Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘРЕМ БАЛЫ


Капкадан алып чыгып киткәндә, ишегалдына томырылыплар карады Йолдызы. Адәм акыллары бар диярсең үзендә: аерылышуны сизгән бахырның ике күзе дә мөлдерәмә яшь белән тулы иде. Шаһидәгә «бәхил бул» диюе булды микән, сузып-сузып мөгрәгәндәй итте дә, муенына тагылган бау тартылуга, ни чарадан бичара кыяфәттә яңа хуҗасы артыннан атлады.
Гәүдәсенең җегәре киткән Шаһидә капка биген төшерерлек хәл тапмады, хәлсезләнеп бакча коймасына сөялде. Каны качкан бармакларының туңуын да сизмичә, чит-читләре бәсәргән вәлен1* рәтләгәндәй итте. Җиң очлары сизрәгән иске сырмасына кунган карны сыпыргалады. Кизитегенә эләккән салам бөртекләрен кагарга иелгәч, сабыр савыты тулышып, нарасый баладай елап җибәрде.
И Ходаем, сыйлы көне — сыерлы көненнән аерылгач, ни белән генә көн үткәрер? Булганны бетерүкәйләр тиз, һай, бик тиз шул. Менәтрәк, балалары ничә кайтса, «нигә сыер асрап интегәсез, кибет тулы сөте, мае» дип авыз суы корыта иде, алар да тынычланыр инде. Парлы чакта ничек тә икәүләп теркелдәделәр әле, балалар сүзенә карап тормадылар анысы. Карты иртәрәк китеп барды шул, ашыкты, һич югы җәйне көтмәде. Гомер бакый үзе турында уйлый белми яшәде, соңгы сулышын да кеше өчен дип алды, мәрхүм. Күршеләрнең абзарына ут капкач, ашыга-кабалана су ташып йөргән иде, трактор астына килеп керүен дә абайламаган. Үлемнең кайсы гына үкенечле түгел...
И-и, хатын-кызкайлар. Без - муен, башны без борабыз дип күпме генә шапырынсак та, дөньяның тоткасы ирләр шул, ирләр.
— Әнкәй, йөрәгеңне бозып торма инде, әйдә, кер. Мин дә җыена башлармын. — Болдырга чыгып баскан төпчегенең тавышы Шаһидәне чынбарлыкка кайтарды. Ул, кул аркасы белән бит очларын сөрткәләде дә, гер аскандай авырайган аягын көчкә сөйрәп, баскычка таба атлады.
— Күрчәле, яланөс чыгып баскан, акыл кермәсә дә кермәс икән, агай.
1 Вәл (диал.) - кәҗә мамыгыннан бәйләнгән мамык шәл.
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА - язучы; «Болытта .җиләк үсә», «Синең өчен яшим» исемле китаплар авторы. ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Чаллыда яши.
— дип кызын орыша-орыша өйгә үтте. — Хәния дим, идәнгә ике банка сөт куйдым, сөт өсте белән катык халадильникта онытылып кала күрмәсен. Йолдызымның сонгы ризыкларын авыз итсеннәр дип күп итеп корт та әзерләгән ием, аны да алырсын.
— И, әнкәй, үзенә үзен мәшәкать тудырмасан инде. Корт ясыйм дип сөт кайнатып, сәгатьләр буе плитә саклаганчы. — Көзге каршында иннек сөртеп маташкан Хәния әле ишек төбендә тау булып өелеп торган күчтәнәчләргә, әле әнкәсенен кечерәеп, бөрешеп
К
Айгөл
Әхмәтгалиева
калган гәүдәсенә кызганулы караш ташлады. — Әнкәй, без ач ятмыйбыз лабаса, шулкадәр төямәле.
— Ярар, сөт-майны сонгы тапкыр апкитәсен, чәпчемә. Көз кайтуыгызда атагыз юк иде, бу кайтуында сыер юк, алдагысында мин булмам — Ходайныкын белмәссен.
— Теләсә нәрсә сөйләнмә әле, әнкәй. Саулыгын минекеннән ныграк, яшәргә дә яшәргә әле.
— Сигезенче дистәнне ваклаганда көненне түгел, сәгатенне саныйсын, балам.
— Ярар-ярар, дөбердәтеп сыер сауганда яшенне дә белмәден, зарланма. Кызлар кебек әле син. — Хәния, күнеле йомшарганны сиздермәс өчен, юри дорфарак булырга тырыша иде.
Дөбердәтеп сауганда, ди, и бала-бала. Шаһидәнен кәкрәеп каткан бармаклары сыер имчәген берәм-берәм тартканын, чиләге тулганчы үзенен ун бүленеп, ун ял иткәнен каян белсен инде Хәниясе.
— Гәзиткә төреп күкәй әзерләп куйдым. Чүпрәк сумкада апаннарга дигәне. Аларга дигән сөтне шешәгә тутырдым.
— Элегрәк көлә иден, әнкәй, хәтерендәме? Киткән кыздан, мине дә апкитмәсә ярар иде дип, почмактагы пумала куркып тора, ди торган иден.
— Хәния чәч-башын төзәткәләп бетерде дә, әнисенен ябык гәүдәсен кочаклап алды. Сонгы араларда бигрәк биреште шул Шаһидә. Сынар канат дөнья көтеп маташканда, янәшәсендә бар куанычы булып җирән сыртлы Йолдызы калган иде, бүген менә аны да сатып җибәрде. Биш кызы, оныклары күпме генә чакырмасын, берсендә дә торырга ризалашмый шул. Шәһәрләрендә сулышы кысыла; күрше авылдагы олы кызы инде үзе каенана булып, улы-килене белән дөнья көтә — алар катына барып сыенмас бит инде. Мәшәкать димиләр тагын, рәхмәт төшкерләре, ике көннен берендә хәлен белеп, янына кайтып кына торалар. Суынын салкыны, кайнары өйдә, газы кергән, үзе юа торган кер машинасы бер хикмәт — тәндә җан барында шушында яшәргә язсын берүк.
