Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЗЕМ ӨЧЕН БЕР ХАКЫЙКАТЬ АЧТЫМ

Милләт хәтере
Дәверләрне имин кичсеннәр дип,

Бөек сүзләр ташка уелган.
Аямаган вакыт — гали сүзләр

Бер дә булмагандай җуелган.
Гарасатлар...
Әманәтләр кайда?
Табалмассың хәтта эзләрен.
Җуелмыйдыр милләт хәтеренә

Уелганы гына сүзләрнең.
 

Иблис ялчысы
Учак яна. Иблис яккан учак.
Сүзем бүген шуның хакында.

Татарымның киләчәге яна,

Шул учакта яна ялкынлап.
Күрмисеңме?! Якында ул — түгел
Әллә кая эзләп барасы.
Карама син маңгай күзең белән,

Күңел күзең белән кара син.
Матур сүзләр сөйли «бөек» Иблис,

Кулында юк никтер камчысы.
Камчысыз да, әнә, өтәләнә Кавемдәшем —

Иблис ялчысы.
Һай, сәләтле ялчы! Көрмәп алып

Биниһая олы кочакка,
Милли ядкярләрне, телебезне —

Киләчәкне сала учакка.
Үзем өчен бер хакыйкать ачтым,

Ул хакыйкать чыкмас һич истән:

Әгәр ялчы бик сәләтле булса,

Хәтәррәк икән Иблистән.
Иблис куя ялчы кавемдәшне

Башлык итеп үзе юк чакта.

Нишләргә соң?! Гөнаһ булмас, шаять,

Шул ялчыны салсак учакка.
Бәлки, янар?!


Тукай шәкерте
Алда — портретың.
Мин бит, Тукай,
Шәкертең күк тоям үземне.
Шигырь сырлаганда сизеп торам:

Син укыйсың һәрбер сүземне.
Карашларың кайчак серле була,

һәм үз итеп кайчак карыйсың.

Юанамын: «Язган сүзләремне

Тукай кабул итте, ахрысы».
Ләкин кайчак шелтәлисең сыман:

«Шигырендә минем Ишмиләр...»

Нишләргә соң?!
Синең чордан күчкән Шул

Ишмиләр бигрәк ишлеләр,

Синекеннән ныграк тешлиләр...


Ишәйткәннән соң
(Башкортстанда .җанисәпкә бәйле хәлләр)
Күз дә йоммый: «Һед — башкорттар!» — диләр

Халык санын алган чакларда.
Кардәш милләтне ишәйткәннән соң
Күчерәләр кабат татарга.
Әйләнәбез янә батракларга —

Йөк ташучы чыдам атларга.


Уйдырма-ялганнарым
Чын-дөресен язып, бик еш

Булды шелтә алганым.

Ә бу юлы языйм әле

Шау уйдырма-ялганны.
Бу ил иртән баш төзәтә,
Кичен — кабат исерек.
Канны эчкән Сәмруг кошны

Гафу иттек — кичердек.
Мәхкәмәче зерә оста:
Ак дип раслый караны.
Урлашалар — каракларга

Хәләл ни дә хәрәм ни.
Менә тагын чеп-чи ялган:

Ана сата баласын.
Авыл бетә — татар бетә,

Бетми кая барасың...
Ялганнарга ышанмаган
Берәр кеше бардырмы.
Әгәр була калса, үзен
Кочаклап ук алырмын.


Иске зиратта
Иске зират. Бакый уйга талган

Мәрхүмнәрнең соңгы аймагы.
Таныш түгел кабер. Ташы ауган.
Әрем баскан. Шайтан таягы...
Сүзләр җуелганнар. Кем кабере?

Исеме дә юк бит, ичмасам.
Бик тырыша торгач укый алдым:

«... онытмабыз сине һичкайчан.

Ахириләр гәпләшә
Ике ахири гәпләшә,
Берсе зарлана бигрәк:
— Атлаган саен кемгәдер

Акча төртергә кирәк.
Рәтсез килеш булмый ачып
Институт ишеген.
Майлап тормасаң түрәне,

Көе булмас эшеңнең.
Чирләп китсәң, бара күрмә
Буш кул белән врачка.
Ясактан башка берни дә

Кирәкми бу влачка.
Икенчесе ахиринең
Әйтте:
— Чәпчемә, дускай!
Газлы булса да, һаваны

Сулыйбыз әле бушлай.
Түләмичә бер тиен дә

(Шуңа рәхмәт укырлык!),

Кояш тирәли очабыз,

Җир шарына утырып.
Бертуктаусыз зарланасың:

«Түләргә дә түләргә!»

Шөкер итик: әлегә бит

Бушлай мөмкин үләргә.
 

Шигъри сүзләр
Ә нигә соң, Ә кайчан соң

Шигъри сүзләр ярала?
Тугры дустың бердәнбер көн

Тоз сипкәндә ярага;
Баласын җуйган кыр казы

Кычкырганда илереп;

Мәхәббәт өчпочмагында

Торып калсаң җиңелеп;

Җир өстендәге тәмугтан

Исән чыга алалсаң;
Илеңнән колак каккач та

Татар булып калалсаң;

Исемеңне түбән җаннар

Манчыганда карага

Кала алсаң ак-пакь килеш,

Шигъри сүзләр ярала.
Яраламы шигъри сүзләр

Әҗәл килгән чагында?

Анысын әйтермен,
Әҗәл Килеп баскач алдыма.