УМЫРЗАЯ
IV
Сабираның үзгәрүе Хәнифә Галиевнаның күңелен боза башлады. Ул юктан да Кәримәне яманлый торды. Эченә сыя алмый башлады. Әмма Газизчиккә карата
мөнәсәбәте артыгы белән яхшы булу гына хуҗабикәне орылып бәрелүдән саклап калды. Хәнифә Галиевна ничек тә хәйләсенә керергә, җаен табарга тырышып карыйсы итте. Юк исә, Сабира бүген Кәримәгә ташланса, иртәгә Газизчиген алдарга яки пар күгәрченнәр кебек була барган кыз белән егетнең араларын бозып куярга да мөмкин иде. Шунда берәр яшь җилкенчәге дә кызыкмый бит үзенә!
Хәнифә Галиевна уйлавынча, Кәримә белән Газизчиге арасында Таһир һәм Зөһрәнеке кебек гүзәл бер мәхәббәт агачы үсеп, чәчәккә төренеп килә иде. Ул инде аңа кырау да төшерттермәс, салкын җилләрне дә тидертмәс. Бердәнбер улы Газизчик өчен бүген җанын фида кылса да кызганыч түгел!
Ә менә Сабира? Ьай зәһәр дә инде теле. Әле кичә генә, университеттан кайтып та керде, Кәримәнең юклыгыннан файдаланып, шунда ук:
— Тагын бүген шагыйрь Фәхри Хисамига киткән ул! Аның белән мәхәббәт «крутит итә»! — дип, авызын алагаем ачып сөйләнеп торды, юньсез кыз!
Шагыйрь белән шагыйрә арасында әллә ниләр дә булырга мөмкин, анысы. Әмма шушы кадәр сабыр, шушы кадәр сагышлы, шушы кадәр бәлале, шушы да кадәр кешелекле Фәхри Хисами кебек, илле алты яшьлек карт әдип ул унтугызы да тулып җитмәгән кызга бәйләнмәс тә, аны бозып та йөрмәс! Монысын инде Сабира белмичә-аңламыйча сөйли, эт җан икәнлеген яшерә алмавыннан гына бу.
Инде дөньяның хикмәте ачыла да сыман иде. Шушы соңгы ай эчендә Хәнифә Галиевна үзгәрде дә куйды. Моңа кадәр шәһәреңне бер үзе яулап алырдай булып йөргән хатынның көтмәгәндә бөтенләй дә тынычланып, гамьле кешегә әверелеп калуы, җитмәсә кибеткә дип чыккан җиреннән берни дә алмыйча, күңеле югалгандай кайтып керүләре, уйлы һәм сабыр зат иясенә әйләнүе электән аны белгән танышларын хәйранга калдырды. Мондый галәмәтләрен берәүләр мәрхүм ирен сагынуына нисбәт итсәләр, икенчеләр аның иртә картая баруы белән бәйләделәр. Әмма ул үз улы
Ахыры. Башы узган санда.
хәсрәтендә иде. Кайсы ана асыл йөрәк җимешен бәхетле итеп күрергә теләмәс иде икән?
Газизчиге сонгы вакытларда бөтенләй дә сөйләшмәс булды. Ул елмаеп йөри бирә, көн дә скрипкәсен төрле сәер көйләр белән елата. Кәримәнен дә анын мәхәббәтен инкарь итмәве әнкәсенә мәгълүм. Әмма тулы бәхет өчен кемдерме, нидерме комачаулый. Әллә Сабиранын күнелеме, әллә кызнын яше бары тик унтугызга гына килеп җитеп маташумы — билгесез! Әгәр Газизчигенә кызнын үсеп, өлгереп җитүен көтәргә туры килсә, ул мона да риза, югыйсә. Нинди комачаулык бар сон? Шул Сабиранын авыр күзе, ачулы теле генәме?
Хәнифә Галиевна мен кат үлчәде-үлчәде дә, бер фикергә килеп, ике туган сенлесе Гөлшат Фаиковнага барырга кирәк икән, хәтта гозерләнеп сорарга кирәк дигән нияткә килде. Аларнын аралары бер вакытта, да салкын яки җылы булмады. Ә бу юлы Хәнифә Галиевнанын нечкә мәсьәлә белән анардан башка һичкемгә барасы килмәде. Хәер, аны анларлык башка кеше табылыр идеме сон? Казаннын зурлыгы, эче тулы халык булу — бер нәрсә, ә менә анын йомышын хәл итәрлеген көндез чыра яндырып эзләсән дә табып булмаячак.
Хәнифә Галиевнанын бәхетенә сенлесе Гөлшат Фаиковна өендә, сау- сәламәт яшәп ята иде. Яшәп ята, димәктән — шушымы инде дөрес сүз? Гөлшат Фаиковна биш ир бала анасы, җитмәсә өрлек кебек ире гомер буе баш бирә белмәде, каршында билен дә бөкмәде. Ана хатыны кол иде. Малайлары да әткәләренә охшап, хатын-кызны санлый торганнардан түгелләр инде. Башкача була алмый. Шулай итеп, Гөлшат Фаиковна аларнын колы булып, аш әзерләп, киемнәрен юу, йорт-җирне чиста тоту хафасында гомерен уздырырга хөкем ителгән иде. Өлкән уллары утызга җитеп бара, ә өйләнәм дип әйтми. Энекәшләренә өлге инде ул. «Типсәләр
— тимер өзәрлек» егетләр булып беткәннәр, кызларны бияләй урынына гына алыштырып торалар дип Хәнифә Галиевнанын ничә ишеткәне бар иде, хак ахрысы?
Аталарына охшаганнар, аталарына, бер дә башкача түгел!
Хәнифә Галиевнаны сенлесе аһ итеп:
— Абау, апам-җаным, мине дә исенә алыр көннәрен бар икән, — дип каршы алды. — Әллә безнен Газизчигебез өйләнәме? Туйга чакырырга килдегезме?
Вакыт иртәнге як иде. Ял көне. Алар яныннан әүвәле бер уллары, аннары икенчесе, өченчесе, һәммәсе дә берәмләп исәнләшеп, чалбар-майкачан гына узып-сүтеп алдылар. Аларнын үзара охшашлыклары бер гаҗәп, әмма аналарын игътибарга алып, санга кертеп аптырамаулары — икенче.
— Безнен балалар шундый инде алар! Малайлар кебек чукынчык бала юктыр ул, — дип әнкәләре Гөлшат Фаиковна сөйләнгәләп тә өлгерде. — Бер кыз да алып кайта алмадым бит, кул янымда ярдәмче булыр иде!
Хәнифә Галиевна үзен тыныч тотты. Карашны югарыдан карауга көйләп куйган иде инде ул, эре кыяфәттә:
— Нәрсә, сенлем-җаным, инде бу йортта мине түргә чакыру да юкмыни?
— дип сорады. — Ярты сәгать ишек төбендә басып торам бугай?..
Гөлшат Фаиковна анын бу сүзләренә дә аһ итте. Көтелмәгәндә килеп кергән апасы алдында ул тәмам югалып калган иде. Зиһенен җыярга, өлгерә алмыйча газапланды. Аннары гына, Хәнифә Галиевнанын күзләрендә сагыш һәм мон галәмәтләрен күреп йөрәге хафага төште.
— Апам-җаным, апам-җаным! — дип, ана түргә, кухня ягына узарга юл күрсәтте. Бу вакытта җилкәсенә эленгән тастымалы төшеп китеп аптыратты, ни алга-ни артка атлый алмыйча гаҗизләде. — Аякларыннан салып торма! Шул көйгә генә кер, апам-җаным! Мондый үкчәле башмаклар белән шәһәрдә йөрүләре җайсыздыр бит?
— Бик җайлы, бик килешле!
— Минем мондыйларны кимәгәнемә дә бишбылтыр инде, — дип сенлесе зар итеп маташса да апасынын авыз читендә аз бер елмаю кисәге генә күренеп алды. Мыскыллау сүзләре буларак әйтелгән фикере шул йөз үзгәреше эчендә онытылып калды, ахрысы.
Икетуган сенлесе Гөлшат Фаиковнанын торган җире төзек, кадагы да урынында, тактасы да яхшылап сырылган, идәннәре дә җеккә-җек тартылган иделәр. Йортта ир кулы барлыгы да сизелеп тора шул. Әмма хатын-кыз мәсьәләсе монда чыннан да чишелмәгән, табак-савытлар, өстәлләр юылган-сөртелгән исә дә, оны-бәрәнгесе-ите — башкасы тарау ята иде. Җитмәсә өстәл янына беркетелеп куелган иттарткыч та эшен башлаган килеш ташлаган кебек тора.
— Апам-җаным, бик вакытлы әле килүен дә, менә бит, пәрәмәч пешерергә җыена идем. Малайлар тормый да тормый, итемне дә тартып бирмиләр.
Хәнифә Галиевна ваклыкларга бирелмәде. Тарттырырга дип кискәләп куелган табагы белән ит, ун-унбиш баш суган, ярты капчык өеме генә булмас — иләнгән он, тугылар өчен ватылган ничә дистә күкәй һәм аларнын кабыклары, өч литрлы банка белән сөт — болар барысы да бер хатынга көне буена җитәчәк эш иде.
— Син, сенлем, мине булышыр дип көтмә. Үземдә дә, улымны, анын янына ике кызны асрап, гомерем камыр-боламык эшеннән чыкмый! — Ул махсус шулай сөйләнде. Кызларны да сүз арасына юри китереп кыстырды. Кайчан да булса бер аларны теленә алырга һәм шунын өчен махсус килгәнлеген әйтеп анлатырга тиеш иде ул. Менә бит, җае үзеннән- үзе ип килеп тора. Эшнен җебен акрынлап, очыннан башлап сүтә торуын хәерле шул.
— Кызларын булгач, синен яшәвен дә гөл бакчасында сандугач сайрату белән бер инде, апам-җаным, аны да сүз дип сөйләгәнче!.. Чәй куярга кирәктер?.. Кая сон чәйнегем?..
— Әйдә, чукынма әле, калдырып тор чәенне! Мин озакка түгел! — диде Хәнифә Галиевна, буш урындыкка кулындагы авыр төргәген куеп, сумкасын эләргә урын эзләп. — Беләкләремне өзеп төшерә яздым. Хәсрәт. Чемоданга тутырып алып килсәм ни иде? Казан буйлап, адәм көлдереп, кәгазь капчык асып йөр инде, Арча хәерчесе кебек...
Анын бер башлаган сүз белән ярты дөньяны әйләндереп китереп сөйләшә белү куәте Гөлшат Фаиковнаны тагын ике кулсыз калдырды. Бүгенге көндә апасынын олы хәсрәттә йөрүе, монда туйнын да, башканын да катнашы булмавы акылына барып җитеп, шунда гына анлады бугай? Туганын сине Казан читенә кадәр яхшы хәбәр белән эзләп килмәс, адәмне хәсрәт олы юлларга чыгара!
— Монда улымнын бер-ике киеп калдырган киемнәре иде, — диде Хәнифә Галиевна, — ул кадәр ир гуртын киендерергә синдә Әндери казнасы юктыр? Шикләнмәсеннәр! Биби Шәрифәсенә биреп, өрфия яулык хисабына юдырттым. Бик тә чиста иткән, май аенын хуш исләре белән анкыткан. Кайсы улына да төс булыр, киеп йөрсеннәр әле шуларны, дидем!
Әмма төргәкне ул чишеп маташмады, өстәл читендә торган чәйнекне күреп алды булса кирәк, тагын да йөзенә елмаю йөгерде. Анын күз карашына иярергә өлгергән Гөлшат Фаиковна исә шул якка борылып карады, майга пешкән пешекчедәй сикереп куйгандай булды һәм, ашкынуга күчеп, олы чуен керогаз янына килеп, анын филтәсен күтәрә төште, җылынып утырган майлы таба урынына чәйнекне утыртты:
— Гомергә бер килгәндә дә ашымнан-чәемнән өстен булып, мине ким- хур итеп китмә инде, апа җаным! Менә хәзер пәрәмәчләрне дә булдырам. Алар минем бик тәмле пешә. Атчы Хафизулладан май да алган идем, Арча хатыннарыннан каймак та китерттем. Нигә шушы кадәр сыйлы булдым әле, дисәм, синен, апам-җаным, кунакка тешәсен булган икән, — дип, кыска гына әйтелергә мөмкин сүзне озынга алып сөйләп ыргытты.
Әгәр дә пәрәмәчләрнен җитешүен көтсән, монда кичкәчә гомере үтәчәген уйлагандыр инде. Хәнифә Галиевна чәйгә генә риза буласын белдереп:
— Өйгә кайтасым бар, сенлем, — диде, шулай да сумкасыннан кулъяулык чыгарып, күз яннарын сөртеп алып. — Ял көннәре Газизчигемә үзем пирог- мазар пешерерменме әллә дигән идем. Озаклый алмам. Эшләрем барып чыкса, йомышымны кире какмасан, сенлем-җаным, әле болай гына калмам, тиз арада йортыгызга тагын аяк басармын!
Кулъяулык мәсьәләсенә килгәндә, монысы да алдан уйланылып, кайчандыр Гөлшат Фаиковна тарафыннан бүләк ителгән, сандыкнын ян тартмачыгында үз вакытын көтеп сакланып калган затлы истәлек иде. Исәптә хисап була, дигәндәй, анын да файдасы тиде. «Әллә апам елый инде?» — дип аһ итәргә җыенган Гөлшат Фаиковна үз бүләген танып өлгергәндер — йөзен нурга күмде. Хәер, анын күнеле үзгәрүгә апасынын зур хәсрәт белән түгел, йомыш артыннан гына йөрүен белүе дә тәэсир иткәндер әле?
— И апам-җаным, синен кебек зур кешенен сүзен тынларга туры килер инде, — дип, ашыгып сөйләп, алдан вәгъдәләп тә өлгерде.
— Ни бит әле, сенлем-җаным, Газизчигем, йөрәк парәм, фатирант кызларымнын берсенә, сөрмә күз, бөдрә чәч Кәримәсенә гашыйк булды да... Үзен харап итмәгәе дип куркам. Араларына сары көнбагыш Сабиранын көнчелек күләгәсе төшә бит, сенлем-җаным!
«Мин нәрсә эшли алырмын икән бу хәлләрдә?» — дип әйтергә теләгәндәй, Гөлшат Фаиковна бөтенләй дә эчсез-тышсыз калды. Ярый әле Ходайнын бирмеш бәрәкәте — чәйнек яна керогаз өстендә шаулап кайнап чыкты да, дөньяны яулап алырдай куе пар ата башлады.
Әмма чәйгә керешкәнче, апанын сенелгә аталган йомышы хәл кылынырга тиеш иде.
V
Атна да үтмәде, кич булды дигәндә, Хәнифә Галиевнаны аһ иттереп, ишек төбенә чәчәктән-чуктан, гөлдән-җимештән әле генә өзелеп төшкән ике затлы егет килеп тә басты. Болар Гөлшат Фаиковнанын әле яна егермесе генә тулган Шәрифе һәм Газизчиккә яшьтәш тиешлерәк улларыннан Гариф иделәр. Икесенен дә олы кара арыслан күзләре, бөдрәләнеп торган чәчләре, бит алсулыклары, җитмәсә энәдән-
җептән киенгән булулары, башларындагы Казан егетләрендә яратылып өлгерелгән кин кырлы фетр эшләпәләре, кара плащлары, галстуклы күтәренке ак якалы муеннары, алыптай гәүдәләре — һәммәсе-һәммәсе бергә аларнын дөнья йөзендә сирәк очрарга тиешле адәми зат икәнлеге хакында сөйли иделәр. Болар янында сөекле Газизчик әлбәттә кәҗә сыйрагын кимереп яткан көчек сыман гына тоелачак. Каш ясыйм дип күз чыгару галәмәте дигән нәрсә шушы буладыр инде ул?
— Исәнмесез, Хәнифә Галиевна! — диделәр болар, килеп керешкә үк, Берлинны алган егетләрчә күкрәкне кин тотып.
Хуҗабикә төшемме-өнемме дигәндәй артка чигенергә мәҗбүр булды. Биби Шәрифәсеннән өрфия яулык бәрабәренә юдыртылган, улыннан калган киемнәре, ярты Казанны унымда, калганын сулымда тотам дигән олы өметтәге уйлары күз алдыннан берәм-берәм йөгерешеп үтте.
— Хәнифә апа, без Гөлшатнын уллары Гариф белән Шәриф булабыз! — дип, авызларын ерып ямь белән әйтеп алдылар. — Менә сезнен хәлләрегезне белергә кереп чыгасы иттек. Әнкәй сәламнәрен җибәрде!
Шунда энесенә кул аркасы белән генә Гариф төрткәләп алды да:
— Әнкәбез сезгә күчтәнәч тә җибәрде әле, — дип, тәмам тутырылган сары күн сумканы сузды. Аннан әле дә суынырга өлгермәгән пәрәмәчләр исе килә иде. Хәнифә Галиевна сумканы ирексездән кочагына алды.
Шунда, Ходанын рәхмәте, Газизчик тә кайтып керде. Егетләр үзара сөенешеп күрештеләр. Курыкканнан гына Гөлшат Фаиковнанын уллары әллә кемнәрдәй күренгән икән, әнә бит Газизчикнен дә алардан бер кайтыш җире юк. Тик менә җилкәләре генә таррак сыман әлегә!
— Әнием, нишләп минем братларымны ишек төбендә тотабыз? Түргә үтик, егетләр! — дип, Газизчик шунда аларга өске киемнәрен салырга булышты. Күренеп тора, бик тә куана иде ул.
— Әнием, әллә тәмле пәрәмәчләр пешергәнсен инде? Мен ел ашаганым юктыр сыман ачыктым! Сый янына кунакларыбыз да бар! — дип тә әйткәч кенә, Хәнифә Галиевна үз уйларыннан айнып, күчтәнәчле сумканы кочаклаган хәлендә кухня ягына ашыгып кереп китте. Шунда гына анын сулышы урынына утырды. Хәзер бөтен курыкканы фатирчы кызларнын вакытсыз кайтып керүләре белән бәйле иде.
