Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа Конституциягә 20 ел


Казанда «Яңа федератив Россиянең үсеше: Татарстан Республикасының конституцион законнар чыгару тәҗрибәсе» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Ноябрь башында узган әлеге чара ТР Конституциясен кабул ителүнең 20 еллыгына багышланды. Аны ТР Дәүләт Советы, Фәннәр Академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан (Идел буе) федераль университеты оештырды. Аның эшендә, Татарстан Республикасы җитәкчеләре белән бергә, якын һәм ерак чит илләрнең күренекле галимнәре, дәүләт ҺӘМ җәмәгать эшлеклеләре, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Төркмәнстан ҺӘМ Россия Федерациясе төбәкләренең парламент делегацияләре катнашты.
Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесеМ.Шәймиев чыгышын ҺӘМ Конференциянең пленар утырышында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Ә.Мазһаров ясаган төп докладны укучыларыбыз хөкеменә тәкъдим итәбез.
Минтимер ШӘЙМИЕВ:
«Вәкаләтләребезгә тыкшыну ышанычны какшата» Моннан 20 ел элек — 6 ноябрь көнне 14 сәгать 28 минутта республика Югары Советы Татарстанның яңа Конституциясен кабул итте. «Вакыт — иң яхшы хөкемдар». Төп законның — теләсә кайсы дәүләт Конституциясенең дә тормышчанлыгын чынбарлыкта чагылдырган гыйбарә бу. Катлаулы сәяси вәзгыятькә карамастан, кайвакыт үтеп тә булмаслык тоелган каршылыклар аша, Татарстан Дәүләт суверенитеты турында декларация һәм республика статусы турында 1992 елның 21 мартында узган бөтен халык референдумында тавыш бирү йомгаклары нигезендә эшләнеп, Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясе Конституциясе кебек үк, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауны гарантияләп, шушы еллар эчендә республикабызның тотрыклы социаль- икътисади үсешен тәэмин итеп килә. Без яңа Россия Федерациясе төзүнең беренче адымнарыннан ук илебезнең иждимагый-сәяси һәм законнар чыгару — хокукый кырында аның федератив төзелешен яклап чыктык һәм чыгабыз, чөнки Россия дәүләтен демократияле төстә үстерүнең бердәнбер юлы бу. Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм федерациянең башка субъектлары конституцияләре бер-берсеннән килеп чыга.
Россия Федерациясе Конституциясенең 11 маддәсендә болай диелгән:
«...1. Россия Федерациясендә дәүләт хакимиятен Россия Федерациясе Президенты, Федераль Җыен (Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы), Россия Федерациясе хөкүмәте, Россия Федерациясе судлары тормышка ашыра.
2. Россия Федерациясе субъектларында дәүләт хакимиятен аларның үзләре тарафыннан оештырылган дәүләт хакимияте органнары тормышка ашыра.
3. Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр чикләрен билгеләү ошбу Конституция, Федератив килешү һәм вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында башка килешүләр нигезендә хәл ителә».
Үзәк белән элеккеге автоном республикалар һәм калган субъектлар арасында Конституция нигезендә вәкаләтләр чикләрен билгеләү мөмкинлеге — Россия дәүләте тарихында моңарчы күрелмәгән вакыйга иде. Ул үзгәртеп кору елларыннан соңгы яңа җәмгыятьнең сәяси тормышында зур алга китеш булды.
Тик, ни кызганыч, оппозицион партияләрнең фракцияләре генә түгел, Россия республикаларында яшәүчеләр әлегә дәррәү яклап-хуплап, үзләренә тавыш биреп килгән «Бердәм Россия» партиясе депутатларының бер өлеше дә империячел фикерләү сагышыннан бүгенгәчә аерыла алмый. Конституциядә, Россия Федерациясендә суверенитет һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы булып аның күп милләтле халкы тора, дип ачык итеп билгеләнүгә карамастан, хакимият институтларының «Россия — руслар өчен» кебек өндәмәләрне рәсми төстә гаепләүләрен ишеткәнебез яки Конституциянең 14 маддәсен тиешле дәрәҗәдә төгәл үтәгәнебез юк (анда, дини берләшмәләр дәүләттән аерылган һәм закон алдында тигез, дип бик ачык язылган). Яисә законнар чыгару шартларын булдыру проблемасын алыйк. Россия Федерациясе Конституциясенең 68 маддәсендә, Россия Федерациясе барлык халыкларына туган телен саклау, аны өйрәнү һәм үстерүгә шартлар булдыру хокукын гарантияли, диелгән. Глобальләштерү шартларында милли республикаларда туган телне саклауга үтә зур тырышлыклар куелса да, Конституциядә игълан ителгән нормаларга каршы килеп, аерым федераль структуралар халыкларның туган телләрен өйрәнүгә хокукларын өлешчә кысуга юл куйган мәгариф стандартларын кабул итә. Дәүләтебездә милли мәсьәләләр проблемалары күзгә күренеп тора һәм алар тиешле хакимият институтын булдыру аша төптән уйланылган чишелеш-карарлар таләп итә. Әле ярый ил Президенты Владимир Владимирович Путин бу хакта тагын бер кат искә төшерде. Әмма күренеп торган проблемаларга күз йомарга ярамый. Аларны хәл итү дәүләтнең алга таба ныгуына китерәчәк ләбаса.
Ни өчен бүген, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә, барлык хакимият структуралары, барлык дәрәҗәләрдәге иҗтимагый оешмалар тарафыннан иң элек Россия Конституциясен төгәл үтәү зарурилыгы турында сөйләргә туры килә? Минемчә, җавап бер генә — чынбарлыктагы демократик федерация булдыру өчен кирәк бу. Безнең моңа инануыбыз шактый катлаулы булган соңгы егерме елдагы социаль- сәяси тормыш тәҗрибәсе белән раслана. Бу еллар РФ һәм ТР Конституцияләренең кайбер җитешсезлекләренә, кайбер нигезләмәләренең бер-берсенә туры килмәүләренә карамастан, бүген безнең өчен тотрыклылык гаранты булып торуын күрсәтә.
