Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

ОЗЫН ЧӘЧ

Кояш, диңгезгә башын куеп, йоклап китте. Аның алтын чәчләренә дулкын-куллары белән кагылып, Диңгез бишек җырын җырлады. Ә су төбендәге зур хәзинә илендә бөтенләй икенче дөнья иде...
Яшь акула үз-үзенә урын таба алмый үрсәләнде. Кая соң сөйгәне? Аның, диңгезгә башын салып, дулкыннар ябынып, серле кояшны күрсәтәсе килде сөйгәненә. Кояшның мең төстәге чәч бөртекләренең нурлары диңгез төбендәге мәрҗәннәр иленә уралып, хәзинәле дөньяның әкияткә әверелүен күрсәтәсе килде аның бердәнберенә. Диңгез төбендәге барча үсемлекләр дә, балыклар да алтынга төрелә. Бу гаҗәеп серле, гаҗәеп матур әкият иле! Әй, сөеклем, син кайда? Бу матурлыкны без икәү генә күрергә тиеш, чөнки без бер-беребезне яратабыз! — Яшь акула Елгыр тирә-якны айкап-байкап йөзде дә йөзде, үзенең Зәңгәр Түшен эзләде.
Зәңгәр Түш диңгез урманында үзенең яшьтәшләре белән уен корган иде. Үрсәләнеп ярсыган Елгыр, акула көтүеннән аерылып, бер читтәрәк уйнаган кызны — үзенең Зәңгәр Түшен тиз танып алды. Ул яшен тизлегендә анын янына йөзеп килде дә, көмеш тәңкәле кулбашына акрын гына кагылып: «Зәңгәр Түш, мин сине күптән эзлим инде, әйдә минем белән, сиңа бер могҗиза күрсәтәм», — дип, сөйгәненең канатына үзенең канатлары белән сак кына кагылып алды. Калган акула кызлары аларның мәхәббәте турында беләләр иде, шуңа күрә аларга игътибар итмичә, уеннарын дәвам иттеләр. Алар су астыннан өскә күтәрелделәр дә, янә диңгез төбенә кадәр түбән төшеп, уйнадылар да уйнадылар.
Елгыр белән Зәңгәр Түш, ниһаять, кояшның алтын чәчләре яктырткан мәрҗәннәр иленә йөзеп килделәр. Яшь акула шатлыгын яшерә алмый, сөйгәненә: «Күрәсеңме, нинди гүзәл әкият дөньясы, телисеңме, шуларның барысын да сиңа бүләк итәм!» — диде. Үзе гәүдәсен сөйгәненең көмеш тәңкәләренә тидерде. Оялчан Зәңгәр Түше шатлыгыннан Елгырның канат- кулларына сырпаланып иркәләнде, назга исереп бөтергәләнде. «Зәңгәр Түшем, күрәсеңме, диңгез төбендә күпме хәзинә, аларның барысы да синеке. Тик син миңа үзеңне генә бүләк ит! Без гел бергә булырбыз, мин синең көмеш тәңкәләреңне мәрҗәннәр белән бизәрмен, сөеклем!» — дип Елгыр сөйгәненең күзләреннән үпте, аның көмеш канатлы кулларына кагылды. Шул мәлдә гүя су астының мәрҗәннәр дөньясы илаһи бер матурлыкка, нурга
Дилә БУЛГАКОВА - язучы, шагыйрә; «Скрипка моңы», «Үрмәкүч авы», «Илаһи низам» һ.б. китаплар авторы. Уфада яши. күмелеп тынып калды... Мәхәббәт тантана итте биредә. Ике яшь гашыйкнын ургылып торган саф мәхәббәте хакимлек итте. Хисләр дөньясында озак онытылып назлады алар бер-берсен.
Елгыр белән Зәнгәр Түш акулалар көтүенә сон гына кайтып кушылдылар. Шул көннән сон алар бер-берсеннән һич тә аерылмас булды. Ләкин Елгырнын йөрәгенә шатлык хисләре бүләк иткән, аны ниндидер бер ят та, ләззәтле дә тойгыларга
Дилә
Булгакова
чорнаган икенче бер сере дә бар иде. Бу турыда Зәнгәр Түшенә сөйләргәме-юкмы дип, озак баш ватты ул. Гаҗәеп татлы тойгы шул ул сер... Ярый да бердәнбере аны дөрес анласа. Хәер, нигә әле ул хисләрдән куркырга тиеш Елгыр?! Әнә бит хәтта Кояш белән Дингезнен мәхәббәтен, дуслыгын бөтен Җиһан белә, күрә. Ә нигә мин — акула егете адәми кыз белән дус булырга тиеш түгел, дип уйлады Елгыр.
***
...Бүген озын чәчле нәфис кыз дингезгә мәрҗәннәр алырга төшәргә тиеш. Ул аны күрәчәк, анын дулкыннар тараган озын чәчләренә кагылып китәчәк. Шундый татлы уйлар белән Елгыр дингез төбенә — мәрҗәннәр дөньясына ашыкты. Тик анда да кыз юк иде. Ул ашыгып дингез өстенә чыкты. Андагы көймәдә дә башка кешеләр иде. Җанына урын таба алмыйча, үрсәләнеп, уктай атылып, тирә-якны чайкады ул. Борчылды, озын чәчне юксынды. Юк, бу мәхәббәт түгел, бу — дуслык! Саф дуслык тойгылары гына иде...
Көтмәгәндә газиз, кадерле гәүдә пәйда булды. Ул! Озын чәчләрен таратып, сузылып кына мәрҗәннәр иленә килде кыз. Яшь акула егете анын янына уктай атылды, шатлыгын яшерә алмыйча, тыны бетеп: «Әй, Озын Чәч, курыкма, бу мин — синен дустын Елгыр, тимим мин сина. Мәрҗәннәр илендә байлык җитәрлек. Әнә, күрәсенме, синен нәни генә нәфис кулларын кагылачак мәрҗәннәргә нурлар уралган, ә минем дингеземнен дулкыннары синен чәчләренне иркәләп юа»,—дип кызны мәрҗәннәр иленә кадәр озатты. Кызнын юлына каршы чыккан дингез еланын ул үткер канаты белән бәреп очырды. Еланнан курыккан кыз чынлап та бу акула егетенен үзенә тимәячәген, анын чын дус булуын анлады булса кирәк, тынычланып китте. Ул акула егетенә рәхмәтен белдереп, кулын күтәрде. Зур бер мәрҗән кисәген сындырып алыйм дисә, күкрәгенен өздереп авыртуын тойды. Анын күкрәгенә сөт төшкән иде. Кыз ашыга-ашыга өскә күтәрелде, сабые ачыккандыр инде, елыйдыр. Көчле, җитез яшь акула кызны көймәсенә кадәр озатты, ул күздән югалганчы ана сокланып карап торды. Тынычланып калды Елгыр һәм Зәнгәр Түше янына — акулалар көтүенә ашыкты. Тик Зәнгәр Түшнен кәефе начар иде. Ул Елгырнын каядыр китүен шунда ук тойды. Зәнгәр Түшнен тәннәре авырта башлады. Озакламый уылдыгын салырга тиеш, ә әти кеше кайдадыр читтә йөри. Нәфрәтеннән ни эшләргә белми, үзенә урын таба алмый дингезне айкый-айкый йөзеп китте читкә Зәнгәр Түш...