Әмма кирәкмәсне уйларга ярамый шул ул — алдына килә дә баса. Монда да нәкъ шулай булды: егетләр түргә узарга гына атлаганнар иде, Кәримә белән Сабира көлешә-көлешә көмеш кынгыраудай чәрелдәшеп килеп тә керделәр. Өйдә чибәр егетләрне күргәч, дөрес ишектән узмадык ахрысы дигәндәй, як-якларына карангалап, ябылырга өлгергән җинел йозак келәсенен «келт» итүеннән сон, шым булып, телсез калдылар. Күзләрендәге аптыраш, кызыл чия иреннәренен дерелдәп алуы, йөзләренен агарынып китүе — шушы кара һәм сары чәчле яшьлек гөлләренен балкышына тагын да күркәмлек һәм каләм язып бетәрә, адәм хис итәргә өлгерә алмаслык гүзәллек өсти иделәр.
Завод эшендә катыланырга өлгергән Гарифнын зиһене тиз ачылды.
— Ну Газиз туган, син җәннәт хурилары белән яшисен икән шул, малай! — дип сокланып куйды.
Анын бу сүзләре арадагы тынлык пәрдәсен телде дә төшерде. Егетләр Газизчикнен бүлмәсенә юнәлделәр, кызлар, өске киемнәрен салып, үз бүлмәләренә мыштым гына чумдылар. Әмма аларга анда озак калтыранып- куркышып, мәхәббәттән котлары алынып утырырга насыйп түгел иде.
— Кызларым, сез кая? — дип, кухня ягыннан аваз салды Хәнифә Галиевна. Анлашыла, кунаклар да булгач, кичке ашны хуҗабикә үзе яши торган зал ягында зур өстәлгә көйләячәк. Мондый катлаулы эшләрне ул бер башына гына башкарып чыгарга теләми, фатирчыларын электә дә йөгертә белә торган иде.
Сабира бүген өлгеррәк булып чыкты. Ничә көннәр авырганнан сон, Кәримәнен вакыт-вакыт хәле дә киткәләп алучан була башлады. Җитмәсә затлы егетләрнен күз
карашлары анын да йөрәген ук кебек үтәли тишеп, уттай яндырып үткән. Күнеле урынына утыра алмыйча гаҗизләде. Әмма, ни хикмәт, бу минутларда анын акылы ныклы иде, Фәхри абыйсы Хисамины да, Газизчик абыйсын да, теге ике затлы егет арысланнарын да намус бизмәнендә берәмләп үлчәргә булдыра алыр, әлбәттә. Шулай да андый исәп-хисапны уена кертергә анын башына килмәде. Хәтерендә бары тик сагыш тулы күзләре белән яктырып шагыйрь абыйсы гына йөренде. Бу ана тынычлану өчен ныклы җирлек иде.
Кәримәнен булышырга килергә ашыкмавы Хәнифә Галиевна өчен кулай булып чыкты. Ул шунда ук Сабираны мәхәббәт тойгыларына ымсындырып куярга өлгерде.
— Әле бу атнада гына икетуган сенлем Гөлшат Фаиковнаны күрергә дип барган идем. Матур яшәп яталар. Аллаһыга мен шөкер! Сина да сөйләгәнем бар, беләсен инде, кызым! — дип башлап алып, сүзен махсус җайлап-җайлап китерә биреп, теләгендә саклаганын белдерде дә куйды: — Менә шунда, мин тиле, фатирчылар булып ике чибәр кызымнын да бездә яшәүләре белән мактанып куйганмын. Бигрәкләр дә сине, Сабирам, сине инде, зурлап, дөресләп-матурлап, кадерлем итеп берничә кат телгә алдым. Әнә бит, мәлгуньнәр, килеп тә җиткәннәр, әнкәләренә сөйләгәннәрне ишетеп торганнар инде болар! Аларнын икесе дә ут кебек, тормышнын терәге булырлык егетләр. Бигрәк тә өлкәнрәге, Гариф дигәне, заводта зур эштә, уч тутырып акча ала. Әллә сина яшьрәге ошыймы?
— Мина да өлкәнрәге күбрәк ошады, Хәнифә Галиевна, — дип, шунда ук шушы сары чебеш әйтеп алсын әле! Хуҗабикәнен йөрәге валерьянка сорагандай тартылып куйды булса кирәк, кабаланган җирендә ул, тынын алыштыра алмыйча, хәрәкәтсез калгандай булды.
Бу Сабира дөньядан үзенә дигәнен алачак, Хәнифә Галиевна каршында көтелмәгәнчә борынын югары чөеп йөренә башлады, җитмәсә:
— Энесе дә начар кебек күренми, шук егеткә охшаган! — дип, үзалдына шаян елмаеп та алды.
Боларын ук көтмәгән хуҗабикә, тәмам сагаеп калып, сәясәт утын әлегә сүндереп торырга тиеш иде дә, яннарына Кәримә кереп җитте һәм:
— Өстәлне хәстәрләп тә бетергәнсез икән, шул ара эчендә... Най өлгерләр! — дип, аларны мактап кына әйткән иде:
— Ялкау уянганчы көн үтә, төн җитә! — диярәк, Хәнифә Галиевна ана битәрләү сүзен ташлады.
Хуҗабикәнен уенда әлбәттә сәясәт иде. Кәримәнен егетләр күргәч тә йомшарып китмәвен теләүдән шулай әйтте ул. Әмма кыз алай кабул итмәде.
Кәримәнен кадере белән бергә кәефе дә китте. Бу хәл анын йөзендәге гүзәллек нурларын бераз киметә төште. Әмма хуҗабикәнен сары әрсез фәрештәсе Сабира тагын да матуррак балкый алды. Бу хәл исә кунакларны һәм Газизчикне эсселәтми-суытмый өстәл янына китерү өчен ин кулай минутларнын берсе иде.
VI
Мәҗлес көтелгәннән дә яхшырак һәм күнеллерәк узды. Кунак егетләрнен икесенен дә күзе Сабирада иде. Кызларнын күнелләрен көйләүдә маһирлыкнын алтын медален алган бу егетләр үзләрен бик тә ипле, итагать ияләре, хөрмәт хуҗалары итеп тоттылар. Башкалар өчен ул хәлләр ниндидер театр уенын хәтерләтсә, Сабиранын бәхет канатлары чиксез галәмнәрне инләп, күз күрмәгән, хыял ирешмәгән сәгадәт дингезенә таба оча иде. Чак кына Шәриф тыелып калса, Гариф телгә күчеп, аннары кабат олысын кечесе, кечесен олысы алыштырып, кызнын күнел кошын бер дә җиргә төшерми, болытларда кат-кат йөздерделәр. Шунда, бу уеннан хәбәрдар булмаган Газизчик, аларны бераз тынычландырырга теләп:
— Монда безнен Кәримә дә бар бит әле, егетләр! — дип әйтеп куйды. Анын бу сүзләрен ишетеп алган Хәнифә Галиевнанын әлбәттә җитмеш җиде җене берьюлы котырынгандыр? Әмма улын ул башкалар алдында: «Мокыт, алама тәре!» — дип битәрләргә базмады булса кирәк. Бары тик:
— Кәримә кызыбызга да бик күнелле, улым, — дип кенә әйтеп өлгерде. Әмма Шәриф, уенда могҗиза күрепме:
— И-и, монда, Хәнифә апа, тагын бер кызыгыз бар икән, аны онытып җибәргәнбез... Гафу итә күрегез, туташ! — дип, ят бер инкари караш белән Кәримәгә карап куйды.
Анын бу сүзләре Сабирага серле хикмәттәй ошадылар һәм ул, инде ике ел буена җыелып килгән ачуын чыгарыр хәлдә, көнчелек катыш мыскыллы күз карашын иптәш кызына юллап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Бусы ук артык иде. Шунда Кәримә өчен мөгаен дөньяны су баскан да, күкләр җимерелеп төшкән кебек тоелгандыр? Шагыйрә бит, күнеле мыскыллауны күтәрә алмый, урыныннан калкып:
— Хәнифә Галиевна, минем башым авыртып тора, — диде дә, шунын белән рөхсәт сорагандай өстәл артыннан кузгалып, үз бүлмәсенә таба йөгереп диярлек чыгып китте. Хәзер бу бала әлбәттә мендәргә капланачак, үксеп-үксеп елый инде!
Шунда ярты Казанны ун кулым белән туглыйм, ярты Казанны сулы белән бутыйм дип йөргән хуҗабикә дә аптырашка төште. Сенлесенен улларына хәйран иде ул. Бу егетләр адәм дигән затны ничекләр уйнатырга кирәк икәнлеген ана күрсәтеп алдылар. Ул да кузгалды, җәһәтрәк кухня ягына чыгу юлына басты. Шунда авызын иләк ясап, Сабиранын бәхетенә сокланып утырган мокытына төртеп аласы килде. «Бар, Газизчик, бу уен сина түгел, Кәримән янына кер!» — дип чак кына әйтеп ташламады. Ә мөмкин иде. Әмма шунда күзләре Сабиранын биленнән алырга үрелгән Гарифнын кулларын күреп калырга өлгерде. Барган адымнарын акрынайтып, беразга туктыйсы итте. Уймак чыгарган уенга шик төшерү килешмәс. Мәгәре бу егетләр таш йөрәкле Сабираны да эретүгә, анын күнел кошын канатландырып, үз ятьмәләренә кертергә ирешкәннәр икән, менә башка, хискә йомшак хатыннар-кызлар белән нәрсәләр эшлиләрдер бит әле? Ничәмә гүзәллек иясе аларнын хәйләсеннән төпсез чиләккә утырып калмаган, дисен?
Хәнифә Галиевна кухня ягына ирешеп өлгермәде, Шәрифнен сүзләрен колагына алырга ашыкты. Ул:
— Әйдәгез, Газиз абый, онытып торамын икән, бер эш турында сезнен белән кинәшергә иткән идем бит, сезнен кабинетка? «Мужской разговор»! — дип әйтте.
Урыннан кузгалдылар. Хәнифә Галиевна Сабираны Гариф иркенә калдыруларын шунда ук анлап, мона хәтта бераз көенеп тә куйды. Аллаһ сакласын, Сабирага мондый да егетнен җиле тими үтмәс, көт тә тор, имеш. Ил алдында оят булмагае!
Шәриф белән Газизнен шәүләләре генә шәйләнеп калды. Угланнар шунда чагында хуҗабикә өч тынланып, биш караштырып, инде хихылдый башлаган Сабиранын хәлләренә күз-колак сыйфатта зал ишеге яныннан узгалап йөрде. Ишекнен пыяла тәрәзәсе бүлмәдәге вакыйгаларны киноэкрандагы галәмәтләр итеп, бик тә матур ясап күрсәтә иде. Менә сөйкемле сөяк Гариф һәммә төрле саклыкнын файдасын белеп, инде тәмам дәрт дәрманы мөлдерәмә тулган Сабирага таба үрелә. И сала сыйрагы, син дә үбешә беләсенмени? Хәнифә Галиевнаны күрмиләр дә, белмиләр дә. Ул Гарифны әйтер иден инде, бер көн, бер сәгать эчендә мен кызны дәрт җилендә җилгәрсен инде?!
Хуҗабикә кулына әле уклау алды, әле табак тотып карады. Әгәр дә Гарифнын чамадан узуын күрсә, ул шуларны коралы итеп, яшьләр янына кылычлы-калканлы каһарман сурәтендә бәреп керәчәк, ике гыйшыкчыны рисвай итәчәк иде. Шунда кабинеттан Шәриф белән Газизчик бер кулына табак, икенчесенә уклау тоткан Хәнифә Галиевнаны күреп алдылар. Бу хәлендә кеше көлкесенә калуы хуҗабикәнен үз күнеленә куш килерлек күренеш түгел иде. Ул шунда ук хәйләгә кереште һәм:
—Чоланга чыга идем, сандыктан онны алыйммы дигән идем... Улым, берәр тәмле ризык пешеримме сон? — дип, арылган кыяфәттә сүзләр тезде.
— Әнием, нинди ашыйсы килү инде ул? Гөлшат Фаиковнанын пәрәмәчләре дә ярты өстәл тулып тора!
Хәнифә Галиевна арбадан төшеп калганнардан түгел, тойдырырлык итеп Шәрифкә дә карап алды. Егет шунда ук:
— Бик матур кунак булдык. Әлегә эшләребез бетте. Кайтасы юл да якын түгел. Рәхмәт сезгә җылы кабул иткәнегез өчен! Без китик инде! — диде. Ә аннары Гарифка эндәште: — Абый, шулаймы?
Зал ишеге ачылып, аннан егетләрнен солтаны үз мәртәбәсен саклаган, әле генә татлы ирен җиләкләрен тәмләп ашаган кыяфәттә килеп тә чыкты. Ул да бу йортка рәхмәтләрен белдерде. Шунда Гариф:
— Хәнифә апа, мин тагын иртәгәме, башка көндәме килсәм, ничек булыр икән? — дип сорады. Анын бу сүзләре әлбәттә Сабирага адресланган иделәр. Моны гына хуҗабикә дә җинел анларга тиеш иде, эсселәтми- суытмый ул да:
— Килегез, кил, сез бит минем туганнарым! Юлны онытмагыз! — дип, әмер биргәндәй әйтеп өлгерде.
Сабиранын куанычы җиденче күкләрдә иде. Йөзеннән шатлык нурлары сибелгәнен ул яшерә алмады. Хәер, монын кирәге дә юк иде.
— Хуш, чибәркәй! — диде, егетләр бераз үртәп һәм кызнын күнелен тәмам ымсындырып. — Сау булыгыз!
Ишек ябылуга өч-дүрт минут үтмәгәндер, хуҗабикә кухня ягында олы аһ күтәрде.
— Сумка тотып килгәннәр иде, кире бирергә онытканмын! — диде Хәнифә Галиевна.
— Хәзер... Үзем... Артларыннан куып тотып, илтеп бирәм! — дип, Сабира чыгып йөгермәкче иде дә:
— Тукта, кызым! — дип хуҗабикә аны чак эләктереп калды. — Алар тагын киләләр әле. Күчтәнәчләр салып куярбыз! Буш сумка күтәреп йөрмәсләр бит инде!
Әле генә гөл кебек сулырга иткән Сабира кабат яктырып алды. Анын бар дөньясы тулы шатлык, сөенеч, сәгадәт һәм, ин хикмәтлесе, кайнар мәхәббәт иде. Ул, зал ягына чыгып, хәтта җырлап та җибәрде.
VII
Сабира белән Гариф бик тә матур йөрешеп киттеләр. Шулай килеп чыгар дип Хәнифә Галиевна гына түгел, хәтта егет үзе дә әүвәле башына кертеп карамагандыр инде? Хәер, әлегә бу аларга заказлы уен гына кебек тоелгандыр бәлки? Чөнки бу тормыш театры уенынын авторы Хәнифә Галиевна үзе, башкаручысы Гариф иде кебек.
Хикмәт шунда, икетуган сенлесе Гөлшат Фаиковнага, теге вакытта олы йомыш белән килгәч, ахырда Хәнифә Галиевна нинди эш белән йөрүен төгәл генә әйтеп, анлатып бирде. Шушы кадәр бер-берсенен күнеле килешеп китәр дип башына да кермәгән иде.
— Сенлем-җаным, Газизчигемне өйләндерәсе идем. Нәкъ күнеленә ятып торган кыз да бар. Менә шул. Әмма араларына Сабира дигәне керә бит. Бер дә ирек бирми. Газизчигемне беләсен, әрсезлеге юк, — дип сөйләп китте...
Көннәрнен берендә ике асыл коштай кыз баланын үзләрендә фатирда яши башлауларын, әүвәле ул-бу сизелмәвен, ахырда Кәримәгә Газизчикнен гыйшкын бик оста сизенүен, тормышка дәрте күренә башлавын чәй янына чәйне өстәтә-өстәтә, инде китәргә тиешле җиреннән тагын да ике сәгатькә сонарып кала-кала, кабат-кабат сөйләп бирде.
Апасынын юк эш белән йөрүен Гөлшат Фаиковна әүвәле яшермичәрәк әйтә торды, үзенен кулыннан килмәячәкне, фатирга да ул Сабираны кертергә мөмкинчелеге юклыгын, кешенен бәхетенә катнаша алмауларын, тагын әллә нәрсәләрне кузгатып бетерде. Ә Хәнифә Галиевна үз туксанына тугры булды:
— Алай түгел шул, акылынны да сатар идем инде... Моны мин дә, син дә түгел, затлы улларыннын берсе башкарып чыкса гына!.. Зиһеннәрендә камилләрдер бит? Кызлар белән йөрү һөнәрен үзләштергәннәре бер дә сизелмиме?
— Кая ди ул, апам-җаным, нинди кызлар турында уйлау ди ул, һичкемгә күтәрелеп тә карый белмәделәр! — диде Гөлшат Фаиковна, тәмам утлар йоткан хәлендә. — Иремә охшаганнар, адәм затына күз ташларга да куркалар.
— Сөйләден сүз, — диде, ачу кайнарлыгында акыл казаны кайный башлаган Хәнифә Галиевна, халык телендәге сүзләрне хәтерендә айкап.
— Иренне фәрештә бит ул дип әйтсән, егылып үләрмен! Марҗалар итәгендә җил уйнатудан әле кайчан гына арына башлады сон?
— Юк сүз! Сөйләмә дә! Булмаганны! Шушы кадәр ыштан тутырып бала алып кайта алыр идеммени, әгәр ул читтә талпынып-кагынып йөресә?
Әмма бераздан, күнеленә шик төшеп, апасына сынаулы карашын төбәде дә, ышанып яшәгән диварлары артында ышанычсыз, мәкерле җан яшеренеп ятуы мөмкин икәнлеген сизенеп, йөрәген тутырып аһ орды:
— Әллә сүзләрен дөресме, апа-җаным?
— Юк ла инде, болай гына әйтелде, — диярәк, Хәнифә Галиевна шунда ук сүз басымын киметеп өлгерде. — Иреннән бәхетле булдын, сине дан итеп, дөньяда ин затлы, яраткан хатыны бәрабәренә күреп яшәде. Дәлилен үзен дә әйтеп бирден, якты дөнья йөзенә ыштан тутырып балалар ташыдын, кайнар кочагында йокладын, җәбер-җәфа күрмәден!
— Бик алай ук булмады шул, — дип, Гөлшат Фаиковна, каралып калган күнелен юарга теләде. — Гомере буе коры усал булды. Мин бит анын күз карашыннан да котым очып яшәдем. Өскә килсә, элекләрне, күлмәк итәгем юешләнеп киткәндәй тоя идем үземне. Дөрес әйтәсен, җаным, көндезләрен колы урынына күрә иде, кичләрен сөякләремә кадәр җебетеп куя иде. Гомерем буена ут белән су арасында яшәдем. Ярый әле сонгы елларда, улларым үсеп җиткәч, алардан куркамы-ояламы шунда, көндезләрен йомшарды, кичләрдә бушап калды.