Конституция нигезендә вәкаләтләр чикләрен ике як өчен дә кулай итеп билгеләү мөмкинлеге гамәлдәге Конституцияләрне үтәү-тануның төп нигезе булып тора. Башка юл юк. Безгә алга таба да, зирәклегебезне җуймыйча, бауны үзебезгә артыгын тартмыйча, вәкаләтләр чикләрен билгеләү механизмын камилләштерү юлларын эзлисе иде. Шуны ассызыклап үтәсем килә: федерация субъектларыныкы гына булган вәкаләтләргә теге яки бу тыкшынулар депутатларга һәм Федераль Жыен вәкилләренә — ахыр килеп, югарыгы законнар чыгару хакимиятенә ышанычыбызны какшата. Федерация субъектларының гына карамагындагы яки уртак карамактагы вәкаләтләрне үзәк файдасына «аударып» кабул ителгән федераль законнар байтак.
Бу җәһәттән иң элек, Россия Федерациясе субъекты башлыгы Вазифасы атамасы буенча 2010 елның декабрендә кабул ителгән «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең законнар чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» федераль законга үзгәреш кертүне мисал итеп китерергә була.
Төрле чакырылышларның күп кенә депутатлары инде 2001 һәм 2005 елларда ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Ищенко һәм Харченко тәкъдиме белән мондый үзгәреш кертүне кабул итү омтылышы булганын белә.
Шул ук вакытта шуны да беләбез: алар тарафыннан кертелгән закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте ягыннан рәсми төстә инкарь ителде. Рәсми инкарьда, бу тәкъдим Россия Федерациясе субъектларының үз дәүләт хакимияте органнары атамаларын мөстәкыйль билгеләүгә хокукын чикли һәм Россия Федерациясе Конституциясенең 11 маддәсенә каршы килә, дип күрсәтелгән иде.
Нәтиҗәдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының 9 декабрь, 2005 елгы карары нигезендә әлеге закон проекты кире кагылды.
Бу җәһәттән законнарны төгәл үтәргә тырышучы гражданнарыбыз (ә хәзер алар кемгә караганда да актив): «Шуннан бирле нәрсә үзгәрде, дәүләтнең Төп законын үтәүгә салкынрак карый башладыкмы әллә?» — дип аптырый.
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Конституциясеннән бер елга алданрак кабул ителгән Татарстан Конституциясе, һичшиксез, аның кануннарына тулысынча туры килеп бетә алмый иде. Үзгәртеп кору елларыннан соңгы чордан күренгәнчә, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга, хокукларын һәм ирекләрен саклауга юнәлдерелгән тырышлыклар фәкать Россиянең, республикаларның конституцияләрен һәм федерациясе субъектлары уставларын үтәү нигезендә генә нәтиҗәле булырга мөмкин. Өстәвенә, инде алдан әйтеп үткәнемчә, үзара килешү өчен вәкаләтләр чикләрен билгеләүнең үтемле, әйбәт механизмнары бар. Яңа гына оешкан яисә бүген гамәлдә булган, тик перспективалары әллә ни күренмәгән партияләр һәм хәрәкәтләрнең «Нигезенә кадәр җимерик тә, аннан соң...» кебек теге яки бу өндәмәләрен без инде күптән ишеткән. Алар безгә кыйммәткә төште... Мондый өндәмә-белдерүләр Конституциягә каршы килә, һәм аек акыллы кешеләр өчен һич кулай була алмый.
Конституциябезне кабул итү көне алдыннан, Конституция Комиссиясе Рәисе буларак, сәяси карашларына бәйсез рәвештә, яңа Татарстанның киләчәген кайгыртып, шәхси амбицияләрен читкә куеп, Төп законыбызны бертавыштан кабул иткәннәре өчен, шәхсән үз исемемнән һәм Татарстанда яшәүче барча халык исеменнән республика Югары Советы комиссияләренә, депутатлары һәм җитәкчелегенә, Министрлар Кабинеты, Президент аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, галимнәр, иҗтимагый эшлеклеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бик зур рәхмәт сезгә!
Шул еллардагы катлаулы эш татар милләтенә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртте, лаеклы киләчәккә юнәлешле милли үзаңның үсүенә китерде. Социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни өлкәләрдә күп милләтле республикабызның күзгә бәрелеп торган уңышлары «Без булдырабыз!» дигән сүзләрне тагы да ышанычлырак әйтү мөмкинлеге бирә.
Чын күңелдән рәхмәт, исәнлек-саулык, иминлек сезгә. Булдырабыз, эшлибез, яшибез. Бәйрәм белән!
Әхмәт МАЗҺАРОВ
Татарстан Республикасы Конституциясе: тарих һәм бүгенге көн Без бүген гаять әһәмиятле вакыйга — Татарстан Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан җыелдык. Республиканың төп Законы Татарстанда яшәүче күпмилләтле халкыбызның, татар халкының күптәннән килә торган барлык өметләрен һәм гамьнәрен, киләчәккә ышанычын үзенә туплаган хәлиткеч документ булды. Бер үк вакытта ул Россиядә яңа федератив дәүләтчелек урнашу этабына хас проблемаларны һәм катлаулылыкларны чагылдыра. Нәкъ менә Конституциядә без беренче тапкыр хокукый социаль дәүләтне, демократия иреген һәм халыкларның иминлеген югары кыйммәт буларак игълан иттек. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Республика Дәүләт Советына юлламасында билгеләгәнчә, «Татарстан Конституциясенең егерме еллыгы Төп законның тарихи әһәмиятен һәм республиканың заманча дәүләтчелеге формалашудагы ролен ассызыклап күрсәтте».
Егерме еллык ул — бәйрәм дә, узганнарга йомгак ясау да, һәм киләчәккә үсеш перспективалары турында уйланулар вакыты да. Шуңа күрә конференция уздыру эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе башлап йөрде. Чөнки без, рәсми фикер белән һәрчак туры килеп бетмәсә дә, ил тарихын, халыкара хокукны, республиканың күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен исәпкә алып, үз фикерен турыдан-туры әйтә торган фәнни оешма.
Татарстан Фәннәр академиясе 10 академик институтны һәм 23 гамәли фәнни- тикшеренү институтын; 40 хакыйкый һәм 80 мөхбир әгъза, 30 шәрәфле һәм 14 чит ил әгъзаларын берләштерә. Алар арасында Нобель премиясе лауреаты Ж.И. Алферов та, Р.З. Сәгъдиев, Р.А. Сөнәев, Хәрби Фәннәр академиясе президенты, армия генералы М.Ә. Гәрәев, М.Б. Пиотровский, Россиянең Бөекбританиядәге илчесе А.В. Яковенко һ.б. дөньякүләм танылган галимнәр дә бар. Безнең өчен Татарстан шушы елларда үткән юлны бәяләү һәм көнүзәк мәсьәләләрне үзебез күргәнчә тәкъдим итү мөһим.