Икенче көнне дә кызлар көймә белән дингез уртасына килделәр дә берәм- берәм мәрҗәннәр иленә төштеләр. Озын Чәч тә килде. Тик нигәдер ул дингезгә төшәргә ашыкмады, кулларын күтәреп: «Якты кояшым, исәнме! Тагын килдем, фатиханны бир, кояшым. Күкрәгем тулы нәниемнен ризыгы, анын бәхетенә, анын өчен дингезеннен бүләкләрен төшеп алырга рөхсәт итче?! — дип үтенде ул. — Дингез тынычмы, мине Елгыр дустым каршы алырмы?» Хатынынын кояшка табынып нидер сөйләнүенә ачуы килгән ир: «Йә, тизрәк бул, бала уянганчы кайтып өлгерергә кирәк», — дип сөйләнә-сөйләнә Озын Чәчнен биленә бәйләнгән бауны кысыбрак бәйләде дә, сикерергә кушты. Хатын озак итеп тын алып торды да уктай дингез төбенә атылды. Кинәт анын юлын күкне япкан кара болытлардай карангылык каплады. Үзенә якынлашкан акуланы күреп, кыз шатланып куйды, ана кул болгады һәм йөзүен дәвам итте. Ашыга-ашыга зур бер мәрҗән кисәген йолкып алып, борылырга дип омтылган иде, кинәт нәрсәнеңдер каты итеп аркасына бәрелүен тоеп, чак кына, һушын югалтмады. Тик янәшәсенә йөзеп килгән акуланы күреп тынычлана төште. «Дустым, нигә саксыз кагыласың?» — дип кулы белән үрелүе булды... күзләренә кан сауган Зәңгәр Түш аның сөттән тулышкан матур түшен умырып та алды. Зәңгәр Түш кан исенә тагын да котыра төште, үрсәләнгән яшь хатынның йомшак кулбашына үткер тешләрен батырды, һушын югалткан Озын Чәч ярдәм сорап авызын ачуга үпкәсенә тозлы диңгез суы ургылып тулды. Кан исенә башка акулалар йөзеп килделәр дә котырына-котырына хәлсез гәүдәне өзгәләргә керештеләр. Ниндидер бер хәвеф булганын җаны белән тойган Елгыр кан исе килгән җиргә уктай атылып килеп җитте
һәм... хәрәкәтсез калды. Зәңгәр Түш исә ниндидер бер эчке тантана белән ашыгып сөйгәне янына килде дә: «Елгыр, син бүләк иткән мәрҗәннәр дөньясы, диңгез байлыклары тик минеке генә, син дә минеке генә булырга, тиеш, ишетәсеңме?» — дип аның канатына килеп сарылды.
Көтмәгәндә диңгез эченә гүя ярсыган давыл атлары килеп керде. Дулый- дулый бар көченә шаулап, кыя-тауларны тырнап ярсыды диңгез. Үкси-үкси ыңгырашып, дулкын-куллары белән яр читендәге көймәне үрелеп алды да, ачуланып, аны кисәкләргә ваклап ташлады. Аннары, шулай эшләгәненә үзе дә үкенгәндәй, аның йомычкага әйләнгән кисәкләрен кочагына алып үкседе. Әнә шул мәлдә көтүдән аерылган яшь акула егете Елгыр, дулкыннар өстендә сузылып сибелгән чәч бөртекләрен канатына урады да, хәсрәтле йөрәгенә урын таба алмыйча, диңгезне ташлап, океанга чыгып китте...
Кичкә табан арыган, ярсыган Диңгез тынычлана төште. Аның сөйгәне — олы Кояш, үзенең толымнарын сүтеп, Диңгез күкрәгенә башын салып, тирән йокыга китте. Яр читендәге бәләкәй генә өйдә ир кеше хатынын югалту хәсрәтеннән ни эшләргә белми өзгәләнде. Ул ярсып өстәл янына килде һәм анда яткан мәрҗәннәрне кулына алып, диңгез буена йөгерде. Ул шашынып, рәнҗеп, илереп аларны диңгезгә атып бәрде...
...Яңа таң туды. Кояш сөйгәненең куенында изрәп йоклады да, тагын үзенең көмеш нурларын — чәч толымнарын таратып җибәрде. Ә диңгез төбендәге мәрҗәннәр илендә алтынсу нурларга күмелгән тормыш дәвам итте...
 

Бүләк
Таң ату белән урман каравылчысы Хөсәен бабай чаңгыларын киде дә, яңа яуган кар өстендә пар эз сызып имәнлеккә карап юл алды. Андагы улаклар янына тиздән пошилар да килеп җитәр. Аларны биредә көн дә тәмле сый көтә. Алдан йөгергән Сарбай һәркөнне туктала торган кушимән янына җитүгә, һау-һаулап өрергә кереште. Әйтерсең, ул үзенчә: «Без килдек, Сорыкай, хәерле иртә! Әйдә, безнең янга төш», — дип әйтергә тели иде. Шуны гына көтеп торган диярсең, имәннең иң аскы ботагында тиен пәйда булды. Ул арада Хөсәен бабай да килеп җитте.
Нәни «ут йомгагы» күз ачып йомган арада бабайның бияләйләрен салган учына үрелде. Дөньясын онытып, чикләвек белән сыйланды. Шуннан, рәхмәт әйткәндәй, кушимән тирәли бер-ике кат сикерә-сикерә әйләнде дә, яшен тизлегендә агачка үрмәләп, күздән югалды. Карт, чүгәләгән килеш, Сорыкайны сокланып күзәтеп, сүзсез утырды. Аннары янәшәсендәге этнең аркасыннан сөеп:
— Әйдә, безнең бүтән дусларыбыз да күп, алар да көтәләрдер, — дип, сөйләнә-сөйләнә, урыныннан кузгалды. Ул эскерт янына барып, бер кочак печән алды. Каршы искән җил Хөсәен бабайның керфекләрен, озын кашларын, бүреген һәм якасын энҗедәй бәс белән бизәде. Нәкъ Кыш бабай кебек булды да куйды урман каравылчысы.