Әлегә һичкемгә энҗедәй серләрен чишкәне юк иде, шунамы йөзе агарынды, йөрәгенен бу кадәрле батыр гамәлне башкарып чыга алуыннан хәтта хәтере җинеләеп калгандай тоелды. Хәер, сөйләмәсә дә була иде. Хәнифә Галиевна анын гаилә хәле нәкъ шушындый икәнлекне электән сизенеп яшәде. Араларына кермәскә, тормышларына катнашмаска тырышты. Йомышы төшмәсә, әле бүген дә бусагасыннан атлыйсы, чәй янына узасы түгел иде.
— Әйтәм бит, бәхетле яшәден ирен белән!
Бераз тынлыктан сон, сәгате барудан хафага төшкән Хәнифә Галиевна бөтенләй дә башка төрле сүзләрне әйтте дә куйды:
— Менә шул Сабираны улларыннын берәрсе ымсындырып, үзенә каратып, Кәримә белән Газизчигем арасына керүеннән коткарып калса иде! Улларын гомерләрен бер кыз да күрмичә, ялгызлык хәсрәтендә уздырмасын өчен генә әйтәм боларны. Әллә ни авыр эш түгел ул аларга!
Ана, ниндидер өмет белән кайнап, хәсрәтләр чигеп утырган җиреннән шунда «Ильич лампасы» сыман яктырып алды. Ак йөзенә кызыллык йөгерү бер хәл, авызы ерылды. «Инде әллә, Ходаем, мине киленле итәме?»
— дигәнрәк уй ана нур өсти иде.
Әйтәсе — әйтелгән, сәясәт ятьмәсе тормыш дәрьясына салынган, бу кадәр олы эшне башкарып чыгуыннан Хәнифә Галиевнанын күңеле тынычланып өлгергән. Үз өметенең барып чыгасына ышанган хәлендә ул:
— Улың миңа килсен. Аңа үзең аңлатып бир. Карасы — Кәримә, сарысы — Сабира булыр! Әгәр күңелен үз ягына аудара алса — миннән зур бүләк! Шуны башкарып чыгыйк! — диде, инде гүяки карар биргән төпле түрә кебек җитди тонда сүз беркетеп. Гөлшат Фаиковна аның бу сүзләреннән соң артка чигенер хәлдә түгел иде инде.
Һәм менә, Хәнифә Галиевнаның җентекләп корган сәясәте, Гөлшат Фаиковнаның олы улы Гариф, кечесе Шәрифнең ярдәме белән — син күр дә мин күр — бик оста иттереп тормыш мәйданына китерелеп чыгарылды. Инде алдагы бер ай эчендә Кәримә белән Газизчикне тәмам пар күгәрченнәр кебек гөрләтеп, мәхәббәтне түргә келәм итеп җәеп, ахырында туй уздырасы гына калды.
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Кәримә артка таба чигенә-чигенә килде дә почмакка сеңде. Хәзер аның качар җире юк иде. «Абау матур бала, әйдә тотып карыйк әле!» — дип, кулларын сузып, бармак җәмкиләренә аны эләктерергә маташкан юләрләр ажгырып куйдылар. Берсенең кулы аның җилкәсенә тиеп узды. Ул чәрелдәп кычкырып җибәрде, ә Кәримәнең аһы да чыкмады. Менә соңгы ике-өч сәгать эчендә кыз әллә нинди сәер дөньяда яши башлады. Үзенең кайда һәм ни өчен монда икәнлеген башы җитеп аңлаудан ерак иде. Әмма шунысы ачык — аның тирәсендә һәммә кем бар, барысы да сәерләр, бөтенесе дә юләрләр! Чәчләре кырылган, хатынмы-ирме икәнлекләре битләрендәге төкләреннән генә ачык аңлашыла.
— Тимәгез минем гөлемә, ул минем чәчәгем!
Шунда кыйшайган авызлы, селәгәйләре агып төшеп идәнгә тамган берәү почмакка сеңгән Кәримәне яклап, теге җәмкидәй кулларын сузып гаҗизләгән кешеләрне читкә тибәрде, арысландай сугышырга теләп, аларга ташланып-ташланып ыжгырынды. Кәримә аның артына сыенды. Әмма бу вакытта ул үзен яклаучы арысланның азыгына әвереләсен күз алдына китерә алмый иде бугай? Егет, шунда кинәт борылып:
— И минем гөл чәчәгем! — дип, селәгәйле авызы белән Кәримәне үбәргә, кәкре гәүдәсенә кысарга маташты. Бер бәладән котылдым, икенчесенә каптым диярәк уйларга тиешле булган кыз, тагын да куркынып, читкә йөгерде. Ярый әле шунда бүлмә эче тынып калды, чөнки анда бер ир кеше килеп кергән иде. Ак төсе күптәннән уңып, саргая барган халатлы, олы гәүдәле булуыннан кем икәнлеге аңлашылды. Кәримә аның дөрес акыллы кеше икәнлеген шунда ук тоеп, кочагына ташланды:
— Абый, яшерегез мине, абый! Яшерегез! — дип гозерләнеп, йөрәк авазлары белән тилмереп үтенде. — Мин бит юләр түгел!
Ир кеше үзен тыныч тотты. Йөзендә бер генә чалым да үзгәрмәде. Әмма борчак бөртеге хәтлек күзләрендә генә ниндидер үзгәрешләр булып алды һәм ул:
— Монда бер кеше дә юләр түгел, һәммәсе дә акыллы! — диде. — Әле танышмадыгыз дамыни? Ярар, өлгерерсез әле... Әйдә, сине чакыралар. Чәчләреңне йолкып бетермәсеннәр дип анда бер абыең килде. Син дә матураеп китәрсең! — дип, Кәримәне бүлмәдән алып чыкты һәм ярым караңгы коридорның аргы башына таба, җилкәсеннән кочкан хәлендә, карыштырмый алып килә башлады. Кыз шунда үзен мыскыл итәргә алып баралармы диярәк уйлапмы, кинәт бәргәләнә, бу ирнең каты кулларыннан ычкынырга маташып карады. Әмма атасы хөкеменә тапшырылган сабый бала кебек ул үз теләгәненчә берни дә эшли алмый, бары хурланып еларга мәҗбүр иде.
— Абый, тимәгез инде мина?
Кәримәнен уенда ниләр барлыгы бу адәмне кызыксындырмый булса кирәк. Анын исе дә китмәде. Шулай да:
— Тыпырчынма әле! — дип, каты итеп әйтүе өстенә, кочак эскәнҗәләрен дә ныгытты. Кәримәнен тыны кысылды, авыз читләренә күбекләре килде, инде һәммә эчке әгъзалары да тышка әйләнеп чыгар сыман тоелды. Ярый әле бер бүлмәнен ишеге төртелүгә ачылып китеп, якты тәрәзә каршысындагы урындыкка аны китереп утырттылар.
— Тыпырчынма! — дип тагын да әмер бирде китерүче адәм.
Шунда башка бер кеше күренде. Монысы инде чиста ак халатлы иде. Кулындагы тарагы белән Кәримәгә үрелеп, тыныч кына чәчен тарый башлап, туктап калды һәм, сулышын алыштырып:
— Мондый толымнарны кисәргә дә кызганыч инде, — диде. — Нигә кирәк икән юләрләргә мондый калын яхшы чәч, акыллы башлар такыр йөргәндә?
Кәримә анын бу сүзләренә бик тә гаҗәпләнде, шунда университет профессурасынын күбесе ярым пеләш булуы, ә берсенен бөтенләй дә такыр икәнлеге исенә төшеп, һаман да хәйранлыкта калды. Анын уйлары хәтер буйлап йөгереп йөреп, кызнын әле генә студент булганлыгын искәртеп торды. Бу хәл аны тагын да шомландырды. Шунда чәч алучы агай толымнарынын әле берсен, әле икенчесен кайчы белән шырт та шырт итеп кисеп тә чыкты. Кәримә ана монсу гына эндәште:
— Абый, мин кайда? Монда ничек килеп эләктем?
Агай тимер өстәлгә анын озын кара бөдрә чәч толымнарын сузып салды. Шунда кайдадыр шаулашкан, кычкырышкан тавышлар ишетелде. Сакта торган котсыз адәм ашыгып чыгып китте. Чәч кисүче агай, үзенен яһүди борынлы карт йөзенә күтәрелеп карап торган кызга иренеп кенә җавап бирде.
— Шуны да белмисенмени әле, сенлем, — һәм, ишеккә карап алып, анда һичкем дә юклыгын белгәч, — Сары йортта, — дип өстәп куйды.
Кәримә «Сары йорт» дигәннәренен ни икәнен анлап өлгерде. Анын бу хакта ничәмә әсәрдән укыганы бар, юләрләр йортын шулай дип аталганын белә. Җәһәт кенә талпынып китеп, тәрәзәгә таба ташланды, аны ачарга итте. Әмма яһүди борынлы агай кызнын янына килеп җиткән иде инде. Кәримәнен кулларына сак хәрәкәт белән үзенен җылы учын салды да:
— Сенлем, алай итмә! Ашыкма әле! Син беренче һәм сонгысы түгел. Мин синен хәленне анлыйм! — диде, тыныч тавыш белән генә, йөрәккә үтешле итеп: — Моннан чыгып та, качып китеп тә булмый, тәкъдиреннән котыла алмаган кебек!
Кәримәнен кинәт хәле китте. Юк, ул инде сикерә дә, кача да алмый иде, хәтта тәрәзә ачык торса да, бу эшне җинел генә башкарырга мөмкин исә дә.
Агай аны, шул хәлендә җитәкләп китереп, урындыкка кабат утыртты. Аннары, сөйләнә-сөйләнә, кызнын күнелен тынычландыра-тынычландыра, чәчен машинка белән ала башлады.
— Монда тәртип шулайрак инде. Чәченне алмасак, башкалар сина бер дә тынгы бирмәсләр. Чәч ул — сәясәт корбаннары шикелле, башны саклап калыр өчен коелып котыла, — дип, бик тә катлаулы итеп сөйләп алды, тагын дәвам итеп: — Менә шулай ничек матур була! Чәч яхшырсынга электән бер-бер кырдыргалап алуны дөрес гамәлгә санаганнар. Сина да
килешә башлар, сеңлем! Бары сабыр бул, киңәшем шул! Сабыр булсаң, пәкем дә яхшы кырыр, машинкам да йөгерек булыр, — диярәк, сүзләрен такмаклап сөйли торды.
Кәримә аңардан баш исәнлеге турында бик күп ишетте, монда күңел тынычлыгына өйрәнү генә зарури икән. Берәр мәгънәле уйга чума алмыйча интегү халәте дә интектерә. Үзе белән нәрсә булганлыгын, бу йортка ничек килеп эләгүен белә алмыйча мең кат борчылды, хәтерен кайтара алмыйча гаҗизләнде. Аны һаман да күңеле алдый иде. Бу хәлдә дә кала алмый бит инде!
— Абый, миңа нәрсә булды икән? Нигә монда яптылар? Кеше үтермәгәнмендер бит? — диде кыз, һаман да куркынып.
Аның бу сораулары чәч алучыга түгел, асылда үзенә, үз хәтеренә адресланган иде.
— Не, кызым, юләр түгелмен, дисең, ә үзең ахмак сүзләр сөйлисең! Кеше үтерүчене «Сары йорт»ка китермиләр, төрмәгә илтәләр, — диде яһүди борынлы абзый, эшен бетерә барып.
Шунда ишек ачылган тавыш белән бергә алар янына кемдер керде. Теге саргайган халатлы адәм икән, сүзләреннән үк танылды:
— Нәрсә, гел шулай тыныч кына утырдымы бу?
— Селкенмәде дә! — диде чәч алу эшен инде бетереп өлгергән агай.
— Мондый пациентларыгыз булганда, эшегез бер дә авырга килмәс.
— Белмим, — диде теге адәм, — мондыйларның ни гаебе бардыр? Аңламыйм. Әллә дөнья үзгәреп, анда, тышта, ил «дурдом»га әйләнеп бара инде?
— Сәясәт һаман да искечә кала, кешеләре генә үзгәрә, дисезме?
— Мин андый ук дәрәҗәдә әйтмәдем! Болай гына... Мондыйларны да китерә башлагач, дидем...
— Гаепсез кеше булмый... Димәк ул, кайдадыр хата ясаган, агымга каршы йөзгән... Йә ярый, минем эшем бетте, юк сүз белән гомеребез үтәр дә китәр, ашыгырга кирәк. Эш кала күрмәсен! — диде ул, кечкенә чемоданына һәммә әйберләрен өстәлдән җыеп алып. Аның сәясәт, аң, дөнья, ил турындагы сүзләре Кәримәнең колагына адресланган булуын кыз әлегә аңламады. Шулай да ул аларны ачык ишетеп, бераз ачыла алган хәтеренә сеңдереп калды.
— Кара әле, дустым кем! — диде шунда ул агай. — Син бер үтенечемне башкарырга булышмассыңмы?
— Нәрсә соң ул?
— Нәрсә дип... Ярар, башлагач, әйтим инде... Үтенеп сорыйм! Харап итмәсеннәр. Бәлки шушы үтенечем өчен Ходай Тәгалә мине дә Кыямәт көнендә ярлыкар? — дип, йөрәкләргә шом салырлык итеп әйтеп куйды.
— Ул бит бер дә юләргә охшамаган!
Каты тавышлы теге авыр адәм тамак кырды һәм, ярым пышылдап:
— Юләр түгел әлегә! Әмма аны шул хәлгә төшерәчәкләр. Башка барыр юлы юк! — диде.
Агайлар шунда ук кычкырып сөйләшүгә күчте. Хушлашкан кебек белдереп, бер-берсенә матур сүзләр әйттеләр. Кыз да үзенең аларны тыңлап торуын сиздереп елмайды. Алга таба да сары халатлы каты абзыйның авыр холкы белән котларны алачагын уйлады. Әмма:
— Сеңлем, әйдәгез, палатага! Авыруыгыз узганчы шунда ятып сихәтләнерсез! — дигән, күңелгә җиңел кабул ителерлек сүзләрен ишеткәч, тәмам буйсынды да куйды.
Кәримә аңа ышанды һәм башын иеп артыннан иярде. Ул хәзер үзенең яки тәкъдир белән, яисә башкача шушы хәлләргә хөкем ителгәнлеген сизенгән читлектәге кош иде.
2. «К. У.» № 12
33
Кәримәне абзый кеше башка бер палатага кертеп, чиста урынны күрсәткәч, ана шунда ятып торырга кушты. Монда инде башкалар йоклый иде. Кесәсеннән ике төймә дару чыгарып, аны йотарга кушты, өсте ак чүпрәк белән ябулы өстәлдән бер стакан су алып бирде. Кәримә ул кушканнарны һичбер каршылыксыз төгәл үтәгәч, агай стаканны кире алды, ятарга, өстенә ябынырга булышты һәм теге кечкенә, ак япмалы өстәлен, андагы яртысы эчелгән сулы стаканны һәм башка җиһазлары белән бергә күтәреп алып чыгып китте.
Кәримә ниндидер сәер, әмма инде таныш кебек тоелган халәткә керде. Йокысы килеп, башы авырттырып әйләнеп китте. Тагын да су сорамакчы итте. Әмма тавышы чыкмаганын тойды. Гүяки күз алмалары әйләнәдер сыман иде, шул сәбәпле күнелендә авырлык тойды. Тагын укшыгандай булды. Күзләре авыр йомылгач кына, ничектер тынычрак хәлгә кергәнен хис итте. Яныннан гына җылы җил исеп узгандай тоелды. Кин далада бишек эленеп тора, Кәримәне шунда тибрәтә иделәр. Юк ла, табут икән бит бу, кара табут! Әмма һичкем юк. Кәримә шунда, дала белән күк арасында эленеп торган табутта ята. Җил тагын исеп куя, табут-бишек тибрәнә, такталарынын шыгырдаган тавышы да ишетелеп ала.
II
Кәримәнен тынычлана баруы күнелен дә урынына утырткандай булды. Инде хәтере дә тәртипкә килә башлады сыман. Менә ул Сабира белән лекцияләргә йөгерә торган иде. Ә бүген анын янында иптәш кызы юк. Әйе, аларнын, Гариф белән Сабиранын, шушы язда мәхәббәтләре купшыланып чәчәк атты. Ул хәтта бер генә минут та егетен исенә төшермичә яши алмый башлады. Әле беркөнне шигырь дә язган, Кәримәгә шуны укыды. Беренче тәҗрибәсеннән көләргә ярамый иде. Шунлыктан Кәримә анарга:
— Бик матур чыккан! Гарифка укыгач, хәйран калачак әле! — дигән булды.
Сабира әүвәле ана ышанган да, бүлмәләрендә шатлык чәчә-чәчә сөйләнеп йөренә дә башлаган иде, аннары:
— Бу урынны болай итсәк, анысын алай үзгәртсәк, — дия-дия, Кәримә анын язмасын бөтенләй дә төзәтеп бетергәч, телсез калды. Кабат укып карадылар һәм хәйран иттеләр: шигырь йөрәк серләренен шундый да тирән кылларына тиеп үтүче җырга әверелгән иде.
— Моны мин яздыммы? — диде Сабира. — Дустым, мондый әсәрне гомеремдә дә укыганым юк! Шушы кадәрле үткен талантым бар икәнлеген электән үк белгән булсам, әллә кайчан Габдулла Тукай белән ярышырлыгымны күрсәтеп, дөньяны шаккаттырыр идем!
Кәримә ана каршы һичбер сүз әйтмәде. Бары соныннан гына:
— Тагын да язып кара әле! — диде.
Шушы рәвешле Сабира шигырьгә бирелеп китте. Болай әйтсәм ничек була, алай язган идем, матур килеп чыкканмы, дигән сораулары белән Кәримәне аптыратып бетерде. Әмма ана киредән сүз әйтү барыбер ярамый иде. Бу шигырен дә Кәримә, сыерлары мөгрәгән, сарыклары бәэлдәгән Сабиранын күнел абзарыннан якты дөньяга чыгарып, зәнгәр күкләрдә канатларын иркен җәеп аккош кебек оча торган җыр итеп ясап бирде. Сөенечләре чиксез иде. Шигырен Сабира акка күчерде. Янадан укып чыкты һәм, иптәш кызын кочаклап алып, сөенеч-шатлыгы белән бетмәс-төкәнмәс хисләр ташкынын кубарды.
