Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУНВЭЙБИННАР ЗАМАНЫ


Татар дөньясында «инкыйраз» төшенчәсе, ягъни татар халкынын бетүгә йөз тотуы
турындагы фаразлар ХХ гасырнын тәүге елларында ук күренә башлый. Анын беренче
сурәтләре белән укучы Гаяз Исхакыйнын «Ике йөз елдан сон инкыйраз» дигән хыялый
повесть-хотбәсендә таныша. Ул татар укучысын тетрәндереп җибәрә. Монарчы
мәгърифәтчелекнен «ун канаты» белән генә таныш булган татар укучысы хәлнен бу ягы
турында бөтенләй уйлап та карамаган икән. Айдар Хәлимнен яна роман-эпопеясын укыганда
син үзенне шул Гаяз Исхакый фаразлаган дәверләр буйлап фаҗигаи сәяхәткә чыккандай
тоясын һәм әсәрдә Исхакый, анын каһарманнары шәүләсенен әледән-әле пәйда булып, озата
йөрүен табигый бер чынбарлык итеп кабул итәсен. Алай гынамы? Нигә ике йөз? Инкыйраз
дигән афәт большевиклар инкыйлабы нәтиҗәсендә йөз елдан ук килеп җитте, дип әйтергә
мөмкин. Замандаш язучыбыз гүя Исхакый йөз ел элек гоманлаган инкыйразнын тарихи
басмакларына баса һәм алардан Исхакый көткәннән дә хәтәррәк чынбарлык манзаралар килеп
чыга...
Әмма инкыйлаблар әлеге фаразларга төзәтүләр дә кертә: яна гасыр, алда төсмерләнгән яна
иҗтимагый үзгәрешләр мондый финалга юл куймас кебек. Ни дисән дә, иҗтимагый
корылышлар да кешеләр тарафыннан хәл ителә ич. Димәк, мондый глобаль нәрсәләр дә бәндә
акылына, шәхес характеры-холкына бәйле. Рәсәй яшәеше дә бу кануннан читтә кала алмыйдыр
кебек. Тик урыс халкы, анын элитасы элек-электән башкалар исәбенә, бигрәк тә басып алган
халыклар исәбенә яшәргә өйрәнгән. Шулай яши торгач, алар урыс дәүләтенә кергән йөздән
артык халыкны «йотып» та җибәргәннәр икән инде...
Айдар Хәлим иҗат иткән «Хунвэйбин» роман-эпопеясынын төп конфликты — «милләт
кадәр милләтнен йотылу» касафаты — шушы зарурияттә башланып китә. Тарихтан мәгълүм
булганча, урыс гаскәре 1552 елда Казан ханлыгын басып ала. Дистә менләгән татарны
кылычтан үткәреп, гәүдәләрен Иделгә агызалар. Талап алган бихисап байлык, алтын-көмешне
корабларга, олауларга төяп Мәскәүгә озаталар. Ләкин урыс хакимнәре монын белән генә
чикләнеп калмый, аларга ин мөһиме — татарнын рухын сындыру. Монын юлын да табалар —
көчләп чукындыруга күчәләр. Бу вандаллык дәүләт күләмендә башкарыла һәм берничә этапка
бүленеп эшләнелә. «Хунвэйбин» романындагы вакыйгалар шунын өченче баскычына күчәр
алдыннан Татарстаннын Мамадыш төбәгендәге Кизләү дигән авылда (атама шартлы алынган)
башланып китә. Әсәрнен алдагы һәр бүлегендә киеренкелек артканнан-арта бара. Укыган саен
ялкыннан бозлы суга килеп кергәндәй буласын. Роман күнелне шулкадәр били, һич кенә
аерыла алмыйсын... Бер караганда, лирик-психологик, икенче караганда, публицистик, өченче
караганда, сатирик, дүртенче караганда, мавыктыргыч, бигрәк тә «Фәкать» дип исемләнеп,
хөкем барышына багышланган кисәгендә детектив көчәнеш алган бу роман тормышыбызнын
үзе кебек катлаулы һәм гади: биредә елаган урында җырлыйлар, җырлаган урында елыйлар.
Әмма сүзебезнен башында ук шунысын да әйтеп куясы килә: мондый «гадилекне» кичерү
җинел түгел, ул шундый «күпкатлы гадилек» ки, аны кичәге татар әдәбиятында тәрбияләнгән
һәр укучы күтәрә дә алмый, ул мона әзер түгел — анын вакыт-вакыт баш мие кайнап, йөрәге
шартлар чиккә җитүе мөмкин. Аеруча романнын беренче китабы — татар әдәбиятында мондый
экспрессив ташкын белән сурәтләнгән әсәрләр булганы юк иде әле. Авторның моңа кадәр
реалистик бәрәңге бакчасында йөргән укучысын, ниндидер коточкыч сюрреалистик ботаника
бакчасына алып кереп, һушыннан яздырып айнытасы, үзенең мәңгелек чирләреннән
арындырасы килә...
Әйе, узган гасырның сиксәненче елларында күңелдә сәер бер үзгәреш сизелә башлады —
ни өчендер бөтенләй уйлап чыгарылган сюжетка корылган, фантазия рәвешендәге әдәбият
күңелне тартмый башлаган иде. Күрәсең, тормыш үзе хыял тудырган хәлләрдән баерак,
үткенрәк була баргангадыр. Айдар Хәлим, язучы буларак, боларны тоймыйча калмаган. Ул да
гәзиттә җитлеккән публицист ләбаса! Шуңадыр, күрәсең, «Хунвэйбин» романы да тормыш
чынбарлыгыннан читкә китми. Китә дә алмый, чөнки, Гафури әйтмешли, «ятимлектә үткән
тереклек» аңа шундый кабатланмас биография биргән. Шуңа аның «уйлап чыгарганы» да
тормышчан булып кала. Алай гына да түгел, ул чынбарлыкның укучы йөрәген сыкрата торган
төсмерләрен тотып ала да, йөрәген әрнеткәнче селкетә, күңелдә давыл куптара...
Автор тарихи дөреслеккә һәрдаим тотынып бара. Әнә бит, әсәрнең төп герое Иркеннең
бабасы Сөләйман хәзрәт тормышын сурәтләгәндә дә ул меңләгән татар авылы кичергән
фаҗиганы гомумиләштереп күз алдына бастыру өчен Мамадыш төбәгенең кечкенә Кизләү
авылын күрсәтә. XIX гасырның туксанынчы елларында булган чукындыру хасафәтен чын
вакыйгаларга бәйләп бирә. Ике тапкыр чукындырып та максатларына ирешә алмаган поплар
өченчегә кизәнә башлыйлар. Шул рәвешле, Кизләү авылы өстендә янә яшенле болытлар куера.