Хөсәен бабай акланга чыгып, китергән печәнен улакка салды. Күп
тә үтмәс, пошилар килеп җитәр. Кар бөртекләре көмеш тәңкәләредәй җемелдәп яна. Аңа монда һәрнәрсә, һәр куак, һәр агач таныш һәм кадерле. Кечкенә чагыннан ук яратып үсте ул урманны. Бу мәхәббәте аңа әтисеннән күчкән. Ул да шулай табигать җанлы кеше иде... Ләкин аңа озак яшәргә генә насыйп булмады шул. Көннәрдән бер көнне браконьерлар каршына барып чыга ул. Шунда аларның берсе мылтыкка үрелде... Хөсәеннең әтисе бәләкәч кенә болан баласын саклап калырга теләгән иде ул чакта...
Аучы уйларына бирелеп күпме баргандыр — кинәт, кар өстендәге миләш җимешедәй тезелеп киткән кан эзләрен күреп, сискәнеп куйды. Шул эзләр буйлап алга шуа башлады. Озакламый, зур тармаклы мөгезләрен чайкый- чайкый, ярдәм сорап килгән пошины күрде. Карт тукталды. Пошиның хәле чынлап та шәптән түгел
иде. Аның җилкәсенә ябышкан селәүсен, картны күрү белән, тырнакларын ычкындырып, бар көченә читкә атылды. Сарбай өрә-өрә ерткычны куып китте. Хайванкай, рәхмәт әйткәндәй, картка мөлдерәп карады да, көрт ярып, урман эченә кереп югалды...
Җил көчәйгәннән-көчәя барды, арыган картны артка сөйрәде. Бераздан күз бәйләнде. Берни күренмәс булды. Хөсәен бабай караңгылык чаршавына уралган акланга күз салды да кайтырга юл тотты.
Күз ачкысыз буран башланды. «Бик ерак киткәнбез икән, Сарбай. Зарар юк, хәзер кайтып җитәрбез», — дип этен юатты карт. Күпме вакыт үткәндер, тәмам хәлдән тайган урманчы кушимән янына килеп утырды. Чаңгыларын салды, азрак ял итмәкче булды. Аның хәлсез тәне салкынны да, искән җилне дә тоймады.
Таң аткач, ул еракта елап өргән эт тавышына күзен ачты. Якын-тирәдә тынлык: җил дә, буран да юк. Янәшәсендә генә сикергәләп йөргән тиенен күргәч, куанычыннан кулын күтәреп: «Сорыкаем!» — димәкче булды, ләкин бүрәнәдәй авыр куллар кузгалмады, сүз әйтергә теле әйләнмәде.
Көрткә бата-бата Сарбай артыннан ияргән берничә кешене күргәч, карт торып басарга теләде, шунда аңын җуеп, кабат кар өстенә ауды.
***
...Хөсәен бабайга больницада озак ятарга туры килде, врачлар аны үлем тырнагыннан алып калдылар. Картның яныннан туганнары, дуслары китмәде. Өстәленнән тере чәчәкләр өзелмәде.
Беркөнне күчтәнәчләр арасында чикләвекләр күргәч, карт балаларча шатланды. Аларны бәләкәй тартмага салып куйды. Сорыкаем — тиенкәемә күчтәнәч булыр, дип уйлады карт. Күңеленнән дусты янына ашкынды, үзенең урманын, таныш юлларын, тугры Сарбаен сагынды.
Хөсәен бабай больницадан чыкканда ямьле җәй иде инде. Ике бәйрәм бергә туры килде — аны җитмеш яше тулу көне белән котлап, дуслары, туганнары җыелды.
Тик сунарчыларның берсе китергән бүләкне күргәч, карт бөтенләй сүзсез калды. Өстәлдә таныш тиен карачкысы утыра иде.
— Сорыкаем! Сорыкаем! Мә! — Карт кулына учлаган чикләвекләрен тиенгә сузды. Алар шылтырап идәнгә коелдылар. Хөсәен бабайның күз яшьләре берәм-берәм өстәлгә тамды.
 

Буаз елан
Талагы ташуына чыдар әмәле калмады Белланың. Каршы як ихатасыннан яңгыраган гармун моңын ишетмәс өчен, бармакларын колагына тыгып, юрган астына ук кереп чумды. Чигәләрен кысып, калын юрган астында өч минут та ятмады, кара тиргә батты, хәле бетте, тыны кысылды...
— Уф! Нинди ләззәт табалар икән монавы Мамай заманыннан калган җырларны тынлап! Туйдым, шулкадәр туйдым шушы мәндүәннәрдән. Кулымда гранатомет булса, авылын гына түгел, районын күккә очырыр идем дә котылыр идем, билләһи. Гомеренне шушында үткәрмәс өчен әллә ниләр эшләргә риза булырсын. Бигрәк беркатлы, бигрәк тупой инде бу авыл ишәкләре. Сабантуй дип ай буе авыз суын корытып и әзерләнделәр, и әзерләнделәр. Нәрсәсе бардыр инде шул ел саен урман буена барып көтү- көтү җыелып эчеп, исереп, сугышып кайтунын. Эчә-эчә үлеп бетеп баралар бит инде. Никләр генә килде икән шушы авыл баткагына, башкайлары нигә эшләмәде икән! Их, әнисе йортын сатып Татарстанга — туган якларына китмәгән булса, ул бу якларга әйләнеп тә карамаган булыр иде. Кайчан, нишләп ялгышты сон әле ул. Югыйсә бит, ким дигәндә бер министрнын тез башына гына кунаклыйсы кыз иде ул. Монавы авылда эт бугы иснәп яшисе түгел иде ул, түгел иде. И, Ходаем, анавы Фирдүс абыйны гына кара инде, гәрбил такта кебек корышып каткан ябык
хатынынын тункаеп сыер савуына сокланып:
Исемең матур, кемнәр куйган, Сине күреп кем туйган! -
дип җырлый-җырлый гармун тартып утыруына гына да буман тотып тәгәрәпләр үләрсен. Кара, кара, теге тәрбияле елмаеп нидер җавап биргән була, әллә үзе дә җырлый инде. Уф, карап торулары кызганыч, амбал кадәр ирнен кагаеп беткән бәләкәч кенә хатынга табынып яшәвен һич акылы кабул итми Белланын. Ахмак инде, каешланып каткан ахмак бу авыл ирләре. Караган саен ут чыгарырдай булып мимылдап торган арт алмалары уйнаклаган, бармагыннын җиле генә кагылып китсә дә үрә сикерә торган мул күкрәкле, су сөлеге кебек яшь медсестра килененә һич игътибар итмәгән була мәхлук Фирдүс. Теләсә, бер атна эчендә бөгеп салачак бит аны Белла. Монарчы кайгы-хәсрәте генә күп булды, шул гына бетерендерде Белланы. Уйна, Фирдүс абзый, уйна әле син бүген, шул кәкре тактан алдында бөгелә-сыгыла уйна. Бераздан мин сине безнен якка — мин яшәгән йорт ягына ешрак караш ташлата башлаячакмын... Аннары... үзен кереп алдыма тезләнерсен... Тезләнерсен!!!