Беренче тәҗрибәләрен өченчесе алыштырды. Әмма бу юлы Кәримә ана башкачарак кинәш бирергә булды:
— Сабира, Тукайны кабат укып чык әле, ничегрәк аны анлыйсын икән?
Менә шушы хакта уйланып, дикъкатеңне бер юнәлештә тотсан, тәҗрибән дә артыр! — диде.
— Юк, мин шигырьләр укырга бер дә яратмыйм. Аларны аңламыйм. Анализлап сөйләтеп, профессорларыбызнын аптыратулары да җитмәгәнмени?
— дип, Сабира каршы төште.
— Алай түгел шул, — диде ана тагын да Кәримә. — Шигырь ул
— әдәбиятнын нигезе!
— Ә ул вакытта проза нәрсә? Ул әдәбиятның атасы түгелмени? — дип, Сабира тагын да ана каршы төште. — Укыйсын, аңлашылып тора!
— Ә үзен шигырьләр язасын!
Кәримәнен бу сүзе Сабирага тәэсир итте булса кирәк. Кулына ул Тукай томын тотып утырды. Ярты көнен диярлек шушы халәтендә уздырды. Тәмам арып-талып, томлыкнын уртасына барып җитә алмыйча, эреп йокыга китте. Икенче көнне башы авыртудан зарланды. Әмма Гарифы белән очрашасын исенә төшереп, янадан кабынып китте дә:
— Кара әле, Кәримә, мин Тукайны анлый башладым бугай! Мона кадәр сүзләрен генә укыганмын, матур килеп чыккан рифмаларына сокланганмын, вакыйгаларына... Ә хәзер... Ә хәзер... Беләсенме «Пар ат» шигыре нәрсә турында?.. Үзем әйтәм! Ул — яшәгән җирне, андагы кешеләрне кайда барсан да сагынып искә алачагын турында!.. Син дә мине, укып бетереп таралышкач, шулай сагынырсынмы икән?.. Ә мин сагынырмын сыман! — дип тезеп-тезеп сөйли башлады. — Ул бит Казанга чибәр ярымны очратам, анын белән җәннәттә яшәгән кебек гомер кичерәчәкмен дип шагыйранә ышанып килгән! Анлыйсынмы? Шуна күрә Казан белән дә горурланган, ана сокланган!
Сабиранын бу хисләре иптәш кызынын күнеле өчен бер генә дә яналык түгел иде. Шулай да сүзләрен тагын-тагын куәтләндерергә теләп, ана:
— Син, дустым, табышмак! Дөньянын серләрен үтә күрә башлагансын,
— диде. Әмма шул ук вакытта, боларны да әйтте: — «Пар ат»та Тукай абыебыз үзе хакында язмый бит. Анын лирик герое — шәкерт. Ул анын хисләрен сурәтли. Әсәре шунын белән кызыклы да! — диде.
Сабирага анын бу сүзләре ошамады. Ялганында тотылган баланыкы кебек йөзе кызарды һәм ул:
— Син генә беләсен инде бөтенесен, син генә анлыйсын! — дип, ачуын да яшерми белдерде. — Университетта да шулай, семинарларда үзен генә җаваплар биреп барасын да, профессорларыбыз, лекцияләрендә безнен барлыкны онытып, синен белән генә дәрес алып баруга күчә!
Сабира бу сүзләре белән хаклы да, мәгънәсезлегендә хаксыз да иде. Хикмәт шунда: башка студентлар күпчелек очракларда авызларына су кабып, бик олы акыл ияләре кебек утыралар-утыралар да, үзләренә атап сорау бирелә калганда, җавапка күчәсе урынга, ыкы-мыкы килеп, аптырашта калалар. Аларга Кәримә ярдәмгә килә. Сорауларга туры һәм төгәл җавап бирә. Шушымы икән инде анын башкаларга укырга, белем алырга комачау итүләре?
Ә беркөнне ул, Гариф белән кич буе йөреп, анын бәхетле кочакларыннан канатланып кайткач, үзе Кәримәдән имтихан алды. Әле бер шигырь хакында әйтте, әле икенчесен сөйләде. Һәм, шуларга өстәп:
— Ул нәрсә турында? — диде. — Бусы нинди?
Иптәш кызынын дикъкате укый торган китабында булганга, анардан гел «белмим», — дигән җавап ала торгач, бу хәлгә бик тә куанды һәм ул әсәрләрнен мәгънәләрен ачык итеп, төгәл итеп үзе әйтеп бирде. Китабыннан Кәримә тәмам аерылды. Сабиранын күнелендәге үзгәрешләргә сокланам гына дигән иде, ә ул:
— Боларны мина Гарифчик әйтте, бик беләсен килсә! Күрәсенме, 2.* 35
ул нинди башлы, син аңламаганнарны да җинел генә төшенә! — дип, көтмәгәндә егете белән мактанып, очсызлы сафсата сатып ташлады. Кәримә анда да тантана иткән кызның кайнар хисләренә салкын сүз суларын сибеп, арада гауга парын чыгарасы килмәде.
— Әйе, Гариф акыллы егет шул! — дип әйтүдән узмады.
— Син дә шулай уйлыйсынмы, дустым? — дип, Сабира тәмам канатланып, өстәл артында укып-язып утырган Кәримәнең өстенә үк ташлангандай аны ике куллап кочып алып, үзенең күкрәгенә кысты. Мондый галәмәтләр әле бер ай гына элек аңарда юк иде. Менә бит мәхәббәт нишләтә! Салкын таш бәгырьле Сабирабыз да кешечә икән, балавыз кебек эрегән!
— Әйе, Гариф акыллы егет! — дип тагын кабатлый Кәримә.
— Син нәрсә, минем бәхетемнән көнләшәсеңме әллә?
Билгеле, һәммә кеше дә башкаларга үз күзлеге аша карый. Ә ул күзлек
— аларның йөрәге. Әгәр дә безгә шикләнүчән, игътибарыбызга саф мөнәсәбәт күрсәтмәүче кем дә булса очрый икән, ул адәмнең кем икәнлеген таныдыгыз инде!
Сабираның көнче күбәләк булуын элгәрерәк күрсәткән әче-төче кыланышларыннан ук белгәненә күрә, аның бу яктан һаман да үзгәрешсез калуына игътибар иткән Кәримә бу юлы да елмаеп куярга гына мәҗбүр. Шулай шул, берәүләрне табигать бала чагыннан зиһенле, күркәм, акыллы итә, икенчеләрне таш бәгырьле килеш тормыш мәйданына чыгарып җибәрә.
— Бик көнләшер идем дә, Гарифчигең миңа кырын күзен дә салмады шул! Беренче көннән, беренче күрешкән минутыгыздан яныңнан китмәде!
— дип, Кәримә шунда үпкәләү кыяфәте чыгара. Сабира тагын тантана итә башлый. Аннары, кабат зиһене җыелып:
— Ә ул, безнең очрашулар саен, һаман да сине сорый, сине мактый! Миңа яманларга да бирми! — дип әйтеп ташлый. Шушы рәвешле хисләре кабарып, тагын холыксызланасы итә. Әмма Кәримә:
— Соң, нишләсен инде? — ди. — Без бит бергә, бер бүлмәдә яшибез! Мине сораган булып, синең хәлләреңне беләсе килә инде аның, үзең дә сизенәсеңдер!
Әгәр дә ике ел гына элек бик җитди тоелган Сабираны һәм күбәләктәй очынган Кәримәне күреп калган кешеләр бүген аларның шушы сөйләшүләренә колак салсалар, кыз баланың егермегә кадәр кырыкка төрләнеп өлгерүенә хәйран итәрләр иде.
— Гариф абый бүген миннән, безнең профессорларыбыз Муса Җәлилнең шигырьләрен халыкка кире кайтару белән бәйле нәрсәләр сөйли, белик әле, дип сорады?
Сабираның бик оста рәвештә сөйләшү темасын үзгәртергә маташуын Кәримә аңламый калды. Хәзер ул ни укыган китабыннан күңеле белән аерылган, ни иптәш кызына гаҗәпләнүеннән туктаган, әллә нинди сәер сагышка-гамьгә кереп чумган иде. Фәхри абыйсы Хисами исенә төште. Аның бүген Кәримәне эзләп университетта йөрүе хакында әйткәннәр иде, моны кыз ничек аңларга да белмәде. Шушы хакта сүз кузгаткан укытучы ханым, бик тә җитди итеп:
— Кара аны, кызый! Аң бул! — дип кисәткән иде бит!
Ә Кәримә аның ник шулай ачуланганын төшенми калган булган!
III
Ул көнне Сабира иртән университет китапханәсенең уку залына киткән иде. Өченче дәрескә докладын җитештерәсе бар. Анысын да, Кәримәсе әйтеп исенә төшермәсә, игътибарыннан бөтенләй читтә калдырасы икән. Иртәрәк уянып, очты гына кыз, юньләп ашап та тормады. Гариф белән йөрүе аны бөтенләй бәхетле итеп куйган, дөньясын тәмам оныттырып бетерткән икән.
Укулары бу елда төштән сонга, кичке яккарак күчеп, расписаниеләре икенче сменага төзелгән иде. Университетка Кәримә дә ялгызы гына китте. Әмма барып
җитәрәк, уку бинасы төбендә аны бер яшь әфәнде туктатты. Алар танышлар иде. Кәримәнен аны ничәмә күргәне, журналдан әсәрләрен дә укыганы булды. Тик нигәдер ул аларны кабул итә генә алмады. Ясалма купшы җөмләләрдән, очерк тибындагы нәрсәләрдән гыйбарәт иде алар. Хәтта олы гына повесте дә элгәрерәк басылып чыгып, хәзер бу әфәнденен Язучылар союзында шактый җаваплы постка күтәрелгәнлеге дә, акрын- акрын гына, бөртекләп диярлек дөньяны үз учларына җыя барганлыгы хакында да сүзләрнен ишетелгәне бар иде. Арча якларыннан булуы теленә үк чыккан, йөз-кыяфәттә дә марига тартым икән.
— Кәримә, сезне көтә идем, бик җитди сөйләшү өчен! — дип, кызны ул бик җинел туктатты. — Лекциядән кереп алып чыгарга иткән идем дә, дәресләрегез башланмаган икән. Сүзебез кыска булыр. Аңлашсак, уртак фикергә килсәк, сезне озак тоткарлап тормам.
Кыз нәрсә хакында сөйләшәселәрен башына да китермәде. Мондый кешеләрнен юк белән йөрмәүләрен ул анлый иде. Кәримәгә яки берәр эш урыны тәкъдим итәчәк инде, әнә бит, югары курслар хәзердән үк төрле газета-журналларда эшлиләр, яки дә, белмәссең, Мәскәүгә, язучыларны әзерләүче институтка укырга җибәрерләр бәлки? Монысын кыз бик тели, әмма ничек булдырып чыгарырга белмичә, Фәхри Хисами абыйсына да сөйләгән иде. Ә ул ашыкмаска киңәш итте. Бәлки Язучылар союзына хәбәр салгандыр да, менә бу иптәш шунын өчен аны эзләп килгәндер?
— Син безнен ниләр хакында сөйләшәчәгебезне беләсендер инде? Фәхри Хисами... — дип сүз башлап, үзенә ияртеп: — Әйдәгез әле, Лобачевский бакчасына! Анда тыныч урын, шунда сөйләшеп бетерербез, — дип, кызны алып китте.
Кәримә һаман да үз уйларына батып, Мәскәүгә ничек китәсе турында хыяллана, бергә укыган иптәшләрен ташлыйсы булуы хакында сагышлана да башлады. Әгәр дә мөмкин икән, монда гына укуын дәвам итсә дә ярыйдыр сыман тоелды. Әмма Мәскәүгә бару, анда белем алу теләге кыз баланын күңелен, бөек хыял рәвешен ала барып, көчлерәк ымсындыра иде. Шушы уйлары аны әле сагышка, әле шатлыкка салды. Бакчага җитеп, андагы эскәмияләрнен түрдәге бушында урын алгач та хәтерен болгатып тотты ул өметләре.
Әдип иптәш озын кара чәчләрен бер янга таба, аннары артка куллары белән чөеп үк ташлады. Җитдилеген яшермәде.
— Безнең нәрсә хакында, сөйләшкәнебезне төшенәсездер? Моны беркем дә белергә тиеш түгел. Хәтта минем белән очрашуыгызны да! — диде ул. — Болар сер булып калсын. Мин дәүләт органнары белән бәйләнештә торучы кеше. Әгәр дә сүз ишетелсә, сезгә якты көн калмаячак!
Кәримә, тәмам аптырашка төшеп, ни әйтергә дә белмәде. Яна гына «беләм» дип баш каккан, унтугызы тулып кына, җиткән кыз баланын күңелен шом басты. Анын бу хәлдә йөрәге сыкрап алды.
— Безгә сезнен Фәхри Хисами белән барлык мөнәсәбәтләрегез дә билгеле. Ул күпне күргән, авыр язмышлы кеше. Башкаларга карата изге карашларын саклап калуы гына аны яшәтә. Хатынын югалткан, картлык көнендә ялгызы калган. Ә сез анын хисләре белән уйныйсыз. Бу сезнен кебек «бишле»гә генә укучы комсомолка кызга килешә торган нәрсә түгел! Мәхәббәт аша әдәбият мәйданын яулап алырга омтылуыгыз — монысы инде бернинди киртәләргә дә сыймый!..
Бу әдип иптәш язган әсәрендәге кебек, бик тә гаделсез сөйли иде. Кәримәнен йөрәгендәге шомы зурая, бөтен эчке-тышкы дөньясын басып ала барды. Анын бу минутларда колаклары дөрес ишетә идеме — ул боларын ук анларлык хәлдә түгел сыман. Нинди мәхәббәт уены ди инде ул тагын? Нәрсә сөйли бу абый? Әллә юри, сынар өчен генә әйтәме боларны?
Кыз бала ансызлана баруын да төшенмәде, шушы кадәр гаделсезлек анын йөрәген изде, шом тагын да зураеп китеп, анын күзләрен һәм сулышын каплады. Бу халәте әдип абыйга өстәмә көч бирде булса кирәк, ул инде чебешкә ташланган явыз кара козгын кебек иде, Кәримәнен бәгырен изеп сөйләвен дәвам иттерде, сездән сингә
күчте:
— Карт кешене аздырып йөрмәсән, яшьләр беткәндер? Чакыр гына, сенлем, әллә мин каршы килер идемме?.. Әмма Фәхри Хисамины мәхәббәт кочагына алдап кертүен — бусы инде ай-һай, бер дә юньле эш түгел! Чарасын күрүне көтәсенме?
Әдип арттырып җибәргәнен дә, кабих булуын да сизмәде. Ана боларны анлау бирелмәгән иде. Ул әле бөек премияләр алыр, исемнәр!..
Кәримә елый ук башлады. Ялынган тавыш белән:
— Абый, ни сөйлисез сез? Нигә мине болай пычратасыз? — дип әйтеп алды. Анын йөрәге бозылган, хәзер анын да югалтыр сыман тоелды. Әмма, бу хәленә дә карамастан, әдип абый, ана комсыз карашын юнәлткән килеш, сүзләренен басымын көчәйтүне кирәк тапты. Кызнын елавы, куркып калуы белән генә канәгать түгел иде, ахрысы. Әмма көтмәгәндә ул кабат сезгә күчте:
— Шигырьләрегез бер тиенгә дә тормый! Сезгә моннан сон әдәбият ишеге бикләнәчәк! Фәхри Хисамины үзегезгә ялчы иткәнсез. Монын нәрсә хисабына эшләнгәнлеген анламаска, безне юләргә саныйсызмы әллә? Җитмәсә елап утырган буласыз! Комсомолдан да, университеттан да колак кагарсыз!
Шунда Кәримә кабат үзгәрде, барлык зиһенен, сонгы көчләрен җыеп өлгерде һәм:
— Боларны сезгә Фәхри абый Хисами үзе әйттеме әллә? — дип сорады. Анын туры һәм көчле карашы әдиптән дөресен сөйләвен таләп итә иде.
— Сез нәрсә, безне тинтәккә дә саныйсызмы әллә? Аны нинди газапларга салганыгызны, җанын-йөрәген үртәп аптыратуларыгызны белмибез-күрмибезгә нисбәт итәсезме? Әнә, сезгә атап ничәмә шигырь язган инде! — дип, ачу белән әйтеп, әдип иптәш шунда кызнын йөзенә таба кулы белән гүяки сугардай булып хәрәкәт ясады, әмма озайта алмады. Мона намусы җитмәдеме, әллә кеше күзе күреп калыр дип өректеме?
— Ул үзе әйтмәгәч, ничек инде шушы сүзләрне мина сөйлисез? — диде рәнҗетелгән кыз, яшь аралаш йөзен тагын да югары күтәреп. — Ул бит мәхәббәт шигырьләрен хатынына атап, аны сагынудан яза! Аларда минем ни катнашым бар?
Кәримәнен кирелеге әдипнен акыл шөрепләрен бушандырып алдымы, әллә әйткән сүзләрендә хаклык барлыгы да сизелдеме — арада тынлык урнашты. Әмма ул адәм китәргә, гафу үтенергә уйламады да. Шулай да уйга бирелеп алуы яхшыга сыман тоелды.
Бераздан зиһенен җыеп өлгереп, әдип катгый тонда болай диде:
— Беренчедән, Фәхри Хисамиларга баруынны бөтенләй туктатасын! Әйе... Икенчедән...
— Минем инде күптән аларга барганым юк! — диде шунда Кәримә, йөрәгенә барлык батырлыгы җыелганын тоеп. Әмма сүзләре әдипнен кабат ачуын гына китерде. Ул тагын да каралып-бүртенеп чыкты:
— Нишләп ул сине эзләп университетка килә? Аудиторияләргә керә? Кафедра укытучыларыннан сине сорый?!
— Белмим! Күргәнем юк!
Әдип шунда ук, анын сүзләрен эләктереп алып:
— Беләбез, без барысын да беләбез! Анлап, күреп торабыз! Безгә барысы да ачык! Аны юри үртәп, анардан качып йөрисез! Монысы да җинаять, монысы да — икенчедән!..
Кәримә бу ике шартнын кайсысын үтәргә тиеш иде икән — анлашылмады.
— Юк! Очрашмыйсыз, бетте-китте! Күзенә күренмисез! Әгәр дә бу хакта, күрешкәнегез, сөйләшкәнегез беленсә — башыгызны кайда черетергә белербез!
