Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Колгына
Колгына авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 15 чакрым, җирле үзидарә советы үзәге Дәвештән — 3, Килдураз тимер юл станциясеннән — 2, Тәтеш пристаненнән 46 чакрым ераклыкта урнашкан.
Атама тарихи чыганакларда, белешмәләрдә шактый искә алына. Авыл Казан ханлыгы чоры авылларын барлау исемлегенә теркәлгән.
XVIII йөз мәгълүматларын үз эченә туплаган тарихи белешмәдә (Д.А.Корсаков төзегән) күрсәтелгәнчә, Зөя суы ярына утырган Колгына авылында 45 йомышлы һәм 1 керәшен татары яшәгән. А.Артемьев мәгълүматларына караганда, Зөя суы ярына урнашкан Колгына авылындагы 62 хуҗалыкта 165 ир-ат һәм 184 хатын-кыз көн күргән, мәчет эшләгән.
1898 елда басылып чыккан белешмәдә Колгынада татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. К.П.Берстель җыеп чыгарган белешмәдә билгеләгәнчә, авылда 624 татар кешесе көн күргән.
Н.Б.Борһанова мәгълүматларына караганда, Колгына авылы халкы май ае ахырында күршедәге Өчмунча, Үгез куагы, Кабалан, Күзби, Дәвеш, Килдураз авыллары белән Кәлти җыенын бәйрәм иткән.
Авыл атамасының барлыкка килүен олы буын болай сөйли.
Күрше Коллар авылыннан монда бер кол килеп утырган. Ул берүзе генә булганга, авылны Кол + гына дип атаганнар. Билгеле, бу фараз халык этимологиясенә корылган.
Атамасы бераз сәеррәк булса да, авылның табигате, урнашкан урыны бик матур.
Аның ике ягында да күл бар. Берсе — Кызыл Яр, икенчесе Камышлы дип атала. Икесендә дә камышлар үсеп утыра. Җәй көне биредә балалар су коена, каз-үрдәкләр өчен дә бу күлләр бик җайлы.
Авылдан ерак түгел нарат урманы башланып китә. Бу урын бик ямьле. Тикмәгә генә «Зөя» лагере, «Зөя» санаторие шушы урман буена урнашмагандыр. Ә лагерь һәм санаторий яныннан ук Зөя елгасы ага. Зөя аръягында Кыз тавы, Каравыл тавы бар. Кыз тавының исеме, авыл халкы хәтерендә сакланган хатирәләргә караганда, болай килеп чыккан. Имеш, анда алтын сандыкта бер бай кызы күмелгән. Тауның әкияттәгедәй бер тишеге дә бар, әмма ул тишектән керергә әле берәүнең дә җөрьәт иткәне юк икән.
Таулардан соң кабат катнаш урман башлана.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Авылда изгеләр зираты бар. Халык аны Ташбилге зираты дип йөри. Авылның олылары, ак әбиләр һәм ак бабайлар зиратка барып Коръән укый, әби-бабайлар рухына
дога кылалар. Яңа зиратны да, изгеләр зиратын да авыл халкы карап һәм тәрбияләп тора.
Тутай
Тутай авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 32 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Кызыл Тау авылыннан — 3, Килдураз тимер юл станциясеннән — 17, Тәтештән 71 чакрым ераклыкта урнашкан.
Тутай атамасы тарихи белешмәләрдә шактый кулланыла.
Д.А.Корсаков чыгарган тарихи белешмәдән күренгәнчә, Тутай авылында ясак түли торган 69 татар кешесе һәм 9 керәшен татары яшәгән. Шул ук номер астында Атабай авылы күрсәтелә, анда 10 йомышлы татар көн иткән.
1859 ел мәгълүматларын эченә алган тарихи белешмәдә авыл Тутай Атабай (Тутаево Атабаево) дип бирелгән, андагы 90 хуҗалыкта 282 ир-ат һәм 276 хатын- кыз яшәгән. Авылда мәчет эшләгән. 1898 елда басылып чыккан тарихи белешмәдә Тутай һәм Тукбирде авылларында татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. К.П.Берстель мәгълүматларыннан күренгәнчә, Тутай авылында 692 татар кешесе көн иткән.
Наҗия Борһанова Тутай авылы халкы күршедәге Югары Балтай, Урта Балтай, Түбән Балтай, Зур Бакырчы, Кече Бакырчы, Кара Борнаш, Чирү, Каратун, Колчык, Көлкәш, Чирмешән, Чәтбаш, Кызыл Тау (Коллар), Шәмәк, Күкшем, Аксу, Дәүләки, Багыш халкы белән Кушкапка җыены үткәргән дип яза.