Иренен амбал кебек таза абзыйсы белән алда кичерәчәк ләззәтле минутларны уйлап, серле генә елмаеп куйды да, бөтен мускул җепселләре дә тартылырдай итеп, рәхәтләнеп бер киерелде Белла...
...Урман кочагына сыенып утырган Наратлы авылы бүген сабантуй үткәрде. Ата-бабаларыннан калган йола-гадәтләрне монарчы түкми- чәчми саклап килә бу авыл. Сабан туйлары да, каз өмәләре дә борынгыча үтә, авылга төшкән кыз-киленчәкләрне дә бал-май каптырып, тупса аша мендәргә бастырып төшерәләр. Олыларга кечелекле, кешелекле мөнәсәбәт, күрше-тирәгә туганнарча хәстәрлекле булу монда гадәти бер халәт. Урлашу, кеше өлешенә авыз сузу бөтенләй дә ят аларга. Бәлки, шунадыр да эшләгән эшләре бәрәкәтле, мал-туарлары исән-имин килеш ишелеп арта тора, уртак чәчкән игеннәре күкрәп үсә.
...Зур авыл читендәге урамнын аргы башындагы алпавыт утары хәтле ихатадан баян моны түгелә. Кичкә кадәр сабантуйда күнел ачып, кардәш- туганнары белән очрашып, аларны да кунак итеп, үзе дә гаиләсе белән кунак булып кайткач, ак келәтенен күтәрмәсенә чыгып утырды да, күкрәгеннән ургылган хисләрен баян телләренә басып әйләнә-тирәгә мон итеп түкте дә түкте Фирдүс. Гармун телләреннән сирпелгән мон урман итәгендәге олпат имәннәргә, үсмер каен-усакларга, нарат ылысларына уралып сарыла да, янә кайтаваз булып авыл өстенә тарала. Дөньясы түгәрәк, күңеле көр, йөрәгеннән, бөтен булмышыннан мәхәббәт бөркелеп торган ир өчен тагын ни кирәк? Әнә, үзе сайлап алган яры шаулатып сыер сава. Лапаста бозаулар мөгердәшә. Ду китереп атна-ун көн эчендә чәчүне бетерделәр. Тәне сәламәт, күкрәге тулы моң, мәхәббәт! Шушы үзедер инде ул бәхет тәхете, дип уйлана- уйлана уйнаган җиреннән шып туктады да, сыерын савып бетергән хатынын чиләге-ние белән күтәреп, ак келәткә алып кереп китте Фирдүс...
...Кичке моңга хисләнеп, көмеш яшьләрен үләннәргә, чәчәк таҗларына тамызып елый-елый яңа таң керфекләрен ачарга җыенды. Абзардагы китек кикрикле карт әтәч дөнья яңгыратып, «Кике-ри-кү-күк!» дип оран салуга, сакау әтәч малайлары да көрәя төшә биреп «кики-ли-ликук!» дип, ялгыша- ялгыша кычкырган булдылар.
Фирдүсләргә каршы йортта ялгыз яшәгән шәфкать туташы гармун моңына берчә үртәлеп-үрсәләнеп, берчә хисләнеп төне буе пошыргаланды, йоклый алмады. Яр читенә дулкын чыгарып ыргыткан балыктай, тыпырчынды, үте кайнады, ачуына чыдаша алмый үрле-кырлы йөренде. Фирдүснең хатынын — Зөһрәне күрәлмәде, үләр чикләргә җитешеп көнләшеп яшәде. Әнә бит, фотомодель булып кына йөрерлек нинди күркәм ир күтәреп кенә йөртә шул бөҗәк кенә кебек хатынын. Пәрдәсе дә тартылмаган каршы як йорт тәрәзәсенә ялгышып кына булса да ник бер караш ташласын! Чынлап та, чучка, ат, үгез печәргә укыган бетле күз зоотехник белән юньләп бодай белән борайны аера белмәгән агрономнан тагын ни көтәсең инде? Сыер
исе килеп торган бичәләренә һушлары киткән мескеннәрнең...
Юк, китәргә кирәк бу авылдан. Гарык булдым. Сихерләп үземне үтерткәнче шул мәхлуклардан тизрәк таярга кирәк. Китсәм дә, үтләрен сытып, үзләрен сихерләтеп, бетереп китәм... Яманлап сөйләрлек бер генә килмәгән җире булмаса да, Белланың ничәмә-ничә еллар буе күкрәгендә ачышкан уйлары һаман килендәше Зөһрә тирәсендә кайнашты. Тәү күрүдә үк яратмады ул өлкән килендәшен. Уңган, егәрле, җыйнак, акыллы булганы өчен дә көнләште. Таң саен күтәрмәдә Фирдүсне күреп сокланырга да өлгерми, кәнтәй эт кебек иснәнеп артыннан чикерткәсе капка төбенә кадәр озата да чыга. Аннары банкасын тотып Белла янына керә. Янәсе, килендәшенә иртәнге яңа сауган сөтне кертә. Юк инде, Зөһрә түтинкә, Белла хәзер син сихерләп керткән сөтне банкасын күтәреп эчми. Әнә, өй буена бәйләнгән карт эткә чыгара да сала. Эт тә озакка чыдамас, көн дә сихерләп өшкертелгән сөт эчә-эчә әнә өй буен сыек тизәк белән буяп бетерде. Исенә чыдар әмәл юк. Их, Фирдүс абый, маңгай күзкәйләрең дә, күңел күзкәйләрең дә сукыр шул синең, сукыр! Ул бөрчекле батист эчке күлмәген кисәк кенә салып ыргытты да, караватына басып, ике кулы белән түшләрен кысып, тәрәзә каршына барып басты. «Бер генә тапкыр бармакларың белән кагылып, яратып, ымсынып карасаң иде, Фирдүс абый. Күкне үрелеп үбәргә торган кызлар түше бит миндә. Нигә тилмертәсеңдер инде», — дип урын-җиренә капланып озак үкседе әллә ничә кала иренең һушын алып та, каткан авыл ирләренә теше үтмәгән, киселгән кала кызы.