Татарстанның беренче Конституциясе 1926 елда кабул ителгән иде. Ул 1920 елда төзелгән милли дәүләтчелек формасын ныгытты. Татар автономияле совет социалистик республикасы ул вакытта ук инде дәүләтчелекнең кайбер атрибутларына ия була. Алар — конституция, закончылык, территория, рәсми административ оешмалар, дәүләт телләре һәм символлары. Рус теле белән беррәттән, татар теле дә актив өйрәнелә, милли мәдәниятләр хөкүмәттән финанс ярдәме ала.
1936 елгы СССР Конституциясен әзерләү барышында республиканың статусын союз дәрәҗәсенә күтәрү турында тәкъдимнәр әйтелә, ләкин Сталинның бу мәсьәләгә карата катгый позициясе бары тик автоном статусны кабат беркетүгә генә китерә. 1937 елгы ТАССР Конституциясендә аеруча мөһим нормалар «Дәүләт төзелеше» дип аталган аерым бер бүлеккә туплана, ТАССР гражданлыгы, шәхси суд органнары һ.б.ш.ны булдыру хокукы турында нигезләмә эшләнә. Әлбәттә, тоталитар режимның ныгуы сәбәпле, республиканың фактик хокуклары партия оешмаларының карарларын үтәүне оештыруга кайтып кала. Шуңа да карамастан, аерым республика төзелү, мәдәниятне үстерү максатыннан кайбер оешмаларга нигез салыну уңай йогынты ясый һәм зуррак мөстәкыйльлеккә ирешү юлында мөһим этап була.
Ил тарихындагы сугыштан соңгы чор, шәхес культын фаш итүгә карамастан, республика хокукларын киңәйтүгә китермәде. Киресенчә, коммунистик идеология милләтләрнең берләшүен котылгысыз дип игълан итте, хакимият татарлар өчен тел, мәгариф, китап бастыру, массакүләм мәгълүмат чаралары кебек өлкәләрдә чикләүләр кую ягыннан конкрет адымнар ясады.
Шул чорда республика, «Милләтләрнең һәм телләрнең югалуы — бөтен кешелекнең генофонды җимерелү», дигән аксиомага таянып, татар мәдәниятен саклау мәсьәләсендә үзенчәлекле калкан ролен үтәде. Совет федерациясенең формаль төстә булуы һәм номиналь дәүләтчелек республикага үз икътисади һәм мәдәни сәясәтен корырга мөмкинлек бирмәде. Шул ук вакытта Татарстан зур үсеш алган сәнәгате, авыл хуҗалыгы, фәне һәм югары мәгарифе булган көчле төбәккә әйләнә барды.
1978 елгы Конституцияне кабул иткәннән соң, Татарстанның дәүләтчелеген билгеләүдә берникадәр үзгәрешләр барлыкка килде, хокук институтлары «Татарстан АССРның милли-дәүләти һәм административ-территориаль төзелеше» исемен алды. Үзгәрешләр шулай ук Татарстан АССР белән РСФСР арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә, республиканың РСФСР карамагында булган аерым мәсьәләләрне чишүдә катнашуына кагылды. Шуның белән бергә, 1978 елгы Төп Закон автономия статусының дәүләти-хокукый билгеләре исемлеген теркәп бара торган нормаларны үзгәрешсез калдырды.
1978 елгы ТАССР Конституциясенә кертелгән төзәтмәләр халыкның социаль- икътисади һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмадылар. Зыялылар арасында әледән-әле СССРда республикаларның тигез хокуклы булмавы, Татарстанга союздаш республика хокукы бирү турындагы мәсьәләләр күтәрелә иде. Үзгәртеп корулар башлангач, мондый фикерләр матбугат битләренә дә үтеп керде, аннары «Татариягә — союз статусы!» дигән лозунг астында күпсанлы митинглар рәвешен алды. Сүз иреге шартларында кешеләрнең фикере хокук чыгаруның аерылмас өлешенә әверелде.
Бүген без, Конституциянең отышлы һәм отышсыз яклары турында фикер алышканда, еш кына аның Татарстан өчен генә түгел, гомумән бөтен ил өчен үтә дә авыр шартларда әзерләнүен онытабыз. Конституциябезнең әһәмиятен тиешле дәрәҗәдә бәяләү өчен 90нчы еллар башындагы вәзгыятьне искә төшереп үтү кирәк.
Үзгәртеп кору — асылда җәмгыять төзелешендә революцион үзгәрешләр барышында, сүз иреге, демократия, базар мөнәсәбәтләрен игълан иткәндә без Россия Совет Федератив Социалистик Республикасында гамәлдәге хокук кысаларында яшәүне дәвам иттек. Сәясәтчеләр капиталистик мөнәсәбәтләрнең яңадан торгызылуы турында сүз алып барды, ә ил фактик һәм юридик яклардан социалистик ил булып кала бирде. Иске структураларны үзгәртү һәм тоталитар ялган федерациядән (асылда империядән) — чын, реаль федерализмга күчүнең ышанычлы юлларын эзләү барды. Бу иҗади процесс иде. Туа килгән күпсанлы сорауларга
беркемдә дә анык кына җавап юк. Демократия нормаларын үтәү Татарстан законнары җыелмасында авыр тарихлы, үпкәләре һәм күпсанлы стереотиплары җыелган күп милләтле халыкның мәнфәгатьләрен тормышка ашыруны таләп итте. Төрле позицияләрне һәм сәяси карашларны, яңа социаль-иҗтимагый мөнәсәбәтләргә күчүнең кулай вариантын табу өчен, үзара килештерергә кирәк иде.
Республика җитәкчелеге һәм халкы ССР союзын Татарстан республикасының статусын Союз дәрәҗәсенә күтәреп яңарту өмете белән яшәде. 1991 елгы «Татарстан Республикасының Союз килешүе төзүдә катнашуы турында Белдерү»дә шундый юллар бар: «Татарстан ССР Югары Советының Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткәннән соңгы карарларының асылы шунда, Татарстан Республикасы үзен, башка барлык союздаш республикалар белән беррәттән, ССР Союзын мөстәкыйль төзүчеләрнең берсе сыйфатында карый. Әлеге позиция республикаларны союздаш һәм автоном рангларга бүлүне бетерүгә һәм СССРны тигез хокуклы республикалар Союзы буларак ныгытуга юнәлтелгән».