Авыл оешу турында өлкән буын болай сөйли. Аның элекке урыны хәзергесеннән 2 чакрым түбәндәрәк Бола суы ярында булган. Рус гаскәрләре Казан ханлыгын җимергәннән соң, Тутай янына килеп урнашкан рус авыллары (Кукау, Чыпчык) кешеләре татарларны кыерсыта башлый. Татарлар бу хәлгә озак чыдап тормый һәм авылны хәзерге урынына күчерәләр. Иң беренче булып Тутый исемле әби күчеп утырган. Вакытлар узгач Тутый исеме Тутайга әйләнгән.
Тутай авылы халкы Чабыр җыены үткәрүдә катнашкан. Бу җыен бик борынгы һәм абруйлы җыен булган.
Авыл янындагы Изге зиратны аерым әйтеп китик. Ул елга буендагы Каеннар арасы тавы өстенә урнашкан. Халык аның изге урын икәнен белә, шуңа күрә ул урын сукаланмаган.
Авылда бик матур болын да булган. Болыннарны бетергән, сукалаган игелексез елларда бу болынны да сөреп ташлаганнар. Хәзер анда чөгендер утырталар. Уңуы чамалы гына.
Тутай авылы миңа бик кадерле. Ьәрберебез яраткан композитор Сара Садыйкова шушы авыл белән бәйләнешле. Сара апа Казанда туып-үсә. Ләкин әнисе Бибигайшә апаның әтисе Тутайда туып-үсеп, Казанга күчеп килеп, пристаньда пароходлар йөртү эшендә диспетчер кебегрәк казна хезмәтен үтәүче Әхмәдиша абый була.
1989 елда Сара апага Тукай бүләге бирелде. Ләкин бу бүләккә ул үзе исән вакытта ирешә алмады. Тутайда яраткан композиторыбызга багышлап ачылган музей эшли. Музей хезмәткәрләре Сара апа белән бәйләнешле экспонатларны кадерләп җыялар һәм саклыйлар, һәр елны аңа багышлап кичәләр уздыралар, һәр сөйләнгән сүз аңа дога булып бара.
Шәмәк
Шәмәк авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 23 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Урта Балтайдан — 4, Каратун станциясеннән — 11, Тәтеш пристаненнән 59 чакрым ераклыкта урнашкан.
Шәмәк атамасы шактый тарихи чыганакларда очрый.
Шәмәк авылы Казан ханлыгы чорында яшәгән авыллар исемлегендә беркетелеп калган.
Д.А.Корсаков белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Шәмәк авылында 185 йомышлы һәм 3 керәшен татары көн күргән.
1898 елда басылып чыккан белешмәдә Шәмәк-Ямбакты авылында татарлар яшәве
искәртелә. К.П.Берстель белешмәсендә авыл Шәмәк-Ямбакты дип искә алына һәм анда 1018 татар көн иткәнлеге күрсәтелә.
Олылар сөйләве буенча, Шәмәк авылына атама бирү шактый үзенчәлекле булган.
Авылга исем кушу өчен йөгерү ярышы оештырырга уйлыйлар. Кем алдан килә, авыл шуның исеме белән аталачак дип вәгъдә итәләр. Йөгерешүчеләр арасындагы Шәмәк исемле кеше беренче килә алмаслыгын сизеп, мәйданга бүреген ыргыта. Ул үзе килеп җиткәнче аның бүреге мәйданга килеп төшә. Бүрекнең Шәмәкнеке икенен белеп, авылга Шәмәк исеме кушканнар.
Авыл тигез җиргә урнашкан. Янында күл бар, элек ул түм-түгәрәк, тирә-ягы ямь-яшел үлән һәм агачлык, үзе тирән булган. Анда хәтта кешеләр батып үлү очраклары да булгалаган. Хәзер ул саеккан, тирә-яктагы яшеллеге дә беткән. Авыл янында берничә чокыр бар. Аларны Урта чокыр, Атау чокыры һәм Кирәмәт чокыры дип йөртәләр. Кирәмәт чокыры тирәсендә итәк-җиңеңне җыеп йөрмәсәң, кешегә зыяны да тияргә мөмкин дип сөйлиләр. Авыл янында гына болын җәелеп ята. Аны урталай бүлеп Бола суы ага. Бола янында Урта куаклык урнашкан. Аны печәнлек дип тә, көтүлек дип тә әйтәләр.
Дәвамы киләсе саннарда.