Йөрәгендә үзе дә аңлап бетермәслек бер төер, тулышкан шеш кебек сыкрап, чәнчеп тора. Әллә ничек, каһәрле булды аның язмышы. Мәктәптә түбәнрәк класста укыганда ук бит инде ул физкультура укытучысының һушын алып, башын әйләндергән иде. Югары классларда укыган саен «дәрәҗәсе» арта барды аның. Корчаңгы эт кебек битен-муенын сыткы баскан классташлары бер малай кулы тотарга хыялланган вакытта инде ул агайларның «давай»ларын шактый әүмәләгән кыз иде. Арт алмаларын уйнатып, үзгә бер серле караш ташлау гына да аны алиһә итә иде бит. Медицина училищесын да җырлап кына тәмамлады. Районга китмәс өчен дә юлларын эзләп озак баш ватмады Белла. Үзәк дәваханәсенен хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып урнаштырганын сизми дә калды пеләш башлы министр урынбасары. Аннары абзыен озак тирбәлде Белланын «потрясающий» күкрәкләренә ятып... Башкалардан аерылып торган тәкәббер, горур, чибәр Беллочканы баш врач та тиз күреп алды. Селәгәен җыялмый, төнге дежурда торганда әллә ничә тапкыр килеп, «хәлен белеп» китте, сасы авыз. Көтмәгәндә Белла эшләгән бүлеккә авыл хуҗалыгы институтында укыган Искәндәрне китермәгән булсалар, Белла җаны теләгән кеше белән теләгәнчә типтереп, бер кайгы-хәсрәт күрми рәхәтләнеп яшәгән булыр иде әле. Сукыр эчәге шартлаган бу егеткә Белла берничә тапкыр укол кадап, ярасын бәйләде. Егетнен кендектән түбәнрәк урынына кулы кагылуы булды, кызнын бөтен тәнен ут чорнап алды. «Сәленеп торган корсаклы ирләр белән чагыштырганда, кәртинкә инде бу егетнен тәне» дип уйлаганын сизми дә калды. Студент егет, әллә авыртуны сизмәде, әллә сизеп тә белгертмәде, Белланы күргән саен пешкән помидор кебек кызарды да куйды. Институтны тәмамлап диплом алгач, Искәндәр кала кызы Белла — Бакырбикәсен җитәкләп туган авылы Наратлыга кайтып та төште.
Тынгысыз шаулы каладан сон, йолаларына-кагыйдәләренә, гаделлеккә- гадилеккә озак күнегә алмады Белла — Бакырбикә. Искәндәре Белласын җингәсе янына больницага эшкә дә урнаштырды. Әнә шул гәрбил тактадай шакыраеп каткан ябык Зөһрә килендәше больницанын баш врачы. Үз сенлеседәй якын итеп, жылы каршылады аны Зөһрә апасы. Әмма тәкәббер Белла Зөһрәнен яхшылыгын анламады, анларга да теләмәде. Анын ихлас кинәшләренә дә колак салмады, авызын кыйшайта биреп, мыскыллы көлемсерәгән булды. Иренен бертуган абзыйсы — Фирдүсне күргәч тә Зөһрәгә карата күнелендә нәфрәт болыты куера башлады. «Юк, әзмәвердәй асыл, үзе гармунчы, үзе җырчы ирне һич күркәмләми бу бөҗәк, андый иргә мин кирәк, мин!» дип ныгытып куйды баштан ук. Туй көнне үк. Үз матурлыгына үзе
сокланып, үсмер чагыннан ук башкаларны санламаска өйрәнгән Белланын шул көнне үк яулыйсы үре барлыкка килде һәм шул теләк анын күнеленә һич тынгылык бирмәде, һәм адым саен, җае чыккан саен Зөһрә апасына аяк чалырга, анын эшен юкка чыгарырга тырышты Белла. Ул билгеләгән даруларнын йә микъдарын киметте, йә арттырып авыруларны җәфалады, һич тә булмаса, тиешсез дару эчереп, ничек тә баш врачнын абруен төшерергә тырышты. Моны ул елмаеп, авыруларга ягымлы дәшеп, аларнын бавырына керердәй булып әйбәт кыланып эшләде. Авырулардан килгән рәхмәт хисләре белән сугарылган хатларны баш врачка бирмичә, ерта барды, ә «үр»не Белла барыбер яулый алмады. Инде алты ел биредә яшәсә дә. Дүрт ел яшәгәч, авырга калды. Шалкан кебек ир бала тапты Белла. Калага китеп тудырды. Авыл врачларына ышанмады. Өч айга кадәр шапылдап үскән бала беркөнне гәүдәсен тота алмый башлады да куйды. Церебраль паралич дигән диагноз куйдылар. Бу чирнен нәрсә икәнен белгән Белла коелды да төште. Аннары чәчен-башын тырный-тырный килен булып төшкән Наратлы авылын, ире Искәндәрне каргап елады да елады. Шушы ташландык өйнен генә зәхмәте тиде балама, килендәшем Зөһрә генә көнләшүдән бер-бер нәрсә эшләгәндер дигән кургаштай авыр, еландай кара уй йөрәк түренә кереп утырды да, һич кенә дә тынгылык бирмәде Беллага. Нинди генә врачларга бармадылар да, нинди генә әбиләрдән өшкертеп карамадылар Белла белән әнисе. Юк, бала башын да, гәүдәсен дә тота алмады. Хәсрәт, бәла-каза ялгыз йөрми икән. Ире районнан кайтканда уйларына уелып киткәндер инде, каршысына килгән җинел машинаны күрмәгән, туп-туры өстенә барып менгән. Дүрт кешене һәлак иткән. Сигез елга утырттылар үзен. Тышкы кыяфәтенә таянып дөньяны басып алырга йөргән Белла югалып калмады, ялгызым карый алмыйм дип, баласын гарипләр йортына илтте дә бирде. Бер кешедән дә киңәш сорап тормады. Моңарчы Бакырбикәне Матурбикә дип кенә йөрткән авыл халкы инде хәзер аңа Белла дип, «а» хәрефен сузыбрак дәшә башлады...
...Корган планнарының һич гамәлгә ашмавына ярсыган, агуын үзе чәчәр чиккә җиткән Белла иртәнге тынлыкны сискәндереп җилкапка келәсе ачылганын ишетеп калгач, төне буе керфегенә йокы эленмәсә дә, ялт итеп сикереп торды. Тәрәзә янына килеп караса — күтәрмәдә Зөһрә апасы басып тора. «Бу җен орган гәрбилгә нәрсә җитмәгән тагын?» — дип мыгырдана- мыгырдана ишек ачарга чыкты. Күтәрмәгә чыккач үзе:
— Хәерле иртә, Зөһрә Хәләфовна! Бигрәк иртәләгәнсез, әллә бер дә йокламыйсыз инде сез? — дигән булды тавышын йомшартып.
— Иртә түгел инде, Белла туганым, менә яңа сауган иртәнге сөт керттем, җылы көе эчеп куй әле, — диде Зөһрә, килендәшенә кызганыч караш ташлап. — Районнан килергә тиешләр иде, мин йөгерим әле, кичен очрашырбыз, — диде дә, шәп-шәп атлап чыгып та китте килендәше. Зөһрәне Белла елмаеп, рәхмәт әйтеп озатып калды. Ул чыгып китү белән сөтле банканы алды да өйгә керде. Үзе зәһәрләнеп:
— Хәстерүш, и хәстерүш! Хәлемә керә, янәсе. Кирәгең бер тиен иде. Ну бу юлы да сөтенә шырпы сындырып салган булса, бетерәм тине,
— дип, тиз генә марля кисәге белән буш банка алып, сөтне сөзә башлады. Юк, бернәрсә дә юк. Гаҗәп! Әмма сөткә кагылмады. Ипи турады да эткә чыгарып салды.
