Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИПТӘШЛӘР ГАЕП ИТМӘСЛӘР


Автордан: Әдәбият ҺӘМ сәнгать кешеләре дә, фани дөньяның башка
кешеләре кебек үк, тормышта кызыклы яки сәер хәлләргә юлыгып
торалар, тапкыр яки «тузга язмаган» сүзләре белән мәзәкләргә керәләр
ҺӘМ мәзәкләрнең кайберләре матбугат битләренә дә кереп китүчән.
Елмайтырлыкларын мин дә күп еллар инде аерым дәфтәргә
теркәштереп барам. Нишлисең бит, әле генә әйткәнемчә, һәркайсыбыз
фани... Бу мәзәкләрдәге «геройларның» да шактыеҗ.әннәткә күчеп
өлгергән... Матур эшләре, бай иҗ.атлары тарихта калган кебек үк,
кызыклы гамәлләре дә тарихта калса, укучыларның җ.ылы хатирәләре
тагын да баер гына...
Авыздан гына чыкмас...
Әллә Актаныш, әллә Минзәлә ягына концерт белән килгән Гали Ильясовны фатир
хужасы зурлап сыйлый икән. Өстәлгә аш та, ит тә, бәлеш тә килә. Башка
нигъмәтләрне дә ташып кына, тора хужабикә. Әле сәгать чамасы элек кенә үзе дә
Ильясов концертын карап кайткан хужанын икенче яртыны ачкан вакытта. теле
чишелеп китә .
— Менә син, Гали энем, жыйнак кына, тәбәнәк кенә гәүдәле кеше үзен.
Концертта шаккатып утырдым: кайлардан чыгадыр шушы бәләкәй генә гәүдәдән шул
кадәр көчле тавыш дип әйтүем...
Көтелмәгән сүздән югалыбрак калган Гали Ильясов:
— Сон... чыгар жирләре бардыр инде анын... Әй... — дип кенә әйтә алган.
— Бардыр шул, энем, бардыр, — дигән кызмача агай, баш чайкап. — Авыздан
гына чыкмас бу хәтле тавыш!..
Алмаш
Тукай клубында Наис Гамбәрнен юбилеена багышланган тантаналы жыелыш
бара икән дә, шунда Батулланын өч-дүрт яшьлек малае әледән-әле кычкырып жибәрә,
шаулый икән. Шуна игътибар итеп утырган-утырган да Марсель Гали,Фәнзаман
Батталнын колагына пышылдаган:
—Элек Батулла үзе кычкырып утыра иде жыелышларда. Хәзер инде, картайгач,
кычкырыр хәле калмагач, малаен алып килгән.
Агым уңаена
Җәйге эссе көннәрнен берсендә ике Баттал — Салих Баттал, Фәнзаман Баттал һәм
Батулла Казан елгасы буендагы комлыкта су кереп, кызынып яталар икән. Шулчакта
алар елганын өске ягыннан бер кешенен бата-калка йөзеп килүен күреп алалар.
— Бата бит адәм баласы, ба-та-а! — дип кычкырган элеккеге хәрби очучы Салих
Баттал, реактив тизлек белән комлыктан сикереп торып. — Коткарыйк тизрәк,
жәмәгать!
Яшьрәк булгангадыр инде, Фәнзаман Батталнын күзләре әйбәтрәк күрә икән. Ул
дулкыннар арасында чәбәләнгән кешенен язучы Гариф Ахунов икәнлеген танып
алган:
— Юкка борчыласын, Салих ага, — дигән Фәнзаман Баттал, олы каләмдәшен
тынычландырып. — Берни дә булмас, безнен Гариф абзый агым унаена бик оста йөзә
торган кешеләрдән ул.
Ансат нәрсә
Күренекле артистка Шәхсәнәм Әсфәндиярованын кияүгә чыккан көннәре икән.
Бервакыт болар, ягъни кияү белән кәләш, сәфәргә киткәннәр. Арыгач, тамаклары
җилләгәч, урман аланында тукталганнар. Ашап утыралар икән шулай, Шәхсәнәм
иркәләнеп-назланып кына иренә:
— Тирә-якта гел йомшак чирәм генә, Хәйдәр. Йомыркамны ваталмыйм,
— ди икән.
— Бик ансат ул, былбылым, — дигән хәләл җефет. Шәхсәнәм кулындагы
йомырканы алып, шул ук Шәхсәнәмнен мангаена шык итеп бәреп ваткан да кулына
кабат тоттырган. — Тәмләп аша, сандугачым.
Ачыгырга язмасын!
Ял иткән чакларында күгәрченнәр сыйларга яратучы Фәнзаман Баттал каршында
бер ата күгәрчен ана күгәрченне иркәли башлый: томшыгы белән йомшак кына итеп
баш түбәсен, муенын кашыштыра, күз тирәләрен назлый... Ана күгәрчен тәмам җебеп
беткәч, корсагына чүккәч, Баттал читкәрәк көнбагыш сибә. Шулчак «батырлык»
кылырга тәмам әзерләнеп беткән ата күгәрчен көнбагыш сибелгән якка томырыла да
комсызлык белән чүпли башлый.
— И Ходаем, шушы кадәр үк ачыгырга язмасын! — дип куя бу хәлдән гыйбрәт
алган Баттал.