Һәм ул ашкынып китеп барды. Кәримә, учларына капланып, үксеп-үксеп елады. Шулай күпме утыргандыр, белә алмады. Инде лекцияләре башланып киткән, ә ул университетка барып керергә батырчылык итмәде. Зиһенен- йөрәген баскан шом колакларында дингез давылы булып күтәрелде, күз аллары карангыланып, кояш та тотылгандай булып алды. Анын башына гүяки утта кып-кызыл итеп кыздырылган
кыршау кидерттеләр һәм кыз, ансыз калып, яны белән эскәмиягә сенде.
Аны бу халәтендә һичкем күрмәде, әллә күреп тә борчырга теләмәде? Ул шушылай ярты сәгатьләп һушсыз ятты, аннары гына кемнендер сызгыру авазыннан уянып китте, күзләрен ачты. Сызгыру авазы кабатланган кебек тоелды. Ул шул тавыш килгән якка карады.
Университет ишегалдындагы тәбәнәк йортларнын түбәсендә өч малай күгәрченнәр очырып утыра иде. Алар тагын да сызгырынып алды. Кәримә дә зәнгәр күккә төбәлде. Анда ак күгәрченнәр төркеме шаулап оча иделәр. Араларыннан берсе читкә каерылып, нәкъ кыз утырган бакча уртасындагы мәйданчыкка төште, гү-гү килеп йөренә башлады.
Менә аларнын күзләре очрашты. Ана күгәрчен башын ия-ия сәлам бирде, тагын да гү-гү килеп, гүяки тынычлануын үтенде.
Малайлар тагын сызгырды. Аларнын теләкләренә буйсынып, күгәрчен, ак канатларын җилпеп, күккә күтәрелде, очып килгән төркем аны, үз кочагына алып, югарыга таба аштырып менеп китте. Алар ерагайдылар, нокталарга, пыяла өстенә сибелгән дөге ярмаларына охшап калдылар. Шунда берәү:
— Кәримә! Нишләп монда утырасын? Лекцияне хәзер кемнән күчерәм инде? — дип, ачулы һәм канәгатьсез тавыш белән эндәште. Кыз ана таба борылырга мәҗбүр булды. Китапханәдән уку бинасына таба йөгергәнендә булыр, Сабиранын, туктап, әрсез күзләре белән карап торуын күрде. Үзенә дә ашыгырга кирәк икәнлеген анлады. Аларнын уку урыны «Химкорпус» дип аталган, университетнын әле яна төзелгәнгә саналган колонналы биналарынын берсе иде. Лобачевский бакчасына каршы якта гына урнашкан.
Кәримә дә Сабира артыннан шунда таба йөгерде. Әмма тукталып калырга мәҗбүр иде. Ишектән Фәхри Хисаминын факультет деканы белән сөйләшеп чыгып килгәнен шәйләп өлгерде, юан колонналарнын берәрсе артына тизрәк качарга итте. Чабып-йөгереп килеп, йөзгә-йөз декан абыйсы белән бәрелешә язып калган Сабирадан Фәхри абыйсы нидер сорады. Кыз, артына борылып, әле яна монда иде дигәндәй, эзләгән кешесен таба алмыйча, бакча ягына таба күрсәтеп, нәрсәләрдер анлатып алды да ишеккә кереп чумды. Декан белән хушлашып, Фәхри Хисами Лобачевский бакчасына таба атлады. Кәримә анын кемне эзләвен шунда ук анлап өлгерде. Деканнын үз юлы белән китеп баруы да ана кулай булды. Хәзер Кәримә, Сабира артыннан ашкынып, куып тотарга теләп, ишеккә таба ашыкты. Әмма аннан студентлар төркеме чыга башлап, аны гаҗизлектә калдырып, керергә мөмкинлек бирмичә аптыраттылар. Кәримәнен бер күзе Фәхри абыйсы Хисаминын аркасында, икенчесе — ашыкмыйча чыга барган студентларда иде. Ахырда түзмәде, кысыла-төртелә эчкә таба ташланды.
Плащ итәген кемдер тарттымы, күкрәк турындагы төймәсе өзелеп төште. Әмма аны эзләп торырга вакыты юк иде. Барча бәлаләрдән бары тик кеше күзеннән качып китеп кенә котылып була дип уйладымы — ул үз иптәшләре янына, лекция аудиториясенә таба йөгерә бирде.
IV
Мостафа мөгаллим кара бәрхет түбәтәен урамда да киеп йөри, аудиторияләрдә дә салмый һәм моны шулай кирәк дип белә торган шәхес иде. Кәримәләргә ул беренче курста ук гарәп хәрефләре белән язулы татар текстларын уку дәресләрен алып барды. Хәзер Каюм Насыйринын грамматикаларына бәйле махсус курсны җитәкли. Бу кин мәгълүматлы, югары зәвыклы, эчке мәдәни куәтле кеше лекцияләрен бик җитди тонда, һәр мәсьәләнен төбенә төшеп анлатып алып бара. Уку аудиторияләре һәм кафедралары химия факультеты белән бергә булганлыктан, монда кәләпүшле яһүди профессураны күрү дә сәер тойгылар уятмый иде. Коридорда алар татар түбәтәйле Мостафа мөгаллимне очратсалар, ана иркен колач җәеп, хәтта янакка-янак китереп исәнләшәләр. Бу хәлләр студентлар күз алдында бара, әмма кайбер укытучыларнын
җенен чыгара — нәрсә инде ул, милләтчеләр, искелек тарафдарлары, имеш. Әмма бу күрә алмауларынын асылында наданлык һәм көнчелек ятканлыгын да анлау кыен түгел.
Бигрәк тә быел гына тел гыйлеменнән кандидатлык диссертациясе яклап өлгергән ханым, үзенен лекцияләрендә иркенәеп китеп, «Кәләпүш» кушаматы белән атап, Мостафа мөгаллимнән төрлечә көлгәли, хәтта студентларга мондый укытучыдан гыйлем эстәп йөрүләренен хәере юклыгы хакында искәрткәли торды. Анын ул әйткәннәре Кәримәнен бавырына ябыша. Алар нигәдер дөрес сүзләр түгелдер сыман тоела. Сонгы вакытларда, үзе белән булып узган хәлләр дә мона этәргеч ясый булса кирәк? Шунлыктан, сабыры бетеп:
— Лекцияләр темасы башкачарак бугай, апа, — дигән иде, хәтерен калдырырлык сүзләр ишетте:
— Әнә Кәримә Дулатова кебек комсомолкалар үзләренен нәрсә хакында, сөйләүләрен дә онытып җибәрәләр. Тел гыйлемендә һәммә нәрсәнен әһәмияте бар, шуны да анламагач, университетта укып йөрүнен нинди кирәген табасыз?
Кәримә партасына сенәргә мәҗбүр ителде. Мона кадәр һаман да «бишле»гә генә укып йөргән кыз бу ханымнын фәннәреннән күзгә күренеп түбән тәгәри башлады. Мөгаллимә хатын һәр практик дәрестә аны такта янына чыгара торды. Хәер, Кәримәнен җавап бирү өчен алга чыгарылуы электән гадәти күренеш иде. Әмма аларында бүтән студентлар эшли, сөйли, чишә алмаган, анлата белмәгән очракларда гына шулай була иде. Хәзер барысын да төшендереп бирәчәк үзегезгә дип, аны мактап, чираттагы «бишле» билгесен куяр өчен такта янына махсус чыгаралар сыман иделәр. Ә бу ханым, киресенчә, мыскыллап, җитмәсә юри, менә белдекле кызны чыгарыйк әле дип әйтеп, мәкер белән эшли.
Кәримә чынлыкта һәммә яна теманы белеп, өйрәнеп барырга тырыша. Анын зиһене камил, тиз үзләштерүчән. Тик ханымнын лекцияләренә кереп китә алмый. Аларда ана нидер җитми. Пәм менә шул нидерне Кәримә китап-дәреслекләрдән таба. Ә мөгаллимәсе:
— Юк, алай түгел, дөрес эшләмисез, җөмлә болай анализланмый, тел гыйлемендә шагыйрә кызларга, «ничү делать»! — дип, хаталарын табып тормыйча, мыскыллауга керешә. Студентлар аптырашка төшә, зиһеннәре бутала. «Бу апага ни кирәк икән?» — дип, ана сораулы карашларын төбиләр. Болай булса, берсе дә имтиханнарын унай билгегә бирә алмаячакларын төшенәләр.
Университет гыйлеме дигән сүзнен шундый хикмәте бар: ул үзенә үткән- бүгенге-киләчәк фәнни карашларны, фикерләрне бергә берләштерү көченә ия, хакыйкатьне ачыклап, анын чиксез булуын төшендерә. Анда һәммә белем алу тәртибе анализлау һәм синтезлау мантыйгына корылган. Сөйләп бирү түгел, бәлки анлату — белем бирүнен асылында ята. Мостафа мөгаллим нәкъ менә шундый шәхес тә бит инде! Ә бу яшь мөгаллимә ханым анын ул якларын таный алмый. Дөрестер инде, башкаларнын хаклыгын күрә алмаган кешеләр үзләре хаталы буладыр! Таный белергә кирәк, таный! Ә бәлки Кәримә ялгышадыр?
Вакыйгалар үз тәртибендә бара торды. Ә беркөнне Кәримәне коридорда Фәхри абыйсы Хисами көтеп алды. Анын анда барлыгын кыз сизмичә- күрмичә калган иде. Лекцияләре бетүгә, Сабира белән тизрәк кайтып китәбез дигәннәрендә, Фәхри Хисманинын нәкъ каршысына килеп чыктылар. Исәнләштеләр. Кәримә үзенен каушавын тойды. Ул әлегә бернинди дә хисләр кичермидер сыман иде. Беренче күрүеннән бирле Фәхри абыйсына кыз хөрмәт белән карады, әмма аны сөю-ярату тойгылары анарда бар иделәрме — әйтә алмастыр сыман. Газизчик абыйсы да кызга шушылай ук кадерле, әмма ана да йөрәге ялганып җитә алмый. Әйе, ана да! Юк-юк, монысы дөрес түгел, анын йөрәге, хисләре аша, шушы Фәхри Хисамига тоташкан түгелме сон? Йа Ходай? Бу нинди аяныч хәл?
«Әгәр дә күрешсәгез, сөйләшсәгез... Фәхри Хисамины тынычлыкта
калдырмасагыз, без сезне нишләтергә белербез!» — Болар бит теге кара эчле әдип абыйнын сүзләре. Ул монда гынадыр, карап-күреп торадыр!
— Кәримә Дулатова, сез әле китмәдегезмени?
Ә боларын теге мөгаллимә хатын әйтте. Кәримә анын тавышы килгән якка күтәрелеп карады. Баскычтан алар янына «ай-яй!» дип чекрәеп шул ханым төшеп җитеп килә иде. Кызга бик тә оят булып, газиз башын кайларга куярга да белмәде.
— Ачуланмагыз, Альбина Халиковна, гаеп — миндә! — диде шунда сабыр һәм итагатьле тавышы белән Фәхри Хисами. — Кәримәне мин туктаттым, сүзем бар иде анарга. Ачуланмагыз? Үтенәм!
Калын бәдәнле һәм мәгърур буйлы, бик тә килешле сыйфатлар иясе, чәчләрен матур итеп артка каратып тарап, заманча итеп өеп куйган мөгаллимә ханым:
— Укуы начарланды Кәримә Дулатованын, Фәхри абыйсы! Дәресләремдә «өчле»гә төшеп бетте! — диде.
Бу сүзләре күрәләтә мыскыллау өчен әйтелгән иделәр әлбәттә. Дөрес, Альбина Халиковнанын алай дип уйларга, мондый сүзләрне дә кычкырып әйтергә хакы бар кебек:
— Сез бер-берегезне яхшы беләсез бугай? Абыйлы-сенелле дип әйтимме? Башкачамы?.. Фәхри абыйсы, анлатыгыз әле үзенә, тәртибе дә йомшарды кызнын!
Альбина Халиковна горур кыяфәтендә шушыларны әйтә-әйтә алар яныннан узып китте дә:
— Сабира, Сабира! Сабира сенлем, туктагыз, мине көтегез әле! — дип, ишек янындагы дүрт рәтле баскычтан төшеп, Кәримәнен иптәш кызын култыклап алып чыгып китте.
Кәримә, шул ук көнне белде: Сабирага Альбина Халиковна аспирантурада калырга, фән белән шөгыльләнергә куша икән, гыйлемгә сәләтен зурлаган. Кызнын түбәсе күкләргә тигән!
Альбина Халиковнанын махсус мыскыллауларына да үч итеп, ул кичне Кәримә Фәхри абыйсы Хисами белән Ленин исемендәге урам буйлап Кремль ягына таба атлады. Монда кешеләр дә күзгә карап үтми, тәрбиялеләр, йөрергә дә унайлы, якты. Һәммә таш, койма, тәрәзә, ишек — тарихи. Менә анда элек «Татгосиздат» урнашкан булган. Ул ишектән Нади Такташ узып йөргән. Ә монысы — ашханә. Анда да легендар шәхесләрнең эзләре. Болар Фәхри абыйсы Хисаминын үз тормышына бәйле, ә Кәримәгә — тарих.
Не, кызык икән, менә алар икәү — Фәхри Хисами һәм Кәримә Дулатова, икесе ике чор кешесе, берсе — олы шагыйрь, ә икенчесе — әлегә каләм тибрәтүче. Тарих һәм заман бергә атлап баралар. Сөйләшәләр.
— Кәримә сенлем, сонгы айларда күренмәдегез! Мин монда, университетка, студентлар белән очрашу кичәләренә ничәмә тапкырлар килдем. Араларында сезне күрмәдем, кадерлем! Авырдыгызмы әллә? Юктыр ла инде! Булмас! Сезнен кебек гүзәллек иясенә сырхау кагылып китәргә оялыр!..
Фәхри абыйсы шагыйранә сөйли иде. Аны Кәримә үзен эзләп килгән дип тора, ә ул әнә химия факультеты студентлары белән очрашуга чакырылган икән. Мәхәббәт, Ил, Ватан, Дөнья, Галәм турында шигырьләремне укыдым, яратып тынладылар, ди. Әле беркөнне генә рус филологиясе төркемендә укучы студентлар белән очрашуда булган. Ана ак гвардиячел Бунин, Ахматова, Гумилев кебек, Кәримәнең колагына-зиһененә әле генә керә башлаган шәхесләрнең иҗатларына бәйле сораулар биргәннәр. Пушкинның хикәяләрендә эчке гармония турында сөйләгән идем, ди. Студентларнын мона бик тә күнелләре булган. Аларнын әдәбият белән кызыксынулары аны чиксез сөендергән. Муса Җәлил хакында истәлекләремне сөйләргә үтенгәч, ана карата нинди яхшы карашта торуымнан башлап китеп, Нади Такташка күчкәнмен, ялгышымны әллә сизми калдылар, әллә инде анладылар, бары әйтергә кирәк тапмадылар, ди. Декан үзе алып барган очрашуны. Аннары, кабинетына чакырып, сөйләшеп тә утырганнар. Сезнен хакта да ана әйткән идем:
«Безнен бик яхшы студентыбыз ул!» — дип мактады үзегезне, ә мин шагыйрә икәнлегегезне дә искәрткәч, сезне чакыртып, эзләткән дә иделәр әле, лекциягә килмәгән булгансыз икән.
Кәримә әле уттай янгандай хәлгә төшә, әле суыкка эләккәндәй куырылып китә. Фәхри абыйсы сөйли дә сөйли, бәйрәмнән бәйрәмгә, туйдан туйга гына йөргән кебек китереп чыгара. Менә бүген Кәримәне очратуына бик шат икән. Күптәннән күрешмәгәч, кешеләр сагындыра, имеш!
— Сенлем, безгә килегез, кил! Мин күп вакытымны өйдә уздырам. Барыбыз да сезне сагынабыз, хәтта тәрәзә төбендәге гөлләр дә!
Кәримәнен күптән инде мондый сүзләрне ишеткәне юк. Күнеле шатлык һәм бәхет хисләре белән тула. Алар Кремль янына барып җиттеләр. Язгы кичнен салкын һавасы Фәхри абыйсын да тундырып ала. Университет ягына китәргә дип борылдылар. Умырзаялар баш калкыттымы икән әле? Кәримә аларны бик ярата. Бу хакта Фәхри Хисамига да әйтте.
— Мин сезне аларны сөясездер дип белми идем, — ди шагыйрь абыйсы.
Кәримәне әүвәле ромашкалар белән тинләгән булган ул. Инде менә хәзер генә анлаган. Умырзаялар турында искә алынса шигыремдә, ул сезнен хакта булыр, сенлем, ди. Умырзая чәчәкләре ритмга да, гомернен үтүенә бәйле фәлсәфәгә дә килеп-килешеп тора икән бит. Бу ачышка этәрүе өчен Кәримәгә аерым рәхмәтләр әйтә барды.
Фәхри абыйсы белән шушылай сөйләшеп йөрүләре рәхәт тә бит. Менә алар үзара ничек анлашып, җинел, күнелле итеп баралар. Әнә университет. Тәрәзәләреннән яктылык нур чәчә. Утлар кабынган. Кичке укудадыр инде студентлар? Көндез дә, читтән торып та, башкача да халык белем ала-ала, һәммәсе дә бик акыллы булып бетәрләр инде. Менә бәхет, менә күрелмәгән хәл — һәркем югары белемле! Мондый акыллы илдә яшәве дә күнелле булыр!
— Сезнен фатирыгыз кайда әле, Кәримә сенлем?
— Монда гына! Университет урамы буйлап төшәм дә, Болакнын аргы ягындагы, сул кулдагы йортта торам. Ерак түгел!
— Әйдәгез, яшь вакытларым хәтеремә кайтсын әле! Хәзер карангы да ирешеп килә аннары! Кеше-кара кимсетмәсен, сезне озатып куям!
Кәримә әлегә бер сүз дә әйтми. Алар Университет урамы буйлап Бауманга таба төшә баралар. Фәхри абыйсы борынгы хан заманнарындагы тарихларны сөйләүгә күчә. Шунда шаулы студентлар төркеме аларны аралап уза. Бер- берсеннән ераклашып калалар.
Ул да түгел, анда Бауман урамы буйлап кайтып килүче Газизчик абыйсы күренә. Кәримә, куанып:
— Әнә ул абый, бире таба килә бит әле, урам уты эленгән багана төбенә җитте, эшләпәле! Ул безнен фатир хуҗабикәбезнен улы. Ана ияреп китәрмен, Фәхри абый, сезне аптыратып йөртмәскә яхшы булыр!