Төннәр-көннәрне, көннәр-төннәрне алмаштырып кына торды. Җәй кызы үзенең җиләкле, чәчәкле күлмәген киеп, ялан тәпи генә урман, кырлар буйлап йөгерде.
Эшендә дә, өендә дә бер кара уй Беллага тынгылык бирмәде. Нинди генә юллар белән булса да, Зөһрәгә үзенең сихерен үзенә кайтарып, Фирдүсне үзенә ияләштерергә тиеш ул. Ниһаять, тормышка ашырырга теләп, ул бер атнага түләүсез ял сорап гариза язды. Хәленә керделәр. Бер иртәдә бөрчекле җиңел кофтасы белән чалбар киеп алды да, ишеген йозаклап, Наратлы авылы аръягындагы чуваш авылына багымчы Анна түтәй янына китте. «Мин сезгә кем икәнлегемне күрсәтәчәкмен, сихерегезне үзегезгә кайтарып, паралич суктырып кәкрәйтәчәкмен әле», — дип зәһәрен чәчә- чәчә атлады яшь хатын.
Урман буендагы чәчәк - үләннәрне кайбер урыннарда чабып та өлгергәннәр. Хуш ис бөркеп торган пакус өстендә тәлгәш-тәлгәш кипкән җиләкләр башларын иеп, тезелешеп яталар. Усаллыктан, җаһиллектән ярсыган, күзенә кан сауган Белла тирә-якны чорнап алган хозурлыкка тукталып күз салса да, күңел салмады. Ашыкты ул. Әйтеп бетергесез зур бер эш эшләп тизрәк куанасы, тантана итәсе килде аның. Шуннан соң гына күңелен кырган авыр, шикле кара төер эрер, таралыр кебек тоелды аңа. Ярсыган хатын чуваш авылына ни арада килеп җиткәнен дә тоймады. Бер үсмер кыздан Анна түтәйнең кайда торганын белеште дә, ашыга-ашыга шул якка китте.
...Бүген иртән үк ниндидер кара эчле кешенең кара ният белән киләсен сизгән иде Анна түти. Әмма җил капкада үзе яшь, үзе матур хатынны күргәч, яшен яшәгән, күрәсен күргән Анна карчык та гаҗәпләнеп бетәлмәде. «И, Тәңрем, гафу итә күр гөнаһлы бу бәндәңне, картайдым, саташам бугай»,
— дип чукынып алмыйча түзә алмады.
— Тетя Анна, исәнмесез! Мин күрше Наратлы авылыннан, медсестра Белла. Керергә мөмкинме? — дип тавышын йомшартып, назланып кына дәште.
Тавык-чебиләренә бәрәнге болгавы изеп утырган карчык, нидер хәтерләргә тырышып, үзалдына сөйләнеп куйды. «Белла, Белла... Наратлыда нинди Белла булсын тагын?»
— Белла, Белочка! Әллә оныттыгыз дамы? Больницада медсестра булып эшлим мин, — диде яшь хатын тавышын янә дә назландыра биреп.
— Батюшки, ак халаттан булмагач, сине танырлык та түгел бит. Малай кебексен ләсә. И-и-и, нинди йомышлар китерде сине безгә? Докторыбыз Зөһрә Хәләфовна ни хәлдә? И әйбәт тә кеше инде. Алтын куллы, алтын йөрәкле. Бүсеремнен кайдалыгын да оныттым, Ходайга шөкер. Игелекләр күрсен инде. Рәхмәтнен түрендә булсын!
Моны тынлап торган Белланын саруы күбекләнеп-күбекләнеп кайнады. Карчык һаман сөйләнә бирде:
— Менә хәзер укол кадаучы, перевязкалар ясаучы Белланы да таныдым. Йә, кызым, әбиенә серләренне әйтеп бир, берәрсенә әллә гыйшык тотасынмы? — диде дә һәр авазыннан салкын бөркелерлек итеп, сәер генә көлеп куйды. Белла агарынып, калтыранып китте. Бераз сүзсез утырганнан сон гына карчыкнын колагына якынрак килеп:
— Тетя Анна, минем эшләрем бер дә шәптән түгел бит, зур бәлагә тарыдым, синен ярдәмен кирәк, — дип еламсырый биребрәк сүз башлады.
— Мине сихерләделәр!
— Ай-һай, кызым, ары-бире сизелми бит. Сихерләсәләр, мин шунда ук күрер идем. Бер дә сихерләгәнгә охшамагансын, наныем, гөл кебексен. Карчык алъяпкыч кесәсен капшап сигарет төпчеген алды, шырпы сызып сүзсез генә кабызды һәм ютәлли-ютәлли суыра башлады. Шактый вакыт тын утыргач, ул сүзен дәвам итте:
— Син яшәгән авылда бер дә яман кеше юк, кызыкаем. Әйләнә- тирәдә иман саклап яшәгән бердәнбер авыл ул. Анда андый эш белән шөгыльләнмиләр. Ялгышмыйсынмы икән? Кем инде ул сихерче?
— Бар! Бар, тетя Анна. Ирен миннән көнли-көнли таракан кебек кибеп бетте. Чөнки мин анардан яшьмен, унганмын, матур итеп җырлыйм, чибәрмен. Минем нинди халатлар киеп эшләгәнне үзен күрден, беркемдә юк андый кием, андый ак халатлар. Крахмалланган, үтүкләнгән...
— Анысы шулайдыр, кызым, һич сүзем юк. Менә күнел халатларыгызны да шулай агартып крахмаллыйсы иде дә бит... Күрәсен, агармаслык булып каралгандыр шул. Агармаслыктыр... — дип мыгырданган карчыкны Белла ишетмәде бугай. Ишетсә, сагая төшәр иде.
— Кара инде, онытып торам ич, мин бит сезгә менә дарулар, бинтлар алып килгән идем. Монда баш, йөрәк авыртканда эчә торган дарулар. Монысы томаулаганда борынга сала торганы, менә пипеткасы да, — дип сөйләнә-сөйләнә пакетка төргән даруларын карчыкнын алъяпкычына салды. Мыгырданган карчыкнын йөзе ачылып
китте. Төрепкәсен авызыннан алмый гына Белланы ак келәт дип аталган искереп беткән келәткә чакырды. Түрдәге агач кроватьта йоклап яткан иләмсез зур кара песи аларны күрү белән мырылдый-мырылдый йоннарын кабарткан булды да, үзенә игътибар итүче булмагач, тиз генә ихатага чыгып тайды. Чебен-мазар кермәсен дип карчык келәт ишеген ябып куйды. Урындык алып агач кроватьта утырган Белла янына якынрак килеп утырды. Чыраен сыткан Белланын аркасыннан сөеп алды да, анын йөзенә төбәлеп:
— Инде хәзер кеше анларлык итеп, тартынмыйча гына сөйләп бир,
— диде. — Нинди хәсрәт китерде сине мина, кем җибәрде?