«Гомерем, җегәрем булганда балаларымны сөттән өзмәм» дигән сүзе бар иде Шаһидәнен. Балачагында үзәгенә үткән, бүген дә бәгыреннән кан саркыткан вакыйгалар әйттерде шулай дип. Тан алдыннан күргән татлы төш кебек, җәһәт кенә узды да китте шул ачлы-туклы балачагы, чабаталы яшьлеге. Бер генә көненнән булса да урап киләсе иде дә бит. Үрелеп кенә күз төшерәсе иде. Алайса, хәзерге заманнын көзгесе көзге дисенме: гармун күреге кебек җыерчыкланып беткән йөздән элекке Шаһидәнен чалымнарын эзләп-эзләп тә табарлык түгел. Күр инде: кайчандыр көлтә- көлтә ут бөркеп торган чая яшел күзләренен урыны гына утырып калган диярсен. Төсләр унган, җуелган. Яулык астыннан күренмәсә дә, сүс шикелле юкарган, толым дисән хәтер калырлык чәчкәйләр дә мамыкка охшап бетте инде. Әй үртәлә иде яшь Шаһидә шул толымнарынын төсенә: көнбагыш чәчәге кебек җете сары да түгел ичмаса, көлсу дулкын булып, җилкәсенә тарала да төшә. Үреп куйса, инбашында кәҗә койрыгы кебек тырпая да кала. Кайчандыр мендәр чигүендәге гөләп таҗына охшап, турсаебрак торган алсу иреннәрнен дә күптән каны качкан; әйтелмичә, йөрәк түрендә йомарланып калган сүзләр хәзер инде тирән-тирән буразналар булып ирен читенә күчкән.
Сыерын сатып җибәреп үз сүзенә хыянәт итмәде микән Шаһидә? Хәерле булсын. Бер җамаяк сөтнен түгел, кеше кадәр кешенен кадере калмаган заман диген. Алай дисән, кайсы чорда адәм баласынын кадере булды сон ул? Шулай да, шулай да.
***
— Инәкәй, әтекәй! — Шаһидәнен чатнап торган тавышы әллә каян ишетелә иде. Ялан тәпиен ялтыратып, ишегалдына чабып кергән шәйгә кыз гәрәбә төсенә кереп ялтыраган баскычны ике атлап бер генә сикерде дә бәрелә-сугыла өй эченә үтте. — Әтекәй! Төштән сон, тург ясарга дип, кәнсәләрдән безгә төшәчәкләр! Фәһимә апа әйтте, кулга тотардай әйбер- караларын базга булса да күмсеннәр, диде. Он-мазарыгыз булса, анысын да яшерегез, диде. Уф! — Сулышы капкан кыз, мич аралыгына үтеп, чиләктән агач чүмеч белән су алып эчкәч, лып итеп инәкәе янына — сәкегә утырды.
Утын пүләнен култык астына кыстырып, мич алдында пычак белән чыра телеп маташкан әткәсенен йөзеннән төс качты, ул, билендәге алъяпкычын сүтә-сүтә, артсыз урындыкка килеп чүмәште.
— Ала-ай... — диде, бердәнбер кулы белән ияген сыйпагандай итеп. — Ала-ай. Үтмәс балта белән юнган калхузлары безнен сырган юрганга калды микәнни сон. - Нигъмәт агай берара дәшми-тынмый башын иеп утырды. Аны күз карашыннан анларга өйрәнгән Мәрзиясе сүзгә кушылырга ашыкмады, иренен бер-бер фикергә килүен көтте. Ләкин тынлык озакка сузылгач, түзмәде:
— Болай да күзгә кырып салырлык әйбер калдырмадылар бит инде, тагын ни генә эзләп төшәләр икән, җир йоткырлары?! — дип рәнҗүле тавыш белән иренә текәлде. — Атасы дим, әйт инде берәр сүз!
— Калхузларына кермәгән өчен черки урынына канны эчкәннәр ие, хәзер кандала урынына ябышырга уйлаганнар инде, алайса.
— И Ходаем, шушы авылда яшәп, үзеннекеләр шулай мыскыл итсен инде. — Мәрзия, Шаһидәнен кош баласыдай авыз ачып әле әтисенен, әле үзенен сүзен тынлап утыруын күргәч, ана эндәште. — Бар, балам, Зәкия түтәнне эзләп тап, чишмәгә-мазар төшеп китмәде микән. Бирнә-сөлгеләрен булса да бакча артлатып кына әбиеннәргә илтеп кайтыгыз. Теге убыр авызларны белмәссен, җан күек күргән, төн утырып чиккән тастымалынны да тартып алырга күп сорамаслар.
Теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалган Шаһидә артыннан әтисе дә кыймылдады. Нигъмәт агай, ишегалдына чыккач, балтасы суга төшкән кешедәй бераз әйләнеп-тулганып йөрде дә, үз уйларынын очы- кырыена чыга алмасын анлап, тагын өйгә кереп китте. Төртсән аварга торган дүртпочмаклы өйдән нинди зиннәт табарга уйлаганнардыр, ни- нәрсәне тамаша күрсәтеп сатарга җыеналардыр — һәрхәлдә, Нигъмәт үзе, күпме эзләнсә дә, хуҗалыгында кулга тотардай байлык күрмәде. Сәвит дигәннәре узган ел бар булганын — алты почмаклы зур өен дә, яна салган келәтен дә, ихатадагы мал-туарын да талап алды лабаса. Ястык-мендәргә чаклы алып чыгып киттеләр. Ярый инде үзләрен, мулла гаиләсен мыскыл иткән кебек, берәр кара мунчага күчермәделәр. Аргы урамдагы хамсамул Нәкыйпнен һәр ярыгыннан җил өреп торган өе — яна блачнын мәрхәмәте иде. Бүген килеп дүрт кешелек гаиләнен бар карап торганы — салам түбәле абзардагы Мәрүчкә. Бөтен болын-кырны әлеге дә баягы калхузлары үзенеке дип игълан иткәч, Нигъмәт кебек аерым хуҗалыкларга сыер көтәр урын да калмады. Узган ел капка төбендә үлән чемченеп йөргән каз бибиләренә тиклем калхуз келәтенә илтеп яптылар бит, адәм гыйбрәте.
Кәнсәләрдә эшләүче чыбык очы туганнары Фәһимә дөрес әйткән икән, төш турысы узганны да көтмәделәр, өч-дүрт кеше — аларнын берсе генә районнан килгән вәкил булып, калганнары үзләрен авыл активы дип йөрткән түбән очныкылар иде — Нигъмәтләрнен болай да кысан өенә бастырып килеп тә керделәр.
Шаһидә өйләренә нинди афәт кергәнне сабыйлыгы белән анлап бетермәсә дә, бу ыгы-зыгынын һич кенә дә кунак туе түгеллегенә төшенгән иде.
— Түтәй, — диде ул мич аралыгында яулык чите белән авызын каплап торган апасына пышылдап. — Толымындагы чулпыларны яшер инде, исәр, анавысы кыек танау көмеш дип белеп, тартып алырга да күп сорамас. Чәй савытын кисә-кисә, тикмәгә генә тырышканыбыз булыр.
Кыек танау дигәне — авыл халкы телендә Чүтчик дип йөртелгән счетовод Хәмит иде. Бераз шадра йөзендә ун якка авышыбрак торган борыны, болганчык су төсендәге йөгерек күзләре, авазларны йота-йота сөйләшүе аны җирәнгеч кыяфәттә күрсәтсә дә, кәнсәләр тирәсендәге кеше булганга, үзен Алланын кашка тәкәсе дип хис иткән, куштанлыгы, кансызлыгы хәттин ашкан бер бәндә иде ул.
Менә ул, мыскыллы елмаеп, балчык чүлмәктә утырган яран гөлнен башта бер, аннан икенче ботагын сындырып атты. Баланнар кызыллыгы белән балкып утырган гөл, кан таплары кебек таҗларын тәрәз төбенә коя-коя, идәнгә тәгәрәде. Чүлмәк янында яткан бәйләм җебе дә Чүтчик кулына күчте.
— Языгыз: бевсе кызыл, бевсе сары ике кәтүк!
Шаһидә, бу сүзләрне ишетеп, мич аралыгыннан атылып чыгуын сизми дә калды.
— Инәкәй, ул бит минем чигү җебе, ана тимәсеннәр! — Кыз ике кулы белән чытырдап Чүтчик Хәмитнен җиненә ябышты. — Кәтүк түгел ул, мин аны әбекәйнен иске тастымалларын сүтә-сүтә, үзем ясадым. Абзыкай, алма минем җепләремне, бир!
— Бу сытыгыгызны аяк астыннан алыгыз, кысылмасын! Ату тибеп очывывмын!
— Синнән булыр, кыз бала дип тә тормассын. Кызым, мин сина Пучы базарыннан янаны апкайтырмын, бар, апан янында гына тор! — Әткәсенен тыштан гаять тыныч тавышы Шаһидәнен үксүен баса алмады. Ул, исәр, исәр, дип авыз эченнән кабатлый-кабатлый, янә Зәкия түтәсенен кочагына сыенды. Ул арада Хәмит агач урындыкны сөйрәп китереп, мич башына үрмәләде. Алтын тапкандай ыржаеп, андагы җилпучны күтәреп төште.
— Ач таваканнав, шушымы бав оныгыз? Монда ике уч та юк бит! Явав, ул сезне бавыбев аяк сузудан коткава алмай бит! — Хәмит, ыржаеп көлгән җиреннән уртын чәйнәп басып торган Нигъмәтнен ут карашы белән очрашкач, тамагына кылчык кадалгандай тотлыгып калды. Аннан кискен хәрәкәт белән җилпучны идәнгә әйләндереп каплады.
— Аһ! — Мәрзиянен күкрәк авазы үзенә генә ишетелде бугай.
— Сез контвлавны йә ачка, йә салкынга катывып кына үтевевгә кивәк! Күзгә төтен җибәвмәкче буласыз, ә: имеш, хәервеләр, имеш, бев нәмәләве дә юк! Алтын-көмешегезне кая яшевгәнне бавыбев әйттевевбез! — Хәмит кырып юылган сап-сары идәнгә сибелгән он бөртекләрен күн итеге белән рәхәтләнеп таптады, үзе каны качкан иренен чәйни-чәйни, без карашы белән Мәрзиягә кадалды. — Бай кызы иден бит син ач бет Нигъмәткә чыкканда, атан сандык-сандык бивнә белән озатканны белмиләв дисенме әллә?
