Фәүзия Бәйрәмова татарга кем тия ул?» дигән мәкаләмдә (2010, № 12) мин милли хәрәкәтнең 29 әйдәренең исемен атадым. Аларның күпчелеге кайда, нишли хәзер? Ә сафтагылары нигә үзара берләшеп, милләтне үзенең һәлакәтенә каршы тап-табигый көрәшкә туплый алмый соң? Чөнки шул ук «татар холкы» төрле микъдарда аларга да хас.
Алда саналган «олы бишлек» кә (мәрхүм М.Мөлековтан тыш бу) кергәннәр арасында да тирән каршылыклар, хәтта дошманлык галәмәтләре дә барлыгын беләм. Берсе хакында язганым да булды. Аларны бергә җыеп (үзләре җыелуны әйткән дә юк) олы эшләр эшләтү түгел, бер бүлмәдә төн кундыру да мөмкин микән әле? (Кулыннан килгәннәргә шул төн турында сәяси драма язарга тәкъдим итәм.)
Шөһрәт тансыклау, үз-үзеңне сөю еш кына милли гамьнән алдарак йөри. Син дә, әнә, адаш, берләшү һич мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясыйсың кебек. Ләкин башка юл юк бит. Милләтебез исән калсын дисәк, безгә чыннан да бу авыр мәлдә мин-минлекне артка чигереп, вак-төякләрдән башлап иң олы мәсьәләләргә кадәр, дөрес уртак фикергә килергә өйрәнергә кирәктер.
Беребез дә фәрештә түгел. Үзеңчә уйламаганны, синеңчә яшәмәгәнне, сиңа мөкиббән китмәгәнне дошман күрмик. Бер-беребездән аерган якны түгел, уртак якны алга чыгарыйк, уртак кыйблага төбәлик. Шулай булмаганда безгә «Әнә ул гына гаепле!», «Юк, син гаепле!» дип бер-беребезгә төртеп күрсәтә-күрсәтә бер карабта бергәләп бату гына насыйп булачак бит.
Татар язмышын үз мин-минлегеннән өстен куйган ихлас милләтпәрвәрләр күп түгелдер. Бу авыр мәлдә алар бер-берсенең кадерен белеп, кайгы-сөенечләрен уртаклашып, бер-берсенә таяныч булып, уртак олы гамьгә төбәлеп яшәргә тиешләр. Безгә хәзер шулай берәмтекләп берләшергә генә калды бугай инде. Ләкин бу да өметсез юл түгел. Халыкны аны бербөтен булып тупланган берничә дистә кеше дә уята ала.
Менә без дә, Адашетдин, иң әүвәл икәү берләшик. Моның өчен фикер
каршылыкларын күздән кичереп, уртак фикергә килергә омтылыйк. Миңа синең берләшә алмавыбыз фаҗигасен үз кайгың итеп, газапланып кичерүең ошады. Мәкаләмнең дөрес санамаган урыннарын күрсәтеп, җавап таләп итүең дә әйбәт. Мин дә шуннан башлыйм.
Менә хатыңнан бер өзек. «Янәсе, Шәймиев бер хәлиткеч мәлдә биек тәрәзәдән Ирек мәйданына бага да, «Халык аз бит!» ди. Алайса, нигә безнең җитәкчеләр халыкны урамнарга чыгудан һәрвакыт тыеп киләләр?» Болар икесе ике чор хәлләре бит, адаш. Язучылар берлегенең Тукай клубында да 1990 елның 9 августында Ельцин янәшәсендә баштагы Шәймиев утыра иде әле. Һәм ул син әйткәнчә каләм әһелләренә теш кайрап түгел, ихластан сөенеп утырды (ә очрашуны Язучылар берлеге рәисе, РФ Югары Советы депутаты булгач Ельцин белән шактый якынайган Ринат Мөхәммәдиев оештыра алды).
Үзгәреш Мәскәүдә, референдумыбызга таянып, безнең өчен бик тә уңай Шартнамәгә кул куелганнан соң, ягъни 1994 елны, һич көтмәгәндә башланды. Моның сәбәбен мәкаләмдә әйткән идем. Шуңа өстәп бер мәкаль дә китерим әле: «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә». Моны күптән инде болай дип үзгәртү тиештер: «Татар түрә булса, түргә урыс чабатасын элә». Түрәләребезгә бәйле сорауларыңа шушы яңартылган мәкаль җавап була ала, минемчә...