Килеп җитеп, танып өлгергәч, яшь кеше мул елмаеп исәнләшә:
— Ә, безнен Кәримәбез! Кайтып килүегезме?
— Менә сезне көтеп алып торабыз! — дип куана кыз. — Таныш булыгыз, бу — Фәхри абыем Хисами, шагыйрь һәм сез дә таныш булыгыз, данлыклы инженер — Газиз абый!
— Сез нәрсә инде, Кәримә! Кешене ышандырырсыз тагын, мин нинди данлыклы инженер булыйм, ди? Фәхри абый, исәнмесез тагын бер кат, сезнен белән очрашуыма, танышу форсатына бик шатмын!
Алар кул кысышып күрештеләр. Үзара хәлләрен сораштылар. Утнын сүрәнлеге икесенен дә йөзен ачык күрергә, йөз чалымнарын барлап калырга мөмкинлек бирми. Ә менә тавышлары тигез һәм ягымлы, матур итеп сөйләшәләр дә инде!
— Сезнен кебек егеткә, җитмәсә фатир хуҗасына Кәримә кебек чибәр кызны ышанып тапшыра алам, — ди шунда Фәхри Хисами, әйткән сүзләренә күп төрле
мәгънәләр салып. Аны Кәримә анлый, Газиз абыйсы да кабул итә. Әмма үртәлми һәм үртәргә дә теләми.
— Фәхри абый, сез бик дөрес әйтәсез, мона кадәр, бездә яшәгән чорында Кәримәгә җил дә тидермәдек. Түбәбездән янгыр да үтмәде. Бүлмәсе дә салкын булмады бугай? Моннан сон да шулай була күрсенгә тырышабыз, — диде Газизчик. Әмма анын шушы кадәр күп итеп сөйләп куюлары үзенә дә гаҗәп бер хәл иде булса кирәк, инде хәзер ни әйтергә белми, кинәт шым калды.
Фәхри абыйсы да берни өсти алмады. Ул үзенен яки шат булуын, яисә башкача бер-бер фикергә килгәнлеген белдерергә тиеш иде. Әмма җаен югалткан бала сыман, бераз читкә тайпылды.
— Газиз абый, мин сезгә тагылып кайтсам, ачуланмассыздыр бит? — диде шунда Кәримә, бу сүзләрендә һичбер башка төрле уй күрмичә, үзен тыныч тотып.
— Бик яхшы булыр, әйдәгез әле, кин урамнарны тар итеп, егет белән кыз булып узаек! — дип, Газизчик шунда Кәримәне култыклап алды. Аларнын бер-берсенә килешеп торуларын Фәхри Хисами да күрми-анламый калалмый иде. Әмма ул бөтенләй дә башка төрле сүз әйтте:
— Сезгә Кәримәне ышанып тапшырасым да килми башлады әле! Әллә үзем генә озатып куяргамы сон? — диде.
Боларны ишеткәч, кыз каушап, калтыранып алды. Әмма Газизчик бик тә матур сүзләр табып өлгерде:
— Мона кадәр Кәримә бездә фатирда яшәде! Әтисе дә бик ышанып тапшырып киткәнне, сез, Фәхри абый, алай әйтмәгез инде! — диде.
Алар шул сүзләрдән сон бераз көлешеп алдылар да хушлашып аерылыштылар. Газизчик абыйсынын беләгенә ябышкан хәлдә Кәримә, анардан калышмый, Болакка таба ашыкты. Адымнары шактый җылы иде. Фәхри Хисами трамвай тукталышыннан ерак калмаган иде. Ул шуннан кайтып китәр.
V
Сонгы атналарында Сабира лекцияләрен еш калдыра башлады. Гарифы белән, мөмкинлек чыкканда, бергәләп кибетләргә йөриләр. Нәрсәдер буласы, туйгамы җыеналар? Әмма моны һичкемгә әлегә белдермиләр. Кәримәнен дә үз хәсрәте үзенә җиткән, артыгын кызыксынмый. Анын күз алдыннан теге кара чәчле әдип абыйнын кыяфәте, хәтерендә исә усал итеп куркытып әйткән сүзләре иде булса кирәк? Җитмәсә Фәхри абыйсы белән булган очрашуны яна пешкән фән кандидаты мөгаллимә ханым күреп калды бит. Хәзер гайбәтен ил беләдер инде? Казаннын үзәк урамыннан шагыйрь абыйсы белән узулары да күзләргә чалынмый калгандыр дисезме? Ничек хаталанды Кәримә, нигә кирәк иде бу кадәр кылану?
Лекциягә килеп кергән Мостафа мөгаллим гадәтенчә кара бәрхет түбәтәеннән һәм ягымлы елмайган йөз белән иде. Көне дә матур килде бит әле анын. Бөтен дөньяны тутырып яз яме йөри. Ә менә аудиториядә Кәримә үзе генә иде.
— Башкаларыгыз кайда? — дип сорады, аптырашка бирелеп Мостафа мөгаллим. Ул әлбәттә бер студент өчен генә дәрес башлый алмый инде.
— Алар коридорда иделәр. Шунда булырлар. Дәрес башлануын онытып җибәргәннәрдер? Чакырыйммы үзләрен? — диде Кәримә, урыныннан кузгала башлап.
— Юк-юк, сенлем! — диде Мостафа абыйсы, ана кулы белән күрсәтеп, ишарәләп утырырга өндәде. — Монда гына икәннәр, хәзер, чыгып, үзем дәшәм. Ничек алай тугарылып китүләре анлашыла. Яз галәмәте бит, сенлем!
Нәм ул Кәримәнен группадашларын аудиториягә чакырырга дип ишектән чыкты. Анын әйткән сүзләре ачык ишетелде:
— Кызлар-егетләр, кадерле шәкертләрем, мөмкин, әйдәгез, аудиториягә узыгыз, лекциябез башланып китте!
Студентлар белән болай җайга китереп университетта яһүди профессорлар гына сөйләшә торган иделәр. Башка доцент-мөгаллимнәр исә аларны көтү урынына куып
йөртергә ярата.
Мостафа мөгаллим тыныч кына әйләнеп тә керде. Кафедра артына басып, лекцияләр итеп туплап куйган язмаларын ачты һәм:
— Бүген безнен тема... — дип, сузыбрак сүз башлаган иде, ишектән Сабира күренде. Нигәдер ул Кәримә янына килмичә, дәшми-тынмый, мыштым песи сыман, ин арткы рәтләрнен берсенә барып утырды. Мостафа мөгаллим ана игътибар итмәде булса кирәк:
— Яздыгызмы, Кәримә сенлем? — дип сорады һәм лекциясен җинел сулыш белән башлап китте. Ул арада икенче, өченче, дүртенче студент та кереп утырды. Лекция дәвам итә торды. Бер Кәримәдән башка әлегә бүтәннәр дәфтәрләрен ачмаган, яза да башламаган иделәр.
— Каюм Насыйри фәндә һәрдаим халыкчан булды. Тарих, тел, әдәбият, химия, тыйбба-медицина кебек гыйлемнәргә дә халыкчан якын килеп, без фольклор дип аталган халык иҗаты ягыннан фикерләрен үстерә барып...
Аудиториягә калган студентлар да кереп тулды. Кәримә үзе утырган беренче рәткә кемнен дә якын килмәвен күргәч, монда ниндидер мәкер барлыгын сизгер күнеле белән тоярга тиеш иде югыйсә. Әмма дикъкате лектор абыйсынын сүзләрендә булганлыктан, башка нәрсәләр турында уйламады. Лекциясен Мостафа мөгаллим өзмәде, җинел агымда дәвам иттерде, халык иҗаты дигән сүзләренә аеруча басым ясый барды:
— Анын шушы нигездә фикерләрен үстерә баруы татарда гыйлемнен чыннан да халыкчан нигезләргә корылганлыгы хакында сөйләмиме? — дигән кызыктыргыч сорау куеп, студентларга башын күтәреп карады.
— Әйе, — диде ана Кәримә, гадәттә ул профессорларына лекцияләрендә шулай ярдәм итеп алгалый иде.
Әмма шунда группадаш егетләреннән берсе каты һәм ачулы итеп:
— Юк! — дип әйтеп куйды.
Лекциясен дәвам итүдә булган Мостафа мөгаллим, шунда аудиториягә башын кабат күтәреп карап, нигәдер сүзсез калды. Аптырабрак торды да:
— Ни өчен юк дип уйлыйсыз, кадерле шәкертем иптәш Хизамов? — дип, ярым мәсхәрәле тонда сорады.
— Юк булганга юк! — диде теге, аягына торып басып.
— Анысын ишеттек инде. Әмма аңлашылмый, ни өчен юк!
— Бик тә аңлашыла! — диде Хизамов, мишәрлеге белән кайнап чыгып: — Без кәләпүшле мулладан комган хәрефләре турында хорафи лекцияләр тыңларга университетка кермәдек! Без сезгә протест белдерәбез!
Аның болай кистереп әйтүләре хафага төшерми калдырмады. Мостафа мөгаллим хәтерсез адәмгә әверелгән төс алды. Әгәр ул шушы шәкертенең киләчәктә татарның гарәп хәрефле китаплары буенча үзен белгеч дип танытасыннан хәбәр алалган булса, бәлки аның сүзләреннән көлеп кенә куйган һәм: «Сез ялгышасыз, әфәндем!» — дип, аны урынына утыртуны мәслихәт күрер иде. Әмма шушы мең дә тугыз йөз дә илле тугызынчы елда шул ук егерменче гасырның ахырында дөнья йөзе нинди төсләр алачагын кайдан күзалларга мөмкин? Ашыгып, тамырсыз утыртылган коммунизмның кибә барган агачы иртәгә шаулатып чәчәк атачагына дәгъва белән кабат җаннарны кузгатырга алынган мең тугыз йөз алтмыш беренче ел да ул вакыт өчен ерак бер киләчәк вакыйгасы кебек иде.
— Илебез галәм киңлекләрен яуларга җыенган чорда без иске кәләпүшләрдән гыйлем алырга теләмибез! Кемнәр комсомол, әйдәгез, минем арттан! — дип, шунда Хизамов аудиториядән чыгып китте. Башкалар да берәмләп-икәүләп- өчәүләп аңа иярде. Сабира да күренде. Ул әллә Мостафа мөгаллимнең, әллә Кәримәнең күзенә чалынырга теләмичә, алдан барган группадашы Бәриянең артына кача-кача чыкты. Бу хәлләр котчыккысыз вакыйга иде.
Аудиториядә тынлык урнашты. Бераздан Мостафа мөгаллим телгә килеп сорады:
— Сез берәр нәрсә аңладыгызмы?
Кәримә җавап бирә алмады, ул үзе дә укытучысыннан артыграк таң- гаҗәптә иде.
— Комган хәрефләре, имеш! Дураклар! Шушы комган хәрефләре безне мең ел буена яшәтеп, җаннарыбызны гыйлем суы белән юындырып, зиһеннәребезне агартып килгән!..
Ул һушын алыштырырга дип өстәл артындагы урындыкка утырды. Студентларның протестыннан бигрәк, аны аларның аңсызлыгы, томана булулары шаккатырган иде. Әгәр дә халык чыннан да сарык икән, ул бары тик чыбыркы телен генә аңлый. Әгәр дә халык мәдәниятле, алга омтылучы булса, аңа гыйлем, мәдәният, әдәбият, сәнгать кирәк һәм ул аларның югары дәрәҗә алуын тели, аларны үстерүгә бар тырышлыгын куя. Хикмәт бит акчаң булмаудан җырлап йөрүдә түгел, бәлки синең җырлавыңның халыкка кирәкле, теләп һәм сорап алынуыннан! Әдәбият, сәнгать, мәдәният, фән бары тик шушындый очракларда гына кешелеккә хезмәт итә ала.
— Ә син, сеңлем, нигә аларга иярмәдең? — диде шунда Мостафа мөгаллим, сабырлыгын күңеленә кабат кайтарып.
Кәримә аның нигә бу сорауны бирүен аңламады.
— Мин бит сине, сеңлем, саклап калалмаячакмын. Хәзер мин үзем яклауга мохтаҗ, — диде мөгаллиме. — Синең тирәңдә, Кәримә сеңлем, болытларны бик тә куерталар. Инде чират миңа да җиткән икән. Берүк сак була күр!.. Йа Ходай, тагын шул заманнар башланды микәнни? Инде дә үзгәрде, үзгәрә бара дип тора идек!..
Мостафа мөгаллим әллә үзенә, әллә Кәримәгә сөйли иде. Сулышын алыштырырга итеп, тәрәзә янына барып басты, аннары аны ачып җибәрде. Салкынча язгы һава аудитория буйлап узды. Шунда ишек ачылып китеп, олы гәүдәле, ат кыяфәтле йөрешендә Альбина Халиковна килеп керде һәм:
— Кая студентларыгыз? Алар мина кирәк иде. Дәрес булмыймы әллә, Мостафа ага? Кәримә, ә син монда нишләп утырасын? — дип, ялагайлык һәм ялган төсмердә сорауларын яудыра башлады. Бигрәк тә сонгы җөмләсе нәрсә өчен, нишләп йөрүен анлы кешенен күнеленә ирешелерлек ителеп әйтелде. Әмма мона Мостафа мөгаллим игътибар бирмәде, Кәримә чыгып китәргә инде сон булуын сизенде. Ана хәзер шушы аудитория бүлмәсе ныклы сыену каласы сыман тоелды.
— Алар яна гына чыгып киттеләр, — диде Мостафа мөгаллим, тәрәзә яныннан китеп, шунда кулындагы дәфтәрен өстәлгә куярга җайлана алмыйча, анда нәрсәләрдер яза, ниндидер билгеләр тезә башлаган Альбина Халиковнага.
Ханым ашыкмыйча гына маташкан җиреннән кинәт үзгәреп, артыннан янып килгәндәй кабалана башлап, әмма озаклап эшен төгәлләде, аннары:
— Кая? Ни өчен чыкканнарын әйтмәделәрмени? Мостафа ага? — дип хафаланып сорады.
— Мин үзем төшенеп җитә алмадым, Кәримә дә белми калгандыр... Алар коридорда түгелмени? Үзләреннән сорасагыз? — диде Мостафа мөгаллим, үзен тыштан һаман да тыныч тотарга тырышып.
— Очрамадылар, күрмәдем әлегә! — диде ханым, эшен бетереп, язган дәфтәрен күкрәгенә кысып. Ә аннары шылт итеп тагын да әйтеп куйды:
— Кәримә, дәрес бетүгә — комсомол комитеты бүлмәсенә керерсен! Анда сине көтәләр!
Анын бу сүзләреннән сон кыз бөтенләй дә коелып төште, Альбина Халиковна михахайлаган ат сыман ашкынып чыгып китте. Лекция сөйләүгә дәрте беткән Мостафа ага кабат урындыгына утырган һәм өстәл өстенә таба сыгылып төшкән иде.
— Хәзер бит яшьләр җинел юлны сайлыйлар. Рус гыйлемендәге казанышларны эләктереп алалар да бөркеткә әвереләләр. Әмма татар фәне, татар теле гыйлеме үз казанышлары нигезендә үсәргә тиешле, бу хакта уйлап та карамыйлар! — диде ул шунда.
Кәримә анын нәрсә өчен, кемгә боларны әйткәнлеген анламады. Ул әлегә бу кадәр
үк төгәл, һәм гомуми, һәм конкрет юнәлештә фикерли белми иде.
— Диссертациясен тикшергәндә шуларны әйтеп алган идем, яратмады. Менә нәтиҗәсе дә күренде, җимеше озак көттермәде, өзелеп килеп төште,
— диде Мостафа мөгаллим тагын да үчекләнеп. Нәм шунда анын башы югары чөелде: — Лекциябезне дәвам итик!
Кәримә язарга җыенды. Вакыт әле күптер сыман иде. Әмма дәрес үтеп тә киткән, тәнәфескә чыгарга хәбәр биреп кынгырау шалтырады. Мостафа ага лекция материалларын җыйнады, портфеленә тутырды да: «Нык бул, сенлем!» — дип авыр адымнар белән чыгып китте. Кәримә анын артыннан кызганып карап калды. Әлегә хәсрәте бары тик Мостафа абыйсы турында гына иде. Аны кафедра утырышына куеп тикшерерләр инде, түбәтәен дә салдырырлар. Нигә кия инде ул аны? Эшеннән дә куарлар. Кая барыр?
Шушы уйлары эчендә Кәримә комсомол комитеты бүлмәсенә юнәлде. Саклык белән генә ишек какты. Ачтылар. Керде. Түрдә, кызыл постаулы өстәл артында комсомол комитеты секретаре, анын янында гына теге кара эчле әдип абый, тагын да өч-дүрт студент активисты, Кәримәнен группа старостасы, комсоргы, аннары Хизамов утыра иделәр. Ашкынып диярлек Альбина Халиковна да килеп керде. Йөзе бик тә канәгать, ана эчке горурлык белән тулы елмаю йөгертелгән иде.
— Барыбыз да монда бугай? Башларга кирәктер! — дип, комсомол комитеты секретаре белдерү ясады: — Бүген без комсомолка Кәримә Дулатованын тәртибен тикшерергә җыелдык. Материаллар тиешенчә тупланган. Бу мәсьәлә күптәннән безне кызыксындырып килде. Бүген тагын да бер ЧП булды, күз алдыгызда! Инде әйдәгез, сүзне башладык. Беренче булып кем әйтә? Сезме, староста? Комсорг Бәдриева? Әзерсездер бит?
Бәдриева дигәннәре какча йөзле, озын торыклы, ямьсез чалымнарга бай кыз иде. Ул:
— Ни инде, ни... — дип, бераз каушабрак, алдындагы язулы дәфтәргә карый-карый, сүзләрен тезеп чыкты: — Кәримә безнен «бишле»гә генә укучы кызыбыз инде, ни...
— Анысын без үзебез дә беләбез, иптәш Бәдриева! Мәсьәләгә якынрак килик! Тәртип ягына, үз-үзен тотышына, дәресләрдә материалларны үзләштерүдә комачаулык тудыруларына!.. — Комсомол комитеты секретаре бу сүзләрен ышаныч белән әйтте, Бәдриеванын пешмәгәнлегенә ризасызлык белдерде. Анын ачуы кайнарлана барды.
Кәримә үзен тәртипле, дәресне үзләштерү ягыннан һәрвакыт өлгемен дип саный иде, аптырабрак калды.