Яулык чите белән авызын каплаган Мәрзия кинәт дуамалланып китте:
— Иманынны иблискә саткан нәрсә булдын тәки, башта әткәйләргә каныгып, аларнын сонгы юрганнарына тиклем талап чыктын, хәзер безне тинтерәтәсен. Аласын узган юлы кырып-себереп алдыгыз бит инде. Адәм талаучы, җирбит! Каян килеп бездә алтын-көмеш булсын, мич артындагы тараканнар гына алтынга әйләнмәсә ...
— Анасы, теленне әрәм итмә. Ходай барысын да үзе күреп тора. — Эчендә ут кайнаган Нигъмәт агай сабырлыгын җуймаска тырыша иде, ул, җилфердәп торган буш җинен сәламәт кулы белән тотып, йодрыгын төйнәде.
Дүртесенен дә күзеннән яшь урынына кан агызганы — абзардагы Мәрүчкәне, Хәмит әйткәнчә, «тургка» куюлары булды. Аю биеткәнне карарга җыелгандай, җилкапка янына килеп өелгән халык берсен-берсе өзә-бүлә, Мәрзияләрнен күз текәп торган сыерын сатулашты.
Мәрүчкәне терәлеп торган күршеләре — җил иссә дә җилфердәрдәй ябык Касыйм алып чыгып китте. Нигъмәткә күз карашы белән нидер әйтергә теләгәндәй, тутырып карады, әмма бер сүз дә катмады. Сыгылып төшкән Мәрзиягә күтәрелеп тә карамыйча, өеннән алып чыккан бауны Мәрүчкәнен муенына салып, сыерны үз артыннан әйдәкләде.
Чынлап та затлырак мал табарына өметләнгән булды микән — Хәмит ишегалдын, базны, бакча-кура тирәләрен энә күзеннән үткәреп чыкты. Янәсе, янарак казылган урын шәйләнмиме. Ахыр чиктә, күзгә кырып салырлык да зиннәт-байлык тапмагач, җен ачуы белән котырып-кычкырып җибәрде:
— Әйттевевбез! Кая яшевгәнегезне бевзаман үзегез үк йөгевә-йөгевә килеп әйтевсез! Сәвит законы әйттевә ул!
Районнан килгән вәкил Нигъмәт һәм Мәрзияне үзе белән алып китте. Шаһидә белән Зәкияне исә, икесен тин күз яшьләре белән елата-елата, кәнсә ишегалдындагы иске келәткә илтеп яптылар.
— Ата-анагызны исән күвәсегез килсә, байлыгыгызнын кая качывылганын әйтегез. Аннавы дүвт ягыгыз кыйбла!
***
Карангы, юеш баз исе килеп торган шушы келәттә төн кунасыларын күзаллап, Шаһидәнен җаны үкчәсенә төште.
— Түтәй, монда тычкан юк микән, мин куркам! — диде ул апасынын калтыранган гәүдәсенә сыенып.
Зәкиянен исә үз кайгысы кайгы иде. Ул җир идәнгә чүгәләп, бераз мышык-мышык килеп утырды да, тиен җитезлеге белән сикереп торгач, күлмәк өстендәге чигүле алъяпкычын салып атты. Аны кулында бөтергәләде, ныклыгын тикшергәндәй, кат-кат тарткалап карады.
Шаһидә дә шыншуыннан туктап, шаккатып апасына төбәлде. Зәкиянен ниятен анлап бетермәсә дә, ниндидер ямьсез сизенүдән коты ачты. Апасынын кулы белән кармалана-кармалана түшәм такталарын сыпыруын күреп, бөтенләй өнсез калды.
— Түтәй, син нишләмәкче буласын? - Кызнын җан өшеткеч тавышы гына Зәкияне шөгыленнән туктатмады: ул келәтнен һәр тактасын, һәр бүрәнәсен барлап чыгарга җыенгандай ашыга-кабалана бер почмактан икенчесенә атылды. Аннан, кисәк хәле беткән кешедәй, бөгелеп төште дә, инбашын дерелдәтә-дерелдәтә еларга тотынды.
— Адәм көлкесе, ындыр табагы чаклы келәттә тырпаеп торган бер кадак кисәге булмасын инде... Яшим дисән, яшәп, үлим дисән, үлеп булмый дөньяларында.
Зәкиянен такмаклый-такмаклый елаганына Шаһидәнен куркулы пышылдавы кушылды.
— Түтәй, ычкындынмы әллә, минем үләсем килми, өйгә кайтасым килә. Тамагым ачты, әтекәйләрне сагындым!
Җир идәндә тезләрен кочаклап, бөрешеп утырган сенлесенен бу сүзләрен ишеткәч, Зәкия такмаклавыннан туктады, яшь аралаш кызганыч елмаеп, Шаһидәгә карады. Сабый шул әле, кыз баланын язмышы кыл өстендә икәнен анларлык яшьтә түгел.
— И апаем, син бәләкәй, сина тимәсләр. Менә теге җирбит Хәмит мине мәсхәрәләп ташласа, ни кылырмын? — Апасы, бер кулы белән Шаһидәнен инсәсеннән кочып, анын янәшәсенә сыенды.
Матур шул Шаһидәнен апасы, карап кына тормалы. Озын төз буен әйтәсенме, уймак авызы, нигәдер гел монсу итеп, өздереп караучы конгырт күзләре, учка сыеп бетәрдәй нечкә биле дисенме. Болай да кара кашларын, әнисе күрмәгәндә, корым белән каралтып, бит очларына кишер суы да тигезеп алсамы? Теләсә кем кызыгырлык.
— Кит, исәр, тумаган тайнын билен сындырып утырма әле. — Шаһидә башта бик урынлы итеп әнкәсеннән откан сүзләрне кабатлады, аннан бала итәкле күлмәгенен кесәсеннән кечкенә саплы пәке чыгарды.