Хәзер инде Сөләйман хәзрәтне һәм аның туган-тумачасын исән калдырмаячаклар. Боларны
төшенгән авыл мулласы, бәла-казага тарыганчы, туган авылыннан китүне хуп күрә, кара
төннәрнең берсендә, гаиләсен ике арбага төяп, гомер иткән ихатасын ташлап, качып китәргә
мәҗбүр була. (Шул юлларны яздым да, XX гасырның утызынчы елларында колхозлаштыру
афәте чыккач, хәллерәк кешеләрнең йорт-җирләрен тартып алып, үзләрен сөргенгә озата
башлагач, караңгы төннәрдә авылдан качып китә алган авылдашларны күз алдына китердем).
Әйе, татар язмышы әнә шулай төрле чорда туып-үскән җиреннән качып китүләр белән
аралашып тора. Без бүген шул «куылып-качып китү»ләрнең нәтиҗәсен күрәбез!.. «Китәсем
килеп китмимен,/ Туган җирдән кем туйган», — дигән җыр юллары юктан гына тумаган,
билгеле. Ул әнә шул Сөләймән хәзрәт һәм аның гаиләсе кебекләр тарафыннан чыгарылган бит!
Айдар Хәлимгә монда әсәр өчен яңа конфликтка нигез эзлисе дә түгел. Кизләү авылы язмышы
ул Рәсәйдә татарлар яшәгән барлык төбәкләр өчен гадәти вә типик күренеш.
Юллар... юллар... Әле алда аларның исәбе-хисабы юк: тайга урманнары, далалар, чүлләр,
баш өсләренә кардан ак чалма урап яткан таулар... Шушы юлда Сөләйман хәзрәт Сәлахи
корбаннар бирә-бирә алга бара. Башта егет чорына кереп килгән улын җирли. Ул тау
бизгәгеннән мантый алмый. Бераздан ун яшьлек Камиләсе, аннан төпчеге — Гөлфаные гүр
иясе була. Аны җирләүне сурәтләгән урыннар беренче китапның гына түгел, ә бәлки берничә
китапка сузылган барлык эпопеяның иң тетрәткеч өлешедер. Һәм, ниһаять, безнең сәфәрчеләр
Шәрык Төркестанының башкаласы Әремчегә килеп «егылалар»...
Шуннан инде автор үз геройларына бераз ял бирә кебек. Сөләймән хәзрәт, Элә дигән матур
елга тирәсеннән җир алып, йортлар төзи башлый. Бу урыннар романда лирик шигырь ташкыны
булып ташый. Язмабыз озынга сузылудан куркып, без конкрет мисаллар китереп тормыйбыз.
Бура өмәсенә бу төбәккә элегрәк килгән татарлар, уйгырлар, дөнгәннәр (кытай мөселманнары)
җыела. Нәтиҗәдә кечкенә татар авылы, аның уртасында мәчет тә, каршысында мәдрәсә бинасы
да калкып чыга. Кыскасы, авыр сәяхәт юлы үткән якташларыбыз мал-туар тотып, татар
кәсәбәчелегендә чәчкә атып, мул тормышта, бернинди изү-кысу сизмичә яши башлыйлар. Әйе,
биредә Рәсәй империясеннән качкан татарлар бер авыл үрнәгендә кечкенә татар дәүләте
булдыруга ирешә. Яңа авылга Кизләү исеме бирелүен дә онытмыйк әле. Автор бу авылны, аның
исемен-җисемен туган ягының сагышлы бер бүләге сыман, кыйтгадан кыйтгага күчереп, хәтта
Америка континентына да «алып китәчәк».
Әсәрне шушындый хикәяләү тонында дәвам итсә, аның авторы Айдар Хәлим дә булмас
иде. Менә берчак шушы оҗмахка да, капкаларны каерып, яшькелт яшеннәр уйнатып,
«мәдәният инкыйлабы» сәясәтенең ачы җилләре килеп керә. Социализм төзибез дип СССР
юлын кабатлаучы Мао-Кояш үзенең бөеклеген раслар өчен, илне тетрәтеп торучы «реформа
яңалыклары» уйлап чыгара башлый. Шуларның иң афәтлесе — Хунвэйбинчылык җене булган
икән. Дөрес, без, ул чактагы яшьләр, баштарак аның асылын аңлап бетермәгәнбез. Кытайда бу
хәрәкәт башланганда мин үзем, мәсәлән, Башкортстанда татар телендә чыгып килгән үзәк
«Кызыл таң» гәзитендә эшли идем. Бу 1966 елда булды. Әйе, без, яшьләр, берәр кеше
башкаларга илтифатсызрак, масаючанрак булса, сүзендә тормаса, чалыш басса, шаяртып,
андыйларны «Хунвэйбин» дип атарга ярата идек. Үзәк матбугатта да бу сүзнең асылын ачык
кына аңлатмыйлар иде. Барысы да тиз үтәчәк имеш-мимештән чыккан вакытлы чир дип
уйлыйлар иде. Баксаң, Хунвэйбинчылык борынгыдан килгән мордарлык (рухи шакшы-
әшәкелек), бидгатьлек (элекке иманга каршы килә торган имансызлык), батыйльлек (бозыкка,
ялганга чыгачак үзгәлек, көнкүреш хыянәтчелеге) икән. Аның чагыштырмача ачык
калыпланган гамәле кытайларга хас конфуцианлык белән сугарылган Мао социализмында
чагылган булган. Бәс, болай булгач, синең белән иңгә-иң «социализм төзүче» дус илнең
кимчелеген күршесендәге урыс социализмы ничек күрсен инде? Аның асылы бөтенләй явыз
булган икән. Роман авторы моны без әлегә кадәр аңлап җиткермәгән конкрет мисалларда гына
түгел, явыз рухият чынбарлыгында сурәтләп күрсәтә.
Тәүге тапкыр ишеткәндә әсәрнең исеме күңелгә ятып бетмәгән иде. Татар тарихында
күләме белән генә түгел, һич арттырмыйча әйткәндә, күтәргән проблематик тирәнлеге белән дә
тиңдәше булмаган бу романны тулысынча укып чыккач, исемнең бик тә төгәл
кушылганлыгына инанасың. Чөнки ул Кытай экстремистларына гына бирелгән атама түгел. Ул
дөньякүләм хәл-вакыйгаларны, хәтта, инде күп гасырлар элек булып үткән «тәре походлары»
нечкәлекләрен дә ачып сала торган сәяси гамәл, идеологик төшенчә икән. Аның эчке халәте
аерым шәхеснең шәхессезлек кризисын, кабилә- ыруның, ниндидер катламнарның, төркемнең
күптөрле кире, караңгы, җинаятьчел сыйфатларын үз эченә ала. Әнә бит урыс дәүләтендә
мөселман-татарларны чукындыру галәмәте шул ук Хунвэйбинлык булган ләбаса! Урыс
Хунвэйбинлыгы татарның үз Хунвэйбинлыгына юл ачкан, нигез салган. Хунвэйбинлык —
кешелеккә карата булган җинаятьнең дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелгән бер яңа формасы.
Урыслар вак кенәзлекләр булып яшәгән чорда, хәтта бертуганнар бер-берсенең биләмәсен
басып алып, ягъни «барымтага» чыгып, байлыкларын талап, кешеләрен үтереп, исән
калганнарын коллыкка алып китүләр дә даими Хунвэйбинлык күренешләре булып тора. Бары
тик Алтын Урда ханнары чорында гына, барымта «батырларын» җәзалап үтерә башлагач кына,
Русьтагы мондый «геройлыкларга» киртә куела.
