КОЯШЛЫ КӨЗГЕ
КОЯШ ТИМБИКОВАНЫҢ ТУУЫНА 75 ЕЛ
Алар чорына журналист хезмәтенең мөгаен иң авыр, катлаулы вакыты туры килгәндер.
Героиняңның тимерюл шпалларын күтәргәндә сыгылып килүләрен, савымчыларның салкын-
шыксыз, уңайлыклары булмаган фермаларда эшләүләрен, бөтен эш кул хезмәте белән
башкарылганлыктан төннәр буе сызланып чыгуларын, планны арттырып үтәү хезмәтнең кайсы
гына тармагында да нинди авырлыклар белән бирелүе турында язасы килә дә бит — ярамый,
язмаң партия куйган таләпләр кысаларыннан чыкмаска,
очерк-репортажларыңда хезмәткәрләрнең шат-бәхетле йөзе
чагылырга тиеш. Авыл араларында очраклы машиналарда,
сөт бидоннары арасында баруыңнан әле кайткач зарланырга
да тиеш түгелсең. Болар — юлсызлыклар, юксызлыклар,
торгынлык чорының шулай булырга тиешле кебек
язылмаган кануны... Нәм әле тагын шундый меңәрләгән
тиешләр. Хәзерге кебек информацияне интернеттан алып,
кесә телефоныннан шалтыратып, редакция машинасында
жңлдереп кенә барып төшә алмыйсың. Өстәвенә
журналистларның да, халыкның да аноним хатлар үзәгенә
үткән вакытлар. Тәнкыйть мәкаләсе язарга дип
жңбәреләсең, ә анда бөтенләй башкача... Артыңнан ук үзеңә
дә анонимка килеп төшәргә мөмкин. Әнә шундый
шартларда ижат итәләр коллективлары күпчелек хатын-
кызлардан гына торган «Азат хатын» («Сөембикә»)
журналы хатын-кыз журналистлары.
Илдә зур төзелешләр — БАМ, КамАЗ төзелгән чаклар. Язмаңа «уңай герой» эзләп атналар
буе командировкаларда йөрисең, әле бит гаилә дә бар. Көтеп алган ял көнеңдә (бүгенге
күзлектән чыгып караганда, бәлки, көлке дә тоелган) колхоз-совхозларга бәрәңге,
чөгендерләргә йөртүләр... Язучы Кояш Тимбикованың «Көзге рәнжү» хикәясе тикмәгә генә
язылмагандыр.
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач та — 1959
елда килә ул «Азат хатын»га. Халкыбызның яраткан журналына әйләнүендә үз заманының
фидакарь хатын-кыз журналистлары — Кояш Тимбикова, Диләрә Зөбәерова, Мәдинә
Маликоваларның да өлеше зур. Әлеге өч хатын-кызны бергә эшләүдән тыш ижади дуслык та
бәйли. Шулай булмаса К.Тимбикова Д.Зөбәеровага багышлап жылы, якты хисләр белән
сугарылган «Зәңгәр күзле дустым, жанкисәгем», М. Маликова турындагы «Без язларны бергә
каршыладык» язмасын язар идеме...
«Бу журналның сугыштан соң яңадан чыга башлавы татар укучысына да, журналистикабыз
үсешенә дә, һәм, әлбәттә, шул нигездә бер төркем хатын-кыз язучылар тәрбияләнүгә дә зур
этәргеч бирде. Алтмышынчы еллар башында бу редакция гажәеп көчле рухлы кызларны
туплады. Монда хак алып эшләүчеләрне генә әйтүем түгел, аның редколлегиясе дә, штаттан
тыш ярдәмчеләре дә, хәтта гап- гади хат язучылары да — барсы бер булып, бер йодрыкка
төйнәлеп, бу журналны дөньякүләм дәрәжәгә күтәрде. Бик тиз арада аның тиражы йөз меңнәр
белән исәпләнә башланды», — дип яза үзенең егерме ел гомерен әлеге журналга багышлаган
К.Тимбикова истәлек язмасында.
К.Тимбикова әлеге журналда әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын башкарса,
«Казан утлары»на 1979 елда инде танылып килә торган язучы, «Зәңгәр күлмәк», «Сөлге булсын
бүләгем», «Синең өчен» исемле хикәя-повестьларын туплаган берничә китап авторы буларак
жаваплы сәркәтип итеп алына. Биредә инде, авторларны да санап, коллективта күпчелек ир-
атлар. Ул заманнарда җаваплы сәркәтип урыны чын мәгънәсендә җаваплы, газета-
журналларның йөзен билгеләүче, вакытында тапшырылып, тиешле көндә санны кулга алуга
җаваплы, һәрбер сүз-хәреф кулдан җыелганлыктан, фотографияләр тимер клишеда
ясалганлыктан типография белән ике арада чабып йөрүче дә, финанс мәсьәләләре, эшкә кабул
итү-китү кәгазьләрен тутыручы да...