— Сина тиеп кенә карасын, шушынын белән күзләрен чокып алырмын!
Апасынын күзләре мангаена менгәнне күрмәсә дә, анын әйтергә өлгермәгән соравына җавап биргәндәй, батыраеп әйтеп куйды:
— Әүхәт тәренеке ул, кичә шәпиле уйнаганда оттырды.
— Теленә ничек тилчә чыкмыйдыр, кызый, әле тәре, әле исәр. Бир әле, хет шунын белән ишекне ачып булмасмы. — Зәкия сенлесенен кулыннан пәкене алып, келәт ишеге янында кайнаша башлады. Тышкы яктан асылмалы йозакка бикләнгән ишек, кыз баланын чандыр кулларыннан үчекләп көлгәндәй, ыржайган аваз чыгарды.
— И Аллам, бөтен кеше пәке белән тимер кисәр ие аны.
Зәкиянен чарасызлыктан ачыргаланып әйткәне бу юлы Шаһидәне куркытмады, киресенчә, җен ачуын чыгарды.
— Түтәй, — диде ул, күпне күргән олы кеше кебек бик җитди итеп. — Исәр дими нәмә дисен инде сине. Кем инде шулай итеп тимер кисәргә маташсын. Анавысы йозакка туры китереп, тактаны җомрылатып чокып карале. Чокы да чокы инде, аннан каерып карарсын.
Зәкия беренче кат күргәндәй сенлесенен арык гәүдәсенә текәлде. Сабый гына диген инде моны! Әткәсенен «Шаһидәгә малай булып кына туасы калган» дип көлгәне рас түгелме сон?..
— Синен пәкен безне төрмәдән коткарды дип сөйләсәм, теге капчык белән суккан ышанмас та әле, име, түтәй? — Инеш буендагы талларга ышыклана-ышыклана бакча
артлатып кайтып килгән шәйгә Шаһидә пышылдап апасына эндәште.
— Кемгә сукканнар дисен, бер сүзенне анларлык түгел! — Зәкия як-ягына карана-карана атлавын дәвам итте.
— Суккан ди сина. Әүхәтне әйтәм, сабын куыгы очырасын дигән булыр әле.
— Әүхәт тә Әүхәт телендә. Әтекәйләр ни хәлдә икән анда? Җибәрсәләр генә ярар инде үзләрен, и Ходаем!
Могҗиза димә инде — алар өйгә узуга, аякларын көчкә сөйрәп, ата белән ана да кайтып керде. Төн ката район үзәгеннән җәяү теркелдәгәннәр, тан атканны да көтеп тормаганнар.
— Сезнен бәхеткәдер инде, бәбекәйләрем, дөньясында мәрхәмәтле җаннар да калган икән әле. — Мәрзиянен җеп өзәрлек хәл-әхвәле булмаса да, кызларын исән-имин күрү шатлыгыннан күгәрчен урынына гөрләде. Мич кашагасыннан теленгән чыра үрелеп алгач, ут элдереп җибәрде. Өй эчендәге пыран-заран килгән дөньяга күз төшергәч кенә, йөзе тартылып, сулып калды.
— Балам, теге дәҗҗал таптаган онны канат белән ипләп кенә себереп ал әле, иләгәч, бер пычрагы да калмай анын, умач итәрбез, — дип Зәкиягә эндәште.
Бераздан, сүз берләшкәндәй, дүртәүләп как сәкегә тезелеп утырдылар.
— Бер изгелек мен бәладән коткара дигәннәре хак икән, агай. — Әнкәсе, үз-үзе белән сөйләшкәндәй генә әйтеп куйгач, Шаһидә, анын култык астына сыенып:
— Инәкәй, ә безне берәү дә коткармады, без үзебез качып кайттык, менәтрәк, вәт! — дип, күргән-кичергәннәрне иркенләп сөйләргә җыенган иде, түтәсе ипләп кенә беләген кысып куйды. Янәсе, тел белән тегермән тартуыннан туктап тор әле.
— Әтекәй, сөйлә инде, нәмәләр булды районда? — Буй җиткергән Зәкия сенлесенә караганда күпкә сабыррак, төплерәк шул — алҗыган, хәлсезләнгән Нигъмәт үзалдына көчсез генә елмаеп алды.
— Өченче ел буранда адашып, малае белән бер адәм кереп кунган ие бит, тикшерүче дигәннәре шул булып чыкты. Үзе танымаса, аны җүнләп карау да юк инде... «Сөт эчереп, сез генә исән калдырдыгыз безне», дип ике куллап күреште. Өтермәнгә тыгарлар дип барган җирендә шулай каршы алсыннар әле, Ходайнын хикмәте.
Хәтерли, бик яхшы хәтерли кызлар ул кышны: юньле кеше этен урамга чыгармас давыллы, буранлы кич иде. Үзләренен алтыпочмаклы өйләрендә яшәгән чак иде. Әниләре тәрәзәләрне юрган-мендәр белән томалап бетерде, бусага төбенә иске сырманы түшәп куйды. Сызгырган-улаган авазлар белән бергә, тәрәзә шакыгандай тавышка башта игътибар итмәделәр, тик әлеге тавыш торган саен кабатлангач, Нигъмәт агай өстенә элеп, ишегалдына чыгып китте. Бераздан анын:
— Әйдәгез, әйдә. Анасы, кунакларны каршы ал, — дигән тавышына ияреп, бусагада ике җан иясе пәйда булды. Берсе, буена караганда, Шаһидә тирәсендәрәк — сигез-тугыз яшьләрдәге бала, икенчесе — озын буйлы, бишмәт якалары, мыегы бәсләнеп каткан урта яшьләрдәге ир иде. Чишенеп, сөйләшер хәлгә килгәч, шул ачыкланды: буранда юлларын адашып, бөтенләй кире якка килеп чыккан әти белән ул икән болар.