Роман-эпопеяның өлкән буын геройлары Казан төбәгеннән качып китеп, Уйгырстанның
Әремче шәһәре янына барып тернәкләнәләр, дигән идек. Менә шушы туфракта (автор аны
хаклы тантана белән «тупрак» дип атый) романның булачак төп герое дөньяга килә. Аңа ата-
анасы Иркен дигән исем бирә. Күрәсең, колакка сәеррәк ишетелгән әлеге исем белән оныгын
картатай (дәү әтине безнең якларда бабай дип вакламыйлар, картәти, ягъни картатай дип
зурлыйлар), улыбыз Иркен иркен дөньяда яшәр, рух иркенлеге аңа бәхетле юл ачар, хөр
тормыш бирер дип фараз иткәндер. Ул үсеп буйга җитә, әсәрдән күренүенчә, укырга, гыйлем
эстәргә бик тә хирес бала булып чыга. Биология фәне буенча югары белгечлек таныклыгы ала.
Уйгыр халык-демократик инкыйлабы җиңеп чыгып, уйгыр дәүләтчелеге төзелгәч һәм аны
милләтчел Мао хыянәтчел рәвештә юкка чыгара башлагач, Иркен, башка милләттәшләре кебек,
кимсетелеп яшәгән уйгыр туганнарын яклап татар батальоны составында сәяси көрәшкә
күтәрелә. Әмма уйгыр-татар инкыйлабы канга батырыла. Бер мәгънәсез «культура
революциясе» вакыйгалары, аннан Кашгар төрмәсе... Әч елга сузылган Тәклә-Макан
сөргеннәре... Мао Хунвэйбиннарыннан кыйналу... Кытай Халык Республикасында кеше
хокуклары иләмсез рәвештә бозыла дигән сүзләр дөньяга тарала башлагач кына, АКШ
җәмәгатьчелеге кысымы нәтиҗәсендә Хунвэйбиннар төрмәләрнең ишекләрен бераз вакытка
ачарга мәҗбүр була. Хәтта СССР матбугаты да бу турыда зур булмаган хәбәрләр биргәләгәне
истә калган.
Шулай итеп, романның төп герое булган Иркен Сәлахи төрмә-сөргеннәрдән гаиләсе янына
кайта. Хатыны Мәдинә аны барлык көчен, белемен биреп аякка бастыра. Ачлыктан һәм
кыйналулардан шешенгән ир-егетнең тәне берничә айдан үз хәленә кайта, кешегә күренерлек
рәвешкә керә. Менә шулчак инде Иркен Сәлахи ныклап уйга кала. Мондый илдә ары таба яшәп
буламы? Һәм үзенә-үзе җавап бирә — юк! Ничек кенә «тыйнак-тәртипле» яшәсәң дә, кешенең
рухын бууга нигезләнгән иҗтимагый режимда бәхетле яшәп булмаячак. Автор менә шушы җан
әрнешен барлык нечкәлекләре белән ышанычлы буяулар белән сурәтләүгә ирешә.
Айдар Хәлим үзенең геройларын экстремаль хәлләргә куеп сынарга ярата. Бу алым
авторны күпсүзлелектән коткара, укучыны да роман өстендә «йоклап китүдән» тотып кала.
Шушы жәһәттән бигрәк тә Иркеннең гаиләсе белән Элә буендагы Кизләүдән кояш баешына
таба качып барган мәле гыйбрәтле һәм драматик сурәттә бирелә. Атларга, дөяләргә кунаклаган
гаилә озатучылар сагында Тянь-Шань белән Памир таулары арасындагы үткеннән чыгарга
була. Бу исә дүрт мең ярым метр биеклектәге сукмактан бару дигән сүз. Аяк астында көзгедәй
тайгак боз; үзәкләргә үтәрлек салкын җил... Әмма адәм баласы түзә. Алдагы азат тормыш
өметенә җылынып түзә. Бабасы Сөләйман Сәлахи бәхетле язмыш эзләү юлында корбаннар
биргән иде. Бу золым инде аның оныгы Иркен Сәлахине дә урап үтми: кислород җитмәүдән
буылып, өч яшьлек кызы Гөлфаный ачы давылда дөнья куя. Тик яраткан баласы гүр иясе булгач
та Иркен Сәлахи үз алдына куйган максатыннан баш тартмый. Кызчыгын зәңгәр боз ләхеткә
«җирләп», сызлаган йөрәген учына йомарлап дигәндәй, юлын дәвам итә... Табигатьнең явыз
көчләре белән көрәштә адәм баласының рухи ныклыгын сурәтләгән дөньяга танылган
әдипләрдән без Э.Хэмингуэй, Ч.Айтматов кебекләрне беләбез. Шулар катына мин бүгенге
чорның күренекле татар әдибе Айдар Хәлимне дә куяр идем. «Хунвэйбин» романындагы әлеге
эпизод, һичшиксез, мәктәп дәреслекләрендә урын алырга хаклы.
«Хунвэйбин» романында автор, чынлап та оста хирург-табиб кебек, татарның бүгенге
тормышындагы иң мөһим, иң кискен проблемаларны күтәреп чыгып, һәр чиргә катлаулы
операцияләр ясый. Кансырап торган җәрәхәтләрне күрсәтә: атом афәтеннән барлыкка килгән
мохитсезлек, эчкечелек, наркомания, хакимнәрнең хөсетлеге, рәхимсезлек, милләтара
низаглар... И-и, санап китсәң, очына чыгарлык түгел! Шуларның күбесен уртага, кояш
яктысына чыгарып тезеп куя әсәр авторы. Шулай итмичә, татарның рухын тазартып булмый
да торгандыр, күрәсең. Әлеге әсәр, бер яктан, татарның бүгенге халәтенә диагноз кую үзәге
ролен үти. Икенче яктан, шул чирләрдән дәвалау өчен дарулар аптекасы кебек. Романнан
укучы үзен борчыган бихисап сорауларына җавап табар дип уйлыйм.
Татарлар арасындагы бигрәк тә эчкечелекнең киң колач җәюе Иркен Сәлахине таң
калдыра. Бабасы Сөләйманның сөйләвенә караганда, аның мәхәлләсендә хәмер белән дус
булган бер генә кеше дә булмаган. Бүген исә ул күргән хәлләр бабасы сөйләгәннәрнең бөтенләй
киресе... Бөгелмә — Татарстанның билгеле төбәге. Монда зур аракы заводы бар икән.
Җиһазларын чит илдән алтынга сатып алганнар, ди. Аның җитәкчесе, Гыйльман Корманов
илле ел буена шушы хәмер заводына җитәкчелек итеп, аны алдынгылар сафына чыгарган икән.