Шунда Хизамов:
— Менә бүген без комган хәрефләренә ябышып ятучы, артталыгы белән студентларны надан калдырырга маташучы кәләпүшле лекторыбызга протест белдердек! Саф, намуслы кызыл комсомол протесты! Бөтен группабыз бу мероприятиедә катнашты. Әмма Кәримә Дулатова милләтче мөгаллимне яклап чыкты, барчабыз каршысында! — дип тезде дә салды. Анын болай ашыгып әйтүләре, җитмәсә университет укытучысына милләтчелек ярлыгын тагуы көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты, ахрысы, барысы да шым калдылар.
— Сез утырыгыз әле, утыр, Хизамов! — дип әмер бирде шунда ана кулларын күкрәгенә урап, урындыгында төптәй утырган Альбина Халиковна. — Сезгә чират җитмәгән!
Кәримә алар каршында басып тора иде . Анын күз аллары бераз карангыланып калды. Сүзне һаман да Бәдриевадан көттеләр. Ул сөйләп алып китә алмыйча аптырады. Аннары , үз хәлен анлап, дәфтәрендә язылганнарны укый башлады :
— Безнен Дулатова үзсүзле, иптәшләренә өстән генә караучы кыз. Үз максатларына ирешү өчен өлкәннәр белән шаярудан да чирканмый, бүлмәдәш кызы Сабира белән дә тарткалашып, аны мыскыллап, аннан өстен булып яши, пычрак
хыяллары турында шигырьләр яз... яз... яза-а...
Ул шунда укуыннан тукталып калды һәм, нигәдер күзләре акаеп, әле комсомол секретарена таба, әле кара эчле әдипкә, әле Альбина Халиковнага карады. Кәримәгә таба күзләрен күтәрергә көче җитмәде. Тагын да укымакчы булды, әмма:
— Бетте, — диде.
— Анда алар гына түгел бугай бит?! — Кара эчле әдип, комсоргнын үз янында утыруыннан файдаланып, язылган дәфтәр битенә ташланып карап алды. — Укы, укы!
Бәдриева шунда Кәримәгә гафу сорагандай күтәрелеп карады. Аларнын карашлары очрашырга тиеш иделәр. Әмма Кәримә инде дөньянын якты йөзен күрерлек хәлдә түгел иде. Төсе китеп, тезләре бөгелә барып, идәнгә һушсыз хәлендә ишелеп төште. Берсе дә болай булыр дип көтмәгән иделәр, ахрысы. Беренче булып кара эчле әдип өлгерде:
— Су бирегез, су!
Комитет секретаре өстәлдәге саргаеп-күгәреп беткән графиннан чисталыгына зур шиге булган стаканга су агызды, чайкалдырып, эш кәгазьләренә дә түгеп бетерде. Кәримә ул арада күзләрен ачкандай булды. Әдип абыйсынын кочагында һушына килүенә гаҗәпләндеме, күзләре шардай кабара барды. Бу вакыйгада тамашачы хәлендә калган һәммә кеше аптырашта, берни эшли алмас хәлдә иделәр. Кара эчле әдип кесәсеннән ниндидер тартмачык чыгарды, аннан ак төймә кадәрле ике түгәрәк дару тапты, аларны әүвәле учына салды, аннары Кәримәгә каптырды. Стакан сузып торган комсомол комитеты секретареннан «монда бир» диярәк суны алды һәм кызга эчеп җибәрергә кушты.
— Ана хәзер бер-ике сәгать утырып торырга кирәк! — диде ул аннары, күтәрешергә булышуларын сорап.
Комитет утырышы шунын белән тәмамланган иде. Кәримә «Юләрләр йорты» дип аталган шифаханәдә генә анына килде. Тәнендә-җанында авырлык сизү аны изә иде.
VI
Июнь аенын эссе көннәреннән берсендә Казан шәһәренә ике гамьле кешенен иртәнге поезд белән килеп җитүе, вокзал алды мәйданында инде кая барырга икән дип аптырап торулары, шушы мен тугыз йөз илле тугызынчы елда кемне дә булса гаҗәпләндерде микән? Юктыр. Чөнки кала кадәр калага эчке-тышкы хәсрәт белән, юл йөрү газапларын кичеп, ничәмә- ничә кеше генә керми дә урамнарында югалып калмый, эреми? Әмма бу юлчыларыбыз «Юләрләр йорты»н табарга тиеш иделәр. Адресын да төгәл генә белмиләр, кешедән дә сорарга оялалар. Авылдан килгән шушы ага белән абый үз якларында олы кешеләрдән, хөрмәт белән телгә алынучы укытучылардан булсалар да, Казан өчен беркем дә түгел иделәр.
— Гарифулла, әллә сон, авырыксынмый, әнә теге милиционер егеттән сорыйсынмы? — диде апа кеше, чүпрәктән затлап тегелгән сумкасын эскәмиягә куеп. — Ул белә дә белә инде аны. Китер, синекен дә шушында!
Гарифулла абый дөньяда күпне күргәнгә охшаган, кулындагы ике тоткалы күн сыман сумкасын хатыны кулына тапшырып, борын өстенә күзлеген җайлап киеп, костюм кесәсеннән блокнот чыгарып, аннан «Телеграмма» дигән язулы кәгазьне алып, милиционер егет янына таба китте. Тегесе, аны күзәтеп торган җирдән, әллә юри, әллә кирәк булганга, арты белән борылып басты. Ярый әле урынында калды.
— Улым, кем, — дип мөрәҗәгать итте ана Гарифулла абый, — сорыйммы- юкмы икән?
— Исәнмесез! — диде милиционер егет. — Сез кем буласыз? Монда нишләп йөрисез?
Андый сораулар алырын башына да кертмәгән агай бераз зиһенен чуалтып торды. Анын арыганлыгы, язмыш кадерсезләвеннән изалануы күренеп тора иде. Шулай да милиционер егеткә кулындагы телеграммасын сузды. Теге аны алды, укыды, аптырап күтәрелеп карады һәм:
— Вокзал эчендә «Справочное бюро» язулы урын бар. Шуны табып, алардан сорагыз. Юләрләрнен кайда икәнлеген мин белмим! — диде.
Гарифулла абый анын бу сүзләреннән сон күнелендә зур авыр хисләр кичерде. Әмма тормышны һәм андагы кешеләрне азмы-күпме белүе исенә килергә ярдәм итте. Рәхмәтен әйтеп, вокзал эченә таба юнәлде. Ярый әле ажгырып килгән машина, көч белән тукталып, ана үтәргә юл бирде. Гарифулла абый шуны да абайламый барып, вокзал бинасы эченә кереп китте. Анда ун минутлап торганнан сон гына кире чыкты. Бу юлы анын йөзендә бераз яктылык пәйда булган иде. Хатыны янына җитеп, кайсы маршрут белән китәселәре турында сөйләп алды.
— Шулай бик еракмы? — дигән сүзләрне ишеткәч:
— Бара-бара якынаер әле... Казан зур шәһәр түгел ул! — диде. Анын сүзләрендәге сагыш һәм гамь куелыгы ят адәм колагы өчен дә авыр тоелачак иде. Апа кеше күзләреннән яшьме сөртеп маташты, әллә юл тузанынмы?
Бер трамвайдан икенчесенә күчеп, шәһәр читенә таба гына түгел, дөнья артына кадәр барган кебек ияләнеп, тыныч кына килделәр дә килделәр. Аннары, урамны сорап белешеп, тыкрык кебек бер җиргә барып керделәр. Анда авыр капкалы, биек коймалы больница сыман бина бар иде.
— Шушыдыр инде ул! — дип, Гарифулла абый капканы барып какты. Анда бер күз ачылды. Башы эшләп өлгереп, Гарифулла абый алдан ук әзерләп куйган телеграмманы күрсәтте.
Көтәргә куштылар. Кайда да утырып торырлык урын юк иде.
Аннары кече капка ачылды, аннан бер агай чыкты. Ул яһүди борынлы кеше алар яныннан тыныч кына үтеп бара иде, нигәдер күтәрелеп карап, кемнедер таныгандай аптырап тукталып калды. Кулындагы яхшы күн кечкенә чемоданы, башындагы тар кырлы эшләпәсе ана бик килешле иде. Йөз кыяфәтләре бер дә татарныкы кебек тоелмаса да, ул аларга татарча эндәште:
— Кемне эзли идегез? Берәрсен көтәсезме әллә?
Гарифулла абый ана кулындагы «Телеграмма» язулы кәгазьне шикләнеп кенә бирде. Ул аны укып чыкты да:
— Моны мин суккан идем... Килгәнсез икән, — диде. Тавышы бу юлы бик зәгыйфь чыкты.
— Сез бу хастаханәнен баш врачымыни? — диде Гарифулла абый, шунда тагын йөзе яктырып алып. — Сезмени инде ул иптәш Спиранский?
— Юк, мин үзем Рәхмәтулла дигән кеше булам. Гүзәл туташ Кәримәнен башын кырыккан идем. Ул көн уникенче апрель иде, шушындый ук иртәнге вакыт. Кызыгыз акылында иде әле... Менә шуннан сон айнымады инде. Үлгәненә бүген өченче көн. Спиранский белән танышлыгым яхшы булу аркасында сезгә анын исеменнән телеграмма суга алдым. Югыйсә белми дә каласы идегез. Аны бүген җирләргә әзерләп, табутка салдылар инде, — дип сөйләп, әйдәгез әле диярәк үзенә ияртеп, хастаханә коймасы яныннан уза торган сукмактан ары таба алып китте.
— Сез аны барыбер дә үз авылыгызга алып кайта алмас идегез. Ничек адресыгызны таптым, дисезме? Монысы да үзе бер вакыйга. Әйдәгез. Анда, бүлнис каршында торып, кызыгызны алып киткәннәрен күрми дә калыр идегез. Монда морг арткы якта...
Алар, Кәримәнен әтисе һәм әнисе, яһүди борынлы адәм артыннан ни- нәрсә уйларга да белми аптыраш хәлдә бара бирделәр. Бераздан койма бетеп, унга таба киттеләр. Анда ачык һавалы җир икән.
— Шул уникенче апрель көненнән кызыгызнын монда ни өчен килеп эләгүен белешеп, укыган җиренә барып, сораштыргалап йөрдем. Төгәл генә анларлык һичбер хәбәр булмады. Шуннан, Мостафа мөгаллим дигән әдипне беләсездер инде?..
— Әйе, әйе, укыйбыз шигырьләрен! — диде апа кеше. — Беләбез! Беләбез! Ник белмик?
Ана кешенен, мондый игелекле җанны очратудан һушы яхшырып, мона кадәр
бәгыренә утырып җиткән ташлары бераз эрергә маташып алган чагы иде бу. Гарифулла абый да дикъкатен югалтмады.
— Менә шул кеше әйтә, гел «биш»кә генә укучы бик чибәр бер кызыбыз бар иде, Кәримә Дулатова, ди... Шуны югалттык бит әле, ди... Мин аннан сораштырып, кызның төс-кыяфәтен белештем. Дөнья йөзендә үзара охшаш кешеләр була түгелме? Кайбер әйткәннәре дөреслеккә туры килеп җитми бит. Шулай да әти-әнисенен адресын сорадым, ягъни сезнекен инде. «Бу сиңа нәрсәгә кирәк?» — ди ул мина. Электән танышлыгыбыз бар аның белән, шиккә саласым килмәде үзен. Мин әйтәм, бәлки авылына кайтып киткәндер, дим. Ул да аптырап калды. Адресын табыйм, хат языйм әле эзләп, ди. Күрәм, нәрсәдәндерме, кемнәрдәндерме курка үзе. Ярармы икән, ди. Нәрсә киңәш итәргә белми аптырап уйлап, булмый болай, сөйләп бирим әле, дим. Әмма мин дә икеләнеп калдым. Ул аның, сезнең кызның... Ә бәлки сезнең кыз да түгелдер? Танымыйм бит мин аны, исемен дә белмим. Монда да әйтмәделәр. Менә карарсыз, бәлки кызыгыз түгелдер? Чыннан да...
Алар арткы капкага килеп җиттеләр. Анда олагаем гәүдәле бер адәм ат җигеп маташа иде. Яһүди борынлы кешене күргәч, ул аңа сәлам юллады да:
— Ә болары кемнәр? — дип, кертмәскә маташты. — Ярамый! Монда исән кеше йөри торган җир түгел! — диде, юлларына аркылы төшеп.
Яһүди борынлы аңа кесәсеннән кәгазь акча чыгарып бирде дә:
— Аларның Спиранскийдан рөхсәт документы бар! — диде.
Ат җигүен ташлап торган агай, Гарифулла абыйның кулында «Телеграмма» кәгазьен күреп:
— Ә алай булса — ярый, — диде дә акчаны кесәсенә салып куйды.
— Ялгыз табут бар, өстен какмаган идем әле!
Эчтә салкынча һәм караңгы иде. Озын өстәл кебек урында табутка ут яктысы төшеп тора, анда чебеннәр, һәртөрле талпаннар бәргәләнә иде.
Яһүди борынлы агай саклык белән генә табут капкачын ачты да кырыйгарак шудырды. Баласын танып алган ана кеше аһ итте. Бәлки кызым түгелдер дип өметләнергә өлгергән Гарифулла абыйның йөрәге кыелып төшкәндәй булды. Ир белән хатын бер-берсенә капланып елап җибәрделәр. Табутта башы уралган, бит яңаклары коры сөяктәй ябыккан, дөньяның беренче гүзәле, иң зур акыл ияләреннән берсе, татарның киләчәктә бөек шагыйрәсе булачак затлыдан-затлы Кәримәсе тыныч кына, кузгалмас булып ята иде. Шунда күкләр ярылып китеп, гүяки Газраил үзе елагандай ишетелеп алды. Ә юк икән шул. Бу — теге ат җигүче дәү гәүдәле агай ишекләрне киңрәк ачып җибәргән. Инде алар янына килде дә:
— Бу бала сезнекеме? — дип сорады.
— Әйе, безнеке! — диде дөньяның бәхетсез әтисе.
— Зиратка илтеп, җирләргә кушылды! Гүре көтә баланы! — дигән җавапны ишетте.
Эшләгән урыны «Юләрләр йорты»нда үлем-китемне, башка хәлләрне күп күрүдән бәгыре тупасланып беткән ул агай дөнья хәлләренә исе дә китмәстән һаман сөйли бирде:
— Мөслимә кыз булганга дип, аны шлангадан су агызып өч кат юдым. Матур бала булган. Күз тигән. Дүрт катка төрдем. Менә йөзен генә капларга күңелем тартмады. Табут капкачын какканда тагын бер карармын дигән идем. Бигрәк матур бала бит! — диде.
— Башын да яулыклагансыз икән, — диде шунда ана, тагын да баласына күз нурын күчерердәй бага торып.
— Анысын духтырлар эшләде. Баш капкачын ачып, анда нәрсәләр барын эзләгәннәрдер инде... — диде теге адәм, һаман да үзен салкын тотып.
Мәрхүмәнең анасына авыр була башлагач, табутның капкачын ябып, теге кеше кадаклар санады. Әмма шунда ул, эшен башламыйча калдырып:
— Рәхмәтулла, син укый беләсең, әллә җеназасын башкарасыңмы?
— дип сорады.
— Чиста урын мәслихәт андый гамәлгә, — диде яһүди борынлы зат агай. — Зиратка кергәнче, алгы якта туктап, җеназа намазын башкарып алырбыз. Бездә шулайрак инде ул, күргәнен бар...
Намазны тәмам иткәч, тагын киттеләр. Сулда тезмә-тезмә тәреле каберләр калды. Аннары бер алан күренде, аны да уздылар. Калын һәм биек тирәк агачы янына килеп туктадылар. Анын калку ягында авызын ачкан кабер иде.
Тынлык. Кайдадыр сандугач сайрый. Әнә икән, баш очларында гына, тирәк ботагында бер кошнын йөренгәне-сикеренгәләгәне күренә. Үзе чут- чут килә.
Зират тынлыгына кушылып бераз тынып торганнан сон сандугач, тирәкләрнен ботакларыннан йөгерә-ашкына ин түбәнгә кадәр диярлек төшеп җитеп, аларнын баш очларында сузып-сузып, өздереп-өздереп, шаулы итеп сайрап җибәрде. Ана тәлкыйн авазлары кушылды.
VII
Фатир ишеген Газизчик килеп ачты. Ул киенеп алган, каядыр чыгып китәргә әзерләнеп җиткән иде. Гарифулла абыйга бераз карап торгач, танып алды.
— Сез Кәримәнен әтисе бит, әйеме?
— Әйе, әнкәсе белән килгән идек әле менә...
— Бик яхшы булган, бик яхшы... Түрдән үтегез! — диде аннары Газизчик, ни әйткәнен дә анламас хәлдә каушап.
— Без озакка түгел, әйберләрен алырбыз да, фатиры өчен түләрбез дә китәрбез, — диде ата кеше, адымга авырайган хатынын ияртә кереп.
— Әйе, әйе... — диде Газизчик, һаман да каушап төшүен яшерергә куәте җитмичә.
— Өйдә кеше юкмыни? — диде шунда Гарифулла абый. — Безгә әле бит, хуҗабикәне дә күрергә кирәк иде. Аннары, ни, кызым белән яшәгән Сабираны да... Сорарбызмы дигән идек. Ни, ничек икәнлеген...
— Сабира безнен туганыбыз Гарифка кияүгә чыкты бит. Туйга әзерләнәләр, бүген булачак! Әнием дә шунда, табын әзерләшермен дип киткән иде...
Егет мул елмаюга, шатлануга күчте. Анардан мондый сүзләрне ата белән ана ишетсәләр дә, нәрсә хакында әйткәнен анламыйлар төсле иде. Аларнын аптырашлы хәлләрен күреп, Газизчик тынычландырырга ашыкты:
— Кәримәнен чемоданын әнием тутырып куйган иде. Менә ул! Монда гына! Бар әйберләрен салдымы икән? — дип ул, җитез хәрәкәтләр белән йөреп, алар алдына аны китереп тә куйды. Шунда гына башы эшләп өлгерде. — Карагыз әле, нишлим сон әле мин? Сез бит яшь кешеләр түгел, ишек төбендә торасыз! Узыгыз әле, менә монда, түргә, утырыгыз, урыннар җитәрлек! — дип, бүлмәгә чакыра башлады.
— Ярар, бераз хәл алыйк та, вокзалга төшик без, улым... Бүген китәсебез дә бар...