Икесе дә шактый гына тунарга өлгергәннәр иде. Нигъмәт селкенерлек тә хәле калмаган малайнын кул-аякларын уарга кереште. Шаһидә белән Зәкия аш ягынын чаршавын төшереп, шул якта кайнашырга тотынды. Мәрзия, башына яулыгын бәйләп алды да, «ярый әле кичке сөтне калдырганыем» дия-дия, казан астында җемелдәшкән куз өстенә калай табак белән сөт утыртты. Стенадагы шүрлектән чүпрәк капчыкка салынган мәтрүшкә эзләп алды. Кайнарга иткән сөткә мәтрүшкә ваклап салгач, табакнын бер читен бияләй белән тотып, янә куз өстенә утыртты. Бераздан, хуш исләре борынны кытыклаган сөтне ике җамаякка бушатып, чакырылмаган кунакларга сузды. Мәтрүшкәле сөт, аннан мәтрүшкәле чәй эчкән юлчыларга әкрен генә төс керә башлады. Төн уздыргач, «Үзем өчен түгел, улым өчен бик курыккан идем, коткардыгыз, мен рәхмәт сезгә!» дип, бик җылы саубуллашып киткән кеше бүген менә Нигъмәт белән Мәрзияне коткарган, димәк. Өстәвенә, кызларыгызга җил-янгыр тимәс, дип тә ышандырган, рәхмәт төшкере.
Бүгенге борчулы көн шаукымын сөйләшә-сөйләшә, керфек какмый тан аттырды алар. Төн пәрдәсен ертып, тәрәзәдән шәфәкъ нурлары үрелеп карагач, Мәрзия, сыер саварга вакыт дип, чәчрәп дигәндәй сәкедән төште дә, корт чаккандай дертләп, үксеп еларга тотынды.
— Сыеркаем, сыеркаем...
— Ярар, анасы, баш исән бит әле. — Басынкы табигатьле, кешегә беркайчан күтәрелеп бәрелмәс Нигъмәт агай хатынын юатырдай артык сүз тапмады.
Бер-берсенә ялганып үткән көннәрнен иртәсе дә, киче дә һаман шул Мәрүчкәгә килеп тоташа башлады. Җаннан артык күргән малкаенын иртән күрше ихатадан чыгып китүе, кичен күрше ихатага кайтып керүе күзенә чалынмасын өчен Мәрзия үз-үзеннән качарга әзер иде. Ире күрше авылдан шактый мул сөтле кәҗә алып кайткач та, аны ишегалдында түгел, карангы абзар эчендә саварга гадәтләнде. Үзе кәҗә имчәге тарта, үзе, күз яшьләренә буылып, Гөлсемнен күрше ишегалдында чажлатып сыер сауганын тынлый. Анысы да, күзгә күренсә, Мәрзиянен ярасына тоз салырга теләгәндәй, теле-теле йокмый сыерны мактарга тотына.
Менә бүген дә Гөлсем, төртсән аварга торган коймасына сөялеп:
— И сыерыннын сөтеннән ундык, Мәрзиякәем, бидрәм чүмәкәй булганчы савам бит. Иллә мәгәр холкы яман, койрыгы белән битемне кыйнап кына тора. Аптырагач, ботына бәйләп куйганыем, аягын күтәрә башлады, иблис токымы. Сезне әйтәм, кәҗә алгансыз, дигән иде Касыйм, саудырамы? Шулай инде, ишле өйдә сөтсез буламы сон, - дип чәте-чөте сөйләнде дә, Мәрзиянен авыз ачып сүз катканын да көтмичә, өенә кереп тә китте.
Шулай инде, ике карга талашса, бер козгынга җим төшәр, диләр бит. Күрче, кәнсәләрнен Нигъмәт дөньясын пыр туздыруы берәүләрне ничек бәхетле иткән.
Капка төбендә бер-берсе белән телләшә-телләшә бишташлы уйнаган балаларнын сөйләшкәне дә әлеге дә баягы сыерга килеп тоташа иде. Әнисенен әле генә әйткәне батырлык өстәп җибәрдеме, Касыймнын үзе кебек үк үтә күренмәле малае Әүхәт:
— Безнен сыер бар, без бәрәнгене сөт белән ашайбыз! — дип Шаһидәне үртәп, беләген чеметте.
— Сезнеке түгел, безнен сыер ул, исәр! Көтүдән кайтканда да инән чыбык белән ярып кына алып керә ишегалдыгызга, ул туп-туры безгә кайта, менәтрәк, вәт! — Тамак төбенә төер утырса да, кыз шушы җиз баш алдында сер бирергә теләмәде, үзе дә Әүхәтнен бил буеннан борып чеметеп алды. — Как сөяк — тач май, как сөяк — тач май! — дип үртәп такмакларга да онытмады.
— Ә сез хәзер кәдә сөте эчәсез, фу-у!
Кәдә, кәдә, кәдәкәй,
Имиләрең бәләкәй.
Бер ыстакан сөт бирмисең, Каһәр суккан нәмәкәй.
— Инәкәй әйтә, кәҗә сөте сыерныкына караганда да файдалырак, ди, беләсен килсә!
— Сасы бит ул, аны ничек эчәсез? Фу-у-у.
— Син үзен сасы! Безнен Әүхәдән мамык исе генә килеп тора!
— Диванадыр син, кем инде кәҗәгә шундый исем кушсын!