Халкыбыз анда җитештерелгән хәмерне яратып эчә, ди. Татарстанга килгән урыс патшасы
Б.Ельцинга да ошаган ул. Шуңа күрә атна саен аның өстәленә махсус КамАЗ белән аракы
ташучы фельдьегер йөри, ди Бөгелмә аракы заводы белән Мәскәү Керимеле арасында. Шушы
фидакарьлеге өчен завод җитәкчесенә «Корманов» исемле аракы чыгарырга рөхсәт бирелгән.
Хәзер татарлар шуны гына эчеп яталар, ди. Тагын да яңалыклары бар: озакламый янә алты
аракы фирмасы ачарга әзерләнәләр, ди. «Шушы хәбәрне ишеткәч, тыңлаучылар котырып кул
чапты», дип төгәлли новелланы Айдар Хәлим.
Интрига — нәфис әдәбиятның аерылгысыз элементы. Аны белеп кулланган язучы күпне
ота. Айдар Хәлим дә интриганы куллана. Мондый колачлы әсәрдә төп герое ерак чит илдән
булу әлеге алымны үзе таләп итә кебек. Бабасы Сөләйман мулланың туып-үскән төбәгенә
«тамырларын» эзләп кайткан бит ул... Ләкин ни гаҗәп, төп ояларында — Кизләүдә инде аларны
беркем дә хәтерләми. Иркен Сәлахи моңа аптырамый: күпме сулар аккан, күпме тормыш
гарасаты булып узган. Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы еллары, аңа кадәр
колхозлаштыру мәле — үзләре генә дә ни тора! Боларның һәркайсы өлкәнрәкләр хәтерендә
сакланадыр. Ә менә күмәк хуҗалык төзегән мәлдә «халык дошманы» дип кемнәрне Магниткага
җибәрүләрен бүген хәтерләмиләр дә. Шуларны аңлаган Иркен Сәлахи борчыла башлый. Аның
белән бергә әсәрне укучы да хафага төшә: Америка тикле җирдән тарихи Ватаныңа кил дә,
күрешерлек туганыңны да тапма! Шулай да Кизләү авылында кемдер Чаллыдагы КамАЗ
заводында шундый Сәлахи фамилияле кеше — корыч коючы бер инженер булганын хәтерли
икән. Моны ишеткәч, Иркен Сәлахинең күңелендә янә өмет чаткысы кабына. Ул Чаллыга
кайткач, аны эзләп чыгып китә. Һәм, ниһаять, эзенә төшкән кебек була. Салют Сәлахи дигән
кеше икән ул. Гаиләсе белән тулай торакта яшәгәннәр, әле хатыны-балалары белән аерылгач
та, тулай торакта аерым яшәүләрен дәвам итәләр. Әммә «бөрадәре» Салют — тулаем антитатар
гына түгел, антиҗәмгыяви элемент булып чыга. Туган телен белми, Иркен-агасы белән ул
тылмач аша гына сөйләшә. Җитмәсә, «фазадагы» наркоман. Магнитогорскида институт
тәмамлагач, КамАЗга эшкә җибәргәннәр.Татар милләте вәкиле булып исәпләнүе нәтиҗәсендә
эштән кыскартылгач, Чечняга китеп, «Дудаевларны манчып йөреп», наркоман булып кайткан.
Аяныч-фаҗигале дә, сагышлы да тәмамлана Америкадан кайткан Иркен Сәлахи белән
аның «төп тамыр» илендәге — Татарстанда яшәгән Салют Сәлахинең очрашулары. Наркоманга
әйләнеп, эшсез, бомж булып яшәгән Салют Иркен- агасының башына кадак суыра торган чүкеч
белән сугып, мең ярым долларын талап ала. Иркен-ага алты ай «бульниста» ята. Әйе, безнең
чор, урыс дөньясы гына тудыра ала торган затсыз адәми «зат» ул. Димәк ки, биредә, тарихи
Ватанында, татардан икенче сортлы халык ясап, чүплек базына чыгарып ыргытканнар. Аның
кирәге калмаган. Ул инде яңадан тернәкләнеп китәрлек дәрәҗәдә түгел. Дучар ителгән...
Сурәтләүдә иң нечкә, оста алымнарны кулланган автор бу персонажы белән татарны
уйланырга, үз язмышын кичектергесез рәвештә үз кулына алырга чакыра. Читтән кемнәндер
ярдәм көтү — инкыйразга, бетүгә йөз тоту белән бер икәнне чаң кагып кисәтә.
Айдар Хәлим әлеге әсәрдә бер нәрсәне сызык өстенә ала: бүгенге хәлгә калуда татар күбрәк
үзе гаепле, ди ул. Югыйсә, тарихта кем кемне басып алмаган. Алай дип француз француз,
инглиз инглиз булудан туктамаган. Мең еллык мәдәни тарихы булган татарның йөз ел эчендә
юкка чыгуы халыкара чаң сугарлык фаҗига бит! Сәбәпләр нидә? Төп сәбәпләр — аңарда
ихтыяр көче калмаган, аның белән имансызлык һәм бердәмсезлек хакимлек итә. Шулар аның
иң зур хатасы һәм бәласе.
Романда укучы күңелендә тирән эз салырлык образлар байтак. Әмма автор аларның
кайберсен аеруча яратып, мөкиббән китеп сурәтли. Әсәрне укып чыккач та әле әнә шул
«кайберәүләр» укучының күз алдыннан китми. Айдар Хәлим безнең арабызда йөргән типларны
ача белүдә көчле. Аның һәр герое әлегә кадәр без күреп өлгермәгән тип. Алар дистәләгән!..
Димәк, язучы героеның мөһим характер сыйфатын танып, тирәннән табып алган. Шул
персонажларның берсе — Баулы төбәгендәге Шәмдәл авылыннан «Мәгариф абзый». Тыштан
караганда ул гади генә авыл карты. Әмма сөйләшә башлагач, Иркен әфәнде аның тирән
акыллы, үзенә генә хас фәлсәфи фикер йөртүче шәхес булуына инана.
...Мәгариф тормышның ачысын-төчесен бала чактан ук татый башлый. Ике самоварлары
булган һәм колхозга керергә ашыкмаган өчен унбер балалы гаиләне, кулак итеп, Пермь ягына
сөргенгә озаталар. Берничә елдан, ярты гаиләсен сазлыкларда күмеп калдырып, болар
Шәмдәлгә әйләнеп кайта. Аннан сугыш еллары... «Бөек Җиңү», герман җирендәге хезмәт...
Тугыз ел хәрби хезмәттән соң, Мәгариф, нимес милләтеннән булган Магда-Мәгърифәсе белән
авылына кайтып төшә. Коммунист фронтовикны, ай-ваена карамый, колхоз рәисе итеп куялар.
Нидән башларга? Хуҗалык җимерек, маллар күтәрткән, фермалар тирес сазлыгы эчендә, мал
азыгы да юк, ягарга да юк. Ә менә авыл тирәсендә чыгарылган нефть белән чыккан иярчен газ
факеллары көне-төне янып һава җылыта... Һаваны җылыт, тик кешене генә җылытма! Мәскәү
кушмый!..