Син хаклы, адаш, милли матбугат бары дәүләтнең, әлбәттә инде, авторларга тиешле күләмдә каләм хакы да түләргә җитәрлек, матди ярдәме белән генә яши ала (ярдәмне өзүчеләр аны үтерүчеләр була). Ләкин «богауларын өзеп рухи иркенлеккә чыккан матбугат» дип, «нинди көч икәнен күрсәтте» дип югары пафос белән язуың - гаҗәпләндерә. Журналистларыбыз, бик азларны гына санамаганда, коллык психологиясеннән арына алмады шул. Референдум алдыннан ике төрле җавапны яклап бер ай буена барган матбугат көрәшенә дә әнә татар журналистлары кушылган яки хупланган эш, әйтик, урып-җыю кампаниясе ише бер нәрсә итеп караудан әлләни ерак китә алмадылар. Язучылар, галимнәр, юристлар активлык һәм осталык күрсәтмәсә, без бу көрәшне һичшиксез оттырачак идек.
Казан алынганнан соңгы чорда татар тарихында иң олы вакыйгаларның берсе булган референдумны, аның яңа референдумнан тыш беркемнең дә юкка чыгарырга хакы булмаган нәтиҗәсен Татарстан хакимиятенең дә, татар матбугатының да бергәләп шулай тиз «онытулары» шаккатыра. Газета-журналларыбыз референдумны үтүенә 5, 10, 15 ел тулганда да искә алмадылар диярлек. 21 мартта менә 20 ел тула. Яңа Президентыбыз әнә үзенең Яңа ел котлавында син язганча «депутатларның үзләреннән үк кире сүттерелгән» Конституциябезнең 20 еллыгын да, Изге Казан иконасының киң танылуына 400 ел тулачагын да онытмады, референдум турында гына ләм-мим бер сүз әйтмәде.
Газета-журналларыбызның күбесе әле дә татарның (димәк, үзләренең дә) исән калу-калмау кимәлендәге хәп-хәтәр хәлен күрмәмешкә салыша, курка-мескенләнә икән, монда иң әүвәл журналистлар һәм, әлбәттә, баш мөхәррирләр гаепле. Баш мөхәррирләр эштән алынудан (атудан да, төрмәгә утыртылудан да түгел!) куркып дер калтыраганда татар матбугаты ирекле була алмый шул. Чын журналистика беркайчан да, беркайда да куркаклар эше булмаган...
Түрәләрне, иң югарыларын да, контрольдә тотыйк дигән фикеремнән баш тарта алмыйм. Тиешле мәлдә матбугат аша, кирәк булганда, әйе, мәйдан аша да, басым да ясыйк. Әгәр дә татар матбугатын, татар мәдәниятен, татар мәгарифен, тулаем татар милләтен саклый алмый икән, безгә урыс Игнатьевны сагынырга кала икән, мондый хакимият Татарстанга гомумән дә кирәкме әле ул? Шундый чакларда да «әдәп саклап», тәтиләнеп утырсак, йә, без үзебез кем булабыз инде?..
Хакимият дигәннән, түрәлекнең үзенә күрә бер сихере бар бугай аның, әйе. Моны мин үзем дә тойдым. Хәтерлисең микән, мин бит синең исемеңне үзгәрткән кеше, адаш! Шул ук «Идел»дә эшләгәндә, баксам, өстәлемдә өч адашның кулъязмалары тупланган. Берсен үзем, ягъни Рәфикъ, икенчесен син, ягъни Рәфыйк, өченчесен Рафикъ язган. Мин мондый тәртипсезлеккә чик куярга булдым. Хакым бар, янәсе, беренче урынбасар бит! Исемебез гарәптән кергән. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеген ачып карасам, анда минем вариант бирелгән. Шуннан сиңа шалтыратып, хәлне аңлаттым. Син исә, ярар, үзеңнекечә куй инде, дидең. Ьәм мин, тавышыңдагы «агу»ны да тоймыйча, синнән «Рәфикъ Шәрәфиев» ясадым. Ләкин мәкаләң басылып чыккач, ялгышканымны аңладым. Мин бит сине укучыларың ияләшкән исемнән аерганмын. Ягъни синнән бүтән автор ясаганмын.
Шуннан соң янә элекке исемең белән чыга башладың... Әгәр дә мин берәр зуп-зур түрә булып, 10-15 ел эшләсәм, миңа, бәлкем, хәтта халкыбызның язмышын үзем теләгәнчә үзгәртергә дә хакым бар кебек тоела башлар иде. Моңа тагын бераз Мәскәүдән шөлләү һәм нәфес дигәне дә өстәлә төшсәме?!
Әйе, менә шундый «нечкәлеге» дә бар бит тормышның...
Шушы урында күп нокта куйыйк, адаш. Татарның хәзерге хәле турында мәкалә әзерлим, кайбер җавапларны аннан да табарсың...