— Инәкәй әйтте, кышка анын бәкәйләре туачак, диде. Кәҗә тәкәсе туса, анысына бөтенләй Әүхәт диярмен әле, вәт!..
Көтү кайтыр вакыт җиткәч, әнкәсенен кырык сәбәп табып ишегалдыннан өйгә кереп китүенә күнекте инде Шаһидә. Әнисе урамда көтү тузаны тынгач, тавыш-кара беткәч кенә чыгып, Әүхәне савып керә. Мәрзиянен нуры сүнгәндәй төссезләнеп калган күзләренә карагач, Зәкия белән Шаһидә кәҗә сөте салынган чәйне дә борын җыермый гына эчә. Белә ич алар: читән койма гына аерып торган күрше ишегалдында Гөлсем апалары дөбердәтеп сыер сауганда әнкәләре йөрәгенә урын таба алмый; Мәрүчкәнен мөгрәгәнен ишетсә дә, атылып чыгардай булып ишеккә талпына.
Беркөнне Шаһидә урамнан күз яшьләренә буылып кайтып керде.
— Инәкәй, Мәрүчкәне үгез сөзгән, җилене канга баткан!
Тәрәзә төбендәге гөл үсентесенә су сибеп маташкан Мәрзия дертләп китте, әмма эндәшмәде.
— Ишетмисенме әллә, инәкәй, Мәрүчкәне сөзгәннәр, дим!
— Хуҗалары бар бит, карарлар. — Мәрзия, яралы кош кебек тыпырчынган йөрәген тыярга теләгәндәй, сул кулы белән күкрәген кысып тотты. Үзе, карашы белән тартып алырдай булып, тәрәз аша Касыймнар ишегалдына текәлде. Берара өй эчендә үле тынлык урнашты.
— Карга казга охшыйм дип ботын сындырган дигәннәре шушы була инде. Гөлсем бик хәтәр кыланып, сыер асрамакчы иде бит. Эт эченә сары май килешәме? — Мәрзиянен тавышында әрнү катыш ниндидер тантана ишетелгәндәй булды.
— Сина әйтәм, күршеләр белән әчелешле булып йөрмә тагын. — Нигъмәт, иске урындыкка аяк ясап маташкан җиреннән, башын күтәрми генә хатынына эндәште. — Гөлсем чәпчебрәк йөрсә дә, эчендәгесе тышында. Мал аркасында бозылышып ята күрмә. Әнә теге кабихләрне әйт син, кеше кулы белән утлы күмер тотмакчы булалар. Күз яше өстендә төзелгән блачларынын гомере булыр микән, ай-һай...
Шаһидә белән Зәкия, юк сәбәпне бар итеп, тышта уралдылар. Күршеләр ишегалдында күз яше, ыгы-зыгы — мәет чыккан диярсен. Мәрүчкәнен канга баткан, актарылып чыккан җилененә карарлык түгел иде. Бичара сыер, үз хәлемне үзем генә беләм дигәндәй, вакыт-вакыт сузып кына мөгрәп куя. Аны кызганудан кызларнын үзәкләре өзелде, икесе дә, йодрыкларын тешли-тешли, үзалдына үкседе. Әниләре ни йөрәге белән түзгәндер, тәки ишегалдына чыгып та карамады.
Икенче көнне кичкырын, һич көтмәгәндә, өйләренә җил-җил атлап Гөлсем килеп кергәч, Мәрзия башта сагаеп калды. Күрше хатыны, күнегелгән ордым-бәрдем гадәтен читкә куеп, балаларча елап җибәргәч, аптырауга ук төште.
— Каргагансыңдыр инде, Мәрзиякәем, рәхәтен күрмәсеннәр дигәнсеңдер. Синен сыерына тора салып кызыккан дисенме? Кешегә сүләп җөрмәгәч ни. Касыймкаемнын хәле хәл, үпкәсенен рәте юк бит. Кала брачлары көн саен сөт эчәргә кушып кайтарган булган. Каян алып эчерәем? Яз көне сыеркаемны үз кулыбыз белән җитәкләп калхуз фермасына илтеп бирдек бит. Бозаулагач, бозавын үзегезгә алырсыз дигәннәр ие дә, бирделәр, тот. Бер атналык бозауны ачка тилмертеп үтерделәр, адәм тәганәсе. Мәрүчкәннен сөтенә тиендек дигән ием, бер бәхетен булмаса җук инде, Мәрзиякәем, җук. Әнә, өйалдына ярты чиләк сөт кертеп куйдым, тоташ кан, аны ничекләр эчерәем Касыймга? Җан талашып көчкә ике имчәген сава алам, җилене мендәр чаклы шеште инде, Мәрзиякәем, нәмә эшләргә дә белгән җук. — Алъяпкыч итәген кайтарып, мышык-мышык килгән борынына каплаган Гөлсем, ниндидер ярдәм өмет иткәндәй, ялварулы караш белән Мәрзиягә төбәлде.
— Кеше каргай торган гадәтем юк, йә үз башына төшәр, Алла сакласын. — Мәрзия, ни әйтергә белми бертын утыргач: — Калхузыгызнын мал духтыры бар түгелме сон, нигә эндәшеп карамайсың, бер-бер хәл кылыр ие, — дип өстәп куйды.
Юк шул, калхуз духтыры да, Нигъмәт белән Мәрзиянең үлән сулары сөртеп маташулары да ярдәм итмәде — бура хәтле сыер, биш-алты көн күзгә карап инәлеп ятты да, үлеп тә китте.
