ИРЛӘР КЫРЫКТА СЫНАЛА
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИННЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
Прозабыз мәйданында югалтулар күбәйде, алмашка килгәннәре бигрәк аз...
Матур әдәбиятка илтифатлы һәр татар гаиләсенең түрендә шәхси китапханә булыр. Ул
китаплар басылып чыккан елына, чорына, илдәге сәяси хәрәкәт йогынтысына карап хөрмәт
белән билгеле бер тәртипкә салынган, телем-телем тезелгән булыр.
Шунда ук, кулга якын гына, күз төшәрлек бер сөйкемле шүрлектә махсус
сайланганнары кызыктырып торыр. Минем алда: Ф.Әмирхан, Ә.Еники,
М.Әмир, Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Ф.Шәфигуллин, Г. Мөхәммәтшин...
Халәтеңә, кәефеңә, шөгылеңә туры килердәен, вакыт-вакыт укыштырып,
вакчыл язмыш низагларыннан онытылып аласың. «Сөйкемле шүрлек»тә
күбрәк кичәге авторлар.
Газиз Мөхәммәтшинның «Без әле җирдә яшибез» (ТКН-1992) китабы
да кул җылысында тузган, күз явыннан уңган. Язучының 80 еллыгы
уңаеннан гына әйтелгән кызыл сүз түгел бу — чыны шул! Әлеге китап
укыйсыны китереп, ымсындырып үзенә тартып тора. Аны укыгач,
кичекмәстән юлга чыгып, язучы тудырган Кояшлы, Кәккүк, Иске
Крахмал, Кызыл имән, Иске Алан кебек авылларга кайтасы килә; тау
битеннән аяк очына күтәрелеп, көрәнсу-кара күк йөзенә сырышкан
йолдызларны үрелеп тотасы; урман диңгезенең чиген үз күзләрең белән күрәсе; болында йөзем
үстерәм дип башына кыстыбый куеп ант иткән Төер Гәрәйнең алмагач тавышын тыңлап
йөргәненә ышанасы һәм аның белән кара-каршы утырып бер сөйләшәсе килә...
Иҗатының буеннан-буена телгә алынган авылларның бөтенесен бергә кушсаң — 1932
елның кыш башында язучының киләчәге өчен тал бишек элгән Минзәлә районының гүзәл Ык
буендагы Яңа Бикчәнтәй авылы күз алдына килә дә баса.
«Без әле җирдә яшибез» повестенда Сабир белән Җиһан гаиләсе бөтен уңайлыклары да
булган шәһәр фатирын калдырып авылга кайтып төпләнә...
Ирнең күченү турындагы хәбәре беркемне дә сөендерми. Хатын белән ике арада әрләшүгә
охшаш сөйләшү башлана, ул урыннар бүлеге-бүлеге белән тоташ диалоглардан гына тора.
Автор повестьны гаиләнең бердәнбер иркә малае — Инсаф авызыннан сөйләттерә, аның
күзаллавына таянып сюжет кора, кичерешләре аша җәлеп итәрлек вакыйгалар сайлый.
Әнисе Инсафны яклый, янәсе, Казанда гына яшәп калсалар, уллары композитор була алыр
иде ди. Малайга кечкенәдән музыка тәрбиясе бирергә теләп аны зур белгечләр янына дәресләр
алырга йөртәләр. Әйтерсең лә күренекле талант ияләре һәммәсе дә шәһәрдән генә чыккан (!)
Язучының тасвирлау хәйләсен чамалавы кыен түгел, Сабир белән Җиһан күчеп кайткан
соклангыч җир — ул, әлбәттә, Газиз Мөхәммәтшинның туган авылы. Автор анда үзе, әле тугыз-
ун яшьлек Инсафка әверелә, әле ир уртасы Сабир урынына баса...
Инсафны авылның тарту көче җиңә...