Ул чакта беркем дә СССР таркалыр дип уйламады һәм барлык таләпләр союз статусын тануга кайтып калдылар. Искә төшереп үтәсем килә: ул вакытта республикалар гына түгел, Россия үзе дә хокуксыз иде, суверенитет игълан итеп, ул үзенең лаеклы статусы өчен көрәште. Ә Татарстан тагын да хокуксызрак хәлдә иде. Мисал өчен, республиканың ул елларда барлыгы 2 процент милке бар иде, ә сәнәгатьнең 80 проценты союз милкендә иде. Нинди автономия турында сүз була ала? Республика бөтен Балтыйк буе кадәр эшләсә дә, акчасын татар зыялылары сораганча үз мәдәнияте үсешен тәэмин итүгә тота алмады.
Республика өчен башлангыч хокукый акт булып 1990 елның июнендә кабул ителгән Россия дәүләт суверенитеты турындагы Декларация торды. Анда бөтен халыкларга үзләре сайлаган милли дәүләтчелек формасында үзбилгеләнү хокукы бирелгән иде. Шуннан соң Татарстан да үзенең Дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларациясен кабул итте. Россия белдергән хокукларга туры килү өстенә, моны халык үзе дә катгый таләп итте. Ул көннәрдә Россиянең шул чактагы Президенты Борис Ельцин Казанга килде һәм инде хәзер бар кешегә дә таныш булган канатлы сүзләрне әйтте: «Суверенитетны булдыра алган кадәр алыгыз!». Ул Татарстанда халыкның кәеф-халәтен үз күзләре белән күрде. Татар милли хәрәкәте активистлары гына түгел, зыялылар, аерым партияләр, хәтта Казанның, башка шәһәрләрнең, республика авылларының гади кешеләре дә мөстәкыйльлек даулады. Бу — заман авазы иде. Әлеге авазга колак салмый калу мөмкин булмады.
Бүген күпләр Ельцинны Татарстан суверенитетына теләктәшлек күрсәткәне өчен ачуланалар, ләкин ул шуның белән киеренкелекне йомшартты. Урамнарда берөзлексез митинглар бара , милләтара каршылыклар бәрелешләргә күчү белән яный, уннарча партияләр матбугат битләрендә бәхәсләшә, парламентта депутатларның кайнар дебатлары бара. Сәяси көчләр позицияләренең капма-каршы якка аерылуы һәм килешмәүчәнлекләре территорияләрнең идарә ителмәс хәлгә килүенә китерергә мөмкин иде.
Эш 1991 елның 24 октябрендә «Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге акты»н кабул итүгә кадәр барып җитте. Анда шундый юллар бар: «Татарстанның Дәүләт бәйсезлеге турында Актның үтә дә әһәмиятен искә алып, шуңа бәйле рәвештә республиканың югары органнарына, аның күпсанлы халкына йөкләтелгән җаваплылыкны истә тотып, Министрлар Кабинетына бер ай вакыт эчендә, республиканың бәйсезлеге турындагы Актны кабул итү нәтиҗәсе буларак, Татарстан Республикасының сәяси-хокукый, социаль-сәяси хәл-халәтендәге үзгәрешләр хакындагы анализ-прогнозны Татарстан ССР Югары Советы тикшерүенә куюны йөкләргә». Әлеге документта сүз, әлбәттә, тулы бәйсезлек турында бармый, ул заманында яңартылган ССР Союзының тиңдәше кебек кабул ителгән Бәйсез Дәүләтләр Оешмасына керү теләген чагылдыра. Бер үк вакытта Акт хисләрнең кайнарлык дәрәҗәсен күрсәтте, ул үзеннән-үзе Россия Федерациясен республика белән сөйләшүләр алып барырга этәрде. Икенче яктан, Мәскәүдә Россиянең бөтенлегенә куркыныч янау, республикалардагы сепаратизм һәм алар тарафыннан РСФСР Конституциясе бозылу турында сүзләр ишетелде, сәясәтчеләр һәм депутатлар иң катгый чаралар күрүне таләп иттеләр. Алар Россия хокук актларының үзләре үк әле һаман да совет, социалистик булып калган Конституциясен бозуларын оныталар иде.
Шундый катлаулы шартларда Б.Н. Ельцин ачыктан-ачык демократиягә күчү кирәклеге турында белдерде, һәм аның алдына тоталитар системаны чын федерациягә әйләндерү механизмы мәсьәләсе килеп басты. Ил Президенты Татарстан Республикасы халкының ихтыярына каршы бара алмый иде. Җитмәсә, башка республикалар, шулай ук өлкәләр дә күбрәк хокук һәм ирек таләп иттеләр. Бердәнбер юл булып төбәкләргә максималь мөстәкыйльлек бирү калды.
Безнең Конституция Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациягә нигезләнеп туды. Декларация республиканың барлык күп милләтле халкы исеменнән кабул ителгән суверенитетның табигатен, ике дәүләт теленең дә тигез хокуклы булуын билгеләде, кеше хокукларын һәм ирекләрен, шулай ук РСФСР белән шартнамә төзүнең зарурилыгын игълан итте. Шуның белән бергә, Конституциягә таба хәрәкәт юлында 1992 елның мартына билгеләнгән республика статусы турындагы референдум мөһим адым булды. Ул яшәп килүче хакимиятнең легитимлыгын раслау, аның стратегиясенең дөреслеген бәяләү, халыкның төрле катлам вәкилләрен республикабызның абруен күтәрү максаты тирәсенә берләштерү ихтыяҗыннан үсеп чыкты.
Референдумда «Татарстан Республикасы — Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә кора торган суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуы белән сез килешәсезме» дигән сорауга җавап бирергә кирәк иде. Тавыш бирү көне якынайган саен, сәяси вәзгыять ахыр чиккә җитеп киеренкеләнде. Мәскәүдә кайбер аеруча кайнар башлар Ельцинга Татарстанга гаскәр кертергә тәкъдим иттеләр. Россия Федерациясенең Конституция суды референдум үткәрүнең дөрес түгеллеге турында карар чыгарды, ягъни халыкны үз ихтыяҗларын белдерүнең иң демократик формасыннан мәхрүм итте. Россия Федерациясе һәм аның карамагындагы республикалар арасындагы мөнәсәбәт Конституция нигезендә төзелергә тиеш, алар килешергә мөмкин, әмма ул килешүләрнең дә шулай ук федераль Конституциягә нигезләнүе шарт, дигән хокукый позициянең дөреслеген суд нигезләде. Әмма яңа Конституция әле кабул ителмәгән, ә искесе Россиянең дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә каршы килә. Хокукый коллизия хасил булды. Билгеле, мондый шартларда Конституция суды хокукый түгел, ә сәяси карар кабул итте.
Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә республиканың Югары Советы түбәндәге «Белдерү» белән чыкты: «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты һәм референдум турынлагы актлары берничек тә Россия Федерациясенең дәүләти һәм территориаль бөтенлегенә янамый... Алар республика гражданнарын милли һәм дини билгеләре буенча дискриминацияләмиләр һәм бүлмиләр, ә гражданнарның, нинди милләттән булуына карамастан һәм дини ышануларына бәйсез рәвештә, тигез хокукларыннан чыгып, татар һәм рус телләрен дәүләт телләре сыйфатында ныгыталар... Татарстан Республикасының күрсәтелгән актлары РСФСРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларациясенең 4нче маддәсе һәм Россия Федерациясенең халыкара хокук бурычлары тарафыннан билгеләнгән халыкларның ирекле милли- дәүләти үзбилгеләнү принципларына туры килә». Бу вакыйгаларны һәм шул вакытта кабул ителгән документларны кабат искә төшерергә мәҗбүрбез: чөнки бүген дә, республика 90нчы елдан һәр этапта Россиянең хокук нормаларына һәм халыкара стандартларына тулысынча йөз тотуга карамастан, Татарстан адресына Россияне җимерүгә омтылышларда, илнең законнарын бозуда гаепләүләр ишетелә.
Сепаратизмда уйдырма гаепләүләр Татарстанның 1991 елның августыннан башлап федераль үзәк белән ике яклы килешүләр төзү турында сөйләшүләр алып бару факты белән дә кире кагыла. Әлеге сөйләшүләр ышанычлы булды. Әйтик, 1991 елның 15 август Беркетмәсендә «мөнәсәбәтләрне җайлауның килешү формаларын куллануга йөз тоту» кирәклеге белдерелгән иде. 1992 елның 2 апрель Беркетмәсендә яклар, «Россия Федерациясенең бөтенлеген саклап калу теләгеннән чыгып», «Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе арасында аерым мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәклеге турында» килештеләр. Катлаулы сөйләшүләр алып бару өчен Татарстан делегациясе хокукый теләктәшлеккә мохтаҗ иде. Бу яктан Татарстан Конституциясен кабул итү аеруча әһәмияткә ия.
Югары Совет тарафыннан Минтимер Шәрипович Шәймиев җитәкчелегендә Конституция комиссиясе төзү турындагы карар инде 1991 елның 31 августында ук кабул ителде. Күпчелек халык республиканың статусын саклап калу өчен тавыш биргән референдум Конституция кабул итү юлында гаять мөһим этап булды. Шуннан соң сәяси вәзгыять тотрыклылана башлады. Төп закон проекты өстендә эш ике елдан артыкка сузылды, аның барышында илебезнең федератив төзелеш тәҗрибәсе, чит дәүләтләрнең конституция төзелешендәге фәнни һәм гамәли үрнәге исәпкә алынды. Проектны бөтен халык тикшерүе вакытында республика гражданнарыннан искәрмәләр һәм тәкъдимнәр керде. Хатлар һәм телеграммалар республикадагы районнардан гына түгел, чит төбәкләрдән дә күпләп килде. Документ шулай ук җирле советларда, иҗтимагый оешмаларда тикшерү узды. Татарстан Конституциясен әзерләүчеләр фикеренчә, ул чит илләрдә конституцион закон чыгаруның иң яхшы якларын исәпкә алырга һәм халыкара хокук нормаларына туры килергә тиеш иде. Документ проектын тикшерүгә танылган чит ил белгечләре, шул исәптән, Швейцария, Алмания (Германия)
галимнәре җәлеп ителде. Алар барысы да Төп законның ахыргы вариантына уңай бәя бирделәр.
Конституция бик җентекләп, кайнар бәхәсләр эчендә әзерләнде, кайвакыт парламентта фикерләрнең каршылыгын үзара килештереп булмас кебек тоела иде. Бәхәсләр шулай ук Югары Совет стеналарыннан тышта да кызды. Республика җитәкчеләренең хәле турында М.Ш. Шәймиевнең түбәндәге сүзләре гыйбрәтле: «Берәүләр безне акрын кыймылдаган өчен, икенче берәүләр — ашыккан өчен тәнкыйть иттеләр, һәм һаман да тәнкыйтьләүләрен дәвам итәләр. Кемнәрдәндер без, янәсе, Россия составыннан чыккан, аның белән тарихи һәм башка мөнәсәбәтләрне өзгән өчен шелтә сүзләре ишетсәк, икенче берәүләр безне Россия белән сөйләшүләр алып барган өчен тәнкыйтьләделәр». Акрынлап алтын урталык табылды. Милләтара, сәяси һәм социаль мәсьәләләрдә мәнфәгатьләрнең тигезлеген булдыру принцибы мәҗбүри нормага әйләнде.
Татарстан Конституциясе Россия Конституциясеннән бер ел алда кабул ителде һәм соңгысының эчтәлегенә дә йогынты ясады. Республикада кабул ителгән карарларның Россиядән алдан баруы 1993 елгы Конституция киңәшмәсенең эшендә этәргеч фактор булды. Россия Федерациясе Төп законының республикалар мәнфәгатьләре чагылган аеруча әһәмиятле маддәләре дә шул хакта сөйли. 5нче маддәнең 2нче пунктындагы «республиканың үз конституциясе һәм законнар системасы бар» дигән формулировка республикаларда яшәп килгән тәҗрибәне исәпкә ала. 68нче маддәдәге түбәндәге сүзләр зур казаныш булды: «Республикалар үзләренең дәүләт телләрен урнаштыру хокукына ия. Республиканың дәүләт җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә алар Россия Федерациясе теле белән беррәттән кулланыла». Боларда халыкның бик күптәннән яшәп килгән тигез хокукка омтылышы чагыла. Үзәк белән субъектлар арасында килешүләр төзеп (11нче маддә, 3 п.) идарә объектларын һәм вәкаләтләрне бүлешү турындагы үтә мөһим нигезләмә Россия Федерациясе Конституциясенең башлангыч проектында юк иде Ул нигезләмә Дәүләт бәйсезлеге турында Декларациянең һәм Констититуциянең үзәк белән килешүле мөнәсәбәт урнаштыру таләбенә тугры республика җитәкчелегенең максатчанлыгы нәтиҗәсендә пәйда булды. Әлеге маддәне кабул итүнең нәтиҗәсе булып киң масштабларда килешүләр төзелү санала ала.