Газизчик аларны Кәримә яшәгән бүлмәгә кертеп утыртты , өстендәге кәчтүмен салды, муенындагы галстугын чишеп ташлап, кухня ягына ашыкты.
— Хәзер чәй куям!
Ул әллә сөенә, әллә көенә иде, белмәссен. Хәер, яраткан кешеннен якыннарын күрсән дә үзе белән очрашкан кебек буласын шул!
Монда һава тыныч һәм Кәримәнен рухы да бардыр сыман тоела. Ана кеше әкренләп үз хәленә кайткандай булды.
— Сәгать ничә әле, атасы? — диде.
Гарифулла абый коридор ягындагы ишеккә каршы диварда эленеп торган сәгатькә урыныннан кузгалмыйча гына үрелеп карап алды.
— Дүртенчегә китеп бара.
— Сонга калмыйк поездга. Билет аласыбыз да бар!
— Хәзер китәрбез, анасы!
Шул вакытта ишектән шаулап Хәнифә Галиевна килеп керде.
— Газизчик, син нәрсә эшлисен? Туйга барасын бар бит! Нишләп өстәл әзерләп йөрисен? Анда министр үзе буласы, сөйкемле кызы Эльзасы белән! Сина дип, махсус атап чакыралар бит, юләр баш! Ике-өч елда завод директоры ясыйм кияүне, безгә Газиз бик төс инде, мин аны яхшы беләм дип әйтә икән! Ә син монда өстәл ясап маташасын! Шәриф машинага утырган. Министрнын үзен йөртә, бик беләсен килсә! Синен туганын булуын белеп эшкә алган ул аны. Кара җимешләре бетеп китте. Базарга чаптырдылар. Менә сине алырга дип кенә кердем. Белдем мин аны, качып ятасынны! Киен, тизрәк бул! — дия-дия, кубарыла ук башлады.
Анын бу сүзләрен ишеткән ата белән ана, бер-берсенә тотынышып, коридорга килеп чыктылар. Аларны күреп алган Хәнифә Галиевна аһ итте, шунда ук тавышы үзгәрде дә:
— Абау, кунаклар бар икән! — диде. — Кәримәне эзләп килдегезме?Минем улым да, отпускалар ала-ала, бер ай эзләде аны!
— Без таптык инде! — диде шунда ата кеше, рәнҗегән тавыш белән.
Бусы ук көтелмәгән сүз иде. Йорт эчендә шомлы тынлык урнашты. Кухня ягыннан Газизчик нәрсәнедер идәнгә төшереп ватты. Әмма ул балкып йөгереп чыкты да:
— Ул кайда? Кайдан таптыгыз? — дип сорый башлады.
Гарифулла абыйнын ансызлыгын, хатынынын күнеле тулып, елап җибәрүен күреп, егет кабат аптырап калды. Авыр, хәтта котчыккысыз вакыйга булганлыгын Хәнифә Галиевна да төшенеп өлгерде.
Гарифулла абый, иелеп, бер кулына Кәримәнен чемоданын, икенчесенә үзенен һәм хатынынын сумкасын алып, чыгарга атлады. Әмма хәлсезлеге сизелде. Ул бирешмәскә итте. Хатыны, анын бер кулын бушатырга үрелеп, сумкаларына тотынды. Ире кирәкми дигән ишарә ясады.
— Туктагыз әле, туктагыз! — дип, Газизчик шунда ук үз бүлмәсенә ашкынып кереп китте һәм аннан калын гына дәфтәр күтәреп килеп тә чыкты. — Бу — Кәримәнеке икән! Анда барысы да язылган бугай? Сабираны кияүгә озаткан көндә, әйберләрен җыештырганда табылды. Укырга өлгермәдем. Аннары, рөхсәтсез ярамас, дидем. Андагы шигырьләргә генә күз салдым. Аларын укырга ярыйдыр, дидем. Шигырьләр бит алар укыр өчен языла. Ачуланмагыз инде! Монысына кадәр тагын бер дәфтәре булган. Анысын тапмадык. Бусынын башына «Икенче тупланма» дип язып куелган. Тулы да түгел. Кайбер битләре күпләп-күпләп ертылып алынган. Әйттем бугай инде: беренчесен таба алмадык. Бусын сезгә кайтарып бирәм!
— диде, күп сөйләде, ашыкты, тагын да ниләрдер әйтергә теләде.
Гарифулла абый мона әллә ни исе китмәгәндәй итте. Әмма хатыны тәмам куанды, дәфтәрне алып, күкрәгенә кысты. Рәхмәтен әйтте.
Шунда Гарифулласы да, чемодан һәм сумкаларны кулыннан төшереп:
— Гафу итә күрегез без исәрләрне, — дип, кесәсеннән акча чыгарды,
— без күпме тиеш әле? Алыгыз! — диярәк, аларга сузды.
— Сез нәрсә? — диде шунда тагын да Газизчик. — Сез нәрсә? Кәримәнен безгә тиеше юк, фатирда торган өчен дә ул айныкын-айга алдан биреп бара иде, шулай бит, әнием? — диде. Әмма анын Кәримә хакында бәйнә-бәйнә сөйләтәсе килә икәнлеге дә сизелә иде.
Гадәтенчә Хәнифә Галиевна акчага таба үрелә башлады, аннары, улынын сүзләреннән сон оялыпмы, әллә ике бичарадан күнеле чирканыпмы:
— Юк-юк, сез нәрсә, бер генә дә бирәсегез калмады! Кәримә ул яктан бик тәртипле кыз иде, — дигән булды.
Ата кеше акчаларын кесәсенә кире тыкты, чемодан һәм сумкаларын кабат алып, зур рәхмәтен әйтеп, ишектән чыкты, баскычтан хатыны белән сак атлап төшеп китте. Ярым ябылырга да өлгермәгән ишек артында Хәнифә Галиевна улын ашыктыра
башлады:
— Әйдә, так галстугыңны! Ки кәчтүменне! Туйга министрның машинасы көтә. Әнә, урамда гына тора! — дип каты-каты әйтте.
Казан эчендә тормыш кайнавы дәвам итә иде.
Урамга чыккач, ата кеше арбалы бер атлыны туктатты. Дилбегәләр егет кеше кулында иде. Ул, арбасыннан җинел генә сикереп төшеп, Гарифулла абыйнын кулындагы чемоданын арбага күтәрешеп куярга булышты. Хатынының аяклары буталыбрак торуын күргәч, ана да ярдәм итте. Аннары атын ашыктырыбрак, Париж Коммунасы урамы буйлап алып китте дә Наримановка борылды. Моннан вокзалга якынрак сыман иде.
Анда кадәр тыныч төштеләр. Егет кеше игелекле булып чыкты, Гарифулла абыйга тагын чемоданын күтәрешеп, вокзал эченә кертергә булышты, хатынын буш эскәмиягә китертеп утыртышты. Ул гына да түгел, кассалар янына йөгереп барып, билет хакында белешеп килде.
— Минем монда апам эшли! Алтынчы кассага барырсыз. Бөгелмәгә кадәр ике билет дигән идегез бит. Табып бирергә, булышырга вәгъдә итте. Онытмагыз, исеме — Әминә, без — Кәримнән, диярсез! Онытмагыз! Табып бирер! Вәгъдә итте!.. Ярый, мин ашыгам! — дип китеп тә барды.
— Тукта әле, энем, акча бирергә онытканмын! — дип, артыннан Гарифулла абый чыгып та караган иде, егеттән җилләр искән. Казан каласынын игелекле кешеләр белән дә тулы икәнлеген ул әлегә сизенмичәрәк калды.
Бераздан кассага барып, Әминәне сорады, Кәрим дигән исемне ялгышлык белән Кәримә диде, әмма моны да төшенмәде. Кыз ана ике билет әзерләп куйган икән, акчасын тиешле кадәр генә алып, калганын кире кайтарып бирде. Моны да Гарифулла абый шулай тиеш буларак анлады.
Вакытлары бераз бар икән әле, анысы. Буфеттан, икешәр-өчәр рәт барып, стакан белән чәй алып эчтеләр. Бусы яхшы булды. Тәннәренә хәл кереп китте. Кәримә хәсрәте дә артка чигенеп торды. Дәртләнеп китеп, Гарифулла абый киоскка барды, бәлки укылып кайтылыр дигән уйда берничә төрле татар газеталарын да сатып алды. Авыллары Ләшәүгә әле болар кайчан килеп җитә? Гарифулла, алардан укып, барысын да алдан белешеп өлгерер!
Шунда поездга утырту башлануы хакында хәбәр бирделәр. Инде хатыны да хәлләнгән иде. Сумкаларны кулына ул алды. Гарифулла абый чемодан белән мәш килде.
Вагонга бик вакытлы барып утырдылар. Алар янына Буа хатыннары тулырга өлгерде. Кайсылары югарыгы урыннарга ук менеп кунакладылар. Паванын бөркүлеге аларга итәк күтәреп җилләнергә дә комачауламады. Ярый әле, кузгалып китүләренә, вагон эчендә һава йөри башлады.
Казан буйлап шактый озак чыктылар. Аннары поезд тизлекне арттыра барды. Хатынына кысталуын әйтеп, Гарифулла абый кирәкле бүлмәне эзләп китте. Ана кеше, укытучы буларак, сала хатыннары белән аралашып торуны сөймәгәндәй тотты үзен. Бу вакытта анын да күнеленнән хәсрәте китеп торган, Кәримәсе уеннан чыккан, поездда өйгә кайтып бару шатлыгы гына иде, югыйсә.
Менә ул газеталарнын берсен алды, аны, укыр алдыннан, әүвәле карап чыгасы итте. Анда Сабира Хаирова дигән шагыйрәнен күп итеп бастырылган шигырьләрен күрде. Сурәтенә карап, бу кыз матур икән дип уйлады һәм укый башлады. Шунда Кәримәсе кабат исенә төште һәм ана аһ итеп сикереп торды да идәнгә һушсыз егылды. Ана карап барган бер бала чәрелдәп кычкырып җибәрде. Халык җыелуына сәерсенеп, ире Гарифулла абый да йөгереп килде. Вагон вожатыен дәштеләр. Ул, ашыгып, нашатырь алып килеп иснәтте. Ана кеше анына кайтты.
Бу егылу вакыйгасы анын белән гомерендә беренче тапкыр булды. Әмма сонгысы түгел иде. Мона кадәр андый хәлгә очрамаган ире хәйранлыкта калды. Хатынын кочагына алып утырды. Шунда ана:
— Ирем, укы әле шуларны! Нәкъ Кәримәбез шигырьләре сыман! — диде.
Ата кеше дә укыды. Йөрәген салкынлыкта тотты. Сурәттәге Сабира Хаированын кем икәнлеген таныды, әмма:
— Юк! Аныкылар кебек түгелләр! — диде.
Әмма ул алдый иде. Ана бит әле хатынын исән-имин алып кайтып җиткерәсе дә бар!
Бу — Кәримәнен җеназасы көне генә түгел, бәлки бөек шагыйрә булырга дөньяга туган Кәримә Дулатованын үлгән, анын урынын шигырьдән ерак шагыйрә Сабира Хаирова алган көн дә иде.
ЭПИЛОГ
1990 нчы елнын июнь ахырына кадәр мина Тимер-бетон конструкцияләр заводында гади эшче булып эшләргә туры килде. Ул вакытта, югыйсә, яшь галим, фәннәр кандидаты идем. Заводтан тыш, калган бөтен вакытым Яшьләр торак комплексын төзүдә, Казан шәһәренен яна-яна йортларын салуда үтә торды. Төзүче һөнәре минем кулларым өчен һич тә яналык түгел иде. Барлык тырышлыгым — гаиләмне фатирлы итү теләген тормышка ашыру мөмкинлегеннән файдаланып калырга омтылышка бәйле булды.
Ахырдан фәнни эшемә әйләнеп кайттым. Мин төзелешкә киткәндә кып-кызыл хәлендә калган дөнья хәзер сары-яшел-ак төсләргә кереп беткән иде. Гүяки яна бер илгә килеп эләктем, бер кыйтгадан чыгып китеп, төрле утларга, вәхшият белән мәдәният арасында үсеш кичергән илләргә тукталып-тукталып, олы бәлаләр аша уза-уза, бөтенләй башка материкка барып чыкканмындыр кебек иде.
Язмыш мине үзенен куәтле җилләренен иркендә ул елларда менә шулай айкалдырып-чайкалдырып йөртте. Фатир дигәнем дә алай ук җинел генә, тиз генә булмады...
Фән, мәдәният, әдәбият, сәнгать кебек өлкәләр тәрәккыятнен бинасын хасил итсәләр дә, тормыш-яшәеш барыбер дә икътисади нигезгә корыла, анысы. Яна төзелеп килгән җәмгыятьтә дә, искесендәге кебек үк, тәрәккыять файдасы алга чыгарылмады. Хәер, тормыш-яшәешнен нигезләре дә тиздән кабат умырылып-ватылып ташланды.
Ул елны көз көннәре мине үземнен туган якларыма — Әлмәт-Сарман төбәгенә, гыйльми-гамәли командировкага җибәрделәр. Эшем авылдан- авылга, каладан-калага йөреп, татарнын борынгы китапларын барлап, өйрәнеп чыгудан гыйбарәт иде. Аягымда күн итек, өстемдә поход киеме, аркамда биштәр булды. Әүвәле көннәр кояшлы торды, аннары янгырга китте, суытты, изаландырды. Күп юлларны үтәргә, гыйбрәтле язмышлар белән очрашырга, бала чагымда дөнья чигендәдер кебек тоелган карангы, мескен, фәкыйрь авылларга да, замананы артта калдырып, үзләре алга ашкынучы салаларга һәм шәһәрләргә дә барып чыгарга туры килде. Бөгелмә якларын да күп таптадым. Юлым унды, кызыклы, мәдәни, фәнебез өчен аерым әһәмияткә ия кулъязмалар да табылды. Сөенечтән күнелем, өметләрем дә акланып, тынычланып өлгерде.
Әлмәт шәһәренә бәйле бер адрес биргән иделәр. Әүвәле аны, кирәкми дип уйлап, инде ахырда, ярар, миннән калмасын диярәк, бернинди кызыксынусыз гына, шунын буенча барып, хәлләрен белешеп чыгарга кирәктер, дидем. Була бит андый чаклар да: күнелем бик тә тыныч көн иде бу!
Барысы да унышлы гына иде. Юлда машинасы да җинел генә утыртып алып китте, адреста язылган йорты, фатиры да һичбер кыенлыксыз, җайлы гына табылды. Өйләрендә кешесе дә бар иде.
Үземнен кем, кайдан, нинди эшләр белән йөрүемне гадәттәгечә аңлатып бирдем. Таныштык. Түргә үтүемне сорадылар. Өстәл артына утырдым. Заллары иркен һәм затлы җиһазлы иде. Мине каршы алган ханым өстәлнең икенче ягына утырды. Бүлмәдә бераз ярым караңгырак халәт иде. Өлкән яшьтәге, кап-кара бөдрә чәчле,
яхшы йон, бераз укалары да булган караңгы - көрән төстәге затлы күлмәктән иде ул. Бизәнгән, ясанган.
Барасы җирләре, ашыгасы урыннары юкмы икәнлеген сорадым. Әле берәр сәгать сөйләшеп утырырга мөмкин икән. Әмма шунысы аптырашта калдырды, ханым, дөресрәге, әби кеше инде ул, мине күптәннән көтеп алганы сыманрак кабул итте. Иске китаплар, кулъязмалар турында сорадым. Алар аңарда юк икәннәр. Әйе, күренеп тора шул, бу апа бер дә яулыклы, абыстай булып йөрүче татар әбиләренә охшамаган.
Ул минем алдыма калын гына бер дәфтәр, папкалар белән хатлар- язмалар китереп куйды. Ачтым. Карыйм. Кемнеңдер көндәлеге иде бугай, шигырьләре дә күп икән дип уйлыйм. Укыйм. Бераз таныш та кебекләр. Әмма шунда ул ханым:
— Мин боларны сезгә бирә алмыйм, изге истәлекләрдән алар! — диде дә, күзләреннән яшьләрен сыгып кына елап алды. Аннары гафу үтенде. — Йа Ходаем, әллә ничек булды әле бу! — диде.
Кешеләрне сабыр гына тыңлап утыра торган гадәтем бала чагымнан бар иде. Хәзер ул сабырлык, романнар укудагы кебек хикмәтле бер халәт сыман тойгылар уятып, күңелемне рәхәтлеккә чумдыра торганга ук әверелде.
Мин бу ханымнан, моннан егерме ел элек инде, шушы әсәрем сөйләп чыккан вакыйгаларны, ягъни бүгенге көнемнән илле еллар элгәре булып узган тарихларны ишеттем. Бик тәэсирләнгән идем. Каләмем бу кадәр сагышларны үзенең күзеннән тамызып язып та җиткерә һәм бетерә алмады. Хәзер дә осталыгым хилафлырак булды, ахрысы, гафу итәрсез!
Чыгып киткәнемдә мин ул апаның йөзенә кабат бактым. Кара чәч дигәннәрем — калын итеп буялган иде, йөзендәге җыерчыкларының күплеген һәм тирәнлеген һичбер төрле кершән каплап, яшереп бетерә алмаган.
Анда, Казанда, Арча кыры зиратында, түбәнге якта, мәгърур тирәк төбендә «Шагыйрә Дулатова Кәримә» дигән язулы таш куелган кабер әле дә бардыр дигән уй күңелгә керде. Ел саен, өстен тутырып, сары-ак-зәңгәр умырзаялар чәчәк ата икән анда дип күзаллап куйгалау да гадәтемә әверелеп алды.
Әлмәткә ничә барылды, әмма ул ханым белән кабат очрашып, алар хакында сөйләшергә туры килмәде. Дәфтәре дә, папкалар да үзендә калды. Ә күз алдымда шул көннән башлап мондый сурәт сакланды да сакланды: зират, биек, күккә ашкан тирәк, хуш исле умырзаялар һәм... Менә алар, чәчәк таҗлары коелалар, кабер өсте яшелләнә, анда башка чәчәкләр шытып чыга... Өздереп-өздереп сайраган сандугачлы май ае иртәсе...
Казанда, вакытым табылуга, шунда барырга, үзем күреп, мәсьәләне ачыкларга иттем. Эзләдем. Андый каберне тапмадым. Кызганыч. Вакыйгада катнашкан шәхесләр дә исән түгелләр иде инде, берничәсеннән кала. Хәер, аларын ук барлап, ерак тарихларны кузгатып, борчып йөрисем килмәде.
Менә шул!
2009 - 2010.