Тәрәз төбендә үскән гөл кебек аның әле буыны сыек. Шәһәр ышыгыннан
авылның кояшлы-сулы романтикасына килеп керүендә сөенечтән бигрәк сагаюы күбрәк.
Космоска очмаска дучар ителгән халыкның космонавт булырга хыялланып үскән
малайлары аны ниһаять үз итә, чыныктыра, мөстәкыйль яшәргә өйрәтә. Ул үзенең
җитешсезлекләреннән кимсенмичә, алар белән хәтта мактана да бугай әле. Ә без беләбез —
мактану ул табигать белән үрелеп беткән малайчакның чамасыз хыялыйлыгыннан килә...
Шәп язучы булыр өчен авторның үз биографиясе дә кызыклы булырга тиеш. Газиз
Мөхәммәтшинның тормыш юлы повесть-хикәяләрендә ачык чагыла. Җентекләбрәк укысаң
маҗараларга бай балачагы, мәктәп һәм Минзәлә педучилищесы еллары. Төмән өлкәсендә
укытучы булып эшләве, «Чаян» һәм «Ялкын» журналындагы әдәби хезмәткәрлеге, ниһаять
«Казан утлары» кебек мәртәбәле журналда җаваплы редактор вазифаларын башкаруы —
барысы да аның әсәрләрендә
төгәл чагылыш таба.
Коеп куйган педагог булса да
Г.Мөхәммәтшин прозасы
диктант теле белән түгел, ә
йөгерек, уйнак, халыкчан, ирекле
инша теле белән язылган. Аның
китапларында «балалар өчен»,
«яшьләр өчен», «өлкәннәр өчен»
дигән бүленеш юк, аларда- гы
тыйнаклык, яхшылык, мәрхәмәт
һәм шәфкать хисе һәр буынны
үзенә җәлеп итә. «Гиппократ
анты»на табынган дәвалаучы
кебек Газиз Мөхәммәтшин да үзе
ачкан «Макаренко анты»на
тугры кала. Ник дигәндә, әллә
кайларга яшереп куйсаң да,
«тыелган» китап бала-чага
кулына килеп эләгергә мөмкин.
Язучы инде 60нчы еллар башында ук шушы Җирдә яшәүчеләр хакында борчылып, төп
игътибарын экологик проблемага юнәлтә. Яшәү дәрте белән гыйшыкланып, кеше бүген
табигать кочагына ташлана, ләкин күңел ачу өчен, саклау өчен түгел.
«Саумысыз аккошлар» повестенда, Вәкил исемле малайның өенә кайтып: «Әни, карт
имәнне кискәннәр!» дип оран салуы, кереш өлештә үк лирик тынлыкны боза. Бер уйласаң,
урманда агач кисми торалармы? Бура-матча, өрлек-багана, койма-киртәлекләр урманда гына
үсә ләбаса! Карт имән киселсә яшь имән кала...
Юк шул, табигать баласына әверелгән авыл язучысы Карт Имәнне тере җан иясе итеп күрә,
аның исемен дә баш хәрефләр белән яза.
«Түгәрәк аланның бизәге — Карт Имән сузылып юеш җирдә ята иде... Тиз генә
үлмәгәнлеге, яшәү өчен җан тырнашып бик озак тартышканлыгы күренеп тора. Аның мич
урыны хәтле төбен, балта белән әйләнә-әйләнә чабып, уеп кергәннәр. Коры яфраклар өстенә
ястык калынлыгы көрәнсу-сары йомычка түшәлгән...» Шушы юлларны укыган кеше, белмим,
үсеп утырган агачка балта күтәрә алыр микән?!. Карт Имән генә түгел, ә күпне күргән, озак
түзгән чал табигать җан салып ятканда...
Әйткәнемчә, иҗат дөньясында югалтулар бихисап. Исән килеш онытылганнары да
җитәрлек... Газиз Мөхәммәтшин онытылмый, китаплары «сөйкемле киштә»дә.