1994 елгы Шартнамәнең безнең республика үсешендә роле искиткеч зур булуны ассызыклап узарга кирәк. Россия тарихында беренче тапкыр үзәк белән төбәкләр арасындагы мөнәсәбәт административ команда бирү диктаты ярдәмендә түгел, ә үзара шартнамәләр рәвешендә төзелә башлады. Шартнамә Татарстан белән федераль үзәк арасында сәяси аныклык кына кертеп калмады, ә республика гражданнарының сәяси һәм икътисади эшчәнлегенә иҗади рух өстәп, халыклар күңелендә тынычлык урнаштырды. Акрынлап халык 90нчы еллардагы митингларны һәм каты бәхәсләрне оныта башлады.
Ике яклы мөнәсәбәтләрне җайга салуның бер нәтиҗәсе республиканың федераль органнарга сайлауларда катнашуында күренде. 90нчы еллар башында Татарстанда гомумфедераль парламентка һәм Россия Президентын сайлаулар узмады. Килешүгә кул куелганнан соң хәл тамырдан үзгәрде, һәм 1995-96 елларда республика җирлегендә илнең закон чыгару органнарына узган сайлаулар гомуммилләт юрисдикциясен тануны белдерде, Россия белән Татарстанның «бәйсезлек нисбәте» турындагы бәхәсләренә нокта куйды.
1994 елгы Шартнамәгә кул куюны Татарстандагы күпмилләтле халыкның үзләре сайлаган формада үзбилгеләнүен федераль үзәкнең тануы дип карарга мөмкин. Алга таба хөкүмәтара Килешүләр пакетын имзалау Мәскәү белән Казан арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә цивилизацияле төсмер өстәде, Россия һәм Татарстан җитәкчелеге бөтен дөнья жәмәгатьчелеге каршында халыкара хокук нормаларын саклауларын күрсәттеләр. Болар барысы бергә «Татарстан моделе» дигән исем алды. Еллар үткән саен без бу модельнең республикада тынычлыкны саклауда гына түгел, ә башка төбәкләр өчен дә милләтара мәсьәләләрне конфликтсыз чишүнең, социаль- икътисади проблемаларны уңышлы хәл итүнең, федератив мөнәсәбәтләрнең отышлы формуласы буларак әһәмиятен ныграк аңлый барырбыз
20 ел эчендә республика федератив мөнәсәбәтләр кору үрнәге генә түгел, ил икътисадын яңарту мәйданының флагманы булып җитеште. Татарстан конституциясе хөкүмәткә, сәнәгатьчеләргә, белгечләргә мөстәкыйль икътисади сәясәт булдырырга мөмкинлекләр тудырды. Иң әүвәл, җитәкчелек алдында республика территориясендәге СССР һәм Россия милекләрен бүлү бурычы тора иде. Безнең хокукый позиция оборона сәнәгатеннән тыш барлык милекне дә диярлек Татарстан кулына күчерергә мөмкинлек бирде. Бу икътисадны базар мөнәсәбәтләренә күчергән вакытта хәлиткеч роль уйнады. «Базар мөнәсәбәтләренә йомшак керү» хосусыйлаштыруга әзерлекле якын килергә җай тудырды, халыкны массакүләм хәерчелектән коткарды, адреслы социаль ярдәм күрсәтер өчен шартлар булдырды, авылны саклап калды, мәдәниятне яклауга юл ачты. Нәтиҗәдә Татарстанның беренче Президенты
М.Ш. Шәймиев җитәкчелегендә республика «Иске торакларны ликвидацияләү» программасын, йөз процентлы газлаштыруны, юллар төзүне, телефонлаштыруны һәм интернетлаштыруны башкарып чыкты. Заманча инфраструктура булдыруда 90нчы елларда яулап алынган мөстәкыйльлек ярдәм итте.
Икътисади стратегияне төзүдә мөстәкыйльлек, республикабыз Президенты Р.Н. Миңнеханов һәрчак ассызыклаганча, чималга бәйлелектән — нефть химиясендә һәм химиядә, автомобильләр төзү сәнәгатендә, авиациядә, it-сферада, авыл хуҗалыгында югары технологияләргә күчәргә мөмкинлек бирде. Сәяси тотрыклылык һәм югары сыйфатлы законнар системасы Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген күтәрде.
Республиканың казанышларына халыкара элемтәләр сферасын да кертеп була. Федераль үзәк республиканы халыкара система субъекты буларак карамаса да, фактта Татарстан халыкара бәйләнешләрен актив үстерә. Ел саен республика йөзләрчә иң югары дәрәҗәле делегацияләр кабул итә. Үз чиратында, безнең вәкилләр рәсми визитлар белән төрле илләрдә булалар һәм күпсанлы килешүләр имзалана. Күп илләрдә Татарстанның вәкиллекләре ачылды. Республика шулай ук халыкара оешмалар тарафыннан да танылды. Аерым алганда, Европа төбәкләре конгрессында актуаль мәсьәләләр буенча комитетны Ф.Х. Мөхәммәтшин җитәкли. Халыкара бәйләнешләр республиканың абруен күтәреп кенә калмады, икътисади эшчәнлекнең мөһим элементына да әверелде.
Безнең хокук белгечләренең шиксез казанышы булып Россия субъектларының халыкара эшчәнлек принципларының федераль кануннарда һәм аларга нигезләнгән актларда закон белән теркәлүе тора. 1994 елдагы Килешүдә теркәлгән төп нигезләмәләр Россия кануннар системасына урнаштылар һәм бөтен Россиядә гамәлгә керделәр.