Әйтәм җирле...
Фәнзаман Батталнын эш бүлмәсенә мәшһүр җырчы Апуш — Габдулла
Рәхимкулов хәл белергә кергән.
— Хәлләр хөртирәк әле, Габдулла абый, — дигән Баттал. — Теш сызлый,
алдыртасы бар...
— Ай-һай-һай, авыр ул, малай, теш алдыртулары! — дип ынгырашып куйган
җырчы. — Гастрольләр вакытында акыл тешем сызлый башлады бервакыт. Мал
суючы сыман кансыз теш врачына туры килгәнмен бит, әй. Тешемне, вата-сындыра
ике сәгать каезлады, мөртәт, җәфалап бетерде
— үләм дип торам...
— Бәй, — дип аптыраган Баттал. — Җырчыларда да акыл теше буламыни?!
— Бүтән җырчылардан андый сүзне ишеткән юк-югын. Ләкин миндә бар иде ул,
малай.
— Әйтәм җирле, сина халык җырчысы дигән исемне бирми килделәр*, акылын
комачаулаган икән бит, Апуш туган. Хәзер инде бирми калмаслар,
— дип нәтиҗә ясаган шешкән янагын сыйпап утыручы Баттал.
Искәрмә: Фәнзаман шушы мәзәкне матбугатта бастырып чыгаргач, ай да
үтмәгән, Габдулла абыйга «Татарстаннын халык артисты» дигән исем биргәннәр.
Әрәм булып йөргән
Мәшһүр Батулла үзе белән Мәскәүдә укыган, соныннан урыс шовинистына
әйләнгән сабакташына каршы урыс телендә бик усал мәкалә язган да, аны брошюра
итеп чыгарган. Марсель Гали шуны укып чыккач, һушы китәрдәй булып сокланган:
—Батулланнын чын таланты урыс телендә ачыла икән бит! Татарча язып,әрәм
булып кына йөргән бу!..
Бабасын ашамаган
Татарстан радиосының буфетына корбан балыклары кайткан. Чиратка Рафис
Корбан белән Фәнзаман Баттал да баскан. Тора-торгач, Баттал сизә, әгәр алдындагы
Корбан балык алса, үзе буш кул белән калачак. Шулчак ул чираты җиткән Корбанга:
— Оят дигән нәрсә юк та инде синдә, ә, Рафис? — дип, аркасына төрткән.
Тегесе чәпчергә керешкән:
— Нәрсә, нәрсә? Кем оятсыз?
— Син оятсыз, — дигән Баттал. — Син бит бабан башын да ашарга әзер кеше.
— Ничек инде, ничек?.. — дип кызган Корбан.
— Менә син Корбан башын белән корбан балыгы ашамакчы буласын. Әгәр
шушында «баттал» дигән балык сатсалар, мин якын килергә дә оялыр идем бу
чиратка.
Рафис Корбан гомерендә беренче мәртәбә кеше сүзенә колак салган, имеш —
чираттан чыгып шылган. Баттал бер үзенә өч корбан ашаган ди ул көнне.
«Батырлык»
Фәнзаман Баттал үзе яши торган йортка якынлашып барганда, гомер буе көче,
мускуллары белән мактанып яшәүче якташы очраган.
— Исәнме, Фәнзаман, хәлләрен шәпме? Көч-куәт якларын ничек, мускулларын
ныкмы? — ди икән теге, сабантуе батырыдай күкрәк киереп.
Беркайчан да бил алышмаган, сугышу түгел, йодрык та төйнәмәгән Фәнзаман, кем
белән сөйләшүен исендә тотып:
— Көч-куәтнен чиге юк икән миндә, парин. Әле, ачуны бик китергәч, үзебезнен
йорттагы унлап ирне берьюлы кыйнап ташладым, — дигән.
Якташы ышанмаган.
— Ышанмасан, әйдә, йортнын подъездлы ягына чыгабыз. Алар мине күрүгә үк
куркып качалар хәзер...
Йортнын алдына чыгу белән, Фәнзаман тамак кырган һәм кычкырыбрак сөйләшә
башлаган. Подъезд төбендәге эскәмияләрдә тезелеп утыручы әзмәвердәй ирләр, ялт-
йолт карашып алганнар да, кайсылары — өйгә, кайберләре йә урамга, йә куак арасына
тайганнар. Ә бер пәһлеван гәүдәлесе, Фәнзаман каршына баскан да, кулын күкрәгенә
куеп, ялварыпмы-ялвара икән:
— Гафу ит, брат, гаеп миндә!.. Валлаһи дип әйтәм, озакка сузмам, төзәлермен.
Берүк, кичерә күр. Үзем дә оялып йөрим...
Еламый гына, ди, күршесе. Ә Фәнзаман эре генә карап торган да:
— Бу юлга гафу итәм. Ләкин кара аны!.. — дип бармак янаган.
Кодрәтле якташы гаҗәпләнүдән телсез калган. Ә ирләрнен качышу сәбәпләре
бөтенләй бүтән: Фәнзаманнан кайсы — бер, кайберләре икешәр- өчәр яртылык
бурычка алганнар да, Фәнзаман күзгә күренү белән төрлесе төрле якка сибелеп
бетәләр икән.