Кояш апа нечкә күнелле хатын-кыз булса да, холык-фигыленә егетлек сыйфатлары да хас
иде. Ялагайлык-куштанлыкны сөймәде. Уйлаганын турыдан ярып әйтә белде. Кайчак, бәлки,
артыграк та әйткәләгәндер. Турысын әйткәнне туган да яратмый бит... Хатын-кызларның
иҗатка килүләренә сөенә иде. «Хатын - кыз ир-атка караганда әйбәтрәк тә яза, танырга гына
теләмиләр, яз, язганынны (бер шагыйрьнең исемен әйтеп) аңа күрсәтергә дә кыенсынма, үзе
яза белмәсә дә кешенекен әйбәт төзәтә ул», — дияр иде миңа да.
Шигъриятне ярата иде ул. Шагыйрьләр белән дус иде. Талантлы шагыйрьләр белән, Наҗар
Нәҗми, Мостай Кәримнәр белән... Шагыйрәлеккә дәгъва кылмыйча гына Вафирә
Гыйззәтуллинага күңелләрне кузгатырлык, бәгырьләргә үтеп керерлек моң белән сугарылган
җыр сүзләре дә бүләк итә.
Тирән кардан, мин барырмын алдан, Зинһар яннарымда бул гына.
Жыр халык арасында тарала алмый калды, җырчы белән бергә китте, югалды... Бәлки Кояш
апа башка берәү җырлавын теләмәгәндер дә.
Иҗатташ дуслары турында язарга ярата иде ул. Үзенә генә хас булган алым белән, киң
итеп, иркен итеп. «Уйланулар» дип атаган ул аларны. Исән вакытта, аралашкан вакытта
әйтергә теләп тә әйтелми калган ярату, зурлау хисләре белән язылган алар.
Бәхетле идеме Кояш апа тормышта — әйтүе кыен. Хәтта моны иң якыннары да әйтә алмас
кебек. Соңгы ризыгын кеше белән бүлешә алса да, соңгы серен бүлешә алмагандыр ул.
Тормышның фасыллары берничә бит: ямьле җәйләре, моңсу көзләре, салкын кышлары... Уй-
бәһаләр дә халәткә карап төрлечә булырга мөмкин... Туган елы гына да нинди — 1937 ел.
...Һәрвакыт зәвыкъ белән киенгән Кояш апа соңгы вакытларында милли киемгә күчте.
Милләтләрнең уяну чорын көтеп кенә торган диярсең. Ак шәле дә, калфагы да килешә иде аңа.
Күпләр арасыннан бердәнбер булып күз алдына шулай килә дә.
Ул үзе дә анда... өрфиядәй Нәзек кенә шәлен ябынган... Күзләребез
сүнсә — сүз эзләгез, Бездән калган сихри янгыннан.
Дусты, күренекле шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов әйткәнчә сорауларыбызга җавапларны
шигырь юллары арасыннан эзләргә генә калды...
Бервакытны шулай Кояш апа утыра торган бүлмәгә килеп кергәндә аңа каяндыр
күчтәнәчләр белән посылка килгән иде. Матур гына, кечкенә генә савытлы бер көзгене алып
миңа бирде дә: «Монысы сиңа, төсем итеп карарсың», — диде. Гаҗәп, менә инде 20 еллап,
кояш нурларын чагылдырып ул көзге өстәлемдә тора, ялгыш кына төшереп җибәргәнем дә,
югалтканым да юк үзен. Югыйсә әллә-нәрсәләр югалып бетте. Кояш апа килеп керсә үзенең
бүләген һаман саклавымны күреп и сөенер иде! Тагын, Илсөяр Иксанованың баш мөхәррир
булуына, халкыбызның гореф-гадәтләрен үз эченә алган «Түгәрәк уен» журналы чыгара
башлауларына сөенер иде... Сабакташ дусты Фәрваз Миңнуллинның кызы Йолдызның
уңышларына сөенер иде... Каләмдәш дусты Марсель Галиевнең халык язучысы, озак еллар бер
бүлмәдә утырып эшләгән Рәдиф Гаташның халык шагыйре исемен алуына сөенер иде... Үзенең
75 еллыгы уңаеннан мәкалә язып утырганымны күреп тә сөенер иде әле. «Менә, әйттем бит
мин», — дияр иде... Кешеләр өчен сөенә белә иде ул. Сөендерик без аларны, рухлары шат
булсын...