Совет чорында игътибар үзәгеннән читтә калып килгән мәдәният һәм милли мәгариф системасы безнең өчен четерекле өлкә иде. Аларның әһәмиятен мәгърифәт кысаларында гына аңлау дөрес түгел. Татар мәдәниятен, милли мәгарифне үстерү үз чиратында халыкның милли үзаңын күтәрү, бигрәк тә яшь буынны милли тормыш, көнкүреш, йола-гадәтләр даирәсендә туган телле итеп тәрбияләү белән бәйләнгән. Республиканың мөһим хокукый инициативасы булып Татарстан Конституциясендә (14нче маддә), ә аннары Килешүләрдә татар мәдәниятен үстерү өчен илкүләм җаваплылыкны беркетү тора. Федераль хакимият мондый караш белән килешеп кенә калмады, аны хуплап та чыкты. Бүген уртак мәдәни сәясәтнең гәүдәләнеше булып ил төбәкләрендә Россия күләмендәге сабантуйлар уздыру күрсәтелә ала. Юлдаш телевидениесе һәм Интернет мөмкинлекләре Россия һәм БДБ гражданнарына Татарстанда, дөньяның төрле почмакларында яшәгән татар җәмгыятьләренең эшчәнлеге турында мәгълүмат биреп торуны яңа баскычка күтәрде. Планетаның күпчелек өлешенә ике дәүләт телендә тәүлек буе тапшырулар алып бару безнең уңышларыбызның һәм мәдәният өлкәсендәге мөмкинлекләребезнең символына әверелде.
СССРда барлык автономияләрнең дә Конституцияләре бер үрнәкне күчереп язылган иде. Үзгәртеп корудан соң республикалар үзләренең законлык актларын эшли башладылар. Бу «суверенитетлар парадында» һәм кайвакыт стихияле закон чыгаруда, әлеге процессны күпме генә сүксәләр дә, позитив момент бар: кешеләрдән аларның нәрсә көткәннәрен сорадылар. Законнарны унификацияләү билгеле бер дәрәҗәдә генә файдалы, ләкин ил төбәкләренең төрлелеген исәпкә алмау үзен тулысынча фаш иткән бер партия җитәкчелеге астындагы социалистик, иске идарә системасына кире кайтуны белдерер иде. Татарстанда хокук актларының әйдәп баруы ул вакытта котылгысыз булса, ул бүген дә тиешле кысаларда бик кирәк. 90нчы еллар ахырында безнең законнарны федераль законнар белән тәңгәлләштерү чоры җитте. Галим буларак мин бик яхшы аңлыйм: республика Конституциясе объектив рәвештә даими камилләштерүне сорый. Россия җәмгыятенең һәм Татарстан Республикасының үсеше чишелешләрен табу котылгысыз булган конституцион төстәге яңа мәсьәләләрне көн тәртибенә куя килә.
Бөтендөнья практикасында конституцион төзелешкә кагылышлы төрле карашлар очрый. Бөекбританиянең асылда язмача конституциясе юк. АКШта нибары 7 маддәдән торган конституция 1787 елда кабул ителгәннән соң, аңа бары тик 26 төзәтмә ясаганнар. Кайбер илләр вакыт узу белән Төп законнарына билгеле бер үзгәрешләр кертәләр. Мәсәлән, Швейцария — 1874 елдан ук конституциясе булган, хокук мәсьәләләренә килгәндә үтә дә консерватив ил — 2000 елда яңа Конституция кабул итте. Бу — табигый процесс.
Төп законда билгеле дәрәҗәдә тотрыклылык, хәтта консервативлык булырга тиеш, конъюктурага ияреп конституцияне үзгәртергә ярамый, шул ук вакытта закон чыгару тормыштагы үзгәрешләрдән артта кала алмый. 20 ел элек Татарстанда икътисад тотрыксыз, федератив мөнәсәбәтләрнең принциплары да ачык түгел иде әле. Сәясәт коммунистик һәм
демократик карашлар арасында бәргәләнде. Бүген базар мөнәсәбәтләренең табигатен һәм төп социаль-икътисади өстенлекләрен аңлау вакыты килде. Республика да, тулаем ил дә тотрыклылык һәм ачыклык чорына аяк бастылар, шуңа күрә Төп законга үзгәрешләр кертү ихтыяҗы туды. Татарстан Конституциясендәге кайбер маддәләрнең декларатив булуы ачыкланды һәм аларны саклауның инде әһәмияте юк, кайберләренең федераль законнар белән каршылыкка керүе беленде һәм алар үзгәртелде. Ләкин шуны ачык аңларга кирәк: тикшерү кысаларына кабаттан кертелми торган нигез законнар бар!
Әйтик, Татарстан Конституциясенең беренче маддәсенә дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациянең иң мөһим нигезләмәләре кертелгән, республиканың статусы референдумда расланган. Алар вакыт сынавын узган, һәм бүген дә күпмилләтле халыкның бу нигезләмәләрне яклавына шик юк.
Билгеле булганча, Россия Федерациясе Конституция суды суверенитет төшенчәсен республиканың хокукый сыйфатламасыннан төшереп калдыруны таләп иткән иде. Мондый вердикт юридик күзлектән чыгып караганда гадел түгел, чөнки 2007 елгы Килешү икеяклы мөнәсәбәтләрне һәр ике — федераль һәм республика — конституцияләрен тану нигезендә ныгыта. Россия Конституциясе дә, 5нче маддәдә телгә алынмаса да, дәүләтләрнең суверенлыгын бөтенләй үк кире какмый. Шул ук вакытта 73нче маддәдә турыдан-туры: «Россия Федерациясе карамагыннан тыш, Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләрдә Россия Федерациясе субъектлары тулы хакимияткә ия», диелә. Әлеге контекстта «тулы хакимият» дигән тәгъбир безнең аңыбызда дәүләтнең суверенлыгын белдерә. Фәнни күзлектән чыгып караганда, республика дәүләт кебек суверенлыкка ия, яки, гадирәк итеп әйткәндә, аның үзенең чикләнмәгән хокуклары булырга тиеш. Мәсәлән, Швейцария Конституциясенең 3нче маддәсендә: «Кантоннар аларның суверенлыгы Федераль Конституция белән чикләнмәгән дәрәҗәдә суверен», дип язылган. Ә Швейцария федератив мөнәсәбәтләрнең бик бай һәм гомум танылган тәҗрибәсе белән танылды.
Хәзерге дөньяны глобальләштерү шартларында берәү дә абсолют суверенлык хокукына ия түгел. Теләсә кайсы дәүләт, халыкара килешүләргә кул куйганда, халыкара яки төбәкара оешмаларга кергәндә, үз өстенә төрле йөкләмәләр алып, үзенең милли суверенлыгын бүлешә. Теләсә кайсы федерация ил эчендә вәкаләтләрне чикләү нигезендә төзелә. Бу юлга федератив дәүләтләр генә түгел, унитар дәүләтләр дә басты. Дөньякүләм тәҗрибәдә үзәкләштерүдән баш тарту гадәти күренешкә әйләнде, шулардан чыгып компетенцияләрне чикләү вакытында аерымланган суверенитет турында түгел, ә субсидиарлык, ягъни вәкаләтләрне максималь түбән дәрәҗәдә куллану турында сөйләүне артыграк күрәләр. Нәкъ шундый принцип Европа Союзында беркетелгән. Бу — Россия исәпкә алырга тиеш булган дөньякүләм тенденция.