Талантлы язучыларның язмышын хәвеф-хаста эзәрлекли. Г.Мөхәммәтшин үзе сайлаган
табигать кочагында нибарысы кырык кына ел яшәп калган... Арабыздан киткәненә дә кырык
ел. Илдәге вазгыятьнең кырыкка-кырык килгән чорында, күпме сынаулар кичеп тә исән калган
повестьлары, роман-пьесалары, кырыклап хикәясе — бүгенге укучыга тансык, тәрбия чарасы
буларак мөһим.
Бүген дә, һаман да мөһим.
Курантларны вакыт эталоны белән тигезләгән кебек, бүгенге прозаны Ф.Хөсни,
М.Мәһдиев, Ф.Шәфигуллин, Г.Мөхәммәтшиннар каләме белән төзәтеп-көйләп, җөмлә
төзелеше, стиль, тел күркәмлеге, сурәтләү чараларының күплеген кайтаруга ирешсәк матур
әдәбиятыбызның гомере озынаер иде.
Г.Мөхәммәтшинның чәчмә әсәрләрендә ялыктыргыч тынлык өсти торган монологлар юк.
«Йөрәктәге эзләр» романы дисеңме, повестьлары-хикәяләреме — аларда сөйләшә торган проза
Сулдан уңга (беренче рәт) Б.Камалов, Х.Камалов;
(икенче рәт) И.Юзеев, ГМөхәммәтшин. 1963 ел.
— нәтиҗәле хәрәкәткә корылган туры сөйләм өстенлек итә. Язучы драматургия жанрына
битараф түгел. Аның «Тынгысыз төн» комедиясе үз вакытында Күчмә театр сәхнәсендә
шактый уйналып, тамашачыны сөендергән. Исән чагында ул «Дулкыннар җыры» дигән
күләмле трагедиясен төгәлләп өлгергән булган. Билгеле бер сәбәпләр аркасында ул әле
укучыга барып җитмәгәнVIII.
Турысын әйтик, Г.Мөхәммәтшинның иҗаты әле бүгенгәчә ныклап өйрәнелмәгән. «Ике әби
бәрәңге ала» кебек хикәяләрен яттан белсәк тә яңа чорның әдәби теленә йогынты ясый алырдай
иҗаты тәнкыйть игътибарына мохтаҗ хәлдә күләгәдә кала бирә.
Чын ирләр кырыкта сынала...
1982 елны «Казан утлары»ның декабрь санында Газиз Мөхәммәтшинның 50 еллыгы
уңаеннан «Йөрәктәге эзләр» дигән мәкалә басыла. Язманың авторы, әле үзе дә кырык яшьтән
әлләни узмаган талантлы язучыбыз Фаил Шәфигуллин, журналның ул санын күрми кала —
фаҗигале төстә гомере өзелә... Кырык яшьтә өзелгән иҗади гомер генә түгел, аларның
китапларын да янәшә куярлык сәбәпләр бар: икесе дә юмор жанрының фидакарьләре; икесе дә
балалар язучысы; икесе дә «Чаян» журналында һәм «Казан утлары»нда эшләгән талантлы
прозаик, танылган хикәяче.
Хикәя дигәннән, фикеремне «Ике әби бәрәңге ала» белән түгәрәкләргә телим. Фаил белән
бер очрашуда Г.Мөхәммәтшин ул хикәянең язылу тарихын бик җиңел генә әйтеп бирә: өстәл
артына утырып язмадым мин аны, авылга кайткач киртә буена сузылып яттым да карт әби
белән яшь әбинең әңгәмәсен күчереп кенә алдым, үземнән биш-алты сүз өстәгәнмендер ди...
Язарга өйрәнеп, укучысын табып өлгергәч, әдәби камиллеккә ирешкәч кенә арабыздан
китеп бардылар...
Күпләребез ел саен бәрәңге алышырга кайтабыз.
Бәрәңге бакчасында лебер-лебер сөйләшкән тавыш ишетсәк, киртә аша үрелеп,
кемнәрнедер эзли башлыйбыз...