Кайвакыт татар кешесенең тапкырлыгына гаҗәпләнеп тә куясың. Германиядә «аш
пешерүче газ күреп кайткан» безнең фронтовик-герой әле шул заманнарда торбалар үткәреп,
бушка янган факеллар белән малчылык фермасын җылытуга җөрьәт итә. Барыбер һава
җылытып исраф була ич. Шул «попутный газ»ны мал абзарларына үткәрү юлын да таба. Әмма
ул совет чорындагы законнарны (дөресрәге
— законсызлыкны!) белеп җиткермәгән шул. «Татнефть» управляющие Сергеев
«башбаштаклы» татар өстеннән органнарга жалоба-шикаять җибәрә. Нәтиҗәдә «социалистик
милекне әрәм-шәрәм иткәне өчен» җиде елга төрмәгә утыртып та куялар. Газ үткәрү
корылмаларын трактор белән издерәләр.
Күренеп тора, автор үзенең бу героен бик яратып, сокланып сурәтли. Аның фикерләре
белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, әгәр бизмәнгә салып үлчәсәң, кайсы як тәлинкәсе
аска тартыр иде икән? Миңа калса, татарның бушка киткән «кара алтын»ына караганда
халкының бушка вә мордарга киткән рухи байлыгы күпкә кыйммәтрәк. Моны мең елларда гына
төзәтеп булмаячак. Асфальт юлларны яки кирпечтән салынган биек йортларны ремонтлап
булыр да, ә менә дастаннарны...
Татарстан авылы фәлсәфәчесе Мәгариф абзыйның карашы белән килешмичә чара юк.
Башкортстанда да, татар яшәгән һәр төбәктә шундый хәл ич! Бүген бөтен Рәсәй империясен
ашаткан-эчерткән себер газы да шул ук татар — Күчем хан газы ич!.. Үзебездә дә түзем бар
икән!.. Әлеге новеллада тагын бер образга — Магда - Мәгърифәгә игътибар итмичә мөмкин
түгел. Мәхәббәттәге тугрылыкка, тормыш авырлыкларына чыдамлыкка һәйкәл ясарга кирәк
булса, сынчы-художник нәкъ менә шушы сурәтне: ире белән авыр сынаулар үткән, нефть һәм
газ өстендә яшәп тә, гомере буе утын ягып көн күргән, ниһаять, илле елдан соң үзләренә дә газ
кергәнлеген онытып, аш пешергән саен мичкә ягам дип йортының күтәрмәсенә утын бәйләме
күтәреп менгән хатын-кыз сурәтен нигез итеп алсын иде. Һич үкенмәс! Магда-Мәгърифә
образының тормыштагы шәхесе булганны да исәпкә алганда, укучының бу әсәр белән
кызыксынуы тагын да артыр дип уйлыйм.
Гомумән, романдагы уңай сыйфатлар белән сурәтләнгән хатын-кыз образлары укучы
күңелендә җылы тәэсир калдыра. Иркеннең сабыр һәм түзем Мәдинәсе, тыйнак һәм кыю
Сихәт-сылу, кара милләтче иреннән туйган башкорт кызы Зөһрә
— болар әсәргә лирик яктылык өстиләр. Эпопеяның соңгы битен укып бетереп, ябып куйгач
та, әле бу уңай геройларның якты карашлары укучыны озатып бара кебек.
Роман-эпопеяда икенче төрле характердагы «гүзәл» затлар да бар. Автор аларның эчке
дөньяларын, күңел лабиринтларын да белеп сурәтли. Ямьсезнең ямьсезлеген бөтен
барлыгында бирә алган икән, димәк, каләм әһеле теләгенә ирешкән. Айдар Хәлимне татар
яшәешендәге кире үзгәрешләрнең татарга файда бирмәве, кайчандыр уңай булган
импульсларның кире импульсларга әверелүе, аның әлмисактан килгән иң яхшы
үзенчәлекләренең, гомумкешелек сыйфатларының юкка чыгуы борчый. Моны ул хатын-
кызның гаиләдәге роле белән бәйләп аңлата. Ни дисәк тә, кешене дөньяга ул китерә бит. Тәрбия
мәсьәләсендә дә аның роле беренче урында. Гаилә учагындагы утны сүндермичә саклау да
аның кулында. Бу тормыш фәлсәфәсе артында татарның киләчәге белән бәйле күп нәрсә ята.
Моны тирәнрәк аңлар өчен әсәрнең бер герое Стомат Сибгатулловичның Иркен агага «зары»
рәвешендәге новеллага тукталу кирәк. Гыйбрәтле хикәят ул. Бүгенге яшьләргә байтак фәһем
бирерлек.
...Стомат бала чактан ук нәчәлник булырга хыяллана. Гаиләдән башлап аны шуңа
өйрәтәләр. Тик моңа ничек ирешергә? Өйрәтүчеләр дә табыла. Егетебез карьера өчен яһүд
кызына өйләнә. Әмма ике арада мәхәббәт булмагач, гомер елгасы «сөрсеп» кенә ага. Бераздан
«суверенитет заманнары килгәч», ул гаилә бәхете үз кәвемеңнән булган кеше белән бергә
булуда икән, дигән фикер ягына авыша. Туган ягына кайтып, Чаллыга эшкә урнаша. «Яшел
байраклылар» ягына чыгып, милли хәрәкәттә катнаша башлый. Озын-озак уйлап тормыйча,
татар кызына
— Элексир Хәнифовнага өйләнеп тә куя. Әмма икенче тапкыр гаилә корса да, уйлап
җиткермәүдәнме, формаль ашыгуданмы, профессор дәрәҗәсендәге укымышлы ир заты янә
«дөрләп яна».
Мин бу новелланың укучыга тәрбияви файдасы зур булыр дип уйлыйм. Ни өчен? Татар
тормышына кинәт килеп кергән КамАЗ татар хатыны шушы төбәкнең татар иренә, татар
гаиләсенә һәм, киресенчә, КамАЗ конвейерындагы татар ире, үз чиратында, татар хатыны
психологиясенә, татар гаиләсенә, барлык татар холкына кире йогынты ясамадымени? КамАЗ
конвейеры татарны авыллардан куптарып, безне җимереп, авылсыз калдырмадымы? Бу хикәят
бүгенге татар гаиләсе, шәһәр һәм гаиләсез калган татар авылы, аларның ныклыгы турында
фикер йөртергә этәрә. Хикәятнең практик бурычы шунда, минемчә. Ныклы гаилә элек-электән
татар милләтенең нигезе исәпләнгән. Ул нык булса, татар милләте дә элекке хәленә кайтачак
дигән өмет бар.
Рәсәйдә иҗтимагый формацияләрнең үзгәрүе — социалистик корылыштан кыргый
капитализмга күчү — миллионнарның рухи дөньясын әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык
антисоциаль борылышларга китереп чыгарды. Илдә җиңел кәсеп белән көн күрүче төрле
күрәзәчеләр, ырымчылар, шарлатаннар һәм шулерлар сыйныфы барлыкка килде. Урам
баганаларына, йорт стеналарына ябыштырылган, ыбыр- чыбыр гәзитләрдәге белдерүләрдә
төрле авырулардан котылдыручы «духтырлар», диплом сатучы белгечләр, үзләрен сатучы
кызлар чакырып тора... «Хунвэйбин» романының авторы да бу мөһим теманы урап узмаган.