Әллә кара уйлары бер генә секундка да башыннан чыкмагангамы, әллә инде карчыкнын җылы куллары тәнен генә түгел, җанын да бер мизгелгә җылытып алгангамы, күнеле тулышты да куйды Белланын. Елады да җибәрде. Аптыраган чуваш карчыгы да каушап төште. Елгыр хатын үзен тиз кулга алды. Чөнки әбинен талканы коры икәнен ишеткәне бар иде, йә куып кайтарыр дип, тиз генә яшьләрен сөртеп алды. Калтыранган тавыш белән тезеп китте:
— Бер әшәке көнчел хатын шушы көнгә төшерде мине. Килгәч тә яратмады, ирен көнләп хәле бетте. Улыма авырлы чакта сихерләде. Эдигымны паралич сукты. Җитмәсә, ирем авария ясап кеше үтерде. Хәзер утыра, ә үземнен сул аягымны баладан сон төннәрен көзән җыера, түзәрлек түгел. Коточкыч хәлгә төштем мин, тетя Анна. Ул көн саен ике тапкыр сөт кертә, ә сөте эчендә гел сындырылган шырпы була. Гел шикләндем, шикләнеп яшәдем шунардан. Менә шунын сихерен үзенә кире кайтарсан иде дә, мине шул шик-шөбһәләремнән азат итсән иде. Пусть ул явызнын үзен көзән җыерсын, пусть аны парализовать итсен!
Ярсыган хатынны тыныч кына тынлап утырган карчык урыныннан торып янып беткән корымлы чәйнегенә су салды да, кызу тимер мич өстенә утыртты. Аннары тавышын күтәрә биреп:
— Белла кызым, син яшәгән авылда сөткә шырпы сындырып салу гадәте гомер-гомергә яшәп килә ул. Бернинди дә сихер-мазар түгел ул, ә куе сөткә сокланып, сыерга күз тимәсен өчен шулай эшләнә. Сөтле савытны кулына тоткан кешенен карашы тәүдә сөт өстендәге шырпыга төшә. Менә безнен авылда сөтле савытка кызыл җеп кисәге салалар. Шуны белми иденмени, юләркәй! — диде дә кеткелдәп куйды карчык.
— Юк, юк, бер дә алай түгел. Мин тиктәскә генә шикләнмим ул. Интуициям көчле минем. Шул Наратлы авылына килен булып килгәннән бирле күнелемне кара бер шом басты. Ул анын гына эше, тетя Анна! Ярдәм ит, зинһар! Елан күкәе белән сихерне кире кайтарып була дип ишеткән идем. Хакыннан тормам, түтекәем...
— Ай-вай, бу бик гөнаһлы эш, кызым. Точно шулай булса гына тәвәккәлләргә була. Шикләнгән кешеннен фотосы кирәк булыр. Аннары карарбыз. Ялгышсак, сихер бит минем үземә кире кайтуы ихтимал. Үләр вакытым җиткәндә Тәнренен каһәренә юлыгасым бер дә килми...
Карчык кайнап чыккан чәйнеген өстәлгә куйды, чәй пешерде. Булган нигъмәтен куеп, яшь хатынны чәй табынына дәште.
— Юлда килеп сусагансындыр, утыр, чәйләп алыйк. Уйлап эш итәргә кирәк. Кара эшне бер дә уйламыйча эшләргә ярамый ул. Хәзер чәй эчеп ал да, әнә, теге усак урманы башланган басу читенә колхоз былтыр тирес ташыды. Көн кызуында шунда барып, тирес өемен актар да өч елан күкәе алып кайт. — Карчык яшь хатыннын йөзенә бәреп чыккан шатлык нурларын шәйләп, сүзен дәвам итте:
— Кичкә калырга ярамый, еланнарнын усал чагы, бәла-казадан башаяк. Анладынмы, өч күкәй алып кил. Менә сина көл салынган банка.
Чәен эчеп бетергәч, карчык догасын укыды да, тиз генә җыенып ихатага чыкты. Белланын исә бар уе бер тирәдә чуала, ачуын, бар агуын, көнчеллеген шул елан күкәйләренә урап, Зөһрәнен җылы, тату гаиләсенә тизрәк илтеп саласы да, тантана итәсе иде бер... Ул ашыга-ашыга усак урманына илткән басу юлына табан атлады.
Тирес өемнәре янына килеп басты да, калтыранган кулларына резина перчатка киеп алды. Тирес эчендә көрәк белән актарына торгач, әллә унлап елан йомыркасы тапты. Шатлыгы эченә сыймаган хатын, елан күкәйләрен кадерләп кенә көлле банкага салды да, Берлинны яулаган совет солдаты кебек, гәүдәсен горур тотып, канәгать елмаеп кайтырга чыкты. Банкадагы көл өстенә салынган йомшак елан күкәйләрен күргәч, чуваш карчыгынын йөзенә ягымлы бер хәйләкәр елмаю чыкты. «Әһә, тузбашлар йомырка сала башлаган икән. Ярар сон, өшкереп карыйк үзеине. Җанында әз генә иман дигән нәрсә калган булса, бәлки, кортыины косып, дөньяга күтен биеклегеннән түгел, ә акыл күзе белән бага башларсын. Кара син аны, фәрештәләргә тин килендәшен — гомер буе күз терәп торган докторыбызны нишләтмәкче? Күнелендә кешегә карата үч, хөсет йөртеп, баланны карынында чакта ук гарипләткән булгансын син, матур мөртәт! Паралич синен ише зәхмәтләрне сугып, дөнья йөзендә йөртергә тиеш түгел ул! Җитмәсә, Фирдүснен юып бауга эленгән трусигын да урлап алып килгән. Имеш, өшкереп бир, тетя Анна. Аны да үзенеке итмәкче! Өшкерермен, Фирдүс белән Зөһрәнен арасына җил дә үтмәслек, мәхәббәтләре үз гомерләренә җитәрлек итеп өшкерермен? Әйбәт кешене күрәләтә әрәм иттерәмме сон! Озын-озын гомер бирә күрсен Тәнрем изге җанлы Зөһрә Хәләфовнага. Кара син аны... Тапкан кемне сихерләтергә, көтеп тор менә», — дип Беллага акаеп бер карады. Мыгырданып кына, эчтән ниндидер догалар укый башлады. Белланын биле аркылы өч елан йомыркасын уратып чыгарган булды. Аннары тавышын йомшарта биребрәк:
— Кайткач та ачулы кешеннен абзарына кереп, яндырылырга өелеп куелган тирес эченә тык, кызым. Өч көн дигәндә елан балалары борынлар, ә калган догаларын мин үзем укырмын. Тияр, сихәте тимичә калмас, борчылма, — дип яшь хатынны юмалап, ышандырып кайтыр юлга озатты.
