Логотип Казан Утлары
Шигърият

САГЫШ МОҢЛЫ ҖЫРЫН СУЗАР...


* * *
Ут төсле канәфер чәчәге —

Бакчамда коелды таҗларың.
Сөюем үткәннәр куенында
Каршылар шатлыксыз таңнарын.
Мин көттем, борылып дәшмәдең,

Хушлашып үпкәндә җил булып.
Кушылды күк йөзе күкләргә,

Кайгыдан еларга сулыгып.
Яшь юды тәрәзә өлгесен,

Торналар сагышы күкләрдә.

Әбиләр чуагы кайтмастыр,

Мәхәббәт һәм бәхет үткәндә.
Ут идең, канәфер чәчәге!
Бакчамда коелды таҗларың.
Сөюем, хәтергә төренеп,

Каршылар шатлыксыз таңнарын.


Ялан тәпиле балачак
Ялан тәпиле балачак,
Ник барасың артымнан?!
Мин оныттым инде сине,

Төштем агач атымнан.
Сагыш-моңнар баскан чакта,
Кочасың күңелемнән.
Телисеңме, иртәгә үк
Гафу үтенәм синнән?!..

* * *
Кайдадыр еракта, еракта,

Яңгырлар һәм карлар артында

Җыр суздык, йөрәктә җиңеллек

Булганда, без сөю хакында.
Кайдадыр югалды саф хисләр.

Үткән җәй тыкрыгы тарайды.

Мәхәббәт адашты, ә күңел —

Хәерче, киеме ямаулы.
*
Хыял кошы кочагында
Өзгәләнә мәхәббәтем.
Янды үткән учагында,

Кире кайтмас ак бәхетем.
Төеннәрдән тора язмыш,

Икеләнү, ялгышлардан..


* *
Әче яшьләр ага бары

Сагыш эзләр салган ярдан.
Сулган хисләрнең бәйләмен

Тотып тормый ватык савыт.

Томан сарган кайгыларны

Ялган сүзгә булмый манып.


* *
Ни эшләттең мине, әйтче,

Иң кадерле, якын кешем?!

Күрәсеңме?! Синең алда

Горур башны аска идем.
Хәлдән килсә, карлыгачтай

Очар идем ераккарак.
Яшерергә сагышымны
Күренмәс бер җепкә урап.


* *
Истә әле соңгы сүзләр,

Өзгәләнде нечкә кыллар.
Утка яктың сөюемне,

Ябык кире кайтыр юллар.
Ак кардагы эзләр төсле

Уелып калды агу-сүзләр.

Йөгерүдән туктап, күңел

Юанырлык җавап эзләр.


* *
Мин дауламыйм синнән берни.

Китә алсаң, яп ишекне!
Хаталарсыз, югалтусыз

Бәхеткә соң кем иреште?!
Ут эзләгән сукмакларда

Кычкырсам да җаным көеп,


*
Карашыңда салкын ялкын,

Өтеп ала, яна йөрәк.
Шашкын уйлар адашкан да,

Йөри чыгар ишек эзләп.
Горур башны аска иеп

Басып торам алларыңда.

Син сындырдың язмыш дигән

Бер ботакны күз алдында.


*
Йөрәк сизде ялган хисне.

«Эндәшмә!« — дип карар бирде.

Түз, йөрәгем, чишә күрмә

Җан төбендә калган серне.
Калтыранып, соң мәртәбә

Томаннарга изим кулны.

Тынычланыр күңлем беркөн,

Акылым табар туры юлны.


*
Мин төннәрдә сине дәшмәм

Һәм үтенмәм, кичер, диеп.
Иртә таңда йөгерек салкын

Чигәләргә юллар сызар.

Адашкан бер көчек сыман,

Сагыш-моңлы җырын сузар.

Көз кануны
Көз чишенә шундый матур итеп,

Алтын шәлен сала иңеннән.
Шәрәләнгән агачлыклар никтер

Сагышланып моңга төренгән.
Рәссам чиккән палас өсләренә
Сузылып яткан яфрак йокларга.
Яңгыр суын бер туйганчы эчеп
Кай сукмакка барып туктарга?!
Көз аеның аның үз кануны:
Кырпак карлар каплый юлларны.
Башка дөнья ишеген ачып куя
Чал вакытның җылы куллары.
Өмет итмим инде киләчәктән
Җиңү бүләк итәр мизгелне.
Кайтып алып булмый үткәннәрдән

Гомер атын тоткан тезгенне.


* * *
Баланнарның кызыл тәлгәшләре
Җиргә кадәр түбән иелгән.
Елак көзнең шушы мәлләренә
Гомер юлым ташып түгелгән.
Суларның да төсе кара-кучкыл,
Сагышлардан күмелә моңнарга.
Баш очымда канат кага козгын,
Тели, ахры, бәла юрарга.
Ак кыраулар каплар юл баткагын,
Кар агартыр безнең чәчләрне.
Кыш килер дә, көз гомерен өзәр,
Уйга күмәр ап-ак бәсләре.


* * *
Сөю матур көйгә тиңдәш,
Әйтә күрмә авыр сүзләр.
Өйдә тавыш куба калса,
Чормага юл күңел эзләр.
Җиде йозак элгән сандык
Саклап тора күпме керне.
Табу тыя таратудан
Дөньялыкка сыймас серне.
Үпкәләшсәк юкка-барга,
Арабыздан үтсә салкын,
Ачылмасын бикле сандык —

Өтеп алмас бозлы ялкын.
Әлфия СИТДЫЙКОВА тәрҗемәсе.