Моңа ул үзенчәлекле аспект белән килеп керә һәм укучыга кызыклы һәм гыйбрәтле бер новелла
багышлый. ...Әсәрнең үзәктәге герое Иркен-ага Чаллыда яшәгән чорында шәһәр урамнарында,
күпкатлы таш йортлар арасында куелган төрле сыннар күрә. Үзе эстетикада шактый белемле
кеше буларак, аларның сирәк талант иясе тарафыннан эшләнгәнлеген аңлый. Авторы кем икән?
Берәүләр аны инде сынчы һөнәрен ташлаган, табиблык белән шөгыльләнә, диләр, икенчеләр,
ул хәзер дин галиме икән, диләр. Әлеге җаваплар мөһаҗирнең кызыксынуын тагын да арттыра.
Һәм ул, Татарстаннан китәр көне якынлашса да, бу сәер кеше белән мотлак очрашырга тели.
Роман-эпопеядагы бер мөһим фикри аспектны аңларга теләсәң, Иркен-аганың сынчы,
дәвачы, Галәм Гыйбадәтханәсен төзүче Вилдан Ханов белән очрашуын, аның белән әңгәмәсен
укырга кирәк. Шунда Вилданның эчке дөньясына беркадәр үтеп керергә мөмкин булачак. Бу
күләмле әсәрнең әлеге серен ача торган ачкыч нәкъ шунда ята. ...Вилдан — репрессияләнгән
мулла оныгы. Сәләтле, энергияле кеше. Әнә бит, гади төзүче-инженер сынчы, рәссам булып
күпләрне гаҗәпкә калдырган. Табиблык өлкәсендә дә уңышлары бар кебек: электроүтүк белән
алкоголикларны, наркоманнарны аякка бастыра. Дөрес, алар дәваланып чыккач, бераздан,
аның кул астына тагын килеп яталар икән. Шулай да, ярдәм сорап, аңа киләләр ич! Галәм
Гыйбадәтханәсен төзү идеясен дә Вилдан изге теләктән чыгып башлый: барлык дини
конфессияләрне берләштереп, «җир йөзен сугышлардан азат итү». Әлеге «винегрет» бинаны
күтәрү әнә шул идеяне гамәлгә ашыру өчен икән... Галәм Гыйбадәтханәсенең эш максатын
аңлату, бер караганда, урыс әдәбиятындагы «12 урындык» әсәрендәге Остап Бендерның
Васюки шәһәрчегенең киләчәктә ничек итеп «дөнья кендегенә» әйләнүе турындагы хыялый
хикәятне хәтерләтә.
Яңа төр гыйбадәтханәне карап чыккач, Америка татары Иркен Сәлахи үзенең фикерен
сынчыга ачык итеп әйтеп сала: «Сез мәнкорт кына түгелсез... сез — Хунвэйбин». «Монда
сезнең амбициядән, яңа пәйгамбәрлеккә дәгъва кылудан башка бернәрсә дә юктыр».
Шушындый космополитлык уеннарын сурәтләгәннән соң, роман-эпопея авторы әлеге
Хунвэйбинлык күренешенә үзенең аңлатма-бәясен бирә. Баксаң, ул яшәү шартларыннан туган
халыкара социаль күренеш икән. Татар Хунвэйбинлыгының өч таганы исә ул — конформизм
(борынны җил уңаенда тоту), коллоборация (туган халкыңа каршы үз дошманың белән
хезмәттәшлек итү) һәм меркантилизм (алып-сатарлык, торгашлык). Шулардан арынмый
торып, татар аякка баса алмаячак, ди автор.
Европадан кергән бу «матур» сүзләрнең иң явызы һәм астыртыны — икенчесе, чөнки ул
кайчандыр үзеңне кол иткән, халкыңны кырган, затыңны түбән төшергәннәр белән дуслык-
туганлык, хәтта катнаш никахлык мөнәсәбәтләренә керү. Бу инде явызлыкны ярлыкау дигән
сүз. Ягъни, таш белән атканга аш белән ату була. Бу мәкаль нигезеннән үк дөрес түгел. Безнең
халык аның асылына төшенми. Әнә шуңа күрә дә үзен кол иткәннәр ягына басып, аны яклап,
Әфганда, Чечняда кан коя, гомерен бирә... Ул гынамы, баласын бирә, кода-кодагый ясый,
баласының милләтен-динен үзе үк тартып ала!..
Шул рәвешле, язучы Айдар Хәлим җитди фәнни нәтиҗәләр ясарга сәләтле галим, тарихчы
булып та күз алдына килеп баса. Мондый колачлы нәтиҗәләрне тирән белемле, тормыш
агышын, сәясәт җилләренең кая таба искәнен анык аңлаган кеше
— талантлы язучы-психолог кына ясый ала. Иркен Сәлахи үзенең тарихи Ватанында
күргәннәрне чит илләрдәге татар диаспоралары белән чагыштырып, Рәсәйдәге татар халкы
теленнән тел, татар ашыннан аш эзләп, аның үз рухи байлыгыннан күп нәрсәне югалтканына
төшенә. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрдән, йолалардан байтак мөһим сыйфатлар җилгә
очкан. Бу аяныч хәл. Шулай да мөһаҗир аларның бөтенләй исраф булмаганын да тоемлый.
Шуңа да ул еш кына Дәрдемәнд иҗатындагы билгеле шигырь юлларын кабатлый — «Сөт
калыр, Ватан китәр!»
Героебыз Чаллыда яшәгән чорында күп кешеләр белән аралаша. Алар гомумиләштерү өчен
матдә булып хезмәт итә. Мамадыштагы Кизләүдән Шәрхенур, аның улы Ильяз, Ачулы
Зарифлар, Баулы туфрагындагы Шәмдәлдән Елмаймас Габбәс кебек дистәләгән образлар
бүгенге татар әдәбиятының байлыгы итеп кабул ителергә хаклылар, Айдар Хәлим күтәргән һәр
темага әдәбият фәне трактатлар багышлый алыр иде. Аларда кичәге һәм бүгенге тарихыбыз
сынланган. Үткән гасыр азагы — яңа гасыр башында кузгалып киткән татар милли хәрәкәте,
Чаллыдагы болгарчылар корылтаеннан, татар иҗтимагый үзәге җыеннарыннан сурәтләнгән
күренешләр — боларны киләчәктә үзе шушы вакыйгаларның уртасында кайнаган гамәлче-
язучы АйдарХәлим романыннан гына укып белергә мөмкин булачак. Ул берничә чалым белән
генә алардан типаж, хәтта образ тудыруга ирешә. Алар арасында хатын-кызлар аеруча күп. Бу
гүзәл затлар, чынлап та, татар табигатенә хас күркәм сыйфатларны күбрәк саклап калган икән.