Капка төбендә озатып калган Анна карчык канәгать кыяфәттә үзалдына елмаеп куйды. «Шәфкать туташы бит әле үзе, елан күкәе белән сихерләтә, имеш! Сихерләү безгә ярый торган эш түгел ул, милая. Ышанасын икән, әйдә ышана бир, җиз баш! Тузбашлар сезнен авылда да үрчесен әле, бәлки, елан күреп елан булудан тыелып кала алырсыз...» Белла исә, дөньяда ин көтеп алган, ин кадерле нәрсәгә юлыккандай, җылы көл эченә салынган елан йомыркаларын сак кына тотып, йөгерә-атлый Урман авылына юнәлде. Авылга борыласы юл чатында аны бер атлы-арбалы ир куып җитте. Бөтен нигъмәтләрен уйнатып атлаган бу матур яшь хатынны мут ир карашлары белән чишендерә дә башлады. Урман һавасын сулый-сулый печән әзерләргә китеп барган яшь ирнен ымсынуы озакка сузыла төште. Ниһаять, ир кеше шаян елмаеп:
— Шушы кадәр дә гүзәл хатынны урман буена ялгызын нинди ахмак абзый чыгарып җибәрде икән? — дигән булды. Күзләре янып киткән ир алдында каушаганын сиздермәскә тырышып Белла:
— Чуваш авылына бер әбигә медицина ярдәме күрсәтергә барган идем. Әле Наратлыга кайтып барышым, — дигән булды.
— Мин — урман каравылчысы Риф абзан булырмын, — әйдә, сылу, утыр, илтеп куям үзенне.
«Урман каравылчысы ди бит. Тукта әле. Бу тузбаш күкәйләре белән генә эш кыра алуыма бер дә ышаныч юк. Әгәр... әгәр агулы кара елан тотып бирсә...» Башына кинәт килгән гениальный планга сокланып, кәефе күтәрелеп китте Белланын. Ирләр генә тотып ала алган серле карашларын сирпеп:
— Урманчы булгач, кайсы агачка нинди кош кунып сайравына кадәр беләсездер инде, — дигән булды.
— Синен өчен, чибәр апасы, ата сандугачнын үзен дә тотып бирергә әзербез без, — дип такмаклады мут карашлы ир.
— Врач кешегә сайрар кош түгел шул, агулы чагар елан ешрак кирәк була. Чага торган елан кирәк мина,— диде Белла үпкәләгән сыман тонга күчеп.
— Ни, быел еланнарнын күплеге! Урман сукмакларыннан тыныч кына үтәрмен дип уйлама. Елан тек, елан. Тотабыз аны. Әле еланнарның самый зверь чагы. Буаз
чагы диюем. Ике-өч көннән балалый башлыйлар инде алар. Ничәү кирәк? Мин айн момент,— дип, Белланын арт чүмечләренә төртеп алды. Үзе тагын ышанмыйча:
— Сина, чынлап та елан кирәкме, нигә кирәк ул? — дип кабаттан борылып сорады. Бакырбикә тавышын йомшартыбрак, ялыныбрак:
— Елан агуы таба алмыйбыз, авыру кешегә срочно кирәк, — диде дә, сумкасыннан «ялт» итеп бер литрлы шешәгә тутырылган спиртны тартып та чыгарды. Өстәп йөз тәнкә акча да сузды.
— Авыру үлем эчендә ята, зинһар, туган, ярдәм ит инде, — дигәч, яшь ир тукталып калды. Аннары биш бармагын җәеп чәчен тарап алды да, ашыга-ашыга урман эченә кереп югалды. Бакырбикә ара-тирә каранып, курка-курка гына әйләнә-тирәне урап килде. Калын, биек үлән үскән урман акланында шактый көтәргә туры килде Беллага. Ниһаять, ир каен тузыннан юкә белән берничә урыннан ныгытылган тартманы Белла алдына китереп куйды.
— Мә, авыруыгыз игелеген күрсен. Әнә теге җепне тартсан, тартма ачылыр. Сак кына кыланыгыз, бу бик тә зәһәр, бик тә агулы — буаз елан.
Белла тартмадагы зәһәр еланны, тузбаш йомыркаларын да алып, зәһәр еланнын үзеннән дә зәһәррәк булып кайтып керде өенә.
Кояш батып күз бәйләнер алдыннан банка белән тартмасын тотып шым гына Зөһрәләргә юнәлде. Ихатада беркем дә юк иде. Әле һаман эштән кайтмаганнар булса кирәк. Иркенрәк тын алып, абзар артына өелгән тирес арасына кулын тыгып тузбаш йомыркаларын куйды. Почмакта күшәп яткан сыерларны куркытмас өчен, читләтеп кенә абзарга үтте дә, түр якта өелеп куелган хуш исле печән өстенә туз тартманы куйды һәм җәһәт кенә җебен тартты. Үзе, арт ягын корт чаккандай, ялт итеп абзардан чыгып тайды. Ихатадан ничек чыгып киткәнен дә сизмәде бугай.
Өенә керү белән, чишенеп тә тормыйча, караватына ауды һәм тынычланып тирән йокыга талды...
Ләкин Бакырбикә-Белла тынычланып йоклап китсә дә, иленнән, җиреннән-урманыннан мәхрүм ителгән буаз кара елан җанына һич кенә дә тынгылык таба алмады. Ике-өч көннән тирес өеме эчендәге йомыркалардан тузбаш балалары пипылдап килеп чыга торды, тирес тирәсе янында тибенеп йөргән чуар тавыклар аларны томшыклары белән чукып, ашап бетерә тордылар. Ә печән эчендәге кара елан тулгагы тота башлагач, үрсәләнеп чыгар юлын эзләде. Ниһаять, ихатада шау-шу тынып калгач, сак кына шуышып бакчага чыкты. Түтәлләр аша шомырт агачы үскән каршы якка — Белла бакчасына табан юл алды. Үләннәрне ерып болдыр буенда үскән шомырт агачына шуышып менде дә, ачыргаланып ысылдый-ысылдый балалый башлады. Вак кына, суалчандай елан бәбәйләре агач кәүсәсе буйлап шуышып төшә тордылар һәм Белла яшәгән өйнен астына кереп югала бирделәр. Зәһәр елан шомырт ботагына шуышып менде дә җаны- тәне белән сенеп калды. Тан аткач, Белла җылы урыннан торып күтәрмәгә чыгып басты. Аяк очларына басып, кулларын артка каера биребрәк киерелеп җибәрүе булды, шомырт ботагына инде генә хәл алам дип сузылып ятып йоклаган еланнын яман ачуын чыгарды. Зәһәр итеп бер генә ыслады да, елан, үрелеп, агулы телен Белланын нәкъ вена тамырына батырды...