2000 елдан башлап Федераль закон чыгаручы күп кенә уртак вәкаләтләрне, субъектларның закон чыгаруын чикләп, аларны җентекле регламентлап, Федерациягә бирде. Бүген Федерациядәге вәкаләтләрнең артык булуы ачыктан-ачык сизелә, аларны бердәм үзәктән чыгып башкару кыенлаша бара. Идарә структурасында административ аппаратның акланмаганча киңәюенә, бюрократлыкка, коррупциягә китерә торган ачыктан-ачык янәшәлекләр хасил була. Хакимиятнең катгый вертикале нәтиҗәсе буларак, аерым территорияләрдә җирле органнар эшчәнлеген координацияләү авырлаша. Болар барысы да идарә эшенең нәтиҗәлелеге кимүгә алып бара. Субъектларны тулаем дотацияләү шартларында тырышып эшләргә, җирле ресурслардан файдаланырга омтылыш кими, шуңа күрә төбәкләрнең үз потенциалы тулысынча файдаланылмый кала. Аңлашыла ки, үзәкләштерүдән баш тартуның котылгысызлыгы һәм Татарстанның бу өлкәдәге уңай тәҗрибәсе илне алга таба федеральләштерү юлларын күрсәтә.
Федераль үзәкнең Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында таләпләренә бәйле рәвештә Татарстан Парламентының безнең Төп законның асылына һәм рухына сакчыл карашын билгеләп үтәсем килә. 2000 еллар башында федераль закон тарафыннан Федерация субъектының югары вазифадагы затын ачыклау тәртибе үзгәртелде. Төбәк җитәкчесе, урында бөтен халык тарафыннан сайлану урынына, Россия Президенты тәкъдим итүе буенча парламент тарафыннан билгеләнә башлады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, алдан күрә белүчәнлек күрсәтеп, республика Конституциясендәге Президентның үз халкы тарафыннан сайлануын күздә тоткан норманы гамәлдән төшереп калдырмады, ә вакытлыча туктатып кына торды. Һәм хаклы да булып чыкты: бүген Россия субъект башлыкларын халык сайлап куюга әйләнеп кайта. Яңа федераль законга һәм Республика Конституциясенә туры китереп, Татарстан Президенты гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән сайланачак.
Җитәкчеләрне сайлау, аеруча федерация өчен, тарихи расланган адым. Ышанып әйтәм, республика башлыгының атамасы белән дә шулай ук булачак. Бу субъектларның үз вәкаләтендә һәм республиканың югары вазифадагы затына карата «Президент» атамасыннан баш тартуга бернинди ихтыяҗ да юк.
Сайлау алды шау-шуы белән мавыккан кайбер кайнар башлар әледән-әле, тарих дәресләрен онытып, республикаларны юк итү тәкъдимен күтәрәләр. Дәүләт төзелешен лабораторияләрдә уйлап табарга, тарихны чиста биттән башлап язарга мөмкин түгел: теләсә кайсы дәүләтнең узганы бар. Россия баштан ук күп милләтле дәүләт буларак төзелгән. Федераль конституция очраклы гына «Без, Россия Федерациясенең күп милләтле халкы» кебек тирән мәгънәле сүзләр белән башланмый. Әлеге сүзләр илнең фундаменталь идеологиясен — аның күп милләтле булуын чагылдыра, ә бу, үз чиратында, дәүләт төзелешендә чагылыш табарга тиеш.
Россиягә федерализм түгел, ә унитаризм хас дип әйткәндә, тарих сәхифәләрен күздән ычкындыралар. Россия йөзләгән халыкларның мәдәнияте нигезендә, җирле традицияләрне исәпкә алып барлыкка килгән һәм төзелгән. Сәясәтчеләр һәм галимнәр еш кына телгә алган Россия монархлары үз илләренең үзенчәлеген яхшы аңлаганнар. Дипломатик визит белән 1839 елны Россиядә булган француз де-Кюстин бал вакытында император Николай I белән мондый сөйләшүне искә төшерә: «Сез үзегезне руслар арасында дип уйлыйсыз инде, — ди аңа император, тирә-юньдәгеләргә күрсәтеп. — Сез ялгышасыз: менә бу — алман, монысы — поляк, бу - грузин, тегендә — фин, монсы — татар. Һәм болар барысы бергә Россия була».
Этник төрлелекне аңлау Россиядә һәр заманда күзәтелгән. Инкыйлабка кадәр Дәүләт Думасында патша Россиясен федеральләштерү мәсьәләсе күтәрелү очраклы гына түгел. Монархия үзенең суверенлыгын нинди дә булса чикләүләрдән курыккан, һәм, нәтиҗәдә, инкыйлаб вакыйгалары тарафыннан себереп түгелгәч, ил мәҗбүри рәвештә, большевикларның беренчел планнарына карамастан, федеральләшү юлына аяк баскан.
Яңа Россия демократияне дә, федерализмны да үзе көрәшеп алды. Халыкларның алга таба хокукларын һәм демократик ирекләрен киңәйтүдән башка юл юк. Россия федерализмының үз формасын эзләү вакытында Татарстан һәрвакыт башлап йөрүчеләрнең беренче рәтендә булды һәм булачак, ул моңа көченнән килгән кадәр үз өлешен кертергә әзер. 2007 елны Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан имзаланган Федераль үзәк һәм безнең республика арасындагы килешүнең яңа нөсхәсе федераль Закон көченә ия һәм федерализм нигезендә яткан килешүләр формасының дәвамы булып тора. Ул республиканың яшәп килүче статусын кабат беркетә, Татарстан Конституциясен республика дәүләтчелегенең асылы буларак таныта. «Көчле төбәкләр — көчле Россия!» шигаре белән барган юлыбызның дөрес булуын раслый.
Конференцияне оештыручылар һәм шәхсән мин үзем безнең халыкара фәнни- гамәли форумның нәтиҗәле эше Россия Федерациясенең бердәм хокук даирәсе кысаларында Татарстан Республикасының алга таба камилләшү юлларын табарга ярдәм итәр дип ышанам.