Әнә бит Сихәт-сылудагы рухи тыйнаклык, сабырлык, тәрбияле мөнәсәбәт күренеп тора. Шуңа
да, күрәсең, Иркен ага бу гүзәл ханым белән тиз арада уртак тел таба. Ә инде аның Кизләүдән,
бабаларының туган авылыннан икәнлеген белгәч, Ходай Тәгалә бүләге бу дип кабул итә.
...Сихәт-сылуның язмышы җиңел булмаган. Авыл кызы КамАЗ төзелешенә килеп эшли
башлый. Яшьләр күп, алар төрле милләттән. Ә менә ул урыс егете белән тормыш кора. Имеш,
интернациональ гаилә. Совет чоры өчен аеруча мактаулы нәрсә. Ләкин катнаш никах сүздә генә
яхшы икән. Чынында исә бөтенләй башка булып чыга. Урыс ир көн саен эчеп-исереп кайта,
тавыш куптара, кыйный. Игезәк балалары дөньяга килгәч тә тәртипкә утырмый ул. Поп
чакыртып, балаларын чукындырырга ниятлиләр. Моны белгән яшь ана, чирле булса да,
балаларын поп кулыннан тартып алып качарлык көч таба. Ул ике улын да, чүпрәккә төреп,
яланаяк килеш, сабыйларын танышларына илтеп куя. Соңрак, сәламәтләнә төшкәч, улларын
Кизләүгә әти-әнисе янына кайтарып, татарча исемнәр кушып, үз авылында тәрбияли. Хәзер
инде алар буйга үскән акыллы егетләр, әниләренең зур сөенече.
Бу хикәятне ишеткәч, Иркен аганың Сихәт-сылуга булган ихтирамы тагын да арта. Ул аңа
чын батыр хатын итеп карый башлый. Әнә шулай, Айдар Хәлим «Хунвэйбин» әсәрендә татар
милләтен юкка чыгаручы тагын бер хәйләкәр идеяне
— «интернациональ семья»ны сүтә башлый. «Татурыс»ларның килеп чыгышын, аларның
татар милләтенә китергән зыянын халкыбызга күптән һәм ныклап, дәүләткүләм аңлатырга
кирәк иде дә бит, тик моңа юл бикле иде шул. Бик тиз милләтче ярлыгы тагып, хөкемгә
тарттыру юлын карыйлар иде. Әле дә без әнә шул астыртын эшчәнлекнең яман шешләре
йогынтысында яшибез. Чөнки бүген дә «постель интернационализмы» дигән тозсыз идея үзен
сиздереп тора.
Бер-берсенә тартылган ике йөрәкнең — Америка татары Иркен-ага Сәлахи белән Нократ
кызы Сихәт-сылуның язмышларын автор ничек төгәлләр икән? — дигән уй укучыны романның
башыннан азагына кадәр борчып килә. Чыннан да, ничек? Язучы әлеге нечкә мәсьәләне дә
итагать белән чишә. Иркен ага — диндар кеше. Ул ислам диненең төп кагыйдәләренә
буйсынып яши. Әлеге мөһим мәсьәләдә дә ул шуңардан читкә китми: алар Татарстандагы
Кизләүгә, ягъни Сөләйман хәзрәтнең туган авылына кайтып, никах укыталар. Бераздан Сихәт-
сылуның көмәне барлыгы билгеле булгач, Иркен-аганың түбәсе күккә тигәндәй була. Димәк,
Сәлахиләр нәселе туган Ватанында да югалмаячак. Ул инде затлы анадан тәрбия алып, нәселне
дәвам итәчәк...
Әсәр авторына тәнкыйди фикерләребез дә бар. Роман-эпопеяда татар милләтенең
язмышына кагылышлы бик күп проблема күтәрелгән. Аларның катламнары да төрле-төрле.
Шактый сузылганнары да бар. Бәлки, беркадәресен бераз кыскартыргадыр? Аларның барысын
да бер әсәрдә бирү фикер йөген авырайта кебек... Кайбер темаларны аерым трактат иткәндә
кулайрак булыр төсле. Мәсәлән, Һ.Такташ иҗатына караган бүлек кысасыннан шактый читкә
чыгып китә һәм әдәби эзләнүләрне хәтерләтә башлый. Романның төп темасыннан аерыла.
Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхабиевалар турындагы новелла тарихи-биографик повестька
әйләнмиме?..
Әсәрдәге кече хикәятләрне новелла дип әйткәнбез икән, шул жанрга караган сыйфатларны
тагын да көчәйтә бирергә иде. Авторның мөмкинлекләре дә зур. «Болгарчылык» мәсьәләсендә
дә сатира белән генә үтеп китү дөрес түгел, минемчә. Ул проблема татар халкына каршы эшләп,
шактый зыян китерде. Меңләгән кеше, мәсьәләнең кая барганлыгын аңламыйча, җилнең каян
искәнен тоемламыйча, үзләрен «болгар» дип яздырып, татарлар санын киметте. Ырынбурда
чыккан гәзитләре ялган мәкаләләр бастырып, укучыны дөреслектән читкә алып китте. Мин ул
чорда «Кызыл таң» гәзитендә баш мөхәррир идем. Бу хәрәкәт җитәкчеләре мине дә
болгарлыкка өндәүче материаллар бастырырга кыстап караганнар иде, хәтта.
Гомумән, «Хунвэйбин» романы — ифрат колачлы әдәби тукыма. Ул күләме белән генә
түгел, күтәрелгән темасы, проблемасы һәм идеясе белән дә соңгы чор татар әдәбиятында
күренмәгән әсәр. Бүгенге көндә мондый романны укучыга тәкъдим итү язучыдан зур батырлык
сорый, чөнки ул кешелек тарихында тирән эз калдырган татар халкының язмышы белән бәйле.
Әсәр аның бүгенгесе һәм киләчәге турында сагышлы җыр — сага. Аны укыганда күңелдән
тагын бер сорау китми. Мин моны язмамның башында да әйтә биреп куйган идем шикелле. Ни
өчен автор әсәрнең төп герое итеп гомере чит илләрдә үткән Иркен-ага Сәлахине алган? Бу
сорау белән мин үзем дә язучыга мөрәҗәгать иттем. Ул миңа болай дип җавап бирде: «Бездә,
Рәсәйдә, аеруча Татарстанда, ни кызганыч, татар халкын саклап калу мәсьүлиятен
— бездәге барча проблема-тенденцияләрне сиземләр, шуларны тартынмыйча- курыкмыйча
ачып салырлык, сәяси, иҗтимагый, эстетик зәвык, белем, әдәп-әхлак ягыннан күтәрә алырлык
шәхесләр инде калмагандай күренде. Юк, бу Татарстанда һәм Рәсәйдә шәхесләр бөтенләй дә
калмаган икән дигән сүз түгел. Шулай да, ничек кенә булмасын, татар өстеннән барган биш
гасырлык изелү бездә шәхес нисбәтен бик нык такырайтты. Дөрес фикерләп тә куштан, ялагай
булып калу тенденциясен алдагы планга куйды. Минем бурычым — татарга шәхес эзләү
юлында импульс бирү... Әгәр мин ялгышкан булсам, куана-куана үземне төзәткән булыр идем.