***
Күпереп торган ап-ак йонлы, бераз мут карашлы кәҗәкәйне Шаһидә якын итәргә дә өлгергән иде. Әүхә дип исем кушуына өйдәгеләр бер- берсенә карашып елмаеп ризалашкач, аерата сөенде. Кәҗәгә кушаматы белән эндәшкән саен, ни хикмәттер, күрше малаеның чандыр гәүдәсе, бакыр тәңкәдәй ялтыраган чәчләре, кешегә туп-туры карый торган зәнгәр күзләре исенә төшә дә, нигәдер авызы ерыла кызның. Әнкәсе тавыш-тынсыз гына кәҗә сауганда, Шаһидә бал корты урынына безелдәп аның тирәсендә бөтерелә. Мәрзия кечкенә әлүмин мискигә сауган сөтнең беразын стаканга бушатып, көн саен Шаһидәгә тоттыра.
— Бар, балам, Касыйм абыеңа кертеп чык. Аңа дару, безгә савап булыр.
— Мәрзия, стаканның өстенә кечкенә ашъяулык каплап, кызына сузган шәйгә өстәп куярга да онытмый: — Аяк астыңа карап атла, әрәм итә күрмә!
Баштарак Шаһидә дә, Зәкия дә әнкәләренең бу гамәленә шаккаттылар.
— Инәкәй, алар безнең сыерны үтерде, нәмәгә син аларга сөт бирәсең?
— дип Мәрзиянең җелегенә төште кызлар.
— Атагыз дөрес әйтә, аларның бер гаебе дә юк, балалар... Заманасы шундый, ни хәл итәсең. Күрше хакы — Алла хакы, диләр, кителәсе дөнья бер җомры сөттән генә торып калмас.
— Бу дәҗҗаллар күрше белән күрше арасын гына түгел, дөньясын ук бутап бетерер әле. — Соңгы араларда сүзгә саранланган аталарының да сүзе бер. — Җан биргәнгә җүн бирер, малы да табылыр, иманыгызны гына сата күрмәгез.
Буталды шул, буталу гына түгел, асты өскә килде дөньяның. Сугышы да, ачлыгы да — Шаһидә өлешенә язылган көмеш арасында барысы да бар иде. Иң үкенечлесе — карап туймаслык чибәр, яшь Зәкия түтәсенең күз алдында шәм кебек сызуы, сусыз кипкән гөл шикелле сулып, мәңгелеккә китеп баруы булгандыр. Окоп казырга дип мәҗбүри озатылган кызның ачлыктан күләгәсе генә торып калган гәүдәсе авылга кайтып егылганда, аны коткарыр бер уч он, бер җамаяк сөт табылмады өйдә. «Фронтка ит кирәк», дип, ак тунлы Әүхәне дә сөйрәп алып чыгып киткәннәр иде шул. Зәкиянең салкын гәүдәсенә карап, әнисе идәндә тәгәри-тәгәри елады, үзе өзми-куймый «бер җомры сөткәйләр булса» дип такмаклады. Күрше Гөлсем апасы да, шыткан бодай ашап җан биреп яткан Әүхәтен кочып, «сөт булса, исән каласы иде бит» дип илерә-илерә елады. Менә шул чагында әйтте дә инде сабый килеш вакытыннан алда олыгайган Шаһидә: мин үз балаларымны беркайчан да сөттән өзмәм, диде. Еллар узып, бер-бер артлы биш кызы дөньяга килгәч, әлеге сүзләргә «гомерем барында» дигәне дә өстәлде.
Бер җамаяк сөт. Кеше белән кеше, күрше белән күрше, ана белән бала арасын бәйләгән бер җамаяк сөт. Буталды шул, тагын килеп буталды дөньякайлар. Абзар тутырып сыер асраганнарның да күбесенә сөттән акча исе генә килә хәзер. Тора-салып хәл белергә керүчеләр дә, Шаһидәнең әнкәсе күк, үз авызыннан өзеп, күрше хакын хаклаучылар да кимеп бара, ни хәл итәсең. Яңа буын, яңа заман, яңа кешеләр — бернигә дә үпкәләрлек түгел.
Оныкларын гына күр — сөтле чәй ясап алларына куйсаң, борын җыерып иснәргә тотыналар, янәсе, үлән исә килә... Көтүдәге сыерның нинди үлән ашаганын сагалап йөреп буламыни, ачысы да, төчесе дә эләгәдер инде. Оныклары бер хәл, кызларына хәтле кайчагында: «Әнкәй, сөттән әрем тәме килә», — дип теңкәгә тия иде бит. Ашатырсың сыерга әремне, якын да бармый ул аңа.
Адәм баласы дөньяның ачысын-төчесен татып караганнан соң гына әремнән бал тәме килгәнен аңлый шул. Әрем ачысыннан күпкә ачырак сыйлары да бар язмышның, авыз иткәннәр үзләре генә белә.
«Гомерем барында балаларымны сөттән өзмәм» дигән иде Шаһидә, менәтрәк, үз сүзенә хилафлык китерә түгелме соң? Исән-сау бит әле ул, җитезлеге кимесә дә, үз аягында ярыйсы гына теркелди ләбаса. Ходай язган гомере калгандыр әле, кул кушырып утырганчы.
Кызының машинасы борылышта күздән югалуга, Шаһидә карчык, үзенчә җил-җил атлап, күрше урамга юл алды. Кышкы көннең озынлыгы бер саплам, якты күздә өлгерергә кирәк. Берәүләрдә сатлык бозау бар дигән сүз колагына чалынган иде, кеше-кара җитешкәнче белешеп кайтсын әле. Быел бозау булса, яренгә тана, аннан сыер дигән сүз бит ул, Алла боерса.