Бу Рәсәй татарларын кимсетү өчен әйтелми. Мин мондый хәлләрне татарның Рәсәй
шартларында инде нәселсез дә кала барып, милли менталитетын югалтуыннан чыккан касафат
дип уйлыйм. Кызганыч, бүгенге татарның барлык хәл-әхвәлен белеп, аны саклап калу хакына
фикердән тыш, гамәл дә кыла алырлык кешеләр
— абсорбентлар бары тик читтә генә сакланган кебек. Бу үзенә күрә Герценның «Колокол»
теориясен дә хәтергә төшерә: фикерне милләткә читтәге кардәшләр бирә, гамәлне җирле
кардәшләр кыла...»
Төптән уйлап карасаң, дөрес тә бит, мондый зур рольне интернациональ рухның аек акыл
белән эш итүче агымында тәрбия алган, кыю фикер йөртә торган шәхес кенә башкара ала.
Рәсәйнең шовинистик кызыл идеология һәм төрле сәяси фикер кысымында ихтыяр көчен
югалткан, хәзерге көндә күп нәрсәгә битараф булган «үз татарыбыз» әлеге йөкне күтәрә
алмаячак. Монда нәкъ менә урысның ялган, астыртын милләтчел идеясе астында яшәмәгән, ә
гадел демократик шартларда гомер кичергән Иркен Сәлахи кебек шәхес кирәк.
Татарның бүгенге хәле белән танышыр, тормышын күрер өчен автор үзенең героен ата-
бабасы яшәгән Мамадыш төбәгенә, әбисе туып-үскән Баулыдагы Шәмдәл авылына «җибәрә».
Героебыз анда төрле катлам вәкилләре белән очраша, тормышларын, яшәү рәвешләрен күрә.
Шулай итеп, «чын татар» илендәге хәлләр белән таныша. Гаҗәп хәл, бүгенге татар үзен-үзе
андамас дәрәҗәгә җитеп, дистәләгән «шивәдә» сөйләшә икән. Сөләйман бабалары сөйләшкән
гомум тел культурасы инде югалган... Әгәр тел тәмам юкка чыкса, милләт тә һәлакәткә дучар
булачак! Бу нәтиҗә аны тетрәндереп җибәрә. Ьәм ул дөнья җәмәгатьчелеген уятырлык чан
сугунын кирәклегенә төшенеп, кулына каләм ала. Ак кәгазь битенә «Берләшкән Милләтләр
Оешмасынын Генераль Ассамблеясына» дигән сүзләрне язып куя. Әнә шулай итеп, Айдар
Хәлим үзенен «Хунвэйбин» роман-эпопеясынын төп герое Иркен-ага Сәлахигә татар халкы,
Татарстан республикасынын язмышын тапшыра.
Бу язмада татар халкынын XVI гасырда ничек итеп урыс баскынчыларына коллыкка
төшүен, гасырлар буена нинди җәбердә яшәвен, көчләп чукындырылуын һәм башка
золымнарны башыннан кичерүен тәфсилләп анлатыла. Инде менә 1960 елда БМО тарафыннан
«Колониаль илләрне һәм халыкларны коллыктан азат итү турында» дигән резолюция кабул
ителсә дә, дөнья күләмендә бу әмер үтәлсә дә, Рәсәйнен изелгән халыклары, беренче чиратта
анын беренче колы — татар халкына карата үтәлмәве ассызыклап күрсәтелә. Иркен Сәлахи
Берләшкән Милләтләр Оешмасына юллаячак Меморандумда Рәсәйнен иҗтимагый-сәяси
булмышын тәнкыйтьләүдән дә курыкмый. «Басып алынган халыкларнын, мәсәлән, Идел- Урал
буе татарлары, Себер татарлары, ненец, чукча, юкагирларнын нефтен-газын, якутларнын
алмазын, урманын, тимер, ташкүмер яткылыкларын гасырлар буе талап, үз бюджетынын
туксан процентын тәэмин иткән, шул ук вакытта бу халыкларны сәяси, икътисади, социаль
яктан хокуксыз калдырып, үлемгә дучар иткән Рәсәй империясе шушы җинаяте өчен генә дә
Халыкара Гаага хөкемендә хөкем ителергә тиеш».
Әлеге мөрәҗәгатьтә шулай ук мөселман егетләрен Әфганга, Чечняга җибәреп, мөселман
халкына каршы сугышка җәлеп итүне дә каты тәнкыйть утына тота Иркен Сәлахи. Бу
документта татар милләте өчен аеруча мөһим булган тел мәсьәләсе дә күтәрелә. «Рәсәй
хакимияте милләтләрне урыслаштыру юлы белән бер милләтле һәм бер динле дәүләт төзү эшен
тизрәк тәмамлау өчен кысымны тагын да көчәйтте», дип ассызыклап күрсәтә Иркен Сәлахи
Берләшкән Милләтләр Оешмасына юллаячак язмасында. Әле кайчан гына урыс патшалары
күрше төрки һәм башка халыкларны «татар теле ярдәме» белән яулап алганнар иде.
Дөньякүләм мөһим документта да ул ундүрт халыкара тел рәтендә исәпләнә. Бүген исә үз
кадерен үзе белмәгән империя татар теле кадерен бетереп бара. Бердәм булган татар милләтен
уннан да, сулдан да бүлгәләп, анын телен дә, үзен дә вакларга һәм юкка чыгарырга
хыялланалар. «Җир шарында XXI гасырга кол сыйфатында кергән кеше калмаска тиеш» дигән
җөмлә белән тәмамлана әлеге язма. Әнә шундый тирән мәгънәле, изге ният һәм теләк белән
иҗат ителгән әсәр ул «Хунвэйбин» эпопеясы.
Айдар Хәлим — фидаи шәхес. Ул татар халкын биш йөз еллык коллыктан коткару теләге
белән янып, көрәшеп яши. Әлбәттә, бу көрәш җинел генә бармый. Ана «милләтче»,
«җәнҗалчы» һәм башка түбәнсетү ярлыклары тагучылар да булды һәм әле дә барлар. Хәтта
физик юк итү теләге белән һөҗүм итүләр дә булды. Әмма хаклык һәрвакыт өстен чыга. Ходай
Тәгалә аны афәттән саклап килә. Күрәсен, туган халкына ярдәм итсен бу туры сүзле, дөрес
гамәлле кеше ди торгандыр.
Җыеп кына әйткәндә, Айдар Хәлимнен «Хунвэйбин» роман-эпопеясы, һичшиксез,
әдәбиятыбызнын сонгы дәвердә иҗат ителгән ин күренекле, ин мөһим әсәрдән исәпләнәчәк.
Мин роман-эпопеяга колачлы анализ ясадым дип әйтүдән ерак торам. Киләчәктә аны
өйрәнерләр, укучылар үз фикерләрен белдерер һәм, иманым камил, үз милләтен хөр тормышта
бәхетле, азат итеп күрергә теләүчеләр Айдар Хәлим дигән каләм остасына бары тик рәхмәт
кенә әйтер.